Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 24
Сания. Ерладың. Казан сөлгесен.
Аймәт. Ерладым.
Хания. Сүмәгәц нәк ерладың?
Аймәт. Мин сүвәм димәдем. Мин сине яратам гына.
Хания. Сания апага да яратам дидең.
Аймәт. Яратам димәдем. Сүвәм дидем.
Хания. Алия апаны да коцакладың.
Аймәт. Мин анарга сүвәм дип атьмәдем.
Хания. Сүмәгәц нәк коцакладың?
Аймәт. Мин аның биленнән генә коцакладым. Сүвәм дип атьмәдем. Сиңа да мин яратам дип кызларга атькән кебек атьмәдем. Балаларга атькән кебек атьтем. Укытуцы атә бит балаларга, балалар, мин сезне яратам, дир.
Хания. Әллә укытуцы булдың? Син әле үзеңдә укуцы гына.
Аймәт. Укуцы тегел. Студент.
Хания. Сания апа, нәк син яшьмисең? Ать алдалакка, сине сүмим, диген. Ать инде, Сания апа. Ать инде…
Аймәт. Хания! Бар үгә кать. Сиңа йокларга вакыт. Балалар төнне йөрми. Адә, Сания.
Сания. Кая?
Аймәт. Күлдә айның юынганын багабыз.
Хания. Мин дә барам.
Аймәт. Еламасаң гына бар. Кыз-катыннар белән сабиларның елаганы йерәгемә ярами.
Хания. Мин бармим.
Аймәт. Хуп мәйле, балдыз.
Хания. Барам.
Аймәт. Хуп мәйле. Әйдәгез.
Хания. Бармим.
Аймәт. Хуп мәйле, балдыз. Киттек, Сания.
Хания. Тиле!
Чыгып киткән Аймәт белән Сания артыннан «Тиле! Тиле!» дип кычкырып кала да җиргә утырып җылый. «Хания! Сания!» дип, оныкларын чакырып, Асимә керә.
Асимә (Ханияне күреп). Ни булды?
Хания. Бәбәгемә цебен керде.
Асимә. Йә, карик.
Хания. Цыкты инде.
Асимә. Үгә кать.
Хания. Катьмим.
Асимә. Хания!.. Кемгә атям… (Ханияне кочагына алып сөя.) Бар, кызым. Бар. Үдән цыкма да. Етәр вакыт – цыгарсың. Мин дә хазер катям. Константиновкага барам да катям.
Хания чыгып китә. Айшәбикәнең «Тотыгыз! Тотыгыз!» дигән тавышы ишетелә. Гармунын култык астына кыстырган Аләүетдин йөгереп үтә. Аның артыннан Айшәбикә чаба. Көлә-көлә, «Тотыгыз!» дип кычкырып, Миңнурый җилдерә. Асимә дә алардан калмый, «Тотыгыз!» дия-дия чыгып чаба. Үмәр белән Миңсылу көчкә сулыш алып кереп егылалар.)
Үмәр. Уф!.. Миңсылу, тыңна минем йерәкне, нишли?
Миңсылу. «Санта-Барбара» бетте микән?
Үмәр. Син минем йерәкне тыңна. (Миңсылу, үрмәләп килеп, колагын Үмәр күкрәгенә куйгач.) Нишли?
Миңсылу. Ишетмим.
Үмәр. Син аллә каягы Сисинең йерәген иштәсең, Үмәрнекен иштмисең. Тыңна!
Миңсылу. Иштелми.
Үмәр. Төшепме калган? Адә…
Миңсылу. Кая?
Үмәр. Мин куып тотам теге марякны. Колак төбенә берне ямим. Аннан катябыз. Адә.
Ашыгып чыгып китәләр. Кулга-кул тотынышып, Аймәт белән Сания керәләр.
Аймәт (туктап). Хания!..
Сания. Мин Хания тегел.
Аймәт. Афу ит, Хания..
Сания. Мин Хания тегел…
Аймәт. Нишләдем мин, ә? Юк, мин Хания турында уйламим, синең турыда гына уйлим, Сания. Син миңа бик тә, бик тә ошадың. Сүгән кызым шындый булсын иде дип мин төннәр йоклами уйланам.
Сания. Син алдамица гына сүлә. Мин сиңа дересен сүләсәң дә ышанам.
Аймәт. Цынмы, Сания? Ошадыммы мин сиңа?
Сания. Ошисың.
Аймәт. Цынмы, Сания? Сүвәсең дәме?
Сания. Бәлки, сүвәрмен дә.
Аймәт. Цынмы, Сания? Миңа кияүгә дә цыгарсыңмы?
Сания. Цыгармын да. (Аймәт кочакларга үрелгәч.) Коцаклама. Катының булгац коцакларсың. Мин сиңа Казан кызы тегел, кияүгә цыкканцы коцаклатырга.
Аймәт. Мин бит билеңнән генә коцаклим. Билең бигрәк нәзек бит.
Сания. Күп коцакласалар, калыная ул. Кулымнан гына тотып ере.
Аймәт. Детсат ыланының гына кулыннан тотып ериләр.
Сания. Мин үмерем буена синең өцен детсат ыланы булырмын. Тотып кая алып барсаң, шында барырмын. Суң кулың белән мине тотсаң, уң кулың белән ун ыланыңны тотарсың.
Аймәт. Унау?..
