Kitabı oku: «Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?», sayfa 4
– Син минем белән ничек йөрергә уйлыйсың? Болай гына, вакыт үткәрергәме? Әгәр алай булса очрашмыйк.
Егет тагын нәрсә әйтер икән дип көтәргә булды. Ул дәшмәгәч, Фәнирә читкә карап әйтте:
– Безгә кабат очрашмаска кирәк.
Һаман да авызына су капкан кебек торуны әдәпсезлеккә санап, Ирек бу юлы аңа җавап бирүне кирәк тапты:
– Әгәр дә мин, болай гына дисәм, дөрес булмас, ниятем җитди. Син миңа ошыйсың.
Егет кызның күзләренә туры карады. Аннары аны кочагына алды, күкрәгенә кысты. Фәнирә башын аның иңбашына салды, гәүдәсе белән елышты.
– Мин кешегә тиз ияләшәм, – диде ул, пышылдап. – Әгәр аерылышсак, тиз генә оныта алмам, авыр булыр дип куркам.
– Ә нигә аерылышырга? – диде егет, иңбашларын җыерып.
Кызның тавышы ышанычсыз чыкты:
– Мин нигәдер куркам.
Ирек дәшмәде. Кызның башын тотып, күзләренә карады. Ут яктысы төшә иде. Фәнирәнең кара күзләре зур, ул төс-бите белән грузин кызларына тартым, әгәр басынкы борыны да бөкрерәк булса, гел Кавказ ягыныкы диярсең; уртача буй, нечкә бил. Егет йөзен әкрен генә аңа таба китерде, кызның кайнар сулышын тойды. Фәнирә аны кочаклап алды, үзе егетнең иреннәрен эзләп тапты. Кайнар итеп, озак итеп үбешүдән соң, ул янә сорау бирде:
– Син һәр көн килерсеңме?
Ирек аның төс-битен грузин кызлары белән чагыштырды, әмма үз-үзен тотышы… Хәер, аның Кавказ кызлары белән очрашканы юк бит. Аларның холык-фигылен, тыйнаклык дәрәҗәсен белми… Ләкин бу минутларда андый уйлар белән мавыгу егетлек булмас иде һәм ул аны тагын да кысыбрак кочты, үпте. Кызның кайнар куллары егетнең муенына сарылды.
Күптән түгел генә танышкан бу кыз Казан тирәсендәге районнан, училище бетереп, бер ресторанда пешекче булып эшли; әти-әнисе, сеңлесе авылда яшиләр. Кызыл Байрак урамындагы тулай торакка (ул – төзүчеләрнеке) кем урнаштыруын Ирек төпченмәде.
– Битем яна, кемдер сөйли, ахры, – диде кыз һәм сәгатенә карап алды. – Ой, мин сәгать унда өйдә булырга тиеш идем.
– Ә син хыялда бүлмәңә кер. Әнә баскычтан менәсең ди, иптәш кызларың каршы ала. Кием алыштырып, юынып, чәй эчеп йокларга ятасың.
Кыз юморны эләктереп алды.
– Кайсы ягыма ятыйм: уңгамы, сулгамы?
– Кайсына телисең…
– Чалкан.
– Нигә?
– Больницада өйрәндем. Сукыр эчәккә операция булды да, озак ятарга туры килде. Үзешчән сәнгать түгәрәге членнары белән спектакль куясы идек, җитмәсә, мин – оештыручы. Кисәк кенә авырый башладым. Мине паровоз белән шәһәргә алып киттеләр, аннан «ашыгыч ярдәм» машинасы… Операция ясадылар. Шул көнне тагын бер кызга…
Аннары Фәнирә сүзен икенче темага күчерде.
– Мин бала яратам, – диде кыз. – Бигрәк тә кечкенәләрне. Минем әнинең сеңлесе Кырымда яши, аларның гаиләсе бик ишле, ире – кырым татары… Алар тозлы әйбер күп ашыйлар: алма, борыч… Борычның эчен алалар да ит белән дөге тутыралар. Бик тәмле ризык. Анда җимеш агачлары юлда да үсә. Теләсә кемнең бакчасына керергә була, сумкасыз, капчыксыз, билгеле. Күпме телисең – аша. Пешкән кукурузны тозлап ашыйлар, тәмле…
Сүзгә сүз ялганып, Ирек үзенең Польшада хезмәт итүен, анда да юл буенда алмагачлар булуын, солдат хезмәтендәге мәзәк хәлләрне сөйләп алды. Рәхәт иде аңа бу кыз белән әңгәмә коруы, кочаклашкан хәлдә торуы. Ул поляк телендә «ш», «ж» авазларының күп булуын искәртте, аларча кайбер сүзләрне, җөмләләрне әйтеп күрсәтте. Ләкин «Я цен кохам!» дигәнен тәрҗемә итеп тормады. Эченнән генә: «Бәлки, берәр вакыт әйтермен, әле иртәрәк», – дип уйлап куйды.
– Син нигә кичә, ышанасыңмы, дидең?
– Болай гына.
– Мин бар кешегә дә ышанам, – диде егет кочагындагы кыз уйчан гына, – берәр вакыт үземне наказать итәрләр әле, эләгермен, аннан берәүгә дә ышанмам…
Фәнирә әкрен генә җыр сузды:
Зачем, зачем тебя повстречала…
Зачем нарушил мой покой…
Кыз җырлаудан туктады, Иреккә карады һәм аның бик җитди уйларга батканын аңлады.
– Нәрсә уйлыйсың?
– Болай гына.
Әлбәттә, аның уйлары Фәнирә тирәсендә бөтерелә иде. Ике-өч мәртәбә генә очрашкан кыз кем ул? Ни-нәрсә уйлап, нинди планнар корып яши? Аңа мөнәсәбәте ничек? Сәгать унда өйдә булырга тиеш идем, ди. Ни өчен? Кем беләндер очрашамы яисә киләсе кешесе бармы? Бу вакытта кем килергә мөмкин? Әллә болай гына әйтәме? Казансу буенда утырганда йокысы килә иде. Ә хәзер… үзе керергә ашыкмый. Шулай да серлерәк әле бу кызый. Ирек төрледән-төрле шикле уйларга бирелүен үзенең милициядә эшләве, ситуацияне анализларга күнегүе белән аңлатырга һәм акланырга тырышты. Кыз турында ямьсез уйламаска иде аның нияте. Хыялында гәүдәләнергә өлгергән итагатьле, инсафлы, тәүфыйклы, үзенә гомер юлдашы булырлык кеше булуын тели иде.
Иректән төпле җавап алмагач:
– Егет булу яхшыдыр, – дип куйды Фәнирә. – Кызлар, мескен, ни теләсә, шуны эшли алмый. Газаплана. Яратса да әйтә алмый…
Тулай торак ишеге төбендә Фәнирәнең бүлмәдәшенә – тулы гәүдәле, мул күкрәкле Шура исемле кызга юлыктылар. Ул бер егетне култыклаган иде, аны калдырып, иптәш кызын читкәрәк дәште.
Ирек аның Фәнирә колагына «Теге килмәде… Синең өлеш шешәдә… Мин кайтмыйм…» дигән өзек-өзек сүзләрен ишетеп калды.
Арты белән баскан Фәнирә, Иреккә сиздермәскә тырышып, бармагын ирененә куйды. Шура, авыз чите белән елмаеп, аңа күз кысты да егетенә ябышып китеп барды. Каушап калган Фәнирә ашык-пошык саубуллашып кереп китте.
…Шимбә көнне Ирек, кичке сәгать унга чамалап, тимер юл вокзалына китте. «Кильдураз – Казан» поездының расписаниесен белде: ун туларга алты минут кала килә икән.
Вокзал каршындагы скверда гына көтәргә булды. Андагы чуар халык төрлесе төрле рәвештә: кайсы эскәмиягә утырган, кайсы яткан, байтагы аягүрә; трамвай, такси, автобус, троллейбуслар килә-китә; вокзал артында пош-пош итеп паровоз кычкырта.
Шәһәр яны поезды килде. Ирек Фәнирәне каршылады. Дүртенче трамвай белән Кольцога бардылар, аннан беренче троллейбуска күчтеләр. Егет кызның әти-әнисе хакында сорашты. Әтисе өйдә, әнисе эштә булган, икесенә дә, шундук китәм, дип әйткән. Кыз өенә ни өчен алай тиз генә кайтып килүе хакында ачылып сөйләмәде.
Фәнирә, тулай торакка кереп, сумка һәм пальтосын калдырып чыкты. Ирек аның иптәш кызы белән әрләшкәнен ишетеп калды. Фәнирәне бер егет сорашкан, ә иптәш кызы аның кайда һәм кем белән икәнен әйткән. Ирек моны колагына киртләп куйды.
Эскәмиядә утырганда, егет:
– Сиңа минем белән рәхәтме? – дип сорады.
– Әйе.
Озак кына сөйләшеп утырдылар. Ирек аны кочаклап җылытты. Кызның керәсе килүен сизенеп, урыныннан торды.
– Иртәгә килмә, – диде Фәнирә.
– Нигә?
– Племянница киләсе бар.
Аерылыштылар. Ирек урам якка чыкты да Фәнирәнең балконда күренгәнен көтеп торды. Егетенә тиз генә кул болгап алгач, кыз күздән югалды.
Ирек тулай торагына кайтты. Бишенче каттагы иркен бүлмәнең тәрәзәсе ачык. Егетләр йоклый. Ирек урамга күз салды. Каршыда кайбер тәрәзәләрдә ут балкыган ике-өч катлы йортлар. Волгоград урамына таба алмагачлар тезелеп киткән, алар язлыкта ап-ак чәчәккә төренәләр, әлегә исә яшел яфраклары гына шәйләнә. Ирек җанына бәлзәм булып яткан бу агачларга озаклап карап торырга ярата, чөнки алар чит җирдә аңа алмагачлы туган авылын хәтерләтәләр… Бу урам, гомумән, тыныч, көндезен дә машиналар аз йөри. Ә сул яктагы Восстание урамында шау-шу күбрәк.
Бүлмәдәге егетләр урамда селкенеп йөрүчеләр түгел, эш кешеләре: берсе элек Ирек эшләгән төзү идарәсеннән – балта остасы, икенчесе тимер-бетон эшләнмәләр заводында, эше бик җиңелдән түгел, шулай да зарланмый, чөнки фатир чираты якынлашып килә, өченче бүлмәдәше – эретеп ябыштыручы. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да таза егетләр: мәкерсез, ярдәмчел, хәмер белән дә әллә ни мавыкмыйлар, вакытлары да юк – икесе кичен техникумга йөгерәләр, берсе – кичке мәктәпкә. Ирек алардан һич кенә дә зарлана алмый. Хәер, үзе дә дөнья күргән, дары иснәгән бит – уртак тел тиз таптылар, аңа да кырын караучы юк.
Юынып кергәч, егет урынына ятты. Фәнирә турындагы уйларына сирәк кенә узган машина тавышы килеп кушыла, эт өргәне колакка чалына, бүлмәдә берәрсенең караваты шыгырдап куя. «Иртәгә племянницасы килә… Кем ул, кайдан, ни өчен килә? Ә теге егет кем? Табышмак арты табышмак. Әллә… Ярар, егет, – диде Ирек үзенә үзе, – иртә – кичтән хәерлерәк. Поживём увидим. Ял ит».
Хәер, әлегә бик атлыгып та тормый. Чөнки июнь аенда икенче курс өчен «Җир һәм гражданлык хокуклары»ннан соңгы сынауларын бирде, семестр барышында «Административ җинаять хокуклары» һәм башка фәннәрдән практик занятиеләр уңышлы үтелде. Шулай итеп, өченче курска күчте. Бераз башын ял иттергәч (эшләп укуы җиңелдән түгел), янә китап кимерергә тотыначак.
Бераздан ул күзләрен йомды, серле кызның кайнар тәнен тойгандай булды һәм акрын гына әвен базына төшеп китте…
…Ирек белән Фәнирә кич сәгать сигезләрдә очраштылар һәм Свердлов урамына, кызның элекке фатир хуҗаларына киттеләр.
Иртән көн яхшы, кояшлы, җылы иде. Көндез бөркү, тирләтә, эсселек әллә тагы утыз градуска җиткәндер. Кичен дә бөркүлек басылмады, ләкин җилли башлады, болытлар куерды, көньякта кара-кучкыллары хасил булды, анда яшенле яңгыр ява, ахрысы.
Фәнирә ак күлмәктән, ләкин ул алсу булып күренә, чөнки кояш баеганда бөтен әтраф алсулана: күк йөзе дә, болытлар да, җир өсте дә. Әллә янында яраткан кызы булганга – Иреккә бөтен дөнья алсу күзлектән караган төсле.
Кызның элекке фатир хуҗасы асты кирпеч, өсте агачтан гыйбарәт булган ике катлы йортның беренче катында яши икән. Фәнирә егетне башта тулырак гәүдәле, чуар җылы халат өстеннән кулдан бәйләнгән йон кофта кигән хуҗабикә белән таныштырды, аннары сеңлесен тәкъдим итте. Ул коеп куйган апасы: кара чәч, түгәрәк, ләкин кечерәк йөз, басынкы борын, гәүдәсе дә Фәнирәнекенә тартым – юкарак кына. Иреккә ул ачык чырай күрсәтте – сәйләндәй тезелеп киткән ак тешләрен күрсәтеп елмайды.
Хуҗа хатын егеткә ишек катыннан, акшарланган зур мич яныннан урын бирде. Ул үзе, өлкән кешеләргә хас булганча бармакларын кыймылдаткалап (гүя нәрсәдер саный), әүвәл тик утырды. Бераздан, күзлек киеп, ниндидер кием алып, ямау ямый башлады. Күрәсең, тик утыру гадәте юк.
Ә почмакта апалы-сеңелле кызлар сөйләшә: чыш-пыш киләләр, кайбер сүзләрен ачык итеп тә әйтеп куялар – кеше ишетерлек. Ирек, аларның үзләренә карамыйча гына, шул якка колак салды. Сүз башта әти-әниләре хакында барды, сеңлесе кайтырга кыстый. Аннан гәп бер егеткә күчте, ул хат язган булырга тиеш. Һәрхәлдә, Ирек шулай аңлады. Кем ул? Каян хат җибәргән? Болары аңа караңгы һәм аңа барыбер дә кебек. Ә шулай да күңелендә ниндидер юшкын утырып калды.
Шуның тәэсирендә, урамга чыккач, ул баштарак кыз белән җәелеп сөйләшә алмады, аның сорауларына таркау гына җавап кайтарды. Фәкать күпмедер вакыт узгач кына, бәгырен кымтырыклап торган теге авыр халәттән арына алды.
Ә бу вакытта тышта яшен яшьни, күк күкри иде. Тукталышка барганда да, троллейбуста да, гәрчә егеткә сыенган булса да, кыз куркудан дерт итеп китә иде.
Казансу өсте кап-кара, куе зәңгәр болытлар түбән салынган, ялт-йолт яшен яшьнәгәндә, су өстендәге дулкыннар, утраулар күренеп кала. Троллейбус тәрәзәсе дымлы, пыялага кыйгачлап борчак-борчак яңгыр тамчылары төшә, алар күз яше кебек саф, чиста.
Фәнирәнең чәчләре манма су, бите юеш.
– Күземнән буяу агар инде, – диде ул, Ирек аны тотып кайтса да, үзе дә аңа ябышып.
Егет аның колагына такмаклап алды:
– Кызым, кая барасың, ю битеңнең карасын, юсаң битеңнең карасын, батыр егет сайларсың.
Фәнирәнең йөзе ачылды, юморны аңлады:
– Мин сайладым инде.
Ирек күңеленнән генә: «Алдашмыйсыңмы, кызыкай? – дигән сорау бирде. – Мине балта сабына утыртырга җыенмыйсыңмы?»
Троллейбустан төштеләр. Яңгыр коя. Фәнирә, туфлиләрен салып, яланаяк калды. Егетнең лавсан күлмәге манма су булды, аз гына кыймылдаса да, тәне чымырдап китә – каз тәне чыга, салкын. Фәнирә көлә, ә егет сер бирми. Ул, тулай торагына кереп, күлмәген алыштырды, пиджак киде, плащын да эләктерде. Урамга чыккач, аны кызның иңенә салды. Бер йортның подъездына кермәкчеләр иде, ишек төбендә диварга сөялгән, такталары кызыл материя белән тышланган табут капкачы күрделәр дә, күңелләре тартмыйча, икенче подъездга юнәлделәр.
Фәнирә чәчләрен тарады, башын егетнең күкрәгенә куйды. Ирек аның юеш, әмма йомшак чәчләрен сыйпады: күңелендә аны якын итү хисләре уянды, татлы хыяллар барлыкка килде.
Кыз да уйчан, ләкин ул, ачылып китеп:
– Әгәр мин тулай торакка күчмәгән булсам, сине күрмәгән булыр идем, очрашмаган булыр идек, – дип куйды.
Егет, син үкенәсеңме әллә, дип сорамакчы иде, кире уйлады, болай да күренә бит, дип фараз кылды.
Кыз сүзен дәвам итте:
– Әгәр син мине берәр егет белән күрсәң нишләр идең?.. Кабат килмәс идеңме?
– Белмим, – диде Ирек, ул үзенең ни уйлаганын һәм ничек хәл итәсен аңа сиздермәскә тели иде. – Мин ихласлык яратам. Сиңа хәтле кызлар белән йөргәләдем, ике-өч көндә ялганнарын тота, эчкерсезлекләрен тоя идем; мәхәббәт уены уйнарга маташалар иде. Ә синең белән безнең мөнәсәбәт җитди, күрәмсең.
– Әйе, без артык ерак кердек, алай кирәк түгел иде.
– Син аны теләмисеңме? Мин сине мәҗбүр итмим. Үзара аңлашу булсын. Очрашасың килмәсә, син аны миңа теләсә кайчан әйтә аласың.
Кыз аңа тагын да ныграк елышты һәм егетнең иреннәрен эзләде. Бик озак итеп үбештеләр.
– Бүтәннәр белән мин чит кеше кебек идем, ә синең белән… икенче төрле, – диде Ирек.
Кыз көлеп җибәрде.
– Ә без әле хәзер дә туганнар түгел…
– Иртәгә килергәме?
– Ничек телисең? Миңа барыбер.
– Ничек барыбер?
– Ну… нигә сорыйсың? Беләсең бит.
Ирек аны сынар өчен генә сораган иде. Каршы йорттан музыка ишетелә, Мөслим Могамаев «Көзге яңгыр»ны җырлый. Кызның битенә ут яктысы төшә, егет аңа озак итеп, сокланып, яратып карый. Шулвакыт кинәт ут сүнде, Фәнирә көлде. Урамда вак яңгыр, томан, ә подъездда рәхәт, тыныч, шулай да әледән-әле (шушы өйдә яшәүчеләр булса кирәк) кеше керә.
– Арыдым, – диде Фәнирә, як-ягына каранып.
Ирек коридордан кечкенә сандык табып алып килде, янәшә утырдылар, кыз башын егетнең иңенә салды, аннары үбештеләр.
Ирек кызның кылын тартып карамакчы булды:
– Күпчелек кызлар тиз бирелә.
Фәнирәнең колагы сак, сүзнең кая таба юнәлгәнен тиз эләктереп алды:
– Син мине дә шундыйдыр дип уйлыйсыңдыр.
– Андый түгел икәнеңне аңладым.
– Безгә очрашырга кирәк түгел, артык эчкә кердек.
– Сәбәбе?
Кыз тиз генә җавап бирмәде, бераз паузадан соң:
– Я тебе не подхожу, – диде.
– Нигә?
– Мин гади авыл кызы.
– Моның ни катнашы бар?
– Син университетта, юрфакта укыйсың, аны бетергәч, син йә прокурор, йә судья булырсың, ә мин – һаман повар.
– Мин милициядән китәргә җыенмыйм.
– Барыбер начальник булырсың.
– Әгәр син тагын бу турыда сүз кузгатсаң, мин үпкәлим. Монда университетның, киләчәктә кем булып эшләүнең ни катнашы бар? Кеше кеше булып калсын, юньле кеше булып. Университет бетерәме ул, академик буламы – ул барыбер кеше булып кала. Сиңа минем белән рәхәт бит, миңа да шулай. Ә бу – иң мөһиме!
5
…Иртәдән үк кояш кыздыра, көндезге эсселек бөркүгә әйләнде. Чия, карлыган, кура җиләге өлгергән чак. Вак сары кытай алмасы гына ашарлык, эре алмалар каты.
Фәнирә белән Ирек кичен җәяүләп Соцгород бакчасына киттеләр. Тимер юл күпере астыннан түгел, ә өстән генә чыгарга исәпләре. Уңда алма бакчасы, артта йортлар кала, ә сулда юл, арырак яшь агачлар, силикат заводы, ТЭЦ торбалары күренә.
Тимер юл аркылы чыкканда, кыз:
– Безнең өй тимер юлдан өч йөз метр гына, – дип искә алды. – Станция. Яшел ут, димәк, юл ачык.
– Булмас, – дип, егет юри үртәде.
– Чын-чын! Тимер юлчы баласы булып мин шуны белмәскә!.. Ә тимер юл артында урман, шомырт агачлары, алар яз көне ап-ак була.
Аннары кыз гаиләсе турында сөйләп алды:
– Әти Суслонгерда эшләгәндә, аның янына бардым. Вагончикта яши иде, аңа ашарга пешереп, керен юып тордым. Миңа әле унөч кенә яшь иде.
– Булмасны, – дип, Ирек янә аны ирештерә.
– Чыннан да шулай. Беренче балага эләгә инде. Мин бөтен эшне үзем эшлим. Әнием – сатуда, көнозын магазинда. Өйдәге эш минем җилкәдә, әле орышалар юньләп эшләмәсәң. Хәзер минем урынга сеңлем эшли инде, аңа да унөч яшь, акчаны ипи-шикәргә үзе тота. Әти кайтып сорый, әйтеп китә. Яшьтән өйрәнгәч, үзеңә рәхәт. Әнә хозяйканың кызы йомырка да кыздыра белми; кайсын башта салырга: йомырканымы, әллә майнымы – аптырап тик тора, моны бит биш яшьлек бала да белә, минемчә. Аңа бөтенесен әнисе әзерләп тора шул, керен дә юа, укысын гына. Ә кызы вакыт җитмәүдән зарлана.
Күк йөзендә ай кызарып тора, тирә-юне алсу төстә, үзе ипи шишарасы кебек яссырак. Яшьләр бензоколонка яныннан үттеләр, скверга керделәр. Аның уртасында, биегрәк урындагы эскәмиядә ике пар утыра, бер егет яфраклы агач ботагы белән черки куа. Сквердан ялкау гына атлап баручы кызларның берсе эт җитәкләгән иде, ул кинәт ычкынып китте. Кыз-кыркын чыр-чу килә башлады, ләкин маэмай берәүгә дә тимәде.
Фәнирә үзенең Казанга килгән чагын сөйли, алтмыш дүртенче елның декабрендә кеше үтереп йөрүче Ионесянны, хатын-кызны талап куркытып йөргән тагын берәүне тоткан чак икән.
Шуңа ялгап, Ирек тә кайбер яшьләрнең тәртип бозуы, хулиганлык галәмәтләре хакында әйтеп үтте.
Соцгород бакчасына керделәр. Репродуктордан җәйге кинотеатрда «На семи ветрах» исемле фильм күрсәтеләчәге турында игълан иттеләр. Ләкин яшьләр кинога кермәскә булдылар. Чөнки татар яшьләре җыела торган мәйданчыкта уеннар башланган икән. Ирек ерактан ук Габделнурны күреп алды. Дусты аягүрә көе генә баянда бию көе сыздырта иде. Түгәрәк уртасында зифа буйлы чибәр кыз бөтерчектәй бөтерелә. Ирек, Габделнур янына килеп, кул бирмичә генә исәнләште дә, түзмәде, Фәнирәгә әзерләнеп торырга кушып, түгәрәк уртасына кереп тә китте. Биюче кыз белән алар кара-каршы дәртләнеп-дәртләнеп биеделәр. Бераздан кызый аңа таба кулын сузды һәм алар әле бер, әле икенче якка әйләнделәр. Аннары биюче сылукай иптәш кызлары янына барып басты. Берничә минут очып-очып биегәч, Ирек Фәнирә каршына килеп, аны биергә чакырды.
– Мин татарча бии белмим, – диде кыз һәм түгәрәккә керүдән баш тартты.
Егет ялынмады, аптырап та калмады – янәшәсендәге бер ят кызны түгәрәккә дәште. Тегесе бик теләп риза булды. Беравык кара-каршы биеп, аның белән әйләнгәч, ул Габделнур янына килеп басты. Тагын бераз биеткәч, дусты баянын икенче бер музыкантка бирде, Ирек белән кул биреп күреште, Фәнирәгә баш кагып исәнләште.
Беркавым хәл-әхвәл белешеп, тегене-моны сөйләшкәч, алар аерылыштылар.
Күңелләре күтәренке Ирек белән Фәнирә карусельдә әйләнделәр, таганда атындылар. «Строитель» клубы ягыннан музыка ишетелә иде, тыкрыклар аша шунда киттеләр, анда, мөгаен, танцы башлангандыр.
Аннан кайтышлый урамга чыктылар. «Таң» – «Заря» дип язылган кибет, каршыда бик зур һәм матур Мәдәният сарае. Юл читеннән барганда, Ирек, башын күтәреп, тирән итеп һава сулады.
– Нарат исе килә, – диде ул. – Кызганыч, безнең якларда нарат юк, аның каравы алмагачлар, тирәкләр авылны ямьләндереп тора.
– Тирәк дигәне нәрсә?
– Тупыл агачын әйтәләр.
Аннары егет Польшадагы табигатьне искә алып узды.
Кыз үзалдына көлеп куйды.
– Кайбер якларда әйтәләр: аш эчәбез, чәй ашыйбыз. Бер әби килгән иде каяндыр, ул шулай сөйләште.
– Менә безгә кайтырбыз һәм шаккатарсың: бездә дә аш эчәбез дип әйтәләр, дөрес, чәй ашыйбыз димиләр. Әле з хәрефе урынына д хәрефе әйтәләр: кыдыл бодау.
– Мин нигә сезгә барыйм?
– Кунакка. Башта безгә кайтабыз, аннары – сезгә.
– Әгәр безгә кайтсак, бөтенесе, кияүгә чыккан, дип сөйләячәк.
– Ну и что?! Әйтерсең, шулай, дип.
Егет кызны биленнән эләктереп алды, кочты, үпте. Чөнки бу тирә караңгы иде, уңда куе агачлык – сукмак бетте. Ә күк йөзендә йолдызлар җем-җем итә, ай һаман баягыча – кызгылт төстә. Баш түбәсендә – күктә – бер кара болыт әйләнеп йөри иде, кинәт Ирекнең кулына бер тамчы төште, икенчесе, өченчесе… Ул кызны җитәкләде дә, торып йөгерделәр. «Трампарк» тукталышындагы козырёк астына бастылар, егет аркасы белән газета витринасына терәлде, кызын үзенә таба тартып, нык итеп кысты, чөнки Фәнирә туңган иде.
…Кинога кадәр берәр сәгать вакыт бар иде. Кремль баскычыннан менделәр дә биек стена буйлап киттеләр. Моннан шәһәр уч төбендәге кебек күренә: цирк төзиләр, янәшәдә, стадион каршындагы мәйданда, күчмә цирк корып мәш киләләр: дүрт тимер торба утыртып, тарттырып куйганнар, очлы түбәсен брезент белән япканнар.
Ирек, ак диварга ымлап:
– Кремль эчендә казарма бар, Соцгород бакчасында күрешкән егет белән ике ай шунда хезмәт иттек, – диде. – Футбол карый идек.
Басмалар белән уратып алынган Спасс башнясы, Җәлил һәйкәле яныннан уздылар. Ленин урамыннан Бауманга төштеләр, «Родина» кинотеатрына билет алып, кызның элекке фатир хуҗасына киттеләр. Ашыга-кабалана көчкә әйләнеп килеп җиттеләр – сеанс башланды. «Таллинфильм» чыгарган «Письма, с острова чудаков» дигән фильм, җитмәсә, озайтылган программа, яртысын карагач, ташлап чыгып киттеләр, чөнки залда эссе, бөркү, шуңадыр кеше дә аз иде.
Җәяүләп кайтырга булдылар. Юлдан машиналар үткәли. Җилсез, бөркү кич, айны да болытлар каплаган. Дамба кырыендагы багана башларындагы лампочкалар суда кебек, юл буенча тезелгәннәр. Яр буенда утыручы парлар күренә. Су өсте караңгы, үзенә бертөрле карасу-зәңгәр. Еракта мотор тавышы ишетелде.
– Элек авылларда кино күрсәтәләр иде, – дип сүз башлады егет. – Аларның моторы кич белән клуб каршында тыкылдап утыра иде. Көймә моторы шуны хәтерләтте.
– Ә мин хәтерләмим.
– Сездә, бәлки, стационар булгандыр, аннары, мин бит синнән биш ел алданрак туган.
Ирек, кино башланганчы, сәхнә астында качып калуларын (чөнки билет алырга акча юк), киномеханикның, фильмны туктатып, малайларны куып чыгаруын, ә аларның ничек үч алуларын – моторны сүндерүләрен сөйләп көлдерде.
Моторлы көймә артыннан дулкын күтәрелә, аларда ут чагыла. Ераккарак күз салсаң, кая карама утлар балкый, торбалардан төтен чыга – шәһәр үз гаме белән яши, тормыш-тереклек итү бер генә минутка да тукталып тормый.
Ирек белән Фәнирә дә хәрәкәттә – салкынча су буена төшеп бераз утыргач, дамбага менеп, «Рабочий» тукталышына кадәр җәяү бардылар да трамвайга утырдылар.
– Иртәгә өйгә кайтам, – диде кыз, трамвайдан төшеп, беравык дәшми баргач. – Хозяйканы да чакырдым кунакка.
Ул кинәт абынды – егет чак тотып өлгерде.
– Аягың авыртамы?
– Юк.
– «Ашыгыч ярдәм» чакырыйммы? – диде Ирек, көлеп. – Юкса еларсың.
– Еламыйм, – диде кыз һәм егетне култыклап алды. – Әтине чәнчегәч тә еламадым.
– Ничек?
– Күрше чәнчегән. Мин клубта идем, бер малай килеп әйтте. Бер мәлгә аңсыз тордым, аннары йөгердем. Ә аны паровоз белән алып киткәннәр иде инде. Өйгә кайттым. Сеңлем елап утыра, ә мин елый алмыйм, бугазда төер. Әти янына көн саен бардым.
– Ә ни өчен кадаган?
– Күрше үз хатыны белән сугышканда, әти аралаган. Әти утыртмады инде, жәлләде, юкса…
– Әйе, йөз дә тугызынчы статья буенча өч ел чәпәрләр иде, – диде Ирек, РСФСР Җинаятьләр кодексын исенә төшереп. – Йөз дә сигезгә дә тартуы ихтимал иде, анда сигез елга хәтле каралган…
– Икенче вакыт клубта бер егетнең пычагын алдым, үземнең кулым җәрәхәтләнде, – диде Фәнирә һәм уң кулының җөйле учын күрсәтте.
– Син бик кыю икәнсең. Бездә хезмәт итә алыр идең.
– Юк, теләмим…
Ирек төпченеп тормады.
Бераз дәшми баргач, кыз әйтеп куйды:
– Авылда берәү минем әни өстеннән язып җибәргән…
– Кая? ОБХССкамы?
– Шулайдыр инде. Мин аны төгәл белмим. Ревизия килеп тикшерә, бөтен нәрсә тәртиптә.
– Халык тик ятмый, һаман этлектә.
Кызлар тулай торагының кайбер тәрәзәләрендә ут, ә кайсылары – караңгы, дивар кроссворд шакмаклары кебек. Бер бүлмәдән музыка ишетелә – магнитофон акырталар.
– Нигә син уйчан? – дип сорады кыз, акрын гына баруыннан туктап. – Берәр нәрсә бармы әллә?
– Юк. Синең белән рәхәт, ләкин авыр…
– Нигә?
Егет беркадәр вакыт дәшми торганнан соң сорап куйды:
– Без синең белән күпме таныш инде?
– Ике ай да дүрт көн.
– Бигрәк озак, – диде егет, кызны сынар өчен юри. – Мин башкалар белән болай озак йөрми идем. Күптән китәр идем инде. Күрәсең, что-то серьёзное.
Егет кызны кочты, үпте. Кыз да аны коча, үбә башлады.
– Мин дә егетләрне шулай алыштыра идем, – диде кыз һәм кереп киткәндә әйтте: – Эти глупости выбрось.
Ни өчен алай диде? Анысын Ирек аңлап бетермәде, ләкин беренче җөмләсе хәтеренә уелып калды. Егетнең сынар өчен генә әйткән сүзенә ул ихластан ычкындырды түгелме соң?
…Ирек Фәнирәне урамда очратты.
– Син каян?
– Почтада булдым. Инга акча алырга кушкан иде, үзе авырый, – диде кыз һәм егетне үзләренә чакырды. – Әйдә керәбез. Сумкамны һәм Инганың акчасын калдырам да, чыгарбыз.
Кызларның бүлмәсе җыйнак кына, пөхтәлек сизелә, җыештырылган, диварда фоторәсемнәр, өстәлдә чия, алма.
Ак косынка бәйләгән, аксыл чырайлы авыру кыз ятагыннан калкынды.
Фәнирә егеткә урын бирде. Ирек авыру кыздан:
– Хәлең ничек? – дип сорап куйды.
– Ярыйсы.
Һәм ул, егетнең дивардагы фотоларга күзе төшкәнен сизеп, урыныннан ук торды, халатын рәтләде, кулына тумбочкадан фотоальбом алды.
– Күрсәтимме? – дип, альбомны өстәлгә куйды. – Без унике көн походта булдык, үзебез ясаган салда йөздек… – Аның горурлыгы йөзенә һәм тавышына ук чыккан иде…
Фәнирә иптәш кызына паспортын, акчасын бирде.
Ул арада бу бүлмәдә яшәүче өченче кыз – Шура кайтып керде, кулында сумка. Ирек белән исәнләшкәч, ул Фәнирәгә дәште:
– Фая, алып кайттым, әйдә, салабызмы?
Фәнирә каушап калды, йөзе караңгыланды, егете барында бүлмәдәшенең шулай ярып салуын өнәмәде.
– Син нәрсә?
– Ярар, ярар, соңыннан, – диде бүлмәдәше һәм, Иреккә мәгънәле карап, астыртын елмайды. – Аңладым. Молчу как рыба.
Ул каядыр барырга җыена башлады. Үзләрен тәртипкә китерәсе – бизәнәсе-төзәтенәсе, киенәсе барын уйлап, кызларны уңайсыз хәлгә куймас өчен, Ирек, Ингага тизрәк савыгуын теләп, Фәнирәдән алданрак чыгып китте. Әлбәттә, ул йөргән кызының Шурага ничек ташланганын һәм ниләр әйткәнен ишетмәде.
«Фокус – покус» дигән фильм карап кайтканнан соң, тулай торак тирәсендәге бер йортның подъездына керделәр. Икенче каттан тавыш-гауга ишетелде: ир-ат сүгенүе, шап-шоп иткән аваз, хатын-кызның шәрран ярып акыруы, чинавы. Ире хатынын кыйный булса кирәк. Формадан булса, Ирек, бәлки, түзеп тора алмас, ишекләрен шакып кисәткән дә булыр иде, ләкин ул гражданский киемнән – тыкшына алмый. Яшьләр бүтән подъездга күчтеләр. Анда караңгырак иде, шулай да бер-берен күрәләр.
Фәнирә:
– Нәрсә турында уйлыйсың? – дип сорады.
– Синең турыда. Ә син?
– Берни дә уйламыйм, – диде Фәнирә, гамьсез булырга тырышып, ләкин җитди йөзе киресен белгертә иде.
– Алай булмый.
Гәптәшенә карамаска тырышып, кыз моңсу гына әйтеп куйды:
– Безгә кабат очрашмаска кирәк.
– Нигә?
– Аның өчен сәбәп бар, – диде кыз, уңайсызлануы, ләкин сүзен әйтеп бетермәгәнлеге сизелә, тавышы калтырабрак чыкты, үзе дә каушаган шикелле тоелды егеткә. – Ярар, бүтән вакыт. Мин хәзер булдыра алмыйм.
Ирекнең сөйләшүне ярты юлда калдырасы килмәде.
– «А» дигәч, «б»сын да әйт инде.
– Булдыра алмыйм, – диде кыз һәм, егет дәшмәгәч, бераз уйланып торганнан соң, кисәк кенә әйтеп куйды: – Берни дә юк. Мин болай гына әйттем.
– Алай булмый. Син мине кемгә саныйсың? – диде егет кырыс кына.
– Юк, берни юк. Юри генә…
Ирек:
– Сиңа уңайсыз, әйеме? – дип сорады. – Гадәттә, кызларның ике сәбәбе була: йә йөргән егете бар…
Кыз, «юк» дигәнне белдереп, башын селкеде һәм, Ирек сүзен дәвам иткәнче, үзе сорау бирде:
– Ә икенчесе?
– Икенчесеме?.. Яисә ул саф кыз түгел. Анысы сиңа кагылмыйдыр дип уйлыйм.
