Kitabı oku: «Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи», sayfa 2
XV
Җәй, көз, кыш үтә. Яз килә.
Минем Алмачуар өченчегә керә. Авылда бу яшькә җиткәч, тайларны «беренче сабанга керде» дип сөйлиләр. Акрынлап, җиңелчәләп җигә башлыйлар.
Мин үзем моңа якын китермәдем.
Безнең Алмачуардан башка ике атыбыз бар. Бурлы бия быел кысыр калды. Ул бура кебек таза, калын булып симереп китте. Берүзе биш атның эшен эшләрлек. Кола айгыр да аңардан күп калышмый. Шулай булганга, әткәй дә Алмачуарны юк-барга җигәргә дип тел кузгатмый. Сафа бабайның «Бу колын ике агасына охшаган, бу чабышкы булыр» дигән сүзен ул да онытмый булырга кирәк. Ләкин гөлләр чәнечкесез булмый икән шул. Гөнаһ шомлыкка каршы: «Тарыны йомшакка чәчсәң, чүп басып харап итә», – дигән дә, әткәй Кысылдык башкортларыннан мәңге сабан-сука кермәгән бер җир, каты чирәм сатып алган. Тимер сабанны чыдатырлык түгел – урыны-урыны белән ташлы, чыбыклы җирләре дә бар. Шуңа күрә әллә кайчаннан кузгалмый яткан авыр төрән сабанны тартып чыгаралар. Моны ике ат йөртә алмый. Дүрт, иң азында нык, таза өч кирәк.
Үзара сөйләшкәннәр дә өченчегә Алмачуарны җигәргә булганнар. Моны ишеткәч, мин, еларга җитешеп, әткәйгә бардым.
– Ни бар? Кем тиде? – ди.
– Берәү дә тимәде! Ник минем Алмачуарны сабанга җигәсез? – дидем дә түзә алмый елап ук җибәрдем.
Минем тавышка әнкәй дә килеп керә.
Ул Алмачуарны миннән көнләшә булса кирәк. Кайчан гына шул турыда сүз чыкмасын, мине тиргәргә, каһәрләргә тотына. Әле дә әткәй ни барын сөйләп бетмәде, әнкәй, миңа каршы кызып, ачуланып китте:
– Фу, илаһым, – ди, – нинди бәла-каза килгән дип торам. Бер тай өчен адәм шулчаклы акырыр икән, – ди. – Әллә аны гомер буена җикми асрар идеңме? Менә тилергән нәрсә!.. – ди.
Әткәй ачуланмый, кызмый, мине юатырга тырыша:
– Чү! Закир, алай юк өчен елап барма, – ди. – Бернәрсә дә булмас, без аны буразна яклап очка гына җигәрбез… Үзең ат куарсың… Карап кына йөртерсең, – ди.
Мин аның саен ярсыдым, аның саен елый бирдем.
Ашарга чакырдылар – кермәдем. Самовар кайнаган диделәр, аңа да карамадым. Туктаусыз еладым да еладым. Шулай елый-елый барып, эштән чыгып, бакча буендагы такта өстендә йоклап та калганмын.
Уянып китсәм, ишегалдында түшәктә ятам.
Төш ауган. Кояш түбәнәеп бара. Дөнья бик рәхәт кенә, талгын гына тора, йортта бер кеше дә күренми. Сабаннар, арбалар да юк, капка туры ачык тора.
Сикереп тордым да абзарга йөгердем.
Барсам, ни күрим?! Минем Алмачуар, озын тезген белән бәйләнгән хәлдә, улакның бер башыннан икенче башына йөреп тора.
Ахрысы, сагынгандыр: мине күрүгә кешнәп үк җибәрде.
Телләребез сөйләмәсә дә, без бер-беребезне бик тирән аңлыйбыз. Мин килеп күренүгә, ул шатланып ук китте; өстен, ял, койрыгын тазартканда, йөзеннән сыйпаганда, айгырым бертуктаусыз «иһи… иһи…» дип, йомшак кына кешнәп, иркәләнеп тора.
Улагын төзәттем, коега илтеп, су эчердем дә өйгә кердем.
Әткәй ярым шелтә, ярым елмаю белән каршы алды:
– Елак малай! Җиңдең бит, ахрысы!.. Вилдан абзыйларың да безнең белән бергә янәшә чирәм алганнар икән, шулар белән алмашлап сөрергә булдылар… – ди.
Шатлыгым йөрәгемнән тулып таша. Җир-күге, бөтен дөньясы минем шатлыгымнан һәммәсе бииләр кебек тоела.
Бүген әни яныннан китмәдем. Ни кушса, барын-барын тыңладым.
Утын керт, диде – аны керттем. Каз бәбкәләрен Өзән елгага илтеп кайт, диде – аларны илттем. Тавыклар йомырка салгандыр, ояларны кара, диде – анда йөгердем.
Әткәйләр киткәндә, катык оеп җитмәгән, икмәк тә пешеп өлгермәгән, шуңа күрә азык алмый киткәннәр икән, аларга ашарга илтергә кирәк булды.
– Бар, Мохтарга әйт, – диде, – аркылы агач белән тотарсыз да яланга икмәк белән катык илтеп кайтырсыз, – диде әнкәй.
Бер сүзенә карышмадым, тик:
– Мин үзем генә дә илтә алам, әнкәй, – дидем.
– Булдыра алмассың, катыкны түгеп әрәм итәрсең, икәү барыгыз, – дигәч, аңа да күндем.
Яланга баргач, безнекеләр янында сабан сөрә торган Апуш мине көлеп каршы алды:
– Ну, малай, эт икәнсең, җиңдең бит, Алмачуарны җиктермәдең бит, – ди. – Әйдә, бирешмә, Закир, чабышкы буласы асыл сөякне сабанга җигеп әрәм иттермә, – ди.
Бу юлга җиңүен җиңдем…
Әмма бу җиңүләр миңа бик кыйбат төшкән чаклар да булды.
Мин берәр төрле карулаша башласам, тыңламасам, хәзер күз алдыма Алмачуарны китереп куялар.
– Бик күп сөйлән тагын! Алай бик карышсаң, Алмачуарыңны тотарбыз да урманга җигәрбез, – дип куркыталар.
Моңа җавап кайтарырга сүзем булмый, телем киселә: үземне җиксеннәр, аңа риза, тик минем Алмачуарыма гына тимәсеннәр.
Тирә-якта ат тану белән дан чыгарган Сафа бабай: «Бу колын үзенең ике агасына охшар, алар кебек чабышкы булыр…» – дигән иде. Һәммә кеше дә шулай юрыйлар. Урманга, тауга-ташка, сабан-сукага җиксәң, ул ничек чаба алачак? Аңарда нинди чабышкылык калачак?! Ни булса булыр, авырга җиктермим, менәм, чабыштырам, чабарга өйрәтәм, тирә-якта беренче чабышкы ясыйм!
XVI
Менә күптән көтелгән көн килеп җитте.
Бүген Сабан туе!
Андый-мондый гына түгел, тирә-якта бик сирәк була торганы, бик зурысы, бик шәбе! Данлыклы чабышкылар җыелалар. Атаклы көрәшчеләр киләләр. Исемле йөгерек ирләр бүген көчләрен сынашмакчылар. Алмачуар белән минем өчен дә бүгенге көн, бәлки, гомергә бер генә килеп китә торган зур көннәрдәндер. Айгырым сыналмаган түгел. Өченче яшенә чыккач та, менергә өйрәттек. Шуннан бирле авылыбызда үзара ат ярыштырулар күп булды. Әйтәсе дә юк, һичкемнең аты минем Алмачуарга якын килмәде – кузгалып китү белән, мин очам, башкалар күз күреме җир артта калалар.
Күрше авылларның атлары белән дә ярышкаладым. Болар арасында күп Сабан туйларында беренче, икенче килгәннәр дә бар иде. Алмачуар боларны да бик җиңел, бик уйнап уза иде.
Әмма, әмма бу Сабан туе башкарак. Әллә кайдагы, тау эчендәге башкортлар дан тоткан чабышкылары белән килгәннәр диләр. Араларында бер Күк бияне бик мактап сөйлиләр, үткән ел Өфе каласында чаптырганда, бөтен атларны адәм көлкесенә калдырган диләр. Башкаларын уйламыйм да. Менә шул Күк бия мине куркыта. Кайдан гына килеп чыкты икән соң ул гөнаһ шомлыгы нәрсә!
Әткәй белән Сафа бабай да минем хәлне бик аңлыйлар булса кирәк. Чаба торган атны бөтенләй башкача әзерләргә тиешле була икән: заманында күп чабышкы асраган Сафа карт, яз чыккач ук, әткәйгә моның юлларын өйрәтте: нәрсә ашатырга, ничек эчертергә, көн саен ничек аз-аз гына йөртеп кайтарырга – һәммәсен әйтеп бирде. Аның белән генә дә калмыйча, һәр көн диярлек үзе килә, карый, яңадан өйрәтеп китә.
Сабан туена бер атна калгач, бигрәк каты тотына башладылар. Печәннең корысын гына бирәбез, бүлеп-бүлеп солы салабыз, азлап-азлап апара суы эчерәбез… Әти иренми, көн-төн карый. Мин аңа ияреп йөрим. Ансыз да асыл сөяк булган Алмачуарым бу арада карап туйгысыз булып чибәрләнде. Ял, койрык җефәкләнеп, дулкынланып тора. Эч, каеш белән тарттырган кебек, нечкәреп, тип-тигез булып эчкә керде. Буе тагы да озыная төшкән кебек күренә. Аяк атлаулары шундый җиңел инде, әйтерсең ул җиргә басмый, бәлки күзгә күренми торган канатлары белән очып кына бара.
Ул электән дә ашауга бик назлы иде. Ахрысы, ярыш көннәренең якынаюын сизәдер, үзен үзе бик артык саклый башлады. Шуның белән бергә аны тыюлар бик авырайды.
Мин башка һичбер малайны мендермим. Йөрергә чыкканда, һаман үзем менәм. Шул вакытларда кайда гына булса да, нинди генә булса да, атланып кына барырга кирәк чакта да, башка берәр ат арттан килеп уза башласа, тыеп тотармын дип уйлама, авызлыкны тешләп ала да канатланып оча гына!
Бер дә шик юк, Алмачуар тиз арада Сабан туе буласын белә, анда үзенең чабачагын да сизә һәм шуңа бик нык әзерләнә. Минем әзерләнүем дә аныкыннан ким түгел.
Әткәй белән Сафа бабай, шаяртыпмы, чынлапмы, кайбер вакыт башка берәр малайны мендереп чаптыру турында сөйлиләр:
– Син яшьсең. Алмачуар да әле зур җирләрдә чабып өйрәнмәгән, – диләр.
Мин якын да килмим. Тагы әйтсәләр, күзләрем яшәрә башлый.
Сафа бабай мине юата:
– Ярар, балам, ярар, ни күрсәң үзең күрерсең, узсаң да – үзең, уздырсаң да – үзең! – ди.
XVII
Бүген бөтен авылның асты өскә килә. Әллә ничә йөзләп җегетләр ат менеп чыкканнар да, яшь киленле йортларга кереп, сөлге җыеп йөриләр. Малайлар, кайсы атта, кайсы җәяү, өйдән өйгә йомырка сорарга чыкканнар. Аларга яшелле-кызыллы буяуга буяп әзерләп куйганнар. Хатын-кыз бертуктаусыз кайный: киенәләр, ясаналар, буяналар, тырт-мырт өйдән өйгә йөгерәләр.
Башка Сабан туйларында мин дә шулар эчендә кайнаша идем. Бусында күңелем ул якка бармый.
Алмачуарның йөрәге түзми, баскан җирендә тора алмый. Мин аны менеп, берничә мәртәбә урап кердем. Яраулануы җитсен дим.
Сафа бабай әйтә: «Яраулануы килмәсә, иң шәп атлар да артта калалар», – ди.
Камчының бик зәһәрен әзерләделәр. Аңа әтидән беләзеккә эләрлек итеп элмәк куйдырдым. Өскә кызыл киҗеле күлмәкнең калынын кидем. Түбәтәй төшеп кала, диләр, чабарга барган малайларның күбе аны кими, башларына яулыкмы-ниме, бер нәрсә генә бәйлиләр.
Мин дә, әнкәйнең сандык төпләрен актарып, бер яшел яулыгын эзләтеп алдым. Кызыл яулыкны яратмыйм. Минем ат чибәрлектә беренче: аңа атланган малай да начар күренмәсен дим.
XVIII
Мәзин, өйлә намазына азан әйтергә дип, манарага менгән генә иде, тагы Сафа бабай килде:
– Атлар китәргә вакыт җитә, әйдәгез, мәйданга барыйк, – ди.
Йөрәгем суга, тәнем бераз калтырый, күкрәгем никтер кысып-кысып ала.
Алмачуар миннән дә яманрак тынычсызлана.
Әти айгырны җитәкләде, мин аякны чишендем, чалбарны салдым да бер кулга камчы белән яшел яулыкны алдым.
Өчәүләп Җамали карт тыкрыгыннан туры мәйданга таба карап киттек.
Безнең авылның кояш батыш ягында зур киң бер сырт бар. Сабан туен һәрвакыт шунда ясыйлар.
Бер якта аллы-гөлле, кызыллы-яшелле чүпрәк диңгезе үз алдына дулкынланып тора: болар – хатын-кызлар. Икенче якта, бик куе булып, ирләр бер түгәрәк ясап оешканнар. Монда көрәш барадыр. Болардан читтә бала-чага, карт-коры, сатучы-фәлән, ат, арба, белмим, әллә ниләр кара болыт кебек бөтен сыртны каплап алганнар.
Бераз еракта, басу киртәсе буендарак, атлар йөреп тора.
Кайберенең өстендә яулыклы малай, кайберләрен икенче атка менгән кеше җитәкләп йөртә… Барының да эчләре суырылганнар. Бары да карап торырга сөлек кебек маллар. Болар – чабышкылар.
Без теге халык диңгезеннән сулга, шул чабышкылар йөргән якка таба киттек. Боларга якынайган саен, минем Алмачуарның сабырсызлыгы арта бара иде.
Ул арада мәйданнан Садыйк абзый атка атланып килеп чыкты. Кулында зур таяк, аның башына кызыл башлы сөлге эленгән.
Ул чабышкыларга якынрак килде дә:
– Вакыт җитте, китә башлагыз, алдан китүчеләр Ялгыз каен янында көтәрләр, – дип кычкырды.
Мине Алмачуарга күтәреп мендерделәр, яулыкны урадылар, кәләпүшне әткәйгә бирдем.
Башка сүз әйтмәделәр. Тик Сафа бабай гына:
– Башта бик каулама, аерманың бу ягына чыккач, кызганма, нык сук! Берүк тезгенеңне иркен куй! Тарткалап баруны ярата торган мал түгел бу! – дип, кат-кат әйтеп калды.
Без, Ялгыз каенга карап, үзеннән-үзе очарга барган атларыбызны көч белән тыя-тыя киттек.
XIX
Ялгыз каен бездән унбиш чакрым.
Башка елларда булса, җиде-сигез чакрымнан чаптыралар иде, быел, төрле илләрнең данлыклы атлары килгәнгә, шулай ерактан куйганнар диләр. Ялгыз каенга ничек килеп җиткәнне белмим. Бу бик артык газап булды. Әлбәттә, атлап кына барырга кирәк. Алмачуарны тыяр хәл юк. Алда, яисә артта берәр ат күрсә, авызлыкны тешләп ала да оча гына. Мин барып җиткәндә, атларның күбесе андалар иде инде. Ерак китмичә, туктаусыз йөреп торалар.
Боларны күргәч, каушап калдым: берсеннән-берсе сылу, бер-берсеннән асыл маллар. Өметем азаеп ук калды. Болар бит берсе дә Алмачуардан ким түгел!
Теге данлыклы Күк бия дә килеп җитте. Күрүгә, шуңардан күзләремне алмадым. Гаҗәп бер мал икән: кыска яллы, сирәк койрыклы, чандыр гәүдәле нәрсә. Очасы тар, бер якка бераз чалыш, аркасы бераз бөкрерәк. Әмма күкрәк дигән бөтенләй арысланныкы – шундый киң, шундый нык күренә. Тезләре ике яккарак китеп тора, бәкәлләренә карагач, тагы хәйран калдым: алар шундый озыннар ки, мин гомеремдә андыйны күргәнем юк. Күзләре зурлар, уйнап, ялкынланып торалар. Өстенә кечкенә, кап-кара, башы бөтенләй ялангач, кулына камчы тотып, бер башкорт малае менгән.
Кечкенә булса да, күп чапкан малайдыр, ахры, бер дә каушамый, атның холкын бик белгәнгә охшый.
Чабышкылар арасында иң тыныч торганы шул Күк бия иде.
Атлар килеп бетте, Садыйк абзый безне тезә башлады. Бусы бик зур бәла икән: инде тигезләп тездем генә дигәндә, йә берәүнең аты, кузгалып, алга китеп бара, йә, баскан урынында тора алмыйча, кире чигенә. Күп азаплардан соң тезеп җиткерде:
– Берәү, икәү, өчәү! Һайди, туганнар! – дип кычкырып та җибәрде.
Ул «һайди» ның «һ»сен әйтеп бетә алмагандыр, атлар әйтерсең канатланып очтылар.
Башкалар кая киткәннәрдер, узганнардырмы, артта калканнардырмы – белә алмадым. Урыннан кузгалуга, без өч ат: мин, Күк бия, тагы бер җирән чабышкы, бер-беребезгә бәрелә язып, янәшә оча идек.
Аяклар җиргә тияме, әллә атлар яшерен канатлары белән һавадан баралармы – әле дә аерып җитә алмыйм. Агачлар, елгалар, зур-зур баткаклар алда ничектер күзгә чалынырга өлгерә алмыйлар, без аларны яшен кебек үтеп тә киткән булабыз.
Аеркул дигән бер тайгак елга бар. Бу юлда иң куркыныч нәрсә шул, диләр иде.
Очкан кошлар кебек, без бер-беребезне таптап, узып, каулашып, ул баткаклы елгага өчәү килеп кердек, ләкин ярның янында Күк бия белән минем Алмачуар гына иде, өченче иптәш – җирән чабышкы, малае белән баштүбән шунда баткакка чумды булса кирәк.
Инде икәү ярышабыз…
Көчләр бик тигез: бервакыт аның аты чак кына арттан бара, ләкин тагы бер каулый, минем атның башы Күк биянең койрыгы янына кала.
Тагы бер баткак; минем башым әйләнә, үзем егылам кебек булам. Күңелгә шөбһә килә; күзне йомам да Алмачуарның ялларына тотынам. Ачсам, баткакны чыкканбыз, ләкин Күк бия миннән өч-дүрт сажин алдан оча.
Инде якынлыйбыз да бугай, авылның манаралары күренгән кебек була.
Гайрәт белән бер тартам, камчы белән уңга-сулга җан ачуы белән сугам. Алмачуарым «эһ» дип суырып ала да күз ачып йомганчы Күк биянең алдына барып чыга…
Менә авыл, әнә басу капкасы, менә сырт өстен каплаган кара болыт кузгала!
Чабышкы ияләре безгә каршы ат өстендә киләләр.
Арада әткәй дә күренеп кала.
– Һайди, Закир, тагы бер сук! Тагы бер! Тагы!
– Һайди, Алмачуар!
– Һайди, Күк бия!
– Һайди, Алмачуар!
– Һайди, Күк бия!..
Ике яклап безне каулыйлар… Кычкыралар, сугалар, шаулашалар.
Ләкин Алмачуар белән Күк бия бөтенләй диярлек янәшә киләләр.
Тагы бер тартып җибәрдем, тагы бер бөтен гайрәтем белән уңнан-сулдан сугам…
Алмачуар «эһ» дип бер суырып ала да, Күк бияне аршын ярым чамасы калдырып, мәйданга килеп тә керәбез…
Кара болыт икегә ярыла.
Күк биянең башы минем Алмачуарның кабыргасындарак булган хәлдә чикне дә узып китәбез!
Шау-шу, тавыш, тапталыш! Әйтерсең мәхшәр көне!
Старостаның бер кулында яшел чапан – бусы беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге – бусы икенче килгәнгә билгеләнгән.
Тузан, шау-шу эчендә староста, ялгышмы, ничектер, чапанны Күк биягә сузды, минем Алмачуарның муенына сөлгене ташлады:
– Син икенче килдең бугай, – ди.
Ни эшләгәнемне белмәдем, күз алдым караңгыланды, камчы белән уратып-уратып старостаның йөзенә селтәдем дә, кызулык белән Күк биядән чапанны тартып алып, бу кара болыт эченнән чыгып, читкә киттем. Камчы тигәндерме-юкмы, белмәдем…
Аны карап торырга вакыт та юк: чабып килгән атны туктатырга ярамавы һәркемгә билгеле бит!
Ул арада Сафа бабай, әткәй, күршеләр килеп, мине ат башыннан кочаклап алдылар, һәммәсе мактый, һәммәсе рәхмәт укый. Сафа бабай, кат-кат башымнан сыйпап:
– Җегетсең, балам, йөзне хур итмәдең, – ди.
Әткәй Алмачуарны җитәкләп йөртә башлады. Мин, яулыкны ташлап, кәләпүш кидем дә кайнашып торган халык туфанына барып кердем.
Малайлар мине куркыта башладылар:
– Камчы белән сугып, старостаның битен яргансың. Ну бирер үзеңә дә кирәгеңне! – диештеләр.
Ул арада староста үзе дә килде. Йөзе чыннан да ярылган булса кирәк: ак яулык белән бер күзе ашасыннан бәйләнгән.
Мин аңардан курыкмадым, тик аптырап калдым. Ул ачуланмады гына түгел, мине кочаклады, башымнан сыйпады да:
– Мин – балачакта үзем дә атка менеп күп чапкан кеше. Алдан килеп тә, икенченең бүләген бирсәләр, җан түзәлми аңа. Мин сиңа ачуланмыйм, арыгансың, бар кайт инде, – дип, миңа егерме тиенлек көмеш бирде.
Дөнья минеке иде. Бөтен тирә-якта дан тоткан Күк бияне узып килү Алмачуар өчен һичкемнең акылына килмәгән бер бәхет иде.
XX
Ләкин бу бәхет тиз арада бик артык авыр бәхетсезлеккә әйләнде. Белмим, атымны кызу каулап яндырганмынмы, белмим, килеп җиткәч, староста белән талашып, туктап тору харап иткәнме? – ни дә булса булган: Сабан туеның икенче көнендә Алмачуар аякларына баса алмас булды, ашавыннан, эчүеннән калды. Бичаракаем, адәмнән болай акыллырак күзләре белән һәркемгә мөлдерәп карап, бер атнага якын ыңгырашып ятты да җомга көн иртә белән сәгать унда дөньядан үтте.
Алмачуар җан биргәндә, мин аның баш очында идем. Елый алмадым. Йөрәгем таш булып катты.
Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым.
Алмачуар минем йөрәгемдә: җиргә, күккә, адәмнәргә, бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән бергә алып китте.
1922
Казакъ кызы
Роман
Киң дала, күрәсең гуй, ана җаткан,
Җебәктәй җәсел чүптә битен җапкан.
Аскар тау, балдай татлы сулары бар,
Ана шул анам иде мине тапкан…
I
Казакъның уртача байлыклы, күп адәмле ике ыругсы бар иде. Берсен кара-айгыр дип, икенчесен сарман дип атыйлар иде. Болар, меңләгән җылкылары, яхшы нәсел төяләре, исәпсез куйлары белән Сары-Арканың киң далаларында, ак тирмәләр корып, бер җәйләүдән икенче җәйләүгә үзләренең маллары артыннан рәхәт-рәхәт күчеп йөриләр иде. Бәхетләре ким түгел иде. Мәгәр «канымыз Чингиздән килә» дип мактанучы кайбер кабиләләр соңгы заманнарда, җир-суга тарлык кылып, үзләренең җәберләрен арттыра башладылар. Тик менә шул аларның күңелләрен борчый иде. Болай барса, ике арада яман гауга чыгу куркынычын алга китерә иде.
Көннәрнең берендә, Тынычбай атаның елы тулганда, бата кыйлырга2 дип, илнең өлкәннәре җыелган зур бер кымыз мәҗлесендә, күп уен-көлкедән соң, заманның авыраюыннан, дошманның җәфасыннан зарланып, әңгәмә ачылды. Сүз сүзне тартты, картларның берсе камчысын уйната биреп әйтә салды:
– Ике йортның өлкәннәре кода булды дип ишеттек, мәгәр күз белән күрмәдек. Әгәр бу дөрес булса, җир берлеген кан белән беркетсәк, кайсы яман бу ике илгә җау чыгарыр? – диде.
Бу сүз, күңелдәге теләкне хәбәр рәвешендә сөйләп, димчелек кылу иде. Чалның3 тапкырлы кинаясе мәҗлеснең һушына китте. Ил агасы өлкән аксакал Биремҗан әкә4 моны куәтләп алды:
– Найманнар белән дүрткаралар һәр ике йортның мазасын китерәләр, кызларын урлыйлар, җәйләүләрен басып алалар, аяклы малларын куып китәләр; сарманнар белән кара-айгырларның кода булып кушылулары дошманның йөрәгенә ут салыр, башыннан акылын алыр, кодалык котлы булсын! – диде.
Башка сүзгә урын калмаган иде инде.
Хәбәр бөтен җәйләүгә таралды, куанычлар, казакъ әйтмешли, куенга сыймады. Шул көн сүз куештылар. Бер атна үтүгә, югары-түбән ат җибәреп, илне җыйдылар. Кымызның мул чагы, туктыларның5 симез заманы, йөгерекләрнең дә, дер кайнап, йөрәк суккан вакытлары иде. Яше, карты, бүз баласы, сылу кызлары җыелып, үләң6, җыр әйтеп, думбра чиертеп, ат уйнатып, утыз көн уен, кырык көн туен кылып, ике ыруг кодалыкка кул бирештеләр.
Калым өчен күп сатулашу булып үтте. Озак талаштан соң йөз баш кара7, дүрт йөз алтын, ике сандык асыл зат өстендә килештеләр.
Шул көннән Сарсымбайның яшь ярымлык кызы Карлыгач кара-айгырларның ай ярымлык ир баласы Калтайга әйттерелгән булды. Берсе – кияү, берсе калымлык саналып китте.
Айлар, еллар үтә. Янадан-яңа җәйләүләргә күчәләр. Ике коданың катнашы күп, сыйлары уртак, уен-көлкеләре бергә бара. Тик әйттерелгән балалар гына үзләренең каената-каенаналарына күренмәскә, очраса качарга, яшеренергә тиеш булалар.
Шул далада, шул шатлыклы күченүләр, шау-шулы маллар эчендә кайнап, ашлык сугып, сахрада ат уйнатып, туйларда бүз балалар, сылу кызлар, төрле җегет, төрле матурлар арасында үләң, җыр әйтешкәндә катнашып, Калтай белән Карлыгач үсеп буйга җиттеләр. Мәгәр бер-беренә күңел якынлыгы юк иде әле. Кыз үзенең җегетен, очраганда һичнәрсә аңламастан, хәйран булып карый иде. Яшүсмер Калтай, бу сүзгә үткен, гәүдәгә үзеннән зур, чибәр кыз алдында ни әйтергә белмичә, бераз югалып, каушап кала иде.
Карлыгач сахраның матуры булып пешеп өлгерде. Тавышы өчен аны былбыл диләр. Җырлаганда казакъның акыннары аның зифа буен төз камышка охшаталар – билең нечкә, күзләрең тирән, керфекләрең уктай, үзең айдай, дип мактыйлар иде. Ил эчендә дә коры исеме белән генә әйтмичә, Карлыгач-Сылу дип атыйлар иде.
Кыз гомеренең унсигезенче язына аяк басканда, һәр ике йорт, зур туй кылып, аны каенаталар йортына озату чараларын күрү уена төштеләр. Тиешле калым түләнеп беткән иде. Казакъның гадәте буенча, хәзер инде җегет, ата-аналарыннан, өлкәннәрдән яшеренрәк, киленчәкләр аркылы, кызның куенында булырга хак алган; һәм караңгы төннәрдә, җәйләүләр тынгач, аның күңеле сабырсызланып, Карлыгач-Сылуның тирмәсенә тарта торган булды.
II
Җәйнең аяз, матур айлы кичләреннән берсе иде.
Җегет асыл киемнәрен киде, сөекле тулпары Байчобарны иярләде, камчыны билгә такты да, ил-күз тынгач, ат җилдереп, Алтын-Күлгә, Сарсымбай җәйләвенә килде.
Зур күлнең кыйбла як башында унике ак тирмә якты ай астында, яшел сахрада тезелеп утыралар. Боларның уртадагы өчесе байныкы. Кызның торганы шул өчнең сул ягындагы ак өй икәнен ул белә иде. Мәгәр туры анда барырга, гадәт буенча, иртәрәк әле. Ике арада илчелекне үтәүче килен авылның иң читендәге фәкыйрь тирмәдә иде. Атны бәйләп, шунда керде. Өйдә башка адәм юк, тар билле, күкрәге тәңкәле бишмәт кигән, башына ак урамал сарган киленчәк Айбала җегетне елмаеп каршы алды. Җегет, аманлык сорагач, туры үзенең серен ачты:
– Карагым8, җиңгәм, күңелемне беләсең, Сылуыма хәбәр ит: мин сагынып килдем, – диде.
Әзерләп килгән бүләген бирде. Болар һәммәсе һәркемгә билгеле гадәтләр иде. Айбала аз гына да тартынмады, кыенсынмады, сөйкемле күзләре белән көлеп:
– Ир-җегет үзенең ярын сагынмасмы?! – дип җавап кайтарып, тиз-тиз чыгып китте.
Тышта бәйләүле ат, бу хатынны күреп, бераз куркынып, бер якка тартылды. Кутандагы9 куйлар, өркеп, урыннарыннан кузгалдылар.
Киленчәк, вак, ашыгыч атлап, туры Карлыгач-Сылу тора торган ак өйгә юнәлде. Уң яктагы кечкенә тирмәдә якты юк. Уртадагы өлкән өйдә ирләр, ашарга көтеп, әңгәмә сугып утыралар булса кирәк. Аннан көлгән тавышлар килә. Шуның алдында гына тукалның10 ак урамал сарган башы, казан астындагы утның ялкыны күренә. Кызның өендә ут бар, мәгәр тавыш-тын юк.
Киленчәк ашыгып керә куйды.
Түгәрәк тирмәнең эче кечкенә лампа белән яктыртылган иде. Карлыгач-Сылу өйнең түренә, ике як кабыргасына кат-кат тезелгән күп сандыклар, палас, юрганнарның арасыннан нидер эзли иде. Аның башында каракүлле, озынча нечкә бүрек, өстендә нечкә билле, күкрәге, якасы укалы бишмәт иде. Аяк тавышына борылды, кара-туткыл йөзендә, матур кара күзләрендә җиңелчә елмаю уйнады.
Айбала аның янына ук барды, бераз серле тавыш белән:
– Иркәм җан, сиңа хәбәр белән килдем, – диде.
Кыз артык сүзсез үк аңлады, елмаюы югалды, керфекләре йөзенә таба сузылды.
– Карагым җиңгәм! Дустым булсаң, миңа андый сүзләр белән килмәс идең! – диде.
Киленчәк хәйран күзләре белән Сылуга карады:
– Колынчагым, бу ни сүз булды бу?
Кыз күтәрелеп карамады, акрын эчке аваз белән җавап кайтарды:
– Әйткәнем шул: минем аңа кабулым юк! Күңелем башкададыр! Мине җәфаламасаң иде!
Айбала һушыннан китә язды, телен югалтты, сердәшенең беләгенә тотынды:
– Акылың бармы?! Ике йорт уналты ел кода булып яшәде. Калымлык алынды. Уенчак яшь күңел кая сикермәс. Илнең арасына зур гауга ташлыйм дип торганыңмы бу синең, сәүләм11?! – диде.
Карлыгач-Сылуның күзләренә хафа чыкты. Ләкин әйткәне һаман шул мәгънәдә иде:
– Боларны күп ишеткәнмен, ни кылыйм? Үзең беләсең гуй: үткәндә берничә мәртәбә килде. Йортның җоласы, тәкъдирнең язганы шул икән дип, куеныма алдым… Мәгәр ни күрдем: буе тәбәнәк, йөзе яман шадра, борыны томшык, күзе кыйшык, тәненнән яман ис килеп тора! Ул бәндә белән, карагым җиңгәм, ничек гомер итәрмен?! Кайбер адәм бар: йөзе булмаса, сүзе, акылы белән күңелеңне ала, гайрәте, ирлеге белән йөрәгеңне тарта! Ул Калтай дигәннең яман куллары белән күкрәгемә маймыл кебек сузылудан башка эше дә юк, сүзе дә юк! Инде миңа ни кыл дисең?!
Киленчәк тагы: «Уналты ел кодалык дип, калым дип, ир-җегет үз ярын сагынып килмәсме», – дип сөйли башлаган иде, кыз аны:
– Җегетлеге корсын, сагынуы корсын, – дип бүлде.
Ул арада тыштан аяк тавышы ишетелде, буяулы нечкә ишек ике якка ачылды. Зур буйлы, солтанат кыяфәтле, агара башлаган чәчле байбичә килеп керде. Карлыгач өстен чишенә башлады, киленчәк уңайсызланып чыгып китте.
Ул аптырап, кая барырга белмичә катып калды. Тулган айны күрмәде, ялтыраган күл аңа сихерле диңгез кебек тоелды, үткен күзенә авыл читендәге тирмә янына бәйләнгән иярле ат чалынды.
Кунак җегетнең Байчобары аның куркуын тагын көчәйтте; буш кул белән, «кабулым юк» дигән җавап белән, ул иярле ат бәйләнгән йортка кайтырга аның йөрәге җитмәде.
Ләкин ни эшләргә, кемгә киңәш итәргә?! Киленчәк шулай аптырап торганда, уртадагы өлкән тирмәнең ишеге ачылды, бер адәм чыкты. Якты ай аның йөзен ачык күрсәтте. Үтә куе, елтыр җитү кара чәчле бу казакъ җегете хатынның ире иде. Айбала, сабыр атлап, шунда юнәлде.
– Картым, туктасаңчы! – дип дәште.
Ир җилкәсенә көпесен салган килеш көтте. Барып җитүгә, шаяра биреп, биленнән алды, көлеп әйтте:
– Ясаган иям үземә катынның тәүверен12 бирде гуй: син минем артымнан килдеңме? Ит ашыйм да кайтам! – диде.
Киленчәк аны яныннан этәрде, әрнүле тавыш белән:
– Куя бир мине, уйнар вакыт түгел, бер эштән башым әйләнде, – диде дә фаҗигане сөйләп бирде. – Карлыгач-Сылу үзенең киявен кабул кылмый торыр, җегетнең миңа бер күлмәклек белән бер тукты вәгъдәсе бар иде, инде ни кылыйм, миңа бер акыл әйт!
Ир, кулын селтәп:
– Үзе дә, вәгъдәсе дә корсын: дуңгыз кебек аска карап йөргән ул Калтаегызны яратмыйм мин! Карлыгач-Сылуны күп кызганам, – диде дә китә башлады.
Айбала бөтенләй куркынган төс белән аның кулларыннан тотты:
– Анаңа нәләт булгыры, синең сөйләгәнең нәрсә? Ике йорт уналты ел кода булганы юкмы? Сарсымбай, калымны алып, ике айдан кызын озатырга әзерләнеп ятмыймы?
Казан янында азапланучы тукал, табак тутырып, итне өлкән өйгә алып керде. Җегет, моны күргәч, вакыт әрәм итәсе килмәде:
– Куя бир мине, әнә ит керде, – диде дә, үзенең йомышын онытып, өлкән өйгә китте.
Учакта ут сүнде. Өлкән өйдә табак күренү белән булса кирәк, тавышлар, көлкеләр берьюлы басылды.
Айбала үзенең уйларга өйрәнмәгән башы белән бу эшнең очына чыга алмады, иярле Байчобар бәйләвендә тибенеп торган читке ак тирмәгә кайтып китте.
Кунак җегет тирмәнең түрендә, киез өстендәге мендәргә кырын яткан, шунда өйнең уртасына ягылган утны камчы белән уйнатып, сабырсызланып, бераз сызгырынгалап көтә иде.
Киленчәк сабырын туплады, көчләнеп елмайды: иркә, ягымлы тавыш белән, ләкин ялганлап, фаҗигане аңлатты:
– Җиңгәңне, – диде, – ничек шелтә кылсаң да ярый торган булды; мәгәр, колынчагым, гаеп миндә генә имәс; Карлыгач-Сылу бу кич кабул кыла алмый: карагым үпкәләмәсен, бик каты наукасланып13 калдым, ди…
Җегет кинәт урыныннан торды. Күз алды томаланып китте. Йөзенә усал, астыртын ерткыч төсе чыкты. Ни дияргә белмичә, ачуына, хурлыгына җиңелеп катты.
Ул гайбәтче кимперләрдән14 кайбер нәрсә ишеткән иде. Яман телләр аның калымлыгы Карлыгач-Сылу белән танабугаларның Арысланбай дигән бер җегете арасында тамырлык15 барын сөйлиләр иде. Мәгәр бу адәмне ике ел элек, ак патшага каршы тел әйтте дип, җир аудардылар16. Ул сөрелгәч, Калтайның күңеле тынычланган иде. Шул тамырның ике көн элек кайтуын ишетмәгән иде. Киленчәкнең сүзе җегетнең күз алдына тагын шул Арысланбайның куркыныч сурәтен китереп бастырды. Кызның «наукасланып калдым» дигән сүзенә, әлбәттә, ышанмады. Ләкин чит йортта моңа каршы берни кылырга да амал юк иде. Кәмәрен тартып бәйләде, очлы бүреген киде, камчысын кулына алды да чыга башлады. Айбалага егерме тиенлек көмеш бирде.
Күктә болытлар йөриләр, ай, бер капланып, бер күренеп, уенчак, сылу кыздай елмаеп үтеп бара иде. Байчобар хуҗасын акрын гына кешнәп каршы алды, тезгенендә тартылып, җегеткә таба борылды. Ләкин Калтай ачулы иде, гадәтенчә тулпарын иркәләмәде, каты кул белән баганадан чиште, тезгенен муенга кайтарды, аелны тартты да аягын өзәңгегә салды. Киленчәк үзенең кунагын озата чыккан иде. Ләкин ни әйтергә белмичә аптырабрак тора иде. Җегет атка сикереп менде дә хатынга әллә кайдан, астан чыккан карлыккан тавыш белән:
– Аман булыгыз! Сүземне әйтегез: яхшы атадан туган ул яман Сылу белән безнең кара-айгыр йорты ничек исәпләшергә белер! – диде. Ат, баскан җирендә түзә алмыйча, аякларын тупырдата башлады.
Айбала үзенең даими ягымлы иркә сүзләрен әйтте:
– Асылкан җегетем, бу ни сүзегез?! Сылуның наукаслыгы бетми тормас гуй!
Байчобар түзмәде, тартыла биреп, Алтын-Күл буеннан киң далага җегетне алып очты.
Ай болыт эчендә иде. Караңгылыкта кунакның шәүләсе тиз югалды. Мәгәр тулпарның каты тоякларының тавышы, дөп-дөп итеп, беразгача ишетелеп барды, соңра ул да тынды.
Айбала чыннан куркынды. Бу караңгы серне эченә сыйдырып калырга көче җитмәде, күңеле байбичәгә тартыла иде. Мәгәр аңа ни дип әйтергә? Әле бит җегетнең яшеренеп йөргән заманы гына. Гадәт буенча, бу йөрү кызның ата-аналарына белдерелмәскә тиешле. Сизелсә дә, болар белмәмешкә, күрмәмешкә салыналар. Хәл шулай булганда, бу хәбәрне Алтынчәч бикәгә әйтсәң, ул шелтәләп чыгарыр. «Казакъ йортында буй үстердең, ике бала анасы булдың, миңа мондый сүзләр белән килергә ничек йөзең оялмый?» дияр.
Мәгәр башка чара юк иде. Җегетнең киткәндә әйткәне – ике ыруг арасында канлы талаш булачагы белән куркыту иде. Хатын чыдамады, сөйләми амалым юк; ничек шелтәләсә дә түзәрмен, бәлки, ачуланмас, туй алдыннан мондый гаугалы хәлнең чыгарга торуын аңлатканга, бәлки, рәхмәт әйтер дип уйланды. Ире кайтканны көтмичә үк, байбичәгә серен ачарга дип, куйлар, кутаннар арасыннан Сарсымбайның ак тирмәсенә китте.
III
Ил агасы Байтүрә морза үлем түшәгенә ятты. Мәгәр кабилә, партия талашлары эчендә кайнаган карт йөрәге, үткен мие сәламәт иде әле. Үзеннән соң найман, дүрткара балаларының язмышы ничек булуы турында күп уйланды. Дошманнарның баш күтәрүе аңа ачык иде. Үзенең бай тирмәсенең түрендә ятып, бу хакта күп баш ватканнан соң, чараларның берсе буларак, Биремҗан аксакалны чакыртып, аңардан бәхиллек алу фикеренә килде:
– Бу ялганда17, – диде, – яхшылыгым күп булды, мәгәр яманлыгым да аз имәс. Дөньяныкы дөньяда бетсен: Азым әкәне җибәреп, үтенечемне әйтим, килсә, ту бия18 суйдырып, кымызны мул куеп, асыл елкыдан үзенә берничә кара бүләк биреп, ризалыгын сорыйм. Сүземне алса кирәк: үзе белән бергә үстек, бергә сабакка йөрдек, бергә ат уйнаттык. Ул тамырымның күңелен тапмый китсәм, җаным тыныч булмас. Найман балаларының миннән соңгы эшләрендә дә күп кыенлык чыгар, – диде.