Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 27
Алтынчы күренеш
Бишенче күренештәге декорация. Вакыт иртә. Сукмакта Хәлим күренә. Ул басуга бара. Больницадан Әминә кайтып килә. Китеп барган Хәлимне күрә.
Әминә. Хәлим! Хәлим!
Хәлим керә. Әминәне күреп аптырап кала.
Хәлим. Син ничек?
Әминә. Кайтып киләм. Җибәрделәр. Киемнәрне кичә үк алып куйдым да бүген иртә таңнан юлга чыктым. Машина очрады. Бәрлегуҗа күперенә кадәр утырып кайттым. Нигә йөзең чытык? Әллә мине очраткангамы?
Хәлим. Юк. Нигә?
Әминә. Күзләреңнән күреп торам. Ә мин тагын ашыгып кайткан булам. Хәлим мине көтәдер дип хыялланам.
Хәлим. Әминә, бар, син кайт.
Әминә. Кайттым бит инде.
Хәлим. Өегезгә кайт. Мин бүген барырмын. Сөйләшербез.
Әминә. Син һаман да шул, кайт, сөйләшербез… Ни эшләргә уйлыйсыңдыр… Бөтенесе сөйләшенгән, хәл ителгән ич инде.
Хәлим. Сөйләшенмәгәнен син яхшы беләсең, Әминә.
Әминә. Минем бернинди сүз дә ишетәсем килми. Ике ел сөйләштем, җитәр. Мин хәзер турыдан-туры сезгә кайтам. Беркая да китмим.
Хәлим. Ничек безгә?
Әминә. Шулай. Хатының булып.
Хәлим (паузадан соң). Алай булмаячак, Әминә.
Әминә (куркып). Димәк?..
Хәлим. Әйе.
Әминә. Хәлим, минем хисләрем белән шаярма. Вәгъдәң бар.
Хәлим. Син аны юк дип исәплә.
Әминә. Менә ничек?! Шул сүзне әйтер өчен ике ел алдап йөрдеңме?
Хәлим. Кем кемне алдагандыр, анысы билгесез. Инде моннан соң да алдашмыйк, Әминә.
Әминә. Бәлки, синең күңелең үсеп киткәндер? Синең өчен кешеләр суга ташланалар бит. Алайса, бел, сикермәдем мин! Сикерергә дә уйламадым. Яр ишелде. Ялгыш егылдым.
Хәлим. Әминә, нигә инде андый сүзләр?
Әминә. Шуңа үзеңне әллә кемгә санарга ашыкма.
Хәлим. Син мине торган саен гаҗәпләндерәсең, Әминә.
Әминә. Дөресен ишеткәч, гаҗәптер шул. Миңа да гаҗәп. Сине аңлый алмый интегәм ич. Әллә, япь-яшь кызның артыңнан чабуын күргәч, күңелең үзгәрдеме? Башың-күзең әйләндеме?
Хәлим. Фәниягә кагылма.
Әминә. Тик өметеңне сузма. Кичә ул минем янга килде. Гафу үтенде.
Хәлим. Беләм.
Әминә. Каян беләсең? Димәк, сез очраштыгыз? Аңлашылды. Бөтенесе дә аңлашылды. Ой, нинди ахмак мин! Шуның сүзенә ышанып. Ахмак! (Елый.)
Хәлим. Әминә…
Әминә. Юк! Мин алдандым, алдандым! (Елавыннан кинәт туктап.) Йә, әйт инде, хәзер нишләргә миңа?
Хәлим. Әминә, әйдә, тынычлап аңлашыйк. Яраттым мин сине, Әминә. Ничек танышканыбызны үзең беләсең. Күңелле иде ул чакта. Ләкин, кайткач, мин сине танымый башладым. Синең турыда кайтканнан бирле бер генә яхшы сүз дә ишеткәнем юк. Билгеле, мәхәббәттә кеше сүзе артык. Ләкин, Әминә, без кешеләр арасында яшибез. Мине кешеләр кеше итте. Хыялыма ирешергә, җирнең хуҗасы булырга, олы теләкләр белән яшәргә мине кешеләр өйрәтте. Ә ул хыялларым синең өчен чүп кенә икән. Хәтта мин сабый дип исәпләгән Фәния аларны күрә белә, ә син, вәгъдә дип, мине әллә кая өстерисең. Синең өчен җир дә, кешеләр дә кирәкми. Сиңа ир кирәк. Сиңа ир булган кеше, сине бер җирдә дә эшләтмичә, байлык-муллыкта яшәтеп, сиңа калкан булырга тиеш. Мин аны булдыра алмыйм. Фәния әйткәндәй, мәхәббәт – мәхәббәт белән, тик ул намуска тап төшерерлек булмасын. Мещан буласым килми минем, Әминә.
Әминә. Менә ничек сөйләшә беләсең икән! Юкка гына сине җебегән егеткә санап йөргәнмен. Йә, нишләргә кушасың соң миңа?
Хәлим. Анысын үзең уйла инде. Сабый түгел. Ярый, Әминә, мин ашыгам. Хуш!
Әминә. Юк, беркая да бармыйсың. Мин синнән калмыйм. Теләсәң нишлә. Безнең авылда туй көтәләр. Ничек мин кеше күзенә кайтып күреним? (Хәлимнең кулына тотынып.) Китмә, Хәлим! Яратам мин сине. Син ни әйтсәң, шуны эшләрмен. Мин бөтенесенә күнәм. Хур итмә мине! Миңа кешеләрдән оят.
Хәлим. Эх, Әминә…
Хәйдәр эшкә бара. Әминә белән Хәлимне күреп, яннарына килә.
Хәйдәр. Пар күгәрченнәргә сәлам! (Әминәгә.) Әле кай арада кайтып өлгердең? Иртә таңнан свидание?
Хәлим. Хәйдәр, син бара тор, мин хәзер барып җитәрмен.
Хәйдәр. Синсез эш чыкмый анда, слушай. Тизрәк, комбайн свичәсенең задний мусты эрегән. (Көлә.)
Әминә. Юлыңда бул.
Хәйдәр. Әле сез үбешеп туймадыгызмыни? Ул кадәр нәфесле булмыйлар инде. Кичә дә төне буе үбештегез. Күреп киткән идем. Бигрәк сагынышкансыз икән. Һаман аерылыша алмыйсыз.
Әминә (шикләнеп). Хәлим, нәрсә сөйли ул?
Хәйдәр (Әминәгә). Нигә, син түгел идеңмени ул? Мин аны син дип уйлаган идем. Берсе Хәлим иде инде, точно күрдем. Икенчесе кем булды икән? Әллә Фәния булды микән?
Хәлим. Син! (Хәйдәргә кизәнә.)
Хәйдәр (аның кулын эләктереп). Кулыңны уйнатма, унбиш суткы укыган кешеләргә дә бар. Нәрсә монда юл чатында очрашып чутыйн-чутыйн киләсең. Әйт, Фәния идеме? Нигә дәшмисең? (Каушап калган Хәлимне этеп җибәрә.) Җитмәсә, җикеренгән була.
Әминә. Хәлим, дөресме?
Хәйдәр. Мин ялганламыйм, слушай.
Әминә. Мин синең белән сөйләшмим.
Хәйдәр. Ай Алла, сөйләш соң, аның белән сөйләш. (Юл кырыендагы ташка барып утыра.)
Әминә. Хәлим, дөресме? Кичә Фәния белән шушында…
Хәйдәр. Юк, тегендәрәк. Әнә алар утырган җир.
Әминә. Оятсыз! Юк, җавап бирәчәксең син болар өчен. Мин барыбер үчемне алачакмын. (Елый.) Ике ел гомерем әрәмгә китте. Нинди егетләрне шуңа алыштырдым бит. Нигә? Нигә? Кем миннән көлә? (Елавыннан туктап.) Юк-юк! Алай булмаячак! Мин – Әминә! (Хәйдәр янына килә.)
Хәйдәр таш өстендә селкенми генә утырган җиреннән кинәт торып чигенеп куя.
Нигә куркасың?
Хәйдәр (каушап). Нишләп… Курыкмыйм.
Әминә. Яратасыңмы мине?
Хәйдәр. Ничек? Ни дисең?
Әминә. Туры әйт, яратасыңмы? Син бит минем арттан сөйрәлеп йөргән идең. Менә хәзер мин синеке. Әйдә, алып кайт инде өеңә. Мин синең хатының булырга риза.
Хәйдәр. Өйгәме? Хатын итепме? Ничек?
Әминә. Туй үткәрербез.
Хәйдәр. Туймы? Бүгенме?
Әминә. Әйе, бүген.
Хәйдәр. Хәзер үкме?
Әминә. Әйе, хәзер үк.
Хәйдәр. Хәзер үк… Хәзер үк… Тукта әле…
Әминә. Мин шаяртмыйм, мин – синең хатының. Әйдә, алып кайт.
Хәйдәр (тәмам аптырашта, ни дип әйтергә дә белми, тораташ кебек басып тора). Ничек, болай кинәт кенә…
Әминә. Әйе, кинәт кенә. Моментыннан файдаланып кал, югыйсә…
Хәйдәр (уйларыннан айнып). Нәрсә «югыйсә»… Куркытма син мине, слушай. Хәлимне каптыра алмагач, хәзер Хәйдәр дә ярый дисеңме? Акула булмаса, кильке?
Әминә. Килька түгел, пешка син, белдеңме?
Хәйдәр (ярсып). Телеңне озайтма… Хатын-кыз дип тормам…
Әминә. Кабахәтләр, кансызлар! Ненавижу, барыгызны да ненавижу! Берегез дә кирәкми! (Үксеп елап чыгып китә.)
Пауза.
Хәйдәр (үз-үзен кулга алырга тырышып). Һе, ир кирәк булган… Әзер ир… Чак кына елан авызына барып кермәдем бит, ә! Уф, гомеремдә беренче тапкыр тезләрем калтырый. Котырган эт тешләгәнмени? Тизрәк комбайн янына барырга кирәк. (Тиз генә чыгып китә.)
Хәлим – уйлар диңгезендә. Таш янына килә. Утыра. Адашкан карашы белән авыл ягын күзәтә. Кемнәрнеңдер килгәнен күреп, урыныннан тора. Фәния керә. Кулында – кечкенә генә чемодан. Ашыгып, юл буйлап атлый. Нурлидә аны куып җитә. Хәлим аларга күренми.
Нурлидә. Кызым, Фәния, тукта, акылыңа кил.
Фәния. Борчылма, әнием, мин акылымда. Олы юлга чыгам да… Машиналар йөреп тора.
Нурлидә. Әй кызым, кызым, сөйләшү юк, киңәшү юк. Ярый әле, капкадан чыгып киткәнеңне күреп калдым.
Фәния. Сиңа хат язып калдырдым мин, әнием.
Нурлидә. Шул хатыңны гына укып хәсрәтләнер өчен үстердеммени мин сине? Шуның өчен төн йокыларымны калдырып, бишегең янында утырдыммыни? Әйдә, кайт, кызым. Китәсең килсә, тотмам. Иртәгә китәрсең. Юлга үзем җыйнап, пристаньга кадәр озатып куярмын.
Фәния. Йә инде, әнием, бернәрсә дә булмаган ич. Тынычлан, бар, кайт.
Нурлидә. Әйт, ичмаса, кая төбәп барасың?
Фәния. Казанга, Садыйк абыйларга.
Нурлидә. Бу чаклы холыксызланырсың дип кем уйлаган. Ярый, бар, кит. Ни хәл итим, үз башыма хәсрәт үстергәнмен. Кит, әлегә кадәр яшәдем, үлмәдем.
Фәния. Әнием, сөйләмә инде андый сүзләр. Аңлыйсың бит…
Нурлидә. Аңламыйм да, кирәкми дә. Бар, хәерле юл. Үсеп җиткәч, әниең арткандыр, хуш. (Кайтыр юлга борыла.)
Фәния. Әнием! (Нурлидә янына килеп туктала.) Әнием, аңла, читен миңа! Миңа монда калырга ярамый. Аңлыйсыңмы, мин сиңа бөтенесен дә аңлатып яздым. Барысы да син теләгәнчә. Син миңа ачуланып калма. Кайтырмын мин, әнием, тик хәзергә миңа китәргә кирәк. Минем авылдан ераграк китеп уйлыйсым килә. Син мине һәрвакыт аңлый идең бит.
Нурлидә. Юк шул, аңламаганмын, кызым. Үсеп җиткәнеңне сизми калганмын. Юлыңа акчаң бармы?
Фәния. Бар.
Нурлидә. Садыйк абыеңа ни дип әйтерсең инде?
Фәния. Белмим әле.
Нурлидә. Әче каргышым төшсен бу Хәлимгә.
Фәния. Әнием, кирәкми, каргама. Гаебе юк аның. Мин… мин үзем гаепле. Йә, әнием, сау бул. (Нурлидәне кочаклап үбә дә әкрен генә китә.)
Нурлидә аны кайгылы караш белән озатып кала. «Каз канаты» көе уйнала. Хәлим, бәйләп куелган кешедәй, сүзсез генә басып торуында дәвам итә. Кинәт бер уйга килеп кузгалмакчы була, ләкин юлдан килгән Вахитны күреп, туктап кала. Вахит Нурлидә белән очраша.
Нурлидә (күреп). Вахит улым, сез бит бергә уйнап үстегез, бергә укыдыгыз, ничек соң? Китте бит, китте!
Вахит (аңламыйча). Кем китте?
Нурлидә. Фәния китте. Әнә, әнә бара, Вахит! Улым!
Вахит китеп барган Фәнияне күреп чыгып йөгерә. Хәлим Нурлидәгә күренми генә басуга таба атлый. Нурлидә, кулын маңгаена куеп, Фәния белән Вахит киткән якка карап күзәтә. Пауза. Фәнияне кулыннан җитәкләп Вахит керә.
Фәния. Җибәр!
Вахит. Юк, ычкына алмассың. (Фәния кулындагы чемоданны алып Нурлидәгә бирә.) Мә, Нурлидә апа, алып кайта тор.
Нурлидә. Вахит улым, зинһар, җибәрмә! (Чемоданны кочаклап, кайтыр якка борыла. Китә.)
Вахит (Фәниягә). Син нәрсә, Фәния? Нишләвең бу?
Фәния. Синең анда эшең юк!
Вахит. Юк, Фәния, бар минем эшем. Бөтен нәрсәдә эшем бар минем. Сине яратуым өчен генә түгел. Синең белән бергә үскәнем, синең белән бергә укыганым өчен эшем бар минем. Синең кебекләр өчен кызарырга теләмим мин. Әниләребезнең күз яшен күрергә теләмим мин. Кая барасың син, кая китәсең? Качарга җыенасыңмы? Үз-үзеңнән качып котылып буламыни?
Фәния. Сөйләп бетердеңме?
Вахит. Бу әле башлавым гына. Син, Фәния, тормышыңның, хыялларыңның, бәхетеңнең тамырына балта белән кизәнмә. Кайда синең горурлыгың? Шаянлыгың? Шушымы синең киләчәгең? Шуның өчен яшәдеңме син? Нәрсә, мәхәббәт гаепле дип исәплисеңме? Мәхәббәт ул – изге нәрсә. Җүләр хисләр түгел ул. Мәхәббәт ул олы, аны юл тузанына гына күмеп булмый. Менә ничек аңлыйм мин мәхәббәтне. Эх, Фәния, Фәния!
Фәния башын иеп сүзсез генә тыңлый.
Хәтереңдәме, бервакыт бөтен класс белән урманга экскурсиягә бардык. Син йөгерә-йөгерә чәчәкләр җыйдың, мин сиңа такыя үреп бирдем. Син көлдең, шаярдың, малайлар кебек агач башларына үрмәләдең. Шуннан торып очасым килә, дип кычкырдың. Хәтерлисеңме? Безгә ул чакта ундүрт яшь кенә иде. Хәтерлисеңме, мәктәпне тәмамлаганда, класс белән бергә җыелып, Идел ярына бардык. Бөтенебез дә хыялларыбызны сөйләдек. Идел шаһит. Ике ел колхозда эшләгәч, укырга китәбез, дип антлар бирдек. Йә, хәзер нишлисең? Шушымы синең очуың?
Фәния кинәт елап җибәрә.
Елама, күз яшьләре сиңа килешми. Әйдә.
Фәния (күз яшьләренә тыгылып). Кая?
Вахит. Эшкә. Бүген соңгы участокны урдырабыз бит. Бәйрәм. Бөтен кеше синең сыеңны көтә. Мондый тәмле итеп пешерүче күргәнебез юк иде, диләр.
Фәния. Куркам…
Вахит. Ә син күзеңне йомып бар. Менә нинди куркак йөрәклегә әйләнә барасың! Син бит андый түгел идең. Фәния, әйдә башта сезгә кайтабыз. Өс-башыңны алыштыр. Әйдә тизрәк, соңга калырга ярамый. Бүген бәйрәм көн, урак бетә. Әйдә!
Фәния. Юк, юк…
Вахит. Фәния! (Кулыннан ала.)
Фәния. Җибәр!
Вахит. Юк, җибәрмим. Адашуыңны теләмим мин синең.
Фәниянең кулыннан тотып, авыл ягына китәләр. Фәния теләр-теләмәс кенә атлый. Пауза. Яңадан Хәлим керә. Ул бөтенләй югалып калган. Басуга бара алмаган, билгеле. Нәрсәнедер ачыкларга, нәрсәнедер хәл итәргә кирәк. Шуның өчен, күрәсең, яңадан авылга кайтып бара. Хәлимгә ике кулын артка куеп атлаучы Хәйретдин очрый.
Хәлим. Хәйретдин бабай!
Хәйретдин. Исәнме, олан!
Ул борчылган, үз-үзенә сөйләнеп, башын селки-селки, басу ягына юнәлә. Юлдан, йөгерә-чаба, Малай кайтып килә.
Малай (Хәлимне күреп). Хәлим абый, нихәл?
Хәлим. Исәнме!
Малай. Мин кайтып киләм бит. Тәки ычкындым. Тотарсың мине! Машинаңны да узып китәм мин. Менә сезнең авылга кереп чыгам әле. Ренат кушты. Әти килеп алсын, ди. Хәлим абый, әллә авырыйсыңмы?
Хәлим. Юк.
Малай. Ә нигә болай?..
Хәлим. Менә шулай, энекәш. Син бернәрсә аңламыйсың шул.
Малай. Аңламас. Әминә апаны очраткансыңдыр әле.
Хәлим. Әйе.
Малай. Шуның өчен кайгырасыңмы? Әллә начар сүз әйттеме?
Хәлим. Сиңа ничә яшь?
Малай. Җиде елдан егерме тула.
Хәлим. Зур икәнсең инде. Синең белән серләшергә була. (Үз-үзенә сөйләнгәндәй.) Мин, энекәш, ниндидер бер бушлыкны мәхәббәт дип санаганмын.
Малай. Молодец, Хәлим абый! Мин сиңа әйттем бит инде. Күптән шулай уйларга кирәк булган.
Хәлим. Күптән шулай кирәк булган шул, энекәш.
Малай. Кешене белеп бетермисең бит ул. Безнең авылның Вәкил дә, дус, дип йөргән иде. Бер тапкыр да бальниска минем янга килмәде. Ну, кайткач күрсәтәм әле мин аңа. Эх, Хәлим абый, әби авырып тора, ди, әле анда. Детдомга китеп булмас, ахры. Укулар башланыр вакыт та җитте. Болай яшәп булмый бит. Бераз уйларга кирәк. Син кайгырма, Хәлим абый. Менә дигәне булыр әле.
Хәлим. Шулай дисеңме?
Малай. Билгеле. (Вахит белән Фәния киткән якка күрсәтеп.) Кемнәр ул, Хәлим абый?
Хәлим. Вахит белән Фәния, Фәния белән Вахит.
Малай. Бигрәк инде, әллә кемнәр кебек кулга-кул тотынышып баралар.
Хәлим. Мәхәббәт, энекәш.
Малай. Мәхәббәт четерекле нәрсә инде ул. Әби дә шулай ди. Ну, ярый, Хәлим абый. Тизрәк кайтып җитәргә кирәк. Гел-гел болай йөреп булмый. Хуш! Мин очтым. Күрешербез әле, Хәлим абый.
Хәлим. Хуш!
Малай йөгереп чыгып китә. Хәлим аны елмаеп озата.
Пәрдә.
Җанкисәккәем
(Ике пәрдәле пьеса)
Катнашалар:
Җәмилә – бу дөньяда үзенә генә тиешле бәхетне эзләүче хыялга бай авыл кызы.
Шүрәле – урманга сыеша алмаган хыялый җан иясе, мәгълүм әкият герое.
Нәсимә
Рәсимә
Авыл кызлары.
Рим – авыл егете.
Исфан – Казаннан кайткан егет.
Шүрәлия
Шүрәлинә
Шүрик
Шүркә
Шүрәленең нәселдәшләре.
Беренче пәрдә
Әкиятләрдәге урман аланы. Чәчәгенә карасаң, күзне чагылдыра, чытырманлыгына күз салсаң, куркудан чигенеп куярлык. Әмма шул чытырманлыкка кереп, анда ниләр барын күрәсе килә. Менә шушы аланлыкка йөгереп чыга да инде Җәмилә. Ул монда җанына урын таба алмаганга, күңеле бәргәләнгәнгә килгән. Анда да кая барырга белми йөри: анда сугыла, монда сугыла да бер каенга сыена. Аланга Нәсимә керә, Җәмиләне эзли. Күреп алып, янына килә.
Нәсимә. Ник табынны ташлап киттең, Җәмилә?
Җәмилә. Күңелсез анда.
Нәсимә. Вәт кызык! Монда кина күрсәтмиләр инде. Урман ич бу. Үпкәләдең мәллә? (Җәмилә дәшмәгәч.) Көчләп алып килмәдек ич. Үзең килдең. Җегетләр синең белән сөйләшмәгәнгә ачуың килдеме?
Җәмилә. Килде ди! Бик исем китте.
Нәсимә. Алайса, нигә киттең? Кызык кына, торды да китте. Сиңа егетләр карамаганга без гаепле түгел инде.
Җәмилә. Мин гаепләмим ич. Сез рәхәтләнеп утырыгыз. Мин монда гына йөрим дә…
Нәсимә. Йөр инде, алайса. Безгә генә үпкәләмә, үзең ияреп килдең. (Китеп бара.)
Җәмилә ялгызы дөньяга карап кала. Күңелендә җыр туа.
Җәмилә. Исәнме, күк йөзе!
Исәнме, кояшым!
Җанымның уйнавын
Сизәмсең, тоямсың?
Исәнме, җир генәм!
Исәнме, урманым!
Җырлале, урманым,
Моң тулы җырларың.
Исәнме, исәр җил!
Исәнме, ак болыт!
Яу минем җаныма
Ак булып, пакь булып.
Исәнме, каеным!
Исәнме, миләшем!
Бул әле сердәшем,
Бир әле киңәшең…
Исфан (кереп, Җәмиләнең җырын тыңлап тора). Яхшы син җырлыйсың икән. (Җәмиләне кочакламакчы була. Җәмилә читкә тайпылгач.) Ты чего?
Җәмилә. Ничава.
Исфан. Оһо, русча беләсең икән.
Җәмилә. Беләм шул.
Исфан. Ә син нигә андый усал?
Җәмилә. Усал булганга усал.
Исфан. Ярамый усал булырга. Егетләр яратмас.
Җәмилә. Яратмасыннар.
Исфан. Ә син миңа понравилась. (Кочакларга үрелә, Җәмилә тагын тайпыла.) Ты чего?
Җәмилә. Ничава.
Исфан. Кочаклашырга, што ли, теләмисең?
Җәмилә. Теләмим.
Исфан. Ну, смотри. Миңа кызлар бетмәгән. Ә син миңа ошыйсың. Мин дә сиңа ошыйм. Мин карап тордым, күрдем.
Җәмилә. Дөрес түгел.
Исфан. Дөрес. Син күрми дип уйладың да. Мин бөтенесен күрдем. Әйт, ошыйммы мин сиңа? Әйт дөресен. (Җәмилә дәшмәгәч.) Ну, вот. Ә син ломаешься. Ну, ладно. Мин киттем, алайса. (Китә башлый. Җәмиләнең талпынып алганын сизеп.) Чего? (Җәмилә янына килеп.) Ну, курыкма, курыкма… Чего, егетләр белән кочаклашканың, што ли, юк?
Җәмилә. Юк.
Исфан. Ну, вот, өйрәнерсең.
Җәмилә. Миннән көләсезме?
Исфан. Ничек көләм? Нигә мин синнән көлим?
Җәмилә. Мин ямьсез. Шуңа күрә…
Исфан. Конешно, не красавица. Но мин көлмим. Короче, син миңа ошыйсың, бабушка.
Җәмилә. Ошасам, сез миңа яратам диегез.
Исфан. Яратам?.. Что ж… Була әйтергә. Ну… яратам…
Җәмилә. Яратсагыз, каршыма тезләнегез.
Исфан. Ну, тезләнәм. (Тезләнә.) Инде нишлим?
Җәмилә. Яратсагыз, сез мине кулларыгызга күтәрегез дә еракка-еракка алып китегез.
Исфан. Кая, еракка?
Җәмилә. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән якка.
Исфан. Анда нишлибез?
Җәмилә. Белмим.
Исфан. Белмәгәч, нигә еракка барырга? Монда да беркем күрми.
Җәмилә. Нәрсәне күрми?
Исфан. Без нишләгәнне күрми.
Жәмилә. Без нишлибез соң?
Исфан. Ты чего? Дура что ли?
Жәмилә. Син үзең дура.
Исфан. Ну, смотри, бабушка. Мин әйттем. Мин бит яратмаска да могу. Син көзгегә кара, красавица. Ну, ладно, сау бул. И бүтән син миңа карап торма телячьими глазами. У меня тоже душа есть. (Китеп бара.)
Җәмилә тагын ялгызы калып бәргәләнә. Агачларга, чәчәкләргә сарылып, күңелендә мең төрле сорауларга җавап эзли.
Җәмилә. Әйтегез, каеннар, нигә миннән көләләр? Әйтегез, миләшләр, нигә мине мыскыл итәләр? Әйтегез, юкәләр… Әйтегез, күбәләкләр… Мин, бәлки, аңламыймдыр бу дөньяның серләрен? Аңлатыгыз. Минем яратасым, яраттырасым килә. Мәхәббәт, сөюнең серенә төшенәсем килә.
Кем белә мәхәббәт серләрен?
Сөйләгез, тын алмый тыңлармын.
Тыңлармын – күңелемә салырмын –
Тылсымлы җыр итеп җырлармын.
Кем белә ярату серләрен?
Тын алмый тыңлармын, сөйләгез.
Җитмәсә сүзегез сөйләргә,
Җыр итеп, көй итеп көйләгез.
Кем белә сөюнең серләрен?
Сөйләгез, тыңлармын, тын да алмам.
Әйтегез, әллә соң мәхәббәт
Туамы сихерле моңнардан?
Аланга Шүрәле килеп чыга. Ул бармагы кыстырылган бү-рәнәне җилкәсенә салган. Җәмилә, каршында пәйда булган Шүрәлене күреп, тораташ булып катып кала. Шүрәле дә аптырашта. Ләкин ул беренче булып телгә килә.
Шүрәле. Исәнмесез…
Җәмилә. Исәнмесез…
Шүрәле. Мин – Шүрәле.
Җәмилә. Шүрәле? Нинди Шүрәле?
Шүрәле. Шундый Шүрәле.
Җәмилә. Без мәктәптә укыган Шүрәлеме?
Шүрәле. Сез укыган да Шүрәле, сез укымаган да Шүрәле. Син кем?
Җәмилә. Кеше.
Шүрәле. Матур кыз икәнеңне күреп торам. Исемең ничек?
Җәмилә. Җәмилә.
Шүрәле. Исемең үзең кебек матур икән. Нигә шулай карап торасың? Әллә миннән куркасыңмы?
Җәмилә. Куркам.
Шүрәле. Ник куркасың?
Җәмилә. Сез, шүрәлеләр, кешеләрне кытыклап үтерәсез.
Шүрәле. Кем әйтте?
Җәмилә. Мәктәптә укыттылар. Шуның өчен дә бүрәнә ярыгына кысканнар бармакларыңны.
Шүрәле. Алай икән. Алайса, нигә куркасың? Бармаклары кысылган Шүрәле куркыныч түгелдер ич?
Җәмилә. Барыбер куркам.
Шүрәле. Курыккач, нигә кычкырмыйсың? Кычкыр! Сез, кешеләр, кычкырырга яратасыз бит. Тавышыгыздан дөнья яңгырап тора. Үзегезнең генә тавышыгыз җитмәгәч, әллә нинди машиналар ясап кычкыртасыз. Ә без менә кычкырмыйбыз. Без көләбез генә. Сез, кешеләр, көлүнең ни икәнен оныттыгыз. Мин, кети-кети уйнап көлешик, дидем. Былтырыгыз минем бармакларымны кысты. Ләкин мин барыбер көләм. Бер кулымның бармаклары бүрәнә ярыгында булса, икенчесе – иректә. Алабыз да кулыбызга бүрәнәне, аны мандолина итеп уйныйбыз. (Бүрәнәне мандолина итеп уйнап җырлый.)
Мандолина, мандолина,
Мандолина кыллары;
Күңелләрне күтәрәдер
Кылларының чыңлавы.
Мандолина, мандолина,
Мандолина кыллары;
Мандолина кылларында
Бу дөньяның моңнары.
Мандолина, мандолина,
Мандолина кыллары;
Миңа рәхәт уйнаулары,
Сиңа кызык тыңлавы.
Син нигә елмайдың, Җәмилә?
Җәмилә. Кызык ич.
Шүрәле. Әйттем бит мин сиңа. Ә үзеңә елмаю шундый килешә. Син һәрвакыт елмаеп йөр. Җылыйсың килгәндә дә елмай, көл. Син мандолина уйный беләсеңме, Җәмилә?
Җәмилә. Юк.
Шүрәле. Өйрәнәсең киләме?
Җәмилә. Бармакларың авыртамы?
Шүрәле. Син бармакларыңны бүрәнә ярыгына кыстырып кара. Һай, гафу ит, Җәмиләкәй. Мин ямьсез итеп сөйләштем бугай. Чибәр кызлар белән алай сөйләшергә ярамый.
Җәмилә. Мин чибәр түгел.
Шүрәле. Ялгышасың, Җәмиләкәй. Гаҗәеп чибәр син.
Җәмилә. Шүрәлегә чибәр булып күренсәм генә инде.
Шүрәле. Син нигә мине мыскыл итәсең? Сез, кешеләр, бөтенесен дә беләбез дип уйлыйсыз. Бәлки, без күбрәк беләбездер.
Җәмилә. Гафу ит… Ә син нигә карт түгел?
Шүрәле. Ә нигә мин карт булырга тиеш?
Җәмилә. Синең бармакларыңны әллә кайчан кысканнар бит инде. Тукай бабай заманында.
Шүрәле. Шүрәлеләр картаймый, чибәркәй. Алар һаман да унсигез яшьтә. Сезгә ничә яшь, сылукай?
Җәмилә. Унсигез.
Шүрәле. Без яшьтәшләр икән ләбаса. Исәнме, Җәмиләкәй!
Җәмилә. Мин сине кызганам. Куркам да…
Шүрәле. Мин шулхәтле куркынычмыни, гүзәлкәй?
Җәмилә. Ул хәтле үк түгел дә…
Шүрәле. Ә менә мин синнән бераз гына да курыкмыйм.
Җәмилә кычкырып көлеп җибәрә, аңа кушылып, Шүрәле көлә.
Нигә көлдең, Җәмиләкәй?
Җәмилә. Көлдерәсең ич. Курыкмыйм, дисең… Әгәр дә мин синең бармакларыңны ычкындырсам, миңа тимисеңме?
Шүрәле. Минем беркемгә дә тигәнем юк.
Җәмилә. Куркам.
Шүрәле. Куркып дөрес эшлисең, чибәркәй.
Җәмилә. Нигә?
Шүрәле. Чөнки мин сиңа гашыйк булачакмын.
Җәмилә. Синме?
Шүрәле. Мин.
Җәмилә. Шүрәлеме?
Шүрәле. Шүрәле.
Җәмилә. Мин бит Шүрәле кызы түгел.
Шүрәле. Беләм. Ләкин син кеше малаен куып җибәрдең.
Җәмилә. Күреп тордыңмы?
Шүрәле. Гафу итә күр, Җәмиләкәй. Сез кычкырып сөйләштегез. Ә шүрәлеләрнең колаклары сак, күзләре үткен.
Җәмилә. Әйдә минем белән.
Шүрәле. Кая?
Җәмилә. Без, кызлар-егетләр, урманга килдек. Мин сине алар янына алып барам. Таныштырам. Аларны да көлдерерсең.
Шүрәле. Юк, чибәркәй, бармыйм мин анда. Куркам мин алардан. Рөхсәт итсәң, сиңа сокланып карап торам да китәм, мандолинамны җилкәмә салып… (Җырга күчеп.)
Урман эчләрендә урман,
Керсәм чыгалмам инде;
Таң алдыннан кошлар сайрый,
Сагынам, түзалмам инде.
Шулай дип җырлыйлармы сезнең авылда?
Җәмилә. Кил, мин синең бармакларыңны ычкындырам.
Шүрәле. Курыкмыйсыңмы?
Җәмилә. Юк.
Шүрәле. Көчең җитмәс шул, гүзәлкәй.
Җәмилә. Әйдә икәүләп. Ярыкның бу ягыннан син тот, бу ягыннан – мин. Берьюлы тартабыз да син тиз генә тартып алырсың бармакларыңны.
Шүрәле. Ә безнең бу бармакларыбыз кысылып калса?
Икәүләп көләләр.
Җәмилә. Ә без болай эшлибез. Берәр шакмак эзләп табабыз да ярыкка кыстырып барабыз. Хәзер… (Шакмак эзли.)
Шул чакта аланга «Җәмилә! Җәмилә!» дип кычкырып, Нәсимә белән Рәсимә керәләр. Шүрәле юкка чыга.
Нәсимә. Нигә дәшмәгән буласың инде?.. Кычкырабыз, кычкырабыз. Кайтырга кирәк.
Җәмилә. Кайтырга? Кая?
Нәсимә. Кая булсын, өйгә.
Җәмилә. Өйгә? (Як-ягына каранып.) Ә ул кайда?
Рәсимә. Кем?
Җәмилә. Шүрәле.
Нәсимә. Нинди Шүрәле?
Җәмилә. Шушында гына иде ич. (Алан буйлап чабып эзли.) Кая китте соң ул? Шушында гына иде. (Кычкырып.) Шүрәле!.. Шүрәле!..
Рәсимә. Нишләгән? (Җәмиләгә.) Ни сөйлисең син? Нинди Шүрәле?
Җәмилә. Әле генә монда иде. Бармакларын ычкындырыйм дигән идем.
Нәсимә. Күзеңә генә күренгәндер.
Җәмилә. Күземә генә? Юк, юк…
Рәсимә. Менә сиңа кирәк булса!
Җәмилә. Ул сездән курыкты. Ул сездән куркып качты.
Нәсимә. Әйдә, кайтабыз. Тилермә.
Җәмилә. Юк, мин аны күрергә тиеш.
Нәсимә. Нишләдең соң син? Рәсимә, чакыр әле егетләрне. (Ава-түнә үтеп барган Римны туктатып.) Кайда егетләр?
Рим. Егетләр – мин ул. Нәрсә кирәк, җанкисәгем?
Нәсимә. Менә Җәмилә…
Рим. Юк, миңа Җәмилә кирәкми. Миңа син кирәк. (Ава да йоклап китә.)
«Рим! Рим!» дип кычкырып, Исфан керә.
Нәсимә. Исфан…
Исфан. Короче, бабушка… Что у тебя болит?
Нәсимә. Җәмилә…
Исфан. Җәмилә, Җәмилә… Мине, што ли, эзли?
Нәсимә. Эзләми.
Исфан. Ну и хорошо. Киттек гөмбә җыярга. (Нәсимәне култыклап ала.)
Нәсимә. Туктале. Җәмилә җүләрләнгән.
Исфан. Ну и хорошо. Может быть, җүләр Җәмилә акыллы Җәмиләдән яхшырактыр. Ну, киттек гөмбә җыярга.
Ут сүнә. Ут янганда аланда берәү дә юк. Җәмилә йөгереп керә, Шүрәлене эзли, чакыра.
Җәмилә. Шүрәле, Шүрәле, Шүрәле!
Йөгереп кер әле, кер әле –
Урманны, аланны, дөньяны яңгыратып
Көл әле, көл әле, көл әле.
Шүрәленең көлгәне ишетелә. Җәмилә тавыш килгән якка бара. Ләкин тавыш һаман күчеп йөри. Җәмилә чакыруын дәвам итә.
Шүрәле, Шүрәле, Шүрәле!
Мин килдем күр әле, күр әле.
Мин сине коткарам, коткарам богаудан,
Кил әле, кил әле, кил әле.
(Шүрәлене каршында күреп каушап кала.) Исәнме, Шүрәле!
Шүрәле. Исәнме, Җәмилә!
Җәмилә. Мин сиңа ярдәм итәргә килдем.
Шүрәле. Ә мин сине көттем.
Җәмилә. Син нигә качтың?
Шүрәле. Син үзең генә түгел идең.
Җәмилә. Кил тизрәк, ычкындырабыз бармакларыңны. Тот бу ягыннан.
Шүрәле. «Шул урыннан нык кына итеп тот, и урман сарыгы…»
Җәмилә. Ник син үзеңне мыскыл итәсең?
Шүрәле. Минме? Итәмме?
Җәмилә. Сарык дисең ич.
Шүрәле. Аны мин уйлап чыгармадым. Сезнең Былтырыгыз уйлап тапкан.
Җәмилә. Димәк, уйлап ук бетермәгән. Сарык түгел син.
Шүрәле. Кем соң?
Җәмилә. Син – Шүрәле.
Шүрәле. Син – Җәмилә.
Җәмилә. Яле, Шүрәле. Тот әле шушы урыннан нык кына итеп. Бер, ике, өч!
Шүрәленең бармаклары бүрәнә ярыгыннан ычкына. Шүрәле, ике кулын күккә чөеп, дөнья яңгыратып көлә-көлә алан буйлап чабып йөри. Җәмилә сокланып һәм, билгеле, куркып та аның кыланышын күзәтә.
Шүрәле (Җәмилә каршына килеп тезләнеп). Гүзәлләрдән гүзәл, сылулардан сылу, чибәрләрдән чибәр Җәмиләкәй. Мин синең мәңгелек колың булырмын, ни боерсаң, шуны үтәрмен…
Җәмилә. Миңа кол кирәкми.
Шүрәле. Кем кирәк сиңа, әйт, Җәмиләкәй?
Җәмилә. Минем күңелемне аңлаучы җан иясе кирәк. Ә син сөен, Шүрәле, шатлан, көл.
Шүрәле. Син дә көл, Җәмилә-Җәмиләкәй. Хәзер мин сиңа кызыклар күрсәтәм – көл, Җәмиләкәй. (Җәмиләне көлдерергә теләп әллә ниләр кылана – баштүбән кулларында да йөри, тәгәрәп тә китә, агач ботагында да атына.)
Җәмилә, әлбәттә, көлә һәм Шүрәлегә кушылып, алан уртасында бөтерелә. Аларның кыланулары биюгә күчә.
Алан аллы-гөлле төсләргә чума. Аланга шүрәлеләр кереп тула. Гаҗәпкә калып, Җәмилә белән Шүрәле биюен күзәтәләр. Җәмилә кинәт аларны күреп алып туктап кала.
Шүрәле (Җәмиләнең курыкканын күреп, янына атылып килә). Син курыкма, Җәмилә. Болар – шүрәлеләр. Алар минем дусларым. (Шүрәлеләргә карап.) Исәнмесез, дусларым! Менә, күрәсезме, бармакларым минем иректә. Җәмилә минем бармакларымны азат итте. Җәмилә бу чибәр кызның исеме. Таныш булыгыз, дусларым.
Шүрәлеләр, кызыксынып, тезелешеп, Җәмилә каршыннан үтәләр. Кайберләре исемнәрен үк әйтеп танышалар.
Шүрик. Исәнмесез! Мин – Шүрик.
Шүркә. Ә мин Шүркә.
Шүрәлия (бик горур кыяфәт белән Җәмиләгә бармакларын суза). Шүрәлия…
Шүрәле. Урманыбызның иң чибәр кызы. Гүзәлләр конкурсында иң актыккы урынны алган кыз.
Җәмилә. Мин дә. Ләкин син матур, ә мин ямьсез.
Шүрәле. Дөрес түгел. Дөрес түгел бит, әйеме, дусларым? Җәмилә чибәр бит, әйеме, дусларым?
Шүркә (тагын бер тапкыр Җәмиләгә карап). Чибәр.
Шүрик (Шүркә сыман кыланып). Бик чибәр.
Шүрәле. Дусларым! Бармакларымның кысылганын күреп сез кайгырган идегез. Инде аларның иректә икәнлеген күреп сөеник. Рәхмәт әйтик Җәмиләгә.
Шүрәлеләр, бергәләп җырлап, Җәмиләгә рәхмәт әйтәләр.
Без, шүрәлеләр, шат күңеллеләр,
Без – дөньяның иркә җаннары;
Көлеп яндырабыз йолдызларны,
Көлеп аттырабыз таңнарны.
Сәлам сезгә шүрәлеләр затыннан,
Рәхмәт сезгә бар шүрәле халкыннан!
Көлеп чыга кояш, без булганда,
Ай да көлеп туа офыктан.
Көлә белгәннәргә дөнья кызык,
Көлгәннәргә диңгез тубыктан.
Сәлам сезгә шүрәлеләр затыннан,
Рәхмәт сезгә бар шүрәле халкыннан!
Җәмиләне уртага алып биергә тотыналар. Бии-бии аланнан ук чыгып китәләр. Шүрәлия туктап кала.
Шүрәлия. Кайдан таптың бу кызны?
Шүрәле. Мин аны тапмадым, үзе килеп чыкты.
Шүрәлия. Ә нигә ул ямьсез?
Шүрәле. Ямьсез түгел ул, чибәр.
Шүрәлия. Әллә күзең сукырайдымы? Шүрәле кызлары арасында чибәррәкләр юк идемени?
Шүрәле. Син миңа карамадың бит. Бармакларым кысылганны күреп тә көлеп кенә киттең. Кызганмадың да.
Шүрәлия. Җүләр Шүрәледән көләләр инде ул.
Шүрәле. Акыллылар көлми.
Шүрәлия. Илтеп куй бу кызны авылына.
Шүрәле. Мин аны авылдан алып килмәдем, үзе килде.
Шүрәлия. Алайса, куып җибәр.
Шүрәле. Нишләп әле боерык бирәсең?
Шүрәлия. Бирмим, әйтәм генә. Яратмыйм мин кешеләрне.
Шүрәле. Син яратмый дип, мин дә…
Шүрәлия. Явызлар алар. Беләсеңме, явызлар!
Шүрәле. Җәмилә андый түгел.
Шүрәлия. Барысы да бер, куып җибәр.
Шүрәле. Нигә боерасың? Кем булдың ул кадәрле?
Шүрәлия. Минем исемем Шүрәлия.
Шүрәле. Минеке – Шүрәле.
Шүрәлия. Ах, шаяртасың, егет. Шул шаяруың аркасында бармакларыңны кыстылар кешеләр. Муеның кысылганын телисеңме? Куып җибәр бу кызны һәм оныт. Начар булачак, җанкисәгем.
Җәмилә. Шүрәле, син кайда? (Шүрәлене эзләп керә.)
Шүрәлия. Менә ул, менә монда Шүрәле. (Такмаклап.)
Арттагы алга карый,
Алдагы артка карый;
Авыл егете карамагач,
Шүрәлеләр дә ярый.
Алларын алга манам,
Гөлләрен гөлгә манам;
Авыл егете алмагач,
Шүрәлегә дә барам.
Сау бул, Җәмилә. (Боргаланып чыгып китә.)
Җәмилә. Нигә ул алай?
Шүрәле. Шаяра ул. Шаяра гына ул…
Җәмилә. Шүрәлеләр дә шулай шаярамыни? Хуш, Шүрәле!
Шүрәле. Нигә хуш дисең, Җәмилә?
Җәмилә. Мин китәм инде.
Шүрәле. Кая?
Җәмилә. Авылыма.
Шүрәле. Китмә, Җәмилә. Ашыкма. Мин бит әле сиңа рәхмәтемне дә әйтмәдем.
Җәмилә. Әйттең, Шүрәле. Хуш!
Шүрәле. Җәмилә, мин бит сиңа Якты күлне дә күрсәтмәдем. Син аны күрергә тиеш. Аның якты суына карап үзеңнең йөзеңне күрергә тиеш.
Җәмилә. Ни өчен?
Шүрәле. Сере бар, Җәмилә. Тик аны хәзер әйтергә ярамый. Якты күлнең якты суына караганчы син ул серне белмәскә тиеш. Син курыкма, Җәмилә. Мин сиңа орынмам да. Мин синең янәшәңдә генә булырмын. Китмә син, Җәмилә. Телисеңме, мин сиңа бер кызык күрсәтәм? Тыңлап тор. (Кулларын авызына куеп нидер пышылдый. Аның пышылдаганы кайтаваз булып яңгырый: «Мин яраттым сине, Җәмилә!»)
Җәмилә. Кем ул?
Шүрәле. Кайтаваз. Ул минем сүзләремне кабатлый. (Тагын пышылдый, кайтаваз тагын «Мин яраттым сине, Җәмилә!» дип кабатлый.)
Җәмилә. Мин куркам, Шүрәле.
Шүрәле. Миннәнме?
Җәмилә. Синең серләреңнән. Мин кайтам. Озатып куй урманны чыкканчы.
Шүрәле. Мин синең җырларыңны отып алдым, Җәмилә.
Исәнме, җир генәм,
Исәнме, урманым.
Җырлале, урманым,
Сер тулы җырларың.
Нәсимә белән Рәсимә кереп, качып күзәтеп торалар. Шүрәле җырын дәвам итә.
Исәнме, каеным,
Исәнме, миләшем.
Бул минем сердәшем,
Бир миңа киңәшең.
(Җәмиләнең әкрен-әкрен чигенгәнен күреп.) Китмә, Җәмилә. (Җәмилә чыгып йөгергәч.) Җәмилә, китмә! (Артыннан йөгерә.)
Нәсимә. Вәт монда эшлә-әр!.. Күрдеңме, Рәсимә?
Рәсимә. Күрдем дә, ишеттем дә.
Нәсимә. Менә сиңа Җәмилә. Ә без, җүләрләнгән, дибез. Ярый әле, артыннан килдек. Кызык күрми каласыбыз икән.
Рәсимә. Чын Шүрәле микән ул?
Нәсимә. Ничек инде чын булмасын?! Җәмилә үзе әйтеп тора ич Шүрәле дип.
Рәсимә. Үзенә тиң Шүрәлесен тапкан бит, ә?
Нәсимә. Шүрәледән башка кем карасын инде мескенгә?
Рәсимә. Алай димә, Нәсимә. Ишеттеңме ул Шүрәленең сүзләрен? Ишеттеңме, җырын?
Нәсимә. Безнең егетләр дә йөргән булалар. Шүрәле хәтле дә җырлый белмиләр. Шүрәленең сөйләвен тыңлаулары рәхәт. Минем арттан Рим йөргән була инде. Ник бер рәтле сүз белсен.
Рәсимә. Казаннан кайткан егетнең дә бар белгәне – короче, бабушка. Сөйгән егетең булсын иде дә, Шүрәле кебек матур итеп сөйләшсен иде.