Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 19

Yazı tipi:

Фаягөл. Ташламагыз мине, Рәхмәтулла абый. Гафу итегез мине.

Рәхмәтулла. Ни өчен?

Фаягөл. Менә бит… Әллә ниләр сөйләдем. Җылаганымны кешегә әйтмәгез инде, Рәхмәтулла абый. Сез шундый итеп карап торасыз миңа, Рәхмәтулла абый.

Рәхмәтулла. Ничек итеп?

Фаягөл. Сокланып.

Рәхмәтулла. Сокланырлык бит.

Фаягөл. Рәхмәт сезгә. Мин кызганып карауларыннан куркам, Рәхмәтулла абый.

Рәхмәтулла. Кызганып карарга ярамый кешегә. Ул аны түбәнсетә.

Фаягөл. Мин бит матур җырлый идем яшь чакта. Үз туемда җырлаган җырымны җырлыйммы? Тик ачуланмагыз, ярыймы, Рәхмәтулла абый? (Җырлый.)Туйда җырлар өчен нигә шул җырны сайладым икән, Рәхмәтулла абый? Ярый, чыгыйм инде, Рәхмәтулла абый. Гаеп итмәгез, зинһар. Ташламагыз мине. (Чыгып китә.)

Гөлчирә керә.

Гөлчирә. Фаягөл нигә кергән?

Рәхмәтулла. Сагындым, ди.

Гөлчирә. Аның сагынырга хакы юк. Чөнки аның ире бар.

Рәхмәтулла. Алай димә инде, Гөлчирә.

Гөлчирә. Нәрсә, аны яклыйсыңмыни?

Рәхмәтулла. Якламыйм да.

Гөлчирә. Якламагач, нигә алай сөйләнәсең?

Рәхмәтулла. Ничә ел бергә утырдык, бергә эшләдек. Бергә эшлибез.

Гөлчирә. Синең бик әйбәт һәм дә бик начар гадәтең бар – син бөтен хатын-кызны да яратасың.

Рәхмәтулла. Нишлим соң инде, барыгыз да яратырлык бит.

Гөлчирә. Ә мин?

Рәхмәтулла. Син син бит инде ул.

Гөлчирә. Сөйләп тора Фаягөл: «Рәхмәтулла абзыйның хатынына рәхәттер Рәхмәтулла абзый белән яшәве», – ди. Беренчедән, нигә ул сиңа «абзый» ди. Нинди абзый син? «Абый» дисә ярамыймы? Икенчедән, ни эше бар аның синең хатыныңда. Миңа булды ни синең хатының, булмады ни. Миңа син булгач җиткән. Мин аның өлешенә керергә җыенмыйм, мин бары тик яратам гына. Мин кочаклаганнан гына Рәхмәтулла хатынының иренә мөгез чыкмас. Рәхмәтулланың хатынына Рәхмәтулла – кочаклап ятар өчен, миңа – яратыр өчен генә. Нигә шулай карап торасың?

Рәхмәтулла. Әллә нинди син. Көнгә әллә ничә төрлегә керәсең.

Гөлчирә. Кермим, үзем шундый мин. Мине Ходай шундый итеп яраткан. Шуңа күрә син мине яратасың. Фәрит тә мине шуның өчен ярата иде. Ләкин мин мәхәббәт мәсьәләсендә генә үзгәрмим. Яратам икән, мәңгелеккә яратам. Фәритне мәңгелеккә яраттым. Аны син алыштырдың, сине дә мәңге яратачакмын. Ләкин Фәрит хисабына түгел. Синең минем җанымда үз урының бар. Мин күп сөйлим, әйеме?

Рәхмәтулла. Әйе.

Гөлчирә (рәхәтләнеп көлеп). Менә шуның өчен яратам да мин сине. Син минем җанымны аңлыйсың. Мин күзәтеп торам бит, син хатын-кызның үзләре дә белмәгән серләрен беләсең. Син кеше кыяфәтендәге Хозыр-Ильяс бит, бәгырькәем. Шуңа күрә бөтен бәхетсез хатыннар сиңа елышалар. Тыңлавы рәхәтме мине?

Рәхмәтулла. Рәхәт. Сиңа карап торуы да җан рәхәте. Яраттыра торган сихерең, сөйкемле сөягең бар синең. Мин синең биегәнеңне карап торырга яратам. Биегәндә син җирдә яшәгәнне дә онытасың шикелле. Дөньяда өлкәнәю килешми торган кешеләр була. Син шуларның берсе, Гөлчирәҗан.

Гөлчирә. «Шуларның берсе» димә, «бердәнбере» диген.

Рәхмәтулла. Бердәнбере.

Гөлчирә. Кил, кочакла шуның өчен. Тик үбәргә үрелмә, ярыймы? (Рәхмәтулланы кочаклап.) Әй бу Фаягөлне. Хатыны дигән була, хатынының монда ни катнашы бар? (Рәхмәтулланы этеп җибәреп.) Утыр, эшлә. Эшләгәндә мине уйлама, саташуың бар. Сау бул! (Бөтерелеп бии-бии, чыгып китә.)

Рәхмәтулла эш өстәле артына утырырга өлгерми, ишектә Хәдичә күренә.

Хәдичә. Мөмкинме, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович? Сөйләшәсем бар, дигән идегез.

Рәхмәтулла. Кер әйдә, Хәдичә, нигә рөхсәт сорап торасың? Уз, утыр.

Хәдичә (полиэтилен пакеттан тастымалга уралган тәлинкә ала. Тастымалны сүтеп, тәлинкәне өстәлгә куя.) Суынып ук өлгермәгәндер әле…

Рәхмәтулла. Син мине азындырып бетерәсең, Хәдичә. Мин инде өйдә иртәнге ашны ашамый башладым. Хәдичә алып килер әле дим.

Хәдичә. Сез бит тәмле итеп ашый беләсез, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Күп итеп пешерергә яратам мин. Минем берүземә күпме кирәк?! Әле дә ярый сез бар. Ашагыз, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович! (Рәхмәтулла ашаганда, күзләрен дә алмый Рәхмәтуллага карап тора. Аннан торып ишеккә юнәлә.)

Рәхмәтулла. Туктале, Хәдичә. Нишләп әле алай бик тиз генә.

Хәдичә. Чыгам…

Рәхмәтулла. Утыр инде бераз. Синең белән утырып сөйләшкән дә юк.

Хәдичә. Нәрсә турында сөйләшәсең инде?

Рәхмәтулла. Тормышларың ничек?

Хәдичә. Тормышым юк минем, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович.

Рәхмәтулла. «Хөрмәтуллович» ын әйтеп торма, дидем бит инде.

Хәдичә. Мин бит Гөлчирә түгел, сезнең яшьтәге кешегә Рәхмәти дип әйтә алмыйм. Килешми.

Рәхмәтулла. Гөлчирәгә килешәме?

Хәдичә. Аңа да килешми. Сез бит бала-чага түгел. Ул да бала-чага түгел.

Рәхмәтулла. Син һәрвакыт җитди, Хәдичә. Дөньяга бераз көлеп карарга кирәк.

Хәдичә. Көлеп карый алмыйм мин, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Яшәве кызык түгел миңа. Яшисем килми генә яшим. Кайвакытларда үкереп-үкереп җылыйсым килә. Юатучы булмаганга җыламый түзәм. Кырык яшь бит инде миңа. Һаман бер ялгызым.

Рәхмәтулла. Шулайдыр инде. Ялгызлык бәхет түгел. Нишләп соң болай? Чибәр дә үзең. Арагызда иң чибәре син. Эшкә уңган. Пешергән ризыкларың ашап туймаслык.

Хәдичә. Шулар харап итте дә бугай инде. Сайландым шул. Күңелем ятардае очрамады. Очраганда инде соң иде.

Рәхмәтулла. Соң түгел, Хәдичә. Яратырга бер-кайчан да соң түгел.

Хәдичә. Соң, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Аннан инде минем яшьтә ярату, мәхәббәт дип сөйләнү дә килешми.

Рәхмәтулла. Очрады, дидең бит.

Хәдичә. Очрады. Ләкин ул ярату түгелдер, хөрмәт итү генәдер.

Рәхмәтулла. Хөрмәт итмичә яратып булмыйдыр, Хәдичә.

Хәдичә. Кем белә инде анысын. Сезнең яшисегез килмәгән чагыгыз булгалыймы, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович? Карап торсаң, сезнең бәхетегез тулып ташкан кебек. Уен-көлке, мәзәк. Бер кайгыгыз юк кебек.

