Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4», sayfa 5
Пәрдә.
Икенче күренеш
Шимбә көн. Нәфис өендә газетага мәкалә язып утыра. Бераз талчыгу сизеп, тәрәзә янына килеп баса. Тәрәзә артына ияләнгән гадәте буенча урам эте Сарбай килеп баскан. Тәрәзәне ачып, Нәфис Сарбай белән сөйләшә башлый. Эт үзе күренми.
Нәфис. Нәрсә, ачыктыңмы, Сарбай? Һайт сине… Телеңне ялый-ялый, миңа койрык болгыйсыңмы? Шулай ул, тамак һәркемне биетә, бер өйдән икенче өйгә дә йөртә. Синең ише җан иясен кызгана белгәннәрдән сөяк, ит калҗасы да эләгә. Ә сараннар сине ишегалдыннан ук куып чыгаралар. Аннары син, дөньясын каргагандай, тагын ары чабасың, бире чабасың… Мондый эт тормышына калырга язмасын инде!.. Син, Сарбай, кайчандыр болай урамда калырмын дип уйламагансыңдыр инде. Байтирәккә сине Австралиядән игезәк туганың Барс белән Тукбаев алып кайткан, диделәр. Нәселле эт буларак, «Барс»ны ул үзендә калдырган, сине, Сарбай, урынбасары Ишкәевкә бүләк иткән. Нигәдер син аларда яшәп китә алмагансың. Күрәсең, ул «бүләк»не чын күңелдән кабул итә алмаган… Мөгаен, Ишкәев Тукбаевның үзен дә бик кабул итә алмый кебек, хәйләкәрләнеп түзә генә. Максаты башлык булыргадыр, күрәсең… (Нәфис, кухня ягына чыгып, колбаса кискәләп алып килә һәм бер кисәкне, чөеп, эткә ыргыта.) Мә, тот! Туганың Барс Тукбаевларда ничек кенә сыйланмыйдыр. Аңа райпо каравылчысы Кәрим абый ярты ашханә ризыгын төяп килә. Шуңа да симергән ул. Ашатмый гына карасыннар Барсны, райпо рәисе Чуртан Әхәткә Тукбаев йодрык исен тиз иснәтер… Син, Сарбай, Барс янында кечерәеп, кәрлә булып калгансың. Игезәк туганың бозау кадәр үскән, усалланган. Аңа ит калҗаларын тимер рәшәткә аша гына ыргыталар, ди. Ул үз ризыгын бүтәннәр белән һич бүлешми, ди. Мөгаен, хуҗасына охшап килгәндер. Хәер, ярлы хәлен бай беләмени хәзер… «Брат братның көтү көткәненә рад» дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер… Сине, Сарбай, хәзер Барс танымый да торгандыр инде. Бер кан югыйсә, иснәп тә сизәргә тиеш. Нишлисең, «дөнья иркен» дисәләр дә, ул кемнәргәдер тар булып тоела. Чөнки комсызлар туймый. Аларга гына булсын, өлешкә кермә! Бер шагыйрь абыең әйтмешли:
Хәйләкәрләр һәм көчлеләр җиңә,
Көчсезләргә җитми итле кисәк!..
Көчле этләр калҗа кимергәндә,
Көчсезләре тора исен иснәп.
Тәпиеңне сузсаң да, ач хәлен тук белми шул, Сарбай. Син тәпиеңне сузарга ашыкма инде. Мә тагын бер кисәкне һап иттер… (Колбаса кисәге ыргыта.) Менә шулай, ризык кадерен белмәсәң, син болай койрык болгап өтәләнмәс идең. Кар-бураннарда, җан өшеткеч салкыннарда калтырана-калтырана, ачтан төн уздырулар җиңел түгелдер сиңа. Элекке хуҗаң Ишкәев, синең типке хәлендә йөрүеңне аңласа, куып та чыгармаган булыр иде. Юктыр шул. Ул үзеннән акыллырак адәмнәрне дә яныннан тизрәк куарга тырыша. Эх, Сарбай, Сарбай, бәлки, шушы аяныч тормышың Ишкәевнең Тукбаевны өнәмәвеннән килгәндер дә. Асрамаган, үчен синнән – эттән алган… (Авыр сулап куя.) Ишкәев «корбаны» булырга гына язмасын инде. Ул «глава» була калса, үчен миннән башлаячак. Хәер, ни булса да, минем кендегем Байтирәккә берекмәгән. Мә, Сарбай, аша!.. (Бер кисәк колбаса ыргыта.) Күзләреңне мөлдерәтеп, тагын көтәсеңме? Юк шул бүтән, бетте, туганкай… Киттеңме? Бар, бар. (Кинәт эт читкә тайпыла.) Чү! Син кемнәрнедер күреп өркедең бугай, Сарбай?
Шулвакыт ишегалды капкасыннан ике хатын-кыз сөйләшә-сөйләшә килеп керә.
Ләмига (Нәфискә эндәшеп). Исәнмесез! Редактор йорты шушы буламы?
Нәфис. Әйе.
Ләмига. Сез Нәфис Хаков буласызмы?
Нәфис. Әйе, мин булам. Әллә миңа йомышыгыз бармы?
Ләмига. Бар иде шул…
Нәфис. Әйдәгез, өйгә кереп сөйләшсәк тә була.
Бүлмәгә керәләр, утырышалар.
Тыңлыйм сезне. Башта танышыйк әле, сез кем буласыз?
Ләмига. Мин Ләмига апаң булам, бу – минем кызым Хәтирә. Динар Ишкәевләр килене. Мин – кодагыйлары. Алар шушы Байтирәктә яшиләр. Мин үзем Курбаш авылыннан, шунда яшим. (Кызына ишарәли.) Менә карагыз инде бу балага, коры сөяккә калган, чыкмаган җаны гына бар…
Нәфис. Нәрсә булды соң?
Ләмига (борчылып). Ул хатны кем язган икән?
Нәфис. Нинди хатны?
Ләмига. Менә сезнең «Байтирәк хәбәрләре» газетасында басылган бит. (Газетаны чыгарып күрсәтә.)
Хәтирә. «Байлыкка табынмагыз!» дигән хат.
Нәфис. Әйе, бар иде андый язма, басылды. Шуннан, ул хатка ни булган соң?
Ләмига. Тегеләр, кодаларны әйтәм, «ул мәкалә безнең турыда» дип баралар. Менә шушы баланы нахакка рәнҗетәләр, «син үзең язгансың» дип…
Нәфис (аңлап). Мәхәббәт турындагы андый хатлар безнең редакциягә дә еш килә. Күбесе исемнәрен, адресларын күрсәтми. Күрсәтмәскә махсус та кушалар. Кияүгә чыгып, уңышсыз мәхәббәткә юлыкканнар үкенүләрен, йөрәк серләрен әнә шундый хатларда ачып салалар, бүтәннәргә гыйбрәт йөзеннән киңәш язалар. Монда кемнедер рәнҗетеп гаепләргә урын юк.
Ләмига (Хәтирәне кызганып). Моны шулай иткәннәр шул… «Байтирәктә андый бүтән кеше юк, ул син генә» дип әйтәләр, ди.
Хәтирә (кабаланып). Әти әйтә: «Байтирәктә төзелеш начальнигы Шәйхелисламның да андый малае юк, энем Ибәтнең дә юк», ди. Байтирәк авылындагыларны бөтенесен санап чыкты. Бер кеше дә юк бит андый, ди. Бер мин генә, ди.
Нәфис (үзалдына). Каракның бүреге янган күк була инде бу.
Ләмига (борчылып). Хәзер бу бала ни кылырга да белми. Кода минем үземә әйтте, «Аклансын!..» ди.
Нәфис. Динармы?
Ләмига. Әйе, үземә әйтте. Редакцияне бик әйбәтләп судка бирсен, диде. (Пауза.) Кода хәзер ул хатны «килен үзе язган» дип бара…
Хәтирә. Шулай диләр инде…
Ләмига. Кызым бит ул вакытта Казанда сессиядә укып йөри иде, бернәрсә белми. Шулай булгач, аның гаебе кайда? Нахак сүзне кызым кайткан төшенә чыгарганнар гына… Кода тора да «Судка бирегез…» ди.
Нәфис (торып китә, үз-үзенә). Вәт тешләк! Чыгырыннан чыккан, үчен кемнән алырга белми. Тукбаев кабинетында да, чүмәлә астыннан ут йөртеп, миңа теш кайраган иде. Хәзер киленен, кодагыен утлы табага бастырган. Хөсетлеге әтисе Хамайдан күчкәндер шул. «Редакцияне судка бирегез» диме?
Хәтирә. Әйе, шулай ди.
Нәфис. Судка биргәнче, тагын бер кат уйлашыгыз. Билгеле, бу эш сезнең ихтыярда. Әле судка гаризагызны алырлармы? Андый хатны бастырган өчен редакциягә ташлама ясап булмый. Сезгә «бу хат безнең турыда икән» дип әйтү дә урынсыз. Хат ахырында имза урынында «Х» хәрефе генә, исем-фамилия юк… Судта да сезгә «юкка баш катырып йөрмәгез» дип әйтергә мөмкиннәр.
