Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 14
8
– «Вә рөтбәттә» тәртип кылдым мин аны, «галә мөкаддәмәт» бер мөкаддәмә үзәренә, «вә сәлясә мәкаләт» өч мәкалә үзәренә, «вә хатимәт» бер хатимә үзәренә80 дигән, күрше өйдән ишетелә торган әби берлә бер кыз тавышы мине йокымнан уятып җибәрде.
Өй түбәсенең ярыкларыннан гына сузылып-сузылып кергән яктылык, башка бер тәрәзәсе булмаган караңгы чоланда һәм дә мантыйктан бик ерак торган әбиләрнең чоланында «Вә рөтбәттә» галә мөкаддәмәт вә сәлясә мәкаләт вә хатимәт» не ишетү, бердән, бер мине әллә нишләтеп җибәрде. Мин, бер яктан, мәдрәсә вә мәдрәсәдәге иптәшләр, дәресләр, сәлясә моназарәләре вә, бердән, шул күрше өйдән ишетелә торган, чыкыр-чыкыр майда пешә торган пәрәмәч тавышы, коймаклар исе арасында калдым. Күңелем дә боларның берсе берсене истисна кылганга81: «Йә чыкырдап пешә торган коймак хәкыйкать, сөлес мәсьәләсе хыял яисә мин мәдрәсәдә ятам, сөлес – хәкыйкать, бу коймак, пәрәмәч исләре ашыйсы килгәннән булган бер хыял», – дип төшенә башладым. Ләкин кызу табага яңадан салынган суык майның тагы бик зур куәт берлә чатыр-чотыр итеп китүе вә шуның соңындук яшь кенә бер тавышның сузып кына «Вә рөтбәттә» тәртип кылдым мин ул китапны, «галә мөкаддәмәт» бер мөкаддәмә үзәренә, «вә сәлясә мәкаләт» вә сәлясә мәкаләт» дип сөаль тарызында82 сузып торуыны, әбинең шуның сузган «вә сөлес мәкаләте» нә өч мәкалә үзәренә дип җавап бирүене һәм дә: «Нәрсә күзеңне акайтып торасың? Укы!» – дип кычкыруы, аның артыннан әгузе бисмилла әйтеп:
Гайсә ингәй тәмам төгәл тугыз йөздә,
Дәҗҗалны үтергәйләр белең анда… –
дип сузып көйләве минем әбиләрдә идекемә аз гына шөбһә калдырмады.
Мин тиз генә сикереп торып, киенеп, юынырга чыктым; һәм дә, кереп, чәй эчәргә утырган бабай һәм әби янында теге өйдә сабак кызлары хакында, аларның китаплары хакында сораштым. Әби: «Яңа бер китапка керт, дип, Маһирәсе йөдәтте, шуңарга керттем, бер дә күргән китабым түгел», – диде. Мин ул китапның «Шәмсия» икәнлегене әйткәч, карт мулла бабай да, исе китеп: «Кертеңез әле шул китапны», – дип, китапны керттерде. Китапның «Шәмсия» булуы бабайның әчене катырды, һәм дә аның берлә минем арамда сөлес хакында бер моназарә ачылды. Бабай минем сүзләремнән разый калды булырга кирәк: «Бу китаплар мәрхүм Габдулланыкы. Ул бик һәйбәт Казан шәкерте иде, үлеп китте. Менә шул аның агасының кызлары, башка кызлардан узар өчен, аларда булмаган китапларны укырга маташалар», – диде һәм дә анда минем өчен дә яраклы китаплар барлыгыны сөйләде. Мин чәй эчәр-эчмәс, ул үлгән Казан шәкертенең китапларыны карар өчен, шул кешеләргә киттем. Кайнап торган самавыр янында ике сумка китапларны актара башладым. Әллә никадәр дәрес китапларына башка, төпләмәгән, таралган төрекчә бер китап таптым. Бөтен сумкага таралган бу китапны җыя башладым. Җыя-җыя аның «Тарихы госмани» дигән бер китап икәнене белеп, ул тарих-фәләнне бер дә белмәгәнгә һәм дә теле дә бик аңлашылмаганга гаҗәпсенеп, башка китаплар берлә шуны да алдым. Алып кайткач ук, тарихы ислам кыйсьмене укып чыктым. «Алты бармак» кеби китаплардан тарихы исламны бераз белгәнгә, моны аңлау да авыр булмады; акрын гына тегеләрен дә аңлый башладым.
Менә хәзер кунактан кайтканыма ике атна булды. Тарихны өч мәртәбә укып чыктым. Бу тарих әллә нинди уйлар уятты. Кечкенә бер халыкның зураеп падишаһлык ясавы, ул падишаһлыкның дөньяның иң зур падишаһлыклары арасына керүе, соңыннан аның акрын-акрын гына җимерелүе күз алдымнан кичте. Мин шуның сәбәпләрене эзләдем. Ачык бернәрсә таба алмадым, әтидән сорадым. Ул да: «Соңгы заманада «низам-интизам»83 дип, шәригать ташлап, ауропалану», – диде. Бу җавапка мин бохараиларның, «низам-интизам» ны кабул итмәенчә, «шәригать» тән аерылмауларыны, аларның изелүләрене сөйләдем. Әти дә, аптырап: «Әл әмрүлиллаһи84, Алланың бер хикмәте бардыр», – диде. Булса бардыр, ләкин мин дә шул хикмәтне беләсем килә. Казан беткән, Әстерхан беткән, Кырым беткән, Бохара беткән. Тагы әллә нинди гарәпләр беткән, Истанбул начарланган. Болар минем башымда бик күп фикерләр, бик күп кайгылар ачтылар. «Ник беткән? Ник бетә?» сөальләре башымны ваттылар. Мин бик күп уйладым, бик күп уйлыйм…
26 нчы июнь, 1895 ел
9
Тарихтагы Әндәлес гарәпләре хакындагысыны әти берлә бергә укыдык. Әндәлеснең кайда икәнлегене белә алмаганга, тегеннән алып кайткан кечкенә «Асәре Сәлим Сабит» дигән җәгърафия хариталарыннан85 эзләп таптык. Әтинең дә моның хакында мәгълүматы юк икән. Аларда гыйлемнең бик алга китүенә, шулай булса да, әллә нигә бетүләренә мин тагы гаҗәпкә калдым. Чыннан да, ник бу ислам халыкларының башына һәммә җирдә бәла туган? Болар һәммәсе дә миндә әллә нинди, шул киткән мәмләкәтләр өчен матәм кайгысы уятты. Мин, шуларны укыган саен, үз йортым җимерелгән кеби кайгырдым, хәсрәтләндем.
Кичә бер иптәштән хат алдым. Җәйне кызык үткәрү хакында, күрше кызлары берлә шури-мурилар ясавы хакында язган. Миндә дә шул фикерләрне уятты. Хат язарга карар бирдем. Язам. Быел да җәй үтеп китә. Үткән гомер кайтмый! Яшьлек бер килә. Язам, язам!
30 нчы июнь, 1895 ел
10
Күңел әллә ни тели, эч поша. Кәеф юк, төрлелек юк. Көннәр бары да берсенә берсе охшап үтеп бара. Күңелсез, мәгънәсез! Әллә ни эшлисе килә, әллә ни тудырасы килә. Берни дә эшләп булмый. Иртәдән кичкә кадәр йортта йөреп, ындырга барып вакыт уздырдым. Үземнең язмышымнан үзем разый түгел.
1 нче июль, 1895 ел
11
Тагы төрлелек: авылга ишан килде. Без тагы ишан берлә кунакка йөримез. Мужиклар бик иелеп ишанның кулыны үбәләр, аннан фатиха үтенәләр. Ишан да, чыннан бер зур эш эшләгән кеше кеби, бик зур иттереп кулыны күтәреп, озын иттереп дога кыла. Ишан һәрвакыт итәгенә карап утырганга, мужиклар аны: «Алла берлә юллаша», – диләр. Мәҗлестә чыккан сүзләрне һәммәсене дә ишаннан хәл кылдырмакчы булып: «Хәзрәт ни әйтер әле!» – дип куялар. Ләкин хәзрәт һаман астка караган көенчә дәшми-тынмый тора.
Кич берлә ишанга мөрид булыр өчен, өем-өем хатыннар җыелалар. Алар кайсы сөлге, кайсы ашъяулык, кайсы әбисеннән калган бөтен тәңкә, кайсы җәмәгатеннән урлаган акчаны күтәреп килеп, ишанны шул әйберләр берлә күмәләр. Өшкертүченең исәбе-хисабы юк. Пәри сукканнан, каршы орынганнан, сихердән, күз тиюдән, зыяндаштан, бизгәктән, бабасырдан, баш авыруыннан, күз авыруыннан, йөрәк авыруыннан, катудан, чәнчүдән, очкылык тотудан, тел бәйләнүдән, белмәм, тагы нинди чирләрдән өшкертәләр. Ястүдән соң яшеренеп кенә картлар, карчыклар кызларының яхшы тормавыннан, киленнәренең угылларыны кулларына алудан зарланырга, угыллары солдатка китмәсен, солдаттагысы исәнлектә-саулыкта кайтсын дип нәзерләр китерәләр. Бала таба алмый торган хатыннар, балалары булмый торган ирләр бала табу дарулары сорарга, балалары үлә торганнар балаларыны үтерми торган догалыклар алырга, ире сөйми торганнар сөйдергечләр алырга, байыйсы килгәннәр байлык догалары, байлык бөтиләре алырга киләләр. Болар барсы да җанлы-җансыз хайваннар, аларның тиреләрене, аларның йоннарыны, тулаларыны, алардан булган акчаларыны китерәләр. Алладан булган теләкләренә ишан хәзрәткә пошлиналар түлиләр. Ишан мәчеттә мужиклар берлә зикер86 укый. Бик озак итәгенә карап торганның соңында пошкырырга тотына. Мужиклар аның пошкыруыннан бик зур «мәне» (мәгънә)ләр чыгаралар. Ишан да шул пошкырулардан шактый күп акча чыгара. Безнең әти ишанны яратмаса да, аңар мөрид булу-фәлән кеби ваклыкларга риза булмаса да, аның шунда, мәчеттә пошкыруларына каршы тормый. Ишан килгәндә, шактый файда булгангадыр, ахрысы, ишан тугрысында ләм-мим дип сүз сөйләми.
Мин ишанның шактый кәефене җибәрдем. Ул: «Бохараи шәриф…» – дип сөйләргә тотынган иде, мин: «Шәриф инде!» – дип, Бохараның начарлыкларыны саный башладым. Икенче көнне: «Аксак Тимер хәзрәтләре әүлия булган», – дип тотынган иде, мин, теге төрек тарихыннан аның мөселманга никадәр зарар иткәнлегене сөйләп, тагы каршы төштем. Әти мин сөйләгәндә көлеп кенә торды. Ишан бер җавап кайтармый тагы башыны бөкте. Мин, шул халыкның ишанны әллә кем дип йөрүеннәнме, әллә ишанның, һәр нәрсәне беләм дигән булып, халыкның барыны-югыны җыюыннанмы, аңар дошманлык били башладым. Ишан килүдән кесә файда итсә дә, күңел файда итмәде, тагы элгәреге кеби бушлык биләде. Тагы күңел төрлелек сорый башлады.
3 нче июль, 1895 ел
12
Кем бу хатыннар? Шәйтанмы? Фәрештәме? Кеше түгел, анысыны беләм. Ләкин шәйтанмы, фәрештәмелегене аера алмыйм. Минем бөтен күңелем шуларны күрәсе, шуларның эченә керәсе, шулар берлә рәхәтләнәсе, шулар берлә сөйләшәсе, уйнашасы килә. Шулар мине әллә нинди куәт берлә үзләренә таба өстериләр. Ләкин шулар янына килгәч, шулар берлә әллә кайчаннан бирле уйлап йөргән уйларны мәйданга чыгарырга вакыт җиткәч, миндә шуларга әллә нинди дошманлык, аларның матурлыкларына, аларның сөйли белүләренә, үзләрене тота белүләренә каршы көнләү хисе уяна. Минем күңелем аларның шул сабырлыклары, аларның шул салкын канлылыклары, үзләрене тота белүләренә протест ясый. Аларны шул салкын канлылыктан чыгарасым, аларның кызган күңелләрене, кайнаган бәгырьләрене япкан шул пәрдәләрене ертасым килә. Мин аларны хайван кеби уасым, изәсем килә. Миндә әллә нинди ерткыч хисләр уяна. Шуларны мәйданга чыгарырга карар бирүем берлә, аларның йомшак сүзләре, матур көлүләре, йөзләренең ай кеби ялтыраулары, эчләрендәге хиссиятне саклаудан яңакларының ахак кеби янулары, мин сөйләргә сүз таба алмый торганда аларның йөрәкләренең леп-леп тибү тавышлары мине изәләр, эретәләр, мине әллә нинди көчсез бер чүпрәккә әверәләр. Мин тагы, бер яктан, шуларны әллә нинди олуг нәрсә иттереп, аларга баш ию, алар ни кушса, ни теләсә, шуны булдыру, бер яктан, үземне шулкадәр изүләре өчен, үз-үземне югалттырулары, оныттырулары өчен аларны әллә нинди дошман күрү, шуларны бетерү хисләре арасында кысылам, уалам. Тагы бер якка да хәрәкәт итә алмаенча, аягы-кулы бәйләнгән батыр кеби, үземә, үземнең шулай булуыма сәбәп булучы кызларга ниһаять дәрәҗә ачуым килә. Ачуым эчемә сыймый, колакларымны кыздырып, битләремнән яндырып тышка чыга. Аннан тагы тәнемә, каныма тәэсир кылып, мине тагы эчемнән вә тышымнан яндыра. Мин шул ике ут, ике хис арасында янам, пешәм, куырылам.
Менә бүген дә шулай булды. Иртүк торып үземезнең кечкенә өйгә чыктым. Әниләр, әтиләр йокласа да, бу арада бездә куна торган түбән оч кызы Фатыйма, кечкенә өйдә күптән торып, чебешләр-фәләннәр ашатып бетереп, тегүенә ябышкан иде. Мин әүвәл керүемдә аны күргәч тә аптырап китеп, юыныр өчен комган гына алып чыктым. Юынган вакытта әллә никадәр уйлар корып, шуның янына кереп сөйләшергә, уйнашырга, шуның берлә дустлашырга карар бирдем. Акыртын гына кердем. Ул миннән яшь хисабыннан зур булганга миннән качмый, миндә андый-мондый уй барлыгын да белми торгандыр. Үземне үзем көчләп кенә аның янына барып утырдым. Аның бик гади: «Ник бик иртә тордың?» – дигән сүзенә әллә нинди мәгънәле җаваплар бирергә теләсәм дә, тавышларым калтырый, иреннәрем кыймылдый, битләрем ут кеби яна башлады. Мин калтыраган тавыш берлә әллә нәрсәләр мыкырдадым. Ул, минем нинди халәттә идекемне белүдән булырга кирәк, көлде дә: «Кандала ашадымыни?» – диде. Мин тагы ни җавап бирергә аптырап калдым. Теккән вакытта энә чәнчеп җеп тартудан килгән бөтен тәненең хәрәкәтләрене сәер итә87 башладым. Ул тагы көлде дә, миңа карап: «Әллә авырыймсың?» – диде. Мин тагы бу сөальгә: «Сине сөям, фәлән», – дигән кеби сүзләр әйтергә уйласам да, үземнән «юк» дигән сүзгә башка нәрсә чыкмады. Минем болай торуым бик мәгънәсез булганга, акыртын гына кызның янына шуып-шуып килеп, кулымны муенына салмакчы булдым. Әллә ничә күтәреп, әллә ничә төшергәннән соң, кулымны акыртын гына муенына куйдым. Кыз, бер сүз дәшмәенчә, минем тарафымнан башка хәрәкәтләрне көткән кеби, миңа карамаенча тегүендә дәвам итте. Минем йөрәгемнең лепелдәве бөтен өйгә ишетелә башлады. Кыз, мине бераз батырайтыр өченме, бик күп мәгънә аңлатырлык бер караш берлә миңа карады. Мин бу карашта әллә никадәр дәрт аңласам да, моннан соң да кулымны селкетеп яңа бер хәрәкәт ясый алмадым. Кызның муенындагы минем кулым җансыз кеби хәрәкәтсез калды. Кыз, табигый уларак, минем бу ярым-ярты хәрәкәтемнән риза булмадыгыннан, үз тарафыннан миңа таба бер-бер эш эшләргә үзене җиңә алмаудан булырга кирәк, тагы бераз шулай торгач, тагы минем күземә: «Һаман шулай торасыңмы, йә әле, мәми авыз», – дип караганның соңында: «Алай ярамый…» – диде. Миннән тагы бер-бер хәрәкәт көткән кеби тик калды. Мин тагы бер эш эшли алмадым. Ул: «Ал кулыңны», – диде. Мин кулымны алдым. Үзем кып-кызыл булып, үземне үзем сүгә башладым. Кыз, тагы тегәргә тотынып, мине юк кеби иттереп эшене дәвам итте. Бераздан соң күзенең очы белән генә карап, миндә артык куәт юклыгыны хис кылып булырга кирәк: «Бар, чык, кешеләр керә башлар», – диде. Мин, никадәр чыгасым килмәсә дә, никадәр шул кызны кочаклыйсым, үбәсем килсә дә, торып чыгып киттем. Бакчада утырып, бик озак үземне үзем сүктем. Авызга чәйнәп салган ашны ашый алмавыма, үземнең үземне тота алмавыма хәйранга калдым. «Моннан соң икенче кат тугры килсә, болай ясамам», – дип, бик нык үземә сүз бирдем. Җитәр, әле дә бик күп форсат югалттым!..
5 нче июль, 1895 ел
13
Кичә шәһәрдән бер әллә нинди китап алып кайттым. Теле минем тарих теле берлә язылган булса да, тырышып укый торгач аңладым.
Китапта бер ташкентлы мулла Габбас дигән кешенең, кырык газизләр зиярәтене эзләп йөреп, Испаниягә барып чыгып, минем теге Әндәлес тарихында укыган гарәпләрнең калдыкларыннан гизле88 бер атауда яшәүче мөселман гарәпләргә барып очравыны һәм дә аларның хәзерге тормышларының ничек икәнлегене тасвир иткән. Бу китап дөрест булса, чынында шундый җир булса, ул оҗмах инде. Анда фәкыйрь юк, ач-ялангач, теләнчелек иткән зәгыйфь юк, актык сулышында авызына су салырга кешесе булмаган авыру юк, золым юк, җәбер юк, һәр җирдә тигезлек, һәр җирдә гадаләт. Тормышлары шулкадәр уңайланган, анда безнең кеби начар атлар берлә йөрүне, дөяләр, үгезләр берлә шәһәрдән шәһәргә килүне әллә кайчан онытканнар. Аларның бөтен шәһәрләре, авыллары арасында күз ачып күз йомганчы күз күргән җиргә җитә торган пыраклар89 кеби электрик вагоннары йөри. Анда бездәге кеби мелт-мелт итеп, ярлы кешене сүнәм-сүнәм дип куркытып тора торган табагач лампалар урынына һәр өйдә, һәр бүлмәдә әллә нинди матур, пөхтә электрик лампалар төнне кичтән аермаслык иттереп яктырталар. Анда, бездәге кеби, ирләр, теләсәләр, йомычканы йомыш итеп, хатыннарыны кыйнау, кечкенә генә эшләрне сәбәп итеп, аларны аеру урынына хатыннар үзләре үзләрене идарә кылалар, үз эшләре өчен үзләреннән хатыннар сайлап, үзләренең низагъларыны үзләре күрәләр.
Анда, бездәге кеби, муллалар бот күтәреп, һәрнәрсәне инкяр кылып: «Шәригатькә сыймый!» – дип тормыйлар. Аларның мәдрәсәләре, бездәге кеби, чүплек башында чүплек оясы кеби булмаенча, безнең падишаһларымызның сарайлары кеби зиннәтле, пөхтә, зур эшләтелгәннәр. Аларның падишаһлары, төрекнеке кеби, йөзәр, меңәр җарияләр берлә чормалып-чуалып ятмаенча, гади кеше кеби эш итә, гади кеше кеби мәмләкәтенә хезмәт итә. Хасыйле90, андагы эшләр – һәммәсе мондагының киресе. Чын, бездә дә шулай булса, нинди кызык булыр иде. Һәммә кеше рәхәтләнеп яшәр иде, һәммә кеше әллә нинди кирәкмәгән тамак кайгылары берлә йөдәмәс иде. Бар да эшләр иде, бар да ашар иде.
Ник бездә шулай булмаган? Әнә ул гарәпләрдә шулай булган, ник бездә булмаган? Без дә мөселман ич! Ник аларда уку ул кадәр алга киткән дә, бездә наданлык шулкадәр падишаһлык сөргән? Ник бездә шулкадәр золым, җәбер җәелгән дә, аларда ул беткән?
Ник бездә бөтен урамнар хәерче, карак берлә тулган да, аларда ул беткән?
Ник бездә хатыннар җарияләр кеби калган да, аларда падишаһлар булганнар? Моның сәбәбе ни?..
Тәкъдирдер шул!
Ник безгә Ходай шулай тәкъдир иткән? Аларга тегеләй?
Әй! Безгә дә Ходай аларныкыча тәкъдир иткән булсачы!
7 нче июль, 1895 ел
14
Бүген карабодайларны карарга дип кырга чыккан идем. Ни күзем берлә күрим: түбә өстендә, бер борай җире кырыенда, шайтан таягына ил сарган. Мин, әллә ни тапкан кеби, йөгерә-йөгерә өйгә кайтып, әнигә сөйләдем. Әни, бер кешегә дә сөйләмә дип, бик тиз корт тубалыны, битлегене миңа бирде дә, кечкенә генә шәл ябынып, кеше күрми торган җирдән су буйлап кына киттек. Судан кайта торган хатыннар, минем тубалымны күреп: «Абыстай, әллә ил таптыңызмы?» – дип әйтергә теләсәләр дә, әни: «Юк, Миңлекол абзыйларга тубал төзәтергә генә илтәмез, умартамыз уйнаткалап тора», – дип җавап бирә дә кызу-кызу китә иде. Хатыннар әнинең сүзенә ышанмыйчарак аптырап калдылар. Менә без авылдан чыгып та киттек. Мин эчемнән: «Таба алырмын микән? Урыныны онытмадым микән? Ил үлмәде микән?» – фикерләре берлә мәшгуль булсам да, канатлы кош кеби очам гына.
Менә түбә өстенә менеп җитә башладык. Мин, алтын тау тапкан кеби, тиремә сыймый барам. Әни дә минем арттан калмаска тырышса да арыды, мине еш-еш: «Кызуланма! Кызуланма!» – дип туктата башлады. Менә барып җиттек. Менә теге борай, әнә теге ягы солы, аның күршесе – карабодай. Әнә шайтан таягы һаман сыгылып тора, ә, китмәгән икән. Менә мин хәзер барып та җиттем. Әнине көтеп торам. Әни, илне күргәч, аның зурлыгына исе китеп, тирә-ягына бисмилла әйтеп, күз тимәсен дип төкерде. Үзенең битләреннән кызыл тир чыкканга, акыртын гына утырып хәл җыярга тотынды. Мин шулвакыт тубалларны хәзерләдем. Ул битлек киеп, кулларына бияләйләр киеп, җыярга хәзерләнде. Минем өчен битлек булмаганга, казакием берлә томаланып кына әнигә ярдәм итә башладым. Менә әни, бисмилла әйтеп, әүвәлге чүмечне алып состы. Кортлар бердән кузгалып китеп уылдый башладылар. Ул тагы берне салды, тегеләрнең уылдаулары тагы куәтләнде. Шайтан таягында калганнары казан кеби кайнарга башладылар. Тубалга кергәннәре тагы кырык төсле музыка уйный башладылар. Чүмечтән очып киткәннәре әнинең башы, минем башым тугрысында әйләнеп-әйләнеп җырларга тотындылар. Шул арада берсе, быж иттереп килеп, минем борынымның очына утырды. Мин төшерергә өлгерә алмадым. Борыныма бик очлы, бик ачы угыны тыкты. Мин кинәттән сикереп китеп кортларны куркыттым. Алар тагы тавышлырак җырлый, тагы безнең башлар өстендә күбрәк әйләнә башладылар. Әни кызу-кызу тубалга сала башлады. Әни салган саен, тубалда гөрләү куәтләнә башлады. Шайтан таягыннан корт шактый кимеде. Аның сыгылып яткан бер ботагы бераз башыны да күтәрде. Кортлар үзләреннән үзләре дә, күпердән чыга торган хайван кеби, тубалга таба керә башладылар. Әни: «Анасы керде, хәзер бетерәмез!» – дияргә өлгерә алмады, әллә кайдан арба тавышы ишетелә башлады. Һәм дә бик тиз безнең тугрыга килеп җитеп: «Ил тапканнар, ил тапканнар! Уртак!» – дигән тавышлар ишетелә башлады. Мин, ул тарафка әйләнеп карап, ямь-яшел чапкан печән өстенә ат тотып утырган бер ир, ак эшләпәләр, кызыл күлмәкләр киеп утырган ике хатынны күрергә өлгерә алмадым, алар бары да, бердән атларыннан сикереп төшеп, «Уртак!» дип йөгереп килә башладылар һәм дә, әни янына килеп, җыю мөштәрәк91 булып, биләү дә мөштәрәк булсын өчен, куллары берлә берәр корт салган төсле кылана башладылар. Ирләре, салыйм дигәндә маңлаены бер корт чагудан кулы берлә нишләгәнене белмәенчә, тубалның эченә бөтен кулыны тыкты. Кортлар бердән дулый башладылар. Бер минутта әнинең бөтен башы-өсте корт белән тулды. Бик зур тавыш күтәрелде. Теге мужик вә хатыннар, кулларыны селки-селки, кортлардан кача башладылар. Әни тубалны ябарга өлгерә алмады, бөтен корт чыгып бетте. Алар югарыда тагы әйләнеп-әйләнеп җырларга тотындылар һәм, бер-ике әйләнгәннән соң, урманга таба ага башладылар. Теге мужиклар, үзләренең ни кылганлыкларыны хәзер белсәләр дә, калган-поскан кортлар аларны куып-куып йөгертеп чакканга, алар акырып-бакырып йөрергә тотындылар. Атлары элгәрерәк тик торса да, берничә корт барып чаккач та, ул да сикерә-сикерә чабып, арба артыны чыгарып, юл буйлап авылга таба китте. Мин, алтын тау югалткан кеше кеби, ил артыннан бераз чапсам да, күземнән югалгач, әни янына кайттым. Әнинең битләре, маңлае тирләп-пешеп беткән, куллары да корт угы берлә шешенеп беткән иде. Йөзенә дә әллә никадәр ачу килү төсе чыккан иде. Теге мужиклар, хатыннар һәммәсе дә, безгә күренмәс өчен, арбаларыны калдырып, ашлыклар арасыннан киткәннәр иде. Без әни берлә бераз карашып торганнан соң, әни: «Каһәр сукканнар! Нинди зур илне әрәм иттеләр!» – диде дә, торып кайта башлады.
Миңа бу юлы буш тубал, буш битлекне күтәреп кайту бердән авыр, икенчедән оят төсле тоелды. Кеше күрсә, «Илеңез кая?» дияр кеби булды. Курка-курка, яшеренә-яшеренә генә, буш тубалны күтәреп, өйгә кайттык.
9 нчы июль, 1895 ел
15
Тагы эш җитә, тагы җәй үтә. Мин тагы җәйдән бер файда итә алмаенча калдым. Кичләрен, иртәләрен бөтен авыл чалгы кайрау тавышы берлә яңгырый. Чалгылар хәзерләнәләр. Кызлар кызу-кызу киндерләрене агартып бетереп, тукмаклап сандыкларга җыеп, янмый торган балчык келәтләргә кертеп куярга ашыгалар. Яшь киленнәр, кызлар, урак, печән өчен яңа эшләпәләр бастыралар, искеләрене буяталар. Аркаларына тагар өчен, сач такмаларыны яңадан тезәләр, кулларга җиңсәләр тегәләр. Хәзерләнәләр, елында бер килә торган зур эш бәйрәменә хәзерләнәләр.
Озак үтмәй печәнгә төшәрләр. Аның артыннан уракка, аның артыннан орлык җитәр; аның артыннан тагы урак. Авыл халкы тәмам кыр кешесе булып китеп, өйләренә ашарга-эчәргә генә кайтырлар. Авылларда бөкре картлар, чебеш ашатырга калган карчыклар, өй сакларга калган балаларга башка безнең кеби эшсез халык кына калыр. Ул вакытта, эшләргә теләсәң дә, бер эш эшли алмассың. Шуның өчен, бу елны, ичмасам, әрәм итмәс өчен, мәдрәсәгә баргач башка шәкертләр арасында сөйләргә минем дә сүзем булсын өчен, кызларга хат язарга кирәк. Кичә бик озак кемгә язарганы уйладым. Күрше кызы Сәгыйдә бик матур булмаса да, анда кереп-чыгып йөрү уңай булганга, аңар язмакчы булдым. Ләкин ул язу таныймы, анысыны белмим. Ни дип языйм? Мужик егетләренеке төсле иттереп, читләрене чуарлап, бәетләр язарга миңа килешми. Шәкертчәрәк иттереп, гарәпчә кушып язсаң аңламас. Үземнән бертөрле иттереп языйм, ахрысы. «Җаным, Сәгыйдә… мин сине сөям…» Инде нәрсә язарга?.. «Кавышыйк, җаным…» Тагы нәрсә? «Гыйшык тоту Йосыф, Зөләйхадан калган». Бу килешеп бетми. Йә тагы нәрсә?.. «Мине яндырма!..» Шул гынамы? Укып карадым, бердән бик аз була, икенчедән бер дә аңлашылмый! Бу ярамый, зуррак кәгазьгә һәйбәтләп язарга кирәк. «Алтын бармагым, көмеш тырнагым», – дип язсаң, тагы матур төсле күренми. «Сезгә газизелвөҗүд вә кәсирелсөҗүд»92 дип башласаң, әтигә, әнигә язган хат төсле була. Юк, берсе дә ярамый, яңадан язам. «Җаным Сәгыйдә, сиңа бик чук-чук сәлам бәгъдендә93 сүзем шулдыр…» Инде нәрсә языйм? «Сине сөям…» Тагы?.. Сөю берлә эш бетми бит, миңа тегесе кирәк! «Кавышыйк, җаным Сәгыйдә, син кая ятасың?» Бусы килешмәс! Минем ни эшем бар кая ятуында? Шулай бетерим, ахрысы. Үзе дә белә инде. «Сине сөйгүче…» Укып чыккач, бу хатны да яратмадым. Ни булса булсын, максуд – хат язу бит. Шуны җибәрәм. Ләкин ничек җибәрәм? Бер-бер бала аркылы җибәрергә – баласы юк. Тагы ул балага ышанырга ярыймы? Карчыклар аша җибәрергә, ул карчыкны кайдан табасың? Үзем бирергә кирәк. Таптым, мәчеләренең муенына бәйләп җибәрергә кирәк. Ләкин аны әллә кем алса, ул вакыт нишләрсең! Юк, әүвәл йортларына чыкканны саклап торырга кирәк тә ташка төреп ыргытырга кирәк. Хәзер печәнлектән аның чыкканыны саклап торырга киттем.
10 нчы июль, 1895 ел