Ирек кызның күзләренә туры карады, караңгырак булса да, ул аларны аермачык күрә иде.
– Юк, билгеле, – диде Фәнирә, күзен дә йоммыйча, һәм бераз уйланып торганнан соң сорады: – Әгәр кагылса?..
– Ничего особенного…
Ирек сүзен ярты юлда өзде. Кыз аны дәвам итәрме дип көтте. Ләкин пауза озаккарак сузылды. Кинәт Фәнирә егетнең муенына сарылды.
– Мин сине яратырмын дип куркам… Мин синнән башка булдыра алмыйм! – Ул егетне коча, үбә башлады, үзе ярым пышылдап сөйләнүен дәвам итте: – Синең мине яратуың чынмы? Миңа синнән бизүе бик авыр булыр… Я на что угодно пойду!..
Подъездга тагын бер егет белән кыз кергәннәр иде, урынның буш түгел икәнен күреп чыгып киттеләр.
Фәнирә янә телгә килде:
– Нигә мин сине очраттым икән?! Гашыйк булдым. Элек ышанмый идем. Син… беренче… Син чыннан да мине яратасыңмы?
– Юк, – диде егет, ә үзе кызны кочагына алды, үпте.
– Бүтән берәрне очратсаң, син миңа әйтерсең, яме?
– Ярар, – диде Ирек, ә үзе елмайды, аннары әйтеп куйды: – Хәзер бик авыр чор: «Криминалистика»дан зачётка, «Финанс хокукы»ннан экзаменга әзерләнәм, алар янына бүтәннәре дә – практик занятиеләр дә бар. Без малай чакта, кызлар кайгысы юк әле, ашарга бетеп бара, дип такмаклый идек. Шуның шикелле, әле синең белән дә сирәк очрашырбыз, атнага бер генә тапкыр…
Кыз озак итеп Ирекнең күзләренә карап торды, аннары уңайсызланды булса кирәк, кулларын күкрәгенә куйды, читкә карады, пышылдап назлы сүзләр әйтте, кисәк-кисәк ашкынып кочаклады.
Егет тә җавапсыз калмады: бармак араларына кергән йомшак чәчләрен сыйпады, биленнән тотты, аркасыннан кысты…
Подъезддан чыктылар. Җиләс һава. Аларны кичке салкынлык каршы алды. Аксыл болытлар арасыннан зәп-зәңгәр күк йөзе күренә, йолдызлар җемелди. Күңеле күтәренке егет кызны кочаклады, күтәреп алды. Кыз кайнар куллары белән, капыл искән җилдәй, аны муеныннан кочып алды. Бераздан Ирек Фәнирәне җиргә төшерде. Атлап киттеләр.
Бераз дәшми баргач, Ирек сорап куйды:
– Беренче мәртәбә Казанга килеп эләккәч, син нинди тойгы кичердең?
– Курыктым.
– Кемнән?
– Бөтен нәрсәдән. Монда машина, тавыш күп. Авылга җитми инде. Мин шәһәрне яратмыйм.
– Ә нигә киттең соң?
– Ә мин анда нишләр идем?
– Сездә тимер юл станциясе бар бит.
– Булса соң. Анда юньле эш юк, кара эш кенә.
– Ә совхозда?
– Сыер савучы булып эшләргәме?
– Ә нигә? Социалистик Хезмәт Герое булыр идең, – диде Ирек, елмаеп. – Депутат итәрләр иде.
– Мин монда да депутат була алам, – диде кыз.
– …һәм Герой дамы?
– Әйе.
– Син Герой-ана була аласың. Әйдә мин сине Герой-ана итәм.
– Балаларны үзең карарсың.
– Юк инде. Ә болай… күп кирәк түгел – икәү җитә. Беренчесе малай булыр, ярыймы?
– Синеке – әйе, ә минеке – юк.
– Ничек?
– Әле мин сиңа кияүгә чыгарга җыенмыйм.
– Вакыт инде. Сиңа егермеме?
– Булса соң.
– Аннан соң курка башлыйсың.
– Нигә?
– Кызлар уналты-унҗидедә кызыксыналар, беләселәре килә… Син дә шундый идеңме?
– Юк.
– Шулаймы? Ә нигә син миңа кияүгә чыгарга җыенмыйсың?
– Аның сәбәбе бар.
– Нинди?
Алар урамдагы эскәмиядә утыралар иде. Агач астында тыныч, сирәк кенә кешеләр үткәли, ләкин алар яшьләрне күрмиләр.
– Әйтмим, – диде Фәнирә һәм беркавым тынып торгач әйтеп куйды: – Минем холкым начар, талашырбыз.
– Без синең белән ызгышмабыз. Мәхәббәтнең кадере бетәр. Маяковскиймы, кемдер әйткән: «Любовная лодка разбилась о быт». Бүтән сәбәп бардыр?
– Соңыннан белерсең. Йә бөтенләй белмәссең.
– Мин фәкать чамалый гына алам яки соңыннан үзем белермен.
Кыз дәшми. Авыр сулый, нигәдер йөзен каплый.
– Может быть я нехорошая…
– Син нәрсә, ир-атлар белән элемтәң булдымы әллә?
– Юк, булмады. Но оказывается я не…
Фәнирә тагын йөзен каплады, елый ук башлады. Салкынча җил исеп киткәндәй булды, машина кычкыртты. Күктә ай калыкты һәм, ахыры ни белән бетәр икән дигәндәй, аларның сүзенә колак салып, бер урында катып калды.
«Я цен кохам!» – «Мин сине яратам!»
[Закрыть]