Сания. Унау, йерәк маем, унау. Алты малай. Дүрт кыз… Шының өцен укуыңны укып кал, үләнгәц укыргым бар диеп еремә. Синең ыланнарыңны кем ашатсын да кем киендерсен, ерәк маем. Япуниягә китәм диеп уйлама, ун ыланыңны артыңа ябыштырып ебәрәм.
Аймәт. Вата катты койрык бозга. Әллә исән цакта кациммы синнән.
Сания. Юк инде, кулымнан тоттың, каца алмисың. Ебәрмим мин сине.
Аймәт. Цынмы атәсең, Сания?
Сания. Мин масхар итә белмим бит, йерәк маем, абзикаем.
Аймәт. Каян үрәндең син шылай ямьне итеп сүләшергә?
Сания. Синең әниеңнән. Ул Аләүетдин абзига, йерәк маем, диеп кенә тора.
Аймәт. Болай булса, мин сиңа үләнәм, Сания.
Сания. Цыксам, үләнерсең.
Аймәт. Цыгам, дидең.
Сания. Цыгам димәдем, цыгармын да, дидем, ебәрмим, дидем.
Аймәт. Ир белән катын булгац, тотынышып ереп булмас, кыз белән егет цакта тотынышып шыл кюл тирәсендә ереп катик, Сания.
Сания. Катик, йерәк маем, катик.
Аймәт. Калды ич, калды ич, Казан сөлгесе,
Сеңлесеннән дә, апасыннан да яхшы Саниясе.
Җитәкләшеп чыгып китәләр. Алиянең кулыннан сөйрәп, Хания керә.
Алия. Кая алып барасың мине?
Хания (каранып). Әнә, әнә алар. Кюрәсеңме кемнәр?
Алия. Кюрәм.
Хания. Каласың. Карт кыз булып каласың. Ул ристан Сания апага үләнәцәк. Сания апа да аны сүә. Үзем кюрдем. Каласың.
Алия. Ул мине сүми.
Хания. Ә син сүдерә белмисең. Кызлар сүвә белергә дә, сүдерә белергә дә тиеш. Аңнисыңмы? Каласың.
Алия. Нишлим соң?
Хания. Уйла. Баш сиңа ни өцен бирелгән. Нәк елисың? Елама. Елак кызларны егетләр сүми. Күпме үрәтәм мин сине. Адә, киттек. Сания апага атәбез, апаң барында алга цыкма дибез.
Алия. Алай ярами.
Хания. Мин атькац яри. Адә…
Алия. Бармим.
Хания. Адә, диләр сиңа. Каласың.
Алия. Үземә тиңе табылыр.
Хания. Бу ристан бик ямьне бит. Аны езни дип әтү үзе ни тора.
Алия. Саниягә үләнсә дә, сиңа езни була инде.
Хания. Сания апага минем ацуым килде. Ристанны тартып алды. Адә, үзеннән дә тартып алабыз. Адә.
Айшәбикәнең «Тотыгыз!» дигән тавышы ишетелә. Аләүетдин йөгереп керә. Алия белән Хания аңа асылыналар. Бу бәхеттән Аләүетдин каушап кала, туктап, кызларга карап тора. Айшәбикә керә.
Айшәбикә. Ебәрегез Аләүетдинемне! (Аләүетдинне кызлар кулыннан тартып ала.)
Асимә атылып кереп, «Тотыгыз!» дия-дия Аләүетдингә асылынырга тели. Айшәбикә аны Аләүетдингә якын җибәрми.
Китегез! Аләүетдин минеке. Һай, Аләүетдин, Аләүетдин!.. Һай, йерәк маем! Ниләр генә булды соң сиңа? Кил шында, утырып ян тарт, йерәк маем. Асимәттай, ебәрмә. Кил. Кил, Аләүетдин… (Аләүетдинне агачка утыртып.) Арыдыңмы, йерәк маем?
Аләүетдин. Сакаяма, футаям, каталама…
Асимә. Нәрсә дир ул?
Айшәбикә. Япунца сүләшә, Асимәттай, япунца…
Асимә. Безнеңцә ницек була?
Айшәбикә. Белмим, Асимәттай, белмим. Ни дип атәсең, Аләүетдин?
Аләүетдин. Футаяма, каталама…
Айшәбикә. Аңнамим бит, Аләүетдин, йерәк маем, аңнамим.
Асимә. Футаямасын белмим, каталамасы колакка якын сүз. Япуния мишәрләренең сүзе тегелме икән.
Айшәбикә. Сүләмә инде син дә юкны, Асимәттай. Япуниядә мишәр бармы?
Асимә. Булмагац нәк анда барам дир. Булмады инде. Айшәбикә, кызымны сезгә бирмим инде. Башкода ебәрцәң дә бирмим. Ацуланма да…
Айшәбикә. Нәк алай дисең, Асимәттай?
Асимә. Сез футаямаларга кыз биреп сакаяма булып ерисем килми.
Айшәбикә. Анди тегел ул. Кылына гына ул, Асимәттай, кылына гына. Ать, Аләүетдин, кылынам гына, диген.
Көлә-көлә Миңнурый керә.
Миңнурый. Ай рәхәт! Вата рәхәт!.. Вата кызык!
Айшәбикә. Нәрсә көләсең, йә, нәк көләсең?
Миңнурый. Күпердән цыкканда Үмәр езни суга егылып төште. (Көлә. Аңа Аләүетдин кушыла.)
Асимә. Һи-и, һи-и… Сез барыгыз да тилергән. Бирмим кызымны, бирмим сез тилергәннәргә.
Айшәбикә. Миңнури, тукта! Ницек син көлә аласың? Күрмисеңме апаңның хален.
Миңнурый. Сиңа ни булган?
Айшәбикә. Бак моңа, Асимәттай, ни булган, дир. Аләүетдин езнәң Константиновкада марҗа биетеп ери, без аны куып ерибез. Ул, ни булган, дир. Аләүетдин езнәсе япунца сүләшә, ул, ни булган, дир.
Миңнурый. Япунца? Цынмы, Аләүетдин езни?
Аләүетдин. Балдаяма, Миңнури, сузуки.
Миңнурый. Аңлаяма, Аләүетдини езники.
Аләүетдин. Үдәяна ятаяна…
Айшәбикә. Асимәттай, нишлиләр алар?
Асимә. Барыгыз да тиле. Саубуллама дураклама. (Китә башлый.)
Айшәбикә. Асимәттай. Калдырма мине болар белән. Аләүетдин, йерәк маем, йылим бит. Миңнури сеңелем…
Миңнурый. Нәрсә инде син… Кил, утыр Аләүетдин езни янына. Әйт Аләүетдин езнигә япунца ямьне сүз.
Айшәбикә (Аләүетдин янына утырып). Аләүетдин, йерәк маем. Футаяма.
Аләүетдин. Сакаяма, Айшук, сакаяма. Кюрәсеңме син бу ямьнелекне?
Айшәбикә. Кюрәм, Аләүетдин.
Аләүетдин. Син дә кюрәсеңме, Асимәттай?
Асимә. Мин аны сиңа хәтле үк кюргән.
Аләүетдин. Ә син вата бу кюйне беләсеңме? (Уйнап күрсәтә.)
Айшәбикә. Аләүетдин, катик үгә.
Аләүетдин. Бар. Кать. Бак, «Трапиканка»ңны, бак «Санта-Барбара» ны. Без Япуниягә китәбез. Китәсеңме езнәң белән, Миңнури балдыз?
Миңнурый. Китәм, Аләүетдин езни.
Аләүетдин. Китәсеңме безнең белән, Асимәттай?
Асимә. Нишлим, Айшук?
Айшәбикә. Аллә без дә китәбезме, Асимәттай?
Асимә. Әй-й-әй, кеше киткән ердән калырга… Китәбез.
Хания (Асимә янына килеп). Әби, алып бар мине дә Япониягә.
Асимә. Ә сез монда нишләп йөрисез?..
Ах-ух килеп, Үмәр белән Миңсылу килеп керәләр. Үмәр, җиңнәрен сызганып, Аләүетдин өстенә бара.
Айшәбикә (Үмәр юлына аркылы төшеп). Аләүетдингә якын килмә, Үмәр езни.
Миңнурый (Айшәбикә янына басып). Үмәр езни, тимә Аләүетдин езнигә.
Асимә (Айшәбикә белән Миңнурый янәшәсенә басып). Кулың сузма Аләүетдингә.
Үмәр. Нишлисез сез?
Миңнурый. Без барыбыз да Япониягә китәбез.
Үмәр. Миңсылу, нишлиләр алар?
Миңсылу. «Санта-Барбара» ны бакми калдык.
Миңнурый. Апа, барып катик Япониягә, аннан карарбыз. (Үмәргә.) Үмәр езни, алып бар апаны Япониягә.
Үмәр. Аллә бармас дисезме. Уня гармуныңны, Аләүетдин базя. Ать, Миңсылу такмагыңны.
Миңсылу. Целбәем бар, целбәем бар,
Целбәем бар – минеке.
Минем целбәем минеке,
Синеке – тиленеке.
Аңа бүтәннәр кушылалар. Такмак әйтә-әйтә бииләр.
Их, целбәем, целбәем,
Целбәем – йерәк маем.
Син целбәйне кюргем кели,
Кәзәне кюргән саен.
Целбәемә бик килешә
Цабатасы, чулкасы.
Алмасам да кайгырмимын,
Кесәмдә карточкасы.
Бер целбәем армиядә,
Икенцесе төрмәдә.
Өценцесе сознательный –
Ятып тора өргәдә.
Их, целбәй – күәндә,
Су буена кил әлдә.
Цәцең тарап битеңне ю
Су буена килгәндә.
Асимә. Туктагыз! Мында минем кызларым бар. Алар да биесен. Биегез. Барын да уздырып биегез. Уня, Аләүетдин!
Аләүетдин уйный, Хания бии. Калганнар аны куәтләп кул чабып торалар.
Айшәбикә. Булды, Аләүетдин арыды, үләрегезгә категыз. Барыгыз, бар, бар, бар. (Бүтәннәр чыгып беткәч.) Арыдыңмы, Аләүетдин, йерәк маем?
Аләүетдин. Юк, Айшәбикә. Аләүетдин ари белми ул.
Айшәбикә. Китмисеңме инде, Аләүетдин?
Аләүетдин. Әцәт суй дип бәләнмәсәң, китмим.
Айшәбикә. Ярый, ярый, Аләүетдин… Син мине сүвәсеңме соң, Аләүетдин?
Аләүетдин. Ә син сүвәсеңме?
Айшәбикә. Күреп торасың. Ике көндә ябыгып калдым. Мыни бак, билләрем нәзегәеп калды. Япун катыннарының да билләре нәзекме, Аләүетдин?
Аләүетдин. Нәзек.
Айшәбикә. Тихакиянда маряк булганда аларны коцакли идеңме?
Аләүетдин. Алар мине коцакли иде.
Айшәбикә (Аләүетдинне кочаклап). Шылай итепме, Аләүетдин?
Аләүетдин. Шылай.
Айшәбикә (агачлар арасыннан җитәкләшеп үтеп баручы Аймәт белән Санияне күреп.) Аләүетдин, бак… кюрәсеңме?
Аләүетдин. Миңа сине күргәц бик еткән, Айшук.
Айшәбикә. Һай, шылай диеп атюләрең, Аләүетдин. Йерәк маем! Һай, Аләүетдин! Һай, йерәк маем.
Пәрдә.
Күрше кызы
(Драма өч пәрдәдә, алты күренештә)
Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта.
Һ. Такташ
Катнашалар:
Фәния – урта мәктәпне тәмамлап, тормышка яңа гына аяк баскан 18 яшьлек кыз.
Хәлим – инженер-механик. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, туган авылына кайткан, 26 яшьтә.
Әминә – зоотехник дипломының хуҗасы, 25 яшьтә.
Вахит – Фәниянең классташы.
Нурлидә – Фәниянең әнисе, 45 яшьтә.
Хәйретдин – авыл карты, 75 яшьтә.
Хәйдәр – комбайнчы егет. Хәлимнең тиңдәше.
Малай.
Беренче пәрдә
Беренче күренеш
Өй арты. Канәфер куаклары. Куаклар эченәрәк кертеп эшләнгән утыргыч. Утыргыч өстендә, аякларын картларча бөкләп, Фәния утыра. Кич. Кайдадыр «Фазыл чишмәсе» көенә гармун моңлана. Фәния ул көйне йотылып-йотылып тыңлый. Аннан, көйгә кушылып, әкрен генә җырлый башлый.
Фәния. Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем,
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырмын дигән идем.
Җыр артта дәвам итә.
Өздереп нигә карадың,
Ник тоттың чиләгемнән,
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән.
Җыр әкренәя.
Нинди матур җыр!
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән.
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән…
(Шул сүзләрне кабатлый-кабатлый, утыргычтан сикереп төшә, сабыйларча тилелек белән сикеренгәли, аннан бармакларын бөгеп саный башлый.) Егерме бише, егерме алтысы, егерме җидесе! Ә-әни!.. Әнием! (Сикереп тора, коймага тотына.) Әни!..
Тәрәзә ачыла. Нурлидә күренә.
Нурлидә. Нигә шулкадәр кычкырасың?
Фәния (бармакларын бөгеп санап). Әнием, карап тор, егерме бише, егерме алтысы, егерме җидесе! Аннан ул кайтып та җитә.
Нурлидә. Кем?
Фәния. Әйтмим, әнием. Ялынып сорасаң да әйтмим.
Нурлидә. Кыланмыйча гына сөйләш.
Фәния. Бүген йә иртәгә кайтып җитә.
Нурлидә. Әй тиле! Кер өйгә. Кайдан чыккан ул көн саен төн саклау? Кер!
Фәния. Кермим, әнием, мондый кичтә өйдә утырырга ярамый. (Кире урынына утыра.) Әни, ишетәсеңме, уйныйлар? Күрәсеңме, ай чыгып килә. Әнием, чык монда! Чык!
Нурлидә. Унсигез яшькә җиттең, һаман акыл кереп бетми үзеңә.
Фәния. Мин җүләр, әйеме, әнием? (Такмаклап.) Мин җүләр, мин җүләр! Әнием, чык әйдә, кил, икәүләп җүләрләнәбез!
Кил, кил, кил,
Кил, иркәм, кил инде!
Кил, кил, кил,
Кил, иркәм, кил инде!
Кил, иркәм, кил инде,
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине!
Тәрәзә ябыла.
Һәй, үпкәләде дә.
Кил, иркәм, кил инде,
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине!
Яңадан утыргыч өстенә менеп чүгәли. Гармун уйнап, Вахит үтеп бара. Фәния куаклар артына яшеренә. Вахит, Фәнияләр өе каршына килеп, тәрәзәгә карап тора. Аннан, авыр сулап, утыргычка утыра. Фәния, куаклар арасыннан чыгып, Вахитны утыргычтан этеп төшерә.
Фәния. Вахит килеп утырсын дип ясап куйган урындык юк монда.
Вахит. Фәния?!
Фәния. Ә мин синең нишләп йөргәнеңне беләм, әйтимме?
Вахит. Фәния…
Фәния. Өегездән гармуныңны күтәреп чыктың да урамның теге башында сыздырып җибәрдең. Янәсе, Фәния ишетсен дә йөгереп килсен. Мин бармагач, үзең килдең. Ә ник килгәнеңне әйтимме? Миңа мәхәббәтеңне аңлатырга. Йә, әйт, дөрес түгелме?
Вахит (уңайсызланып). Дөрес.
Фәния. Менә күрдеңме? Сөйкемле сөягем бар минем. Йә, аңлат инде мәхәббәтеңне!
Вахит. Син һәрвакыт шаяртасың. Гел уенга гына борып алып китәсең.
Фәния. Сөйләшсәң, Вахит, үпкәләмичә генә сөйләш. Һай, тәрәзә янында нинди сүзләр сөйләшеп торабыз. Әни ишетсә, икебезнең дә кирәкне бирер. Әйдә тегендәрәк. Алып бар утыргычны.
Вахит утыргычны ала. Читкәрәк илтеп куя. Фәния утыра.
Вахит, теге көйне уйна әле. Тик әкрен генә. Йә инде…
Вахит уйный. Фәния җырлый.
Инешкә төшкән сукмакның
Читләре үлән генә.
Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен
Тик күрше-күлән генә.
Матур көй, әйеме, Вахит? Яратам мин бу көйне. Син дә яратасың, әйеме? Кил, Вахит, син дә утыр. Күңел иркен булса, урын табыла, әйеме, Вахит? Гармунчы кешедән дә бәхетле кеше юктыр бу дөньяда. Вахит, мине дә өйрәт әле. Мең-мең рәхмәтләр укыр идем. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр бит.
Вахит. Хәзер соң инде. Аны кечкенәдән өйрәнергә кирәк.
Фәния. Өйрәнмәс дисеңме? Бир әле гармуныңны! (Вахиттан гармунын ала да уйнап карый; көй чыгара алмагач туктый.) Булмый икән. (Вахитның сокланып каравын сизеп.) Вахит, нигә алай карыйсың?
Вахит. Син, Фәния, дөрес әйттең. Мин сине эзләп йөрим. Көндезләрен дә, кичләрен дә – һәрвакыт сине эзлим. Син үзең якында гына, үзең еракта.
Фәния. Кызык итеп сөйлисең син, әйеме, Вахит?
Вахит. Нигә?
Фәния. Үзе якында, үзе еракта… Дөнья күргән кешеләр кебек.
Вахит. Нигә, күрмәгәнмени? Безгә унсигез яшь. Унсигез яшендә минем әти кулакларга каршы сугышкан.
Фәния. Әтиең бит ул, син түгел…
Вахит. Безгә дә җитдирәк булырга вакыт инде.
Фәния. Ә-ә-ә, онытып җибәргәнмен. Син һәрвакыт җитди булырга яратасың бит. Әле дә хәтеремдә, бишенче класста микән, алтынчыда бугай, син, Павел Корчагин кебек буласым килә, дигән идең. Тәки була алмадың бит, ә? Унбер классны бетердең дә комбайнчы ярдәмчесе булдың да куйдың. Һе, шул да булдымы егет эше?! Менә апаңнан өйрән син. Чебиләр үстерәм.
Вахит (елмаеп). Әкәмәт син, Фәния!
Фәния. Нигә, мактанырга хакым юкмы әллә? Инкубатор чебиен үстереп кара әле син. Алар синең белән минем кебек кенә түгел. Син аннан хәзер елап качасың.
Вахит (елмаеп). Мин аны әйтмим.
Фәния. Ә нәрсәне әйтәсең?
Вахит. Болай гына.
Фәния. Хәйретдин бабай әйтә, сүзләрен өзеп сөйләгән кешеләрне яратам, ди.
Вахит. Ни әйтергә теләгәнемне беләсең ич инде…
Фәния (кинәт җитдиләнеп). Вахит, син, безгә унсигез яшь, дидең. Бу чыннан да күп бит, ә? Без синең белән картаябыз икән бит инде. Егерме, егерме биш булыр, аннан нишләрбез? Беләсеңме, Вахит, мин үземнең илле яшьлек вакытымны күрәсем килә. Ул вакытта безнең авыл нинди булыр икән? Мин һаман да чебиләр үстерермен микән? Юк, мин югары белемле инженер булырмын. Сиңа көлкеме, Вахит?
Вахит. Нигә көлке булсын?
Фәния. Әллә нәрсәләр сөйлим ич. Син башка сүз көтеп утырасың. Көтмә, Вахит. Әйтмим мин аны сиңа. Чынлап.
Вахит. Мин барыбер ышанмыйм.
Фәния. Анысы синең эш. Вахит, син акыллы, җитди кеше. Ләкин мин башка кешене яратам.
Пауза.
Вахит. Кемне?
Фәния. Хәлим абыйны.
Вахит. Бу шаяртуың, Фәния, бөтенләй урынсыз.
Фәния. Әгәр шаяртмасам?
Вахит. Соң… соң, Хәлим абый бит… Ә Әминә апа?
Фәния. Нәрсә «Әминә апа»?
Вахит. Әминә апа белән алар хат алышып торалар бит. Мин беләм.
Фәния. Ялганлама.
Вахит. Алар Казанда танышканнар.
Фәния. Ничек танышканнар?
Вахит. Ничек икәнен белмим. Беркөн Әминә апаның авылдаш егете әйтте. Хәлим абый аңа хатлар язып тора икән.
Фәния. Көнләштерергә уйлама. Барыбер булдыра алмыйсың. Хәлим абый үзе дә мин яратканны белә. Мин булганда нишләп Әминә апа белән танышсын ди ул.
Пауза.
Вахит. Нишләп соң, алайса, монда утырасың? Хәлим абый кайтты ич.
Фәния. Кайтты? Кайчан?
Вахит. Мин килгәндә өйләренә кереп бара иде. (Гармунын каты итеп тартып уйнап чыгып китә.)
Фәния. Вахит, Вахит, тукта әле… Хәлим абый кайткан! (Кинәт исенә килеп.) Ай, нишләвем бу? (Уйланып тора.)
Нурлидә чыга. Кулында – Фәниянең пальтосы.
Нурлидә. Фәния!
Фәния куркып китә.
Туңып үләсең бит, төн сакчысы. Мә, өстеңә ки.
Фәния (йөгереп килеп, әнисен кочып әйләндерә). Әнием, әнием!
Нурлидә. Тукта, нишләвең бу?
Фәния. Әнием, Хәлим абый кайткан!
Нурлидә. Кайтса ни?
Фәния. Эх, әнием, мин сиңа әйттем ич. Кайткан бит! Яңа гына кайтып төшкән. Әнием, мин хәзер кайтам.
Нурлидә. Кая барасың?
Фәния. Хәлим абыйларга.
Нурлидә. Нишлисең анда?
Фәния. Күрешергә, хәлен белергә.
Нурлидә. Кеше юлдан арып кайткандыр. Күрешер өчен иртәгә дә көн бетмәгән.
Фәния. Тәрәзәдән генә карап киләм. (Йөгереп чыгып китә.)
Хәйретдин керә.
Хәйретдин (Нурлидәгә). Кая чаба тагын?
Нурлидә. Хәтимә малае кайткан. Шуларга китте. Үлеп тора шул Хәлим абый дип. Бертуган абыйсы диярсең.
Хәйретдин. Һе… Ай-һай, әтчәйни кыз үстерәбез, Нурлидә килен. Хәерлегә генә булсын. Тәүфыйгы булсын инде.
Нурлидә. Тәүфыйклы булмый нишләсен ул, минем сүземнән чыкмый…
Хәйретдин. Кем белә бит. Бишектә чагында шулай булгандыр да, хәзер синең сүзең белән генә яши алмый шул инде ул. Үзендә тәүфыйк булсын. Без аның белән кайчак серләшеп утырабыз. Күрсәң көнләшеп туймассың. Су алып кайта да чәй куеп җибәрә. Мең төрле сораулар биреп аптырата. Нигә, Хәйретдин бабай, болай? Нигә тегеләй? Җавап биреп кенә өлгер. Үсә торган чагы шул. Канат кагынып очарга әзерләнгән чагы.
Нурлидә. Очар, Хәйретдин абзый, очар, күрми дә калырбыз әле.
Хәйретдин. Ничек очар бит, Нурлидә килен, кай якка очар.
Нурлидә. Башка кайгың булмаса, борчылма, Хәйретдин абзый.
Хәйретдин. Борчылма, дисеңме? Әле менә Минһаҗ янына кергән идем дә, бераз телгә килеп алдык. Хәзерге яшьләрне яманлый. Ә мин мактыйм. Эшли дә беләләр, яратыша да беләләр, дим. Минһаҗ әйтә, ашыкма әле, кордаш, ди. Эшли белүләренә сүзем юк, җир җимертәләр, ә тормыш итүләренең рәте-чираты юк, ди. Бәхәсләштек-бәхәсләштек, тәки очына чыга алмадык.
Нурлидә. Картлык көнегездә башка сөйләшер сүз тапмагансыз икән.
Хәйретдин. Тукта әле син, Нурлидә килен. Көләргә ашыкма. Үзең беләсең, Минһаҗ кордашның сүзе дә, бер уйласаң, ниерәк шул. Ике малай үстерде. Хәкимҗанына сүз әйтеп булмый. Җәмәгате белән матур яшиләр. Салихҗаны эчне пошыра. Кичә хат килгән, икенче хатынын да аерган. Менә бит. Үзе болай азган-тузган да түгел кебек иде. Минһаҗга аны ишетү җиңелме? Менә нигә алай ул? Ярый инде, безнең заманда көчләп өйләндерәләр, көчләп кияүгә бирәләр иде. Хәзер бит алай түгел. Хәзер бит әйтәләр, сөйгәнеңне ал, сөйгәнеңә бар, диләр. Рәхәтләнеп яшәгез, диләр. Минһаҗ әйтә, заманасы бик әйбәткә китте, яшьләрне шул боза, ди.
Нурлидә. Әйбәтлектән кеше бозыламыни?
Хәйретдин. Мин дә шулай дидем диюен. Тик барыбер эч пошып китте. Минһаҗ яныннан чыккач, чишмә буйларын урап уйланып йөрдем. Шунда бер егет белән кызның сөйләшкәннәре колагыма чалынды. Сүзләренең мәгънәсе юк, Нурлидә килен. Мәгънәсез сүзләр сөйләшәләр.
Нурлидә (көлеп). Китсәнә, Хәйретдин абзый, килешмәгәнне… сүз тыңлап…
Хәйретдин. Килешә торган нәрсә түгел, билгеле. Туры килүен генә әйтәм. Шунда менә синең кызың исемә төште. Куркыбрак киттем.
Нурлидә (көлеп). Һи, Хәйретдин абзый, кирәкмәгәнне уйлап йөргәнче, өеңә кайт та тынычлап йокла.
Хәйретдин. Һе-һе-һе. Тынычлап йокла, имеш. Минем йоклыйсы көннәрем алда. Миңа чирек сәгать күз йомып алсам, шул җиткән. Әнә Нәфисә җиңгәң дүртенче елын йоклый. Бераз ашыкты шул, мәрхүмә. Җир өстен күреп калырга кирәк, Нурлидә килен. Мин йөрим әле. Дөньяны карап йөрим. Дус-ишләр янына кереп хәлләрен белешеп чыгыйм. Минһаҗның аягы сызлабрак тора әле. Хәерлегә генә булсын. Ярый, хуш иттек, Нурлидә килен.
Нурлидә. Хуш, хуш. (Кулындагы пальтосына карап, Фәния киткән якка бара башлый. Ләкин тукталып нәрсәдер уйлана да кереп китә.)
Пауза. Урамнан Әминә белән Хәйдәр килә.
Хәйдәр. Тукта инде, слушай, әллә кем булма. Зоотехник дигәч тә, без дә төшеп калганнардан түгел.
Әминә. Нәрсә кирәк сезгә?
Хәйдәр. Йә инде, әллә кем булып, «сез» дигән булма. Син дә авыл кызы бит. Кем икәнеңне беләбез. Шәһәрдә укып кайттым дигәч тә…
Әминә. Барыгыз, кайтып йоклагыз.
Хәйдәр. Бик йоклар идем, синең аяк тавышың йокларга мишәйт итә. Үкчәле туфлиең белән йөрәккә басып йөрисең.
Әминә. Ничек, ничек? Кара нинди матур итеп сөйли беләсез икән сез!
Хәйдәр. Как же. Комбайнер дигәч тә, без дә культурный.
Әминә. Ярый, җибәрегез инде, соңга калам.
Хәйдәр. Курыкма, авылыгызга үзем илтеп куярмын. Әниеңә, минем белән булды, диярмен.
Әминә. Әйтегез әле, нәрсә кирәк соң сезгә?
Хәйдәр. Әйтегез дип, әйтәм, нигә… Яратам, слушай. Ышанмыйсыңмы? Валлаһи менә!
Әминә. Нишләп болай кинәт кенә ярата башладыгыз соң әле?
Хәйдәр. Кинәт кенә түгел, слушай, син кайтканнан бирле. Матур бит син, каһәр! Коеп куйган кебек. Любой егетне аяктан егарлык. Шушы яшькә җитеп, яратканым юк ие, сине күрүем булды – беттем.
Әминә. Йә, ярый, хушыгыз.
Хәйдәр. Тукта инде, слушай. Сөйләшик инде. Мин бит өйләнергә исәпләп йөрим, чык син миңа кияүгә. Чык, слушай, үкенмәссең. Әллә тиң түгел дисеңме? Миңа үзем кебек укыган кеше кирәк дисеңме? Курыкма. Укымасам да, кешедән ким яшәмим мин. Минем өй авылда бер.
Әминә. Ярый, мин уйлармын. Тик бүген җибәр.
Хәйдәр. Ну, слушай, син уйлаганны көтсәң, болай да утызга җитеп киләм инде. Әйдә, сразы безгә китәбез. Курыкма, синең чүпрәк-чапракларыңны иртәгә дә алып кайтып була.
Әминә. Сез, ахры, яхшылап әйткәнне аңламыйсыз?
Хәйдәр. Нишләп аңламаска? Аңлыйм… Ну, ярый, чурт с ним, уйла.
Әминә. Кая барасың?
Хәйдәр. Озатам. Укымасак та, аның тәртибен беләбез без.
Әминә. Мин үзем генә кайтам.
Хәйдәр. Кара әле, слушай, әйдә минем мотоцикл белән. Бу караңгыда сезнең авылга хәтле ике чакрым, үзеңә генә куркыныч. Әйдә.
Әминә. Икенче вакытта.
Хәйдәр. Кайчан?
Әминә. Бер җае чыгар әле.
Хәйдәр. Ну, слушай, җай чыкканны көтсәң…
Әминә. Уф! Нинди кеше соң син?
Хәйдәр. Минме? (Кочаклап ала.)
Әминә. Алыгыз кулыгызны!
Хәйдәр. Алмасам нишләтәсең?
Әминә (тартылып ычкына). Китегез хәзер үк, кычкырам.
Хәйдәр. Булды, булды. Шаярганны аңла инде. Ну, пока, иртәгә көт, яме? (Китә.)
Әминә. Тәрбиясез!
Хәлим күренә. Шәһәрчә спай киенгән. Ул каядыр ашыга. Аның артыннан, аяк очларына гына басып, Фәния килә. Хәлим Әминә белән очраша.
Хәлим. Әминә?!
Әминә. Хәлим! Тукта әле, тукта, күземә ялгыш күренәсеңме соң? Ой! Тукта! Ничек болай?
Хәлим. Менә шулай. Кайттым.
Әминә. Көтмәгәндә. Менә бәхет! Мин тагын авылыбызга кайтырга җыенып йөрим. (Хәлимгә текәлеп карап тора.) Нигә бер сүз дә әйтмисең?
Хәлим. Каушап калдым ич. Сине очратырмын дип уйламаган идем. Кайтып кердем дә авылны күрергә дип чыккан идем. Ә син мине көтеп торасың икән.
Әминә. Көтеп тормасам нишләр идең, эзләп барыр идеңме?
Хәлим. Тукта әле, нигә без урам уртасында басып торабыз? Утырыйк.
Әминә. Мин соңга калам.
Хәлим. Кайтып-килеп эшлисеңмени? Алай читен ич. Көн саен ике чакрым ара үтәсе.
Әминә. Башыңа төшкәч нишлисең.
Хәлим. Йә, утырыйк әле. Бүгенге төн безнеке.
Утыралар. Пауза. Фәния аларга таба ташлана. Ләкин, кинәт туктап, капкага таба чигенә. Өй артындагы рәшәткәгә тотынып күзәтә.
Әминә (Хәлимнең күзләренә карап). Сагындырдың.
Хәлим. Бикме?
Әминә. Бик. Син сагындыңмы?
Хәлим. Сагындым.
Әминә. Алдашасың ич.
Хәлим. Ничек алдашам?
Әминә. Алдашасың. Югыйсә… (Иркәләнеп Хәлимнең кочагына сыена.)
Фәния йөзен кулы белән каплап кереп китә. Капка ябылган тавышка Хәлим белән Әминә караналар.
Кемдер бар.
Хәлим. Фәния кайткандыр.
Әминә. Кайдан?
Хәлим. Дөньяда болай утыручылар синең белән без генә түгел ич. Мин кайтканны белмидер әле. Югыйсә без болай утыра алмас идек.
Әминә. Нигә?
Хәлим. Мине күрсәме? Хәлим абый, ничек кайттың? Ничек укыдың? Ничә бишлең бар, дип сорашып, җанга тия башлый ул. Әкәмәт кызый. Яратам үзен. Шуның кебек сеңлем булмаган бит…
Әминә. Хәлим, мин үзгәргәнме?
Хәлим. Сизелми кебек.
Әминә. Үзгәрдем. Бик нык үзгәрдем. Картайдым, ямьсезләндем, тупасландым. Хәзер көзгегә карарга да куркам.
Хәлим (Әминәнең йөзенә карап). Элекке кебек үк.
Әминә. Ә син аз гына да үзгәрмәгәнсең. Һаман да шул коры. Язган хатларың искә төшә дә, көләсем килеп китә.
Хәлим. Нигә?
Әминә. «Сәлам Казаннан. Исән-сау. Зачётларны уңышлы бирдем». Ә сөю, мәхәббәт турында ләм-мим. Әйтерсең лә мин сиңа чит кеше.
Хәлим. Син беләсең ич инде.
Әминә. Беләм шул, Хәлимем. Шуңа үпкәләмим дә. Әле дә хәтеремдә, син мине туган көнем белән котлап шигырь язып биргән идең.
Географлар, нигә алдашасыз,
Кара диңгез берәү генә, дисез.
Кара диңгез өчәү. Ышанмасагыз,
Килегез дә Әминәнең
Күзләренә карап китегез.
(Көлә.) Ничек яза алдың икән син аны? Хәлим…
Хәлим. Нәрсә, Әминә?
Әминә. Яратасыңмы?
Хәлим. Беләсең ич инде.
Әминә. Ә син кабатла.
Хәлим. Яратам.
Әминә. Тагын?
Хәлим. Яратам.
Әминә. Тагын?
Хәлим. Күпкә китә бит инде.
Әминә (канәгатьләнеп көлә). Ә син санап барма. Мин синнән ул сүзне гел ишетеп торасым килә… Хәлим, әйдә безнең авылга.
Хәлим. Ә нигә сезнең авылга?
Әминә. Шулай. Мактана аласың. Мин генә түгел, минем әни дә сине көтә. Ул бөтенесен дә белә. Мин аңа сөйләдем. Хәлим кайту белән өйләнешәбез, дидем. Әни инде туйга да әзерләнә башлады.
Хәлим. Туйга?!
Әминә. Әллә вәгъдәңне оныттыңмы?
Хәлим. Бүген соң инде, Әминәкәй. Кияү булгач, әдәплерәк булырга кирәк. Иртәгә иркенләп барырмын. (Көлеп.) Киенеп, ясанып. Йә, сөйлә, үзеңнең эшләр ничек?
Әминә. Нинди эшләр?
Хәлим. Зоотехникның нинди эшләре барын син яхшырак беләсең инде.
Әминә. Аны әйтәсең икән. Начар.
Хәлим. Ничек начар?
Әминә. Шулай. Көнозын тирес, пычрак арасында сыер савучылар, көтүчеләр, чебеш үстерүчеләр белән талашып йөри-йөри ардым.
Хәлим. Баштарак, өйрәнгәнче, шулай була торгандыр инде ул. Зарар юк, өйрәнерсең. Без монда икәүләп җир җимертербез. Мин сезнең фермаларны механикалаштырып бирермен. Син фән буенча…
Әминә. Хәлим, кирәкми.
Хәлим. Нәрсә кирәкми?
Әминә. Очрашуның беренче сәгатендә үк андый сүзләр нәрсәгә? Минем сиңа карап торасым килә. Син кайттың, миңа шул җиткән. (Хәлимгә сыена.) Бүген өйгә кайтырга соңга калгач курыккан идем. Соңлавым шатлыкка булган, югыйсә сине тагын бер көн күрә алмыйча интеккән булыр идем. (Иркәләнеп.) Сине яратканыма үкенә башладым инде. Көтәргә дә көтәргә. Көтә-көтә картаеп беттем… Хәлим, әйдә чишмә буена. Син кайткач, шунда утырып сөйләшербез дип, мин анда бер урын сайлап куйдым. (Хәлимне тартып торгыза, кочагына ташлана.) Хәлим! Хәлимем! Син минем ничек шатланганымны белсәң иде. Эх, Хәлим! (Хәлимнең кулыннан тотып.) Әйдә, Хәлим, төн буе йөрибез! Бүген мин сине беркая да җибәрмим. Әйдә! (Хәлимне җитәкләп алып чыгып китә.)
Пауза.
Капкадан Фәния атылып чыга. Әминә белән Хәлимнең киткәннәрен күреп туктап кала. Аннан алар артыннан йөгермәкче була, тагын туктый.
Фәния. «Син сагындыңмы?» – «Бик!..» Юк!.. Кирәкми!..
Хәйретдин (үтеп бара). Ни булды, кызым?
Фәния. Бабай!..
Хәйретдин. Чү-чү… Нигә кычкырасың?
Фәния. Синең кычкырган чагың булмадымыни, бабай?!
Хәйретдин. Кычкырганым бар, кызым. Тик кычкыруның төрлесе була бит.
Фәния. Эх, бабай!