Kitabı oku: «Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы», sayfa 4
Бертуган Габдрахмановлар
«Сез кайсы халыктан?» – дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип, Ватаным!
Разил Вәлиев
…Юлдашым – Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм хезмәт ветераны Габдерәхим ага Габдрахманов белән Менделеев шәһәрендәге атаклы Революция тавының иң югары түбәсенә күтәрелдек. Биредән тирә-юнь – Рәсәйдә иң борынгылардан саналган химия заводы корпуслары һәм матурланып үсеп килүче яңа шәһәр – уч төбендәгедәй бик ачык күренеп тора. Янәшәдә генә, талчыбыклы ярларына тулышып, Тойма елгасы ага. Ул, кышкы йокыдан уянып, үзенең боз толыбын салырга өлгергән инде. Табигать күзгә күренеп яшәрә, җанлана. Язның шифалы җылы сулышын тоеп, Революция тавында яшел чирәм баш калкыткан, тау битләрендә саргылт ут төсендәге беренче чәчәкләр дә күренгәли. Габдерәхим абый әйтеп куйды:
– «Революция тавы» дип тикмәгә генә йөртелми бу тау. Биредә, элекке Тын тауда, Бондюг күгендә кара болытлар куера башлагач, бик күпләр, кулларына корал алып, контрреволюционерларга, акгвардиячеләргә каршы батырларча көрәшкәннәр. Химзавод эшчесе Шәрифулла бабайның да берьюлы биш улы – Кәлимулла (кызыл партизаннар отряды командирларының берсе), Габдрахман (монысы әтиебез була инде), Миңнәхмәт, Мөхәммәтгариф, Мөхәммәтшакир советлар власте өчен үз-үзләрен аямыйча сугышканнар монда. Алтынчы улларына – Хәбибрахман абыйга – Шәрифулла бабайны акгвардиячеләрдән яшереп саклау бурычы йөкләнгән була. Канга сусаган дошман аны – «биш улын, хәер-фатиха биреп, кызыллар сафына бастырган ата большевикны» – дөнья бетереп эзләгән. Әмма тиз генә табарлык җирдә булмаган ул. Хәбибрахман абый Шәрифулла бабайны, җитәрлек күләмдә азык һәм су биреп, үзе генә белгән урындагы тау куышына яшерә. Куыш авызын исә ташлар белән томалый. Әнә шулай исән кала безнең нәселнең олы горурлыгы-мактанычы Шәрифулла бабай!..
Башка туганнарыбыз да Гражданнар сугышыннан исән-сау кайта. Бөек Ватан сугышында да актив катнаша алар! Әмма әтиебез Габдрахманга гына бу бәхетле көннәрне күрергә насыйп булмады – Гражданнар сугышыннан авыр яраланып, контузия алып һәм салкын тидереп кайтканлыктан, дөньядан бик иртә китте… Әмма безнең химзаводта аны бик яхшы беләләр, намуслы тырыш хезмәте белән бик күпләрнең олы ихтирамын казанган иде әтиебез. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда эшләде бит ул!..
Өч бертуган – Миңнемөхәммәт, Котдус, Габдерәхим Габдрахмановлар
Габдерәхим абый бер мәлгә тынып калды. Аннары, уйчан карашын Революция тавының иң калку җирендә контрреволюционерларга һәм акгвардиячеләргә каршы аяусыз көрәштә батырларча һәлак булган каһарман якташларыбыз истәлегенә куелган мәһабәт һәйкәлгә һәм җирдәге сары чәчәкләргә төбәп, сүзен дәвам итте:
– …Кемгә ничектер, әмма миңа бу чәчәкләр батырларның кайнар каны тамган җирдә Мәңгелек ут булып кабынганнардыр кебек тоела. «Без монда, безне онытмадыгызмы?» дигәндәй, шул каһарманнар, һәр елны иртә язда чәчәкләр булып калкып, безгә эндәшәләр кебек…
Әтиебез Габдрахман да шушы туганнар каберлегендә ятадыр кебек тоела миңа. Нигә дисәң, аның кайнар каны да түгелгән бит шушы тау битләренә. Тозлы маңгай тире дә күп тамган. Заманында без ишле гаиләбез белән шушы тауда – Революция тавында яшәдек… Ә-ә-нә безнең барак урыны. Асты – таштан, өсте агачтан иде аның… Комсомол сафларына да шушында яшәгән чакта бастык. И-и-и, ул чактагы очынулар, шатланулар! Башта комсомолга Котдус абый керде, аннары Миңнемөхәммәт абый, соңыннан – мин… Без, комсомол исеме белән чиксез горурланып, ул елларда ниләр генә эшләмәдек үзебезнең төбәктә. Химзаводта ударникларча эшләү белән бергә, наданнарны укырга-язарга өйрәтергә, өмәләр оештырырга, клубта халыкка концерт-спектакльләр күрсәтергә, спорт ярышлары үткәрергә дә өлгерә идек!..
Комсомол сафларында тәрбияләнгән ир туганнары турында аеруча горурланып сөйли Габдерәхим абый. Горурланырлык та шул, аларның һәр икесе дә – Котдус та, Миңнемөхәммәт тә – үзләрен тыныч тормышта да, яу кырында да чын кешеләр итеп танытканнар.
Котдус абыйсы, әтиләре Габдрахман абый үлгәннән соң, гаиләдәге алты баланың иң өлкәне буларак, әнисе Фәрдәнә һәм туганнары өчен йортта төп таяныч булып кала. Гаҗәеп тырыш, һәр эшкә сәләтле Котдус ундүрт яшеннән инде химия заводында эшли башлый. Бераздан аны, иң алдынгы яшь эшчеләрнең берсе буларак, комсомол сафларына кабул итәләр һәм ячейка секретаре итеп сайлап куялар. 1930 елда булдыклы комсомолецны Кызыл армия сафларына алалар. Аннан ул 1932 ел азагында кече политрук дәрәҗәсендә әйләнеп кайта. Тагын җиң сызганып эшкә тотына тынгысыз егет. Бондюгта ОСОАВИАХИМның башлангыч оешмасына нигез салып, дүрт ел дәвамында аның рәисе вазифасын башкара, комсомол яшьләрне чын патриотлар итеп тәрбияли. Кызыклы бер мисал: Бондюг эшчеләр посёлогыннан чыккан алты Советлар Союзы Героеның һәркайсы заманында аның шәкертләре булган бит! Шушы факт үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли.
1932 елда Котдус Габдрахманов ВКП(б) сафларына кабул ителә. Яшь коммунистка бераздан тагын да җаваплырак вазифалар йөклиләр. 1936–1939 елларда ул Татарстан Эчке эшләр халык комиссариатының (НКВДның) Алабуга, Биектау район бүлекләрендә эшли. Алабугада Анна исемле кыз белән танышып, гаилә корып җибәрә. Күпләрне сокландырып, бик тату-матур яшиләр алар. Ак финнарга каршы сугыш башлангач, Котдус үзе теләп фронтка китә. Мотоукчы полкның аерым чаңгычылар батальонында взвод командиры вазифасын башкара. Һәм коммунист лейтенант Габдрахманов бу сугыштан, СССР – Финляндия арасында солых килешүе төзелүгә үз өлешен кертеп, әмма контузия алып һәм яраланып, култык таяклары белән туган авылына кайтып төшә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Котдус Габдрахман улы, үз теләге белән фронтка җибәрүләрен сорап, тиешле оешмаларга гариза яза.
– Сезнең бит әле аягыгыздагы яралар да төзәлеп җитмәгән, бераз сабыр итегез! – диюләренә каршы, кистереп:
– Туган илебезне дошман дагалы итекләре белән аяусыз таптаганда ничек түзеп, тыныч кына өйдә ятмак кирәк?! – ди ул. – Минем кебекләрнең урыны хәзер алгы сызыкта – Ватан язмышы хәл ителгән урында!..
Ничек итсә итә, әмма барыбер үз дигәненә ирешә Котдус. Яу кырында, элеккечә, дошманнарга каршы үз-үзен аямыйча көрәшә ул. Хөкүмәтебез бүләкләренә лаек була. Тагын авыр яралана. Госпитальләрдә шактый ятып, туган ягында бераз сихәтләнгәч, ярсу күңеле аны тагын фронтка – алгы сызыкка дәшә… Ләкин 1944 елның февралендә Революция тавындагы төп йортка гвардия өлкән лейтенанты К. Г. Габдрахмановның Кировоград өлкәсенең Петрово районындагы Лелековка авылы өчен барган сугышта батырларча һәлак булуы турында кайгылы хат килә.
Бик авыр кичерәләр кече Габдрахмановлар йөрәк өшеткеч бу хәбәрне. Җитмәсә, әле яңарак кына, авырып китеп, әниләре Фәрдәнә дә үлгән була. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан гына Белоруссиядә хезмәт иткән 1918 елгы икенче абыйлары Миңнемөхәммәттән дә инде күптәннән хатлар килми. Үзенең тормыш юлын Бондюг химия заводында эшләүдән башлаган, Днепродзержинск шәһәрендәге индустрия институтында укыган Миңнемөхәммәт, Кызыл армия сафларына чираттагы хәрби хезмәткә алынып, политруклар әзерли торган курсларны тәмамлый, үзен «Ворошиловча төз атучы» итеп таныта. Баштарак аны, физик кимчелеген табып (бер аягы чак кына кыскарак була), армиягә алмаска уйлаганнар. Әмма комсомолец егет үз дигәнен иткәнче хәрби комиссариат юлын таптаудан, бер-бер артлы гаризалар язудан туктамый. Тиздән ВКП(б) сафларына әгъза итеп тә кабул итәләр үзен. Миңнемөхәммәттән соңгы хат 1941 елның июнь азагында килә. Ул түбәндәге сүзләрне 20 июньдә язган: «…Хезмәт итәремә тагын 6 ай калып бара, хәзер сезнең янга кайтырга хәзерләнәм. Әнигә бик матур шәльяулык, Котдус абыйга яхшы күн итек, киленебез Нюра апага, яраткан кыз туганнарым Миңзифа, Гөлзифа апаларга һәм Миңниса сеңлемә бер дигән күлмәкләр алып куйдым. Габдерәхим энем белән үземә пардан костюм да алдым. Әгәр дөньялар тыныч булса, шәт, тиздән күрешербез, көтегез!»
Әмма күрешергә насыйп булмаган икән…
– Ул чакта мин үзем дә фронтта идем, – дип искә ала шул дәһшәтле елларны I дәрәҗә һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән батыр разведчик Габдерәхим абый Габдрахманов. – 1944 елның 21 гыйнварында госпитальдә уң аягымны кистеләр. Аңарчы уң кулым белән уң яңак сөягем яраланган иде… Озак вакытлар хат-хәбәрем булмый торгач, мине дә төп йорттагылар үлгәнгә санаганнар. Ә мин менә хәзер дә исән әле, сугышта һәлак булган туганнарым өчен дә яшим… Еш кына мине «Миңнемөхәммәт абыйларым ничек һәлак булган, кайда күмелгәннәр икән?» дигән сораулар бик тә борчый, тынгысызлый иде. Инде менә сезнең булышлык белән боларны да ачыклау бәхетенә ирештек…
Биредә, бераз чигенеш ясап, «булышлык» дигән сүзгә аңлатма биреп китик әле. Билгеле булганча, безнең «Хәтер яктысы» экспедициясе билгесез батырларны эзләү-барлау буенча эзлекле-нәтиҗәле эш алып бара. Дистәләрчә еллар дәвамында илебез Саклану министрлыгының Подольск шәһәрендәге Үзәк архивында эшләгәндә республикабызның күп кенә билгесез каһарманнары табылды. Алар арасында 58 нче гвардияче укчы дивизиягә караган 175 нче гвардияче укчы полкның рота командиры – 1908 елда туган өлкән лейтенант Котдус Габдрахман улы Габдрахманов та бар иде. Ул хезмәт иткән укчы полкның 1942–1945 еллардагы сугышчан хәрәкәтләре турында сөйләүче журналда гаярь якташыбызның күрсәткән фидакярлеге турында түбәндәге юллар язылган:
«…8 февраль, 1944 ел. Рота командиры, гвардия өлкән лейтенанты К. Г. Габдрахманов Туган ил хакына үзенең газиз гомерен корбан итте. Ул, аяусыз ут яудыручы дошман дзоты амбразурасына ташланып, аны күкрәге белән каплады. Фашист пулемёты, коммунист Габдрахманов канына тончыгып һәм ул ыргыткан гранаталардан тәмам эштән чыгып, бөтенләй тынып калды…
Сугышчан дуслары яраткан командирларының вакытсыз үлеме өчен дошманнан аяусыз үч алдылар һәм, җиңү арты җиңүләр яулап, алга таба юлларын дәвам иттерделәр…» (188431 тасв., 2 эш, 26 б.)
Безнең командованиенең үтә мөһим хәрби заданиесен башкарганда әнә шундый гайрәтлелек үрнәге күрсәткән якташыбыз турында «Татарстан яшьләре» газетасында язма да бастырган идем. Шуннан соң ике-өч көн дә үтмәде, безнең янга – Казанга – Менделеев шәһәреннән чандыр-җыйнак гәүдәле, сыңар аяклы, култык таяклы һәм күзлекле бер агай килеп җитте.
– Сез телгә алган Котдус Габдрахмановның бертуган энесе Габдерәхим абыең булам мин, – диде ул, алдыбызга калын гына фотоальбом куеп. – Менә монда безнең гаиләнең, туганнарыбызның, якыннарыбызның байтак рәсемнәре бар… Сезнең язманы кат-кат укып сөенештек тә, елаштык та. Күзгә йокы керми хәзер, ашау-эчү дә онытылды. Әле менә Әлмәттәге кыз туганым Миңниса яныннан урап килешем, аны да сөендерим дидем. Барлык туганнарымның телендә хәзер бер сүз: Котдус, Котдус, Котдус… Гаҗәпләнерлек тә шул: аның ничек һәлак булганлыгын ничәмә-ничә дистә еллар үткәч кенә белдек бит!.. Инде Миңнемөхәммәт абыйның да язмышын ачыклыйсы иде. Сугыш башланганда ул Брест крепостенда хезмәт иткән…
«Брест крепосте» дигән сүзне ишетүгә, мин шундук «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире урынбасары – Брест крепосте каһарманнарын эзләү-барлау белән байтактан шөгыльләнүче журналист-эзтабар Атлас Гафиятов белән элемтәгә кердем.
– Крепостьны саклаганда батырларча һәлак булучылар арасында, чыннан да, сез әйткән Габдрахманов фамилияле каһарман бар, – диде ул, Бресттан үзе алып кайткан исемлекне тикшереп. – Исеме дә туры килә. Аның гәүдәсе калдыкларын (җәсәден) 1968 елда тапканнар һәм шундагы мемориаль комплекстагы мәрмәр плитәләрнең берсенә – «Неизвестный» дигән сүзләр урынына – исем-фамилиясен алтын хәрефләр белән язганнар. Билгесез батырларның исемлеге әнә шулай елдан-ел тулылана бара анда. Моңарчы без Габдрахмановның кайсы районнан икәнен тәгаен белми идек әле – медальонындагы язуларда төгәл адресы сакланмаган, әмма «Тат. АССР» дигән сүзләр ачык беленеп тора. Димәк, әлеге каһарман Бондюгтан – Менделеевтан! Димәк, бу районның тагын бер, хәер, ике батыры артты!
Әнә шулай итеп, газета материалына бәйле рәвештә, без тагын Бөек Ватан сугышының билгесез ике каһарманын таптык, бертуган фронтовик Габдрахмановларның исән калган өченче туганнары белән якыннан таныштык.
Ә ул өченче туган – Габдерәхим абый – гаҗәеп кызыклы, шигъри күңелле, яшәүнең һәр мизгеленнән ямь-тәм таба белүче, тормышка бөтен барлыгы белән гашыйк кеше булып чыкты. Яу кырыннан аяксыз килеш кайткач та, ул төшенкелеккә бирелмәгән. Сугышның бөтен рәхимсезлекләренә үч итеп, инвалид булуына да карамастан, заманында химзаводта да, ДОСААФ оешмасында да күңел биреп эшләгән. Үзе кебек гамьле, ярдәмчел, булдыклы хәләл җефете Бибиямал апа белән бергә матур гына гомер кичереп, ике кыз, бер егет тәрбияләп үстергәннәр.
Габдерәхим аганың тагын бер кызыклы ягы: һәр елны Менделеев районында үткән Сабантуйларда көрәшеп (!), үзе кебек ветераннар арасында еш кына призлы урыннарны яулап килә икән… Батыр булып та калганы бар, диделәр. Димәк, икеләтә-өчләтә батыр ул! Моңа ничек сөенмисең, горурланмыйсың?!
…Габдерәхим ага белән, Революция тавыннан төшеп, Менделеев шәһәре үзәгендәге изге урынга – каһарман якташларыбызның данлы исем-фамилияләре, кылган батырлыклары мәңгеләштерелгән мемориаль комплекска килдек. Үлемсез батырларның ярсу-тынгысыз йөрәге шикелле берөзлексез дөрләп-талпынып торучы Мәңгелек ут янында герой шагыйрь Муса Җәлилнең мәрмәр плитәләргә язылган үлемсез шигъри юллары күңелләргә аеруча көчле тәэсир итә:
…Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык!..
Әйе, бертуган Габдрахмановларның да данлы исемнәре туып үскән якларына әйләнеп кайтты. Хәзер аларның кылган батырлыкларын мәңгеләштерү турында кайгыртасы бар. Заманында алар – символик мәгънәгә ия Революция тавы башыннан күтәрелгән яшь бөркетләр – Котдус, Миңнемөхәммәт һәм Габдерәхим Габдрахмановлар үзләрен Туган илебезнең чын патриотлары итеп танытканнар. Якын киләчәктә аларның мәгърур исемнәре мемориаль комплекстагы исемлеккә дә алтын хәрефләр белән язылыр, шәһәрнең берәр яңа урамына «Бертуган Габдрахмановлар» дигән мәртәбәле исем бирелер, аларга һәйкәлләр дә куелыр әле, шәт, иншалла!..
Тормышыбыз данколары
Безнең буын – шундый токым:
Дошманның теше үтмәс…
Безнең буын ул мәңгелек,
Җир йөзендә һич бетмәс!
Кави Латыйп,фронтовик әдип
Мәскәүнең «Политик әдәбият» нәшриятында «Сугыш чоры парторглары» дигән исем астында чыгарылган китаплар сериясе белән танышып утырам. Һәр китапның тышлыгында – сугышчыларны ярсулы атакага әйдәүче политрук рәсеме. Документаль рәсем. Бик күпләргә яхшы таныш рәсем…
Кем соң ул, кайсы як кешесе, безнең якташыбыз түгелме? Кайда, нинди батырлык үрнәге күрсәткән? Әнә шундый сораулар мине сугыш чоры политруклары, парторглары белән тирәнтен кызыксынырга этәрде. Архив документлары, төрле нәшриятларда хәрби-патриотик темага басылган китаплар, вакытлы матбугат материаллары гыйбрәтле мәгълүматлар бирде.