Ләмига. Кода әйтә, редакция табып бирсен язган кешесен, ди. Аннары үзен аклый ул, ди. Киленне әйтә…
Нәфис. Килен язмаса дамы?
Ләмига. Шулай ди шул… Кияү үзе ул хатны редакциягә барып сораган, аңа әллә кемнең хатын биргәннәр, ул хатны «язган кешенеке белән туры килми» ди.
Нәфис. Ул хатны минем рөхсәттән башка кем бирер икән? Ул редакция сере булырга тиеш.
Ләмига. Атнакич барган кияү, бер иптәш милиционеры белән. Сез инде киткән булгансыз. Анда бер егет кенә утырган.
Нәфис. Хат киленнең үз кулы белән язылганмы соң?
Ләмига. Юк шул… Аны безнең авылда Раилә язган дип тә чыгарганнар, хакмы, нахакмы?
Нәфис. Раилә?! Безгә хәбәрләр язышып торучы кызмы?
Ләмига. Әйе, «шул гына язган диләр, бер дә бүтән кеше түгел» дип әйтәләр.
Нәфис. Бу мөмкин түгел. Мин Раиләне беләм, ул андый әшәкелеккә бара алмый…
Хәтирә. Ул түгел лә…
Ләмига. Алай димә, кызым, кырык төрле итеп язалар аны… Әллә кемнәр җибәрә…
Нәфис. Алайга китсә, миңа да әйтергә мөмкиннәр «махсус эшләгән бу моны» дип. Әйтәм ич, хат конкрет шәхес турында түгел. Монда «фәлән итәм, төгән итәм» дип борчылып йөрисе юк.
Хәтирә (гасабиланып). Каенатам, сезне судка биреп, язган кешене эзләтеп табарга куша…
Нәфис (үз-үзенә). Мине судка бирергә?! Вәт бәдбәхет! Серкәсе су күтәрә алмас икән.
Ләмига (кызы сүзен хуплап). Әйе, кода «язган кешене тапсыннар» ди.
Нәфис. Анысы тикшерүчеләр эше…
Ләмига. Кода бит кызга ышанмый, «Ник судка биреп булмасын?!» дип бара. Алар, ирле-хатынлы икесе дә, «килен язган» дип уйлыйлар.
Хәтирә. Ирем Габит та шулай ди. «Син язгансың аны, башка кеше түгел» ди… (Чарасызлыктан ярдәм көткәндәй, Нәфискә төбәлә.) Нәрсә булса да эшләп карыйк инде, кул кушырып утырып булмый бит. Милициягә тикшертергә мәллә?
Нәфис. Анысы сезнең ихтыярда. «Ник андый хат бастырдыгыз?» дип, редакциягә дәгъва белдерә аласыз. «Мине рәнҗеттегез, мин сезне судка бирәм» дип. Бу очракта без сезгә газета аша җавап бирергә тиеш булабыз.
Ләмига. Менә шундый нәрсә кирәк ди кода. «Син түгел» дигән әйбер кирәк ди.
Нәфис. Болай эшләгәндә, бу үзегезне-үзегез фаш итү була. Гаепне тану. Аннары әйтерләр, «чыннан да үзе язган икән, җитешле тормышы да туры килеп тора» диярләр.
Ләмига. Шул шул, тормышы белән туры килә. Юкса мәкалә эчтәлеге аның үзенә туры килми. Минем кызым беренче курста кияүгә чыкмады. Хатта «Беренче курста кияүгә чыктым» дип язылган. Бу бала өченче курста кияүгә чыкты.
Нәфис. Соң, шулай булгач?
Ләмига. Аңламыйлар бит менә, аңламыйлар…
Нәфис (үз-үзенә). Аңласалар, кеше дә була ул… Бик аңлыйлар, шулай кеше каһәрләүдән тәм табалар.
Ләмига. Газетада безне мактаганнар, ди, язган кеше безне яманламаган, ди. Без, ди, тормыш җиткергән, ди.
Нәфис. Кем әйтә алай дип?
Ләмига. Кодагый. Ике-өч машина да булгач, шуңа мактаулы без, ди. Язган кеше безне түгел, үзен генә хурлаган ул, ди.
Хәтирә. Аларга шулай булып чыга да инде… Тик бу хатны язган кешене кем дә булса беләме? Кем икән ул? Аны кем дә булса язган бит инде, үчлек белән… Ничек менә шулай язарга мөмкин… Бу бәндәне миңа табарга язмасын!.. Әгәр дә тапсам, мин аны тапсам…
Ләмига. Кияү шул кешене таба да кызга: «Син яздырдың, хәзер балаңны күтәр дә чыгып китәсең», – дип әйтергә тиеш икән.
Нәфис. Әгәр тапмаса? Әгәр ул кеше юк икән?..
Ләмига. Әгәр юк икән, белмим. Ул күрәзәчегә дә барган инде.
Нәфис. Кем?
Ләмига. Кияү.
Нәфис. Нәрсә дигәннәр?
Ләмига. Киленнең гаебе юк, дигәннәр.
Нәфис. Һәм юк та инде.
Ләмига. Мин дә әйттем инде аңа шулай дип.
Хәтирә. Минем гаебем юк та юк инде. Булмаган нәрсә сөйлиләр.
Нәфис. Булмаган нәрсә өчен баш катырып йөрисе дә түгел. Бу сөйләшүгә нокта куярга кирәк. Бетте-китте…
Ләмига белән Хәтирә китәргә кузгалалар. Нәфис озатып кала. Аннан, кире бүлмәсенә кереп, мәкалә язарга утыра. Язылмагач, диктофонны кушып, семинарда Тукбаев сөйләгәнне тыңлый.
Тукбаев (эфир язмасы). …Иптәшләр! Күрсәткечләр ташка үлчим! Бер күрсәткеч плюс дип сөенгән идем, анысы да үлем булып чыкты. Зоотехник хайваннарны бетерергә булыша, агроном, самолёттан агу чәчтереп, басуларны боза, бал кортларын үтерә… Зоотехник күселәрне агуламый, фермада дуңгызлар үлә, чир тарала… Сез дә, чиновник рәисләр, күселәр агуга ияләнгән кебек, тыңламаска ияләндегез. Нишләсәгез дә ярый. Җавап бирүче юк. УАЗның коробкасы ватылды дип тә сыерны базарга алып чык, кунакка брат кайтса да, сват кайтса да, сыер сат… Үзебез өчәр машина иметь итәбез, күн курткадан, норка бүректән йөрибез, любой председательнең корсагы көнгерәнеке кебек. Хезмәт хакы гына түли алмыйбыз. Итне колхозныкын түгел, үзегезнекен ашагыз! Миңа баш санын киметә торган рәисләр, зоотехниклар кирәкми. Сез нинди кешеләр? Мансур! Йөз килограммлы гәүдәмне күтәреп йөрмим дә мин, колхозчыларга хезмәт хакы түли алмагач. Әнә чык та көнбагыш сат яки шешә җыеп булса да түлә… Узган елга караганда алтмыш сыерың ким, өч йөз баш сарыгың. Фермаң җимерелгән, ә яңа йортыңны төзеп куярга өлгергәнсең. Сезгә өстәл белән туалет арасында гына йөрергәмени? Алланың кашка тәкәсе мәллә сез! Таратырга булдырасыз. Синең, Мансур, бернинди күрсәткечең дә юк. Шуның өчен орден бирергәме сиңа?.. Нигә рәис постын алып торасың? Фермаңда бозауларың бишәү туган, бишәү үлгән. Моны ничек аңларга? Үзең мәче кебек йокларга яратасың, ә телең чабата буе… Китегез эштән, мин тотмыйм… Туктатып буламы бу нәрсәне? Сез мине тыңлыйсызмы? Әллә мин кул күтәреп чыгып китимме? Башаровка барам да әйтәм: «Я – бессилен, дим, я не могу подчинять своих подчинённых, я не могу остановить эти беспорядки, пишу заявление», – дим. Барам да язам, аннары белерсез…
Нәфис (тасманы өзеп). Яздырырсың сиңа заявление… Мондый чыгышны газетага бастырып буламыни инде? Мактарга кирәк булса да мактап булмый… (Ул бер фикергә килеп яза башлый.)
Шулвакыт Казаннан кайткан кызы Көләч ишекне ачып аваз бирә. Ул киенгән-ясанган, шат.
Көләч. Әти! Син өйдәме?
Нәфис. Өйдә, кызым, өйдә…
Каршына йөгереп килә, кочаклап ала.
Әйдә, уз, мин сине бик сагындым.
Көләч. Мин дә… Менә кайттым әле.
Нәфис. Бик әйбәт булган.
Көләч (өй эчен күзәтеп). Йортың ярый, түбәсе тишек түгел, яшәргә була. (Сумкасын урындыкка куя.) Иркен. Ишегалдың да иркен икән, ямь-яшел чирәм. Койма да коргансың…
Нәфис. Тырыштым инде, күрше кәҗәләре кермәсен дидем, утырткан агачларны кимерәләр, җиләк-җимешләрне таптыйлар… Менә хәзер кура җиләге белән чәй эчәрбез.
Көләч. Кура җиләкләреңне үзем җыеп ашармын, әнигә дә алып кайтырмын. Йөрәгенә дәва булыр. «Кура җиләге канны сыеклата» ди ул.
Нәфис. Ярар, ярар, кызым, бергәләп җыярбыз. Син яраткан алмалар да өлгерде.
Көләч. «Июльский»мы?
Нәфис. Әйе. (Чәй әзерли. Өстәл хәстәрен күрә.)
Чәй эчәргә утыралар.
Әйдә, җитеш, кызым, тамагың ачкандыр.
Көләч (чәен эчеп). Минем, әти, синең туган авылыңа – Акъярга кайтасым килә. Анда табигать матур…
Нәфис. Кайтырбыз, кызым, кайтырбыз… Менә тиздән редакциягә йөрер өчен машина да бирсәләр…
Көләч. Әле һаман бирмәделәрмени?
Нәфис. Бирәчәкләр…
Көләч (куанып). Ярый. Син башлыкларың белән дус бул, әти. Машина алгач, әнине дә авылга утыртып алып кайтырбыз.
Нәфис. Ярар, ярар…
Көләч. Ул шәһәрдә төтен сулап ятмасын, аның йөрәгенә саф һава, кислород кирәк. Ул да бераз табигатькә чыксын, күңеле ачылып китәр.
Нәфис. Дөрес, кызым, дөрес… Әниеңнең сине шәһәрдә ялгызы калдырасы килмәде инде. Ул үзе дә шәһәр кызы, шәһәргә ияләнгән. Заводында кайнашуын белә.
Көләч. Әти! Минем заводка кереп эшлисем килми. Анда әни белән синең интеккәнең дә җиткән.
Нәфис. Нишләргә уйлыйсың соң?
Көләч. Син мине укырга керт, университетка.
Нәфис. Кем булырга телисең?
Көләч (әтисенә карап). Журналист!..
Нәфис. Журналист?! Әллә әтиең юлыннан китмәкче буласыңмы?
Көләч. Нигә? Әллә начармы? Син инженер килеш тә журналистикада эшләп йөрисең ич әле.
Нәфис. Журналистлык – ул минем хобби… Йә, ярар, урыс факультетына керәсеңме?
Көләч. Юк, татарныкына.
Нәфис. Урыс мәктәбен тәмамлагач, татарча уку авыр булмасмы соң?
Көләч. Аермасы юк. Белмәгәнне өйрәтерсең…
Нәфис (җитдиләнеп). Университетка имтиханнар тапшыру өчен газетада басылган мәкаләләрең булу шарт.
Көләч. Язарбыз. Өйрәнермен. Кайттым бит менә. Редакцияңә вакытлыча эшкә ал, килешү төзеп… (Әтисенә төбәлә.) Нәрсә, булмый мәллә? (Пауза.) Әти! Нигә син тәвәккәл түгел? Кешеләр эшли ала бит. Якын туганнарын да үз янына алдыралар… Өйрәнермен, мин кемнән ким?
Нәфис. Юк, кызым, син беркемнән ким түгел. Син – сәламәт рухлы, сәләтле бала… Мин әле рәтләп яза белмәүчеләрне дә язарга өйрәтеп, алар өчен күбрәк үзем эшләп йөрим… Ярар, бергә эшләрбез…
Көләч, сикереп торып, әтисен кочаклый, аннары канатланып биеп китә, «Тамчы гөл!» җырын җырлый башлый. Музыка уйнап ала.
Көләч (биюен дәвам итеп). Мин – бәхетле! Минем ике канатым бар: әнием белән әтием! Өйгә кайткач, әниемне дә сөендерәм, «әти эшкә алды» дим. Мин эшлим, мин укырга керәчәкмен… Это классно!
Нәфис. Теләгең булгач, укырсың, кызым, укырсың… Ярар, әйдә, минем бакчаны карап чыгыйк.
Кузгалалар.
Сиңа дигән чәчәкләр дә үсеп җитте инде…
Көләч сөенә-сөенә әтисе артыннан иярә.
Пәрдә төшә.
Өченче күренеш
Ләмига кызы Хәтирә белән урам чатында туктап калганнар, эскәмиягә ял итәргә утырганнар. Күңелсезләр.
Хәтирә. Әни! Син нәрсә уйлап утырасың?
Ләмига. Һаман да шул коданы уйлыйм әле. Гомергә үчле булдылар. Кешене гафу итә белү юк, шайтан коткысына бирелгәннәр. Аларныкы гына дөрес. Редакторга никтер этлек эшлиселәре килә. Исе китәр, әллә ул миллионнарны урлаганмы? Ул андый кешегә охшамаган, хәерче кебек яшәмәс иде… (Пауза.) Сиңа, кызым, кодалар белән бер түбә астында яшәгәч түзүләре кыендыр инде…
Хәтирә. Ирем «башка чыгабыз» дип әйтә әйтүен…
Ләмига. Аңарчы яшәргә кирәк бит әле.
Хәтирә (уйланып). Әни, хат язган кешене табып булмас микән?
Ләмига. Әйтә алмыйм…
Хәтирә. Тапсак…
Ләмига (кызының халәтен аңлап). Кирәкми, кызым. Тыныч, сабыр була бел. Үч саклау – чир саклау ул. Үчнең чиге яман… Кичерә, оныта белсәң, уңарсың…
Хәтирә. Мондый хәлне ничек онытасың, әни? Ул сине эчтән борчып, талап тора бит. Өстәвенә алар сине ыскытып та торсыннар әле.
Ләмига. Барысын да аңлыйм, балам… Үземнең дә йөрәгем кага башлагач, утырып сулу алыйм дидем… (Пауза. Ләмига читкә карап үз-үзенә.) Әй кызым, эчтән җаның көя булыр, аларның яман сүзләрен кабул итәрлек түгелдер шул, ул чир булып йога, үзенекен эшли…
Хәтирә. Нишләргә соң миңа, әни?
Ләмига. Үзеңне кулга алырга тырыш, болай да коры сөяккә калып барасың. Авырып-нитеп китә калсаң, мантый да алмассың. Балаң бар, борчуларың аңа да чир булып күчәр. Син тыныч булсаң, ул да сау-сәламәт үсәр… Син аларны үзгәртә алмыйсың, нәсел-нәсәбе, бар булмышлары шул – тешләкләр. Кода, минемчә, редакторга үч саклый булыр.
Хәтирә. Ник?
Ләмига. Ник дип, теге вакытта газетада бер мәзәк нәрсә бастырган иде ич ул. Ни, бер колхоз рәисенең көзге каршында үз-үзенә юанып сөйләнүе турында. Шул көлке нәрсәне укыгач, ул аны үзе дип кабул иткән дә, нишләргә белмәгән. «Мине мыскыллап язган, – дигән, – мин аны редакторлыктан барыбер кудыртам», – дип җикеренгән. Моны миңа кодагый үзе әйтте. Ул чакта редакторны башлык кына яклап калган. Тукбаев эшеннән китсә, коданың аның урынына бик каласы килә инде, редакторга районда көн бетәчәк, диләр.
Хәтирә. Бетсә. Газетада андый хатлар бастырып ятмас…
Ләмига. И-и кызым, бу дөньяда берсе китсә, икенчесе табыла ул. Редактор китеп, кода үзгәрәме? Икенче берәүгә бәйләнә башлый. Бер бәйләнчек – гел бәйләнчек ул, сәбәпләре табылып кына тора. Үзен хөрмәт итә белмәгән башканы да хөрмәт итә аламыни?.. (Кызына кызганып карый.) Бер сөйкемсез гел сөйкемсез була инде…
Хәтирә. Хәзер өйгә кайткач нәрсә дип әйтәбез инде?
Ләмига. Нәрсә дисең? Редактор, юкка баш катырып йөрмәгез әле, дип әйтте диярбез.
Хәтирә. Әтинең тагын ачуы кабарыр инде.
Ләмига. Кабарса кабарыр…
Хәтирә. Олы башымны кече итеп сөйләшмим, дияр.
Ләмига. Дисә дияр… Олы баш әйтә дип үлеп булмый бит инде. Патшамыни! Әллә кем булганнар!..
Хәтирә (нәрсәдер исенә төшереп). Әни! Син утырып тор әле. Мин бу чаттагы кибеткә кереп, бер шоколад кына алып чыгыйм.
Ләмига. Бар, бар.
Хәтирә китә. Ләмига ялгыз кала.
И Алла, шушындый көннәргә калып, Байтирәк урамнарында ыстырам булып йөр инде… Башта ук тормышлары кызымны өнәп бетермәүдән башланган иде, ахыры ничек булыр тагын? Янәсе, алар абруйлы, дәрәҗәле кешеләр. Имеш, килен акыллы, бар яктан булган булсын… Минем кызым әрәм әле аларга. Кай төшләре мактаулы Хамайныкыларның? Ул дәҗҗал, егерменче елларда авыл старостасы чагында ук, гомер буе кеше каргышы җыйган. Шабай гаиләсен җәберләп, тереләй күмдерткән… И Алла, андый яманлыклардан Ходай үзе сакласын… Сугышка да бармады, авыл Советына кереп оялады да… Күпме кешене каһәрләп налог, заём җыйдыртып, тол хатыннарны мыскыл итеп йөрде. Җир бит! Хәзер туксанга җитеп үлә алмый ята. Әле үзе кызым хәстәрендә тора. Кимсетерлекмени ул!..
Хәтирә әйләнеп килеп җитә, кулында – шоколад.
Хәтирә. Әйдә, кайтабыз, әни…
Китәләр. Сәхнә алышынганда, алар кодалар йортына кайтып керәләр. Аларны кодагыйлары Сәлимә каршылый.
Сәлимә. Кайтып та җиттегезме, әйдәгез, әйдә, чәй әзер.
Ләмига. Көчкә, арып-талып… Җәяү күп йөрелде. (Түргә уза.)
Сәлимә. Хәзер Байтирәк зурайды шул… Әйдә, утырышыгыз әле.
Өстәл артына утырышалар.
(Чәй ясый). Кайларда булдыгыз соң? Редакторны күрә алдыгызмы?
Ләмига. Күрүен күрдек…
Сәлимә. Нәрсә ди соң?
Ләмига. Нәрсә дисен, юкка баш катырып йөрмәгез, ди.
Сәлимә. Ничек юкка? Безне шулай мыскыл итеп язсыннар да…
Ләмига (борчылып). Кодагый! Редактор әйтә, ни, ди, монда беркемне дә мыскыл итү юк, ул хатта бернинди кәнкрит кеше турында исем-фамилиясе әйтеп язылмаган, ди, андый хатларны без газетада еш бастырабыз, нигә сез гаепне үз өстегезгә аласыз, ди. Бер ялгансыз менә.
Сәлимә. Соң, ирем Динар шулай дип бара бит, безнең турыда язганнар, ди. Әле кичә генә пәри кебек котырынды.
Ләмига (уфтанып). Белмим инде, нигә дип котырынырга кирәктер. Баш ярылмаган, күз чыкмаган… (Пауза.) Кодагый! Коданың редакторга берәр үче бардыр аның.
Сәлимә. Бар, бар. Булмыйча. Ул аны мыскыллап бер юмор да язган иде.
Ләмига. Шул шул менә! Алар арасындагыны белеп тә бетерә алмыйсың. Монда, кодагый, кызымның бер гаебе дә юк. Редактор үзе дә шулай дип бара. Судлашып йөрү кирәкми, ди. Һәм дөрес тә инде.
Хәтирә. Монда судлашып йөрергә минем ни гаебем бар? Әйтәм бит, мин язган хат түгел ул.
Ләмига. Баланы нахакка рәнҗетү булмасын инде.
Сәлимә (бераз йомшаргандай). Анысы шулаен шулайдыр да… Әйдә, чәйләрегезне эчегез әле. (Ләмигага.) Тагын ясыйммы?
Ләмига. Булды, җитәр… (Дога кылып урыныннан тора.) Килгән килгән Хамай бабайның да хәлен белеп чыгыйм инде.
Ләмига сүтелми калган иске йорт ягына чыгып китә. Сәлимә, Хәтирә өстәл җыештырып кухня ягына – сәхнә артына узалар. Ләмига Хамай янына кергәндә, Хамай карт караватында утырып тора, утырып торыр өчен, карават башына бау бәйләгән. Ул Ләмига кергәнен искәрми. Янәшәдәге тумбочка өстендә – дарулар, ризыктан калган савыт-сабалар. Өй эчендә шомлы тынлык.
Хамай (саташып). Әнә ул, Хәйбул, тагын килгән… Шамайның сугыштан кайткан бандит энесе. Исереп килә дә безнең рәшәткә башларын сындыра башлый, тәрәзәләргә таш ыргыта. Үзе «Яшәсен, Сталин…» дип сөйләнүен белә, җыр җырлый… Миңа һаман да: «Абыем Шамайны, аның гаиләсен нигә җиргә тереләй күмдерттең?» – дип бәйләнә. «Әҗәлең миннән булыр, хаин!..» – дип яный. Миңа Суширмә авылыннан китеп югалырга куша… Ул бандитны тагын төрмәгә утыртырга кирәк… Тотыгыз аны, ул мине үтерәчәк…
Ләмига. Хамай бабай!.. Син болай кем белән сөйләшәсең? Яныңда беркем дә юк бит. Сиңа беркем дә тими. Курыкма!..
Хамай (сагаеп). Син кем?..
Ләмига. Мин Ләмига булам.
Хамай. Ләмига?
Ләмига. Әйе, Ләмига кодагый.
Хамай. Син каян килеп чыктың?
Ләмига. Үзебезнең Курбаш авылыннан.
Хамай. Ә-ә, мин күчеп килгән авылдан икән. Анда безнекеләр исән-саумы?
Ләмига. Кемнәр ул?
Хамай. Мәрьям…
Ләмига (үз-үзенә аптырап). «Ай Аллам, ун ел элек бу фани дөньядан киткән хатынын да хәтерләми…» Саулыкларың ничек, Хамай бабай?
Хамай. Үлеп булмый бит…
Ләмига. Үләргә ашыкма әле…
Хамай (мөкиббән калып тынып тора, аннан хәтерләп). Ләмига, хәл белеп керүеңә рәхмәт… Миңа инде күп калмады… Мине Курбашка, Мәрьям янына алып кайтып җирләсеннәр, яме.
Ләмига. И-и Хамай бабай, үләргә ашыкма әле…
Хамай җавап бирми. Ләмига аңа сәер генә карап тора. Хамай урын өстендә талпына-калкына утыра. Аптырашта калган Ләмига читенсенеп чыгып китә. Ялгызы калган Хамай, калтыранып, бер ноктага текәлеп, үз-үзенә сөйләнә башлый.
Хамай (колак салып). Әнә атым кешнәде. Димәк, «Карлыгачым» исән икән… Болынга тышаулап җибәрелгән җиреннән Байтирәк кырына барып чыккан булган… Сез мине Шабай, Сәрмәния, зинһар, кичерегез инде. Гомерләрегезне кыеп, үземә күпме гөнаһ алдым. Мин гаепле, мин… (Шулвакыт Хамай янында кара киемнән өрәк сурәтендә Хәйбул шәүләсе пәйда була, Хамай куркып кала.) Син кем?..
Хәйбул (өрәк-шәүлә телгә килеп). Йә, җавап бир, бәдбәхет?! Абыем Шамай башына син җиттеңме? Син, син… Аның яраткан хатыны Сәрмәния апа гомерен син кыйдыңмы? Син, син. Дәшмә, кирәкми. Аларның нарасый баласы Шәйхулла гомерен син өздеңме? Син, син…
Хамай (калтыранып). Син кем? Хәйбулмы?
Хәйбул. Дәшмә, хаин!.. (Чыбыркысын шартлата.) Син абыемның икенче малае Шәехне дә тереләй күммәкче идең, әгәр ул Аксай елгасы буендагы арыш басуы арасына качып өлгермәгән булса… Ник абыема атымны урладың дип яла яктың, хәсис?.. Ат кирәк булдымы сиңа? Әнә минем атымны ал, тик син миңа туганнарымны кайтарып бир…
Хамай. Юк, миңа хәзер ат та, берни дә кирәкми… Зинһар, тимәгез миңа?
Хәйбул. Мин сиңа тимим, кагылырга җирәнәм. Син, хәсис, үз-үзеңне хөкем кыл…
Хамай (көттереп). Ничек?
Хәйбул. Анысы синең эш… Синең ише кабахәт җанны ничек җир күтәреп йөрергә тиеш? Юк, юк! Син – корбан! Намусың корбаны…
Хамай. Мин… мин… Гөнаһыннан куркам…
Хәйбул. Син – ерткыч… Җинаятьләр кылганда ник гөнаһыннан курыкмадың? 1924 елны абыем гаиләсен тереләй күмдергәндә дә, сугыштан кайткач, мине гаепсезгә төрмәгә утыртканда да…
Хамай (пауза). Ялгышлык булган…
Хәйбул. Ялгышлык?! Мондый ялгышлыкны кичереп булмый…
Хамай. Миңа нишләргә соң? (Пауза.)
Хәйбул. Шәһит кит… (Чыбыркысын шартлата һәм китеп бара.)
Хамай (тынып калып). Ул явыз Хәйбул тагын монда ничек килеп чыккан? Мин аны, янап, куркытып йөргәне өчен, ун елга төрмәгә утырткан идем. Әллә ул төрмәдән качканмы? Аны тагын төрмәгә утыртырга кирәк. Ул мине… үтерәчәк…
Саташкан Хамай бүлмәсенә Хәтирә килеп керә. Аның өстәленә чәй, ризыклар куеп, сүзсез генә чыгып китә. Аны сагышлы моң озатып кала
Пәрдә.