Kitabı oku: «Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)», sayfa 6
Татар рухы һәм каләм
Болгавыр заманда
Котыра бураннар,
Җил дулый калада.
Кайгыдан туепмы,
Салкыннан куркыпмы,
Ай улый далада…
Салкыннан курыксаң —
Тумавың хәерле,
Ә тусаң —
Кайнарлык бөркелсен рухыңнан.
Рух диләр.
Кайда ул?
Татарның нык рухы ул кайда?
Җәлилдәдер, бәлкем,
Исхакый саклыйдыр,
Асырыйдыр аны Тукай да.
Татарның нык рухы сизелә каләмдә:
Кылыч күк яра ул болытны.
Татарның рухы бар,
Бар аның каләме —
Син шуны, татарым, онытма.
Рокси, рокси…
Кытайда миллиардер малае үзенең этенә, туган
көн бүләге итеп, бәясе 800 доллар булган
ике пар Apple сәгатьләре бүләк иткән.
The Daily Mail
Ә Роксиның бүген туган көне,
Ә Роксиның олы бәйрәме.
Тау-тау булып зур бүләкләр килә:
Сәгать, зәркән, чәчәк бәйләме.
Нигә инде бу бүләкләр сиңа,
Син әйт әле, Рокси, әйт әле.
Кунакларың әнә шәраб эчә,
Син эчмисең, син бик яшь әле.
Алар сиңа бәхет-шатлык тели,
Саулык тели алар ихластан.
Син аларга усал караш белән
Утырасың каранып астан.
Рокси, Рокси, ә син беләсеңме
Җирдә күпме кеше барлыгын.
Һәм шул кешеләрнең бик күбесе
Эт тормышы алып баруын.
Рокси, Рокси, без ирекле кебек,
Тик безнең дә бар бит хуҗалар.
Туган көннәр безнең, кызганычка,
Бигрәк артык тыйнак узалар.
Рокси, Рокси, ә син «һау-һау» диеп,
Гел өрәсең әле хуҗаңа.
Ә без менә усал бер караш та
Ташлаган юк югыйсә аңа.
Казанда кыш
Казан кар астында күмелеп ята,
Карлар күмгән йортлар арасын.
Һ. Такташ
Бөтәрләнеп, бөгәрләнеп бетеп,
Казан кар астында күмелеп ята.
Әй абыйлар, тизрәк кыймылдагыз,
Тиздән, тиздән инде таң ата.
Тракторлар, арган юлчы кебек,
Иренеп кенә торып китәләр.
Карга бата-чума кара мәче үтә,
Хәерлегә булсын иртәләр…
Хәерлегә булсын иртәләр, – ди
Кара мәче үзе, куркынып.
Тар сукмактан, тимер юлга тиеп,
Машиналар үтә, ыжгырып.
Кар астында күмелеп ята бирә
Матур-матур, гүзәл бакчалар.
Хәзер инде шушы матурлыктан
Күзен сирпеп үтми Наташалар,
Машалар, Сашалар.
Казан кар астында күмелеп ята,
Казыйлар да кабат күмелә.
Галстуклы тәти абыйларның
Кабат бүген башы иелә.
– Ә иртәгә бер тамчы кар калмас,
– Ә кем әйтте?
Мин ишеттем бары кешедән.
– Димәк, иртәгәгә кызык булыр,
Сүзең булса үзең ишедән…
Бөгәрләнеп, бөтәрләнеп бетеп,
Юрган астын саклап яткан мәлдә,
Акылыннан шашкан тавыш белән
Телефоным җырлый бүлмәдә.
– Алло, алло,
Абый, ач тәрәзәң,
Ап-ак карның башына җиткәннәр,
Әллә нинди язу-мазар сызып,
Ап-ак карны алып киткәннәр.
– Чынлап мәллә,
Тукта, куймыйча тор,
Бер күз атыйм әле тәрәздән…
Ышанмаслык, бер бөртек калмаган,
Урлаганнар карны каладан.
Алло, алло, ә кем алып киткән,
Урлаганнар, әллә басканнар?
– Әйе, абый, урлаганнар карны,
Кытайларга урлап сатканнар.
Утырып сөйләшик…
Бу заман шулкадәр тизләнде,
Үзгәрде яшәүнең мәгънәсе.
Әйдәле шушында тукталыйк,
Тукталыйк һәм бераз көч алыйк.
Каядыр ашыгу, ашкыну,
Нигә соң? Кайда соң? Белгән юк,
Беләсең, без инде күптәннән,
Ихластан шатланып көлгән юк.
Югыйсә дөньясы бер көлке,
Көлеп ят мәгънәсез сүзләрдән.
Күрешәбез кебек үзебез,
Сөйләшкән генә юк күптәннән.
Югыйсә сөйләшер әйберләр
Бихисап бу салкын шәһәрдә.
Тик нигә?
Нигә соң әле дә
«Иртәгә, әйдәле иртәгә».
Әйдәле, барысын ташлыйк та
Сикерик туктамас арбадан.
Нилеккә бу синең шөһрәтең?
Нилеккә бу сиңа ялган дан?
Нигә бу якалы күлмәкләр,
Нигә бу ялт(ы)равык савытлар?
Шул арба көпчәге астында
Тузанга күмелеп җан бирә.
Кабатлап булмаслык вакытлар.
Утырып сөйләшик әле бер,
Утырып сөйләшик…
Шагыйрь
…Күрмисеңмени, алар, ни кылганнарын белмичә,
болыннар буйлап йөри…
Коръән. «Шагыйрьләр» сүрәсеннән
Төн
Тын гына авылым урамын
Караңгы буяуга буята.
Нигәдер йокламый, тәрәзгә күз атып
Борчылып, уйланып ул ята.
Гасырлар зинданда бикләнеп
Көткәндә ханнардан мәрхәмәт,
Боз һәм ут кавышып хисләнгән мизгелне
Диделәр: тилелек – мәхәббәт.
Сүгенеп, шәһәрнең урамын
Җил йөри себереп чүп-чардан.
Җир асты күперен үзенә йорт иткән
Бер фәкыйрь сөйләнә юк-бардан.
Күзләрен билгесез бер яуда югалткан дөньяның
Иманын учакта яндыра чынбарлык.
Вазгыять милләтне бугазлый,
Без түзем, чыдарлык әлегә, чыдарлык.
Ул, борчулы уйларын
Караңгы юраудан читләтеп,
Төн дигән читлектән качарга маташа,
Үзаңын йоклатып.
Болытлы чынбарлык
Яңгырын көткәндә биектән.
Сулыклар, дошманга сатылып,
Халыкны тилерткән…
Җил картлыгын каршылый —
Таякка таянып үкенеч тарата,
Варисы булмагач.
Юлчылар адаша догасыз сәфәрдә,
Имештер, уңмагач.
Табигать үз итеп кочаклый үксезен,
Яшенле ис килә һавадан.
Төтенгә катнашып өметле яктылык —
Ут балкый каладан.
Ул нигәдер йокламый,
Борчылып уйланып тик ята…
Төн тын гына авылым урамын
Караңгы буяуга буята.
Солдат бәете
Тик җилләр тәгәри чирәмдә,
Ә күктә болытлар тәгәри.
Еларга кирәкми, кирәкми,
Мин кайтырмын, елама, әни.
Күбәләк талпына очарга,
Тыярга кирәкми, очсыннар.
Сусаган, бикләнгән күңелләр
Ак-кара дөньяны кочсыннар…
Ак-кара дөньяны кочсыннар
Уйчаннар, хислеләр, хиссезләр.
Бу дөнья әллә соң сезнеке,
Алтынга төренгән күзсезләр?!
Таулардан гөрелте яңгырый,
Сулардан яңгырый ачы зар.
Тау белән сулыклар дус монда,
Чокырлар белән дус текә яр.
Тик кеше беркемгә дус түгел,
Ул, имеш, бер – бөек җиһанда.
Күкләрдән сибелсә алхәбәр,
Бу башың китәсе бит ханга.
Кайчакта вак тузан астында,
Чокырда, дулкында чиксезлек.
Бу дөнья сезнеке кебегрәк,
Шуңарга сизелми минсезлек.
Тик җилләр тәгәри чирәмдә,
Яшь белән катышып тәгәри.
Күбәләк талпына тәрәздә…
Мин кайттым бит, елама, әни!
Яңа заман
Яшьтәш,
Иртәгәгә кабат яңгыр, диде,
Кабат җилле, кабат давыл, ди.
Бүген менә дөнья рәхәт булса,
Иртәгәгә кабат авыр, ди.
Яшьтәш,
Бүлмәдәге соңгы икмәкне дә
Яшердем мин – ул тәмлерәк булыр.
Күз яшендә җебетербез аны,
Бераз гына күңеллерәк булыр,
Бераз гына җиңелерәк булыр.
Яшьтәш,
Ишек өстендәге шәмаилне
Мин түргәрәк кертеп элеп куйдым.
Шайтан керсә, үзем каршы алам,
Коръән тотып антны биреп куйдым.
Ә син намазлыктан торма, яшьтәш,
Аллаһыдан үтенеп ярдәм сора.
Өй артына яңа заман килгән,
Яман җилләр бусагада тора…
Ходайга хат
Чәлпәрәмә килә көзге төннең
Караңгыга баткан туң күге.
Кылыч булып җиргә яшен ява,
Телемнәргә бүлеп күңелне.
Менә инде тагын каләм язмый,
Менә тагын кичкә авыша.
Ап-ак битләр кабат ерткалана
Һәм ут белән мичтә кавыша.
Каләм язмый, кан тамырын өзеп,
Тәлинкәгә кызыл кара җыям.
Күңел ярсуларын канга манам,
Һәм кабаттан тәнем аңын җуя.
Тәнем аңын җуя, тынгысыз җан
Хатын яза, юллап Ходайга.
Мин хат язам, Ходай, тик белмимен
Син кайда соң, үзем мин кайда?
Мин хат язам…
Тамырларда шаулый язгы ташкын,
Җан тибрәнә учак өстендә.
Мин хат язам, Ходай, мин хат язам,
Шәүлә балкый шулчак көзгемдә.
Җан белән тән бер кайтаваз кебек
Очрашалар мизгел тирәли.
Һәм шул мизгел үзәгеннән бүген
Бөтен тормыш бик тиз тәгәри.
Һәм каршыга, салкын бер өн кебек,
Фәрештәнең исә җилләре,
Төн төсендә булган күк йөзендә
Асылынган үлем җепләре.
Караңгыдан дер-дер килеп, куллар
Нокта куя минем хатыма.
Тән дә читтә, җан да миндә түгел,
Бер хис булып, үлем чатында
Басып торам, хатны җилгә кысып,
Хискә сыйган соңгы көч белән.
Мин хат яздым, Ходай,
Мин хат яздым
Вәхшилеккә каршы, үч белән…
Тәнем аңын җуйды,
Фәрештәгә башын иде дуамал җаным.
Ярым үле, өзгәләнгән хис мин,
Ярым тере минем вөҗданым…
Мин ант эчтем тәнем булган чакта,
Хатка түгеп соңгы канымны.
Мин җанымны әсир иттем хәтта,
Тапшырам дип шушы хатымны…
Мин хат яздым, Ходай,
Мин хат яздым…
Яшәү рәхәт
(Сугышлар, инкыйлаблар һәм башка бик күп кайгы-михнәт күргән әби-бабайлар, абый-апалар истәлегенә.)
Яшәү рәхәт,
Күптән рәхәт инде.
Инкыйлаблар үтте,
Күпме сугыш…
Күккә рәхмәт,
Җиргә рәхмәт түзгән өчен,
Безгә рәхәт…
Рәхәт булган өчен.
Инкыйлаблар узды,
Узды сугыш.
Капка ачылганда шыгырдаулар
Җанны тәннән аерырга әзер иде.
Йөз тапкыр бәйләнгән канат
Каерылырга әзер иде…
Сибел, чәчәк, җилгә,
Ә соңыннан төшәрсең син җиргә.
Тарту көче һаман аска тарта,
Кабер белән тамыр арасына.
Яшәү рәхәт адәм баласына.
Яшәү рәхәт,
Афәт белән афәт
Икәү бергә кочаклашкан чакта,
Хак Тәгалә үзе торды сакта:
җитте, язмыш,
Туктат кайгыларны бу башка.
Сәер,
Яшәү рәхәт.
Күпме сугыш бара дөньяда,
Рәхәт булган өчен
Күпме кайгы-михнәт?!
Нинди төшләр күрәсең син, бабай?
Кемдер яу кырында калды,
Кемгәдер җиңү бәхете татыды,
Кайберләре төрмәләрдә әсир булдылар,
Кемнәрдер бүген дә исән, кемнәрдер инде юк!
Бабайлар рухына дога булып барсын
Нинди төшләр күрәсең син, бабай,
Күзләреңә йокы керәме?
Офык һаман кызгылт төсе белән
Сугыш исен күккә түгәме?
Нинди төшләр керә сиңа, бабай,
Тынмас туплар һаман шартлыймы?
Бер кайтырбыз дигән иптәшләрең
Әле һаман кире кайтмыймы.
Өн белән төш күперләре буйлап
«Сугыш бетте» дигән кайтаваз…
Һаман әсирлектәме син, бабай?
Кайда йөри килми калган яз.
Нинди төшләр керә сиңа, бабай,
Нинди төстә җиңү бәхете,
Җилфердиме канлы кызыл байрак,
Шанлы үткәннәрнең шаһите.
Уян, бабай, чәй кайнады, әйдә,
Ниләр күрдең, төшләр кайда йөртте?
Сугыш бетте, илбасарлар бетте,
Сез җиңдегез!..
Сугыш бетте, бабай,
Бетте…
Апрель ае
…бу көннән яңа киемнәремне җыртып ташлап,
яланаяк чыгып йөгерәчәкмен…
Г.Тукайның Сәгыйть Рәмиевкә язган хатыннан
Тәнгә мунча булган җиргә
Апрель алып килде сине.
Синең өчен апрель ае —
Кышның язы,
Язның кышы булды кебек.
Яланаяк чыгып йөгерсәң,
Җил туздырган тузан тәнгә кунар,
Салкын үпкәләрне буар кебек.
Иске киемнәрен ертып ташлап,
Ялагай яз үзенекен итте:
Алып китте сине,
Апрель аен тормыш көзең итте.
Җаның мунча көтте синең,
Савыгыр, дип, халкың көтте сине,
Син милләтне савыгыр дип көттең,
Дәва өмет иттең.
Синең өчен апрель ае —
Икейөзле яз малае,
Саклап йөргән икән үчен.
Җанга мунча булмас җирдән
Апрель алып китте сине.
Апрель —
Кышның язы,
Язның кышы булды кебек
Халкың өчен.
Фәнил Гыйләҗев
Фәнил Фаил улы Гыйләҗев 1987 елның 16 маенда Казан шәһәрендә туа. Бала чагы Татарстан Республикасының Чирмешән районы Ибрай Каргалы (Керкәле) авылында уза. Ул башта Югары Кәминкә урта мәктәбен, аннары Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлый. Университетта укыганда «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе эшчәнлегендә катнаша. Идел-Урал төбәге студентларының «Шигъри сабантуй» (2010) конкурсында икенче урынны ала. «Иделем акчарлагы» (2010) һәм «Таян Аллага» (2011) яшь язучылар бәйгеләрендә шигърият буенча Гран-прига лаек була. 2011–2014 елларда «Шәһри Казан» газетасында журналист булып эшли. 2015 елда Татарстан Республикасының төп әдәби журналы «Казан утлары» на эшкә килә. Ул шулай ук 2015 елның май аенда Бакуда узган Азәрбайҗанның Төрки телле яшь язучылар берлеге шигъри фестивалендә, 2017 елның көзендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә Ауразия язучылар берлеге тарафыннан оештырылган Беренче төрки дөнья яшь язучылар форумында катнаша. Төрки телле язучылар белән танышу-аралашу нәтиҗәсе буларак, Фәнил төрки телле каләм әһелләренең һәм рус телендә язучы кайбер шагыйрьләрнең әсәрләрен ана телебезгә тәрҗемә итү эше белән дә актив шөгыльләнә.
Фәнил Гыйләҗевнең милли шигырьләре 2012 елда Татарстан язучылар берлеге тарафыннан нәшер ителгән «Ак юл» җыентыгында басылып чыга. 2014 елның декабрендә Татарстан китап нәшриятында «Ризасызлык» дип аталган җыентыгы дөнья күрә. Шигырьләре Татарстан матбугатында даими басылып тора. Аерым шигырьләре рус телендә һәм азәрбайҗан телендә нәшер ителгән «Яңа татар поэзиясе антология» сенә кертелгән.
2015 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Азатлыкка атлый татар улы
Кирмән каршысында һәйкәл тора,
Мәгърур башын чөеп югарыга.
Тәнен буган тимер богаулардан
Котылырга теләп, арынырга.
Тәнен буган тимер богаулары
Кадалалар тарих төпкеленә.
Яралардан кан саркымый, саркый
Ялкынлы җыр тулы шигырь генә.
Котылырга теләп зынҗырлардан,
Мәгърур башын чөеп югарыга,
Шәһид киткән күпме татар җаны,
Имин көннәр теләп улларына.
Азатлыкка атлап, күпме башлар
Тәгәрәгән җилкәләрдән аска,
Истә әле, истә фида җаннар,
Чал тарихлар басылганнар ташка.
Чал тарихның ишарәсе булып,
Ташта басып тора Җәлил сыны.
Тар коллыктан азат шәһид рухы,
Азатлыкка атлый татар улы!
Казансуның суы кимегән
Ничә гасыр ярларына тулып,
Сабыр гына аккан Казансу
Кечерәеп калган, суы кимеп.
Чикләре тар! Бик тар!! Ямансу!!!
Чуерланган кирмән ташын юып,
Төпкеленә серен сеңдергән
Тарихыбыз ачылсынга дипме, —
Казансуның суы кимегән?!
Яманнарын гына язма, Хода!
Яланнар соң кемнәр кулында?!
…Хәтта елга яры кысанайган
Кимсетелгән кирмән буенда.
Яр буенда уйга батып йөрим:
Казансуның төбе күренә…
Тар үзәнле халык түгел лә без!
Болай булу тиеш түгел лә!
Мин ышанам – кайтыр әле язлар!
Үзәннәр бит әле кипмәгән:
Ярлары бер тулыр, ташкын булыр,
Җимерелер дамба-киртәләр…
Бибимәмдүдә абыстайга
Юл читендә көчек калды, күз атып,
Аһ, шул көчек куйды җанны кузгатып!
Шул көчектәй калган нәни Апуш та,
Әнкәсенең җеназасын озатып.
Тау башыннан чишмә чыккан ургылып,
Юл ташлары калган, җандай убылып.
Нәни Апуш шул урамнан узгандыр,
Җил-суыктан тәпиләрен туңдырып.
Кул сузымы Сасна – Субаш арасы,
Бүлеп тора бары Күшет елгасы.
Шул елгага тамгандыр ла Тукайның
Иң әүвәлге ачы шигъри күз яше.
Башны идек, дога кылдык бу көндә
Олуг шагыйрь әнкәсенең кабрендә:
«Аллаһ разый булсын синнән мәңгегә,
И пәйгамбәр әнкәседәй Мәмдүдә!»
Авылыма кайтам
Авылыма кайтып барам әле, —
Урамнарга асфальт түшәлгән;
Кайберәүләр бакчасында һаман
Чыга алмый йөри түтәлдән.
Олы юлның мосафирын дәшеп,
Мәчет манарасы утлары
Балкып тора эңгер төшкән чакта,
Утлап йөри Фәһим тулпары.
Авыл кырыенда зират. Тынлык.
Агачларны шактый кискәннәр…
Яңа каберлекләр калкып тора,
Дога кылып уза исәннәр.
Кибет арты. Карт буйдаклар тора
Эшсезлектән, шунда чүмәшеп;
Су буеннан казлар кайтып бара,
Эш майтарган кебек, гүләшеп.
Тезелешеп утырыша йортлар:
Кайсы агач аның, кайсы таш,
Кайсы капкаларга йозак элгән,
Кайсы өйдә пешә тәмле аш…
Түбән очтан көтү кайтып килә,
Этләр өрә иң бай йортларда.
Мал башы да шактый сирәгәйгән,
Арткан бушап калган йортлар да…
Авылыма кайтып киләм әле.
Сагындым бит, авылым, сагындым!
Тыкрык саен урый-урый кайтам
Сукмакларын бала чагымның.
Гөнаһ илә тәүбә
1.
Гөнаһ кылу башта коточарлык
Авыр зур йөк булып тоела.
Хаталанган саен ул йөк бушый,
Җиңеләя бара, җуела.
Шулай итеп, «тырыша торгач», беркөн
Сизелми дә башлый авырлык.
Хаталанган саен өелә тора
Гөнаһ арты гөнаһ, тау булып.
2.
Мин тәүбәгә киләм, таң атканда.
Кичен – тәүбәләрем бозыла;
Гомер җепләрендә тәсбих булып,
Гөнаһ катыш тәүбә сузыла…
Мәхәббәт һәм нәфрәт арасыдай
Якын гөнаһ – тәүбә арасы:
Тәүбә итсәм иске хаталардан,
Кабат туып тора яңасы…
3.
Ялгыш адым сөйри җәһәннәмгә,
Тәүбәләрем – тартып чыгара:
Тәүбә арты гөнаһ, кабат тәүбә… —
Җан шайтанга шулай олага!
«Күңел – шайтан!» – диләр, күңел зәгыйфь!
Мин – гөнаһлы адәм баласы.
Ә шулай да, җәһәннәмгә түгел,
Җәннәтләргә килә барасы.
Җеназа
Манаралар калкып дәшеп тора…
Яңгыратып күкләр пәрдәсен
Мөәзин азан әйтә…
Шул мизгелдә
Тын калмыйча ничек түзәрсең?
Азан белән намаз арасымы —
Яшәү белән үлем арасы?
Мәрхүмнәрне искә алган чакта,
Нәкъ шулай ук тынып каласың…
Мизгел генә бары,
Берни түгел.
Бөтен гомер бары бер мизгел!
Күкне ярып, азан ишетелә:
Соклана да, сыктый да күңел…
Соклана да күңел, тетрәнә дә:
Гавам соңарттырды намазга…
Дөнья куып – дөнья куйды берәү,
Намазлары мәңге казада…
Соңгы намаз.
Соңгы тәкъбир.
Тынлык…
Яшь тыгыла килеп бугазга.
Алда ләхет ята.
Ул – намазсыз.
Һәм укыла аңа җеназа.
Йомшак куллар
Йомшак куллар тиеп,
Таң атканда сөеп,
Назлап сыйпадылар башларым.
Иртә таңнан торып,
Көтүләрен куып,
Пешерде ул тәмле ашларын.
Ул пешергән ашлар…
Андый аш юк башка,
Ул ашларның тәме хәтердә.
Ул ягымлы тавыш
Шундый якын, таныш,
Пышылдар күк, менә әле дә…
Пышылдар күк, назлап:
– Уян, соңга калма!
Сөеп сыйпар кебек башымнан.
Юлга чыккан чакта
Озата калыр арттан,
Йомшак кулын куеп кашына.
Капкадагы калай
Күңелемә балдай
Догаларны яттан беләдер.
Ул калайның йөзе
Йомшак куллар эзен
Минем сыман якын күрәдер.
Йомшак куллар салган
Икмәк исе калган
Сеңеп капкадагы калайга.
Уелгандыр җанга —
Таңда уянганда,
Шул кулларны тоям һаман да.
Ул – ягымлы тавыш,
Күзләрдәге сагыш,
Маңгайдагы гасыр эзләрен,
Йомшак куллар ямен,
Ашларының тәмен
Башка берәүдә дә күрмәдем.
Тукай китабы
Мин Тукайны укып уйга калам:
Берни үзгәрмәгән, шул ук чор.
Ачлык тоткан милләттәшләремнең
Телләрендә һаман бер үк җыр.
Дөнья үзгәртергә теләүчеләр
Тик үзләре генә үзгәргән.
Шагыйрьләргә туры карый алмыйм,
Тукай моңы агар күзләрдән.
Тукай багып ачы көләр сыман,
Көләр сыман бездән кычкырып.
Һәм ютәлләр ил ютәле белән:
«Бетәсез бит, диеп, тончыгып».
Шул ук хәлләр, берни үзгәрмәгән.
Шул ук гасыр, дәвер, шул ук чор.
Хурлыгыңа түзә алмаганнан
Ни яшь агыз шунда, ни кычкыр…
Бар да шул ук. Шул ук дошманнар да,
Сатлыклары, дусты, куштаны…
Татар акылы төштән соңдыр, әмма
Узып бара сыман төш чагы.
Узып бара сыман гомер аты,
Дилбегәсе бездә түгел лә.
Шагыйрьләргә туры карый алмыйм,
Күзләрендә Тукай күренә.
Тукай китапларын укыймын да
Сүгенепләр килә куясы…
Дөнья матур, Такташ әйткән сыман…
Фәхеш бары кеше дөньясы.
Алда ята Тукай китаплары.
Һәм башкалар…
Шул ук, шул ук чор…
Шагыйрьләрне укыйм, шигырь язам…
…Артта үзгәрешсез биш гасыр.
Тукай ятимнәре
Тукай һәйкәле янында сукбайлар йоклап ята.
Ә ул әйтерсең аларны шигырь укып юата.
Шигырь укый хәзер Тукай Мәскәүнең иң түрендә,
«Тотса мәскәүләр якаң», – дип, як-якка төкеренә…
«Тотса мәскәүләр якаң», – дип ачындың, татар улы.
Якага түгел, телләргә үрелде Мәскәү кулы.
Үрмәләде үпкәләргә якадан урыс кышы,
Ничә гасыр ютәллибез кайтаралмый бурычны.
Авызлар тулы кара кан, кыйган юк төкерергә,
Арабызда үрчи бара телсезләр, бөкреләр…
Ничә буын үсте инде кисек тел – иман белән.
Кителде күңел кыллары, изелдек «Иван» белән…
«Ваня» исемен күтәрде күпме татар малае,
Кысалар кысылган саен, акыл барды тараеп…
Татарлыктан бу тарлыкка төштек әле без нигә?
Телләребез «тырмаланды», дәшмәс булды әниләр…
Дәшкәннәре саулык өчен сагаеп сакауланды,
«Тырмалы» Мәскәү сөя шул шамакай, сакауларны…
Дәшмәүчеләр эчтән көеп, саргая барды һаман,
Кипкән яфрак тәкъдирләре көзләрен була яман…
Син дә корыдың яфрактай, язларда корыдың шул,
Урыс кышыннан үпкәңне үптереп туңдырдың шул…
Мәскәү уртасында бүген шигырь укый синең сын,
Сәрхуш сукбайлар төш күрә, тоеп шигырь җылысын.
Син үзең дә сукбай булып йөргәнсең өйдән өйгә,
Инде Мәскәү ятимнәре аяк очыңа килә…
Тарих өземтәсе
Дала җиле
Дөнья тоткан кавемнәрнең рухы
Болгар ташларына сеңеп калган.
Бабам калканына тамырланып,
Ерак далаларда башын иеп,
Җилдә бәргәләнә күпме кылган.
Шәһри Болгар – безнең кала. Ләкин…
Алай кыска түгел безнең тарих.
Төркиләрнең Атилласын, Күлтәгинен,
Батый ханны гына искә алыйк!
Идел, Чулман, Нократ һәм Чирмешән —
Безнең бүгенгебез, безнең сулар.
Бар иде бит Татар Бугазыннан
Татар Күленәчә киңлекләрне
Иләп колачлаган шанлы чорлар.
Ислам – хак дин, сүз юк! Ә шулай да
Татар халкы булган Болгаргача!
Яугирлекне вәхшилеккә тиңләп,
Кемнәр анда тарихыннан кача?
Болгарыбыз – чорлар өземтәсе…
Бу изге җир —
Бабамнарның сәҗдә кылган җире.
Киң Иделне кичеп, чәчләремне
Сыйпап үтте шанлы дала җиле.
Хач-манара
Хач-манара нигезендә ташлар —
Татар зиратының кабер ташы.
Кәгъбәтулла тарафына багып
Тәгәрәгән күпме татар башы.
Җиргә сеңеп барган хәрабәләр
Чикли алмас безнең хәтерләрне:
Хач-манара нигезеннән багып
Газаплана татар каберләре…
Хач-манара корып сөякләрдән,
Сөякләргә табынучы кавем
Канга буяп йөргән диварларны,
Арба көпчәкләрен, Кабан күлен…
Каратуннар йөргән илебездә,
Карачкылар корып, дала гизеп…
Айны каплап, хач эленгән күктә,
Чаң кагыла татар рухын изеп.
Чаң агыла инешләрне иңләп.
Иңрәп, чүгеп куя илсез коллар.
Кәгъбәтулла тарафына багып,
Манарада чыңлый колоколлар…
Заман тузаны
Башкаланың Татар бистәләре
Чумып бара заман тузанына.
Тукай үпкәсенең өянәге
Шул тузанны сулап кузгалыр да
Бер ютәлләр, ишеп диварларын….
Алар җәдитлекне сөя иде.
Кичерегез!
Без дә кадим түгел.
Сезнең дәвер тузан гына инде…
Килер көндә без дә тик тузанмы?!
Тормыш дәвам итә, алга китә…
Ә хәтерсез милләт – үзе тузан…
Белмим…
Алда ни мәхшәрләр икән?..
Белмим…
Алда бармы якты тормыш?
Бездән калыр буын – татарлармы?
Без җимереп өлгермәгәннәрне
Безнең улларыбыз ватарлармы?
Өзелерме чорлар элемтәсе?
Килер таңнан, татар, ни көтәсең?
Дөнья тоткан кавем улымын мин —
Хәтеремдә тарих өземтәсе.
«Безнең курку белмәс җайдак кавем…»
Безнең курку белмәс җайдак кавем
Иярләде байтак атларны.
Тик ахырдан күндәм чаптарларга
Ия булды кулы ятларның.
Бер кавемнәр җиңелеп откан чакта,
Икенчеләр җиңеп оттырды.
Ил өчен дип җанын фида кылды,
Ә тезгенен кемгә тоттырды?!
Җиңелеп тә отмас идек, беләм,
Көрәш бара икән – җиңәргә!
Тик читләрне якын җибәрмәскә
Акбүзеңә, тезген-ияргә!
Яугир дигән ат алгансың икән,
Каралтмаска кирәк ак атың!
И татарым! Атсыз калсаң да син
«Хөр Ватан!» дип борының канаттың.
И татарым! Син өйрәткән атлар
Ятлар өчен канат булдылар.
Алар безгә яманатлар такты,
Ә үзләре җайдак булдылар.
Кемнәр атта – шулар дөнья көтә,
Кем егылып калган – шул атсыз!
Син өйрәткән атка йөгән салып,
Дәүләтеңне талый һәр затсыз.
Безнең курку белмәс яугир кавем
Ат өстендә җиргә яралган.
Йөгәнлисе, иярлисе иде
Бу җиһанны кабат, яңадан!
Ризасызлык
Мәйданга козгыннар җыелган,
Әйтерсең арада мәет бар:
Дәшми дә, күрми дә тик торсаң,
Телеңне, күзеңне чукыйлар.
Халыкка, хаклыкка сансызлык…
Хокуксыз кавемгә урын тар…
Алышта абынсаң, сөрлексәң,
Таптарлар, изәрләр, сытарлар…
Кыядан берәүләр мал саный,
Биектән түбәнгә упкын бар.
Төпкелсез карашлар дәшмәс, тик…
Каһәрле бәддога укырлар…
Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.