Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранное», sayfa 2

Yazı tipi:

Әлбәттә, минем Сафия апамның ул егетне яратуын сизүемне әтиләргә әйтү ихтималым юк иде.

Менә ул шулай теге егетне сөеп, шуңа кияүгә чыгу өмете белән йөргән чагында, аны тоттылар да югарыда әйтелгән җиргә кияүгә бирделәр. Ихтимал, аның күрше егете Зәйнетдинне яратуын әти дә сизгәндер һәм, шуңа үчегеп, чит авылга кияүгә биргәндер.

Әнә шул шомлы туй, көчләп укылган никах Сафия апамның бөтен өметләрен җимереп, күңелендә булган ялкынлы мәхәббәте өстенә бозлы яңгыр яуган кебек итсә кирәк; ул туйдан соң бөтенләй күңелсезләнде, аз сөйләшә башлады һәм авырый да башлады.

Аның шулай рухани газаплану сәбәбеннән туган үзгәрешен күреп «Сафия киявен яратмаган…», «Аны көнләшеп сихерләгәннәр… Сихерен кайтарырга кирәк иде…» дип сөйләүләре әле дә булса хәтеремдә тора.

Кыш көнендә бирелгән апамны җәй көнендә печән алдыннан озаттылар. Минем күңелемдә озатуның яшьле, ямьсез ягы белән бергә, кыңгырау таккан пар атларның тыпырчынып торулары, кыңгырауларның шылтыр-шылтыр итүләре, апамны көймәле арбага күтәреп утыртулары, озатырга килгән хатын-кызларның күплеге, алар кузгалып киткәннән соң азан әйтүләре кебек тышкы күренешләр бик нык истә калган. Үзенең ата-ана һәм туганнарын, сөйгән илен, туган җирен, күңелендә мәхәббәте сакланган бер кешесен ташлап, үзе бер дә яратмаган бер кеше белән утырып чит бер авылга киткән вакытында апамның ничаклы авыр бер хәлдә булуын соңыннан уйлап хәйран калам. Бу эш, әлбәттә, йомшак күңелле әнинең йөрәгенә бик нык тәэсир иткәндер.

Ул шулай елап китте… Аларның атлары күздән югалгач, кыңгырау тавышлары ишетелми башлагач, без өйгә кердек. Хәзер өй эче бик тын, әллә нәрсә, бик зур нәрсә югалган кебек күңелсез иде. Әни бер почмакта елап утыра, әти, нәрсәдер уйланып, тәрәзәдән карап тора иде. Өй эчендә бер генә минут тору да күңелгә авыр сымак тоела, күңелгә каралык китерә төсле күренә. Ни булса да, бу өйдән матурлык киткән, монда мәхәббәт беткән кебек хис ителә иде. Чынлап та, бу өйдән мәхәббәт белән янган, мәхәббәтле татар кызы киткән иде шул… Ул үзе киткән, тик монда ләгънәтле ачы күз яшьләрен тамызып, аһ-зарларының эзләрен калдырып киткән иде шул…

Күпме вакыт үткәчтер инде, ул ягын әйтә алмыйм, апам белән җизни беренче рәт кунакка килделәр. Апамның безгә килүе, үзенең туган өенә кайтуы безнең һәммәбезгә дә бик шатлык булды. Аның төсендә бик зур үзгәреш булмаса да, һаман күңелсез булып, кеше белән сөйләшми торган чагында тирән уйга кала иде. Ул шушы кунак булып торган өч көндә күп чыгып йөрми, күбрәк вакытын әни белән сөйләшеп үткәрә, кайвакытта мин аның елаганын күрә идем. Мин хәзер аның яныннан аерылмый идем. Аннан аерылып тору минем өчен авыр иде. Ул үзе мине яныннан җибәрми, бергә йөретә, үзе белән бергә утырта иде. Шул аермавыннан алып, ул мине үзе белән Сакай авылына алып китте. Шулай итеп, мин, беренче мәртәбә үзебезнең авылдан чыгып, чит авылга бардым, чит илнең суын эчтем, башка авыл малайлары белән танышып, шулар белән бергә йөри башладым.

Бу өйдә без – апам, җизни, мин – өчәү генә идек. Җизни күп вакытта эш белән йөргәнгә күрә, мин апам белән тора идем. Апам һәрвакытта кайгылы, аның күзләре күп вакытта яшьле була торган иде. Мин бу гамь23, бу яшьләрнең чын мәгънәсенә төшенә алмасам да, аңа карап боега торган идем. Уеннан калган вакытларымны аның янында торып, аның җырлаганнарын ишетеп үткәрә идем. Балалык белән борчылсам яки иркәләнеп китеп артык җибәрелсәм, апам: «Зинһар, туганым, җанымны ком итмә, минем болай да хәсрәтем күп!..» – ди торган иде.

Берәр айдан соң үзебезнең авылга алып кайттылар. Ләкин мин үзебезнең өйдә дә, авылда да ямь таба алмадым, һичтуктаусыз еладым. Аптырагач, икенче көнне мине, Акташ авылының бер кешесенә утыртып, апам янына җибәрергә мәҗбүр булдылар. Мин тагын, Сакай авылына барып, сөекле апам янында, аның шәфкатьле кочагында тора башладым.

Апам янында ничә ай торуым хәтеремдә юк. Тик апам, алты-җиде айлар чамасыннан соң, язга таба үзе бөтенләй үзебезгә кайтты. Ул аерылып кайткандырмы, әллә озын мөддәткә24 кунакка кайткандырмы… ул җәһәте миңа мәгълүм булмады. Ләкин инде аның йөзләре саргайган, зур кара күзләре тагын да зурая төшкән, үзе арыкланып, тәмам хәлдән тайган иде. Ул хәзер үзенең туган авылына кайтса да, рәхәтләнеп йөри алмады; кайту белән түшәккә егылып, күпмедер авырып ятканнан соң, күкрәк хасталыгы белән вафат булды.

Сафия апам үлгәннән соң, әти бераз гына күңелсез йөрсә дә, тиздән борынгы хәленә кайтты. Ләкин әнигә аның вафат булуы бик нык тәэсир иткән булса кирәк, аның бик еш елавы, апамнан калган кайбер нәрсәләрне кулына тотып, әрле-бирле әйләндереп: «Мескен, бу тастымалны өченче ел яз гына суккан иде… Тотып та карамаган, күрәсең, нәкъ сугып куйган көенчә тора», – дип, алдына куеп уйга бата торган иде. Аның (Сафиянең) үлүе минем өчен бик вә бик күңелсез булды. Ихтимал, моның аркасында килгән тәэссор минем беренче тәэссорым булгандыр… Кыш үтеп бетмәгәнгә күрә, апамны күмәргә озата бара алмадым бугай. Тик соңыннан теге егетнең апамны кара җиргә күмгән вакытта артык нык тәэссорланганын, хәтта кешеләрдән яшеренә төшеп елаганын сөйләүләре хәтеремдә калган. Шуның белән бергә, апамның озатылган вакытта елаулары, чит авылда моңаеп җырлаулары, коры сөяккә калып, монда җан бирүләре – һәммәсе, һәммәсе күз алдымда тора, йөрәгемдә әле дә булса чишелмәгән каты бер төен кебек булып сизелә.

Шуның өчен мин бу апам хакындагы истәлегемне, татар, башкорт хатын-кызларының борынгы ирексез яшәүләрен, авыр тормышларын күрсәтә торган бер кара сәхифә иттереп, монда язып үтүне тиешле күрдем.

Балачаклардагы тормышның якты һәм күңелле вакытлары бик күп булу белән бергә, кайвакытта күңелсез чаклары да була. Ләкин бу күңелсезлекләр, балаларның үзләренә карап кына булганга күрә, тизрәк истән чыгучан булалар. Мәсәлән, хәзер генә бер бала белән бәргәләшеп аласың, мәңге күрешмәслек булып сугышып аерыласың. Бер-ике сәгать тә үтми, шул «дошман» ың белән татулашып, тагын да уйнарга керешеп китәсең.

