Kitabı oku: «Йөзек кашы / Перстень», sayfa 28

Yazı tipi:

Малай белән солдат

Бусы менә Наилләр өе. Аны узып бераз барасы да – күпер, күперне чыккач – каланча, аның башында зур җиз чаң, аннары тагын тире толып кигән Галәви абзый басып тора… Шунда ук тыкрык, тыкрыктан борылып бераз баргач – ындыр, аннары басу капкасы, аннары тимер юл, калай түбәле кызыл станция, станциянең аргы ягында – кар басып киткән кыр, куян белән тулган урман, урманның аръягында – кайдадыр шунда якында гына – Наилнең әтисе… Ә үзе кайтмый да кайтмый. Әнисе әйтә Наилгә, сораган саен әйтә: әнә шул якка, урман артына таба китте безнең әтиебез, шул яктан ук ул әйләнеп кайтырга да тиеш, ди. Элегрәк Наилгә сугыш үзе дә шунда урман артында гына булгандыр кебек тоела иде, үсә-үсә ул инде белә башлады: юк, сугыш урман артында гына булмаган, сугыш еракта булган, аны хәзер тагын да ераккарак куганнар, ә Наилнең әтисе менә шунда – урман артында гына. Шулай уйлау рәхәт, шулай уйлау күңелгә тынычлык бирә, әни дә шулай уйлый, күршедәге Нурҗиһан әби дә шулай уйлый, кем белә, әллә тагын каланча башындагы Галәви абзый да шулай уйлый инде!

Наил хәзер бала-чага түгел, ул хәзер өченче класска укырга йөри, өйдә әнисенә булыша, абзар-кура арасында терлек-туар карый, бүтәнен әйтеп тә торасы юк, ул быел, кулына балта-пычкы тотып, үзенә үзе чаңгы да ясады. Шулай да әти турында ул элек ничек уйлаган булса, хәзер дә шулай уйлый: әти урман артында мәңгелеккә калырга тиеш түгел, әти кайчан да булса бер кайтырга тиеш. Сугыш булган да беткән, башка кешеләрнең әтиләре инде әллә кайчан кайтканнар, тик менә Наилнең әтисе генә кайтмый да кайтмый.

Кышкы каникул вакыты иде. Беркөнне Наил, үзе ясаган чаңгыга басып, япа-ялгыз чыгып китте. Күперне узды, каланча чатына җитте, тыкрыкка борылды, басу капкасы янында аз гына тукталып торды, аны да үтте, басуга чыгып китте. Ә үзе япа-ялгыз, җитмәсә тагын, көн кичкә авышып бара, нык кына буранлап та тора.

Станция юлында аңа аркасына рюкзак кигән, кулына кечерәк кенә чемодан тоткан җәяүле бер солдат очрады. Икесе дә туктап калдылар.

– Бу – алда күренә торган авыл – Мүкле күл авылымы? – дип сорады солдат, малайны башыннан аягынача күздән кичереп.

– Безнең авыл, – дип җавап кайтарды Наил, солдатның соравын аңышып җитмичә. Ул, зурларча хәрәкәт ясап, бүреген артка чөя төште, маңгаен сыпырып куйды. «Менә мин шул авыл егете булам инде!» дигән кебек итеп, солдатка кыю гына карап алды. Икесе дә көлемсерәп куйдылар. Малайның болай чекерәеп карап торуы солдатка ничектер сәер тоела иде, шул ук вакытта Наилгә дә кызык: шушындый зур гәүдәле солдат абый кыр уртасында аны туктатып, аннан юл сорап торсынчы әле!

Бераз сүзсез торганнан соң, солдат әйтеп куйды:

– Ә соң син болай кичләтеп кая барасың?

«Әтине эзләп барам» дип, чак кына ычкындырып ташламады малай, ничектер уңайсыз булып китте аңа. Шунда ук ул чаңгысын кайту ягына борып, сүзсез генә солдатка иярде. Юлда алар әллә ни сөйләшеп тормыйча, икесе дә бик зур кеше булып, тамак кыргалый-кыргалый гына кайттылар. Шулай да солдат сорашкалады: янәсе, Наилгә чаңгыны кем ясап биргән? Наил мәктәптә укыймы? Наилнең укулары ничек бара? Наил киләчәктә кем булырга уйлый? Җитмәсә тагын, бер тел ачылгач, Наилнең чаңгысын да яманлап ташлады, чаңгыны, имеш, юкагачтан ясамыйлар. Сөйләшмәделәр дисәк тә, байтак кына сөйләшкәннәр икән алар. Кыскасы, Наилләр авылына кайтып җиткәндә, алар инде тәмам дуслашып өлгергәннәр иде.

Каланча чатында борылмыйча, солдат үз юлы белән китә башлагач, Наил кинәт аптырап калды:

– Син безгә кайтмыйсыңмыни? – дип сорап куйды ул, моңсу гына итеп. Аның тавышы бер үк вакытта гаҗәпсенү һәм аптырау белән тулган иде. Солдатка ул шундый бер тилмерү белән карап алды, солдат каланча чатында борылмас җиреннән борылды.

– Кайтыйк, алайса… Караңгы да төшеп килә, буранлап та тора, – дип, авыз эченнән сөйләнеп куйды ул. Наил белән түгел, үз-үзе белән шулай сөйләнде.

Ул кичне Наил, шатлыгыннан нишләргә дә белмичә, гел солдат тирәсендә бөтерелде: аның йолдызлы бүреген киеп карады, аның бил каешын салдырып алып, үзе буып йөрде, солдат белән шашка уйнады. Тышта буран котыра, буран тәрәзә пыяласына кар китереп сылый, әллә нидә бер күрше Әхми абзыйларның эте өреп куя, ә өй эче җылы, рәхәт, җиделе лампадан җылы нур коела, Наилнең каршысында зур гәүдәле, таза иңбашлы, салынкы кашлы, гел елмаеп торучы сөйкемле абый утыра. Бик күңелле булып китте Наилгә, һәм ул, шул рәхәтлектән әкрен генә оеп, мендәргә кәкрәеп төшкәнен үзе дә сизми калды.

Ләкин иртәгесен солдат абый юк иде инде. Наил йокысыннан торганчы, ул җыенып чыгып киткән, йолдызлы бүрек тә юк, бил каешы да юк, шашка төймәләре дә кайсы кайда сибелеп яталар, кыскасы, өй эче нәкъ элеккечә бушап, ятимләнеп калган иде. Наил күңелсезләнеп тәрәзәгә килде, күзләре белән кичәге солдатны эзләп табарга теләгәндәй, урамга карап торды. Ләкин солдат бер җирдә дә күренми иде. Ул да түгел, әнисе, ишекне зур итеп ачып, яңа чаңгы күтәреп керде.

– Менә сиңа… солдат абыең йокысын йокламыйча ясап калдырды, – диде ул, чаңгыны Наилгә биреп. Шулай диде дә, бүтән бер сүз дә әйтмичә, ашыгып почмакка кереп китте. Күреп калды Наил, әнисенең нишләптер иңбашлары дерелдәп куйды, әни кинәт яулык почмагы белән күзләренә тотынды – әллә елый башлады инде?

Менә моны, ичмасам, чаңгы дияргә дә була – үзе киң, үзе озын, үзенең әле, олылар чаңгысы кебек, башы да кәкрәеп тора. Ә әни – юләр, кеше аның малаена нинди шәп чаңгы ясап калдырган, ә ул елый…

1956

Кабак

Маһи белән Мәлихә – ике карчык, нигез күршеләре – тату гына гомер кичерәләр иде. Узган җәйне аларның аралары бозылды. Бөтенләй юк нәрсәдән, бер баш кабактан бозылышып киттеләр алар. Әле, җитмәсә, үзләре «ахирәт дуслары» иделәр. Шундый дуслар иделәр: бер кабарлык нәрсәне, икегә бүлеп, икәү кабалар иде. Ә бит бөтенләй юктан гына бозылышып киттеләр.

Байтак кына җәйләрне күргәнем бар минем, кабак уңган җәйләрне дә күргәнем бар. Тик берсе турында да болай сөйләгәнем юк иде, ә менә бусы турында болай сөйләмичә булдыра алмыйм.

Бервакытны шулай, кызы Нисаны кырга, колхоз эшенә озатканнан соң, Маһи әби, кабакларын карап керергә дип, бакчага чыкты. Кабаклары бик уңганнар, чүлмәк-чүлмәк булып тәгәрәшеп яталар, Маһи әби үзе дә төшеп калганнардан түгел, кабаклары тирәсендә бөтерелеп йөри. Куллары белән аларны капшап карый, авыз эченнән генә, «бар икән бәрәкәт» дип, әледән-әле сөйләнгәләп ала, аннары читән араларындагы ачыклыкларга чыбык-чабыклар тутыра башлый, читәнне «кош та борын тыга алмаслык» итеп ныгыта. Ни өчен дисәң, күрше Мәлихәләрнең тавыклары бик юньсезләр, кереп, кабакларны чукып чыкмагайлары.

Инде тәмам ныгыттым, инде күрше тавыклары керә алмаслар дип тынычланып бакчадан чыгып барганда, Маһи әбинең күзләре икенче бер әкәмәт нәрсәгә төште: күрше тавыклары керерме-кермәсме, ә менә бер кабак үзе Мәлихәләр ягына таба чыгып бара. Кай арада болай чорналган, кай арада читән өстенә үрмәләгән, кай арада Мәлихәләр ягына төшкән, кай арада үсеп өлгергән диярсең, шаккатарсың менә – Мәлихәләрнең бакчасында, кычыткан арасында сыра чүлмәге чаклы булып, тик үсеп ята. Үз күзләренә үзе ышанмады Маһи әби. Үрмәләп барган кабак сабагы буенча арлы-бирле йөгереп йөрде. Тик ничек кенә йөгермәсен – барыбер аның кабагы теге якта – Мәлихәләр ягында. Әле, җитмәсә, нинди генә кабак, сыра чүлмәге чаклысы!

«Монысына инде авыз йомып калып булмас, ахирәт», – дип пышылдап куйды Маһи әби, аны-моны карап тормыйча, күршесе Мәлихә янына йөгереп кереп китте.

– Берәр ырымың бардыр синең, ахирәт, тикмәдән генә мондый хәл булмас. Җәй булса, тавыкларым синнән кайтып керми, юньләп күкәй күрмим, инде хәзер әнә кабакны кара, – дип, кызып-кызып тезеп китте ул.

Мәлихә келәт алдында казларга ашарга болгатып йөри иде, башта ул ахирәтен аңламыйчарак маташты, аннары әкренләп аңлый башлады, аннары бик шәп итеп җавап бирергә теләп авызын ачты. Тик ул нәрсә дип тә әйтеп өлгермәде, Маһи әби, аның чабуыннан тартып, җилтерәтеп, бакчага алып чыгып китте. Келәт алдындагы казлар үзара каңгылдашып калдылар, күрәсең, ике ахирәт арасында кинәт килеп чыккан бу аңлашылмау аларга да бик үк ошап җитмәде булса кирәк.

Бакчага чыккач, Маһи әби, бармагы белән төртеп, кабакка күрсәтте:

– Әнә, минеке түгел, диген, йә?

Мәлихә шулай ук авыз йомып калмады:

– Синеке булса, синең бакчаңда булыр иде, ә бу, күрмисеңмени, минем бакчада ич, – дип чатылдатып җавап кайтарды.

Алар бик аз гына вакыт эчендә тынып, бер-берсенә карашып тордылар. Маһи әби: «Мәлихә юри үчекли торгандыр мине, кеше кабагын алып нишләсен соң ул?» – дип уйлады; ә Мәлихә исә: «Ризык булса, тешне сындырып керә дигәннәре дөрес икән, югыйсә бу каруннан болай артасы юк иде», – дип, күңеленнән тиз генә кабак бәлеше пешерергә кереште. Аннары алар тагын әйткәләшергә тотындылар:

– Анысы мин бер кабакка калган кеше түгел, минем кабакларым болай да җитәрлек, шулай да, ахирәт, күзләре сукыр түгел кешегә күренеп тора: минем бакчадан үрмәләп чыгып үскән ич.

– Чыкса соң? Мин өстерәп чыгармадым ич аны, үзе чыккан. Безгә ризык булганга күрә чыккандыр. Ходай шулай үрмәләргә кушкан аңа. Әллә син Ходай биргәнне кешенең авызыннан тартып алыр идеңме? Хәер, алсаң тагын, бик исем китеп тормый, мин дә синең бер кабагыңа калмаган.

– Авыздан тартып алырга җыенганым юк ич әле, ахирәт, бигрәк тагын син, кәкрене кыекка сапларга гына торасың. Әле тик сүз иярә сүз чыкканнан гына әйткән сүз.

Моннан соң алар тагын тындылар, тагын бер-берсенә карашып тордылар. Маһи әби: «Алам дисәм алам инде дә, ничә әйтсәң дә бер сүз, үзенең мәне җитмәгәч, кеше белән сугышып торып булмый», – дип уйлады, ә Мәлихәнең башында исә: «Ул карунның яхшылык белән әйткәнне аңлыйсы юк, күп лыгырдап торса, кабагын өзеп алып башына атып бәрермен әле», – дигән уйлар йөрделәр.

Шулай да кабак урынында калды. Ни өчен дисәң, Маһи әбинең башына икенче бер уй килеп төште. Кызы Ниса кырдан кайткач, бу турыда аның белән киңәшергә, бергә кереп алып чыгарга карар кылды ул. Хәзергә бер дә исе китмәгәнлек күрсәтеп, үз бакчасына таба атлады. Мәлихә аның артыннан:

– Ник алып чыкмыйсың, алып чык, синең кабак ич, – дип кычкырып калды.

Кич белән, Ниса кырдан эштән кайткач, Маһи әби аңа бу хәлне инәсеннән җебенә чаклы сөйләп бирде. Аннан соң ул, бер авызы ачылгач, кабак белән генә дә чикләнеп калмады. Мәлихәләрнең элек-электән үк шук куллы кешеләр булуларын, Мәлихәнең ире мәрхүм Биктаһирның кырдан көлтә урлаганда тотылып урам йөртелүен, хәзер дә, совет заманасында да, шуны куарга теләүләрен барысын да, барысын да тезеп китте.

Ниса клубка барырга җыена иде, ул әнисе сөйләгәннәрнең бөтенесен дә җүпләп бетерә алмады.

– Бер кабак өчен күрше белән талашып торып булмас инде, – диде дә ашыгып чыгып та китте.

«Анысы шулаен шулай инде дә, кабагы бик әйбәт шул, бер дә аларга калдырасым килми», – дип уйлады Маһи әби. Кичке караңгылык төшкәч, кеше-карага күренмәскә тырышып кына, кабакны тагын бер кат карап керде. Иртә белән иртә үк торды да, бүтән бернәрсәгә дә карамыйча, тагын бакчага йөгереп чыгып китте. Кабак һаман шунда, үз урынында. Бу юлы инде ул Маһи әбинең күзенә бал мичкәсе хәтле булып күренә иде. Бу нәрсә карчыкны гаҗәпләндерде дә, шиккә дә төшерде. «Ничек инде бу болай? Әллә югыйсә Мәлихә шайтан берәр нәрсә эшләргә җыена микән?» – дип куркынып уйлады ул. Кабакларын барысын да бер кат куллары белән капшап, барлап чыкканнан соң, тынычланып өйгә кереп бара иде, аның бакчада чуалып йөрүен күреп, кабаланып чыгып килүче Мәлихә аңа каршы очрады.

– Кабакларымны саклап йөрим, диген, ахирәт.

– Йөрим шул. Көч куеп үстергәч, кешегә ашатасым килеп тормый.

Алар бу юлы озак әйткәләшеп тора алмадылар, берсе бакчада калды, икенчесе өйгә таба атлады.

Алар икенче көнне дә, аның икенчесендә дә шулай каршы очраштылар, ләкин инде аларның арасында нә яхшысы, нә яманы бер сүз дә кузгалмады. Әйтеләсе сүзләр әйтелеп беткән, хәзер инде ике ахирәтнең арасын бозарга сәбәпче булган теге кабак кына аунап калган иде. Кайчандыр бик тату булып гомер иткән, берсенең ашыннан икенчесе калмаган бу ике күршенең арасы шулчаклы бозылды – берсеннән-берсе шикләнүдән хәтта аларның төн йокылары качты. Маһи әби, төнлә белән торып, үз кабакларын һәм ләгънәт төшкән теге кабакны карап керә торган булып китте.

Шулай ук Мәлихә карчык та йоклап калырга теләми иде. Кайчакларда алар төннәрен бакчада кара-каршы очрашып куйгалыйлар һәм, шомлы күләгәләр төсле, берсе икенчесеннән куркып, тиз генә югалалар иде.

Көз җиткәч, Маһи әби үз бакчасындагы кабакларны җыеп алды, ә читәннең теге ягындагы кабакка кагылырга аның йөрәге җитмәде. Шулай ук Мәлихә карчык та ул кабакка кул тидерергә батырчылык итмәде. Кабак һаман шунда, читән буенда аунап ята бирде. Ике ахирәт икесе дә, берсеннән-берсе яшереп, аны һаман күзәтәләр, кабакны һаман берсеннән-берсе саклыйлар иде.

Шулай да көннәрдән бер көнне ул кабак юкка чыкты. Ике ахирәт, кабакның мондый серле югалу белән югалуын төшенә алмыйча, берсеннән-берсе тагын да ныграк щикләнергә тотындылар. «Теге карун тәки эләктереп киткән икән», – дип сукранып куйды Мәлихә әби. Ә Маһи әби исә: «Мәлихә шайтан җәй буе нәфесен сузып йөргән иде, ахырында килеп ирешкән икән», – дип уйлады. Шик бик зур талашка әйләнеп китә язды, тик шулай да талашка әйләнеп китмәде. Чөнки монда берсен берсе күралмаучы ике ахирәтнең арасына берсен берсе якын итүче ике яшь кеше килеп керде. Боларның берсе Маһи әбинең бердәнбер кызы Ниса булып, икенчесе Мәлихә әбинең бердәнбер улы Зиннур иде. Зиннурны Кызыл армия сафына яраклы табып кайтардылар. Зиннур, бары тик өй эшләрен караштыргалау өчен дип, бер-ике көнгә генә җибәрелгән иде. Әнә шул бер-ике көндә Ниса Зиннурны кабак бәлеше белән сыйларга теләде һәм ике ахирәтне җәй буе тынычсызлаган теге кабакны, аларның берсенә дә сиздермичә, өзеп алып керде дә аннан бәлеш пешерде.

Кичен, бәлеш бик тәмле булып пешеп өлгергәч, Ниса, үзе кереп, Мәлихә карчык белән аның улы Зиннурны үзләренә кунакка алып чыкты. Кабак бәлеше табынга килеп утыргач, теләр-теләмәс кенә булса да, Маһи әби дә табынга килеп утырды. Ике ахирәт бернинди сүзсез әледән-әле бер-берсенә карашып алгалыйлар иде. Ниса, Зиннурга ымлап, бәлешнең капкачын ачарга кушты, ә үзе, сүзсез утыра торган карчыкларга карап, ярым шелтә, ярым шаяру белән сөйләп китте:

– Сезне җәй буенча талаштырган теге кабак менә шушы бәлеш эчендә инде ул. Күрәсез, ул хәзер синеке дә түгел, әни, шулай ук Мәлихә әбинеке дә түгел, ул безнең барыбызныкы да булып чыкты. Без бүген аның белән Зиннурны сыйлыйбыз, ә Зиннур, безнең барыбызга да хезмәт итү өчен, Кызыл армиягә китә. Шулай булгач, ахирәтләр, бүгеннән башлап сугышып йөрүне ташлагыз инде.

– Сугышып дигәч тә, сугышканыбыз юк ич безнең, әйеме, ахирәт, – дип, ачык бер караш белән Мәлихәгә күтәрелеп карады Маһи әби.

Ә Мәлихә исә борынгыча җылы кеткелдәү белән кеткелдәде:

– Мин дә шулай дим шул, ахирәт.

Аннан соң алар – ике ахирәт – берсен берсе борынгыча кысташа-кысташа, кабак бәлеше ашарга тотындылар.

1940

Хат

Алда хикәя ителәчәк бу хәлне миңа отставкадагы бер капитан сөйләгән иде. Язып чыгару өчен түгел, болай, сүз уңаеннан гына, узгандагы гыйбрәтле хәлләрне бер искә төшерү рәвешендә генә сөйләде. Үзеннән-үзе аңлашыла, бизәкләп-сырлап тормады, әмма шул гадилегендә аның эчке көче саклана иде. Әнә шул көче аркасында ул, минемчә, бүген дә искермәгән һәм, гомумән, тиз генә искермәстер дә кебек. Тик бернәрсә мине борчый: аны шул керсез гадилеге белән сөйләп булса гына ярар иде.

…Өченче Украина фронтында булган хәл бу. Кырык дүртенче елларның көзе, әмма Молдавиядә көннәр безнең җәебез белән алыштыргысыз аяз тора иде әле. Үзегез беләсез, безнең гаскәрләр ул чагында барлык фронтлар буйлап фашистларны кысрыклыйлар, солдатның кәеф күтәренке, әмма кайчагында уч төбе кадәр генә җир өчен «Сабан туйлары» да булгалый иде. Сугыш булгач сугыш инде ул, шар сугу түгел. Көтелмәгәндә килеп чыккан әнә шундый «Сабан туйлары» ның берсендә мина кыйпылчыгы тиеп, иңбаш сөягемне ваттырып китте. Эшнең кызып барган чагында, элек өч-дүрт ай буена госпитальдә аунарга туры килде, аннары айга якын икенче эшелонда – резервта буталдым.

Әнә шул резервта торганда туры килде бу. Румыния чигендәге кечерәк бер местечкода, электә ниндидер бер чиркәү кебегрәк нәрсә булган булса кирәк, коридорларыннан канатлы таш фәрештәләр «очарга» да өлгермәгән иде әле, мин Ташбулатов фамилияле бер татар майоры белән таныштым. Аның хәле дә минеке кебегрәк, җанына урын тапмый. Штаб, политуправление якларына китеп, көннәр буена югалып тора. Кичен кайта, ачулы, беркемгә күтәрелеп карамый, бер кеше белән бер сүз сөйләшми. Күренеп тора: ул дигәнчә булмаган. Мондый чакта син аңарга сүз катма инде, барыбер рәтле җавап ала алмассың, авыз эченнән теләр-теләмәс кенә ни булса мыгырданыр да йә тагын кая булса да чыгып китәр, йә караватына йөзтүбән капланып, башыннан ук бөркәнеп ятар.

Шулай да бер бүлмәдә булгач, аннары тагын ничә әйтсәң дә үз татарың, кайчагында без моның белән аз-маз сөйләшкәләп тә куйгалыйбыз. Сөйләшүебез нәрсә? Син кайдан да мин шуннан. Әйтсә тагын, теш арасыннан сүзләрен санап чыгаргандай гына итеп, семьясы турында берәр сүз әйтеп куя. Шулай да беркөнне, кайдандыр хат алып укыгач, эченә җыелган сагыш сөремен түкте бу миңа:

– Син әйтәсең, Гариф туган, кешегә йокмыйсың, дип. Менә шундый хәбәрләр алгалап торсаң, кеше бик күзгә күренми икән. Ә бит яза, янәсе, якты дөнья аңарга хәзер не мил. Янымда түгел, янымда булса, укытыр идем мин аңарга яңалиф белән язылган әлхәм сүрәсен. Әй, егет, яшьләргә үз вакытында порохны җитәрлек салмаганбыз. Әллә бик иркәләп үстердек инде! Имештер, якты дөнья не мил. Тапкан елардай вакыт…

Әмма кем турында, нәрсә турында сүз барганын белә алмадым. Сорашырга ару түгел, хәер, сораган булсам да, әйтер идеме икән? Фактически, шул хатны алган көннән соң, минем якташым аеруча сүзсезләнде, кәефе тагын да кырыла төште. Кая баруы турында бер сүз дә әйтмичә китеп, сәгатьләр буена югалып тора, кайткач, штаб тирәсендәге начальствоны, үзен менә болай резерв киртәсенә бәйләп тотучы югары чиннарны солдатча суганлап-борычлап искә ала да, мундирын ничек эләксә, шулай ташлап, яки бөтенләй чишенмичә үк, йөзтүбән капланып ята. Әллә йоклап китеп саташа бу, әллә йокламаган килеш кем беләндер сөйләшә: тотына, малай, күгәрчен кебек гөрләргә. Шундый юма телле кешегә әйләнә бу мондый вакытларда, йокыңны жәлләмәсәң, баш очында тыңлап утыр. Күрәсең, гел болай бүре булмаган, кайчандыр сөйли дә, юмалый да белә торган кеше булган. Контузиядән соң, факт, шулай киләбе чуалып калган.

Әлеге хатны алганнан соң, мин аның белән бернәрсә дә, хәтта бик кирәкле сүзләремне дә сөйләшә алмас булдым. Бөтенләй әллә нишләде кеше. Чырае караңгыланды, үзе уйчанланды, әйтер сүзен күбесенчә ишарә белән генә аңлата. Ә беркөнне иртә белән, күп сайрап тормыйча, миңа бүлмәдән эвакуация бирде:

– Син, капитан, минем тирәмдә күп чуалма бүген, – диде ул, коры гына итеп, – минем эшем бар. Олак шунда кая булса да көннең көн буена.

Көн буена «олага» алмадым, шулай да көндезге ашка кадәр кайтып борчымадым. Төштән соң тегене ашка чакыру нияте белән, шул ук вакытта яшерене-батырыны юк, бераз кызыксынып тадыр инде, кайттым. Майорым бик бирелеп нәрсәдер язып утыра иде, ишек тавышына сискәнеп куйды. Ишектә мин икәнлекне күргәч, күкерттәй кабынып:

– Булмады, алайса, бәхетсез башыңа урын таба алмадың? – дип, ачулы мыгырданды.

Мин тагын чыгып киттем һәм шул чыгып китүдән төн уртасы җитмичә кайтмадым. Мин кайтканда, майорым йоклап ята иде. Бигрәк тә аның шунысы гаҗәп: бүтән чагында әйберләрен ничек эләксә, шулай ташлый торган картым бүген караваты буендагы табуреткага барысын да бик таслап төреп куйган. Әле аның шунысы да бар: бүген ул чалкан яткан. Чал башы мендәр өстендә коштабактай җемелдәп ята, маңгай сырлары бөтенләй югалган, ничектер яшәреп калган, йөзе ачык, авыз читләрендә чак кына көлемсерәү дә бар шикелле. Ахрысы, нәрсәдәндер кәефе килгән картымның…

Соңыннан белдем: мине куып чыгарып, Ташбулатов көннең көн буе хат язган булган. Фактически, моны ул үзе әйтмәде, эчендәген тышка селкеп йөри торган кеше түгел иде ул. Әмма мин белдем. Хат язганлыгы гына түгел, хатының бөтен эче-башы дигәндәй, миңа шундук мәгълүм булды. «Ничек?» дисезме? Майор йокы аралаш, хатны башыннан ахырына хәтле диярлек, әлбәттә, бераз сөртенгәли-сөртенгәли, кабатлап ятты. Контузия дигәнең, ләгънәт, кайчагында әнә шундый тимердәй кешеләрне дә сертотмас үрдәккә әйләндерә икән.

Хәзер менә мин сезгә, фактически, аның шул хатын китерәм. Хәрефен хәрефкә дип әйтмим, ләкин ишеткәнемне онытмаска тырышып, саклап килдем. Ник дисәң, бик тә кешечә язылган инде, малай. Хәер, үзегез уйларсыз тагын, башыгыз үзегездә. Исемдә калганын түкми-чәчми сөйләп бирә алсам, әмма шәп булыр иде дә соң!

«Исәнме, Почык борын!

«Почык борын» дигәнне, ихтимал, өнәп тә бетермәссең, дәү кеше бит син хәзер. Укалы яка, погон, погонда бәләкәй булса да ике йолдыз. Күкрәктә дә бар бугай йолдызлар… Теге чакны язган идең әлеге теге госпитальгә кергәнче язган хатыңда. Әмма нәрсә генә булмасын, минем өчен барыбер Почык борын. Был, есть и будешь таким. Ник дисәң, әниең белән икәү тактык сиңа бу нашивканы».

– …Прямой наводкой огонь по нашивкам, по сволочам!..

Бөтен бүлмәне яңгыратып, кинәт ул бик яман сүгенеп җибәрде, тешләрен шыкырдатып куйды. «Чуалды моның киләбе» дип торганда, тагын эзгә төште, бераз көлемсерәгәндәй ятты да бу, янәдән тотынды:

«…Шулай дип атап йөртә идек без син Почык борынны. Шулай такмаклап, колагыңнан тартып үстердек. И хәзер килеп, бүгенгесе көндә анаң синең салкын җир астында ята, атай картны онытмаган булсаң, менә ул мин булам инде. Үз хәлемне язып тормыйм, карт алашаны камыт сукмый, но син Почык борынга куясы бер соравым бар: кайдан килеп, син бу дөньяга шулай ясмык камыры булып тудың, малай? Уйлап кара, атаңа, өч сугыш, ике революция күргән атаңа нәрсә дип язгансың: имештер, белый свет не мил. Имештер, вакыты белән үземә үзем кул салырга әйтәм. Сәбәбе нәрсә, сәбәбе? Сәбәбе – карабодай сәнәге: имештер, аның аягын кискәннәр. Акылыңдамы син, тиле малай? Күкәй кабыгыннан ярылып чыгып, дөньяның беренче салкын җиле бәрелү белән кулыңны күтәрәсең… Имеш, сдаюсь! Син әйтерсең, өйрәтмә, мин дә сугыш исе иснәгән кеше, диярсең. Күрәсең, иснәп кенә калгансың син, югыйсә хатыңа андый пустяк сүзләр язып тутырмаган булыр идең.

Аннары тагын шуны да әйтим: дөньяны син туп чөеп уйнау дип кенә белмә. Туп чөеп уйнаганда, дөрес, син болай әйбәт сикерә идең сикерүгә. Исеңдәме, безнең тыкрыкта, мәктәп каршындагы площадкада, волейбол җәтмәсе эленеп тора иде. Кичләрен җыен кәҗә бәтиләре – сез – шуның тирәсендә мәйханә сикерешәсез. Ә мин, эшемне бүлеп, тәрәзәдән сезнең уйнавыгызны карап тора идем. Аннары минем янга әниең дә килеп баса иде, икәү бергәләп карап тора идек. Күр әле син, Почык борын, әтиеңне кай чиккә китереп җиткердең, сентиментальность, бер сүз белән әйткәндә. Киселгән аяктан чак кына безнең Кәҗә бистәсендәге мәктәп тыкрыгына кайтып төшмәдек.

Ә болай кайтып-китеп шаярып йөрүләргә иртәрәк әле безгә, аңлыйсыңмы шуны, иртәрәк! Анысы дөрес, фашистның үкчәсенә имән чөйне кагабыз хәзер, моннан соң ул безнең белән шаярырга бик алай теләмәс. Әмма шулай да тыныч тыкрыкларга кайтып бикләнергә иртәрәк. Бу җиргә без иркәләнер өчен килмәдек. Шулай ук бу җиргә без читтән хәйран калып карап торыр өчен дә килмәдек».

– Әй син, балда, нәрсә шаккатып калдың? Әбиеңә кунакка килмәгәнсең бит?.. – Тагын бер бик яман кычкырып сүгенде бу. «Ахрысы бу юлы миңа сиптерә башлады», – дип, тиз генә башымны одеял астына алдым. Юк икән, ычкынып кына китүе булган икән, бераздан янәдән тотынды бу малаена язган хатын кабатларга. И шундый жар бирде, иптәшкәем, соңгы точкасына хәтле ник кенә бер сүзен төшереп калдырсын:

«…Атай карт и боевой командир буларак, тагын сиңа шуны әйтим: икенче кабат миңа болай селәгәеңне агызасы булма, ишетсен колагың. Ата белән малай булып түгел, солдат белән солдат булып бер сөйләшик дисәң, сүз янә дә кыскарак: әле син юлны башладың гына, туганкай, алда аның очы-кырые юк. Азаплары да булыр, шинель аркылы үтә торган салкын җилләргә дә очрарбыз, но, чем чёрт не шутит, өлешебезгә чыккан көмешебезне дә табарбыз, әти әйткән иде, диярсең, табачакбыз, конечно, табачакбыз.

Янә килеп шуны да сорыйм әле мин синнән: моннан элек язган хатларыңның берсендә Салихова дигән бер медсестраны, безнең Казан кызын очратуың турында әйткән идең, аннары нишләптер ул турыда бөтенләй язмый башладың. Нишләп язмыйсың ул турыда? Еракта, чит-ят җирләрдә, үз якташың бик кадерле була ул. Шулай түгелме? Аннары тагын бу ягы да бар мәсьәләнең: бу фашистларны кырып-себереп, кибәнне очлап дигәндәй өйгә кайтсак, катып беткән ике солдат без анда ялгыз баш нишләрбез? Безгә кем чәй куеп эчерер? Кем безнең күлмәкләребезне юар? Әллә, мин әйтәм, күңелеңә ошардай булса, аяксыз дип хурламаса, шул Казан кызын, әлеге шул медсестра дигәнеңне әйтәм, өченче кеше итеп үзебезнең семьяга алып кайтасыңмы? Миңа – кыз, сиңа кәләш булыр иде. «Минем эшкә тыгыла бу» димә, сүз уңаеннан гына әйтүем, но кер юдырмыйча яшәп булмый бу дөньяда.

Якташ дигәннән, монда мин тоже бер татар капитанын очраттым. Ярыйсы гына кеше болай, но бик күп сөйли. Күрәсең, авызы җитәрлек пешмәгән әле.

Тизрәк терелүеңне теләп и һәртөрле пустяк уйларны башыңа китерүдән категорически тыеп: карт атаң һәм резервта кул-аягы бәйләнеп торучы майор Ташбулатов диеп белерсез».

* * *

Дөресен әйтергә кирәк, сугышның уенчык түгеллеген мин аңа кадәр дә бераз татыган идем инде, ә менә аталы-уллы бу ике солдат, икесе ике якка имгәтелеп ташланган бу ике солдат язмышы белән очрашканнан соң, мин аның зурлыгын һәм эчке догмасын ничектер тагын да үткенрәк сизә башладым кебек. Ә шул ук вакытта, майор Ташбулатов әйтмешли, «тыныч тыкрыкларга кайтып бикләнергә иртәрәк. Без бу җиргә иркәләнер өчен килмәгән» идек.

Ташбулатовның минем турыда хатының ахырына язып куйган сүзләрендә дә дөреслек бар. Күңелгә ятышлы кеше туры килгәндә, сөйләшергә яратам мин. Андый кристалл йөрәкле патриотлар белән ничек сөйләшми чыдап тормак кирәк?

Йокы аралаш, юлын юлга, хәрефен хәрефкә сөйләп биргән, бер генә кат түгел, берничә тапкыр кабатлаган бу хаты турында иртәгесен, бер җайлы форсат туры китереп, мин аңарга шулай да әйттем. Майор кинәт бик аптырап калды һәм, бу хәленнән уңайсызланган кебек, йөзен читкәрәк борды.

– Дөресен әйткәндә, капитан, мин әле ул хатны җибәрмәгән, – диде майор, хаты өчен миннән уңайсызлангандай итеп. Бу минутта аның талган күзләре ялварып карагандай күренә, һәм ул күзләрдә саран гына булып яшь пәрдәсе ялтырый иде, – ачулануын ачуландым малайны, сүгенү – иң ансаты, но бит үзең беләсең, яшь кеше өчен аякны югалту тоже уен түгел. Тормышының башында гына әле кеше, алда никадәр чабарга кирәк, ә чабарга аяк юк… Их, бу сугыш, сугыш.

Бераз тын торганнан соң, Ташбулатов, бөтен борчуларын берьюлы коеп төшерергә теләгәндәй, иңбашларын сикерткәләп куйды һәм, гаепле кешедәй, авыз эченнән генә мыгырданды:

– Менә бит нишләтте бу контузия… Хәзер миннән нинди разведчик чыксын инде, болай күп бытылдаучы бытбылдыктан…

Ул моны беркадәр шаярткандай итеп әйтте, әмма һич тә шаяртмый иде, мин моны аның беркадәр моңсулык баскан күзләреннән күреп калдым.

Шуннан соң ул минем белән артык тора алмады. Үз частена кайтарып җибәрделәрме, бүтән берәр җиргәме – ачык кына белә алмадым. Майор Ташбулатов, минем белән хәтта күрешеп тә тормыйча, бик серле рәвештә юкка чыкты.

1959
Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
461 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04257-4
İndirme biçimi:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip