Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 34

Yazı tipi:
 
Беткән башлар беткән, диеп
Әйтәләр күптән.
Безгә дә диңгез тубыктан –
Беткән баш беткән.
Кемнәрне кемнәр кочкан да
Кем кемне үпкән:
Кызлар ни дә хатыннар ни –
Беткән баш беткән.
Өсләр бөтен, тамаклар тук –
Безгә шул җиткән.
Алдагысын Алла белә –
Беткән баш беткән!
 

(Нургалиләр өе ягына карап.) Әкәмәт, тәки чыгарды бит бу моны. Эшләр тирәнгә кереп бара бит әле монда. Уйла, Алмаз, уйла. Эшләт башыңны. Төп башына утыртмасыннар. (Көянтә-чиләк күтәргән Гөлшат каршына чыгып.) Су күп эчәсең икән, Гөлшат туташ. Кич белән дә су ташыталар. Шушы бүрәнә өстендә минем белән утырып торырга теләмисезме? (Гөлшат селкенмәгәч.) Ярый соң, алайса. Галиябану белән Исмәгыйль шикелле урам уртасында басып кына сөйләшик. Кара, сезнең телегез юк мәллә ул? Телсез кызга өйләнәммени мин? Минем сезгә өйләнәчәкне белмисезмени әле? Ничек инде ул булачак ирегез белән сөйләшмисез? Карале, әтиегез әллә бер сүз дә әйтмәдеме? (Гөлшатның ачулы карашын күреп.) Алай итеп карамагыз инде. Чибәр кызларга усал булу килешми. Усал хатын белән ничек торырмын? Нишләтим, бигрәк тә ошадыгыз бит. Әтиегезгә әйткән идем, бирәм, диде. Матур итеп яшәрбез, Алла боерса. Матур-матур балалар үстерербез.

Гөлшат. Идиот!

Алмаз. Иди-от?.. Телегез ямьсез сүз белән ачылды. Ярый… Яхшы… Шулай… Бөтен ямьсез сүзләрне әйтеп бетердегез. (Урамнан үтеп баручы берәүгә.) Исәнмесез! Кеше алдында гына булса да елмаегыз инде. Зерә сез мине мыскыл итәсез. Шәп егет мин. Менә дигән итеп яшәрбез. Мин иртән торырмын да «Карчык, чәй өлгердеме?» диярмен, син «Хәзер, картым, хәзер» дип йөгереп йөрерсең. Кочаклашып аерылышырбыз, кочаклашып күрешербез. Безгә карап бөтен авыл сокланыр.

Гөлшат. Козёл!

Алмаз. Кара, нинди сүзләр беләсең. Казанда күп нәрсәгә өйрәткәннәр икән сине. Урысча гына сиптерәсең. Соң, бәгырькәем, мин козёл булгач, син козлиха буласың ич инде. Между прочим, моннан ике ай элек Казаннан килгән бер салага «козёл» дигән иде миңа. «Козёл» дип әйткән теле белән аяк табанымны ялады. Бар суыңа. Өеңә кайткач, әтиеңә әйт, ул миңа өйләнергә теләми, диген. Ферштейн, козлиха? (Гөлшат киткәч.) Кара син аны. «Козёл» дип алдаган Казан козёлына әйтсен. Мин аңа яхшылык эшләргә җыенам, ә ул. Кирәкми. Машиналары да кирәкми. Менә сез, машиналы булам дип, шушы сүзләрне ишетер идегезме? Эшләр шундыйга китте бит әле. Әйе… Шулай… Туктале, нәрсә мин?.. Әйтсә ни. Үгез булмагае чурт булсын, малайларга сөт булсын, әйе бит? Аның шулай әйтүе яхшы да әле. Каршыңда елмаеп торса, йә чыннан өйләнерсең. Алып кайтырсың әни янына буаз кәҗә. Сез инде мине, зинһар өчен, гафу итегез, җәмәгать. Хатын-кызга андый ямьсез сүз әйтергә ярамыйдыр. Нишләтәсең, дөнья бит бу. Алдыйсың да, алданасың да. Алла сакласын, әни әйтмешли. Ну бит үзе дә гаепле, әйтмәсен теләсә нәрсә. «Хайван» дисә дә, түзәр идең әле, «козёл» ди бит. Хәер, козёлы да хайван инде аның. Ярый, тынычлан, Алмаз. Дөнья бу, әллә нинди сүзләр ишетерсең әле. Юк өчен кайгырма да. Ишәк кайгырсын. Машина кулыңа керәм дигәндә. Иртә кичтән хәерлерәк, әни әйтмешли.

 
Кичен син хәерче,
Иртән баерсың.
Иртәгесе өчен
Ишәк кайгырсын.
Кичен син өйләнгән,
Иртән аерымсың.
Иртәгесе өчен
Ишәк кайгырсын.
 

(Тәрәзә каршына барып.) Гамир абый… Гамир абый…

Гамир (тәрәзәне ачып). Мин монда, Алмаз.

Алмаз. Мин өйләнәм бит, Гамир абый.

Гамир. Нәрсә, сөйгән кызың көтәмени авылда? Дөрес эшлисең. Башта өйлән, койрыгыңны бозга катырып куй. Машина качмый ул. Менә Сүрия апаң белән машинасыз да яшибез бит әле. Өен дә бергәләп җитештерерсез.

Алмаз. Мин сезнең авыл кызына өйләнәм. Өч көннән туй.

Гамир. Туй? Кәмит малай син.

Алмаз. Мин чынлап әйтәм, Гамир абый.

Гамир. Чынлап? Кемгә? Матур кызлар юк, дигән идең ич.

Алмаз. Табылды.

Гамир. Кем инде ул?

Алмаз. Гөлшат. Нургали абый кызы. Шулай…

Гамир. Әкәмәт, каян күреп өлгердең?

Алмаз. Мин бит егет кеше, Гамир абый. Күрдем дә гашыйк булдым. Үзе дә мине ошатты. Алып китәм, дим, дәшми. Дәшмәү ризалык билгесе бит инде ул. Шулай…

Гамир. Казанда укый түгелме соң ул?

Алмаз. Заочныйга күчәр.

Гамир. Белмим, белмим. Сүрия! Кая әле? (Тәрәзә янына килгән Сүриягә.) Ишетәсеңме, Алмаз ни ди. Өйләнәм, ди. Нургали кызы Гөлшатка, ди.

Сүрия. Кит әле?!

Алмаз. Мин әйткәнемне үлсәм дә эшлим, Сүрия апа.

Сүрия. И сез, яшьләр, яшьләр. Бигрәк башсызлар инде. Уен эш түгел бит өйләнү. Кай арада сөйләшеп өлгерәләр. Нургали бар бит. Ул узып баручы солдатка кыз бирәме? Акча төртеп, укырга урнаштырдылар. Укып яткан җиреннән!

Алмаз. Мин дә укырмын. Туксанга җитмәгән. (Узып киткән Гөлшатка ымлап.) Чибәр бит.

Сүрия. Әй! Бездән көләсеңдер әле?

Алмаз. Көлүдән эш узды, Сүрия апа. Нургали абзый риза булса, туйны монда ясап китәм. Булмаса, урлап качам.

Сүрия. И башсызлар, башсызлар. Дөнья шуларга кала бит инде.

Алмаз. Сезнең баш бар иде дә бит, дөньяның рәте юк. Башсыз, бәлки, яхшырактыр ул, ә, Гамир абый?

Гамир. Кем белә инде аны. Кара инде үзеңә. Ул-бу була күрмәсен. Нургалинең малайлары бик ниләр, тия күрмәсеннәр. Әти-әниләрең белән сөйләшергә иде. Качмас иде әле Нургали кызы!

Алмаз. Кача, Гамир абый. Мин аның башын әйләндердем. Башы әйләнгәндә эләктереп калырга кирәк. Яратам мин аны. Әниләр белән сөйләшсәң, мәңге өйләнә алмассың.

Сүрия. И Алла… Башсызлар. (Гамирга.) Әйдә, ят. Иртән торасы. (Алмазга.) Сиңа шунда верандага җәйгән. Кереп ят, йөрмә тилереп.

Тәрәзәне ябалар.

Алмаз. Ышанмыйлар. Ышанырлык та түгел бит. Сез дә ышанмыйсыздыр әле. Юкка сөйли бу дип уйлыйсыздыр. Юк, мин бары тик булганны гына сөйлим. Шулай… (Урамнан узып баручы Нургалинең каршысына чыгып.) Нургали абзый, эшләр ниерәк бит әле. Кызыгызның сөйләшәсе килми.

Нургали. Муеныңа асылынганын көткән идеңмени?

Алмаз. Ну бит… Шулай да… Ике сүз әйтте… Икесе дә шундый сүзләр…

Нургали. Түзәрсең.

Алмаз. Түзәрсең дип… Үземне мыскыл иттерергә…

Нургали. Машинаны тигенгә бирәләр дип уйладыңмыни? Бушка килгән машина өчен утыртып та куялар әле. Егет бул, сөйләштек бит…

Алмаз. Берәр җаен табарга иде бит. Туйда да янәшә утырасы бар.

Нургали. Тап. Егет кеше бул шулай…

Алмаз. Минем мондый кызны күргәнем юк.

Нургали. Башың яшь. Әллә ниндиләрен күрерсең әле.

Алмаз. Кызык сез. Кулыннан тотарга ярамый, тегесе ярамый, монысы ярамый.

Нургали. Кем әйтә ярамый дип? Тот. Тик өйләнәсеңне генә онытма.

Алмаз. Хет, әйтегез инде үзенә, сөйләшсен.

Нургали. Яныңа куып чыгарганым да җиткән. Сөйләшмәсә, исең китмәсен. Бик матур басып тордыгыз. Күрәсе кеше дә күреп китте. (Гамирлар тәрәзәсенә килеп.) Гамир!

Гамир (тәрәзәдән күренеп). Кем бар анда? Ә-ә-ә… Нургали абый. Ни бар?

Нургали. Туйга чакырырга килдем. Килегез. Гармуныңны онытма.

Гамир. Чын булдымыни инде?

Нургали. Чын булмыйча. Өйләнешәбез, диләр бит. Яратышабыз, диләр. Нишләтәсең аларны? Шулай…

Гамир. Кай арада табышалар…

Нургали. Бөтенесенә өлгерәләр шул. Килми калма. Хатыныңны иярт, онытма. Аналарын саткыры. (Китеп бара.)

Алмаз. Әйе… Шулай… Җиңел түгел шул гомер итүләре, әни әйтмешли. Ничегрәк нитәргә соң? Орынырга яраса бер хәл. Кысып кочаклар идең ул, тыпырчыныр иде, тешләр иде, тырнар иде, аннан җәтмәгә эләккән балык кебек тынар иде. Тынар иде дә кыздырып ашар идең. Ярый… Шулай… Хәерле булсын Хәмидәнең туйлары. Шулай… Шулай итеп, җәмәгать, бер көн үтте, икенче көн җитте. Гөлшат белән тагын бер тапкыр очраштык. Монысында тагын бер мәртәбә козел булдым, бер тапкыр дурак, бер тапкыр сарык. Тагын бер кат әйттем әтисенә, йә чыгарма кызыңны яныма, йә сөйләшсен адәм рәтле, дидем. Ярый… Шулай… Иртәгә туй дигән кичне дә очраштык. (Көянтә-чиләк күтәреп килүче Гөлшатны каршы алып.) Хәерле кич, Гөлшат. Сөйләш, димим, сөйләшмә. Дөньядагы бөтен хайваннарның исемен тагып бетердең. Тирем калын минем, түзәм мин. Син миңа арыслан, юлбарыс исемнәрен генә әйтмәдең. Каян беләсең, бәлки, мин арысландыр? Карама алай усал итеп, курыкмыйм. Син барыбер минеке булачаксың. Минем яныма чыгасың килми, әтиең барыбер чыгара бит һәм дә ки бирәчәк тә әле. Карама, дидем. Мин кызлар күргән егет. Татар кызын да, марҗа кызын да. Ләкин дә син уйлама, мин бозык түгел. Начармы, яхшымы – мин чип-чиста егет кеше. Әбием әйтеп үстерде – кызлар каргышыннан курык, диде. Бу безнең туй алдыннан соңгы очрашуыбыз – әйтәсе сүзеңне әйтеп кал.

Гөлшат. Бөтенесен дә беләсеңме?

Алмаз. Беләм.

Гөлшат. Нигә өйләнәсең?

Алмаз. Әйттем ич, ошаттым. (Гөлшат китеп баргач, әле генә әйткән сүзен кабатлый.) Бер күрүдә ошаттым… Кара, чынлап әйттем бит бу сүзләрне. Теләсәгез ни әйтегез, ошый миңа бу. Их, артык җире дә булмаса. Яратмаса да яраттырыр идем мин аңа. Әллә ул чынлап өйләнмәгәнемне сизә инде. Хатын-кыз сизгер була, диләр бит. Чынны ялганнан аера, диләр. Алайса, нигә алданган? Һә-ә-әй, алданмагандыр да әле. Үзләре егетләр муенына асылына да, эш узгач, алдандым дигән булалар. Беләбез инде. Иртәгә туй диген, ә. Уйландыра башлады әле.

 
Туй, туй, туй, туй, туй килә –
Җүләр башка уй килә.
Туйлар ничек үтәр икән,
Ахыры матур бетәр микән?
Туен туйлаган егетне
Нинди язмыш көтә икән?
Туй, туй, туй, туй, туй килә –
Төрле-төрле уй килә.
Туй, туй, туй, туй, туй килә –
Башка төрле уй килә.
Туй узгач, туннар тузармы,
Гомерләр зарлы узармы?
Туйда биегән егетләр
Туйдан соң кул сузармы?
Туй, туй, туй, туй, туй килә –
Төрле-төрле уй килә.
 

Икенче күренеш

Алмаз. Менә туй көне дә килеп җитте. Шулай… Инде хәзер Гамир абыйларның капка төбеннән Нургали абзыйларның капка төбенә күчәбез. Капканы ачып куйганнар болар. Кешеләр күрсен диптер инде. Мәш киләләр.

Туй, туй, туй, туй, туй килә,

Төрле-төрле уй килә.

Миңа туй кәчтүме алганнар. Шулай… Шулай да әйбәт кеше түгел мин, әйеме. Бер машинага кызыгып… Туктале, ә нәрсәсе начар? Мин бит аны алдамыйм. Ошаттым дип әйткәнмен икән, чынлап та ошаттым. Калганы мин чыгарган бәет түгел. Аннары мин бит ул машинаны эшләп алам. Берәүләр туйда кияү булып утырып хатынлы була, мин – машиналы. Ни начарлыгы бар… Шулай… Туй кәчтүмен салдырып калдырырлар микән? Һәй, калдырсалар тагын. Әзерләнәләр. Ә мин әзер. Солдатка нәрсә аңа. Ятты – йоклады, торды – юынды, шагом марш! Вольно! Смирно! Здравие желаю! Вәссәлам… Чабышалар… Нәрсә сөйләшәләр икән, тыңлап карыйсы килә. (Читкәрәк китә.)

Нургалиләр ишегалдында мондый сөйләшү бара.

Хәлимә. Хәерле генә була күрсен.

Нургали. Булыр. (Өйгә кереп китә.)

Хәлимә. Килен! Фәгыйлә! Фәһимә!

Киленнәр чыга.

Фәгыйлә. Ни бар, әнкәй?

Хәлимә. Башым әйләнгән. Карап чыгыгыз әле, бөтенесе дә бармы?

Фәгыйлә. Барысы да бар. Бисмилла итеп ашасыннар гына.

Фәһимә. Гөлшат җылый да җылый.

Хәлимә. Җылый торган көне. Мин дә җыладым, сез дә җылагансыздыр.

Фәгыйлә. Без бит юри генә җыладык. Модасы шундый бит. Бу – чынлап…

Фәһимә. Бер сүз дәшми. Үзалдына карап утыра да җылый.

Фәгыйлә. Риза түгел, ахрысы, ул.

Хәлимә. Риза булмыйча. Кем аны көчләп биргән?

Фәһимә. Егете болай чибәр күренә. Офитсәргә укый, ди әткәй, дөрес микән?

Хәлимә. Әткәең әйткәч, дөрес булмыймы?

Фәһимә. Бигрәк тиз бит.

Хәлимә. Армиядә көтеп торалар, ди. Өйлән дә кире кайт, дип әйткәннәр. Әткәегез шулай ди.

Фәһимә. Офитсәр хатыны булу әйбәт инде.

Хәлимә. Сезнекеләр дә генералдан ким түгелләр. Барыгыз, бәлешне карагыз.

Киленнәр кереп китәләр.

Нургали (өйдән утыргычлар күтәреп чыгып). Кирәкмәгәнне сөйләмә боларга.

Хәлимә. Нәрсә сөйлим ди. Гөлшат җылый, диләр.

Нургали. Җыласын. Күп көлгәч, бер җылыйсың ул.

Хәлимә. Хәерле булсын, хәерле булсын. Кем уйлаган бит, кем уйлаган?

Нургали. Беркем берни уйламаган. Берни уйламаганга шулай булган. Баш белән уйламыйлар бит хәзер, арт белән уйлыйлар. Ояты безгә. Сезнең нәсел галәмәте бу. Җилбәзәкләр сезнең нәселдә. Безнең нәселдә мондый хәл юк.

Хәлимә. Безнең нәселнең дә андый азып-тузып йөргән даны чыкмаган.

Нургали. Менә чыкты. Ахырына хәтле уйлап бетермисең. Миңа чыкканда да бер әйтүем булды, риза булдың.

Хәлимә. И Алла! Сине белмиммени инде мин?!

Нургали. Күп беләсең шул.

Хәлимә. И-и-и, синең белән торганга рәхмәт юк. Бер рәтле сүзең булмады. Малайларыңны да гел сүктең дә гел сүктең.

Нургали. Сүкмәдем, яшәргә өйрәттем.

Хәлимә. Кызыңа «кызым» дигәнең булмады. Гел куркытып үстердең.

Нургали. Курка, бар… Курыкса… Куркытырсың сезне…

Хәлимә. Бардыр инде, бардыр. Бездә дә бардыр, сездә дә бардыр. Дөньяның асты өскә килде.

Нургали. Асты өскә килгәндә, нигә безнең кыз аста калырга тиеш?

Хәлимә. Хәерле булсын инде. Үзем матур итеп чыктым. Ике улыбыз матур итеп өйләнде. Бердәнбер кызыбыз…

Нургали. Булды, җебемә. Миннән узып йөргәч, шулай була ул. Казанга китсен, укысын, дип сайрадың. Менә китте.

Хәлимә. Укымыйча да булмый бит. Үзенең дә укыйсы килде.

Нургали. Укыды инде. Алты фләге балыма бүләк төяп кайтты. Карап чык өстәлеңне, барысы да бармы? Кызыңа да күз сал.

Хәлимә. И Ходаем, и Ходаем!

Әүхәт белән Әхмәт керәләр – икешәр метрлы ике әзмәвер.

Нургали. Кайда йөрдегез? Кунак булып кына киләсез.

Әүхәт. Нәрсә, без дә кирәк булдыкмыни?

Нургали. Телеңә салынма. Килеп өстәлләрне рәтләп китсәгез, кулыгыз корымас иде.

Әхәт. Хатыннар китте бит, шул җитмимени?

Нургали. Без сезнең хатыннарыгызны үстермәдек. Сезне үстердек.

Әүхәт. Килгәнебезгә рәхмәт әйт, әти. Әллә нәрсәләр кыландырып ятасың монда.

Нургали. Нәрсә кыландырам, йә, әйтеп кара әле, күсәк?

Әхәт. Кызларны болай кияүгә бирмиләр инде. Узып баручы бер шыпана солдатка кыз тоттырып җибәрәсең.

Нургали. Малчайт! Кем булдыгыз атагызны тикшерергә? Ыштан киеп өлгерделәр дә аталарын тикшерәләр. Күрсәтермен мин сезгә күрмәгәнегезне! Фермер булганнар, имеш. Икмәк үстерәсе урынга ыспикүлән булып йөриләр дә аталарын өйрәтәләр. Үз кызым, теләсә кемгә бирермен. Пуняли?

Әүхәт. Аңладык.

Әхәт. Аңладык, әти.

Нургали. Шулай… Әгәр дә өстәл янында, кунаклар алдында берәр сүз ычкындырсагыз, ыштаннарыгызны салдырып, каеш чыбыркы белән тунармын. Барыгыз, өйгә кереп торыгыз, чакыргач чыгарсыз. Малакасуслар. Кая барасыз? Әниегез белән кем исәнләшер?

Әүхәт. Исәнме, әнкәй!

Әхәт. Саумы, әнкәй!

Хәлимәне кочаклап исәнләшәләр дә өйгә кереп китәләр.

Хәлимә. Бигрәк каты бәрелдең.

Нургали. Өйрәтмәсеннәр! Син дә өйрәтмә! Әнә кызыңның җилдән туган баласын өйрәтерсең.

Хәлимә. Әйтмә инде шулай дип, әйтмә инде. Капканы ябып торыйк мәллә, атасы?

Нургали. Торсын. Вакыты җиткәч ябылыр. (Өйдән чыгып капкага таба атлаучы Гөлшатка.) Кая барасың?

Гөлшат. Белмим.

Нургали. Ничек инде «белмим»? Чыгып барасың – белмисең.

Гөлшат. Йөреп кайтам.

Нургали. Йөреп кайтканың җиткән. Кер өйгә, киен матур итеп!

Хәлимә. Йөрмә, кызым. Нәрсә инде хәзер. Башың исән булсын.

Нургали. Булмаган баш ничек исән була ди?

Гөлшат. Әйтегез абыйларга. Нәрсә алар миңа шулай карыйлар?

Нургали. Ничек карыйлар?

Гөлшат. Мине мыскыл иткән кебек.

Нургали. Түз абыйларың караганга. Бүтәннәр карамасын. Кер өйгә.

Хәлимә (Гөлшат киткәч). Башы әйләнгән инде аның.

Нургали. Ярый… Бар син дә. Матур итеп киен. Тагасы әйберләреңнең бөтенесен так. Өстәл яныннан кузгалма. Фермер хатыннары чапсын. (Сәхнә алдына килә, карана.)

Алмаз (Нургали янына килеп). Мине эзлисеңме, бабай?

Нургали. Бабай… Анагызны саткырлары. Озакламый башлыйбыз. Шулай… Мин әйткәннәрне онытмадыңмы?

Алмаз. Яттан беләм. Мин – армия уставын өйрәнгән кеше.

Нургали. Кеше… Кеше күләгәләре…

Алмаз. Син, бабай, мине мыскыл итмә. Киттем бардым булыр.

Нургали. Китеп кара. Машина талоны белән акчасы кесәңдә.

Алмаз. Бөтенесен кире бирәм дә китәм. Шулай…

Нургали. Нәрсә әле кирле-мырлы сөйләшә башладың? Минем малайларны күрдеңме?

Алмаз. Джиптан төшеп, икәү кереп киттеләр, шулармы?

Нургали. Шулар. Өстеңә егылсалар гына да сытып үтерәчәкләр.

Алмаз. Минем дә ике абыем бар. Берсе кеше кыйнаган өчен егерме ел утырып кайтты, икенчесе һаман да утыра.

Нургали. Шыттырма, энекәш. Барысын да беләбез. Барып белешеп кайттылар. Бер дә әллә кем түгел. Ишелергә торган өегез, аварга торган капкагыз, егылырга торган әтиең, җылап утыручы әниең бар. Шулай…

Алмаз (кинәт юашланып калган). Әллә?..

Нургали. Әллә шул менә. Син курыкма. Әгәр чынлап торып өйләнсәң, кеше итәбез үзеңне. Өйләнмәсәң дә сүзем юк. Мин алдаша белмим. Бар, кер безгә. Сиңа кияү кәчтүне алынган. Киен дә түр башына чыгып утыр. Кер, шүрләмә, сиңа тиюче булмас. Кара аны, чыраең сытып утырма. Элеккеге кебек елмайган бул. Өстәлдә аракы булмый – өметләнмә. Әче балны күп эчмә – йоклата. Минем малайлар сүз әйтсә, кылтырап төшмә, бабайга әйтеп, иманыгызны алдырам, диген. Бар.

Алмаз кереп китә. Әкрен генә кунаклар килә. Исәнләшеп кереп китәләр. Гамир белән Сүрия керәләр. Гамир гармун кыстырган.

Гамир. Әссәламегаләйкем, Нургали абый?

Нургали. Уз әйдә. Шулай…

Гамир. Мондый туйны күргән юк иде әле.

Нургали. Күрерсең. Гармуныңны тартып уйна. Казанга ишетелерлек булсын. (Сүриягә.) Син җырла, тавышың матур.

Сүрия. Гөлшатны Дамирыбызга дип торган идек тә…

Нургали. Өлгермәдегез. Шулай… Узыгыз…

Кунаклар өстәл янына тезелешеп утырышалар. Әүхәт белән Әхәт тә чыгып утыра.

Нургали (алар янына килеп). Нәрсә җәелдегез? Әниегез утырмаган килеш. Утыртыгыз җайлап әниегезне. (Әүхәт белән Әхәт ишектән чыккан әниләрен түр башына утырткач.) Тәк. Шулай… Әйтегез анда, кияү белән кызны алып чыксыннар. Гамир, суз әргәнеңне.

Гамир кияү белән кәләшне каршылау көен уйный. Гөлшат белән Алмаз чыгып утыралар. Нургали сүз ала.

Шулай… Ярый… Әйе… Болай, җәмәгать. Киләселәр килде, рәхмәт. Килмәгәннәр үзләренә карасыннар. Шулай… Туй икәнен барыгыз да беләсездер. Шулайрак килеп чыкты. Хәзерге яшьләрне аңлап буламыни ул?! Бер күрүдә яратышалар, бер күрүдә танышалар. Менә бу кунак егете дә күргән безнең кызны, вәссәлам. Безнең кыз да бер күрүдә башын җуйган. Берсе өйләнәм, икенчесе кияүгә чыгам, ди. Теләсәң нишлә. Көтегез бераз, дим, бер-берегезне белгәнче сабыр итегез, дим. Юк. Беләбез, диләр. Риза булдык, нишлисең. Малайлар, Әүхәт белән Әхәт тә, яшьләрнең сүзенә аркылы төшмә, әти, диләр. Аларның да сүзләрен тыңламый булмый. Хәлимә дә әйтә, хәерле булсын, ди. Хәерле булсын, яши-яши белешерләр, Алла боерса. Әйдәгез, ризыклардан җитешегез, әче балдан авыз итегез, җырлашыгыз, биешегез, көлешегез. Гаеп итештән булмасын, хәзинәдә барын өстәлгә куйдык. Киявебез Алмаз исемле. Әти-әниләре – тирә-якта билгеле кешеләр. Туйга килеп җитә алмадылар. Магадан дигән шәһәргә кунакка киткән булганнар.

Хәзрәт. Нәрсә, Нургали, никах укытмыйсызмыни?

Нургали. Юк, алар – камсамуллар. Шулай…

Хәзрәт. Камсамул бетте ич инде ул.

Нургали. Бетермәгәнгә бетмәде. Шулай…

Хәзрәт. Килешми бит, Нургали.

Нургали. Син кем, Галиулла, мулла булдым дигәч тә, хуҗа булма. Курыкма, тиешле сәдакасын алырсың. Яшьләр үзләре әйттеләр, урысча өйләнешәбез, диделәр.

Хәзрәт. Урыслар да туй алдыннан чукына.

Нургали. Йә инде, Галиулла. Остарма инде. Туйның ямен җибәрмә инде. Ашап-эчеп утырыгыз, кунаклар. Әче балдан авыз итегез. Әйдәгез, җырлап бирәм. (Әче бал салынган җамаякны күтәреп.)

 
Ничек килдегез сез безгә,
Батмыенча диңгезгә?
Кадерле кунак сез безгә,
Ни хөрмәт куйыйм сезгә?
 

Тотыгыз әле, тотыгыз әче балны.

 
Әй нужалар, нужалар шул,
Безнең баштан узалар.
Нужа күрмәгән егетләр
Хатын-кыздан хужы алар.
 

Яле, ашап-эчеп утырыгыз. Хәзинәдә бары. Бердәнбер кызыбызның туе.

Фәһимә. Әткәй, мин дә бер сүз әйтимме?

Нургали. Иреңнән алда чәчрәп чыкма.

Әүхәт. Әйтсен, әйтәсен барыбер әйтә ул.

Фәһимә. Минем әйтәсе сүзем киявебез Алмазга. Алмаз кияү, син Сафалар нәселенә керүеңә бер дә үкенмә. Карап торырга гына усал күренсәләр дә, әйбәтләр алар. Борчылма, Гөлшатыбыз яныңда биеп кенә йөрер. Менә минем Әүхәтемә генә кара. Карап торырга усалларның усалы, ә үзе миңа ялгыш кына авыр сүз әйткәне юк.

Әүхәт. Ярый, булды, утыр.

Фәһимә. Хәзер, Әүхәткәем, бер җыр җырлыйм да утырам.

 
Сокланып карап туймассың
Зифа буегызга да,
Онытмагыз чакырырга
Бәбәй туегызга да.
 

Фәгыйлә. Мин дә бер сүз әйтимме?

Нургали. Берегез әйтте, җитәр.

Фәгыйлә. Фәһимәгә ярый, миңа юкмыни? Сеңлебез Гөлшат, син җылама. Дөнья шулай инде ул, әти өендә, әни кочагында гына утырмыйсың. Иң бәхетле парлар сез булырсыз әле, Алла боерса. Гамир абый, безнең туйда уйнаган көйне уйна әле.

Гамир. Нинди көй уйнаган идем соң?

Фәгыйлә (җырлый).

 
Озата барма, дустым, озата барма,
Олы юл бит, бәлки, адашмам.
Синең серле зәңгәр күзләреңне
Башка күзләр белән алмашмам.
 

Алмаз урыныннан тора да урамга чыгып китә. Аның артыннан тын калып озатып калалар. Нургали аның артыннан чыга да капканы ябып куя. Алмаз янына чабып килә.

Нургали. Нәрсә булды? Әллә әче бал килешмәдеме?

Алмаз. Килешмәде.

Нургали. Шул шул. Аракы эчеп өйрәнгәч, бал килешми.

Алмаз. Минем эчкәнем юк. Минем берни дә эчкәнем юк. Әче балыгызны да эчмәдем. Шулай…

Нургали. Туктале, син нигә кычкырасың?

Алмаз. Оят булып китте миңа, Нургали абзый.

Нургали. Нәрсәсе оят?

Алмаз. Ничаклы кеше ышанып утыра.

Нургали. Утырса ни булган? Бөтен туйларда ышанып утыралар инде ул. Сокланып карап туймассың, дип, бөтен туйларда җырлыйлар. Әйе… Шулай… Берәр елдан карыйсың – сокланып туймаслыклар аерылышкан булалар. Шулай…

Алмаз. Минем бит башка. Мин бит сатылып. Утырам өстәл башында сатылырга куйган товар кебек.

Нургали. Һай, бигрәк нәзберек икәнсең.

Алмаз. Әни ишетсә, бу малаемнан да рәт чыкмады дияр инде.

Нургали. Нишлибез инде хәзер?

Алмаз. Белмим, Нургали абзый.

Нургали. Син, энекәш, әйдә, нитмә инде. Кызымның оятка калдырганы да җиткән. Адәм көлкесенә калам бит. Бөтенесе дә көйләнгән. Машина ачкычы кесәңдә, утырасың да китәсең. Шулай…

Алмаз. Машинагыз да кирәкми.

Нургали. Алай димә әле син, энекәш. Барысы да кирәк дөньяда. Сиңа нинди ояты? Ояты миңа аның, түзәм бит. Нишләргә кала миңа? Әйдә инде, кереп утыр, түз. Әйбәт кенә бара иде бит әле. Әйдә…

Алмаз. Гөлшат миңа дөресен әйтте. Козёл мин. Козёл гына түгел, ишәк.

Нургали. Менә инде… Нәрсәгә инде… Чынлап торып уйласаң, без беребез дә кеше түгел. Тирәнгә кермә инде, энекәш. Син чыгып киткәч, андагылар ни уйлый инде.

Алмаз. Капканы ачып куймагыз.

Нургали. Ярый, ярый, синеңчә булыр. Шулай… Ябып куйдым.

Алмаз. Бар, керә торыгыз. Бераз утырам да керәм.

Нургали. Ярый, ярый. Тик качма инде, ярыймы? (Кереп китә.)

Алмаз. Әйе, шулай… Шулай була инде ул. Безнең авылга театр килгән иде. Шунда «Их безнең җүләрлек, исәпләсәң, үләрлек» дип җырладылар. Чүтеки намус бар икән әле миндә, китереп бәрде бит башка, матур гына утырганда. Әллә әче бал эчеп карыйсы инде. Йоклата, диде Нургали абзый. Йоклап утырсаң, үтәр дә китәр иде. Сезгә, билгеле, көлке инде мине тыңлавы, миңа бер дә көлке түгел.

Капкадан Әүхәт белән Әхәт чыгалар. Алмаз янына килеп, икесе ике ягына басалар. Алмаз кечерәеп кала.

Әүхәт. Нәрсә, кияү, баш әйләнеп киттеме?

Алмаз. Болай гына.

Әүхәт. Әче бал ул шундый. Аны белеп эчмәсәң… Татар аракы эчмәгән дип сөйлиләр телевизорда. Нигә эчсен, әче бал булгач.

Әхәт. Безнең сеңелне сайладың инде, әйеме?

Алмаз. Туй булгач, сайлаганмындыр инде.

Әхәт (Алмаз иңенә кулын куеп). Чынлаптыр инде?

Алмаз. Чынлаптыр инде.

Әүхәт (икенче иңенә кулын салып). Бик ашыгыч булды, ахры?

Алмаз. Ашыгыч булды шул.

Әхәт. Карале, кияү, син бик коры сөйләшәсең әле каенагаларың белән.

Алмаз. Ничек сөйләшим соң?

Әхәт. Армиядә өйрәтмәделәрмени?

Алмаз. Әллә сез офицерлармы?

Әхәт. Генераллар.

Алмаз. Мин – маршал.

Әүхәт. Шулай укмыни? Яле, тотып карыйк беләгеңне. (Алмазның беләген капшап карагач.) Болай ярыйсы. Кайсы войскада?

Алмаз. Погонны күрмәдегезмени?

Әхәт. Без погон карап йөрүчеләр түгел.

Алмаз. Карагыз әле, сез мине кыйнарга җыендыгыз мәллә?

Әүхәт (дөньяны яңгыратып көлеп). Курыктың мәллә?

Алмаз. Куркырсың да.

Әхәт. Курыкма. Тик торган кешегә тимибез без. Әгәр дә инде сеңел белән андый-мондый хәл булса…

Икәүләшеп кулларын Алмазның иңнәренә куялар.

Әүхәт. Андый-мондый хәл булса… Безнең сеңел берәү генә.

Алмаз. Алыгыз әле кулларыгызны, күтәреп торуы авыр. Элегрәк карарга иде сеңлегезне.

Әхәт. Өлгер егет булып чыктың. Сөйләштекме, кияү? Әгәр дә сеңелгә бармак белән чиртсәң, менә шушы йодрыкларны иснәрсең.

Алмаз. Ярар. Одеколон сөртеп килегез йодрыгыгызга.

Капка ачылып китә. Аннан, биеп, Фәгыйлә белән Фәһимә чыгалар. Башка кунаклар да аларга кушылган. Гамир гармун уйный.

Фәгыйлә (биеп, Әхәт янына килә). Әйдә, картым.

Әхәт биюгә кушыла.

Фәһимә (Алмаз янына килеп). Нишләп монда утырасың, кияү? Бар, чакыр Гөлшатны биергә. Үз туеңда биемәсәң, бәхетең булмый, диләр.

Алмаз (Гөлшат янына бара). Биибезме, Гөлшат? Әйдә. (Гөлшатның кулыннан тота.)

Гөлшат, бик саллы итеп, Алмазның яңагына суга.

Пәрдә.

Икенче пәрдә

Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
2006
Hacim:
600 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04251-2
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 3, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 2, 2 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 4, 2 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 4 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 4,2, 9 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 4,8, 9 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 5, 2 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre