Kitabı oku: «Йөзек кашы / Перстень», sayfa 27

Yazı tipi:

III

Барып җитеп экипажлардан төшүгә, яшь-җилкенчәк үзара бер чөкердәшеп, ыгы-зыгы килеп алды. Кызлар, шагыйрь күңелендәге шигырь кәлимәсен чынлап та сизенгән кебек, көзгеләрен чыгарып калфакларын рәтләргә, чәчләрен төзәтергә, битләренә кершән-иннек сөртергә тотындылар. Олыраклар тәҗрибәле күзләре белән тирә-якка бер караш ташлап алдылар – «Аркадия» гә беренче килүләре генә түгел, кая барсаң нәрсәгә ирешергә мөмкин булачагын яхшы беләләр. Шуңа күрә ыгы-зыгы килеп корыга шыбырдашып йөрүгә караганда, үзләренә ошаган тынрак бер почмакка китеп, әкрен генә кәефләнеп утыруны хәерлерәк саныйлар иде.

Фатих хәйләкәрнең үз чамасы булган икән. Шунда тарантаста утырган җиреннән генә өс-башын тәртипкә китерде дә: «Туктагыз, Габдулла әфәнде, сез торып торыгыз, мин туташлар янына барып килим әле», – дип, атын тарттырып, кызлар төркеме янына таба китте.

Алар барысы да бер агач тармаклары булганлыктан, һичбер тартынусыз Фатих тарантасы янына җыелып, туганнарча бер гөрләшеп алдылар, аннары Фатих кызлар арасыннан урта буйлы, түгәрәк ак йөзле, мөлаем карашлы һәм килешли әледән-әле артка таба карангалап килгән яшь кенә кызны үзе янында калдырып, аның белән бик кирәкле бернәрсә турында киңәшкән кебек сөйләшә башлады. Әллә кайдан сизелеп тора: ул әлеге кызны Тукай янына барып килергә димли иде. Чәченә ак калфак кадаган, өстенә килешле батист күлмәк киеп, иңенә озын чуклы ефәк шәл салган, җиңел сынлы бу кыз яшел агачлар фонында дөньяга бары тик бер генә көнгә килгән ак канатлы күбәләк төсле күренә иде. Җитмәсә, ул кыз Фатихның туганнан туган сеңлесе иде, аннары тагын Габдулла ул кызның үзенә бертөрле ягымлылык сирпеп көлгән тавышын да ишетеп калган иде. Гомумән, көне дә әйбәт иде, кешеләр дә күп иде, кояшы да бик көләч иде. Төсләр, авазлар, моңнар күп иде. Аңа хәтле гел дип әйтерлек «Болгар» номерында, типографиядә томаланып яткан, аннары «Әль-ислах» идарәсендә чуалган һәм узган көннәрендә ятимлектән башы чыкмаган Габдулла өчен кинәт килеп туган бу баш әйләндергеч якты көн ничектер күзләрне чагылдырган кебек булды. Үксез бозауның авызы ашка тисә, борыны каный дигәндәй, Габдулланың да чак кына борыны канамыйча калды, һәрхәлдә, кинәт иңгән бу бәхет, бу җиңел сынлы күк кызы аңарга якынрак килә калса, Габдулла үзен югалып калыр кебек сизә, аның белән кара-каршы очрашып сөйләшүгә караганда, ул кызга читтән сокланып торуны артыграк саный иде.

Беренче карашка күктән иңгән кебек булып күренгән ул кыз чынлыкта исә Чистай хәтле Чистайдан тик бер генә теләк белән – шагыйрь Габдулла Тукайны күрү теләге белән генә килгән, һәм ул үзенең әдип Фатих абыйсы аркасында моңа ирешү алай читен булыр дип тә уйламый иде. Чистайның кызлар мәктәбендә укыган чагында ук ул кызга Габдулла Тукай дигән шагыйрь турында күп кенә ишетергә туры килгән иде, кулына төшкән күп кенә шигырьләрен ул үзе дә яратып укыган һәм байтагын яттан да белә иде. Искә алмый үтеп булмый торган янә бер як: ул унҗидегә җитеп килә торган бер кыз иде.

Ләкин кызның алдан корган исәпләре һәм өметләре һич тә көтелмәгән рәвештә һавага очтылар. Кыз, Фатих абыйсына ияреп, ояла-ояла шагыйрь Габдулла Тукай абыйсы белән танышырга дип килгәндә, Габдулла үз урынында юк, ул каядыр китеп барган иде. Фатих, алай-болай карангалап, күзләре белән Тукайны бик тырышып эзләсә дә, нәтиҗәсе дә, шагыйрь үзе дә күренмәде.

Кыз, бу хәлдән шактый ук аптырап, Фатих абыйсыннан күзләрен качырырга тырышты һәм, учында кулъяулыгын әвәләштереп, кулларына урын таба алмагандай, уңайсызланып торды. Әлбәттә, Фатих ул кызның самими аптырау белән тулган күзләренә игътибар итмичә кала алмады. «Нишләп танышсын соң? Мин кем соң ул хәтле?» – Кызның күзләрендә әнә шундый сораулар чагылган иде. Кыскасы, бу уңышсыз омтылыштан соң ул яшь кыз бөтенләй оялып, кызарганнан-кызара бара, аның тик калфак астыннан ак маңгае гына балкып күренә һәм бу оялу, бу алсу кызыллык, болай тилмереп калу аңа искиткеч килешә иде.

Алар, абыйлы-сеңелле, бер-берсен яңа гына күргән кебек, күзгә-күз карашып алдылар. Сүз ялганмады. Бары тик «Абый!», «Сеңлем!» дигән кыска-кыска эндәшүләр генә ишетелгәләп калды.

Мәйдандагы халыкның гөрләве, тынлы оркестрның һәм төрле исерек авазларның бергә кушылып, буталып ишетелә башлаганнан соң гына, алар кинәт айнышып калган кебек булдылар.

– Әйдә, Зәйтүнә, утыр. Халык янына барыйк. Ихтимал, Габдулла әфәнде дә шундадыр, – диде Фатих боерык тавышы белән. Зәйтүнә, һичбер каршылык күрсәтмичә, абыйсы янына тарантаска менеп утырды, һәм алар атны мәйданга, халык төркемнәренә таба тарттырдылар. Мәйдан тирәсенә якынлашу белән кыз, тарантастан җиңел генә сикереп төшеп, абыйсына бер сүз дә әйтмичә, каядыр йөгерде. Тик озак та узмады, яңадан әйләнеп килде. Юка күлмәктән, ефәк шәлен иңенә төшереп, чак-чак кына аптырап, үз-үзенә урын таба алмыйча әле ары, әле бире сугылып йөрүче бу кыз, үзенең әйтелмәгән хисләре, түгелмәгән күз яше, ачылмаган өметләре белән ялгыздан-ялгыз калгач, беркадәр сәер сыман күренә, аның рухи кузгалышын белмәгән кешеләр өчен бу, һәрхәлдә, аңлаешсыз бер очыну иде.

Чынлыкта исә, безнең Габдулла да шундыйрак рухи кичерешләрдә йөргән булса кирәк, һич тә уйламаганда, ул да агачлар арасыннан берүзе килеп чыкты, һәм тарантаслар янында алар әлеге Чистай кызы белән икәүдән-икәү очрашып куйдылар. Очраштылар, ләкин икесе бердән аптырашып калдылар.

– Сезне Фатих абзый эзли, Габдулла әфәнде, – дип, телен көчкә-көчкә генә әйләндереп, ниһаять, әйтеп куйды кызый.

– Ә мин аны югалттым, – диде Габдулла, кызга чак кына бер караш ташлап. Шәл чукларын бөтергәләп, нишләргә белмичә аптырап торучы Зәйтүнә бер үк вакытта матур да, аз гына кызганыч та иде.

– Сезнең калфагыгыз ычкынган булса кирәк, туташ, – диде Тукай бераздан. Чынлап та, калфакның каптырмасы ычкынган, кылаеп, бер якка авышып төшкән иде. Зәйтүнә ике куллап калфагына ябышты. Кыз калфак белән маташкан арада, Габдулла инде беркадәр кыюлык җыеп өлгергән, уй-фикерләре искиткеч бер ачылу белән ачылып, күңеле аеруча хушланып калган иде. Кыз белән якынтынрак танышып, аның кайда һәм ничек укуы, Казанга күпмегә килүе турында сорашырга теләде. Ләкин оялчанлыгыннанмы, әллә бүтән берәр сәбәп аркасындамы, кыз тиз генә ачылып китмәде, Габдулла абыйсы куйган сорауларга кыска-кыска гына җаваплар кайтарды да: «Гафу итегез, мине анда иптәш кызларым көтә торгандыр», – дип китеп барды.

