Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 13

Yazı tipi:

Валентина. Без биредә барыбыз да аналар.

Гөлфинә. Дөрес әйтә Валентина, монда бөтенебез бертигез. Ачылып китеп сөйләшсәң, без дә каршыңда көлеп торыр идек. Алай ярамый.

Дилемма. Сөйләп бетердеңме?

Гөлфинә. Юк әле.

Айзарә Әхәтовна белән Нина керәләр.

Нина. Мин үлчәп карадым, Айзарә Әхәтовна, бала ашатылмаган.

Айзарә (Дилеммага). Күрсәтегез әле күкрәкләрегезне. (Караватка иелеп, Дилемманың күкрәкләрен карый.) Икесе дә нормаль. Ничек авырталар? Имезгәндәме? Һәрвакытмы?

Дилемма. Һәрвакыт.

Айзарә. Ягез әле, карыйк тагын бер мәртәбә.

Дилемма. Карадыгыз – җитәр.

Айзарә. Гафу итегез, мин белергә тиеш.

Дилемма. Белегез, алайса, авыртмыйлар.

Айзарә. Авыртмыйлар? Нигә, алай булгач?..

Дилемма. Кирәкми.

Айзарә. Ничек «кирәкми»?

Дилемма. Теләмим.

Айзарә. Ачыграк итеп әйтегез.

Дилемма. Теләмим имезергә.

Айзарә. Ни өчен?

Дилемма. Теләмим – бетте-китте. Нигә бәйләнәсез?

Айзарә. Сабыррак, сабыррак. Әйдәгез, җайлап кына сөйләшик. Мин бит сезнең палатагызның врачы, шуңа күрә мин белергә тиеш. Тиешме? Ни өчен балагызны имезергә теләмисез?..

Пауза.

Дилемма. Миңа ул кирәкми.

Әлегә хәтле сөйләшкәнне дикъкать белән тыңлап утырган өч хатын – Гөлфинә, Валентина, Алтынчәч – аягүрә басалар.

Айзарә (хатыннарга). Утырыгыз, ханымнар. Сабыр. (Дилеммага.) Сәбәбе җитдиме?

Дилемма. Җитди.

Айзарә. Ирегез бармы?

Дилемма (паузадан соң). Юк. Юк минем ирем.

Бишек тирбәтүче Аналар бишек җырын башлыйлар.

 
Әлли-бәлли бәбкәсе,
Көйләр көйли әнкәсе,
Әнкәсенең янында
Бәбкәсенең әттәсе.
Әлли-бәлли, бәлли-бәү,
Әлли-бәлли, бәлли-бәү.
 

Палата яктырганда, Айзарә Әхәтовна да, Нина да юк. Алтынчәч караватында елап утыра. Аның ике ягына Гөлфинә белән Валентина утырганнар.

Гөлфинә. Алтынчәч, айналаем, бәгырь кисәгем, тукта. Йә, нигә, нигә инде җылыйсың?

Валентина. Алтынчәч, милая, хорошая…

Гөлфинә. Ул бала безгә дә кызганыч. Нишләтик соң инде? Алданалар шул. Хатын-кыз алданыр өчен яратылгандыр инде.

Валентина. Җылама, Алтынчәч, күрерсең, барысы да яхшы булыр. Кызып китеп кенә ул. Тынычланыр, уйланыр, барысы да яхшы булыр. Җылама инде, югыйсә мин дә җылый башлыйм. Бөтен кеше өчен дә җылап бетереп булмый ич инде. Без үзебез дә аның белән сөйләшербез.

Гөлфинә (Алтынчәч елаудан туктагач). Менә шулай. Сабырлык – сары алтын. Сездә дә шулай диләрме?

Алтынчәч. Әйе…

Валентина. Ә балаларга сездә ничек иркәләп дәшәләр, Алтынчәч?

Алтынчәч. Колынчагым… Чырагым… Балапаным… Кымбатым…

Гөлфинә. И-и-и, кара ничаклы матур сүзләр…

Алтынчәч. Күп алар.

Валентина. Ә бездә – соколик ты мой, золотце мое, солнышко мое, сынуля, дочурка, лапочка, ненаглядный, ненаглядная…

Гөлфинә. Бигрәк тә күп инде матур сүзләр. Матур сүзләрне яратам шул мин. Бәгырь кисәгем, багалмам, йөрәк маем, матурым, тәтием, күземнең карасы, алтыным, көмешем, сандугачым, карлыгачым, гөлкәем… Шундый сүзләрне әйтергә тилмерүчеләр дә бар бит дөньяда. Әйтергә теләмәгәннәр дә бар.

Алтынчәч. Барыбер ул хаклы түгел. Хаклы түгел! Кемдер теләмәгән дип кенә ана үз баласыннан баш тартырга тиеш түгел. Бала өчен ата җаваплы түгел, ана җаваплы. Ананың хакы юк. (Караватында яткан Дилеммага карап.) Хакың юк. Кемнеңдер үчен баладан алырга хакың юк.

Гөлфинә. Алтынчәч…

Алтынчәч. Тыймагыз мине, юатмагыз. Мин барыбер аңа әйтәсемне әйтәм. Ул аңларга тиеш. (Дилеммага.) Хакың юк синең. Табигать сиңа олы бәхет биргән. Бала табу бәхетен биргән. Син рәхмәт әйтәсе урынга…

Гөлфинә. Йә инде, йә. Шаярта гына бит ул. (Дилеммага.) Юри генә бит син, сеңлем, әйеме?

Дилемма эндәшми. Дөресрәге, хатыннарның сүзләрен ишетми дә ул, ишетергә дә теләми… Ул күптән инде мондый карарга килгән, теләсә нинди гаепләү сүзләрен ишетергә әзер.

Алтынчәч. Шаяртмасын да. Бала шаяра торган нәрсә түгел. Уенчык түгел ул. Уенчыкны да ташлап калдырмыйлар юньле кеше балалары. Ире юк, имеш. Минем дә ирем юк. Ләкин баламның атасы бар. Егетләр карамады миңа, кулымнан тотып сөям дип әйткән кешем булмады. Кияүгә алырга да теләмәделәр. Картаеп барганымны аңлагач, берәвесенә үзем ялындым. Бала анасы ит мине, дидем. Бу дөньядан бала анасы булып китәсем килде. Көлде генә ул берәү миннән, ышанмады чынлап әйткән сүзләремә, бәлки, курыккандыр да. Икенчесенә ялындым. Йөземә карарга курыксаң, төнлә кил, караңгыда йөземне күрмәссең, дидем. Бала табасым килә, дидем. Синең балаң икәнен берәүгә дә әйтмәм, дип ант иттем, еладым. Көлмәде ул миннән, аңлады мине. Мең-мең рәхмәтләр яусын аңа, ул мине бәхетле итте. Мин – ана, минем балам бар. Миннән соң да минем каным аңарда калачак, җанымның бер өлеше аңарда булачак. Минем балам минем күкрәк сөтемне имгәндә миннән дә бәхетле кем бар дөньяда! Ничек син?.. Җаның ничек чыдый?..

Валентина (елап җибәреп). Юк, мин ышанмыйм моңа. Теләсәгез нишләтегез, мин ышанмыйм. Ышанырга да теләмим.

Гөлфинә. Ягез, булды. Дөнья күрмәгәнсез әле сез. Бер дә ишеткәнегез юк мәллә? Ятыгыз урыннарыгызга. Ятасыгыз килмәсә, коридорда йөрегез. Нәрсә икәүләп ташландыгыз кешегә? Кешене сүгү җиңел ул. (Дилемма караваты янына утырып.) Нәрсә, алдандыңмыни, сеңлем? Син бик бетеренмә. Нишләтәсең инде хәзер. Боларга ачуланма да. Алар сине якын итеп кенә ачуланалар. Йә, торып утыр. Сеңлем тәмле күчтәнәчләр керткән, әйбәтләп сөйләшә-сөйләшә ашыйк. Җиңеләеп китәрсең. Сөйләш син, хәсрәтеңне эчеңә җыеп барма. Имез син балаңны. Алырсыңмы, алмассыңмы, башта имез. Аннан соң үзең дә тагын бер кат уйларсың. Иргә исең китмәсен. Ир-ат ир-ат инде ул. Ишегалдындагы әтәч кебек. Балаңны күргәч, ул да әле икенчерәк уйлар. Нәрсә, өйләнгән нәрсә идемени? Әтиең-әниең бармы соң?

Дилемма. Китегез.

Гөлфинә. Кит дигәч… Китәрмен. Без монда гомер буе ятмыйбыз, күп булса, атна-ун көн. Яныңа килгәннәрне куарга ашыкма. Юкса килүче дә булмас. Ялгыз башың нишләрсең? Тор әйдә, тор, киреләнмә. Әдрисен әйт сине алдаган мәлгуньнең, без аңа хат язып салыйк… Яшь әле син, күп нәрсәне белмисең. Менә мин төннәрен уянып китәм дә балаларымның барысының да башларыннан сыйпап чыгам. Ә сыйпарлык кешең булмаса…

Дилемма. Китегез, дидем.

Гөлфинә. Бәгырең каткан синең, җанкисәгем. Авыр булачак. Үзеңә дә, бүтәннәргә дә. Бәгыре каткан кеше куркыныч бит ул, сеңелкәем. Изгелек тә эшли алмый ул, эшләгән изгелекнең дә кадерен белми. Балаңның рәнҗүеннән курык, ичмасам. Ананың рәнҗүе – балага, баланың рәнҗүе анага төшә ул, дип әйтә минем әни. (Айзарә Әхәтовнаның кергәнен күреп.) Менә әле сөйләшәбез, иптәш врач, бик матур гына сөйләшәбез.

Айзарә (Дилеммага). Нигә алдашасыз, Менгличева? Ирегез бар бит сезнең… Нигә эндәшмисез?

Дилемма. Нигә сез миннән сорау аласыз?

Айзарә. Мин сезнең врачыгыз.

Дилемма. Врач булсагыз, үз эшегез белән шөгыльләнегез. Сорау алу сезнең эш түгел.

Айзарә. Сез, ирем юк, дидегез. Сезнең ирегез бар. Законлы ирегез бар… Нигә эндәшмисез? (Кызыксынып тыңлап торган хатыннарга.) Мөмкин булса, беразга гына чыгып торыгыз әле, ханымнар. (Хатыннар чыгып киткәч.) Сезнең законлы ирегез бар, Менгличева.

Дилемма. Әйе, бар. Шуннан?

Айзарә. Сез аның белән бергә торасыз.

Дилемма. Әйе, торабыз.

Айзарә. Нигә алдашырга?

Дилемма. Анысы минем эш.

Айзарә. Сезнең баланы алырга теләмәвегезне ирегез беләме?

Дилемма. Үзеннән сорагыз.

Айзарә. Ул командировкада.

Дилемма. Ул студотрядта. Сезгә бездән ни кирәк?

Айзарә. Миңа сездән берни дә кирәкми, иптәш Менгличева. Мине сезнең балагызның язмышы борчый.

Дилемма. Нигә сез аңа борчыласыз?

Айзарә. Баланың әнисе борчылмый икән, кемдер борчылырга тиеш ич инде. Мин аңламыйм сезне, Менгличева.

Дилемма. Аңлашылмаслык ни бар? Баланы алмаячакмын. Һәм минем ирем дә, законлы ирем дә шул ук фикердә.

Айзарә. Ни өчен?

Дилемма. Әлегә безгә бала кирәкми. Ул безгә комачаулый.

Айзарә. Ничек?

Дилемма. Бала карарга безнең вакытыбыз юк. Безгә икебезгә дә укып бетерергә кирәк.

Айзарә. Әниләрегез бармы?

Дилемма. Без аларга бурычлы булырга теләмибез. Икебез дә.

Айзарә. Алайса, нигә балага узарга иде?

Дилемма. Ул безнең ялгышыбыз.

Айзарә. Нигә абортка кермәдегез?

Дилемма. Беренче баланы төшерткәннән соң икенче балага узмавыгыз ихтимал, диделәр. Кем белә, бәлки, безгә киләчәктә бала кирәк булыр.

Айзарә. Шундый тыныч сөйләшәсез!..

Дилемма. Ә нигә аһылдарга?.. Артык эмоция сәламәтлеккә зарарлы.

Айзарә. Сүз сезнең балагыз турында бара.

Дилемма. Аңлыйм. Беләм.

Айзарә. Аңлап бетермисез, сеңлем.

Дилемма. Сез нәрсә?.. Сеңлем дә сеңлем. Әйттеләр бит сезгә – бала безгә кирәкми. Кемгә кирәк, шул алсын. Минем… Безнең бернинди дә претензиябез юк һәм булмаячак та.

Айзарә. Ирегезне чакырып кайтарырга туры килер.

Дилемма. Файдасы булмаячак. Без икебез дә принципиаль кешеләр.

Айзарә. Әниләрегез белән сөйләшәчәкбез.

Дилемма. Сөйләшегез. Телиләр икән – алсыннар. Тик безгә претензияләре булмасын.

Айзарә. Коточкыч! Мондый хәлне беренче тапкыр очратам.

Дилемма. Тагын очратырсыз да икенче булыр… Нигә карап торасыз? Оялтырга теләпме? Юкка тырышасыз.

Айзарә. Сез укыган институтка хәбәр итәчәкбез.

Дилемма. Без ул вариантны да уйладык. Без җинаять эшләмибез. Аборт ясатып үтергәнгә хөкем итмиләр, ә моның өчен нигә хөкем итәргә тиешләр? Ни аермасы бар?

Айзарә (кыза төшеп). Кем карарга тиеш сезнең балагызны? Уйладыгызмы шул хакта? Кем карарга тиеш?

Дилемма. Кабатлап әйтәм: кемгә кирәк, шул карар. Андыйларны карый торган махсус урыннар бар.

Айзарә. Дәүләт җилкәсенә?

Дилемма. Дәүләтнең җилкәсе юк. Дәүләт үзе кешеләр җилкәсендә утыра. Дәүләткә хезмәт итәргә кешеләр кирәк. Кирәк икән – үстерсен.

Айзарә. Иманыгыз бармы сезнең?

Дилемма. Мин ул сүзне аңламыйм.

Айзарә. Бишек җыры беләсезме сез?

Дилемма. Безгә аны өйрәтмәделәр.

Айзарә. Сез бит ана!

Дилемма. Мин хатын-кыз гына. Ул миңа корсакта чакта ук ят иде.

Айзарә. Кеше исемен йөртәсез бит сез!

Дилемма. Кеше исемен йөртүчеләр миллиард белән исәпләнә. Барысы да сез күз алдына китергәнчә түгелдер. Сез тормышны үзегезчә күрәсез, мин – үземчә. Мин бит, нигә минемчә уйламыйсыз, дип бәйләнмим, нигә сез үз рецептыгыз белән миңа бәйләнәсез?

Айзарә. Туктагыз әле, бәлки, сез чынлап түгелдер, ә? Болай гынадыр, безне сынап карау өчен генәдер?

Дилемма. Ә нигә сезне сынарга? Ул минем вазифама керми. Шулай ук мине сынау да сезнең эш түгел. Мин ничек телим, шулай яшим.

Айзарә. Әгәр мин үзем теләгәнчә эшләсәм, сезне моннан типкәләп чыгарыр идем.

Дилемма. Чыгарыгыз. Булдыра алсагыз.

Айзарә. Кызганычка каршы, гуманность дигән нәрсә бар дөньяда. Кешелеклелек бар.

Дилемма. Әйе, бар. Кызганычка каршы…

Айзарә. Ичмасам, имезә торыгыз. Чыкканда алмассыз.

Дилемма. Сез врачлар телендә сөйләшмисез, авыл апасы кебек сөйләшәсез. Нигә миңа аны имезергә? Ярамый миңа аны имезергә. Ияләшмәсен… мин арыдым, миңа ял итәргә кирәк. Мәсьәлә ачык. Калганын үзегез хәл итәрсез.

Айзарә. Бәлки уйларсыз, ә, сеңелкәем, бәгырькәем. Карале, күзләремә карале. Күңелеңнең бер почмагында, бәлки, миһербан очкыны калгандыр? Карале күзләремә. (Дилемма эндәшмәгәч, әкрен генә урыныннан тора да ишеккә юнәлә.)

Аны коридорда хатыннар каршы алалар.

Валентина. Доктор…

Айзарә. Барыгыз, керегез. (Кабинетына уза. Хәле бетеп урындыкка утыра.)

Сестра Нина керә.

Нина. Айзарә Әхәтовна… Сезгә ни булды, Айзарә Әхәтовна? Нигә шулай карап торасыз, Айзарә Әхәтовна?

Айзарә. Йөргән егетең бармы синең, Ниночка?

Нина. Нигә сорыйсыз, Айзарә Әхәтовна?.. Бар.

Айзарә. Әйбәтме?

Нина. Кайсы мәгънәдә?

Айзарә. Ниночка, әйтмә шул кайсы мәгънәдә дигән мәгънәсез сүзне.

Нина. Гафу итегез, яратамы дип сорыйсызмы? Кем белә инде аны.

Айзарә. Ә кем белергә тиеш?

Нина. Мин, билгеле.

Айзарә. Ошыймы сиңа монда?

Нина. Кайсы мәгънәдә, Айзарә Әхәтовна?.. Гафу итегез, Айзарә Әхәтовна, ошамаса, эшләмәс идем. Ничаклы бала, бәхетле аналар.

Айзарә. Ә бәхетсезләре? Ә бәхетле булырга теләмәгәннәре?

Нина. Тормыш бит, Айзарә Әхәтовна. Төрлесе була… Бәхетлеләр күбрәк…

Айзарә. Бишенче палатадагы Менгличевага баласын кертмәгез.

Нина. Яхшы, Айзарә Әхәтовна.

Айзарә. Туктагыз әле, бәлки, алып керергәдер, ә? Бәлки… Ничек уйлыйсыз, Ниночка?

Нина. Белмим.

Айзарә. Ә кем белергә тиеш?

Нина. Сез әллә нинди, Айзарә Әхәтовна.

Айзарә. Мин ул хатын белән сөйләштем…

Нина. Ә нигә аның белән сөйләшеп торырга.

Айзарә. Кеше ич ул.

Нина. Кеше? Кеше андый булмый, Айзарә Әхәтовна.

Айзарә. Нинди була?

Нина. Кеше төсле була.

Айзарә. Әнисен чакыртыгыз әле аның. Иренең әнисен дә.

Нина. Яхшы, Айзарә Әхәтовна.

Айзарә. Син бишек җыры беләсеңме, Ниночка?

Нина. Кайсы мәгънәдә?.. Гафу итегез…

Айзарә. Ярый, калдыр мине үземне генә. Әз генә ял итим.

Нина чыгып китә. Ишектә Гөлфинә күренә.

Гөлфинә. Керергә ярыймы соң?

Айзарә. Ни бар?

Гөлфинә. Болай гына иде…

Айзарә. Керегез соң, алайса, болай гына.

Гөлфинә (кереп, утырып). Эчем пошып китте әле менә.

Айзарә. Нидән?

Гөлфинә. Нидән дип… Әллә ничек бит.

Айзарә. Нәрсә «әллә ничек»?

Гөлфинә. Бөтен җирдә дә шулай микән?

Айзарә. Ничек?

Гөлфинә. Беләсез ич инде.

Айзарә. Барыгыз, кереп ятыгыз. Сез һәрвакыт аяк өстендә. Өзлегеп китсәгез…

Гөлфинә. Өзлексә тагы. Кызык та түгел.

Айзарә. Биредә кәмит күрсәтмиләр бит.

Гөлфинә. Күрсәтәләр икән шул менә. Авылга кайтып сөйләсәм, ышанмыйлар инде.

Айзарә. Авылда бөтенесе әйбәтмени?

Гөлфинә. Төрлесе бар да, болай ук түгел инде барыбер. Ирләр кайда да азгын инде, хатын-кызның болай булганы юктыр.

Айзарә. Яхшылары күбрәк кенә түгел, бик күп. Шуңарга күрә мондый хәл куркыныч булып тоела да. Ияләшмәсәк иде. Ирсез бала үстерүгә инде ияләштек, күнектек; ирсез бала тапканнарның балаларын алмавына ияләшеп барабыз. Ә монда… Ирле-хатынлы икесе дә салкын акыл белән… Монысына да ияләшсәк, кем булабыз инде без, балаларыбыз кем була?..

Гөлфинә. Шулай шул.

Айзарә. Бишек җырларын онытып барабыз.

Гөлфинә. Шулай шул… Онытып барабыз икән шул… Авыр инде сезгә дә монда эшләве, әйеме? Үзегезнең балаларыгыз бармы соң?

Айзарә. Бар.

Гөлфинә. Берәү генәме?

Айзарә. Өчәү.

Гөлфинә. Анысы яхшы икән әле.

Айзарә. Кем белә инде. Улым, кызым дип башларыннан сыйпарга вакыт та юк. Чабабыз да чабабыз.

Гөлфинә. Баштан сыйпар өчен күп вакыт кирәкми анысы. Гел сыйпап торганны да яратмый бала-чага. Күңелең изгедә булса, тоя ул бала-чага әнисенең күңелен. Әтисен дә шулай.

Айзарә. Шулайдыр. Сезнең тәҗрибә зуррак.

Гөлфинә. Кеше булсыннар иде инде, ил алдында оятка калдырмасыннар иде. Үзең генә белсәң ул, авыр булса да түзәсең, менә ил сөйләсә балаңны хурлап, анысын күтәреп булмыйдыр. Олы малайга әтисе Зарифулла әйтә әле беркөн, кара аны, әгәр кешеләр алдында яманатың чыкса, сиңа бер сүз әйтмим, үзем басу капкасына чыгып асылынам, ди… Көлеп кенә йөрисе урынга, әллә нинди күңелсез нәрсәләр сөйләшеп утырабыз, әйеме?.. Карагыз әле, аны бездән чыгарсагыз яхшы булыр иде.

Айзарә. Кая чыгарыйк? Бөтен палаталарда да сезнең кебек кешеләр.

Гөлфинә. Шулаен шулай да. Мин үзем болай түзем халык та, икебез бик ни бит. Бала дигән нәрсә аларга бигрәк кадерле. Ул-бу булып куймагае дип куркам.

Ашыгып, Валентина килеп керә.

Валентина. Доктор!.. Әйдәгез тизрәк… Алтынчәч!.. Алтынчәч!..

Барысы да ашыгып палатага юнәләләр. Бишек җыры дәвам итә:

 
Әлли-бәлли, бәбием,
Кая киткән әниең?
Мәми алырга киткән,
Әз генә көт, нәнием.
Әлли-бәлли, бәлли-бәү,
Әлли-бәлли, бәлли-бәү.
 

Палата эче яктырганда, палатада Гөлфинә, Валентина, Алтынчәч һәм сестра Нина. Дилемма юк. Караватында яткан Алтынчәчкә Нина яңа гына укол кадаган.

Нина (Гөлфинә белән Валентинага). Әкренрәк йөрегез, йокласын.

Гөлфинә. Баласын үзем имезим, сеңлем, сөтем җитәрлек минем.

Нина. Ятыгыз урыныгызга, ач булмас.

Гөлфинә. Ятам, сеңлем, ятам. (Караватына барып ята. Нина чыгып киткәч.) Менә күрдеңме инде, Валентина. Бик артык нитәргә ярамый. Үз нервыңа үзең баш булырга кирәк.

Валентина. Алтынчәчнең баласы кызганыч.

Гөлфинә. Яле, син юкны сөйләмә. Монда баланы ачтан үтерәләр димени. Үзе дә бик әйбәт булыр. Үтә, диде бит врач.

Валентина. Барысы да шул кабахәт аркасында…

Гөлфинә. Булды дим, җитте.

Пауза. Тышта ир-атның кычкырган тавышы ишетелә.

Валентина. Саша… (Торып тәрәзә янына бара. «Тавышланырга ярамый» дигәнне кулы белән ишарәләп аңлата. Саша аңламагач, тәрәзә төбенә менеп, форточкадан башын тыгып аңлата.) Сашуля! Бездә йоклыйлар… Бар, җаным, кайт. Яхшы. Бөтенесе дә яхшы. (Тәрәзә төбеннән төшеп.) Ачуланмагыз инде, Гульфина апа. Килгән бит.

Гөлфинә. Менә кызык, нигә ачуланыйм.

Валентина урынына барып ята. Дилемма керә. Форточканы ябып куя да ята. Валентина торып форточканы ача.

Дилемма. Ябыгыз. Сквозняк.

Гөлфинә. Нинди сквозняк булсын. Алтынчәчкә һава кирәк.

Дилемма. Ябыгыз, диләр. (Тора башлый.)

Валентина. Килеп кенә кара. Хәзер форточкадан тотып ыргытам. Синең сасыңны иснәп ятарга монда, поганая!

Дилемма. Замолчи!

Валентина. Вот я замолчу тебе, стерва!

Гөлфинә. Валентина, кемгә әйтәләр!.. (Дилеммага.) Әйтеп торалар бит сиңа. Күреп торасың Алтынчәчнең хәлен.

Дилемма җәймәсенә бөркәнеп ята. Гөлфинә торып Валентина янына килә, караватының читенә утыра.

Син сүгенмә, Валентина, ямьсез сүзләр әйтмә.

Валентина. Ул гына аз әле аңа.

Гөлфинә. Барыбер кирәкми. Кешене ямьсез сүз әйтеп төзәтеп булмый. Аннары, синең ул сүзләреңне улың ишетеп ята… Әйе, әйе, ишетми димә, күңеле белән ишетә ул. Бала ул синең ни уйлаганыңа хәтле ишетеп ята. Тәмсез телле хатыннарның балалары да тәмсез телле була.

Валентина. Сезнең бер дә сүгенгәнегез юкмы?

Гөлфинә. Юк.

Валентина. Эштә дәме?

Гөлфинә. Барыбер инде ул. Эштә ни, өйдә ни.

Валентина. Әй, безнең эштә! Ике сүзнең берендә…

Гөлфинә. Бездә дә инде анысы. Сыер саудым мин унике ел. Сүгенәләр. Хатын-кызлар сүгенә, Валентина җаным. Тик торганнан сүгенә. Сыерны да сүгә, сөт алырга килгән шофёрны да сүгә. Өенә кайткач та сүгенә. Әллә нинди сүгенү сүзләре беләләр, матур сүз белмиләр. Әнә врач әйтеп торды: бишек җырларын онытып барабыз, ди. Шунда эчемнән генә оялып куйдым. Минем дә байтактан җырлаганым юк икән бишек җырын. Гел җырлап тормасаң, онытыла шул ул. Син бишек җыры беләсеңме, Валентина?

Валентина. Бишек җыры?.. Бишек җыры… Белмим бит, Гульфина апа.

Алтынчәч. Ә мин беләм…

Гөлфинә. Менә уяттык та… (Алтынчәч янына килеп.) Син йокла, Алтынчәч айналаем, йокла… Телемне тыя алмыйм шул, телемне.

Алтынчәч. Мин йокламый идем. Сөйләшегез, мин сезне тыңлап ятыйм.

Гөлфинә. Юк инде, юк, сестра сөйләшмәскә кушты.

Алтынчәч. Минем сезне тыңлыйсым килә.

Валентина (Алтынчәч янына килеп). Куркыттың бит, Алтынчәч. Яхшымы инде хәзер?

Алтынчәч. Сөйләшегез.

Гөлфинә. Сөйләш дигәндә сүзен дә табып булмый бит ул. Менә әле хәлең яхшыргач, синнән бишек җырыгызны җырлатабыз. Авылга отып алып кайтам. Аптырасыннар әле балалар.

Валентина. Мин дә Сашага әйтәм, язып алып килсен.

Дилемма урыныннан торып чыгып китә.

Гөлфинә. Түзмәде. Башына уй керә башлады, ахрысы. Борсалана. Без әле бергәләп юри ул барында өчәүләп бишек җыры җырларбыз. Әйтте диярсең, үкереп җылаячак. Аннары «китерегез минем баламны» диячәк. Җырның шунысы яхшы – үзәккә барып кадала. Бервакыт безнең авылда мондый хәл булган. Бер кыз төбәлеп әнисенә карап тора икән. Нигә шулай карап торасың, кызым, дип сораган әнисе. Синнән туганыма хурланып карап торам, дигән кыз. Шул көнне авылга концерт килгән икән. Шунда бер җырчы бик моңлы итеп «Әнием, күз нурым» дигән җырны җырлаган. Шул җырны тыңлаганнан соң, теге кыз клубта җылап җибәргән. Өйләренә кайткач, әнисен кочаклап, әнием, күз нурым, гафу ит мине, дип җылаган. Аннары соң күрше авылда – Салтыкта болай булган…

Гөлфинә сөйли, безгә аның ни сөйләгәне ишетелми. Коридорда Исемсез хатын пәйда була. Палатада сөйләшкән сүзне тыңлап тора. Сестра Нина килгәнне күргәч, качмакчы була да, кире уйлап, Нинаның каршына килә.

Нина. Тагын сез?! Бүген үк бездән чыгып китәсез. Кисәтеп арыдым.

Хатын. Зинһар, тавышланмагыз инде. Бер генә нәрсә сорыйм.

Нина. Сорамагыз да, тыңламыйм да. Хәзер үк чыгып китегез.

Хатын. Сестра…

Нина. Чыгып китегез! (Коридордан килүче Айзарә Әхәтовнага.) Айзарә Әхәтовна, мин берни эшли алмыйм. Милиция чакыра алмыйм бит инде.

Айзарә. Кем җибәрә соң аны монда?

Нина. Кем белә. Ничә тапкыр әйттем. Без белмибез, диләр.

Хатын. Иптәш врач… Зинһар өчен…

Айзарә. Әйткәнне аңлыйсызмы сез, юкмы?

Хатын. Аңлыйм. Зинһар өчен, тыңлагыз мине. Әз генә.

Айзарә. Йә, тыңлыйм, тыңлыйм. (Кабинетка уза. Исемсез хатын аңа ияреп керә.) Йә, тыңлыйм. Нинди кеше соң сез, әйтеп торалар лабаса. Йә, сөйләгез.

Хатын. Гинекология бүлегеннән мин.

Айзарә. Беләм.

Хатын. Балам юк минем. Дәваланам.

Айзарә. Беләм.

Хатын. Мин белмәдем. Яшь идем әле. Аборт ясатырга куштылар. Шулай туры килде. Врачлар әйтте – тыңламадым. Ышанмадым. Яшь идем әле мин. Бүтән булмады. Балам юк минем.

Айзарә. Ә мин нишли алам?

Хатын. Бала кирәк миңа. Ярдәм итегез.

Айзарә. Ярдәм?.. Нинди ярдәм?

Хатын. Бала кирәк миңа!

Айзарә. Әйттегез.

Хатын. Аерылышабыз, ди, ирем. Мин аны яратам. Мин ансыз тора алмыйм. Башта аборт ясатырга үзе кушты, хәзер, аерылышабыз, ди. Бала кирәк миңа, ди. Бала кирәк миңа.

Айзарә. Аңладым бит инде, җанкисәгем. Берни дә эшли алмыйм бит мин сезгә.

Хатын. Эшли аласыз. Мин ишеттем.

Айзарә. Нәрсә ишеттегез?

Хатын. Теләсәгез, эшли аласыз.

Айзарә. Әйтегез соң, ничек эшли алам?

Хатын (колагыннан алтын алкаларын, бармакларыннан йөзекләрен салып өстәлгә, Айзарә алдына куя). Мәгез, алыгыз.

Айзарә. Нәрсә болар?

Хатын. Алыгыз, сезгә. Тик, зинһар, ярдәм итегез.

Айзарә. Җыеп алыгыз әле боларны. Һәм, барыгыз, чыгып китегез. Барыгыз, күземә күренмәгез.

Хатын. Туктагыз әле.

Айзарә (урыныннан торып). Мин сезгә әйттем.

Хатын (алка, йөзекләрне алып). Ярый, ярый, ачуланмагыз. Тик ярдәм генә итегез. (Айзарәнең каршына тезләнеп.) Ярдәм итегез миңа. Миңа әйттеләр. Өйрәттеләр. Роддомнан бала алып чыгып була, диделәр. Мин иремне алдадым. Балага уздым, дидем. Роддомга бала табарга керәм, дидем. Ул әлегә командировкада. Ул командировкада чакта кердем. Ярдәм итегез миңа!

Айзарә. Кызганычка каршы, мин сезгә берничек тә яр-дәм и-тә ал-мыйм.

Хатын. Аласыз. Мин барысын да беләм. Баласын алмый, диделәр. Бирегез миңа шул баланы.

Айзарә. Торыгыз. Яле, торыгыз, тор. Утырыгыз. Тынычланыгыз. Хәзер инде мине тыңлагыз. Тыңлый аласызмы мине?

Хатын. Тыңлыйм.

Айзарә. Алкаларыгызны, йөзекләрегезне киегез.

Хатын. Киям, киям…

Айзарә. Менә шулай. Инде менә болай: кем сезгә әйткәндер артык бала бар дип, белмим. Әмма булган очракта да болай гына җиңел генә эшләнми ул. Бала бит, адәм баласы! Монда итәк астыннан гына алыш-биреш итәргә сорочи базары түгел.

Хатын. Әйттеләр, мөмкин, диделәр.

Айзарә. Кем әйткән, шул килеп безне өйрәтсен, ничек эшлиләр икән. Менә мин сезгә әйтәм: сезгә бала биргән очракта да сезнең бала түгеллеген ирегез белергә тиеш.

Хатын. Ул белергә тиеш түгел. Ул риза булмаячак. Мин аңарга әйттем, бала алыйк, дидем, риза булмады.

Айзарә. Башкача мөмкин түгел. Закон бар.

Хатын. Ярдәм итегез.

Айзарә. Нинди кеше соң сез?.. Мин сезгә әйтеп торам.

Хатын. Ярдәм итегез. (Җан ачысы белән кычкырып.) Бала кирәк миңа! Миңа бала кирәк!.. Бала кирәк!..

Ике Ана бишек җырын дәвам итәләр:

 
Йөрәгемнең парәсе,
Ике күзем карасы,
Мәхәббәтем чаткысы,
Күңелемнең яктысы.
Әлли-бәлли, бәлли-бәү,
Әлли-бәлли, бәлли-бәү.
Әлли-бәлли, бәлли-бәү…
 

Шушы көй белән беренче пәрдә тәмамлана. Шушы ритмда залдагы утлар кабына.

Икенче пәрдә

Беренче пәрдәдәге күренеш. Сәхнәнең ике ягындагы ике бишек кенә өскәрәк күтәрелгән. Хәер, алар, адәм баласының күренми, сизелми генә үсеп әниләреннән аерылганын хәтерләтеп, спектакль дәвамында әз-әзләп кенә күтәреләләрдер. Бишек тирбәтүче ике Ана бишек җырын дәвам итәләр:

 
Куанычларым, шатлыгым булып,
Балам-багалмам,
Үсәрсеңме син?
Сагынып җырлар җырыма минем,
Күземнең нуры,
Күчәрсеңме син?
Бәхет гөлемнең чәчәге булып,
Былбыл кошкаем,
Яшәрсеңме син?
Әнием, диеп, кадерлем, диеп,
Сандугачкаем,
Дәшәрсеңме син?
Гомрең сукмагын зур юллар буйлап,
Өмет йолдызым,
Үтәрсеңме син?
Илеңнең данын,
Намус, Вөҗданын,
Балам, әй, дәвам
Итәрсеңме син?
 

Коридор әкренләп яктыра. Сестра Нина тамаклары тук балаларны палатадан төяп алып чыга. Аңа Валентина иярә.

Нина. Сез кая?

Валентина. Озатып куям.

Нина. Ни өчен?

Валентина. Ул-бу булмагае.

Нина. Ни булсын ди аларга? Мин алар өчен сездән күбрәк җавап бирәм.

Валентина. Сашенькага карап кына калыйм инде.

Нина. Имезгәндә карамадыгызмыни?

Валентина. Эх, Ниночка, аңа карап туеп буламыни. Сезнең әле балагыз юк… белмисез.

Нина. Бала уенчык түгел. (Арбасын этеп китә.)

Валентина (палатага кереп). Бигрәк кырыс бу Нина.

Гөлфинә. Шулай тиештер аңа. Роддомдагы бөтен хатыннар белән кочаклашып йөри алмый ич. Аңа эш эшләргә кирәк. Син, Валентина, аның кырыслыгын әйтмә, балаларны ничек итеп тотуын кара. Мин үз баламны да алай матур итеп тота алмыйм.

Алтынчәч. Рәхә-әт.

Валентина. Нәрсә рәхәт, Алтынчәч?

Алтынчәч. Сезгә дә шулаймы, бала имгәч, җанга рәхәт.

Валентина. Сиңа да шулай, да? Минем тәннәрем рәхәтләнеп, җиңеләеп китә. Менә хәзер мин җип-җиңел. Әйдәгез, кызлар, хәзер утырып ашыйбыз. Сезнең дә ашыйсыгыз киләме, ә минем һаман тамак туймый.

Алтынчәч. Минем ашыйсым килми.

Валентина. Алдашма, Алтынчәч. Син, беләм, юри генә. Нигә ояласың? Минем мондагы передачаны ашап бетерерлек түгел. Килегез, Гульфина апа. Графиня Гульфина, кушать подано.

Гөлфинә. Графиня ничек дип әйтә инде?

Валентина (графиня булып). Мерси.

Гөлфинә (графиня булып). Мирси. Алтынчәч, подходи.

Алтынчәч. Мин графиня түгелмени?

Валентина. Син – княгиня, Алтынчәч.

Гөлфинә. Кайсысы зур соң аларның?

Валентина. Кем белә инде анысын. Эх, рәхәт, кызлар!.. Эшлисе юк, ашап кына ят, ә? Шулай да эшемне сагынам.

Алтынчәч. Кем булып эшлисең, Валентина?

Валентина. Штукатур-маляр.

Гөлфинә. Сагынырлык эш икән шул.

Валентина. Алай димәгез, Гульфина апа, һәр эшнең үз матурлыгы бар. Эшемнән дә бигрәк бригададагы иптәш кызларымны сагындым. Менә бусы алар күчтәнәче. Нигә туктадың, Алтынчәч? Оялма инде, аша.

Гөлфинә. Казахларда аша димиләр, җиең, җиең, диләр.

Валентина. Җиең, җиең, Алтынчәч.

Алтынчәч. Миңа чыннан да җитте. Рәхмәт.

Ашаганда хатыннар караватында китап укып яткан Дилеммага карап-карап алалар. Гомумән, Дилеммага аларның берсе дә битараф түгел. Бу юлы Гөлфинә Дилемма ягына карый да Валентинага пышылдый.

Гөлфинә. Чакырмыйбызмы?

Валентина. Китабын укысын.

Гөлфинә. Аңламыйдыр ул, мондый чакны укып була димени?

Валентина. Ничек кенә аңлый әле… Булды. Безнең бригадир Соня апа әйтмешли, алла акбар. Хәзер нишлибез? Ятып йоклыйбызмы?

Гөлфинә. Ашагач ук йокларга ярамый, диләр. Алтынчәчнең бишек җырын өйрәнәсебез бар. Таралыр вакыт җитә.

Валентина. Ну, Сашага эләгәчәк, һаман алып килми. Алтынчәч, давай.

Алтынчәч. Ярый микән соң монда?

Гөлфинә. Монда да бишек җыры җырларга ярамагач… Әйдә.

Алтынчәч (казах халкының бишек җырларыннан берсен әкрен генә көйли).

 
Көзимнең агы, карасы,
Җүрегимниң парасы.
Дуние камды ойлатпас,
Көңилимниң данасы.
Әлди, балам, әлди.
Айналаен, шырагым,
Көлге биткен корагым,
Җагамдагы кондызым,
Әйдеги жолдызым.
Әлди, балам, әлди.
Айналайын балам-ай,
Айналсын сенен анаң-ай,
Әлдилеп сени сүйгендә
Ананың болар күңили җай.
Әлди, балам, әлди.
 

Гөлфинә. Үзәкләрне өзеп ала шул.

Валентина. Кем булып эшлисең син, Алтынчәч?

Алтынчәч. Балалар бакчасында тәрбияче идем.

Гөлфинә. Күренеп тора шул.

Валентина. Нигә «идем» дисең, Алтынчәч?

Алтынчәч. Хәзер эшләмим. Дүрт ай. Беленә башлагач киттем.

Валентина. Беленсә ни…

Гөлфинә. Алай димә, Валентина. Кеше бит ул, беләсең, бигрәк тә хатын-кыз, аны-моны уйлап тормый, әйтә дә сала. Син берәүдән дә курыкма да, оялма да, Алтынчәч. Син бит аны зина кылып тапмаган.

Алтынчәч. Әни җылады.

Гөлфинә. Әниләр җылый инде ул, нишләтәсең. Аңлагач җыламас әле. Син бит инде уналты-унҗиде яшьлек кыз түгел.

Валентина. Кызык бу тормыш дигәнең, әйеме? Ишетеп, тыңлап, күреп торасың… Безнең бригадада гел хатын-кызлар. Утырып сөйләшәбез дә кайвакыт, үзебез шаккатабыз. Барысына да «ирләр гаепле»!

Гөлфинә. Ничек «ирләр гаепле»?

Валентина. Ир кешеләр бетеп бара бит, Гульфина апа. «Мурзилка» журналына бесплатное приложение булып кына яшиләр. Кемне генә тыңласаң да, шуны әйтә. Безнең Соня апа да әйтә, ирләргә ышаныч юк, ди. Ертыгыма ямау булыр дип чыккан буласың кияүгә, аннары гомер буе интегәсең исерек ир тәрбияләп, ди.

Гөлфинә. Кем соң инде ул Соня апа дигәнең?

Валентина. Безнең бригадир.

Гөлфинә. Шулай бик күп беләмени?

Валентина. Аның инде пенсиягә чыгарга вакыты җитә. Күргән инде дөньяны. Ире бик эчә.

Гөлфинә. Эчерткәч эчә инде.

Валентина. Әле, җитмәсә, балаларны ятим итеп ташлап чыгып китәләр, ди.

Гөлфинә. Чуртым да белми синең Соня апаң, Валентина, милый мой, дорогой, әйбәт хатынны ире ташлап китми.

Валентина. Ничек кенә китә әле. Минем иптәш кызым бар иде, искиткеч иде. Аны ташлап, бер юньсезгә өйләнде ире.

Гөлфинә. Синең Сашаң сине ташламаган бит. Ничә ел балагыз булмаган, алай да ташлап китмәгән. Эчми дә дисең үзен.

Валентина. Саша кебекләр сирәк. Саша ул минем бәхетемә туры килгән.

Гөлфинә. Әй, Валентина, милый мой, дорогой! Син Саша бәхетенә туры килгәнсең. Синең иптәш кызың синең өчен искиткеч булгандыр да, ире өчен искиткеч булмагандыр. Ирләр алар, Валентина, хайван терлеге белән бер. Вакытында ашатып-эчертеп, тамак астын кашып торсаң, артыңнан ияреп йөри. Менә сыерны гына ал син, тпри-тпри-тпри дип сыйпап, алдына печән салсаң, он болгатып җылы су эчерсәң, күзләрен мөлдерәтеп мөгрәп кенә тора. Җиленен җылы су белән юып, йомшак чиста сөлге белән сөртсәң, сауганда тибенми, сөтне дә күп бирә. Әгәр дә инде, башың беткере, муеның астыңа килеп сынгыры, дип, чыбык белән кыйнасаң, көтүдән кайтып капкадан чабып керми инде ул. Куып кайтарырга туры килә. Эт булып эт тә ашатмыйча, пшул дип кычкырсаң, капка астыннан күршеләр ишегалдына кереп тавыкларга изгәнне ашап йөри.

Валентина (рәхәтләнеп көлеп). Саша, Сашуля, тпри-тпри-тпри!

Алтынчәч. Ирләр матурларны эзлиләр, Гөлфинә апа.

Гөлфинә. Юк, айналаем Алтынчәч… Беләсең килсә, ирләр эзләми хатын-кызны, без эзлибез аларны.

Валентина. Дөрес түгел, Гульфина апа. Мин, мәсәлән, үзем эзләмәдем.

Гөлфинә. Шулай тоела гына ул. Мин дә менә, Зарифулла, Зарифулла дип кычкырып, Зарифулланы эзләп йөрмәдем. Зарифуллага бер карагач, күңелем Зарифулланы эзләгәнен сизеп алдым да әйләндердем дә куйдым Зарифулланың башын үземнең якка.

Валентина. Ничек, Гульфина апа, ничек?

Гөлфинә. Зарифулла Мөршидә исемле кыз артыннан йөри иде, миңа борылып та карамый. Ә Мөршидә бүтәнне эзли. Шуннан мин Зарифулланың йомшак ягын сизеп алдым да… Бии белми ул, җырлый да белми. Үзенең биисе дә килә, җырлыйсы да килә. Клубта вечерларда Зарифулла бии башласа да, җырлый башласа да, кызлар моңардан көләләр. Мөршидә кушылып көлә. Шуннан мин Зарифулла үгез кебек үкереп җырлый башласа, кушылам да китәм, Зарифулланың җырлый белмәгәне сизелми дә – минем тавыш матур да, көчле дә. Биергә дә Зарифулланы чакырам, ул аю кебек әйләнгәндә мин моның тирәсендә күбәләк шикелле бөтереләм. Менә без ничә ел инде Зарифулла белән авызга авыз куеп яшибез, Мөршидә ирдән иргә йөри.

Алтынчәч. Сез бит чибәр дә, Гөлфинә апа.

Гөлфинә. И Алтынчәч. Нинди чибәр булыйм?! Кылыч борын, иләк авыз, акай күз – нинди чибәр булыйм. Менә син үзеңне үзең ким санап юкка йөрисең, хатын-кызның чибәрлеге йөзендә түгел, айналаем, хәйләсендә. Мин чибәр дип көзгегә карап тор. Чибәр икәнлегеңә ышансаң, бүтәннәр дә ышана. Үзең ышанмагач, бүтәннәр ничек ышансын?! Менә мин авызымны бәләкәй итеп күрсәтер өчен бөреп йөрмим. Күзләремне акайтып, авызны җырып елмаеп җибәрәм, Зарифулла авызга кереп китәрдәй булып сокланып карап тора.

Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
2006
Hacim:
600 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04251-2
İndirme biçimi:
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 4 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 2 оценок
Ses
Средний рейтинг 5 на основе 6 оценок
Metin
Средний рейтинг 4,4 на основе 7 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 3,8 на основе 38 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 3 оценок
Ses
Средний рейтинг 5 на основе 5 оценок
Metin, ses formatı mevcut
Средний рейтинг 4,5 на основе 2 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 1 оценок
Metin
Средний рейтинг 4,2 на основе 5 оценок