Kitabı oku: «Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…», sayfa 2

Yazı tipi:

Безнең әниләр бәхете

Туксан икенче елның февраль башлары иде булса кирәк. Россия Югары Советы делегациясе белән Австралиянең Сидней шәһәренә очып килдек. Мәскәүдә егерме-егерме биш градус салкын кыш, кар-буран озатып калды. Ә монда җәйге челлә икән, җылылык утызлар чамасында. Көнозын кояш кыздыра, дымлы океан һавасы, бөркү. Тын океаннан уелып кергән бухта янәшәсендә урнашкан «Корольләр» кунакханәсендә яшибез. Кичләрен-иртәләрен, бу ерак һәм серле шәһәрнең әкияти манзарасына хәйран калып, бер сәгать – сәгать ярымнар җәяүләп йөреп керәбез.

Бухтада – диңгез порты. Дүрт-биш катлы гигант кораблар үтеп-сүтеп кенә тора. Берсе килә, икенчеләре китә. Тормыш кайный, халык мыжгып тора. Кая карама, анда чисталык һәм пөхтәлек. Ник бер шырпы кабы яисә тәмәке төпчеге ташласыннар икән. Агачлар аллы-гөлле шау чәчәктә утыра, кошлар сайрый. Юл читләрендәге клумбалар да тоташ гөл һәм чәчәктән гыйбарәт.

Янәшәбезгә килеп тукталган чираттагы диңгез корабы җәлеп итте игътибарыбызны. Үзенең аклыгы, зурлыгы һәм зәвыклы бизәлеше белән аерылып тора иде ул башкалардан. Килеп тукталуы булды, аңардан халык агыла башлады. Этешми-төртешми генә чыгалар, әмма бик күбәүләр.

– Тагы японнар… – дип куйды йөрергә чыккан юлдашым Виталий Севастьянов. Ул космонавт кеше, галәмне генә гизмәгән, безгә караганда дөньяны да күбрәк күргән.

Ә мин исә Азия халыкларын бер-береннән аера белмим – японмы, кореялымы яисә кытаймы – барысы да бер үк төрле тоела.

– Дөньяны аркылыдан-буйга гизеп йөргән һәр өч туристның берсе японнар, ахры, – дидем, гаҗәпләнүемне яшермичә. – Кытай һәм Мисырда да шулар иде, Франция, Америка тарафларына барып чыксаң да, япон туристлары белән музей һәм мәйданнар тулган.

– Син хаклы, – диде космонавт. – Японнар сәяхәт итәргә бик тә ярата. Ел тәүлегендә бер яисә ике мәртәбә дөнья гизеп тә кайталмаган кеше аларда үзен бәхетлегә санамый.

Кораб искиткеч зур иде шул. Халык һаман агыла да агыла. Аннан чыгучылар диңгез кебек булды. Зур иркен мәйдан тулып килә иде. Ә чыгучыларның әле очы-кырые күренми. Бу кадәр халыкның бергә җыелганын күрсәң дә футбол яисә хоккей стадионнарында гына күрергә мөмкин безнең якларда. Анда ирләр күбрәк була, этешә-төртешә йөри бездә ир-ат заты.

– Бәрәч, – дип әйтеп ташлаганмын нәкъ шул мизгелдә. – Халык түгел, әбиләр икән бит болар. Күрегезче, Виталий Иванович, барысы да әбиләр ич. Алтмыш-алтмыш биш яшьлек булыр болар…

Юлдашым шунда көлеп куйды. Мәкер белән түгел, вәкарь белән көлде. Белмисең, янәсе…

– Әбиләр булуы хак, Ринат дустым. Әмма ялгышасың. Бу әбиләргә, син уйлаганча, алтмыш түгел, җитмеш һәм сиксәнешәр яшь, бик беләсең килсә. Алтмыш яшьлек карчыклар булмый японда. Аларның алтмыш яшьлек хатын-кызлары янәшәңнән киенеп-ясанып кәттә генә атлап үтсә, «Бу нинди чибәр туташ икән?» дип авыз суыңны корытып каласың. Әнә шулай, дустым.

– Ә нигә соң болар гел хатын-кыз, ягъни әбиләр генә икән? Сере нидә моның?! – дип гаҗәпләнүемне, төпченүемне дәвам иттем. Безнең акылга сыймый ич бу, аңлап булмый.

– Япон хатыннары иң элек бала тудыра, бала тәрбияли, – диде күпне күргән Виталий Иванович. – Аннан оныкларын үстерәләр һәм бары шуннан соң, ягъни дөньялары түгәрәкләнгәч кенә сәяхәт итәргә керешәләр. Хәтерләп кал, япон туристы йә яшь-җилкенчәк булыр, йә бик өлкән яшьтә. Ә башкалары укуда, эштә яисә тәрбия белән мәшгуль. Аларда шулай кабул ителгән.

– Әнә ничек икән, – дим. Чигәмне кашып куям. Укып-укып та шыр надан калганбыз икән ич. Мин боларны белми идем.

– Без әле бик күп нәрсәләрне белмибез, аңлап та җиткермибез…

– Хуш, гизсеннәр дә ди. Ә бит әле дөнья гизү өчен акча да кирәк. Ярый да без дәүләт хисабына йөрибез әнә. Ә бу карчыкларга кем акча бирә? Барысының да бай булуы мөмкин түгел, – дим. – Әнә бит алар никадәрле. Уллары-кызлары ярдәм итсә генә…

Виталий Иванович тагын бер мәртәбә матур итеп елмаеп алды.

