Kitabı oku: «Үзем генә беләм…», sayfa 6

Yazı tipi:

2

Чиләкләп койган яңгыр таң алдыннан туктады. Өй дым тарткан иде, әз генә черем иткән хатын туңып, чирканып уянды. Берара җылы юрган астыннан чыгарга иренеп ятты.

– Чәй куй, – диде карлыккан тавыш.

Төнге мәхшәрнең өзелмичә, яңа туган көнгә дә килеп тоташуы Җәмиләнең тәнен куырып алды. Төш кенә түгел идемени кичәге хәлләр?! Абау, җаным, абау! Ул дәшмәгәч, Идрис идән тактасын дөбердәтә башлады.

– Самавыр куй, саңгырау колак! Эчем быгырдый! Мәрткә чумдыңмы әллә анда?!

Төннең авырлыгыннан сыгылып төшкән сыман, хатын, яртылаш бөкрәеп, самавырга су тутырды. Калтыранган бармаклары торбага утлы чыра салалмыйча интекте. Чыра күмерләнеп идәнгә чәчелә иде. Аның да бәхете, кара күмергә әйләнеп, шулай чәчелде бугай. Җыеп кара инде хәзер…

Сүзсез генә чәй эчтеләр. Идрис куркыныч иде: яңак сөякләре бүлтәеп, күз төпләре зәңгәрләнгән ир ач бүрегә охшаган, ул, ашардай булып, һаман хатынны күзли.

– Чәшкең тешеңә тиеп шыкылдый, – диде карачкы, мыскыллы елмаеп. – Нәстә, миннән шүрлисеңме? Озак ятмам синдә, куан, сөен. Әнә күрәсеңме?! – Качкын ишеккә таба ымлады. – Анда гомереңә җитәрлек байлык. Карама, капчыгы бәләкәй дип. Кечкенә дә төш кенә. Алтын зур булмый, туганым!

Мие шулпаланган Җәмилә шунда гына искәрде: ничек абынып егылмаган, бусага төбендә авызы бәйләнгән капчык ауный иде.

– Нәстә бәбәгең акайды? Аңышмадыңмы? Синнән аңлау-мазар соралмый да. Тыныңны чыгармыйча, койрыгыңны кысып йөр, шул сиңа сүз. Озакламам, дим, китәрмен. Ул-бу тынсын, милисә иснәнүдән туктасын, китәрмен. Суга баткан кебек булырмын. Дөньяның чите юк, дисеңме, Җир шары түгәрәк, дип, ахмаклар гына сөйли. Дөньяның дүрт чите бар, бар! Син аңгыра белмәгәч тә ни…

«Саташкан, – диде хатын, капчыкка янә күз ташлап. – Тәмам тилергән. Төрмәдән алтын тоттырып качыралар ди сиңа! Китәрмен, ди. И Ходаем, якынайт ул минутларыңны, тизрәк якынайт! Ичмасам, бәхетемә киртә корылмас. Мин бит аңа тиенгән кебек идем…»

Ир, җәһәт кенә торып, капчыкны идән астына ыргытты.

– Әйдә, ятсын аулак җирдә. Син, Җәмилә, тыңла. Әгәр кеше шикләнмәсен дисәң, үзгәрмә дә, үзгәртмә дә. Элеккечә яшә.

– Каф тавы артына олак, – дип ыңгырашты хатын. – Олак, олак!

– Җә-җә, үләксә эт төсле улама әле. Тыңлап бетер. Алар синең йортыңнан эзләмәс, моны абзаң исәпләде инде. Әсмабикәнең тавык кетәклегенә хәтле капшарлар. Синең белән безнең ара суынган дип чутлый милисә бәндәсе. Ха-ха! Ялгышалар тәре бугазлар, шулаймы, карчык? Безнең әле кайнар төннәребез булыр, валлаһи! Нигә аптырыйсың, күрше авылдагы Питер дәдәй сугыштан качып дүрт ел яткан хатынының итәк астында. Мария түти өч бала тапкан. Балалар суйган да каплаган аталары икән. Авылдашларына ни дигән хәйләкәр хатын: калага күкәй сатарга барган саен Питерыма охшаган мужик белән очраштыргалыйм, артык сүешәбез бугай, күкәй сатканда да бала ясап китә, чукынчык, дигән. Марияне «азгын» дип черетеп сүгәләр, Питерны «мескен, сугыша» дип жәллиләр икән. Сиңа да марҗа түти хәйләсе тап-таман, Җәмлә. Идрис сымаграк берәр ирне күзләргә туры килмәгәе, ха-ха! Котловка базарыннан, ха-ха! Күз буяр өчен, ха-ха-ха!

Тәмәкедән саргайган ямьсез тешләрен ыржайтып көлгән ирне күрмәс өчен, Җәмилә йөзен читкә борды. «Җирәнгеч, бигрәк җирәнгеч, Ходаем».

– Яктырды, тәрәзә пәрдәләрен ачарга кирәк, – диде ул, көчкә сабырлыгын җыеп.

Көлүдән туктаган ир йодрыгы белән бүрәнәгә суккалады.

– Өең шәп, Җәмлә. Мондый йортны бушка салмыйлар. Акча кем бирде? Бурычка җыйдыңмы? Мине кулга алганда, капка төбең тулы бүрәнә генә иде әле. Йорт кузгатып чиләнмәскә иде, минем бөкре сеңел янында урын тар идеме, яшәр идегез шунда ике сантый. Идән астын бетонлап эшләткәнсең, салкын, җелегең туңарлык. Акча каян таптың, дим?

Бу йортның ни бәягә төшкәнен, аны салам дия-дия күпме чиләнгәнен хатын сөйләмәде. Кешесе ул түгел иде.

– Ярар, Садыйк кая соң? Сез икәү ләбаса, – дип, сүзне бүтәнгә борды.

– Качты Садыйк. Урманга тайды. Беткән дип исәплә ул дуңгызны.

– Ничек «беткән»?!

Ирнең күзләре усал ялтырады.

– Урман синең идән астың мәллә? Озак агач санап йөрерсең ди. Барыбер тоталар, шуңа беткән Садыйк.

Бу башка сыймаслык хәл иде. «Алайса, – дип шомланып уйлап алды хатын, – моның да көннәре санаулы. Тотсалар, һичшиксез, Садыйкның телен чиштерерләр. Аннан… аннан эзләп килерләр. Ир хәтле ирне бүрәнә ярыгына тыкмассың, ул сиңа кандала түгел. Таякның юан башы әүвәл Җәмиләгә тияр: кем яшергән? Җәмилә. Кем милисәне кисәтмәгән? Җәмилә, тагын Җәмилә… И Алла гынам, ул моңа ничекләр генә түзәр икән?! Юк, юк, шушы карачкы кыяфәтле ирнең кабат тотылуы да, гаебенә күрә җәза алуы да аны тетрәндермәячәк. Кешеләр яудырган нәфрәт-каргышка да йөрәк чыдар. Битенә төкергән ил төкереген кайчан да бер юып төшерер ул. Ә менә… менә Җәббарга нәрсә дип җавап бирер? Ничек аның күзенә карар? Бит ул Җәмиләне гөнаһсыз фәрештәгә тиңлидер. Хәер… аңлар, бәлки. Хатын-кыз ирләр акылы белән яшәми ләбаса. Аңлар, бәлки. Юк, юк, мин тикмәгә генә үз-үземне юатып утырам. Имансызның да имансызын яшергән өчен Җәббар тарафыннан юк кичерү, юу-ук!»

– Нигәдер бала йоннарың кабарды, Җәмлә, Җәмлә, дим?! – Бөрешеп урындыгына сеңә язган хатынны ир иңеннән тотып селкергә кереште: – Ниләр хисаплыйсың, ә? Шәт, мине сатарга план корасыңдыр? Җә, ач ипи шүрлегеңне, әйт бер-бер сүз!

Хатын, йөрәге белән сыкранып:

– Әсмаңа китәргә иде, Әсмабикәңә, – диде.

Идрис, таган атындырган кебек, урындыгы-ние белән аны этеп җибәрде, Җәмилә чүт кенә йөзе белән идәнгә кадалмады. Ир, ачуын тыялмыйча, ярсый ук башлады:

– Кайтканнан бирле «Әсма да Әсма»! Ни тукыйм кибәк башка, кермәсә дә кермәс икән, җә! Бүренең төлке оясына качканын ишеткәнең бармы синең, миңгерәү тавык? Юктыр шул, юктыр, сарык. Бүре оясына аучы якынлашса, ялан кырга чыгып чапмый, акыл бар ул ерткычта, шып кына төлке апаең куышына керә дә чума. Ә бүрене төлке оясыннан эзләмиләр! Эзләмиләр, дим, Җәмлә, аңгыра Җәмлә! Әйе, син – төлке, төлке. Түлке мин сине кумыйм, икебезгә дә урын җитә монда. Инде миеңә аз-маз тамдымы? Ә-ә, таммадымы? Әйтәм бит, синең ише миңгерәүгә барып җиткәнче таң атар. Адаштырам мин милисәне шулай, башын бутыйм, синең кебек аңгыра сарык ясыйм үзләреннән. Җә, урындыгыңда артык җәелдең, Җәмлә, кузгал, аш пешер, карын ачты, чәй белән генә кеше булмассың. – Карачкы чалбар кесәсеннән пычак тартып чыгарды, учында кайраган итте, чәнчи бармагына тидереп, үткенлеген тикшерде һәм, Җәмилә ягына усал караш ташлап, идән астына төшеп чумды. Төшкәндә, авызын ямьсез кыйшайтып: – Хәтереңне көя челтәрләгән, ахры, хатын, синең бит гыйшкың Әсмабикәнекеннән дә хәтәррәк иде, – диде.

Шул сүзе белән ул Җәмиләнең йөрәгенә китереп кадады. Хурлануыннан иренен чәйнәгән хатын карачкыны идән астыннан сөйрәп чыгарып, каршысына бастырып: «Мин инде син кайчандыр селтәп аткан Җәмилә түгел, әгәр йолдызсыз караңгы төннәреңне минем белән бүлешергә өметләнсәң, мең кәррә ялгышырсың. Уртак түшәгемә синең чирканчык гәүдәңне салганчы, баз бакасы салам мин. Әллә бер каткан бәгырьне эретүе җиңел дисеңме? Гыйшкың хәтәррәк иде, имеш. Ул хәтәр гыйшыкның сүнгәненә бишбылтыр лабаса. Үлән үскән сукмагыма аягыңны да бастырмам, бел! – дип ярсып-елап барысын да тезмәкче иде ул, уйларын очлап бетермәс борын урыныннан сикереп тә торган иде, тик акыл бу ниятеннән тыеп өлгерде. Бит Идрис адәм телен барыбер аңламый, аның сүзләренә лычкылдатып төкерәчәк кенә иде. Әле төкерсә генә бер хәер, җаныңда казынып, шул җаныңны мыскыллап тәм табачак. Кирәксә тибеп тә китәчәк. Шул килеш кенә кал инде син, Җәмилә хатын, дәшмә! Авызыңа су кабып йөр. Ничек оялмый, битсез! Күпме канлы яшь түктергәннән соң килә дә гыйшык турында сүз кузгата. Юк, юк инде! Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Әйе, кайчандыр синең күндәм, сабыр хатының булып яшәргә риза иде ул. Ә син аны Әсманың юынтык суларына салып чайкадың. Мине бер тибеп еккач та тартып торгызырга була иде әле. Җәмилә кичерә белә, оныта белә иде. Синең кабахәтлекләреңне дә искә төшереп җәфаламаячак иде. Кая ул! Сиңа Ходай андый сизгерлек биргәнме соң, юк шул, тагын бер мәртәбә – юк. Сине Ходай хайваннан да тупасрак, ерткычтан да кансызрак итеп яраткан. Хәер, нигә мин бу ирне гөнаһсыз ерткыч хайваннарга тиңлим әле. Тугрылык дигән нәрсә ерткыч җанварларда адәмнән дә көчлерәк ләбаса. Алар үз сыңарын бәлагә юлыкса да ташламый…»

Хатын, күңеленнән генә иргә рәнҗи-рәнҗи, газ плитәсенә ут төртте, аш куйды. Итне күп салды, мул салды. Миңгерәүләнүдән рәтләнмәгән башы: «Нигә бу кадәр ит ашыйм мин?» – дип гаҗәпләнде. Ике кеше өчен ризык хәстәрләүне аның акылы кабул итеп бетерә алмый иде. «Исләремә җил какса, агачында калтыранган көзге яфрак кебек коелам да коелам, и Ходай гынам. Аңа бит пешергән ашың да ярамый, шуннан мең гаеп табып, тәлинкәсе-ние белән йөзеңә бәрә иде. Ник хәзер җиде ятка әверелгән бәндәнең көен көйләп, җаен җайлап ятарга тиеш әле Җәмилә?! Ачтан кукраеп катсын!»

Эчтән генә ярсыган-дулаган Җәмилә шыплатып газын сүндерде, янә кабызды, янә сүндерде… Утырып аз гына тынычлангач, тагын шырпы алды. «Ярар, дошманыңны ни-нәрсә, ә тәгам белән битәрләү татар гадәте түгел, Алла риза булмас», – дип, хатын токмач камыры басарга кереште.

…Идрис фермада атлар карый иде. Колхоз, соңыннан баеп, хәлләнеп китү исәбе белән, бөлгенлеккә төшә-төшә, читтән нәселле бияләр кайтарткан, рәис Мөхәммәтшин нарат бүрәнәдән кымыз заводы төзетеп маташа иде. Никтер Идрис белән Мөхәммәтшин бер-берсен өнәми, кара-каршы очраганда, икесенең дә күзендә зәһәр чаткылар биешә иде. Өйдән арандагы бозаулар янына, бозаулар яныннан өйгә йөгереп, дөньяда бүтән төрле уй-мәшәкать, бүтән төрле сукмак барлыгын белмәгән яшь хатын, бигрәк тә гайбәтләрдән ерак торган хатын, каян аңласын ди бу ике ирнең мөнәсәбәтләрен дә, ниләр бүлешкәнен! Эшендә Идрискә бәйләнерлек түгел: мал-туар вакытында ашатылган, эчертелгән.

Ниһаять, сер чишелде. Беркөнне Җәмилә, рәис белән иренең кызып-кызып сөйләшкәнен ишетеп, абзар читенә ышыкланды һәм сагаеп тыңланды.

– Син, дуңгыз малай, – диде Мөхәммәтшин, дулап, – анда йөрүеңне туктат!

– Кая? – диде Идрис, җиргә черт-черт төкеренеп.

– Башыңны юләргә салма! Төнәгенәк кемнәрдән чыгып бара идең? Өйләнгәч тә басылмадың, затсыз үгез. Менә дигән кыз ярәштең бит, нәстә кирәк сиңа тагы?

– Тукта әле, прид, тукта. Кемнәрдән чыгып бара идем, ә? Авылда минем кермәгән йорт юк, конкрет әйт.

– Шөрепләрең күгәрде мәллә?! Майларбыз, кара аны!

– Ә-ә, син аны әйтәсеңме? Әллә ул хатынны үзең чамаларга йөрисеңме?

– Чамалыйм мин сине, бугазыңнан эләктерсәм хәзер!

– Сасы корсагыңны тибеп агызырмын, муенга гына үрел, прид тәре!

Ирләр, әтәчләнеп, бер-берсен чукый башлагач, гарьләнгән, хурланган, әрнегән Җәмилә килеп араламады, йөзен почмакка яшереп, калтыранып үкседе. Идриснең бар наз-җылысын урлаган карак җан Әсма иде. Ул иде, ул! Тагын кем булсын, Ходаем? Кем авылда ирләр җыеп, ирләр сугыштырып ятсын! Азгыннар сукмагында үлән үсми, чөнки таптаучы күп. Әнә Мөхәммәтшин да – авылның намус көзгесе саналырлык кеше дә – Әсманы сагалый икән бит… Бүтәннәрдән ни өмет итәрсең. Күрәсең, бу хатынга төрледән төрле кирәк, ирләрнең Идрис кебек чебеше дә, Мөхәммәтшин кебек юаны да кирәк. Әле бит каргана-каргана әйтте Идрис, өйләнешкән төнне кәләшенең аягын үбеп карганып әйтте, башка Әсма тәрәзәсен чиертү юк, диде… Миңа син генә бердәнбер, диде. Ичмасам, кеше күзеннән качып-яшеренеп тә очрашмаганнар! Мәхәббәт булса икән хет, үлеп-үлеп ярату булса икән! Ятар идемени аларның арасында сураеп Җәмилә! Тик мәхәббәт түгел бит бу, бу – Җәмиләне мыскыллау гына. Бары тик рәхимсез мыскыллау!

Хатын, үз-үзен белештермичә, Әсмабикәләргә чапты. Моның бер акылсыз эш икәнен дә тоя иде ул, билгеле, анда баруның мәгънәсезлек икәнен дә аңлый иде, ләкин эчтән кайнап-дөбердәп күтәрелгән ачу канны кыздырып өлгергән иде инде. Күзе тонган килеш, ул көндәш йортына килеп тә керде. Әсма, чишенеп, ситсы күкрәкчәдән генә калып, керләр юа иде. Җәмилә аның килбәтсез зур гәүдәсен, иягенә хәтле күтәрелеп, тау хасил итеп торган күкрәкләрен күргәч тәмам югалды, таралды. Мизгел эчендә ул Әсма янәшәсенә Идрисне бастырды һәм шаккатты: бу кибән янында Идрис артык бәләкәй, артык ябык түгелме соң? Киресенчә булса иде, Әсманың дәүлеге-зурлыгы Идристә булса иде… Моның ише хатынны кочакларга кочагы җитә микән? Җәмилә, эндәшми-нитми генә, ишеккә борылды. Ире белән көндәшен чагыштырган арада, баягы ачу-зәһәр капыл гына сүрелгән иде.

Ләкин Әсма аны чыгармады, ыжгырып, алдына килеп басты:

– Чү, йомышыңны йомышламый китәсең, күгәрченкәем.

– Анда Идрис белән Мөхәммәтшин пыр тузып сугышалар. Сине бүлә алмыйлар. Бар, бүлеп бир, – диде Җәмилә, борынын ярып кергән тир исеннән күңеле болганып.

Әсма тау-тау күкрәкләрен авыз турысына ук китереп терәгән иде.

Уйнаш хатын кычкырып көлеп җибәрде:

– Син, тиле-миле, иске бер тиен, миңа сөенчегә чаптыңмы? Бүләрбез, күгәрченкәем, бүләр җиребез, Аллага шөкер, ишкән. – Әсма, мутланып, җилкәсен сикертте. – Ә менә синең, – ул Җәмиләгә мыскыллы караш ташлады, – нәрсәңне генә бүләргә икән? Корыган таяк кисәге тек корыган таяк кисәге! Тәнеңдә ит әсәре дә юктыр, билләһи, шып-шыр сөяк кенә. Сине кочаклаганда, иреңнең беләкләре авыртадыр, әйеме? Кабыргаларың белән тишмәсәң инде Идриснең күкрәген. Йонлач бит аның күкрәге, җаным, маймылныкы төсле. Хараплар итмәгәең дим. Ха-ха-ха!

Көндәшенең бәгырьгә чәнчүенә түзгән Җәмилә:

– Синдә мыскал да оят юк икән, – диде.

– Без оятны җүн генә бәягә базарга чыгарып саткан идек шул, күгәрчен тәпием. Алалар базарда, син дә сат. Аннан ир куып та мәшәкатьләнмәссең. Ату сезнең сымак таяклар, ир күрдем, диләр дә борын чөяләр. Янәсенәмә, әллә кемнәр! Ирләрен тик үзләренә генә ябештермәкчеләр, ә безнең ише ялгыз-йолгыз бәлшәйгән кишер кимерергә тиеш микән, ә? Әнә тавыклар нинди акыллы, сугышмыйлар, әтәч һәммәсенә дә җитә. Барысы да йомырка сала, әтәч мәхәббәте тәтемичә нәүмиз калган тавык күргән юк болай.

Бер алдына, бер артына төшеп туктаусыз сайраган хатынны Җәмилә авыз ачып тыңлады. Әсма такылдаган саен, ул үзенең кечерәеп, мескенләнеп барганын тоя, көндәшен кайнар табада өтәрлек усал сүз дә тел очына килми иде. Андый сүзне аның гомердә дә ишеткәне юктыр, ахрысы.

Шул килеш, җиргә сеңәр дәрәҗәгә җитеп бәләкәйләнгән килеш, ул өенә таба атлады. Ул хәзер тузан бөртеге иде. Аны санламыйлар, каһкаһәләп көләләр, хурлыйлар, таптыйлар… И бер Ходай, ә бит шушы тузан бөртегендә дә җан бар! Җан кем беләндер ир кочагы бүлешмәс өчен өзгәләнә, бәргәләнә, әрни-сыкрый. Әйе, синең өлешне тартып алсалар кыен икән. Аннан да битәр япь-яшь башыңнан көндәш утларында янулары газапның газабы икән! Боларны кемгә сөйләп бушанырга, йә? Авылы да сер саклар кешегә корыган, ичмасам. Җәмилә үзе дә әллә нинди, аз сүзле хатын, андый кешене бик дус күрмиләр, сөймиләр шул.

