Kitabı oku: «Сүзгә – мәрхәбә! (җыентык) / Да здравствует слово!», sayfa 3

Yazı tipi:

7. Дөньяны сүз бизәр…

 
Бер сүз өчен актарасың
Меңәр тонна сүзләр рудасын!
 
Вл. Маяковский


Әдәбиятның барлык жанрлары нигезендә шигърият вә шагыйрьлек ята.

Айдар Хәлим

Әдәбият, – чыннан да, төрле жанрлар багында һәм сүзләр сагында торучы бөек көч ул.

Фән кешеләренең эш коралы – беренче чиратта акыл, интеллект. Төрле фаразларга юл ярып, алар – ачыш ясаучылар. Әдипләрнең эш коралы исә – сүз, хыял, фантазия. Ләкин шушы ике төрле һөнәр ияләре арасында гаҗәеп бер уртаклык бар: хезмәте, иҗаты белән алар матурлык һәм гармониягә омтылалар, стихиячел хаосны билгеле бер тәртипкә, мантыйкка салалар, хакыйкать нурын эзлиләр һәм табалар. ХIХ гасырның күренекле галимәсе С. Ковалевская: «Күңелеңдә шагыйрьлек юк икән, математик булу мөмкин түгелдер», – дип юкка гына әйтмәгәндер.

Шагыйрь – матурлык илчесе. Ул тормыштан һәм табигатьтән алган тәэсирләрен мәрҗән итеп тезә, аның шигърияте колакларны иркәли, күңелне үстерә, күзләрне сөендерә. Әдипләр өчен сүз – изге нәрсә. Әһле каләм ияләре сүзләр ярдәмендә эстетик кыйммәтләр тудыра, хакыйкать һәм матурлык дөньясына тәрәзә ача. Әгәр әсәрдә сүз сулышы, сүз кайнарлыгы юк икән, моны талантсызлык билгесе дип бәяләргә кирәк.

Заман барыбызга да, ягъни үзенең гражданнарына текәлгән, һәм ул бездән бик күп сорауларга дөрес, әтрафлы җавап көтә. Кая барасыз? Ни уйлыйсыз, ни язасыз? Сугыш-үтерешләрдән, гаделсезлек кылудан кайчан туктарсыз? Әле болар сорауларның бер өлеше генә, саный китсәк, исемлекне озын-озак дәвам итеп булыр иде.

Заман беренче чиратта әдипләргә, шагыйрьләргә текәлгән. Чөнки ныклы, төпле, йогынтылы сүзне нәкъ менә алар әйтә белә. Акыл ияләренең бик күбесе сүзне коралга тиңләгән. Анатоль Франц: «Сүз аяусызны юк итә, крепостьларны җимерә», – дип язып калдырган. Солженицын да аның фикерен куәтли: «Сүз бетонны җимереп уза ала».

Әйе, язучы – физик-биологик яктан гына җәмгыять баласы, кирәксә һәм көче җитсә, сүзләр ярдәмендә ул җәмгыятьне дер селкетә ала!

ХIХ гасырда ике кыйтгадагы ике китап кешелеккә чын-чынлап тарихи йогынты ясый: Бичер Стоунның «Том агай алачыгы» романы Америкада коллыкны бетерүдә искиткеч роль уйный. Ә инде Чернышевскийның Шлисселбург төрмәсендә язган «Нәрсә эшләргә?» романы черек Россияне айкап ташлый, кешеләрне революция юлына этәрә.

Тел байлыгы белән фикер байлыгы язучы өчен кошның ике канаты кебек. Әдипнең төп максатларыннан берсе – гап-гади сүзләргә куәт өрү, аларны художестволы, сурәтле һәм йогынтылы көчкә әверелдерү. Сүзләр хәзинәсен кешелек тарихында миллион буыннар чарлаган, аны баеткан, саклаган. Без барыбыз да – гади крестьяннан алып президентларга кадәр – буыннан-буынга тапшырылган әнә шул мәңге саекмас хәзинәдән файдаланабыз.

Әмма, бик тә гадиләштереп әйтсәк, чынбарлыкта Галинеке – Галичә, Иванныкы Иванча килеп чыга. Чөнки стиль – кеше ул, кешенең сөйләмдәге яки язганнарындагы чагылышы, кайтавазы. Достоевский, һәркемнең үз грамматикасы бар, дигәнрәк фикер әйтә. Аяз Гыйләҗев яза: «Мөхәммәт Мәһдиев теле Илһам Шакиров моңнары, Рөстәм Яхин фантазиясе шикеллерәк». Һай, бигрәкләр дә дөрес һәм матур әйтелгән!