Төрлечә юрарга мөмкин иде бу ашыгып китеп баруны. Ә Габдулла аны тик бер генә төрле юрады: «Мөмкинме соң мин ярлы гидайга оҗмах кошлары турында уйларга? Күңелгә нәрсә килмәс ул!..»

Әмма шул минуттан, нәкъ әнә шул өзгәләнгән минуттан башлап ул сөю-сәгадәт дигән хәлнең тетрәткеч көчен татып калды – шулай көйдерә торган булып башлана икән шул ул!

 
Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәтдер йөрәк,
Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы…
 

IV

Юк, дөньяда хатын-кыз дигәнең немец теле укытучысы Мария Карловна яки Пушкинның Татьянасы белән генә бетми икән! Дөньяда тагын урта буйлы, түгәрәк ак йөзле, шомырт кара күзле, озын керфекле, оялчан кыз Зәйтүнә дә бар икән. Менә ул, иңенә озын чуклы ефәк шәлен салып, кабарынкы чәчләре өстенә ак калфагын утыртып, чак-чак кына аптырап, чак-чак кына көлемсерәп, агачлар арасыннан, кояш нурлары арасыннан, тавышлар, бәләкәй генә шатлыклар, кечкенә генә гөнаһлар арасыннан бер ялгызы ак канатлары белән җилпенә-җилпенә килеп чыга һәм Габдулланың ялгыз номерына, хәтта бикле ишекне дә ачтырмыйча, әллә кайдан гына үтеп кереп, шагыйрьнең аяк очларына килеп туктый… Һәм бу юлы ул һич тә курыкмыйча, үпкәләү яки назлау сүзләре белән баш катырмыйча, ачыктан-ачык икърар итәргә тотына:

– Мин сезнең шигырьләрегезне яратам гына түгел, мин сезнең шигырьләрегезне яттан беләм, Габдулла әфәнде!

Рәттән бик күп тапкырлар кабатлана торган бу гади сүзләр, ул фәрештәнең уймактай авызыннан чыкканда, кабатлану булып ишетелмиләр, авазлар, берсе икенчесен күңелле рәвештә тутырып, тылсымлы бер шигърияткә, мәңгелек бәхет теләп кылган догага әвереләләр: «Мин сезнең шигырьләрегезне яттан беләм, Габдулла әфәнде… Мин сезнең шигырьләрегезне яттан беләм, Габдулла әфәнде!»

…Екатерининская урамындагы 63 нче йортта торучы Мәрьям Аппакова Зәйтүнәнең дә апасы иде. Өстәвенә тагын Мәрьямнең Зәйтүнә яшьләрендә үз кызы да бар иде. Апасына килүдән Зәйтүнәне берәү дә тыя алмады. Шулай итеп, Чистай кызы Зәйтүнә «әльислах» чылар тирәсендә еш кына күренгәли башлады. Сирәк-сирәк кенә булса да, сүзләр дә ялганып киткәли, ләкин уку, мәктәп, мәгърифәт һәм тәрбия темасыннан еракка китми, иң кызыгы: бу тыйнак күңелле, әдәпле кыз белән очрашып, сөйләшкәләп алган саен, Габдулланың күңелендә әллә нихәтле әйтелмәгән матур фикерләр уяна бара иде. Һәм ул шушы 1908 елның җәендә күп кенә мәхәббәт шигырьләре язды, дуслары арасында сөю-сәгадәт темасына сүз чыкса, рәхәтләнеп колак сала, үзе дә кайбер репликалар кыстыргалап куя, уңышсыз гашыйклардан рәхәтләнеп көлә, еш кына Фатихтан аның мәхәббәт «романнары» турында сөйләтә, аларга карата үзенең фикерләрен әйтә, ләкин сүз туры килеп, аның үз мәхәббәтенә кагыла башласалар, һаман шулай, нәкъ борынгыча итеп:

– Мин дөньяда ике генә хатын-кызны беләм… – дип, кырт кисеп җавап кайтара иде.

«Әль-ислах» идарәсе тирәсендә калфаклы кызларның йөрүе туктамады. Ахырда беркөнне бу шыбырдашулар редакторга ук барып ишетелде, һәм ул, егет-җилән тирәсендә кызларның чуалуын табигый бер хәл дип санаса да, редакциядә кыз-кымыз чырылдатып йөртүне ошатмаганлыгын белдерде.

Шулай да яшьләр үзләренекен иттеләр. Габдулланың Чистай кызына күңеле төшкәнлеген әллә кайдан сизенеп, аларны ныклап бер очраштырырга булдылар. Әлеге шул 1908 елның җәе иде. «Әль-ислах» идарәсе урнашкан фатирга берсеннән-берсе матур киенгән ике-өч кыз килеп керде. Болар барысы да Фатихларның туган-тумачалары булып, арада, әлбәттә, Зәйтүнә дә бар иде, һәм бу килүендә ул аеруча матур иде. Элек Фатих үзе, аннан башкалар Габдулланы туташлар янына чыгарга чакыра башладылар, ләкин Тукай, әле теге, әле бу сылтауны табып, һаман редакция бүлмәсендә кала бирде. Ниһаять, хәйләгә ябыштылар. Кызлар саубуллашып чыгып киткән булдылар, ишек ачылып ябылган тавышлар, хушлашулар, «безгә дә килеп утырыгыз» кебек сүзләр ишетелеп калды, шуларның барыннан да соң, берсе Габдулла янына кереп: «Әйдә, үзебез генә калдык, эшеңне куеп тор, берәр партия шашка уйнап алыйк», – дип сөйләнә-сөйләнә, Тукайны култыклап түр якка алып чыкты һәм, каушап кызарган шагыйрьне шундый ук каушап кызарган Зәйтүнә янында калдырып, үзе чыгып китте. Бер җәй эчендә менә икенче тапкыр инде Тукай бу сөйкемле кыз белән икәүдән-икәү торып калды. Ләкин алар бу юлы да нәзакәтле исәнләшүдән һәм бер-ике авыз сүз әйтешүдән ерак китә алмадылар. Тик исә шул: Габдулла бу күрүендә кызның башындагы калфагы чын энҗеле калфак булмаганын белеп алды һәм, әгәр якынтынрак танышып китсәләр, ничек булса да тырышып, аңа чын энҗеле калфак алып бүләк итәргә дип күңеленә беркетеп куйды.

Очрашулар, сүзләр кыска һәм ашыгыч булган саен, шагыйрьнең сизгер күңелендә сөйкемле Чистай кызы үскәннән-үсә бара иде. Килде бер вакыт, хәтта шул көзне үк. Тукай иптәшләре ярдәменнән башка да Зәйтүнә белән сөйләшергә һәм нәтиҗәле итеп сөйләшергә җөрьәт итә алырлык бер кыюлык җыйды. Шагыйрь күңелендә мондый борылышны тудыра алырлык вакыйга һич тә көтмәгәндә килеп чыкты. Кызыклы да, гыйбрәтле дә вакыйга булды бу.

Әллә кайдан гына Казанга килеп чыгып, гаҗәеп бер өлгерлек һәм шомалык белән «Бәянелхак», «Нур» газеталарында бер-бер артлы берничә көйле сүзләр тезмәсе бастырып чыгарган һәм, шундый ук җитезлек белән Казан сәүдәгәрләренең түрләренә менеп, тәлинкәләрен яларга, алар төчкергәнгә «Дөрес, дөрес! Шәп чыкты» дип раслап торырга өйрәнеп өлгергән Рәкыйп Җамал дигән шагыйрь, байлыкларына кызыгып, Апанаевларның җир-суга, таш пулатларга хуҗа булган алтмыш яшьлек карсак буйлы кызына – «Шаукый Фатыймасы» дип бөтен Казанда атакка алынып сөйләнә торган кызга өйләнеп куйды. Бу «берсе алма, берсе хөрмә» шәһәрне шаулатып туй иттеләр, урамга фаэтоннар чыкты, кесәләрдән янчыклар чыкты, ишегалларына майлы чәкчәк, милли пәрәмәч исләре чыкты һәм, шул уңайдан «Әль-ислах» газетасында Тукайның «Хәзерге өйләнүчеләр» дигән шигыре басылып чыкты:

 
Күңелләр саф чагында шәп, матур кыз сайлыйлар анлар,
«Булыр безнең хатын, булса йөзе айдай», – диләр анлар.
 
 
Әгәр дә басса дөнья, һәм муеннарда бурыч тулса,
Убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.
 

Бу шигырь шома кияү белән карт бикәч вакыйгасыннан шаулаган Казанны тагын бер кат шаулатып алды. Дуслары, Тукай белән бергә көлеп: «Афәрин, Тукай!» – диделәр, дошманнары һәм Печән базары: «Кайдан килеп чыкты бу тар балаклар?» – дип аптырап, башларын чайкарга тотындылар.

Ләкин Габдулланың йөрәге моның белән генә дә басылмады. Нәкъ шул көннәрдә, әйе, Казан яшьләренең бер өлеше «Денем өчен түгел, көнем өчен» дип алтмыш яшьлек кызлар кочагына атылганда, Габдулланың шәрә, бары тик китап-кәгазьләр белән генә тулган бүлмәсенә, ишек-фәлән ачып тормыйча, әллә кайдан гына үтеп, әлеге теге ак канатлы фәрештә очып кергәндәй булды һәм гүяки аны, кулыннан тотып, урамга, далага, дөньяга өстери башлады.

Хәер, Габдулла да бүлмәсендә бикләнеп кала алмады. Хисләрне һәм яшьлекне алтынга сатып яшәп азапланучыларны күрә торып та, үзенең саф хисләре алдында оялып, башын комга тыгып маташуы аңа ничектер коточкыч көлке тоелды, һәм ул, бер кешегә бер сүз дә әйтеп тормастан, өс-башына алырга дип җыеп килгән акчасына кечкенә генә энҗеле калфак сатып алып, әлеге Чистай кызын эзләп китте. Элек Екатерининская урамына, аннан Яңа бистәгә – Зариф хәзрәт өенә барды. Ләкин ул соңгарак калган иде, Чистай кызларының әле хәзер генә пароходка төшеп китүләрен, әле китеп тә өлгермәү ихтималы булганлыгын аңа хәбәр иттеләр.

Габдулла, энҗеле калфакны кесәсендә килеш капшаган хәлдә һәм үз хисләренә үзе буыла-буыла, пристаньга чапты. Ләкин әүвәлге кыюсызлыклары өчен, күрәсең, язмышның аннан көлүе булгандыр: ул пристаньга төшеп җиткәндә, «Кама» дигән җыйнак кына ак пароход, дебаркадердан аерылып, шапырдый-шапырдый суның уртасына кереп бара иде инде. Палубада, яулыклар болгап саубуллашучы кешеләр арасында, хәрәкәтсез калып Казан өстенә моңсу караш ташлап баручы бер кызны күреп алды Тукай. Ул идеме ул, әллә түгел идеме?

Аңа кинәт бик күңелсез, бик ямансу булып китте. Мәгънәсез бер чүпрәк кебек булып калган энҗеле калфакны кесәсендә әвәли-әвәли, шагыйрь, пароход тәмам күздән югалганчы, яр буенда басып торды. Күңелен нидер тырнап-тырнап ала, һәм шул тырналу астыннан, яңа энҗе бөртекләре кебек, яңа хисләр – мәхәббәт, сөю-сәгадәт, аерылу һәм кавышу, тагын аерылу һәм тагын кавышу турындагы җитди хисләр кузгала иде.

1936

Сөйләнмәгән хикәя

Бу хәл минем балалык дустым Биктимер башыннан узган бер хәл булганга һәм ул тарихны кешегә сөйләргә Биктимер ризалык бирмәгәнгә, хәзергә чаклы мин моны беркемгә дә сөйләми йөрдем. Дөрес, аны сөйләргә теләп телем кычыткан минутлар миндә аз булмадылар, ләкин, ничә әйтсәң дә бер сүз, без Биктимер белән бик дус идек шул. Хәзер инде Биктимер үсте, чабатачы Әхми малае сипкелле Биктимердән хәзер ул инженер Биктимергә әйләнде. Минем фикеремчә, әллә кайчан булып узган бер тарихны кешеләргә сөйләп бирүем өчен, ул миңа үпкәләмәстер. Тагын шулчаклысы да бар: Биктимер минем җилбәзәк булуымны, лыгырдарга бик яратуымны яхшы белә. Шуларны искә алып, ул мине гафу итсен, сөйлим дә бирәм.

…Моннан байтак еллар элек, революциягә чаклы ук, Биктимернең әтисе Әхми абзый ул вакыттагы начар гадәт буенча «Чабатачы Әхми» яисә «Төккунмас Әхми» дип йөртелә торган чакта, көннәрнең берсендә, Биктимернең әнисе Маһруй җиңги коймак пешерергә уйлый. Тукта әле, безнең авыз да коймак ашап карасын бер, дип, үзенә-үзе сөйләнеп ала ул һәм, шулай итеп, коймагына баш ясап куя. Коймак бик яхшы булып әчи, кабара, бер сүз белән әйткәндә, «менә авызга керәм… менә керәм» дип, чымырдап тора башлый. Шуннан соң Маһруй җиңги коймакны пешерү нияте белән мич ягып җибәрә. Шуннан соң ул, әлеге безнең Маһруй җиңгиебез, табалар эзли башлый. Ләкин аңа чаклы коймак-фәлән белән эш итәргә бер дә туры килмәгәнлектән, аларның табалары булмый.

– Их! – ди Маһруй җиңги. – Ярлылыкның мин күреп җиткермәгән бер почмагы бар икән әле монда, – дип, тирән генә көрсенеп куя. Ләкин, нәрсә генә булмасын, башлаган эшеннән кире кайтырга һич кенә дә уйламый.

Мич башында кыштыр-кыштыр килеп чабата киндерәсен ялгап маташкан кечкенә Биктимергә кычкыра:

– Бар, Биктимер, хәзер үк чат Җамалиларга йөгер, әни таба сораган иде, табагызны биреп торыгыз әле, диген.

Яшереп булмый, Биктимернең сүз тыңлый торган гадәте кече-кечкенәдән бар иде. Андый шатлыклы көнне, әйтик, коймак пешерелә торган көнне, аның ул гадәте бигрәк тә көчәеп киткән, күрәсең. Анасы әйтү белән, Биктимер, чабата киндерәләрен дә бәйләп тормыйча, мич башыннан атылып төшә һәм, иске бишмәте белән иске бүреген тиз генә эләктереп, ишектән чыга башлый. Ләкин ул чыгып өлгерми, Маһруй җиңги, аны туктатып, тагын бер кат бик ныклап тукый:

– Аягың тигән җиргә тисен, тимәгән җиргә тимәсен, югыйсә камырым ташый, хәзер үк кайт. Ишеттеңме?

– Ишеттем, – ди Биктимер.

Тагын бер кат «Ишеттеңме?» дип сорый Маһруй җиңги, тагын бер кат «Ишеттем» дип җавап кайтара Биктимер.

– Ишетсәң шул, бер җирдә дә тукталып торма, йөгереп бар да йөгереп кайт, – дип, өченче кат Биктимернең исенә төшерә анасы. Биктимер тәмам чыгып киткәч, капка төбенә килеп җиткәч, Маһруй җиңги аны тагын туктата:

– Болай гына булмас. Син, Биктимер, барганда да, кайтканда да авыз эченнән «әнинең камыры кабара, әнинең камыры кабара» дип кабатлап бар. Ишеттеңме?

– Ишеттем, – ди Биктимер һәм шул минуттан башлап ул «әнинең камыры кабара» ны кабатларга да тотына. Чат Җамалиларга барып җиткәнче кабатлап бара. Чат Җамалиларның ишек төпләрендә дә шуны кабатлап тора. Хәер, аңа чат Җамалиларда озак торырга туры килми. Табалары буш булганлыктан, тегеләр зур бер табаны Биктимергә тоттырып җибәрәләр. Кайтырга чыга Биктимер. Үзе йөгерә, үзе һаман «әнинең камыры кабара» ны авыз эченнән кабатлап кайта. Күрәсез, бөтенесе ал да гөл булып, коймак дигәнең авызга үзе шуып керергә тора.

Шулай итеп, безнең Биктимеребез авыз эченнән әлеге дә баягы «әнинең камыры кабара» ны кабатлап, ә куллары белән зур табаны кочаклап кайтып килгәндә, бәхеткәме, бәхетсезлеккәме каршы, аның юлы Чишмә тавына килеп чыга, ә тауда су сибеп катырган көзгедәй шугалак була. Шугалакта бала-чагалар шау-гөр килеп чана шуып уйныйлар. Бу чаналы малайлар Биктимернең иптәшләре булмасалар да, аларның кычкыра-кычкыра чана шуулары Биктимерне кызыктыру өчен җитә кала. «Эх… минем дә чанам булса иде!» – дип, эчке яну белән уйлап куя Биктимер. Ләкин аңа карап, Биктимернең чанасы булмый. Ә чанасы булмауга карап, Биктимер, шулай ук җиңелергә һич тә уйламый. Балаларча кызыгу белән кызыгып, озаклап карап тора ул. Бу минутта аның зур соры күзләре гаҗәеп матур ут белән тулган булалар. Бу минутта аның кечкенә йөрәге күкрәген бәреп тышка чыгарга теләгәндәй тыпырчына. Ләкин «аның күзләре матур» дип, аңа берәү дә үз чанасын китереп тоттырмый. Чаналы малайларга сер бирәсе килмәгән Биктимер, аны-моны уйлап тормый, кулындагы табасын куя да, шуңа утырып, шугалак буенча тау астына шуып төшеп китә. Тел белән сөйләп, каләм белән язып бетерә алмаслык бәхет эчендә күмелеп кала Биктимер. Тагын менә, тагын төшә, тагын менә, тагын төшә. Бөтен нәрсәне, шул җөмләдән ашауны да, шул җөмләдән «әнинең камыры кабара» ны да онытып, шуып уйный башлый ул. Биктимернең табасы чаналардан уздырып, үзенә бер тавыш белән зыңгылдап шуа. Бу нәрсә башка малайларның күзләрен яндыра. Малайлар, чаналарын ташлап, Биктимергә кызыгып карап тора башлыйлар. Моны күргәч, Биктимер, шатлыгыннан канатланып, җырлый-җырлый берүзе генә шуарга тотына… А-а-а… моны тыныч кына сөйләп тә булмый, моның рәхәте ничек булгандыр дисез сез!

Бер сүз белән әйткәндә, Биктимернең куллары канатларга әйләнәләр. Чабатачы Әхми малае сипкелле Биктимер, әкиятләрдә сөйләнә торган канатлы кешегә әверелеп, иртәдән кичкә чаклы бәхет томаны эчендә очып йөри. Бервакытны, әйтик, канатлары киредән кулга әйләнгәч, әйтик, бәхет томаны бераз тарала төшкәч һәм Биктимер инде оча торган малай түгел, ә иске бүрекле Биктимер булып калгач, ул, айнып, күзләрен ачып җибәрә. Бу вакытта инде кояш баеп, күктә беренче йолдызлар күренә башлаган була. Биктимер, әнисен күз алдына китереп, «әнинең камыры кабара» дип куркынып пышылдап куя. Ә бераздан соң инде, бозланып каткан итәкләрен шыгырдатып, табасын кочаклаган көйгә, әкрен генә атлап, өйгә кайтып керә.

Биктимер ишектә күренү белән, әнкәсе Маһруй җиңги:

– Сине, эт куучыны, кайсы баштан кыйный башлыйм икән мин! – дип, сырлы бәләк күтәреп, аның өстенә килә. Тик Маһруй җиңги өлгерми кала. Биктимернең әтисе Әхми абзый килә дә Маһруй җиңгинең кулыннан сырлы бәләкне тартып ала. Ала да үзе Маһруй җиңгинең күзләренә туры итеп бераз карап тора, аннары әйтә:

– Тукта, кечкенә генә малайны нужа да, син дә кыйнасаң, ул аннары кая китә!

Моннан соң ул Биктимерне үзенә табарак тартып китерә дә чишендерә, бүреген – чөйгә, бишмәтен мич кырына элеп куя. Боларның барысыннан да соң, шулай ук туры һәм шелтәле итеп, Биктимернең күзләренә карап тора.

– Ә сиңа анаң сүзен тыңларга кирәк, малай актыгы, – дип, авыр гына итеп әйтеп куя ул соңыннан.

Биктимернең миңа сөйләвенә караганда, башкача ул һичбер вакытта да анасының сүзен аяк астына салып таптамаган.

Ә инде кайбер кешеләрне коймак мәсьәләсе кызыксындыра икән, рәхим итсеннәр, Биктимернең әнкәсе Маһруй җиңги коймакны хәзер әледән-әле пешерә. Маһруй җиңгине яманлар хәлем юк, кунакчыллыгы бар, рәхәтләндереп сыйлап җибәрер үзләрен.

Шулай да, Биктимер дустым, балачагыбызның кызыклы һәм ачы бер истәлеген болай ярлы итеп сөйләвем өчен, син мине ачуланма инде.

1936
Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
461 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04257-4
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 5, 2 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 5, 7 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 5, 5 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre