Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр», sayfa 8
Кәбирләнүчән американнар өчен без, фәкыйрьләр, неандерталь малае гына түгел микән? Әйттем исә кайттым.
Чит телдән турыдан-туры тәрҗемә итү мәсьәләсе һаман хәл ителмичә кала. Инглиз, француз, немец, испан һ. б. милләт язучыларын русчадан тәрҗемә итү оят безгә, оят. Гомәр Хәйямның президент Путинны да сокландырган мәшһүр робагыйлары татарчага, сайлап-сайланып кына, нигездә, рус теле аркылы тәрҗемә кылынганнар… Бусы – икеләтә хурлык. Татар әдибе үзенең элгәрләрен – гарәп-фарсы шагыйрьләрен – һәм шәрык поэзиясен биш бармагын белгән кебек белергә тиеш. Үзбәкләрдән үрнәк алыйк. Безнең президент Гомәр Хәйямны татарча укысын. Өстәвенә компьютерчы кыз бер-ике хәрефен алмаштырса, Гомәр Хәйямның башкортчасы да әзер булыр… Конкрет бу очракта, әүвәлдәге кебек, башкорт укучысы да безнең йогынтылы даирәбездә калыр.
Язучылар берлеге каршында, һич югы, гарәп телен өйрәнү түгәрәге оештырылсын иде. Шунда ук гарәп шрифты куелган компьютерда эшләргә өйрәтсәләр, тагы да әйбәтрәк. Гарәп теле сүзчән хәзрәтләребезнең кагылгысыз биләмәсе генә булып калмасын, әдип кеше дин әһеле белән тигез торып гәпләшә һәм, кирәксә, бәхәс кора алсын. Коръәннең татарчага югары сыйфатлы тәрҗемәсе юклыгы да гарәп телен белмәвебездән килә бит. Коръәннең башка төрки халыклар кызыгырлык һәм безгә иярерлек яхшы тәрҗемәсен булдырсак иде. Бу – әдипләр һәм галимнәр бурычы, бу эшне дин әһелләребезнең ялгыз гына ерып чыга алмаячагы күренде инде.
Борынгы төрки телебезне өйрәнсәк, күпләгән хакыйкатьләрнең ата-бабаларыбызга ук мәгълүм булганлыгын күреп таң калыр идек. Ерак элгәрләребез хәтта һинди фәлсәфәсен белгәннәр, Кытай (Чин) ачышларыннан хәбәрдар булганнар, Юпитер (Айгыр) һәм Сатурн (Зөхәл, Туфрак йолдыз) планеталарының хәрәкәтен хисаплый алганнар, Бөек бозланыш чорына кадәр үк Ай фазаларын күрсәтә торган уч төбе хәтле генә таш календарь уйлап тапканнар, табигый таш «мөгезбака» сыртына йолдызлы күк йөзе картасын төшергәннәр… Борынгы элгәрләребезнең интеллектуаль казанышлары, чыннан да, искитмәле.
«Әйдәгез артка!» дигән өндәмәдән курыкмыйк, ул безгә җуйган максудыбызны табарга ярдәм итәр.
Сүнмәс ут янында хыялланып утырып, уйларымда әллә кайларга каерып кергәнмен, тарих карурманында яшьти Шүрәлем белән адашып, Сүз башым истән дә чыккан бугай… Күңел төпкеленнән әллә нинди археологик катлам-сәхифәләрне актарып алды бу Китап.
Юк, юк, борчылмагыз, – бар да истә.
Шәмдәлләрдә генә утлар яна… Дәртле Мәнд кабызган шәм ялкыны «Менә сүнәм… сүнәм», – диеп леперди.
Утлар сүнәр. Хәтәр җилдән бигрәк, аны вакыт-патшаның битараф сулышы сүндерә. Шулай да күз алдыма котсыз яман сурәт килә: вәйран хәрабәләр арасында сүнгән учак көлен җен туеның салкын җиле бөтерә, тузгыта…
Утлы, тере күмер сүнгәч, аны үле күмер, диләр.
Өмет кенә сүнми. Адәм күңелендә аның гәрәбә утыдай бәләкәй электр чаткысы барыбер саклана.
Кадими Болгар кирпечедәй саллы «Сүнмәс утлар балкышы» китабы гасырларга безнең гранит төсендәге чакматаш булып калыр – мәңгелек тарих нигезенә салынган татар кирпече…
Альберт Фәтхи сыман дәртле бер яшь китап корты аны тузанлы киштәләрдән сак кына күтәреп алыр да, гранит чакматашын сызып, татарның балавыз шәм төпчегендә янә җанлы ут тергезер һәм шуның тыйнак балкышында, томанлы Ак барс белән янәшә, бүгенге моңлы фикер ияләребезнең кан җылысын саклаган шәүләләрен күрер.
Сәлам сиңа, Фәтхи-турун, сәлам сезләргә. Моны мин генә әйтмим, моны «Сүнмәс утлар балкышы» китабын дөньяга чыгарган кордашларым да әйтә.
Татар дөньясы бигүк караңгы түгелдер бит, кардәшем? Зольмәт түгелдер?
Безне сагынасызмы?
Ә без сездән көнләмибез, юк. Тынгысыз Виссарион Белинский гына 1950 елда яшәячәк оныкларыннан көнләшкән бугай. Ялгышкан даһи, ялгышкан… Йөз елдан соң Рәсәйне замандашлары төзегән «Коммунистик партия манифесты» тудырачак ГУЛАГ пәрәвезе чорнап алыр дигән кара уй башына да килмәгән аның.
Һәркемгә үз заманы кадерле, бәс, шулай булсын! Матур киләчәк хакына яшим һәм эшлим дисәң дә, син бүгенге көнең өчен шәһит китәсең.
Безнең кордашларга шәһитләр буыны булырга язган.
ОНЫГЫҢА НИ КАЛЫР ӘТКӘҢ-ӘНКӘҢ ТЕЛЕННӘН
Заман ахыр булганда,
Ата телен ул алмас,
Ана телен кыз алмас;
Байның телен ярлы алмас,
Ханның телен кара алмас…
Дастаннан
«Мәдәни җомга» гәзитенең 2005 елгы 8, 16, 25–31 саннарында әдип Рабит Батулланың «Ана теле» дип исемләнгән шактый күләмле мәкаләсе басылды.
Мәкалә туган телебезнең язмышына һәм киләчәгенә нисбәтән бик җитди һәм елдан-ел кискенләшә барган теманы яктырта. Автор үзенең борчуларын, сызлануын яшерми, тел язмышының халык язмышы белән тыгыз бәйләнгән булуын яхшы аңлаган хәлдә, үзенең киләчәккә прогнозларын да бирергә тырыша. Моннан бер-ике ел элек татарның инкыйразы турында өметсезләнеп язган Рабит Батулла бу юлы гел үк төшенкелеккә бирелми, ул татар теленең тулы канлы тел була алуына ышанычын, аның гомере озын булачагына өметен җуеп бетермәгән икән. Ул сафта, ул көрәшә.
Телебезнең киләчәген, «дөрес» юнәлештә үсешен ул аның чит-ят алынмалардан, башлыча Көнбатыш кәлимәләреннән арынуында күрә.
Мәкаләдә файдалы нәрсәләр шактый, ә аның төп файдасын мин авторның мәсьәләне артистларча куертып, проблемага үзенә бертөрле ачыткы салып җибәрүендә күрәм. Димәк, гавамга, фикер алышу өчен, ишекләр ачык. Рабит Батулла укучылары битараф калмас дип уйлый һәм ул, әлбәттә, хаклы. «Кемдер мине тәнкыйтьләр, кемдер хуплар, кемдер көлкегә алыр», – ди автор мәкаләнең хашиясендә (постскриптумында). Монысы да шулай.
Вакытлы матбугатта Р. Батулланы хуплаган язманы күреп өлгердек тә инде. Мәсәлән, Әхәт Сафиуллин «Мәдәни җомга»да басылган бер язмасында (2005 ел, 2 сентябрь саны) Батулланың «Ана теле» дигән мәкаләсен: «Бу язма зур фәнни хезмәткә тиң дияр идем», – дип бәяли.
Башта ук әйтеп куйыйм: бу бәя белән килешү кыен. «Ана теле» җитлеккән фәнни хезмәттән бигрәк, гөман-фаразларга һәм хис-эмоцияләргә корылган караламаны хәтерләтә. Анда кабатланулар, эчке каршылыклар очрый, ә менә дәлилләр, төрле чыганакларны чагыштырып тикшерү һәм, ниһаять, система җитенкерәми.
Аннары мәкалә бик югарыдан торып язылган. Хәлбуки бүгенге укучы кичәге мескенчәк «совок» түгел, соңгы елларда нык үсте ул. Һәм автор файдаланган чыганаклар бүгенге укучыга да таныш дип уйлыйм.
Мин, Р. Батулла мәкаләсенә тәнкыйть күзе белән карасам да, аңардан көләргә җыенмыйм. Батулланың практикада куллану өчен яраклы тәкъдимнәрен, эчкерсез һәм милләтпәрвәрчел ниятләрен без ихтирам итәбез. Бигрәк тә мәкаләнең беренче яртысында, гомумирәк фикерләр тупланган баш өлешендә, акылга муафыйк һәм искә алырдай нәрсәләр бар. Ләкин мәкаләнең икенче яртысы мине аптырашта калдырды, мин аны үзем өчен «төзәтебрәк» укырга мәҗбүр булдым. Уйлавымча, укучылар арасында да фикердәшләрем аз булмас. Әгәр мин-минлекне бер читкә куеп фикер алыша алсак, ахыр чиктә объектив хакыйкатьне бергәләп тәгаенләп булыр иде. Соңгы елларда мәкалә авторының аерым карашларындагы сизелерлек үзгәреш-эволюция моңа юл ачкандай тоела.
Мине «Ана теле» исемле мәкаләдә тикшерелгән төрле-төрле сүзләрнең һәм гыйбарәләрнең кайсы телдән кайсы телгә килеп керүе, аларның кулланылыш даирәсе, потенциалы һәм язылыш үзенчәлекләре кызыксындыра. Сүз, нигездә, шулар тирәсендә барыр. Кириллицадан латин хоруфатына кайтмый торып, әсаслы һәм мөстәкыйль татар орфографиясе турында җитди фикер йөртү авыр һәм, турысын әйткәндә, мин хәзергә бүген гамәлдә йөргән орфография кысаларында калу яклы. Бүгенге орфографиядән тайпылулар, гадәттә, «кәкре хочу, бөкре делаю» җөмләсеннән булганга, аерым авторларның наян капризлары язуыбызда канунсызлыкка, биниһая чуарлыкка гына китерә.
Башка телдән алынып үзләшкән һәм, гадәттә, алучы тел кануннарына буйсынып, аларга җайлашып, әйтелеше һәм язылышы да азмы-күпме үзгәргән лексик берәмлекләр тел белемендә алынма сүзләр яки алынмалар дип атала. Милли телләрнең үсеш тарихында алынмалар объектив бер күренеш булган һәм булып кала да. Халыкларның аралашуы, иҗтимагый һәм фәнни үсеш яңа төшенчәләр тууга китерә. «Үз казанында гына кайнаган» тел һәм аның иясе булган милләт яки халык та котылгысыз рәвештә үсештән тукталып артта кала һәм еш кына юкка чыга, башка халык мигъдәсендә7 һәм телләрендә эреп бетә.
Татар теле дә шушы гомуми канунга буйсына. Безнең телебездәге алынмалар арасында бик борынгы катламнар (әйтик, Шумер, Мисыр, санскрит һәм Кытай элементлары) да бар. Аеруча зур һәм калын катлам – шәрык алынмалары, бигрәк тә гарәп һәм фарсы сүзләре. Болары да болгар-татар теленә исламга кадәрге чорда ук керә башлаганнар, ә ислам дине кабул ителгәннән соң, язма әдәбият аша алар көчле бер ташкын кебек кереп үзләшкәннәр. Шунысын да әйтик: татар теленең баюында һәм формалашуында дин әһелләренең, исламның роле бәя биреп бетергесез зур булган.
ХIХ һәм бигрәк тә ХХ гасырларда татар телендә рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр күпләп күзәтелә башлый. Октябрь инкыйлабыннан соң болары элекке гарәп-фарсы алынмаларын бик нык кысрыклаганнар, һәм моңа хакимиятләрнең руслаштыру сәясәте дә (бигрәк тә 1939 елда татар әлифбасын мәҗбүри рәвештә рус графикасына күчерү) булышлык иткән. Шунысы кызганыч: Галимҗан Ибраһимов кебек фәрештәле каләм иясе дә шушы сәясәт тегермәненә су койган. Мәсәлән, 1924 елда ук инде ул: «Безнең тормыш ягыннан әһәмияте калмаган гарәби, фарси сүзләр, аталмалар эзләп маташу – бер адым артка китүдер. Шуңа күрә гарәби, фарси сүзләрдән матбугатны тазарту тиешле», – дип яза.
Тазартканнар. Юынтык су белән бергә тагарактагы бәбине дә чыгарып түккәннәр.
Шуңа күрә инде ХХ гасыр урталарында ук иске язма чыганакларны уку һәм аңлау кыенлашкан һәм «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге» кебек белешмәгә ихтыяҗ туган. Шулай да ХХ гасыр ахырларына таба татар телендә гарәп һәм фарсы алынмалары катламы гамәли лексиканың өчтән берен алып тора, ә Көнбатыш Европа һәм рус сүзләре 10–15 процент тәшкил итә иде.
ХХ гасыр азакларындагы болгавыр бер чорда бу процесста кирегә таба хәрәкәт көчәеп, вакытлы матбугат сәхифәләрендә яңадан элекке гарәби һәм фарси чыгышлы алынмаларга кайту юнәлеше өстенлек итә башлады (мәктәптә уку классы яңадан сыйныфка, экономика – икътисадка, пространство – фәзага, логика – мантыйкка, стена диварга «әйләнде» һ. б.). Матбугат әһелләре һәм әдипләр, нигездә, моны хупладылар, ләкин рус һәм интернациональ алынмаларны тәмам «себереп түгү» юлына басмадылар, тынычрак, урта юлны сайладылар. Чыннан да, «класс» сүзен «сыйныф» сүзе алмаштырып бетерә алмый, «логика» сүзе һәм ул катнашкан бик күп башка сүзләрне татар телендә «мантыйк» нигезендә ясалган сүзләр белән колачлап бетерү мөмкин түгел.
Рус милләтчеләреннән йоккан «күәспәрвәрлек»кә («квасной патриотизм»га) бирелеп, алынма сүзләрне урам теленә хас булганча тәмам бозып, янәсе, «татар теле казанында кайнатып» язарга омтылышны хуплау мөмкин түгел. Әйе, без салам, буразна, бүрәнә, мүк, камыт кебек сүзләргә, алынма булуларына карамастан, үз сүзләребез итеп карыйбыз. Ләкин болар – бик күптән алынган сүзләр, рус белән җанлы аралашу (Тукай әйтмешли, «лөгать алмашу») вакытында, язма китаплар аркылы түгел, бәлки сөйләм теле аркылы кергән һәм «тел тегермәнендә тартылган» сүзләр бит. Рус телендәге алынма ориентализмнар, атап әйткәндә, төрки телләрдән кергән сүзләр арасында да һич тә алынма дип уйламаслыкларына тап буласың (мәсәлән, «ватага, каблук, ковчег, мерин, сабля, собака, чертог» кебек сүзләр тәмам «руслашканнар»). Бүген исә яңа төшенчәләр безгә (татар теленә генә түгел, әйтик, рус теленә бигрәк тә) язма тел аркылы өерелеп керә. Хәзерге заманда ана телебездә ул төшенчәләрсез яшәү мөмкинме соң? Мөмкинен-мөмкиндер, тик ул вакытта безгә ике теллелек яки өч теллелек дигән нәрсәләргә кире кайтырга туры киләчәк. Ана телебезнең функцияләре бик нык чикләнәчәк, ул, кем әйтмешли, өченче дәрәҗәле «кухня теле»нә әйләнеп калачак. Хәер, яңа төшенчәләр һәм атамалар кухняга да үтеп керә бит (хуҗалык яки көнкүреш товарлары кибетенә генә кереп карагыз!). Димәк, яңа сүзләрне әзер килеш, гадәттә, үзгәртмичә кабул итәргә туры килер. Төрле «санаклар» (компьютер) яки «кәмпитер» кебек имгәтелгән сүзләр озын гомерле түгел, алар – үле туган сүзләр. Бүген бөтендөнья информация мәйданы көннән-көн киңәя, «Интернет пәрәвезе» барча илләрне һәм халыкларны иңли. Мондый шартларда төрле телләрдәге уртак сүзләрнең график чагылышы һәркем танырлык дәрәҗәдә охшаш, хәтта тәңгәл булуы хәерле. Милли тел һәм милли терминология мәсьәләсендә венгрлар һәм төрекләр тоткан юл – кичәге юнәлеш ул, хәтта хәрәкәткә, алгарышка тормоз ул. Мәкаләнең авторы Рабит Батулла соңгы хакыйкатьне яхшы аңлый, бер караганда. Ул хәтта төрек агайларга кире чигенергә дә киңәш бирә, әмма, асылда, шулар юнәлешен тота.
Аерым авторларның сөйләм телендә «мотоцикл»ны – «матай», «велосипед»ны «сәпит» дип әйтүне әдәби норма итәргә тырышуы да юкка гына. Әйтик, русларда да велосипедны «велик», телевизорны «телик» дип атау бар, тик болар – норма түгел, үзенә бертөрле инфантилизм, сабыйлык жаргоны гына бит. Аларны, әлбәттә, тыю кирәкми, алар сөйләм телендә йөри бирерләр, әдәби әсәрләрдә дә урын табарлар, хәтта сүзлекләргә дә теркәлергә мөмкин (сөйләм теле дигән искәрмә белән).
Гомумән, алынмалар мәсьәләсен фәнни югарылыкка күтәреп, принципиаль нәрсәләрне хәл итү эшен җилкәнсез дилетантлар кулыннан алырга, галимнәр карамагына, терминология комиссияләренә тапшырырга һәм, матбугатыбызда хөкем сөрә башлаган чуарлыктан, хаостан арыныйк дисәк, барыбызга да мәҗбүри һәм катгый кагыйдәләр урнаштырырга бик вакыт.
Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасында профессор вазифасын үтәүче галимә Равия Абдуллина татар теленең фонетик кануннарын һәм орфоэпия, орфография мәсьәләләрен дә яктырткан монографиясендә: «Сөйләшү стиленә хас барча күренешләр дә орфоэпик норма булып китә алмый», – дип яза. Аның фикеренчә, чит телдән кергән сүзләрне үз телебезнең фонетик кануннарына буйсындырып язу мәсьәләсен алай җиңел генә хәл итеп булмый.
Батулланың фикере башкачарак, һәм ул иң популяр матбугат сәхифәләрендә үз принципларын яклау һәм пропагандалау юлларын таба белә. Аның фикере белән килешмәгән тыйнаграк тел белгечләренең, күрәмсең, мондый мөмкинлекләре юктыр. Алар дәшми. «Әдипләр теленә шайтан төкергән, әллә ниләр әйтеп ташлаулары бар, милләтне җитәрлек сөймәүдә гаепләмәгәйләре» дип тә куркалар, ахры. Чыннан да, заманында «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзүдә катнашкан тирән белемле, фидакяр һәм соң дәрәҗәдә тыйнак галим Искәндәр Абдуллин Сүзлекне яклап матбугатта чыгыш ясарга мәҗбүр булгач, аңа каләм әһелләреннән үлчәүсез сүзләр дә ишетергә туры килгән иде. Бу дөньядан рәнҗеп китте доктор Искәндәр Абдуллин, басылмаган (!) әзер хезмәтләре генә өелеп-өелеп калды. Совет режимы хөкем сөргән елларда «дөнья читлегеннән тарсынып» китеп барган галимнәребез байтак безнең…
Бу язмамда миңа вакыт-вакыт алынмалар мәсьәләсенә әйләнеп кайтырга туры килер.
Җанлы телдә жаргоннар, сленг, профессионализмнар һ.б шундый «ят» элементлар да сыеныр урын таба. Алары каян килә?
Бу мәсьәлә Р. Батулланың да игътибарын җәлеп иткән.
Мәсәлән, алдыбыздагы «Ана теле» мәкаләсендә: «Ул вакытта (1552 еллар тирәсендә. – А.Т.) һәр урыс татарча белгән, һәр җасус, шымчы татарча аңлаган…» – дип яза автор. Һәр урыс татарча белгәч, аларга тылмачлар, тәрҗеманнар нигә кирәк булган соң дип сорау бик урынлы. Мондый арттыруга Батулла нигә бара дисезме? Сәбәбе ифрат гади. «Дошманнар аңламасын өчен, сүзләр уйлап чыгарып, татарлар яшерен тел барлыкка китергән»нәр икән. Бу телне автор «Яңа Бистә сөйләме» дип атый һәм аны үзе үк «караклар жаргоны» дип аңлатып китә.
Мондый жаргоннар бик күп телләрдә яшәгән, яши һәм аларны дәүләтара сәяси сәбәпләрдән бигрәк, эчке иҗтимагый сәбәпләр тудыра. Әйтик, рус теле кысаларында яралган кырык тартмачылар (коробейниклар) жаргоны бар, ә ГУЛАГ илендә коточкыч таралыш алган «лагерь жаргонын» инде әйтәсе дә юк. Рус лагерь жаргонында, мәсәлән, татарча «бабай» сүзе дә «хезмәт итә». Бу «җәһәннәм теленең» көндәлек тормышыбызга үтеп керә барганын сизәмсез?
Р. Батулла «Яңа Бистә теле»н «бик бай, сыгылмалы, синонимнарга да бай» дип бәяли һәм хәзерге вакытта, Яңа Бистә таралу сәбәпле, бу телнең гамәлдән чыгуына кайгырганын белдерә. Ни дисәң дә, «жаргоныбыз»ның фәнни яктан өйрәнелмичә юкка чыгуы кызганыч шул. Иҗтимагый күренеш буларак, бу тел кәгазьгә төшерелеп, тарихта теркәлеп калуга лаек, әлбәттә. «Тел галимнәре, студентлар исән картлар янына йөреп, шул серле телнең үрнәкләрен язып калдырсын иде», – дип яза мәкаләнең авторы. Конкрет бу мәсьәләдә мин Рабит Батулла белән килешәм. «Яңа Бистә теле» эзләре иске татар әдәбиятында да сизелеп-сизелеп куя, аларны да чүпләп җыясы бар. Ә Р.Батулла бистәнекеләр авызыннан язып алган сүзләр арасында гади сөйләмгә караганнары да күренә (теңәр – тегеңә, мән – белән, тай – кач), кайберләре, ихтимал, иске мәдрәсә шәкертләре теленнән булыр (җантимер – жандарм, пәнҗеки – акча).
Менә шушында, русчалап әйтсәк, «мат» һәм «матерщина» мәсьәләсенә килеп терәләбез.
Р. Батулла: «Башка илләрдә сүгенү кәлимәләрен дә сүзлекләргә кертәләр бит. Аңа карап ул илләрдә сүгенү артмый. Сүгенү сүзләрен сүзлекләрдән куган илдә – Русиядә – көфер сүзлелек чәчәк ата», – дип яза.
Тормышта сүгенү сүзләренең сүзлектә булу-булмавы белән аларның тормышта кулланылу күләме (ешлыгы) арасында ниндидер багланыш, математиклар әйтмешли, кире пропорциональлек эзләү – пүчтәк эш. Юк андый багланыш. Әйе, Русиядә урамда ике сүзнең берендә, һич югында, «белен» сүзен ишетәсең. Аны хәтта эстрада артистлары да авыз тутырып әйтә, телевизордан да ишетелгәли ул… Ә бит сүгенү гыйбарәләре сүзлеге («Русский мат») соңгы ун ел эчендә Русиядә инде берничә тапкырлар басылды. «ГУЛАГ сүзлеге» нәшер ителде. Менә хәзерге вакытта «Мат»ның 12 томлыгы чыгып ята. Аның беренче ике томын миңа да тотып карарга туры килде. Яшермим, бу китапны тотканнан соң, кулны әйбәтләп юасы була. Мин, мәсәлән, могтәбәр китапларым арасында ул китапка урын таба алмас идем. Күрсәтергә дип алып кергән танышыма «мат китаплары»н тизрәк кайтарып бирү ягын карадым.
Рәсәй кебек кырык корамалы ил садә арифметикага, төрле пропорциональлек кагыйдәләренә буйсынмый. Илнең икътисадын торгызмый торып, илнең культурасын күтәрми торып, шакшы телле сәхнә йолдызларының авызларына кундырмый торып, безне урам «белен»нәре һәм «керән»нәре белән бик озак сыйлаячаклар әле. Гавам һәм имидән яңа аерылган «төркем малайлары» шушы адашкан «йолдызлар»га иярә бит.
Гомумән алганда, мондый сүзләрнең безнең тормышта ниндидер урын тотуы бәхәссез.
Сүгенү яки җенси мөнәсәбәтләргә нисбәтле сүзләрне сүзлекләргә кертү яки кертмәү мәсьәләсе бүген генә туган нәрсә түгел.
Владимир Даль мондый сүзләрне мәшһүр сүзлегенә теркәми. Ләкин заманында Казан университетында да эшләп киткән тел белгече Бодуэн де-Куртэне Даль сүзлегенең яңа басмасын әзерләгәндә керткән өстәмәләр арасында секска кагылышлы аерым фигыльләр хәтта затлар буенча төрләндереп күрсәтелә инде. Аннан соңгы басмалар (Совет чорында) ул өстәмәләрдән тагын арындырыла. Узган гасыр ахырында совет цензура органнары бетерелгәч, Владимир Даль сүзлегенең «берләштерелгән» басмасында алар янә пәйда булдылар.
Күз яше психикага артык көчле тискәре кичерешләрдән бушанырга ярдәм иткән кебек, сүгенү дә кызрач кешегә агрессив эмоцияләрдән арынырга, суынырга булыша. Владимир Маяковский Америкада булып кайткач язган бер сызмасында американ студентларының футбол шикеллерәк бер уен уйнаган вакытларында аты-юлы белән сүгенергә яратуы турында яза. Тренерлары уен мәйданында сүгенүне тыйгач, гыйлем эстәүче бу «талибан»нар нишләгән дисез? Портка барып, төрле телләрдә бик иркен сүгенә белүче бер матросны тапканнар да, акча түләп, аңардан «рус маты»на өйрәнеп кайтканнар. Уен вакытында рәхәтләнеп сүгенәләр икән болар, ә тренер, үзе аңламагач, аларга бәйләнеп маташмаган, имеш…
Шулай да кеше табигатендә аты-юлы белән сүгенүгә каршы ана сөте белән кергән иммунитет яши дип уйлыйм.
Динебез безне секста мәгълүм чикләрдән чыкмаска өйрәтә, ә генетик тирәнлеккә карасак, без аның караңгы төпкелендә адәми затның нәсел калдыруга омтылышы «ашарга һәм яшәргә» дигән омтылыш кебек үк тыелгысыз көчкә ия булганлыгын күрәбез. Без шулай яратылганбыз: югыйсә Җир йөзендә тереклек барлыкка килеп тәрәккый итә алмаган булыр иде.
Дин әһелләребез һәм бигрәк тә мөслимәләребез бу сүзләргә рәнҗемәсен. Мин бөтен чынбарлык Илаһи Көч – Аллаһ тарафыннан яратылган дип ышанам, ә чынбарлык дигәнгә бөтен вөҗүд, шул исәптән материаль булмаган кануннар да керә. Димәк, Дарвин һәм Мендель ачкан биологик кануннар барысы да шул Көч тарафыннан тәгаенләнгән, төгәлрәк итеп әйтсәк, табигатьтәге барча кануннар шул Көчнең үзе инде. Ул кануннар мәңгелек, адәми зат аларны гамәлдән чыгара алмый.
Нәсел калдыруның, үрчүнең иң кулай төре – җенесләрнең кушылуы булганга, табигый эволюция шул юл белән киткән дә. Тере күзәнәкләрнең гади бүленү юлы белән үрчү ысулы да ташланмаган, бактерияләр генә түгел, катлаулы организмдагы күзәнәкләр дә шул юл белән үрчиләр. Кабатлап әйтим: болар барысы да – без Аллаһ дип атый торган Көч тарафыннан бирелгән кануннар нәтиҗәсе. Кешенең һәм барча тереклек ияләренең табигый сайланыш юлы белән барлыкка килүен исбат иткән дарвинизм фәне Аллаһны инкяр итми, киресенчә, ул Аның бөеклеген генә күрсәтә, чөнки болар барысы да Илаһи Программа буенча тормышка ашырыла бит. Бу Бөек Программаның ничек дәвам итәчәге турында төрле гөманнар гына корырга мөмкин. Адәми затны ясалма юл белән пробиркада үстерү, асылда, сексны инкяр итмимени? Даһиларны шушылай пробиркада җитештерә башлагач, ир белән хатын арасындагы мәхәббәткә урын калырмы? Урын калмаса, мондый җенессез һәм, безнең бүгенге күзлектән караганда, бәхеттән мәхрүм затларны адәми зат дип әйтеп булыр микән соң?
Исән калу һәм нәсел калдыру өчен, ярышта, әлбәттә, көндәшләр һәм аермачык дошманнар да булган. Кеше дигән биологик төр дөньясында бу көрәш коралларыннан тел чаралары – Сүз зур урын тоткан. Асылда, «Сүз» дигән нәрсә кешене кеше итүче, ә «хезмәт» дигән нәрсә икенчел яки өченчел урында торса кирәк.
Ананы телгә алып сүгенү кайчандыр яшьләргә «мин синең атаңмын» кебегрәк мәгълүмат бирү өчен хезмәт иткән дигән фикер бар. Ягъни кайчандыр бу гыйбарә сүгенү сүзе дә булмаган диләр.
Гаилә оешып, моногамия (бер никахлылык) барлыкка килгәч, аты-юлы белән сүгенү инде гаеп эш санала башлый.
Р. Батулланың «Димәк, үрчү – адәми затның изге бурычы» дигән «катгый фикере» аның җенси мәсьәләгә карашын ачып сала.
«Инсанны үрчетә торган һәр җенес әгъзасы шагыйрьләр тарафыннан макталган», – дип белдерә әдип.
Шагыйрьләр күбрәк мәгъшукаларының татлы иреннәренә, чишмәдәй күзләренә, кыйгач кашларына, нечкә билләренә, мәрмәр (гади халыкта – «шалкандай ак») күкрәкләренә мәдхия җырлаганнар. Аннары шагыйрьнең дә була төрлесе. Хәтта шагыйрәләрнең дә. Сафо дигән мәшһүр шагыйрәнең лесбиянка булганлыгын беләбез. Владимир Маяковский, мәсәлән, «кушарлы никах»та яшәгән (бер хатынга ике ир). Мондый «мәхәббәтләр»не күпчелек кире кага.
Тарихта ирләрнең җенес әгъзасына табынган, хәтта аның муляжын муенга тагып йөргән кабиләләр дә билгеле. Х гасыр башларында Гарәбстаннан Идел буена сәяхәттә катнашкан Ибне Фазлан башкортларның элгәрләре турында яза: «Аларның һәркайсы «фал» (ирләрнең җенес әгъзасы, латинчадан. – А.Т.) зурлыгындагы таяк кисеп ясый да аны муенына аса. Һәм әгәр ул сәфәргә җыенса яки дошманын каршыларга ниятләсә, таякны үбеп, аңа баш ия дә: «И Аллам, минем өчен тегене эшлә, моны эшлә», – ди. Мин тылмачка: «Берәрсеннән сора әле, ул моны ни сәбәпле эшли һәм нигә ул аны үзенең Тәңресе иткән?» – дидем. Ул (сорау бирелгән кеше): «Чөнки мин шушыңа охшаштан чыкканмын һәм үземне аңардан башка тудыручыны белмим», – диде».
«Фалпәрәстлек» эзләрен Агыйделнең аръягына тикле барып эзлисе юк. «Фаллос»ның яки «пенис»ның татарча исемендә дә «кот» сүзен, ягъни җан, бәхет рухы, тереклек көче, орлык, яралгы мәгънәсендәге фетишны күрәбез («котый, котчык» сүзләрен һәм муенга асылмалы «котый» мәгънәсендә үк йөргән «битек/бөти» сүзен, аннары аларга баглы анатомик атамаларны искә төшерегез). Димәк, элгәрләребез җенес әгъзаларын, чыннан да, «изгеләштергәннәр» икән дигән фикергә киленә. Тик, «эчке цензорыбыз» манигъ кылганга, бу хакта тәфсилләп сөйлисебез килми. Р.Батулла әлеге мәкаләсендә мондый фаразый параллельләргә үк барып җитмәгән, аның каравы ул өстәмә мисаллар да китерә. «Көньяк мишәр» телендә арба кендеген «котак» диләр икән. «Мең еллар әүвәл, – дип яза Р.Батулла, – «котак» сүзе бөтентүрк халыкларында арба кендегенә карата кулланылганын фаразлап була». Бу очракта фараз кылып интегәсе юк шикелле. Доктор Р. Әхмәтьянов «кендек» сүзенең чуваш, мари, удмурт телләрендә дә булуын, ә тамырының хакас, якут, монгол телләреннән үк килүен күрсәтә. Үзбәктә дә «киндак» сүзе бар. Рус диалектында киндяк – кендек. Госманлы төрек телендә «кендек» мәгънәсендәге сүзнең бөтенләй башка тамырдан булуын әйтеп китик. Ал арбаны «арт арба» белән тоташтыручы тимер кендек, чыннан да, баланы ана организмына тоташтыра торган кендек шикелле бит.
Шуңа күрә Р. Батулланың кыю гипотезасы һавада эленеп кала.
Мәкалә авторының тел төбе аңлашыла шикелле. Әйе, тормышны бөтен тулылыгы белән күзаллау өчен, сүгенү гыйбарәләрен дә белешмә-китапларга теркәү акылга муафыйк. Ләкин бу нинди формада эшләнергә тиеш, бусы – икенче мәсьәлә һәм мөһим мәсьәлә. Без бит балигъ булмаган балаларны порнографик фильмнарны караудан яки кайбер китапларны укудан тыеп торабыз һәм дөрес эшлибез. Тәрбия максатларында әлеге сүзлекләрнең массакүләм таралуына киртә корырга кирәк. Цензура? Хәзерге вакытта бу мөмкинме соң? Әйе, бүгенгә мөмкин түгел. Интернетны вирус һәм башка агулы хәшәрәтләр белән чүпләүчеләрнең кулыннан тоту кыен. Бердәнбер чара – ул да булса мондый цензура эшен Интернет челтәренең үзенә – ниндидер бер суперинтеллектка йөкләү. Аны ничек һәм кайчан эшли алырлар дисәгез, мин «белмим» дип җавап бирергә мәҗбүрмен. Ләкин киләчәктә эшли алмасак, Интернет дигән афәттән, гомумән, баш тартырга туры килмәгәе.
«Крутой» егетләр иң элек норматив булмаган лексика белән кораллана. Казандагы Яңа Бистә таркалган булса да, бистәнең рухы исән, бүген чәчәк аткан базарларда ул көчәйде, ә «бистә теле» баеды гына. Бистә чухурлары да исәннәр. Бистә рухы базар мәйданына гына сыймый хәзер, ул эстрадаларга менде, чиновниклар даирәсен яулап алды, мәдәният, әдәбият, фән, сәясәт әһелләре дөньясында ике йөзле мещаннар рухы, көнчел бистә психологиясе хакимлек итә башлады.
Сүгенү сүзләре, нормативтан тыш лексика беренче нәүбәттә шушы бистәчелеккә хезмәт итте, итә һәм итәчәк. Шуңа күрә бу тема белән спекуляция ясау иң элек мәдәнияткә китереп суга, һәм без болай да санаулы культура казанышларыбызны җуя барабыз. Бәшировлар, Еникиләр исән чагында бик аптырасак, без шул аксакалларга барып сыена идек, бистә кадрлары да әллә ни узына алмыйлар иде. Хәзер инде нишләек?
Мәдәниятебез үзен үзе агулап үтермәсен өчен, без бу яман көчне авызлыклый белергә, моңа өйрәнергә тиеш.
Ә орфографиягә килгәндә, Р. Батулла тәкъдимен тотсак, ниләр килеп чыгар иде дип сорау урынлы.
Шоколад «шикалат»ка әйләнер, шофёр – «шуфер»га, шкаф – «ышкаф»ка, штаб – «ыштаб»ка, почта – «пучты»га, почтальон – «поштальйун»га, машина – «машинә»гә…
Әйе, кровать – карават, самовар – самавыр, ситец – ситсы, квас – куас, квашня – күәс, солома – салам, бревно – бүрәнә, борозда – буразна, мох – мүк кебек рус сүзләре татар теленә күптән һәм сөйләм теле аша кереп үзләшкәннәр. Сөйләм теле аларны үз тегермәнендә тарткан һәм үзенә җайлаштырган. Хәзер исә көндәлек тормышка хас термин-атамалар саф рус теленнән сирәк керә, рус теле «үги ана телебез»гә әверелеп беткән заманда инде рус теле аркылы кергән китаби интернациональ сүзләр, нигездә, үзгәртелмичә кабул ителәләр (кукуруз, трактор, комбайн, космос, астрономия, астронавт, автомобиль). Кайбер редакцияләр үҗәтләнеп махсус яза торган «кәмпитер»ләр курьёз гына алар. «Үле туган» сүзләрне җанлы тел кабул итми. Мондый сонгый сүзләр татарча фән телен аякка бастыруга, тергезүгә түгел, бәлки татар теленең инкыйразына гына хезмәт итәләр. Инде тәмам «руслашкан» яки «рус телле» кавемдәшләребез мондый сүзләрне ишеткәч көлә генә. Алар да хаклы.
Математикада кыен мәсьәләләрне, тапкырлау җәдвәлен генә белгән килеш, ансат кына чишәргә тырышу нәтиҗә бирә алмый. Ләкин сәясәттә теге яки бу иҗтимагый мәсьәләне чишеп маташмыйлар, бәлки еш кына хәл итәргә тырышалар, Искәндәр Зөлкарнай (Зөлкәрнаен) шикелле, чияләнгән төенне кылыч белән бер селтәнүдә кисеп ташламак булалар. Бу антидемократик алым ахыр чиктә халык күтәрелешенә, урам демонстрацияләренә сәбәп була…
Халыкның телен мәҗбүри чарлау кирәкмәс, халык аны үзе чарлый. Дөресрәк итеп әйтсәк, без барыбыз да бу эшкә микроскоптан карап кына күренерлек өлеш кертәбез. Шундый миллион өлештән менә дигән җимешләр өлгерә. Терминологның яшел байрагына «Чаманы бел! Хәттин ашма!» дигән сүзләр язылырга тиеш.
«Ана теле» мәкаләсеннән алынган конкрет мисалларга күчик. Анда сүз куертырлык нәрсәләр байтак.
Мәкаләгә ышансак, «мүк» сүзен руслар «мох» рәвешендә татардан кабул иткәннәр булып чыга. Татарча «мүк» сүзенең икенчел, ә русча «мох» сүзенең беренчел булуы турында мин бер язып та чыккан идем инде. Батулланы ышандыра алмаганмын. Хәзер инде аңа киңәшем шул гына: мондый чакларда татар теле этимологиясен тирәнтен өйрәнгән иң олы галимебез Рифкать Әхмәтьяновка мөрәҗәгать итегез.
Пәке – пика. Бу сүз фарсы-таҗик телләреннән (паки, паку), ягъни, асылда, ул төрки сүз түгел һәм руска турыдан-туры Шәрыктан кергән. Хәер, кергән дип әйтү дөрес булып җитмәстер, чөнки рус теле үзе дә һинд-европа телләренә карый бит. Ә «пика» сүзе поляк һәм француз телләрендә дә бар.
Сибү – сеять? Менә бу очракта рус сүзен татарчадан чыгару аеруча урынсыз. Русларның утрак тормышка күчүе тарихи яктан иртәрәк булган, игенчелек терминологиясе аларда алдарак һәм ныграк эшләнгән, шуңа күрә баерак та.
Сука – соха. Рус сүзенең төрки телләрдән алынган булуы ихтимал. Ләкин Батулла болай дип тә өсти: «Соха» булып урыска керсә дә, урыс аннан «сохать» кәлимәсен чыгармаган, ә бәлки «пахать» дигән». Беренчедән, рус телендә сукалау, сөрү мәгънәсендә башта «орать» сүзе йөргән («орало» – сука тимере, «сошник»). Аннары рус телендәге шушы «сошник», «сохатый» (поши) кебек сүзләр безне барыбер уйланырга мәҗбүр итә, ягъни «сука»ны тәмам үзебезнеке итү өчен тагы дәлилләр сорала әле.
«Тылмач» сүзе рус теленә, әлбәттә, татар теленнән кергән. Ләкин аның мәкаләдә китерелгән аңлатмасы халык этимологиясеннән башка нәрсә түгел (Нәкый Исәнбәттән алынган). Ә «толкователь» сүзен «талкып аңлатучы» дип татар нигезенә кайтарырга тырышу уңышсыз тәкъдим генә, ул берәүне дә ышандырмас. «Толкач» сүзе үзе үк тәфсилләп аңлатуга һәм дәлилләүгә мохтаҗ «тулыкчы» сүзеннән килеп чыкканмы? Ай-һай… Рус телендә гомер бакыйга булган «толкать» фигылен кая куясыз? «Толчок» сүзен? Шуны да белгертеп куйыйк: Владимир Даль үзенең «толковый» сүзлегендә «толкач»ның хәзерге вакытта безгә бик аңлаешлы «артыннан йөрүче» (ходатай) мәгънәсен теркәмәгән. Бу мәгънә ХХ гасыр, хәтта Совет чоры җимеше булса кирәк (Ушаков сүзлегендә һәм академик дүрттомлыкта бу мәгънә аерып күрсәтелгән инде, 17 томлыкта да бар).