Бетховен органда уйнау осталыгын болай аңлата: «Бу – бик гади эш. Тиешле клавишларга бармак белән дөрес баса белергә генә кирәк». Тел белән дә шулайрак. Бөтен хикмәт энҗе бөртегедәй сүзләрне ничек итеп уйната алуга, аларның төсен-балкышын, тәэсир көчен ни дәрәҗәдә оста, урынлы файдалана белүгә бәйле. Әйе, сүзнең кадерен аның йогынты көчен беркайчан истән чыгармаска кирәк.

Чаллыдагы каләмдәшем Айдар Хәлим минем бер соравыма болай дип җавап язды: «Сүз йә матурлыкка соклану, мәхәббәттән мөкиббән китү йә нәфрәттән, гарьләнүдән ярала. Минем үземдә шагыйрьлек, укый-яза башлагач та, матурлыкка һәм батырлыкка сокланудан яралды дип әйтә алам… Миндә кешеләрне матурлык тойгысы аша тәрбияләү, шул тойгы аша Гаделлек Патшалыгын урнаштыру теләге туды».

Язучының максаты – җәмгыять сафында бер адым алданрак атлап бару, үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне җетерәк күрү һәм чаң сугудан гыйбарәт. Евтушенко: «Фикер, әйтер сүз – биографиянең бер кисәге», – дип кистереп әйтә. Моның белән килешми мөмкин түгел. Әйе, әйтер сүзең булса, кеше кесәсенә йөгереп керәсе юк, алар үзләре синең йөрәгеңнән кайнап чыга!

Шагыйрь Зөлфәт яза: «Шулкадәр дә хикмәтле, серле дөньяда ни бар, анда нинди гамәлләр кылына – шуларның һәммәсенә дә кеше дигән әкәмәт зат сүзләр уйлап тапкан. Һәм ничәмә-ничә телдә диген әле!..»

Чирек гасыр диңгезләр кичеп, Италияне гизә башлагач, язучы Миргазиян Юныс итальян телен өйрәнә башлый һәм гаҗәпләнә: бездәге «сабын» – аларда «сабон», ә «пыяла» дигәнең «фиала» дип атала икән. Очраклы хәл түгел бу, әлбәттә. Атилла ярты Европа һәм Азияне яулап алган чакта үзара сөйләмнәр, тел вә лөгать алмашу көчле булган, болар – шуның бер дәлиле.

Янәдән шагыйрьләргә әйләнеп кайтыйк.

Тар карашлы, телгә ярлы «юка» кешеләргә караганда зиһенле кеше, сүзләр байлыгыннан һәм телбизәкләрдән оста файдаланып, акыл орлыкларын, матурлык нурларын күбрәк чәчә. Шагыйрьләр – әнә шундыйлар җөмләсеннән, аларга «йолдыз җене» кагылган. Теге заманнарда ук безнең борынгы шагыйрьләребез сүзләрдән энҗе-мәрҗән коя белгәннәр! Моның иң яхшы үрнәкләрен мисал рәвештә карап китик:

 
Арыслан хәлдән тайса да,
Бер сарыклык көче бар.
 
(«Идегәй» дастаныннан)
 
Әйләнде бу батыр яшь тирәли,
Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли.
 
(Сәйф Сараи)
 
Шыбырдап яуган яңгыр һич ташка кунмас,
Акылсызга сүз әйтсәң дә башка кунмас.
 
(Акмулла)
 
Хөкемеңнән куркып, и шаһиҗан,
Көчле көчсезгә тидермәс зыян.
Бүре берлә куй бергә су эчәр,
Үрдәк берлә карчыга бергә очар.
 
(Мөхәммәдьяр)

Безгә якынрак торган заманнардан:

 
Очты дөнья читлегеннән
тарсынып күңелем кошы.
 
(Габдулла Тукай)
 
Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!
Сөт калыр, ватан китәр!
 
(Дәрдемәнд)
 
Кайсыгызның кулы җылы?
Бәйлисе бар йөрәкне…
 
(Хәсән Туфан)

Бу мисаллар аңлатмага мохтаҗ түгел. Тикмәгә генә: «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән», – дип әйтелмәгән. Шунысы хак: әгәр сүзләр дәрьясын, уй-фикерне хәрәкәткә китерүче көч – идеяләр, теләк-хыяллар, кешелекле тойгылар, сагыш яисә романтика булмаса, тел байый алмас, киресенчә, коргаксып һәм тоныкланып калыр иде. Сүзләр «чәчәк ата» аламы? Ничек кенә әле… Сез халыкның сөйләменә (сөйләшүнә) колак салыгыз, тыңлап карагыз: күңелеңне яулап алырдай, аударып салырдай никадәрле гыйбарәләр, мәкальләр, канатлы сүзләр, киная, чагыштырулар, сурәтләр һәм тел бизәкләре анда! Дөньядагы барлык телләр төгәллеккә, матурлыкка камиллеккә омтыла. Бу алгарыш татар теленә дә турыдан-туры кагыла.

Фразеология – прозада, метафора шигърияттә тел-сурәт чараларының атасы, нигез ташы дип әйтергә мөмкин. Әйтик, энә күзе, диләр. Ә чынлыкта энәнең күзе бармы? Юк, билгеле, чынбарлыкта ул – кәтүк җебен саплар өчен уелган кечкенә генә бер тишек. Әмма шулкадәр ышандыра ки, без бу җанландыруга тәмам ияләнеп беткәнбез. Әбиемнең «Улым, энә күзен саплап бирче» дигән сүзләре әле дә булса хәтердә.

Такташның «нечкә билле апрель җиле» дигән юлларын искә төшерик. Матур, образлы, истә калырлык итеп әйтелгән! Юкса күзгә күренмәс җилнең ничек инде биле нечкә булырга мөмкин? Ә поэзиядә бу ышандыра. Йөрәк – табиб өчен кешедәге мөһим бер орган. Йолдызлар – астроном өчен өйрәнү-тикшеренү объекты. Шагыйрь өчен исә бу сүзләр – илһам, мәхәббәт, романтика чыганагы, хис-кичерешләрне сурәтләгәндә иң нык таралган шигъри төшенчәләр. «Йөрәге тибүдән туктады» дигән биологик җөмләне шагыйрь «йөрәге шартлады», «йөрәге ертылды» кебек метафоралар белән әйтеп сала икән, бу бик табигый һәм аңлаешлы. Җилнең дә авазы бар әнә, ләкин ул сөйләшә белми. Шагыйрь исә, хыял-фантазиясен эшкә җигеп, «Җил монологы» дигән шигырь язарга мөмкин».

Сүзнең зур көчкә ия булуы халык мәкальләрендә дә әйтелә. Шуларның берсе: «Тел белән төенләгәнне теш белән дә чишә алмыйсың».

Бездәге яшь буынның сүз байлыгы, тел запасы чагыштырмача шактый ярлы. Аларның сүгенү сүзләренә еш мөрәҗәгать итүе шуңардан түгел микән? Рәхәт һәм җайлы ич – кирәкле яисә тиешле сүзләрне эзләп интегәсе дә юк…

Трибунага чыктың яисә кулыңа каләм алгансың икән, син инде үз өстеңә зур җаваплылык йөкләдең дигән сүз. Сүз көче, сүз кадере, тәэсир куәте һәркемнең үз кулында. Һәммәбезгә хәерле юл… Мөдәррис Әгъләм әйтмешли, сүзгә – хәерле юл!

Халык мәкале дөрес әйтә: «Дөньяны сүз бизәр».

8. Синонимнар бакчасында…

Сүзләр – чәчәк, нәтиҗәсе – җимеш.

Әл-Хәразми

Иң элек мондый сүзләрнең ни-нәрсә икәнлеген искә төшереп үтик. Тел белемендә синонимнар дип төшенчә һәм мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки бер-беренә якын торган сүзләр атала. Татар телендә синонимга иң ачык (абсолют) мисаллар: сандугач – былбыл, кайгы – хәсрәт-сагыш һ. б.

Язучылар, шагыйрьләр иҗат процессы барышында синоним дигән лексик термин барлыгын бөтенләй диярлек «сизмиләр», билгеле. Әмма урынлы һәм оста куллана белгәндә, алар әдәби әсәрнең тукымасын, палитрасын баеталар, тел-стиль чарасы буларак, һаман бер үк сүзләрне кабатлаудан коткаралар. Тел байлыгы җәһәтеннән караганда, аларның, исем һәм фигыльләрдән кала, иң актив кулланылышы әнә шуның белән аңлатыла.

Әйтик, кешенең халәте-рухиясен төгәл һәм ачык әйтеп бирү өчен генә дә татар (авторлары гына билгесез) дүрт-биш сүз уйлап тапкан: күңел, җан, вөҗүд, кальб, бәгырь. Сөйләмдә һәм әдәби әсәрләрдә шуларның иң актив кулланылышта йөргәннәре – күңел һәм җан: күңелем әрни, җаным сызлый… Бигрәк тә шагыйрь әлеге ике сүз белән шигърияттә ат уйната, өр-яңа образлар һәм тәгъбирләр белән укучы йөрәгенә тәэсир ясый. Соңгы өчесе исә пассив кулланылышта йөри.