– Юк, – диде кистереп. – Алар пенсия ала. Һәм шул пенсия хисабына дөнья гизәләр.

– Хатын-кыз бала тәрбияли, дидегез. Өйдә утырып бала тәрбияләгән өчен, дәүләт акча бирмидер, шәт?

– Хикмәт шунда, дустым Ринат, бала тәрбияләү дәүләткүләм мөһим эш санала анда. Һәм бала тәрбияләгән өчен генә дә пенсия бирелә. Шул акчага әнә бер сәяхәттән кайтып керәләр дә икенчесенә чыгып китәләр. Картаймауның сере – сәяхәттә, диләр алар.

– Безнең татарларда да бар андый әйтем, – дип, кушылырга ашыгам. – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» диләр бездә дә.

– Әйтүен әйтәбез. Рус халкында да бар ул андый матур сүзләр. Тик кая инде ул безнең карт-карчыкларга Австралиягә барып чыгу?! Мин үз әниемне Мәскәүгә китерә алмадым, – диде космонавт, офтанып. Һәм авыр сулыш алып, үкенү катыш көрсенеп куйды. – Кая инде ул чит илләргә чыгу, дөнья гизү…

Нечкә җиргә кагылды аның бу сүзләре. Мин дә үз әниемне искә төшереп, аны уйлап тора идем. Казанга китереп, театр-концертларга йөртәсем килә иде аны. Ничәмә-ничә тапкыр ниятләгәнем, китерәм, дип әйткәнем булды. Әмма юк, тормышка ашыра алганым юк әле шул хыялымны да. Җәен бакча, казлар, тавык-чебешләрне ничек ташлап китәсең, ди. Кыш җитсә дә, кырыкмаса-кырык сәбәп табып кына тора. Тамыры береккәнме әллә шул авылдагы өй, каралты-курага?!

Тагы берничә көннән без икенче илгә – Сингапурга юнәлдек. Шәһәр һәм музейлар белән танышып йөрибез. Кая карама, анда япон туристлары. Аларның да күбрәк әбиләре! Инде яшьләрендә ялгышмыйм, алтмышта түгел, җитмеш-сиксәндә булыр үзләре. Өсләрендә – кыска җиңле футболка, кыска джинсы шорты, аякларында – кроссовка, башларында – козырёклы ярым ачык фуражка. Кояш нурларыннан саклый торган кара күзлек киеп алганнар. Бер-берләренә шулкадәрле дә охшарлар икән, инкубатор чебиләре диярсең… Кулларында – фотоаппарат йә кинокамера.

Терек-терек музейдан музейга йөгерәләр, кибет-фәләннәргә тукталу юк, ни гаҗәп, бар дип тә белмиләр кибетне. Ә безгә кибет кенә булсын…

Чираттагы мәртәбә йөрәк сызып куйды: «И-их, бил турайтырга да ара тапмый безнең татар авылларында гомер кичергән әниләр, әбиләр. Алар да яшәгәнгә хисаплана бит инде…» Әүвәл заманнарда шикәргә, чәйгә мантымый газап чиктеләр. Колхоз эше, бәрәңге бакчасы һәм лапастагы мал-туардан башка нәрсә күрде инде алар?! Өйгә керсәләр дә эш, тышка чыксалар да эш. Эш тә эш… Ә бүген әнә үзебез күрмәсәк тә, балаларыбыз күрсен рәхәтне, дип, алар җир тырмашып төзегән илне, байлыкларны түрәләр үзара бүлешеп, таратып та бетерде. Бүген ул аналар чәй-шикәр һәм өч-дүрт кадак ак май алырга да җитмәгән айлык пенсия акчаларын ала алмый изалана. Сөт, ит сатып, тиенләп җыелган акчалары дәүләт саклык кассаларында юкка чыкты. Бәлки, алар да Австралиягә, Сингапурга сәяхәттән баш тартмас иделәр дә бит, тик әлегә күрше авылга һәм район үзәгенә дә транспорт йөрми…

…Шулай да мин быел, ниһаять, әниемне Казанга алып килдем әле менә. Чит ил делегацияләрен каршы алгандагыдай итеп, алдан ук кайчан һәм кая барасын, кемнәр белән күрешәсен планлаштырып куйдым хәтта. Шәһәргә килеп төпләнгән энекәшләр-сеңелкәшләр бик көтә үзен, күрше-күлән, туган-тумача да дәшеп кенә тора.

– Бөтенләй башка, яңа тормыш башланды, әни, синең өчен, – дим үзенә, сүз ара сүз чыгып сөйләшкән саен. Әнине бәхетле итүемдә һич шик-шөбһә калмады, канатланып-очынып йөрим, үземә калса…

«Белмим шул инде, белмим. Авылны сагынам», – дигән сүзләренә колак та салып тормыйм. Әниләр шундый бит инде ул, уй-хәсрәтсез, сагыну һәм юксынусыз яши белмиләр. Бар дөнья түгәрәк һәм җитеш булса да, борчу-сагыш табалар үзләре өчен.

– Балаларың барысы да шәһәрдә. Авылда сагыныр кешең калмады, әни. Тынычлап кына, ипле-матур итеп кенә яшик, әйдә, – дип тынычландырам үзен, үткән-сүткән саен. – Кайсы улыңа барасың килсә, шунысына кунакка илтәм үзеңне…

Ә ул салкын тәрәзәгә барып капланган. Күзләрен яулык чите белән сөртә-сөртә, урам якны күзәтә.

– Өй ялгыз калды, улым, каралты-кура… бакчалар…

– Соң, әни, – дим, – ул өйдә һичкем калмады бит инде. Бакчалар кар астында. Инде бик сагынсаң, җәй җиткәч тә алып кайтырмын үзеңне.

– Кеше юк югын да… Гомер кичергән өй шул… – дип, ризалашкандай итте тагын үзе. – Сагындыра, юксындыра барыбер. Атагызның кабере дә анда. Ул да, ташлап китте дип, миңа рәнҗеп ята торгандыр, риза-бәхил түгелдер…

– Әллә ниләр уйлап чыгарма әле син, әни. Нинди рәнҗү ди ул? Каберен карап торабыз. Язга чыккач та, бер кайтып килербез, боерган булса. Зиратка кереп тә булмый торгандыр, күптән кар баскан инде аны.

Алай иттем, болай иттем, әмма тынычландырдым, бу салкын кышта кар-буранлы юллардан авылга кайтып йөрүнең урынсыз икәнлегенә инандырдым кебек үзен. Тынычлап, йокларга яттым.

Икенче көнне, таң беленер-беленмәс урынымнан торып, аяк очларына гына басып, әни бүлмәсеннән урап килергә булдым. Йоклыймы, юрганы шуып аркасы ачылмаганмы, туңмаганмы икән?.. Ишекне ачсам, имәнеп калдым: әнием тәрәзә каршында утыра. Белмим, кайчан торган, киенгән. Әллә бөтенләй күз дә йоммаганмы, йокламаганмы ул, үзе генә белә.

– Ни булды, әни? Нигә болай таң тишегеннән торып, киенеп куйдың әле? Ни эшләп тагы шул тәрәзә төбендә утырасың? – дим, сорау артыннан сорау яудырып. Чынлап та, минем өчен бөтенләй көтелмәгән, гаҗәп бер хәл иде аның шулай утыруы.

– Син инде, улым, авылга кайтарып кил мине бүген, яме, – диде ул, ике уйлар урын калдырмыйча.

– Ни булды? Нигә бүген үк? Мунча ягарбыз, дигән идем бит. Бәлеш пешерербез, дигән идек… Театрга да барырга өлгермәдек бит әле.

– Бүген кайтар инде, улым. Рәхмәт, боерган булса, мунчасы да качмас, театры да. Син мине авылга алып кайт.

– Ә нигә шулай ашыгыч?

– Тәрәзә төбендә калган гөлләргә дә су сибүче юктыр… Өй дә ялгыз.

Аңладым. Бәхәстән узган иде аның хәле. Җирсүе, сагынуы чамадан ашкан. «И-их, әни, – дип үзалдыма уфтанырга гына калды. – Үз кадереңне үзең белеп, кунактан кунакка гына йөрергә иде дә бит. Гөлләргә су сибүче юк, имеш… Япон карчыклары да үстерә торгандыр инде ул гөлне. Алар әнә синең яшьтә джинсы шорты һәм кроссовка киеп, дөнья гизеп йөри…»

Нишләмәк кирәк, гомер кичергән нигезгә, җылы ояга берегеп яшәгәндә генә бәхетле була торгандыр инде ул безнең әниләр. Сагынып, өметләнеп, көтеп яшәүләре белән бәхетле…

Казан
21–22 ноябрь, 1998

Прәннекле төшләрем…

Ул чакта мин үземне инде үсеп җиткән малай итеп хис итә идем. Алтыдамы, әллә җиде яшьтә булдыммы икән, тәгаен хәтерләмим. Әмма әтиемнең ике сүзнең берендә: «Әнә нинди зур үскән минем улым» яисә «Бу малайның кулы нык булырга охшаган, пычкыны әйбәт тарта. Кар көрәсә, буран уйната», – дип, җай чыккан саен үземне мактап, туганнарым алдында салпы якка салам кыстырып, очындырып торганнарын һич онытасым юк.

Табигый инде, мактагач, бермә-бер тырышыбрак эшлисең. Тырышкач, тагы мактау эләгә. Шулай очынып йөргән көннәрнең берсендә, ишле гаилә кичке чәй табыны әйләнәсенә җыелгач, әти җитди сүз башлап җибәрде.

– Сыерны сатарга туры килер инде, әнисе, – диде, тирән көрсенеп.

Әти ни дисә, шулай була иде безнең өйдә. Аның белән бәхәскә керүче булмады. Хәер, бәхәскә керердәй сүз сөйләми торган иде ул.

– Берни эшләр хәл юк, тагы кысыр калган шул, балаларга сөт кирәк. Гомер иткән сыердан аерылу авыр булса да, нишлисең инде, әтисе… – дип килешүен белдерде әни.

– Бүген төнлә Өчиле базарына юлга чыгам. Малайларның кайсын алырга икән, әнисе, син ничек уйлыйсың? – дип, тагын әнигә мөрәҗәгать итте ул.

Йөрәк җилкенеп куйды, «мине ал, әти, мине» дип кычкырудан чак тыеп калдым үземне. Абыйлар бар, энеләрем… Алар да әнә әтинең күзенә текәлгәннәр. Өчиле базарына кемнең барасы килми инде?! Анда ак икмәк саталар, ди, клиндер, прәннек… Базарның бай чагына туры килсәң, хәтта шакмаклы шикәр дә китерәләр икән… Шикәрен дә ашамый түзәр идең әле, шул базар дигәннәрен бер барып күрәсе килә иде бит. Сыер саткан чакта да эләкмәсә, тагы кайчан тәтер соң ул?

– Олыларын алырсың инде, йә Рәшитне, йә Рифатны, – дип әйтеп куймасынмы шунда әни. Һәм өстәп тә җибәрде әле: – Шултикле ерак юлга бала-чага ияртеп йөрмәссең лә…

Ах, әни! Ни әйтеп ташладың син, әни?.. Нигә инде миңа җиткәч туктап калдың? Башкаларның хәлен белмим, минем күзләрем камашып куйды, бугазыма каты төер килеп тыгылды. Борынны еш-еш тартып кына, күз яшьләремне тыеп кала алдым.

Соңгы сүзне әти әйтә иде бит әле.

– Рәшит белән Рифатның өйгә бирелгән эшләре бардыр, дәресләрен әзерләсеннәр. Юл да озын, себереп тә тора, әнә буран чыгуы ихтимал. Көнен барып кайта алмасак, дәрестән калырлар. Яхшы булмас… – дип фикер йөртте ул. Гел шулай алдын-артын уйлап, үлчәп сөйләшә торган иде шул безнең әти.

Сүзләрең сүз генә түгел, алтын бәясенә тиң бит, әти. Әйткән һәр сүзең йөрәгемә сары май булып ягыла бара. Дөрес хәл итәсең, дөрес, карарыңны гына чыгар, сузма зинһар дип, зарыгып көттем аның соңгы сүзләрен.

– Ринатны гына алырмын, – диде, ниһаять, шактый көттерә төшеп. – Мәктәпкә дә барасы юк. Үзе үсеп тә җиткән, ни йомыш кушсаң, шуңа ярый инде ул хәзер.

Абыйларның, энекәшләрнең кәефе кырылгандыр инде, ансыз гына булмас. Әмма әти үзе хәл итте бит, минем гаебем юк, мин катышмадым. Барыбер әти әйткәнчә булачак, елашучы яисә каршы килүче булмады.

– Бар, улым, итекләреңне мич башына җылыга куй да йокларга ят, – дип, башымнан сыйпап куйды әни. – Юлга бик иртә чыгачаксыз.

Мин нәкъ әни кушканча эшләдем. Ишегалдына җәһәт кенә чыгып кердем дә, итекләремне мич башына куеп, түр яктагы идәнгә җәелгән зур түшәкнең бер почмагына кереп чумдым. Алты малай, алты туганга җитәрлек түшәк иде ул. Юрганны башыма ук тартып куйдым. Тавыш-фәлән ишетелмәсен, янәсе, йокларга кирәк. Ә үзем алгы якта пышылдап әйтелгән һәр сүзне эләктереп кенә алам. Кызык ич… Аннары… Мин, юлга чыгасы кеше, белеп тә торырга тиеш.

– Иртәнге өчтән дә калу ярамас, әнисе…

– Юл ерак, иртәрәк чыгу хәерле булыр, дөрес әйтәсең, әтисе. Кызык, әйтерсең исемнәре юк, безнең әти белән әни гел шулай эндәшә торганнар иде бер-бер- сенә.

– Улым, Рифат, атка солы салырга онытма, яме. Сыерга да печәннең яхшырагын өстә.

– Ярый, әти, син кушканча булыр.

– Чанага да бер-ике кочак салам салырга онытма.

– Салырмын, әти…

Ул арада Рифат абый ишегалдына, мал-туар янына чыгып китте. Каралты-кура тирәсендәге эшкә аңа җиткән кеше юк инде ул.

– Рәшит, улым, безнең теге бастырык тарттыра торган әйбәт бау кайда икән? Хәстәрләп куй әле шуны, сыерны бәйләргә кирәк булыр, дим.

– Ярый, әти, бауны чана түренә чыгарып куярмын. Бераздан тагы шапылдап ишек ябылды. Димәк, дәү абый да чыгып китте.

– Малайлар – Роберт, Рафаил, Рамил, барыгыз, бар, аяк астында чуалып йөрмәгез. Тышка чыгып, карны чылатып керегез дә түшәккә… Иртәгә иртән торып, кар көрисегез булыр.

Ятып йоклагыз, дигән сүзне кем ярата инде. Әмма әти кушкач буйсынмыйча булмый, энекәшләр дә, уйный-көлешә, аякларына ни эләксә шуны киеп, шәрә көе генә ишегалдын урап керделәр.

– Ашарыгызга ни тыгыйм икән? – дип, пышылдап кына сорады әни. – Пешкән ит белән ипекәй булыр инде?

– Ит белән ипи булгач, тагы ни кирәк, бик җиткән, – дип куйды әти.

Тагы ниләр киңәшкәннәрдер, хәтерләмим. Бер ягыма Рамил, икенче ягыма Рафаил кереп ятты. Борыннары туңган, куллары суык иде аларның. Мине йоклый дип уйладылар бугай, дәшмәделәр, һәм мин чынлап та изрәп йокыга талганмын.

Йокыдан ни рәвешле торып, ничек киенгәнемне хәтерләмим. Мин ишегалдына чыкканда, ат җигелгән, сыерның мөгезеннән эләктерелгән бауны чана артына бәйләп куйганнар, олы капка киереп ачылган иде. Чана башындагы йомшак печән өстенә толыпка төреп утырттылар үземне. Күзләрем генә ачык калды. Әни шунда аркамнан сөеп куйды.

– Кара аны, әтиеңне тыңла, улым, бик ерак юлга чыгасың, – диде.

– Әйдә, – дип, әти дилбегәне тартты.

Кузгалдык. Авылны чыкканчы, толып тишегеннән ике як урамны күзәтеп бардым. Төн караңгы булса да, кар көртләренә чумып утырган өйләр аермачык күренеп тора. Авыл йоклый иде әле. Ник бер өйдә ут чаткысы булсын – тәрәзәләр дөм караңгы. Минем белән уйный торган малайларның капка төбенә чыгып, кул болгап озатып калуларын күрү кызык булыр иде дә бит. Юк шул, тәмле төшләр күреп йоклый әле алар.

Авыл капкасын чыккач та, сыер тагылган булгангадыр инде, атны атлатып кына барды әти. Сыер ат түгел, ул юырта белми шул. Юырту кая, атлар-атламас кына бара ул. Әллә авылдан бөтенләйгә китеп баруын аңлый иде, теләр-теләмәс кенә өстерәлеп бара шунда. Әледән-әле башын болгап ала, ераклаша барган авылга таба борылып, бер мөгрәп тә алды әле хәтта. Хушлашуы булдымы икән?.. Мин, үземә калса, сыерны бер дә сатмас идем. Әтигә дә сыерны сатарга ярамаганлыкны аңлатып караган булыр идем. Кыймадым, базарга барасы килүем бик көчле иде шул. Сыер сатасы булмаса, базарга да барып булмый. Дәшмәдем, түздем… Шундый уйлар белән толып эчендә май кебек эреп йокыга киткәнмен.

Өчиле базарында йөрибез, имеш. Монда бөтен кеше прәннек сата икән. Әти белән прәннек сайлыйбыз. Кайсы баллырак, кайсы нечкәрәк билле һәм кайсы алсурак – шундыен алдырасым килә әтигә. Прәннек сатучы апалар: «Монысын ал», «Монысын ал», – дип, кулларын сузып торалар икән без килүгә. Әти көлә, миңа ишарәли: «Әнә улым сайласын, ул бик ярата прәннекне», – ди. Прәннек сатучы апалар мине кыстый ук башладылар, ниһаять: «Менә монысын авыз итеп кара әле, кара малай. Менә монысын», – ди-ди кыстыйлар. Кыстагач, каршы килә алмыйм, үземә сузылган прәннекләрен бер генә кабып карыйм да ары китәм. Янәшәдә кулын сузып торган икенче апаныкы тагы да тәмлерәктер төсле тоела. Әти дә бит әнә ашыктырмый. «Кабаланма, улым, ашыкма. Базарда ашыгырга ярамый, сайлап алырга кирәк әйберне. Өйгә кайткач, кызарырга туры килмәслек булсын. Кара инде, безнең абый прәннек тә сайлый белми икән дип әйтерлек булмасын», – дип, акыл биреп йөри. Ашыктырмый, кәефе әйбәт, күңеле көр.

Һәр сатучыдан берәр прәннек авыз итеп йөри-йөри инде аяклар арыды, әмма тамак туймый икән һаман. Прәннек сатучыларның очы-кырые юк, офыкка тикле те- зелгәннәр. Барысы да минем исемне белә, барысы да прәннек яратканлыгымны белә. «Алыгыз, ал…» – дип, һаман чакырып торалар. Ниһаять, чираттагы прәннек сатучы янында тукталдык. Прәннекләре чәчкә сыман алсу, әллә нинди тәмле хуш ис аңкып тора үзләреннән. Авызга капкан идем – эреде-китте, телемне йотканмын дип торам.

– Әти, – дим, – әти, алыйк шунысын.

– Күпме алыйк икән соң? – ди әти.

– Күп итеп алыйк, әти. Күп итеп… Бөтен туганнарыма җитәрлек булсын. Күрше малайларына да берәрне бирербез, ярыймы, әти…

Әти елмая, аның кәеф яхшы. Минем сүзләремне хуплап, «ярар» да «ярар» гына дип тора…

Ах ул прәннек! Мин андыйны күпме дөнья гизеп тә очратмадым. Әле дә эзлим, әле дә таба алганым юк андый прәннекне.

– Улым, тор әле, тор, – дигән тавыш ишетелде шунда.

Аягүрә базар буйлап йөри идек бит югыйсә. Ә монда «тор» дип дәшәләр. Кайсы чын иде дә, кайсы түгел – озак кына аңыша алмый тордым.

– Тор инде, улым. Адаштык бугай без, тор әле.

Бусы әти тавышы иде инде. Күзләремне ачып җибәрсәм, мин бөтенләй Өчиле базарында түгел, чана башында толып астында йоклап ятам икән бит. Җил улый… Толып астыннан башымны чыгарган идем, йөземә кар өермәсе килеп сыланды. Ат туктаган. Чана да тик тора. Сыер чанага ук килеп терәлгән, башы минем аяк очымда гына. Яшьле күзләрен мөлдерәтеп, моңсу гына миңа карап тора. «Нинди ният белән йөрисез, кая алып киттегез инде сез мине?..» дип әйтүе идеме икән.

– Әти… Әти, син кайда? Нәрсә булды? Без нигә туктап торабыз? – дип тавыш бирдем, саташу катыш курку белән. Җавап ишетелмәде. Мин торып ук бастым. Ян тарафтан китереп сылаган кар өермәсе һәм ачы җил чак аяктан бәреп екмады, чана үрәчәсенә генә тотынып калдым.

Ул арада шул өермә артыннан бер шәүлә төсмерләнде. Якыная төшкәч, мин шундук аны танып алдым, әти булып чыкты.

– Тордыңмы, улым, – диде ул, күз керфекләренә һәм битләренә сыланган ак карны күшеккән куллары белән сыпырып төшереп. – Күз ачкысыз буран чыкты бит әле менә. Ат юлны югалтты.

«Юлны югалту» дигәннәрен ишеткәнем бар иде барын, әмма моның тәгаен ни аңлатканлыгын белеп бетерми идем.

– Нәрсә, без әллә адаштыкмы? – дип сорадым, хәвефләнеп. Адашуның ни икәнлеген беләм. Кыш көннәрендә авыл җирләрендә бөтен хәвеф-хәтәр буранда адашуга бәйле була. Әле бер, әле икенче авылдан килеп тора иде андый хәбәрләр. Шул кышны гына да Яңа елга каршы кичне Урта Кирмән белән Норма авыллары арасында ике кыз, адашып, суыктан катып үлгәннәр иде. Бөтен тирә-як кызганып сөйләде үзләрен.

Хәер, безнең әти алай җиңел генә бирешә торган кеше түгел. Гомумән, борын салындырган чагын хәтерләмим мин аның.

– Адашуын адашмадык, улым. Әмма юлны табарга кирәк, – диде ул. – Юкса ат бара алмый. Кар тирән. Күрәсеңме, әнә билдән көрткә чумган.

Шунда гына абайладым, атның чынлап та ботлары күренми иде диярлек, ул минем биеклектә генә калган, бил тиңентен карга чумган. Сыер да шундый ук хәлдә.

– Өчиле базарына еракмы икән соң әле, без кай тирәдәрәк икән, әти?

– Яке урманын чыгып, бер чакрымнар киткәнбездер. Өчилегә ерак әле, улым. Иң элек Кече Сонга барып җитәргә кирәк. Аннан тагы бер урман кичеп барасыбыз бар.

– Базарга соңга калмабызмы соң, әти?

– Белеп булмый, улым. Мондый буран чыгар диеп кем уйлаган бит аны.

– Буран узар әле, кичегә төшсәк тә барыйк инде, ярыймы, әти. Прәннек сатучы апалар кичкә тикле эшлиләрме икән, белмисеңме, әти?

– Улым, әйдә, иң элек юлны табыйк әле…

Килешми хәл юк, килештем. Юлны тапмый торып, Өчиле дә юк, базар да юк – аны гына аңлыйм.

– Ә ничек табарга соң ул юлны? – дип, әти ни кушса, шуңа әзер булуымны белгертеп, чанадан ук сикереп төштем һәм тез тиңентен көрткә кереп чумдым.

– Юлның маяклары да булырга тиеш иде, улым. Ат юлының уң ягына, һәр кырык-илле метр саен, кышкы бураннарда юлчы адашмасын өчен, маяк итеп куак таяклары кадап чыгалар. Ләкин без ул юлдан тайпылдык. Бураны да басылырга уйламый, котырганнан котыра бит әнә. Маяк түгел, каршыңда үсеп утырган агачны күрерлек түгел…

Чанадан төшкәч кенә, хәлебезнең шактый ук мөшкел икәнлеген аңладым мин. Аяк карга чуммаган булса, билләһи, дим, җил кар өермәсе белән бергә мине дә очыртып китәсе икән. Йолкып ыргытырдай булып исә, башны күтәрерлек түгел. Ат һәм сыер, бичаралар, кар өстендә басып түгел, түшләрендә ятып торалар икән ләбаса. Икесе дә, хәвеф сизепме, еш-еш сулыш ала, авыз-борын тишекләре ап-ак бәскә баткан.

– Йә, әти, куш бер йомыш, ни эшлим? Ничек ярдәм итим? – дидем шунда, төшенкелеккә бирелергә теләмичә.

– Син, улым, колагыңа киртләп куй, чанадан бер адым да читкә китәсе булма, яме, – диде ул, ике уйларга урын калдырмаслык итеп. – Синең өчен иң җитди эш шул әлегә. Ә мин тагы бер кат, уңга-сулга йөреп, юлны эзләп килим. Ул ерак түгел, монда, якында гына булырга тиеш.

Ике-өч адым ара китәргә өлгердеме-юкмы, аның шәүләсе күздән үк югалды. Әти югалды, һәм мин аны шундук көтә дә башладым. Ул китеп югалган тарафка карап унга тикле санадым башта. Аннан бераз туктап тордым, тагы унга кадәр санадым. Биш мәртәбә кабатладым шулай. Әти юк та юк… Читен булып китте… Елар идең, еларга да оят. Әнә ич, ат белән сыерның хәлләре минекеннән дә авыррак, алар түзә.

Бераздан гел мин көтмәгән тарафтан килеп чыкты әти. Еш-еш сулыш алганын ишеттем иң элек, олтанлы дәү итекләрен кар көртеннән авырлык белән генә йолкып ала иде. Кайры тун өстеннән кигән кожаны ап-ак кар төсенә кергән.

– Тапмадыңмы, әти? – дидем, аны күрү шатлыгын яшерә алмый.

– Юк, улым, тапмадым әлегә. Ат түгел, кеше узарлык түгел шул бу кар өстеннән, тирән салган.

– Әти, дим, әллә үзем эзләп карыйммы соң юлны?

– Белмим шул, – диде әти. Бу аның ризалашуы, рөхсәт бирүе иде инде.

Мин шундук икенче тарафка ыргылдым. Кар көрте нәрсә ул минем өчен, авылда чакта да юлдан түгел, көрт ерып кына йөрергә күнеккән ич без.

– Тукта, – дигән тавыш кына тыеп калды үземне. – Тукта, кая ашыгасың. Кереп киткән җиреңнән бар дип көтәргәме сине, юк дипме… Ашыкма, сабыр ит бераз.

Әти кырыслана төшкән иде. Мин карышмадым. Ул, ипле генә ат янына барып, дилбегәнең бер ягын ычкындырып килде. Дилбегәнең бушаган очына тагы икенче бер озын бау өстәде. Төенен кат-кат тартып тикшереп карагач, бауны минем билгә кысып бәйләп куйды.

– Мине тыңла, улым, – диде, ниһаять. – Мин кушканча гына эшлисең, ярыймы? Бауның буе җиткән кадәрле, иң элек туп-туры менә бу тарафка – җилгә аркаң белән барырсың. Бау тартылгач көчәнмә. Бауга да кулың белән кагыласы булма. Шул тартылган бау ераклыгында чана тирәли бер әйләнеп чыгарсың. Катырак юлга килеп чыксаң, шундук тукта һәм мине чакырырсың. Җилгә каршы барып кычкырганыңны ишетмәсәм, бауны бераз бушата төшәрсең. Мин, үзем аңлап, бау буйлап яныңа килермен. Инде аңладыңмы?

– Аңладым, – дидем. – Тартылган бау белән, циркуль кебек, чана тирәли бер түгәрәк ясап чыгам. Каты җиргә килеп юлыксам, сине чакырам.

– Бар, улым, – диде әти, аркамнан кагып. – Тапсаң, син генә табасың инде ул юлны.

Эчкә җылы кереп китте. Мактау кайда да рәхәт икән ул. Борынны бер-ике тартып алдым да, бүрек колакчыннарымны тагы да тарта төшеп, туп-туры әти күрсәткән якка ыргылдым.

– Ашыкма, кая ашыгасың алай, ипләбрәк йөр, – дип, артымнан кычкырып калды әти.

Ипле генә барам югыйсә, ә җил, аркадан этеп, үзе йөгертә. Җилнең көченә түзәрлек түгел. Ярый әле, аяклар бил тиңентен карга чума, юкса гел очыртып алып китәр иде. Бераз баргач, артыма борылып караган идем, ат та юк, сыер да, берни күренми. Кая ул, күзне ачарлык түгел. Әти дә мине күздән югалткандыр инде. Әмма тизрәк барып җитәсе, бауның тартылганын аңа да хәбәр итәсе иде бит. Туктап хәл алу кая инде ул… Егылып, йөзтүбән карга чумдым, әмма туктап калмадым, үрмәләсәм үрмәләдем, барыбер кире тордым һәм алга ыргылдым. Кар көрте итегемне йолкып алды. Ә мин югалып калмадым, кулларым белән казып чыгарып, итегемне алып кидем дә яңадан алга омтылдым. Бау тартылды, ниһаять. Шунда гына, карга арка белән сузылып ятып, бераз хәл алдым, аякларымны югары күтәреп, итек кунычларыма шыплап тулган карны төшердем.

Ниһаять, эшнең иң җаваплы өлеше башланды. Бауны җиңелчә генә тарттыра төшеп, зур әйләнә ясарга керештем. Җил аркадан искәндәге бару түгел инде бу, һәр адым, һәр сулыш өчен көрәшергә туры килә. Барам да барам, кар һаман да йомшак, атлаган саен, бот тиңентен көрткә чумам. Көрткә чумган аякны тартып алу бер авыр булса, шул аякка торып басарга тырышу тагы да авыррак. Гәүдәне турайтырга өлгермисең, тагы бил тиңентен карга төшеп чумасың.

Туктап ял итәсе, хәл аласы килә. Әмма анда әти бар. Ул миннән хәбәр көтә. «Юлны таптым» дигән хәбәр… Юлны табу гына түгел, базарга да кичекмичә барып җитәргә кирәк бит әле. Юкса якын-тирәдәге авыллардан килгән малайлар прәннекне алып бетерергә мөмкин. Болар нинди ерак юл узып, буранлы юллар аша күпме газаплар чигеп килгәннәр, аларга да калсын инде бераз прәннек дип тормаслар. Аякларыма әллә каян көч һәм гайрәт килеп тулды шунда. Мин тагы да ашкыныбрак алга ыргылдым. Атлап түгел, йөгереп китәсем килә. Йөгереп кенә булмый, бата-чума булса да, кар көртләре өстеннән йөзеп бара башлыйм. Ә юл һаман юк та юк. Әти дә көтә-көтә көтек булып беткәндер инде. Бер-ике мәртәбә бауны тартып, бу исәнме-юкмы дигәндәй тикшереп тә карады бугай. Ә мин һаман барам да барам. Бу адымда булмаса, чираттагы адымым каты карга китереп чыгарыр кебек тоела иде.

Чү, рәттән ике-өч адым җиңел генә атлап үттем түгелме соң?! Кире борылдым. Яңадан арлы-бирле үтеп карадым – юл ич, юл иде бу. Ат юлы! Әнә ике-өч адым ераклыкта гына карга кадап куйган озын куак таягы да җилдә бер ялгызы атынып тора.

Шунда ничек шатланганымны, күңелгә нинди кайнар дулкын бәреп кергәнлеген белсәгез икән. Үзегез дә утырган җирегездән сикереп куяр идегез.

– Таптым… Ур-ра, таптым!.. Юлны таптым, әти, – дип, җан-фәрман кычкырып, башымдагы колакчынлы бүрегемне салып югары чөеп җибәргәнмен.

Әти дә тоемлады, ахрысы, минем тавышны. Ерактан ук, бауга тотынып, аның миңа таба дәү-дәү адымнар белән якынлашып килүен абайладым.

– Нигә кычкырасың, улым? – диде ул, килә-килешкә.

– Юлны таптым, әти. Әнә маягы да бар. Бу инде чын юл, туп-туры базарга, прәннекле Өчилегә илтә торганы…

Каты карга чыгып баскач, үзе дә биегән сыман итеп, куанычыннан олтанлы зур итекләре белән шап-шоп тыпырданып алды.

– Маладис, улым, булдырдың, – дип мактады үземне. – Тапсаң, син генә табарсың дип уйлаган идем аны…

– Бар, әти, атны алып кил. Мин монда көтеп торам, – дигәнмен шунда, эреләнә төшеп. Миңа ни, юл табылгач, юыртып китеп барасы гына калгандыр төсле тоелган инде.

– Эшнең иң зурысы алда әле, улым. Атны туарырга туры килер, шунсыз юлга алып чыгып булмас үзен, – диде ул, мине хафага салып. Күңелем белән юлда, юлда гынамы соң, базарга ук җитеп килә идем бит инде мин.

Әти килгән юлдан без икәүләп ат янына әйләнеп кайттык. Безне күргәчтен дә, куанычыннанмы икән, ат пошкырып куйды. Аның яллары, ап-ак төскә кереп, буранга уралган иде инде. Аркасыннан сизелер-сизелмәс кенә җылы пар бөркелеп тора.

Аркалыкны күтәрә төште әти. Аннан дилбегә очларын эләктереп куйды.

– Син, улым, йөгән очыннан тартып атны юлга таба әйдәрсең, ә мин тәртәләреннән күтәреп ярдәм итәргә тырышырмын, – диде ул. Әмма ат ике-өч мәртәбә кузгалырга теләп талпынып караса да кузгала алмады, гөрселдәп, кире карга чумды.

Әти дәшми генә атны туарырга кереште. Хәер, туару дип, бөтенләй үк туармады инде. Камыт һәм ыңгырчаклары атның үзендә калды, түбән тартып торган чана тәртәләреннән генә аерды ул аны.

– Әйдә, малкай, тагы бер көчәнеп карыйк, – диде әти, ниһаять, йөгән очын үз кулына алып. Ат, әле очарга гына өйрәнеп килгән кош баласыдай, җан-фәрман алга тартылды. Әмма аяклары кар көртеннән ничек килеп чыккан булса, шундый ук тизлектә кире кар астына кереп югалды…

– Әйдә, бахбай, әйдә, – ди-ди тартты аны әти. Ат тагы ыргылды һәм тагы көрткә чумды. Тагы ыргылды…

Атларның ялларын җилгә таратып, болын сукмагыннан чабып барганын кем генә сокланып, хәйран калып күзәтмәгән икән бу дөньяда?! Камиллек, җитезлек һәм сылулыкның үрнәге бит ул, башын бераз артка ташлап, койрыкларын дуга сыман күтәрә төшеп чабып барган аргамак. Ат чабар өчен, җилдәй җилдерер өчен яратылган. Кар көрте өстеннән тырмаша-тырмаша үрмәләү өчен түгел. Әмма бу очракта башка чарасы юк иде бахбайның. Көрт өстеннән үрмәләү дип әйтү дөрес булгандырмы ул очрак өчен, йөзеп бару дип әйтүме?.. Ни итсә итте, өч-дүрт мәртәбә туктап хәл ала-ала, тояклары белән йомшак кар көртләрен ишеп юлга чыгып җитте ул, ниһаять, һәм аяк астындагы юлны тоюга, бар тәне белән калтыранып, өстенә ябышкан карны кагып алды. Шатлыгыннанмы, пошкырып кешнәп үк җибәрде. Буран артыннан чана янәшәсендә бер ялгызы калган сыер мөгрәп җавап кайтарды үзенә. Хайваннар диген инде син аларны, әнә ич, нинди акыллылар.

Атны миңа калдырып, чана белән сыер янына китеп барды әти. Ул кушканча, йөгән очын кулыма урап тоттым да аның кире кайтуын көтә башладым. Башыма һич сыймый, күз алдыма китерә алмый азапландым – атсыз калган чана белән сыерны ни эшләтә, ничек алып килә инде ул хәзер?

Бахбай да шул хакта уйлана иде булса кирәк. Моңсу гына миңа карап тора. Буранда юл югалтуда, һәм безнең шултикле тоткарланып изалануыбызда ул иң элек үзен гаепле саный иде булса кирәк.