Kitabı oku: «Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…», sayfa 4

Yazı tipi:

– Дилбегә белән үзеңне бәйлә.

– Яхшылап бәйлә, ашыкма, – дип өйрәтеп тордылар үземә.

Берсен берсе бүлдерә-бүлдерә өйрәттеләр. Кайсын тыңларга, кемгә буйсынырга белмәссең… Ә мин үземчә фикер йөрттем. Бу тикле кеше карап торганда, миңа инде батарга бирмәсләр. Башта булган куркуның тамчысы да калмаган иде инде. Киресенчә, мин үземне гайрәтле бер каһарман итеп хис итә башлаган идем бугай. Җебегән бер юеш борын түгеллегемне исбат итәр өчен тагы кайчан шундый форсат чыгар иде әле. Өлкәннәрнең берөзлексез өйрәтеп торуларына, ай-вайларына карамадым, дилбегәне бил әйләнә бер кат уратып куйсам да бәйләп маташмадым. Ярга үз аягым белән сикереп чыгасым килү теләге чиксез-чамасыз иде. Шул теләк җиң-де дә.

– Булды, – дип кычкырдым, артык озакка сузмый гына.

– Бәйләдеңме, яхшылап бәйләдеңме? – дип төпченделәр аргы тарафтан.

– Тартыгыз, – дидем, артык исем китми генә баскычка сузылып ятып. – Күпме сузарга була инде тагы…

Бәйләвен бәйләмәдем, әмма дилбегәгә ике кулым белән четердәтеп ябышканлыгымны танымый булдыра алмыйм. Шундый итеп ябыштым әле, ташу түгел, әллә нинди гарасатлар йолкып алырга теләсә дә, җиңә алмаслар иде мине.

– Әйдә, кузгал, кыймылда, балакай, курыкма, – дип, әти аваз салды, ниһаять.

Шунда гына миннән ни таләп ителгәнне аңлап алдым. Мин бит үземне баскыч белән бергә тартып алырга җыеналар дип уйлаган идем. Баксаң, баскыч күпер булып хезмәт итәргә тиеш икән, ә мин шушы «күпер» буйлап шуышып чыгарга тиеш икән.

– Аңладым, – дидем, үз-үземә җавап биргән сыман. – Алай булгач, мин, аягүрә торып, йөгереп кенә чыгам.

– Телеңә салынма! – дигән аваз ишетелде. Әти ай-һай коры иде шул минем.

Торырга маташкан җиремнән кире сузылып яттым да шуышып үрмәләргә керештем. Киноларда партизаннарның фронт сызыгын ничек үрмәләп-шуып узганын күргәнегез бардыр, мин дә шулай иттем. Котырынып аккан язгы ташу өстеннән чыгу да уен-муен түгел ул, әйтергә генә җиңел, мин үзем беләм… Шулай да курку турында уйлаган да юк, мин бик тиз элдерәм, үрмәләпме-үрмәлим баскыч өсләтеп. Баскыч бит ул сиңа тоташ такта түгел, аралары иләмсез ерак, аз гына саксызлык күрсәттеңме, салкын бозлы су өстенә ничек барып төшкәнеңне сизми калачаксың.

– Алай ашыкма, ипләбрәк, өлгерерсең, – дип, әледән-әле әти кисәтеп тормаган булса, мин аны, әлбәттә, бер-ике сикерүдә чыгып җиткән булыр идем.

Инешнең уртасын узып бара идем инде. Аргы ярдагыларга җан керә башлады. Үзара сөйләшә, ара-тирә бер-берен бүлдереп, мине мактап алалар. Миңа боларны ишетү рәхәт иде, әлбәттә, шуңа тагы да дәртләнебрәк үрмәләвемне дәвам иттем.

Шунда көтмәгәндә баскыч чайкалып китмәсенме… Яр читендәге ир-атлар, кычкырышып, кайсы-кай тарафка сикерешә башлады. Мин дилбегәне кулыма урап тоткан килеш котырынып аккан карлы-бозлы салкын ташкын өстенә очып барып төшкәнемне сизми дә калдым…

– Улым! – Әнинең аянычлы аваз салганы колагыма килеп иреште…

Башка берни хәтерләмим. Озын баскычның очын терәп куйган яр чите кары-ние белән ишелеп төшеп киткән булып чыкты. Ул тикле кеше мыжгып торган җирдә кемнең кая басып, кемнең нинди саксыз хәрәкәт ясаганлыгын ничек белеп бетерәсең. Яр читен ташу ашаган булуы да бик ихтимал.

– Улым, дилбегәне ычкындыра күрмә, – дип кычкырды әти.

Мин инде үз-үземне белештерерлек хәлдә булмаганмындыр. Тәнне өтеп алган салкын су һәм берсе өстенә икенчесе менә-менә шаулап-котырынып минем өстемә ябырылган иләмсез зур бозлар күз алдымда калган. Балыкчы калкавычы сыман берничә мәртәбә су астына китеп югалып та алганмын икән әле үзем. Аннан яңадан калкып чыкканмын. Су бер әйләндергән, бер тулгандырган үземне, язмышым тулаем язгы ташкын ихтыярында калган. Һәм, ни хикмәт, инде чираттагы мәртәбә бозлар астына китеп югалды бу дигәндә, мин ни рәвешледер бер олы боз кантары өстенә күтәрелгәнмен. Җәһәт кенә аягүрә торып басканмын хәтта. Ул арада котырынып аккан язгы ташу шул боз кисәген яр читенә кысрыклаган. Ә мин исә ярга сикергәнмен. Ни булса булган, җиргә үз аягым белән сикереп чыкканмын. Ачык кына хәтерләмәсәм дә, шулай дип сөйләделәр. Башкалар сөйләгәнне соңрак мин инде үзем дә яхшы хәтерләгән кебек сөйләргә күнегеп киттем.

– Фәрештәләр ярдәм итте, фәрештә канатында очып чыкты улым, – дип куанып, елый-елый беренче булып яныма әнинең килеп җиткәне, әнинең бүрексез калган башымнан җылы шәл белән сыйпаганы күз алдымда.

– Мин дә күрдем, су астына киткәчтен дә үзен фәрештә күтәреп куйды олы боз кисәге өстенә, – дип сөйли иде Сапиятти дә. Сафия түтине, үз итеп, бөтен авыл халкы шулай атап йөртә торган иде.

– Фәрештә канатында күтәрелде, фәрештә канатында… Мин дә күрдем, мин дә… – ди-ди кабатлады башкалар да.

Ул көннәрдә безнең өйдә, безнең авылда һәм минем колак төбендә дә иң еш кабатланып торган сүзләр «фәрештә» һәм «фәрештә канаты» дигән сүзләр булды кебек. Мине күргән, очраткан саен, олысы-кечесе гел шул фәрештәне искә алдылар. Ни хикмәт, мин үзем генә күрми-тоймый калган булып чыктым ул фәрештәне. Бәлки, мин аны күрерлек хәлдә дә булмаганмындыр, бала күзе белән ничек барысын да күреп-белеп бетерәсең?!

Үземне җылы шәл һәм бишмәтләргә төреп авылга алып менгәннәрен, әтинең мине Миңлегали абыйларның кара мунчаларына алып барып, ләүкә өстенә сузып салып, елата-елата каен себеркесе белән озак-озак чапканын хәтерлим. Арка һәм аякларымны ут булып кызганчы кыйнады әти.

Мине күргәчтен әле дә булса өлкәнрәк яшьтәге авылдашларым фәрештәләрне искә ала. Фәрештә канатында язгы ташудан котылган малай бит син, дип, гел хәтергә төшереп торалар. Мин үзем дә онытмыйм ул хакта, онытып буламы соң… Әле булса күңелемдә чиксез зур рәхмәт хисләре йөртәм шул фәрештәләргә. Кызганыч, үзләрен бер күреп, канатларыннан сыйпап, рәхмәт әйтә алганым гына юк.

Мәскәү
Август, 2003

Әкбәр бабай

Гомердә беренче тапкыр кунакка барган көнегезне хәтерләми дә торгансыздыр әле?.. Ә менә мин хәтерлим. Ул кадәрле дә матур, истәлекле көнне оныту мөмкинме соң! Әбием Зарифа инде бөкрәеп, таякка таянып кына хәрәкәтләнә башлаган иде. Шуңадыр, печән өсте дип тормадылар, әбине озатучы буларак, ул көнне мине өйдә калдырдылар. Миссиям бик җаваплы. Соңгы араларда үз аягы белән урамга түгел, капка төбенә дә бик сирәк кенә чыга алган әбиемне култыгыннан тотып түбән очка – Әкбәр бабайларга кунакка алып төшү. Шуның өстенә әле: «Балакаем, колагыңа киртләп куй, берүк күп сөйләнеп йөри күрмә», – дип, кат-кат кисәтеп тә куйдылар үземне. Авыл Советын да читләтеп, урабрак узарга киңәш иттеләр. Әкбәр бабайларда гадәти аш мәҗлесе түгел, ураза тотучы әбиләрнең җитәкче-фәләннәрдән яшертен генә авыз ачулары булачак икән.

Ара әллә ни ерак булмаса да, юл өстендә ике-өч кешенең капка төбендә тукталып, әби хәл алды һәм берочтан очраган авылдашлар белән хәл-әхвәл белешеп барды. Ә мин, билгеле инде, әбине ашыктырдым. Кунакка бару теләге бик зур иде шул, соңга калмыйк тагы…

Ниһаять, без Әкбәр бабайларга төшеп җиттек. Урам яклап тезелешкән ак каеннар куенына елышып утырган өйнең биек капкасын ачып кердек. Капка төбеннән болдыргача түшәлгән ташларның аклыгы җәлеп итте мине иң әүвәл. Аннары өйләренең яктылыгы. Шул иркен һәм якты өйнең алгы ягында табын әзерләнгән. Өстәл түрендә баш түбәсенә түбәтәй кидерелгән җиз самавыр шаулап-гөрләп кайнап утыра. Ап-ак итеп агартылган мичтән, авыз суларын җибәреп, бәлеш исе аңкып тора. Чигелгән ак ашъяулык өстендә яңа гына кар базыннан чыккан, куе катык салынган табак, күпереп пешкән ап-ак икмәк, майда пешерелгән чәй токмачы (кайбер төбәкләрдә аны «кош теле» дип тә йөртәләр). Пыяла кәсәдә – вак кына итеп туралган ап-ак шикәр. Икенчесендә – энҗе бөртекләредәй елтырашкан сары йөзем. Хәтта бер телемен дүрткә бүлеп киселгән, алтын нурлар сибеп үзенә тартып торган лимон да куелган иде ул өстәлгә. Шулкадәрле сый-хөрмәтнең, күз карашын гына җәлеп итмичә, авыздан сулар җибәргәнен һич онытырлык түгел.

Әле булса өстәл хәстәрләү белән мәш килеп йөргән Шәрифелҗамал түти һәм Миңниса абыстайны да кертеп санаганда, һәммәсе җиде карчык иде алар. Җидесе дә аяк йөзләренә төшеп торган чәчәкле ап-ак күлмәктән, башларында – ап-ак яулык. Шул яулыклар астындагы чәчләре дә ап-ак төскә кереп чаларган иде аларның. Йорт хуҗасы Әкбәр бабай да туры якалы ак күлмәк киеп алган. Билгеле инде, ул үзе өстәл артына утырмады, кече якта калды. Әмма җәй көнендә ерак җирләрдән кунакка кайткан оныгы Нургаян белән мине, башларыбызга бер үк төрле ике түбәтәй кидереп, ишек катындагы буш урыннарга, абыстайлар янына кертеп утыртты. Мин инде шактый олы малай, җиде яшем тулып килә иде бугай. Үземнән яшь ярымга кечкенә булган Нургаяннар белән уйнаудан узган булсам да, борын чөймәдем, артык эреләнмәдем. Кунак булсаң – тыйнак бул, дигәнне беләм ич. Без шулай, күптәнге ике дус сыман, бер-бер артлы борын тартышып, өстәлдәге тәмле әйберләргә ара-тирә күз салып, шыпырт кына утыруда булдык.

