Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 28

Yazı tipi:

Нәсимә. Әйтик мәллә Җәмиләгә, безгә дә шүрәлеләр табып бирсен.

Рәсимә. Кытыкласа нишләрсең?

Нәсимә. Исең киткән икән. Кытыкласа көләрбез.

Рәсимә. Кит инде, кит… Шүрәле белән…

Нәсимә. Бер ияләшкәнче генә ул. Әнә безнең күрше Нәҗибә апа дию пәрие белән тора әле. Дию пәриеннән дә болайрак, ди Нәҗибә апа. Кара син Җәмиләнең Шүрәлесенә. Мин сиңа орынмам да, ди, янәшәңдә генә булырмын, ди.

Рәсимә. Әй, орынмагач та нигә кирәкләре бар егетләрнең?

Нәсимә. Алайса, нигә Казан егетеннән качасың соң? Ул орына бит.

Рәсимә. Анысы инде бигрәк. Эләктереп алырга гына тора. Алай ук ярамый инде. (Кинәт.) Нәсимә! Карале, Нәсимә! Кемнәр ул?

Нәсимә. Шүрәлеләр түгелме соң?

Рәсимә. Шулар шул. Әйдә, качабыз.

Нәсимә. Туктале. Нишләрләр икән?

Рәсимә. Монда таба киләләр ич. Әйдә инде тизрәк! Киләләр ич, киләләр.

Нәсимә. Килсәләр, исем китми әле. Әллә без Җәмиләдән кимме? Ияртәм дә кайтам авылга бер көтү шүрәле егетен, күрсен Рим кем артыннан йөргәнен. (Алан уртасына чыгып.) Әй, Шүрәле! Килегез әле монда.

Рәсимә. Нишлисең син, җүләр?

Нәсимә. Курыкма. Әнә тегесе сиңа, монысы – миңа.

Шүрик белән Шүркә керәләр. Кыяр-кыймас кына кызлар янына киләләр.

Шүрик. Сез чакырдыгызмы?

Нәсимә. Нәрсә-ә? Кем чакырган сезне.

Шүрик. Безгә чакырган кебек тоелды.

Нәсимә. Безгә чакырмаган кебек тоелды.

Шүркә. Шулаймыни?

Нәсимә. Шулай шул.

Шүрик. Нихәлләрдә сез?

Нәсимә. Әйбәт әле без. Үзегез нихәлләрдә?

Шүркә. Үзебез әйбәт хәлләрдә. Сез әллә Җәмиләнең дусларымы?

Нәсимә. Сез аны беләсезмени?

Шүрик. Ул безнең дустыбызның дусты.

Шүркә. Ул безнең дустыбызның бармакларын бүрәнә ярыгыннан чыгарды.

Шүрик. Сезнең исемнәрегез ничек?

Нәсимә. Сезнеке ничек соң?

Шүркә. Без инде урман сарыклары.

Нәсимә. Без – авыл кәҗәләре.

Шүрәлеләр көләләр.

Нигә көләсез?

Шүркә. Кәҗәләр болай булмый.

Нәсимә. Сарыклар да болай булмый.

Шүркә. Син бик үткен кыз икән.

Нәсимә. Сездән куркып тормыйм әле.

Шүрик. Без куркытырга җыенмыйбыз да. Сез генә ул бер-берегезгә мылтыктан атып уйныйсыз.

Нәсимә. Бик күпне беләсең, Шүрәле.

Шүркә. Мин – Шүрик, ул – Шүркә.

Нәсимә. Сез әллә урыс шүрәлеләреме? Шурка, Шурик дисез.

Шүркә. Шурка да, Шурик та түгел, Шүркә дә Шүрик.

Нәсимә. Без Нәсимә белән Рәсимә. Мин менә Нәсимә.

Шүркә. Дус кызыгыз нигә сөйләшми?

Нәсимә. Ояла.

Шүрик. Кеше кызлары да ояла беләмени? Безнең бабай әйтә: кеше кызлары күптән инде оятларын югалттылар, ди.

Нәсимә. Бабагыз Шүрәле кызларын тикшерсен, ярыймы?!

Шурик. Ярый, әйтермен.

Шүркә. Ә сез урманда нишләп йөрисез?

Нәсимә. Сез нишләп йөрисез соң?

Шурик. Урман – безнең йортыбыз. Әйтегез инде, нишләп йөрисез?

Рәсимә. Сине эзләп йөрибез.

Шүркә (шатланып). Ура-а-а! Ура-а-а!.. Рәсимәнең теле ачылды. Тавышыгыз бигрәк матур икән, Рәсимә.

Шүрик. Нәсимәнең дә тавышы матур. Исемнәрегез дә матур: Нәсимә – Рәсимә. (Көйли.) Рәсимә – Нәсимә, Нәсимә дә Рәсимә, Рәсимә дә Нәсимә. Бик матур Рәсимә, бик чибәр кыз Нәсимә.

Нәсимә. Ә Шүрәлеләрнең кызлары матурмы?

Шүркә. Матур. Шүрәле кызлары да матур.

Рәсимә. Ярый, алайса, хушыгыз.

Шүркә (Рәсимәнең юлына төшеп). Юк-юк, сез матуррак.

Рәсимә. Ә син нигә болай ямьсез?

Шүркә. Әй, Рәсимә, Рәсимә… Күңелләремә тимә. Ямьсез Шүрәле шулай буламы? Карале син миңа әйбәтрәк итеп!

Рәсимә. Әйбәтрәк итеп карасаң, әллә ни ямьсез дә түгел икән.

Шүркә. Һай, рәхмәт, Рәсимә. (Аланнан бер чәчәк өзеп, Рәсимәгә суза.) Танышуыбызның истәлеге булсын, Рәсимә.

Шүрик (шулай ук бер чәчәк өзеп, Нәсимәгә суза). Күрешүебез билгесе булсын, Нәсимә.

Нәсимә. Кызык икән болар, әйеме, Рәсимә?

Шүркә белән Шүрик.

 
Бер күрүдә гашыйк булдык сезләргә,
Рәсимә, Нәсимә.
Сезне күрми ничек итеп түзәргә,
Нәсимә, Рәсимә?
Ах, җаным, Рәсимә, вах, җаным, Нәсимә.
Балдан татлы әйткән һәрбер сүзегез,
Рәсимә, Нәсимә.
Сүзегездән гүзәлерәк үзегез,
Нәсимә, Рәсимә.
Ах, җаным, Рәсимә, вах, җаным, Нәсимә.
 

Нәсимә белән Рәсимә каршына тезләнәләр. Нәсимә белән Рәсимә көлешәләр.

Шүрик. Сез дә әйтегез инде берәр сүз, Нәсимә, Рәсимә.

Нәсимә. Без сүз әйтә белмибез.

Шүркә. Җыр җырлагыз.

Рәсимә. Без җыр җырлый белмибез.

Шүркә. Нәрсә эшли беләсез?

Нәсимә. Безме? Рәсимә, кил әле. (Рәсимәне сәхнә алдына алып килә.) Нишлибез? Бәйләнә бит болар. Эләксәң, котыла алмассың. Әйдә, яхшы чакта качыйк.

Рәсимә. Туктале. Берәр нәрсә алып булмас микән болардан?

Нәсимә. Шүрәленең нәрсәсе булсын?

Рәсимә. Алай димә. Урманда байлык ничаклы…

Нәсимә. Китик.

Рәсимә. Син дә инде, башта, калыйк, дидең, инде, китик, дисең.

Нәсимә. Китик. Беләсеңме нишлибез? Иртәгә Рим белән Исфанны алып киләбез. Болар белән очраштырабыз. Менә була әкәмәт.

Рәсимә. Сугышсалар?

Нәсимә. Сугышсалар соң… Казан егете сугыша беләдер әле. Бик әтәчләнеп йөри бит авылда.

Шүрик белән Шүркә (тезләре белән атлап кызлар янына киләләр). Безгә дә әйтегез инде сүзләрегезне.

Нәсимә. Безнең сүзне ишетәсегез килсә, күзләрегезне йомып торыгыз. Унга хәтле санагыз.

Шүрәлеләр унга хәтле санаганда, Рәсимә белән Нәсимә чыгып йөгерәләр.

Шүрик. Унга хәтле санадык, күзләрне ачыйкмы? (Җавап ишетелмәгәч.) Ачыйкмы?

Шүркә (күзләрен ачып). Киткәннәр.

Шүрик (күзләрен ачып). Ычкынганнар.

Шүркә. Менә ышан авыл кызларына.

Шүрик. И-их, кызлары чибәр иде.

Шүркә. И-их, матурлар иде шул.

Шүрик (җыр сузып).

 
Их, кызлары, кызлары!
Таң нурыдай йөзләре!
Йөрәкләрне өтеп алды
Көлеп әйткән сүзләре.
Шүркә. Их, кызлары, кызлары!
Керфекләре, күзләре!
Йөрәгемнең талпынганын
Нигә инде сизмәде?
Икәү бергә. Ах, кызлары, кызлары!
Атлап киткән эзләре!
Йөрәккәем, сабырлар ит,
Үзәгем, өзелмәле.
 

Шүрик. И-и-их!

Шүрәлия белән Шүрәлинә керәләр.

Шүрәлия. Нигә ихылдашасыз, ә?

Шүрик. Ә? Нихәл, Шүрәлия?

Шүркә. Нихәлләрдә, Шүрәлинә?

Шүрәлия. Тегеләр кемнәр иде ул?

Шүрик. Кемнәрне әйтәсең, Шүрәлия?

Шүрәлия. Сезнең яннан киттеләр…

Шүркә. Ә-ә-ә. Аларны әйтәсеңмени… Авыл кызлары.

Шүрәлия. Әллә сез тилердегезме барыгыз да? Барысы да авыл кызы белән саташкан. Безне күрмиләр дә.

Шүркә. Күрәбез, Шүрәлинә. Без бит болай гына.

Шүрәлия. Ачуыбызны китермәгез. Без дә авыл егетләрен карата алабыз. Шулай бит, Шүрәлинә?

Шүрәлинә. Шулай, Шүрәлия.

Шүрәлия. Син карата алмыйсың инде, анысы, мин менә карата алам.

Шүркә. Бик мактанма инде.

Шүрәлия. Ышанмыйсыңмы?

Шүрәле керә. Ул беркемне дә, бернәрсәне дә күрми, алан буйлап мәхәббәт канатларында очып бара. Җырлаган җыры да сокландыргыч һәм үзәкләрне өзәрлек. Безнең «Авыл көе» н кемнән отып алгандыр?

 
Шүрәле. Урман эчләрендә урман,
Каен белән карама;
Янам синең утларыңда,
Ниләр табыйм дәвага?
Урман эчләрендә урман,
Кереп югалыйм микән?
Эчем яна, тышым яна –
Ничек юаныйм икән?
 

Шүрәлия. Мескен. Бөтенләй беткән бу. Әй, Шүрәле!

Шүрәле. Ә? Нәрсә?

Шүрәлия. Кил әле монда. Беләсеңме син нишләгәнеңне?

Шүрәле. Белмим. Мин бернәрсә дә белмим. Белергә дә теләмим.

Шүрәлия. Нинди җыр җырлаганыңны беләсеңме?

Шүрәле. Белмим. Белергә дә теләмим.

Шүрәлия. Син бит кешеләр җырын авыл көенә җырлап йөрисең.

Шүрәле. Минем кеше буласым килә!

Шүрәленең бу сүзенә барлык шүрәле ах итә.

Шүрәлия. Син нәрсә, бер ямьсез авыл кызы аркасында, шүрәле милләтенә хыянәт итәргә җыенасыңмы?

Шүрәлинә. Алай ярамый инде, Шүрәле.

Шүрик. Алай ук кирәкми инде, брат.

Шүркә. Алай килешми ич инде, ахир.

Шүрәлия. Китегез, сез барыгыз да сатлык.

Шүрәле. Гафу ит, Шүрәлия.

Шүрәлия. Гафу итмим. Китегез.

Шүрәле. Китәм, китәм. (Китә башлый.)

Шүрәлия. Ул якка түгел. Ул як – авыл ягы.

Шүрәле. Шулаймыни? Кайсы якка барырга соң миңа?

Шүрәлия. Менә бу якка. (Шүрәле киткәч, Шүрик белән Шүркәгә.) Сез дә аңардан калмагыз. (Шүрик белән Шүркә киткәч.) Бетәбез болай булса, бетәбез.

Шүрәлинә. Карале, Шүрәлия, гашыйк булу шулай иттерәмени ул?

Шүрәлия. Ничек иттерә?

Шүрәлинә. Шүрәле тилергән бит.

Шүрәлия. Элек тә акыллы түгел иде инде ул.

Шүрәлинә. Карале, Шүрәлия, син гашыйк була беләсеңме?

Шүрәлия. Мин бөтенесен дә беләм.

Шүрәлинә. Мине дә өйрәт әле, ә, Шүрәлия?!

Шүрәлия. Гашыйк булырлык Шүрәлесе дә юк аның урманында.

Шүрәлинә. Авыл егетләрен каратабыз, дидең бит.

Шүрәлия. Аларны гашыйк булмыйча гына каратам мин. Көләр өчен генә.

Шүрәлинә. Әйдә, каратыйк әле, ә?!

Шүрәлия. Нигә сикеренәсең?

Шүрәлинә. Кызык бит. Их, Шүрәле кебек тилерсәң иде ул.

 
Урман эчләрендә урман,
Кереп югалыйм микән?
 

Шүрәлия. Нишлисең?

Шүрәлинә. Тилереп карыйсым килде.

Шүрәлия. Чамалап кына кылан.

Шүрәлинә. Авыл егетләрен ничек табабыз, Шүрәлия?

Шүрәлия. Кара, кара моны, шашты.

Шүрәлинә. Үзең әйттең ич.

Ава-түнә килеп кергән Римны күреп алалар.

Шүрәлия. Әнә Шүрәлинә. Кил монда, тизрәк.

Аланда болганып йөргән Римне күзәтәләр.

Рим. Әй! Кем бар монда? Нәсимә-ә!.. Исфа-ан! Рәси-мә-ә? Нинди җир соң бу? Ишегалды дисәм, өй белән абзар юк. Әни-и!..

Шүрәлинә. Әллә ул да гашыйк булганмы? Тилергән бит.

Шүрәлия. Тик кенә тор.

Рим (җырлап маташкан була).

 
Сөембикә манарасы
Бишбалтага ауса иде;
Кабан күле спирт булып,
Күктән пилмән яуса иде.
 

Их, алмагачлары, их, алмагачлары, их, алмагачлары…

Әй! Кем бар монда! Нәси-мә-ә! (Болгана-болгана Шүрәлияләр качкан агачка килеп таяна. Шүрәлияне күреп.) Ә?.. Кем син?

Шүрәлия. Син кем?

Рим. Туктале, тукта, тукта… Тукта… тукта…

Шүрәлия. Туктадым.

Рим. Кем әле син?

Шүрәлия (Шүрәлинәгә). Бар әле, егетләрне чакыр әле.

Шүрәлинә. Үзең генә курыкмыйсыңмы?

Шүрәлия. Шүрәлиянең кайчан курыкканы бар?

Шүрәлинә китә.

Рим. Ә? Кем минем белән сөйләшә?

Шүрәлия. Мин.

Рим. Син кем?

Шүрәлия. Нәсимә.

Рим. Ә? Синме Нәсимә?

Шүрәлия. Әллә танымыйсыңмы?

Рим. Юу-ук, Нәсимә мондый түгел ул.

Шүрәлия. Нинди соң?

Рим. Туктале. Кем соң син? Безнең бакчада нишләп йөрисең?

Шүрәлия. Бакчамыни бу?

Рим. Агачлар булгач, нәрсә була соң? Туктале, тукта… Нигә син монда?..

Шүрәлия. Сине сагынып килдем.

Рим. Мине? Тотылды ялганың. Нәсимә мине сагынмый. Ул мине яратмый. Аракы эчәсең, ди.

Шүрәлия. Нәрсә соң ул аракы?

Рим. Кем соң син, аракының да ни икәнен белмәгәч?

Шүрәлия. Мин – Шүрәлия.

Рим. Шүрәлия?.. Туктале, тукта… Нурания, Шәмсия, Шү-шү-шү…

Шүрәлия. Шүрәлия.

Рим. Кит әле, андый исем була димени?

Шүрәлия. Синең исемең ничек соң?

Рим. Әллә белмисеңме? Рим ич мин. Мине районда белмәгән кеше юк. Плотник. Знак качества белән, белдеңме? «Большевик» колхозыннан милиун сум аласым бар, белдеңме? Шабашник! Кем дидең әле исемеңне? Ша-ша-ша…

Шүрәлия. Шүрәлия…

Рим. Шүрә… Шүрәле… Әллә син Шүрәлеме?

Шүрәлия. Шүрәле.

Рим. Кит әле, кызлар кебек ич син.

Шүрәлия. Шүрәле кызы.

Рим. Кит әле, Шүрәленең кызы була димени?

Шүрәлия. Була шул менә.

Рим. Имиләрең дә юк ич синең.

Шүрәлия. Сиңа алар кирәкмени?

Рим. Кирәкме дип… Нишлим мин алар белән? Кызлар дисең ич.

Шүрәлия. Син егетме?

Рим. Егет булмый!.. Карале, Исфанны күрмәдеңме син?

Шүрәлия. Кем соң ул?

Рим. Казанныкы… Шәп егет. Карале, синдә берәр нәрсә юкмы, ә?

Шүрәлия. Нәрсә?

Рим. Баш авырта. Кая соң болар? Исфан да юк, Нәсимә дә юк, Рәсимә дә юк, Җәмилә дә юк.

Шүрәлия. Мин бар.

Рим. Кем соң син? Шүрәлеме әле син? Карале, баш чатный бит. Табыйк әле берәр нәрсә.

Шүрәлия. Әйдә минем белән.

Рим. Кая?

Шүрәлия. Башыңны дәвалыйбыз.

Рим. Үләм, давай тизрәк. (Шүрәлиягә ияреп чыгып китә.)

Йөгереп, Шүрәлинә керә.

Шүрәлинә. Шүрәлия! Мин аларны таба алмадым. (Шүрәлияне күрмәгәч.) Шүрәлия, син кайда?.. Менә кызык… Шушында гына иделәр бит. Әллә Шүрәлияне урлап киткән инде авыл егете? (Җылап.) Хәзер мин нишлим инде берүзем? Миңа караучы да юк, мине яратучы да юк. Шүрәлиягә авыл егете бар, миңа Шүрәле дә юк. (Күзләрен угалап үкереп җылап чыгып барганда, аланга килеп кергән Исфанның кочагына эләгә.)

Исфан. Короче, бабушка!.. Что у тебя болит?

Шүрәлинә (айнып китеп). Ә? (Исфанның кочагыннан ычкынмакчы була.)

Исфан. Осторожно, бабушка.

Шүрәлинә. Җибәр.

Исфан. Мин эләккәнне җибәрмим, бабушка.

Шүрәлинә аны бик җиңел генә күтәреп алып, җиргә сылый. Исфан аптырап кала.

Ты чё? Шаярганны аңламыйсың, что ли?

Шүрәлинә. Син шаярдың гынамыни?

Исфан. Конешно, шаярдым.

Шүрәлинә. Гафу ит.

Исфан (Шүрәлинәгә төбәлебрәк карап). Ты чё?

Шүрәлинә. Нәрсә?

Исфан. Син кеше түгел мәллә?

Шүрәлинә. Түгел шул.

Исфан. Пәри, что ли?

Шүрәлинә. Түгел.

Исфан. Җен?

Шүрәлинә. Түгел. Мин – Шүрәле кызы Шүрәлинә.

Исфан. Шүрәле кызы? Интересно. Ә кем соң ул Шүрәле?

Шүрәлинә. Шүрәле Шүрәле инде.

Исфан. Беренче тапкыр ишетәм.

Шүрәлинә. Шүрәлене авылда бөтенесе белә.

Исфан. Мин авыл түгел. Мин Казанский. (Шүрәлинәгә якын килми генә тирәсендә әйләнеп йөри.) Интересно. Каратэ белән заниматься иттең, что ли? Как ловко мине атып бәрдең.

Шүрәлинә. Без, шүрәлеләр, үзебезне яклый беләбез.

Исфан. Интересно. Берәр приём өйрәт миңа, ә?!

Шүрәлинә. Нәрсә соң ул приём?

Исфан. Ну, көрәшергә өйрәт…

Шүрәлинә. Ансат ич ул. (Исфанның кулларыннан алып.) Менә болай тотасың… (Исфанның күзләренә карап катып кала.)

Исфан. Ну, дальше, давай, ничек… Чё молчишь?

Шүрәлинә. Мин аңламыйм. Син ни сөйлисең?

Исфан. Урысча белмисең, да?

Шүрәле. Нәрсә ул урысча?

Исфан. Вот деревня.

Шүрәлинә. Нәрсә-ә-ә?

Исфан. Нәрсә торасың карап?

Шүрәлинә. Күзләрең синең шундый…

Исфан. Ты чё?

Шүрәлинә. Нәрсә-ә-ә?

Исфан. Вот даёт. Гашыйк булдың, что ли?

Шүрәлинә. Күзләрең матур синең.

Исфан. Күз… күз… Ну, давай, раздевайся, что ли… Ну, чишен, чишен…

Шүрәлинә. Ә нигә?

Исфан. Ну, интересно. Күз матур, дисең… Яратасың…

Шүрәлинә. Яраткач чишенәләрмени?

Исфан. А как еще?.. Яраткач сразу чишенеп ташлыйлар.

Шүрәлинә. Минем берәүне дә яратып караганым юк.

Исфан. Вот и өйрәнерсең. Минем дә Шүрәле кызы белән булганым юк. Интересно. Синең бу нәрсә, күлмәк, что ли, шундый?

Шүрәлинә. Әйе…

Исфан. Замоклары да юк. Ә ул ничек салына?

Шүрәлинә. Ул үзеннән-үзе салына.

Исфан. Салып күрсәт.

Шүрәлинә. Безнең тәнне кояш күрергә тиеш түгел.

Исфан. Мин бит кояш түгел.

Шүрәлинә. Кояш күктә. Ул бөтенесен дә күрә.

Исфан. Ну, әйдә агач арасына керәбез.

Шүрәлинә. Кояш анда да күрә.

Исфан. Кояштан оялган кызны первый раз вижу. Казанда, наоборот, кояш чыккач кына чишенәләр.

Шүрәлинә. Сез бит кешеләр.

Исфан. Какая разница? Син миңа даже күбрәк ошыйсың.

Шүрәлинә. Чыннанмы?

Исфан. Чё миңа ялганларга? Фасад, конешно, не красавица. А фигура! Чишенеп тә күрсәтсәң!..

Шүрәлинә. Ә син төнлә кил.

Исфан. Урманга, что ли? Здорово! Киләм! Валлаһи, киләм! Знаешь, Шүрәле кызы? Мин вообше оригинальныйларны яратам. Вот син мине атып бәрдең, да? И мин шунда ук уйладым – она моя. Аңлыйсыңмы минем ни әйткәнне? Төшенәсең, да? Фирштейн?

Шүрәлинә. Фәрештәен.

Исфан. Здорово! Ах, үләм! (Күккә карап.) Ничек кенә тизрәк баетырга кояшны? А может, кояшта да ярыйдыр, ә? Ох, я бы тебя… Но куркам. Ну, дай хоть поцелую, а? Үбим, да?

Шүрәлинә. Нәрсә ул «үбим»?

Исфан. Белмисең, да? Күрсәтергә, что-ли? Только син без приёмов, ладно? Ярыймы?

Шүрәлинә. Ярый.

Үбешәләр. Шүрәлинәгә бу эш ошый.

Исфан. Здорово! Всё! Мин сиңа өйләнәм. А то әни – өйлән, өйлән. Вот и өйләнәм. Әти аңа ведьма, ди, вот мин дә аңа Шүрәле кызы алып кайтам. Только мин белмим – Шүрәле ул вроде леший, что-ли?

Шүрәлинә. Әйдә, тагын үбешәбез.

Исфан. Ошады, да?

Үбешәләр. Башы-күзе тонган Шүрәле керә. Үбешүчеләргә килеп бәрелә. Шүрәлинә чыгып чаба. Исфан Шүрәлегә карап чигенә.

Ты чё?

Шүрәле. Син?..

Исфан. Ну, мин?

Шүрәле. Син Җәмиләне беләсеңме?

Исфан. Ну, беләм!

Шүрәле. Мин – Шүрәле.

Исфан. Ну, мин – Исфан. Чё, драться, что ли, будешь?

Шүрәле. Нәрсә?

Исфан. Сугышырга, что ли, телисең?

Шүрәле. Мин Җәмиләне күрергә телим.

Исфан. Ну и шулай дип әйт.

Шүрәле. Табасың миңа аны, әйеме?

Исфан. Чё, гашыйк булдың, что ли?

Шүрәле. Әйе.

Исфан. Ну… Тоже мне тапкан. Телисеңме, мин сине Рәсимә белән таныштырам? Во девка!

Шүрәле. Миңа Җәмиләдән башка беркем кирәкми.

 
Урман эчләрендә урман,
Керсәм чыгалмам инде;
Сагынуларым чиктән ашты –
Күрми чыдамам инде.
 

Син беләсеңме, мин аны шушында очраттым. Ул минем бармакларымны иреккә чыгарды.

Исфан. Ну, влип, да? Гашыйк булдың, да? Ну, син кайгырма. Я всё тебе устрою. Мин Җәмиләләр авылында пока торам, беләсеңме? Бүген кил. Договоримся. Килештек. Мин булганда курыкма. Килештек?

Шүрәле. Килештек.

Пәрдә.

Икенче пәрдә

Авыл читендәге әрәмәлек. Җәйнең айлы төне. Җәмилә ялгызы. Утыргычка утырган да моңлана.

 
Ай янында якты йолдыз
Айга сөйли серләрен;
Ул айга сөйли серләрен,
Мин кемнәргә сөйләрмен?
Ай янында якты йолдыз –
Минем йолдызым гына;
Таң алдыннан ул да сүнә,
Калам ялгызым гына.
 

Нәсимә белән Рәсимә керәләр. Сүзсез генә икесе Җәмиләнең ике ягына утыралар. Җырга кушылалар.

 
Ай янында якты йолдыз
Янар да сүнәр инде;
Сүнгән йолдызлардан сүнәр
Көннәр дә килер инде.
 

Нәсимә. Күңелсез.

Рәсимә. Эч поша.

Нәсимә. Көн саен, көн саен… Һаман шушы әрәмәлек. Һаман без өчәү…

Рәсимә. Һаман шул Рим. Бердәнбер Рим.

Нәсимә. Анысы да айнымый.

Рәсимә. Анысы да әле күренми. Казан егете дә юк.

Нәсимә. Әллә урманда калдылар инде?

Рәсимә. Калмагайлары. Икесеннән бер җүнле сүз ишетеп булмый. Күңел ачылмасмы дип ияреп урманга барган булдык, көн әрәм булды.

Нәсимә. Җәмилә, син ник дәшмисең?

Җәмилә. Мин уйлыйм.

Рәсимә. Нәрсә уйлыйсың?

Җәмилә. Әйтергә куркам.

Нәсимә. Шүрәле турындадыр әле?

Рәсимә. Карале, Нәсимә, чын булдылармы соң алар? Күзебезгә генә күренделәрме?

Нәсимә. Чын булса ни дә, ялган булса ни? Шүрәле, ни әйтсәң дә, Шүрәле инде ул. Шүрәле көненә калырга язмасын инде.

Рәсимә. Алай димә. Безнең авылда шундый егетләр булсын иде әле.

Нәсимә. Андый егетләр безнең авылда түгел, бөтен Советлар Союзында юк инде ул.

Рәсимә. СыСыСыР үзе дә юк инде.

Нәсимә (ләззәт белән көлеп). Ничек сөйләшәләр бит, тәмле итеп. Бик үк ямьсезләр дә түгел инде.

Рәсимә. Төсе-бите нәрсәгә, татлы итеп сөйләшә белсен дә сиңа сокланып карасын ул. Әйдәгез иртәгә дә барып кайтыйк урманга.

Нәсимә. Нишлисең инде анда?

Рәсимә. Сөйләшеп кайтыйк бер матур итеп.

Нәсимә. Сөйләш инде, Җәмилә.

Рәсимә. Күңеле белән һаман да Шүрәлесен эзли.

Җәмилә. Һәр кешенең дә үз Шүрәлесе булырга тиеш.

Нәсимә. Тиештер дә бит, юк менә.

Җәмилә. Эзли белеп эзләргә генә кирәктер.

Рәсимә. Син эзли белеп эзләдең дә, таптыңмы соң?

Җәмилә. Таптым.

Нәсимә. Кайда соң ул?

Җәмилә. Менә монда – күңелемдә.

Рәсимә. Безгә шул хыялланып тилерү генә җитми инде. Тилереп акылдан шашарбыз да әле. Әллә инде бу Казан егетенә ияреп, Казанына китеп югалырга? Монда бит югалып та булмый.

Нәсимә. Ичмасам, өчебезнең берсе егет булмаган. Икәүләп яратыр идек.

Рәсимә. Беребездән беребез көнләшер идек.

Нәсимә. Яңа Сала егетләре дә килми, ичмасам. Безнең авылда без барын белмиләр микәнни? (Торып кычкыра.) Әй, Яңа Сала егетләре! Килегез безнең авылга! Без әрәмәлектә сезне көтеп утырабыз.

Җәмилә. Ярый, сау булыгыз, кызлар.

Рәсимә. Китмә инде, Җәмилә.

Җәмилә. Китәм инде. (Китә.)

Нәсимә (җырлап).

 
Китәм инде, китәм инде,
Китсәм кайталмам инде, шул,
Китсәм кайталмам инде;
Сынды сабыр канатларым –
Сабыр италмам инде.
 

Рәсимә. Нәсимә, нәрсә ул анда таллар арасында күренә?

Нәсимә. Кайда?

Рәсимә. Әнә ич, әнә! Поскан.

Нәсимә. Шүрәле ич ул, Рәсимә.

Рәсимә. Әйдә, йөгерәбез.

Нәсимә. Йөгерәм ди менә! Килсен дә алып китсен. Кил монда, Шүрәле, кил.

Шүрик (күренеп). Мин – Шүрик. Исәнмесез!

Нәсимә. Шүрик… Бәгырькәем, Шүрик! Нигә анда торасың? Кил безнең янга.

Шүрик. Шүркә дә монда.

Нәсимә. Нигә ул күренми?

Шүрик. Ояла.

Нәсимә. Урманда оялмадыгыз ич.

Шүрик. Урман бит ул безнеке, әрәмәлек – сезнеке.

Нәсимә. Оялмагыз инде, килегез монда. Ояла торган заманмы.

Шүрик. Шүркә, әйдә.

Шүркә дә таллар арасыннан чыга. Икәүләп кызлар янына киләләр. Икесе дә берәр кочак чәчәк күтәргән.

Шүркә. Исәнмесез! Исәнмесез, Рәсимә! (Чәчәкләрне Рәсимә алдына куя.)

Рәсимә. Исәнме!

Шүрик. Сез нигә качтыгыз бездән, Нәсимә?

Нәсимә. Тапкансыз бит әле качсак та.

Шүрик. Мин синең тавышыңны ишеттем. Син җырладың.

Нәсимә. Матур җырлыйммы соң мин?

Шүрик. Бик матур.

Рәсимә. Чәчәк белән хәзер дөнья тулган. Җиләк алып килергә иде безгә.

Шүркә. Җиләк бит ул ашый торган нәрсә.

Рәсимә. Чәчәк ашарга да ярамый.

Шүркә. Ничек инде?.. Ярый, иртәгә җиләк җыеп килербез.

Рәсимә. Күп итеп, бик күп итеп.

Нәсимә. Нигә шулай карап торасың, Шүрик?

Шүрик. Син чөнки бик матур.

Нәсимә. Бик, бик матурмы?

Шүрик. Бик, бик матур.

Нәсимә. Нишлибез инде хәзер, Шүрик белән Шүркә?

Шүрик. Ә без сезгә шигырь чыгардык.

Нәсимә. Шигырь? Нәрсәгә ул?

Шүрик. Ничек нәрсәгә? Без чыгардык. Шүркә белән ярыша-ярыша чыгардык. Мин сиңа чыгардым, Шүркә Рәсимәгә чыгарды. Укып күрсәтимме?

Нәсимә. Чыгаргач укыгыз инде.

Шүрик. Шүркә, башта син укы.

Шүркә. Син укы.

Шүрик. Каеннарның алгансың син аклыгын,

Чык тамчысының алгансың пакьлеген.

Зәңгәр чәчәкнең төсләре күзеңдә,

Алсу чәчәк алсулыгы йөзеңдә.

Юкәләрнең зифалыгы буеңда,

Кашларыңның каралыгы муелдан.

Иреннәрең пешкән каен җиләге –

Син бу җирнең иң гүзәле, чибәре.

Нәсимә. Беттеме?.. «Муел» нәрсә соң ул?

Шүрик. Башкортча ул. «Шомырт» дигән сүз. Башкорт шүрәлеләреннән өйрәндем.

Нәсимә. Инде Шүркәнекен тыңлап карыйк.

Шүркә (Рәсимәгә карап укый).

 
Күзләреңдә кара төннең карасы –
Уф, йөрәгем! Кайдан дәва табасы?
Ай кызының көянтәсе – кашларың –
Уф, йөрәгем! Әйләнәдер башларым.
Йолдызларның җемелдәве – тешләрең –
Уф, йөрәгем! Күрми торсам нишләрмен?
Йөзләреңдә балкып уйный ай нуры –
Син бу җирнең иң гүзәле, матуры.
 

Шүрик. Ник сөенмисең?

Рәсимә. Нигә сөеник ди?

Шүркә. Без бит шигырь укыдык.

Нәсимә. Укысагыз ни булган?

Шүрик. Без аны ярыша-ярыша яздык.

Рәсимә. Язсагыз… Эшегез юктыр.

Шүркә. Шигырьне бит аны эш булмаганнан язмыйлар.

Нәсимә. Ни өчен язалар соң?

Шүрик. Бүтәннәр укып соклансын өчен. Сезнең шигырь чыгарып караганыгыз бармы?

Рәсимә. Менә шул шигырь чыгарып ятарга гына калды. Бик кирәге бар.

Шүркә. Кызык түгел икән тормышыгыз, алайса.

Нәсимә. Кызык түгел, кызык түгел. Синнән башка белмиләр ди. Торма әле каршымда сураеп, Шүрәле башың белән акыл өйрәтеп. Чакырып китердек мәллә?

Шүркә. Гафу итегез, кәефсез чагыгызга туры килдек, ахры.

Нәсимә. Сез урысча беләсезме?

Шүрик. Урысча? Нәрсә соң ул «урысча»?

Нәсимә. Ярый, белмәсәгез, бик яхшы. (Рәсимәгә.) Шту будем делать болар белән?

Рәсимә. Ни знаю.

Нәсимә. Вчера ничава күренгәннәр иде, сигудня ни красивыйлар.

Рәсимә. Бижать будем.

Шүрик. Һай, сез шундый кызык сөйләшәсез.

Нәсимә. Интересныймы? Безгә ни интересный шул. Кызык түгел, белдеңме?

Шүрик. Кызык булсын өчен без нәрсә эшлик, Нәсимә?

Рәсимә. Я знаю что дилать болар белән. Яңа Сала пайдюм. Клуб зайдюм. Боларны покажем.

Икәүләп көләләр.

Шүркә. Кызыкмы?

Нәсимә. Бик кызык.

Шүрик. Безгә дә әйтегез, без дә көлик.

Нәсимә. Безнең белән барасызмы?

Шүркә. Кая?

Рәсимә. Әнә тегендә Яңа Сала дигән авыл бар. Шунда…

Шүрик. Нигә анда барабыз?

Рәсимә. Клубка. Биергә.

Шүркә. Ә нәрсә ул клуб?

Нәсимә. Надан. Өй кебек нәрсә инде.

Шүрик. Биер өчен нигә өйгә керергә? Монда яхшырак. Монда иркен.

Рәсимә. Нәрсә, бармыйсыңмыни? Алайса, китегез урманыгызга.

Шүрик. Рәсимә, син бик матур кыз. Син нигә алай усал сөйләшәсең?

Рәсимә. Әллә каршыңда биеп торыйммы?

Шүркә. Юк, кызык түгел сезнең белән.

Нәсимә. Вәт бәйләнде! Нинди кызык кирәк сиңа? Мә менә, кызык күрәсең килсә… (Такмак әйтеп тыпырдый.)

 
Бас, кызым, Әпипә…
Бас, кызым, Әпипә…
Бас, кызым, Әпипә…
Бас, кызым, Әпипә…
 

Кызыкмы?

Шүркә. Бу да кызык түгел. Ачу белән биегән бию кызык түгел.

Нәсимә. Вәт бәйләнде Шүрәле тәре. Бик кызык кирәк булса, үзең кызык яса.

Шүрик. Әйдәгез безнең белән урманга.

Рәсимә. Урманда безгә кызык ясарга җыенасызмы?

Шүркә. Әйе. Беләсеңме, айлы төндә урман ничек матур! Ай нуры, агач яфраклары арасыннан үтеп, аландагы чәчәкләргә куна. Юкә чәчәкләреннән бал исе килә. Төн кошлары, ай нурларына коенып, үзләренең көйләрен көйлиләр. Аларның моңлы көйләре җанны иркәли. Күңелдә матурлык туа. Синең дә кошларга кушылып җырлап җибәрәсең килә.

Нәсимә. Алайса, сез Җәмиләне алып китегез инде урманыгызга. Ул да сезнең сыманрак.

Рәсимә. Җәмилә дигәннән, нигә аның Шүрәлесе күренми?

Шүрик. Ул Якты күлдән төнбоеклар җыя калды. Әйдәгез, без сезне Якты күл янына алып барабыз.

Нәсимә. Пайдюм, шту ли, Рәсимә?

Рәсимә. Ни нады. Боларга ышанып… Юк инде, шүрәлеләр, үзегез генә кайтыгыз урманыгызга. Безнең иртүк торып сыер савасы да бар. Иртәгә килегез, җиләк җыеп килегез.

Шүркә. Шүрәлеләр бер китсәләр, икенче килмиләр, Рәсимә.

Нәсимә. Килмәсәгез тагын.

Шүрик. Ярый инде, алай булгач. Хушыгыз.

Нәсимә. Хушыгыз. (Шүрәлеләр башларын иеп чыгып киткәч.) Йөриләр йөрәккә тоз салып. Кызык түгел, ди. Сиңа яхшы урманда, син – Шүрик. Менә шушы ун өйле авылда яшәп кара. Әйдә, кайтабыз.

Рәсимә. Бу чәчәкләрне нишләтәбез?

Нәсимә (чәчәк бәйләмен тибеп очырып). Чукынып китсен чәчәкләре. Күреп туйган. Кайда йөри соң бу Рим? Исерек тәре. Тегесе кайда? Иртәгә яныма килмәс микән ялманып?

Рәсимә. Шүрәлесенә кадәр… Мыскыл иткән булалар бит.

Нәсимә. Аларның гаебе дә юк инде, бер уйласаң.

Рәсимә. Юк инде, анысы…

Нәсимә. Ну, урысча сөйләшеп кызык иттек үзләрен.

Рәсимә. Авызларын ачып торалар.

Көлешәләр.

Нәсимә. Болай ямьсез дә түгел кебек алар үзләре.

Рәсимә. Шигырь язган булганнар бит.

Нәсимә. Язганнары болай әйбәт, әйеме?

Рәсимә. Арттырганнар инде.

Нәсимә. Арттырмагач, шигырь булмый инде ул. Ияреп китәсе калган.

Рәсимә. Әллә нишләтмәгәннәр булыр иде әле.

Нәсимә. Нишләтсәләр нәрсә була? Барыбер бер исерек нишләтә инде.

Рәсимә. Чәчәк җыйган булганнар. (Чәчәк бәйләмен кулына алып.) Карале, безнең болында юк бит мондыйлар. Карале, карале, ниндиләр… Яле, синекен дә карыйк әле.

Нәсимә (тибеп очырган чәчәген алып килеп). Минеке матуррак.

Рәсимә. Минеке дә матур.

Нәсимә. Исләре нинди!.. Менә иснәп карале. (Чәчәк бәйләмнәрен иснәп туйгач.) Җүләрләр, китәсе калган. Әллә чакырабызмы?

Рәсимә. Әй, ялынып йөргән кебек була.

Нәсимә. Әнә алар. Әнә Кәҗә тавында басып торалар. Әйдә күренмичә генә яннарына барыйк әле, ни сөйләшәләр икән?

Рәсимә. Әй…

Нәсимә. Әйдә инде… (Рәсимәне җитәкләп алып чыгып китә.)

Бер кулына төнбоеклар көлтәсе тотып, иңбашына Римны салып, Шүрәле керә. Римны утыргычка утырта, үзе дә утыра. Көчкә сулыш ала.

Рим (уфылдап). Рәт бетте минем, малай. Башка эчтем юк. Ярый әле син очрадың. Беткән идем бит. Күп эчелгән.

Шүрәле. Нәрсә эчеп шулай булдың?

Рим. Һәй, әйтмә инде. Уф… Шул аракы инде. Ярый әле син булдың. Теге шүрәле хатыны мине бөтен урман буенча йөртте. Бөтен звирләргә күрсәтеп чыкты… Менә, күрегез, ди… Эчсәгез, сез дә шулай буласыз, ди. Аннары урман кырыена алып чыгып ыргытты да үзе югалды. Ярый әле син…

Шүрәле. Менә шунда ятып ял ит.

Рим. Юк, өйгә илтеп куй инде син, малай. Рәт юк. Әнинең яшереп куйган бер яртысы бар бугай…

Шүрәле. Тагын эчәсеңме?

Рим. Эчмичә булмый, малай. Ату үләм. Ярый син булдың. Шүрәле дигәнгә ышанмый идем, бар икән бит, әй. Коткардың.

Шүрәле. Җәмиләләрнең өе кайда?

Рим. Җәмилә? Нинди Җәмилә? Ә-ә-ә… Син аны беләсеңмени? Әллә… Ярый, ярый, бер сүз әйтмим. Ә-әнә аларның өе, ә-нә… Башта син мине илтеп куй, ярыймы? Тик өйгә кермә, әнинең куркып үлүе бар. Куеп тор инде ул чәчәкләреңне, кем тия аңа? Килерсең дә алырсың.

Шүрәле, төнбоекларны утыргычта калдырып, Римны күтәрә дә чыгып китә. Җәмилә йөгереп керә, ул киткән якка карый. Чәчәкләргә иелә. Аларны күкрәгенә кыса, утыргычка таратып җибәрә. Карап соклана. Үзе дә сизмәстән, Шүрәленең җырын кабатлый.

 
Җәмилә. Урман эчләрендә урман,
Каен белән карама;
Янам синең утларыңда,
Ниләр табыйм дәвага?
 

(Шүрәленең килгәнен күреп кача.)

Шүрәле керә. Төнбоекларны ала. Китәргә җыена да туктап утыра.

Шүрәле. Чакырсам, чыгар микән? Ничек чакырыйм икән? Тавышымнан таныр микән? Сүз әйтеп чакырыйм микән, җыр җырлап чакырыйм микән?

 
Дөнья гизеп килдем сине эзләп,
Кайда син, Җәмилә?
Сумакларда калган синең эзләр –
Үзең юк, Җәмилә.
Йолдызлардан сорап карыйм микән,
Кайда син, Җәмилә?
Йөзләреңнең нуры айга күчкән –
Үзең юк, Җәмилә.
Соң килдемме әллә, соңладыммы,
Кайда син, Җәмилә?
Сандугачлар җырлый җырларыңны –
Үзең юк, Җәмилә.
 

Ишетер микән җырымны? (Төнбоекларны кочаклап.) Таныр микән җырымны? Аңлар микән ниләр уйлап килгәнемне? (Чыгып китә.)

Җәмилә (яшеренгән җиреннән чыгып). Шүрәле!.. Мин монда, Шүрәле.

Шүрәле йөгереп керә. Җәмиләне күтәреп алырга дип кулларын суза да туктап кала. Бары тик «Җәмилә!» дип кенә әйтә ала.

Җәмилә. Шүрәле!..

Шүрәле. Җәмилә!..

Җәмилә. Шүрәле…

Шүрәле. Мин сине эзләп таптым, Җәмилә!

Җәмилә. Мин дә сине көттем, Шүрәле!

Шүрәле. Чынлап әйтәсеңме, Җәмилә?

Җәмилә. Мин алдаша белмим, Шүрәле.

Шүрәле. Сиңа сөйләргә дип бик күп, бик күп матур сүзләр уйлап килдем, Җәмилә. Сине күрдем дә оныттым.

Җәмилә. Берсен генә булса да исеңә төшер, Шүрәле.

Шүрәле. Мин яратам сине, Җәмилә.

Җәмилә. Бу бит инде бик күп әйтелеп, таушалып беткән сүз, Шүрәле.

Шүрәле. Аны кешеләр таушалтып бетергән, Җәмилә. Безнең өчен ул иң изге, иң кадерле сүз.

Җәмилә. Шүрәле…

Шүрәле (җиргә сибелгән төнбоекларны җыеп). Болар сиңа, Җәмилә. Якты күл чәчәкләре.

Җәмилә. Рәхмәт, Шүрәле. Алар шундый матур.

Шүрәле. Син гүзәлрәк, Җәмилә.

Җәмилә. Нигә алар бик күп?

Шүрәле. Аларның һәрберсендә сиңа әйтәсе мең сүзем бар, Җәмилә.

Җәмилә. Син ул сүзләрне әйт.

Шүрәле. Төнбоекларны тыңла, Җәмилә.

Җәмилә. Син кешеләр эшли алмаганны эшли аласыңмы?

Шүрәле. Нинди эш ул, Җәмилә?

Җәмилә. Алып барып кайт мине йолдызлар иленә. Киек Каз Юлы буйлап үтәсем килә. Йолдызларга ятып ял итәсем килә.

Шүрәле. Йолдызларга якын барырга ярамый.

Җәмилә. Нигә, Шүрәле?

Шүрәле. Чөнки серләре ачыла.

Җәмилә. Минем ул серләрне ачасым килә.

Шүрәле. Кирәкми, Җәмилә. Ачылган сер кызык түгел. Әгәр дә бөтен серләр дә ачылса, җирдә яшәве бик күңелсез булыр иде.

Җәмилә. Сөйлә, Шүрәле, сөйлә, туктама.

Шүрәле. Сез, кешеләр, дөньяның серләрен ача-ача, җирне үзегез яши алмаслык иттегез. Инде йолдызларга үреләсез. Син җир өстенә күзләреңне тутырып кара, Җәмилә.

Җәмилә. Шүрәле, ә син бармы?

Шүрәле. Ничек инде «бармы»?

Җәмилә. Бәлки, син юктырсың? Мин үзем белән үзем сөйләшәмдер. Шүрәлеләр күренеп йөрмиләр бит.

Шүрәле. Күрә белгәннәргә күренәләр.

Җәмилә. Мин менә күрәм. Мин бәхетле, әйеме, Шүрәле?

Шүрәле. Мин бәхетлерәк, Җәмилә.

Җәмилә. Ни өчен, Шүрәле?

Шүрәле. Кешеләрдән өметемне өзгән идем, син очрадың, Җәмилә.

Җәмилә. Миңа син очрадың.

Шүрәле. Әйдә киттек, Җәмилә.

Җәмилә. Кая?

Шүрәле. Син серләр яратасың. Якты күлне күрсәтәм.

Җәмилә. Ул серлеме? Мин ул серләрдән куркам да, Шүрәле.

Шүрәле. Яныңда мин бар, Җәмилә.

Җәмилә. Ә син мине яклый аласыңмы?

Шүрәле. Шүрәлеләр кешеләр түгел, көчсезләрне яклый беләләр.

Җәмилә. Нигә, алайса, бармагыңны кысканда, үзеңне яклый алмадың?

Шүрәле. Мине алдадылар. Ә шүрәлеләр алдаша белми. Без – табигать балалары. Табигатьнең серләре күп булса да, хәйләсе юк.

Җәмилә. Без дә табигать балалары.

Шүрәле. Ләкин сез аны оныткансыз. Әнисенең кем икәнен оныткан бала явыз була.

Җәмилә. Син әллә ниләр беләсең, Шүрәле.

Шүрәле. Янымда син булганга шулай ул, Җәмилә.

Җәмилә. Син янымда булгач, миңа да рәхәт.

Шүрәле. Киттек, Җәмилә.

Җәмилә. Киттек, Шүрәле. Теләсәң кая алып бар. Мин ышанам сиңа, Шүрәле.

Чыгып китәләр. Исфан, кереп, алар артыннан карап кала.

Исфан. Во даёт Җәмилә!.. Давай, давай, Шурале, шуруй… Кайда соң болар, берсе дә күренми? Хитрый бу авыл кызлары. Сами лезут и ускользают. Бер ай җөрим, и никакого результата. Казанда булса… Бу алкаш та күренми. Урманга, что ли, китәргә? Опасно одному. Всё-таки Шүрәле. Но хочется. Экзотика. Так… Марҗа белән гулял, татарка белән йөрдем, марийка белән тоже, молдаванка белән дә… Шүрәле кызы – интересно.

Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
2006
Hacim:
600 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04251-2
İndirme biçimi:
Ses
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 5, 2 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 4,4, 7 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 5, 12 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 4,2, 5 oylamaya göre