Шуның өчен бәләкәй вакыттагы хатирәләрнең вак-төякләренең бик күбесе онытылган булалар. Хәзер аларны тикшерә башласаң, бик калын томаннарга очрарга туры килә. Тик шул томаннар арасында ялтырап күренеп торган истәлекләрне генә чүпләп алырга мөмкинлек була. Минем күз алдымда биш яшь белән ун яшьләрем арасындагы булган төрле хатирәләр чобалып-чобарланып күренәләр. Шуңа карап та нинди эшнең кайсы вакытта эшләнгәнен, нинди тәэссорларның кайчан булганын көне, елы белән ачык әйтеп булмый. Мәсәлән, мин шул ук, йөрәгемдә бик нык эз калдырган Сафия апамның 1888 елның җәендәме, булмаса 1889 елның җәендәме озатылганын катгый ачык әйтә алмыйм. (Моның өчен күз алдына кара сәхифәләрне ачып салган борынгы «метрика дәфтәрләрен» тикшерергә туры килә.)

Бала вакытта балаларның тормышына бик нык үзгәреш бирә торган эшләрнең берсе – аларның башлап укырга керешүләре икәнендә шөбһә юк. Бу эш – балалык тарихы өчен бик мөһим һәм онытылмый торган нәрсә. Шулай була торып та, мин үземнең иң элек әтидәнме, әнидәнме укый башлавымны хәтерли алмыйм. «Әлеп-би» укуым, аны тануым исемдә калмаган. Бик якын ихтималга карап, мин әлифбаны, әти күрше балаларын укыткан вакытта карап утырып, шуннан белгән булсам кирәк дип уйлыймын.

Тик Һәфтияк иҗегенә төшеп, «мөкрәмүн», «вә ләямәссәннәкүм» сүзләрен укып утыруларым әле дә булса урыны белән хәтеремдә тора. Бу вакытта минем яшем биш-алты чамасында булса кирәк, мин әтидән укый идем. Ул, иртәнге намаздан чыгып, туры мәктәпкә барып, балалар укыта да, аннан кайтып, чәй-фәлән эчкәч, безгә сабак бирә торган иде. Сабак белмәвем өчен әтинең ачулануы исемдә юк. Ләкин мин бик күп көлә торган булганга күрә, әти шул көлүем өчен орыша, кайвакытта чигәгә дә чабып җибәрә иде. Шуның өстенә мин күп сөйли торган булганмындыр, күрәсең, әти һәрвакыт, мине үзебезнең авылның бик телчән һәм күп сөйләве белән шөһрәт тапкан «Пачакин Сибгать» кә охшатып, ачуланып: «Һай син, Пачакин Сибгать!..» – дип, бик каты тәнбиһләр25 ясый, ата-ана алдында күп сөйләргә, көләргә ярамавын белдерә, шулай итеп мине әдәпкә өйрәтә иде.

Җиде-сигез яшьләр чамасында булсам кирәк, беренче рәт үзебезнең авыл мәктәбенә барып, шунда йөреп укый башладым. Бу вакытта Коръән укый, шуның белән бергә, татарча китапларга да төшенә башлаган идем.

Ул вакытта иҗек танып Коръән укый башлау хәзерге көндәге беренче баскыч мәктәптән икенчегә күчү белән бер исәпләнә. Моның өчен ата-аналар бик шатланалар, һәм хәллерәк кешеләр, шуның шатлыгыннан аш хәзерләп, укытучыны (күбрәк мулланы) чакырып бәйрәм ясыйлар иде.

Ул вакытта башлап уку һәм иҗек танып китү чиксез авыр булып, бик күп балаларның башлары шул иҗек танудан чыга алмый аптырый иде. Берничә ел мәктәпкә йөреп тә иҗек таный алмый, Һәфтияк укудан үтә алмый мәктәпне ташлап чыгучыларның проценты 70–80 гә җитә торгандыр дип уйлыйм. Безнең авылларда мәктәп ишегеннән үтмәгән балалар бик сирәк булып та, ул вакытта бөтен авылда язу таный торган кешенең биш-алтыдан үтмәве шуннан килә.

