Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3», sayfa 3
4
Телефон шалтырады.
– Реверс группасы, – диде Ринат, трубканы алып. – Әйе, Галимов тыңлый. – Чыбыкның аргы башыннан ишетелгән тавышны ул тиз танып алды. – Сәлам, Кәшиф!..
Ринатның йөзе Кәшифнең үзен күргәндәй ачылып китте: әйтерсең озынча яңаклы, кара сакаллы дусты, керфекләрен еш-еш тибрәндереп, тыйнак кына елмая-елмая аның алдында басып тора иде.
– Сәлам! Сәлам!!! Иртәләгәнсең бүген.
– Бетерәсе сызымнар бар, үзең беләсең… – Ринат мәсьәләгә якынрак килде. – Лабораториядә эшләр ничек?
– Этсәң тәгәри. – Кәшифнең көлемсерәп куюы сизелде. – Синең ул рәшәткә калакларың бер башваткычка әйләнде.
– Чиштеңме соң?
– Сынаганда, үзләрен үзләре «чишә».
– Ничәгә?
– Бишкә.
– Шәп, шәп…
Кәшиф исә үз чиратында Ринат эше белән кызыксынды:
– Синең пресс ни хәлдә?
– Раслау көтә… Ярый, ярый. Шалтыраткала…
Мастер бүлмәсе ишеге ачылып ябылудан туктамады: әле берсе, әле икенчесе кереп, йә инструмент, йә нәрсә сорап аптыратты. Каштан да кереп үзенә кирәкле детальне әрҗәдән алып чыкты.
Ринат аның артыннан:
– Бу егет еш соңара башлады әле, – дип, үз-үзенә әйтеп куйды.
Бүлмәдә ялгызы гына калган контролёр кыз, шуны гына көткәндәй, аның сүзен элеп алды.
– Егет түгел инде ул. Мужик. Ике баласына алимент түли.
Сипкелле кыз борын очын җәлт кенә сыпырып алды һәм канәгатьләнеп көлде.
– Үзләре бергә торалар. Аерылганнар да…
– Кызык икән.
– Кызык булмыйча! Эчмәсеннәр. Мужикларга шул кирәк! Акчаларын кайтарып бирә белмәгәч, шулай итә замана хатыннары.
Ринат артыгын дәшмәде. Кызның турыдан чәчкән сүзләренә аптырап, уйланып калды: «Менә сиңа авыл кызы! Усал хатыннардан ким димәссең. Шәһәргә килеп эшли башлаганына әле ел да юк бит, кияүгә чыккач, ни булмас! Хатын-кызлар арасында шәфкатьлесе сирәк була торгандыр инде ул. Аннары тагын күп нәрсә тәрбиядән, нәселдән дә килә торгандыр. Соң, үз хатыныңны ал әнә. Кайчак ярыйсы да кебек. Кайчак?.. Юк, минем Хәния моның кебек үз эчендәген шәрран ярмас. Ризасызлыгын белдереп, бер-ике сүз әйтер дә күпмедер вакыт дәшми йөрер. Шул бер-ике сүзе дә кайчак җитә кала: йөрәгеңне арыш кылчыгы кадалган күк сызландыра. Җанга җан җылысы кирәклеген аңламый. Юкса инде барысын булдырасы килеп дәртләнеп йөрисең. Бу хатын-кыз шәхесен аңламассың…»
Ул, бүлмәсеннән группага чыккач, як-ягына каранды. Нигәдер Потапов күзенә чалынмады. Ул мастерының үз-үзен тотышы, дорфалыгы белән килешмәде. Бу кешедә ачыклык күрмәде, ниндидер яшертенлек сизде. «Крутяков бригадасына «калҗа»лар ыргыткалавы да юкка гына түгел, чөнки анда малае эшли. «Без икебез дә бер ноктага сугарга тиеш», – дип, теләктәшлек белдергәндәй итә дә… Тик ихлас күңелдән микән? Бәлкем, бүтән мастерларның биредән китүенә шушы каты чикләвек сәбәпче булгандыр?»
Чатта Ринат каршына сынын туры катырып атлаучы Потапов үзе килеп чыкты. Аның төксе карашы сискәндерерлек иде.
– Иван Владимирович!
– Тыңлыйм! – Ул, шып туктап, Ринатка төбәлеп карады.
– Экспортка дигән створка киттеме әле?
– Тора.
– Нигә?
– Сварка җөендә чатнау бар, накладка астына кергән.
– Аны шулай тотып булмый бит?
Потапов өлкән мастерның болай кырыслануын көтмәгән иде. Ул кинәт җитди тавыш белән:
– Эшләсеннәр соң! – диде. – Мин аларга әйттем. Алар: «Без аны бер эшләдек инде, ике тапкыр эшләү нормада каралмаган», – диделәр.
«Менә сиңа мә!»
– Кемнәр әйтте?
– Зайцев.
– Ике сәгатьлек өстәмә картаны теш арасына кыстырырга кирәк иде.
– Каян алып? Нинди хәзинәдән?
Потапов башын тилегә сала иде.
– Ремонтка килгән узелдан алып! – диде Ринат, әңгәмәдәшенең күзенә карап. – Анда Крутяковларга болай да җитәрлек.
Потапов сүзнең кая барып төртелгәнен сизгәч дәшмәс булды. Ялт кына борылды да аска карап китеп барды…
Ринат фрезер участогына таба атлады. Күңел түренә янә Сөләй килеп керде. «Тагын эчә микән? Әллә…» Төгәл генә әйтү кыен иде. Үзен күргәч, ныклап сүгәргә ният итте. Сиңа иң кирәк чагында тотсын да килмәсен. Ну, сәрхуш!.. Исеректән өметеңне өз дигәннәр… Ул синең эш дип янып йөрүләреңне колагына да элми. Әле, фәлән-төгән дип, акланып маташыр. Юк, болай булмый, чиген табарга… Эшен белмәсә бер хәл иде… Айныткычка эләгеп, үзен группа җыелышында тикшергәнгә күптәнме?..
Тәбәнәк буйлы, чандыр гәүдәле фрезерчы Бәһрам, кемнеңдер күтәртмә баскычына килеп басуын сизеп, артына борылып карады, мастеры икәнен күрүгә, карашын кире эшкәрткән деталенә юнәлтте.
– Хәлләрең ничек, Бәһрам? – диде Ринат.
Тегесе башын күтәрми генә:
– Шайтан таягына кырау тиямени?! – дип җавап бирде.
Ринат көлемсерәде. Бәһрамның, станок валына җил тегермәне көйләп үзенә вентилятор ясап куюын күргәч, көлеп үк җибәрде.
– Җиләс икән сиңа монда.
– Кәнишне…
Бәһрамның авызы ерыла төште. Уңга кәшәкәләнеп бөгелгән борынын кул аркасы белән сыпырып алды.
– Болай булгач, ике норма үтисең инде.
– Үтәгән, ди…
Ринат сүзне икенчегә борды.
– Бәһрам!.. Үзеңә кырау тимәсә дә, створкаңа күз тигән.
– Нәрсә булган?
– Бозык киткән. Контролёрлар кабул итми.
Бәһрам бу юлы да төксе җавап бирде.
– Итәрләр әле… Мин нишләтим аны?
– Ничек?
– Шулай… – Ул Ринатка карап алды да җайланмага ишарәләде. – Менә бу беркетү болтларын гына карагыз! Резьбалары ашалып беткән. Җитәрлек кысылмагач, размер бозыла, деталь уйный. Зарез шуннан килеп чыкты.
Чыннан да, җайланмага өлешчә ремонт кирәк иде.
– Болары ничек? Барачакмы? – диде Ринат, эшчегә карамый гына.
– Бармыйча!..
Ринат аның шаяртуына бик әһәмият бирми, кискечкә төбәлеп:
– Зарезны ничек бетерәсең соң? – диде.
– Таш белән ашаттырып.
– Әбәткә кадәр кирәк ул.
Бәһрам артык ачылып китүенә үкенә дә башлады, ахры:
– Дефектчы Ибрай бар ич, – диде.
– Дефект синеке бит.
– Булса…
– Ибрай бүген ял алды. Ә створка кирәк…
Ринат деталь өслеген ошатып җиткермәде, өстәл читендәге запас кискечне алып карады. «Тәк, тәк», – дип, технология битләреннән күз йөртте дә, бер фикергә килеп:
– Карале, кискечең шәптән күренми ич синең, – диде.
Бәһрамның моңа да исе китмәде.
– Инженер булмагыз инде.
– Нигә? Мастер булгач, минем инженерлык югаламы?
– Монда болай да күп алар. Карап киткән булалар да шуның белән бетә…
Ринат, төп йомышын исенә төшереп, икенче тонга күчте.
– Эшләр начар бит әле, Бәһрам…
Бәһрам сүзнең кая борылганлыгын аңлап алды.
– Нәрсә? Тагын икенче сменага калып эшләргәме?
– Башкача булмый бит… Сөләй бүген дә юк.
– Ул Копчёныйда минем ни эшем бар.
Сыра эчә-эчә, өстәвенә үзе үк каклаган балыкны ашый-ашый чуен төсенә кергән алмашчысын Бәһрам кушаматы белән генә атады. Күрәсең, ул да аның битарафлыгыннан туйган иде.
Ринат, аптырап:
– Икенче сменага килсә, ярый ла… – диде.
Тынып калдылар. Бәһрам станок тоткаларын боргалады.
Ринат янә соравын кабатлады:
– Йә, ничек? Килештекме?
Бәһрам җитдиләнә төште.
– Булмый, дидем бит. Авылга кайтасы бар, әни янына. Сырхаулап киткән.
Ринат бүтән дәшмәде. Борылып китеп барганда гына:
– Әниләр янына кайтырга кирәк анысы… – диде.
5
Ул станокта эшләгән елларда үзе дә Казаннан йөз чакрым ераклыктагы туган авылына кайтып йөрүдән бушамады. Бакча казышырга, бәрәңге утыртышырга дисеңме, печәнен чабарга, утынын әзерләшергәме – барысына гел атлыгып торды. Әнисе яшәгән төп йортка, шунда өйләнеп торган абыйсына булышуны үзенә бурыч итеп санады. Шуның өчен аны һәммәсе яратты. Үзенә хөрмәт белән карауларын тою аны бәхетле итте, чәчәк атып торган җаны тагын да сафланып, яшәреп киткәндәй булды. Туган якларыннан Казанга әйләнеп кайтканда, үзендә күтәренкелек, яңа көч сизә, яңа омтылышлар белән яна иде.
Ә хәзер? Нигәдер очынып кайтулар сирәгәя төште. Ашкынулы хисләре, арткарак чигеп, тоныкланыбрак калды шикелле. Нәрсә булды соң? Әллә күңеленең болай сүрелә баруы өйләнүдән башландымы? Йә булмаса шуңа бәйле бүтән сәбәпләр тудымы?
Дөрес, вакыт дигәнең инде бүтән мәшәкатьләрен арттырып, бүтән мәнфәгатьләрен өстен куеп аның да карашларын үзгәртә төште. Ләкин алай дип кенә күңелнең берсен дә онытырга хакы юк. Ринат авылына бик үк еш булмаса да кайткалый. Кайчак ялгыз да, кайчак парлашып.
Беренче тапкыр алар Сабан туена кайтканнар иде. Өйдәгеләр, әнисе белән җиңгәсе, килене кайтасы булгач, биткә кызыллык китермәскә тырышып әзерләнделәр. Өй эчләре, бар әйберләр чиста итеп юылды, урын-җирләр пөхтә итеп җыештырылды. Ишегаллары да ялт итеп себерелде. Һәрнәрсә үз урынын алгач, бар җир иркенәеп калгандай булды…
Иртән йокыдан уянганда, өй эченә, борыннарны кытыклап, тәмле коймак, пәрәмәч исләре таралды. Әниләре Фаягөл белән җиңгәсе Нәзирәнең алсуланып кызарган йөзләре, мичтән төшкән нурларда чагылып, әледән-әле яктырып китә. Алар җиңнәрен сызганган, яулыкларын артка җибәреп бәйләгәннәр. Әнисе ачык зәңгәр төстәге бала итәкле күлмәген кигән, өстеннән чәчәкле алъяпкычын япкан. Нәзирәнең дә чияле саргылт күлмәге буй-сынына килешеп тора. Тән хәрәкәтләре сизелеп-сизелеп кала. Әле каенананың да килене янында сер бирәсе килми. Пенсия яшендә булса да йөгереп кенә йөри, сыерын да савып керә. Кунаклар торган төшкә дип, яңа сауган сөтне сөзеп, бер литрлы банкага салып куйган.
Йокы туйган иде инде. Нараттан салынган өйнең хуш исенә рәхәтләнеп, сап-сары түшәм такталарындагы күз-күз ботакларга карап, торырга иренеп яттылар. Шунда Ринат, әле бервакытта да күрмәгәндәй, Хәниянең серле, кара күзләренә игътибар итте. Аңарда да канәгатьлек билгеләре сизеп, җылы, тыгыз тәненә елыша төште…
– Йә, ничек? Сиңа биредә ошыймы?
Хәния килешеп башын какты һәм кулын Ринат биленә салды.
– Йокың туйдымы соң?
– Әй-йе… һавасы бөтенләй икенче.
– Әллә авылга гына кайтып торабызмы? Суы тәмле, һавасы саф, ризыклар да…
Хәния аның шаяруын тоеп, сынарга теләгәндәй, үз соравын бирде:
– Мине эшләтмичә генә тота аласыңмы соң?
– Нигә? Эшләрсең.
– Кем булып? Бухгалтерлары бар…
– Бер дә булмаса, бозау карарсың, йә сыер саварсың…
Хәния аңа, чынлап әйтәме бу дигәндәй, сынаулы караш ташлады.
– Мин андый эшләргә ияләнмәгән…
Ринат алдан ук белеп торган җавапны ишеткәч көлемсерәп куйды. Болай сөйләшү мәгънәсезрәк тоелды. Никадәр чөкердәшеп аңлашасы килсә дә, бик үк барып чыкмый әле. Хәниясе ачылып китә алмый. Кирәген генә әйтеп куя. Сүз бер чиккә килеп җиткәч өзелә дә, ике арада күңелсезрәк тынлык урнаша, аннан чыгу «эше» янә Ринат өлешенә кала. Ул Хәниясенең сүзчән булмавын аның шәһәрдә рус мәктәбендә укуыннан, татарлар белән бик аралашып үсмәвеннән күрде. Ничава, төзәлер дип өметләнде.
Ниһаять, озаклап ятуны килештермичә тордылар. Инде табын да әзер иде. Матур гына ашап эчтеләр. Җыенга чыкканчы, су буйларын, якындагы урман буйларын әйләнеп кайттылар.
Төш авышкач, җыйнаулашып, Сабан туена чыктылар. Кайтучы кунаклар да күп иде. Очраган таныш-белешләр, читләп-читләп булса да, Хәниянең буй-сынына, киеменә, төс-битенә игътибар итеп узалар. Янәсе, шәһәр килене ничегрәк? Тикшереп, сынап карауларын Хәния үзе дә тойды. Матурлык ягыннан үз чамасын белгәнгә, башын горур күтәреп йөри бирде. Ринат та аның янәшәсендә үзен бәхетле сизеп атлады…
Кичкә таба, барысын күзәтеп кайткач, самавыр яңартып җибәрер алдыннан, әнисе:
– Кара, безнең чишмә суы бетеп киткән икән әле, – диде.
Нәзирә шундук: «Хәзер барам, әнкәй», – дип, чиләк-көянтәләрен алып, якында гына аккан чишмәгә җыена башлады. Шулчак Фаягөл апа Хәниягә сораулы караш белән карап алды. «Бергәләп бармыйсызмы соң?» дигән мәгънә чагылып китте. Моны Нәзирә дә абайлады. Тик Хәниягә эш кушуны арусынмады. Үзе белеп барса бер хәл иде. Әле чиләк-көянтә күтәреп су китерә аламы. Икенчедән, кунак. Ә Фаягөл апаның беләсе килә: яшь килененең кулы эшкә йогамы, юкмы? Холкы-фигыленә дә игътибар итте. Теләге: киленен күрше-күлән алдында уңган итеп күрсәтү иде. Ринатын авылдан өйләндерергә теләгән иде дә, нишләтәсең, киңәшми-нитми, шәһәр кызына өйләнде дә куйды. Үзе килештергәч, ярар инде, диде.
Ринат әнисе ни көткәнен белсә дә дәшмәде. Капкадан чиләк-көянтәләрен асып чыгып барган Нәзирә артыннан: «Зәлия булса, ул да шулай эшләр иде», – дип уйлап куйды. Аның чишмә алды инешенә салган ташларга басып чыкканын кат-кат исенә төшерде, әлеге уйлардан арынырга теләп, һәркемгә тигез килми инде дип, үз-үзен тынычландырды.
Икенче кайтканда, бәрәңге алу вакыты иде. Ринат, тимер көрәкләр алып бакчага чыгышлый, үз-үзенә:
– Бераз эшләп ашарга кирәк, аш үткәзергә яхшы була ул, – дип куйды.
Тегеңә-моңа карамыйча эш башланды: Ринат бәрәңгеләрне казып чыгарды. Хәния ул чыгарган бәрәңгеләрне сабакларыннан аергалап җыештыргандай итте. Чүпләргә иртәрәк, бераз кояшта кипшенәселәре бар иде. Әмма Хәниянең бакчада аяклары теләр-теләмәс кенә атлады. Ул Ринатның, ярым шаяртып, «Эшләп ашарга кирәк…» дигән сүзләрен үзенчә аңлады. «Шулай әйтергә ничек теле бара? Яраткан кешеңә шулай каты кагылалармыни?.. Кунакка кайтып, синнән ашау кызгансын…» Күңелен җир өстенә ялтырап чыккан эре-эре бәрәңгеләр дә ачмады. Киресенчә, алар, Ринатның аксыл йөзен хәтерләтеп, бит ертып көләләр сыман иде. Ул ачу белән бәрәңге сабакларын бер-ике тотып селекте дә, дәшми-нитми, өйгә кереп китте. Ринат: «Син кая?» – дип сорамакчы иде дә, йә эчәсе килгәндер, дип дәшмәскә булды. Хәния, ишегалдыннан урамга чыккач, югары очка таба менеп китте. Ризасызлык хисе җанына тынгылык бирмәде: «Хәзердән үк шулай мыскыл иткәч, нәрсә була инде бу?.. Мин аңа күңелле хәбәр әйтергә җыенып йөрим… Ә ул… эштән башканы күрми. Ярар, ашамам сезнекен, кибеттән берәр нәрсә алырмын да…»
Хәния әнә шундый уйларга уралган иде. Урам чатында йөзе-бите тузанга буялып беткән яланаяклы бер малай, аңа карый-карый, юлны аркылы чыкты. Ул да аны монда ят итә кебек тоелды. Бу минутта ул үзен кайдадыр читтә, иптәшләреннән, туганнарыннан аерылып калган кош баласыдай хис итте. Бар тараф моңсу. Кинәт ул юлдагы ташка абынып сөртенде, әздән генә егылып китмәде. Як-ягына каранмый, әрнүле уй-хисләрен эченә йотып барды да барды…
Ринат Хәниясенең озаклавына аптырый төште. Өйгә керсә, Хәния юк. Әнисе дә күрмәгән. Анда сугылып, монда сугылып карады. Менә гаҗәп! Шаярып, юри берәр яры качып торамы? Хәниягә исеме белән кычкырып эндәште. Юк та юк. Нәрсә булды моңа? Ринат урамга чыгып басты. Анда да күренмәде. Кешедән сорарга яхшысынмады. Ни уйламаслар? Борылып кире керәм дигәндә, урамның аргы башыннан Хәниясенә охшаш кешенең бире таба килгәне күзгә чалынды. «Ул!» – дип, тирән сулап куйды. Менә Хәния көдрә чәчләрен тирбәтә-тирбәтә килеп тә җитте.
Түземсезлек белән көткән Ринат:
– Син кая бардың? – диде.
– Кибеткә.
Ринат Хәния кулындагы бер пачка печеньега күз төшерде.
– Ник?
– Эшләп ашарга кирәк, дидең ич. Мин бит эшли алмыйм…
Ринат аптырап калды.
– Да-а… – дип сузып әйтте ул. – Бирәсең кирәкне. Хет шаярып сөйләшкәнне бераз аңлар идең.
Берсендә алар урманга утын әзерләргә барганнар иде. Дүртәү – абыйсы, җиңгәсе, Хәния белән ул.
Ринат, хатынының әллә ни файда китермәсен белеп: «Син өйдә, әни янында гына каласыңмы әллә?» – дип әйтеп караган иде, тегесе ризалашмады, мин монда берүзем нишләрмен, монда кайткач та аерым йөрергә дигәндәй (театрга барамыни!) көрсенеп куйды. Әйдә, барсын, сентябрь аенда да урманның матур, бизәкле чагы, бер рәхәтләнеп саф һава сулап кайтыр, диделәр. Урманга бишекле мотоциклга утырып менделәр.
Юл читендәге зур гына корыган имәнне кискәч, ул дөпелдәп ауды. Ринат белән абыйсы агачны тиешле үлчәмдә бүлгәли башладылар. Җиңгәсе, кулына балта алып, вак-төяк ботакларны чабарга кереште.
Ялгызы тик басып калган Хәния, үзен уңайсыз хәлдә тоепмы:
– Мин нишлим? – диде.
Абыйсы белән җиңгәсе, монда нәрсә генә эшләрсең икән дип, үз ихтыярына куйдылар. Җитмәсә, килен рәештән киенгән. Аңа ничек пычкы тарттырмак кирәк?! Шулчак Ринат «чыбык-чабык җыярсың» дигән уеннан кире кайтып, әллә чынлап, әллә шаяртып:
– Әнә шул имәннең ничә яшьтә икәнен белергә теләсәң, аның төбенә утырып, сырларын санап чыга аласың… – диде.
Чаж да чож пычкы тарткан Ринатка хатыны дәшмәде. Имән төбенә дә барып утырмады. Күргәзмә залында горур гына йөргән кыяфәт белән, әкрен-әкрен, агачларга карый-карый, юл буйлап ары китеп барды. Әйдә, йөрсен, җиләкләр карасын, чәчәкләргә соклансын, шәһәр кешесенә аерата тансык алар дип, артыннан карап калдылар…
Хәния бу юлы да үпкәләгән иде. Шундый сүз әйтеп, Ринатның үзеннән көлүен кабул итмәде. Гарьләнүе йөзенә үк чыкты, әмма моны сизми калдылар. Бер гаепсезгә кимсетсеннәр инде?! Бу кадәр мокыт булырлар икән…
Хәния, юл буйлап, урман эченә таба барды да барды. Берсеннән-берсе хозур агачлар аны, күптән көтелгән кунакны, тын да алмый, аягүрә басып каршылыйлармыни! Агач ботаклары арасыннан кыйгачлап кояш нурлары сирпелеп торды. Юл читләрендә гүяки чәчәкле үләннәр биеште, алар: «Әнә, күрәсезме, кем килгән безгә?» – дигәндәй, сирень төсендәге күлмәк кигән матур ханымны көләч йөз белән каршылыйлар иде.
Уйлары аны яшьлегенә алып кайтты. Хәтер томаннары артында, инде онытылып барган яшьлек дусты Рашат калкынып күренде. Рашат!.. Аның үзенә генә хас тыйнаклыгы, эчкерсез зәңгәр күзләре белән озак-озак карап торулары, хәтта, коңгырт чәчләрен сыйпый-сыйпый, куанычы ташыгандай елмаеп көлүләре янә күз алдында гәүдәләнде. Аның хатын-кызга булган игътибары бүтәнчәрәк, эчке тоемы да нечкәрәк иде кебек. Тик әнисе менә, Рашатка кияүгә чыгарга ризалык сорагач: «Иртәрәк әле, иртәрәк», – дип каршы төште… Кеше кешегә охшамый икән шул…
Ә беркөнне ул эшләгән бүлектә яшь инженер Ринат пәйда булды. Үзенә артык игътибар итмәгән Ринатны ул ни сәбәптәндер күздән ычкындырмады. Гаугасыз, тыныч кына эшләп йөргән Ринат кай ягы беләндер аңа ошап китте, күңелендә ниндидер тынгысызлык чаткысы уятты. Ринат үзен башкарган эше, тәртибе белән акыллы инженер итеп танытты, масаймады, гомумән, масаю дигән нәрсә аның табигатенә хас нәрсә түгел иде. Зирәк күңелгә шул кадәресен дә күрү читен түгел иде: ул кешегә бервакытта да усаллык кыла алмас. Хәния моны бик тиз сизде. Ул егет белән тәмам кызыксынып китте, аралары якынайганнан-якынайды. Берләшмәнең Атлашкино ял базасына чаңгы шуарга бардылар, дөресендә, Хәния моны, хатын-кыз хәйләкәрлеген эшкә җигеп, үзе оештырган иде, ә аннары алар язылыштылар. Нинди бәхетле иде ул. Чөнки Ринатны яратты. Әйе, бөтен дөньяга кычкырып әйтә ала Хәния моны: ул Ринатны я-ра-та-а!..
Тын урман эченнән барган Хәния: «Их, яшьлек, яшьлек!..» – дип, тирән сулап куйды. Менә хәзер дә, шушы урманны яңгыратып: «Мин бә-хет-ле!..» – дип кычкыра алса иде ул…
Чыннан да, бәхетлеме соң ул? Нинди була ул бәхет? Аны яулап, көрәшеп алалармы? Ул кинәттән генә күңелендә калган бер җырның сүзләрен авыз эченнән кабатлады:
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына…
Шушы минутта йөрәген биләп алган җыр моңыннан адымнары тагы да салмакланды…
Менә ул бер карама төбендәге зур гына кырмыска оясына карап тукталып калды. Кырмыскалар үзләреннән дә зур-зур «йөк»ләрне күтәрә-өстери мәш киләләр. Мисыр пирамидасын төзиләрмени! Хәния чикләвек куагына охшаган яшь карама агачының бер ботагын сындырып аласы итте, сынган ботак, кайрысыннан тиз генә аерылырга теләмичә, юкә кабыгыдай өзелми аптыратты. Шулчак ак туфлиеннән ялангач балтырына үрмәләгән бер кырмыска, бөтенебез дә эшләгәндә, син генә монда карап торма әле дигәндәй, аны тешләп алды. Хәния, утка пешкәндәй, аягын күтәрә төшеп, кырмыскага шапылдатты.
– Зәхмәт! Ничек зәһәр тешли…
Ул, кулына әлеге ботакны тоткан килеш, бер ачыклыкка барып чыкты. Моннан Ринатлар ерак түгел. Алар, җиргә җәймә җәеп, чәй әзерләп маташалар иде. Хәния юк та юк. Бер-ике тапкыр дәшеп тә карадылар: «Хә-ния-я-я-я!..»
Ринат Хәнияне киткән юлыннан арырак барып эзләргә булды. Бераз китә төшкәч, урманны яңгыратып кычкырмакчы иде, тегеләр алдында оялды. Юл белән үзәнлеккә таба төште. Юл үрендәрәк, борылышта, куак астыннан Хәниянең сирень төсендәге күлмәк итәге күзгә чалынды. Аның бирегә таба атлап килүе, төз, матур аяклары ялтырап күренде. Ринат тукталып көтте. Ниһаять, Хәния куаклар арасыннан килеп чыкты. Ринаты әле күрми. Кулына яшел ботаклар сындырып тоткан. Ул килгән юлның як-ягында төрле-төрле зәңгәр чәчәкләр үсеп утыра. Тып-тын. Ул, әкият кызыдай, берни булмагандай, шул чәчәкләргә соклана-соклана килә. Аның чәчәкләргә охшаш сирень күлмәге күңелгә нинди хуш! Үзен хәзер фотога төшереп алсаң, нинди гүзәл булачак… Ринатның орышырга дигән уйлары табада эрегән майдай юкка чыкты. Ул аны сабыр гына, басылып көтеп алды.
– Син нәрсә еракка китеп йөрисең?..
Хәния теләр-теләмәс җавап бирде.
– Шуны да белмисеңме?
– Юк… Ә нәрсә?
– Ярый ла, сез авылда эшләп үскән…
– Сиңа кем эшлә дигән… Әй, шул юкка-барга үпкәләвең…
– Мин алай кыек-мыек сөйләшергә өйрәнмәгән…
Ринат ихтыярсыздан: «Әллә инде без – икебез ике кеше», – дип уйлап куйды. Аннары авыр сулау белән чикләнде.
– Ә син өйрән, күнек. Уйнап та, шаяртып та сөйләшмәгәч, дөньяның ни кызыгы бар?
– Ә мин бүтән кеше…
Алар юл буе сөйләшми кайттылар.
…Юк, урак өстендә аларга авылга кайтасы булмаган… Соң, кызу эш вакытында, сине хәстәрләп, каршы алып йөрергә кемнең вакыты калсын?! Ә алар, аны-моны уйламыйча, чикләвеккә дип кайттылар. Хет иртүк, кеше рәтендә торып, әзерләнеп чыгып китә алсыннар иде. Абыйсы белән җиңгәсе, аннан-моннан капкалап, үз эшләренә китеп баралар. Болар вакытында торып юына да алмый, озаклап йоклыйлар. Әзерләнгән ризыклары суына башлагач, әнисе Фаягөл апа борчыла башлый. «Бу шәһәр кешеләренең мәнсезлеге, рәхәткә чыкканнар болар тәмам!» – дип, арлы-бирле йөренә иде.
Беркөнне, чәйләрен эчертеп, урманга озатып калганда, үз-үзенә:
– Әрәм гомер инде! – дип офтанып куйды.
Өйалды ишеге ябылып җитмәгән иде, арттан чыгып барган Ринат әнисенең бу сүзләрен аермачык ишетте. Кинәт җанын өтеп алгандай булдылар. Нигә инде шулхәтле! Әнисенә түгел, Хәния белән аның үзенә торасы бит…
Хәния, иренең кинәт кәефе кырылганын күреп:
– Син нәрсә күңелсезләндең? – диде.
Ринат борчылуын эченә йотарга тырышты. Авыл сәяхәтләренең менә шулай ачы нәтиҗә белән тәмамлануына аптырап җавап бирде:
– Берни дә юк, болай гына…