Kitabı oku: «Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы», sayfa 2
Ут күршебез Башкортстанның Дәүләкән районындагы Мерәс авылында туган милләттәшебез Әсгать Әхмәтхәниф улы Вафин (1924–1945) белән дә шундыйрак хәл була. 5 нче армиянең 159 нчы Витебск укчы дивизиясенең 597 нче артиллерия полкында башта корректировщик (дошман өненә кереп, безнең сугышчыларның утын тиешле урынга юнәлтеп торучы), аннары разведка командиры булып хезмәт иткән әлеге каһарманны Советлар Союзы Герое исеменә лаек дип табып, аңа шулай ук ике мәртәбә Бүләкләү кәгазе (Наградной лист) тутыралар… Әмма аларның фидакярлеге, ни кызганыч, тиешенчә бәяләнми…
Шундый ук сүзләрне Казаннан яу кырына китүчеләрдән гвардияче танк батальоны капитаны Тәлгать Ислам улы Шәрәфетдиновка, эскадрилья командиры Борис Максимович Бугарчевка, һава-десант дивизиясе сержанты Андрей Алексеевич Зайцевка, Чистайдан сапёрлар ротасы командиры, гвардияче өлкән лейтенант Константин Петрович Павловка, Биектау районыннан медицина хезмәте старшинасы, санинструктор Әнвәр Галләм улы Галләмовка, Кукмара районыннан автоматчылар взводы командиры – шигъри җанлы лейтенант Нух Идрис улы Идрисовка, Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәгән кыю, тәвәккәл разведчик Мәүләви Галимҗан улы Галимовка һәм тагын дистәләрчә якташларыбызга карата да әйтергә мөмкин. Алтын йолдыз кавалеры булырга лаеклы андый батырларның саны, соңгы вакытта ачыклаганча, республикабыз күләмендә ике йөздән дә артып китә икән!..
Берлин сугышлары каһарманы – А. Невский ордены кавалеры Әсгать Зиннәтуллин
Биредә, мисал өчен, шундый каһарманнарыбызның берсенә киңрәк тукталып үтәсем килә. Дошман өнен – Берлинны алу өчен барган хәлиткеч сугышларга кагылышлы тарихи документларны өйрәнгәндә тап булдым мин әлеге милләттәшебезнең исем-фамилиясенә. 65 нче армия буенча 1945 елның 19 июлендә игълан ителгән 685 нче номерлы приказ нигезендә, күренекле хәрби начальниклар белән бергә, 186 нчы укчы дивизиянең 238 нче укчы полкы карамагындагы укчылар ротасы командиры капитан Әсгать Зиннәтулла улы Зиннәтуллин да, гадәттә, югары дәрәҗәдәге командирларга гына бирелә торган Александр Невский орденына лаек булган. Армия күләмендә нибары 6 кешегә генә тапшырылган әлеге югары бүләк! Приказга 65 нче армия командующие – ике тапкыр Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Павел Иванович Батов һәм Хәрби совет члены генерал-лейтенант Радецкий кул куйган.
Әлеге факт мине тирәнтен дулкынландырды. Кем ул Зиннәтуллин, кайсы як кешесе, безнең якташыбыз түгелме? Һәм, бөтен эшләрне читкә куеп, аңа кагылышлы хәрби документларны өйрәнә башладым. Эзләнүләрем бушка китмәде.
1945 елның 15 маенда 238 нче укчы полк командиры, гвардияче подполковник Гусейнов тарафыннан тутырылган Бүләкләү кәгазендә капитан Ә. З. Зиннәтуллинның Татарстан АССРның Кызыл Юл районындагы Носы авылында 1922 елда туганлыгы, милләте – татар, партия әгъзасы булуы, Бөек Ватан сугышы чорында Калинин, Брянск, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтларында сугышуы, 1944 елның 3 мартында контузия алуы һәм 1945 елның 17 февралендә яралануы, яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнүе турында хәбәр ителгән иде. Полк командиры, капитан Зиннәтуллинны хөкүмәтебезнең иң олы бүләгенә тәкъдим итеп, югары командование адресына түбәндәге юлларны язган: «…Иптәш Зиннәтуллин Ә. З. 1945 елның 18 апреленнән 22 апреленә кадәрге чор эчендә Одер елгасын кичү өчен барган сугышларда зур тәвәккәллек, фидакярлек үрнәкләре күрсәтте. Сугыш хәрәкәтләрен кыю һәм оста җәелдереп, сугышчыларның баткак сазлык киртәләрен дә уңышлы үтүләренә зур ярдәм итте.
Дошманның өермәдәй ут ачуына карамастан, капитан Зиннәтуллин үзенең шәхси кыюлыгы, батырлыгы белән сугышчыларны ярсулы һөҗүмгә рухландырды. Ул, үзенең тормышы белән исәпләшеп тормыйча, сугышның иң авыр участокларында булды – яудашларын һәм матчастьны көймәләргә төяп, елга аша кичүне өзлексез дәвам итте, шул җәһәттән сугышчылары белән дошман өстенә арысландай ташланды. Каршыдагы торак пункт урамнарына бәреп кереп, ул анда, гитлерчыларның гаять көчле каршылык күрсәтүләренә дә карамастан, сугыш хәрәкәтләрен оста җәелдерде һәм тиз арада әлеге пунктны кулга төшерде.
Иптәш Зиннәтуллин үзенең укчылары белән әлеге сугышлар барышында иң алгы сафта булды. Рота сугышчылары, үз командирларының шәхси батырлыгы, тәвәккәллеге белән рухланып, «Ура!» кычкырып, дошманга каршы икеләтә энергия белән сугышты һәм аны тулысынча тар-мар итте.
Әлеге сугышлар барышында иптәш Зиннәтуллин командалык иткән рота 110 (йөз ун!) фашистны юк итте, станоклы 4 пулемётны һәм танкка каршы ата торган 1 пушканы сафтан чыгарды.
Яу кырында күрсәткән тиңдәшсез зур батырлыгы һәм кыюлыгы өчен коммунист капитан Зиннәтуллин Ә. З. хөкүмәтебезнең иң югары бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек». (33 ф., 686196 тасв., 6712 эш, 135 б.)
Инде белүебезчә, якташыбыз Әсгать абый, Одер елгасын кичкәндә күрсәткән шушы батырлыклары өчен, 65 нче армия Хәрби советы карары нигезендә Александр Невский ордены белән бүләкләнә…
Архивтан кайткач та, халык әйтмешли, «тимерне кызуында сугарга теләп», кичекмәстән әлеге мөхтәрәм ветеран белән элемтәгә кердем, аннары ул яшәгән авылга да барып чыктым. Шөкер, Җиңү таңы атканнан соң да йөзенә кызыллык китермәгән Әсгать абый. Башта ул мәктәптә укучыларга физик тәрбия һәм хәрби күнекмәләр бирү белән шөгыльләнгән. Тора-бара «корыч айгыр» ны иярләгән, «кыр корабы» нда туган ягының иген диңгезләрен иңләгән. Тырышып эшләгәч, данлы исеме телдән төшмәгән. Өстәвенә Әсгать Зиннәтулла улы шактый вакыт хуҗалыкның партоешма секретаре вазифасын да башкарган. Туры сүзле, гадел булганы өчен яратканнар аны якташлары.
Гаиләсе дә күпләргә үрнәк Әсгать абыйның. Бар яктан да уңган хәләл җефете – заманында укытучы, лаеклы ялга киткәнче ун ел чамасы Носы авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Фәрбизә Заһидулла кызы белән алар дүрт балага – Гөлнур белән Алнурга, Ильянур белән Маратка яшәү бәхетен бүләк иткәннәр. Кыз-уллары да, тормыш дигән көрәш мәйданында сынатмыйча, өлкән Зиннәтуллиннар кебек, Арча төбәгенең һәм Татарстаныбызның мактанычы-горурлыгы булып әверелгәннәр!.. (Шул хакта ассызыклап әйтеп, 1988 елның 15 мартында «Социалистик Татарстан» газетасында күләмле язма да бастырдым. – Ш. М.)
Гәрчә Советлар Союзы Герое булып әверелмәсә дә, үзен туып үскән җиренең чын батыры, патриоты итеп таныткан А. Невский ордены кавалеры Әсгать абый Зиннәтуллинның исем-фамилиясе бүген дә зурлап телгә алына. Андый шәхесләр мәңге үлемсез, алар һәрчакта халкыбызның йөрәк түрендә!..
Шундый ук сүзләрне башка каһарманнарыбызга карата да әйтергә була. Әйтик, Нух Идрисовка үз исемен йөрткән Түбән Өскебаш урта мәктәбе (Кукмара районы) каршында мәһабәт һәйкәл (бюст) куелды. Аның янәшәсендә Татарстанның Бөек Ватан сугышы чорындагы иң яшь Советлар Союзы Герое, Җиңү парадларында катнашкан гвардия полковнигы Сабир Әхтәмҗан улы Әхтәмовка да шундый ук һәйкәл торгызды якташлары.
Легендар полк улы, соңыннан Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган Камил Фаяз улы Шакировны да олылады якташлары. 1990 елның 9 маенда Зур Сәрдек авылына мәгърур һәйкәл булып кайтты ул. Кукмаралылар хәтеренә мәңгелеккә кайтты…
Мамадыш муниципаль районында да бу юнәлештә мактауга лаек эзлекле эш алып барыла. Биредә район хакимияте башлыгы булып Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин эшләгән чорда шәһәр үзәгендә Хәтер паркы булдырылды. Биредә «Батырлар аллеясы» на нигез салынып, анда Татарстанда туган милләттәшләребез арасыннан иң беренче Советлар Союзы Герое Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллинга, шулай ук Иван Тихонович Максимов, Михаил Кириллович Москвин, Михаил Андреевич Просвирнин кебек каһарманнарыбызга да һәйкәлләр куелды. Сугышта сигез улын – сигез лачынын югалткан тыл батыры Фатыйха апа Әхмәдиевага һәм, аның кебек, балаларын яу кырында җуйган барлык милләт аналарына, олы кайгыларын уртаклашып, аларга тирән хөрмәт билгесе итеп, ап-ак таштан символик һәйкәл салынды. Каһарманнарның исемнәре алтын хәрефләр белән мәрмәр плитәләргә язылды.
Алга таба район хакимияте җитәкчесе булган Фарук Ислам улы Идиятуллин, аның урынбасары Шамил Нурулла улы Хәсәнов, район хәрби комиссары – полковник Николай Николаевич Егоров, Мамадыш шәһәре башлыгы Илдус Габдулла улы Әхмәтов, районның баш архитекторы Рамил Минһаҗ улы Миңнеханов һ. б. да бу юнәлештә эшне уңышлы дәвам иттерделәр. Бөек Җиңүнең 55 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үткән көннәрдә биредә, мәсәлән, мәшһүр композиторыбыз, бөтен дөньяны гизгән «Шүрәле» балеты авторы – явыз көчләргә каршы көрәштә 29 яшендә яу кырында шәһит киткән Фәрит Заһидулла улы Яруллинга да һәйкәл торгызылды. Район үзәгендә, әтиле-уллы Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннар исемендәге сәнгать сарае каршында…
Саный китсәң, күп инде мондый матур гамәлләр! Муниципаль район хакимияте башлыгы булып Мамадыш төбәгендә туып үскән Анатолий Петрович Иванов эшли башлагач, биредә хәрби-патриотик тәрбиягә, батырларыбызның якты истәлекләрен мәңгеләштерүгә игътибар тагын да көчәя төште.
Бөек Ватан сугышында Җиңүебезнең 65 еллыгын каршылаган көннәрдә Хәтер паркы тагын бер каһарман якташыбыз бюсты белән тулыланды. Албай авылында туып үскән батыр очучы Георгий Семёнович Смирнов 1941 елның көзендә үк Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителсә дә, Алтын йолдызын үз вакытында ала алмый – авыр яралардан госпитальдә вафат була. Бары тик алтмыш җиде елдан соң гына ул Мамадыш туфрагына Россия Герое булып әйләнеп кайтты!..
Сугышчан Дан орденнарының тулы кавалеры Миннәхмәт Сәхәбетдин улы Әүхәдиевкә дә мәһабәт бюст куелды…
* * *
Биредә шунысын да әйтеп үтик: алда телгә алынган бюст-һәйкәлләрнең төп авторы – Татарстанның һәм Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы, күренекле скульптор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфәрит Хәйрулла улы Әбдрәшитов. Каһарманнарыбызның олпат сыннарын ул үзенең сөекле һәм сөйкемле хәләл җефете Луиза Мансур кызы, һөнәрдәш уллары Альберт, Гадел белән берлектә иҗат итте. Гомумән, бу гаҗәеп тынгысыз, олы җанлы, нечкә күңелле скульптор, сугыш һәм хезмәт батырларына багышлап, байтак төбәкләрдә күп кенә монументаль әсәрләр торгызды, халкыбызның бөек батырлыгын сыннарда җанландырып, киләсе гасырда яшәячәк кешеләргә җиткерү өчен үз-үзен аямыйча эшләде.
Затлы замандашыбыз, якын дустыбыз Әлфәрит Хәйрулла улының сынлы сәнгать өлкәсендәге киң кырлы иҗатын югары бәяләп, танылган шагыйрь-публицист Мөхәррәм Каюмов аңа багышланган «Сынчы-тылсымчы» дип исемләнгән күләмле поэмасын да иҗат иткән иде. Биредә укучыларыбыз игътибарына шул әсәрдән бер өзек тәкъдим итәбез:
Сынчы-рәссамның теләге бер —
Тасвир кылу чорны, дәверне.
Бюстлар белән һәйкәлләр бит Аңа
Тере кешеләрдәй кадерле!
Җан җылысын, күңеле яктылыгын
Иңдерә Оста шул таш сыннарга —
Сөйләсеннәр өчен чын дөресен
Яшь буынга туар елларда!..
Мәшһүр сынчы-рәссам Бакый ага Урманченың талантлы шәкерте-дәвамчысы булган Әлфәрит Әбдрәшитовның күпьеллык фидакяр хезмәтен югары бәяләп, 2010 елның 8 февралендә Арча муниципаль районы хакимияте аның кандидатурасын Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дә тәкъдим иткән иде. Әлеге башлангыч Мамадыш һәм Кукмара төбәкләрендә дә зур хуплау тапты, чөнки бу районнарда скульпторыбыз тарафыннан байтак данлыклы шәхесләребезгә бюст-һәйкәлләр куелган иде.
Үзенең 70 яшьлек юбилее елын сынчы оста Халык мәхәббәте лауреаты, танылган каләм әһеле буларак каршы алды. Әйе, соңгы елларда сәламәтлеге нык какшап киткәч, Әлфәрит Хәйрулла улы хәрәкәтләнә алган сул кулын каләм тотарга өйрәтте һәм берсеннән-берсе үзенчәлекле роман-повестьлар, хикәяләр, публицистик әсәрләр иҗат итеп, киң җәмәгатьчелекне, шул исәптән әдәбият-сәнгать сөючеләребезне дә сокландырды, гаҗәпкә калдырды. Шигърият өлкәсендә дә осталыгын сынап карады ул. Янәшәсендәге илһамчысы – Луиза ханым аның һәр язганын җентекләп карап чыгып, бер үк вакытта корректор хезмәтен дә башкарып, китапларының бер-бер артлы дөньяга чыгуына зур булышлык күрсәтте. Нәтиҗәдә Ә. Әбдрәшитовның үзе исән чагында (ул, катлаулы операцияләр кичереп, 2011 елның 28 августында вафат булды – урыны җәннәтнең иң түрендә булсын изге җанның, амин…) Казан нәшриятларында алты китабы басылып чыкты.
Көчле рухлы ошбу замандашыбыз турында данлыклы щепкинчыларның берсе – күренекле артист һәм режиссёр, күпсанлы телеспектакльләр, киносценарийлар авторы һәм беркемне дә кабатламый торган прозаик-публицист Әхтәм ага Зарипов «Шәһри Казан» газетасының 2010 елгы 22, 29 ноябрь саннарында дөнья күргән «Сыгылсаң да сынма, сынчы!» дигән әтрафлы язмасында болай дип яза: «Альфрет Хәйруллаевич – табигый матурлыклар эзләүче, яшәүдә тормыш гармониясен тапкан сынчы-иҗатчы…»
Без дә мөхтәрәм Әхтәм Исмәгъҗан улының ошбу сүзләрен ихластан хуплыйбыз. Җыеп кына әйткәндә, Әлфәрит абый Әбдрәшитов, үзенең мәһабәт сыннарда гәүдәләнгән, мәңгелек яшәү алган каһарманнары кебек, Тормыш дигән җитди көрәш мәйданында зур Батырлык һәм рухи Матурлык үрнәге күрсәткән, җиңелүне белми торган гаярь, асыл ир-егетләребезнең берсе иде!
Хәзер аның сынлы сәнгать өлкәсендә тәмамланмый калган эшләрен уллары Альберт белән Гадел тормышка ашыралар. Батырлык эстафетасы, әнә шулай, Мәңгелек ут кебек балкып, буыннан-буынга күчеп, матур дәвам итә…
* * *
…Тарихи-документаль чыганаклардан ачыкланганча, СССР таркалганчы 12 мең 776 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шулар арасыннан Алтын йолдызга 154 кеше – ике тапкыр, 3 кеше – өч тапкыр, 2 кеше дүрт тапкыр лаек була. Геройлар арасыннан 95 кеше – гүзәл затларыбыз (хатын-кызлар), 44 кеше исә чит илләр гражданнары…
Болар хакында без «Батырлар китабы» ның 2015 елда дөнья күргән икенче томыннан укып белдек. Әлеге уникаль басма Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән нәшер ителгән.
«Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы (ТГИО), Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе, «Хәтер китабы» редакциясе, Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы милли музее, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, республика һәм муниципаль районнарның хәрби комиссариатлары хезмәткәрләре, Татарстан галимнәре, язучылары һәм журналистлары соңгы елларда батырларыбызга кагылышлы байтак кына китапларга «җан өрделәр».
2003 елда «Хәтер китабы» редакциясе Социалистик Хезмәт Геройларыннан – 211 кешегә, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларыннан 9 кешегә багышланган саллы гына китап бастырып чыгарды. Сугышчан Дан орденының өч дәрәҗәсенә дә ия булган 48 якташыбыз турындагы китап исә 2005 елда дөнья күрде. Шул ук елдан, дәһшәтле сугыш җәһәннәменнән исән-имин котылган татарстанлы фронтовикларга багышлап, «Алар илгә Җиңү алып кайтты» дигән исем астында күптомлыклар нәшер ителә башлады.
2007 елда «Идел-Пресс» нәшрияты эзтабар галим И. Ф. Исмәгыйловның сугыш чорында һәм тыныч вакытта Герой исеменә лаек булган милләттәшләребез турында «Татар халкының батырлары» дигән хезмәтен киң җәмәгатьчелеккә җиткерде. Әлеге басмада татар милләтеннән булган Советлар Союзы Геройларының (шул исәптән Татарстаннан читтә туганнарның да) биографияләре бирелә.
2008 елда «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы һәм «Хәтер китабы» редакциясе «Татарстан Геройларының 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә, сугыштан соңгы халык хуҗалыгын торгызуга һәм үстерүгә керткән өлешләре» дигән темага үткәрелгән фәнни-гамәли конференция материалларын аерым китап итеп нәшер итте. 2009 елда «Татарстан 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында» дигән китап дөнья күрде.
2012 елда Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең республикабыздагы бүлекчәсе җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты А. А. Ивановның «Россия Федерациясе Геройлары» дигән яңа китабы басылып чыкты.
Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Югары Советы Карары һәм Россия Президенты Б. Н. Ельцинның 1992 елның 20 мартында игълан иткән фәрманы нигезендә Ил-Ватан хакына аеруча зур фидакярлек үрнәге күрсәткән шәхесләргә «Россия Федерациясе Герое» дигән югары дәрәҗәле исем һәм Алтын йолдыз медален бирү тормышка ашырыла башлаган иде. Мөхтәрәм галимебез Александр Анатольевичның алда телгә алынган китабы Россия Герое исеменә лаек булган татарстанлы якташларыбызга һәм республикабыздан читтәге милләттәшләребезгә багышлап чыгарылган. Анда барлыгы 52 каһарманыбыз турындагы очерклар урын алган. Нигездә, алар Әфган сугышында һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан батыр яугирләребез турында.
Әлеге фидакяр җаннар арасында Азнакай районыннан гвардияче мотоукчылар полкы өлкән сержанты Ильяс Дильшат улы Сафин, Казаннан танкист-лейтенант Алексей Владимирович Козин, Балтачтан очучы-майор Олег Николаевич Исаев, Чистайдан генерал-майор Игорь Сергеевич Груднов, Алтай краеннан подполковник Фәрит Солтан улы Шагалиев, Төмән өлкәсеннән разведчик-сапёр Раушан Мөхәммәд улы Абдуллин, Башкортстаннан полковник Владимир Ришат улы Алимов, Украинаның Житомир өлкәсеннән полковник Радик Әбрар улы Бариев һәм башкалар бар.
Соңгы елларда Россия Герое буларак танылган башка якташларыбыз турында да киләчәктә күләмле очерклар язылыр, махсус китаплар чыгар әле. Үзәк архив ишекләре Ватаныбыз каһарманнары белән ихластан кызыксынучы тарихчы эзтабарлар өчен һәрвакытта ачык…
* * *
…Архив бакчасында сандугачлар сайрый. Күзгә йокы керми. Яу кырыннан кайтмый калганнарның – ядрәләрне эреткән йөрәкләрнең җаннарыдыр, өн-авазларыдыр кебек тоела алар миңа… Әнә шул халәт күңелгә һич тынгылык бирми. Батырлар үзләрен барлаганны көтә, җыр көтә…
Ашкынып-дулкынланып тагын архивка юл тотам. Чын Тарих белән очрашырга, Үлемсезлек чиген атлаган каһарманнар белән күрешергә, Үткән белән Киләчәк арасына мәңге җимерелмәслек изге күпер салырга…
Бирегә безне Кан хәтере чакырып китерә. Әлеге үтә тирән мәгънәле сүзтезмә-гыйбарәне безгә Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары каһарманы Хөснулла ага Нәбиуллинның халык арасында зур популярлык казанган диктор улы – республикабыз телевидениесенә илле биш ел гомерен багышлаган күренекле замандашыбыз, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм абый Нәбиуллин әйткән иде. Әйе, кан хәтере безгә һич кенә дә тынгылык бирми!..
Шунысы аеруча сөендерә: соңгы елларда безнең белән бергә архивта эшләргә, сугыш булган төбәкләрдәге билгесез батырларыбызны ачыкларга яшь эзтабарлар да бара!.. Тынгысыз эзләнүләре, зур ачышлары өчен моннан унбиш ел элек – 2003 елда Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге мәртәбәле премиясенә лаек булган «Ватан» («Отечество») иҗтимагый яшьләр оешмасында фидакярләрчә эшләүче кызлар, егетләр бихисап. Чирек гасыр дәвамында инде алар остазлары Александр Юрьевич Коноплёв җитәкчелегендә меңнәрчә шәһит җаннарны барлап, каһарманнарыбызга мәңгелек яшәү бүләк иттеләр. Димәк, буыннар шәҗәрәсе, хәтер дисбесе өзелми! Батырлык елъязмачылары, үткән тарихи чорның гаҗәеп сәхифәләрен ачып, Ватан-ана сакчыларының сафларын көчле рухлы яңа шәхесләр белән тагын да тулыландыра төшәрләр әле… Моңа мин тирәнтен ышанам!..
* * *
…Календарьда инде июнь ае. Архивта май аенда башлаган эзләнүләремне һаман да дәвам иттерәм. Бүген дә иртә таңнан уяндым. Сандугачларның берөзлексез сайраулары җанымның иң нечкә кылларына чиертеп-чиертеп үтә. Өстәвенә ае да нинди бит әле аның! Моннан дистәләрчә еллар элек дәһшәтле кан коеш башланган ай… Әнә шул хакта уйланганда күңелемнән ургылып шигъри ташкын бәреп чыга:
Июнь. Иртәнге дүрт… Уяттылар моңнар:
Өздереп лә кошлар сайраша!
Берсен берсе уздырырга теләп,
Концерт бирә – хикмәт тамаша!
…Ә бит моннан бик күп еллар элек
Башланып ла киткән зур сугыш!
Һәлак булган күпме илдәшләрем:
«Синең өчен, Ватан һәм Тормыш!»
Шәһит җаннар гомерләре белән
Якынайтты якты көннәрне…
Өздерепләр лә кошлар сайраганда
Исән җаннар ничек түзәдер?!
Ә ул кошлар – моңсар сандугачлар —
Үлгәннәрнең җанлы авазы…
Бу дөньяда һаман сугыш бара,
Кайчан булыр икән азагы?!
Нәкъ шул хакта сиздерәләр кошлар, —
Аларга да тынычлык кирәк!
Илләр имин яшәгәндә генә
Үз ритмында тибә һәр йөрәк!..
…Иртәнге дүрт. Һич тә йоклый алмыйм, —
Шәһит җаннар мине уята:
«Торыгыз, тор! Әле дә сугыш бара
Бу җиһанда һәрбер тарафта…»
Тыныч яшәүләргә ни җитә соң?! —
Шуны аңламыйлар һаман да…
Өздерепләр сандугачлар сайрый:
«Кайчан килер тыныч замана?!
Безгә бала үстерергә кирәк, —
Без дә кешеләргә тиңдәшләр!
Дәвамчылар калмый икән Җирдә,
Яшәүдән ни мәгънә, илдәшләр?!»
Кушылам мин дә сезнең җырыгызга, —
Теләгегез изге, якындыр!..
…Мәйданнарда һаман утлар яна, —
Шәһитләр авазы – ялкындыр!
Чакыра ул безне онытмаска
Яу кырында ятып калганны!
Алар – күпләр… Сандугачлар сайрый:
«Замандашлар безне аңлармы?!»
Үз телләре белән аңлатканга,
Рәхмәтем зур җырчы кошларга!
Алар җыры балачактан таныш,
Шуңа кошлар якын дуслар да!..