Иҗек укуның авырлыгына чыдый алмый, бик күп балалар берничә көннән үк мәктәпне ташлап качарга мәҗбүр булалар. Аларны агалары, көчлек белән җитәкләп мәктәпкә китереп, мулла кулына тапшыра. Алар тагын качалар. Ниһаять, аталары да, балаларының укуларыннан өмид өзеп, китерми башлыйлар иде.

Бер бала, әтисенең сарыкны суяр өчен җитәкләп алып барганда, мескен сарыкның дүрт аягын терәп, бармас өчен тартышканын күреп: «Әй дурак сарык!.. Юкка тартышып торасың. Әйтерсең мәктәпкә сабак укытырга алып баралар!» – дип, сарыкның тартышуына аптыравы укуның авырлыгына карап әйтелгән сүз икәнендә шөбһә юк.

Мәктәпкә йөреп укый башлагач, минем эшләр тагын да шәбрәк китте. Әти шунда укытып йөрүче булганлыктан, балалар да артык кырын күз белән карый алмыйлар, шуның өстенә кайберәүләре белмәгән сабакларын миннән сорап алалар иде. Мәктәпкә йөреп укый башлавымның өченче елында төрки-татарча телне белгәнгә хисаплап, мине гарәпчә укытырга керештеләр. Шул вакытның гореф-гадәте буенча «Шорут әс-салат», ул беткәч, «Тәгълим әс-салат» китапларына төшерделәр. Эш гарәпчә китапларга төшү белән генә калмады, үземнең сабакны белгәч, кайбер яшь балаларга «әлеп-би» дән сабак бирергә яки сабакларын белмәгән балаларның сабакларын өйрәтергә дә куша башладылар.

Мин инде мәктәпкә йөреп укый башлавымның дүртенче елында «Төхфәтелмөлек» һәм «Гайнелгыйлем» китапларыннан сабак ала башладым. Хәзер мине әти түгел, бәлки мулла абзый үзе укыта иде. Бу эш минем вак шәкертләр арасыннан чыгып, «зур укучы» шәкертләр рәтенә керә башлавымның беренче баскычы иде. Минем әле, 11–12 яшьләр чамасындагы бәләкәй малай булуыма карамастан, шундый башка кешеләр аңламый торган телдә «зур китаплар» укуым бик зур муаффәкыять26 исәпләнә иде.

Минем болай күтәрелә баруым әтинең дә башын күккә күтәргән булса кирәк, ул кайвакытларда: «Менә бу балам хәлфә булыр, мулла кеше булып чыгар» дигән сүзләрне ычкындыра башлады. Минем балалар арасында «игътибар» артты. Мин сабак өйрәткән балаларның ата-аналары кече атна һәм җомга көннәрендә мине өйләренә чакырып кунак иткәли башладылар. Хәтта кайберәрсе «Мәҗит хәлфә була инде ул…» дигән сүзләрне үземнең алдымда ук әйтеп куя иде. Минем кебек яшь малайга аларның бу мөгамәләләре, миңа «дәрәҗә» бирүләре миңа тәэсирсез калмады. Бик үк мактанып сөйләнмәсәм дә, әзрәк «эреләнеп» киттем. Сүз арасында гарәпчә сүзләр ычкындыргалый башладым.

«Дәрәҗә» күтәрелгәннән-күтәрелде. Яшьләре минем белән тиң, хәтта кайберәүләр миннән яшькә зур булып та, укулары түбән булган малайлар минем белән якын дус булып тору юлларын эзли башладылар. Мин үзем «хәлфә» була торып, Бикмөхәммәт, Закир дигән малайларның бәләкәй чанага очланып, мине урам буйлап йөртүләрен (кататсә иттерүләрен) әле дә булса уйлап көләм. Алар аталары Фәйзи бабай белән Гариф агай кунакка чакырганда да, мине шулай бәләкәй чана белән килеп алалар һәм соңра китереп ташлыйлар иде. Мин инде унике яшьләремдә генә булгач, ничек иттереп аларның түр башларында оялмый кунак булып утырганмындыр, кунак булу формаларын ничек килештергәнмендер… Шуларны уйласам, хәзер үзем дә кызарып китәм. Ләкин кунак булып беткәннән соң, аларның аталары миңа ике яки өч тиен сәдака биргәндә, мин бик оялып, башымны түбән басып утыруым хәтеремдә.

Ләкин минем авылда «хәлфә» булып «сый-хөрмәт» күреп торуым бик күпкә сузылмады: унөч яшемдә, үзебезнең авыл мәктәбен минем өчен бәләкәй күреп, мине күрше авылга, шул тирәдә данлыклы булган Үтәш авылы мәдрәсәсенә җибәрү турында киңәш итә башладылар. Бу киңәш, бара торгач, чынга әйләнде.

93 нче елның көзендә, чана юлы төшкәч, әти мин барачак мәдрәсәнең мөдәррисе, гади мулла гына түгел, Хатыйп хәзрәтне үзебезгә кунакка чакырды. Әти, хәзрәт белән бераз сөйләшеп утырганнан соң, мине үзләре янына чакырды һәм хәзрәт белән күрештерде. Аның белән генә калмый, үзләре янына чәй эчәргә утырырга кушты. Мин бик куркынып һәм оялып самавыр артынарак барып утырдым.

Хатыйп хәзрәт иң зур гәүдәле кешеләрнең берсе һәм карап торуга мәһабәт иде. Мин, аны күргәч, башта калтырандым. Тик бераздан соң гына бу калтыравым басылды. Мин кереп утыргач, аз гына тору белән, әти минем хакта сүз башлады:

– Менә Мәҗит дигән углым шушы инде.

– Бик яхшы, бик яхшы, һәйбәт бала күренә. Алла гыйльме нафегъ27 бирсен, – диде хәзрәт.

– Хәзрәт, менә бу баламны сезнең тәрбиягезгә тапшырам. Үтәш авылында Хатыйп хәзрәт мәдрәсәсендә Мәҗит хәлфә дигән хәлфә бар дигәнче укысын иде. – Әтинең бу сүзләрен ишеткәч, башымны түбән бастым.

Хәзрәт, үзенең мәһабәтлеген бер дә югалтмый дога кылганнан соң:

– Мулла Нури, безгә ышанып балаңны тапшыруыңа рәхмәт. Бездән – укыту, тәрбия бирү. Тәүфикъ, һидаять28 бирү – Алладан. Баланың файдалы гыйлем алып чыгуына дога кылыйк, – дип, тагын бер мәртәбә дога кылды.

Мин үземне хәзер бу хәзрәткә бөтенләй буйсынган кебек хис иттем, күңелем йомшап, күземнән яшь килде.

Хәзрәтне шулай кунак иткәннән соң, мине шушы көннәрдә үк мәдрәсәгә җибәрергә вәгъдә биреп, әти хәзрәтне озатты.

Хәзрәт киткәннән соң, әти белән әни, мине үзләре янына чәй эчәргә утыртып, бик зур эш башкарылган төсле, мине вәгазьләп алдылар. «Укып кеше булырсың. Тырышып укы! Хәзрәтнең фатихасын алырга тырыш!..» – дип, миңа карата бик күп сүзләр сөйләделәр. Мин, әлбәттә, аларның һәрбер сүзенә җавап уларак, иягемне кагып, «ярар» дигән җавапны аңлатып утырдым.

Хатыйп хәзрәт шулай безгә килеп киткәннән соң, мине озату турында хәзерлекләр башланды. Тышы кызыл кергезиннән, эче кара бәздән, уртасына мамык куйдырып, бишмәт тектерделәр. Гәрчә бу бишмәтнең эче-тышы бергә сырылып, кул белән генә тегелгән булса да, миңа чиксез матур булып күренде. Әни бүрекне сипләп җибәрде. Яңа оек бәйләтеп бирделәр. Алмаш күлмәкнең ертыкларын ямадылар. Әни миңа махсус кечкенә мендәр ясап, кызыл шакмаклы киндер белән тышлап куйды. Чабата ясарга осталыгы белән шөһрәт алган Насыйр бабайдан өр-яңа башмак-чабата ясатып бирделәр. Шулай итеп, мин, чит авылга мәдрәсәгә җибәрелү аркасында, баштанаяк киенеп алдым. Бу яңалыклар бер яктан мине шатландырсалар да, чит авыл мәдрәсәсенә китү минем эчемне әрнетә иде.

Китү көне алдагы җомга көненә тәгаен ителгән иде. Ул көн бик тиз килеп җитте. Бүген безнең өй эчендә аерым рәвештә җанлылык бара, мине гадәттәгедән артык иркәлиләр, сыйлыйлар, мөмкин кадәре хөрмәт итәләр иде. Минем китүемә бигрәк тә әни әһәмият биреп, ул артык тәэссорлана иде. Мине озату мөнәсәбәте белән кардәш-ырулардан берничә карт белән карчыклар чакырылды. Алар алдында тагын да минем укуым, тырышырга тиешлегем, киләчәктә «хәлфә» булуым хакында бик күп сүзләр сөйләнде. Алар тагын да бик озын фатиха кылып, һәрберсе өчәр тиен, бишәр тиен акча да бирделәр. Мондый хәлләрне күргәч, минем йөрәгем тибәргә кереште. Тизрәк китәсе килә башлады.

Мин алып китәргә тиешле нәрсәләр бер җиргә җыелды. Бер кечкенә агач сандыкка, укый торган китапларым белән бергә, бер сөлге, бер пар чынаяк, әчмуха чәй, бер чирек чамасында шикәр салынды. Кечкенә бер капчыкка ун кадак чамасында ярма салынып, аның эченә түтәрәм каз белән бергә ярты кадак чамасы туң май куелды. Шул ук капчык эченә бүген генә пешкән зур гына ике арыш икмәге салдылар. Күрше әбиләрнең әнигә булышлык итүләре аркасында, бу әйберләр дәррәү хәзерләнеп беттеләр.

Нурислам абзый әллә кайчан атны җигеп, ишек төбенә шакарып29 куйган иде инде. Мин, кызыл бишмәтне киеп, кызыл башлы тастымал белән билемне буып алдым. «Юлда кулың өши күрмәсен!..» – дип, әни үзенең бияләен кулыма бирде.

Шулай бөтен хәзерлек тәмам булгач, әти мине үзенең янына утыртты. Башка кешеләр дә сәкегә рәттән утырганнан соң, минем бәхетле булуымны теләп, бик озак дога кылдылар… Шулай дога кылып утырган чакта ук әни пыш-пыш елый башлады. Аның елаганын күреп, минем дә күңелем тулды. Үземнең ихтыярымнан башка, күзләремнән яшь чыкты. Бирешмәскә тырышып, иреннәремне кыссам да, көчем җитмәде, иреннәрем калтыранды. Ниһаять, әти:

– Хуш бул, балам. Тырышып укы. Атна саен кунакка кайтырсың. Синең хәлфә булганыңны күреп үлсәм иде, – диде.

Әтинең шул сүзләреннән соң һәммәсе дә, урыннарыннан торып, минем белән күрештеләр. Кайберәүләре аркамнан сөйделәр. Шулай итеп, мине чанага чыгарып утырттылар.

Минем китүемне белгән күрше малайлары да мине озатырга килгәннәр иде. Мин ни өчендер алар белән исәнләшә алмадым. Үземнең елавымнан куркып, аларга туры караудан да сакландым.

Күптән бирле җигүле торган ат, без чанага утырып дилбегәсен кагу белән, капкадан чыгып та китте. Тик озатучыларның «Хуш бул!..» дигән сүзләре генә колагым төбендә яңгырап киткән кебек булды…

Безнең авыл белән Үтәш авылының арасы бик якын булуына һәм әтинең «Атна саен кунакка кайтырсың…» дип әйтүенә карамастан, никтер мин үземне моннан соң үзебезнең авылга, туган өйгә мәңге кайтмаска киткән кебек хис иттем. Күңелем йомшап, абзыйга белдермәскә тырышып кына елап алдым. Абзый, әлбәттә, минем елаганны сизгән булса кирәк, ул, мине юатыр өчен: «Бер атнадан үзем барып алырмын. Менә бит син нинди зур мәдрәсәгә укырга барасың. Анда уку бик күңелле. Мин шулай укый алмый калдым бит», – дип сөйләргә кереште. Аның сүзләре, әлбәттә, мине чынлап юата алмадылар. Тик мин, бара торгач кына, табигый бер хәлгә төшеп, алдагы тормышым турында уйлый башладым.

Иң элек минем күз алдыма, бик куркыныч булып, «кырык беренче» булмасам ярар иде дигән уй килеп басты.

Көз көнендә мәктәпкә, бигрәк тә зуррак мәдрәсәләргә килгән шәкертләрнең исемнәрен казый (мәдрәсәнең мөдире) яки мулла бер дәфтәргә аларның килү тәртипләре белән яза бара. Шәкертләр башлап килгәндә, бу эшнең һичбер куркынычы юк. Әмма инде кырыкка таба бара башласа, куркыныч була башлый. Мәсәлән, бүген килгән Гайнетдин дигән шәкерт дәфтәргә кырыгынчы булып керә. Шул сәгать белән шәкертләр, моннан соң киләчәк шәкертнең «кырык беренче» икәнен белеп, аны көтәргә керешәләр. Чөнки ул шәкерт бер дә шиксез «пәри-җен баласы» булачак. Әллә ничә дистәләгән, бәлки йөзләгән шәкертләр арасында бу исемне күтәрүнең авыр, хәтта чыдый алмаслык бер хәл икәнен һәркем белә иде.

Менә бервакыт капкадан янына бер малай утырткан берәү килеп керә. Шәкертләр, шуны күрү белән: «Кырык беренче килде!..» – дип, бер-берсенә хәбәр биреп өлгерәләр. Шунда ук тәрәзәгә ябырылалар. Бик күбесе, чыгып, чана тирәсен сырып алалар.

Мәсьәләнең төбен бер дә аңламаган теге кеше һәм аның баласы боларның үзләрен сырып алуларына аптырап китәләр. Хәтта шәкертләр арасыннан кайберәүләре: «Кырык беренче килде, кырык беренче!..» – дип кычкыралар.

Бала атасы һаман да бернәрсә дә аңламый. Яшь малай да (күбрәк 12 белән 15 яшь арасында) хәйран калып атасына карый.

Теге кеше, атын бәйләп, мәктәпкә алып килгән малаен ияртеп, аның әйберләрен күтәреп, мәктәпкә керә. Анда аларны тагын сырып алалар. Яңа килгән шәкерт нишләргә белми, башын түбән ия. Баланың атасы үткен кеше булса, шәкертләргә карап: «Нәрсә аптырап торасыз? Кеше күргәнегез юкмы әллә?» – дип, шәкертләрнең килешсез хәрәкәтләрен әйтеп бирә.

Әгәр дә яңа килгән шәкертнең мәктәпкә элек килгән авылдашы булса, аның мәгълүм кешенең баласы икәнен (ягъни пәри түгеллеген) әйтеп, авылдашын химая кыла30. Әгәр аның кем икәнен белүче булмаса, казый килеп, шәкертләрне куып җибәрмичә торып таралмыйлар.

Әгәр дә яңа килгән шәкертнең йөзе килешсез рәвештә ямьсез, күзе-фәләне чалыш яки башы зуррак булса, аның «пәри» булуына шөбһәләнү тагын да арта төшә. Беренче көннәрдәрәк аңа якынлашудан тартыналар. Аның бөтен кыланышына шикләнеп карыйлар. Бу шикләнеп карау кичкә кергәч бигрәк тә арта. Аның белән бергә тышка чыгучы булмый. Теге мескен бу хәлне күреп уңайсызлана, боега. Үзенә төбәлгән бу ямьсез карашны күтәрә алмый, күзләре яшьләнә башлый. Шуннан соң гына кайбер батыррак шәкертләр аны, кызганып, үзләре янына алалар. Шулай да бу шикле караш байтакка чаклы дәвам итә.

