Kitabı oku: «Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну», sayfa 6

Yazı tipi:

Карыйм, икесе утыралар, араларда ышанычсызлык, арасында куркаклык күренде инде.

Әнвәр янында бер генә урын калды, мин уйладым, Ходай тели икән, утырдым янәшәгә. “Нәрсә групповуху телисеңме? Әйдә! Нәрсә комачаулый?” мәкерле дидем мин. Миңа гына карап, кызны инде онытты бугай. – Мин сине судка бирәм! – Һә, бир! – Ә мин сиңа татар заведенияләрен ябам, бер җиргә баралмассың!

–Ә смысл, мәгънәсе?

– Киттем. 3 хәтлегә чутлыйм әле. Бер ике өч. Ярар, бишкә кадәр.

Бу бит чын – чынлап безнең мәһәббәт, диеп уйладым мин шул чакта. Ә чынлыкта ул мине мескен итеп күрәсе килде.

Охрананы чакырды. Үзе басты да кыз белән гардероб ягына юнәлделәр. Ә мин аларга ияреп бастым.

– Син кая?

– Синең белән!

– Дура!

– Булса соң?

– Акылдан яза син башладыңмы әллә?!

Алдыбызга егетләр дуэты каршы очрашты. Мин берсеннән үз – үземә ышанмыйм башлаудан сорадым: “Мин акылдан язган кызга ошадыммы?”

– Ой, мин белмим. Күзләре бу егетнең як – якка йөгерделәр.

– Ә, шулайдыр, син мине белмисең, шул. Ә менә син – икенчесенә дидем мин: “Син менә беләсең, ахырысы”.

Шул вакытта, ул югалып калды, елмаеп куйды да. Администратор тиз генә килде, тәнсакчылары безнең янга менделәр. Миңа әйттеләр: «Аска төшегез». Юк, бармыйм. 100 мәртәбә әйттемдер бу сүзләрне. Бер тәнсакчысы мине күтәреп алды да бер бүлмәгә алып китте, арттан тагын бер ничәсе. Бүлмәдә…. бу әле тагын бер хикәя, сөйләсәң..

Киенгәч, җылый – җылый чыктым урамга. Аның өйдәге телефон номерын җыйдым. Трубкада хатын тавышы.

– Аллё, исәнмесез. Миңа Әнвәр кирәк иде, Ул юкмы? Ә… мин әле генә шул кичәдә булдым Әнвәр дә анда иде. Ипләп сөйләшергә тырыштым мин. Ул трубканы куйды. Ә аннан инде, ачулы тавыш белән: “Нишләп сез ирегезне карамыйсыз??” дип, әйттем.

Водитель – йөртүче тыныч кына мине алып кайтты, яшьләр күзләрнең күренмәгән якта тулалар иде.

Чыккач өем кырында әнине күрдем. Һәм күзләрдән күз яшьләре чыланып киттеләр. Китте сөйләшү, хисләрне чыгару. Ә мин бит аны һаман да сагынам. Танычлангач, кердек өйгә, абыйга әйттек, дискотека тәнсакчылары бәйләнделәр, дип. Кердек ашханәгә, чәй эчәргә. Әни аның номерын җыя, ул ала трубканы. Әни әйтә:

– Сәлам, таныдыңмы мине?

– Әйе.

– Саргайтасың бит балаңны.

– Юк, юк, юк, юк, юк, юк, юк, юк… трубканы куйды. Әни, куркудан гаҗәпләнде. Күзләрдә яшь чыкса да, мин терелгәндәй булдым.

Каян килә шундый ирләр??! Мин аның күңелсез көзгесе кебек – мин дә бәхетсез, чөнки мин аны бик нык яратам. Ул мине һичтә уйламый, кайвакыт. Гомерем буена. Бөтен галәм бу кешедә.

Мин аңладым – мин аның белән буласым килсә, мин бик нык кеше булырга тиешмен. Ләкин хәлемнән түгел икәнне вакытлар узгач кына, аңладым.

23. 06. 06 ел.

Йолдыз төшеүе. Мин укыган вакытта кырыс укытучымны бер ничектә гафу итәлмәдем. Тик зыяны үземә генә эләгә иде. Чөнки Ходай аны болай да гафу итмәде – ул карт кыз, кияүгә чыкмаган кыз иде, балалары да юк иде. 23 июндә мин бер хатынны очраттым- ул да аның исемле хатын булып чыкты, ул республиканың диннәр бүлегендә эшләгән хатын булып чыкты. Мин укытучыны шул вакыт гафу иттем, һәм ярты сагәть тә үтми, күземдә йолдыз төшкәнен күрдем, мин, әлбәттә, теләкләр теләдем, һәм өч ачулашкан кешене очраттым да, аларны бер – берсе белән дуслаштырдым бер – ике сүз белән.

19. 07. 06 ел.

Яратканым белән “соңгы күрешү”. Яратып китеүем дигәннән.

Соңгы күрешү яраткан кешем белән. Чөнки тормыш күзеннән ул миңа бер адым да ясамады. Аның балалары бар, һәм хатын – кызлары бар. Бу Лилия хатыны белән кагәзьдә аерылса да, алар белән торды. Мин сине яратам. Мең мәртәбә әйттемдер бу сүзләрне. Шулай итеп мин беренче мәхәббәтемне озаттым олы юлга, тормыш юлына ансыз киттем.

Таныштык, кавыштык, аерылыштык, җырдагы шикелле. Тик гәеплеме мин? Синең гәебең зурырак һәм син аны соң булсада, аңладың. Тик үзгәрмәдең.

Тик ул йөрәгемне мәңгегә әсир итте. Башка бер кешене дә ярата алмаслык итеп тойдым үземне. Әлегә дә яратамдыр. Халкымны, үземне югалттым. Алга таба аны онытып, мин үземне башка кеше итеп күрәсем килгән иде дә, әммә ләкин нинди булырга тиешлегемне белми идем. Чөнки асылымны кузгатты. Шуңадыр үземне күңел авыруны терелттеләр. Чөнки син мине иң – иң үземне яраттың да ташладың.

Мин менә хәзер шушы сорауларга җавап эзлим. Һәм таптым.

Аңладым: аның акылы узенең ике яклы, ә йөрәге бөтенләй мең, миллион төрле якларда.

Нәкъ үзе кызларны гүргә риза салырга, тик салмый, чөнки узе дә бәхетсез.

Кайсы көнне алмасам, алар минем күз алдымда хәзер кебек күренә. Ләкин акыл белән аңлап бетермим.

Радиодан берәр җыр тыңласам, ул миннән чынлапта көлә сыман. Ничек соң күңелемне бушатыйм җырларымда. Горурлыгым җитми; бер генә булса, шатлык хисен чыгарылмам.

Шуннан бирле дингә бирелдем. Чөнки икенче егетләргә күз төшәрлек калмады. Бергә булгач икенче кеше белән аны бәхетле итәргә кирәк. Ә үзең яратмасаң янәшәдәге кешегә күңеленә яра гына саласың һәм калдырасың.

Әнвәрне сагынам шул бик.

Нишләтим соң бу хисләрне? Нишләтим соң бу безнең хисләрне?

Алар бармы, әллә соң барысы сүнде. Юк шул, бар ул. Бар. Тик синең ышанасың килми, сөйгәнем, син куркасың.

Наргис Харасова
* * *

Для изготовления обложки издания использованы фото из собственного архива и художественная работа авторов

Yaş sınırı:
18+
Litres'teki yayın tarihi:
24 temmuz 2020
Yazıldığı tarih:
2020
Hacim:
38 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-532-04727-3
Telif hakkı:
Автор
İndirme biçimi:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Bu kitabı okuyanlar şunları da okudu