Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр», sayfa 9

Yazı tipi:

Русча «валек» сүзен татарча «үәлүк»тән чыгару белән дә килешеп булмый. Доктор Әхмәтьянов аны «бәләк»тән бөтен Идел – Урал даирәсенә таралган сүз дип уйлый (чуваш, мари, удмурт телләрендә дә бар).

«Чулки» (сыңары – чулок) сүзенең рус теленә, чыннан да, татардан кергән булуы ихтимал, ләкин аның беренчел формасы «чолгау» булганга охшый. Батуллада теркәлгән чөлкә, инде рус казанында кайнап, кире үзебезгә кайткан сүз булыр.

«Ямь» һәм «ямьче» сүзләренә килик. Боларның беренчесе мәкаләдә түбәндәгечә аңлатыла: «ерак араларны узганда туктап, юлаучыларның атларын ял иттерү, үзләре дә хәл алсын өчен корылган ятакханә, ашханә, коелы авылчык; ямьле урын (мәкаләдә бусы алдарак әйтелгән), оазис; почта йорты».

Билгеләмә шактый томанлы. Беренчедән, рус теленә дә кергән бу сүзнең татарча язылышы «йам/ям» булырга тиеш иде («Идегәй» дастанында – «йорт-ям»). Икенчедән, андагы «ятакханә» неологизмының үзенә үк аңлатма сорала. Өченчедән, «оазис» сүзе сагайта. Бу сүз Мисырдагы Оасия шәһәре атамасыннан килеп чыккан булса кирәк, ләкин төшенчәнең фәнни мәгънәсе Европаныкы. Шәрыкта (Төркиядә дә) оазис – вәһа.

Борынгы төрки телдә «кәрвансарай», «мосафирханә» мәгънәсендә «рабат» (рибат) сүзе булган.

Руска «ямщик» формасында кергән «ямчы»лар исә шушындый мосафирханә тоту, сәфәрчеләргә алмашка ат бирү эше белән шөгыльләнгәннәр. Мондый дәүләти хезмәт монгол-татарлардан русларга да күчкән. Пушкинның «Станция караучысы» дигән хикәясен хәтерлисезме? Рус дәүләтендә дәрәҗәләр табеленең иң түбән баскычында хезмәт итүче кеше инде ул мескен станция караучысы.

Ямны «ямьле урын», «оазис» дип гөман итүләр (хыялый этимологияләр) татар фәненең (тел белеменең) һәм, гомумән, татар теленең дәрәҗәсен генә төшерәләр, аны сабыйлыктан үтмәгән, җитлекмәгән бернәрсә итеп күрсәтеп, адәм көлкесенә калдыралар.

Чаукалык (диал.) – куаклык, әрәмәлек. Бу сүзне «(лесо)посадка» мәгънәсендә тәкъдим итүчеләр булды (мәсәлән, Р. Батулла). Чыннан да, «чаукалык» сүзенең мәгънәви функцияләре әдәби телебездә файдаланылмый ята шикелле. Бәлки, Р. Батулла тәкъдиме эшкә ярар?

Р. Батулла «үләксә – улёгся как мертвец» кебек очраклы аваздашлыктан татарча «үләксә» сүзен русча «мертвец» белән бәйли дә куя! Этимология фәненең элементар әсасларын аяк астына салып таптау шушы инде.

«Чәкүшкә» сүзенә килгәндә, аның формасы (кә кушымчасы) рус теленеке булуына ишарәли. Дөрес, Е. Н. Шипованың «Словарь тюркизмов в русском языке» китабында «чекуша» сүзе төрки чыгышлы дип карала. Ләкин бу «чекуша» – «чүкеч» яки «чукмар» сүзеннән, ә тәгәрмәч күчәрдән чыкмасын өчен хезмәт итә торган чәкүшкәдән түгел. Шуңа күрә Батулланың «чекушка» сүзен татарчага кайтарып калдыруы нигезләнми дип әйтә алабыз. Бәләкәй шешә белән сатыла торган аракының «чәкүшкә» дип аталуы нәкъ менә шул бәләкәйлеге аркасында булыр. Чыннан да, аракы эчүгә һәм «мат» белән сүгенүгә килгәндә, руслар гомер бакыйга мөселманнан уздырганнар, юньле-юньсез атамалар безгә, гадәттә, шулардан килеп кергән. Алга таба бу хакта да әйтер сүзебез булыр әле.

Әлеге мәкаләсендә Рабит Батулла, үз фикеренчә, актив лексиконыбыздан төшеп яки аңа керми калган, ләкин тергезүгә яки җан өрүгә лаек сүзләр исемлеген китерә. Болар арасында, чыннан да, кызыклы гына сүзләр бар (мәсәлән, күзәлдерек – «атның игътибары як-якка чәчелмәсен өчен, йөгәнгә тегеп куелган күн колаклар; шоры»; ләхүрә – «өшегән авыз, җебегән. Мишәрләрнең Казан татарларына карата куллана торган сүзе»; сарышын – «бал кортының аягына ияреп кайта торган сары төстәге чәчәк тузаны; прополис [?]»; үдери – «хоккей. Боз өстендә кәшәкә белән шара сугу»). Куштырнаклар эчендәге аңлатмалар – Рабит Батулланыкы икәнлеген искәртим.

Әлбәттә, бу мәгънәләрне тикшерәсе дә булыр, чөнки, әйтик, чәчәк тузаны – пыльца, һич тә прополис түгел. «Үдери» сүзе дә «хоккей» атамасын алмаштыра алмас, реалист кешегә бусы көн кебек ачык.

Исемлектәге сүзләрнең байтагы «үле» сүзләр түгел, ихтимал, алар мәкалә авторына нәфис әдәбият текстында очрамагандыр гына (мәсәлән, күт, күтләк, күтән, кыйрак (кайрак яки кайырак – ләкин сүзлекләрдә аңа Р.Батулладагыча «геморрой» дип түгел, бәлки бот арасында барлыкка килгән «биз» дигән аңлатма бирелә), кымтырыклау, лагун, ләнкер – «көймә тимере», мәкинә – мякина, мәрә, мәрәкә – монысы гарәпчә мәгърәкәдән, иске әдәбиятта очрый торган сүз; назиклек; печтәннәү; сөрәкә; сөңге; фалиҗ – паралич; берьяклы булу; әгъзаның бер җире хәрәкәтсез калу. Фалиҗ зәхмәте дә дигәннәр); фирүзә, хач, чәүчәләк; чирле; чор; чура; чыраг/чырак; энҗечәчәк; эшләки; шәңге; шәһвәт; шомраю, шөлләү кебекләр. Игътибарлы укучы болар арасында әдәби әсәрләрдә очрый торган гадәти сүзләрне дә күрми калмас. Болары турында кайгырасы-нитәсе юк, алар үзләрен яклый да, зарурият булганда саклый да алачаклар. Искергән сүзләрнең мәңгегә төшеп калуы да тел тарихында гадәти хәл, кире кайтуы да булгалый.

Әлеге исемлектә тагын «өстәл» (Р. Батулла: «Өслектән ясалган тигезлек. Борынгылар өстәлне талчыбыктан үргән», – дип яза), «чибәрәк», «ятакханә» («общежитие», «дом приезжих», «ночлежка») кебек сүзләр дә бар.

Өстәл – татар сүзе түгел, төрки сүз дә түгел. Ул Е. Н. Шипованың «Словарь тюркизмов в русском языке» дигән сүзлегенә дә теркәлмәгән. Рус телендә исә ул бик борынгыдан ук күзәтелә. Әйтик, стольный град – башкача: столица; тәхет шәһәре, пайтәхет, тәхетгяһ. «Столовая» сүзендә дә катнаша. Географиядәге «столовые горы» терминында ул өстәлсыман яссы мәгънәсен бирә. «Стол» сүзе күпчелек славян телләрендә (поляк, чех, словен һ. б.) бар, кайбер Көнбатыш Европа телләрендә (немец, инглиз, исланд) охшаш сүз «урындык», «табуретка» (русча – стул), «эскәмия» мәгънәсендә йөри.

Төрек телендә өстәл – «маса» һәм «софра» сүзләре белән бирелә. Соңгысы татар телендә сөфрә (гарәпчәдән) рәвешендә очрый; «аш өстәле», «табын», «ашъяулык», «тастымал» мәгънәләренә ия.

Бездә элекке мәдрәсәләрдә парта хезмәтен үтәгән озынча тәбәнәк өстәлне көрси дигәннәр.

Фарсыдан кергән «сандалия» сүзе тумбочкасыман өстәлне белдергән.

«Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге»ндә теркәлгән «чәһарпая» сүзенең мәгънәләре: 1) Урындык. 2) Өстәл (дүрт аяклы әйбер).

Электә татар өендә өстәл урынына сәке (түрсәке, янсәкеләр) хезмәт иткәнен беләбез.

Рус телендәге «рундук» сүзе («зур сандык» мәгънәсенә ия, башка мәгънәләре дә бар) татарча «урындык» сүзеннән килә дип саныйлар. Шул рәвешле, без руслардан «өстәл» сүзен алган булсак та, күрәмсең, гел үк бушка алмаганбыз, аларга рундук/урындык биргәнбез икән.

Озын сүзнең кыскасы, Көнбатыштан килгән «стол» сүзенә хуҗа булырга, аңа кәләпүш кидереп, чеп-чи русча «столяр» сүзен татарча «осталар» сүзеннән чыгарып маташмаска иде. Шагыйрь әйтмешли, «без болай да бәләкәй түгел».

«Өстәл» сүзе русларга да, безгә дә карусыз хезмәт итә һәм итәчәк.

Мәкалә авторы «әвәрә» сүзен «авария», «каза», «кырылыш» мәгънәсендә кулланырга тәкъдим итә. Хәлбуки әварә – фарсы сүзе, мәгънәләре: 1. Йорт-җиреннән аерылып читтә йөрүче, зимагур, буралгы. 2. Берәр эш белән мавыгу; мәш килү. Татар телендә әвәрә язылышы еш очрый (әвәрә булу). «Әүварә», «әүарә» язылышлары да күзәтелә: «Нәфес дөнья гыйшкы берлә әүарәдер, Бу күңел йиңә алмайдыр, ни чарадыр» (Мәүла Колый).

«Чибәрәк» сүзенә карата. Русчасы – чебурек. Казанныкылар хәтерли булыр, «үзгәртеп кору»ларга кадәр элекке Свердлов урамында Хәрби комиссариатка каршы бер почмак йортта «Чебуреки» дигән ашханә бар иде. Миңа анда «чибәрәк» ашарга туры килгәне булмады, бәлки, туры китерә алмаганмындыр. Рус телендәге «чебурек» атамасы Кырым татарлары теленнән кергән дип уйланыла. «Бүрәк» сүзе русча «пирожок, пирог» мәгънәсендә, ягъни, асылда, русның «пирог»ы борынгы болгар телендәге «бүәрәк, пүәрәк» сүзенә барып тоташа (Р. Әхмәтьянов). Шушы ук мәгънәдәге «бөрек» сүзе төрек телендә дә актив.

Р. Батулла «чибәрәк» сүзен «пешәр-пешмәс итле сумса» дип аңлата. Мондый аңлату поляк галиме А. Зайончковскийныкы диләр (ул «чебурек» сүзен чыг ’чи ит’+бөрәк ‘пирог, пирожок’ элементларына тарката). «Диләр» дим, чөнки галим бу фикерен хезмәтләрендә язып чыкмаган, фәкать хосусый әңгәмә вакытында гына әйткән дип беләм. Шуңа күрә бу ризыкның «чиле-пешле» булуы шик уята.

Ф. С. Баязитова «Гомернең өч туе» дигән китабында Әстерхан татарларында туй вакытында пешерелә торган бүрәкнең түбәндәге төрләрен санап күрсәтә: ак бүрәк – ит эчле бөккән, кабак бүрәк – кабак эчле бөккән, казан бүрәк – казанда майда пешергән бөккән, касык бүрәк – пилмән, куз бүрәк – эченә чикләвек салып пешерелә торган бөккән. Болардан башка, шешбүрәк – «шештә пешерелгән бүрәк, бүрәк шешлек» тә бар икән (Р. Әхмәтьянов).

Без тикшерә торган мәкаләдә «чыраг»ка бирелгән аңлатма да камиллектән ерак. Иң элек шул күзгә ташлана. Мәкаләнең авторы: «Урта гасырлардан да алда хан сарайларында, шаһин-шаһ йортларында, 5 әр мең кеше сыешлы мәчетләрдә чыраглар яндырылган, кәрәчин, зәйтүн мае, таза дегет чырагка сала торган сыек ягулык хезмәтен үтәгән», – дип яза. Тәүге мәчетләр урта гасырларда гына барлыкка килгән бит. Аннары керосин дигән сыек ягулык нефтьне корылай куу юлы белән табыла, атамасы инглиз теленнән, рус язма телендә беренче тапкыр 1864 елда гына теркәлгән. Шунысы кызык: баштарак бу сүзне руста «керасин» дип язганнар, ә аның инглизчә формасы Р. Батулла мәкаләсендәге әйтелешкә, чыннан да, бик якын: «керәсин». Бу сүз, нигездә, сонгый сүз булып, грек һәм латин телләрендә балавызны белдерүче сүзгә барып тоташа.

«Дегет» сүзе дә чагыштырмача яшь әле, аны 1618–1619 елларда Россиядә булып киткән инглиз диңгезчесе Ричард Джемс үзенең язмаларында телгә ала.

Шулай булгач, урта гасырларга кадәр чырагларга «керәчин» дә, таза дегет тә сала алмаганнар, чөнки алар әле булмаган, сүзе дә булмаган…

Рабит Батулланың «мур» сүзенә бәйле «фикри гыймран»нары һәм үзенә бертөрле «этимологик сәяхәте» шактый ук кызыклы, шул ук вакытта гыйбрәтле дә. Аннан без файдалы нәрсәләр дә таба алабыз.

«Мур – үлем дигән сүз, – дип яза автор. – Яфраклары корыган, эче черек агачка «муртайган» диләр. Шул муртайган агачны (гадәттә, юкә агачын) кисеп, черектән арындырып, куышын тазарталар. Кисеп алынган, тазартылган әнә шул юкә «сөян»гә әверелә. Сөяннән бабаларыбыз умарта, тәпән, ялгаш, тагарак, чапчак, бишек, көймә-каек, табак, кашык ясаган. Мурт агачтан ясалган беренче умартага бабаларыбыз, табигый ки, морт-мурт тамырын алып «умарта» дигән».

Батулладан аермалы буларак, үз казаныбызда гына кайнамыйча, башка телләргә дә игътибар юнәлтик әле.

«Умарта» сүзе башкортта да үзгәрешсез яңгырый. Охшаш сүз чуваш диалектында, удмурт, мари, каракалпак, уйгур телләрендә дә бар икән. Р. Әхмәтьянов бу сүзнең аларга татарчадан кергән булуы мөмкин дигән фикердә. Әмма мари кебек урман халыкларының чолыкчылык шөгылен безнең бабаларбыздан «откан» булуы «ике сарылы», ягъни шикле. Агачтан төрле нәрсәләр ясауга килгәндә, мари осталары бүген дә дан тота.

Р. Әхмәтьянов кавказ телләрендәге мартан – «умарта»; «кәрзин» сүзләрен борынгы ирани мәрдан – «халык» сүзе белән дә бәйләргә мөмкинлек бирә дигән фикерне әйтә.

Рус теленә мөрәҗәгать итсәк, бу мәсьәләне шактый ачыклый алырбыз.

Вл. Даль сүзлеген ачыйк. Рус телендәге «борть» (диалектта «бортя») сүзе безнең «умарта» сүзенә тәңгәл. «Борть – бал кортлары ияләшкән эче куыш агач, куыш агач төбе», – дип яза Вл.Даль. Чолыкчылар, үсеп утырган агачларда махсус куыш ясап, кыргый бал кортларын ияләштерә торган булганнар. Сүзлек авторы ясалма чолыкны тәфсилләп сурәтли, аның бик кызыклы детальләрен атап күрсәтә (татар телендә андый атамалар юк). Кайчагында чолыкчылар агачка кәрзин итеп үргән умартаны элеп куя торган булганнар.

Шул рәвешле, «умарта» сүзе Евразиядә киң таралган икән. Әгәр аның ирани тел белән багланышы хак булса, төп чыганакны шул телдән эзлисе була дигән сүз.

Болары шулай, ләкин бу фактлар гына безгә «умарта» сүзен «үлем» мәгънәсендәге «мур/мор» сүзе белән бәйләргә нигез була алмыйлар.

Рабит Батулла безне «әкияттәге серле йомгакны тәгәрәтеп җибәреп, җеп очын тоткан хәлдә, «мурт» сүзенең артыннан йөгерергә» чакыра. Йөгердек. Бу этимологик сәяхәттә без «мәрт» дигән сүзне очратабыз («мәрткә китү» – летаргия). Аннары бер рус авылында чебеннәрне агулап – «морить» итеп йөргән хатынны күрәбез. Әһә, монда да әлеге дә баягы «мор» тамыры бит! Русның «умора» сүзендә дә шул ук үлем күзгә чалына… Бара торгач, юл буенда үлеп яткан бер эткә тап булдык. Эт янында икенче бер хатын: «Умер, умер мой ненаглядный», – дип илаулый. Аңа фаҗига, ә без таныш сүзебез «мур»ның «умер» сүзенә барып хуҗа булганына сөенеп алдык (бу гайре табигый сүзләр мәкалә авторыныкы). Шуннан соң без «мародёр, морг» сүзләрен очраттык…

Ни гаҗәп: Европага («евро» дигән акча йөри торган «Аурупага») барып чыккач, «сүз капчыгыбыз» тула язды: сальто-мортале, мораторий, морфий – бу сүзләрдә дә «мор» тамыры катнаша. (Автор тагы «моралист» сүзен дә капчыкка салмакчы иде дә, анысын без кабул итмәдек, чөнки мораль – әхлак дигән сүз, үтерүгә каршы төшенчә һәм, сүз буларак, ул бөтенләй башка тамырдан.)

Ниһаять, без дөнья гизеп, Шәрыкка әйләнеп кайттык.

Рабит Батулла яза: «Мантыйкый фикер йөрткәндә, эш болай тора. Бу сүз әфган, түрк телләрендә моннан мең еллардан әүвәл кулланыла башлаган. Әллә кайдагы инглизләр, французларны әфганга яисә татарларның Аурупага килеп, әҗәткә «мур» сүзен алып китүләре шикле. Ул вакытларда Аурупа белән Дала Азиясенә урыс теле арадашчы була алмаган. Чөнки мең ел элек урыс теле йөрештә түгел әле. Тәңкәнең икенче ягын әйләндереп баксак, Дала Азиясендәге түрк теле иң башта фәкыйрь урыс телен баеткан. Бөек Дала халыклары Византия, Ватикан, Рим белән тыгыз элемтәдә булып, алар үзләренең кайбер йолаларын (Сабан туе Олимпия уеннарына нигез булган) һәм сүзләрен, атамаларын калдырган».

Беләсезме, төптәнрәк уйлап карасак, авторның фикер сөрешендә өзекләр, дәлилсезлекләр бар, шуңа күрә ул ясаган нәтиҗә белән килешеп булмый.

Беренчедән, борынгы төрки телдә «мор» сүзе булганмы? Дәлиле кайда?

Икенчедән, ничек инде ул «мең ел элек урыс теле йөрештә түгел әле»? «Повесть временных лет»ны кая куясыз? ХII гасырның беренче унъеллыгында төзелгән булса да, бу җыентык үзенә кадәр күп элек булган вакыйгаларны теркәүдән башлана, һәрхәлдә, моннан мең еллар элек борынгы рус теле «йөрештә» булган инде. Безнең бабаларыбыз, Идел буе болгарлары, Киевка илчеләр җибәреп, русларны ислам динен кабул итәргә өндәгәннәр (Х гасыр). Бу да – билгеле факт.

Өченчедән, инглиз белән французлар, әфган җирләренә килеп, тел өйрәнеп китмәгән дә булсын, ди. Аның каравы Көнбатыш Европа халкының күбесе, шулай ук борынгы руслар да һинд-европа чыгышлы булганга, үзәк Шәрык телләрендәге уртак сүзләр, шул исәптән әфган, фарсы элементлары да алар өчен ят түгел. Ә менә татар теленә бу элементлар соңрак кергәнгә охшый.

Дала халыкларының Рим, Византия һәм Ватикан белән тыгыз элемтә тотулары, – һәрхәлдә, бәхәсле нәрсә.

Янә китереп, «Сабан туе Олимпия уеннарына нигез булган» дип әйтергә нигез юк, күчмә халык булган борынгы төркиләр ул заманнарда әле сука-сабанны белмәгәннәр. Борынгы греклар исә Мисыр белән элемтәдә булганнар, менә шул Мисырда үткәрелә торган халык уеннары арасында безнең Сабантуйлардагыга охшаш уеннар һәм ярышлар да булуы турында мәрхүм Нурихан Фәттах та язып калдырган иде. Күрәсең, олимпиадалардагы спорт ярышларының аерым төрләре «пирамидалар иле»ннән килеп кергәндер…

Әйе, рус теле күрше халыкларның бик күп сүзләрен үзләштергән һәм бу процесс еш кына ул халыкларның рус мигъдәсендә йотылуы белән бергә барган. Тик шуны да әйтергә кирәк: борынгы рус теле ул заманнарда да «фәкыйрь» булмаган, ә телләрендә синонимнарның муллыгы әнә шул ассимиляция процессы белән дә аңлатыла. Рус мигъдәсендә йотылган телләр бихисап.

Сәфәребез безгә ниләр бирде соң? Иң мөһиме шул булды: «мор» сүзенең башлангычы татарда түгел, бәлки Үзәк Азия тирәләрендә икән. Ә «муртаю», «умарта» сүзләре «мор» сүзенә кардәш түгел икән.

Автор укучыга шактый күләмдә объектив мәгълүмат та бирде – монысы өчен рәхмәтле укучылар табылыр дип уйлыйм.

Рабит Батулла «кызганычка каршы» («бәхеткә каршы», «бәхетсезлеккә каршы») кебек гыйбарәләргә аяк терәп каршы тора. «Ана теле» мәкаләсендә ул, бик үк урынлы булмаса да, тагын бер кат: «Кызганычка күрә – к сожалению. Кызганычка каршы түгел», – дип, «ассызыклап» әйтүне кирәк тапкан.

Рабит Батуллага Габдулла хәзрәтләре Тукайның «Моның әҗәле җитмәгәнгә каршы, ау иске икән: күп тартыла торгач, ауны өзде дә котылды» дигән җөмләсе билгесез калган, күрәсең. Бу классик мисал «каршы» сүзенең «күрә», «сәбәпле» мәгънәсендә әллә кайчаннан бирле кулланылуын ап-ачык итеп сурәтли, ягъни бүгенге татар телендә «бәхеткә каршы», «бәхетсезлеккә каршы» яки «үкенечкә каршы» диюнең саллы әдәби үрнәкләре бар икән. «Кызганычка каршы» сүзенә карата да шушыларны ук әйтә алабыз – ул да татар теле традицияләренә һәм калыпларына хилафлык түгел. Бу сүзләр «Татарча-русча фразеологик сүзлек»кә дә кергән, хәтта тәәсефкә каршы дигән сүзгә хәтле бар (2001), ә андагы фразеологик берәмлекләр бармактан суырып алынмаган, түшәмнән дә түгел, һәммәсе басма чыганаклардан, абруйлы, бик абруйлы текстлардан чүпләп алынганнар.

Татар гынамыни, башкорт та «кызганычка каршы», «бәхеткә каршы», «үкенечкә каршы» гыйбарәләрен әдәби норма дип саный (сүзлекләрен карагыз).

«Күрә» сүзенең исә «караганда», «карап» мәгънәсе өстенлек итә (күрү – карау?).

Ярар, ваксынмыйк. «Кызганычка күрә» вариантына мөкиббән киткәннәр үзләре теләгәнчә яза бирсен диик тә, алга таба барыйк әле.

Мәкаләсендә Р.Батулла «Борынгы телебездә дә, бүгенгесендә дә сүз табылмаса, Ана телебез кагыйдәләренә нигезләп яңа сүзләр, ясалма сүзләр уйлап табарга кирәк» дигән билгеле принципны алга сөрә һәм моңа күп санлы мисаллар китерә, укучы игътибарына үзе уйлап чыгарган «өр-яңа» атамалар исемлеген тәкъдим итә…

Ул сүзләрне атап күрсәтсәк, авторның позициясе, уңышлары һәм уңышсызлыклары ныграк ачылыр дип уйлыйм.

Р.Батулла тәкъдимен «витамин – сихәтин, руль – бормач, отвёртка – боргыч, компьютер – тамгасар, сленг – сләң, велосипед – сәпит, мотоцикл – матай» сүзләреннән башлый. Монда «боргыч» сүзе яңа түгел, урыны белән ул электән үк кулланылгалый иде, тик практикада барыбер рус сүзе йөрүе дә хак. «Сәпит» белән «матай» – болары гади сөйләмнең классик үрнәкләре инде. Автор бу термин булып җитлекмәгән сүзләрне «уңай мисал» булып торалар дип мактап та җибәрә. Сарман якларында велосипедны «мөсәппиха» дип, ә мотоциклны «мәтәлчек» дип тә йөртә торганнар иде. Алар, – әлбәттә, көлдерү максаты белән әйтелгән «йомры» сүзләр, юмор. Башкорт якларында бер кеше утырып йөри торган мотоциклны кәҗәматай диләр, диалектларында «матай, матат һәм матасай» терминнары да бар икән. Күбәүләр үрнәк итеп ала торган төрек телендә дә, ни өчендер, «мотосикл» сүзе үзе төп атама булып калган. Велосипед аларда – бисиклет.

«Ана теле» мәкаләсенең авторы «үзе уйлап тапкан, үзе ясаган байтак кына сүзләр»нең аеруча күзгә ташлана торганнарын китерәбез (автор язылышы сакланды; исемлектә квадрат җәя эчендәге фикерләр минеке. – А.Т.):

абсурд – этбашсыераяк. [Шунда ук – имәнгеч];

бактерия – хәшер, вакхәшер, уактери. [«Хәшер» сүзе кайсы телдән? Бәлки, хәшәрдер? Алай дигәндә, ул «вак бөҗәк» мәгънәсенә тарта; ә уактери дигәне ни-нәрсә? Вак+тере?];

батарея – эсседар, җылыдар. [Автор «батарея» терминының күп мәгънәле булуын истән чыгара, ягъни, яңа термин тәкъдим иткәндә, аның системага ничек керәчәген уйлап җиткерми];

бронетанк – калкандар. [Төптә төрки «калкан»ны фарси «дар» белән кушып ясалган бу сүз «калкан иясе» мәгънәсенә тарта һәм күз алдына иң элек бронемашина, броневик, танк яки броненосец түгел, бәлки калкан тоткан борынгы сугышчы килеп баса. Беләсезме, мин Батулланың «калкандар»ын «броненосец» дигән хайванга ябыштырып куяр идем!];

броня – корычтун, җизкалкан. [Мәгънә тарая, аннары хәзерге броня җиздән ясалмый бит; этимологиясенә күз салсак, «броня» сүзе рус теленә борынгы герман телләреннән кергән дип карала икән];

бульдозер – кыргыч; [Ә «скрепер» нәрсә? алайга китсә, бульдозер – эшергеч була торгандыр];

вездеход – узаркитәр. [Халык телендәге барабус, аннары, ярым шаяртып, автобусны – таптабуз, троллейбусны терәлебуз дип әйткәннәре искә төшә];

вентилятор – җилпәзәр. [«Җилләткеч» сүзе нигә ярамаган?];

витамин – шифан, сихәтин;

гараж – азбар. [Укучы аптырап калмасын өчен, автор: «абзар – хлев, лапас – открытый хлев», – дип тә өсти; дөрес, ярыш автомобильләре өчен «конюшня»лар да була бугай, ләкин бүгенге татар автоһәвәскәрләреннән кайсысы гына үзенең сөекле гаражын «азбар» дип атар икән?];

гимнастика – язылдырык, тәнязу. [Ә «гимнастика для ума» – ничек?];

гусеница – тыртыл, кыймылдак, җонкорт. [Махус сүзлекләрдә русча килеш калдырыла торган бу терминга татарча тәңгәл кирәк-кирәген. Мәсәлән, «пяденица»ны карышлавыч дип алырга була (һәм алалар да). Аннары аларның йонсызлары да бар];

запчасти – маял (алмаш парчалар, өлешләр, маядагы өлешләр). [Мәкаләнең авторына «кыйтга» дигән сүз билгесез булса кирәк. Элек ул сүзне «часть», «деталь» мәгънәсендә еш кулланганнар, мәсәлән, «сәгать кыйтгалары» дип сөйләгәннәр];

карусель – тугым;

касса – кесә, сондык;

качалка – атынак, атынгыч. [Соңгысы телебездә бар нәрсә];

комбайн – үзургай. [Ә «кухонный комбайн» яки шахталардагы күмер комбайны? һ. б.];

кампитр – хәтербаз; барсынбеләр, тамгасар, туплар, туплак. [Ә компьютеризация «барысын беләмләштерү» буламы? Монда да мәсьәләгә комплекслы якын килү юк, система төзү максаты күздән ычкынган. Өстәвенә автор, «тамгасар» кәлимәсен аңлатканда, «каенсар» сүзе белән чагыштыруны кирәк табып, каенсар – каен сарган җир дип ачыкларга тырыша; чынлыкта исә мондагы сар – билгеле бер урынны белдерүче кушымча гына, ул борынгы чорда ук фарсы телләреннән кергән. Каенның кая да булса саруы – намөмкин хәл. («Гөлзар вә чәмәнзар» – «Гөлләр һәм үләннәр үскән урын», К. Насыйриның бер китабы шулай атала)];

кран (портовой) [?] – торнач, сиртмән. [Автор монда «портовой» дигәндә, гадәттә, елга, диңгез портларында кулланыла торган зур «портальный кран»ны күздә тота булса кирәк, чөнки «кран портовой» дип атала торган йөк күтәргеч төре юк (ә портал – П хәрефе сыман конструкция, төп мәгънәсе – ишек, капка; Бохарадагы мәшһүр Кәлян мәчетенең порталы пиштак дип аталганын әйтеп китик. Ә «порт» сүзенең мәгънәсе башка – гавань, бакалтай). Порталь краннар, ихтимал, торнаны (бусы русча «журавль»ле коедан тәрҗемә ителгән, ахрысы; хәер, Европа телләрендәге «кран» сүзе дә төптә грек телендәге geranos-ка, ягъни «торна» сүзенә барып тоташа икән) яки тәвә кошын хәтерләтә дә торгандыр (дүрт аяклы булганга, аларны жирафка да охшатып булыр иде), сиртмәле краннар исә һәр җирдә, шул исәптән портларда да эшлиләр. Кыскасы, монда мәкалә авторы терминны дөрес кулланмый. Гомумән, йөк күтәрү краннарының төрләре бик күп, дистәдән артып китә. Аннары шунысы кызык: Р. Батулла «кран велосипедный» терминын татарчада ничек бирер иде икән?];

кризис – бунал, буганлым, буым. [Автор янә төреккә иярә – аларда, чыннан да, «буналым» дигән сүз бар, ләкин төрек теле «криз» сүзеннән дә баш тартмаган];

магнит – сурал (сурып алу), тартал (тартып алу). [Магнит суыру гына түгел, этү сәләтенә дә ия; аннары, әйтик, «магнитная буря» төшенчәсен татарча ничек бирмәк кирәк? «Магнитный момент» терминын? Ә магнетик нәрсә? Ферромагнетик? («е» хәрефе белән, ә нигезе – шул ук магнит)];

мәрасим – процессия. [Гарәп сүзе булган мәрасимнең «рәсми йолалар, гадәтләр, церемониал» кебек мәгънәләре бар; мәкаләнең авторы, процессия дигәндә, «нәмаеш» – «демонстрация» сүзе белән бутала, ахрысы?];

менталитет – фикратчылык (фикер ату, уйлау, зиһният). [Терминның мәгънәсе ачылып бетми, мәсәлән, милләтнең психологиясе, рухияте];

неудачник – шуңмас (эше уңмас). [Һич югында, диалектта очрый торган «уңгылыксыз» сүзен алырга була иде];

параллель – мичәү, яндаш. [Һич югы, «янәшә» сүзе кулайрак булыр иде әле];

палатка – юлчатыр. [«Чатыры» – дөньяда бар нәрсә, ә «юлы» ник кирәк? Торговая палатка – сәүдә юлчатыры?];

паникёр – кочар (коты очар), җүштан (юеш ыштан). [Җанлы телдә мондый кыскарулар, авазларның йотылуы сүзне куллану барышында, экономия йөзеннән, үзләреннән-үзләре генә барлыкка килүчән; ә җүштан дигән «нәмәрсәкәй»не сүз дип атыйсы да килми!];

пейджер – кесәяз, кесәсал. (Кесәгә салынган сәркатип);

предприятие – эшләтмә, тәшәббес. [Моның беренче мәгънәсе – санаигханә (термин буларак, Фатих Әмирханда очрый, 1920), икенчесе – инициатива, башлам];

рычаг – терсәк, каерчак, култерсәк. [Татарда «каергы» сүзе пәйда булса, бер дә гаҗәпләнмәс идек];

самоходка – йөрертуп, теретуп. [Сүзлекләрдә «самоходка» – артиллерия тубы гына түгел, гомумән, үзйөрешле транспорт машинасы һ. б. Шуңа күрә конкрет бу очракта «үзйөрешле туп» дип алу җиткән иде, – нигә ошамый торгандыр?];

секундомер – мәлдар, мизгелдар. [Мәл иясе? Мизгел иясе?];

сотовый телефон – кесә чылтырагы. [Мәгънә югала, монда кесәдә чылтырый торган нәрсәдән бигрәк, махсус (кәрәзле) телефон челтәре күздә тотыла];

спираль – боргау. [Беренче карашка сәер тоелган бу сүздән файдаланып, «боргаулы мылтык» (русча нарезное ружьё, винтовка) дигән кирәкле генә термин ясап була];

телевизор – әбүкөзге. [Аңлашылмый. Көзге атасымы? Ләкин көзге өлкәнрәк «яшьтә» түгелме? «Ата көзге» үк түгелдер бит?];

этикет – итагать. [Бу сүзләрнең мәгънәләре һич кенә дә тәңгәл түгел, гомумән, төрле телләрдәге сүзләрнең тышкы кабыгына, яңгырашына карап кына эш итә башласаң, әллә кайларга барып чыгарга мөмкин; этимология фәнендә бу бигрәк тә шулай. Заманында могтәбәр Нурихан Фәттах та шушындыйрак этимологизацияләр белән мавыгып алган иде, ләкин эзләнүләр нәтиҗәсендә, гадел тикшеренүче буларак, ул үзендә «молоко – мал агы», «творог – туар агы» кебек примитив фаразларыннан ваз кичәрлек көч тә тапты].

Бу исемлеккә кергән сүзләрнең абсолют күпчелеге татарча фәнни терминология өчен яраксыз. Кайчагында хәтта автор укучыларны үртәмиме, шукланмыймы, шаяртмыймы икән дип тә уйлап куясың.

Аннары шул нәрсә күзгә ташлана: Рабит Батулла техникага кагылышлы сүзләрдә күбрәк хаталана, чөнки бу өлкәдә, төгәл (әсасый) фәннәрдәге кебек үк, термин-сүзнең мәгънәсе аеруча нык чикләнгән була (ә бит термин үзе үк чик дигән мәгънәгә ия). Шуңа күрә тармак терминологияләрен эшләүне белгечләргә (химикка, математикка, физикка) калдыру тиеш. Соңгы елларда бу күркәм эшкә «Мәгариф» нәшрияты алынды һәм авыр йөкне уңышлы гына тарта, кулга тотарлык күләмле басмалары бар. Гуманитар фәннәрдә исә кайчак кыек атып туры тидергәлиләр. Һәм, гомумән, әгәр синонимнарны тезеп китәсең икән, аларның берәрсе хакыйкатькә шактый якын булып чыкмый хәле юк… Куркаклар коралы «калашник»тан ут сиптергәндә дә, берәр «саташкан» пуляның үз корбанын табуы ихтималрак бит.

Иң зур сорау мондый. «Секунд» дигән сүзне, телефон-ны, телевизор-ны, спираль-не, параллель-не, магнит-ны, комбайн-ны һәм телебездә ныклы тамыр җибәргән, дәреслекләрдә карарлашкан йөзләгән, меңләгән башка терминнарны һәм атамаларны ниндидер ясалма, гарип, азман сүзләр белән алмаштыруның бүген кирәге бармы соң? Илләр, халыклар, телләр якынайган Интернет заманында һәрбер яңа туган төшенчәгә һәрбер милли телдә тәңгәлен эзләү кирәкме? Акчага күчереп исәпләгәндә, бу күпмегә төшә? Әгәр мондый алмаштырулар рәсмиләштерелә калса, татар телен иң якын күршеләребез – башкортлар да аңламаячак, хәтта Башкортстанда милли кысынкылыкта яшәп яткан миллион чамасы татар да бер буын (25 ел) үтүгә үк ана (?) телен үгисетә башлаячак, алар өчен башкорт теле мондый «бистә теле»ннән якынрак һәм матуррак булып калачак. Көн кебек ачык хакыйкать бит бу! Төрки тел мәсьәләсендә башкорт белән генә түгел, башка төркиләр белән дә ныклы элемтә тоту кирәк безгә. Безнең үсү юнәлеше, әгәр әйтергә яраса, алгарыш векторы бер булуы хәерле. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар. Хәзерге катлаулы заманда безне, ягъни төрки халыкларны бер үк латин алфавитына күчү генә берләштерә ала. Уртак алфавиттан соң икенче баскычта уртак фәнни терминология баскычы тора. Телебез яшәсен дисәк, безнең максат, милли идея шул булырга тиеш. Алга таба карарбыз тагы.

Төп темабызга кайтыйк әле.

Татар телендә «ярату» сүзе бар. «Сөю» мәгънәсеннән башка, ул «бар кылу, барлыкка китерү, вөҗүдкә китерү, хәлык кылу» мәгънәләренә ия. Бүгенге дини әдәбиятта Аллаһы Тәгаләгә карата әйтелә торган сүз. Ягъни Аллаһ Яратучы яки, искечәрәк итеп әйтсәк, Яраткучы була. Безнең барчабызны да Аллаһ яраткан.

Соңгы вакытларда аерым басмаларда «ярату», «яратучы» урынына «яралту», «яралтучы» сүзләрен куллану күзгә чалына башлады. Р. Батулланың бу сүзне шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев тәкъдим иткәнлеге турында әйткәнен хәтерлим, ләкин Р. Вәлиевнең «яралту» сүзен кайчан һәм ничек куллану хакында сөйләгән сүзләре миңа билгесез. Һәрхәлдә, бу әкәмәт сүзне, – «яралту»ны әйтүем, – күтәреп алучылар табылды, телнең «асылына кайту» була бу дип, аңа теоретик нигез дә корып маташтылар… «Яралту» тарафдарлары сафында беренче урында Рабит Батулла тора шикелле. «Ана теле» дигән мәкаләсендә дә куллана ул ошбу фигыльне. Җанлы, табигый телгә карата ни сизгер Туфан Миңнуллинда да телне көрмәкләндерә торган «яралтылган» сүзенә тап булабыз: «Әйдә әле, сүзне шуннан башлыйк, мадам, Яралтылган бит син минем кабыргадан. Шул кабырга минем бүген җитеп бетми, Үз урыныңа, бәгырькәем, кер яңадан». («Әлдермештән Әлмәндәр»; бу сүзләрне мин «Мәдәни җомга» гәзитеннән алып язам, артык «л» хәрефен үзләре өстәмәгәннәрдер дип уйлыйм.)

«Асылына кайту»мы? Төрки телдә «яралту» сүзенең гомер булганы юк бит. Ә «ярату» – борынгы төрки телдә үк очрый торган һәм «Древнетюркский словарь»га теркәлгән саф төрки сүз. Беләсезме, чын мәгънәсендә ташка уеп язылган сүз ул, тузга гына да түгел! (Билге каһанга куелган мәрмәр һәйкәлдәге төрки язмада очрый, 735 ел). Бу сүзне Тукай да бик яратып куллана. «Бәндә үзен яраткан Тәңресенә гыйбадәт кылырга тиеш», – дип язган ул. Тукайның «Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы» дигән йөрәк өзгеч сүзләрен без оныта алмабыз, онытсак – татар баласы булудан туктарбыз.

Яки менә Кол Галидән: «Сәңа иркен яратыпдыр Хак бәни».

Бусы Кол Шәрифтән: «Андин соңра яратдың әүвәл Адәм Сафины».

Габделҗәббар Кандалыйда: «Сәне сайрамага былбыл яратды…»

«Аның кем, ал еңиндә миң йәратты – Аның алсу йөзендә миң яратты/йәратты». (Харәзми.)

«Ярату» сүзенең шушы ук мәгънәдә мишәрләрдә дә кулланылуы төрле чыганаклар белән раслана (Г. Әхмәрев). Тел белгече Р. Әхмәтьяновта «ярату» фигыленең борынгырак формасы «яграту» рәвешендә булу ихтималына ишарә бар.

Мәҗүси татарларда «оло җараткан ана» – «великая сотворившая мать», «кече җараткан ана» – «малая (младшая) сотворившая мать».

Үзбәк телендә: Яратган – Яратучы (Алланың эпитеты).

Карачай-Балкарда: создатель – джаратхан, создание – джаратыу.

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.