Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 18
Алты кызга бер кияү
(Ике пәрдәле моңсу комедия)
Катнашалар:
Рәхмәтулла Хөрмәтуллович – 59 яшьтә.
Гөлчирә – 42 яшьтә.
Фаягөл – 39 яшьтә.
Рузалия – 19 яшьтә.
Нурзидә Мөбәрәковна – 45 яшьтә.
Хәдичә – 40 яшьтә.
Нина Васильевна – 42 яшьтә.
Беренче пәрдә
Беренче күренеш
Вакыйга бухгалтериядә бара. Бер бүлмәдә – алты өстәл. Бөтен өстәлләрдә дә – компьютер. Пәрдә ачылганда, Рәхмәтулла үз өстәле артында эшләп утыра. Әкрен генә көйли.
Заманалар авыр, еллар ябык –
Дус-иш кирәк гомер итәргә…
Заманалар авыр, еллар ябык…
Заманалар авыр, еллар ябык…
Хәдичә керә, Рәхмәтулла өстәленә тастымалга төрелгән ризык куя.
Хәдичә. Суынганчы капкалап алыгыз, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович.
Рәхмәтулла. Ач түгел мин, Хәдичә. Нигә инде син?..
Хәдичә сүзсез генә үз өстәле янына барып утыра. Көзгесенә карап төзәтенә. Рәхмәтулла аны күзәтә.
Сиңа чәчне кыектан ачу килешә, Хәдичә! (Янына килеп.) Менә бу яктан ач, бу ягын күпертебрәк җибәр. Синең йөзең тулган ай кебек түгәрәк, күпертебрәк җибәрсәң, тагын да чибәрләнәсең. Чын татар кызының чибәрлеге синдә. (Хәдичәнең аркасыннан чәбәкли дә өстәле янына бара.)
Фаягөл керә.
Фаягөл. Шушы трамвайларның тәгәрәп җан биргәннәрен генә күрсәм иде. Троллейбусларын үләт себереп китсен иде! Маршруткалары мәтәлеп үлсен иде!
Рәхмәтулла. Соңга калмадың ич, Фаягөл.
Фаягөл. Калмаса ни. Үләрдәй булып чаптым. Үпкәм бугазыма килде.
Рәхмәтулла. Җәяү йөрү сиңа файдалы ул, Фаягөл. Билең әз генә калыная башлады. Кызлар биле 60 сантиметр булырга тиеш.
Фаягөл. Кызлар биле бит ул.
Рәхмәтулла. Синең кай җирең кызлардан ким? Синең атлап йөрүләреңә карап торам да яшь чагым искә төшә.
Фаягөл. Сезнең аркада ашыгам мин. Кайчан килсәң дә, сез тасраеп утырасыз. Сезгә карап мин чабам.
Рәхмәтулла. Яшьрәк булсам, мин синең арттан чабар идем. Алданрак туарга ашыкканмын шул. Яңа туфли алгансың икән.
Фаягөл. Шул аякларымны кырып бетерде инде.
Рәхмәтулла. Аякларың кырып ясалган кебек шул.
Фаягөл. Күз тидермәгез тагын. Без бит исәнләшмәдек тә. Исәнме, Рәхмәтулла абзый! (Рәхмәтулланың битеннән пәп итеп ала.)
Рәхмәтулла. Исәнме, Фаягөл! (Утыра.)
Рузалия керә.
Рузалия. Исәнмесез!
Рәхмәтулла. А-а-а, Рузалия!.. Безнең яраткан кызыбыз да килде.
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Рузалия.
Шул Рузалияне күрсәм,
Йөрәгем сикерия.
Мәхәббәт өлкәсендә уңышлар ничек, Рузалия?
Рузалия. О’кей.
Рәхмәтулла. Их, миңа унтугыз яшь булса…
Фаягөл. Нишләр идегез, Рәхмәтулла абзый?
Рәхмәтулла. Рузалияне үземә каратыр идем.
Рузалия. Мин болай да сезгә карыйм, Рәхмәтулла бабай.
Фаягөл. Бабай димә, безне картайтасың.
Нина керә.
Нина. Исянмесез! (Рәхмәтуллага.) Привет, жених! Килегез әле, аракы исе килмәгән бер егетне кочаклыйм әле, (Рәхмәтулланы кочаклап алганнан соң.) привязался бер алкаш трамвайда. Зараза. С утра тыгынган, сволочь. Дөрес әйтәмме, Рахматулла Хурматуллович? «Тыгынган» – «налакался» бит, да?
Рәхмәтулла. Син әйтсәң дөрес, Ниночка. Ты всегда истину глаголишь. Как спали, Нина Васильевна?
Нина (кәефсез генә). Бик яхши.
Рәхмәтулла. Вы Шекспира читали, Нина Васильевна?
Нина. Какого Шекспира?
Рәхмәтулла. Был такой англичанин. Он писал гениальные трагедии. «Отелло», например. Так вот, Отелло говорит своей возлюбленной: «Молилась ли ты на ночь, Дездемона?»
Нина. Ну и что?
Рәхмәтулла. Задушил Отелло Дездемону.
Нина. Причём здесь я?
Рәхмәтулла. При том, Ниночка, улыбаться надо. Улыбка делает женщину прекрасной.
Нина. Ну и улыбнитесь. Кстати, почему сез минем белән урысча сөйләшәсез? Мин татарча өйрәнәм. Мин сине яратам – приходи к воротам.
Гөлчирә (кереп). Капиталистик хезмәт алдынгыларына ялкынлы сәлам! Рәхмәтигә аерым сәлам! (Рәхмәтулла янына килеп.) Нихәл? (Рәхмәтулланың пеләшен үбеп ала.) Пеләш башны үбүе җайлы, авызга чәч керми. Кара утырып торуын. Тор һәм кочакла! (Үзе Рәхмәтулланы кочаклап алгач.) Утыр һәм эшлә!
Фаягөл. Әгәр дә Зөһрә Таһирны шулай кочаклаган булса, мәхәббәт турында гениаль әсәр язылмый калган булыр иде.
Гөлчирә. Көнләшмә. Шул җиткән аңа. Югыйсә азына башлый. Шунысын да онытмагыз, Таһир пеләш башлы булмаган.
Рәхмәтулла. Пеләш башлы ирләр бүгенге заманда файдалы, Гөлчирәкәй. Парикмахерскаяда бәяләр көн саен арта.
Гөлчирә. Сөйләштермә, эшем күп.
Берара тыныч кына эшлиләр.
Рәхмәтулла. Ишетмим. Бүген кем чираты? Рузалия, синме?
Рузалия. Мин кичә көйләдем. Бүген Нина Васильевна көне.
Рәхмәтулла. Ниночка, начинай. Эшләп булмый.
Нина. Не умею я мурлыкать. Белмим.
Рәхмәтулла. Бүтән көннәрне белә идең.
Нина. Бүген нет у меня настроения.
Рәхмәтулла. Настроение җырлаганда килә.
Нина. Прямо как надзиратель сез, Рахматулла Хурматуллович.
Рәхмәтулла. Не надзиратель, а петух в курятнике.
Гөлчирә. Аһ! Петух! Карт әтәч.
Рәхмәтулла. Сез дә чебиләр түгел. Нина, көтәм. Жду.
Нина авыз эченнән бер көй көйли. Ул көй салмак кына яңгырый.
Гөлчирә (кычкырып җибәрә). Сабакы! Тагын глюк башланды.
Рузалия. Нәрсә карый президент?!
Нина. Куда смотрит правительство?!
Фаягөл. Нигә Дәүләт Советы дәшми?!
Гөлчирә. Көлмәгез. Миңа иске шайтан машинасы бирделәр дә… Рәхмәти, кил, кара.
Рәхмәтулла. Гел синеке генә кәҗәләнә, Гөлчирә.
Фаягөл. Компьютеры да үзенә охшаган.
Гөлчирә. Молчи, морду набью.
Рәхмәтулла. Матур гына сөйләшегез. (Компьютерны карый.)
Нина. Тихо! Рузалия с кавалером будет говорить.
Рузалия кесә телефонын колагына куеп чыгып йөгерә.
Фаягөл. Их! Сотовыең булсын иде дә шылтыратсыннарые.
Рәхмәтулла. Булды бу, Гөлчирәкәй.
Гөлчирә. Маладис! Безнең ишан хәзрәтнең белмәгәне юк. (Көйләп.)
Ишан хәзрәт, бар, утыр,
Син бит безнең компьютер.
Нурзидә Мөбәрәковна керә.
Нурзидә. Хәерле иртә!
Рәхмәтулла. Иртә түгел, Нурзидә Мөбәрәковна. Иртә ул эшкә килгәнче генә була. Котлы булсын яңа күлмәгегез!
Нурзидә. Мин күлмәк күрсәтергә кермәдем, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Иртәгә отчёт әзер булырга тиеш. Шеф ашыктыра.
Фаягөл. Башта акчасын вакытында түләсен.
Гөлчирә. Сиңа нәрсәгә акча, ирең «Мерседес» та йөртсен.
Фаягөл. Авыз чайкама минем ирем белән.
Рәхмәтулла. Әй сез! Кисәм телегезне. Бәхет акчада түгел. Бәхет баш бухгалтерыбыз Нурзидә Мөбәрәковнаның исәнлегендә. Утырып ял итегез, Нурзидә Мөбәрәковна, арыгансыздыр.
Нурзидә (Рузалия урынына күрсәтеп). Бу кыз кайда?
Нина. Решает любовные проблемы.
Гөлчирә. Туалетта бикләнеп, сөйгән егете белән сөйләшә. Кесә телефоныннан.
Рузалия керә. Йөзе балкыган.
Рузалия. Исәнмесез, Нурзидә Мөбәрәковна!
Нурзидә. Бухгалтерия – утырып эшли торган эш. (Чыгып китә.)
Гөлчирә. Ах, нинди афоризм әйтте! Бухгалтерия – утырып эшли торган эш. Ә менә мин юри утырмыйм. (Рәхмәтулла өстәле каршына килеп баса.) Сөйлә мәзәгеңне, Рәхмәти.
Рәхмәтулла. Бер карт үгез су буенда ята икән. Аның янына яшь үгез чабып килгән. «Абый, көтүгә яңа таналар китерделәр, әйдә», – дигән. «Эч пошырып йөрмә», – дигән карт үгез. Бераздан яшь үгез тагын чабып килгән. «Әйдә инде, абый, таналары шундый сылу, сокланып туймассың», – дигән. «Нигә миңа анда барып йөрергә, су эчәргә үзләре монда киләчәкләр», – дигән карт үгез.
Гөлчирә. Ах, оятсыз! Ах, азгын! Әле син таналар көтеп утырасыңмыни? Килегез әле монда, таналар. Нишләтергә җыена икән ул безне. (Янына хатыннар җыелгач.) Йә, нишләтәсең безне? Менә сиңа сөлек шикелле таналар. Нишләтәбез бу карт үгезне, кызлар?
Нина. Хәзер без аны разденем и стриптиз устроим.
Рәхмәтулла. Пажалысты, пажалысты…
Фаягөл. Болай эшлибез. Без аның башына бармак белән сүзләр язабыз. Белмәсә нишләтәбез?
Гөлчирә. Печәбез. (Туктаусыз көлеп торган Рузалиягә.) Башла, Рузалия.
Фаягөл. Ул тана түгел, бозау гына. Куегыз әле башыгызны, иптәш үгез. (Рәхмәтулла башына бармагы белән яза.) Ни яздым?
Рәхмәтулла. «Яратам»…
Фаягөл. Дөрес!
Нина. Дай-ка сюда. (Рәхмәтулла башына яза.) Нәрсә яздым?
Рәхмәтулла. «Я вас люблю».
Нина. Дөрес!
Гөлчирә. Хәзер минекен белеп карасын ул. (Яза.) Әйтеп бир!
Рәхмәтулла. «Яратам».
Гөлчирә. Алдаша. «Яратмыйм» дип яздым.
Рәхмәтулла. Син үзең алдашасың. Нигә яраткан килеш «яратмыйм» дип яздың?
Рузалия. Мин дә языйм инде.
Фаягөл. Сиңа әле иртә. Телефоныңнан сөйләш.
Рәхмәтулла. Әй кулларыгыз да кулларыгыз, кызлар. Шундый йомшаклар. Шундый рәхәт. Карагыз әле, чәчем үсмәдеме?
Нина (Рәхмәтулланы кочаклап). Шевелюра, Рахматулла Хурматуллович!
Гөлчирә. Кочакламагыз, ул минеке генә.
Хатыннар, шау-гөр килеп көлешә-көлешә, Рәхмәтулланы бүлешәләр. Нурзидә Мөбәрәковна кереп карап тора. Хатыннар аны күреп тиз генә урыннарына утыралар.
Нурзидә. Нишлисез соң сез? Ишегегез яныннан үтеп булмый.
Рәхмәтулла. Гафу итегез, Нурзидә Мөбәрәковна, мин гаепле.
Нурзидә. Мин гаеплене эзләп йөрмим. Болай ярамый бит инде. (Чыгып китә.)
Гөлчирә. Син нәрсә, маңка малай шикелле, мин гаепле, дип торасың ир кеше башыңнан.
Рәхмәтулла. Нәчәлствога каршы әйтергә ярамый, Гөлчирә. Артыңда ныклы терәк булмаса, нәчәлствога каршы сүз әйтмәскә кирәк.
Гөлчирә. Ә мин әйтәм. Мине терәп торучы кеше бар. Нигә кем дип сорамыйсыз? Менә Рәхмәтулла абый. Куып чыгарсалар, бер Гөлчирәсен генә ашатыр әле.
Нина. Аның үз хатыны бардыр.
Гөлчирә. Булмагае. Гөлчирә исемле түгелдер әле.
Нина. Кстати, хатыныгызны как зовут, Рахматулла Хурматуллович? Вы не разу не говорили о ней.
Гөлчирә. Төпченмә. Әйтми икән – ярамый. Безгә аның хатыны түгел, үзе кирәк. Булды – шаярдык. Әйдә эшләргә.
Тыныч кына бераз эшләп алалар.
Рәхмәтулла. Ишетмим. Кем чираты? Фаягөл!..
Фаягөл авыз эченнән генә көй көйли. Шул көй астында ут сүнә. Ут янганда, бүлмә уртасына өстәл куелган. Анда – савыт-саба, ризыклар өстәл тирәсендә Рәхмәтулла кайнаша.
Рәхмәтулла. Кызлар, чәй әзер, утырып садисыгыз!
Гөлчирә. Утырып садисыгыз,
Кеше ярларын сөяргә
Җитәрме сависыгыз?
Рәхмәти, яса чәйләреңне!
Хәдичә. Үзем.
Гөлчирә. Утыр урыныңа. Матриархат заманы, ирләр изелсен. Рәхмәти, ач вәринҗә капкачын.
Фаягөл. Рәхмәтулла абзый, шикәрең кайда?
Нина. Рахматулла Хурматуллович, минем кашыкны бир.
Рәхмәтулла официантларга охшатып йөренә.
Гөлчирә. Безнең күңелебезне күреп җырлап тор.
Рәхмәтулла. Баш өсте. Кайсы көйне телисез, галиҗәнапбикә Гөлчирә?
Гөлчирә. «Алма турыйм» ны.
Рәхмәтулла.
Алма турыйм, алма турыйм,
Алманың түгәрәген.
Инде ниләр уйлыйм икән
Мәхәббәт күбәләгем.
Алма турыйм, алма турыйм,
Алмаларның кызылын.
Сине сөйгәч кенә белдем
Бу дөньяның кызыгын.
Алма турыйм, алма турыйм,
Алмаларның яшелен.
Мине сөйми дип уйлама,
Сөюләрем яшерен.
Тагын ниләр телисез, бикәкәйләрем?
Гөлчирә. Миңа осетрина!
Нина. Миңа ананас!
Фаягөл. Миңа… Миңа… Кыздырылган фил борыны.
Рәхмәтулла. Сиңа нәрсә, Хәдичә?
Хәдичә. Миңа берни дә кирәкми.
Фаягөл. Сүз әрәм итеп сөйләшмә аның белән, Рәхмәтулла абзый.
Рузалия. Миңа шоколад.
Рәхмәтулла. Калганнарын табарга тырышырбыз. Ә шоколад – хәзер үк. (Түш кесәсеннән шоколад алып Рузалиягә суза.)
Гөлчирә. Ах син, ә! Кара моны нишли!
Рәхмәтулла. Аның шоколад ашый торган чагы.
Рузалия. Рәхмәт, рәхмәт! (Рәхмәтулланың битеннән үбеп ала.)
Гөлчирә. Булды, Рәхмәти. Бик әйбәт хезмәт күрсәткәнең өчен синең дәрәҗәңне күтәрәбез – солтан ясыйбыз.
Бер урындыкка папкалар өеп тәхет ясыйлар. Аңа Рәхмәтулланы утыртып куялар.
Гөлчирә. Хәдичә, син солтанга чәй ясап тор. Без шәрык биюен биибез. Без аның җарияләре.
Рәхмәтулла. Шәрык биюендә кендек күрсәтеп бииләр.
Гөлчирә. Кендек күрәсең килсә, Бауман урамына чык.
Рузалия. Минем бабай әйтә әбигә: «Пилмән яса, пилмәнең кызлар кендеге кебек матур булсын», – ди.
Фаягөл. Картлар бөтенесе азгын алар. Башладыкмы, Гөлчирә?
Шәрык биюе бииләр.
Нурзидә Мөбәрәковна керә.
Рәхмәтулла. Безнең әбәт вакыты, Нурзидә Мөбәрәковна.
Нурзидә. Обед булса, бу бит ресторан түгел.
Гөлчирә. Ашханәгә акча җитмәгәч, ресторан ясыйсың инде.
Нурзидә. Үз өстегезгә күпне аласыз, Гөлчирә Нәҗиповна.
