Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 14

Yazı tipi:

Валентина. Ә минем Саша мороженое ярата. Яратканын сиздермәскә тырыша. Мин юри мороженое саткан җирдән үткәндә, Саша, мороженое алыйк әле, дип ялынам. Миңа ала бу, үзенә алмый. Үзеңә дә ал, дип бәйләнәм, аңа да алдыртам. Мыекларын ялый-ялый кимерә Саша мороженоены. Ә мин мороженое яратмыйм, шулай да яраткан булып кыланам.

Гөлфинә. Менә, менә, менә… Хәйләкәр төлке. Саша мине ярата, дигән була. Ничек яратмасын мондый хатынны! Әйтәм бит, ирләр алар сабый бала белән бер. Без яхшы булсак, алар яхшы, без начар булсак, алар начар. Дөньяның тоткасы – хатын-кызда. Патшалар да хатыннары сүзеннән чыкмаган. Хатыны әйткән икән мондый закон чыгар дип, икенче көнне үк патша шундый закон чыгарган. Без дип, ирләр түш кенә киереп йөри, эшләүчеләре без аның.

Валентина (патша хатыны булып уйнап күрсәтә). Саша, Александр Борисович, шундый закон чыгар!..

Гөлфинә. Алай түгел, Валентина, кычкырып түгел, кычкырганны яратмый ир-ат. Җайлап кына, йокларга яткач, ул сине кочакларга үрелгәндә…

Валентина, Алтынчәч көләләр.

Алтынчәч. Шундый итеп сөйлисез, Гөлфинә апа…

Гөлфинә. Ышанмыйсызмы? Әйт әле, синең кызыңның атасы өйләнгән кешеме? Әйт инде, әйт, нәрсәсе оят аның.

Алтынчәч. Юк.

Валентина. Алай булгач, нигә сиңа өйләнмәде?

Алтынчәч. Ничек инде өйләнсен, ул чибәр, яшь. Мин үзем дә аңа чыкмас идем.

Гөлфинә. Нишләп?

Алтынчәч. Монысы өчен дә рәхмәт.

Гөлфинә. Әй син, тиле, тиле, тиле… Бигрәк тәртипле шул сезнең халык. Давай, чык син аңа кияүгә!

Алтынчәч. Сез нәрсә?..

Гөлфинә. Валентина белән тотынсак, каршыңа килеп тезләнәчәк.

Валентина. Гульфина апа, чыннан да, әйдәле…

Гөлфинә. Эшлибез, Валентина, эшлибез. Безгә ул нипочем. Әйбәт кешеме үзе болай?

Алтынчәч. Ничек дип әйтергә…

Гөлфинә. Аракы эчәме?

Алтынчәч. Эчә бугай…

Гөлфинә. Күп эчәме?

Алтынчәч. Исерек чагын еш күрәм.

Валентина. Алайса, кирәкми… Син балага узганда исерек түгел идеме?

Алтынчәч. Юк. Анысын мин беләм. Миңа сәламәт бала кирәк.

Гөлфинә. Эчүен дә ташлатабыз без аның. Конфет суырып йөри торган итәбез. Ирләрне төзәтүе җиңел ул. Ирләрнең азгынын да төзәтеп була. Менә хатын-кыз азса, син әйтмешли, Валентина, алла әкбәр, бетте дөнья, атом бомбасы да кирәкми. Ник дигәндә, ир кеше нишләгәнен белмичә аза, хатын-кыз белеп аза, акыл белән, усаллык белән. (Дилемма ягына.) Менә аның урынында ир кеше булсамы? Җил ягына салам кыстырыбрак сөйләшсәң, үз баласын гына түгел, бүтәннәрнекен дә җыеп алып чыгып китәчәк. Бу – юк.

Валентина. Ире белән сөйләшеп ич алар.

Гөлфинә. Ире белән бу сөйләшкән, бу котырткан.

Дилемма (сикереп торып). Туктыйсыңмы син, юкмы? (Гөлфинә каршына килеп.) Син!..

Валентина (аның юлына аркылы төшеп). Якын килмә!

Дилемма (Валентина аша Гөлфинәгә). Ты!.. Свинья!.. Рожай своих поросят и копайся в навозе, меня не трогай!

Валентина (Дилемманы ишеккә таба кысрыклап). Нәрсә дидең син аңа, ә, нәрсә әйттең?..

Гөлфинә. Валентина, кирәкми. Кирәкми, Валентина…

Айзарә Әхәтовна кереп, Валентина белән Дилемма арасына баса.

Айзарә. Нишлисез сез, туктагыз хәзер үк!

Валентина. Чыгарыгыз аны моннан. Соңгы тапкыр әйтәбез, чыгарыгыз. Югыйсә үзегезгә начар булачак. Министрны чакыртабыз.

Айзарә. Тынычланыгыз!

Валентина. Юк, без тынычланмыйбыз. Һаман бер сүз – тынычланыгыз.

Айзарә. Сабыр. Зинһар өчен, сабыр булыгыз. (Валентинаны култыклап караваты янына алып килеп утырта.) Сез бит өлкән кешеләр. Аңлагыз безне дә. Без бит сезне аңларга тырышабыз.

Валентина. Юк, сез аңламыйсыз. Ул безнең барыбызны да неврастеник итеп бетерә.

Айзарә. Йә-йә, булды, булды. (Гөлфинәгә ишарәләп.) Менә бу апагыздан үрнәк алыгыз.

Гөлфинә. Минем аркада килеп чыкты ла. Ялгыш ычкынып китте.

Валентина. Гаепләмәгез үзегезне, Гульфина апа.

Айзарә. Булды, дидем. Валямы әле исемегез?

Валентина. Валя.

Айзарә. Сезнең бала имезәсегез бар, Валечка. (Алтынчәч янына килеп.) Йә, сезнең хәлләр ничек?

Алтынчәч. Яхшы.

Айзарә. Молодец. Барысы да яхшы булыр.

Дилемма (ишек төбеннән). Выпишите меня. Мин сәламәт.

Айзарә. Сез сәламәт, анысына шигем юк… Бүген баш врач кайтты – хәл итәр.

Ике Ана бишек җырын дәвам итәләр.

 
Бәхет гөлемнең чәчәге булып,
Былбыл кошкаем,
Яшәрсеңме син?
Әнием, диеп, кадерлем, диеп,
Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?
 

Врач кабинеты яктыра. Анда – баш врач Зәйтүнә Закировна һәм Айзарә Әхәтовна.

Баш врач. Сез беләсез, Айзарә Әхәтовна, без андый эшне эшли алмыйбыз.

Айзарә. Аңлыйм.

Баш врач. Аңлагач, шул. Бала үз анасы белән чыгарга тиеш. Яхшылап сөйләштегезме?

Айзарә. Сөйләшмәгән кая. Бераз гына да йомшамый.

Баш врач. Сәбәбе дә җитди түгел югыйсә.

Айзарә. Бөтен куркынычы да шунда шул. Иренә хәбәр иттергән идек, студотрядта, ди, кайтып тормаган. Телеграмма җибәргән, Дилемма ничек тели, шулай булсын, дигән.

Баш врач. Исеме Дилеммамыни?

Айзарә. Әйе.

Баш врач. Һе. Тапканнар исемне дә. Баланың әби-бабалары ничек?

Айзарә. Сез кайтканны көттек, Зәйтүнә Закировна. Бүген чакырттык, килерләрме-юкмы?..

Баш врач. Көтелмәгән хәлләр белән очраша башладык бит әле, Айзарә Әхәтовна… Бер балага урын табылыр. Табылып тора. Тәрбияләнер дә. Тик, ничек кенә тәрбияләнсә дә, ятимлек ятимлек инде. Ничек кенә булса да, ятим балада психологик дефект була. Чөнки тәрбиячеләр дә, бүтәннәр дә аңарга ятим итеп кызганып карыйлар. Кеше шуңарга өйрәнә, гомер буе үзен кызганганнарын таләп итә. Яисә, киресенчә, кызганган кешеләрне күралмый, рәхимсез, миһербансыз була. Ата-анасы үлгән ятимнәр бер хәл, бүгенге көндә күпме ата-аналы ятимнәр. Һәм без шулардан шәфкать көтәргә тиеш. Каян килеп чыкты бу кешеләрдә шундый җавапсызлык? Юк, нәрсәдер эшләргә кирәк. Ничек инде ул сау-сәламәт ир белән хатын балаларын алмыйлар? Ни өчен алмаска тиеш? Алмасалар, нигә закон алдында җавап бирмиләр?

Сестра Нина керә.

Нина. Гафу итегез, Менгличеваның каенанасы килде.

Баш врач. Керсен.

Нина чыгып китә, Вазыйфа керә.

Вазыйфа. Исәнмесез.

Баш врач. Исәнмесез. Утырыгыз… Сез Менгличева Дилемманың каенанасымы?

Вазыйфа. Шулайдыр.

Баш врач. Ничек «шулайдыр»?

Вазыйфа. Ну, каенанасы.

Баш врач. Менгличевамы фамилиягез?

Вазыйфа. Юк, Садриева Вазыйфа. Фамилиясен үзгәртмәгән ул.

Баш врач. Киленегезме?

Вазыйфа. Килен түгел ул миңа. Мин аны признавать итмим.

Баш врач. Ничек итмисез? Улыгызны балагыз дип таныйсыздыр ич?

Вазыйфа. Анысын таныйм да…

Баш врач. Менгличева Дилемма – сезнең улыгызның законлы хатыны.

Вазыйфа. Булмагае…

Баш врач. Алай икән… Ә соң сез киленегезнең бала тапканын беләсезме?

Вазыйфа. Ишеткән идем.

Баш врач. Нигә, бергә яшәмисезмени?

Вазыйфа. Юк. Квартирага чыктылар.

Баш врач. Ярый. Ә киленегезнең үз баласын алырга теләмәгәнен беләсезме?

Вазыйфа. Ничек инде «алырга теләмәгәнен»?

Баш врач. Шулай. Сезнең улыгызның хатыны үзенең һәм сезнең улыгызның баласын, ягъни сезнең оныгыгызны үзенә алырга теләми. Миңа бала кирәкми, ди.

Вазыйфа. Кирәк булмагач, нигә тапкан соң?

Баш врач. Анысы икенче мәсьәлә. Киленегез баласын имезми.

Вазыйфа. Ничек имезсен – змия ич ул.

Баш врач. Туктагыз әле. Ярый, киленегез змея, ягъни елан, ди, ә улыгыз? Ул да ризалык биргән бит.

Вазыйфа. Баланы алмаскамы?

Баш врач. Әйе.

Вазыйфа. Өйдә юк, диләр ич аны.

Баш врач. Элегрәк килешкәннәр, һәм улыгыз телеграмма да җибәргән.

Вазыйфа. Чүпрәк ич ул.

Баш врач. Улыгызмы? (Вазыйфа эндәшмәгәч.) Инде нишлибез, Вазыйфа ханым?

Вазыйфа (паузадан соң). Мин нишлим? Бездә эшең юк, кысылма, диделәр, теләсәләр нишләсеннәр.

Баш врач. Ләкин бала бит сезнең оныгыгыз!

Вазыйфа. Булмагае…

Баш врач. Бәлки, сез баланы алырсыз?

Вазыйфа. Нишлим ди мин аның белән?

Баш врач. Ирегез бармы сезнең?

Вазыйфа. Булса ни. Ул җебегәннең ирлеге. Бала белән ул түгел бит, мин мучиться ителәсе.

Баш врач. Тагын балаларыгыз бармы сезнең?

Вазыйфа. Монысыннан да гарык.

Баш врач. Вазыйфа ханым, әгәр дә сезгә шушы хәлне сөйләсәләр, сез ышаныр идегезме?

Вазыйфа. Кайсы хәлне?

Баш врач. Бер ир хатынының үз баласын алырга теләмәвен, иренең шуңа ризалык бирүен, ир анасының шулай сөйләшеп утыруын…

Вазыйфа. Ә мин нәрсә сөйләшкән ул хәтле? Өйләнмә аңа, дидем.

Баш врач. Сез киленегезне күптән белә идегезмени?

Вазыйфа. Белмәскә! Әнисе – ата спекулянт. Ирен куып чыгарып, типтереп яшәде.

Баш врач. Үзегез кайда эшлисез?

Вазыйфа. Нәрсәгә кирәк ул сезгә? Кайда эшләсәм дә эшлим.

Баш врач. Бала кызганыч бит, Вазыйфа ханым.

Вазыйфа. Алар кызганмаганны, нигә мин кызганыйм.

Баш врач. Соңыннан үкенәчәксез бит.

Вазыйфа. Үкенәсен үкенгән инде. Бу бозауны тапканга да үкенеп бетә алмыйм.

Баш врач. Алар әле яшьләр, күп нәрсәне аңлап бетермиләр.

Вазыйфа. Аңламасалар… Үзләренә кирәкне бик аңлыйлар. Беләм мин ул юха җыланны, алмыйм дигән булып, баланы юри безгә ыргытмакчылар. Без карап үстерсен, янәмәсе. Ыргытмый гына торсыннар әле. (Кәҗә тоягы күрсәтеп.) Менә аларга. Тапкан готовый нәнкә. Белә ул безнекенең җебеп төшәсен.

Баш врач. Кем инде ул сезнеке?

Вазыйфа. Кем булсын – ирем. Монда да ризык төяп килмәкче. Җибәрдем ди! Ашамый гына торсын әле. Әнә спекулянт әнисе ашатсын.

Баш врач. Киленегезне күреп сөйләшергә теләмисезме?

Вазыйфа. Минме?.. Анымы?! Мин аны оҗмахта очратсам да, аңардан качып, тәмугка керәчәкмен.

Айзарә. Сезнең кайчан да булса җылаганыгыз бармы?

Вазыйфа. Ничек инде ул җылаганым бармы?

Айзарә. Кешеләрнең берәр кайгысын, фаҗигасен ишетеп, йөрәгегез әрнеп.

Вазыйфа. Кеше кайгысымыни монда! Үземнеке җитәрлек. Малаем шуңа өйләнгәч, җылый-җылый күз яшьләрем кипте, күңелем катты.

Баш врач. Анысы бит аның фаҗига түгел, Вазыйфа ханым.

Вазыйфа. Сезгә әйтүе җиңел. Сезгә моннан тизрәк куып чыгарырга гына кирәк, котылырга гына кирәк.

Баш врач. Безнең урында сез нишләр идегез?

Вазыйфа. Милиция чакырып, сөйрәп чыгарып аттырыр идем. Баласы белән бергә.

Баш врач. Димәк, бала сезгә дә кирәкми?

Вазыйфа. Юк, кирәкми.

Баш врач. Бәлки, яхшылабрак уйларсыз?

Вазыйфа. Уйлыйсы-нитәсе юк. Ул бит мәче баласы түгел. Үлеп-нитеп китсә, булыр аннары. Юри үтергәннәр дип, судтан судка йөртерләр. Әнисе алсын да карасын, акчасы күп.

Айзарә. Сезнең юкмы?

Вазыйфа. Ниемә дип сез миңа каныктыгыз әле? Юк дигәч, юк. Әйткән сүземнән кире кайтканым да юк, кайтмыйм да, кайтачак та түгел. Хет асыгыз, хет кисегез. Синсез яшибез, диделәр, минсез яшәсеннәр.

Балалар елаган тавыш ишетелә.

Баш врач. Ишетәсезме?

Вазыйфа. Чукрак түгел.

Баш врач. Ашыйсы килгән нарасыйлар җылый. Аларны әниләре янына алып баралар. Тиздән алар тамаклары туеп тынып калырлар, рәхәтләнеп йокларлар. Ә сезнең оныгыгыз…

Вазыйфа. Нәрсә дип әле сез… (Урыныннан тора.)

Баш врач. Юк. Сез утырыгыз. Тыңлагыз әз генә. Тыңлагыз, тыңлагыз.

Вазыйфа утыра. Тыңларга мәҗбүр. Ике Ананың җыры.

 
Куанычларым, шатлыгым булып,
Балам-багалмам,
Үсәрсеңме син?
Сагынып җырлар җырыма минем,
Күземнең нуры,
Күчәрсеңме, син?
 

Палатада Валентина, тәрәзә төбенә басып, форточка аша Саша белән сөйләшә.

Валентина. Саша!.. Такси белән килдеңме? Автобус белән?.. Молодчина. Хәзер җыена башлыйм. Ә?.. Алай тиз генә булмый әле ул. Көт. Китмә. Нәрсә-ә?.. Ничек икәнен астагы дежурныйдан сора. Ә?.. Әйтәм. Әйтәм. (Борылып.) Гульфина апа, Алтынчәч, Саша сезгә сәлам әйтә.

Гөлфинә. Сора әле, Зарифулла күренмиме?

Валентина. Зарифулла абый күренмиме? Ә?.. Ничек инде кайсы Зарифулла?! Белмисеңмени? Гульфина апаның ире. Юк?.. (Борылып.) Юк, ди, Гульфина апа.

Гөлфинә. Нишләп йөри икән инде, әйтеп җибәрдем ич сеңелгә. Күрсен дә торсын, килеп алмыйча чыкмыйм.

Валентина. Сашенька, яратасыңмы мине? Мин дә сине яратам, Сашенька. Ә?.. Юк, менә алмыйсың. Не дури, егылып төшәрсең. Бар, кит тизрәк, миңа җыенырга кирәк. Кит, дим… Ну, Саша, миленький… (Сашага кул болгап, тәрәзә төбеннән төшә. Бишек җырын көйләп, палата буенча йөри.)

 
Баю-баюшки, баю,
Не ложися на краю,
Придёт серенький волчок
И утащит за бочок…
 

(Туктап караватка утыра да.) Йә, кызлар, утырышыгыз. Присядем, друзья, перед дальней дорогой, пусть лёгким окажется путь… Эчемдә шатлыгым да чиксез, сездән аерылганда җылыйсым да килә. Очрашырбыз микән без тагын?

Гөлфинә. Унөченчесен табарга килсәм генә инде…

Валентина. Килегез, Гульфина апа. Шушы палатада очрашабыз. (Алтынчәчкә.) Син… Син күңелсезләнмә, боекма, Алтынчәч, менә күрерсең, барысы да яхшы булыр. Минем адрес синдә бар. Хат язышыйк.

 
Айналайын балам-ай,
Айналсын сенен анаң-ай…
 

Менә күрерсең!.. Мин сиңа иң-иң изге теләкләр телим!

Алтынчәч. Сиңа да, Валентина. Рәхмәт сиңа!

Гөлфинә. Алтынчәчкә бер дога өйрәттем әле, Валентина. Шул доганы эчтән генә укып Оралбаена карап торса…

Алтынчәч. Гөлфинә апа…

Валентина. Яле, яле, Гульфина апа… Карале боларга, миннән качып дога өйрәнеп яталар. Хәзер үк миңа да өйрәтегез.

Гөлфинә. Синең каратасы егетең юк, Валентина, синеке мәңгелеккә караган.

Валентина. Тфү, тфү диегез, Гульфина апа.

Гөлфинә. Тфү, тфү…

Валентина. Әйтегез инде доганы.

Гөлфинә. Күзең төшкән егеткә карап торасың да эчеңнән генә болай дисең.

Талкыга салып талкырмын,

Кояшың булып балкырмын,

Килегә салып төярмен,

Сагышка салып сөярмен, –

дисең. Ябыша да кала егетең. Зарифуллага шулай әйттем мин… Килми әле чукынчык.

Нина (ишектән карап). Васильева, җыеныгыз.

Валентина. Ой, кызлар, елыйсым килә… Гульфина апа, милый мой, дорогой. Яратам мин сезне, Гульфина апа!

Гөлфинә. Йә, ярый. Өчәүләп тезелешеп бераз тын гына утырыйк та…

Тезелешеп тын гына утыралар. Ике Ананың җыры аларның тынлыгын саклый.

 
Ике кулын куеп алар тезләренә,
Утырышып бер ял итеп алалар да,
Тагын эштә, тагын шөгыль, мең мәшәкать…
Исән-саулык телик әле аналарга,
Озын гомер телик без аларга.
Баласының йөргән юлы йөзләрендә,
Алар гаме яллар иткән арада да.
Һаман сагыш, һаман борчу, мең төрле уй…
Сабырлыклар телик әле аналарга,
Түземлекләр телик без аларга.
 

Җырның соңгы юлларында урыннарыннан торып палатадан чыгалар, коридордан үтәләр. Врач кабинеты яктыра. Анда – Дилемманың әнисе Римма һәм баш врач Зәйтүнә Закировна.

Баш врач. Рәхим итегез, утырыгыз.

Римма. Римма Әүхәдиевна мин.

Баш врач. Бик яхшы. Римма, Дилемма – кызыклы исемнәр.

Римма. Миңа әти кушкан, кызыма – үзем. Сез Зәйтүнә Закировна бит, әйеме?

Баш врач. Әйе.

Римма. Сезнең исем Казанда данлыклы, Зәйтүнә Закировна. Әле үзем киләм, үзем уйлыйм, андый зур кеше белән ничек сөйләшермен инде, дим. Ялгыш сүз ычкындырсам ачуланмассыз инде, Зәйтүнә Закировна.

Баш врач. Ә сез ычкындырмаска тырышыгыз.

Римма. Шулаймы?.. Сүз минем кызым Дилемма турындадыр инде, әйеме?

Баш врач. Әйе. Сезнең кызыгыз Дилемма турында.

Римма. Бәгырь кисәгем. (Елап җибәрә.)

Баш врач. Сез нигә җылыйсыз?

Римма. Ничек инде җыламаска, Зәйтүнә Закировна. Бердәнбер кызым бит ул минем. Ике яшеннән алып берьялгызым үстердем.

Баш врач. Әтисе нишләде?

Римма. Юньсез булып чыкты, кабахәт. Куып чыгардым. Николай Павлович, Николай Павлович дип кенә тордым үзенә, барыбер кадеремне белмәде. Мин аңа, Николай Павлович, дидем, ул миңа, химера, диде. Түздем, түздем дә, эзең булмасын, сатана, дидем.

Баш врач. Кызыгызның бала тапканын белдегезме?

Римма. Ничек инде белмәскә, ничек инде белмәскә, Зәйтүнә Закировна…

Баш врач. Кызыгызның хәлен белергә килдегезме?

Римма. Бик килер идем дә, кертмиләр бит аның янына, Зәйтүнә Закировна.

Баш врач. Котлап язу җибәрмәдегезме? Күчтәнәч тә китермәдегезме?

Римма. Монда ашатырга тиешләрдер ич.

Баш врач. Кызыгыз баласын алырга теләми, беләсезме? (Римма тагын елап җибәргәч.) Туктагыз. Беләсезме, дип сорыйм мин сездән.

Римма. Аның белән сөйләштем инде мин монда кергәнче үк. Тыңлыймыни алар безне. Үзсүзле ул. Башына бер уй керсә…

Баш врач. Тагын сөйләшеп карагыз… Нигә эндәшмисез?

Римма. Тагынмы?

Баш врач. Тагын.

Римма. Шушындамы? Чакырып китерәсезме?

Баш врач. Ерак түгел бит.

Римма. Тик үзегез чыгып китмәгез, ярыймы?

Баш врач. Нигә?

Римма (паузадан соң). Куркам мин аңардан.

Баш врач (ишек артына). Бишенче палатадан Менгличеваны чакырыгыз.

Римма. Сез миңа ничек сөйләшергә икәнен өйрәтеп куегыз, Зәйтүнә Закировна.

Баш врач. Кызыгыз белән сөйләшерлек тә сүзегез юкмыни?

Римма. Ул ике сүз әйтә дә, мин утырып җылыйм. Ә ул җылый да белми, көлә дә белми.

Баш врач. Нигә өйрәтмәдегез соң көләргә?

Римма. Көлеп тумаган баланы ничек өйрәтәсең.

Баш врач. Туганда җылагандыр ич, нигә оныткан?

Римма. Шундый бала инде.

Баш врач. Шундый бала булмый, андыйларны үстерәләр.

Римма. Мине гаеплисезмени? (Дилемма кергәч, аның каршына барып.) Дилемма, кызым…

Дилемма. Чего тебе?

Римма. Әнә Зәйтүнә Закировна сөйләшергә куша.

Дилемма. Ну и сөйләшегез.

Баш врач. Утырыгыз, Менгличева.

Дилемма. Нигә миңа утырырга? Минем аның белән сөйләшерлек сүзем юк.

Баш врач. Әниең бит…

Дилемма. Ну и что!

Римма. Менә шундый инде ул, Зәйтүнә Закировна.

Дилемма. Ничек «шундый»? А сама какая? (Баш врачка.) Выпишите меня. А то үзем китәм. (Чыгарга борыла.)

Баш врач. Ашыкмагыз, утырыгыз.

Дилемма. Мин әйттем.

Баш врач. Ни әйтим сезгә? Сеңлем дияргә телем бармый. Гражданка Менгличева, сезнең каршыгызда – сезне унсигез ел буе тәрбияләгән әниегез…

Дилемма. Тәрбияләгән?!

Баш врач. Ашатып, эчертеп, киендереп үстергән…

Дилемма. Ну и что?!

Баш врач (паузадан соң). Барыгыз, гражданка Менгличева. Бүген сезне чыгарырлар. (Дилемма чыгып киткәч.) Ана белән кыз. Шуның өчен, менә шуның өчен яшәдегезме инде сез? Күңеллеме сезгә?

Римма. Әйттем бит мин.

Баш врач. Китәргә мөмкин сезгә, Римма Әүхәдиевна. (Римма китмәгәч.) Китәргә мөмкин, дидем.

Римма. Мине гаепләп каласызмы, Зәйтүнә Закировна?

Баш врач. Ә сез кемне гаепләр идегез? Китәргә мөмкин.

Римма. Баланы нишләтәсез инде?

Баш врач. Анысы сезнең кайгы түгел. Кызганычка каршы, сез дә, сезнең кызыгыз да безнең җәмгыятьнең членнары. Үз ялгышын җәмгыять үзе төзәтергә мәҗбүр.

Римма. Баланы миңа алырга ярыймы? Закон кушамы?

Баш врач. Закон рөхсәт итә. Ләкин без аны сезгә бирмибез.

Римма. Нигә?

Баш врач. Кешеләр арасына бер имгәк үстереп җибәргәнегез дә бик җиткән. (Римма елый башлагач.) Кыланмагыз, гражданка. Чынлап елаган аналарның күз яшьләрен пычратмагыз. Сугыш вакытында Ил, Ватан өчен башларын салган балалары өчен елаган аналар рухын рәнҗетмәгез.

Римма төзәтенеп чыгып китә. Кертмәскә тырышкан Айзарә Әхәтовнаны этеп җибәреп, Исемсез хатын атылып керә.

Хатын. Мин риза. Риза мин. Ирем дә алырга риза. Бирегез безгә аны!

Ике Ана җыры:

 
Гомерең сукмагын зур юллар буйлап,
Өмет йолдызым,
Үтәрсеңме син?
Илеңнең данын,
Намус, Вөҗданын,
Балам, әй, дәвам
Итәрсеңме син?
 

Палатада – Гөлфинә белән Алтынчәч. Гөлфинә тәрәзәдән карап тора.

Гөлфинә. Бу ниткән эш инде? Зарифулланың вакыты булмаса, сеңлем килергә тиеш ич инде. Врачлардан оят. Бүген киләм, дип язган иде ич сеңлем. Менә шулай инде ул, Алтынчәч айналаем, башны ташка орсаң да баш ярыла, ташны башка орсаң да баш ярыла. Кайтып кына җитим, күрсәтәм бу Зарифуллага. Тагын шул комбайнын ремонтлап ятадыр. Урак өсте җитсә, комбайн ремонтлаудан арынмый. Председателе дә бирми бит шуңа яңа комбайн.

Айзарә Әхәтовна керә.

Айзарә. Йә, ничек, матурларым?

Гөлфинә. Килмиләр, Айзарә җаным. Сеңлем килергә тиеш иде. Ишек төбендә күренмиме шунда?

Айзарә. Күренсә, хәбәр итәр иде. Сез борчылмагыз. Килерләр.

Гөлфинә. Зарифулла килә алмый инде ул – эше тыгыз. Урак өсте бит. Сеңлем менә нишләп килми икән?

Айзарә (Алтынчәч янына килеп). Сез?

Гөлфинә. Без аның белән сөйләштек, Айзарә Әхәтовна, бер дә борчылмагыз. Аларда бит тәртип хатын-кыз мәсьәләсендә бездәгедән катырак. Әнисенә хат та язып салган идек – җавап юк. Үпкәләве бетеп җитми торгандыр. Әлегә безгә кайтып торабыз. Колхозда какраз кеше җитешмәгән чак. Бездә ясле дә, бакча да бар. Эшли торыр. Өй иркен. Аннан, әнисеннән хат килгәчтенме, болаймы, баласы үсә төшкәч, үзе карар. Бала әйберләрен башта ук монда бирдем, ди, торалардыр ич?

Айзарә. Кая китсеннәр, әлбәттә, тора.

Гөлфинә. Ну бу сеңелне! Бала кадерен беләмени ул. Көлеп ятадыр әле, үзе дә чыгар дип уйлыйдыр.

Айзарә. Борчылмагыз, зинһар, уынмагыз. Вакыт иртә.

Гөлфинә. Чыннан да, әйеме, Айзарә? Килерләр әле. Бу караватларга нигә кертмисез соң әле?

Айзарә. Сез чыкканны көтик инде.

Гөлфинә. Менә әйтәм бит. Ачуланмагыз инде, хәзер килеп җитәрләр… Менә шулай булсын иде ул, әйеме! Мин көтеп торыйм, торыйм иде дә, минекеләр килгәнче, Алтынчәчнең Оралбае килсен дә чыксын иде! Мин килде-ем, Алтынчәч, дип, тәрәзәгә кычкырсын иде. Оралбай исемле Алтынчәч кызының әтисе. Бик әйбәт егет, ди, Алтынчәч әйтә. Әкиятләр нигә чын булмый икән ул, Айзарә Әхәтовна?

Айзарә (Алтынчәчнең башыннан сыйпап). Кем белә, бәлки, булган хәлләрне әкият итеп сөйлиләрдер кешеләр. (Алтынчәчкә.) Бер дә борчылмагыз, барысы да сез уйлаганча булыр.

Сестра Нина керә.

Нина. Калаубекова, сезгә килгәннәр. (Алтынчәчкә язу бирә.)

Гөлфинә. Әстәгъфирулла дип әйтер иде, Валентина булса. Укы, укы тизрәк, Алтынчәч айналаем.

Алтынчәч, нишләргә белми, язуны кулында тотып тик тора.

Айзарә. Сабыр, сабыр. Тынычланыгыз, Алтынчәч. Менә шулай, шулай.

Гөлфинә. Бир, Алтынчәч, үзем укыйм.

Алтынчәч. Үзем. (Язуны сакланып кына ача, укый.)

Гөлфинә. Оралбаймы, Алтынчәч бәгырь кисәгем?

Алтынчәч (паузадан соң). Апа белән җизни.

Гөлфинә. Җыен инде тизрәк. (Айзарә Әхәтовна белән Нинага.) Җыештырыгыз инде аны, нәрсә карап торасыз.

Айзарә. Кабаланмагыз, диләр сезгә.

Гөлфинә. Кабаланмасам, унике баланы табып бетерергә ничек вакыт җиткерим ди мин. Күреп торасыз лабаса, Алтынчәч үзе бернишли алмый. Алтынчәч, борчылма. Борчылма, Алтынчәч.

Нина. Шактый ук үзәккә үттегез сез минем, апа. Бераз гына утырып торырга буладыр бит.

Гөлфинә. Сагынырсыз әле, Нина, сагынырсыз. Әнә теге караваттагы кебекләр күбрәк кергәләсә сагынырсыз. Киләле, кочаклыйм әле бер үзеңне. (Нинаны кочаклап.) Икенче малаема хатын булып киләсеңме безгә?

Нина. Берсекөнгә көтегез.

Гөлфинә (көлеп, Нинаның аркасыннан сөя дә тәрәзә янына килә). Күренмиләр чукынчыклар. (Кинәт кычкырып җибәрә.) Киләләр!.. Берәү, икәү, өчәү, дәртәү, бишәү, алтау. Алтысы үземнеке. Җиденчесе үземнең Зарифулла, сигезенчесе сеңлем, тугызынчысы кияү. Барысының да кулында чәчәк. (Айзарә Әхәтовна белән Нинага.) Чәчәкләре сезгәдер инде ул. (Караватка утыра да кинәт елап җибәрә.)

Айзарә. Менә инде тагын! Көлеп йөрдегез, йөрдегез дә…

Алтынчәч. Гөлфинә апа…

Нина. Комедия…

Гөлфинә. Карагыз әле, китмәделәр микән?

Нина (тәрәзәдән карап). Торалар тезелешеп.

Гөлфинә. Кыр казлары кебекме?

Нина. Юк, солдатлар кебек.

Гөлфинә. Айзарә җаным, әйтим инде шуларга бер сүз.

Айзарә. Ярый, әйтегез.

Гөлфинә (тәрәзә төбенә менеп, форточкадан кычкыра). Зарифулла! Ишеккә барыгыз, ишеккә… (Күз яшьләрен сөртә-сөртә, тәрәзә төбеннән төшә.) Айдарның борынын да сөртмәгәннәр.

Нина. Булдымы? Әйдәгез!

Палатадан чыгалар. Коридордан үткәндә, Баш врач очрый.

Баш врач. Киттегезме, гүзәлкәйләр? Хәерле юл!

Гөлфинә.

Алтынчәч.

Бик зур рәхмәт сезгә! (Китәләр.)

Баш врач. Айзарә Әхәтовна, килгәннәр бит.

Айзарә. Кемнәр, Зәйтүнә Закировна?

Баш врач. Менгличеваның каенанасы, улы белән…

Аларның сөйләшкәнен ашыйсылары килгән балаларның елау тавышы баса. Ике бишек яңадан аска төшә. Ике Ана, аларны тирбәтеп, бишек җырын дәвам итәләр:

 
Әлли-бәлли, бәллием,
Йокла, балам, нәнием,
Тәмләп йокла, бәбием,
Сакта тора әниең.
Әлли-бәлли, бәлли-бәү,
Әлли-бәлли, бәлли-бәү.
 

Пәрдә.

Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
2006
Hacim:
600 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04251-2
İndirme biçimi:
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 4 оценок
Metin
Средний рейтинг 4 на основе 5 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 3 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 2 оценок
Metin, ses formatı mevcut
Средний рейтинг 4,5 на основе 2 оценок
Ses
Средний рейтинг 5 на основе 6 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 3,8 на основе 38 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 1 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 1 оценок
Metin
Средний рейтинг 4,2 на основе 5 оценок