Рәхмәтулла. Мин дә адәм баласы бит, Хәдичәкәй. Ләкин яшәргә кирәк. Ходай биргән гомер бит. Бүләк итеп биргән. Мә, яшә, бу дөньяның да рәхәтен күр, дигән.

Хәдичә. Авыр бит, Рәхмәтулла абый.

Рәхмәтулла. Авыр, билгеле. Сиңа гына авырмы? Авырайтсаң, ашый торган кашыгың да авырая. Сөйләш син кешеләр белән. Син гел үз-үзеңә йомылып утырасың. Гөлчирәгә җиңелме? Нинага, Фаягөлгә җиңелме? Тиле булганга көләләрме алар? Җилбәзәк булганга шаяралармы? Синең яшен яшьнәгәнен, күк күкрәгәнен күргәнең бармы?

Хәдичә. Ничек инде булмасын?

Рәхмәтулла. Ни өчен яшен яшьни? Ни өчен күк күкри? Алар күккә кара болытлар җыелгач яшьниләр, күкриләр. Кара болытлар сыеша алмагач, яшен яшьни, күк күкри дә коеп яңгыр ява башлый. Яңгыр ул – болытларның күз яше. Ә күк күкрәү – табигатьнең кычкырып көлүе. Табигать кычкырып көлә дә, болытлар яңгыр булып яугач, дөнья бушанып кала. Әгәр дә ул бушанмаса, дөнья җыелган кайгысыннан шартлар иде. Дөрес сөйлимме?

Хәдичә. Сез һәрвакыт дөресен сөйлисез. Ләкин сезнең бөтен сүзләрегез дә әкият. Тормыш әкият түгел.

Рәхмәтулла. Әкият, Хәдичә җанкисәгем, әкият. Әйт әле менә, нигә дип син миңа иң тәмле ризыклар пешереп киләсең? Нигә син минем төшеп калган кулъяулыгымны табып юып алып килдең? Нигә бүген яныма кердең? Үзем әйтимме? Яшисем килми, дидең. Юк, Хәдичә бәгырькәем, яшисең килгәнгә кердең яныма. Чөнки мин – әкият. Мин әкияттәге маймыл. Мин әкияттәге Таз малай. Карале миңа. (Төрле мимикалар ясап кылана. Бака булып сайрый, әтәч булып кычкыра, үгез булып мөгри.) Йә, ничек? Нигә елмаясың? Кызык бит, әйеме? Көлке бит. Алтмыш яшьлек карт ничек тилерә.

Хәдичә. Сезгә алтмыш түгел әле. Илле тугыз яшь тә ике ай гына.

Рәхмәтулла. И-и-и, сабый гына икәнмен әле. Алайса, мин сиңа менә дигән кияү егете. Эзләгәнемне таптым дигәнең әллә минме?

Хәдичә. Шаяртмагыз, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Әйе, сез.

Рәхмәтулла. Пәрәмәч… Алайса, гафу ит шаяртканым өчен.

Хәдичә. Соңгарак калып очрадыгыз шул. Ләкин мин барыбер бәхетле. Сезнең бүлмәгә күчеп утырсам, сез каршы түгелме, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович? Бер бүлмәдә утырсак, миңа артыгы кирәкми…

Гөлчирә кереп карап тора.

Гөлчирә. Бәтәч… Нишләп утырасыз?

Хәдичә чыгып китә.

Кара син боларны, мыштым гына. Нигә ташып ашата дисәм, кулга ияләштерә икән.

Рәхмәтулла (кискен итеп). Узынма, Гөлчирә.

Гөлчирә (каушап калган). Син усал да була беләсеңмени, Рәхмәтулла абый?

Рәхмәтулла. Беләм.

Гөлчирә. Гафу ит инде, алайса. Йомыш белән генә кергән идем. (Чыгарга борыла.)

Рәхмәтулла. Йомышыңны әйт.

Гөлчирә. Ярый инде. Фәритем дә, баудан ычкынып китсәм, узынма дия иде. Зинһар, гафу ит, Рәхмәтулла абый. Мин чыннан да йомыш белән кергән идем. Рузалия җылый.

Рәхмәтулла. Ни булган?

Гөлчирә. Ни булсын, йөргән егете шылтыратмый.

Рәхмәтулла. Ә минем ни катнашым бар?

Гөлчирә. Кара бу оятсызны, ни ди. Аңа, җылый, дип әйтеп торалар. Ул, ни катнашым бар, ди. Син бит аның әтисе урынына калган кеше. Ул бит синең һәр сүзеңне йотып утыра. Аның тома ятим үскәнен белмисеңмени?

Рәхмәтулла. Белмим.

Гөлчирә. Белмәсәң бел. Детдом баласы ул. Әрәм булмаганына рәхмәт әйт. Эшли, тәртипле.

Рәхмәтулла. Егете нигә шылтыратмый?

Гөлчирә. Каян белим? Белеп буламыни сезне. Яраттырасыз да качасыз.

Рәхмәтулла. Кайчаннан бирле шылтыратмый?

Гөлчирә. Ике көн, ди, инде.

Рәхмәтулла. Ике көн күп түгел, шылтыратыр.

Гөлчирә. Кара моны… Ике көн синең белән миңа күп түгел. Аңа бит унтугыз гына яшь. Аңлыйсыңмы – унтугыз.

Рәхмәтулла. Миңа нишләргә кушасың?

Гөлчирә. Менә ул егетнең телефон номеры. Шылтырат.

Рәхмәтулла. Ни дип?

Гөлчирә. Нәрсә, мин өйрәтер көнгә калдыңмыни?

Рәхмәтулла. Нигә үзең шылтыратмыйсың?

Гөлчирә. Ярамый. Мин хатын-кыз. Хатын-кыз черелди башлый. Черелдәгән хатын-кызны кем тыңласын. Шылтырат, Рәхмәти. Рузалия, шылтыраткач, «номер не отвечает» дигән язу чыга, ди. Юри алмый инде. Кесә телефоныңны бир әле. (Рәхмәтулла кесәсеннән телефонын алып номерлар җыя.) Мә, Рәхмәти, мә, җаным. Әйбәт бит син. (Кесә телефонын Рәхмәтулланың колагына куя.)

Рәхмәтулла. Исеме ничек егетнең?

Гөлчирә. Әй, Алла, сорарга онытканмын. Хәзер.

Атылып чыгып китә. Ул арада Рузалиянең йөргән егете телефонны ала.

Рәхмәтулла. Алло! Исәнмесез! Рәхмәтулла абыегыз бу. Хәзер белерсез. Ә сез Рузалия исемле кызны беләсезме?.. Безнең бухгалтериядә эшли. Искиткеч акыллы һәм искиткеч чибәр кыз. Арада иң чибәре. Беләсезме андый кызны?

Гөлчирә (атылып керә). Тимур. Тимур аның исеме.

Рәхмәтулла. Тимур бит әле сезнең исемегез? Бик матур исем. Рузалия әйтмичә, кем әйтсен. Мин аның әтисе урынына калган кеше. Ул сезнең турыда гына сөйли. Сезне очратуын зур бәхет дип саный. Ул сезнең бәхетегез, Тимур улым. Кулдан ычкындырмагыз. Андыйлар хәзер еш очрамый. Нигә шылтыратаммы? Нигә сез аңа шылтыратмыйсыз, шуңа шылтыратам. Рузалия кушмады, үзем шылтыратам. Телефон номерын ул бирмәде, үзем сорап алдым. Энекәш, сез көлмәгез әле. Көлмә әле син. Кеше җылаганда көлү килешми. Рузалияң җылый. Кызларның күз яшеннән куркырга кирәк, Тимур энекәш. Шылтырат син аңа. Сүзгә килгән булсагыз, очрашып аңлашыгыз. Хатын-кыз кәпризле була ул. Чөнки аларның күңелләре нечкә. Скрипкә кылы кебек. Көйләмәсәң, әче тавыш чыгара. Аңладыңмы? Көлмә син. Минем яшькә җиткәч көлмәссең.

Гөлчирә (Рәхмәтулланы кочаклап алып). Менә ничек яратмыйсың инде сине. Әле дә син бар әле дөньяда. Килешсәләр ярар иде инде. Бәхетле булсыннар иде. Минем кебек бәхетле булсыннар иде. Сине яратканымны кызым да белә. Элек мин аңа әтисе турында гына сөйли идем. Әтисен хәтерләми бит ул – яшь ярымлык кына иде. Хәзер синең исем дә ычкынгалый икән. Бервакыт әйтә, Рәхмәтуллаң ни хәлләрдә яши, ди. Егылыплар китә яздым. Синең исемгә ияләште инде. Яратканымны сизә, кунакка чакырыйк, ди. Чакыра алмыйм шул. Чыгарып җибәрмәм дип куркам. Кызыбызны нишләтербез икән, Рәхмәтулла?

Рәхмәтулла. Ничек «кызыбызны»?

Гөлчирә. Хәзер синең кыз да инде ул. Мәктәпне тәмамлый, кая укырга кертербез икән… Нигә алай карап торасың, Рәхмәтулла, әллә ярамаган сүз әйттемме? Узынма дип әйтергә җыенасыңмы? Ник дәшмисең, Рәхмәтулла? Ни уйлыйсың?

Рәхмәтулла. Юк-юк, сөйлә, сөйлә…

Гөлчирә. Юк инде, сөйләмим, ошатмадың. Сау бул. Рузалия өчен рәхмәт.

Рузалия (атылып кереп, Рәхмәтуллага ташлана, кочаклый). Рәхмәтулла абый! Рәхмәтулла абый…

Гөлчирә. Кысыбрак кочакла. Ике яңагыннан үп. Булды. Инде мине кочакла.

Рузалия. Гөлчирә апа!..

Гөлчирә. Менә шундый инде без, Рәхмәтулла абый. Ә син безне әллә кем дип уйлыйсың. Күктәге йолдыз! Тулган ай! Фәлән-төгән, өч тиенлек бер дурак өчен акылдан шашучылар димисең.

Рузалия. Өч тиенлек түгел, Гөлчирә апа. Дурак та түгел. Рәхмәтулла абый кебек әйбәт егет ул.

Гөлчирә. Нәрсә, Рәхмәтулла абыең шулай бик әйбәтмени?

Рузалия. Искиткеч! Чудо!

Гөлчирә. Нәрсәсе чудо инде?

Рузалия. Мин каян белим инде? Кызык бит аның белән, күңелле.

Гөлчирә. Нәрсәсе күңелле инде?

Рузалия. Ну, Гөлчирә апа. Сез беләсез бит инде.

Гөлчирә. Нәрсәне беләм?

Рузалия. Ну сез, Гөлчирә апа. Үзегез дә яратасыз ич инде Рәхмәтулла абыйны.

Гөлчирә. Ни өчен яратам соң мин аны?

Рузалия. Ну, Гөлчирә апа.

Гөлчирә. Бар, чәй куя тор, мин хәзер чыгам. (Рузалия чыгып киткәч.) Рәхмәт сезгә, Рәхмәтулла абый.

Рәхмәтулла. Нишләп әле «сез» дип сөйләшә башладың?

Гөлчирә. Гаебем бар синең алда. Син миңа шулай әйткәләп тор, ярыймы, Рәхмәтулла абый. Ә миңа шундый рәхәт булды, син узынма, дип әйткәч. Ирләр сүзе җитми шул безгә, Хәдичәгә дә ирләр сүзе җитми. Күпме әйттем «сайланма» дип. Әллә кемне эзли. Син аның ризыкларын тәмле дип аша, Рәхмәтулла абый, күңеле булсын. Ир кирәк шул хатын-кызга, ир кирәк. Хәзер кочаклаттырмассың инде, әйеме?

Рәхмәтулла. Син миннән уенчык ясап бетердең. Рәхәтләнеп уйныйсың.

Гөлчирә. Уйныйм, Рәхмәтулла абый. Уйнарлык уенчык барында нигә уйнамаска. Әгәр дә бик беләсегез килсә, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, бер генә бала да яратмаган уенчыгы белән уйнамый, яраткан уенчыгы белән генә уйный. Минем сүзләрем сезләрнең баш шәрифләренә барып җиттеме?

Рәхмәтулла. Җитте.

Гөлчирә. Менә шулай. Мин булмасам, нишләпләр бетәр идең син? Әле мин уйныйм гына, чынлап тотынсам – һу-һу-һу!.. Син дә уйна, Рәхмәтулла абый, мин яраткан уенчыгың булырга риза бит. Менә мин – синеке, теләсәң нишләт. Тездән түбән, кендектән югарысы барысы да синеке.

Рәхмәтулла. Бар, чыгып кит!

 
Гөлчирә. Чыгып китсәм, сагынасың бит.
Телеграм баганасы –
Олы юлга маяк ул;
«Сагынасыңмы» дип сорыйлар,
Сагынмаган кая ул.
 

(Боргаланып чыгып китә.)

 
Рәхмәтулла (Гөлчирәнең җырын дәвам итә).
Телеграм баганасын
Саныйсым калган икән;
Күз керфекләрем талганчы
Карыйсым калган икән.
 

(Кесәсеннән кесә телефонын алып саннар җыя.) Исәнме, алтыным. Борчылма, бик яхшы. Укып бетердеңме әле китабыңны? Әйе, бик яхшы язучы ул. Кит инде… Яле, яле укы… Искиткеч, алтыным. Тагын яз. Китап итеп чыгарырбыз. Мин дә шагыйрь ире булып мактанып йөрермен. Сау бул, күгәрченем. Борчылма.

Гөлчирә (ишектә күренеп). Бу мин түгел, курыкма. Әйдә, Нина. Менә Нинаның синең янга керәсе килә. Оялам, ди. Үзе марҗа – үзе ирләрдән ояла. Утыр әйдә, Нина. Сөйләш туйганчы.

Нина. Балаболка син, Гуля. Исянмесез, Рахматулла Хурматуллович.

Рәхмәтулла. Пока живой, Ниночка.

Гөлчирә. Мин чыгам, Нина. Смотри, не трогай Рахматулла абыйны. Марҗаларга ир ышанып калдырсаң… Марҗа күрсә, татар ире акылдан шаша бит ул.

Нина. Потому что без матурлар. Әйеме, Рахматулла абы?

Рәхмәтулла. Әйе.

Гөлчирә. Кара, кара, монысын. Кил, башта кызыгыңны үзем күрим. (Рәхмәтулланы кочаклап чыгып китә.)

Нина. Ә мин беләм нигә Гуля кочаклый сезне. Она – вампир. Ул сездән ни… жизненный тонус высасывает. Шуңа ул такая весёлая. Ул сезгә ошыймы?

Рәхмәтулла. Ошый. Все вы мне нравитесь. Я всех вас люблю.

Нина. Сез со мной татарча сөйләшегез, Рахматулла Хурматуллович. Сез ошыйсыз миңа, кайчан татарча сөйләшәсез. Сез сөйлисез, все мне понятно. Язык, наверно, красив тогда, когда на нём красиво говорят. Минем ирем булды татар, аның сөйләшүе татарча меня раздражал. «Раздражал» ничек татарча.

Рәхмәтулла. Ачуны китерә иде.

Нина. Вот, вот, ачуны китерә. Мин уйлый идем – какой грубый язык. Сез сөйлисез, ласкает слух сезнең сүзләр. Какие-то мягкие они. Сез үзегез дә такой йомшак. Вот сез прикоснётесь руками, кулыгыз белән, әйеме, и по всему телу вот такая теплота, җылы. Вроде бы вы уже не молодой. Яшь кеше түгел бит, да? Менә вот сезнең объятие… Кочакка керәсе килә. Гуля ул такая хитрая. Сез гафу итегез мине алай сөйләгәнгә. Мне вот захотелось в любви объясниться. Юк, мин бернәрсә теләмим, сорамыйм. Сезне выгнали безнең бүлмәдән и так скучно мне стало. Откуда у вас такая положительная энергия?

Рәхмәтулла. Белмим инде, Ниночка. Сез үзегез яхшы булгангадыр ул.

Нина. Какой уж яхшы. Үзем беләм. Правильно я говорю – үзем беләм. Кстати, не такая уж я стерва, да, Рахматулла абы?

Рәхмәтулла. Синме, Ниночка? Син арада иң чибәре, иң яхшысы.

Нина. И иң бәхетсез. Самая несчастная, наверно.

Рәхмәтулла. Алай димә, Ниночка. Бәхетне аны үлчәүгә салып үлчәп булмый.

Нина. Как, как?..

Рәхмәтулла. Ну как сказать. Счастье невозможно положить на весы и взвесить.

Нина. Интересно. Может быть. Вот мин, Рахматулла абы, дүрт иргә чыктым, да? Беренче чыктым. Любила. Яраттым. Сигез ел нормально жили. Аннан начал эчәргә. Беспробудно. Вроде бы и причина да юк. Эчә дә сугыша. Кыйный. Үз баласын да кыйный. Аерылдым. Икенче чыктым – такая же картина. Өченче татарга чыктым. Вроде бы трезвее народ. Ну эчте. Хуже других может. Исереп под трамвай попал. Четвёртый раз за еврея вышла. Ну этот же народ абсолютно трезвый. Умный, рассудительный. Ну откуда мне попался такой экземпляр. Пьяница. Мин хәзер уйлыйм, Рахматулла абы, мы всем миром дышим перегаром. Минем дүрт иремнән өч балам бар. Как аларны уберечь? И у меня хәзер такое ощущение, что мин постоянно йокладым с бочками, наполненными водкой. Гафу итегез, что мин инде болай… Зашла вот объясниться в любви и объяснилась. Сез әйтәсез, что сез старый. Вот если сез әйтәсез миңа, Ниночка, выйди за меня, дип, побежала бы.

Рәхмәтулла. Читтән караганда гына шулай ул, Ниночка.

Нина. Нет, Рахматулла Хурматуллович. Юк, Рахматулла абы. Кайтыгыз безгә, вернитесь. Мы уговорим эту кикимору. (Нурзидә Мөбәрәковнаның кергәнен күреп.) Извините. (Чыгып китә.)

Нурзидә. Сез мавзолейда яткан кебек, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Чират торып керәләр.

Рәхмәтулла. Нишләтим инде аларны. Ничә ел бергә утырдык бит, ияләшкәннәр.

Нурзидә. Ияләшү генә түгел бу. Сөйкемле сөягегез бар, күрәсең.

Рәхмәтулла. Кем белә инде анысын, Нурзидә Мөбәрәковна. Яратам бит мин аларны. Алар яратуга мохтаҗ. Эшли-эшли сезне дә яратырмын, мохтаҗ булсагыз.

Нурзидә. Ләкин бит эш бүлмәсе балаган түгел. Анда ниндидер тәртип булырга тиеш.

Рәхмәтулла. Эш бүлмәсе төрмә камерасы да түгелдер инде. Монда бит җинаятьчеләр утырмый.

Нурзидә. Комедия театры да түгел инде бухгалтерия.

Рәхмәтулла. Үз эшләрен эшлиләр бит алар. Мин дә калышмыйм.

Нурзидә. Сез өлкән яшьтә бит инде. Алар сезне уенчык итеп уйныйлар.

Рәхмәтулла. Уйнасыннар. Сез баскетбол дигән уенны беләсезме? Мин аны яратам. Менә шул уенда уйнаучылар бар, туп бар. Уйнаучылар әллә нинди булсалар да, тупсыз уйный алмыйлар. Мин шул туп. Уйнасыннар, аннан кемгә зыян? Нигә алай карап торасыз? Бу абзый акылында микән дипме?

Нурзидә. Нигә минем турыда начар уйлыйсыз? Бәлки, теге кызларыгыз кебек сокланып карап торамдыр.

Рәхмәтулла. Охшамаган. Сез кирәгеннән артык җитди, Нурзидә Мөбәрәковна. Телисезме, мин сезгә Нурзидә дип кенә дәшәм. Сез әле миннән күпкә яшь. Чибәр. Беләсезме, бездә ничә хатын-кыз эшли, арада иң чибәре сез. Нигә елмаясыз? Телисезме, мин сезгә бер мәзәк сөйлим. Ишеттем дә бүген көлә-көлә үлә яздым. Көтүдән бер сыер кайтып килә икән. Капка төбендә бер песи баласы утыра, ди. «Кит юлдан, – дигән сыер, – үзең бәләкәй генә, үзең мыек үстергән булгансың», – дия икән. «Үзеңне бел, – дигән песи баласы, – тубал хәтле ими үстереп лифчиксыз йөрисең». (Нурзидәнең көлгәненә куанып.) Шәп бит, әйеме?

Нурзидә (көлүдән туктап). Ә бит сезнең тормышыгыз мәзәк сөйләп йөри торган түгел, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Сезнең туганыгыз белән без бер йортта торабыз. Сез унбиш ел буена паралич суккан хатыныгызны тәрбиялисез.

Рәхмәтулла. Алдаша ул.

Нурзидә. Алдашмый. Сез аны берәүгә дә әйтмисез.

Рәхмәтулла. Нигә сез аны миңа әйтәсез? Ул бит аны сер итеп сөйләгәндер. (Югалып калып.) Кемдә кемнең ни эше бар? Әллә сезнең тормыш тоташ бәхеттән торамы? Бер үтенечем сезгә. Моны миңа сөйләп бер ахмаклык эшләдегез, бүтәннәргә сөйләмәгез. Кемдә кемнең ни эше бар? Кешеләр кайгы түгел, шатлык уртаклашырга тиешләр.

Нурзидә. Гафу итегез. (Ишектә Гөлчирә башын күреп.) Керегез, Гөлчирә Нәҗиповна.

Гөлчирә (кереп). Әллә кермәмме?

Нурзидә. Сау булыгыз, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Гафу итегез. (Чыгып китә.)

Гөлчирә. Нигә гафу үтенә ул?

Рәхмәтулла. Мине синнән аерганга.

Гөлчирә. Ха!.. Аерып карасын. Ишекне бикләп куйса, тәрәзәдән керәчәкмен. Сиңа ни булды? Сөмсерең коелган сыман.

Рәхмәтулла. Озак керми тордың бит.

Гөлчирә. Көлмә инде, чыкканым да юк. Нинага ни әйттең, очынып йөри. «Яратам» дидеңме?

Рәхмәтулла. «Үлеп яратам» дидем.

Гөлчирә. Оятсыз! Кочаклап үтерәм бит үзеңне. (Рәхмәтулланы кочаклый.) Җылыйсым килсә дә, җыламыйм әле. Җылый белмим бит. Нигә алай икән, Рәхмәтулла абый? Ә син мине бер тапкыр җылаттың. Хәтерлисеңме, Яңа ел каршылаганда. Коллектив белән. Кал безнең янда, дидем – калмадың. Ялындым – калмадың. Хурлыгымнан җыладым. Нишләтәсең, үземнеке түгел шул. Кеше кешесе. Уйныйсың, дисең мине. Уйнамыйм, бик нык яратканымны сиздермәс өчен уйнаган булып кыланам. Һәр кешегә Ходай ярату хисе салган. Миндә әле аның яртысы да сарыф ителмәгән. Син дә мине яратасың бит, әйеме?

Рәхмәтулла. Яратмаска сине мөмкин түгел.

Гөлчирә. Кирәкми, икенче юлы әйтмә. Соң түгел әле, соң түгел. Мин әле сине йөз яшькә хәтле яшәтәм.

Шаулашып, Фаягөл, Нина, Рузалия, Хәдичә керәләр.

Нина. Всё, Рахматулла Хурматуллович, вы – наш. Сез – безнеке.

Фаягөл. Нурзидә Мөбәрәковна рөхсәт бирде.

Рузалия. Күчерегез, диде.

Гөлчирә. Күчерергә ул бит сезгә шкаф түгел.

Нина. Всё, Гуля! Монополия уничтожена – Рахматулла абы общий.

Гөлчирә. Общий булмый торсын.

Нина. Рахматулла абы – всенародное достояние. Дөрес әйтәмме, девочки?

Рузалия. Дөрес!

Фаягөл. Дөрес!

Рәхмәтулла. Нәрсә, миннән сорап та тормыйсызмыни?

Хәдичә. Кайтыгыз, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович.

Нина. Башла, Фаягуль. Һай, хилляу, хилляу…

Фаягөл җыр башлый, аңа башкалар кушылалар.

 
Алма сатучылар килгән,
Үлчәүләре бар микән;
Әҗәлгә дару бар, диләр,
Мәхәббәткә бар микән?
Һай, һилләү, һилләү, һилләү,
Алты кызга бер кияү.
Һай, һилләү, һилләү, һилләү.
Һай, һилләү, һилләү лә.
 

Пәрдә.

Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
2006
Hacim:
600 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04251-2
İndirme biçimi:
Ses
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 5, 11 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 4,2, 5 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 4,2, 5 oylamaya göre