…1942 елның 12 июле. Гитлерчы башкисәрләр Дон буе далалары аша Сталинградка, Кавказга таба ыргылалар. Славяносербск торак пункты янында фашист илбасарларның юлын 4 нче укчы дивизиянең 220 нче укчы полкы сугышчылары кисә. Көчләр тигез түгел. Дошман барлык төр кораллардан алар өстенә ут өермәсе яудыра. Көн дәвамында дошман унөч мәртәбә атакага күтәрелә. Әмма сугышчыларыбыз, кораллары чагыштырмача азрак булса да, бер адым да артка чигенмичә, унөч атаканың һәркайсын батырларча кире кагалар. Фашистлар зур югалтулар кичерә.
Совет солдатларының саны да күзгә күренеп кими. Нишләргә? Озак уйлап торырга вакыт юк – гитлерчылар ундүртенче мәртәбә атакага күтәреләләр. Хәзер «Кем кемне?» дигән сорау хәл ителәчәк. Шуны бик яхшы аңлаган кече политрук Алексей Гордеевич Ерёменко бөтен буена торып баса да, пистолетлы кулын өскә күтәреп: «Ватан-ана өчен – алга, атакага!» дип кычкыра һәм дошман өстенә беренче булып ташлана. Калган сугышчылар да, аның үрнәгендә атакага күтәрелеп, фашистларны үз участокларында тулысынча тар-мар итәләр. Йөрәгенә дошман ядрәсе тигән политрук Ерёменко исә яу кырында мәңгегә ятып кала…
Тик шулай да бәхетле язмыш кешесе булып чыга Алексей Гордеевич. Коралдашларын атакага күтәргән мизгелдә аны фронт фотокорреспонденты М. П. Альперт фоторәсемгә төшереп өлгерә. Исемсез бу фото соңыннан илебезнең һәм дөньяның күп кенә газета-журналларында, китапларда кат-кат басыла. Шулай итеп, әлеге документаль кадр патриот сугышчы образын гәүдәләндергән символик рәсемгә әверелә…
Әйе, колхозлар төзүдә чыныгу алган, партия оешмасына җитәкчелек итеп, бай тәҗрибә туплаган коммунист, сугышта политрук буларак, Ватан-ана азатлыгы хакына әнә шундый батырлык күрсәтә, башкаларны да үз артыннан ияртә.
Хәзер ул һәлак булган җирдә – Ворошиловградтан 30 чакрым читтәрәк Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге совхозның «Комиссар кыры» дип йөртелгән урынында – мәһабәт һәйкәл тора. Скульптор И. Н. Чумак Алексей Гордеевичны нәкъ рәсемдәгечә итеп – ашкынулы атакага әйдәгән мизгелдәгечә сурәтләгән. Уң кулын ярсулы төстә күккә чөеп, ул һаман да «Алга, тынычлык өчен көрәшкә!» дип дулкынланып дәшәдер кебек.
Мин аны барыбызга да бик якын, кадерле шагыйребез – Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең рухи туганы итеп күз алдына китерәм. Ул да бит, коммунист һәм политрук буларак, күпме сугышчыларны җиңүгә рухландырган. Хәтта ул фашизм зинданнарында да әсирләр арасында совет халкының җиңүенә ышанычны ныгытучы политрук, әйдәп баручы булып кала.
Республикабызда иң беренче Советлар Союзы Геройларыннан Мамадыш районының Кече Кирмән авылы егете Гафият Нигъмәтуллин да бөтен сугыш дәвамында үзен кыю политрук итеп таныта. Танкка каршы ата торган артиллерия дивизионы комиссары Г. Я. Нигъмәтуллин 1945 елның маенда аяусыз көрәштә батырларча һәлак була.
Мин аларны Максим Горькийның мәгълүм легендасында сурәтләнгән Данкога тиңләр идем. Сугышта үзләрен корбан итеп булса да, йөрәкләрен факел итеп кабызып, башкаларга дөрес, якты юлны күрсәтүчеләр аз булмаган. Күбәү алар безнең тормышыбызның, яшәешебезнең чын Данколары! Шулар турында кабат-кабат уйланам… Аларның бер өлеше парторглар буларак нык танылган, солдатлар арасында ихтирам казанган.
…1944 елда Днепр хәрби флотилиясенең политбүлеге, татар халкының батыр улы, бронекатерлар отряды парторгы, гвардияче 1 нче статьялы старшина Нәбиулла Насыйбулла улы Насыйровка багышлап, махсус листовка бастырып чыгара.
«…Парторг Насыйровның данлы исеме, 3 нче ранг капитаны Песков подразделениесендә генә түгел, безнең бөтен флотилиябезгә яхшы билгеле, – диелә әлеге тарихи документта. – Большевиклар партиясенең тугрылыклы улы коммунист Насыйров Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк дошманга каршы каһарманнарча көрәшә. Ул фашист илбасарларны Одесса һәм Севастополь янында аяусыз тукмады, Сталинград һәм Бобруйск, Турово һәм Пинск янында юк итте… Березина һәм Припять янында барган көчле сугышлар вакытында коммунист Насыйровның орудие расчёты сугышчылары тарафыннан фашистларның өч урындагы миномёт батареялары, артиллерия батареясы, танк, ике пулемёт ноктасы, ике блиндаж, хәрби йөк төягән өч олау һәм бер ротадан артык пехотачылары юк ителде.
Пинск янындагы сугыш барышында парторг Насыйров һәлак булды.
Днепр флотилиясе моряклары! Ватан-анабызны Насыйров кебек яратыгыз! Дошманга каршы Насыйров кебек, үз-үзегезне аямыйча көрәшегез!»
…1945 елның гыйнвары. Совет гаскәрләре Венгрия башкаласы Будапешт өчен көчле сугышлар алып баралар. Һәр йорт, һәр урам күп корбаннар бәрабәренә яулана. 180 нче укчы дивизиянең 42 нче укчы полкы сугышчыларына шәһәр читендәге Читарка бистәсен кулга төшерү бурычы куела. Ә бу бик җиңелдән түгел. Бистәгә керү юлында фашистлар тарафыннан көчле крепостька әверелдерелгән ике катлы йорт тора. Баш күтәрер хәл юк – гитлерчылар үлем укларын берөзлексез сибеп торалар.
Стратегик яктан гаять әһәмиятле әлеге йортны кичекмәстән алу өчен ашыгыч рәвештә штурм отряды оештырылып, аның составына рота парторгы, сержант А. П. Исаевның автоматчылар отделениесе дә кертелә.
Ниһаять, штурм! Сугышчылар алга ыргылуга, әлеге йортның подвалындагы пулемёт телгә килә, өске каттан исә автоматлардан ата башлыйлар. Пулемётны юк итәргә җибәрелгән ике сугышчының берсе шундук үтерелә, икенчесе авыр яралана. Шулчак парторг Исаев бу мөһим эшкә үзе алына. Подвалга таба бер-бер артлы гранаталар оча. Әмма Исаев үзе дә нык кына яралана. Көчле шартлаулардан соң фашистлар, кабат аңнарына килеп, тагын пулемёттан ярсып ата башлыйлар. Шулчак коммунист Исаев, актык көчен җыеп, бөтен буена торып баса һәм, алга таба ыргылып, имәндәй таза гәүдәсе белән дошманның ут ноктасын томалый…
Штурм отряды, шундук крепость-йортка бәреп кереп, гитлерчыларны тулысынча юк итә. Бистәгә юл ачыла… Рус халкының легендар улы Алексей Петрович Исаевка исә шушы фидакярлеге өчен 1945 елның 28 апрелендә «Советлар Союзы Герое» дигән югары исем бирелә. Аның батырлыгын мәңгеләштереп, туган авылы Малая (Югары Ослан районы) хәзер Исаево дип атала. Казан урамнарының берсе шулай ук парторг Исаев исемен йөртә.
