Kitabı oku: «Гомер биштәре / Котомка жизни», sayfa 2
Yazı tipi:
«Иң беренче булып сәгать керде…»
Иң беренче булып сәгать керде,
вакыт керде безнең бусагадан.
Телен бордык. Сәгать йөреп китте,
үз исәбен башлап өр-яңадан
Сәгать йөреп китте. Хәерле юл!
Ул кереште төгәл үз эшенә.
Галәм хисапчысы! Синнән нинди
көмеш тияр минем өлешемә?
Кайчагында Җирне онытсам да,
җир сәгате, сине онытмадым.
Галәм хисапчысы! Санап бирче,
күпме синең яхшы минутларың,
күпме синең алтын минутларың!..
Ике угың, ике гашыйк сыман,
берсен берсе һаман табышып торсын,
сәгать саен бергә кавышып торсын;
ике угың икесе бер-бер артлы
бәхет ягына һаман авышып торсын!
Минутларны уклар сәгать итсен,
кирәк икән, берсен унга ярсын.
Үз юлында, сәгать укларыдай,
эшләребез һаман уңга барсын.
Вакыт – безнең кулда. Алып кердек
иптәш итеп, сәгать, бары сине.
Тик кешеләр генә ясый ала
телләреңнән бәхет каруселе.
Тик кешеләр әмере белән бит син
бәхет сәгатенә әйләнәсең.
Тормыш түгәрәк дип, ике угың
чабып йөри Кояш әйләнәсен!
Бию көе
Әйдә, бас, ныграк бас
безнең әйткән «ас-са»га.
Безнең идән сынасы юк,
ата дию басса да!
Әйдә, төш, әйдә, оч
җан сөйгәнең каршына.
Түгәрәкне тарсынмасаң,
дөнья җитә барсына!
Әйдә, оч, җәһәт бас,
бездә талу белмиләр;
Бездә шулай оча-куна
көне-төне бииләр!
Ята-тора биемәгәч,
шул да бию буламы?!
Бездә менә шундый гадәт:
егылганнар еламый.
Безнең янда министрлар
портфельләрен куялар;
әй бииләр: менә ничек,
менә ничек дөньялар!..
Ник дисәгез, көе шундый,
көе шундый көй аның!
Мондый көйгә патшаларың
биеми калмас, җаным!..
Ходаң үзе сикергәндә,
кем булып торсын түрә?
Монда һәркем үзенә түрә,
һәркем үзенә күрә!..
Әйдә, бас, әйдә, оч,
башың тисен түшәмгә.
Түбәң белән түшәм тишми
даһи булып көчәнмә!
Их-ма, бииләр –
биючеләр шат та соң!
Кайгылылар кайгырмасын,
кайгыларын таптасын!
Их-ма, каты бас, –
мактанырлык мактансын.
Ныклыгына сынау үтә
безнең идән тактасы.
Шунысын да белеп биик:
идән түбән төшәме ул?
Безгә идән идән дә бит,
ә кемгәдер… түшәм ул!
Шунысын да белеп биик:
бәйрәм булмый көн дә көн.
Бездә – «кичә», сездә – «бүген»,
бездә төн дә… кемгә – көн!
Ал-ла… биеттек –
оныттырдык дөньясын…
Түрме, әллә бусагамы –
табалмыйбыз кыйбласын…
Әй биеде шул кубызга
барлык заты дөньяның!
Ник дисәгез, – уйнаучысы,
уйнаучысы кем аның!..
Уйнаучысы кем дә түгел,
уйнаучысы – без аның!
«Күпме булган инде хата гамәл…»
Күпме булган инде хата гамәл,
кыен чәчеп, җиңел урганнар?!
Кергән һаман җанга җилбәзәкләр,
читтә калган көтеп торганнар.
Мәхәббәттә һәм нәфрәттә әле,
бу тормышта һаман өйрәнчек.
Узып китә гомер, – дошман түгел! –
тик үз-үзең белән көрәшеп!
Феникстай, көлдән ярала рух,
хыялларның чиге күренми…
Шаулый җанда Идел тупыллары,
якты еллар хоры сүрелми!..
«Кама өсләрендә күк күкрәде…»
Кама өсләрендә күк күкрәде,
сөю антын җиргә биргәндәй.
Агачларны җилләр барлап йөрде:
«Исәннәрме бар да?» – дигәндәй.
Агачларны җилләр барлап йөрде,
мин барладым сине йөрәктә.
Аһ, бу чакны җылы кулларыңның
кирәклеген тойдым бигрәк тә!
Бу якларда җилләр – сагыну җыры,
исмәс иде сиңа кирәктә…
Кама өсләрендә яшен яшьни,
күкрәүләре – минем йөрәктә!
«Су кызыдай каян калкып чыктың…»
Су кызыдай каян калкып чыктың,
гомерем сиңа ничек юлыкты?
Егерменче язда күкрәп туган
тойгыларга сәбәп булыпмы?
Хәтерләтеп сихри тау елгасын,
чәч дулкының коя җилкәңә.
Тик бик азны өмет итәм синнән –
бер карашың белән иркәлә!
Тик бик азны өмет итәм синнән,
көнләштерми мине үткәнең –
ай нурыдай сарылып иңнәренә,
елап-көлеп ятны үпкәнең!
Тарихыңны инде еллар юган,
мин үзем дә сөйдем тилереп.
Синең утлы карашыңнан бүген
җаным тора сусап, тилмереп…
Су кызыдай каян калкып чыктың,
гомерем сиңа ничек юлыкты?!
Егерменче язда күкрәп туган
тойгыларга сәбәп булыпмы?
«Болытлар суда йөзә…»
Болытлар суда йөзә,
Күл буе – яшел камыш.
Күңелдә – талгын сагыш…
Җуелмас өмет исә
Ерак шатлыгын сизә.
Болытлар суда йөзә.
Алланды шәфәкъ тагын,
Камышлар шаулый талгын;
Талгын, ямансу булып…
Судагы алсу болыт
Яулыгы сыман аның…
Алланды шәфәкъ тагын!
«Сиңа карыйм да…»
Сиңа карыйм да күңелдән
язларның сурәтен ясыйм.
Кызганма, борчылма,
дөньяда
тагын бер сурәтең калсын.
Минем күк сөеп чәчеңнән
язгы давыллар тарасын.
Соңыннан,
сагынып исемеңне,
Рәсемеңә еллар карасын!..
Кар яктысы
Уйнаклады таңда салкын карлар,
ак карларда зәңгәр эзләр бар.
«Уф!» дип куя җилләр ерак китеп, –
ак карларны эретер сүзләр бар.
Сүзләр йөри синең эзләр буйлап,
салкын кышлар килде микәнни?
Якты. Салкын. Әллә син түгелме?
Кар яктысы көлде микәнни?..
Бер нәрсәнең сизәм җитмәгәнен:
йөзең кайда салкын аллаган?..
Йокысыз төн, елмаюларың бар,
истәлегем сиңа ялганган.
Уйлар чәчәк аткан төннәрем бар,
карга уелып калган эзләрем…
Кар яктысы кебек елмаюың,
әллә әрнү,
әллә бәхетеңнән
тоныкланган зәңгәр күзләрең…
Ни әйтсәң дә, һаман сиңа тарта,
сиңа тарта
зәңгәр эзләрем…
Карлы тәрәзәләр
1
Тәрәзәмдә кардан ап-ак челтәр,
яшел гөлләр кая үрмәләр?
Тәрәзәмдә ап-ак тропиклар,
тәрәзәмдә ап-ак хөрмәләр!
А, тойгылар! Җылы дулкын булып,
йөрәгемдә кабат терелгән.
Чирек гасыр шушы тәрәзәдән
алтын кояш миңа күренгән.
Рәсемнәрне карыйм: таныш йөзләр,
истәлекләр җанны җилкетә.
Мәхәббәтем, якты еллар язы,
килерсеңме, йә, кил, мин көтәм!..
Йә, кил инде! Мөлдерәмә күзләр,
җиңел чәчең йөзгә кагылсын.
Күрсәт әле миңа язлар ямен,
бокалларда шәфәкъ чагылсын!
Суыта алмас кышлар; синең хакта
тирән итеп уйдым хисемне.
Карлы тәрәзәләр… Салкын карга
бармак белән яздым исемеңне!
2
Әйтерсең без әле кавышу таңын
тау артында көткән ике кош:
Арабызда безнең ике яз бар,
иң кимендә әле – ике кыш…
Карлы тәрәзәләр гомермени –
кояш агызыр салкын яшьләрен.
Өй түремдә, ике теләк сыман,
ике тирәк торыр яшәреп!
Икебездә безнең ике ут бар,
ике сагыну, ләкин – бер бәхет.
Без мәңгелекмени? Тынса йөрәк,
икебезгә булсын бер ләхет!
Кояшларың белән кил син…
Кояшларың белән кил син миңа,
син бит минем ике канатым.
Әллә син булганга, бу дөньяны,
бу тормышны өзелеп яраттым!..
Кояшларың белән кил син миңа,
бер яктырсын йөргән юлларым.
Елмаюың аша тагын бер кат
матурлыгын күрсәт дөньяның!
Кояшларың белән кил син миңа,
сагындырып килгән яз сыман.
Синең белән башны башка куеп
сөйләшәсе сүзләр бар сыман…
Вәгъдә
«Онытма!» дип әйткән ерак тавышы
еллар арасыннан ишетелде.
Әле дә ул бүген бурап яуган
карлар арасында шикелле.
Күк астына китеп адашкан да,
җиргә кайта янә кайтаваз.
Җир үз итми аны, күк ят итә.
(Җиргә, күккә инде ят аваз!)
…Килде сөю. Булды яратулар.
Бүтән ярлар керде йөрәккә…
«Онытма!» дип миңа кычкырганы
онытты мине… Еракта…
Ничә язлар килде, алма карлар
бурап яуды – инде эзе юк.
«О-ныт-ма!» дип әйткән сүзе һаман
офыкларда йөри…
Үзе – юк!
«Бураннарны, сагынуларны кичеп…»
Бураннарны, сагынуларны кичеп,
җиргә җәелеп язлар килгәндә,
күкри таулар яшерен сөю белән,
җир җылысы йөгерә имәнгә…
Бөреләре ачыла сиртмәләрдә,
үрли-үрли кояш юлына.
Кышны җиңеп күтәрелә язлар,
яшел байрак тотып кулына…
Таң кояшны кыен тудыра бугай –
мендәр төсле болыт кызара…
Бастионны сафлар алган кебек,
яшь үләннәр таңда боз яра!..
Гомер тирәге
Пәһлевандай, башы күккә ашкан,
утыра бөек Кояш утында,
тып-тын гына балкып! Ерактан-
еракларга сузыла күләгәсе.
Яфраклары – еллар. Якты эчкән.
Тармаклары – гомер шәҗәрәсе.
И шаулый ул заман җилләрендә,
шавы кушыла еллар шавына!
Түшәләләр алтын яфраклары,
Охшап якты йолдыз тавына…
Ни көтә ул галәм асларында,
нинди максат җирдә терәге?
Тормыш дигән тауда – бөек, мәгърур –
балкып утыра
Гомер тирәге!
«Кояш төшкәч тегермән артына…»
Кояш төшкәч тегермән артына,
камылларда сүнгәч чаткысы,
офыкларда, янгын шәүләседәй,
зур шәһәрнең уйный балкышы.
Чаптым шунда, чаптым кырлар аша,
күңелемә якты як эзләп…
(Ул чак, юләр, белгәнме соң әле
бардыр диеп анда Татиздат?!)
Чаптым шунда яшел арыш ерып,
солыларның коеп чулпысын.
Урман аша чаптым, куак ярып,
чытырманы чәчтән йолкысын –
туктамадым.
Җәй кычкырды миңа:
«Бер артыңа борылып кара хет!»
Карамадым.
Кара төтен бөркеп,
алып китте
ап-ак пароход…
Инде карыйм: анда кояшлы җил
тау битенә яга ак кершән.
Кар таулары аша чабар булам,
туган ягым язган хат килсә…
…Карабодай кырларына карыйм,
карабодай кыры –
ак күбек.
Һәр хәрефен йөрәгеңнән алып,
син сагынып язган хат кебек!
Җил тегермәннәре
I
Күңелемдә сызылып бик еш кына
ага башлый тонык кына инеш…
Тау битенә яккан учаклар
мин кайтканны көтеп яна, имеш.
Баш очымнан ак болытлар сыман
еллар агыла, агыла еллар!..
Су буенда – тургай көтүләре!
Кырда – томан:
вак яңгырлар, сары камыллар…
Су буенда тургай көтүләре
таудан тауга оча, таудан тауга…
Бу яңгырлы-җилле көзге таңда
ямансурак язны көтүләре!..
Су буенда тургай көтүләре
таудан тауга оча – чыр да чу!
Күлмәк ябыша тәнгә… Мин – бер чәчәк,
Көзге болыннарым – манма су!
Ә тегермән көзге яңгырларда,
гигант тургай төсле кагынып,
җилгә каршы тора! Камылларны,
көзне көтеп алган сагынып!..
Җил булмаса, безгә тегермәнче
сызгырырга кушты бергәләп.
И сызгырдык! Чыгыр әйләндердек,
салам чөйдек, җилне билгеләп!..
II
Агач коштай син талпындың озак
яңгырларда, карап еракка
очып киткән кошлар артыннан…
Тынып торды агач канатларың,
алсуланып шәфәкъ-ялкында.
Талпындың син, агач күкрәгендә
дүрт йөрәктәй типте дүрт ташың!
Талпынасың! Очып китмисең тик…
Ятим итәрмен дип куркамсың
бу кырларны – дөнья уртасын?!
Алтын көздә сине аяз күккә
чакырып очты биек аккошлар…
Очтың җирдә! Вакыт буйлап очтың,
көздән очтың! Кичтең ак кышлар…
Очтың җирдә! Очтың заман буйлап!
Кар-яңгырлар кичеп – елларга!
Шушы кырда яңа чорга очтың,
җырга очтың! Легендаларга!
Сугыш янгыннары аша очтың,
какты сине афәт давылы…
Бар көчеңә – дүрт канатка очтың!
Калдырмадың ләкин авылны!..
Минем бабам уйлап тапкан сине,
мәңгелекнең бөек чыгырын!
Гомер двигателе! Якташларны
яздан көзгә имин чыгарып.
Син… кузгалдың беркөн… Очып киттең!
Тарихыңны җиргә багышлап
очтың җирдән… Сине якты җырга
иярттеләр бугай аккошлар!..
Безнең якның урманнары сагына,
иңри әле имән, өрәңге:
шул урманнан инде канатларың!
Сагына таулар: шуннан йөрәгең…
Төштә күрәм: һаман әйләнәсең,
канат шәүләләрең сукмакта…
Казык йолдыз яннарыннан кайчак
чыгыр тавышың килә колакка!
Алып менсен синең истәлекне
галәмнәргә очкан кораблар.
Төшләремдә күрәм: әйләнәләр
Ай җилеңдә синең канатлар!..
III
Күңелемдә никтер бик еш кына
әйләнәләр агач тегермәннәр,
җирнең канатлары шикелле
талпыналар җирдән – күккә,
күктән – җиргә!
Шәүләләре – басу сукмагында,
шәүләләре – минем йөздә…
Әйләнәләр иске тегермәннәр
күңелемдә…
Ерак көздә!..
Июнь иле
Мин кайданмы? –
Үземнең бала чагымнан.
Экзюпери
I
Баш очында – кояш,
җирдә – Июнь иле.
Яфрак арасында
яшелләнә җиле.
Шау чәчәктә юкә,
алкалары сары.
«Очам!» диеп тора
тузганаклар шары.
Ул су өсте! Тып-тын,
шома көзге генә.
Шуып-шуып үтә
су чебене генә.
Су дөньясы тонык –
күренә чабаклары,
арлы-бирле үтә
кызылканатлары…
Кояш елмаюы –
яшел яр читендә,
балкып тора елга
яшел рам эчендә!
Мин үзем дә шуннан,
Июнь иле ямьле…
Гашыйк бала чагым
шунда калды мәңге.
II
Инде еллар йөге
ике иңне баса…
Мин «А-у!» диеп дәшәм
утыз июнь аша.
«А-у!» дип җавап бирә
усак урманнары,
«А-у!» дип җавап бирә
февраль бураннары.
Флейта көе кебек,
сызып-сызылып кына
тавыш кайткан сыман,
аннан сүнеп тына.
Урман сәгатьләре
уникене суга.
Гаҗәпләнә бугай
нәни малай шуңа.
Күке тавышларын
бармак бөгеп саный…
Аңа адашса ни…
Минем адаш –
сабый!..
III
Мин «кайт» диям аңа,
Монда иркен, рәхәт!
Кайт син бу елларга
йөгереп кенә җәһәт.
Сугыш күптән үлде!
(Син үзең дә белдең:
капка түбәсенә
кызыл яулык элдең!)
Кибетләрдә йөртәм
(ялган сөйләмәмен).
Сайла да ал үзең
җаның теләгәнен!
Таяк атың ташла,
уенчыклар – дөнья!
Ул чакка үч итеп,
бер туйганчы уйна… ау…у!
«А-у!» дип җавап бирә
болын, зәңгәр таулар…
Бер-беренә суза
ал кояшны таңнар…
Бил тиңентен үлән,
күбәләкләр хоры.
Табигатьнең гүя
кияү көткән чоры…
Шау үләннәр кочып,
җәеп ике кулын,
гашыйк күзләр белән
ята урман угылы…
Июнь җиле исә,
үләннәрне тарап…
Ята бала чагым,
кошлар юлына карап.
Гаҗәпләнгән күккә,
алмый гүя тын да…
Чакырма да – кайтмас.
Ул бәхетле шунда!
«Иртән әле син йоклаган чакта…»
Иртән әле син йоклаган чакта,
күкрәгеңә тартып ак юрганны,
дөнья рәхәтләнеп мунча керде,
яңгыр коендырды газоннарны.
Җир парлана,
җирдә – яфрак исе.
Иделемнән диңгезләргә чаклы
җир чабынды кояш ләүкәсендә,
җилкәсеннән гөрләвекләр чапты!
Йөрде күкрәү июнь күге буйлап,
күкрәп йөрде түбән регистрда,
офыкларга китеп юашланды,
сөю булып керде минем җырга.
Тәрәзә ачтым. Ак болытлар оча,
өй түремдә җил дә юкә шавы…
Җир шундый яшь! Җирдә июнь тора.
Мәхәббәтен чатта көткән чагы!..
Явалмыйча йөргән яңгыр
Яшел арышлар да, юл читендә
Тузан сарган зәңгәр чәчәкләр, –
Барысы да бердәй хокук белән
Һавалардан көтте бер хәбәр.
Күк күкрәде! «Явам» дигән чакта
Борылды да китте авышып.
Шул болытлар узган якка сыгылып,
Дулкынланып калды арышым…
Туган илем!
Синең хисләр диеп,
Күпме генә керфек талдырмыйм, –
Күкрәп килеп, иркен кырларыңа
Явалмыйча йөргән яңгыр мин!
Тургай җыры
Тагын да яз.
Кояш җир йөзенә
алтын керфекләрен сирпеде.
Җирне ялый кояш,
җир парлана
яңа туган бозау шикелле!..
Тагын да яз.
Тургай, үрли-үрли,
биеклеккә менә тырпылдап.
И кистерә!..
А, Паганини –
өздерә бит бары бер кылда!..
Иң югары авазларны ала:
турр-туррр,
колоратур
сопрано!
Иң югары авазларны ала:
ноталары
кояш нурларына язылган…
Минем кебек ул да илһамланган
туып үскән җирнең языннан.
Биеклеккә димли игеннәрне,
бодайлар, дип, биек үрләсен,
Танкларны үлән басып китсен,
сугышларны тынлык җирләсен!
Җирне күтәрәсең, тургай,
үзең
сайрый торган нокта нибары!..
Җырла, әйдә! Язып алсын сине
гигант магнитофон – Җир шары!
Һәм тыңласын еллар,
сине язсын
сугыш авазлары өстенә.
Тургай кебек,
кояш нотасына
Җир җырласын
яңа көч белән!
Бакчачы карт
Сибгат Хәкимгә
Куана, таңнан керә дә
кулы белән туфракка;
учларында җир җылысын
илтер иде еракка…
Күчерә, назлый куакны, –
бәхетне төпләп ала;
шатлыкны сыйпап үстерә,
үрчетеп, күпләп ала!
Талпына җилдә гөлләре, –
яфрагы-канатлары…
Үсә җилләрдә сөелеп
куаныч сабаклары.
Кинәнә, һәрбер шытымны
таң белән яклап калып.
Дөньяга борнап ачыла
өмете яфраклары!
Таң туса ябыша җиргә,
хезмәттә уйнап каны.
Кояшка үрли рухының
ямь-яшел кыяклары!
«Әйтерсең мәңге бу җирдә…»
Әйтерсең мәңге бу җирдә
тын зәңгәр көннәр генә.
Җил дөнья үзәннәрендә
шаяра гөлләр белән.
Кошларның кичке көтүе,
кыйгачлап шәфәкъ ягын
әйләнә дә эңгерлеккә
югала кереп тагын…
Күтәрелә төн эченнән
Мәңгелек тавышлары:
кемнәрнең бәхеттән елап
йә көлеп кавышканы!
Үткән сагыштан «тып» итеп
яшь тама мендәренә…
Әйтерсең язгы бу җирдә
бәхетле өннәр генә.
Йолдызлар күз кыса ерак
галәмгә илткән юлдан,
хыял утларының гигант
идарә пульты сыман!..
Иделдә җәй
Ятам ярда. Тыныч дәүләт сыман.
Баш очымда шаулый тупыллар.
Баш очымда Идел әкият сөйли.
Йөрәгемне юа дулкыннар!
Якты. Тыныч. Иркен! Әйтерсең лә
дөньяның бу кыл бер уртасы.
Кочагыңа ал да эрет мине,
Җил һәм Кояш Республикасы!
Киңлекләрдә җәй патшалык итә,
Иделемдә – җәйге аккордлар.
Гомерем җәе. Тугыз баллы кояш
җирнең йөзен ничек балкыткан!..
Шырпы сызам, ярда учак ягам,
көнгә кушам учак яктысын,
ә ут бии алтын елан кебек,
офыкларга сузыла чаткысы.
Чикерткәләр һәм бөҗәкләр шыла
үләннәргә. Дөрли җир уты!..
Кабатланмас мизгел. Гасырның бу
бер күз ачып йомган минуты.
Истәлектән сары һуннар калка,
үрә тора Чыңгыз атлары…
Кояш шаһит! Өзәңгесен тартып
Ишетелә кешнәп чапканы…
Китә бар да учак уты белән,
кайта бар да иске урынына.
Кояш карый тугыз баллы белән,
Идел җиле йөзгә борыла.
Учакны мин кыйныйм таяк белән,
һәм чик куям шунда мин утка!
Чалкан төшеп җирнең җилкәсенә,
тынычланып йөзәм офыкка.
Мин үземә үзем тыныч дәүләт;
сугыш ачмыйм, утлар гүләтмим.
Һәр пунктка ашыгып имза куймыйм
һәм танымыйм һәрбер дәүләтне!
Җир өстендә тора изге сәгать,
күкләр тып-тын. Гадел минутлар!
Һәм, кыйбласын онытып, офыгында
тугарылып ята болытлар…
Әйтерсең лә җирдә тәмуглар юк,
кыерсытмый кешене кешеләр;
сагыш та юк, кара каргыш та юк,
бар кешеләр бер үк төслеләр…
Син дә мине күптән кичергәнсең,
онытылган бөтен ваклыклар…
Иделдә җәй.
Җирнең яртысында –
Җәй патшалык иткән вакытлар!
Яңа Иделдә сөйләшү
Иделләр зурайды язмышлар шикелле.
Кая ул сай йөзгән заманнар?
Маркизлар2 һәм иске чоңгыллар өстендә
дулкыннар кагалар кәрваннар.
Киңлекләр киңәйде. Хыялга – иркенлек!
Кораблар юл тота Кояшка…
Баш ватма, ветеран, бу – чынлык, билләһи,
Һәм Идел биегрәк бер башка.
Килешү кыенрак, мин аңлыйм, тормышны
үтмәдең бары тик китаптан.
Картлыкка сылтама – заманнар яшәрә,
Иделләр яшәрә, капитан!..
Бераз ямансу бу ярда. Йөрәккә
кагыла гудоклар дулкыны.
Аңлыйм: якорьны бик кыен кичерә
сезнең Одиссей токымы…
Шагыйрь һәм капитан – икесе бер язмыш.
Без менә йөзәбез шигырьдә.
Иделләр киңәйгән заманда шагыйрьгә
ансат дип уйлама син бер дә.
Күңелләр өр-яңа дөньяны ачарга
давыллы киңлектә эзләнә.
Тормыш дулкыны ярларга ташласа,
иң кыен җәза шул безгә дә.
Сай йөзү безгә дә ярамый, бик хәтәр!
Бу яктан бер безнең фарватер.
Ничек икәнен хәлеңнең маяклар,
ярдагы карашлар аңлатыр…
Сиңа ямансу бу ярда. Йөрәккә
кагыла гудоклар дулкыны.
Аңлыйм: иртәрәк затонга керергә,
капитан, Одиссей токымы!
Узды бәйрәм
Килде бәйрәм,
узды бәйрәм ду килеп,
тәрәзәдән йолдызларга җыр акты.
Дуслар бар да кояш иде табында,
стаканнар биетте дә җырлатты…
Төтен йөзә – зәңгәр томан бүлмәмдә,
төпкә чаклы ачык калды ишегем;
эреле-ваклы эзләр калды идәндә –
бәйрәмчәрәк автографы кешенең…
Узды бәйрәм,
узды шаулап, буранлап,
Узды парад, дер селкетеп яшьлекне.
Җир хәстәре айнытты бит дусларны:
ничек, имеш, сөрдекме дә чәчтекме?
Булмадыкмы кысыр чәчәк түтәлдә,
илдә яшәп, ни алдың да ни бирдең?
Кисәтми дә, искәртми дә ичмасам, –
урак өсте килеп җитте гомернең!
Узды бәйрәм.
Кояш бара төшлеккә.
Үстердекме,
нәрсәбез бар урырлык?
Ил әҗәтен кайтарырбыз тик шунда:
күтәрелсә бер орлыктан мең орлык!
«Тупыллар һәм таллар арасында…»
Тупыллар һәм таллар арасында
Олы юлдан читтә бер йорт бар.
Ул – туган йорт. Таң алдына чаклы
Түбәсенә коела йолдызлар.
Җир кайгысын атып, хыялымда
Карыйм аңа болыт өстеннән.
Нинди киңлек! Ә ул җиргә сеңгән,
Нокта гына җирдә, мескенем!
Нокта гына! Ул да дөнья куа:
Ачыла да ябыла капкасы;
Ачыла да ябыла…
Дөнья куып,
Әнкәемнең инде чал башы…
Җиргә бәйле. Дәшә буразналар,
Тәрәзәгә килә җир язы.
Тормыш кыры синең кулны көтә:
Ни чәчсәң бит шуны урасы!..
Иске юлдан, тәпиләрен тартып,
Үкси-үкси кайта кыр казы.
Алар җырлый һаман иске җырны.
(Заман тавышы ятмы аларга?..)
Чалкан төшеп йолдыз санап ята
Галәм җене каккан малайлар…
Җиргә бәйле ул йорт. Буразнага,
Казыкларга бәйле. Тумыштан…
Тупыллары аның антеннадай,
Йолдызлардан тота тавышлар.
«Без җирдә яшибез, Җир уе – безнең уй…»
Без җирдә яшибез, Җир уе – безнең уй.
(Кемнең юк уйларда галәмгә очканы?)
Хыяллар шаулаган төбәктә – йөрәктә –
һәркемнең үзенең Йолдызстаны…
Алмагач чәчәге явамы, ак кармы,
керәбез язгамы, кышкамы –
туган җир язлары күкрәгән туфракта –
һәркемнең үзенең Йолдызстаны.
Галәмнән әйләнеп кайттык без,
кактык без
ак каен төбендә йолдыз тузанын…
Күкләрдән эзләмим, туган җир утлары,
сез минем иң якты Йолдызстаным.
Җиде кат күкләргә менсәң дә ишетелә
туган халкымның җыры, дастаны…
Канатлы кешеләр яшәгән ватанда
Идел-йортым минем – Йолдызстаным!
Камыллар
(Вариацияләр)
1
Камыллар эчендә рәхәт, тын.
«Сау бул!» диеп баеп барган кояшка,
шәһәр өсләреннән кыйгачлап,
кичке кошлар кайта югартын.
Күк төтеннәр алсулана еракта,
камылларга төшә кичке моң.
2
Җәен генә тук бодайлар булып
чыңлый идек без кырларда,
ай-урагын алып килде дә көз –
әверелдек камылларга…
Сыгылсак та ил кырында,
бил бирмәдек давылларга.
Без өлгердек бары! Башны салдык
ил өстәле – табыннарга.
Икмәк анасы идек җирдә,
басып калдык тамырларда.
Без курайлар инде сары җилгә,
яңгыр-явымнарга…
3
Күк төтеннәр ягыннан киләм,
шырт камыллар гына бар тирәм.
Тау артында калды туган өй…
Күк төтеннәр яныннан киләм.
Күңелемдә – яңа туган көй!
Мөслим белән саубуллашу
(Лирик репортаж)
Камыллы кырлар янында
тәгәрәшеп,
августның коры үләннәрендә
самолёт көтәбез.
«Фанер» очкычлар
тилгән сыман очып әйләнәләр дә
тәгәрәп китәләр, «тәпиләрен» сузып алга,
аннан, дер калтырап, шаулап алалар да,
өркетеп Мөслим казларын,
борылып туктыйлар
ялкау гына…
Мөслим кырларыннан ялкынланып август ага!
Бар, оч, туган!
Егылма, тотын!
Син түбәннән генә очтың…
Очкан чакта өегез турыннан,
аермачык күреп калдың
үзегезнең ишегалдын:
ак алъяпкыч япкан әниең
күркәләргә җим сипкәнен,
кулын болгап кычкырды күк:
«Нуруллам!
Коймак пеште, чәй кайнады!..»
Чыгарып элде ак керләрен аннары.
Аннан чәен
Ялгыз гына утырып эчте:
«Малай очты.
Малай очты!..»
Шаулап калды балачакның таллары!..
Әйе,
Очабыз шулай аналардан,
туган ишегалларыннан, балачактан,
күмелгәнче генә түгел,
Мөслим, синең талларың –
очабыз
гомер таулары артына,
шәфәкъ кебек, салмак кына,
җиргә төшеп
кунаклыйбыз аннары…
Менә бүген
гүзәл көзге мизгелдән –
очабыз, Мөслим, без синнән,
кул изәп, зәңгәр Ыгың, тугайларың,
ал таңнарың өстеннән –
күләгәбез «Уңыш» басуларында:
безнең шәүлә йөгереп үтә
Сәет, Бүләр өсләреннән,
кала ялтырап
Митрәй суларында!..
Очкан чакта узып яшьлекне дә,
үткән чакта елгалар һәм еллар өстеннән,
шулай чагылып кала бугай, чаткыланып,
гомер төпкелендә
безнең төсмерләр!
Безнең канатларга тиеп-тиеп,
агылып кала тыгыз һава,
еллар дулкыны!
Болыт асларында бодай шаулый,
күкрәгемә тулып,
агылып кала якты җир моңы!
…Әнә Бүләр.
Тупыр-тупыр атлар чаба анда,
йөккә узып,
август көен тыңлый алмагачлар.
(Бер яфракка көзен шигырь яздым,
язын укыр аны
сандугачлар!)
Җиде кат күктән таныйм бу якларны,
ничек итеп инде танымассың?..
Август шаулый!
Сары иген юл-юл булып ята – алтын юллар! –
Яза Мөслим
Уңыш поэмасын!..
Мөслимлеләр,
сабаннарда сайрашмадым,
бер кунагыгыз булып кына
утырган бар сезнең табыннарда.
Уңыш телим сезгә, муллык осталары,
Бәхет телим!..
Чәчрәп яна маңгай тирегез камылларда!..
Нурлар коела. Ык күпере өсләренә,
Офыкларга китә Мөслим…
Очып барыш минем.
Шәфәкъ.
Истәлекләр ялкынлана!
2.Маркиз – су астында калган иске Идел утравы.
Yaş sınırı:
12+Litres'teki yayın tarihi:
14 ekim 2022Yazıldığı tarih:
2018Hacim:
200 s. 1 illüstrasyonISBN:
978-5-298-03619-1Telif hakkı:
Татарское книжное издательствоSeriye dahil "Шагыйрь мөнбәре"