Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 25
Икенче күренеш
Беренче күренештәге декорация. Кич. Фәния эш киеменнән эштән кайтып килә. Хәлим керә. Ул, әкрен генә килеп, Фәниянең күзләрен каплый. Фәния аптырап туктап кала.
Фәния (дорфа). Кем ул? (Тартыла.)
Хәлим (тавышын үзгәртеп). Мин бу…
Фәния Хәлимнең тавышын танып, кинәт тартылып ычкына. Куркынып, каушап, Хәлимгә карап тора. Хәлим рәхәтләнеп көлә.
Нигә курыктың, күрше кызы Фәния? Мин бу. Барыбер очраттым бит үзеңне. Миннән качып котыла алмассың. Бүген өегезгә кергән идем. Син юк. Нурлидә апа әйтә, эшкә китте, ди. Ай-яй, бик эшчән булып киткәнсең. Йә, күрешик. Исәнме, дус!
Фәния (каушавы бетмәгән). Исәнмесез…
Хәлим. Ә нигә алай салкын гына исәнләшәсең? Мин тагын, юләр, әллә ниләр хыялланып йөрим. Фәния күрә дә кочагыма ташлана инде дип көтәм. Тукта әле, дәү кыз булгансың бит син. Кыш көне бәләкәй генә идең ич. Миннән рөхсәт сорамыйча, болай үсеп китүеңә ризалыгым юк.
Фәния (ни әйтергә белмәгәннән). Бөтенләйгә… укып бетереп кайттыгызмы, Хәлим абый?
Хәлим. Билгеле. Әле ярый кайтып җиткәнмен, югыйсә мин кайтканчы кияүгә чыгып куйган булсаң, болай сокланып карый да алмас идем. Тфү-тфү, күз тимәсен.
Фәния. Колхозда эшләргә кайттыгызмы?
Хәлим. Кая барыйм ди, авыл хуҗалыгы институтын бетереп, аптекада дару сатып ятмам бит инде. Әйе, күрше кызы, Хәлим абыең хәзер инженер-механик. Ә нигә син болай күңелсез? Әллә минем кайтканымны ошатып бетермисеңме?
Фәния. Күңелсез түгел ич.
Хәлим. Күреп торам. Күзләрең моңсу. Әллә сөйгән ярың ташлап киттеме? Әйт, кем ул? Фәнияне ташлап китәргә рөхсәтем юк. Минем күршем Фәния бөтен авылга бер генә ул.
Фәния, Фәния, димәгез,
Фәниягә тимәгез!
Фәниягә тигән кеше
Рәхәт күрер димәгез.
Фәния. Сез бик шаянланып кайткансыз, Хәлим абый.
Хәлим. Ә нигә? Мин һәрвакыт шундый. Ах, курнос борын, үзең кем соң? Үзең бит әле кайчан гына, койма башына менеп, узган-барган чагымда: «Хәлим абый, Хәлим абый», – дип мине үртәп кала идең. Хәзер ул җитдиләнгән, үсеп киткән, имеш. Әллә кем булган. Ничә яшь инде сиңа? Тәк… Унөч, ундүрт. Кара, унсигез була икән ич. Менә сиңа мә! Чынлап та, синең белән шаярырга ярамый икән шул. Өлгергәнлек аттестатың да бардыр инде. Бармы?
Фәния. Бар.
Хәлим. Документларыңны җибәрдеңме әле?
Фәния. Кая?
Хәлим. Институтка.
Фәния. Институтка укырга керү өчен ике ел эшләргә кирәк.
Хәлим. Нурлидә ападан сораштым. Чебиләр үстерәсең икән. Үзеңне мактыйлар икән. Молодец, минем күрше булсын да, сынатсын, имеш! Чебиләрең хәзер тавык булгандыр инде.
Фәния. Бүген соңгыларын тапшырдым.
Хәлим. Инде нишләргә уйлыйсың?
Фәния. Белмим.
Хәлим. Безгә киләсеңме? Бригадага. Идарәдә сөйләшеп утырдылар, кыр станына аш пешерүче кирәк, диделәр. Кил безгә, мин сине өрмәгән җиргә дә утыртмам. Котлый аласың. Мин бит начальник. Әйе-әйе. Колхозда нинди тимер-томыр бар, бөтенесе миңа буйсынган. Шушы көннәрдә уракка чыгабыз. Нинди бәхет, ә, күрше кызы? Йә, килештекме?
Фәния. Юк.
Хәлим. Ни өчен?
Фәния. Мин аш пешерүче түгел.
Хәлим. Булырсың.
Фәния. Мин мәктәптә комбайн өйрәндем.
Хәлим. Шулаймыни?! Кечкенәдән үк малайлар кебек машиналар тирәсендә чуалырга ярата идең шул. Комбайнга ал дисеңмени? Алырбыз. Тик баштарак аш пешерергә туры килер. Аннан комбайнга. Аннан укырга. Шулай ярыймы?
Фәния. Белмим.
Хәлим. Ә син бел. Белми яшәү килешми. Йә, киләсеңме?
Фәния. Белмим.
Хәлим. Булды, килештек. Бернинди дә белмим юк. Мин председательгә әйтермен, аш пешерүченең менә дигәнен таптым, диярмен. Билгеле, Фәния булсын да минем сүзне тыңламасын. (Сәгатенә карап.) Фәниякәй, соңга калам бит мин.
Фәния. Кая ашыгасыз, Хәлим абый?
Хәлим. Өйгә. Иртән чыгып киткәннән кайтканым юк. Ашап алырга кирәк тә, аннан…
Фәния. Аннан кая?
Хәлим. Әйтмим.
Фәния. Шәпкә авылынамы?
Хәлим. Кайдан белдең?
Фәния. Хәлим абый, сез аны бик яратасызмы?
Хәлим. Кемне?
Фәния. Әминә апаны.
Хәлим. Оһо, әнә син нәрсә беләсең икән!
Фәния. Яратасызмы?
Хәлим. Син сорау аласың түгелме соң?
Фәния. Әйтегез, Хәлим абый!
Хәлим. Синеңчә ничек соң?
Тәрәзә ачыла.
Нурлидә. Фәния, кайттыңмы?
Фәния. Әйе, әни.
Нурлидә. Әйдә, кер инде, хәзер аш әзерлим.
Хәлим. Хәерле кич, Нурлидә апа!
Нурлидә. Ә, Хәлим, син дә андамыни? Әйтәм аны, дөньясын оныткан.
Хәлим. Күптән очрашкан юк бит. Сөйләшеп туеп булмый.
Нурлидә. Сөйлисе дә юк инде. Шунда үзең белән Казанга алып китмәдең. Тик Хәлим абый дип артыңнан ияреп йөрсен иде. Эшең әйбәт булдымы, кызым?
Хәлим. Соңгыларын тапшырдым, ди.
Нурлидә. Бик әйбәт, озаклама, кызым. Вакытында ашап-эчәргә кирәк.
Тәрәзә ябыла.
Фәния. Хәзер, әнием.
Хәлим. Ашарга дигәч, ашарга, Фәния, шагом марш!
Фәния. Хәлим абый, сез әни белән алай шаярып сөйләшмәгез. Минем белән дә…
Хәлим. Нигә?
Фәния. Шулай.
Хәлим. Алай икән. Син әллә ниндигә әйләнгәнсең, Фәния. Йә, ярый…
Фәния. Хәлим абый, сез җавап бирмәдегез.
Хәлим. Әйтмим, үзең шаярып сөйләшкәнне дә яратмыйсың.
Фәния. Ә сез шаяртмыйча әйтегез.
Хәлим. Шаяртмыйчамы? Нигә кирәк ул сиңа?
Фәния. Кирәк. Беләсем килә.
Хәлим. Яратсам, ни әйтерсең?
Фәния. Сез аның белән кайчан таныштыгыз?
Хәлим. Кайчан икән соң? Ике еллап бардыр.
Фәния. Ә миңа әйтмәдегез.
Хәлим. Әйткәнем булмадымыни? Менә син, ә! Ничек әйтмәдем икән? Хәер, җае туры килмәгәндер. Үзең дә сорашмадың. Син ничек соң? Кайсы егетнең башын әйләндерәсең?
Вахит керә. Хәлим, кинаяле итеп, Фәниягә карый.
Вахит. Хәерле кич, Хәлим абый.
Хәлим (кабаланып). Бетте баш. Эләктем. Менә телеңә салынып утырсаң. Качам, Вахит, гафу ит. (Чыгып китә.)
Фәния. Нигә килдең?
Вахит. Килергә уйламаган идем, Хәлим абый белән утырганыңны күргәч… Фәния, алай эшләмә…
Фәния. Син нәрсә, сөенергә, сүзләреңнең дөреслеген тикшерергә килдеңме? Ишет, алайса, әйе, син хаклы. Алар хат язышып торганнар. Кичә очрашканнарын үз күзләрем белән күрдем. Ләкин минем мәхәббәтем көчлерәк.
Вахит. Шуннан? (Пауза.) Хәлим абыйны Әминә ападан тартып алам дисеңме?
Фәния. Мин алай димәдем.
Вахит. Нишләргә телисең соң?
Пауза.
Фәния. Әминә апаның хакы юк. Ул Хәлим абыйны яратырга тиеш түгел иде.
Вахит. Үч аласың инде, алайса?
Фәния. Алмыйм. Миңа бернәрсә дә кирәкми. Син дә кирәкмисең. Мин бернәрсә уйларга теләмим.
Вахит. Уйламый ярамый бит, Фәния!..
Фәния. Юк, бер киңәшең дә кирәкми. Бар, кит, кирәкми.
Вахит. Тукта әле син…
Фәния. Кит, Вахит. (Вахит киткәч, үз-үзенә.) Мин бернәрсә дә эшләргә теләмим! Теләмим! Теләмим! (Әминәнең үтеп барганын күреп каушап кала. Аннан үзе дә сизмәстән.) Әминә апа! Исәнмесез!
Әминә (туктый). Исәнме, Фәния!
Фәния. Ашыгасызмы, Әминә апа?
Әминә (сәгатенә карап). Ә нигә?
Фәния (утыргычны алып килеп). Утырыгыз әле, Әминә апа.
Әминә (аптыраган хәлдә килеп утыра). Йә, ни бар?
Фәния. Болай гына, Әминә апа. Бүген мин сезне көттем. Сез килмәдегез. Чебешләрне сездән башка гына тапшырдык.
Әминә. Ничек булды соң?
Фәния. Яхшы. Ә ни өчен килмәдегез?
Әминә. Сезгә җайлырак булсын өчен. Сез бит анда мине яратмыйсыз. Безгә мондый зоотехник кирәкми дип, бер җыелышта син үзең үк кычкырдың бит.
Фәния. Мин кычкырмадым, әйттем генә.
Әминә. Менә шул, хәзер күңелең булыр, мин зоотехник түгел.
Фәния. Кем соң?
Әминә. Анысын инде миңа уйларга рөхсәт ит. Әйтәсе сүзең шул идеме? (Торып китә башлый.)
Фәния. Әминә апа, минем сезгә тагын бер соравым бар.
Әминә (көлемсерәп, канәгать). Йә, анысы нәрсә?
Фәния. Сез Хәлим абыйны бик яратасызмы?
Әминә. Ничек?
Фәния. Хәлим абыйны яратасызмы?
Әминә. Нигә кирәк ул сиңа?
Фәния. Кирәк булмаса сорамас идем. Йә, ярый, әйтмәгез. Сез эшегез буенча да, белемегез буенча да миннән өлкәнрәк. Минем белән ул хакта сөйләшү сезгә уңайсыз. Тик менә мин сөйләгәндә, мине бала-чаганы тыңлаган кебек тыңламагыз. Миңа да унсигез яшь. Димәк, сездәге хисләр миндә дә бар. Дөресен генә әйтегез, Хәлим абыйны яратасызмы?
Әминә (ни дип әйтергә дә белми, әңгәмәнең мондый борылыш алып китүенә аптырап). Йә, яратам ди, шуннан?
Фәния. Өзеп әйтегез, минем беләсем килә. Ул миңа кирәк. Бу сезнең үзегезгә дә кирәк.
Әминә (аптыраганнан-аптырый барып). Тукта әле, ни сөйлисең соң син?
Фәния. Алайса, әйтегез, нәрсә ул ярату? Җавап бирмәгез, үзем әйтәм. Ярату ул сиңа ошаган кешегә ышану, аңа табыну, аны үзеңнең идеалың итеп күрә белү, хөрмәт итү, серләреңне аңардан яшермәү, авыр чакларда чын күңелдән ярдәм итү, кайгысын-шатлыгын уртаклашу, ул кешене күргән саен күрәсе килеп тору… Менә мин Хәлим абыйны шундый ярату белән яратам.
Әминә. Син?..
Фәния. Әйе, яратам. Һәм бик күптәннән. Унике яшьлек чагымда ук безнең капка төбеннән Хәлим абыйның үтеп киткәнен сәгатьләр буе көтеп тора идем. Ул эштән кайтканда, аның каршысына йөгереп чыгып, ардыңмы, Хәлим абый, бик ардыңмы дип сорашып, аптыратып бетерә идем. Үзем сорашам, үземнең күзләрем Хәлим абый күзләрендә. Аның тузанга баткан йөзен үз кулларым белән юасым килә. Әгәр ул эштән төнлә кайтса, мин, йокламыйча, тәрәзәдән аны күз карашым белән өйләренә кадәр озатып куя идем. Мин аны аяк атлавыннан ук таный идем. Аннан Хәлим абый Казанга укырга китте. Күпме хатлар көттем мин аңардан! Тик күрше кызына хат язарга ул оныта иде. Әнисенә язган хатларында гына миңа сәлам тапшырырга куша иде. Үзем аңа хат язарга талпындым. Яздым. Язган берсен ерта бардым. Бәлки, элегрәк бу хисләр балалык җүләрлеге, яшь кызның өлкән кешегә сукырларча табынуы гына булгандыр. Китапларда андый мәхәббәтне шулай аңлаталар бит. Ләкин мин хәзер башка, миңа унсигез яшь. Менә ул кайтты. Һәм мин сезнең таныш икәнегезне ишеттем, очрашканыгызны күреп тордым. Бәлки, бу турыда сезгә әйтергә кирәкмәгәндер, сез, җилбәзәк кыз акылыннан шашкан, дип көләрсез генә. Көлегез, мин барысын да күтәрәм. Әмма Хәлим абыйны яратуыгыз минеке кебек көчле булмаса, яраткан сыман гына тоелса, калдырыгыз аны.
Әминә. Ничек?
Фәния. Сезнең хакыгыз юк. Әйе-әйе… Сез Хәлим абыйга тиң түгел.
Әминә. Нәрсә?
Фәния. Хәлим абый ялгышкан, сез дә ялгышкансыз.
Әминә. Менә ни өчен син һәрвакыт минем белән дорфа сөйләшкәнсең икән!
Фәния. Юк, аның өчен түгел. Белми идем әле. Кичә генә ишеттем. Хакыгыз юк сезнең! (Йөгереп капкадан кереп китә.)
Әминә (ялгыз, аптырап). Нәрсә сөйләде ул? Хакың юк, ди…
Хәлим керә.
Хәлим. Хәерле кич, Әминә. Сезнең авылга барырга дип чыккан идем.
Әминә. Безнең авылга? (Сынаулы карап.) Ә ни өчен моннан? Безнең авылга юл тегеннән бит.
Хәлим. Моннан өйрәнелгән юл. Башка җирдән үтсәм, юлым уңмас кебек. Аннан соң монда – Фәния…
Әминә. Фәния?
Хәлим. Әйе. Кечкенә чагында, мин кая гына барсам да, койма өстенә менеп, миңа хәерле юл теләп озатып кала иде. Һәрвакыт. Моңа шулчаклы күнегелгән, хәтта биш ел үткәч тә онытылмый. Бүген сөйләшеп утырдык, үскән, җиткән кыз булган…
Әминә. Сине сагынганмы?
Хәлим. Сагынган. Мин үзем дә сагындым. Минем кочагымда үсте ич ул.
Әминә. «Шуның кебек сеңлем булмаган бит…» Кичә син шулай дигән идең бугай? Син, Хәлим, алдаша да беләсең икән.
Хәлим. Ничек?
Әминә. Кичә әйттең, иртәгә очрашабыз, дидең.
Хәлим. Менә ич, очраштык.
Әминә. Мин үзем эзләп килгәчме?
Хәлим. Мин фермага барган идем, син эшкә килмәгәнсең.
Әминә. Ә мин сине авылда көттем. Әни дә көтте.
Хәлим. Ә ни өчен эшкә килмәдең?
Әминә. Мин эшләмим.
Хәлим. Ничек эшләмисең?
Әминә. Мин бүгеннән соң зоотехник түгел. Җитәр. Син кайтканчы түздем.
Хәлим. Берни дә аңламыйм…
Әминә. Аңлаешлы итеп әйттем ич.
Хәлим. Шаяртма әле, Әминә.
Әминә. Шаяртырга җыенмыйм да.
Артта Фәниянең җыры ишетелә. Әминә яшен суккандай тетрәп китә. Текәлеп, Хәлимгә карый.
Хәлим, син яратасыңмы мине?
Хәлим. Тукта әле, Әминә, син теге сүзне чынлап әйттеңме?
Әминә. Яратасыңмы мине, Хәлим? Әйт!
Хәлим. Ничәнче тапкыр соравың, Әминә!
Әминә. Хәлим, син минеке генә бит, шулаймы? (Ялварган тавыш белән.) Минеке генәме? Әйе, минеке! Минеке генә!
Пәрдә.
Икенче пәрдә
Өченче күренеш
Биек текә ярлы елга буена урнашкан кыр станы. Бер якта вагон чите күренә. Пәрдә ачылганда, Фәния өстәл янында юылган табак-савытларны тастымал белән сөртеп тора. Ашыгып, Хәйретдин керә.
Хәйретдин. Исәнлекме, саулыкмы, кызым? Башламадылармы әле?
Фәния. Юк.
Хәйретдин. Кайчан башлыйбыз диләр?
Фәния. Озакламаслар.
Хәйретдин. Алаймы? Яхшы. (Өстәл янындагы утыргычка утыра.) Син, кызым, ни өчен безгә килми башладың?
Фәния. Вакыт юк, бабай.
Хәйретдин. Шулаймы? Элек вакыт таба идең бит. Әллә миңа бер көянтә су алып кайтып бирү кыенга китә башладымы?
Фәния. Бабай…
Хәйретдин. Суны мин үзем дә алып кайта алам, кызым. Аллага шөкер, әлегә тазалыгым бар. Чишмә ерак түгел. Нәрсә, хәтереңне калдырдыммы?
Фәния. Юк, бабай.
Хәйретдин. Беркөн дә әллә ничек, төне буе эчем пошып чыкты. Ни булды дип төпченмим. Син хәзер җиткән кыз. Шулай да минем өемә юлны онытырга ашыкма әле син.
Фәния. Гафу итегез, бабай.
Хәйретдин. Гафу ит дип, анысы инде аның ул чаклы ук җинаять түгел. Кил син, кызым, кил. (Комбайннар ягына карап.) Тегесе кем ул?
Фәния. Кайсы?
Хәйретдин. Әнә бу якка килә.
Фәния. Вахит.
Хәйретдин. Кадыйр малаемы? Кара, күзләрем аермый башлаган. Кеше танымый башлаганмын. (Тирә-якка каранып.) Син шушында эшлим дисеңмени?
Фәния. Әйе, бабай.
Хәйретдин. Ярый-ярый, эшләп арган кешеләрнең тамакларын туйдыру изге эш ул. (Торып китә башлый.)
Фәния. Кая ашыгасың, бабай? Хәзер аш әзер була.
Хәйретдин. Рәхмәт, кызым. Ашыңнан бигрәк сүзеңә рәхмәт. Тамагым тук. Анда башларга җыеналар бугай. Яңа ашлыкны алып калып өлгерергә кирәк. Шундый гадәтем бар. Ел саен уракка төшкән көнне бер уч яңа сугылган ашлыкны алып калам да төенчеккә төйнәп куям. Һәр елныкы аерым төенчек. Байтак җыйналды инде.
Фәния. Нишлисең алар белән, бабай?
Хәйретдин. Нишлимме? Беренче ашлыкның, заманы узган саен, кадере арта төшә, кызым. Беренче мәхәббәт кебек. (Фәниянең аркасыннан кагып, сөеп чыгып китә.)
Фәния аны сокланулы уйчан караш белән озатып кала.
Пауза. Вахит керә.
Вахит. Исәнме, Фәния!
Фәния. Исәнме!
Вахит. Хәлим абый килмәдеме әле?
Фәния. Юк.
Вахит (паузадан соң). Монда эшләргә булдыңмыни инде?
Фәния эндәшми. Пауза.
Билгеле, монысы да эш. Ләкин монда килергә кирәкми иде сиңа.
Фәния дәшми.
Фәния!
Фәния. Нәрсә?
Вахит. Ярамый, Фәния. Мин үз турымда сөйләмим. Мәхәббәтне теләнеп алып булмый икән, анысын аңладым.
Фәния. Мин теләнмим.
Вахит. Сине әйтүем түгел, үземне әйтәм әле. Ә син ник килдең монда? Башка җирдә эш беткәнмени? Хәлим абыйга якынаер өченме? Нигә алай эшлисең? Мин бит беләм, бу уен эш түгел, Фәния. Куркам мин, синең өчен оялам. Болай начар кешеләр генә эшли…
Фәния. Вахит, нигә инде алай дисең?
Вахит. Дөресе шулай бит.
Фәния. Мин алдашмый, күңелемдәген яшермичә әйткәнмен икән, нигә син очраган саен мине гаепләргә тотынасың?
Вахит. Мин синең бәхетле булуыңны телим.
Фәния. Бәхет… Еллар буе саклап килгән хыялымнан Вахитка ошамый дип ваз кичсәм, шул бәхет буламы?
Вахит. Ялгышасың, Фәния, ялгышасың. Хисләрне йөгәнли белергә кирәк, диләр бит. Үзеңнән көлдермә, Фәния. Ташла. Яратышалар икән яратышсыннар. Башта гына авыр була ул. Аннан рәтләнә. Менә бүген бункерга беренче ашлык төшәчәк. Шатлык бит. Мин, үз кулларым белән комбайн йөртеп, кешеләргә икмәк бирәм. Бәхет бит ул икмәк. Шул турыда уйларга кирәк, Фәния. Шулай уйласаң, үз кайгыларың онытылып тора. (Соңгы сүзләрне сөйләгәндә, Фәния чыгып киткән була.) Сизәсеңме, икмәк исе килә. Әнә никадәр ашлык! Тизрәк амбарларга керәсе килә аларның…
Хәйдәр керә.
Хәйдәр. Син нәрсә болай үз-үзеңә сөйләнеп утырасың?
Вахит Фәния басып торган урынга карый. Фәния юклыгын күргәч, бераз уңайсызлана.
Вахит. Суктыра башлыйбыз бит, шатлык.
Хәйдәр. Шатланып кал. Эшли башлагач, шатланырга вакытың булмас. Мин, агай-эне, эшләгәндә шаярырга яратмыйм. Помощник дип, сине дә кызганып тормам. Акча аласың килсә эшлә. Йә-йә, курыкма. Минем белән, беләсең, акчаны көрәп аласың. Мин, агай-эне, умачлык эшләдем, шул җиткән дип йөрүчеләрдән түгел. Акчаны учлап алырга күнеккән. Понял?
Вахит. Понял.
Хәйдәр. Вәт шулай, тизрәк башларга кирәк иде, нәрсә көтәбез соң?
Вахит. Хәлим абый әйтте бит, мин килмичә башламагыз, диде. Ул икенче бригадада.
Хәйдәр. Нәрсә белә соң ул? Ачу китереп йөриләр шунда. Механик, имеш. Мотор сүтеп җыя белмиләр…
Вахит. Син җыйган мотор эшләмәгәч, Хәлим абый төзәтеп бирде ич.
Хәйдәр. Син, помощник булсаң, телеңне кыска тот, ярыймы? (Папирос алып кабыза. Вахитка да папирос суза.) Мә, көйрәтеп җибәр. Зарплат алгач түләрсең.
Вахит. Тартмыйм дип әйттем ич инде.
Хәйдәр. Дурак. Ничава, башың яшь, өйрәнерсең әле. Йә, синең эшләр ничек соң?
Вахит. Нинди эшләр?
Хәйдәр. Сөйләгән идең ич комбайн ремонтлаганда. Бу Нурлидә кызы белән? Һаман кәҗәләнәме?
Вахит. Хәйдәр абый, мин, сине акыллы кешегә исәпләп, серләремне сөйләгәнемә үкенеп бетә алмыйм.
Хәйдәр. Сөйләсәң ни булган? Миннән, дус, сүзне келәшчә белән дә тартып ала алмассың. Ә син җебемә. Кызлар алар җебегән егетне яратмыйлар. Башта кысып ал да кочакла. Май кебек эреп төшә. Эх син, менә абыеңны күрерсең. Пока дәшми йөрим әле. Бер җае туры килгәндә, теге зоотехник кызны Хәлимнән тартып алмасаммы… Пока миңа кирәкми. Тик йөри бирсеннәр. Кирәк булгач, тотармын да өйләнермен. Фигурасы матур ул зоотехникның. Чибәр, каһәр. Әгәр теләсәм, мин Фәниянең башын әйләндерергә дә күп сорамыйм. Бары сине кызганып кына тимим инде.
Вахит. Әйдә, комбайн янына. Тагын бер кат тикшереп чыгыйк.
Хәйдәр. Чурт булганмы аңа, майлаган, җайлаган, син минем белән булганда аптырама. Абзаң махы бирә торганнардан түгел ул.
Фәния керә.
Фәния, боткаң тиз пешәме инде? Ашыйсы килә башлады.
Фәния. Башта эшлә.
Хәйдәр. Вахит, әйт әле шуңа, блат буенча, бәлки, ашатып җибәрер, син, ни әйтсәң дә…
Вахит. Хәйдәр абый!
Хәйдәр. Оялма инде. (Өстәл янында кайнашкан Фәниянең биленнән кочаклап ала.) Менә, егет булсаң, шулай бул.
Фәния башта аптырап кала. Аннан, борылып, кулындагы миски белән Хәйдәргә суга. Хәйдәр Фәнияне ычкындыра.
Әй, әй, санга санап кочаклаганга рәхмәт юк!
Вахит (Хәйдәр каршысына килеп басып). Хәйдәр абый, хәзер үк Фәниядән гафу үтен.
Хәйдәр. Нәрсә-ә?
Вахит. Мин синең белән бергә эшләмим.
Хәйдәр (көлеп). Ну, сөйләп тә куясың, ә? Бар, эшләмәсәң, килгән юлың тап-такыр. Чакырып китермәдем.
Вахит (Хәйдәргә ябышып). Гафу үтен!
Хәйдәр. Кит әле бер якка!
Хәлим керә. Фәния вагонга кереп китә.
Хәлим. Нишлисез?
Хәйдәр. Минем помощник кызып киткән. Көрәшик дип бәйләнә.
Вахит. Хәлим абый, мин аның белән бергә эшләмим. Теләсәгез нишләтегез. Әшәке куллары белән икмәккә якын килмәсен.
Хәйдәр. Нәрсә сөйләгәнеңне белеп сөйлә, энем.
Вахит. Фәниядән гафу үтен.
Хәлим. Тукта әле, Вахит. Хәйдәр, биредә нәрсә булды?
Хәйдәр. Нәрсә булсын, шаярып, Фәниясен кочаклаган идем, шуңа әтәчләнә.
Хәлим. Гафу үтен, бар!
Хәйдәр. Бәйләнмәле, пажалысты. Каян килгән культурный халык.
Хәлим. Ә син барыбер гафу үтен.
Хәйдәр. Нәрсә барыгыз да командовать итәсез, ә? Кирәк булса, үзең үтен. Мин сезгә малакасус түгел. Нәрсә аны кактырып, суктырып әйтәсең? Турыдан-туры әйт. Мин Казанда чакта, син, Хәйдәр, минем Әминәгә күз салып йөргән икәнсең, диген. Жалоба бирде, диген. Хәзер мин синең өстән начальник, теләсә нәрсә эшли алам, диген.
Хәлим. Хәйдәр, минем Сабан туенда көрәшкәнем бар.
Хәйдәр. Сук, йә, сук! Без дә төшеп калганнардан түгел. Нишләргә кирәген белербез.
Хәлим. Егет димәсәң, хәтерең калыр.
Хәйдәр. Сүзеңне үлчәп сөйлә, ярыймы? Укымасак та, без дә андый гына сүзләрне әйтә беләбез.
Хәлим (Вахитка). Бөтенесе дә килеп беттеме?
Вахит. Күптән инде. Сине көтәбез, Хәлим абый. Арыш кипкән. Җыйдыра башларга вакыт. Юкса лафетчылар урдыра да урдыра. Әнә урылган җир никадәр. Аны сугып бетерәсе дә бар бит әле.
Хәлим. Агроном булдымы?
Вахит. Председатель белән килеп киттеләр.
Хәлим. Бераз юешрәк шул. Валга чорналып интектермәгәе.
Вахит. Юк, шатырдап кипкән.
Хәлим. Әйдәгез, барып карыйк.
Хәйдәр урыныннан кузгалмый.
Хәйдәр. Мин бармыйм.
Хәлим. Син нәрсә?
Хәйдәр. Мин кирәкмим ич сиңа. Помощник белән сөйләшәсең. Алай бик мачтырлар икән, барыгыз, эшләгез.
Хәлим. Хәйдәр, без монда уен уйнамыйбыз.
Хәйдәр. Мин дә уйнамыйм. Мин комбайнер булып, Аллага шөкер, алты ел эшлим. Эшләп карагыз, кирәк булсам чакырырсыз.
Хәлим. Эх, син!
Вахит. Кирәкми, Хәлим абый, бармасын.
Хәйдәр. Ха-ха-ха…
Вахит. Нәрсә көләсең, әллә ялынырбызмы?
Хәйдәр. Герой!
Хәлим. Хәйдәр, каприз күрсәтә торган чак түгел, бар комбайның янына.
Хәйдәр. Комбайнны менә монда минем янга китереп куегыз. Күтәреп утыртыгыз, заводить итеп бирегез.
Хәлим (Вахитка). Әйдә.
Китәләр. Хәйдәр утыргычка утыра. Аркасы белән өстәлгә сөялеп карап кала.
Хәйдәр. Ялыныр көнегез алда әле. Хәйдәрне күп куып карадылар инде.
Күлдә балык йөзәдер лә,
Су салкынын сизәдер, һай, сизәдер…
Әминә керә.
Нишләп йөрисең монда?
Әминә. Сезгә барыбер түгелмени?
Хәйдәр. Әллә агитатормы? Ну, табалар да соң инде. Агитатор дисәң дә агитатор. Ату, үткән ел илле яшьлек Нәҗип абыйны куеп үзәккә үткәннәр иде. Йә, агитациялә инде, гәзитләрдә ниләр язалар? Кычкырып торып укып җибәр, ә мин синең тезләреңә башым куеп тыңлармын.
Әминә. Тәрбиясез.
Хәйдәр. Сөйгән егетең дә миңа шулай дигән иде, кычкырыштык.
Авылыбызда бер чибәр бар,
Үзәгемне өзәдер, әй, өзәдер,
Әкрен кирәк, ипләп кирәк…
Әминә аңа әһәмият бирми, Хәлимнәр киткән якка карап тора.
Слушай, синең акчаң күпме? Әйт инде, курыкма, таламыйм. Булмаса, үзем биреп тора алам.
Әминә эндәшми. Хәйдәр торып, аның янына килә.
Нигә дәшмисең?
Әминә. Китегез биредән!
Хәйдәр. Кая китим? Мин аш пешкәнне көтәм. Менә син ник килдең? Хәлимне эзләпме? Кара әле, слушай, син зоотехник түгелмени хәзер? Беркөн правлениедә колагыма чалынды. Ташлады, диләр, дөресме ул?
Әминә. Анда синең эшең булмасын.
Хәйдәр. Болай гына әйтүем. Молодец. Син укыган кеше, ничывы тирес арасында йөрергә. Синең бит, авылда туып үссәң дә, тирес арасында буталырга натураң килешми. Син картинка кебек, үкчәле туфли киеп, егетләрнең борынына чиртеп йөрергә генә яратылган.
Әминә. Нигә сез һаман миңа бәйләнәсез?
Хәйдәр. Менә әкәмәт, нигә бәйләним? Мактыйм. Эшләү ул – ирләр эше, безнең эш. Чык миңа, слушай, Хәлимгә чыгып уңмыйсың син, эшләтеп җаныңа тиячәк. Ә мин сине, пожалысты, яңа өйнең түрендә генә утыртырмын. Әни карчыкка иптәш булырсың.
Әминә китмәкче була.
Тукта инде, слушай. Әйдә, загарать итәргә барасыңмы? Су әйбәт монда: әле яңа гына коенып чыктым.
Әминә. Җибәрегез, дим.
Вагоннан Фәния чыга. Хәйдәр аны күреп ала.
Хәйдәр (Фәниягә). Нәрсә авызыңны ачып тыңлап торасың? Кулларыңны уйнатма син, слушай. Менә синнән олырак апаңнар да сукмый миңа. (Өстәл читендә яткан бер газетаны алып.) Слушай, бу гәзитне миңа бир әле. Мотоциклның свичәсенә тузан кунган.
Фәния. Куй урынына.
Хәйдәр. Ике тиенлек гәзитеңне жәлләмә инде. Ярый, сезнең белән чүбек чәйнәп май чыкмас. (Фәниягә.) Хәлим килсә, әйт, мин елга янында булам. Загарать итә, диген. (Җырлый-җырлый китә.)
Күлдә балык йөзәдер лә,
Су салкынын сизәдер, һай, сизәдер…
Әминә Фәнияне күреп аптырап кала. Фәния, килеп, газетаны рәтләп куя, табак-савытларны җыя.
Әминә. Син нишләп биредә?
Фәния. Эшлим.
Әминә. Синең эш урының монда түгел.
Фәния. Сезнеке дә монда түгел бит.
Әминә. Ах, шулаймы? Без синең белән Хәлимне бүлешәбезмени?
Фәния. Хәлим абый алма түгел ул, нигә бүлешә-сең?
Әминә. Синең өчен алма ул. Син, койма башына менеп, аңа кызыгып торгансың ич. Бар, хәзер үк кайтып кит.
Фәния. Минем эшләрем бар, мин аш пешерәм.
Әминә. Нинди аш пешергәнеңне беләм мин.
Фәния (кызып китә). Әминә апа, сез әле генә Хәйдәр абыйны тәрбиясез дип атадыгыз. Сезнең авылда ничектер, безнең авылда әдәплерәк итеп сөйләшәләр.
Әминә (кычкырып). Әдәплерәк! Әдәпле сөйләшкәнне аңлыйсыңмы соң син?!
Фәния. Сез миңа андый гаеп ыргытмагыз. Һәм миңа кычкырырга да хакыгыз юк сезнең.
Әминә. Әллә рәхмәт әйтимме?
Фәния. Мин аңа мохтаҗ түгел. Мин сезне элек тә яратмый идем. Хәлим абый белән таныш икәнегезне белгәнче үк. Ни өченме? Хәйдәр абый әйткәндәй, тирес-тузан арасында йөрергә натурагыз килешмәгән өчен. Авылда үсеп, авылдан җирәнүегез өчен. Сез бит, бер ел зоотехник булып эшләп, терлек абзарларына кереп тә карамадыгыз. Чебиләр янына килгәндә дә борыныгызны яулык белән каплый идегез. Дөрес түгелме? Хәзер бөтенләй ташлагансыз. Киенеп-ясанып, авылдан авылга чабып йөрисез. Мин эш урынымда, мин эшлим. Сез нишләп йөрисездер – билгесез. Ә инде беркөн сөйләшкән сүзләрне искә төшерәсез икән, мин аны сезгә тагын кабатлый алам. Әйе, яратам мин аны. Ә сез аны яратмыйсыз. Хәлим абыйны хөрмәт итсәгез, бу кыяфәтегез белән аның эш урынына килмәс идегез сез. (Табак-савытларны күтәреп чыгып китә.)
Хәлим керә.
Хәлим. Әминә? Нишләп йөрисең син монда?
Әминә (йөзенә бәреп). Синең янга килдем. Көтмәгән идеңме?
Әминәнең бәйрәмчә киенүен күреп, Хәлимнең кәефе кырыла, дөресрәге, уңайсызлана.
Нәрсә, Хәлим, әллә минем килүем сиңа ошамадымы?
Хәлим. Эшкә бардыңмы?
Әминә. Юк.
Хәлим. Сөйләшкән идек ич. Ничек инде, Әминә, югары уку йортын бетереп, зоотехник дипломы алып, шул эшне ташларга мөмкин? Мин аңламыйм.
Әминә. Аңларсың әле, Хәлим. Мин бер ел эшләдем. Туйдым, ардым. Ә синең эшли башлавыңа ай да тулмаган.
Хәлим. Минем эшли башлавыма сигез ел инде. Мин укып чыккач ничек буласын укырга киткәнче үк белдем.
Әминә. Ә мин укып кайткач кына белдем. Баштук белсәм, авыл хуҗалыгы институтына аягымны да атламаган булыр идем. Фермада йөрер өчен югары белем кирәкми икән.
Хәлим. Соң хәзер нишләргә уйлыйсың?
Әминә. Белмим, син әйт.
Хәлим. Юк, Әминә, алай булмый. Бүген сезгә барам, әниең белән сөйләшергә кирәк.
Әминә. Мин бала-чага түгел, үзем өчен үзем җавап бирә алам.
Хәлим. Андый җавап ишетәсем килми минем синнән, Әминә. Чөнки яратам мин сине.
Әминә. Кемне яратасың соң син? Минеме? Әллә зоотехникнымы? Ә мин синең үзеңне яратам. Шуңа килдем дә. Син мине ничек куарга белми аптырыйсың, яратумы бу? Безнең бирешкән вәгъдәләребез шуның өчен идемени? Кайткач ук өйләнешәбез дигән вәгъдә зоотехникка гына бирелгән идемени? Син кайтканга никадәр вакыт узды.
Хәлим. Үзең күреп торасың бит, Әминә.
Әминә. Мин күп нәрсәләрне күреп торам. Менә шуңа күрә сине алырга килдем дә.
Хәлим. Кая?
Әминә. Загска.
Хәлим. Загска?! Бүген үкме?
Әминә. Әйе. Бүген үк! Хәзер үк! Мин көтә-көтә арыдым. Минем кеше кебек яшәп каласым килә. Миңа хәзер егерме биш яшь. Мин ышанып яшәдем. Сиңа! Ә син… (Еларга тели.)
Хәлим. Кирәкми, Әминә.
Әминә. Юатма мине. Миңа теләсә кем кычкыра. Имеш, мин сиңа тиң түгел.
Хәлим. Әминә, нигә инде андый сүзләр? Тукта, Әминә, мин Хәйдәрне генә табып киләм, югыйсә…
Әминә. К чёрту, к чёрту миңа Хәйдәрләрегез. Беләм мин ни өчен миннән качуыңны. Сиңа Фәния кирәк.
Хәлим (кинәт туктап). Нинди Фәния?
Әминә. Белмәгән булып кыланма!
Хәлим. Тукта әле, син, Фәния кирәк, дидеңме? Ни өчен?
Әминә. Ни өчен икәнен үзеннән сора. Ул бит сине ярата.
Хәлим. Кем әйтте?
Әминә. Үзе.
Хәлим. Кайчан?
Әминә. Сиңа барыбер түгелмени?
Хәлим. Шаяртадыр ул.
Әминә. Шаярту белән шаяртмауны аера беләм мин.
Хәлим. Димәк, син шуңа… Юк, ничек алай булсын? (Кинәт.) Ә минем моңа ни катнашым бар?
Әминә. Ул бит синең кочагыңда үскән.
Хәлим. Үссә?
Әминә (үзгәреп). Хәлим, мин беләм. Син алдашмыйсың. Мин сине гаепләп әйтүем түгел. Ә аның яратуы дөрес. Хатын-кыз күңелен хатын-кыз аңлый. Ул сине миннән тартып алачак. Аның явызлыгы җитәрлек. Ул хатын-кыз кыяфәтендәге Демон.
Хәлим. Ничек инде, Фәния ярата дип, бөтен эшне ташлап, шундый көндә загска чабыйкмы?
Әминә. Мин куркам…
Хәлим (зиһене таралган). Юк-юк. Күрәм, минем артта әллә нәрсәләр эшләнә, мин бернәрсә дә белмим. Син миңа ышанмый ук башлагач, димәк, бу җитди. Кайда ул?
Әминә. Кирәкми, Хәлим.
Хәлим. Юк, болай ярамый, Фәния!..
Әминә китә башлый.
Әминә, китмә!.. Фәния!
Әминә китә.
Әминә…
Фәния керә. Хәлим үзен кулга ала.
Фәния, утыр әле. Безгә сөйләшергә кирәк.
Фәния. Әминә апа куштымы?
Әминә вагон читенә килеп тыңлап тора.
Хәлим. Бәлки, шулайдыр да. Әминә апаңа әйткән сүзләрең дөресме?
Фәния. Әйе.
Хәлим. Нигә кирәк булды инде ул?
Фәния. Хәлим абый, сез миннән сорау алмагыз, ачуланасыз икән ачуланыгыз…
Хәлим. Юк, мин ачуланырга җыенмыйм. Ләкин бу шаяра торган нәрсә түгел.
Фәния. Мин шаярмыйм, Хәлим абый.
Хәлим. Ничек инде?
Фәния. Әгәр Әминә апа сезгә сөйләгән икән, белегез, аңа әйткәннәрем чын.
Хәлим. Бу турыда сөйләшүе дә уңайсыз. Син мине бит авыр хәлгә куйдың. Миңа синең алда оят.
Фәния. Сез оялмагыз, Хәлим абый. Монда мин оялырга тиеш.
Хәлим. Димәк, сүзне шуның белән бетердек? Икенче тапкыр кабатланмас бит?
Фәния. Белмим.
Хәлим. Ничек инде «белмим»? Аңлаштык ич.
Фәния. Юк.
Хәлим. Менә сиңа кирәк булса! Йә, син үзең аңлат, алайса.
Фәния. Минем хыялларымның ни өчен юкка чыкканын белергә телим мин.
Хәлим. Нинди хыяллар?
Фәния. Сез мине кечкенәдән үк дөньяны, җирне яратырга өйрәттегез. Сез мине яшәргә өйрәттегез. Сез миңа олы мәхәббәт турында сөйли идегез. Мин мәхәббәтне аңлый башладым. Мин аны таптым дип уйлаган идем.
Хәлим. Син яшь әле, Фәния. Күп нәрсәләрне аңлап бетермисең.
Фәния. Аңлатыгыз.
Хәлим. Ничек дип? Билгеле, синең белән сөйләшкән сүзләр күп булды. Мәхәббәт турында да. Әмма алар икенче төрлерәк иделәр. Ничек әйтим, гомумән мәхәббәт турында. Аларны үзеңчә кабул итәрсең дип башыма да китермәгәнмен. Күрәсең, синең олыгая баруыңны сизмәгәнмен. Болай буласын белсәм…
Фәния. Ничек соң сез, Хәлим абый, бөтен эштә уйлап эшли торган абый, ничек сез аны күрә алмадыгыз? Нигә мине һаман өмет белән яшәттегез? Хәзер мин нишләргә тиеш? Юк, сез уйламагыз, мин сездән мәхәббәт теләнмим. Тик киңәш бирегез миңа. Ничек миңа бөтенесен дә онытырга, ничек сезне очраткан саен, берни булмагандай гади итеп, чит кешеләр белән сөйләшкән кебек сөйләшергә? Киңәш бирегез.
Хәлим ни әйтергә белми. Әминә атылып чыга.
Әминә. Киңәш бир, Хәлим! Нигә бирмисең? Алайса, мин бирәм. Менә сиңа иң яхшы киңәш! (Фәниянең яңагына суга.)
Хәлим. Әминә!
Әминә. Нәрсә «Әминә»! Синнән киңәш сорый бит. Син дәшмисең. Ни өчен дәшмәгәнеңне беләм мин. Алдакчы! Алдакчы! (Йөгереп чыгып китә.)
Хәлим. Гафу ит, Фәния.
Кинәт артта, елга янында, чырылдап кычкырган тавыш. Әминә тавышы. Хәлим йөгереп чыга. Артта кешеләр йөгерешкән, сөйләшкән тавышлар. Бераздан, Әминәне күтәреп, Хәйдәр керә. Хәйдәр бил тиңентен ялангач. Башкалар да керә.
Хәлим. Әминә! Әминә!
Әминә дәшми.
Хәйретдин (Хәйдәргә). Аңлатып сөйлә, нәрсә булды?
Хәйдәр. Ну, нәрсә, йөгереп бара иде, егылды. Аяк астындагы җир ишелде дә, суга килеп төште. Анда биек ташлар. Башы шунда бәрелгәндер.
Вахит. Врач чакырырга кирәк.
Хәйдәр. Синең врачыңны көтеп ята ди ул. Мин аны авылга алып кайтам. (Әминәгә карап торучы Хәлимне читкә этеп.) Кит әле, мишәйт итмә. (Әминәне күтәреп чыгып китә.)
Аның артыннан башкалар да чыга. Фәния, төсе киткән килеш, сәхнә уртасында басып кала. Мотоцикл кузгалып киткән тавыш. Фәния елап җибәрә.