«Сугыш чоры парторглары» дигән китаптан күренгәнчә, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган парторгларның яртысына бу исем үлгәннән соң бирелә.
* * *
Без яу кырында һәлак булган политруклар, парторглар турында сөйләдек. Әмма алар арасында мең дә бер мәртәбә үлем белән күзгә-күз очрашып та исән калганнары, дошманны үз өнендә тар-мар итеп, Берлин урамнары аша җиңүчеләр булып атлаганнары да бар. Мари халкының каһарман улы – Кукмара районының Иске Кенә авылында яшәүче коммунист капитан Сәет Сәгыйтович Сәгыйтов – әнә шундыйларның берсе. Дәһшәтле сугыш елларында эскадрон комиссары, рота политругы, батарея комиссары, полк партоешмасы секретаре вазифаларын башкарган әлеге мөхтәрәм ветеран төрле хәрби частьлар составында данлы сугышчан юл үтә.
…1945 елның апреле. Фашистларның өнендә һәр йорт, һәр квартал, һәр урам өчен канкойгыч сугышлар бара. Үлем сәгате якынлашканын сизгән гитлерчылар котырынып каршылык күрсәтәләр. Ләкин куркусыз совет сугышчылары, тимер ташкын булып, Рейхстагка һаман якыная баралар. Беренче Белоруссия фронты составындагы 150 нче укчы дивизиянең 674 нче укчы полкы артиллерия батареясы командиры Сәет Сәгыйтов та шулар арасында.
Сәет Сәгыйтович артиллеристлары Одер елгасын беренчеләрдән булып кичеп чыгалар. Шпрее каналы, Мольтке күпере, Моабит төрмәсе, «Гиммлер йорты» өчен барган аяусыз сугышларда да Сәгыйтов бөркетләре тиңдәшсез батырлыклар күрсәтәләр. Дошманның бик күп ут нокталарын, техникасын, җанлы көчләрен юк итәләр. Мәсәлән, Рейхстагны турыдан утка тоту өчен уңайлырак урын эзләп, С. Сәгыйтов батареясы артиллеристлары 76 миллиметрлы пушкаларын «Гиммлер йорты» ның икенче катына сөйрәп менгерәләр. Шуннан, Рейхстагка төбәп, бер-бер артлы туксан ике снаряд җибәрәләр. Бранденбург капкасы ягыннан контратакага күтәрелгән фашистларны утлы табага бастыручылар да сәгыйтовчылар була. (Бу хакта генерал-полковник В. М. Шатиловның «Рейхстаг өстендә байрак» дигән мәгълүм китабында бик тәфсилле язылган. Генералның култамгасы куелган әлеге китапны Сәет ага бүген дә кадерләп саклый.)
Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен капитан Сәет Сәгыйтов Сугышчан Кызыл Байрак, I дәрәҗә һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Сәет Сәгыйтович 9 май көнне совет сугышчыларының Берлинда үткәрелгән парадында да катнаша. Шул тарихи көн истәлеге итеп, ул Рейхстаг диварына «Без монда фашистларны акылга утырту өчен килдек. Капитан Сәгыйтов. Кукмара – Берлин» дип язып куярга да онытмый.
Сәет Сәгыйтов, 1945 елның сентябрь аенда союзниклар (Америка Кушма Штатлары, Англия, Франция) белән берлектә үткәрелгән гаскәрләр парадында да катнашып, Бранденбург капкасы яныннан җиңүчеләрнең берсе булып атлый!..