Синонимнар «бакчасы» ннан истә калырдай тагын берничә мисал:

Кеше: матур, сылу, гүзәл, чибәр, күркәм, нәфис;

Төрмә: өтермән, хабесханә, ташкапчык.

Үлем турында исә халыкта дистәдән артык синоним бар: әҗәл, вафат, һәлак булу, арабыздан китү, гарешкә ашу, бакыйлыкка күчү, дөнья кую, аяк сузу, шәһит китү, корбан булу, өзелү, җан тәслим кылу…

Күрәбез: синонимнар сүзтезмә яки фразеологик әйтем рәвешендә дә булырга мөмкин икән. Ачык мисалы: сәламәтләнү – аякка басу.

Башкалабыз Казанда физиология, медицина, психология һәм биология өлкәсендә эшләүче замандаш галимебез Альфред Мусаяф улы Мостафин бар иде. «Бар» иде дип әйтәм, чөнки рәхимсез үлем аны безнең арабыздан вакытсыз алып китте. Ул – Казан фәнни иҗат академиясен (КАНТ) оештыручыларның берсе. Фән өлкәсендәге хезмәтләре, ачышлары өчен аның кандидатурасын 1996 елда Мәскәү һәм Казанның күренекле галимнәре Нобель премиясенә тәкъдим иткәннәр иде.

Альфред Мостафинның хезмәтләре һәм эзләнүләре бихисап һәм төрле юнәлешләрдә. Безне, билгеле ки, барыннан да элек аның психолингвистика өлкәсендәге эшчәнлеге кызыксындыра.

Ул студентлар катнашы (ярдәме) белән күп кенә тикшеренүләр, тестлар үткәрә. Тестның турыдан-туры беренчел мәгънәсе – сорауларга җавап бирү дигән сүз. Җаваплардан шунысы ачыклана: биологик инстинктларга барып терәлдеме – сүзләр-синонимнар төркеме бик күпкә җыйнала икән. «Ашау» сүзен тәңгәлләштерүче 30лап синоним табылган. «Курку» сүзенә – 10. «Алдарга» дигән сүз рекорд куйган: 41 вариантта! Ә менә «дөресен сөйләү» дигәнгә алмаш таба алмаганнар. «Кеше үтерү» («Убить человека») дигән графага исә казанлылар арасыннан 60лап сүз җыйганнар. Гаҗәп бит бу…

Аңлашылса кирәк, әлеге тестлар рус телендә алып барылган. Татар телендә үткәрсәк тә, якынча нәкъ шушы саннар нәтиҗәсе килеп чыгар иде. Ләкин минем максатым бу түгел.

Шулай да ике сүзгә махсус тукталып китәсем килә. Рус телендә «любовь» һәм «слово» дигән сүзләрне алмаштырырлык синоним табып булмый. Татар телендә дә «мәхәббәт» һәм «сүз» не алыштыра торган синоним табу кыен. «Сөю» дияр идең, ләкин бу сүз бүтәнчәрәк мәгънәне, биопсихологик халәтне аңлата. «Мәхәббәт» дигән сүз исә кешелек тарихындагы бу бөек, илаһи күренешнең иң әһәмиятле һәм закончалыклы билгеләрен, иң асыл сыйфатларын аерып алып, бер фокуска туплаган зуррак абстракцион төшенчә. Кызык бит: сүзнең үзенә килсәк, бездә «сүз» не алмаштырырлык бүтән сүз шулай ук юк. «Кәлимә» дияр идең, монысы бик тә борынгы, тар һәм ирониягә тартым мәгънәсендәрәк…

Кыскасы, синонимнарның муллыгы буенча безнең татар теле чемпионнарның берсе дип әйтергә мөмкин. Әле боларга парлы сүзләрне дә китереп өстәсәкме!.. Татар телендә (һәм, гомумән, төрки телләрдә) сүзләр пар-пар булып киләләр. Кайбер үрнәкләрне генә искә төшерик: җир-су, дус-иш, моң-зар, гореф-гадәт, кием-салым, олысы-кечесе, ипи-тоз, йорт-кура һ. б. Болар үзләре – синонимның яңа бер төре.

Шулай да чукчаларның «кар» сүзен кырык төрле сүз-синоним белән әйтеп бирүләре рекордка тиң. Бу аңлашыла да, аларда бит тоташ кар диңгезе… Ә менә кубалылар, кар күрмәгән кавем, алар белән ярыша алмый инде. Әле дә истә: Фидель Кастро Мәскәүгә беренче тапкыр эш визиты белән килгәч (60 нчы еллар), «Пионерская правда» газетасы аны «Кар күрмәгән кеше» дип язып чыкты.

Рус телендә «жизнь» дигән сүзгә дә алмаш юк. Бездә исә мәгънәсе ягыннан аңа бик тә якын булган «гомер» сүзе бар: тормыш юлы – гомер юлы.

Инде дә килик телебездәге «моң» сүзенә. Аны башка телләргә берничек тә тәрҗемә итеп булмый. Тәрҗемәгә бирелми торган бу сүзнең асылын башка телләрдә аңлатыр өчен аерым фраза, аерым җөмләләр сорала – моны берәү дә кире кага алмастыр.

«Моң» сүзенә аңлатма, төп билгеләмә бирүе дә кыен. Аңа синоним табу да мөмкин түгел. Менә шундый хикмәтле, тылсымлы сүз. Ул барыннан да элек җыр, музыка дөньясына кагыла. Татар милли сәнгатенә генә хас бу сүзне музыка белгече Г. Әхмәров эстетик кына түгел, әхлакый категория дип тә бәяли. Аның фикеренчә, бу сүз татарларның борынгы тарихи Ватанына бәйле рәвештә барлыкка килгән.

Моны азмы-күпме аңлар һәм күзаллар өчен, чыннан да, ерак үткәннәргә һәм тарихыбызга караш ташлау кирәктер. Без хәзер «тарихи Ватаныбыз» дигәндә Татарстанны, аның башкаласы шәһре Казанны күздә тотабыз. Ә бит иң борынгы бабаларыбыз Каф тавы итәгендә гомер сөргәннәр. Татарның, өч тармакка бүленеп, бүгенге Болгария җирләренә, Себер киңлекләренә һәм урманга бай Идел буйларына урнашып калулары да тарихта мәгълүм нәрсә. Борынгы Ватаныңны, аның табигатен, тормыш-көнкүрешен сагыну – код, ностальгия рәвешендә буыннан-буынга күчә килгән, билгеле. «Моң»ның этногенезик тамырлары менә кая барып тоташа… Моны икенче төрле итеп халыкның коллектив эмоциональ хәтере дип тә атарга мөмкин. Безнең халыкның күңел төпкелендә әнә шундый аваз дулкыннары ята.

Сөйләмдә һәм халык телендә синонимнарның иге-чиге юк. Каләм әһелләре – язучылар исә үз чиратында өр-яңа образлар һәм метафоралар ярдәмендә синонимнар бакчасын элек-электән гомер буе баетып килгәннәр.

9. Сүзнең муены нечкә…

Төшнең муены нечкә –

ничек юрасаң, шулайга таба борыла.

Халык сөйләменнән

Алдарак, сүз сәясәттә телне яшерү, яшертен уй-ният-фикерләрне «пәрдә»нең теге ягында калдыру өчен дә кирәк ул, дигән идек. Ленин сүзләре белән әйтсәк, сәясәт – пычрак эш. Шулайдыр, ләкин сәясәттә дә маңгайга бәреп әйтелгән, туры мәгънәсендәге сүзләр-гыйбарәләр еш очрап тора.

Игътибар иткәнегез бар микән: ил тәхетенә яңа бер хаким-юлбашчы менеп утырдымы, аның үзе яисә яраннары тарафыннан, һичшиксез, өр-яңа диярлек терминнар, атамалар, гыйбарәләр уйлап табыла. Алар бернинди тоткарлыксыз шундук иҗтимагый-сәяси әйләнешкә кертелә.

«Вертикаль хакимият», «Закон диктатурасы», «халыкара терроризм», «бәдрәфтә манчу» – болары В. Путинның сәясәт капчыгыннан.

«Үзгәртеп кору», «тизләнеш», «кеше кыяфәтле социализм» – болары М. Горбачёв вакытында бик популяр иде. «Суверенитет» – Б. Ельцин заманында бу сүз халык теленнән төшмәде! «Йолдызлар сугышы», «явызлык империясе» – болары исә океан артыннан, АКШның элекке президенты Рейган авызыннан чыккан сүзләр.

Безнең беренче президентыбыз М. Шәймиев тә сәясәт лексикасына үз өлешен кертте. Өч кенә гыйбарәне исә төшерик: «базарга йомшак керү», «Татарстан моделе», «булдырабыз!».

Гаҗәпләнәсе юк, тарихта моның традицияләре зур һәм ерактан килә. Әйтик, социализм чорында нинди генә атама һәм гыйбарәләр уйлап чыгарылмады! «Мәңге тере» (аңа кадәр бер генә фиргавенгә, ханга, патшага шушы кадәрле төче мактауның эләккәне булмагандыр, мөгаен). «Сталин – это Ленин сегодня» (ләкин үлгәннән соң Сталинны берзаман Мавзолейдан чыгарып кара җиргә күмделәр). «Дөрес юлдан барасыз, иптәшләр!» Җәмгыятьтә үзгәреш җилләре исә башлагач, аны «дөрес юлдан барасызмы…» дип үзгәртеп тә карадылар, ләкин соң иде.

Мәгънәсе бозылмасын дип, тагын берсен тәрҗемәсез генә әйтеп китәм: «Коммунизм неизбежен, потому что он необратим».

Менә шундый парадокслар!

Ленин-Сталин заманындагы тагын кайбер терминнарны аңлатмасыз гына күздән кичерик әле: «сыйнфый дошман», «пролетариат диктатурасы», «нэпман», «кулак», «басмачы», «халык дошманы» һ. б.

Гомумән, дошман эзләү – Россиягә аеруча хас күренеш. Урта Азия халкына карата «басмачы» дип, әфган халкына «душман» дип мөһер сугуларын, урыс армиясенә карата йөз дә сиксән градуска борып куйсак, мәсьәләнең асылы тамырдан үзгәрә! Нәрсә, теге чакта үзбәк яки таҗиклар Россиягә башлап һөҗүм иттеме әллә? Бәлки, җитмешенче еллар башында күршебез Әфганстан СССРга каршы үзе сугыш игълан иткәндер? Юк шул, фактлар киресен сөйли, «интернациональ ярдәм» нең ни икәнен газиз улын югалткан гап-гади авыл агае да яхшы белә. Менә шуларны күздән кичергәч, кемнең басмачы, кемнең оккупант икәнлеген чамалагыз инде…

Соңгы елларгарак кайтып төшик. Чечняның азатлыгы, мөстәкыйльлеге өчен көрәшүчеләргә нинди генә атама һәм ярлыклар тагылмады: сепаратист, боевик һәм, ниһаять, бандформированиеләр… «Конституцион тәртип урнаштырабыз…» дигән булып, никадәрле җимерекләр һәм канлы ботка ясалды! Азатлыкны яулау бер хәтәр булса, аны икенче халыклар кулыннан көч, корал белән тартып алу – икеләтә-өчләтә хәтәр. Әмма сәясәтчеләр дә, таш маңгайлы генераллар да шушы хакыйкатьне һич тә аңларга теләмиләр.

Сүзләр, сүзләр, сүзтезмәләр…

Хәтерлисездер: совет мәктәбендә безнең һәммәбезгә «Коммунизм төзүченең мораль кодекс» ын өйрәнергә туры килде. Аның тексты зал коридорында эленеп тора иде. Анда пунктлап-пунктлап тырыш хезмәт, халык байлыгын саклау һәм арттыру, коллективизм һәм иптәшләрчә ярдәм, шәхси һәм иҗтимагый тормышта намуслы, гадел булу, халыклар арасындагы дуслык һәм туганлык турында никадәрле кешелекле фикерләр язылган иде. Әмма үтәлдеме соң шушы алтын кагыйдәләр, шушы күркәм йолдызлыкка таба төбәп бара алдыкмы?

Юк шул, ике мораль: кәгазьдә – бер, чынбарлыкта икенче төрле яшәүче җәмгыятьнең әхлагы какшады, олы юлдан читкә тайпылды. Бу барыннан да элек партократ һәм номенклатура әһелләренә карый иде, билгеле.

Әйе, әйтелгән-язылган сүзләр, идея-ниятләр бик тә изге, гуманистик рухта да булырга мөмкин, ләкин аңа нинди юллар, нинди әхлак белән барасың бит – ахыргы нәтиҗә әнә шуңардан килеп чыга. СССРда социализм җимерелүнең төп сәбәбен дә иң элек менә шулардан эзләргә кирәк.

Бабам Низаметдин әйтә торган иде: «Сүзнең муены нечкә – кайсы якка каерсаң, шунда таба борыла». Шактый дөрес әйткән бит, шайтан алгыры!..

10. Сүзгә – мәрхәбә!

Сүз – җәмгыятьнең иң көчле, иң бөек хезмәтчесе.

R. N.

Бездән никадәр ерак булмасын, күз алдына китерү читен түгел: буын арты буыннар дарелфаныйлыктан дарелбакыйлыкка күчкән, ләкин алар тудырган һәм иҗат иткән сүз байлыгы, халык теле, дәверләр кичеп, мәңге саекмас хәлендә исән калган. Бу урында «кешегә рәхмәт, сүзгә рәхмәт…» дип дога кылсаң да бик урынлы булыр.

Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай: сүз һәм акыл ярдәмендә тормыш-яшәештәге, табигатьтәге әллә ничаклы серләр һәм күренешләрнең үзәгенә, түренә үк үтеп керергә мөмкин. Борынгы кеше күреп тә, тотып та була торган су, җир, ут кебек атамаларны уйлап тапкан икән, бу аларның аваз белән тәгъбир ителүе генә түгел, билгеле бер мәгънәгә ия булуы да. Кешенең абстракцияләү сәләте киң колачлы сүзләрне дә тудырган һәм дөньяны танып белүгә хезмәт иткән: яшәү, гомер, белем, батырлык, ирек, көч, горурлык. Соңрак, табигать һәм андагы предметлар, күренешләрнең үзенчәлекләрен өйрәнә һәм ача башлагач, кислород, водород, атом кебек сүзләр барлыкка килгән. Боларны күреп, кулга тотып булмый, ләкин факт: дөньяви төзелештә материя ярымабстракт хәлдә яши бирә.

Бу дөньяда сүзләр магиясеннән дә көчлерәк нәрсә бар микән?! Сөйләгән сүз бары «эфир» га очарга мөмкин, ә менә ташка, китапка басылган сүзнең көче һәм кыйммәте беркайчан югалмый. Халыкта «китап сүзе» дигән гыйбарә «акыллы, зирәк сүз» дигәнне аңлата.

Шунысы хак: әгәр кешелек хәрефләр һәм китап басуны уйлап тапмаган булса, без әле һаман да борынгы бер җәмгыятьтә яшәп ятар идек…

Аңлашу һәм аралашу чыганагы буларак, сүзнең тагын бер вазифасын әйтеп узасы килә: эшләнгән эшкә, хезмәткә сүз белән бәя бирелмәсә, аның кыйммәте шуның кадәр генә – ул бары һавада «эленеп» калачак. Сүз – һәрвакыт, һәркайда һәм безнең һәр шөгылебездә кирәкле элемент, көчле корал.

Тагын әле телне тоемлау дигән нәрсә дә бар дөньяда. Бу яктан язучылар – иң сизгер, иң нечкә тоемлы халык. «Мәдәни җомга» газетасында тел галиме Илдар Низамов күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның телгә үтә дә сак килүе, аларны дөрес, зирәк һәм үтемле файдалана белүе хакында күләмле мәкалә язып чыкты. Бу үрнәк һәм тәфсилле мәкаләдән соң миңа әлеге темага яңалык өстәүнең кирәге дә калмады шикелле.

Тагын шунысы дөрестер: телбизәкләр дә мулдан булырга тиеш. Чичәннәрчә матур итеп сөйләү һәм җырларны башкару өчен шулай ук табигать биргән аерым осталык, сүз һәм фикер байлыгы кирәктер.

Иҗатын 1920–1930 елларда башлаган Ленинград прозаигы Илья Бражнин язучылык турындагы бер китабында («Сумка волшебника») сүзне очар кошка тиңли. Бу урында ничек инде Мостай Кәримнең «Күкрәгемнән кошлар очырам…» дигән канатлы сүзләре искә төшмәсен ди!

Намусы һәм күңеле чиста, изге ниятле кешенең сөйләме, төс-кыяфәте дә ачык һәм ышандыручан булган. Син, укучым, моның мисалларын яхшы беләсеңдер.

Татарстанның суверенитетын дәгъвалаган көннәрдә без кемнәрнең генә утлы чыгышларын тыңламадык! Ләкин шушы ораторлар арасында ут чәчеп сөйли һәм халык төркемен үзенә карата белгән берничә шәхес кенә хәтердә: Зәки Зәйнуллин, Роберт Батулла, Фәндәс Сафиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Әзһәр Шакиров… Бәгырьләре авыртканга күрә чыгыш ясый йә артистлар, йә язучылар… Кызыл сүзләрне мулдан сибүгә караганда дөресен һәм ихластан сөйләү алтын бәясенә тиң иде ул чакта.

Зоология фәнен яхшы беләм дип мактана алмыйм. Әмма биология фәнендә, бер сүз белән әйткәндә, конкуренция дигән гаҗәеп бер термин бар. Никадәр сәер тоелмасын, менә шушы конкуренция дигән нәрсә хәтта телләр арасында да яшәп килә. Бу капка-каршылыкны үзебезнең мисалда да күреп-белеп торабыз ич: рус теле татар теленең әһәмиятен һәм аның ролен кулланылыштан юкка чыгарырга, аны йотарга тели. Бу – конкуренция инстинкты гына түгел, барыннан да элек Россия күләмендә алып барылган сәясәт һәм шовинизм җимеше.

Немец драматургы Г. Лаубе бик тә дөрес һәм акыллы сүзләр әйтә: «Халыкның теленә һөҗүм итү аның йөрәгенә һөҗүм итүгә тиң».

Мондый мөнәсәбәт хәтта дин кадәр диннең дә мәгыйшәтенә үтеп керде. Бер генә диндә дә үзенең дини бәйрәмнәрен чит телдә уздыру юктыр дип беләм. Ә менә без хәзер хәтта әлеге бәйрәмнәрдә дә рус телен бик еш эшкә җигәбез: янәсе, вәгазь вә үгет-нәсыйхәтләр яшьләр һәм татарчаны яхшы белмәүчеләр аңына барып җитсен…

Дөнья мәйданында да тын һәм гаугасыз ярыш дәвам итә: милләтара аралашу ролен башкарган инглиз теле рус теленең функцияләрен көннән-көн, елдан-ел кысрыклый бара. Ничек итепме? Компьютер, интернет, сайт һ. б. шундый нанотехнология ярдәме белән.

Шөкер, гасыр катламнарын кичкән безнең телебез яши, дәвам итә, иҗтимагый тормыштагы үз урынын даулый. Ул агрессив тел түгел, аның кояш астында яшәргә тулы хакы бар. Бу хакта шагыйрь Равил Фәйзуллин алтмышынчы елларда ук бик тә дөрес әйткән:

 
Минем телем —
меңәрләгән ишләре күк
тыйнак тел ул.
Басынкы ул:
халыкара конгресслар,
парламентлар ачып йөрми,
акча, чеклар битенә менми.
Сугыш ачмыйлар минем телемдә,
капитуляция дә ясамыйлар…
 

Кайсын гына алсак та, телдәге сүзләр беркайчан да сугышны мактамый, аңа дан җырламый. Чөнки теләсә кайсы сугышның синонимы берәү генә – үлем… Хәрбиләр китереп чыгарган сугыш һәм сугыш кораллары сүзне дә үтерергә мөмкин. Чөнки яу кырында башын салганнарның әйтелмичә калган әйтер сүзләре дә утлы кораллар тарафыннан һәлак ителә, мәңгелекнең салкын куенына кереп югала.

Хәзер безне ахырзаман (апокалипсис) белән куркытулар көчәйде. Хәтта төгәл генә вакытын да әйтәләр: 2012 елның декабре… Нәрсә, ул чагында кешеләр һәм кешелек өчен барлык нәрсәләр, бер сүз белән әйткәндә, цивилизация, шул исәптән телләр, сүзләр дә юкка чыгачакмы? Минем бу хәл кадәри хезмәтем дә көл булып туфрак астында калырмы? Мистиканы аңласам һәм күпмедер кабул итсәм дә, мин моңа ышанмыйм! Нәрсә, Җир шарында ничәмә-ничә миллионнар ышанган һәм табынган Алла да юкка чыгачакмы? Әгәр дөньялыкта (гамәлдә) бар икән, нигә соң ул үзе яраткан кешелек кавемен гарасаттан, кыямәт көненнән араларга ниятләми? Көченнән килмиме, әллә теләмиме? Бу сорауларга әле берәүнең дә җавап бирә алганы юк.

Безнең язмыш-яшәешкә Табигать тарафыннан бай һәм тылсымлы татар теле бүләк ителгән. Ул – безгә бушлай бирелгән хәзинә. Онытмыйк: туган тел бездән зур төгәллек, нәфислек, сакчыллык, мәхәббәтнең сафын тели. Без аның кадерен белсәк, килер буыннар михрабына кадәр сакласак иде.

Халкыбызның зур бер казанышы буларак, татар теле рус теле һәм башка чит телләрнең байлыгын, матурлыгын тәрҗемә аша бөтен киңлеге белән әдәбият сөючеләр күңеленә илтеп җиткерә ала, бу – бәхәссез.

Ватаныңа, туган ягыңа булган мәхәббәтне туган телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

Аннары… Достоевскийның «Дөньяны матурлык коткарачак» дигән сүзләренә ияреп шуны әйтәсе килә: кеше сөйләшә һәм елмая белсә генә, дөнья азмы-күпме яхшыга таба үзгәрер.

Могҗиза буларак, сүз безгә кадәр дә яшәгән, бездән соң да яшәр, иншалла!

Менә шуңа күрә йомгаклау өлешен «Сүзгә – сәлам! Сүзгә – мәрхәбә!» дигән канатлы сүзләр белән тәмамлыйсым килә.

2000–2012,

Казан – Олы Мишә

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.