Kitabı oku: «Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет», sayfa 4

Yazı tipi:

Җиңелләрдән генә булсачы…

Лилиянең чәч-башын тузгытып капкадан узуы булды, ишегалдында чирәм чемченеп йөргән каз бәбкәләрен куркытырлык кына түгел, күршеләрнең этләрен дә койма өстенә сикертерлек чәриләп җибәрде:

– Барыбер үтерәм мин аларны, мамка!

Мамка дигәне, башына казах хатыннары кебек озын ак тукымадан тубал ураган карт ханым, ни әйтергә белми, мунчага таба атлаган җиреннән туктап калды, алай да тиз генә борылмады, нидер уйлагандай, бераз дәшми торды, аннан җилкә аша гына эндәште:

– Ашыкма, чәбәләнмә әле, килен. Башта бу чәрелдәүләрең белән мине үтерерсеңдер. Аннан… Тәне тартылганнарга синең көч кенә җитмәс… Йә, күрдеңме Булатнурны? Үзе ни ди?

– Күрдем. Күрми димени?! Ыштыр бит! Мин аны көн саен Манькага талчыбыклар җыярга югала дип торам. Ә ул анда… таллыкка барасы урынга… тау башындагы юкәлектә сөяркәсенә… шалаш үреп ятка-а-ан…

Лилия ишегалды уртасына, җәйләрен эш эшләгәндә үлән тапталмасын дип, ташлардан түшәлгән юлга утырды да сабый кебек үкереп елап җибәрде. Ул казах далаларын әйләнеп кайта торган сыктау кебек озын-озын авазлы сәер, бу якларда һичкем ишетмәгән үзәктән чыга торган бер елау иде. Әлеге елауга яңа гына хуҗабикәсенең кычкыруыннан куркып, тавык оясына кереп качкан мәче баласы да аптырады булса кирәк. Оядан төште дә, вак-вак кына басып, яшь килен янына килде, аннан, күзләрен зур ачып, нәрсә булды сиңа, дигән сыман аптырап карап тора башлады. Лилиянең бернидә, үзләреннән башка беркемдә эше юк иде, очраганда кулына алып сөеп китә торган Шомырткүзгә дә:

– Перес! Эчне поштырып син дә акаеп карамасаң! – дип җикерде. – Үлә-әм! Ничек түзи-им?! Ничек кеше күзенә күрени-и-им?!

Бу тамашаны сабырлык белән күзәтеп торган Алтынхода кулындагы көмеш комганын мунча алды баскычына куйгач, үзе дә килеп Лилия янына утырды. Аякларын, ташлыкны капларлык итеп җәелгән газ тукыма итәкләрнең дерелдәвеннән, тавышына чыгармаса да, җаны сыкраганлык, бугазына яшь буылганлык ачык иде. Их, кемнеңдер өендәге сыктау булса, ул да кушылыр, бөтен хәсрәтен, сагышларын шул сыктауга салыр, килене кебек тезепме-тезәр, бушанып калыр иде дә…

– Туктале, чәбәләнмәле, килен, – диде ул, яшь хатынның җанына тагын да ныграк үтәргә тырышкандай. – Тормыш бүген белән генә бетми. Йөрер-йөрер дә әйләнеп кайтыр. Кайчакта ирләрне бәйдән ычкындырып алгалаганда да ярый.

– Мир үгезе түгел бит ул, мамка, ычкындырып-ычкындырып алырга! Бишектә сабые ята. Олысы быел укырга ук керәсе. Әнкәсе – намаз карчыгы. Уйнаклар яшьтәмени?!

Алтынхода ни дип әйтергә, ничек юатырга белмәде. Аның яшьлегендә казах даласында ирнең чит юрталарны әйләнеп-әйләнеп кайтуы табигый бер хәл иде ләбаса! Дөрес, бу турыда беркем сөйләнми, кайчак беркем белми дә, белсә, һичшиксез, чит ирне кочакка алган хатынның яшәрлеген калдырмаслар, күзләрен үк чокып бетерерләр. Андый хәл үзеннән-үзе йомыла, бүләкләр белән сыпырыла, алтыннар яктысында тоныкландырыла иде шул…

Өерен кумас эт булмас, диюләре шулдыр инде. Атасының гыйшык уеннарын күреп-аңлап, шуның өчен күңеле бизеп үскәч, Булатнуры гел башка булыр кебек иде югыйсә… Алай язмаган икән. Анда-санда булса да улы хакында кыек-мыек сүзләр Алтынходага гел ишетелгәләп торды. Гайбәтләрне берни аңламагандай үткәреп җибәрергә тырыштылар. Каенана кайчак малаеның чыгымлавын киленнең яшьлеге, гаилә тормышына тәҗрибәсезлеге белән дә бәйләде. Алар Лилияне унҗидедә, җиләк кебек чагында җәен үз якларына кунакка кайткач, бер күреп кайт әле, дигән кебек кенә ияртеп алып килгәннәр иде. Дөрес, озатып ишектән чыккан әнкәсе, үзе карар тагын, артык кашык булмаса, кайтсын дип әйтмим, ошап китсә, калу ягын сайласа яхшырак, дип пышылдады, ялгыз яшисем түгел, артыннан сеңел-энеләре үсеп килә.

Әтисезлектә, тамакка туймыйчарак үскән Лилия кайту турында уйламады да. Аның шәһәрдә торып караганы юк, аңа әллә ни ымсынмый иде, шуңа күрә көтүлек йөргән җәйләүне дә, салкыннар уздырган кышлакны да ошатты. Таң туса, табынга йомшак икмәк, сыр, кымыз куела иде. Кич җитсә, тамак туйганчы итле локман ашадылар. Кунак кызы булып кына килгән иде, яшь килен булып яшәп калды…

Көннәр начарга, тормышлар кирегә киткәч, үзенең дә, килененең дә ата-бабаларының кабере калган якларга күченеп кайтуга, Булатнурның да гадәтләре ерак казах далаларында калыр шикелле иде. Калмаган икән, калмаган… Бәйдән ычкындырган кебек булды ул Кукмара таулары арасында…

Лилия керәшен кызы булса да, Алтынходага кадерле, якын иде. Эшкә булган, авыз тутырып татарча да, казахча да сөйләшә, урысчасын да яхшы гына сукалый. Мөселман динен дә кабул итеп алгач, ул аны тагын да ныграк яратты. Лилиядә холык та, гадәтләр дә үзгәрде, тик менә, әни, әнкәй, дип әйтәсе урынга, һаман да, өйрәнгәненчә, мамка, ди иде әле.

Килен китсә, Алтынходаның эшләре җиңелдән буласы түгел иде. Яңа салып кергән болын хәтле өй, абзар тулы мал, эте-мәчесе дигәндәй, аларның барысы да Лилия тәрбиясендә. Малайдан битәр килен жәл, килен якын иде аңа, алай да сер бирәсе, кемнең тарафдары икәнлеген сиздерәсе килмәде.

– Кызым, эт юлын кумаган көчек булмас. Менә әтисе дә… – дип башлаган иде, Лилия көтмәгәнчә кырт, тупас итеп сүзен бүлде:

– Әтисе дип… Әтисенә чыкмаган лабаса мин. Ул әнә казах булган, ә сез – татар. Башка тубал өеп кенә, үзегез дә казахка әйләнеп бетмәгән ләбаса! Бер дә ул якта калмадыгыз әле. Мине дә ияртеп, үз нигезегезгә кайтып төштегез. Яшәргә иде юртада, учакка казан асып.

Алтынхода имәнде. Ни гомер бер авыз сүзгә килмичә яшәгән киленен танымый иде ул. Югыйсә аның хакына да дип күченгәннәр иде түгелмени?.. Менә син, кайтырмын да ата-баба кабере яткан җирдә, туган туфрагымда тынычлык табармын, һичкемне догадан калдырмый, ашына йөреп, Коръәнен укытып, динне там үзебезчә тотып яшәрмен диген. Йортны да мәчеткә якын дип, яхшырак урыннар табылса да, иске нигезгә – ата-бабадан калганына, мәчеткә якындагысына салдырды. Инде чит хуҗалар яши дип куркып калмадылар, аларны икенче бер җирдәге, абзар-курасы әле яхшырак та сакланган пуҗымда яшәргә күндерделәр, акча кызганып-нитеп тормадылар, күпме сорасалар, шул бәягә алдылар да бирделәр.

Гомер бакый дала уртасында балчыктан өелгән, диварына сурәтләр ясалган мазарстанда күмелүдән бик курка иде Алтынхода. Рәсеме өчен дә җавап бирүең бар. Ерак далага кем барып кабереңне зиярәт кылыр дип тә уйлады. Балалар инде таралышкан, кайсы кай шәһәрдә яши иде, куй итен сагынганда гына кайталар. Оныкларын да җәйләрен үзләреннән башка ял иттерергә озакка җибәрмиләр. Бергәләп кунакка килгәннәрендә, баллы чәй эчеп, ерак күлләрдә су коенгалап, балык тоткалап бер-ике көн уздыралар да алардан башка дөнья бармас шикелле китеп тә баралар.

Дала тулы иснәнеп йөргән шакал. Мәетенең шакаллар, кылганнар арасында ятуын, шуны саклаган җанының күктән башка берни күрми яшәвен теләми иде каенана. Күрше хатынының, үлеп карамый ни буласын каян беләсең, диюенә дә кул гына селтәде. Җаның әллә кайларга очсын да ди, тәнең барыбер шушы таш-туфраклы, кырыс җилле дала хөкемендә инде, дип офтанды.

Көтүлекләр ярлыланды. Җәйләр эсседән-эссе, корыдан-коры килә башлады. Андый чакта малы да кысыр калгалый, сыерларының бозаулары да ябык була, көттереп, соңга калуы белән куркытып кына дөньяга килә, аякка бастыра алмый тилмерәсең, ай буе юртаңда шулар арасында яшисең. Елкының да кадере, бәясе китте. Шәһәргә илтергә ерак, мал җыючылары хакны кызганып, саранланып кына бирә. Көтү тотуыңнан тотмавың артык та, нишлисең, дала кешесенең ризыгы – үстергән малының тәнендә, җилемендә… Кигәнең дә тире-яры, ябынганың да шул булгач, картайганчы гомерең көтүчелектә уза.