Гөлчирә. Алам икән, димәк, күтәрерлек көчем бар.
Нурзидә. Ә мин сез күтәргән йөкне һәм үзегезне берьюлы күтәрә алмасам?
Гөлчирә. Андыйларга татарлар, серкәсе су күтәрми, диләр.
Рәхмәтулла. Гөлчирә, усалланма.
Нурзидә. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, минем янга кереп чыгыгыз әле.
Нурзидә чыгып китә. Аңа Рәхмәтулла иярә.
Рузалия. Эләгә Рәхмәтулла абыйга.
Нина. Нәрсә, ул виноват что ли? Безнең обеденный перерыв.
Гөлчирә. Кеше ашаганда кереп иснәнеп йөри.
Нина. Син тоже, Гуля…
Гөлчирә. Нәрсә, мин тоже?
Нина. Нурзидә Мубараковна белән… Пререкаешься.
Гөлчирә. И, ачуым китереп торма әле марҗа башың белән.
Нина. Чё ты? Марзя, марзя… Үзең кем? Әйтәсең, бисмилла, бисмилла, а сама вешаешься на шею мужчин.
Гөлчирә. Кайчан мин ирләрнең муенына асылынганым бар, ә?
Нина. Рахматулла Хурматуллович не мужчина что ли?
Гөлчирә. Ай-яй-яй… Ревнуешь, да? Может я его люблю.
Фаягөл. Арттырып җибәрәсең инде анысы. Яратканыңны бөтен кешегә күрсәтергә димәгән.
Гөлчирә. Син тик тор. Минем бит өемдә синеке кебек мужигым юк.
Фаягөл. Ал, кирәк булса бирәм.
Гөлчирә. Төкердем мин синең өч тиенлек үләтеңә.
Хәдичә. Җитте инде, кызлар.
Фаягөл. Ә син ояңда тик кенә утыр.
Рузалия. Ә мин сезне Рәхмәтулла абыйга әйтәм.
Фаягөл. Нәрсә дип әйтәсең?
Рузалия. Алар сез булганда гына әйбәт, сез чыгып киткәч, ызгышалар, дим.
Гөлчирә. Кем ызгыша, әйт әле, кем ызгыша?
Рузалия. Әнә бит ямьсез сүзләр әйтешәсез.
Нина. А ты не вмешивайся. Говори по своему телефону.
Гөлчирә. Әгәр дә Рәхмәтулла абыйга берәр начар сүз әйтсә, бәреп үтерәм мин ул хатынны.
Башын түбән иеп, Рәхмәтулла керә. Урынына сүзсез генә барып утыра. Шомлы тынлык. Хәтта Хәдичә дә, торып, Рәхмәтуллага карап тора.
Гөлчирә (сакланып кына Рәхмәтулла янына килә). Рәхмәтулла абый.
Рәхмәтулла кулын селтәп кенә җавап бирә. Бүтән хатыннар, Рузалия Рәхмәтулла янына җыелалар. Хәдичә генә тораташтай үз урынында басып тора.
Рәхмәтулла. Бетте…
Фаягөл. Нәрсә бетте, Рәхмәтулла абый?
Рәхмәтулла. Мин китәм.
Нина. Куда, Рахматулла Хурматуллович?
Рәхмәтулла. На пенсию отправляют, Ниночка.
Нина. Как? Сезгә әле алтмыш юк.
Рәхмәтулла. Досрочно, Ниночка.
Фаягөл. Чынмы, Рәхмәтулла абзый?
Рәхмәтулла. Чын, Фаягөл, чын.
Гөлчирә. Безобразие! Шеф янына керәбез. Шефтан узарга аның ни хакы бар?!
Рәхмәтулла. Соң инде, Гөлчирәкәй. Шеф янына алып керде Нурзидә Мөбәрәковна. Рәнҗемәгез, кызлар, төрле чакларым булгандыр. Миннән башка тату гына эшләгез, тату гына яшәгез. Әйтәсе сүзләремне бүген әйтеп калыйм. Рузалия, кызым, синнән башлыйм. Бәхетле бул, ярыймы?
Рузалия. Ярый, Рәхмәтулла абый.
Рәхмәтулла. Фаягөл, бәхетле бул, ярыймы. (Фаягөлне кочаклый.)
Фаягөл (еларга җитешеп). Рәхмәт, Рәхмәтулла абый.
Рәхмәтулла. Будь счастлива, Ниночка. (Нинаны кочаклый.)
Нина. Спасибо! Рахмат, Рахматулла Хурматуллович.
Рәхмәтулла. Гөлчирәкәй. (Гөлчирәне, кочаклап, бит уртасыннан үбә.) Син үзең дә кочаклап үп инде, Гөлчирәкәй.
Гөлчирә (кычкырып). Хәшәрәт! Алдаша! Алдаша, кызлар. Күзенә карагыз, күзенә карагыз, елмая. (Рәхмәтуллага очып куна, тукмый, кочаклый.) Үтерәм!
Рәхмәтулла көлә, шау-шу.
Рузалия. Арти-и-ист…
Рәхмәтулла. Утырыгыз урыннарыгызга. Бүгеннән башлап шаярулар бетте. Эшкә вакытында киләсез, эшлисез, шыпырт кына чәегезне эчәсез, шыпырт кына кайтып китәсез. Нурзидә Мөбәрәковна мине бу бүлмәнең старостасы итеп билгеләде. Мин шаярмыйм, кызлар. Утырышыгыз. (Барысы да үз урыннарына утыргач та.) Ишетмим? Кем чираты? Минем чират. («Әпипә» көенә көйли.)
Ут сүнә.
Ут янганда, Рәхмәтулла компьютерда эшләп утыра. Әлеге дә баягы үзенең җырын көйли.
Рәхмәтулла. Заманалар авыр, еллар ябык –
Дус-иш кирәк гомер итәргә…
Хәдичә керә.
Хәдичә. Исәнмесез, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Менә җылы өчпочмаклар.
Рәхмәтулла. Ничек җылы килеш алып килеп җиткерәсең син аларны?
Хәдичә. Мин аларны кайнар килеш төрәм дә, суынып өлгермиләр.
Рәхмәтулла. Бик күпкә китте бит инде бу, Хәдичә.
Хәдичә. Юк, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, миңа рәхәт кенә. Сез шундый тәмле итеп ашыйсыз, рәхмәт.
Рәхмәтулла. Синең белән бер утырып сөйләшәсе бар әле, Хәдичә.
Хәдичә. Нәрсә турында, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович?
Рәхмәтулла. Ташла әле шул «Хөрмәтуллович» ны. Абый, диген.
Хәдичә. Ияләшкән инде. Нәрсә турында сөйләшергә җыенасыз Рәхмәтулла… абый…
Рәхмәтулла. Бар сөйләшәсе сүзләр.
Хәдичә. Әйтерсез, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Кичә кулъяулыгыгыз төшеп калган булган. Югач чистарды. (Таслап бөкләнгән кулъяулыкны Рәхмәтулла өстәленә куя.) Берәр әйберегез каралса әйтерсез.
Рәхмәтулла. Син нәрсә инде, Хәдичә… Әллә ислемай да сөрткән инде.
Хәдичә. Ирләрнеке ул. Кибеттә әйттеләр. (Урынына барып утыра.) Рәхмәтулла абый, әйткәнгә ачуланмагыз. Нигә сез үзегезне мыскыл иттерәсез? Сез – олы кеше. Алар сезне бала-чагага саный.
Рәхмәтулла. Алар көлмиләр, шаяралар гына, Хәдичә.
Хәдичә. Шаяралар дип инде…
Рәхмәтулла. Менә бүген чәчеңне дөрес ачкансың. Шулай йөрт. Бик килешә.
Рузалия керә дә тәрәзәгә чаба. Карап тора. Урынына килеп утыра.
Рәхмәтулла. Киттеме?
Рузалия. Уһу…
Рәхмәтулла. Әйбәт егетме?
Рузалия. Уһу…
Рәхмәтулла. Әйбәт булгач бик әйбәт. Шулай да син исәнләшергә онытма инде.
Рузалия. Әллә исәнләшмәдемме?
Рәхмәтулла. Юк шул.
Рузалия. Ай, гафу итегез, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Исәнмесез, Хәдичә апа.
Нина керә. Кәефсез генә исәнләшеп урынына узып утыра.
Рәхмәтулла (аның янына килеп). Успокойся, Нина Васильевна.
Нина. Я спокойна, Рахматулла Хурматуллович.
Рәхмәтулла. Успокойся, всё будет хорошо.
Нина. Спасибо, Рахматулла абы.
Фаягөл керә.
Фаягөл. Исәнмесез! (Рәхмәтулла янында туктап.) Рәхмәтулла абый, бүген мине көйләтмәгез, яме. Кәефем юк.
Рәхмәтулла. Кәеф булмаганда көйләргә кирәк тә инде ул, Фаягөл. Кәефле чакта исерек тә җырлый.
Фаягөл. Чынлап әйтәм, Рәхмәтулла абый. Чынлап та кәефем юк.
Рәхмәтулла. Ярый, синең өчен үзем көйләрмен.
Фаягөл. Соң, куйыйк берәр музыкальный центр. Торсын көйләп.
Рәхмәтулла. Әнә шул центрлар күбәйгәнгә кешеләрнең кәефе юк инде, Фаягөл. Ярый, бар, утыр. Тынычлан. Барысы да җайланачак.
Гөлчирә керә.
Гөлчирә. Бетте. Көннең рәте-чираты булмаячак. Өйдән чыккач, кара мәче очрады, коридорда Мөбәрәковна каршыга килеп чыкты.
Рәхмәтулла. Аның каравы монда мин көтеп торам. Нихәл!
Гөлчирә. Әй, сине дә күрәсе килеп тормый әле. Нихәл?! Бүген магнитлы көн мәллә? Нәрсә берегез дә сөйләшмисез?
Рузалия. Исәнмесез, Гөлчирә апа.
Гөлчирә. Исәнме, матурым. Әле дә син бар, бәгырькәем.
Рузалия. Сез зря Рәхмәтулла абыйга алай әйттегез.
Гөлчирә. Нәрсә дип әйттем?
Рузалия. Күрәсем килми, дидегез.
Гөлчирә. Һай, берәүнең адвокаты табылган. (Рәхмәтулла янына килеп.) Кил! (Бер кулы белән кочаклап ала.) Булдымы?
Рузалия. Кайчан сез Рәхмәтулла абыйны кочаклыйсыз, миңа бик ошый.
Гөлчирә. Ярый, Аллага тапшырдык. (Урынына утыра.)
Тын гына эшлиләр. Фаягөл көй көйли башлый. Аңа Рәхмәтулла кушыла.
Рәхмәтулла. Их, кызлар! Ун яшьтә мин райком секретаре кызына гашыйк булган идем. Аңа тугыз яшь иде. Аларның чия бакчасы бар иде. Шунда чия агачлары арасында үбешә идек. Бервакыт безнең үбешкәнне аның әнисе күргән. Шуның өчен мәхәббәтемнең әтисе мине кычыткан белән сыйлады. Мәңгелек сабак булды. Ун яшьтә чия агачлары арасында райком секретареның тугыз яшьлек кызын үбәргә ярамый икән.
Гөлчирә. Син ул чакта ук азгын булган инде.
Рәхмәтулла. Хатын-кызлар ни өчендер азгын ирләргә кызыгалар.
Нина. Неправда. Кызыкмыйлар, алданалар. Бабники умеют находить ключ к женскому сердцу.
Гөлчирә. Карале, Рәхмәти. Син сөйләмәдең бит әле ни булганын баш бухгалтер кабинетында. Син әйдә шыттырма, сөйлә.
Рәхмәтулла. Без мәхәббәт аңлаштык. Мин аңа багышланган шигыремне укыдым.
Рузалия. Шигырь?! Әллә сез шагыйрь дәме, Рәхмәтулла абый?
Гөлчирә. Аның булдырмаган эше юк. Укы безгә дә шигыреңне, Рәхмәти.
Рәхмәтулла.
Гүзәлләрдән гүзәл баш бухгалтер!
Ничәнче размер икән сезнең бюстгальтер?
Дәррәү көлешәләр.
Гөлчирә. Нәрсә ди Мөбәрәковна?
Рәхмәтулла. Гөлчирәнекеннән зуррак, ди.
Гөлчирә. Үтерәм мин сине, оятсыз.
Нина. Бюстгальтерның татарчасы ничек?
Гөлчирә. Юк аның татарчасы. Элек татар хатыннары аны кимәгән.
Фаягөл. Ә күкрәкчә нәрсә?
Гөлчирә. Ул бюстгальтер түгел.
Рәхмәтулла. Бар аның татарчасы. «Имидж» дип атала ул. Шуның зурлыгына карап хатын-кызның кемлеге бәяләнә.
Гөлчирә (Рәхмәтулла янына атылып килеп). Нишләтим мин моны, әйтегез. Чәчен йолкыр идем, чәче дә юк бит, әй. Карагыз әле, Рәхмәтулла абыйның башы глобуска охшаган икән. Менә Африка, менә Татарстан. (Рәхмәтулланың борынын кысып.) Менә Кавказ тавы.
Нина. Ульяновский область кайда?
Гөлчирә. Әйләндер, теге яктадыр.
Рәхмәтулланың башын боргалыйлар.
Рәхмәтулла. Үтерәсез. Әйтәм Нурзидә Мөбәрәковнага.
Гөлчирә. Әле син әләкче дәмени? Фаягөл, биклә ишекне, күрмәгәнен күрсәтәбез.
Рәхмәтулла. Рузалия кызым! Үтерәләр болар, коткар.
Рузалия. Тимәгез Рәхмәтулла абыйга.
Рәхмәтулла. Тисеннәр, тик үтермәсеннәр генә.
Гөлчирә. Нина, бир косынкаңны, кулларын бәйлибез.
Косынка белән Рәхмәтулланың кулларын артка каерып бәйлиләр. Рәхмәтулла, әлбәттә, карышмый.
Фаягөл. Булды, нишләтәбез?
Гөлчирә. Печәбез!
Нина. Кастрировать, что ли? Что ты, Гуля! Такого старого бугая. Бирегез аны миңа.
Гөлчирә. Берәүгә дә булмасын. (Рәхмәтуллага.) Бас әле монда. Тәк. Башта ул безнең сорауларга җавап биреп карасын. Сорауларыгызны әзерләгез. Җавап бирә алмаса, җәзасын үзегез билгеләрсез. Тәк, иптәш Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, беренче сорау. Син, җанбиздергеч адәми зат, ни өчен дип кылчыклы арпа башагы кебек кашларың астындагы ике пыяла кисәген күз дип атыйсың?
Рәхмәтулла. Ә син, сөйкемлеләрдән сөйкемле, аккоштан да сылурак бөек зат, ни өчен энҗе сыман тешләреңне каплап торучы ике карбыз телемен иреннәр дип атыйсың?
Фаягөл. Син, дию пәриеннән дә кошбәтсез адәми зат, ни өчен тау куышыдай авызың эчендә боргаланучы җыланны тел дип атыйсың?
Рәхмәтулла. Ә менә син, алма кисәгем, урман күле сыман серле күзләреңдә урын алган камышларны ни өчен керфекләр дип атыйсың?
Гөлчирә. Нина, синең чират.
Нина. Я потом…
Гөлчирә. Рузалия, кил, бир соравыңны.
Рузалия. Мин белмим, Гөлчирә апа. Минем өчен син әйт.
Гөлчирә. Фаягөл, әйт Рузалия өчен.
Фаягөл. Әйт әле, килбәтсезем, син нигә мунча морҗасыдай муеның өстендәге кабакны баш дип йөртәсең?
Рәхмәтулла. Ә син, фәрештәләр фәрештәсе, нигә таң алсулыгы кунган битләрең уртасындагы фәрештә үпкән сөйдергеч урыннарны чокыр дип йөртәсең? Нигә син, алтын кисәгем, күл өстенә иелгән бөдрә талны иркәләүче йөгерек дулкыннарны чәч дип йөртәсең?
Гөлчирә. Кара син мутны, кызларга икешәрне әйтә, Хәдичә синең соравың бармы?
Хәдичә. Юк.
Гөлчирә. Нина, давай.
Нина. Не могу я плохое сказать про Рахматулла Хурматулловича.
Гөлчирә. Можешь. Смотри, какой он безобразный. Давай…
Нина. Ну, если давай… Рахматулла Хурматуллович, почему… Почему вы такой… Но не могу я… Ну почему вы такой?
Рәхмәтулла. Потому что ты такая милая.
Нина. Ну разве можно такого симпатичного… Лучше я поцелую его. (Рәхмәтулланы ике битеннән дә үбеп ала.)
Гөлчирә. Ай-яй-яй. Монысы рөхсәт ителми.
Үзе Нина шикелле үбеп ала. Аңа Фаягөл кушыла.
Фаягөл. Мин дә! (Рәхмәтулланың битеннән үбә.)
Шулвакыт ишек шакыйлар.
Бетте баш.
Гөлчирә (шыпырт кына). Ачмагыз!
Нурзидә тавышы: «Ачыгыз!»
Хатыннар тиз генә урыннарына утыралар. Нина Рәхмәтулланың кулларын чишәргә өлгерә. Рәхмәтулла барып ишекне ача.
Нурзидә. Нигә бикләнеп утырасыз?
Нина. Чтоб не мешали работать, Нурзида Мубараковна.
Нурзидә. Ой ли. Такой шум стоял.
Гөлчирә. Рузалия бюстгальтер алган да, шуны үлчәп карадык.
Нурзидә. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, сез дәме? (Рәхмәтулланың иннектән кызарып чуарланган йөзен күреп.) Ни булды сезгә?
Гөлчирә. Оялудан шулай кызарган ул. Бюстгальтер күргәне юк икән.
Нурзидә. Гөлчирә Нәҗиповна, һәрнәрсәнең чиге була.
Гөлчирә. Ә мин чик белмим.
Нурзидә. Кызганыч.
Гөлчирә. Нурзидә Мөбәрәковна!..
Рәхмәтулла. Гөлчирә…
Гөлчирә. Гафу итегез.
Нурзидә. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович! Иртәгә бүтән бүлмәгә күчәсез. (Чыгып китә.)
Пәрдә.
Икенче пәрдә
Аерым бүлмәдә Рәхмәтулла эшләп утыра. Шакымый-нитми генә Гөлчирә килеп керә. Кергәч, бүлмәне карап-тикшереп чыга.
Гөлчирә. Ай-яй, оялаган берәүләр тыныч урынга. (Җырлап.)
Уңга каерылгач та,
Әй, дускаем, рәхәт яшә,
Бездән аерылгач та.
Бездән аерылгач рәхәтме?
Рәхмәтулла. Мин бит үзем аерылмадым, аердылар.
Гөлчирә. Хатын-кызга буйсынып яшәгән иргә ни әйтим? Әйтергә иде! Юк, Нурзидә Мөбәрәковна, хатыннарымнан аерылып башка чыкмыйм, дияргә иде. Җебегән. Беләм инде, миннән качтың. Барыбер үзеңне генә калдырмыйм. Минутына ун керәчәкмен. Аңладыңмы?
Рәхмәтулла. Аңладым.
Гөлчирә. Аңласаң шул. (Кулын сузып.) Нихәл? (Рәхмәтулла күрешергә кулын сузгач.) Ах, оятсыз! Бер тәүлек буе күрешмәдек, ә ул күрешергә кулын суза. Тор урыныңнан, җирбит. (Урындыгыннан торып баскан Рәхмәтулланы кочаклап алып.) Утыр. (Рәхмәтулла каршысына утырып.) Нихәл соң?
Рәхмәтулла. Үзең нихәл?
Гөлчирә. Начар.
Рәхмәтулла. Ни булды?
Гөлчирә. Син юк. Килеп кердем эшкә – син юк.
Рәхмәтулла. Менә ич мин.
Гөлчирә. Мине мондагысы канәгатьләндерми.
Рәхмәтулла. Нишләп?
Гөлчирә. Мондагысын кочаклап булмый.
Рәхмәтулла. Кочакладың ич.
Гөлчирә. Монысы аның формально гына кочаклау. Кызлар карап торганда, шаярган булып чынлап кочаклый идем. Монда оялам.
Рәхмәтулла. Кемнән?
Гөлчирә. Үземнән.
Рәхмәтулла. Кызык икән.
Гөлчирә. Кызык түгел. Чөнки мин сине чынлап яратам.
Рәхмәтулла. Ни өчен?
Гөлчирә. Ахмак сорау биреп үзеңнән биздермә. Син дә бит мине яратасың. Мин ни өчен дип сорамыйм.
Рәхмәтулла. Минем яратканымны каян беләсең?
Гөлчирә. Белмим, сизәм. Мин бит тиле-миле. Андыйларны ирләр ярата. Фәритем дә, сине тиле булганың өчен яратам, дия иде. Күзгә карап торма, оялтасың. Әйт, яратырлык хатынмы мин? Ник дәшмисең?
Рәхмәтулла. Яратмаслык түгел инде.
Гөлчирә. Җәбриләр кебек алдын артка куеп сөйләшмә. Өзеп әйт, яратырлыкмы?
Рәхмәтулла. Яратырлык. Мин яратырлыкны гына яратам.
Гөлчирә. Әйтмә «яратам» дип. Кызыгы бетә. Яратканыңны мин генә сизим! Минем чибәрлегем әле бетмәгән. Чибәр хатынга «яратам» дип еш әйтәләр. Чибәр хатынны ахмак дип уйлыйлар. «Яратам» диюгә яннарына ятар дип өметләнәләр. Син өметләнмә, яныма яткызмаячакмын. Өзелеп яратсам да, яткызмаячакмын. Чөнки яратканымның берсе ятты инде. Ятты да мәңгелеккә китеп барды. Синең китүеңне теләмим. Сине яшәтәсем килә. Син, бәлки, минем соңгы мәхәббәтемдер. Карап торма алай. Нигә алай караганыңны беләм мин. Их, шуны бер кочаклап үбәргә дип карап торасың. Кочаклаттырам, әмма үптермим. Үптерсәм, дәртем кузгалыр дип куркам. Үземне тыеп кала алмамдыр шикелле. Елмайма. Нигә елмайганыңны беләм. Кая инде миндәй картка дәрт кузгатырлык куәт дип уйлыйсың. Илле тугыз яшьтә бит инде дисең, пенсия яшенә җитәм дип уйлыйсың. Мин беләм, синдәге дәртнең әле чик-чамасы юк. Син дәртеңне минем өчен саклап тоткансың. Яныма яткыза алмаганга кызганам да мин сине. Нишлим, яраткан ирем бар иде шул. Аерылып, ташлап китсә дә авыр булмас иде, бакый дөньяга китеп барды. Яшәүнең кызыгы беткән иде, син очрадың. Кил, чынлап бер кочаклыйм әле үзеңне кеше юк чакта. Утырып кына тор, үзем кочаклыйм. (Рәхмәтулланы кысып кочаклый да ишеккә таба атлый.) Кара аны, бүтәннәргә кочаклаттырма, көнләшә торган әшәке гадәтем бар. (Чыгып китә.)
Рәхмәтулла эшкә тотынгач кына Фаягөл ишекне ача.
Фаягөл. Керергә ярыйдыр бит, Рәхмәтулла абзый.
Рәхмәтулла (урыныннан торып, Фаягөлне каршылый). Кер әйдә, кер. Әйдә, уз, утыр.
Фаягөл. Узып тормыйм. Эшкә килдем, нәрсәдер җитми. Нәрсә җитми дисәм, сез юк икән. Шушында күчерделәрмени инде сезне? Бергә утырсак ни була иде инде? Сезнең белән бергә утырганда рәхәт иде. Күрше өстәлдә сез барын тою рәхәт иде. Гөлчирә кереп өлгергәндер инде?
Рәхмәтулла. Кереп болганып чыгып китте.
Фаягөл. Сезгә гашыйк ул. Шуны яшерер өчен кыланган була. Мин дә яратам сезне, Рәхмәтулла абый. Беләсезме, ни өчен яратам сезне?
Рәхмәтулла. Белмим инде, Фаягөл. Шундый чибәр хатын яратырлык нием бардыр? Бигрәкләр дә чибәр бит син. Тулып пешкән алма кебек.
Фаягөл. Шундый сүзләрегез өчен яратам бугай мин сезне, Рәхмәтулла абый. Беләм инде, минем күңелемне күрер өчен генә әйтәсез чибәр дип. Сез – иң олы җанлы, җылы күңелле кеше, Рәхмәтулла абый. Шуңа күрә дә сезнең янда миңа җылы.
Рәхмәтулла. Юк, син чыннан да чибәр, Фаягөл. Ходай Тәгалә дөньяга ямьсез хатын-кызны яратмый. Хатын-кызны Ходай карап сокланыр өчен ярата. Син, беләсең килсә, арагызда иң чибәре. Кемдер синең чибәрлегеңне күрә белми икән, ул – ахмак, ул – утын агачы.
Фаягөл. Беләм инде, Рәхмәтулла абзый, юатыр өчен генә әйтәсең. Шулай да рәхмәт сезгә. Нишләтәсез, хатын-кызның холкындадыр инде, алдаганны өнәп бетермәсәк тә, алданасы килә. Кайсыдыр шагыйрь шулай әйткән бугай.
Рәхмәтулла. Алдамыйм, Фаягөл бәгырькәем. Кил әле, бас әле каршыма. Хәзер мин сиңа чибәрлегеңне дәлилләп исбатлыйм. Әйтик, менә синең күзләрең…
Фаягөл. Кирәкми, Рәхмәтулла абый. Миңа хәзер инде барыбер – чибәр булдым ни, булмадым ни. Кияүгә чыгасы унсигез яшьлек кыз түгел. Кырык тула.
Рәхмәтулла. Алай димә, Фаягөл. Кырык яшь ул – хатын-кызның чәчәк аткан вакыты.
Фаягөл. Җимеше булмагач, чәчәк атудан ни мәгънә, Рәхмәтулла абзый. Бер сүз әйтсәм ачуланмыйсызмы?
Рәхмәтулла. Нишләп ачуланыйм ди, Фаягөл.
Фаягөл. Мин ир белән егерме ел яшим. Балабыз юк, беләсеңме шуны?
Рәхмәтулла (паузадан соң). Беләм.
Фаягөл (аптырап). Каян беләсез? Әйткәнем юк. Гөлчирә әйттеме?
Рәхмәтулла. Юк.
Фаягөл. Шулай да… каян белдегез? Минем ул турыда берәүгә дә әйткәнем юк. Киресенчә, ике балам бар, дип сөйләп йөрим.
Рәхмәтулла. Хатын-кыз алдашса да алдаша белми. Хатын-кызның дөрес сүзе телендә түгел, йөзендә, Фаягөл.
Фаягөл. Сез сихерчедер, Рәхмәтулла абзый. Ярый, чишелә башлаганмын икән, чишелеп бетим инде. Чишеләсем килә, Рәхмәтулла абзый. Шундый да чишеләсем килә. Күңелемдә җыелган бөтен серләремне кемгәдер сөйлисем килә. Мине тыңлый алырлык кеше юк дөньяда. Сез очрадыгыз. Ничә ел инде сезгә сөйлим-сөйлим дим, һич кенә дә җае чыкмый.
Рәхмәтулла. Мин сине сөйләмәсәң дә аңлыйм, Фаягөл сеңлем.
Фаягөл. Аңлаганыгызны беләм. Ләкин миңа бушанырга кирәк. Рөхсәт итегез. Яратып чыктым мин кияүгә. Ул нигә өйләнгәндер, белмим. «Яратам» дигән сүзен хәтерләмим. Ни өчен яратканмындыр? Эчми, тартмый, сүгенә белми, күп сөйләшми, шул ягы ошагандыр инде. Мин гомерем буе исерекләрдән җирәнеп яшәдем. Бу шундый тәртипле. Ничек яратмыйсың. Тик менә, үзем яратсам да, яраттыра алмадым. Яратып түгел, өйләнергә кирәк булганга гына өйләнгән булып чыкты. Балабыз булмады, дидем. Булмады шул. Булган булса, туң җаны, бәлки, эрегән булыр иде. Бала булмаганга мин өзгәләндем, аның исе дә китмәде шикелле. Унбиш ел гомер шулай үтте дә китте. Бервакытны әйтә бу: «Синең бала тапмавың әйбәт, – ди, – югыйсә үзең кебек ямьсез бала табып бәхетсез итәр идең», – ди. Тыныч кына әйтә, елмаеп әйтә. Ышанасызмы, Рәхмәтулла абзый? Йөрәгемә боз булып төште шул сүзләр. Бөтен яратуларым нәфрәткә әйләнде. Янына яту түгел, яныннан үтеп китәсем дә килми. Шул килеш ничә ел яшибез бит, Рәхмәтулла абый, җанкисәгем. Кайвакытларда башымны элмәккә тыгарлык булам. Яшәү түгел бит инде бу, Рәхмәтулла абый. (Рәхмәтулланың күкрәгенә башын куеп елый.)
Рәхмәтулла. Тулган күңелең бушансын. Нишлим соң инде, җыла… Булдымы инде? Инде хәзер күз яшьләреңне сөртик… Менә шулай. Кара син бу күзләргә, алар бит көләр өчен генә яратылган.
Фаягөл. Бирегез берәр киңәш миңа, Рәхмәтулла абзый. Нишлим?
Рәхмәтулла. Нинди киңәш бирим инде сиңа, бәгырькәем? Киңәш бирү җиңел түгел бит.