Капкадан атылып кергән җүләр каенсеңел, салынган җилкәләрен күтәрергә көч тапмыйча, баскычта утырган Җәмиләне төрткәли башлады:

– Тыкрыктан абый кайта! Күлмәге ертык, авыз-борыныннан кан ага. Әйдә, ачык авыз апа, печәнлеккә качабыз, иту иманыбызны кояр. Үзе сүгенә, үзе мышный, котырган үгез! Качыйк тизрәк!

Хатын кымшанмады. Бик теләсә дә, ул селкенә алмас, чөнки аның белән бергә дөнья да аксылланып катып калган, ишегалдындагы тавык-чебеш, куакны сарган чыпчыклар, әле генә колак төбендә безелдәп йөдәткән бал корты да, һавадагы күпертмә ак болытлар да – һәммәсе-һәммәсе, ниндидер туфан кубасын сизенеп, өнсез-хәрәкәтсез тора кебек иде.

Капканы аягы белән генә тибеп, Идрис керде. Каенсеңел, чинап, печәнлеккә йөгерде, аның артыннан очкан төпсез чиләк абзар читенә бәрелеп яньчелде.

– Тимәде, ла-ла-лай, тимәде, – дип, абзар ишегеннән муенын сузып үчекләгән тиле-милене Идрис куып азапланмады, аның корбаны каршында гына, эләктереп ал да җиргә китереп сыла гына.

Күзен кан баскан ир:

– Придкә минем өстән жалу белән син бардыңмы, ирем төн ката Әсма белән чуала, дидеңме? – дип башлады һәм, җавап та көтеп тормыйча, Җәмиләнең башына сукты.

Хатын баскычтан тәгәрәп төшкәнен, йөзе белән тузанга кадалганын гына хәтерләде, Идрис итеге белән типкәли-типкәли кыйнаганда, ул инде аңын җуйган, үзен нишләткәннәрен белми иде.

Аны су бөркеп аңына китерделәр. Ишегалды тирә-күрше белән тулган иде. Ут баганасы сыман гүелдәп шаулаган колаклары берсенең дә сүзен ишетмәде, күзләре генә өстенә иелгән милиционерны шәйли иде. «Моңа нәрсә кирәк икән? Аны кем чакырган? Идрис кайда? Адәм хуры, Сабантуй хәтле халык җыелган… Әллә ир кисәге Җәмиләне тәмам изеп-сытып ыргытканмы? Әллә ул, үлем белән тартышып, соңгы сәгатьләрен көтеп, тузанлы җирдә ауныймы?!»

Милиционер аңардан кат-кат нәрсәдер сорады, ләкин хатын аңламады. Чың-чың гүләгән колаклар саңгырау иде. Сорап-әйтеп тә мәгънә чыкмагач, милиционер күрше-күләнне читкәрәк этәрде һәм Җәмиләне, күтәреп алып, капка төбендәге мотоцикл бишегенә илтеп салды.

Райүзәк юлына борылгач кына, хатын юлдашының ниятен сизде. Кыр җиле аны айнытып җибәргән, колакларының шаулавы да басыла башлаган иде.

– Төшерегез мине! – дип кычкырды ул. – Бүлнискә бармыйм мин, бер җирем дә авыртмый минем! Иту сикерәм!

Бөтен буе белән калкынып торып баскан хатынга милиционер, кул изәп, утырырга кушты, Җәмилә түземлеген җуеп сикерергә азаплангач кына туктады. Ул туктауга, хатын җан-фәрманга юлдан кирегә таба чапты. Авылдан шактый ераклашканнар, кич тә; җитеп килә, кыр-болыннарны караңгылык сара иде.

– Сабыр ит, – диде артыннан лап-лоп йөгергән милиционер. – Сабыр ит, син бит бик каты кыйналган. Духтырлар тикшерсен, зыянсыз, дисәләр, авылыңа үзем озатып куярмын. Миннән шикләнмә, яңа кеше мин, күптән түгел генә сезнең Карасуга тәртип сакчысы итеп билгеләделәр. Участок милиционеры, димәк.

Изгелек кылган кешегә рәхмәт тә әйтмичә торып чабу, әлбәттә, килешми иде. Хатын, уңайсызланып, адымнарын әкренәйтте.

– Ире тукмаган бар хатынны бүлнискә ташып өлгермәссең, – диде ул, аклангандай. – Сирәк-мирәк кенә булгалый бездә андый хәлләр. Тормыш бит.

– Күршеләрегез сирәк кенә димәде, көн саен…

– Юк ла, – дип бүлдерде Җәмилә. – Ара-тирә кул уйната инде, җеннәре котырса гына. Зинһар, Идрисне, бинаватлап, унбиш тәүлеккә япмагыз!

– Ябылган инде ул, кабат ябасы калмаган.

– Сез, милисә халкы, гаепсез димисез шул, тотасыз да өтермәнгә атасыз. Сукса, үз хатынына суккан, сезнекен барып тукмамаган!

– Синең исемең ничек әле?

– Җәмилә атлы мин, Баязитова Җәмилә.

– Йә, хуш алайса. Ярдәм кирәксә тартынма, кил. Мин Мәрфуга карчыкларда фатирда яшим. Җәббар Сафин булам.

– Кирәкмәс тә ярдәмегез, – дип, үпкә белдерде хатын. – Синнән башка да иремне җайлармын. Кеше утыртырга сез мачтыр.

– Их син, Җәмлү! Җәмилә!

Шулай дигәч ник шелтәләп карады аңа бу кеше? Карады да мотоциклын тырылдатып китеп барды. Кыр уртасында исәнгерәп ялгызы гына басып калган яшь хатын ул күздән югалганчы карап торды. «Җәмилә» дип бигрәк үзәкне өзеп әйтте инде. «Җәмлү-Җәмилә…» Һи, «Җәмлү» дип иркәләп эндәшүең кемгә тансык? Үзенчә: «Кыйналып-сугылып яшисең, бичара», – диюе булгандыр әле. Синең ни эшең бар, милисә! Мин – тәртип сакчысы, дип, бөтен кешенең дә тормышына тыкшынма, яме. Идрис йортыннан баш алып кая барсын, кайсы капкага төртелсен Җәмилә? Әсмабикәгә ир биреп, үзе «аерылган» исеме күтәреп тереклек кылсынмы?! А, юк, юк!»

Алай да… Чү әле, чәпчемә әле, Җәмилә хатын, тиргәмә аны! Нигә болай үзәкне өзеп әйтте соң ул? Әйтерсең хатын ярамаган эш өстендә тотылган! Вәт табышмак…

Унбиш тәүлек казна шулпасы чөмергән Идрис әзрәк басылып кайтты. Эчтәге ачу-зәһәрен йодрыкларына күчермичә генә, теле белән дөмбәсләде.

– Ну, Җәмлә, сасы көзән, сукыр тычкан, арт сабагыңны бер укытам мин синең. Икенчеләй урам ярмассың, милисә өстермәссең. Идән астына аптөшеп, иләк авызыңа бәрәңге тутырып, тавыш-өнеңне чыгартмыйча гына изәчәкмен.

– Нахакка тиргисең, Идрис. Мин милисә чакыртмадым, – дип елады Җәмилә, әмма ир жәлләмәде, отыры котырды гына.

– Унбиш суткы кем өчен төрмә идәнендә аунадым әлсә? Бер сукканга, авыл җыйдың, үлән бөҗәге.

– Синең ул сугу-кыйнауларың исәпсез-хисапсыз инде. Кайчан милисәгә жалу язганым бар?! Түзәм бит!

«Әсмада төн кунуларыңны да белеп түзәм», – дияргә уйлаган хатын телен аркылы тешләде. Әсма исемен кыстырсаң, сүз артык куерып, тагын кара тавыш чыгачак иде.

Төнлә ул, кыйналган тәненең кайсыдыр почмагында кодрәт белән генә сакланып калган наз-сөюен таш бәгырьле иргә күчерергә өметләнеп, аңа елышты, башын җилкәсенә салды. Идрис гырылдап йоклый иде, йокы аралаш кына:

– Нәстә? – диде.

– Син миңа бүтән тимә, – диде хатын, кыяр-кыймас кына ирнең кытыршы яңагыннан үбеп. – Имгәтсәң, бала да табалмам бит…

– Өскә атланма, сытасың, Әсмабикә чукынчык, – диде саташкан Идрис, чебен куган төсле, кулы белән селтәнеп.

Җәмилә читкә тайпылып өлгермәсә, авыр йодрык тагын башка куначак иде.