Ире үлеп, ялгызы калгач, Алтынхода тәмам ныклы карарга килде. Аталарының кырыгына җыелган балаларыннан туп-туры, кайсыгыз минем белән туган якка кайтып китә, дип сорады. Алар аптырашып бер-берсенә караштылар. Барысының туган йорт дип күзаллаганы шушы киез юрта утырган дала иде. Дөрес, аларның кайдадыр ерактагы татар туганнарына кайтканы, кышларын, шәһәрдә укыганда, хатлар алышкалаганы да бар барын… Булатнур абыйларының, мин, дип әйтмәсен күрде, төпчек бала булгач, үзен тиешле дип санап, теш арасыннан гына: «Анам, Лилия белән без кайтырбыз инде», – дип сыгып чыгарды. Бар нәрсә юк бәягә сатылды, көтүләр таратылды, шактые иткә китте… Моны күрү Алтынходаның йөрәгенә җиңел түгел иде. Ачлык елларында шушы дала җирендә икмәк тапкан яшь кыз инде әнкә, әбкә булгач, шул яшьлегенә дә, аны кочагына сыендырган Батырбайга да хыянәт итә сыман тоелды. Шул хискә ныклап бирелмәс өчен, яшен эчкәрәк, тирәнгәрәк йотты.

Бергәләп мазарстанга барып килгәч, һәр баласына хәер-фатихасын биргәч, әманәтен тапшыргач, улы-килене эшләрендә исәп-хисапларны өзгәч, җыендылар да кайтып та киттеләр. Сумкаларында иң кирәк-ярак әйберләрдән, документлардан, акчадан кала һичнәрсә юк иде. Кайтып төшкәч аңлады Алтынхода: бу җирдә һаман да шул җитмәүчелек, юклык икән. Үзгәртеп кору еллары дип аталган заманның иң авыр бер вакыты иде шул әле. Алай да Булатнур да, Лилия дә, кире китик, дип кыбырсымадылар, гомер бакый шушында яшәгән кебек, эшкә, йортка берегеп киттеләр, ерак дала гадәтенчә, бала арты бала алып кайттылар.

Дүрт бала анасы булса да, яшьли гаилә корган Лилия һаман да чибәр, матур, кызларга бирешмәслек иде, тик Булатнурның гына күзе аның янәшәсендә тонык, төссез марҗа кызларына төшәргә гадәтләнде. Башта Лилия аның гадәтләреннән хәбәрсез идеме, өйдә тавыш-мазар купмады, берни булмагандай елмаешып, өстәл артларында көлә-көлә гәпләшеп көн иттеләр.

Соңгы вакытта Булатнур әллә нишләде. Сүзләр ишетелгәләсә дә, вакытында кайткан, күз алдындагы гамәлләре белән күңелдә шик уятмыйча яшәгән ир торып-торып юкка чыга башлады. Төшке ашка дип табын тирәли тезелгән балалар әтиләрен көтеп җәфалана, инде кичкесенә җыеласың, «мин утырып тормамдыр, әллә нишләп ашыйсы килми, малларга ризык эзләп кайтыйм, булмаса» кебегрәк сылтаулар табып, көнаралаш юкка чыга.

Яман хәбәрне Лилиянең өлкән улы Корычбәк алып кайтты. Тау башында сугышлы уйнаганнар икән дә ниндидер шалашка тап булганнар. Эченә кереп карасалар, яхшылап җәелгән киезләр өстендә уйламаганда-нитмәгәндә юкка чыккан колак мендәрләре белән әтиләренең җәен башыннан төшмәгән яшел фуражкасы аунап ята, имеш. Түрнең бер почмагында да, шалаш чыбыкларына эленгән иңсәләрдә дә хатын-кыз киемнәре, ди… Корычбәк уеннан кайтып кергәндә, ярый әле өйдә Алтынхода гына иде, ул аңа эшне үзенчә аңлатып маташты, сөйләп, әнисен борчымаска кушты, аныкын беләсең, юктан да хафалана, дигән булды.

Яңалыкның йөрәккә сукканын анасына Булатнур үзе җиткерде. Көннәрнең бер көнендә, төшке ашка утыргач:

– Әнәй, мин сезнең яннан китәм, яраткан кешем бар, – диде.

Лилия шифаханәгә теш табибына киткән иде. Балаларның барысы да аптырап аталарына текәлде. Бу озын сүзсез тынлыкны ата кеше үзе бозды, әмма әйткәне үтә дә мәгънәсез булып чыкты:

– Мин еракта дип шаярышмагыз, әниегез белән әбиегезне тыңлагыз, тыңламасагыз, тау башыннан төшәрмен дә җитәрмен, мин шунда шалашта гына яшим.

Бу олы малайны тәмам чыгырыннан чыгарды. Ул үзен зурга, андый әтигә ни әйтсә дә хаклы санап, аннан да ныграк әйтеп ташлады:

– Беләбез без синең ул шалашыңны! Беләбез анда нишләвеңне дә! Кем белән яшәгәнеңне дә! Безгә синең кебек әти кирәкми! Китмәгәең тагын!

Булатнур китте. Әйберләрен алып-нитеп тормавы бер көнлек мавыгу, шаяру, ниндидер акылсызлык кебек кенә уйлаткан иде, алай булып чыкмады. Җәй дә узды, сентябрь дә үтеп бара иде, шалаш яныннан һәр таңда казан асканлыкны белгертеп төтен күтәрелгәне күренде. Инде менә Лилиянең Булатнур янына барып, ишеткән галәмәтләрен үз күзе белән күреп, чын-чынлап ышанып кайтуы гына.

Бераздан ул елавыннан туктады. Тынычланып калып, тагын каршысына килеп баскан Шомырткүзгә карады, арка йоннарын кирегә сыпырды, колак артларын кашыды, аннан, бер-бер карарга килеп, урыныннан торды:

– Ярар, Шомырткүз, моннан ары без дә үзебезчә яшәрбез. Булатнур әнә, казахлар кебек, юртада торуны хуп күрә, әнкәй намазлыктан төшми… Иртәгә икебезнең муенга да тәре тагам да зират янындагы чиркәүгә йөри башлыйбыз, син рәхәтләнеп дуңгыз борыны кимерерсең! Булатнур абыең әнә марҗа кызы дип тормаган, яраткач, бот арасына барган да кергән!

Алтынхода кызы кебек үстергән Лилиядән моны көтмәгән, шундый пычрак сүзләрне кайчан да булса ишетермен дип фаразламаган да иде, әмма ни «ә» дип, ни «б» дип әйтмәде, намаз укырга кереп китте. Шул көннән бу өйдә һәрнәрсә керәшеннекенә, мөселманныкына бүленде. Алтынходаның Христос рәсеме каршындагы өстәл янында тамагыннан ризык үтмәде, килен исә, дога укып суйган малныкы дип, әнкәсе алган иттән пешергән аш-ботканы кабып та карамады. Талашмадылар-нитмәделәр, һәрберсе үз дөреслеген, үз тормышының авырлыгын, сайлаган иманының хаклыгын уйлап яши бирде.

Мәчеткә йөреп, догасын-йоласын ныклап өйрәнгән Алтынхода абыстай ук булып китсә, таңны чукынып башлаган Лилия янәшә чиркәүдәге бер службаны калдырмады. Кайберәүләр кяфер килен белән яшәгән Алтынходаны килештерми генә ашка дәшсә, икенчеләр кызгана, вак-төяк мәҗлестән дә калдырмаска тырыша иде.

Алтынходаның гомере инде санаулы гына булган икән, ата-ана туфрагында җан бирим дип белеп ашкынган, бахыр. Улы йорттан чыгып китеп өч-дүрт ел узуга ук, үлем әҗәле белән түшәккә егылды ул. Авырганда, килене начар дип яманатына төшә алмады, ризыгы пешкән, киеме юылган иде. Бәлки, бисмилла кушып пешерелгән аш, йомшартылган урын булса, тереләсен дә өметле тойган каенана яңадан сәламәтлеккә мантымады. Тәреле киленнең ризыгы һаман да тамагыннан үтми иде шул бичаракайның. Карчыкның көн дә үз исәнлегенә икона янында яндырылган шәмнәрдән күңеле болганды, күзенә ачы яшь килде, тик, караган килененең хәтерен саклап, берни дә әйталмады.

Алтынхода якты дөнья белән үләннәр кояшка ымсынган матур бер көндә хушлашты. Лилия олы баласын тиз генә чиркәүгә, попка отпеваниегә йөгертте, эшләр беткәч, уртанчысы туганнарына хәбәр салды. Мулла-мунтагай нәселеннән чыккан Алтынходаның яшьтәш кардәшләре барысы да мәчет тирәсендәге кешеләр иде. Кирәк-яракларын әзерләп, тиз генә җыелыштылар. Килен аларны түр бүлмәдә тәреле табутта яткан каенанасын күрсәтергә алып чыкты:

– Гаепләмәссез дип уйлыйм, христианнарча дәфенләү мамканың соңгы васыяте иде, берничек тә каршы килә алмадым. Башка балалары кайтмыйча күммәбез дип торам. Әле алда тагын өч тәүлек бар. Булатнур, шулайдыр бит?!

Кайчандыр үзе салган өйдә урын таба алмагандай, туганнар арасына сыенган, бөрешеп, кечкенәеп калган Булатнур түзмәде, бугазыннан чыккан куркыныч тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Нишләвең бу, Лилия?! Мөселман карчыгын, табутка тыгып, муенына тәре тагып?! Иманың кайда? Әйтелгәнме, әйтелмәгәнме әле ул васыять?!

– Мамка мәрхүм исән булса, ашыкма, чәбәләнмә әле, Булатнур, дияр иде. Васыятен миңа әйтеп калдыргач, берни эшләр хәлем юк. Син үзең теләгәнчә яшисең, мин дә күңелем кушканча көн итәм, мамканы менә чат үзе теләгәнчә күмәм.

Булатнур ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Үзе дә, табут эченә кереп ятудан курыккан шикелле, урамга чыгып йөгерде. Ул инде марҗасы белән яңадан салынган йортында яши иде. Килеп керешкә Валясының муенындагы тәресен өзеп төшерде. Аннан, бу эш кенә ярсуын басмагандай:

– Ычкын моннан! – дип җикерде. – Шифоньердагы бөтен киемнәрне бүлмә уртасына бушатты да Валяныкыларны махсус ачып куйган ишектән коридорга ыргыта ук башлады.

Балаларын аякка бастырышкан, үзен дә, рәнҗетсә дә кире какмаган, улы санаган, килеп хәлен белешкәләгән әнкәсен табуттан түгел, тау-таш астыннан казып чыгарырга әзер булса да, «васыять» дигән сүз аны тота һәм бер чарасыз итә иде. Йорттан Валяны куып чыгарып кына җанына тынычлык табудан узган иде инде Булатнур.

Төпчек улы Алтынходаны йорттан озатып калырга да, кабергә төшерергә дә бармады, абыйларының, җиңгәләренең зираттан кайтуын көткәндә, үзе дә, мөселман кешесенә хас булмаганча, бер яртыны алып кайтып, стаканга тум-тулы итеп салып эчте. Әллә су, әллә агу иде – тоймады, аңламады, исермәде. Аракы да оныттырмаган хәсрәтенә чыдашмыйча, йодрыгын өстәлгә китереп сукты:

– Кичерерсеңме, әнәй?! Урыс зиратының авыр туфрагы тәннәреңә җиңелләрдән генә булсачы…

2012

Кем күтәреп караган…

Фәсхинур карчык килеп кергәндә, Ямьбикә, ап-ак җәелгән түр караватның текә куелган ястыгына терәлеп, метер-метер килеп кенә дисбе тарта иде. Карап торышка әллә ни авырмаган да кебек үзе, йөзенә мәет төсе дә кермәгән, әле истә-акылда икәнлеге ачык карашыннан ук күренеп тора. Күршесенең ишектән узганына игътибар итсә дә, кабаланып китмәде, тартылып бетмәгән дисбесен бер читкә куймады, эшен ахырына җиткергәч кенә, әйдә, уз дигәндәй, баш селкеде дә ияге белән урындыкка ымлады.

Үлем түшәгендә ятучы башка берәү булса, дерелдәгән куллары белән ике куллап күрешер, озак җибәрми торыр, соңгы тапкыр тотуын аңлатырга теләгәндәй, озаклап-озаклап аркаларыннан сыпырыр иде. Ямьбикә абыстай исә еламсыраган иреннәре белән хушлашу сүзләре сөйләргә дә, васыять-әманәтләрен бер-бер артлы тезәргә дә йә башка шуның ише җанга авырлык китерә торган гамәл кылырга да тотынмады, акрын гына, элеккедән хәлсезрәк тавыш белән:

– Исәнлекме, күрше? Балалар ничек? Кайткалыйлармы? – дип куйды. Бу сүзләрнең җавабы аермачык бирелергә тиеш сорау булмыйча, хәл белешү өчен генә әйтелгәне күренеп торганга, Фәсхинур:

– Беркөе йөрибез. Шәяхмәт кенә йөткергәләп маташа. Иртәнчәк болынга каз куганда җиңелрәк киенгән иде, салкын тидерде микән… үтәр, Алла боерса, үтәр… – диде. – Син менә… чирләп киттеңмени соң?

– Чирләп дип, вакыттыр инде, Фәсхинур. Яшь тә бар. Бергә көн иткән дус-ишләрдән дә син генә торып калдың. Ике малайны җирләгән… Сөйләшеп утырырга кыз туганың да калмасын. Вакыттыр инде… Ныклап авырткан җир дә юк югын, җегәр китте. Төштә дә гел әти белән әнине генә күрәм. Үзләренә чакыралар. Монда яшәүләре бик җиңел, әйбер бәясе артмый, ризыкның чуты юк, кышкы кием кирәк түгел, диләр. Хәзер аның төше дә төшмени. Дөньясы кебек буталчык. Әллә үлгән, әллә исән чаклары. Үземнең өй дә кебек, түгел дә… Китәргәдер, ахрысы, китәргәдер.

– Алай димәле, күрше. Төш инде ул кемнең дә шундыйрак. Яшь чакта күргән төшләр минем көн дә бер төслерәк иде. Әле Каф тавы артында буласың, әле җиде диңгез артында, әле абзар артына тирес чыгарасың дигәндәй. Аңа карап, иртәгә илдән китәм мәллә дип баш ватып утырмыйсың, әмма ләкин тирес чыгаруың да, көтү кууың да дөрескә килә.

Ямьбикә абыстай бу сүзләргә күңеле килеп елмайды. Күзен кысыбрак карап торды да үзе дә сүзне шаянлыкка борды:

– Иртәнчәк кодагый кереп утырганые. Һәркемгә үз хәле хәл. Сиксәнгә җиттем, авырган чак та, авырткан җир дә булмады, әллә врачка барып карарга микән, ди. Мин дә аптырап тормадым, акчаңны әрәм итеп, аларга барып йөрисе дә юк, хәзерге врачлар нәрсә беләләр соң, дидем, барыбер авырган җиреңне тапмаслар.

– Шулай, авырсаң – картлыкныкы, авырмасаң – шатлыкныкы. Яныңда чөкердәшеп чәй эчкән бабаң булмаса, рицип тә язып тормыйлар, әбкәй, йөрәгең бик нык әле, кияүгә чык, сызлаган җирләрең фәрештә канаты белән сыпырып алгандай булыр, диләр.

– Әйе-әйе, алар сүзне таба инде. Безнең шай аптырап тормый.

Ямьбикә нәрсәдер сөйләргә керешкән кебек иде дә, алай булып чыкмады. Югыйсә Шәяхмәте, сиңа күршенең сүзе бар, дигәч кенә кереп чыгарга уйлаган иде Фәсхинур. Әле яңарак кына җир җимертеп эшләп йөргән карчыкның болай кинәт урынга калуына күңеле ышанмады, вакытлы чирдер, үтәр, дип уйлады. Яше дә бар барын, әмма тәкәнекеләр озак яши, буыны нык нәсел.

– Менә минем дә хәл шундыйрак инде. Авырган җир дә юк, яшәрлек теләк тә калмаган, – дип дәвам итте сүзен абыстай. Аннан кискен генә әйтеп куйды: – Китәм мин.

– Сүзеңне телеңнән җил алсын! Дин-намаз карчыгына килешмәгәнне сөйләп утырасың. Кемнең кайчан китәсен бер Алла гына белә!

– Китәм дип… Мин бит иртәгә Тимертауга китәм!

Фәсхинур ни дип әйтергә дә белмәде. Сиксәннең теге ягына үткәнче күрше авылдан башканы күрмәгән карчыкның болай батыраюы аны аптырашта калдырды, әмма гаҗәпләнгәнен тышка чыгармады:

– Кем белән?

– Кем белән булсын? Кодагый белән инде. Әйберләр авыр. Күтәрешүчесез булмас.

Кеше ышанмастайны дөрес булса да сөйләмә, диләрме?.. Фәсхинур черәшеп беткән ике кортканың, төенчек-чемодан күтәреп, олы юлга чыгып басканнарын күз алдына китерде дә хәсрәтле көрсенеп куйды. Ямьбикә карчыкка килен йортында кыенлыгын белә иде ул. Алты баланы аякка бастырып биргәннән соң артык кашыкка әверелгән карчыкны бөтен авылдашлары кызгана. Кайсының – кендек әбисе, кайсын имләгән, кайсының кул буыннарын урынына утырткан Ямьбикә абыстайга хөрмәт авылда һәрвакыт зурдан булды. Авыр елларда да алар өстәленнән ризык өзелмәде, оныклары да ятимлек михнәтен акча ягыннан күрмәде. Инде менә кулыннан эш төшкән карчыкка рәт китте. Дөрес, ул теләсә ятып йоклады, теләсә утырып ашады, әмма ләкин йортта аның сүзе йөрмәде, аның сөйләгәненә колак салучы булмады, һәр әйткәне көлкегә алынды, һәр кылганыннан гаеп табылды.

Ямьбикә акылсыз карчык түгел, үзенең эшкә-киңәшкә ярамаганлыгын болай да аңлый, аңа нибары якты чырай, татлы сүз кирәк иде. Гомер буе бер табында утырып ашаган карчыкка аерым чәйләү бик авырга килде. Аның тамаксаулыгы, яшенә күрә хәрәкәтчәнлеге дә беркемгә ошамады. Ул көннәрен йорт аркылы гына яшәгән кодагыена кереп утырырга, җае чыкканда, килененнән зарланып, җанын җиңеләйтергә гадәтләнде.

Маһруйбану карчык кызының кыланышларына мәңге разый булмады, оныкларын үзенеке кебек үстергән, йорт салган, караган кодагыеның кирәксезгә чыгуы аңа бер дә ошамады, әмма бер рәтләнмәсә бер рәтләнер дип көтә бирде. Каенана-килен арасындагы хәлләр кеше теленә ныклап кергән, эш ояттан узган иде инде, шуңа күрә үзе салган йортында рәт күрмәгән ахириен Тимертауда яшәгән кызына озата барырга карар кылды.

Әйберләрең авыр булса, үземә дәшәрсең, дигәненә Ямьбикә әллә ни сөенгән кебек күренмәде күренүен:

– Замананы авыр, диләр, кем күтәреп караган, – дип, тирән мәгънәләр аңлатырга теләгәндәй, моңсу көйләп кенә җавап бирде.

«Әле ярый кердең, үтенеч-нәзерләремне әйтсәм сиңа гына әйтергә уйлаган идем, бик вакытлы булды, өйдә ялгызым, кайсы кая таралган чак», – диюеннән Фәсхинур Ямьбикәнең шаяртмаганлыгын аңлады. «Бездә генә тор, авылда туганнарың күп, бала-чагадан ялыксаң, аларга барырсың, кодагыең янына йөрештергәләрсең, син бит оныкларыбызның да кендек әбисе, артык кашык булмассың», – дип карады, карчык аны ишетергә дә теләмәде. Күршесенең теләктәшлек сүзләре туп-туры йөрәгенә килеп кадалды, чөнки чиратка салынырга тәкъдим кебек тоелды. Гомерен көтүчелектә уздырган мәрхүм әтисе, авылның кибетле башында – байлар рәтендә көн иткән Шәйхетдиннән, улына сорап, димчеләр килгәч, киреләнебрәк торган кызына карап кырт кына кисте:

– Атаңны картлык көнен чиратта уздырсын дисеңме? Ашлы-ипиле йорттан яучылап килгәнгә рәхмәтеңне әйт! Ичмасам, туйганчы бер йокларсың!

Алар шул көнне үк кышка сорап кергән ферма йортыннан Закирҗанның таза хуҗалыгына күченделәр. Атлы-сыерлы, ризыклы-эшле каената йортында Ямьбикәгә туйганчы йоклау насыйп булмады булуын, әмма ләкин җәйге таңда кояш белән торып, чыбыркы өстерәп тә чыгып китмәде. Җәен мал-туар арасында, бакчада, кышын итек түшәп уздырса да зарланмады, тамагы тук, өсте бөтен, атасы караулы, урын-җирле иде.

Ямьбикә кияүгә чыгу мәсьәләсен атасы хәл итүгә үпкә тотмады, киресенчә, менә бит, әле тыңламаган булсам, бүгенге көнебезнең ничек буласын кем белгән дип, эченнән рәхмәтләрен укыды. Үзләренә аерым йорт салып та кергәч, күңеленә тынычлык иңде. Гашыйгулласы сугыш кырында ятып калмаса, күз карасыдай үстергән төпчеге дә дөньядан вакытсыз китмәсә, көннәре үз агымына агасы да агасы иде кана. Җитмәсә, аның алдыннан гына абыйсы Зиннәтулла да гүр иясе булды.

И бахыр, кыш кына чык та үз яныма алдырам мин сине, әнкәй, дигән иде югыйсә, басу юлында соңгы тапкыр туктап хушлашканда, синнән башка чит илләрдә каңгырып ятам бит, пенсиягә чыккач, бергәләп кайтырбыз әле, Алла кушса… Авылда тормышлар җиңел түгел. Теләсә, Сәхап та күчеп килер. Заводта акча мул, эшләгән кешегә фатирын да бирәләр… Шундый сүзләр белән өметләндерде дә суга төшкәндәй юк булды.

Тимертауга китү уе карчык башында бер туган иде инде. Улы Сәхап, хатыны белән ызгышкан бер төндә, чыгып, бакча киртәсенә асылынды. Авылга килүче олы юл почмагында чүмәшеп утыра иде ул. Таңда болынга каз куучылар да, бозау арканлаучылар да аның үлгәнлеген башларына да китермәде, ерактан сәлам биреп узды. Күршесе Фәсхинур гына, Сәхапның сәлам алмавына үртәлеп, янына килгәч, эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенеп, чәриләп кычкырып җибәрде.

Тавышка ак келәттә йоклап яткан Нурбахар йөгереп чыкты. Чыкты, әмма ачуы яман иде, эшнең нәрсәдә икәнлеген дә аңышып тормады, ерактагы Фәсхинургамы, иренәме карап, кул гына селтәде. Аннан, миңа димәгәе, дөмексен, диде дә кире кереп урынына ятты. Фәсхинур исә туп-туры фельдшер Әнисәгә йөгерде. Дөрес, аннан Нурбахарның да башына китереп сукты. Бер-бер артлы дөньяга килгән алты бала анасы иде ул. Чыннан да, бер-бер хәл булган булса? Ничек кенә кеше итәр ул аларны? Йорт хуҗасы булып саналган каенанасын да әнкәсе янына чыгарып җибәрсә?! Ничекләр генә яшәрләр дә, ничекләр генә көн дә авыз ачып ашарга сораган балаларының тамакларына җиткерер?!

Нурбахар йөгереп бакча башына төшкәндә, Сәхапны күрше-күлән чорнап алган иде инде. Муенын буган каешыннан ычкындырганнар, киртә кырындагы йомшак үлән өстенә салганнар, фельдшер кызны көтәләр. Нурбахарның күз аллары караңгыланып китте, инде чырыйлап Сәхапның өстенә капланды:

– Кемнәргә калдырып киттең син безне?!

Ямьбикә карчык үзен бик сабыр тотты. Мондый чакта илереп елаудан, кирәкмәскә чәбәләнүдән мәгънә юк. Мәетне вакытында җирләргә кирәк, табибтан язуын аласы, юучысын, су ташучысын, дога укучысын табасы…

Ямь мәет нәселне үз артыннан тарта, диләр иде, хак икән. Ямьбикә карчык әле кышта гына Тимертауда яшәгән икенче улының үлгән хәбәрен алды. Артыннан ук мал-терлекләренә дә күп зыян килде. Намазга баскан саен, Ходайдан, калганыннан аерма, дип сорый иде, язмаган икән…

Заводта кайнап торган чан суына батып үлгән Зиннәтулланы исенә төшергән саен, үлемеңне шулай ерактан эзләмәсәң, монда тапмас идеңмени соң, инде мәетеңне дә күрә алмадым бит, дип өзгәләнде, аның рухына дога кылыйм дисә, намаз арты намазы бозылды, яшенә буылды, теле әйләнмәс булды. Бераз җиңеләерме, хәсрәте кимерме генә дигәндә…

Алай да Ямьбикә карчык хәвеф-хәтәрне алдан сизгән кебегрәк булды. Йортны гауга алса, юньлегә түгел, дип юрыйлар юравын, болай ук булыр дип уйламады гына. Гашыйгулласы вафатыннан бөтен җаны суырылгандай тоелса, инде язмыш аның әле бер, әле икенче яңагына китереп сукты. Шундый итеп сукты, яңадан айныйсына, хәтта елый аласына да ышанмады. Баласын югалткан ананың йөрәген баскан авырлыкны аның үзе кадәр тагын кем аңлар?!

Гомерләр узгач, хәсрәт басыла, диләр, булмас, баланыкы үлем түшәгендә дә онытылмас, тирәнгәрәк, кешегә сиздермәслек урыннарга гына күчәр. Ямьбикә карчыкның әнә шулай булды. Азрак сөйләште, эшкә ныграк бирелде, үлем-җитемле көннәрне кычкырып искә алмаска тырышты, эченнән сыкрап, Алладан алга таба инде оныкларына хәерле көннәр сорап яшәвен дәвам итте.

Сәхап үлгәч, үз йорты була торып, Тимертау тирәсендәрәк бер совхозда яшәгән кызы янына китәм дип җыенган каенанасы кулындагы чемоданга килеп ябышкан Нурбахар баштарак гел зарда, гел хәсрәттә тоелса да, нужа баскач сабырланды, йорт эшләренә ныклабрак тартылды, элеккечә көтү чыкканда иркәләнеп йоклап ятмады, кич җиткәндә, анасы янына биләмгә ашыкмады. Йортта тынычлык арткач, йөзенә нур иңде, гәүдәсенә ит кунды.

Алай да хуҗалык алып бару каенана өстендә иде әле. Ул моңа зарланмады, кулында көч барда, балалар, әби, дип торганда, нигә әле ярдәм итмәскә?! Килен дә хәзер гел уңайдан тора, хәер, ул аннан башка ике кулсыз икәнлеген аңлый, кеше арасында сүзе йөрмәсен чамалый иде.

Авыл җирендә шулай бит ул: тол калдыңмы, сине адәм затына санаучы да юк, мәҗлестә урының – ишек катында, бакча сукалаучыга барсаң, фамилияң – исемлекнең соңгы рәтендә, клубка керсәң, ир эзлисең, кермәсәң, яшертен генә йөрисең. Ә болай, каенана янәшәсендә, гайбәтнең дөрескә якыны да ябышмый. Авылда чирләмәгән кеше юк, район больницасына бару кыен, су аша чыгасы, машинасы да гел йөреп тормый. Кулы дәва булган каенананың дәрәҗәсе киленгә дә йокмый калмый. Ямьбикә карчык утырган түр башына аның аш-су бүлмәсе аркылы узарга, үзенә күрә рөхсәтен алырга кирәк.

Инде менә Ямьбикәдәй изге карчыкның да йортта кирәге калмады. Ул ничек тә Казахстан якларына китеп, төпчек кызына сыенырга уйлады. Кияве начар түгел, елын-елга чакырып хатлар яза, үлгәнче улының кабере янында догасын да укып каласы килә иде, алдан хәбәр итеп борчымаска булды.

Фәсхинур Ямьбикәне хупларлык йә гамәлләрен кире кагарлык сүзләр тапмады. Мондый чакта юаткычлары артык кебек иде. Күршесенең ныклап уйлаганлыгын аңлаганга, район үзәгенә кадәр малай озатып куяр, поездга утыртып җибәрер, дип, ярдәм кулы сузарга булды.

Маһруйбану карчыкның да хәлләре шәптән түгел иде. Соңгы елда саулыгы бик тә какшады. Кызының каенанасына начарлыгы өчен авыл халкы кырын күз белән карый күк төсле тоелганга, яшәвенең тәме китте, электән дә чирле йөрәге юк кына нәрсәдән тибүдән туктарга тора кебек тоелды аңа. Кодагыен Тимертауда яхшы каршы алсалар, үзенең дә бергә яшәп каласына өмете зурдан иде дә, чынга ашарга язмаган икән. Сөт машинасы кабинасына карчыкны тегеләй дә, болай да төрткәләп карадылар, гәүдәсе какча булгач, бик җиңел йөри кебек тоелган гына икән, артроз ашаган аякларын берничек күтәртмәгә куя алмаганлыгын күргәч, кул гына селтәделәр. Әле бит поездларга утырасы, тәбәнәк платформаларга ярдәмчесез төшәсе, автобус йөрмәгән дала юлы буйлап мотоцикл арбасында кайтасы…

Алай да Маһруйбану, Ямьбикә дустын алып киткән машина артыннан кайчан да бер куып җитәренә ышангандай, ерак басу юлы буйлап үзенчә ашыга-ашыга барды. Хәлдән таеп туктаганда, машина сурәте әллә кайчан югалган офыкка кояш батып килә иде инде. Менә бервакыт тузан туздырып китеп барган сөт машинасының тагын шул юлдан кайтканы күренде. Маһруй карчыкны ерактан ук шәйләп алган Самат аның янына килеп туктады, инде бу юлы кулларына күтәреп, кабинага алды һәм өенә алып кайтты.

Маһруйбануның атларлык хәле дә калмаган иде, Самат баскыч өстенә эш кәчтүмен җәйде дә өенә керәсе килмәгән карчыкны шуның өстенә утыртып китте. Капка төбенә җитәрәк, кара аны, озак торма, кичләр салкын хәзер, өзлегерсең, дип, бармак янагандай итенде.

Маһруйбану кодагыен читкә тибәргән йортка үз аягы белән бервакытта да аяк басмасын белә иде. Ямьбикәгә хәерле юллар теләп, догасын кылды, үзенә ясин чыкты да, зур хәсрәтләрне тыгызлап сыйдырган йөрәген тотып, тын гына үткән гомере белән хушлашты…

Самат районга барган җирдән Гөлфинә апасына телеграмма суккан булып чыкты. Карчыкны поезддан каршы алганнар, каты арбалы мотоциклда да илтмәгәннәр, машина яллап, үзләре яшәгән совхозга алып кайтканнар. Казах кияү әбисен бик ярата, өрмәгән җиргә дә утыртмый, имеш. Бераз вакытлар үткәч, Саматларга әнә шундый хат килеп төште. Инде, болай булгач, күршесе кая барганын белеп киткән икән, дип, Фәсхинур да тынычланды.

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.