Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 15

Yazı tipi:

16

Өч көн бербуйдан саклап торып туеп беттем. Һич тугры китерә алмадым. Яисә чыкмый иде, яисә, чыкса да, кеше берлә була иде. Менә бүген, тегүене алып, безнең печәнлеккә каршы ышыкка чыгып утырды. Мин әллә кайчаннан бирле карап торам. Мин аның шул тулы битләрене, шул кызыл авызыны үбәрменмени? Аның шул йомшак куллары берлә кочакланырмынмыни? Ыргытам… Ләкин ул хатны алмаса… нишләрмен? Яки әнигә бирсә! Ай, элгәре үзе язса шәп булыр иде соң! Тукта әле, читәнне азрак шытырдатыйм. Ишетми… тагы… Кара, ишетте… күзе берлә эзли… Ташлыйммы? Юк, куркыныч! Ул, шул читән шытырдагач, үзе килсә иде. Юк, килми! Тукта, тагы бер шытырдатыйм әле… Һаман эзли… үзе килми! Ыргытыйм, хәзер кеше юк. Күңел курка!.. Кул бармый!.. Йөрәк леп-леп сикерә!.. Ыргытыйммы?.. Юк, булмый… Ник булмасын… Ул кыз түгелмени?.. Аның егетләр белән йөрисе килмимени?.. Килә, килә!.. Алай булса, ник үзе миңа хат язмый?.. Йә, ярар… Фәлсәфә сатар вакыт түгел, ыргытам. Уф… Тагы кулым үземнең әмеремне тутырмады. Тагы ыргыта алмадым! Менә инде Сәгыйдәнең әнисе дә чыкты! Инде ни була? Әнә Сәгыйдә әнисе белән көлеп сөйләшә. Миннән көлә торгандыр!.. Миннәндер!.. Йә менә әнигә әйтерләр!.. Китим тизрәк!..

14 нче июль, 1895 ел

17

Йокыдан иртә тору сәбәпле, җир күрсәтергә барганда, мин башымны җыя алмасам да, кайтырга чыкканда, кәеф тәмам ачылып беткән иде. Җирнең кырыеннан чыгып килә торган зур кызыл кояшның, шул чык юешлегеннән котылыр өчен кеби, тырышып-тырмашып өсткә чыга баруыны карый-карый, атны авылга таба борып кайта башладым. Кырга уракчылар килеп беткәнгә, юл буп-буш булса да, бөтен җир тулы халык иде. Бөтен юл буенча озын арканнар берлә бәйләнгән атлар, киләсе көннең эсселегенә кадәр тамакны туйдырып калыйк дигән кеби, шатыр-шотыр ашыйлар иде. Арбалар янындагы көлтәләрдән ясаган куышларда лагун-лагун сулар, тырыс-тырыс катыклар, зур-зур икмәкләр уракчыларның сусауларыны кайтарыр, тамакларыны туйдырыр өчен хәзерләнгән иде. Өчаякларда кечкенә генә балалар, киләчәктәге елларда шул аталары, аналары, агалары кеби, күш-күш урак урыр өчен мыш-мыш йоклап хәзерләнәләр, шул саф һавада әллә ничә төрле саф чәчәкләр исене иснәп, киләчәк хезмәтләргә көч җыялар иде. Җирләрнең эчләрендә хатын-кызлар, ирләр, егетләр алын-алын алып, игеннең уңганлыгына шатлана-шатлана кеби иштереп-иштереп уралар иде. Егетләрнең калын беләкләрене тамат ябыштырган ак җиңсәләр, кулларында үткен ураклар, оста сугышчының кулындагы кылыч кеби, тиз-тиз селкенеп, күз ачып күз йомганчы артларында зур-зур көлтәләр калдыралар, атлаган саен шул иген гаскәрене җиңә-җиңә алга таба баралар иде.

Кызларның, хатыннарның алъяпма бавы берлә нечкәләнгән билләре өстеннән язгы ак су кеби агып төшкән озын сач такмалары, аларның ике кырыеннан озын-озын итеп, шуның кара ярлар-якалары кеби томырап-караланып, елан кеби түгәрәкләнеп сузылып яткан сач толымнары, аларның кулларындагы нечкә үткен уракның селкенүе берлә селкенеп, кояшка каршы елтыр-елтыр уйныйлар, аңарга каршы шул куе, озын, тулы башаклы арышларны үстергән өчен үзләренең рәхмәтләрене җибәрәләр, аңарга башларыны иеп-иеп дустлык сәламе сөйлиләр иде. Һәр кешенең кулында чаж-чож итә торган ураклар да үзләренең елтыраулары берлә бу тәңкәләрнең рәхмәтләренә, тәбрикләренә катнашалар иде. Кыр тургайлары, кырдагы әллә ничә йөз төрле кошлар, кортлар, күбәләкләр дә кешеләрнең фикерләрене бүлешәләр, алар да шул игенне уңдырган кояшка үзләренең шатлыкларыны, сөенүләрене мең төрле авызларыннан мең төрле аваз чыгарып сайрыйлар, шул кояшның олуглык җырыны җырлыйлар иде. Бөтен кыр эшли иде. Бөтен кыр шул эшнең барлыгына шатлана, шул эшнең бәйрәмене итә иде. Кай тарафына карасаң да, шул сач такмалар, ураклар ялтыравы берлә кошлар сайравы күрелә, кай тарафына баксаң да, бөтен кешеләрнең эшкә чумганлыклары, шул эшнең күплегеннән шатлана-шатлана эшләүләре, шул эшнең бәйрәмене тагы эш берлә бәйрәм итешкәннәре хис ителә иде. Бу эш диңгезендә, эшчеләр дулкыны арасында, атымны акыртын гына атлатып бара торган эшсез мин дә, шул эшчеләрнең бәйрәмендә үземнең эшсезлегемне белеп, үземнең шуларның матур эш бәйрәмнәрендә йөрергә хакым юклыгыны уйлап, мине сизмәсеннәр дигән кеби, урланып кына, акыртын гына китсәм дә, күңелемнән һаман үземне үзем гаепли идем. Үземне үзем әрәмтамак дип исемли идем. Шулкадәр күп эш бар вакытта, шулкадәр эшнең кадере зур вакытта, үземнең эшләмәвемне хаклы ясар өчен, бөтен башымнан әллә никадәр дәлилләр эзләсәм дә таба алмыйм, шул уйларда тирәнләнгән саен, үземне үзем шелтәли бара идем.

Һәммә халык эш эшләгәндә, һәммә халык табигатьнең биргән байлыкларыны күбәйтергә тырышканда, һәммә халык бөтен бәни бәшәрнең94 киләчәге өчен икмәк хәзерләгәндә, ничек бер эш эшләми торырга кирәк? Ничек, шул хезмәткә катышмаенча, шул хезмәтнең җимешләреннән файдаланырга кирәк?

Колагыма ишетелгән бала тавышы мине фикеремнән чөерде. Мин тавыш тарафына карый башладым. Бер баланың әнисенең эре куллары өстендә сыгылып-сыгылып, суырып-суырып имчәк имүене, анасының да шул баласының имчәк имүенә карап ләззәтләнүене күреп, мин дә шатландым.

Им, бала, им! Имдекең сөтләр хәләл! Им, бала, им! Имдекең сөтләрне түләргә уйлап, имдекең сөтләрдән булган куәтне шул киң кырларда, шул бетмәс-төкәнмәс эшләргә тотарга уйлап им! Им, бала, им! Анаң кеби таза, нык, матур, эш сөя торган кызлар, атаң кеби эштән арымый, байлык ясый, байлык җыя торган угыллар тугъдырыр өчен, аларны үстерер өчен, алар берлә шул киң кырларда, шул эш диңгезендә колачлап-колачлап йөзәр өчен им!

Им, бала, им! Шул кырларны гөл бакчаларына әверер өчен, шул кырларны алтын таулар ясар өчен, белем өйрәнергә, зиһен ачарга көч ясар өчен им!

Имез, ана, имез! Эш арасында туган, эш арасында үскән, эш өчен яратылган балаңны имез!

Имез, ана, имез! Балаңның әрәмтамак булмаенча, эшче булачагына ышанып, аның эшләячәк куллары, эшкә йөреячәк аяклары, эшне уйлаячак башлары үссен өчен имез!

Имез, ана, имез! Син, үзеңнең имчәгеңнән аккан хәләл сөтләрең берлә эш эшләп тамак туйдырачак, эш эшләп әллә никадәр әрәмтамакларның корсакларыны туйдырачак балаңны имез! Шул баланың әрәмтамак булмавына шатлана-шатлана, бәйрәм ясый-ясый имез! Имез, ана, имез! Шул матур көннәрдә, шул иген диңгезендә, шул мең төрле кошлар, кортлар шатлана-шатлана сайраганда, син дә, эшче ана, балаңны сөя-сөя имез! Син дә, ана, шул матурлыкка аналык мәхәббәтен дә кушып, шул бәйрәмнең тулмаган җирене тутыр.

Яшә, эшче ана! Яшә, эшче бала! Бөтен дөньяның кыйммәте, бөтен дөньяның сәгадәте синең эшлекле кулыңда икәнлегене бел дә яшә! Яшә!

21 нче июль, 1895 ел

18

Урак бетте. Халык бер яктан бик кызу-кызу көлтә ташый, икенче яктан орлык суга. Җәй көне бушсызлыктан моңаеп тора торган ындырлар хәзер җанланды. Кара токлар янына өем-өем кечкенә чүмәләләр өелә, ындырның кырыйларына бик матур иттереп очландырып бетерелгән кибәннәр куела башлады. Хатыннар, кызлар ындырга кайттылар. Алар, кояшта пешкән, кызарган битләреннән тирләр агызып, уҗым өчен орлыклар суга башладылар. Зуррак ындырларда дөбт-дөбт итеп көйләтеп алты берлә сукканның тавышы бөтен ындырдагыларга музыка кеби тәэсир итә башлады. Авылның бөтен тормышы, кайгысы, шатлыгы, өмете ындырга күчте. Шундагы чүмәләләрдә, шундагы кибәннәрдә, шундагы сары ука кеби сузылып яткан салам өемнәрендә, шундагы кап-кара ындыр табагының уртасында өелгән кибәкләрендә (борыкларында) боларның меңәр-меңәр өметләре саклана, боларның меңәр төрле планнары яшеренә башлады. Бу ел кызлар шул озын-озын, авыр-авыр эшләр бетеп, бөтен эш кырдан кереп, көзге моңлы-ягъмурлы озын төнле көннәрдә, үзләренең хәләл хезмәтләреннән булган ашлыклардан, көзге вак ягъмурның йоклатасы килә торган тавыш берлә акыртын гына салам башлы келәткә явып торган вакытында, үзләре сөйгән, үзләре кеби эштә ныгыган кияүләре берлә ашап-сыйланып, аларның кочакларында ятасыларыны уйлыйлар иде. Егетләр, эшләр беткәч, казлар йолкыр вакытлар җиткәч, Алла кушып, солдаттан да котылып кайткач, шул ашлыкларны сатканнан алган акчага бикәчләренә күлмәкләр, читек-кәвешләр, балдызларына сабыннар, иннекләр, каенеләренә пәкеләр, конфетлар алып кайтып, мылтыклар атып, скрипкәләр уйнатып, кияү булып кыз катына керергә уйлыйлар иде. Йорт хуҗалары, эшләр бетеп, ашлыклар сугылып келәткә кереп, кызу-кызу җыела торган казна бирелеп беткәч, шәһәргә барып яңа сабан алырга, кара атка яңа сбруй алырга, угылны, кызны өйләндерсәк-нитсәк кирәк булыр дип, тимер ход алырга уйлыйлар иде.

Киленнәр, эшләр беткәч, тавыклар йомырка салудан туктагач, бәрәңгеләр алынып беткәч, казлар, үрдәкләр су буеннан җыелып алынгач, курыккан кеби генә җылыта торган көзге җылы кояшлы көннәрдә яшел уҗым араларыннан үтә торган юллардан, кашка алашаны җигеп, арбага кызыл ястыкны салып, күчтәнәчкә төче ачы күмәчләр пешереп, сандык төпләреннән алган, бикәч вакытта китерелгән читекләрне киеп, ире берлә әниләренә кунакка барырга, анда өч-дүрт көн кунак булып, һәр иртәне мунча кереп, карендәш-кабилә, дуст-ишкә ашка барып йөрүне уйлыйлар иде.

Яшүсмер балалар, шул ашлыкларны эшләп бетергәч, әтисе берлә базарга баргач, үзенә матур кара казаки, кара чалбарлык алдыруны, шуларны киеп, мәктәп ачылгач та букчага тыгып барыр өчен яңа китаплар, кызыл яза торган карандашлар, карандаш очлый торган пәкеләр алуны шатлана-шатлана уйлыйлар иде. Боларның һәммәсенең дә уйлары дөрест иде. Һәммәсенең дә шул теләгәннәрене булдырырга, үзләре аңлаганча кәефләнергә хаклары бар иде. Чөнки болар әрәмтамак түгелләр иде.

29 нчы июль, 1895 ел

19

Безнең дә эшләр бетте. Миңа мәдрәсәгә китәргә вакыт җитте. Әниләр күлмәк-ыштаннар тегәләр, миңа чәкчәкләр, майлар, баллар хәзерлиләр. Әти дә, төрлечә уйлап, миңа күпме акча бирергәлегенең очына чыга алмый. Үзем дә күпме акча барлыгыны, җәй буе күпме җыелдыгыны хисапладым. Баргач ук, һәйбәт трико казаки берлә чалбар тектерәм. Сәгать алсаң да яхшы булыр иде, ләкин акча җитеп бетмәс. Берәр атнадан китәм. Мәдрәсәгә барасы килсә дә, әллә нигә авылдан да китәсе килми. Әллә нинди хис шунда үземне бәйләп тота. Мәдрәсәдә бик кызык була инде. Бөтен шәрикләр җыелалар, һәммәсе әллә никадәр яңа хәбәр китерәләр. Әллә никадәр шатлык була. Мин, әүвәле харчевнягә барып төшеп, хәзрәт берлә күрешеп килеп, харчевнядә бер-ике көн торып, дуст-ишләрне, шәрикләрне харчевнягә алып килеп, пәрәмәч, сумса берлә сыйлап кына барып керәм. Кызык була.

20 нче сентябрь, 1895 ел

20

Бүген китәм. Әйберләрем һәммәсе җыелган. Китаплар, күлмәк-ыштаннар, күчтәнәчләр һәммәсе дә букчаларга тыгылган. Торырга дигән 25 сум берлә, әти казакилар алырсың дип биргән 10 сум берлә, үземнең җәйли җыйган 8 сум 38 тиен дә кәгазьгә алыштырылып, китаплар эченә куелган. Китәм, тагы киләсе җәйгә кайтырга булып китәм. Кыш буе, белмим, нинди үзгәрүләр булыр. Җәй буе берни булмады. Нә кызлар берлә йөрдем, нә башка бер эш эшләдем. Хәер, теге төрек тарихыны, теге китапны биш-алты кат укып чыктым. Баргач та, тагы шундый китаплар укырга кирәк әле.

Китүне уйлагач, күңелләр йомшарып китә, елыйсы килә. Киткәндә еламасам ярар иде. Бүген иртүк, мунчага кереп, яңа күлмәкләр киенеп чыктым. Әни минем чыгуыма коймаклар пешереп, бал берлә чәй хәзерләгән иде. Бик тәмле иттереп эчтем. Әни миңа хәзер кунак иттереп карый. Минем берлә сөйләшкәндә яшь чыкмасын дип көчләнеп кенә сөйли.

Хәзер малай ат җигеп маташа. Әти аштан кайткач китәм. Хуш, авыл! Хуш, миңа кызларыңнан бер файда бирмәгән, минем эчемне генә пошырган авыл кызлары! Хуш, иген тулы ындырлар! Хуш, җырлый торган тавыклар! Хуш, кичке авылдагы тынычлык! Хуш, авылның моң-кайгысыз тормышы! Хуш, авылның майлы бәлешләре, тәмле итләре! Хуш, яшьтәш егетләр! Хуш, урамнарда туңып уйнап йөри торган балалар! Хуш, бу елгы җәем! Хуш, мәңгелеккә кайтмый торган бу елгы гомерем! Һәммәсе, хуш!

1 нче октябрь, 1895 ел

21

Пароходта бару миңа һәрвакыт үземнең бик күп кимчелекләремне хәтеремә төшерә, әллә нинди үземнән үзем риза түгеллек хисләренә уяндыра. Менә хәзер бөтен пароход тулы кеше арасында мин ялгыз барам. Танышым юк, дустым юк. Башкалар ду килеп даулашып, шатланышып барганда, мин моңаеп барам. Менә минем берлә кергән укучы рус егете, кергәндә ялгыз булса да, өч-дүрт сәгать булмады, шундагы никадәр ирләр, кызлар берлә танышып алды. Шулар берлә гомер буе дуст кеби йөри. Мин һаман тик торам. Татарлар берлә танышып, бергә барырга мөмкин. Ләкин алардан ни файда итәсең? Алар һәммәсе үз эшендә: берсе сатуыны сөйли, берсе алуыны. Миңа боларның берсе дә сөт тә бирми, май да бирми. Руслар берлә катышып китәргә тел юк. Тел белсәң, менә шул марҗалар берлә рәхәтләнеп сөйләшеп йөрер идең бит. Менә кара, шул студент берлә шул марҗа кызы никадәр сөйләштеләр, белмим, никадәр тирән таныштылар. Әнә шул ябык сары хатын берлә теге сары төймәле рус кайчаннан бирле бергә йөриләр, кайчаннан бирле аерылыша алмаган кеби сөйләшәләр. Әнә тагы кечкенә генә кызлар берлә кечкенә генә рус малайлары нинди кызык иттереп уйнап йөриләр. Әнә тагы бармагы саен алтын йөзек кигән, корзинасына әллә никадәр ашамак-эчмәк әйбере төягән марҗа берлә танышкан таза егет, аерылмас дуст кеби, бергә ашап, бергә эчеп, кичләрне пароход өстендә бергә үткәрәләр. Әнә тагы бүтәннәр…

Мин һаман ялгыз! Әллә мин так туганмы?

3 нче октябрь, 1895 ел

22

Йа Рабби, Казан никадәр зур! Никадәр матур!

Бу кадәр халык кайдан җыелган? Бу кадәр мал кайдан килгән? Бер Устиясендә генә әллә ничә мең кеше бар. Бер Устиясендә генә әллә ничә мең, бәлки, йөз меңнәр кешегә ашарга-эчәргә җитәрлек ашамак-эчмәк, йөз мең кешегә сыйланырга җитәрлек тәмле нәрсәләр бар. Мондагы карбызлар, кавыннар, йөземнәр, дүләләр95, айвалар, сливалар әллә ничә авылның игененнән артык; әллә ничә авылның бәрәңгесеннән артык. Кем шулкадәр тәмле нәрсәләрне ашый? Каян бу кадәр тәмле нәрсәләргә акча җитә? Бу кадәр көтү-көтү эшчеләр ашыгып-ашыгып пароходка ташый торган маллар кая китәләр? Боларны нишлиләр? Имут-имут өелеп куелган тиреләрне нишлиләр? Биек таулар кеби өелеп куелган шикәр мичкәләре кая китәләр?

Белмим, белмим! Шул нәрсәләрне күргәч тә, минем күңелем тиз-тиз Казанга барып җитәргә ашыга. Менә мине ямщик алып бара. Әнә Хан мәчете манарасы күренә, әнә башка мәчетләр. Мин бөтен эчем-күңелем берлән тизрәк шул Казанга барып керәсем килә. Бөтен ихласым берлә шул Казанның киң, зур урамнарында йөрисем килә. Мин шул Казанга килеп җитүемә шатлыгымнан тиремә сыймаенча ярылырга җитешәм.

Менә Казанга кердек. Кара, нинди матур кыз, пөхтә киенгән дә нинди матур атлап бара. Менә бу егетне кара, ут сүндерергә ашыккан кеби әллә кая ашыга. Кара, бу хатын ничек тирә-ягына карый-карый, әллә кемне көтә-көтә бара. Шулар һәммәсе дә нинди бәхетле, нинди! Шулар бит һәммәсе дә шул Казанда торалар, шул Казанның матур урамнарында, матур бакчаларында йөриләр. Шулар бит һәммәсе дә шул әле гайре ниһайә96 кавыннар, карбызлар, алмаларны ашыйлар, һәммәсе бәхетле, һәммәсе бәхетле!

Менә харчевнягә килеп җиттем. Мин дә Казан кешесе булдым. Мин дә бәхетле! Бәхетле, бәхетле!

5 нче октябрь, 1895 ел

23

Мәдрәсәгә килгәнгә бер атна үтсә дә, һаман әле сабак башлаган юк. Көн дә шәкерт килә, көн дә иске иптәшләрдән берсе килеп, әллә ничә айлар аерым үткәргән хәлләрне сөйләшәмез. Һәммәсе кап-кара булып кояшка пешеп, тазарып, зураеп, ирләнеп киләләр. Кайсыларының киткән вакытта шоп-шома мыеклары яңа гына бөркеп чыккан җоннар берлә бизәлгән була. Һәммәсендә дә әллә никадәр гайрәт! Әллә никадәр куәт! Әллә никадәр дәрт! Барсы да бу елны аерым бер ел ясап, әллә никадәр укырга, әллә никадәр алга китәргә, әллә никадәр үзгәрергә уйлыйлар. Һәр көнне кич берлә бер-бер иптәшнең өеннән алып килгән «маддә»ләре97 берлә сыйланамыз, чәй эчәмез, уйныймыз, көлешәмез, җырлыймыз, бәйрәм итәмез.

Казанда калганнарда да бу ел бер үзгәлек бар. Барсы да кеби җәй буе русча укыганнар. Кайсылары хәзер дә русчаны туктатмаганнар. Кайсылары җәйләрдә рус кызлары берлә танышканнар. Кайсылары мөселман кызлары берлә дә дустлашканнар. Кайсылары Мәкәрҗә өстләрендәге вакытларын да буш үткәрмәгәннәр. Кыскасы гына: торганнар, яшәгәннәр. Минем кеби лыгырдык булып, бер эш эшли алмаенча вакыт үткәрмәгәннәр.

13 нче октябрь, 1895 ел

24

Кояш әллә нинди: инде сезне җылыта-җылыта аптырадым, арыдым дигән кеби, зәгыйфь кенә нурларыны чәчеп, акыртын гына тирә-ягыны җылыта, йомшак кына итеп яктылыгыны тутыра. Ул инде, җәйге көн кеби, башларыңнан миләреңне эретеп чыгарырлык булып мәрхәмәтсез кылынмый. Аның хәзер шәфкатьле нуры мәрхәмәтле. Ул киң Кабан күле өстендә дә, элгәреге кеби, ялтыр-йолтыр иттереп, яшь батырның кылычыны уйнатуы кеби кылынмый. Аны да кызганган кеби, аны да киләчәк суыкларга чыдарга димләгән кеби, үзенең йомшак җылысы берлә кочаклап, елмая-елмая гына бәхилләшә, саубуллаша. Ул хәзер, элгәреге кеби, агачларның яфракларында, аларның матурлыгына, көнләп, кыздырып кыздырырга теләми. Ул, аларның соры йөзләренә көлемсерәп карап, аларга дустлык галәмәте күрсәтә. Һава да бүген тып-тын. Әллә никадәр очып йөри торган үрмәкүч җепләре, җилдән дә, эсседән дә курыкмаенча, әллә кая таба китәләр. Иске коймалар янындагы кызыл-кызыл «марҗа» лар98 да бик һаваланып кына кояшның җылысында рәхәтләнәләр, туйлар ясыйлар. Бөтен һава әллә нинди алма, кавын, карбыз, кабак исе берлә тулган. Өйләрдән әллә нинди туклык исе чыга.

Кешеләрнең йөзләрендә эшлеклелек балкый. Без, бөтен иптәшләр берлә сөйләшә-серләшә туеп беткәнгә, укырга башлыймыз. Бүген беренче мәртәбә хәзрәт дәрескә керә. Әнә эслиләр. Хәзрәт керде.

20 нче октябрь, 1895 ел

25

Дәресләр бик шәп китте. Бик кызу укыймыз. Бер-ике атнадан моназарәгә йөрергә вакыт җитә. Мин хәзер «Тәрҗеман» гәзитәсе укый башладым. Кызык, дөньяда әллә ниләр бар. Әллә кая бер Мәһди99 чыккан. Әллә кая агачтан кәгазь ясыйлар икән. Америка дигән җирдә егерме җидешәр катлы өйләр салалар икән. Ничек салалар! Кяфер шул! Намазы укыган, рузасы тоткан. Эше дә шул: шуларны уйлап тору гына!

15 нче ноябрь, 1895 ел

26

Дуңгызлар, шул ишан малайлары, һәммә җирдә эчеп йөрүдән бүтәнгә ярамыйлар! Теге башкорт ишанының угылы да мәдрәсәнең исемене сатып эчеп йөри икән. Кирәгене бирдек. Ике көн исереп кайтканыны көтеп торып, авызыны иснәп бик пешерергә теләсәк тә, тугры китереп булмаган иде. Бүген юри артыннан китеп, бөтен фәхешханәләрне эзләдек, таба алмадык.

Ул фәхешханә гаҗәп икән! Минем беренче керүем булганга, дер-дер калтырый-калтырый кердем. Әгәр шул мәдрәсәнең исемене былчыратучылардан үч алу фикере булмаса иде, һич керә алмый идем. Ул кызлар, ул хатыннар! Һәммәсе, безне чормап алып: «Утырыңыз, утырыңыз!» – дип йөдәтә башладылар. Күңелгә әллә нинди хис төште. Бердән, тизрәк чыгасы килү, бердән, каласы килү. Әлбәттә, әүвәлге хис җиңде. Без, теге малайны таба алмаенча, бөтен фәхешханәләрне йөреп бетердек. Кич берлә кайткач, капкаларны бикләтеп, сакларга тотындык. Кайтты, дуңгыз, бөтен авызы сыра исе берлә тулган. Аның өстенә тагы, канәфер кадагы ашаган булган. Үзенең дә кирәгене бирдек. Бөтен авызы-борыны кан булды. Шулай кирәк ул, сабак укымаенча, мәдрәсә исемене сатып йөрүче малайларны! Сабак булыр!

13 нче гыйнвар, 1896 ел

27

Кыш үтеп бара. Мин бер мәртәбә дә яза алмадым. Чөнки язылачак нәрсә булмады. Бу кыш былтыргыга караганда да мәгънәсез үтте. Моназарәләр азайды, һәммә җирдә «аның базары төште» диләр. Мантыйкка тырышучылар кимеде. Мин дә былтыргы кеби тырышмадым. Әллә нәрсә күңел болардан бернәрсә чыгарыр төсле тормый. Йә инде, гыйлем мәсьәләсе берлә угъраш, имеш. Үзең надан бул да, гыйлемнең хәкыйкате ни идекене бел, имеш. Тагы ул гына җитмәгән, «Ваҗиб-ел-вөҗүд» нең гыйльме нинди, ничек, имеш. Мин кайдан белим! Ул моназарәләр кылышып беленә торган эшмени? Гакаиды100 тагы, әллә кайчан үлеп беткән, сөякләре көлгә әйләнгән рәвафыйзләр101 берлә моназарә кылыш. Шигыйләр102 берлә: «Хәзрәти Әбүбәкер хәлифә булырга тиеш идеме, хәзрәти Галиме?» – хакында шәм яндырып кычкырыш, имеш! Тарихтан хәзрәти Әбүбәкернең хәлифә булганлыгыны беләм. Хәзрәти Галигә хәлифәлек тиешлегене белмим. Ул булса, фәлән булыр иде, төгән булыр иде, ул хак хәлифә дигән сүзләргә тагы: «Бәлки, булыр иде, бәлки, булмас иде», – дип җавап бирми ни хәлем бар! Тагы, һич башында гакылы бар кеше шулай дими нишләсен? Ни дип мин хәзер 1300 ел моннан элек булган вакыйга өчен башымны ватып кычкырышып торыйм!

Ихлас кайтты. Бу арада кулга төшкән вак-төяк китапларны укып маташам. Әле менә рәдде нәсаридан103 бер китап төште. Кызык. Менә безгә белергә кирәк булса, шуны белергә кирәк. Рәвафыйзләр терелеп кайтмаслар, христианнар күз алдымызда басып торалар!

18 нче март, 1896 ел

28

Яз булды, көннәр җылынды. Мәдрәсәнең һавасы искиткеч бозылды. Иртә торганда, башның эченә кургашын эретеп тутырган кеби булып, башны күтәреп булмый. Укыйсы килми, сөйлисе килми, орышышасы гына килә. Шуның өчен мин хәзер өйлә намазы укыгач та, чәй эчеп, йөрергә чыгып китәм. Урамнар былчырак булса да, һава бик матур булганга, рәхәтләнеп йөрим. Хәзер урамдагы халыкның төсе бөтенләй башка, һәммәсендә әллә нинди шатлык әсәрләре бар. Һәммәсе дә, шул озын салкын кыштан туеп, матур җәйнең якынлашуына сөенәләр кеби күренә. Урамнарда, крепость артларында әллә никадәр мөселман хатын-кызы, араларында нинди матурлары бар. Безгә дә кайчан гына шул хатыннар берлә дустлашырга түгел, сөйләшергә генә дә насыйп булыр икән? Зур урам бүген искитәрлек. Ул марҗа, ул марҗа! Кайдан бу кадәр җыелган? Кайдан бу кадәр матур, пөхтә, бай киемнәр тапканнар? Ничек болар бу кадәр бай була? Әнә студентларыны кара. Алар да нинди киенгән. Без дә шулар кеби студент. Ник соң без йөрергә чыга башласак, бөтен мәдрәсә буе берсеннән чалбар, берсеннән калош, берсеннән бүрек, берсеннән бишмәт җыямыз? Ник соң болар шул матур кызлар берлә рәхәтләнешеп сөйләшеп йөриләр дә, без аларның артларыннан авыз суымызны гына агызып йөримез? Моның сәбәбе ни? Без кеше түгелмени?

29 нчы март, 1896 ел

94.Бәни бәшәр – адәм балалары, кешелек дөньясы.
95.Дүлә – грушаның вак төре.
96.Гайре ниһайә – чиксез күп.
97.«Маддә» дип шәкертләр өйдән килгән күчтәнәчкә әйтәләр иде. (Г. Исхакый искәрмәсе.)
98.Марҗа – көз көннәре чыга торган кызыллы, вак чуарлы бер таракан. Бәгъзе җирләрдә «мәчет тараканы» да диләр. – Г. Исхакый искәр.
99.Мәһди – туры юлга төшерүче.
100.Гакаид – ислам дине кагыйдәләре, иман.
101.Рәвафыйзләр – динсезләр, мәҗүсиләр.
102.Шигый – дүртенче хәлифә Гали һәм аның балаларына тарафдарлык мәзһәбе (юлы, юнәлеше) – мөселман динендәге ике төрле юнәлешнең берсе.
103.Рәдде нәсари – христиан динен кире кагу.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
20 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1954
Hacim:
591 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04299-7
İndirme biçimi:
Metin
Средний рейтинг 4,9 на основе 8 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 4 на основе 2 оценок
Ses
Средний рейтинг 5 на основе 1 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 4,4 на основе 7 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 4 на основе 4 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 1 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 6 оценок