Мин үзебезнең авыл мәктәбендә бер «кырык беренче» шәкертнең шундый хәлгә чыдый алмый кайтып киткәнен күргән идем.

«Кырык беренче» шәкертнең «пәри баласы» булуы турында Мифтах картның сөйләгән сүзләре минем күңелемдә бигрәк авыр эз калдырганнар.

Мифтах бабай – яше алтмышларга җиткән, сакалы ап-ак бер карт. Ул – үзенең гомерен җәй көнендә байларның умарталыкларында каравылчы булып, кыш булса, мәктәпкә кереп үткәргән бер кеше. Аның бу тирәдә йөрмәгән авылы, кереп ятмаган мәктәбе юк. Төн булып, йокларга яту белән, шәкертләр аның әкият сөйләвен сорыйлар. Ләкин ул әкиятне бушка гына әрәм итми. Аңа кайбер шәкерт ярма, кайберсе икмәк, кайберәүләр май яки ит китерергә вәгъдә итәләр. Аның сөйләгән әкиятләре чиксез куркыныч була. Һичбер әкиятенә пәри, җен катышмый калмый. Ул бу пәри яки җеннәрне үз күзе белән күргән итеп тә сөйли. Ул әкият сөйләгәндә, без куркуыбыздан бер-беребезгә сырлыгабыз. Аның сөйләгән әкиятләренең кайберләре бик озын булып, бер кичтә генә бетмиләр, алдагы кичкә дә калалар. Менә шушы Мифтах бабай «кырык беренче» турында да әллә нәрсәләр сөйләп бетә иде.

«Имеш, шулай, – ди, – бер елны… авылының мәдрәсәсендә яткан чагымда, «кырык беренче» булган бер шәкерт көннән-көн симерә, – ди. – Мин аны күзәтә башладым, – ди. – Бер төнне шулай, бөтен шәкертләр йоклап беткәннән соң, йоклаган кеше булып карап ятам. Менә бервакыт теге «кырык беренче» торып йөри башлады. Күзләре ут кебек яна. Иң элек базга төшеп китте. Анда нәрсәләрдер ашап чыкты да, йоклап яткан бер шәкертнең янына килеп, җилкәсеннән аның канын имәргә кереште. Үзе телен ярты аршын кадәре чыгарган да, мышнап-мышнап, теге шәкертнең канын имә… Каны имелгән шәкерт саташа, ыңгыраша.

Мин чыдый алмадым, яныма алып яткан таягымны алдым да шуның белән теге «кырык беренче» нең җилкә тамырына берне кундырдым. Малай, нишләргә белми, артына әйләнеп төште. Мин бу үлгәндер инде дип уйлап өлгермәдем, ул сикереп торды да миңа килеп ябышмакчы булды… Мин, төрле догалар укынып, тагын берне төшердем. Шуннан соң «кырык беренче» йөгереп чыкты да китте. Шул китүеннән безнең мәдрәсәгә кире кайтып кермәде. Менә шуннан соң гына тынычлап калдылар, ди.

Мин шулай, бердән, чит авыл мәдрәсәсенә баруымны, икенчедән, анда баргач, «кырык беренче» булудан куркуны уйлап бара торгач, Үтәш авылына барып та җиттек.

23.Гамь – кайгы.
24.Мөддәткә – вакытка.
25.Тәнбиһләр– кисәтүләр.
26.Муаффәкыять – уңыш.
27.Гыйльме нафегъ – файдалы белем.
28.Тәүфикъ, һидаять – уңыш, изге юл күрсәтү.
29.Шакарып – боргычлап бәйләп.
30.Химая кыла – яклый.