Kitabı oku: «Йөзек кашы / Перстень», sayfa 26
Сарымсаковның бу зур актёрга карата булган мөнәсәбәтен мин инде беркадәр чамалый башлаган идем: «Хәллә әкә»не, артист буларак, зур талант иясе итеп хөрмәтли, ләкин шул ук вакытта теоретик мәсьәләләрдә теге бичараның бик сай йөзгәнлеген, шуңа да карамастан «йөзәргә» бик тә яратканлыгын белеп, иронияле юл кую юлына баса, арысланны котыртмый иде.
Шулай да тыелып-тыелып кына булса да, без ул кечкенә бүлмәдә озак кына утырып калдык, берничә ликёр шешәсе бушаттык, бик күп сүзләрнең башына җиттек. Хәлил агадан башкаларыбыз, без әле бик яшь идек, сәнгать юлына әле тик баскан гына идек, алда торган кыенлыкларны тиешенчә белеп җиткерми идек кебек. Ләкин шул ук вакытта акыл белән булудан бигрәк интуиция белән бугай, чамалый да идек: юк, бик үк ансат булмаска тиеш без сайлаган юл! Шунлыктан булса кирәк, бер-беребезгә тартылабыз, үзебездә булмаганны күршеләрдән эзлибез, күңел дуслар эзли, күңелгә әле бик күп, бик күп нәрсә җитми иде…
Ә кем белә, бәлки, соңыннан нинди дә булса берәр файдалы эшкә яраган кайбер күңел байлыкларын, кулга-кул тотынып эшләп килә торган әдәби дусларыбызны әнә шундый җәнҗаллы, бәхәсле әңгәмәләрдә тапканбыздыр? Шулай икән, димәк, ни өчен ул «әдәби салон» дип аталмаска тиеш?
* * *
Моннан элеккесе тыгызланып утырган кечкенә бүлмәдә булган булса, бу «салон» шәһәр читендә, яланда, йолдызлар астында һәм баш очыбызда сайрап торган бик күп сандугачлар белән берлектә узды. Хәер, сылтавы да шул сандугачлар булды аның. Һәм Мин Шабай дигән язучы булды. Кечкенә генә чигенеш ясап, аңлатып узыйк: утызынчы еллар азагына таба, НКВД кешеләре иңеннән төшкән һәм модадан чыккан шинель сыман бернәрсә киеп, бар язганын кесәсенә тутырып һәм, гадәттә, кесәләрендә әнә шул тормышка ашмаган кулъязмаларыннан бүтән бер тиен дә акчасы булмый торган, гаҗәеп ярлы, гаҗәеп беркатлы, шул ук вакытта гаҗәеп фантазёр бер егет пәйда булды безнең Казанда. «Егет» дигәнем матур сүз булганы өчен генә. Югыйсә утызның өстендә иде инде ул! Шактый ук дөнья күргән, арыган-алҗыган, «Уйналмаган скрипка» дигән цикл астында унлап хикәя язган һәм ул хикәяләрен кая булса да биреп бастырырга һич ашыкмый торган, пошынмас җанлы бу кеше Мин Шабай дигән язучы иде. Без аны, кайчан һәм кайдан килеп чыгуы белән артык кызыксынып тормастан, Казанда күренүе белән, шундук ничектер үз ишебез итеп арабызга алдык. Ни кырыс кеше, хәтта Ибрай Гази да үз итте аны, ничектер без бик тиз дуслашып киттек. Һәм бу дуслыкның нигезендә башлыча нәрсә: беренчедән, Мин Шабайның беркатлылыгыннан, таркаулыгыннан көлү һәм, икенчедән, ул гидайның дөньяны күп күргән, күп нәрсәне башыннан кичергән бер кеше икәнлеген төшенеп, эндәшми-тынмый гына аңарга соклану ята иде. Хәер, тормыш булгач, төрле чак булгандыр инде, гел сокланышып кына уздырмаганбыздыр. Мин бу урында тик бер фактны гына искә төшерәм: май аеның азаклары иде шикелле, ачык кына хәтерләмим. Арча кырындагы рус зиратында чәчәге, яфрагы, догасы һәм яшьләрнең кача-поса үбешүләре бергә буталган берчак иде. Кайсыбыздан чыккан идея булгандыр, без – Ибраһим Гази, Мин Шабай һәм мин – шул зират аша үтеп, күтәренеп, эңгер-меңгердә Казанка буендагы куаклыкларга – элек «Русская Швейцария» дип аталган ямьле бер аулак урынга киттек. Нәрсәгә? Бөтен кызыгы да шунда: бернәрсәгә дә түгел. Йолдызлар астында төн уздырырга. Учак ягып, бәрәңге пешерергә. Булдырып булса әгәр, учак көлләре белән бергә җилгә очкан балалык истәлекләрен хәтергә төшерергә һәм шул бер уңайдан сандугач җыры тыңларга… Бүгенгедәй хәтеремдә: барган җиребездә коры утын булмас дип, барышлый ук зират өстеннән авып, черергә яткан зур бер агач тәре өстерәп киттек. Аннары, учак ягып, аның көлендә өйдән алып барган бәрәңгеләребезне пешердек. Ай ул бәрәңгенең исе, ай ул бәрәңгенең кайнарлыгы! Бигрәк тә шунысы кызык: шул кайнар бәрәңге белән авызларыбызны өтә-өтә һәм һичбер кысташмыйча, матур сүзләр әйтешергә тырышмыйча, бер бутылка шампанский эчтек. Ибрай да эчте, билләһи!
Үзара гына әйткәндә, матур сүзләрдән үтли башлаган идек инде без. Тел әйләндереп әйтеп бирә алмыйбыз, әйтергә тырышсак та, әйтеп бирә алмаган булыр идек, ләкин күңелебез белән сизәбез-тоябыз: безгә дөньяның эчке мәгънәсен тотарга, табигать белән үз кеше булып сөйләшә белергә, табигатьнең яшертен серләрен ачарга кирәк иде. Сандугач җыры тыңлау – өстә яткан бер сылтау гына, безне монда үзебез дә рәтләп төшенеп җитмәгән әнә шул бөек хыял китерде.
Безнең бу бәрәңгеле, шампанскийлы табынга соңга табарак сандугач җыры да кушылды, һәм ул төнне без, әлбәттә, күзләребезне дә йоммадык. Кайда монда матур сүз әйтешеп торырга вакыт! Һәм, гомумән, кемгә, нигә кирәге бар аның – олы газаптан башта туган һәм кешеләргә булышмый торган матур сүзне җае чыкканда әйтмичә кала алмыйм: кем дә кем, тора торгач килеп, минем телемне мактый башлый икән, мин моны үзем өчен олуг гаеп итеп саныйм. Димәк, мин, борынгы сихерче карт кебек, әфсен белән кешеләрнең башларын әйләндергәнмен. Матур идеядән башка матур тел була алмый, дусларым!
Соңыннан булса да китереп тагылган бу «Әдәби салоннар» ны язудан максат итеп шуны әйтәсем килә: кеше кешедән башка яши дә, иҗат та итә алмый. Бу хакыйкать – язучы өчен бигрәк тә шулай. Димәк ки, кешеләрне яратыгыз, аларга якынрак килегез, аларның шатлыкларын һәм газапларын үз шатлыгыгыз, үз газабыгыз итеп алыгыз. Соңгы сүз: дошманнарыгызга караганда дусларыгыз күбрәк булсын. Чынлыкта алай ук булып җитмәве дә мөмкин, ә сез, алай булмаса да, шулай дип күз алдына китерегез.
Яхшылык нинди агачта үсә?
Хәтәр утыз җиденче елда кайберәүләр, бик тырышып карасалар да, мине дошман, бигрәк тә «халык дошманы» ясый алмадылар. Ә бит чак-чак кына шулай булмыйча калды. Бер кешенең яки берничә кешенең чикләнмәгән хакимлеге, дөресрәге, шул хакимлекне кулдан ычкындырмагаем дип дер калтырап куркып торуы нәтиҗәсендә күпме генә яхшы кешеләрнең башына кара язмыш китереп сукмады да, күпме кеше вакытсыз «теге дөнья» га китмәде. Шул җөмләдән татар әдәбиятының, татар культурасының да нинди генә арысланнары корбан булмады. Ул авыр һәм гыйбрәтле көннәрдән үзебезгә, киләчәгебез өчен, һич югы, бер сабакны ала белсәк икән: бервакытта да, бернинди тарихи кысынкылык алдында да аерым бер кешенең, гәрчә ул кеше бик тә акыллы шәхес булганда да, халык өстеннән чикләнмәгән хакимлек алып, үзе белгәнчә теләсә ничек башбаштаклык кылып утыруына юл куярга ярамый. Хакимлек кешене боза, хакимлек кешенең күңел күзләрен сукырайта. Әгәр әлеге шул югарыда әйтелгән «чак-чак» мине коткарып калмаган булса, кем белә, бәлки, татар әдәбияты китапханәсендә «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел» романнары, «Йөзек кашы», «Авыл өстендә йолдызлар», «Җәй башы» повестьлары, күпсанлы хикәяләр һәм әдәби фикерне әледән-әле тынгысызлап, кузгатып торучы мәкаләләр булмас иде. Болай әйтү, беренче карашка, беркадәр тегеләйрәк, ягъни тыйнаксызлык кебек тә яңгырый бугай. Төзәтергә ашыгам: мин аларны «барысы да алтын күкәйләр болар» дип шапырыну өчен санап чыкмадым – бүтәннәр нинди «күкәй» салса, мин дә шундыйны гына салам. Исемнәрен атап санап күрсәтүемнең сәбәбе ике: беренчедән, мин ул саналган әсәрләремнең барысын да әлеге шул шомлы утыз җиденче елдан соң яздым. Икенчедән, мин аларны үзем нык ышанган бер хис белән – үземне халыкның дусты, аның чын баласы санап һәм аңарга ничек тә булса яхшылык эшләргә теләгәнлектән яздым. Нык торыклы булып чыкканнармы алар, чирләшкәләрме? Ләкин аларны кузгаткан, барлыкка китергән төп этәргеч әнә шул. Бу чаклысын мин инде үзем беләм!
Шулай ук күңелдә кешеләргә карата яхшылык теләү хисенең ничек һәм кайдан туганлыгын да бераз гына чамалыйм кебек. Һәрхәлдә, шуны әйтә алам: яхшылык хисе агач башында үсми. Ул – монда, тормышта, безнең үз тормышыбызда, кешеләр арасында, кешеләрнең үзләрендә, аларның үзара мөнәсәбәтендә. Көн саен, сәгать саен кешеләр белән аралашып, аларның яхшы эшләрен күреп, алардан җылылык һәм нур алып тормасаң, кешеләргә җылы һәм нурлы сүз әйтәсе килү хисе, белмим, кайдан туган булыр иде икән!
Менә бу беренче «күңел китабы», әгәр үзенең укучысын табып, миңа азмы-күпме шатлык китерсә һәм безнең яшьтә иң кадерлесе сәламәтлек булса, бәлки, кырыгынчы еллардан башлап китеп, моның икенче китабы да язылыр. Шулай була калса, мин үзем анда, башлыча, югарыда исемнәре саналган әсәрләрнең кайчан, нинди тышкы һәм эчке этәргеч мотивлар нәтиҗәсендә туганлыгын, художникның тормыш белән, тормышның художник белән нинди «алыш-бирешләре» булганлыгын, кыскасы, «яшертен» һәм катлаулы иҗат процессының кайбер пәрдәләрен ачмакчы булам. Көч җиткән кадәр, әлбәттә.
«Өйдәге хәл» гә артык исе китмәскә өйрәнгән бүгенге киң карашлы укучыны, бәлки, вак тәфсилләре белән инде туйдырып та бетергән бу язмаларны шушы урында туктатып торып, бүлек башында куелган идеяне итү рәвешендә, шулай да кызыклы бер эпизод китермичә кала алмыйм.
Әйе, яхшылык хисе агач башында үсми. Ләкин шул ук вакытта яхшылыкны, чуен койган кебек, металлдан эретеп тә коймыйлар. Әлбәттә, ул барыннан да элек максатны аңлап башкарылган зур хезмәт нәтиҗәсендә туа. Ләкин тормыш булгач тормыш инде ул, кайчагында ул бөтенләй көтмәгән яктан, син бөтенләй күрергә теләмәгән рәвештә дә баш калкытып килеп чыккалый.
Менә монда инде мин, бөтенләй соңгы чорга сикереп, әлеге теге алда сөйләргә вәгъдә иткән эпизодка киләм.
…Әле күптән түгел генә шагыйрь Хәсән Туфан утыз җиденче ел «хаҗыннан» исән-имин әйләнеп кайткач, зур һәм яңа эшләр арасында, «тукта, авыл Сабантуйларын да күреп кайтыйк» дип, без – аның белән икәү – икебезгә кечкенә бер кул чемоданы алып, ул чемоданга икебезгә өч кипкән вобла һәм, бәйрәмдә кешедән калышмас өчен, икебезгә ярты «Столичный» салып, Аллага тапшырыпмы-тапшырмыйчамы, Арчага Сабан туена киттек.
Тормыш булгач – тормыш, Сабан туе булгач – Сабан туе: юлда, Казан – Арча поездында дигәнем, төрлесен ишетеп, төрлесен күреп бардык. Исерекләре дә, аеклары да, җырчылары да, гармунчылары да күп очрады. Хәтта берсе үзе уйнап, үзе җырлый, үзе шул арада, кешегә күрсәтмәскә тырышып кына, янында утырып бара торган чибәр кызның янтыгына кагылып алырга да өлгерә иде. Гармунның бакасын кычкыртканда, ялгыш кына, янәсе.
Аннары берзаман, дәррәү керешеп, татарның композиторларын тикшерә башладылар. Бу, әлбәттә, белеп, нечкәлекләренә төшенеп сөйләшү түгел, шәхси зәвыктан, ошый-ошамый дигән төшенчәдән алып барылган әңгәмә генә иде. Ләкин шулай да яшьләрнең, эшләре буенча сәнгатьтән ерак торган кешеләрнең, шулай күпләп-күпләп һәм шундый кайнар кызыксыну белән музыка һәм әдәбият мәсьәләләренә ташланулары бик тә гыйбрәтле бер хәл иде.
Сабан туе булгач Сабан туе инде ул: иртәдән алып кичкә кадәр Арча тавы буендагы киң болында, көнбагыш кыры кебек тирбәлеп торган, шау-шулы, җырлы-музыкалы, исерекле-аеклы, комиссия кушканы буенча эш итүче һәм, комиссияне бар дип тә белмичә, күңеле ничек куша – шулай кыланучы кешеләр белән тулган ул чуар бәйрәмне ничек язып бетермәк кирәк. Хәтта кичке эңгер төшеп, йолдызлар калыкканнан соң да, көндезге бәйрәмнең кайбер калдыкларын күрергә мөмкин иде әле. Без, мәсәлән, Хәсән абый белән икәү, мәйданнан соң яшь драматург Мәҗитовта кунак булып, юлны һәм сукмакны бик эзләп тормыйча, төн уртасында болын ерып, Арча станциясенә китеп барганда, шундый калдыкларга үзебез тап булдык. Күз алдыгызга китерегез: Арчаның үзе белән аның станциясе арасында күпме генә җир – шунда бер төркем бәйрәм калдыгы адашып йөри. Берничәсе Арча ягына каера, икесеме-өчесеме поездга таба тарта. Бөтенләй үк «ычкынып» бетмәгәннәр чамалыйлар: шәһәргә кайтып җитәсе, иртәгә эшкә барасы бар. Берсе икенчесенә сагызлана: кочаклашу, ялашу, макташу һәм бер үк вакытта кәгазь күтәрмәслек сүзләр дә ычкынгалый. Җитмәсә тагын, бер читтә, үпкәләгән кебек, гармун җылап тора…
Сабан туе булгач Сабан туе инде ул: барысын да язып та, сөйләп тә бетерә алмассың. Әмма сөйләми калдырырга ярамый торган бер «ачыш» тамак төбен әле дә булса кымырҗытып тора.
Атлар килгәннән соң ачтык без бу хәлне. Дөресен әйткәндә, Сабан туеның иң кызыклы һәм иң борынгы бер тамашасын – ат чабышын – без ничектер күрмичә калдык. Монда атларны мәйдан җыелган тирәдә түгел, бөтенләй икенче якта – Арчаның югары төбәгендә чабыштырып, килгән тәртипләре белән бер-бер артлы тезеп, соңыннан мәйдан әйләндереп халыкка күрсәтеп чыгаралар икән.
…Менә ул чабышкы атлар, берсе артыннан икенчесе, көяз-көяз генә басып, кулыннан блокнотын төшермичә язып утыручы шагыйрь Хәсән Туфан белән исәпләшеп тә тормастан, ара-тирә аңарга борын парларын чәчеп пошкыра-пошкыра, мәйдан әйләнеп йөри башладылар, безнең аяк очларыбыздан гына узып-узып китәләр. Әле тирләре дә кибеп җитмәгән җанкисәккәйләремнең… Күзләре очкынланып янып тора. «Менә шулай, агай-энеләр! Булганы белән тырыштык инде» дигән кебек, башларын чайкыйлар. Яллары тузгыган, ялларында комиссия биргән бүләкләр: сөлге-тастымаллар, яулыклар, метрлы тукымалар. Әйе, алары Сабан туе комиссиясе биргән бүләкләр. Ә менә монда, мәйданга килеп кергәч, аларны аерым кешеләр бернинди комиссиясез, үзлекләреннән бүләкли башладылар. Бигрәк тә шунысы күздән яшь китерде. Баш килгән атны түгел, баш артын да түгел, актыктан килгән чандыр, кечкенә атны бүләкләделәр…
Башта бернинди логикасы юк кебек күренгән бу хәлнең серенә без соңыннанрак төшендек: халык күңеленең иң яшерен бер почмагында качып саклана торган хис – мескеннәрне кызгану хисе бәреп чыкты түгелме соң монда? Чынлабрак уйлап карасаң, логикасы бик бар. Актыктан килгән ул бичара ат тырышмаган түгел бит. Башкаларга бәреп чыккан тир аңарга да чыккан. Әмма шуннан да артыкны булдыра алмагач, ул мескен нишләсен инде! Бер караганда, безнең олуг идеалларыбыз белән әллә ни зур уртаклыгы булмаган, һәрхәлдә, модный шагыйрьләребез тарафыннан күкләргә чөеп җырланмый торган бу хис, бактың исә, гади халыкның эчкерсез күңелендә үз урынын югалтмаган икән әле.
Әйе, беренче карашка әллә ни зур әһәмияте дә юк кебек күренгән менә бу Сабан туе эпизодында без үз халкыбызны ничектер моңа хәтле ачып җиткермәгән яктан ачкандай булдык. Дус халыклар семьясында башкалар белән кулга-кул тотынып коммунизм төзергә, адәм акылы ирешмәслек могҗизалар тудырырга сәләтле безнең халкыбыз, алдынгылыкны хөрмәтләү һәм алдынгылар рәтенә омтылу белән бергә үк, мескеннәргә карата да күңелендә шәфкать нуры саклый белә икән. Ә бит бу агач башында үскән яхшылык түгел, шулай ук бу кечкенә эш тә түгел!
Уйламаганда ясаган безнең бу «ачышыбыз» бездә үз халкыбызга карашны ничектер тагын да киңәйтеп җибәргәндәй булды. Бигрәк тә шунысы әһәмиятле: без «бөтенесен дә беләбез, бар нәрсәгә дә ирешкәнбез!» дигән тәкәббер карашыбызны югалта төштек. Юк, халыкның без белмәгән, без ачмаган байлыклары бик күп булса кирәк әле. Безнең – язучыларның һәм, гомумән, барлык сәнгать кешеләренең – изге бурычыбыз: халык күңеленең әнә шундый ачылмаган якларын өзлексез ача барып, халыкның үзенә һәм аннары башка халыкларга әйтү: «Менә син кем! Менә син нинди шаккатыргыч эшләргә сәләтле! Менә синең әле моңарчы үзең дә белеп җиткермәгән нинди матур якларың бар!
Ә моның өчен художникның күңелендә дөньяны бозмыйча, буямыйча, әйберләрнең барысын да бер төскә манмыйча, чын үз төсләрендә күрсәтә торган якты пыялалы киң тәрәзәләр – күңел тәрәзәләре булуы кирәк.
Һәм ул тәрәзәләр кояшка, халык күңеленә таба һәрвакыт ачык торсын. Калганы – барысы да табыла торган байлык. Табылып беткән түгел, табыла бара торган.
1962–1964
Хикәяләр
Энҗеле калфак
I
«Әль-ислах» газетасы идарәсен Екатерининская урамындагы 63 нче йортка, Фатих Әмирханның әтисе белән бертуган апасы Мәрьям Аппакова фатирына күчергәч, Габдулла өчен көтелмәгән хәлләр килеп туды. Бу күченүнең сәбәбе бик тә аңлаешлы иде: Фатихның аягы авырту сәбәпле, аңа «Болгар» номерларына чаклы барып йөрү шактый ук читенләште. Мәрьям Аппаковалар ярты юлда иде, өйләре зур, күңелләре киң, аларга чаклы Фатихны көн саен иртән сыңар күзле Мәгъсүм кучер ат белән китереп куя торган иде.
Әнә шулай урын алыштыру нәтиҗәсендә Габдулланың тормышында һәм иҗатында, үзенә бертөрле нурлы эз калдырып, кавыша алмаган гашыйклар хикәясе сыман, бер вакыйга сузылып узды.
Монда, бәлки, шагыйрьгә егерме ике яшь тулган булуын һәм, җәй әле тик башланып кына киткәнлектән, табигатьнең күпереп чәчәктә утыруын да искә алырга кирәктер. Һәрхәлдә, дуслар, үзләре генә калган чакларда, сөю-мәхәббәт, назлау һәм назлану темасына ешрак сүз кузгата башладылар. Мондый әңгәмәләрне күп вакытта Фатих башлап җибәрә, ул үзенә хас чәнечкеле шаянлык белән ниндидер кинаяләр ясый, үткен генә итеп төрттергәләп куя. Шуннан соң инде бер читтә шәкертләр булып кына утыручы яшь-җилкенчәк, әкренләп кузгалып, бәхәскә кушылып китә. Гәп кызганнан-кыза бара; кешеләр, үзләре дә сизмәстән, бу мәсьәләдәге карашларын, зәвыкларын, идеалларын ачып салалар. Берәүләр – бай кызына өйләнеп кәеф-сафа чигү турында, икенчеләре – хатын-кыз хөрлеге, өченчеләре яңа гаилә мөнәсәбәтләре турында сөйләп китәләр. Әңгәмә кызганнан-кыза бара, тормыш юлына әле тик аяк кына баскан бу яшьләр гаҗәеп зур дәгъвалар белән, берсе икенчесеннән күбрәк белгәнлекне күрсәтергә тырышып, сөйләнепме- сөйләнәләр. Үзеннән-үзе башланып китә торган мондый әңгәмәләр, ничаклы гына кызу булмасыннар, гадәттә бер якның да өстенлегенә китермичә, шундый ук кинәтлек белән сүнеп тә калалар. Фатих үзе, әллә кайчан сүздән туктаган, кәнәфигә кырын яткан хәлдә, яшь җилкенчәкнең бәхәсләшүен читтән генә көлемсерәп тыңлый бирә. Бу көлемсерәүдә бер үк вакытта яшьләрне беркадәр баласытып карау да, аларның әкренләп фикер йөртә башлавын күреп, эчтән генә куану да сизелә.
– Шулай да, – ди ул, бер читтә дәшми-тынмый гына тыңлап торган Тукайга борылып, – шулай да, Габдулла әфәнде, сезнең дә хатын-кыз, сөю-сәгадәт хакында ничегрәк уйлавыгызны белеп китсәк, зарар итмәс иде.
Болай да кечкенә буйлы Габдулла, Фатихның мәсьәләне шулай кинәт һәм кабыргасы белән куюыннан соң, бөтенләй куырылып калгандай була, аның йөзеннән чак кына сизелерлек алсу кызыллык уза. Әмма ул югалып калмый, шулай ук бу мәсьәлә буенча күңелендә йөргәннәрен берьюлы селкеп салырга да ашыкмый:
– Әгәр миңа калса, Фатих әфәнде, мин дөньяда бары тик ике генә хатын-кызны беләм: берсе – Пушкинның Татьянасы, икенчесе – минем немец теле укытучым Мария Карловна. Әгәр дөньядагы барлык хатын-кызлар да шулар кебек олы күңелле булсалар, мин, әлбәттә, алар белән бер урамнан рәхәтләнеп йөри алыр идем. – Һәм бу турыдагы нәтиҗәсез бәхәсләрне шуның белән очларга теләп: – Фатих әфәнде, онытмаган булсагыз, без бүген «Аркадия» гә чыгарга булган идек, – дип, Әмирханның исенә төшерә. Фатих урыныннан кузгала башлый, һәм шуның белән сүз дә өзелеп кала.
II
«Аркадия» бакчасына чыгарга теләүчеләр күп һәм бик чуар була. Көн матур торып, вәгъдә ителгән Сабан туеның шәп булуы көтелгәнлектән, хәлле хәленчә дигәндәй, һәркем барырга, күрергә, ирек ачып кайтырга омтыла. Кабан күле өсте җай гына йөзүче җиңел каеклар, җилкәнле көймәләр белән чуарланып кала, ишкәкләр, ак чабаклар кебек, әллә кайдан ук ялтырап-ялтырап күренәләр, тегеннән дә, моннан да гармун һәм җыр тавышлары ишетелеп тора.
Зариф муллага Чистайдан кунак булып энесе Нәҗип хәзрәтнең кызлары килгәнлектән һәм аларның болай да күптармаклы нәсел-нәсәбе мондый күңел ачу көннәрендә бергәләп йөрергә яратканлыктан, «Аркадия» гә барырга теләүче кунаклар шактый ишле чыга, сыңар күзле Мәгъсүм кучердан башка тагын берничә экипаж да ялларга туры килә.
Юлда барганда, Фатих, алдагы тарантаска төялеп һәм ефәк шәлләр астына кача төшеп утырган калфаклы кызларны күрсәтеп, Тукайның янтыгына төртә:
– Әнә алар арасында синең иҗадиятең алдында сәҗдә кылырга әзер торучы поклонницаларыңнан берсе бара. Кара аны, Габдулла әфәнде, әгәр җае чыгып, мин ул туташны синең белән таныштырырга уйласам, тәшәккердән башка бер сүз дә әйтмәссең дип ышанам.
Фатихның бу искәртүеннән соң, Габдулла эчтән беркадәр тәшвишләнгән кебек булса да сиздерми, бары тик дустанә бер төс белән көлемсерәп кенә куя.
– Тәәссефкә каршы, мин бит, Фатих җаным, туташлар белән әңгәмәгә әзерләнеп чыкмадым.
– Зарар юк, алар үзләре дә әле яңа ачылып килә торган милли чәчәкләребезнең тик бөреләре генә. Алар синнән философия көтмиләр, җаен туры китереп, синең авызыңнан чыккан берәр кәлимә сүз ишетсәләр, шуңа бик канәгать булырлар.
Бәлки, шулайдыр да, әмма Габдулла өчен шул минуттан башлап тынычлык бетте, күңелендә әллә нинди тәшвишле уйлар кузгалды, һәм әнә шул мавыктыргыч уйлар арасыннан, әллә кайдан, узган ел язып ташлаган бер шигыренең беренче мисрагы нишләптер гел тел очына килеп тора башлады:
…И матур! Иренмәче, еш-еш кына көзгегә бак!
Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак!