Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 33
Илүзә. Менә хәзер аңладым. (Кинәт борылып китә башлый.)
Гәрәй. Туктале, кызый! (Илүзәнең кулыннан тота.)
Илүзә. Җибәрегез!
Гәрәй. Әйт, нәрсә аңладың?
Илүзә. Сез бүтәннәр кебек үк пошляк икән. (Чыгып йөгерә.)
Гәрәй (Илүзәгә ияреп). Илүзә! Илүзә!
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Шул ук урын, шул ук әрәмәлек. Сихри төн. Дискотека бара. Шау-шу. Көчле музыка. Ял итәргә килүчеләр теләсә нинди бию хәрәкәтләре ясап сикерәләр, селкенәләр, калтыраналар. Барыннан да бигрәк Нурания рәхәт чигә.
Нурания (ниһаять, биючеләрдән читкәрәк китеп ава). Уф, үләм! Бәлки инде, үлгәнмен дә, оҗмахтыр бу. Рәхмәтләр яусын сиңа, Гәрәй!
Гәрәй. Миңа түгел, Айдар Исламовичка рәхмәт.
Нурания. Белмим, белмим. Бөтенегезгә рәхмәт. Путиныгызга да рәхмәт, Шәймиевебезгә дә рәхмәт! Ятсын әле Нургали өйдә берүзе бикләнеп, сагынсын әле Нураниясен. Торырга булыш әле, Гәрәй! Тагын бер үлгәнче биим әле. (Магнитофон белән идарә итүче Галәүгә.) Кызларныкын биедем. Инде үзебезнекен дә биик. Килегез әле, кызлар, тотынышыгыз әле кулларыгыз белән. Син, Илүзә, уртага чыгып бас әле.
Кызлар түгәрәк ясап тезелә.
Башладык. (Җыр башлый.)
Уртага чыктың да бастың,
Кемдә синең уйларың?
Уйлаган уйларың белән
Үтсен иде туйларың…
Талы, талы, талы бөгелеп тора,
Тагын бер күрәсе килеп
Үзәк өзелеп тора.
«Талы, талы» дигәндә, биеп торырга кирәк. «Талы, талы» дип, барыгыз да җырлагыз.
Барысы да «талы, талы» ны кабатлыйлар. Илүзә биеп тора.
Нурания. Берәрсенә бас. Ул уртага чыксын. Үзең безгә кушыл. (Җырлый башлый.)
Сөям сине, сөям сине,
Сөям сине, чәчәгем;
«Сөймә мине, сөй башканы»
Дигәнче сөячәгем.
Талы, талы, талы бөгелеп тора,
Тагын бер күрәсе килеп
Үзәк өзелеп тора.
Яшьләргә бу уен ошый. Нураниягә кушылып җырлыйлар, бииләр. Уртага Гәрәйне дә чыгаралар.
Әй, дускаем, буең зифа –
Тал кебек бөгеләсең.
Таллар кебек бөгеләсең –
Кем өчен өзеләсең?
Талы, талы, талы бөгелеп тора,
Сагындым, күрәсем килеп
Үзәк өзелеп тора.
Көй «Дубыр-дубая» га күчә.
Су буена төшкән идем –
Су буйлары каз гына.
Күп уйласаң саргаерсың,
Уйламый тор аз гына.
Һай дубыр-дубая,
Вай дубыр-дубая,
Зәңгәр яулыгыңны бәйләп
Кая бардың син бая?
Су буена төшкән идем –
Су буйлары әрәмә;
Бик ялынгач, бер үптердем,
Әнкәй, зинһар, әрләмә.
Һай дубыр-дубая,
Вай дубыр-дубая,
Кыска итәгеңне киеп
Кая бардың син бая?
Бию, сәхнәгә генә сыймыйча, залга да күчәргә тиеш. Бию, кабат сәхнәгә кайткач, кинәт туктый. Барысы хәлдән таеп егылалар.
Нурания. Үләм! Үләм! Гәрәй! Гәрәйҗан! Тагын нишләтәсең безне?!
Гәрәй. Сулыш алыгыз бераз.
Нурания. Кирәкми! Үләргә икән, биеп үләргә. Җылап үлде димәсеннәр, биеп үлде дисеннәр.
Галя. Давайте женим Гарай Хамитовича! Туй сыграем.
Гәрәй. Ты чего, Галябану? Какой туй?
Галя. Сколько можно ходить в холостяках. Все надеемся на тебя. Поженим, девочки?
Бу идея барысына да ошый. «Өйләндерәбез! Өйләндерәбез!» дип кычкыралар.
Нурания. Валлаһи, дөрес бит бу. Кызлар ымсындырып йөрмәсен, койрыгын бозга катырырга кирәк.
Галя. Девочки, стройтесь! Гарай Хамитович невесту будет выбирать.
Нурания. Әйдәгез, тезелегез! Сайла, Гәрәй!
Гәрәй (уенны кабул итеп). Сайларгамы? Тәк… тәк… Син бармыйсың, Нурания апа. Беренчедән, кияүгә чыгарга яшең тулмаган, икенчедән, Нургали абзыйны беләм мин, сиңа өйләнсәм, икебезнең дә ботыбызны сугып сындырачак. Галя, Галина, Галябану, выйдешь за меня замуж?
Галя. Выйду!
Гәрәй. Не выйдет, Галочка! Ты замечательная, прелестная, очаровательная, таинственная девочка…
Нурания. Нинди девочка булсын, ике баласын Николаена калдырып килде.
Гәрәй. Дәшмә, Нураниякәй! Монда хатыннар юк, монда кызлар гына.
Галя. Правильно, дөрес! Приедем домой, станем бабами. Здесь все девочки. Выбирайте, Гарай Хамитович!
Гәрәй. Значит так, милая Галочка, я при всей моей любви к тебе, не могу жениться на тебе. Во-первых, я – мусульманин, во-вторых, я – магометанин, в-третьих, ваххабист.
Галя. Вы же безбожник, Гарай Хамитович!
Гәрәй. Тем более. Не хочу портить замечательную биографию прелестной Галочки. (Гөлинә янына туктап.) Гөлинә!.. Гөлинә!.. Чыгасыңмы миңа, Гөлинә?
Гөлинә. Чыгам, Гәрәй абый!
Гәрәй. Ярый, мин бу турыда уйлап карармын. Тәк… Галия чутка керми. Егете бик усал… Нигә бер сүз дә дәшмисең, Галия?
Галия. Мин сине күрмим бит, Гәрәй!
Гәрәй. Бөтенләйме?
Галия. Кечерәйгәннән-кечерәя барасың. Ә син мине күрәсеңме?
Гәрәй. Ике булып күренәсең.
Нурания. Егете юк аның.
Гәрәй. Син беләсеңме, Нурания апа, мин беләмме? А-а-а, Сәкинә!.. Ул да чутка керми, Минтимере бар. Хәтта мин аны сайласам да, ул миңа чыкмас иде. Дөресме, Сәкинәкәй?
Сәкинә. Дөрес!
Илүзә (чәчрәп чыгып). Мин чыгам Гәрәй Хәмитовичка! Берегезгә дә бирмим. Аласызмы мине, Гәрәй Хәмитович?
Гәрәй (каушап калган). Синең чират җитмәде бит әле.
Илүзә. Мин чиратсыз керергә өйрәнгән. Әйтегез, нишләргә безгә? Кем регистрация ясый, кем никах укый? (Югалып калган Гәрәйне, җитәкләп, агач янына алып килә.) Туй өстәленең башы шушында булыр. Кияү белән кәләш шунда утыра.
Нурания. Туктагыз, монда әле башкода бар. Сорашмыйча, белешмичә кыз биреп булмас. Гәрәй Хәмит улы Ганибаев, син Илүзә… Илүзә, әтиеңнең исеме ничек?
Илүзә. Мөхәммәт.
Нурания. Гәрәй Хәмит улы, син Илүзә Мөхәммәт кызын үзең теләп кәләшлеккә алдыңмы?
Илүзә. Алды, алды!
Нурания. Синнән сорамыйлар. Чиратыңны көт.
Егетләрнең егете,
Күп кызларның өмете –
Хәмит углы Гәрәйҗан,
Башың белән йөрәгең
Үзләренә кирәген
Белеп сайладылармы?
Мөхәммәт кызы Илүзәне
Үз итеп алдылармы?
Хор. Хәмит углы Гәрәйҗан,
Мөхәммәт кызы Илүзәне
Кәләшлеккә алдыңмы?
Гәрәй. Мөхәммәт кызы Илүзә
Шундый итеп карады.
Хәмит углы Гәрәйҗан
Каршы килә алмады.
Хор. Үзең теләп алдыңмы?
Гәрәй. Алмый кая барасың,
Табалмагач чарасын.
Хор. Үзең теләп алдыңмы?
Гәрәй. Алдым!
Нурания. Асылларның асылы,
Йөрәккәе ярсулы
Мөхәммәт кызы Илүзә,
Башың белән йөрәгең
Үзләренә кирәген
Белеп сайладылармы?
Хәмит углы Гәрәйҗанны
Үз итеп бардылармы?
Хор. Мөхәммәт кызы Илүзә,
Хәмит углы Гәрәйҗанга
Үзең теләп чыктыңмы?
Илүзә. Хәмит углы Гәрәйҗан
Миңа сөеп карады,
Мөхәммәт кызы Илүзә
Аны гына сайлады.
Хор. Үзең теләп чыктыңмы?
Илүзә. Чыкмый нишли аласың,
Табалмагач чарасын.
Хор. Үзең теләп чыктыңмы?
Илүзә. Чыктым!
Нурания. Туй! Туй! Галәветдин, нәрсәң бар, уйнат!
Галәү. Миндә дискотека гына.
Нурания. Хәчтерүш! Ыргыт магнитофоныңны, үзебез җырлыйбыз.
Хор. Туй! Туй! Туй итәбез,
Парсызны парлы итәбез.
Котлы булсын туйларыгыз,
Бергә булсын уйларыгыз.
Котлы булсын, Гәрәй, туең,
Сиңа – чын, безгә – уен.
Туй! Туй! Туй туйлыйбыз –
Туй ясап уен уйныйбыз.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тәмле булсын чәйләрегез.
Бу, Илүзә, синең туең,
Сиңа – чын, безгә – уен.
Илүзә. Туктагыз! Мин киявем белән вальс әйләнергә телим. (Гәрәйне, җитәкләп, уртага алып чыга. Аны, әйләндереп, сәхнә алдына алып килә.) Нигә җебедегез, Гәрәй Хәмитович! Елмаймыйсыз да. Җитди булу сезгә килешми.
Гәрәй. Син нәрсә кыландырасың?
Илүзә. Кияүгә чыктым ич. Ирем белән биергә хакым бар. (Әйләндереп, уртага алып килә.) Әйдәгез, күз йомыш уйныйбыз, кияүнең күзен бәйлибез, ул мине тотарга тиеш.
Гәрәйне уратып алып, яулык белән күзен бәйлиләр.
Илүзә. Син мине күрәсеңме?
Гәрәй. Юк!
Илүзә. Күрмәсәң эзлә! Чур!.. (Баскан җирендә катып калган Гәрәй тирәсендә әйләнеп йөри дә кочагына керә.)
Галя. Горько! Горько!
Гәрәй, Галя янына барып, аны үбеп ала.
А причём я?
Гәрәй. Тебе же горько, Галочка!
Галя. Невесту целуй.
Гәрәй. Невеста еще несовершеннолетняя.
Галя. Ха!
Илүзә. Чё «ха»? Мин әле сабый гына. Беләсегез килсә, мин Гәрәй Хәмитовичның кызы. Ул моннан ун ел элек минем унсигез яшьлек әниемне алдап киткән. Тугыз айдан мин туганмын. Исәнме, әтием! (Гәрәйнең муенына асылына.)
Гәрәй. Нишлисең син, тиле?
Илүзә. Мин тиле түгел, әтием! Нәрсәнең ни икәнен аңлап өлгермәгән кызый. Туй өзелә, хөрмәтле кунаклар! Әтиләр үз кызларына өйләнә алмый.
Нурания. Әйдәгез су керергә. Төнлә дә коенып карыйм әле. Сагынып сөйләрлек булсын.
Шаулашып чыгып китәләр. Гәрәй, Галия, Галәү калалар.
Галия. Галәү кая китте соң ул, күренми?
Гәрәй. Әнә ич.
Галия. Кайда? Күрмим ич. Барысы да, Галәү, диләр, мин күрмим. Нишләп әле син боегып калдың?
Гәрәй. Нинди кыз соң бу сары баш?
Галия. Син бит кызлар күңеленең докторы! Кемгә нишләргә кирәклеген өйрәтеп йөрисең. Бар, су кызларын күзлә.
Гәрәй чыгып китә.
Галәветдин, син мондамы соң?
Галәү. Монда, Галия! Син һаман да мине күрмисеңме?
Галия. Күрәм дә кебек, күрмим дә кебек. Ике күзеңнән нур чәчелә.
Галәү. Минем күзләр түгел ул, Галия! Автобус фарасы яктырта.
Галия. Шулаймыни, Галәветдин! Бигрәкләр ышанучан инде син. Сине бик күрәсем килә бит, Галәветдин! Кайчан күренә башларсың икән?
Галәү. Күп калмады, Галия! Тиздән төнге унике тула. Беләсеңме, Галия, сиңа күренми йөрү минем үземә ошый. Әгәр дә кешеләр бер-берсен күрмичә генә сөйләшсәләр, бәхетлеләр күбрәк булыр иде. Гәүдә белән гәүдә түгел, җан белән җан гына сөйләшер иде. Фәрештәләр күренми йөргәнгә, кешеләр аларга кызыгалар.
Галия. Боларны син үзең уйлап таптыңмы, берәрсеннән ишеттеңме?
Галәү. Мин дә уйлый беләм бит, Галия!
Галия. Фәрештәләрнең җенесе юк ич, Галәветдин! Алар колак яфрагыннан үбә белмиләр.
Галәү. Көлмә инде, Галия! Әгәр дә мин күренә башласам, минем белән шулай сөйләшерсеңме, Галия? Мине пешмәгән дип мыскыл итмәссеңме?
Галия. И минем пешмәгәнем, и минем җебегәнем, дип иркәләрмен.
Галәү. Кит инде. Алай булмый инде ул.
Галия. Ә син мине кысып кочакларсың да мине эретеп җибәрерсең.
Галәү. Яныңа килгәнемне сизәсеңме, Галия?
Галия (Галәүне капшап). Бу синме?
Галәү. Әллә кулларың мине сизә башладымы? (Галияне кочагына алып.) Мин шундый да сизәм синең барлыгыңны, Галия! Әгәр дә бүген, туй ясаганда, миңа пар сайларга кушсалар, мин сине генә сайлар идем, Галия! Ул уен туй булмас иде, чын туй булыр иде.
Галия. Галәветдин, бәгырькәем, син күренә башладың бит! Менә синең йөзең. Менә чәчләрең.
Галәү. Унике тулды дамыни?
Галия. Тулды, Галәветдин!
Галәү чыгып йөгерә. Аның артыннан «Галәветдин!» дип Галия чаба. Каршысына Гәрәй очрый.
Гәрәй. Төнге сәгать уникедә кая чабасың, Галия?
Галия. Галәветдин күренә башлады. (Чыгып чаба.)
Гәрәй (агачка элеп куйган гитарасын ала. Чиртеп, «Хәмдия» көенә җыр башлый.)
Күк тулы йолдызлар, ай кайда?
Янмаган йөрәккә май кайда?
Гәрәйҗанның кара чәче
Яңа агарган чагы.
Гәрәйҗанга сүз әйтмәгез,
Зиһене таралган чагы.
Җүләр сатып яшәп ни файда?
Бүтәнчә яшәргә җай кайда?
Гәрәйҗанның кара чәче
Яңа агарган чагы.
Гәрәйҗанга сүз әйтмәгез,
Зиһене таралган чагы.
(Илүзәне күреп, җырын дәвам итә.) Тагын килдеңме, салам баш?
Илүзә. Тагын килдем чакыргач!
Гәрәй. Чакырмадым бит мин сине.
Илүзә. Чәчем агара, дип җырладың лабаса. Нигә агарганын мин беләм.
Гәрәй. Әйт, нигә?
Илүзә. Вөҗдан газабы кичерәсең, Гәрәй абый! Намусына тап төшермәгән кызны бозыклыкта гаепләдең.
Гәрәй. Гаепләмәдем мин, сүз җае туры килгәнгә генә әйттем.
Илүзә. Гафу үтенмәдең!
Гәрәй. Үтендем бит инде, җанкисәгем!
Илүзә. Тезләнеп гафу үтенмәдең.
Гәрәй (дүрт аяклап Илүзә каршына килә). Зинһар өчен, гафу ит мине, салам баш, Барби курчагы, кычыткан чыпчыгы!
Илүзә. Бу сүзләрең өчен гафу үтендермим. Чөнки яратып әйтәсең.
Гәрәй. Яратмыйм мин сине, яратмыйм, яратмыйм!
Илүзә. Яратасың, яратмаган кешенең башыннан сыйпап иркәләмиләр.
Гәрәй. Кайчан, кайчан сыйпадым башыңнан?
Илүзә. Складка товар бушата идегез. Мин үтеп бара идем. Син минем исемдә дә юк идең, сыйпадың да… Син минем сигез яшьтә түгел, унсигез яшьтә икәнлегемне белергә тиеш идең.
Гәрәй. Кем белеп бетергән сине. Йә кәләшлеккә сикереп чыгасың, йә «әти» дисең.
Илүзә. Ир күпмедер дәрәҗәдә хатынының әтисе дә булырга тиеш.
Гәрәй. Бу чаклы башың белән нишләп син университетка кермәдең? Училище бетереп бездә кулинар булып йөрисең.
Илүзә. Ә мин пешеренергә яратам. Минем ирем мин пешергән тәмле ризыкны ашарга тиеш. Сөяркәләренең закускасына кызыгырлык булмасын.
Гәрәй. Синең программаң әзерләп куелган.
Илүзә. Плансыз яшәргә ярамый дип кем әйтә?
Гәрәй. Мин әйтәм. Ләкин минем дә планым бар бит. Мин ирек яратам. Мин унҗиде яшьтән үк акча, товар тирәсендә буталам. Ләкин бер тиенлек тә хилафлык кылганым юк. Чөнки прокурор белән судьядан куркам. Ирегемнән мәхрүм итүләре куркыта. Ирегемнән мәхрүм буласым килми. Ирек яратам мин, салам баш! Ә син, мине үзеңә бәйләп куеп, ирегемне алырга телисеңме? Өйләнсәм дә сиңа, аерып җибәрәм бит үзеңне.
Илүзә. Юк, аера алмыйсың.
Гәрәй. Ник?
Илүзә. Балга кунган чебен очып китә алмый.
Гәрәй. Бу сүзеңә каршы әйтер идем бер сүз, гафу үтендерерсең.
Илүзә. Тезләндереп, диген.
Гәрәй. Тезләндереп.
Илүзә. Менә шулай. Минем сүзне сөйли башладыңмы?
Икебез бер сүзне сөйләрбез,
Икебез атларбыз бер эздән;
Һәр язны бергәләп язларбыз,
Ямь алып һәр җәйдән, һәр көздән.
Кышларның бозлавык юлыннан
Таймыйча бергәләп атларбыз,
Яшьлектә бергәләп кабызган
Учакны сүндерми сакларбыз.
Ал минем учымны учыңа –
Серләрем кушылсын сереңә.
Йөрәкләр йөрәккә ялгансын,
Наз алып береңнән береңә.
Гәрәй. Ахырзаманда хатын-кыз азар, диләр иде, дөрес, ахрысы.
Илүзә. Ирләр беткәнгә без гаепле түгел. Йолдызларга кара, Гәрәй абый! Алар безнең мәхәббәтебезнең бөреләнүенә шаһитлар. Исеңдә калдыр, Гәрәй абый! Картайгач сөйләшергә сүз булыр. Оныкларыбызга сөйләрбез. Бая Галя «Горько!» дип кычкырганда, мине үпмәдең. Хәзер бурычыңны түлә. Бит уртамнан үбәргә рөхсәт итәм.
Гәрәй. Әй Алла, бар икән күрәселәрем!
Илүзә. Яратырсың син мине, Гәрәй абый!
Гәрәй. Яратмаслык түгел дә инде син. Үз башыма оештырдым бу пикникны. Үзең җавап бирәсең, дигән иде Айдар Исламович. Кил, бас әле янәшәмә.
Илүзә. Нигә, Гәрәй абый?
Гәрәй. Кунакка барганда, биек үкчәле туфли киярсең инде. Вьетнам кызына өйләнгән димәсеннәр.
Илүзә. Карале, кара, Гәрәй абый, Галәү абый нишләгән ул? Менә сиңа мыштым. Галия апаны кулларына күтәргән. Мине дә күтәр әле, Гәрәй абый!
Гәрәй. Кил! (Илүзәне култык астына кыстыра.)
Илүзә (тыпырчынып). Алай итмә инде, Гәрәй абый, мин бит чегән баласы түгел!
Гәрәй Илүзәне матур итеп кулларына күтәргәндә, Галияне күтәреп, Галәү керә.
Галия. Бәтәч! Төшер, Галәветдин! (Галәү кулыннан сикереп төшә.) Сез нишлисез монда?
Илүзә. Сез нишлисез соң?
Галия. Без шаярып кына.
Илүзә. Ә без чынлап.
Галия. Галәветдин, күрәсеңме боларны?
Галәү. Кирәкмәгәнне күрмә, Галия! Мине күрсәң, шул җиткән.
Галия. Сөбханалла, Галәветдин!
Илүзә. Урынны бушатабыз. Әйдә, Гәрәйчик, мәтрүшкә җыярга! (Гәрәйне култыклап алып чыгып китә.)
Галәү. Эләгә Гәрәй, дип йөргән идем, тәки эләккән. Чуртан балыгы да кармакка эләкми, ялтыравыклы блеснага эләгә шул.
Галия. Телең ачылды синең, әйеме, Галәветдин!
Галәү. Ачкычы синдә иде бит, Галия!
Галия. Син мине ачуланмассың инде, Галәветдин!
Галәү. Ни өчен?
Галия. Шушы Гәрәйгә өметләнеп йөрдем бит мин.
Галәү. Анысын да беләбез.
Галия. Тагын ниләр беләсең, Галәветдин?
Галәү. Син минем өчен яратылган, шуны беләм.
Галия. Бөтен белгәнебезне әйтешеп бетерик, Галәветдин! Соңыннан гаепләшерлек булмасын. Син инде, Гәрәй ялганына ышанып, мине Галия күрми, дип йөрдең. Мин сине күрдем бит, Галәветдин! Гел күреп тордым. Күрмәгән булып кыландым гына. Ачуланма инде, Галәветдин! Син инде бүтән ышанма Гәрәй ялганына.
Галәү. Рәхмәт әйт син Гәрәйгә, аның ялганына ышанмаган булсам, син һаман да әле мине күрә алмас идең, Галия! Мин дә бит синең мине күргәнеңне белдем, Галия! Пешмәгән булсам да, мин тиле түгел.
Галия. «Пешмәгән» сүзен бүтән әйтмә, Галәветдин!
Галәү. Туйны кайчан ясыйбыз, Галия? Озакка сузмыйк, безгә унҗиде түгел.
Галия. Сиңа ничектер, миңа бүген унҗиде.
Галәү. Кирәкми, яшәрмә, Галия! Син миңа болай күбрәк ошыйсың. Мин Гәрәй түгел бала-чагага тагылып йөрергә.
Галия (машина килеп туктаган тавышны ишетеп). Автобусыңны алып китәләр, Галәветдин!
Галәү. Автобус тавышы түгел бу, иске «Запорожец» тавышы.
Ул арада Нургали керә.
Нургали. Шушындамы?
Галәү. Син кем?
Нургали. Нурания мондамы?
Нурания атылып керә.
Нурания. Нишләп йөрисең, Нургали?
Нургали. Ә син монда нишләп йөрисең?
Нурания. Әйттем ич инде, кунакка барам, дидем.
Нургали. Мишә буенда кунак буламы? Мишәдә балык кына тоталар. Кемнәр белән килдең?
Нурания. Ничек инде «кемнәр белән»? Үзебезнең коллектив белән.
Нургали. Нигә миңа шулай димәдең?
Нурания. Дисәм, җибәрәсеңмени син?! Йә инде, үз гомеремдә бер гүләйткә чыктым…
Нургали (Галәүгә күрсәтеп). Бу кем?
Нурания. Үзебезнең Галәветдин ич, автобус шофёры!
Нургали. Тагын кем бар ирләрдән?
Нурания. Экспедитор Гәрәй генә. Көнләшмә инде, Нургали, алар бит яшьләр.
Нургали (Галәүгә). Менә яшь чагында да шундый кәнтәй иде ул! Миңа әйтмичә гүләйткә чыккан да киткән.
Нурания. Ирләрсез, хатыннарсыз гына барабыз, диде Гәрәй.
Нургали (Галәү белән Галиягә ишарәләп). Ә болар?
Нурания. Алар ир белән хатын түгел бит.
Нургали. Булмагач, төн уртасында нигә монда торалар?
Галәү. Абзый, син давай төпченмә. Килгәнсең икән, кунак бул.
Галия. Абзый, читкәрәк китеп ызгышыгыз әле. Кияүгә чыгасым килми башлады.
Нургали. Без ызгышмыйбыз, без сөйләшәбез. Ызгышсак, утыз алты ел бергә яшәмәгән булыр идек.
Галия. Сөйләшегез, алайса, әйдә, Галәветдин! (Галәүне култыклап алып чыгып китә.)
Нурания. Кеше алдында көлкегә калдырдың. Төнге сәгать бердә килеп төшмәсәң…
Нургали. Синсез йоклый алмыйм мин.
Нурания. Машинаң сүнеп интектермәдеме?
Нургали. «Запорожец» ич ул, «иномарка»!
Нурания. Син мине күрәсеңме, Нургали?
Нургали. Нәрсә, абага чәчәге ашадың мәллә?
Нурания. Үлгәнче биедем, туйганчы коендым. Теге юлы, балыкка килгәндә, «батып үләсең» дип суга кертмәгән идең, бу юлы рәхәтләндем генә. Син кара бу билләремә!
Нургали. Бил ул кызларда гына була. Кыз чагында бар иде ул билең. Хәзер инде оныгыңның биленә карыйлар егетләр.
Нурания. Әйдә биибез, Нургали!
Нургали. Син нәрсә, ычкындың мәллә?
Нурания. Ычкынасы килә, Нургали! Картаябыз бит, картаябыз.
Нургали. Әллә елый инде.
Нурания. Картаябыз бит!
Үтте дә китте гомерләр,
Чабып узган ат сыман,
Кайда безне сихерләгән
Алсу таңнар, ак томан?
Үтте дә китте гомерләр,
Яшьнәгән яшен кебек.
Яшьлек әйләнеп кайтыр дип,
Алданып яшим кебек.
Шаулашып, су коенырга киткән кешеләр кайта.
Галя. О-о-о! У нас новый кавалер!
Нурания. Он мой! Никому не отдам. Таныш булыгыз, кызлар, бу минем Нургалием!
Бөтенесе дә «Исәнмесез, Нургали!» дип, Нургали белән күрешеп китәләр.
Гөлинә. Кешенең ирләре ир кебек, төнге сәгать бердә эзләп табалар, безнеке ятадыр йоклап. Без йоклыйбызмы бүген, юкмы?
Илүзә. Юк, бүген йоклый торган төн түгел. Галәү абый! Галәү абый!
Галия белән Галәү керәләр.
Галия. Ни булды, нигә кычкырасың?
Илүзә. Мин сине түгел, Галәү абыйны чакырдым. Галәү абый, уйнат оркестрыңны! Кызлар! Сез Гәрәй Хәмитовичны күрәсезме?
Тавышлар. Күрәбез!
Илүзә. Күреп калыгыз. Бүтән күралмассыз. Ул хәзер минеке. Бары тик минеке генә. Әйт, Гәрәй абый, минекеме?
Гәрәй. Йә инде, булды инде.
Илүзә. Юк, әйт. Кычкырып әйт, ишетсеннәр. Без аның белән мәтрүшкә җыярга бардык һәм үбештек.
Гәрәй. Син нәрсә, үбешмәдек.
Илүзә. Син үбәргә уйладың, мин дә каршы килмәдем. Үбешү турында уйлау үбешүдән татлырак, Гәрәй абый!
Гәрәй. Галәү, җибәр инде музыкаңны! Нәрсә йокладың?
Галия. Син аңа кычкырма, Гәрәй Хәмитович! Ул синең хезмәтчең түгел. Галәветдин, уйнат бию көен! (Нураниягә.) Биибезме, Нурания апа?
Нурания. Олы кешегә килешмәс, Галия! Нургали дә…
Нургали. Нәрсә «Нургали»… Биергә кымырҗып торасың бит инде.
Нурания. Әллә сизеләме, Нургали? Бераз гына биим дә кайтырбыз, ярыймы?
Илүзә (Гәрәйне читкәрәк алып китеп). Син мине күрәсеңме, Гәрәй абый!
Гәрәй. Күрәм инде, күрәм.
Илүзә. Елмаеп, шатланып, куанып әйт, Гәрәй абый!
Гәрәй (Илүзәнең башыннан сыйпап елмая). Күрәм!
Илүзә. Күрсәң, бүтәннәргә карама, ярыймы. Үкенмәссең, Гәрәй абый! Мин сине дөньяда иң бәхетле кеше итәрмен.
Һай дубыр-дубая,
Вай дубыр-дубая.
Шуны гына көткәндәй, Галәү дә шул көйне кабыза. Бию башлана. Иң кызган чагында гына музыка туктый. Кем нинди хәрәкәт ясаган, шул көе басып кала. Илүзә Гәрәйнең муенына асылынган, Галәү Галияне кулына күтәргән, Нурания – Нургали кочагында.
Пәрдә.
Шулай булды шул
(Ике пәрдәле комедия)
Катнашалар:
Алмаз.
Гөлшат.
Нургали – Гөлшатның әтисе.
Хәлимә – Гөлшатның әнисе.
Әүхәт
Әхәт
Гөлшатның абыйлары.
Фәгыйлә
Фәһимә
Гөлшатның җиңгиләре.
Гамир
Сүрия
Алмаз кунак булган йортның хуҗалары.
Туйга килгән кунаклар.
Беренче пәрдә
Беренче күренеш
Капка төбе. Утыргыч. Шул утыргычта Гамир белән солдат киемендәге Алмаз утыра. Ачык тәрәзәдән Сүрия карап тора. Вакыт – кич. Көтү кайткан, сыерлар савылган. Йокыга талыр алдыннан авылның гөжләп алган чагы. Гамир сыздырып гармун уйный. Алмаз «Алмагачлары» көенә очына-очына җырлый.
Алмаз. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлап ачыла күңел;
Җырлап ачылмаган күңел
Мәңге ачылачак түгел.
Гамир. Әйт шуны!
Алмаз. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырламый тормыйк әле.
Чәчәк кебек яшь гомерне
Бушка уздырмыйк әле.
Гамир (уйнаудан туктап). Маладис егет син. Төшеп югала торган түгел.
Алмаз. Булганы белән шул, Гамир абый. Сезнең Дамир да шәп егет.
Сүрия. Шулай булсын иде инде.
Гамир. Пешмәгәннәр, җебегәннәр заманасы түгел бүген. Иртәгә китәм, дисең инде.
Алмаз. Җитәр инде, Гамир абый. Болай да ике көн кунак булдым. Кешедә бит оят дигән нәрсә дә булырга тиеш. Әйеме, Сүрия апа?
Сүрия. Кайткач нишләргә җыенасың инде? Калхузда эш тә юк хәзер.
Алмаз. Җае табыла аның, Сүрия апа. Планнар зурдан минем, Гамир абый. Башта машина алып җибәрәм, аннан өй салам, аннан өйләнәм.
Гамир. Ай-һай-һай… Зурдан икән шул. Авылда яшәп боларны эшләү өчен гомер җитмәс. Син өйләнүдән башла. Иң җиңеле, иң арзаны шул.
Сүрия. Бозма Алмазны. Хәерче бәндәгә рәтле кыз чыкмый ул.
Алмаз. Дөрес, Сүрия апа. Машина минем хыялым ул, Гамир абый. Минем телем «әннә» дип түгел, «машина» дип ачылган. Машинага мин бернәрсәне дә алыштырмыйм.
Гамир. Армиядә дә шофёр идеңме?
Алмаз. Шофёр. Генералны йөрттем.
Сүрия. Булыр, булыр. Булдыра торганга охшагансың. Әйдә, керегез. Чәй өлгерде.
Алмаз. Син бар кер, Гамир абый. Мин авылыгызны бер әйләнеп кайтам әле. Авылыгыз матур да сезнең, кызларыгыз чибәр түгел.
Гамир. Нәрсә, Сүрия апаң да ямьсезмени?
Алмаз. Сүрия апа кызлар түгел ич инде ул.
Гамир. Карап йөре, безнең егетләр усал, кыйнап кайтармасыннар. (Кереп китә.)
Алмаз. Менә, җәмәгать, шулай башланып китте ул мин сөйлисе роман. (Көянтә-чиләк күтәреп килүче Гөлшатны күреп.) Туктагыз әле, җәмәгать… Гафу итегез. (Гөлшатның каршына чыгып.) Исәнмесез… Исәнмесез, хур кызы.
Гөлшат, күз кырые белән генә, җирәнгәндәй, Алмазга карап ала да китә.
Эһе… Чиертмәде бу балык. Чибәр үзе. Ничек бүгенгә хәтле күренмәде икән. Әйе, шулай башланып китте ул мин сөйлисе хикәя. Безнең ротага бер көтү салагаларны китерделәр. Шулар арасында бер татар малае да бар. Танышып киттек бит. Нишлисең, үз татарың бит, сагындыра. Менә шушы авыл егете булып чыкты ул. Без Казаннан кайтканда шушы авыл аша үтеп йөрибез. Салагаларны армиядә нишләткәннәрен беләсез инде. Безнең кебек дедлар, картлачлар инде татарчасы, иманнарын «укыталар» инде аларның. Мин үзебезнең татар малаена тидермәдем. Минем кем икәнне беләләр ич анда. Шулай яшәп менә дембель вакыты җитте. Мин киткәндә, Дамир әйтә, безнең әтиләргә кереп кит, ди. Менә кердем. Җибәрмәделәр. Ике көн сыйладылар. Туйганчы йокладым. Иртәгә китәм… Гафу итегез… Теге чибәр судан кайтып килә. Тагын бер сүз кушам. Чиртмәсә, кармагымны алам да ыргытам. (Гөлшат каршына чыгып.) Нигә сәламемне алмадыгыз, чибәр кызый?
Гөлшат аны урап үтмәкче була. Алмаз тагын аның каршына төшә.
Әллә сезнең телегез юкмы, гүзәлем? Исемегез ничек, матурым?
Гөлшат (зәһәр итеп карап алып). Кит! (Китеп бара.)
Алмаз. Ай-яй… Шундый итеп карады, үтерә язды. Кызлар янына якын бармаслык итте. Әгәр дә шундый кызга өйләнеп, хатының шулай итеп караса…
Нургали (Алмаз янына килеп туктап). Нихәл?
Алмаз. Исәнмесез?!
Нургали. Кыз ошадымы?
Алмаз. Нинди кыз?
Нургали. Ике тапкыр каршына чыктың бит.
Алмаз. Ә-ә-ә… Аны әйтәсең икән. Чибәрен чибәр дә…
Нургали. Нәрсәсе ошамады?
Алмаз. Бик усал, ахрысы. Шундый итеп карады.
Нургали. Минем кыз ул… Нургали минем исемем. Шулай… Әнә тора безнең өй.
Алмаз. Минем исемем Алмаз.
Нургали. Беләм, Гамир сөйләде. Солдаттан кайтып барасың икән.
Алмаз. Барам шул.
Нургали. Ярый… Шулай… Әти-әниләрең бармы?
Алмаз. Бар.
Нургали. Булгач, нигә монда ятасың? Көтәләрдер бит.
Алмаз. Җибәрмиләр. Иртәгә китәм инде.
Нургали. Иртәгә… Ярый… Кайткач нишлисең инде?
Алмаз. Вәт кызык. Нигә миннән сорау аласыз әле? Күз күрер әле.
Нургали. Күз ул төрлесен күрә. Кирәкмәгәнне дә. Шулай… Өйләнәсеңдер дә инде.
Алмаз. Уйлаган юк. Өлгерер әле.
Нургали. Әйе… Шулай… Өлгергәч, өзелеп төшә инде ул. Ярый… Әти-әниләрең кемнәр?
Алмаз. Кемнәр булсын. Председатель түгел инде, эшлиләр.
Нургали. Ярый… Эшләгәч ярый. Шулай… Минем турыда нәрсә уйлыйсың инде син?
Алмаз. Туктагыз әле, абзый кеше…
Нургали. Абзый кеше түгел, Нургали абзый. Әйт, ниндирәк кеше инде мин?
Алмаз. Каян белим?
Нургали. Ярый… Белмәгәч ярый. Шулай… Минем турыда ни уйлыйсың?
Алмаз (көлеп). Каян килеп чыкты бу кеше дип уйлыйм.
Нургали. Тагын?
Алмаз. Тагынмы? Нигә миңа бәйләнә дип уйлыйм.
Нургали. Дөрес уйлыйсың. Гамир абыең нәрсә сөйли минем турыда?
Алмаз. Берни дә сөйләми.
Нургали. Минем кыз турында ни сөйлиләр?
Алмаз. Бернәрсә сөйләмиләр.
Нургали. Ярый… Шулай… Инде болай… Минем кыз ошадымы сиңа?
Алмаз. Әйттем ич инде…
Нургали. Әйе… Шулай… Усал ул. Безнең нәселдә юашлар юк. Безнең авыл өч нәселгә бүленгән: Шәйхел нәселе, Хәмәт нәселе, Сафа нәселе. Шәйхелнекеләр менә Гамирлар. Алар – нәселләре белән гармунчылар, җырчылар. Хәмитнекеләр – муллалар, укытучылар, врачлар. Без – Сафа нәселе. Без – эш кешеләре. Усаллар. Безнең бабай ат карагы булган. Син усалдан курыкма, юаштан курык. Бездә хатын аеру, ирне ташлап китү юк. Бездә – тәртип. Армиядәге кебек. Шулай. Безнең өйдә мин ни әйтсәм, шулай була. Минем кыз сиңа берәр сүз әйттеме?
Алмаз. Кит, диде.
Нургали. Шулай… Ярый… Ни өчен син аның каршысына чыктың инде?
Алмаз. Мин бит аның сезнең кыз икәнен белмәдем.
Нургали. Белсәң чыкмас идеңме?
Алмаз. Кызык икәнсез сез. Мин бит бернишләмәдем.
Нургали. Нишлисең киләме соң?
Алмаз. Ничек инде «нишлисең киләме»?
Нургали. Өйләнер идеңме шул кызга?
Алмаз. Ничек?
Нургали. Шулай… Шул кыз, әйтик, сиңа кияүгә чыгарга риза булса, өйләнер идеңме?
Алмаз. Ничек инде… Мин аны белмим дә ич әле.
Нургали. Белмисең, әйе… Шулай… Кем белеп өйләнә… Яши-яши беләсең. Анда да белмисең әле. Шулай…
Алмаз. Бераз йөрергә кирәктер инде ул.
Нургали. Кирәктер, әйе… Шулай. Әйтик, кызның йөрергә вакыты булмаса? Хәзер үк кияүгә чыгарга теләсә?
Алмаз. Теләгәнен әйтмәде бит.
Нургали. Әйтер. Мин дә бар бит әле монда… Шулай. Гөлшат ошады дисең инде, алайса. Ошамаслык түгел… Шулай… Ошаса, ал син аны. Бирәм.
Алмаз. Нәрсә? Бирәсез? Ничек?
Нургали. Бирәм. Тик торганнан түгел. Бирәм. Өч көннән туй ясыйбыз.
Алмаз. Китегез әле. Алай булмый ич инде.
Нургали. Булдырсаң була. Шулай… Ничек?
Алмаз. Уйларга кирәк монда. Әти-әниләр дә бар. Алар ни әйтер? Киңәшергә кирәк.
Нургали. Киңәшергә кирәкми. Ник дигәндә… Әйе… Шулай… Сиңа ошаган кызның гаебе бар. Кил мондарак… Шулай… Нинди гаебе бар дип сора. Әйтәм – аны алдаганнар. Казанда укый иде. Шунда бер сволычы алдаган. Хәзер өйдән чыкмый.
Алмаз. Ничек «алдаган»?
Нургали. Кызларны ничек алдыйлар соң? Шулай… Шулай… Кара аны, бу турыда берәүгә дә ишеттерәсе булма. Өйләнсәң-өйләнмәсәң дә, бу турыда биш кенә кеше белергә тиеш. Иң беренче – син, аннары – Гөлшат үзе, аннан соң хатын белән мин, аннары инде теге алдаучы сволыч.
Алмаз. Кем соң ул?
Нургали. Каян белим? Әйтми кыз. Яраттым, ди. Теге алдаган да тайган. Мондый нәрсәнең безнең нәселдә булганы юк. Бәреп үтерә идем кызны, әнисе каршы төште. Шулай… Шуннан артыгын белмә, кирәксә, үзе сөйләр. Аласыңмы шундый кызны?
Алмаз. Кыз түгел ич инде ул. Ә нигә аны миңа бирәсез? Авылыгызда бүтәннәр юкмы?
Нургали. Үз авылыңда ни пешерсәң дә исе чыга. Без безнең нәсел турында сүз чыгуын яратмыйбыз. Сез китәсез дә югаласыз. Шулай.
Алмаз. Кызыгыз ризамы соң миңа чыгарга?
Нургали. Аның ризалыгын кем сораган. Бер айлык корсагы бар. Әйттем, теләсә кемгә тотып бирәм, дидем.
Алмаз. Корсагы бар, дидегезме?
Нургали. Бар. Шулай…
Алмаз. Абзый, сез нормаль кешеме?
Нургали. Энем, мин алай сөйләшкәнне яратмыйм.
Алмаз. Алайса, нигә мине җүләргә саныйсыз.
Нургали. Санамыйм. Өйлән, аерып җибәрерсең. Рөхсәт итәм.
Алмаз. Безнең нәселдә дә хатын аермыйлар, Нургали абзый.
Нургали. Ярый… Шулай… Аңлашылды… Яратсаң да өйләнмисеңме?
Алмаз. Үзегез өйләнер идегезме соң?
Нургали. Юк… Шулай… Инде болай… Юри генә өйләнгән бул.
Алмаз. Ничек инде анысы?
Нургали. Туйда кияү булып утыр. Туйдан соң китәрсең дә барырсың. Ни өчен икәнен төшенәсеңме?
Алмаз. Кияү ташлап киткән, дип әйтер өченме?
Нургали. Маладис. Үткен егет, дигән иде Гамир, дөрес икән. Йә, ничек?
Алмаз. Юк, абый. Мин жулик түгел.
Нургали. Кем әйтә сиңа жулик дип. Коткар безне хурлыктан. Әнисе сөйләшкән, төшерттермим дип әйтә, ди. Хурлыгы ни тора. Нургали кызы зинадан бала тапкан, дип сөйләсәләр, хурлыгыңнан үләрсең.
Алмаз. Әйтегез соң, кияүгә чыккан да кияве ташлап киткән, диегез.
Нургали. Алдарсың безнең авыл халкын. Туйсыз ничек кияүгә чыксын. Белмиләрмени шуны. Туй булса… Риза бул. Бушка түгел. Шулай…
Алмаз. Акча түләпмени?
Нургали. Туйда утырсаң, тиешлесен аласың да китеп барасың.
Алмаз. Ай-яй-яй… Акча алдың дип, буаз кызыгызны сылап куяр идегез бугай.
Нургали. Буаз димә, сыер түгел ул. Әгәр кызымны шулай мыскыл итәрлек булсаң… Безнең нәселдә алдакчылар юк, энекәш. Шулай… Әйткәнмен икән – эшлим. Кызыма орындырттырмыйм да. Тиешлесен аласың да китәсең. Мин сине белмим, син мине белмисең, вәссәлам.
Алмаз. Күпме соң инде ул тиешлесе?
Нургали. Үзең әйт. Мин бәясеннән тормыйм. Утыз сигез баш умартам гына бар минем. Тракторым бар. Ике машинам бар.
Алмаз. Машиналарыгыз нинди?
Нургали. «УАЗ» белән «Ока». Шулай…
Алмаз. «Ока» сын бирәсеңме?
Нургали. Җүләр түгел син, малай. Шундый киявем булса, мин… Ярый, әйдә.
Алмаз. Әйтеп куям, Нургали абзый, киявегез булмыйм. Туйда утыруны уйлап карармын.
Нургали. Озак уйлама. Тагын бер әйтәм, бу турыда берәүгә дә…
Алмаз. Бер сүз әйтмим…
Нургали. Шулай… Ычкындырсаң, кара аны, минем икешәр метрлы ике улым бар. Холыклары бик начар.
Алмаз. Анысы аның миндә дә бар абыйлар. Берсе кеше кыйнаган өчен егерме ел утырып чыкты, берсе һаман да утыра. Алайса, болай, Нургали абзый, кызыгызны минем янга чыгарыгыз. Әйтегез, минем белән сөйләшсен.
Нургали. Нәрсә турында сөйләшмәкче буласың?
Алмаз. Табармын ни турыда сөйләшергә.
Нургали. Безнең сөйләшкәнне әйтмисең. Чынлап өйләнәсең дип белсен. Әтиең риза булды, диген. Тик кулың белән орынмыйсың. Орынсаң, муеныңа тагып җибәрәбез. Шулай… Авылдан читкә дә чыкмыйсыз. Урамда. Кешеләр күрсен.
Алмаз. Машинаны онытмагыз. Аны минем исемгә дә күчерергә кирәк бит әле.
Нургали. Анысы синең кайгы түгел. Туй буласы көнне машина язулары кесәңдә булыр. (Китеп бара.)
Алмаз. Әйе… Шулай… Ярый… Нәрсә булып бетәр икән бу галәмәт? Әллә сызаргамы яхшы чакта? Аферист бу абзый. Ә миңа нәрсә. Шулай да шикләндерә. Карбыз йоткан кызларын ябыштырып куюлары бар. Сылап куйсалар нишләргә? Уен эш түгел. Һәй, алайга китсә, мин генәме балалы хатынга өйләнүче. Һәй, беткән баш беткән. Туйда утыруы үзе ни тора.