Kitabı oku: «Үзем генә беләм…», sayfa 7

Yazı tipi:

3

Ул табын әзерләп, зур савытка аш бүлеп куйды. «Чык» дип эндәшмәкче генә иде, капка ябылган тавыш ишетелде.

– Төш җитте, кибетең һаман бикле, – дип сукрана-тиргәнә ботак очы туганы Рокыя килеп керде. – Нишләп ятасың бу гумер, астакаем? Биш балаң биш яктан итәгеңә асылынганмы, ир көе көйлисеңме, вакытында ачып рәхәтләндермәсәң халыкны?.. Азасыз, кибеткә хуҗа буласыз да отыры азасыз. – Рокыя түргә үтешли үк өстәлгә күз салды. – Бәрәч, кунак-төшемең бармыни?

Җәмилә каушаудан сүзен йотты. Ходаем, алай-болай иснәнеп йөрми микән әпчи карчык? Аңа сер сыймый, сереңне тартып алса, юынтык су кебек, бөтен урамга чыгарып түгә.

– Ниткән кунак ди, туганым апа. Яңгыры яңгырмы, койды гына.

– Өч кешелек аш сосып куйгансың, шуңа әйтүем. Ансы кунакның гаебе юк. Беләбез инде, бик беләбез яныңа кемнәр килерен. Туганыңнан яшермәсәң ни…

– Гайбәт сөйлиләр, туганым апа. Килерем дә, китәрем дә юк минем.

– Йә-йә, кызарынма, астакаем. Бал корты кайсы чәчкәгә кунарын үзе сайлый.

– Чәй эчәр идең, туганым апа.

– Иртән эчкәннәр дә эчәккә төшеп җитмәгән әле. Ач кибетеңне җәтрәк. Бара торам, тоз кирәк миңа.

«Менә хәзер үз өеңдә куркып яшә! Иркенләп сулама, каты басып йөрмә, кычкырып сөйләшмә! И бер Ходай…»

– Ул шайтан таягы апаңны үзеңнән биздер, – диде барысын да ишетеп-тыңлап яткан Идрис. – Аның борын тыкмаган җире юк.

– Килгән кешене куалмам инде! Син үзең тизрәк китү җаен кара. Яшәтмә мине ут белән су арасында! Яшәтмә ишек-капкалар бикләтеп!

– Чәрелдәмә, тиле хатын! Урамга ишетелер. Кайчан табан ялтыратырга икәнен синнән сорамам. Әлегә миңа монда да рәхәт: тамак тук, өс бөтен, кендектән чыга төтен.

Түренә менеп көлеп утырган шушы бәндәдән дә җирәнгечрәк зат дөньясында юк иде. Ничек Җәмилә аның белән кыйнала-сугыла гомер чиккән дә ничек бергә ятып йокларга чирканмаган?! Тун түгел шул, адәмнең эчендәгесен әйләндереп карыйм димә. Тун түгел. Күз сукыр булды микәнни ул чакларда?! И Тәңреләрнең Тәңресе, арала, арала бу көектән, берүк арала!!!

Хатынның инәлеп-инәлеп йөрәге кычкыра иде. Шапыр-шопыр аш чөмергән Идрис, күз кырые белән аны күзәтеп:

– Кибеттә идән юасыңдыр, Җәмлә? – диде.

– Сатам, – диде хатын, теләр-теләмәс кенә җавап биреп.

– Синме, кодагый?! Шулпаланган миең белән чут төймәсе тартасыңмы? Мең кат ялгышыпмы?

– Син төрмәңдә кандала симерткәндә, мин акча санарга өйрәндем.

– Күрәм, телләшергә дә остаргансың, Җәмлә. Элек авызыңда амбар йозагы иде. Алай җәелеп авыз чапылдатма әле, кодагый. Минем исемне дә кушып җибәрмәгәең. Чамалап кибетеңдә, чамалап сөйләш. Тоттырсаң, үзеңне теге дөнья фәрештәсе дип сана. Башта сине, аннан үземне чәнчим. Без зәһәр Фәхретдин кавеме! Бабайның беренче хатынын ничек суйганын сөйлимме? Әһә, тыңлыйсың килми, өркәсең. Котың ботыңа төште. Бар, тай кибетеңә. Кайтканда, ике-өч «чистай малае»н сумкаңа тыгарга онытма. Бүген төнлә, мөгаен дә, туй ясарбыз, яңадан никах яңартырбыз, Җәмлә карчык.

Җәмиләнең тыны кысылды. Нәрсә лыгырдый төрмә чыпчыгы?! Шаяртамы, көләме? Юк, шаяртмый, чынлап сөйләшә. Тәүбә, тәүбә, никах яңартудан Алла сакласын! Шушы бәндә якын һәм кадерле булса, ул аны кайтып кергән минутында ук, уртак түшәк җәеп, назлап-иркәләп йоклатыр иде. Яраткан тәкъдирдә барыбер ич: төрмәдән качса ни дә, качмаса ни.

Ә сатуның рәте-чираты булмады. Өченчекөн генә алтын алкалар кайтарганнар иде, авыл хатыннары берсен берсе уздырып алка сайлаганда, ул, уе белән очып, өенә кайтып китә, уе белән идән астыннан Идрисне тартып чыгара, уе белән аны куалый башлый иде. Әгәр Җәббар очрамаса, бәлки, ул болай чәбәләнмәс, мин күрәселәрне бүтәннәр күрмәс дип, ачы язмышына ризалашып, баш-аягы белән Идрискә буйсыныр, карусыз гына ир кушканнарны үтәр иде. Бәлки… Һай, дөнья! Аның да яктысы бар икән шул. Кара томан эчендә йөзгән Җәмиләнең дә сукмагына ай нуры төшәр көн бар икән. Шуңа курка ул хәзер. Үткәннәр, әйләнеп кайтып, бәхетен кисмәсен дип хафалана, ир дигән ят бәндәдән тизрәк котылырга тели. «Куам» дип гайрәт чәчү генә аз. Чир бит ул, чир! Синең тәнеңдәге һәрбер күзәнәгеңә кереп тулган яман чир. Әнә ул ничек кенә икесен оста бәйләп куйды: син ишек ачтың, имеш, минем белән син дә буялдың, имеш.

Кичкә таба кибеттән халык таралса да, Җәмилә бикләп китәргә ашыкмады. Акча санады, тик очына чыга алмады, ун санап, ун ялгышты. Башында, өермә уйнатып, Идрис кыяфәтендәге албасты бөтерелә иде. Ул үзен караңгыда адашып, ап-ачык юлны да тапмаган диванага охшатты. Диванага юл чатыннан кычкыралар, «бире кил, бире» диләр, тик ул һаман бер урында таптана…

Кибет алдына Җәббар килеп туктагач, «дивана» хатын җиңел сулады. Ниһаять, аны коткаручы, җитәкләп юл башына илтүче бар, сөенеп, аңа каршы атылды ул, әмма сөендергән кешесенең борчулы йөзен абайлап, ирексездән артка чигенде.

– Алтын әйберләреңне сатып бетердеңме? – диде Җәббар, кибет эченә үтә-үтә. – Сак бул әле, Җәмилә. Әнә район складын басканнар, бөтен алтынны көрәп төяп чыкканнар. Сакчыны үтергәннәр.

– Минеке әллә ни күп түгел иде, хатыннар лабыр итте. Каракларны тоттылармы соң?

– Миңнегулов милицияне аякка бастырды инде. Тирә-як авылларны актардык. Иртәгә урманны айкыйбыз. Бик хәйләкәр кешенең эше, койрыгын оста яшергән. Аның бит яңгыры да карак яклы: эзне юган, эт белән эзләсәң дә файдасыз.

– Шулаймы, Җәббар? – диде Җәмилә, бүтәнчә теләктәшлек белдерә алмады.

– Кара әле, күңелсезләнеп калдың, Җәмлү, – диде Җәббар. – Кәефең юкмы? Миңа ачуланмыйсыңдыр бит? Кичә телевизорыңны төзәтергә керермен дигән идем дә, менә бит, карак эзлибез дип бушамадым. Әйдә, әле соң түгел, киттек.

– Мәшәкатьләнмә, Җәббар. Төзәттеләр аны… кичә генә төзәттеләр, – дип алдашты хатын. – Син кайт инде. Мәрфуга карчыкның коймагы суынадыр. Җитмәсә, төне буе караклар кугансың, арыгансыңдыр.

«Юк, җибәрмә! – диде эчтән калтыравык тавыш. – Сылтау тап, чытырдатып беләгенә ябыш. Сиңа бүген ялгызың гына өйгә кайтырга ярамый. Төнең төн булмас, тәмугка әйләнер. Җибәрмә!»

– Тукта, китмә! – Җәмилә Җәббарның юлына аркылы басты, күзләрен тутырып аңа карады: – Син… Җәббар…

– Нәрсә, җаным, нәрсә? – дип, әйтелмәгән сүзләрне эләктереп үк алды Җәббар.

– Әйдә, урманга китик. Төн кунарбыз.

Ир ышанмады, кабатлап сорады:

– Кая, урманга дисеңме?!

– Нигә гаҗәпләнәсең, Җәббар? Айга димәдем бугай.

– Акыллым, яңгырдан соң урман бик дымланды, салкын тидерерсең.

– Машинаңны кабыз. Машинада җылы…

– Җәмилә, ни бу? Җәмилә, дим, күрсәң дә кача идең, инде «урман» дисең. Ни бу, әйт!

– Шаярттым гына, – дип, хатын ачкычларына үрелде. – Кайтыйм, Җәббар.

Кинәт ясалган тәкъдимнән ир исәрләнгән иде.

– Кызык шаяртасың, Җәмлү. Әллә дим… берәр чәшкә чәй эчәргә өеңә чакырасыңмы? Яңа йортыңны күргән дә юк, мәйтәм. Урамнан гына карап узам. Авылда иң матур өй синеке икән. Үз матурлыгыңны да шунда күчергәнсең бугай.

Җәмилә дерелдәгән бармаклары белән тыштан ачкычны борды. Аның җавап бирерлек көче калмаган иде. Ике күзе мөлдерәп яшь белән тулды, дөп-дөп йөрәге сикерде. Шулай, шаярткан кебек кенә сөйли дә Җәмилә… Ә эчендә… эчендә яна, тетелә! Бәгырь тетелеп яна! Шаккатудан тел шартлатырсың: очрашканда оялып күзләрен яшергән Җәмлү-Җәмилә, көннәрдән бер көнне оятын суга салып, урман хәтле урманга чакырсын әле! Кем моңа ышана? Урман, димәк, аулак. Агачтагы һәр яфрак яман күзләрдән саклаучы пәрдә төсле. Ә аулакта ир белән хатын нишли? Бер-берсен теләп сусаган иреннәр нишли, ә? Бу ике җан, яшерен утта янган ике җан, куактан куакка сарылып, сандугач сайравын тыңлап йөриме? Әллә… Кирәкми, кирәкми! Җәббар, комсызланып, аңа кул тидермәячәк, кирәкми, килмәгез, начар уйлар!

– Йә, сау бул, Җәббар. Исән-сау йөр.

– Чакырмыйсың алайса, Җәмлү?

– Чакырдым бит, урманга чакырдым. Куркасың бугай…

– Үртәмә, без бүре нәселе. Сине нигә урман тартканын беләсеңме? Кыргый син, чынлап мәгәр, кыргый! Китмә, көт шушында гына. Хәзер машинаны кабызып киләм. Урманның иң чытырманлы төшенә алып керәм мин сине, кыргый!

Җәббар фатирына ашыкты. Хатын: «Акылым чәчелде, ахры», – дип, баскыч култыксасына сөялде. Югары очтан, көлешә-көлешә, яшьләр клубка менеп килә иде, ул бер аларга, бер Җәббар тарафына карап-карап торды да, артыннан куган төсле, тар караңгы тыкрыкка таба элдерде.

Каенсеңлесенең җимерек иске мунча ишеге каерылып ачылган иде, Җәмилә шунда кереп посты. Менә Җәббар капка төбендәге машинасын кабызды. Фара яктысы урамга сибелде. Ул аның кая чапканын күргәндер, мөгаен, тыкрыкка төшә. Исемен генә әйтеп эзләмәсен, бер Аллам! Тып-тын авылның икенче очына кадәр ишетелер. Кычкырмады Җәббар, әкрен генә мунча яныннан узып китте. Инде бар, башыңны иеп син дә өеңә кайт, Җәмлү… Өеңә кайт. Анда сине албасты зарыгып көтәдер. Бу төн – туй төне, диде ул.

Бу уйдан хатын кайнар табага салган борчак төсле куырылды. Идриснең эчкә баткан саргылт күзләре аны ерактан ук тотып ашый, әрсез куллары күкрәген капшарга үрелә иде. «Юк, – диде Җәмилә, пышылдап кына. – Юу-ук… Җаның-тәнең карышкан тәкъдирдә бер бизгән кочакка ничек елышмак кирәк?! Ник кибеттә генә кунмадым соң әле мин? Адәм хуры, мунчада качып торам. Кемнән качам инде? Җәббарданмы, Идристәнме? Үземнән түгелме? Һәй, күлнең тирәненә кердем! Батам, батам! Коткарса, Җәббар гына коткарыр. Тик аны бу карага буйыйсым килми шул. Сөйләп бирсәм, бик нәфрәтләнер ул миңа. Идрис кебек, «Нигә ишек ачтың?» дип, бөтен гаепне миңа аударыр.

Акылыннан язар дәрәҗәгә җиткән хатын арт капкадан гына каенсеңлесенә керде. Бөкре идәнгә аякларын сузып утырган да бәрәңге әрчи иде.

– Савытың ташый ич, җитәр, әрчемә, – диде Җәмилә. Ул акылга сай Зәмзәмиянең сәер гадәтләренә ияләшкән иде. – Берүзеңә бу хәтле бәрәңге күп бит.

– Кояшка апчыгып киптерәм, кышлыкка. Аннары бакчага чәчеп азапланмам, капчыктан гына алып ашармын.

– И Алла колы, куй әле пычагыңны. Чи бәрәңгене киптермиләр!

– Мин байтак әрчедем инде, килен апа. Әнәтерәк, бак карават астына. – Бөкре җәймәне күтәрде. Анда чиләк-ләгәннәр бәрәңге белән тулган иде.

Җәмилә, уфтанып, башын чайкады.

– Елама, – диде каенсеңел, аның уфтануын үзенчә аңлап. – Әсмада типтерәдер, эт каешы.

– Кем, Зәмзәмия?

– Бәтәч! Идрис абый инде, синең ирең. Киткәненә бишбылтыр. Тәрәзәләреннән барып та карадым. Аркасы белән утыра абый, шакмаклы күлмәк кигән, персидәтелнеке кебек, чәче коелган түбәсендә, тезләренә Әсманы атландырып тирбәтә ие.

– Синең абыең түгел ул, сеңлем. Синең абыең бит инде төрмәдә, – диде Җәмилә, урыныннан кузгалып. – Йөрмә Әсмабикәне күзләп, ботыңны сугып сындырыр.

Каенсеңлесендә төн уздырырга җыенган Җәмилә кире уйлады һәм тагын да авыррак уйлар белән өенә юнәлде. Кая гына качса да, Идриснең күзләре аны бораулый иде.

Биләнкедә йөргән хуҗасын капка төбендә сыеры мөгрәп көтә иде. Ул аны сауды, абзарга япты. Өйгә кермәде. Караңгы ишегалдында әрле-бирле йөренде. Кайчакта уйларының авышып-авышып китүен тойды. Искитәрлек нәрсә бар инде: ире төрмәдән качкан… һәм туры Җәмиләгә кайтып егылган. Йә, ни бар? Чөнки Җәмилә никахлы хатыны. Ә Идрис никахлы ир… Әзмени авылда аерылып янә кушылучылар. Әнә Хөснетдин малае Әнәс, калада марҗа белән ун ел яшәгәч, яңадан беренче хатыны Фәниләгә өйләнде. Марҗадан өч малае иде. Фәнилә өй борынча саескан кебек сикергәләп качып-посып йөрмәде бугай, икенче көнне үк ирен култыклап, тол хатыннарны юри котыртып, урам әйләнде. Шакирны да хатыны кичерде. Әлфияне имгәтеп бетергән иде югыйсә. Хәзер эчми, тилерми, басылды. Чүкердәшеп яшиләр. Картая-картая Идрис тә төзәлер, бәлки. Ни хәл итмәк кирәк соң инде, ире бит, ире! Бәхетле кыз бала беренчедән үк уңа да… Бирмәгән бәхетләргә, Ходайдан узып, ничекләр тиенәсең!

Әйе, хатын уйларының, авышып, акылына, йөрәгенә, хисләренә хыянәт итүен тойды. Үлчәү тәлинкәсенә салган төсле, әле бер төрле, әле икенче төрле уй ярышып-талашып өскә калка башлады. Идрис ягы җиңгәч, ул, төнге мәхшәргә әзер булып, өенә керергә ниятләде. Ләкин баскычтан өч атлау белән Идрис ягы келт итеп аска чума һәм, тәнне чемердәтеп, үзәкне өзеп, алдына Җәббар атлы ир килеп баса, ул басу белән ир-хатын хагы да, никахның изгелеге дә, кичерү-гафу кылулар да – барысы, барысы да пүчтәккә әйләнә, дөньяда Җәббардан да кадерлерәк, Җәббардан да якынрак кеше калмый иде. Ул алыштыргысыз зат иде. «Үзе миннән ваз кичмәсә, мин гомердә дә аңардан баш тартмам, – диде Җәмилә, айкала-чайкала печәнлеккә менеп аугач. – Җәббар, Җәббар! Кодрәтле, көчле ир. Син минекеме соң? Йә, минекеме? Әллә хыял гына саташтырып иңрәтәме мине?» Яңа чабылган печәннән бөтнек исе аңкый иде. Таныш ис бу. Бервакыт, кибеттә ниндидер язу караганда, Җәббар аның йөзенә үк иелде. Шул чакта Җәмилә чүт аңын җуймады: ирдән кыр исе, үлән исе, чәчәк исе килә иде. Әле бер мәртәбә дә аның кочагына кермәгән хатын шуннан бирле тилерә язды. Оялып-оялып яратышу хакында уйлады. Әмма акыл аны тиз тыйды. Ә бүген тагын тилер, хатын. Печәнлектә гүя Җәббар исе, татлы, тәмле ис… Үзеңне аның куенында дип бел. Наз тәтемәгән, авыр йодрыктан суелган-тырналган тәнеңне кочып, үбелмәгән иреннәреңнән үбеп, ул иркәли дип саташ… Агачтан яралмаган лабаса син! Болар, хыял булудан туктап, чынга ашарга да мөмкин ич, Җәмлү-Җәмилә. Качма бәхетеңнән, качма, тиле хатын! Гомерең, сызылып, заяга уза түгелме соң?

Үкенеч тулы күңел дәрьясы хис давылына эләгеп айкалды, чайкалды, әмма уй һаман үлчәү тәлинкәләрендә сикерә, үзенә урын тапмый, бичара хатынга нинди дә булса бер карарга килергә ирек бирми иде.

Җәмилә торып утырды. Яшьтән чыланган яңакларына ябышкан печән чүпләрен кул арты белән сыпырды. Инде нишләргә? «Дәҗҗал кайтты да дөньяның астын өскә китерде. Ир, имеш. Садыйк та шулай Зөлфиясенә кайтып түнде микән? Икәү качтык, ул урманда яшеренде, диде. Ирләр бик нәзберек җан, авылда хатыны бар килеш урманда ачлы-туклы каңгырап йөрмәс, өенә тиз сыптырыр. Зөлфия белән Садыйкның хәлләре бөтенләй үзгә: бер-берсен рәнҗетеп, кул уйнатып яшәмәделәр. Аны Зөлфия җир астында куыш әтмәлләп тә асрар. Үз ире, үз хәләле бит. Идрис сыман, түшәк бүлешеп, хатыннан хатынга чапмаган.

Садыйкларга барып, энәсеннән җебенә хәтле төпченергә дип талпынган Җәмилә кире печән өеменә төртелде. Ярты төн җиткән, кеше уятып йөрү килешми иде.

Җан тынычлыгы белән бергә йокы да качты. Ул әз генә черем итеп алырга өметләнеп керфекләрен йомды. Онытылырга тырышып, меңгә хәтле санарга кереште. Ун, егерме, утыз… Чү, аңа утыз яшь ләбаса! Утыз елда утыз минут кына булса да бу якты дөньяга тууына сөенгәне бармы аның? «Юк» дисә алдашыр иде. Гомеренең утызынчы җәе аңа берәү дә татымаган, берәү дә күрмәгән могҗиза алып килде, һәм аны, Җәмлү-Җәмиләне, бәхет нурына коендырды. Ул могҗиза Җәббар атлы ир-егет иде… Ә бит елларны биш кенә санга күчер, и Раббым, ник туганыңа үкенерсең.

…Идрис унбиш тәүлектән соң атна-ун көн, тәүфыйклы ата мәче кебек, үзалдына мырылдап кына йөрде, йортта тыныч. Гадәттә, зилзилә алдыннан дөнья оеп, изрәп тора, Идрис тә шул халәттә иде. Ир Әсмабикәгә дә сукмак яңартмады бугай, төннәрен өйдә куна. Ләкин зилзилә купса, ягъни дуамал ир чыгырыннан чыкса, рәхим-шәфкать көтәсе юк иде.

«Кыйналып, тән яндырып та көн итәргә риза, тик Әсмага гына бармасын, шул сөйрәлчек белән арасын өзсен, – дип теләде яшь хатын. – Адарынып та куям инде, фәлән карчыкка күлмәклек ситсы, фәләненә кәшемир яулык илтеп бирер идем. Раббым, үзеңә көн-төн ялваруларымны әйтәсе дә түгел, ялварам, сорыйм, тезләнәм: йөртмә иремне чит-ятларда, бирмә Әсмабикә ише азгыннарга. Ул минем ирем, үз ирем! Күрсәт шуңа туры, гадел юлны, акылына китер».

Идрис ай буе өендә йоклагач, Җәмилә кинәнде, күлмәклек ситсы, кәшемир яулык адарынган карчыкларга бирелде.

Беркөнне, йомыш белән райүзәккә баргач, урамда колхоз рәисе Мөхәммәтшин очрады.

– Әй син, Баязитова! Аласы әйберләреңне ал да райпо ишегалдындагы машинага кереп утыр. Бергә кайтырбыз, сиңа сүзем бар, – диде.

Авылга хәтле егерме биш чакрым иде, Җәмилә сөенеп ризалашты.

Үзәктән чыккач кына, Мөхәммәтшин арткы утыргычка сеңгән хатынга:

– Кибетче Гөлфия апаң пенсиягә китә. Аның урынына яшь кеше эзлибез. Идарәдә киңәш-табыш кылдык та сиңа тукталдык. Мәрхүм атаң Гыйләҗ абзый сату-алуга маһир иде, кызы да аңардан кимен куймастыр, дидек. Акылың, сабырлыгың, Аллага шөкер. Давай, Чистайга барып укып кайт, кибетче бул, сыерларыңны башкалар савар, – диде.

Яшь хатын агарынды, күгәренде. Мөхәммәтшин үрти мәллә? Ничек инде Җәмилә укый ди. Идрисне япа-ялгызы калдырыпмы? Ире Әсмабикәдән бизеп, аңа якынайганда гына, ул тота да Чистайга сыпырта, имеш. Бит Идрис, ач сыер сыман ашарга эзләп, чит болынга китәчәк! Көн кебек ачык лабаса бу! Күпме кыен татыганнан соң янә кавыштырсынмыни Җәмилә аларны?!

– Кыстамагыз, Мөхәммәтшин абзый, – диде Җәмилә, үртәлүдән иреннәрен бөрештереп. – Бүтәнне җибәрегез.

– Ник бармыйсың, Баязитова? Чабуыңа ун балаң тагылмагандыр бит?! Яшь вакытта укып, һөнәр алып кал.

– Иту белмисез инде ник бармаганны.

– Йә, әйт әлсә, әйт, Баязитова, тел яшергән оялчан килендәй кыйланма, – диде рәис, аның авызыннан сүз җебен тартып.

– Идрис ялгыз кала, Мөхәммәтшин абзый, шул гына… Җитмәсә, Әсмабикәдән арынган чаклары.

– Ничек «арынган»?

– Чапмый дим инде аның артыннан, ташлады Әсмабикәне. Төнлә гел өйдә була, – дип, көч-хәл белән аңлатты Җәмилә.

– Ә-ә, вәт син кая суктырасың икә-ә-ән. Менә мин сиңа әйтсәм әйтәм, Баязитова. Кемгә охшап бу тиклем беркатлы соң син? Аңгыра дисәм, хатын-кыз, үпкәләтермен. Анаң да, атаң да акны карадан аералар иде сана. Өстерәлә синең ирең Әсмабикә белән, вәт шул. – Мөхәммәтшин бармагы белән тәрәзә пыяласындагы тапны ышкыды. – Көпә-көндез өстерәлә. Аның өчен озын-кыска төннәр кирәкми, алмам. Өч минутлык эш ул, әбәт арасында да эшләнә торган эш. Сыйфат сорамыйлар бу вакытта, тизлек кенә сорыйлар. Кичә генә абзар стенасына терәлешеп маташтыралар иде, басып кына, аягүрә генә. Иреңнең шәрә артына ата чебен дә кунган иде әле.

– Ата чебен сасы ис ярата шул, – дип шаркылдады шофёр Сәлим.

– Төшәм, – диде Җәмилә, ишек тоткасын боргычлап. – Җәяү генә кайтам, башым сызлый.

– Ихтыярың, Баязитова. Авылга әллә ни ерак калмады, минем тәкъдимне уйлап-исәпләп, җилләнә-җилләнә тәпиләрсең, төш, – диде Мөхәммәтшин.

Бу хурлыкка түзәрлек түгел иде, хатын җирне тырмап ауный-ауный елады. «Димәк, азгын, хыянәтче ир урлашуларыннан бизмәгән икән, инде ачыктан-ачык типтерә, дөньяга оят җирләрен күрсәтә-күрсәтә типтерә… Ходаем, яшенеңне камчы итеп, ап-аяз көннәрдә суктыр шуны! Тереләй яндыр! Әстәгъфирулла, тәүбә, тәүбә… Каргышым артык көчле, артык, артык… Суктырма да, яндырма да, тик нидер кыл инде, нидер кыл шунда, Ходай!»

Елый-елый күз кабаклары шешенеп, берни күрмәс, берни ишетмәс хәлгә җиткән хатынны кемдер җирдән күтәреп торгызды. Өстеннән тузаннарын какты, бер читкә тәгәрәгән сумкасын кулына тоттырды. Аның янына мотоцикл белән Җәббар Сафин килеп туктаган иде.

– Тагын ирең кыйнадымы? – диде ул кырыс кына.

– Кыйнамады, иптәш Сафин.

– Алайса, нигә елыйсың?

– Күңелем тулды да… елыйм менә, иптәш Сафин.

– Кыр уртасында елап утыруың сәер, Җәмилә. Районнан кайтышың мәллә? Тиктомалдан хатын-кыз яшь түкми. Нишләтергә соң сезне, ә? – Сафин аптыраган төсле аның тирәсендә әйләнде. – Ул иреңнең бер тотып иманын укытмый булмас, ахры.

– Эшең беткәндер ир белән хатын арасына тыкшынмасаң, – диде үксүе басылган Җәмилә.

– Анысы эш муеннан. Минем карамакта өч авыл. Кайсыдыр төшең белән сеңлемә охшагансың син, Җәмилә. Гел аны хәтерләтәсең. Безнең Наилә унтугыз яшендә кан авыруыннан үлде. Синең белән беррәттән аны да рәнҗетәләр кебек миңа.

– Мескен бала, – дип көрсенде хатын. – Син… иптәш Сафин, дорфалыгым өчен ачуланма инде. Бигрәк яшьли үлгән икән шул сеңелкәшең. Ул мәрхүмә үзенә бер җан, мин үземә дигәндәй… Зинһар, дим, мине яклама! Ир суккан саен милисәгә йөгермиләр. Авыл хатыннары бит без: түзем, чыдам.

– Чыдам хатын җир кочаклап еламас, Җәмилә.

– Егылып та елаттыра, иптәш Сафин.

– Җәяү генә кайтасыңмы, әллә миңа утырасыңмы?

– Авыл терәлеп тора бит. Рәхмәт яусын үзеңә, яхшы сүзеңә, иптәш Сафин.

– Елап, матур күзләреңне бозма. Хуш, Җәмлү-Җәмилә.

Ни гаҗәп, шушы кеше юлда очрамаса, Җәмилә шартлап урталай сынар иде. Ул аның җаныннан саркыган ярасына бәйләвеч каплады һәм әз генә булса да күтәрелеп, торып китәргә көч бирде. Дөрес, чәчтән сыйпап юатмады, хәсрәтен сөйләттереп, кайгысын да бушаттырмады, ә шулай да салмак тавышы, ягымлы күз карашы белән имгәнгән канатларны турайтты. Мөхәммәтшинның Идрис хакында әйткән ачы сүзләре алай ук чәнчеп авырттырмый башлады, яңгыр төсле әкрен генә туфракка сеңде. Капканы да сабыр гына ачып керде хатын. Идрис ишегалдында җенләнә-җенләнә ат җигә иде. Аны эт сыман ырылдап каршылады:

– Райүзәктә көн үткәрәсең, томана, чүпрәк-чапрак җитми сезгә! Мин печән урларга барам, ятып йокы симертмә, бушатышырсың.

– Әйе, – диде хатын, – төнлә печән урлыйсың, көндез…

– Нәстә «көндез» нәстә?! – Ир акаеп аңа текәлде.

Җәмилә эчендә кайнаган ачуын Идрискә бөркемәкче иде дә, тыелды. «Көндез Әсмабикәң белән кеткелдәшәсең», – дисә, котырган эт умырып тешләячәк иде.

– Атлар карыйсың дим…

– Шулай дип котыл, черегән ми. Ату тетмәңне тетәрмен. Мүкәли-мүкәли, коелган тешләреңне чирәмнән чүпләрсең. Исегездә тотыгыз, катын килмешәкләре, телегезне дилбегә буе озайтмагыз, бөкрегезнең бөкресен турайтырмын, турыгызның төз гәүдәсеннән көянтә бөгәрмен.

Шул чакта акылга сай каенсеңел яртылаш бөгелеп өйдән чыкты.

– Абый, – диде ул, еламсырап. – Син бая чыбыркы түтәсе белән аркама төйдең-төйдең, ә бөкрем никтер тураймады.

– Кансыз, – диде Җәмилә, каенсеңлесен кызганып. – Ичмасам, бу гөнаһсыз балага кул күтәрмә. Нинди ачуларыңны аласыңдыр?!

– Сез кыз-катын сәләмәсен чүплеккә себереп түгәсе.

– Әсмабикәне генә калдырып. – Хатын телләшә башлавын сизмәде.

– Җанашны күрмәгәнгә утыз көн, – диде Идрис, күз дә йоммыйча.

– Утыз минут диген. Абзарда кемне кысканыңны оныттыңмы? – Җәмилә, ире йодрыгын төйнәп өстенә ташланганчы, тезеп калырга ашыкты: – Сөйлиләр, көлеп сөйлиләр сезне. Көннән күзегез дә оялмый икән. Төнлә нәфесегезне очлагыз хет, кешедән яшеренеп.

Шаккатарлык хәл, Идрис сукмады. Ачудан кашлары маңгаена сикереп менсә дә, ат җигүен белде.

– Ирләр эшли торган эшнең оятын тапкан берәүсе. Тфү, анаңны! – диде ул, сүгенеп. – Әсма белән булышма да, ярышма да син. Үзеңнең кем икәнеңне чамала да тик тор.

– Кем соң мин? Әйтеп бетер.

– Чүп, – диде ир, төкеренеп. – Сиңамы Әсмага тиңләшергә! Аны ярсаң, өч хатын чыга.

– Шуңа гына өйләнәсең калган, абый. – Бөкре каенсеңел аркасының авыртуын онытып көләргә тотынды. – Өч хатын эшләр иде йортта, ату килен апа белән икәү генә өлгермибез. Өч хатын белән чиратлашып йоклар да идең.

– Прәс, бөкре мәче, олы кеше сүзенә катышма.

– Синең сүзең олы кеше сүзе түгел, – диде кимсетелүдән җаны әрнегән Җәмилә. – Адәм актыгы гына хатын-кыз хурлый.

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.