Kitabı oku: «Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет», sayfa 3
Батар күлең булмагач
Гаетхуҗа бай улына ике йорттан килен төшерде. Беренчегә, өй күрке – белемле, чибәр, хәйлә-мәйләгә дә оста, көн иткәндә анысы бигрәк тә кирәк дип, Мөхәррәм хәлфәгә яучы җибәрде. Ике ел дигәндә, килененең кысырлыгын сылтау иткән булып, Тиңчура картның төпчеген елатып диярлек алдырды. Кыз өлгереп кенә килә, эшкә уңган, авырлыкта үскәнгә, бик әрсез иде. Яшь килен барда моңа кадәр өй тирәсендә маташкан хезмәтче хатынның да кирәге калмады: бар эш аның кулына күчте.
Карт килен бизәнеп-ясанып көзге каршында утырганда, яшь килен бозаулар астын җыештырды, болынга арканга төшерде, сыерларны көтүгә куды, табынын әзерләде. Көндәше, кара тарантаска утырып, Нәвадир бай белән култыклашып кунакка китеп барганда, артларыннан капка ябып калды. Мөхәррәм хәлфәнең күз өстендәге каш кебек үстергән Сарасы, байга килен булып төшкәч, Сара абыстайга, җиләк апа, алма апаларга әйләнсә, Тиңчура картның хезмәт итәргә яратылган Сафурасы Сапый-Сапураларны оныта башласа да, ни бикә, ни җиңги, ни чәчәк апа булып китмәде.
Нәвадир байның кайсы хатынын ныграк яратканлыгын алай да тәгаен генә әйтү кыен иде. Көндезләрен күбрәк Сара бикәч тирәсендә чуалса, төннәрен, яшь килен килгәч, өйгә өстәлгән янкормадан чыкканы ешрак күренә иде, әмма дә ләкин шунысы хак: ирне сөендереп, ике хатын да берьюлы түгәрәкләнә башлады.
Ходаның хикмәтедер инде, Сара бикә балага тулгакларга тотынып, алмага җибәрелгән Фәүзелкамәр карчык бай йортына аяк басканда, нишләргә белмичә, чүнник тирәсендә таптанып торган Нәвадирга Сафураның да тиздән бала табасына хәбәре килеп иреште. Анысына икенче кендек әбисен дәштеләр. Барысы да уң килеп, Сара бикә белән Сафура килен Гаетхуҗа байны оныклы иттеләр дә куйдылар. Нәвадирның, хатыннарымның кайсы ир бала тапса да, исемен Сәйдар куям, нигеземнең хуҗасы итәм, дигән сүзе бар иде. Беренче булган баланың кендек әбисенә дә бик күп бүләкләр вәгъдә ителеп, бу хакта халыкка да билгеле булганга, ул тәмам аптырашта калды.
Затлы, асыл, аксөяк мәгънәләрен аңлаткан Сәйдар исеме Гаетхуҗа бай күңеленә дә хуш килде, ярар, дип, ул да алдан ук ризалыгын биреп куйган иде – бала тугач, исемен ничек сайларбыз дип беркем дә баш ватмады. Олы байның, башта көмәнгә узмый җәфалыйсың, аннан табуы куркыта, соңыннан кем кушарга белми тинтерисең, дип, хатынының башын игәүләгәне исендә иде, шуңа күрә чарасы алдан күрелгәнгә бик сөенде.
Исем табылу да ул кадәр үк авырдан түгел икән… Ике кендекче әби дә, якты дөньяга баланы иң элек мин тартып чыгардым, дип торганда, әти кешенең хәлләре катлауланды. Беткән баш беткән, әйткән нәзерем тотар, әйдә соң, икесенең дә исеме Сәйдар булсын, дип, Нәвадир шунда ук ике әбигә дә бүләкләрне мулдан биреп ташлады, икесенә ике ат җиктереп, өйләренә үк озаттырды.
Бер өйдә ике баланың бер үк исемдә булганы татарда күренгән хәлме?! Бай баласы булмаса, моңа азан әйтеп исем кушкан мәзин дә, икенче берәве дә ризалык бирер иде микән?.. Бәби туйларында күп булып, исем кушарга тәмам шомарып беткән карт мәзин, көлемсерәп, байга ни дә килешә, дигән булды. Ярый әле аннан ары артык сүз куертып тормады, әйтелгән исемнәрне ике баланың да колагына кычкырып, чәен эчеп, сәдакасын-бүләген култык астына кыстырып, эчтән генә бу хәлне көлкегә алып, хатынына да бер кызык итеп сөйләргә әзерләнеп, терек-терек кенә өйләренә элдертте.
Исем кушканда да, балалар әниләренең күкрәген имеп, үзләренеке генә булган бүлмәләрдә бишекләргә ятканда да, булган һәм булачак хәлләрнең бар аянычлыгын беркем дә ахыргача башына китереп җиткермәгән икән. Дөрес, Диния Нәзарәтенә киткән җиреннән кайтып төшкән Сәхибулла мулла, балаларны мәчет метрикәсенә теркәгәндә, Нәвадирга тагын бер кат әйтеп карады: ай-һай, бай абзый, дөрес эшлисең микән инде, ата-баба гадәтендә күренмәгән бер эш бит…
Мулланың:
– Бездә үлгән баланың да исемен, язмышын кабатлар дип, икенчесенә кушмыйлар, һич югы, хәрефен үзгәртәләр, синдә инде, чын әһле ислам була торып, олы Иван да кече Иван була түгелме? – дип соравына каршы яшь бай үзе дә сорау белән генә җавап бирде:
– Башкача эшләсәм, нәзерем тотар дип куркам. Балаларның икесе ике әнкәдән бит, бу хакта Коръән аятьләрендә ни әйтелгән соң?
Әллә ул турыда, чыннан да, берни әйтелмәгән иде, әллә мулланың үзенең дә белүе шулкадәр генә булды – артык сүз куертуны кирәк тапмаган кебек, кәгазь-карасын алып килеп, амбар кенәгәседәй бер дәфтәргә язарга ук кереште.
Шулай итеп, Нәвадирның ике хатыннан да баласы булып, Гаетхуҗаныкылар ишле гаилә сыман яшәп тә киттеләр. Сафура үзе дә таза, хәлле булгангамы, әнкәсен сөендереп, баласы иң элек атлап китсә, Сара бикәнеке, зиһенлерәк идеме, яшь дигәндә, шактый гына сүзләр дә белә башлады.
Нәвадир, балаларның әнкәләрен исәпкә алмыйча, бер йортта туган, бер ишегалдында үскән ике Сәйдар икәвесе дә җир җимертеп йөгереп йөри башлагач, бертуганнар булып китәрләр, алга таба бергәләп көн итәрләр, тормыш алып барулары да җиңелрәк булыр, дип уйлый иде. Сара бикә дә, яшь килен Сафура да һич кенә дә алай теләмәделәр, улларын ничек тә бер-берсеннән аерып куярга, үзара артык катыштырмаска тырыштылар.
Бераздан Нәвадир аңлады: теләсә дә, малайлар бертугандай көн итә алмаслар иде. Бәдәнгә нык булса да, Сафура Сәйдарының ни өч яшьтә, ни биштә теле юньләп ачылып китмәде. Сара бикә баласы бабасы Мөхәррәм хәлфәгә хәреф танырга киткәндә, Сафураныкының теле ачылса да, акылга зәгыйфьлеген аңлата торган тел булып кына ачылды. Дөрес, тора-бара ул, хәреф танырга ук өйрәнмәсә дә, кул арасына керә башлады, егет булгач, бигрәк тә әнисе янәшәсендә абзарында да эшләде, бакча тирәсендә дә булышкалады.
Кайда гына барсаң да, кем белән генә яшәсәң дә, нәсел атың калмый, нәсел даның үзең белән ияреп бара икән. Сараны туган-тумача Акбикә, ягъни өлкән бикә дип йөртә башлаганда, Сафура һаман Сафура килен генә булып калды, бу аны эчтән кимерә, иренә дә бераз үчлерәк, ачулырак итә иде. Хатын-кызның ачуы ирләр ачуы гына түгел. Инкыйлаб башланып, ярлыларга көн килгәч, ул тотты да баеннан аерылды да китте. Киткәндә, власть хәзер безнеке, мин сезгә ничә ел хезмәтче булып яшәдем, дип, Гаетхуҗа байның тир түгеп туплаган байлыгыннан шактый гына өлешне каерып алырга да онытмады.
Балда-майда яшәгән, йомшак урыннарда озаклап йоклаган Акбикә инде рәхәтләнер, йортка берүзем калдым, дип масаер, өй эшләренә берәр хезмәтче хатын гына ялларлар да, тагын да иркенәебрәк яшәп китәр шикелле иде. Нәвадир тагын ялгышкан булып чыкты: эшләрнең кая таба барганлыгын аңлаган Сара көндәше артыннан ук, байлыкны тагын да күбрәк эләктереп, атасы йортына кайтып төште.
Тыныч көннәр булса, киленнәргә хуҗалыктан шымытыр да тиясе юк иде. Аннан хәлсезрәкләрнең дә байлыклары таланган бер көндә, иләк-чиләк, балта-көрәк ише нәрсәләрнең үз оныгына китеп барганына Гаетхуҗа бай бөтенләй көенмәде, бәлки, шуның белән башка төшкән авырлыклар үтәр, большевиклар йортны күчереп салмаслар, эчендәгесенең үз оныкларыңа калуы яхшырак, дип уйлады.
Йортны, дөрестән дә, күчереп алып китмәделәр, әмма дә ләкин озак та үтми Себергә сөрелгән Гаетхуҗа бай йортыннан, теләсә кем торып тәмам тарала башлагач, эчтән таларлыгы бер дә калмагач, «Авыл Советы», «Китап уку ызбасы», «Медпункт» кебек бүлмәләр ясадылар да куйдылар. Күп ишекле каралты моңа бик тә кулай иде. Таш койма белән әйләндереп алынган ихатаның капкалары да берничә булып, ишегалдын бүлгәләргә бик уңай килеп, авыл Советына да, ызба-читәлнәсенә дә, шифа бүлмәсенә дә аерым йөрешле иттеләр.
Айкапның бар бае, мулласы-хәлфәсе Себергә куылганда, карт хәлфәгә, ни гаҗәп, тимәделәр. Хәер, ул тиз арада дин белеме бирүен ташлап, Аллага каршы сөйли башлаган һәм шуның белән авылга хуҗа булып алган ярлы-ябагайга бик кирәкле кешегә әверелгән иде. Җитмәсә, ничә ел көненә ничәмә мендем, мәзине юкта азанын да әйттем, дип тормады, мәчетнең манарасын үзе үк кисеп төшерде. Бу эшнең ахыры хәерле үк бетмәсә дә, ялгышлык белән балта йөзе кисеп үткән уң кулына черек йөгереп, тиз арада вафат булып куйса да, Мөхәррәм карт кызын, оныгын кулаклар исемлегенә керү куркынычыннан коткарды. Хәер, Сара бикә иллә дә үткен хатын иде: эшләр юньсезгә китмәсен дип, атасы үлүгә үк, Айкапка районнан җибәрелгән рәисне йортына өйдәшлеккә кертте.
Кеше тормышның ниндиенә дә яраша. Совет властена да күнделәр. Колхозны – крестьянныкы, илне хезмәт халкыныкы дип яшәп, байлыгын арттыру өчен җан-фәрман тырышып ятканда, авыл халкын тагын бер кат миңгерәүләнгәндәй итеп, каһәр суккан сугыш башланды. Көн дә армиягә алынулар, күз яшьләре түгүләр, аерылышу авырлыклары китте.
Сафура Сәйдары сугышка алыныр дип уйламады да уйламады. Егет акылы зәгыйфьлектән хәрби хезмәткә бармады. Мәктәпкә дә йөртеп-йөртеп карадылар да моннан эш чыкмый дип кул селтәделәр – Сәйдар уку-язуны да танымый иде. Әни кеше, улына солдатка алыну кәгазе килгәч тә, бер-бер аңлашылмаучылыктыр дип, тикшерергә генә чакырганнардыр дип уйлады. Сугыш вакытында тәртибе шулдыр, врачтан врачка йөртерләр дә, ак билетлылыгын тагын бер раслап, кире кайтарып җибәрерләр, диде, шуңа күрә юлына-мазар ашарга да юньләп тыкмыйча, капкадан гына озатып калды.
Сәйдарның районга солдатка алынучылар арасында китеп баруы да Сафураның эчен пошырмады, ул күңелендә бернинди хафа-мазар сизмәде. Кичен олаулар кайтты, тик барысы да бушаган, арбаларның берсендә дә улы Сәйдар юк иде. Сафура шунда гына аның чын-чынлап солдатка алынганлыгына ышанды.
Бу хәлләрнең асылы сугыш беткәнче үк ачыкланды. Сара бикә, авыл Советы рәисен-тәндәшен сыйлап-майлап, исем-фамилиясе дә, атасы исеме дә туры килгән, туган көне белән туган җирендә дә аермасы булмаган көндәше баласын үз улы урынына җибәрттергән булып чыкты. Каралуын Сара улы каралса да, алынуын Сафура улының алынганлыгы турында сүз киткәч, рәиснең дә, хатынның да хәлләре шәптән булмады, аларны – төрмәгә, хәлфә оныгын фронтка озаттылар.
Сугышның башлары гына иде әле. Егетләрнең берсе дә яу кырыннан әйләнеп кайтмады. Гаетхуҗа байлардан эләктергән тимер сандык уентысыннан өчпочмаклы хатны алып караганда, Сафураның күңелен һаман бер сорау бимазалады: и бала-бала, дөньяда үзе дә яшәмәде, минем улымны да алып китте… Бер исемгә язган уртак язмыш идеме бу, көндәшлек үченең нәтиҗәсеме – инде аның аермасы бармыни? Батар күлең булмагач, кайсысына чумасың?..
2012
Төртелде
Хәким утырган җиреннән үрелеп кенә телевизор өстендәге шүрлектән кәнфит савытын алмакчы иде, озын япьләрен тырпайткан антеннаны бәреп төшерде. Ул да булмады, кискен читкә авышып, сыңар тавык тәпиендә генә басып торган кәнәфие-ние белән идәнгә ава язды, ярый әле өстәл кырына ябышып өлгерде. Кунак егет шулай да югалып калмады, хуҗабикәгә карап, бар көченә төчеләнеп, күзләрен мул елтыратып елмайды, шунда ук антеннаның озын мыекчаларын тәрәзә ягына каратты, үзен дә бераз читкәрәк күчерде:
– Хәзер алып куябыз аны! Төртелмәдеме, Мәчтүрәкәем?
Егет хәтерендәге исемнәрне буташтырса да, күптәннән ирләрдән тәмле сүз ишетмәгән Мәзлуманың күңеле булды, кулы белән Хәкимнең маңгай кутырларын сыйпап, тынычландыргандай итте:
– Юк ла-а-а… төртелмәде.
Борчылмасын, тынычланып, чәен эчеп бетерсен, янәсе. Бер дә көтмәгәндә әлеге дә баягы кутырларны корт чактымыни: Хәким, эчәргә дип алган чәен кире куеп, урыныннан сикереп үк торды:
– Төртелде бит!
– Юк-юк! Төртелмәде…
– Төртелде!
– Борчылма инде, төртелмәде, дим ич…
– Борчылмассың монда, төртелгәнен үз күзләрем белән күрим дә, шуны ниндидер пумала баш кире кагып утырсын!
Мәзлума эшнең болайга китәсен һич көтмәгән иде, инде үзе дә тискәрелек белән:
– Төртелмәде! – дип кырт кисте.
– Төртелде!
– Төртелмәде!
– Төртелде! Син нәрсә, минем яз көне аерган хатын шикелле, үз кирелегеңне күрсәтәсең?! Анысы ыштаны чыгып торырлык тектергән күлмәген, кыска түгел, дип аңгырайтты. Төртелде!!!
– Телисең икән, төртелде, дип әйтә алам, ну ләкин төртелмәде бит, – дип өстәде Мәзлума туйган бер кыяфәттә генә. – Әнә Нурзидәдән сора!
– Төртелмәде бит, Хәким абый! – диде бу хәлләрне кәмит кенә санап караудан туктаган кыз. – Төртелмәде. Төртелсә нәрсә дә, төртелмәсә ни…
– Син, кызый, тик кенә утыр! Әле өйләнешкәнче үк төртелмәде, дип тора бит ул, өйләнгәч, ашың тозлы, дигәндә, тозсыз, суганы аз, дигәндә, җитәрлек, дип тәкрарласа?! Әнә минем беренче хатын шикелле… Аннан аерылышасың инде! Аерылышканда, өйне үзенә алыр. Телевизорны бирмәс. Ул хатында да бер пар өр-яңа носки калган. Үзем Мәскәүдән алып кайткан идем, йөридер әле киеп, матурланып, үзе алган шикелле. Да-а-а, телевизорыңны бирергә дә ашыкмый алар, савыт-сабаңны да… Төртелде, дип кенә әйтәсе бит инде, кияүгә чыгасы килсә…
Мәзлума яңа танышы өйләнергә килгәндер дип башына да китермәгән иде, күзе маңгаена менде.
– Менә шулай ул, бәбәкләреңне киертәм әле мин синең! – Туташның аптырашта торуын үз файдасынарак кабул иткән Хәким шәбәеп үк китте. – Төртелде!!! Әйттем бетте: төр-тел-де!
Әмма ул уйлаганча барып чыкмады. Егетнең кемлеген тагын да ныграк ачарга теләгәндәй, Мәзлума белән Нурзидә эшне кабат уенга күчерделәр һәм парлап көйләргә үк тотындылар:
Төртелмәде, төртелмәде, төртелмәде…
Хәким уенны аңларлык кеше түгел иде. Аларны басарга тырышып, үзенекен кабатлый башлады:
– Төртелде, төртелде, төртелде, аңгыра марҗалар!
Әле генә сүзнең иң шәпләрен, иң төчеләрен сайлап бусагадан узган Хәкимнең кызганыч бер хәлгә төшкәнен күреп торсалар да, кызлар мыскыллауга чынлап ук керешкәннәр, бердәнбер сүз белән генә канәгатьләнмичә, бәхәсне җырга ук күчергәннәр иде:
Төртелмәде, төртелмәде, төртелмәде…
Сукырайткан башыңдагы кутырларың.
Инде монысы Хәкимне тәмам чыгырдан чыгарырлык иде.
– Сазаган кыз булып каласың, алмыйм, кызый! Башың минеке кебек кутырлагач, күзеңә, минеке шикелле, ак та төшкәч… Үзеңне, үзеңне… паралич суккач… Белерсең әле! Бик төртелде диярсең… Шундый итеп кайбер җирләреңә төртелер… Төртелде!!! Ну инде, төртелде дисәң дә, өйләнмим!
– Тукта, без синең белән өйләнешергә җыенмыйбыз бит әле, – диде Мәзлума, тагын аптырашта калып.
– Төртелгәнне танымаганга бит инде ул. Өйләнешмибез шул менә!
Хәким, кызларны җиңгән эре бер кыяфәт белән урыныннан торды да, үзсүзле хатын яңагына чалтыраткандай, антенна мыекчаларына селтәнде, шулай итеп, аларны элекке урыннарына күчерде, әмма егып төшермәде. Бу юлы антенна, чыннан да, Мәзлуманың күзен чыгарырга килгәндәй, выжылдап узганда борын очларын чеметтереп үк үтте.
Моны күреп торган Хәкимнең күзләрендәге аклар тагын да тартылды, маңгай кутырларына кызыллык йөгерде, иреннәренә эрелек төсмере чыкты:
– Ну әйт инде, тагын да төртелмәде, диген! Ә бит төртелде!
Мәгънәсез сүз көрәштерүдән туйган Мәзлума, тастымал-сөлге, кием-салым, урын-җир кебек нәрсәләрне җыеп, ваннага кереп китте:
– Мин кер юып бетергәнче, сез Нурзидә белән генә уртак фикергә килә торыгыз, йә төртелсен инде, йә төртелмәгән булсын!
Кичкә таба, эшен бетереп, юынып-чистарынып, ванна ишеген ачканда, Хәкимнең калайланган тавышы колак пәрдәләрен ерткандай булды:
– Төртелде!
– Беренчесендә төртелмәгән иде бит инде, – диде Нурзидә, ярым көлеп, ярым елап дигәндәй.
– Апаңнан чисти Алла ясагансың син, кызый, минем икенче хатынның сеңлесе шикелле. Анысы да бер киребеткән нәмәрсә ие шунда! Йодрык кадәр борыны бар, һаман да шуны, нурмальный, дигән була. Җитмәсә, үз борыны да тукмак кебек сеңлесенә кадәр, тимә безнең апаның борынына, матур борын ул, дип ыскыта. Йөри хәзер менә ялгыз танавы белән җир сөреп. Апаң, ичмасам, шуннан да гыйбрәт алмый бит. Әнә Гыйльменур дигәне шулай кыланып караган иде дә, аңлаган, мин бер дә чепи күзле түгел дип гел карышуын да оныткан, өйләнмәсемне белгәч, чепи күзле партритын кәгазьгә төшереп, пучты аша җибәргән, синең белән килешәм, диюедер инде. Ну, өйләнәммени инде мин аңа карап кына хәзер?! Апаңа әйт…
Мәзлума калганын тыңлап тормады. Аны күрмәүләрен аңлады да үзләренә – түргә, кунакка шифоньер артына урын җәеп, йокларга ятты. Бераздан, Хәкимне аш бүлмәсендә калдырып, Нурзидә дә залга узды.
Төн урталары дигәндә аяк очларында кемнеңдер мышкылдавыннан уянып киткән Мәзлума ай яктысында Хәкимнең шәүләсен танып алды. Кыз ябынган юрган почмагын тешләп, ул сулкылдый икән. Хәким дә Мәзлуманың уяу икәнен чамалаган иде, шунда ук, сөйләнә-сөйләнә, назга сусаган сабый бала шикелле, кочагына капланды. Аннан, тынычлангач:
– Мәзлумам, бәгърем, ир кеше бит мин, кимсетмә инде, төртелде, диген, ату менә төне буе нервыландым, аякларым да йөрми башлады, күз кабагым да тарта, тамак төбем әчетә, тел кабарган… – дип саный башлады.
Соңгы дәрәҗәдә мескенлеккә төшкән ирне кызганудан Мәзлума күзләренә яшь килде, күңеле йомшап, егетнең маңгай кутырларын сыпыргандай итте:
– Төртелде, Хәким, төртелде.
Ул да шуны гына көткән диярсең… Оеганнарын да онытып сикереп торуы булды, соң, башта ук шулай әйтсәң, ни була, дип әйтеп бетергәнче үк, аяклары тотмыйча, идәнгә гөрселдәде. Инде яткан җиреннән тартышкан аякларын уа-уа кабатларга тотынды:
– Төртелде шул, төртелде!!!
Ирнең гайрәтләнүе Мәзлуманың күңелен кайтарды, аны яңадан котырту теләген кабызды:
– Төртелмәде дә, танымадым да! Пошёл ты!
– Өйләнешкәнче үк әшәке сүз әйтәсең, аннары битемә төкерәсең бит син… Наҗия кебек… – Хәким тагын сулкылдый башлаган иде, туктады. – Ну, төртелде дисәң, нәрсә була соң, хатын-кыз гына бит син!
Кыз дәшмәде. Хәким, төртелде, төртелде, дип кат-кат әйтә торгач, онытылып йокыга ук китте.
Мәзлуманың гына күзеннән йокысы тәмам качты. Яңа танышын ничек өеннән озатырга җай табыйм дип баш ватты ул. Таң аткач, әйберләр алу сылтавы белән, базарга ияртте. Киенделәр, ясандылар, култыклашып алдылар… Ярыйсы гына пар да икәнбез, диештеләр.
Хәким озын юлның буеннан-буена аның менә дигән хуҗабикәлеге, матурлыгы, чисталыгы, ягымлылыгы турында сөйләде. Ара-тирә, туктап алып, кичә борчылганлыгы аркасында тартышкан аякларына массаж ясатты. Восход урамы буйлап базарга якынлашып килгәндә, тагын тукталды. Кызның иңнәреннән кысып, үзенә таба каратып куйды, иреннәрен иреннәренә якынлаштырды…
Мәзлуманың менә-менә… үбә-үбә… дип тибә башлаган йөрәге шулчак урталайга ярылгандай булды:
– Туктале, башта әйт, төртелде, диген!
Кыз, ни эшләгәнен дә белештермичә, ычкынып китеп, аяклары кая илтсә, шул якка таба йөгерде. Бераздан ул үзләренең өй турысына килеп чыкты. Аңына килгәндәй булды. Йортларына узды. Ишектән керүгә, аш бүлмәсендәге телевизорга атылды. Озын мыек сыман тырпайган антенналарны өзгәләп атардай булып ысылдады:
– Ичмас-с-сам, төртелгән генә булс-с-сагыз-з-ч-чы!!!
1997
Дошман
Гыйльменур белән Килморзаны яшь пар дип тормадылар, солдат хезмәтенә алдылар. Бер якка эләкмәбезме, бер зимләнкәдә яшәмәбезме дип өметләнгәннәр иде, алай булып чыкмады. Яшь килен якындагы лесхоз урманына траншея казырга, ә ире ераккарак – Красный Пүләнкә дигән бер җиргә хәрби укуларга җибәрелгән булып чыкты. Алар турында авылдашлары, солдатка алындылар, дип сөйләсә дә, асылда, бу хәлләр ниндидер көтелеп торган сугышка үзенә күрә бер хәзерлек кенә иде. Авыл шулай һәрнәрсәне зурдан күтәреп алырга, бизәкләр кушып колактан колакка йөртергә ярата, әмма үз сүзенең эченә кереп-нитеп тормый иде.
Зур мәдрәсәләр тәмамлаган кулак улы Килморза Сарымсаклыда гомер бакый фәһемле кеше саналды. Аның белән колхоз рәисләре дә киңәште, аннан комсомол җитәкчеләре дә шүрләде. Сугышып-нитеп, азып-тузып йөргәне күренмәсә дә, талканы коры иде, атасыннан баш тартып, күмәк хуҗалык төзүдә катнашып йөргәндәй кыланса да, алар файдасына артыгын селкенергә атлыгып тормады. Авылдашлары Килморзаның чынында сәвитне җене сөймәвен һәрвакыт тойды-сизде һәм, ул булып ул сәвит юлыннан киткән икән, инде дә артка чигенү булмасын аңлаган, дип гөманлады. Берәүләре, уйлауларынча, атасы тишек кесәле кием белән урамга куып чыгарылган кулак малае аркасында гына, укымышлы Килморза да колхозга керергә атлыгып торганда, без аннан киммени, дип, соңгы сыерын җитәкләп күмәк хуҗалыкка илтте.
Колхозга Килморзадан да азрак мал белән кушылган кеше юклыгыннан сарымсаклыларның башта эче янса да, соңыннан Моратхаҗи хәзрәтнең бөтен байлыгы алынып торгида сатылгач тынычландылар. Ул да безнең кебек бер рәткә төште, инде авыл буйлап алтын белән чиккән кәзәки-камзулларында ялтырап йөрмәс, бәрәңге-ипи ашар дип сөенгәннәре дә юк түгел иде.
Моратхаҗи хәзрәт гомер бакый кешеләргә игелектән башканы эшләмәде: йортларына каза килсә, мәчеткә җыелган сәдакадан өлеш чыгарды, балалары туса, акчасыз гыйбай дип тормады, барып исемен дә кушты, сөннәтенә дә утыртты. Бирсәләр алды, бирмәсәләр дә исе китмәде, Алла ни кушса, шул була, дип, шөкрана кылып яшәде.
Чыннан да, язмышның ни әзерләп көткәнен алдан белмисең икән, сәвит килде дип тормый, яхшы гына йорт җиткереп кергән Моратхаҗи хәзрәт тә кулаклар исемлегенә эләкте, һаман да дин кайгыртып йөргәнен өнәмәүчеләр тиз арада указын да тартып алдырттылар. Эченнән көенсә көенгәндер, иллә мәгәр хәзрәт ни үпкәсен, ни ачуын йөзенә чыгармады, диненнән дә, гореф-гадәтләрдән дә ваз кичмәде: ике куллап, әссәламегаләйкемләп күреште, кирәк кешесенә никахын да укыды, исемен дә кушты, сораганын догадан да калдырмады.
Кара исемлеккә кертелгәнче үк, Моратхаҗи улларының барысын да мәҗлескә дәште, беришесе өйләнеп башка чыккан иде инде, янында – төпчеге Нурфаяз да яңа гына гаилә корып җибәргән Килморза. Бишле лампа яктысында төн ката корылган сүз гел сәвит турында, алдагы көннәргә план тирәсендә барды. Моратхаҗи бу дөньяның кайсы юлдан тәгәрәгәнлеген аңлады, инде балаларыннан сүз көтсә, аларны ишетергә теләсә, алар исә ни эшләргә дә белми аптырашкан, киңәшне атаның үзеннән сорамакчы булып җыелышкан иде. Ахырда шундый фикергә килделәр: ата аркасында барысының да сөргенгә озатылуыннан мәгънә юк, иң яхшысы, аның байлыгыннан да, исеменнән дә баш тарталар да кара халык рәтендә яши бирәләр. «Җитмешкә җитеп килгән чагымда ерак урманнарга эшкә сөрмәсләр, байлыгымны таласалар, йортымны алсалар, авыл буйлап йөрермен-йөрермен дә куыш тапмаганлыктан кебек кенә берегезгә килеп сыенырмын, дөнья малы – дуңгыз каны, дигәннәр, гомерегез бетмәсә табылыр, беркем дә ата малы белән генә көн итми», – дип тәмамлады сүзен Моратхаҗи.
Ата кеше хаклы булып чыкты. Кара исемлеккә керүенә – ай, Килморзаның аерылып чыгуына атна дигәндә, арбалы атлар җиккән берничә активист авылның иң күрекле йорты янына килеп туктады. Бер тәртипсезе шунда ук койма ватарга килеп тотынган иде, хәрби кеше тиз генә кулыннан килеп тотты. Бер дигән йортны җимергәч, үзегез кайда утырмакчы буласыз, әйберләрен арбага төяп, башта ындыр табагына илтеп куярбыз, ә сез тиз генә кәнсәләрнең язу-сызу кирәк-яракларын монда ташый башлагыз, диде.
Моратхаҗи әйбер даулап килүчеләргә йөзен дә чытмады, авыр сүз дә әйтмәде, миһербанлыклары килмәсме дип ачылып та китмәде. Әйберләренең кадерсезләнүеннән курыккандай, арбага үзе үк тәртипләп өеп торды, тегене саксызрак тотсалар да, монысын төшереп җибәрсәләр дә, тиз генә ярдәмгә ашыкты. Ярлылар моны хәзрәтнең сәвиткә ялагайлануы дип уйлаганын ул сизде, әмма башкача булдыра алмады: бик көч куеп табылган маллар иде шул, инде рәтле генә куллансалар, әрәм-шәрәм китереп бетермәсәләр ярый.
Бар булганы арбага өелеп беткәч, авыл башы Әшрәфи кадаклардагы кием-салымга барып тотынган иде, күрше Сәлимгәрәй карт читтән күзәтеп торган икән, йортка килеп керде дә егетнең аягына кулындагы таягы белән ярыйсы гына китереп сукты:
– Кешене ыштансыз калдырасыз бит, җегетләр! Ни эшләвегез бу, төшерегез чанадан килен бирнәләре белән кием-салымнарын! Әле аның да сезнең кебек яшисе бар бит!
Карт сүзенә беркем дә колак салмас кебек иде, салдылар, районнан килгән хәрби киемдәге кеше, Сәлимгәрәй абзыйны тынычландырып:
– Кайгырма, бабай, эчке дошман булса да, сәвит кешене тереләй күмми, өс киемнәренә үк тимәбез, кәнсәләргә илтеп куярбыз, хәзрәтне хәзер шунда күчерәбез, – диде.
Моратхаҗи ярлылар артыннан атларга ашыкмады, нигезенә утырып, ялгыз гына хәл аласы, дога кыласы, ата-баба рухын искә төшерәсе, алар каршысында гафу үтенәсе итте. Үзе белән яшәгән улларының кулына элгечтә калган киемнәрне тоттырды:
– Болары сезгә. Инде нәрсә бирим? Яшь кеше ачтан үлми. Картлык көнемдә мин әле үзем сезгә килеп егыласы. Абыйларыгызда яшәп торыгыз, ничек тә башка чыгарсыз, калганы сөйләшкәнчә: абыең миннән баш тарткан кебек, инде, Нурфаяз, син дә, әти белән юлыбыз аерылды, дип, кәмититкә барып егылырсың.
Нык кына бер сурәттә шулай дисә дә, Моратхаҗи күңелен моң басты. Кәмитит дигәннәре бүгеннән аның йортында булачак. Бер дигән алма бакчаларын нишләтерләр? Яз буе агачлар шау чәчәктә утырды. Бәрәңге буразналарында чүпнең заты юк, помидор-кыяры – чәчәктә. Болары барысы – яшь килен хезмәте. Авылда яшелчә бакчалары анда да яшь кодасында гына. Гыйльменур эшкә бик өйрәнеп килгән. Кулы кулга йокмый. Өй тирәсендә эше беттеме, арт бакчага чыгып китә дә кичкә шае керми.
И-и, ярлы-ябагайда алма-карлыганы да юк әле аның, чия-ирга кебегенең исемен дә белмиләрдер. Бала-чаганың урлап ашаганына да усалланмады Моратхаҗи, бик узынсалар гына бер куркытып алыр – төннәрен таягын тотып, алмалыкны әйләнеп кергәләр иде. Әйләндереп алган бакчаны таратмыйча бар халыкныкы итсәләр дә риза, тик менә көтү кертеп, пыран-заран китереп бетермәсеннәр генә.
Килморза, әтиләре уйлаганча, абыйларына урнашмады. Үзләреннән хәллерәк булса да, кара исемлеккә ни сәбәп беләндер керми калган хатыны ягына өмете зур иде, әтисе белән киңәшкән кичне үк, Гыйльменурны җитәкләп, Түбән урамга төшеп китте. Алар шул көннән аерым яши башладылар. Бабалары янәшәсендәге буш урынга ак мунча җиткергән иде – аларны нарат исе дә чыгып бетмәгән бурага кертте дә утыртты. Әйберләрен урнаштырышып, ишектән чыгып барганда елмайды:
– Клубта, эчке дошман да эчке дошман, эзләргә, табарга кирәк, дип, көн саен җыелыш җыйганнар иде, балакайлар, дошман дигәннәре сез булган лабаса.
Инде менә Килморза хәрби комиссариат бинасында хәрби дәрестә утыра. Бүген аның кәеф яхшы: әтисеннән дә, яшь бикәч Гыйльменурдан да уч төбе кадәр генә хат бар. Бер дә зарланып язмаганнар. Моратхаҗи картка, кулак булуына карамастан, зур эш тапшырганнар икән. Халыкны өйрәтергә осталыгың бар дип, солдат хезмәтендә булуын да истә тотып, хатын-кызга командир итеп куйганнар. Авылның бөтен куна тактасы белән уклавы җыеп алынган, ди. Атна буе окоп казытканнар да хәзер шулардан граната дигәннәрен атарга өйрәтәләр икән. Моратхаҗи, Гыйльменурга җиңелрәк килсен дип, гранатаның чынга охшаганын – кечерәген ясап биргән. Тышкы дошман белән көрәштә хатыны беренче урында, имеш, әллә никадәр «танкны» шартлатып өлгергән инде.
Кара син аны, дип уйлады Килморза, аларның да башын һаман да шул гомерендә күзгә-башка күренмәгән дошман белән катыралар. Авылда тормышлары, яхшы булган өчен генә, әтисе кебекләрне шул исемлеккә керткәннәр иде, нинди дошман булсын инде ул?! Гомерендә чебен-черки дә үтермәгән кеше. Сугышта да мимечләрне, үлмәсәләр ярар иде, Хода каршында җавап бирәсе була дип кенә аткан ул. Инде шул намаз карты командир булып йөрсен, имеш.
Кешенең әшәкесе булса була ул. Менә мондагы старшинаны гына кара син. Гел күзәтеп, солдатларны бер-берсенә котыртып тора. Әле наряд, әле башка бер җәза. Бер бүлмәдә яшибез, бергә ашыйбыз дип тормый, барысын начальствога җиткереп бара. Йөзендә – нур, күзендә иман яктысы юк. Моннан ни сәвиткә, ни башкасына файда килер димә. Менә кайда ул адәмнең актыгы!
Шулай дип кенә үз уйларына бирелеп утырганда, политрукның аңа дәшкәнен аңлап сискәнеп китте:
– Самирханов, бүген әллә кайда йөрисез, инде ай буе сезгә тышкы-эчке дошманнар турында сөйләдем. Шуны аңламыйча торып, сезне моннан кайтарасылары юк. Нәрсә дә булса колагыгызга шылдымы? Тышкысын без аның сугыш башлангач ук күрербез, эчке дошман кем ул, йә, әйт!
Килморза, иптәш Ташбасаровның кисәгрәк бирелгән соравына үзе дә сизмәстән:
– Старшина! – дип ярып салганын сизми дә калды.
2011