Миңниса абыстай озак кына, безгә бөтенләй таныш булмаган сүзләр кыстырып, дога укыды. Бик инсафлы һәм белдекле малайлар сыман, әбиләрдән калышмаска тырышып, без дә уч төпләребезне югары күтәреп дога кылган булдык. Янәшәбездә утырган әбиләр, әледән-әле безгә карап, «сөбханалла, сөбханалла» диеп, үзләренең соклануларын белдерде. Аларның ул ягымлы карашларын һәм тоташ кан тамырларыннан гына торган җыерчыклы куллары белән йомшак итеп аркаларыбыздан сөеп куюларын һич онытасым юк.

Әбиләр, күгәрченнәр сыман чүкер-чүкер сөйләшеп, лимонлы чәй эчә калды. Ә без Нургаян белән, тәмле әйберләрнең һәммәсеннән дә авыз итеп, тамакларны ялгап алгач, ишегалдына чыктык. Бакча якларында Әкбәр бабай кемнеңдер чалгысын чүки иде инде. Үтенеч белән кергән күршеләрен ничек борып чыгарсын. Ул шундый ярдәмчел кеше, бөтен күрше-күлән, йомышы төшсә, киңәш кирәк булса, аның янына йөгерә. Әкбәр бабайның кулыннан килмәгән эш юк. Әти шахтага китеп бәхет эзләп йөргән чакларда без үзебез дә, балта саплатасы йә чалгы чүкетәсе булса, гел аңарга йөгерә торган идек. Чалгы чүкү һәм аны юкартып кыру кебек эш бик сирәк кеше кулыннан килә бит ул.

Безне күргәч тә, билен турайтып, Әкбәр бабай үз янына чакырып китерде. Янәшәсендә генә үскән алмагачка үрелеп, Нургаян белән икебезгә дә эре-эре ике кызыл алма өзеп алып бирде.

– Күр инде, Ринат, нинди зур егет булып үскәнсең икән бит, – дип, болай да бәхеттән талпынып торган йөрәгемне тагы да очындырып җибәрде әле ул тагы.

Мин, кыюланып китеп:

– Әкбәр бабай, мине дә, Нургаянны өйрәткән кебек, атка атланып йөрергә өйрәтмәссең микән? – дип тә сорап куйганмын.

– Өйрәтермен, нигә өйрәтмәскә, – диде ул, маңгаена чыккан тирне сөртеп. – Нургаян бит әнә кәнүшнигә аны көн дә үзе озата хәзер…

Үзен мактау кемгә ошамый, Нургаян да әнә, килештереп, тамак кырып куйды һәм, гәүдәсен турайтып, күкрәген киерә төште.

– Ә мин аңардан олырак та бит әле, – дидем мин, урынлы-урынсыз мактанасым килеп.

– Егет кеше булдыра алмаган эш бармыни, – дип, аркамнан сөеп куйды Әкбәр бабай.

Мин борынымны тартып алдым. Авыз ерылып китте… Әбине култыклап өйгә кайткан чакта мин инде атлап түгел, ике җилкәмдә үсеп чыккан канатларымны җилпеп, очып кайтырга әзер идем. Әби генә гел: «Улым, чүсәнә, тартма инде ул тикле, кая ашыгасың», – дип, үземне берөзлексез тыеп барды.

Иртәгәсе көнне без күрше-тирә малайлары белән, гадәттәгечә, бакчалар артындагы кукуруз басуына чүп үләне җыярга – сыерларга печән юнәтергә чыгып киттек. Ике-өч сәгать буе башны да күтәрми, кем күбрәк җыя диеп, узыша-узыша, кукуруз арасыннан эт эчәгесе, алабута, сарут, сары тәтәй һәм зәңгәр чәчәк кебек үләннәр йолкыйбыз. Авызлар кибегә, маңгайдан тир ага, эчәсе генә түгел, ашыйсы да килә, ләкин барыбер тырышабыз, кичен көтүдән ач кайткан сыер алдына салырга бер-ике кочак яшел үлән булырга тиеш бит. Уйный-көлә һәм бер-беребез белән ярыша-ярыша эшләгәнгә вакытның ничек узып киткәнен белми дә калабыз. Һәм, ниһаять, ул печәнне басу читендә яшереп калдырган тратайкаларыбыз – үзебез ясаган бер тәгәрмәчле арбаларыбыз янына ташып, бау белән кысып тарттырып бәйләп куябыз. Авылга ерак түгел, юлы да уңайлы, түбәнгә генә төшәсе… Безнең кебек малайлар өчен арамыни бу, бер-беребезне узыша-узыша чапканда, ун-унбиш минут дигәндә кайтып та җитәбез. Әмма иң җаваплы һәм куркынычы да шул авылга кайтып җитү бит әле аның. Колхозга килгән яңа рәиснең күзенә чалынмау кирәк. Чалынсаң, эш харап…

Кайтырга чыгар алдыннан, кукуруз арасыннан башны тыгып, уңны-сулны һәм бар тарафны озак кына күзәтәбез.

– Теге күренмиме?

«Теге» дигәнебез – колхоз рәисе Сафин.

– Юк, күренми, малай…

– Бер-бер тыкрык башында качып күзәтеп тормый микән?

– Кем белгән инде аны…

– Тәвәккәллибезме әллә?

– Тәвәккәлләми чара юк. Өйгә кайтырга кирәк, монда ятып булмый бит инде.

Бар белгәннәребезне укып, берәм-берәм печән төялгән тратайкаларыбызны этеп юлга чыгабыз. Әмма, гөнаһ шомлыгы, укыган сүзләребезнең файдасы булмады бит әле бу юлы. Яланаяклап олы юлдан тузан ерып узышырга керешүебез генә булды, белмим, кайда качып күзәтеп торган, авыл ягыннан каршыбызга рәиснең аты чабып килеп чыкмасынмы?! Тарантаста – Сафин үзе. Аны башка һичкем белән бутау мөмкин түгел, чөнки ул тарантаска җигелгән атында утырып түгел, һәрчак аягүрә басып йөри. Күзләре, җир астындагы оясыннан яңа чыккан йомранныкы сыман, әле уңга, әле сулга берөзлексез ялт та йолт карап кына тора. Авызлыкланган атының дилбегәсен кулына урап тота да баскан көйгә җилдерә генә. Аты канатлы кош урынына чаба. Ә ул, егылу кая, хәзер кирәгегезне бирәм дигәнне аңлатып, аты-юлы белән сүгенә-сүгенә, икенче кулындагы чыбыркыны баш очында болгый-болгый, туп-туры өстеңә килә. Печәнеңне, арбаларыңны ташлап, бер-бер кешенең бәрәңге бакчасына читән аша сикереп качып өлгермәсәң, һичшиксез иманыңны укытачак. Килеп тә җитәчәк һәм шул чыбыркысы белән безне ишә дә башлаячак. Авылыбызда аның чыбыркысын татымаган малай юктыр. Ничә малай шуның аркасында тотлыга торган яисә астына сия торган булып калды…

«Американы куып җитәбез һәм узып китәбез…» – дип, үзалдына кычкыра-бакыра килеп тә җитте әнә. Килгән хутка арабыздан бер-ике малайны артларына тибеп аударды, кемнәрнедер аның чыбыркысы өтеп алды. Качарга да өлгерми калдык бит, тозакка эләккән төлке балаларыдай, читән читендәге кычытканнар арасына ке-реп посудан башка чарабыз калмады. Елашкан атлы булабыз, беребезне икенчебез уздырып мышкылдашабыз, кызгандырабыз, янәсе. Ә Сафин тантана итә әнә, арт сабакларыбызны укытып алгач, кесәсеннән үткен пәке чыгарып, печән бәйләгән киндерәләребезне кисәргә-туракларга кереште, кемнәрнеңдер тратайкаларын ватып ташла-ды. Берөзлексез урысчалатып сүгенә тагы үзе, кулындагы чыбыркысы «шарт» та «шорт» баш очыбызда уйнаклап тора…

Шулчак юлда, безнең бәхеткә, җигүле ат арбасына утырып басудан кайтып килүче Әкбәр бабай күренде. «Тр-р-р» дип атын туктаткач кына эчебезгә җылы керде: Әкбәр бабай – авылда хөрмәт казанган аксакал кеше. Колхозның почёт тактасында аның рәсеме тора, район газетасында да фотосы чыккан дип сөйләделәр. Ул барында Сафин безне кыйнамас, тырмашып җыйган печәнебезне дә кире кайтарыр әле, бәлки…

– Иптәш Сафин, нәрсә булган? Ул сабыйларның ни гаебе бар? Балаларны рәнҗетергә ярамый бит алай, – дип дәште ул, арбасыннан төшми генә.

– Кем гаепле, кем гаепсез икәнен синнән сорамыйлар, – дип, дорфа гына мыраулап, аксакалга таба борылды Сафин. – Ә син үзең нәрсә урлап кайтасың әле анда?

– Ни сөйлисең, иптәш Сафин, мин шушы яшемә җитеп, кеше малына кызыккан, кул тидергән кеше түгел. Гөнаһыннан курык, изге рамазан ае ич…

Картка сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде авылга хуҗа итеп төшерелгән түрә. Бу минутта аның мин-минлегенең чик-чамасы юк иде инде…

– Ул нинди ураза тагы… Телеңә күп салынсаң!.. – дип, чыбыркысын югары күтәрде ул. – Ә арбаңда нәрсә? Каян алдың?..

– Арбада мин дә, әнә булышка йөрүче оныгым утыра. Башка һичбер нәрсә юк, – диде Әкбәр бабай, утырган җиреннән уңга-сулга каранып.

«Оныгым» дигәч кенә абайлап алдым, арбада бабасы янында минем танышым Нургаян да утыра икән бит. Күрми дә торганмын.

– Ә аста нәрсә? Ул печәнне каян алдың, ул колхозныкы түгелмени, карт?.. – дип җикеренде дә сүгенергә кереште Сафин.

– Аны әйтәсең икән, – дип көрсенеп куйды Әкбәр бабай. – Кеше ишетсә, кеше көләр, иптәш Сафин, Җәке каенлыгындагы чокырдан, астыңа йомшак булсын өчен, су читеннән чабып алынган кыяк кына бит ул. Колхоз маллары ашамый да аны.

– Астыңа, имеш… Кыяк кына, имеш… – дип, хуҗа җикеренеп куйды һәм, көтмәгәндә-уйламаганда чыбыркысы белән кизәнеп, Әкбәр бабайга сыздырып җибәрмәсенме… Без тынсыз-өнсез калдык, йөрәкләр «жу-у-у» итеп куйды.

Арба түрендә аякларын бөкләп моңарчы тыныч кына утырган бәләкәй Нургаян терекөмеш сыман сикереп тормасынмы шунда! Сикереп тә торды, тешләрен кысып, ике кулын йодрыклап, чик-чамасын югалткан түрәгә таба атлыгып куйды.

– Тиясе булма! Ул бит минем бабай! – дигән аваз чыкты аның тешләре арасыннан. Шулчак бабасы тотып калмаса, Сафинның янына, һичшиксез, сикереп төшәчәк һәм буе җиткән кадәрле берне кундырып та алачак иде ул.

– Карале син моны, карале… – дип кенә әйтә алды Сафин, бермәл югалып калып. – Бу каян килгән калай әтәч тагы…

– Бабайга тимә! Менә үсеп кенә җитим… – диде дә, бабасының ни арада кабарып, кызарып чыккан яңак читен сыпырырга кереште Нургаян.

Әкбәр бабай төптән чыккан таза һәм җегәрле кеше иде, үзен рәнҗетүчегә җавап кайтарырлыгы бар. Әмма, ни хикмәт, урыныннан да кымшанмады ул, кызмады, тавышын күтәрмәде, җикеренмәде, бармак очы белән үзенә килешеп торган мыегын сыпырып куйды да, гадәтенчә, ипле генә дәште колхоз рәисенә:

– Сиңа шуны әйтәм, иптәш Сафин, халыкны рәнҗетүең дә чамадан ашты. Бер киңәшем бар, балаларга тимә. Рәнҗетмә син безнең балаларны, ярыймы! Үзең дә бит шушы җир өстеннән йөрисең…

– Балалар, имеш, – дип акырды теге. – Ә колхоз милкен кем кайгыртыр? Мин нәрсә, үзем өченме әллә, ил өчен дип көн-төн чабам. Партиянең җан башына ит, сөт, йомырка һәм йон җитештерү буенча Американы куып җитү һәм узып китү турындагы чакыруын кем тормышка ашырыр?..

– Мин дә илне яклап биш ел сугышта йөреп кайткан кеше, иптәш Сафин. Синең кебекләрдән балаларыбызны кыйнатыр өчен дип сугышмаган идек без…

Сафин дәшмәде. Әллә үз гаебен аңлады, әллә башка әйтер сүз тапмады, кинәт кенә тарантасына менеп басты да дилбегәсен какты. Ул гына да түгел, бер сәбәпсезгә чыбыркысы белән атының аркасына китереп сукты. Туктап торган җирдән кискен кузгалып, җан-фәрман томырылып чабып китте ат. Сафин, чыбыркысын баш очында болгый-болгый, басу капкасыннан чыгып күздән дә югалды. Ә чәрелдек тавышы үзе күмелгәч тә байтак кына яңгырап ишетелеп торды әле: «Ит, сөт, йомырка һәм йон җитештерүдә барыбер куып тотабыз һәм узып китәбез шул Американы!..»

Шул көннән башлап мин, буш вакытым булдымы, җай чыгарып, гел Әкбәр бабайлар очына тартыла торган булып киттем. Аларның күршеләрендә генә якын туганыбыз Зәйнәп түтиләр яши. Шуларга дип төшәм дә, капка төпләрендә Нургаян күренсә, аларга таба йөгерәм. Нургаянда түгел, Әкбәр бабайның атында инде минем уй. Ат өстендә йөрергә дигән теләк чамасыз зур иде шул. Ә Әкбәр бабай сүзендә тора икән. Ул җиккән җирән алашага атлану бәхете, әллә нигә бер булса да, миңа да тәти торган иде.

Ул елны кыш чамадан тыш карлы-буранлы булды. Өйләрне түбәләренә кадәр кар күмеп киткән чаклар була торган иде. Чана белән менеп, өй түбәсеннән чанада шуганым хәтергә уелып калган. Шундый күз ачкысыз буранлы көннәрнең берендә, кичкырын, олы юллардан читтә, район үзәгеннән егерме биш чакрым ераклыкта булган авылыбызда хәбәр таралды: «Председатель Сафин, атында чаптырып барган көйгә, чанасы чалулап китеп егылган да муенын сындырган…» Авылда телефон эшләми, врач-фәлән юк. Гаиләсе дә безнең авылга күчеп килмәгән иде. Ашыгыч ярдәм кирәк, кичекмәстән район үзәгенә илтергә кирәк үзен… Кара буранда урман һәм таулар аша төн ката ерак юлга чыгу өчен берәүнең дә башы ике түгел. Ике көннең берендә әле теге авылда, әле бу авылда буранда адашып юлда катып үлүчеләр турындагы хәбәр ишетелеп кенә тора. Авыл Советы рәисе, өй борынча йөреп дигәндәй үгетләп караса да, Сафинны хастаханәгә илтергә алынучы табылмаган. Бу хәбәрне ишеткәч тә Әкбәр бабай авыл Советы ишеген үзе барып каккан:

– Үзем илтәм, – дигән ул. – Атым җигелгән. Чана башына коры печән түшәдем. Ике толып алдым…

Сафинны чыгарып яткырганнар. Толыпларының берсен хастаның астына салган Әкбәр бабай, икенчесен өстенә япкан. Юлсыз, маяксыз урман-кырларны күз ачкысыз буранда бер ялгызы кичеп, таң беленгән чакта Сафинны Мамадышның үзәк хастаханәсенә илтеп җиткергән Әкбәр карт.

– Авылның җелеген корыткан, үзеңә кул күтәргән шундый явызны коткарам дип, адәм үзе түгел, этен дә урамга чыгармый торган төндә ерак юлга чыгу кирәк идеме икән?.. – диючеләр күп булган аңарга.

– Барыбыз да бер күк астында йөрибез, ул да кемнеңдер газиз баласы ич… – диеп җавап кайтарган Әкбәр бабай.

Казан
Август, 2010