Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1», sayfa 5

Yazı tipi:

Бизнесмен Бочкарёвның, гадәтенчә байлыкка табынып, шактый күтәренке рухта сөйләгән әлеге сүзләре хуҗаның чыраен сыттырды. Күрәсең, ул адәмнәрнең төс-кыяфәтләреннән генә түгел, тавышларыннан ук холык-фигыльләрен төгәл аера белә. Сынаулы карашын ташлап сорады.

– Алтын – байлыкмы ул? – диде.

– Байлык! – диде адәми зат, гаҗәпкә калып. – Ничек байлык булмасын?! Без гомер-гомергә алтыннарга, акча-валюталарга табынып яшәдек. Җирдәге илләр, кешеләр белән дә акча идарә итә…

Аксакал ризасыз гына көрсенде.

– Сезнеңчә, илдәге коррупция дигәннәрен дә шул акчага табыну тудырдымы? – диде.

Әлеге ишарәле сораудан бизнесмен тукталып, сагаеп калды.

Тыныч кына утыра биргән Аксакал кичергән уйлар, гәрчә алар кызыл галстуклы Бочкарёвка барып җитмәсә дә, күңеленнән болай яңгырап узды: «Ул коррупция дигәннәрен дә сезнең ише байлыкка табынган эшмәкәрләр уйлап чыгарды. Күбрәк табыш, керем артыннан куа-куа… Эшчеләрегезгә хезмәт хакы җан асрарлык кына калды. Байлыклар эзләп казылган, актарылган җирләрегез бозылып, чокыр-чакырга әйләнде. Алтын-көмешләрегезне юдырткан чиста сулар кире елгаларга әйләнеп кайтканда пычранды, һәм туфрак структурасы бозылды. Табигатьне рәнҗеттек. Хәзер җиребез өстенә хәвеф килгәч, су, су кирәк булды… Әй адәми зат, сиңа ни дип әйтим соң? Югыйсә Ходай сиңа да баш биргән, акыл иңдергән. Зиһенеңне бер якка гына авыштырып, тормыш кануннарын читләп эш иткәч, нәфесеңне тыя алмагач нәрсә буласын белмәдеңме? Коррупция дигәннәре нинди зур империя – СССРны да таркатты, моңа кайбер түрәләрегезнең сатылуы да ярдәм итте. Чөнки аларның күбесе, властька килгәч, үзләрен күп мәсьәләләрдә хаклы дип саный башлый. Хаклы булмаганнары акланып калу юлларын да эзли белә, хокук саклау оешмаларындагыларны «туендыру» чарасына да керешә… Коррупция чуалган пәрәвез сымак ул».

Тынлыкта телсез калган эшмәкәр, акылына килгәндәй, үзенчә тукыды:

– Мин суны бушка сорамыйм… – диде.

Кәнәфидә утырган күл хуҗасы, Аксакал, кашларын биетеп алды.

– Байкал суы алтынга сатылмый ул… – диде дә тынып калды. Аннары башына килгән уйларын болай дип дәвам итте: – Алтын, акчаларны ашап булмый. Байкал суы – иң зур байлыгыбыз, аны хәзер төрле һөҗүмнәрдән саклап калырга кирәк. Аннары кешелекле, изге җаннарны, сабыйларны исән-сау яшәтәсе иде…

Су алтынга да сатылмаганын ишеткән Бочкарёв сураеп басып торган җиреннән кырт борылып чыгып китте. Аннары ул алтыннары төялгән самолёты янына юнәлде.

Аксакал, бармаклары белән ишарә ясап, янә ярдәмчесенә ым какты.

– Керсен! – диде.

Бүлмәгә рәхим иткән ирнең йөзе, ничектер сәрхушләрнеке сыман кызарып, ысланып калган. Ул таза гына, киң җилкәле, болай үзе гади күренә. Кыяфәте дә эшлекле кешенекенә охшаган. Хуҗа аның йөз-чыраена игътибар итмичә генә сорады:

– Сез кем? – диде, каршындагы компьютер экраны сымак нәрсәгә карый-карый. Аның колак эчендә дә ниндидер аппараты бар, кемнәр беләндер элемтәдә дә тора, күрәсең. Әллә ул, әүлия сымак, үзе кабул иткән кешеләрнең уй-фикерләрен шул приборлары аша да ачыклый инде?!

– Мин Чабатаев булам, – диде хуҗа каршында басып калган кеше, шактый көр тавыш белән. – Себер татары, Себердә яшим. Шунда электән күчеп килгән булганбыз. Дөресрәге, авылда яшәгән әтиемне, бер капчык арпа алып кайткан дип, бер кеше сата. Моны авылдашларыннан кемдер ишетеп кала. Һәм ул кичен килеп әтигә әйтә: «Иртәгә сиңа киләләр, бүген үк китеп югал», – ди. Һәм әти шулай эшли дә. Себер якларына китеп югала. Юк кешене каян эзләсеннәр? Үзе юкның күзе юк, диләр бит. Сугышлар беткәч, мин шунда Себердә туганмын. Чабата үреп көн күргән әтием чын фамилиясен үзгәртә, мин дә хәзер аның фамилиясендәгечә Чабатаев булып йөрим. Хәзерге вакытта Себердә урман кистерү эшләре белән шөгыльләнәм, управляющий сымак. Шәмдәй төз, таза-таза наратларны аударып, кирәгенчә турап чит илләргә дә озатабыз. Вагоны-вагоны белән. Кушканны үтәми булмый. Нәчәлникләр уенча, янәсе, Себер бай, безнең гомергә җитәрлек, рәхәтләнеп баеп кал, имеш! Җитәрлеген җитәрлек тәдер, байлыкны теләсә ничек тарата башлагач, киләчәк буынга нәрсә калыр соң? Агачлары бетә баргач, суларга һавасы да кирәк бит әле аның.

Тәхетендә ипләп утырган Аксакал, күрәзәчелек кылгандай, Чабатаев сөйләгәннәргә игътибарын арттыра төште.

– Хуш, хуш! – диде, сөйли бир дигәндәй хуплап.

– Мин халык бозылганга, кыргыйланганга аптырыйм, – диде Чабатаев, дәвам итеп. – Күпләр ял итәргә дип урманнарга чыгалар. Шунда ашыйлар, эчәләр. Кайберләре исереп тилерә, сугыша ук башлый. Карап торсаң, әкәмәт инде. Артларыннан чүпләрен җыештыра белмиләр. Үзләренчә культурный булып кыланган булалар бит әле. Каян килгән шушы тәрбиясезлек? Аңламассың. Аларга диңгез тубыктан. Умырт-җимерт коймасын, юл өстенә куймасын дигәндәй, аларга теләсә ни кылансалар да ярый. Яккан учакларын сүндерми калдыралар. Авызларына капкан сигаретларын дә теш арасыннан, телләре белән генә чиерттереп, теләсә кая очырталар. Баксаң, урман яна башлый. Аннары без янган урманны сүндерергә чабабыз… Миңа шул янган урманнар кызганыч, кош-кортларга да, шунда яшәүче адәмнәргә дә яман. Төтенләп янган урманда суларга һава җитми. Кемгә хаҗәт төтен эчендә пыскып пешүләр? Минем бу йөзләр зерә генә кызармаган. Кемнәрдер уйлавынча, алкашлыктан түгел ул. Аллергия галәмәте дә. Һавалар теләсә ничек газлана бара, аннары халык үзе үк төрле чирләрдән арына алмый интегә. Без бит бу дөньяга противогаз киеп йөрергә тумаган…

Аксакал, анысы дөрес дигәндәй, башын кагып куйды. Янә дә, үз-үзенә нәтиҗә ясагандай, фикер кылды: «Юкса Ходай дөньяга килгән адәми затларны интектерергә, бер-берсен утларда яндырырга дип яратмаган. Аларга аңлашып яшәргә аң-зиһен биргән, тик аңлашу гына юк. Инде җир байлыклары өчен комсызланып, үзара сугышлар алып баралар, үзләре үк җирне кадерсезлиләр, аны яраксызга чыгарырга маташалар. Һаман да тәүбәгә генә килә алмыйлар…»

– Аннары әйткәч әйтим инде, – диде Чабатаев. – Хәзер Себер елгалары да пычрана. Җыен шакшыны, нефть калдыкларын да шунда агызалар. Контроль юк. Һәркем үзенчә хуҗа… Нефть дип җирләрне тишкәләп, бораулап бетерделәр. Ышанычлы технологияне һәркем саклый алмый, агып чыккан күпме пычрагы җир өстенә сеңә. Инде, җирне борауларга дип, Төньяк котыпка да барып чыктылар. Анда да төрле ягулыклардан бушаган мичкәләр җыештырылмый калган икән, аларны аюлар тәгәрәтеп йөри торгач, кайберләре Себер ярларына кадәр йөзеп килгән. Кая карама чүп. Ә җыештыра белү юк. Болай барса, безгә табигать каргышы төшәр. Инде күлләр, чишмәләр корый… Дөрес, мин яшәгән тау итәгендә саф сулы бер чишмә бар, ул да корыса, ни хәлләр итәрсең? Мине Сезгә шушы борчу алып килде дә инде. Бердәнбер бай, саф сулы Байкал күле генә калып бара дигәч, пошаманга төштем. Ярдәмегездән ташламасагыз иде…

Аксакал каршындагы приборына, шунда пәйда булган картага күз салды да соңгы сүзен әйтте:

– Ходай тәүбәгә килгән кешеләрне үз ярдәменнән ташламас, – диде. – Коръәнгә кайт. Тау читендәге чишмәңне дә сакла!..

Чабатаев чыгып киткәч, Аксакал каршына кырык яшьләр чамасында тулы гәүдәле бер ханым килеп керде һәм, як-ягына карана-карана алга таба узды да, башын ия төшеп, туктап калды.

Аксакал ханымга үзе дәште:

– Тыңлыйм. Сез кем, кайдан?

– Мин Фатыйма, Кавказдан килдем. Таулар арасындагы бер авылда яшим.

– Хуш, хуш, – диде Аксакал бер кулы белән таягына таяна төшеп, икенчесе белән өстәлендәге бер төймәгә басып алуы булды, шунда ук каршындагы экранда бер яшел нокта янып, ниндидер сурәтләр хасил итте: – Балаларың белән килдеңме?

Фатыйма, ул минем балалар белән килгәнне каян белде икән дип аптырап калды да:

– Әйе, – диде һәм башын артка таба изәде. – Алар өчесе дә анда калды.

– Өчесе өч төрле икән, – диде Аксакал, аларның төс-кыяфәтләреннән аерып. – «Туфрагың» уңдырышлы булып чыккан.

– Әйе шул, – диде ханым, бераз көлемсери төшеп һәм үз аңлатмасын бирергә ашыкты: – Аларның һәрберсе өч ирдән, төрле милләт кешеләреннән. Уңганчы унга бар, дигәннәр бит.

– Уңдыңмы соң?

– Юк шул. Берсе артыннан берсе ташладылар да киттеләр. Негрның да яшисе килмәде… Хәзер менә бер кишлакта гомер кичерәм. Балаларым үзара бик аңлашып та бетермиләр. Көйсезләр. Чит иткәндәй, бер-берсен кагалар.

Ниндидер ризасызлык кичерүдән хуҗаның ак сакал очы дерелдәп алды. «Тәүфыйгыңда тормый бик ялгышкансың икән, – дип фараз кылды ул. – «Туфрагым» уңдырышлы дип, анда теләсә нинди орлык чәчмиләр шул. Җир-ана да ни чәчсәң, шуны үстерә, тик аңа да орлыкларны белеп чәчәргә кирәк… Балалар көйсез, имеш… Аларның Ходай тарафыннан иңдерелгән милли рухындагы үзенчәлекләре дә бер-береннән аерыла. Нәсел төшенчәләрен дә саклый белергә кирәк. Бу очракта җенси нәфестән тыела белү хәерлерәк булган булыр иде югыйсә».

– Хуш, – диде Аксакал. – Гозерең нидә?

– Монда һәммәсе дә су сорап килгәннәр инде. Миңа да су кирәк…

Аксакал өстәле өстендәге бер төймәгә басты да әйтте:

– Сезнең Кавказ тауларында чишмәләр корымаган ич әле, – диде. – Анда су кытлыгы булырга тиеш түгел.

– Барын бар да… – диде Фатыйма, аптырап. – Гомер буе файдаланган чишмәбез хәзер бер кешенеке генә булып калды.

– Ничек?

– Менә шулай, ул кеше шул җир биләмәсен сатып алды да, хәзер чишмәсе дә минеке, ди. Үзе суын теләсә кая сатып баеп ята, безгә юк.

– Аңа чишмә урынын сатып алырга кем рөхсәт иткән?

Фатыйма сүзен әйткәнче ризасызлык күрсәтеп көрсенде.

– Абыйсы Думада депутат булып утыргач, рөхсәт алган инде ул.

«Дума, Дума», – дип кабатлады Аксакал, калын кашларын җыера төшеп. – Юкса ул җәмгыятьнең көзгесенә тиң булырга тиеш тә… Депутатлар арасына да төрлесе килеп эләгә, күрәсең. Андыйларның мәнфәгатьләре – һаман да шул майлы «калҗа»ны кулдан ычкындырмау. Халык өчен бушка да эшләргә алыныгыз дисәләр, төрлесе төрле якка күселәр кебек качып бетәрләр иде. Юк шул, хәзер бушка кәмитче дә елмаймый».

– Безгә нишләргә соң? – диде ханым, аптырап. – Мин балаларымны сусыз киптереп үтерәсем килми.

Аксакал таягына таяна төште.

– Чишмәгезне үзегезгә кире кайтартыгыз. Халыкныкы халыкка булсын!

– Ничек кайтартырга?

– Уянсын Кавказ халкы. Ул депутатны кире чакыртып алсыннар…

– Вәт тамаша, кая барып бәрелергә белмәссең… – диде ханым һәм кире чыгып китәргә мәҗбүр булды.

Бүлмәдә авыр тынлык торып калды. Кергән-чыккан кешеләрне күздән кичереп, һәммәсен кызыксынып тыңлап торган Хәлим «тагын ниндирәк кеше керер икән?» дип түземсезлек белән көтте. Озак та тормады, ишектә Сабантуй батырыдай олы гына гәүдәле бер ир пәйда булды. Аның яңак мускуллары тартышкан, колаклары тырпайган. Гомер буе физик эш белән шөгыльләнгән авыл агаена охшаган. Менә ул, сизгерлеген күрсәтеп, алга таба узды да тәхетендә утырып торган Аксакалга көр тавыш белән:

– Әссәламегаләйкем! – диде, башын ия төшеп.

– Вәгаләйкемәссәлам, – диде хуҗа, разый калып. – Йә, сөйләгез?

– Сөйлим, сөйлим, – диде карт, – монда кадәр килгәнмен икән. «Фәйзуш батыр» дигән кеше булам мин. Заманында күп еллар Сабан туе батыры булгач, мине шулай дип кенә атап йөрттеләр. Шөкер, моңарчы саулыгыма зарланмадым. Хәзер дә бер чама гына йөреп торам. Тик менә без яшәгән районда күлләр корыды, чишмә, инеш сулары бозылды. Нефть чыгаргангамы? Белмәссең. Суларны фильтр-мазар аша уздырып эчкән булабыз инде. Кая барасың? Әмма халык чирли, авыручылар күп. Дөрестән дә шулай. Мин дөресен сөйлим.

– Сөйлә, сөйлә… – диде Аксакал, хуплагандай.

– Бик матур гына оныгым бар минем, – диде Фәйзуш батыр, дәвам итеп. – Азат исемле. Шуның тыннары буыла башлады, хәзердән үк аллергия белән чиләнә. Миңа: «Хәзер иң чиста, шифалы су Байкал күлендә генә калып бара икән, – диделәр. – Бәрәкәтләп саклап торганда, ул күл суының запасы күп елларга җитәргә мөмкин», – диделәр. Бирсен Ходай!.. Халыкны бераз денгә кертә алган булсалар, безнең сулыклар бозылмаган да булыр иде. Әллә кешеләрдә миһербан-шәфкать бетеп барамы, әллә иман качканмы? Имеш, цивилизация! Анысы да акыл белән эшләнергә тиештер бит аның. Мин дөресен сөйлим. Без үскәндә физик эш эшләп үстек. Нужа танытты дөньяны. Бүгенге яшьләргә карасаң, шактые инкубатор чебешләре кебек чирле, күбесе армия хезмәтенә дә яраксыз. Шуңа да карамастан бер ишеләре транспортта йөргәндә дә телефоннары белән мәш килә, олыны-кечене дә күрми. Өйләрендә компьютерларыннан да аерыла алмый. Сүз катсаң, дәгъва белдерсәң ошатмыйлар, син әшәке булып каласың. Ачулары чыга… Дөрес бит инде. Мин аларга ике куллы пычкы тоттырып, безнең замандагыча, урман кистерер идем. Кувалда белән утын ярдыртыр идем. Тыңлатып кара, якын да килмиләр. «От работы и кони дохнут», – дип кенә җибәрәләр. Дөрес, минем киявем алай булмады, тырышты, эшләде. Үзе спортсмен да. Минем кызның кулын сорап килгәч (кызым чибәр, егет тә, пар килгәннәр инде), мин моны беркөнне урман кисешергә алып бардым. Кисә, тырыша, балта да кулыннан төшми. Молодец, түзде. Физик эш чабып йөрү генә түгел, ул мускулларны эшләтә белергә дә кирәк. Кешене эш тәрбияли, ә эшсезлек боза… Сер түгел, күрәбез. Күп кенә яшьләр, рәтләп укымыйча гына, диплом алып чыга, әти-әнисе алып биргән машинада чаба, дәрәҗә санап тәмәкесен дә тарта. Япь-яшь кызлары да шулай. Әйтерсең бу дөньяга эшләргә түгел, гулять итәргә генә килгәннәр диярсең. Дөрес бит инде. Ачу килмәслек тә түгел… Озын сүзнең кыскасы, миңа оныгым кызганыч… Аның «Бабай!» дип кочакка килеп атылулары – үзе бер бәхет, үзе бер могҗиза! Менә шул оныкны чын кеше итәсе иде… Хәзер аның авырып китүе мине һуштан яздырды да…

Шушы вакытта Аксакалның ярдәмчесе Фәйзуш янына килеп басты да: «Хуҗаны артык ялыктырмагыз, сүзегезне кыскарак сөйләгез!» – дип пышылдады. Фәйзуш килешкәндәй баш какты да, кулындагы төенчеген ипләп тота төшеп, Аксакалга якынайды.

– Төенчегегездә нәрсә ул? – диде Аксакал, гаҗәпкә калып.

– Бу сезгә күчтәнәч, – диде Фәйзуш, күтәренке тавыш белән, – бер банка бал. Су өчен булыр, баш на баш дигәндәй…

Аксакал кәефсезләнеп чыраен сытты.

– Монда андый күчтәнәчләр белән уйнамыйлар бит.

– Ничек инде? Хәзерге заманда кем күчтәнәчсез йөри, кем бүләкләрдән баш тарта? Әле кайберләре, йомышыңны йомышлаганчы ук, «Нәрсәң бар?» дигәндәй, күзгә чекерәеп карап тора. Имеш, заманасы шундый…

Аксакалның карашы җитдиләнде, ул тынычлыгын саклап фараз кылды: «Нәрсә, мин монда Ходай биргән табигать суын сатып ятарга тиешме? Вәт тинтәк. Монда Җир шарын сусызлык афәтеннән саклап калырга кирәк. Инде адәмнәр, тәүбәгә килә алмыйча, үз язмышларының корбанына әйләнеп бара, чарасызлыктан Байкал күлен камап алганнар, тилмереп бер йотым су сорап гозерлиләр. Ә син, адәми зат, яман кәсебең белән «взятка» төртеп ятасың. Суны акча да, алтыннар да алыштыра алмый… Сусыз яшәп була? Юк. Җир шарындагы тереклекне саклар өчен дип килгән инде без монда». Һәм ул, әлеге әңгәмәгә нокта куярга теләгәндәй, кулындагы таягын идәнгә төртеп алды.

– Балың үзеңә булсын, кайткач утырып чәй эчәрсез. Газиз оныгың хакына су да алып китәрсең…

Аннары беркатлы Фәйзушны хуҗаның ярдәмчесе озатып чыгарып җибәрде.

Күренмәс Хәлимгә боларның барысы да кызык, гыйбрәтле иде. Ул бу бүлмәгә тагын кем керер икән дип янә кызыксынып көтте. Ачылып киткән ишектән елгыр гына кергән бер чибәр хатын-кыз затын күргәч, күзләрен ялт-йолт уйнатып алды. «Сөбханалла!.. – диде. – Мондый чибәрләр дә булса булыр икән! Байкал күле сылуы шушыдыр, күрәсең… Күзләре очкынланып яна». Менә ул сыгылмалы, нәфис сыннарын ниндидер тылсым белән тибрәтеп-тибрәтеп алды да карашлары белән бүлмә эчен айкап чыкты. Сәхнә артисты сыман, игътибарны үзенә җәлеп иттерде. Янәсе, күрсеннәр аның матурлыгын һәм дә кемнәрнеңдер зиһеннәрен чуалтырлык дәрәҗәдә сәләтле икәнен дә. Ул, кыюлык күрсәтеп, тәхетендә утырган Аксакалга таба якынлашты. Гаҗәпкә кала төшкән Аксакал тамагын кырып куйды да сорады:

– Сез кем?

Ул сүзен шаяртудан башлады.

– Фәрештә, – диде, – күктән очып төштем. – Ул кулларын очкан коштай канатландырып алды. – Сезнең янга.

Ни гаҗәп, Аксакал йөзендә елмаю пәйда булды.

– Шаяртасызмы?

– Шаяртмыйча, бу дөньяда башкача ничек яшәргә кирәк. Яшьлек – чәчәк вакыт, үз кадереңне үзең белмәсәң, сиңа кем карар?

– Кадереңне белүчеләр бармы?

– Бар, бар… – Ул хәйләле генә кашларын уйнатып алды.

– Сезгә ни кирәк? – диде Аксакал, аның йомышын белергә теләп.

– Миңа сез кирәк…

Җавап хуҗаны гаҗәпкә калдырды, ул сакал очларын кагып куйды. Бу күренеш Аксакал ярдәмчесен дә гаҗәпләндерде, һәм ул, сагаеп, чәнечкеле күзләрен уйнатып алды, хатын кыланышын ошатып бетермичә, иреннәрен кысты.

– Мин? – диде карт, ханымга сораулы карашын төбәп.

– Әйе, әйе, сез… – Ул кулларын алгарак сузды. – Минем шушы кулларымның биотоклары кешеләрне яшәртә дә һәм рәхәт тә чиктерә… Мин шулай күп кенә кешеләрне сихәтләндерәм…

– Сез кем булып эшлисез соң? Кайдан килдегез?

– Мәскәүдән килдем. Минем махсус салоным бар, шунда мин олуг-олуг түрәләргә массаж ясыйм.

Шикләнә калган Аксакал, ике бармагын үзенә таба бөгә төшеп, ярдәмчесен чакырып алды да колагына пышылдады:

– Бу хатын-кыз монда ничек килеп керде соң?

– Су чираты белән, галиҗәнаплары. Күкрәгенә күтәргән бер авыру баласы да бар иде кебек. Белмим, кеше баласын күтәреп тормаган булса.

Аксакал өстәлендәге кызыл төймәгә басты да хатыннан:

– Чын исемегез ничек? – дип сорады.

– Мин Светлана Маратовна булам, – диде чибәр зат. – Әмма мине күпләр «Фәрештә», кайберләре «Фәрештәм!» дип кенә йөрттеләр. Мин аларга Ходайдан иңгән энергиямне сарыф иттем, яшәрттем. Телисезме, мин сезне бер ун яшькә яшәртәм…

– Мин карт түгел әле, сакалым гына агарган, – диде хуҗа.

– Күрәм… – Фәрештә, Аксакалга ачык елмая төшеп, башын чайкый-чайкый, алтынсу чәчләрен тибрәтте.

– Сез кияүдә түгелме?

– Кияүдә идем…

– Аерылыштыгызмы?

– Юк… Әмма мин ялгыз хәзер. Эш болай булды. Ирем нефтьчеләр җәмгыятенең генераль директоры иде. Аны депутатлыкка сайлау вакытында конкурентлары юк иттеләр… Аннары байлыгына да хуҗа булдылар.

Аксакалның уйларын кемдер башына чаң суккандай уятып җибәрде: «Бу адәмнәр байлык артыннан куып күпме комсызланырлар икән? Ач күзлелек, нәфес идарә итә. Илләр җир байлыклары өчен талаша-талаша сугышалар, Җир планетасы өстенә афәт килерен дә искәрми-нитми, үз-үзләрен корбан итәләр…»

Уйларыннан арынган Аксакал:

– Кызганыч… – диде, ханымның хәленә керергә тырышып һәм сорады: – Сезгә миннән ни кирәк? Сумы?

– Юк, су гына түгел… Мине сез кызыксындырасыз. Ишетүемчә, сезне бирегә, Байкал күлен саклап калырга, күктән оча торган тәлинкәләрдә алып килгәннәр, сакчыларыгыз белән. Сез, калганнардан аермалы буларак, үзегез дә җир кешесенә охшаган.

Аксакал көлемсерәп ачыла төште.

– Әйе, мин гади җир кешесе идем. Шушы Байкал күле буенда туып үстем. Көтмәгәндә мине инопланетяннар урлап китте. Җир шарына төрле афәтләр яный башлагач, кабат бирегә төшереп утырттылар. Бәлки, Себер җирләрен һәм күп телләрне белгәнгәдер.

Бу сүзләрдән соң Фәрештәнең куанычы арта төште, ул кабат кашларын сикертеп елмайды һәм:

– Сез миңа ошыйсыз, – диде, – минем күз алдымда яңа бер дөнья ачылып киткән күк булды. Сезгә якынрак килергә, кулларыгыздан тотып карарга ярыймы? Сез дә җир кешесе икән бит. Бәлки, минем энергетикам Сезгә яңадан-яңа көч бирер, яшәртеп җибәрер…

Сакчы егет ханымның Аксакалга якынайганын күргәч, шунда ук каршына килеп басты. Якын килергә ярамый дигән мәгънәне аңлатып, кораллы кулларын як-якка җәйде. Аксакал сакчысына, бар китеп тор әле, дигәнне аңлатып башын изәде. Аннары Фәрештәгә әйтте:

– Әйтәм бит, мин яшь әле, сакалым гына агарган. – Ул таягын күккә каратты. – Анда, өстә, адәмнәр яшәрә, озак та яшиләр. Көч-куәтем җитәрлек әле минем.

Бу сүзләр ханымны өметләндереп елмаерга мәҗбүр итте.

– Бик шәп! – диде ханым, янә дә бер адым алга атлап. – Мин Сезгә ышанам…

Шушы урында Аксакалның кәефе кырылып китте, кашлары җыерылды.

– Ярар, сезгә су кирәкме? – диде ул, талчыгуын сизеп.

Фәрештә, хыялга бирелеп, үзенекен тукыды.

– Мин шушы Байкал күленә хозурланып яшәргә телим. Суларында чайкалып йөзә-йөзә, кем белән булса да бик озак-озак… Иремнең үз күле дә бар иде, хәзер ул башкалар кулына күчте. Мин барысыннан да мәхрүм калдым. – Ханым хәйләкәр күзләрен ниндидер сәерлек белән ялтыратып алды. – Беләсезме, хәзер минем барыр җирем юк. Биредә, Байкал күле буенда каласым килә. – Ул, кырын-кырын карап, ярдәмче сакчыга күз салып алды. – Бәлки, Сезгә эшегездә ярдәмче кеше кирәктер, мин бухгалтер-учёт эшләрен дә башкара алам.

Шиккә калдыра төшкән бу сүзләрдән Аксакалның кашлары сикереп куйды. «Әллә бу ханым Байкал күле байлыгына кызыга инде?» – дип уйлады ул һәм, җавабын кыска тотып:

– Байкал суы, бизнес ясап, алыш-биреш ясар өчен түгел, – диде.

Ханым аптырап калмады.

– Хәзер миңа биредә калырга ярыймы соң? – диде.

– Уйлап бетерергә кирәк… Бу тиз генә хәл ителергә тиешле эш түгел.

Аксакал өстәл тартмасындагы төймәгә басуы булды, сигналны аңлаган ярдәмчесе шунда ук ханым каршына килеп басты.

– Илчебез ялыкты, хәзергә җитәр, – диде һәм аны ишеккә таба озата китте. Артына борылып караган ханымның: «Тагын килсәм ярыймы?» – дигән сүзләре ишетелеп калды. Сорауга каршы җавап ишетелмәде.

Аксакал ярдәмчесенә бер бармагын күрсәтте. Бу аның тагын бер кешене кабул итәргә теләвен аңлата иде.

Хәлим янә, тагын ниндирәк кеше керер икән дип, театр карарга килгән тамашачы сыман көтүен белде. Ишектә танышы Әсгатьне күргәч, үз күзләренә үзе ышанмый акаеп калды. Нишләп йөри ул монда? Әллә чүплеккә күмелгән «алтыннарын» эзләп килгәнме? Әллә аңа да саф, чиста су кирәкме?

Җыйнак гәүдәле, кара-кучкыллыгы белән бераз монголларга тартым Әсгать, каушап, сәерсенеп, Аксакал каршына килеп басты.

– Кабул кылуыгыз өчен мин сезгә бик рәхмәтлемен, – диде.

Тәхетендә утырган Аксакал аның шушы сүзләреннән разый калып баш какты да:

– Йә, сөйләгез, сез кем? Таныш булыйк, – диде.

– Әсгать булам мин, – диде ул. – Монголиядә туган малай. Аннары әтинең туган шәһәре Казанга кайттык. Мин күптөрле эшләрне башкарырга өйрәндем. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Хәзер, уйлап табучы буларак, завод лабораториясендә эшлим.

– Яхшы. Шуннан, шуннан? – диде Аксакал.

– Шуннан шул, безнең районда яшәүче халык завод торбаларыннан чыккан газ, төтеннәр белән күп агулана. Предприятиеләрдә технология өчен кулланган сулар, канализация буенча аккан шакшы сулар, химик матдәләр белән бергә аралашып, җир өстенә чыга, инешләргә, күлләргә агып төшә. Әйтсәң, дәгъва белдерсәң ярамый, син «скандальный» буласың. Безнең завод янында матур гына күл бар иде. Шунда мин балык тотарга да йөри идем. Хәзер анда балыкның әсәре дә калмады. Хәтта бакаларга кадәр үлеп бетте. Инде эчәргә чиста суыбыз калмагач, җан тәслим кылырга чират үзебезгә җитә. Беләсезме, минем бу якты дөньядан китәсем килми. Монда минем кебекләр күп җыелган. Без бит шушы җирдә матур табигатькә, аның чиста суларын эчеп, саф һаваларын сулап, хозурланып яшәргә туган. Бу килештән без кая барабыз? Мине Сезгә, чынлыкта, шушы сораулар алып килде дә инде.

– Сезнеңчә кая барасыз соң? – диде Аксакал, аны бүлдереп.

– Миңа калса упкынга… Адәмнәр арасында рухи таркаулык хөкем сөрә. Шунлыктан сугышлар да тынмый. Һәркайсы җирдәге байлыкларны үзләренә генә яулап алырга тели, вата, җимерә, сулыкларны агулый, тере җир структурасын боза. Су хәтере боларның берсен дә онытмый… Ул инде үчен дә ала башлады бугай. Безгә янаган бу афәтләрдән берәр котылу юлы бармы?

– Тәүбәгә килсәләр… Бәлки, котылырлар да.

– Тәүбәгә килмиләр бит. Үлгәнен дә белмичә, шашынган нәфесләрен чикли алмыйлар. Кая карама казна убырлары белән дөнья тулган. Азындылар. Бүгенге көннәре белән генә яшәргә гадәтләнгәннәр. Болай дөнья акылдан язмас микән?

– Дөньяны акылдан яздырмас өчен адәмнәрдәге аң дәрәҗәсен үстерү кирәк, – диде Аксакал, үз нәтиҗәсенә килеп, һәм сорады: – Ә нигә сине «скандальный» диләр?

– Безнең татарда «туры әйткән туганына да ярамый» дигән әйтем бар. Туры әйткәнне кем яратсын?

– Ишетеп беләм андый әйтемне.

– Әллә сез чын татармы?

– Татар. Күп телләрне беләм.

Әсгать, бу хәбәрдән куана төшеп, кыска буен үстерергә теләгәндәй калкынып алды һәм фикерен дәвам итте:

– Безнең заводта полиэтилен, пластик материаллар да җитештерәләр. Бер куллангач, аларны кабат эшкәртмиләр, чүплекләргә ташлыйлар. Бер караганда, «алтын»ны чүплеккә күмәбез. Мондый хәлнең шаһиты булганым бар. «Тыгылма!» – диләр. Хатын да мине шулай дип сүгә. «Нәрсә, дөньяны үзгәртмәкче буласыңмы әллә?» – ди. Башыңа җитмәсеннәр, дип тә куркыта. Ходайга тапшырган, миллиардларым юк… Шулай да җир өстен төрле әйберләр, пластик пакетлар, полиэтилен капчыклар белән чүпләүгә риза түгел. Зуррак бер шәһәрдә генә дә ел саен йөз тоннага якын пластик пакет сарыф ителә. Аларның нибары өчтән бере генә полигоннарга күмәр өчен җыела. Чөнки алар бөтенләй диярлек таркалмый, әйләнә-тирәбезгә, кеше сәламәтлегенә зыян китерә. Кабат эшкәртелмиләр… Янәсе, чүплекне эшкәртү табыш китерми. Ә зыянын исәпкә алучы юк. Радиоактив каберлекләр турында әйтмим дә инде. Син дәшмә, күрмә!..

Әсгать фикерләре чуалудан чигәләрен җыерып алды. Ул «Җир кешесе җиргә хуҗа булырга тиештер бит?» дип сорамакчы иде, аннары төп максатына кайтып болай диде:

– Баш өсте! Ишетеп белүемчә, сез бик мөһим Байкал күлен саклап калырга, Җир шарын савыктырырга дип изге миссия белән бирегә килгәнсез. Рәхмәт. Зарлансам да, мин дә бит суга дип килгән идем. Астма чире белән газап чигәм. Суыгызны дару урынына гына тотар идем.

Аксакал ярдәмчесенә «Бирегез!» дигән мәгънәне аңлатып ым какты һәм, ял итеп аласын искәртеп, бүтән кешеләрне кабул итми торырга боерды.

Әсгать чыгып китүгә, Хәлим дә аның артыннан калмаска тырышып юл тотты. Озын-озын чиратларга баскан халык арасыннан бара-бара, ул Әсгатьне күздән үк югалтты. «Әсгать, Әсгать!» – дип кычкырып та карады, һәм ул шулвакыт бастырылып йоклаган җиреннән кычкырган тавышына уянып китте. Торып караса, алдында шул ук чүплек тавы, артыннан комачтай кызарып кояш күтәрелеп килә. Яңа көн туа. Әбүш әле күрше караватта гырлап йоклый. Кичтән чүп ташу машинасында алып кайтырга дип, фанердыр, ишек-мазарларны җыештырып куйган иде. Шул бакча төзелешенә диптер инде.

Чүп тавына карап калган Хәлим сыкрану кичерде: «Әй Җир-ана! Бу чүплек тавын, адәмнәрнең гөнаһлы эшләрен җилкәңдә күтәреп тору сине бик сыкрандырадыр, бу газаплардан ничек котылырга белми яшерен күз яшьләреңне түгәсеңдер… Ни кызганыч, ярдәм генә итә алмыйм!..»

Хәлим, Бараевның йомышын искә төшергәч, урман эчендәге күл буенда салынган олуг түрә мунчасын ягарга барырга кирәклеген исенә төшерде. Кичтән юып бауга эленгән чиста киемнәрен әзерләп куйды. Мунча якканда, шунда юынып кайту мөмкинлеген дә истән чыгармады ул. Чәй эчкәч, озак та тормый, әкрен генә юлга чыкты.

Мунчада очрашу

Урман эчендә биек койма белән әйләндереп алынган йортның капкасына килеп җиткәч, Хәлим кыңгырау төймәсенә сагаеп кына басты да көтте. Аны видеокүзлектән күреп алган түрә сакчысы, озак көттерми, капкага килеп тә җитте. Бикне ачканчы, арткы яктан аның тавышы яңгырады:

– Кем?

– Хәлим булам. Мине бирегә Заһир Ямалович җибәргән иде. Мунча ягарга…

Капка артында үзен хуҗа сымак сизгән ирнең көр тавышы кабат яңгырады:

– Данил! Сиңа килгәннәр, напарнигыңны каршы ал!

Капка ачылып китте, Хәлимне сакта торучының һәм Данилның сынаулы карашлары тиз генә капшап алды. Данил дигәнең, чәчләре коела башлап, маңгае арткарак киткән кеше икән. Ул, фикерен туплагандай, зур гына түгәрәк күзләрен ялт-йолт уйнатып алды да:

– Әйдә, керегез! – диде.

Аннары алар икесе бераз читкәрәк салынган мунча бинасына таба таштан тигезләп салынган сукмак юлдан атладылар. Хәлим хуҗа йортына карап-карап алды. Йортның өске каты шомартылган агач бүрәнәләрдән буралган, яшел калай түбәләре, мин кем дигәндәй, әллә кайдан кукраеп канат җәеп тора.

Үзе бер йортка тиң мунча бинасы ишеген ачып кергәч, Данил Хәлимгә кулын сузды.

– Әйдә, таныш булыйк, – Данил.

– Хәлим.

Куллар кысышкач, Данилның ялт-йолт уйнаган күзләре соравын бирергә ашыктыртты.

– Бараев белән күптәннән танышлармы? – диде ул.

Хәлим кинәт кенә ачылып китәргә теләми җавабын кыска тотты.

– Шактыйдан… – диде.

– Аның «карамагы»на ничек килеп эләктегез соң?

– Очраклы гына… – диде Хәлим, әлеге сораудан сагая төшеп.

Данил, Хәлимнең теләр-теләмәс кенә кайтарган җавапларын ишеткәч, бик төпченеп торасы итмәде, сүзен икенчегә борып алды.

– Ярар, без хәзер болай итик, – диде ул, – син пока әнә теге утын әрдәнәсе кырыендагы каен пүләннәрен яргалап вакла. Аннары, мунча мичен ягып җибәргәч, идәннәрне юып, корытып чыгарырга кирәк булыр. Мин әлегә шашлык, кайбер сый хәстәрен барлый торам. Килештекме?

– Яхшы, – диде Хәлим карусыз гына һәм үз эшенә кереште.

Утыннар яру – аның яраткан эше. Яшьтән үк ул авылда чакта күпме генә утын әрдәнәләрен өеп-өеп куймады. Каеннарын да, имәннәрен дә ярды, кышлыкка дип, алдагы елларга да җитәрлек итеп әзерләде. Барысын дәртләнеп эшләде, шул күңелле чакларны сагынып искә алды.

Менә ул иркенрәк сулыш алырга теләгәндәй тукталып калды да үкенү кичерде: «Әти-әни гомер иткән нигезне саклыйсы калган икән…» Имеш, ул укып чыкты, инженер булды, өйләнде, фатирын да алды. Аңа ата-ана йорты кирәкмәс булды. Янәсе, аның бүтән авылга кайтып торасы юк, инде тормышы көйләнгән… Ә ялгыз калган нигез йорты өйләнеп башка чыккан авылдаш егеткә сатылды… Инде соң хәзер, алдагысын кем белгән… «Бүгенге акылым булса, бөтенләй башкача булыр иде. Ике дә уйламыйча, төп йортка кайтып урнашыр идем, чүплектә болай бомж хәлендә йөрмәс идем».

Аның шундый үкенү-сыкранулары йөрәген еш-еш тибәргә мәҗбүр итте. Ул, үчләнгән кешедәй, балтасын ике куллап кысып тотты да бар көченә утын пүләненә чапты, каен агачы уртага ярылып атылып китте.

Шулвакыт арттан Данил тавышы яңгырады:

– Хәлим, мунча мичен ягып җибәрсәң дә ярый…

Мичтәге каен агачларына ялкын элгәч, Хәлим юып чыгарасы мунча, алачык эчләрен янә бер кат күздән кичерде. «Әйе, монда барысы да җиренә җиткереп эшләнгән, бар хәстәрен алдан күрә белгәннәр, – дип уйлады. – Мунча стеналары хуш исле нарат такталарыннан эчләнгән. Мич тышына да затлы, ялтыравыклы плитәләр ябыштырылган, аларда хәрәкәтләрең көзгедәгечә сүрән генә чагылып-чагылып китә».

Тып-тын. Мичтә янган каен тузлары гына дөртләп-дөртләп ала, вакытны ашыктыргандай, ялкыннар төнлек юлыннан эчкә суырыла, җете очкыннар биешеп-биешеп уйнап ала… Тынлык. Ялкын шәүләләре төшеп уйнаган стеналар дәшми. Күрәсең, мондагы уен-галәмәтләрне күрмәмешкә, яшь-кыркын кызларның рәхәтләнеп чыркылдап көлүләрен ишетмәскә салынганнардыр, мәхәббәттән исергән, ялык-йолык уйнаган, хуш-акылың китәрлек ялангач тәннәре хозурында телсез калганнардыр… Бәлки, монда мунча ярыкларына кереп поскан җен-пәриләр дә дәшмәүне, тын чыгармауны шулай кирәк саныйлардыр. Әйе, яшерен мәхәббәтнең сер булып калуы хәерлерәк. Җан тынычлыгыңны саклыйм дисәң, күпне күрмә… Күпне күреп ни отасың? Оттырасың гына. Эт өрә, бүре йөри… «Бүреләргә» үз ирке бирелгән… Бәлки, мин ялгышамындыр да. Бу мунчага җыелган дус-ишләр, изгелекләр кылырга теләп, киләсе көннәргә үзләренең зур-зур планнарын да корадыр. Гөнаһысына кермик…

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
14 mart 2023
Yazıldığı tarih:
2017
Hacim:
611 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4
İndirme biçimi:

Bu kitabı okuyanlar şunları da okudu