Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 16

Yazı tipi:

29

Русчадан башка бер эш эшләп булмаганга, мин бу ел, җәй калып, русча укырга карар бирдем. Укыйм, шул руслар, марҗалар берлә сөйләшерлек булырлык укыйм! Авылга да кайтмам. Укыйм!

12 нче май, 1896 ел

30

Хәзер без мәдрәсәнең түбән өендә, солдаттан калыр өчен, аягыны бозып ятучы Салих берлә икәү генә торамыз. Мин Андрейдән, аена өч тәңкә түләп, русча укыйм. Ул, мескен, көн дә күкфараз мае берлә аягыны яндыра. Ул ике атнадан бирле маташа-маташа эштән чыкты инде. Әүвәлләре көн буе ятып тора иде, аякка баса да алмый иде. Хәзер азрак йөри башлады. Ашау-эчүне, әлбәттә, мин хәзерлим.

Акча азрак булса да тормыш кызык түгел. Русча бик авыр. Аның нәхүе, әллә нәрсә, безнең гарәп нәхүенә бер дә охшамый. Мин көненә ике сәгать укып кайткач бөтенләй буш. Эч пошканнан бакчаларга чыгып йөрим. Кабан күленә төшеп коенам. Ләкин һәммә җирдә бер бушлык табам. Халык берлә шыгрым тулган бакчада мин ялгыз! Бөтен кешенең көлешүе, тавышы күкләргә күтәрелгән вакытларда мин моң! Бөтен кеше үзенчә кәефләнгәндә, мин кәефсезлеккә чумган. Минем күңел утырткан бер эшем юк. Күңел сөйгән бер кешем, бер дустым юк. Мин, һәрвакыт үзбашыма калып, үземнең фарызларым берлә генә яшим. Менә шул бакчада кызлар берлә көлешә-көлешә сөйләшеп йөри торган егетләр кеби йөрисем килә. Агач төпләренә утырып китап укып туйганның соңында, янына килеп утырган егет берлә сөйләшә торган ак киемле кыз берлә мин дә сөйләшәсем килә. Ул егеткә таба аның елмаеп карап сөйләгән сүзләрене минем дә ишетәсем, шул сүзләрне сөйләгәндәге аның йөзендәге үзгәрүләрне минем дә укыйсым килә. Әнә шул агач төбендә утырып тора торган ике татар кызы берлә сөйләшәсем, күрешәсем, дустланасым килә. Ләкин әллә нинди чылбырлар, әллә нинди мин аңламаган богаулар мине шул кызларга якын җибәрми, алар берлә мине сөйләштерми, дустлаштырмый! Мин эчемдәге әллә нәрсәне, әллә нинди куәтне җиңеп, шулар берлә барып сөйләшә башлый алмыйм. Шулай итеп, көн үтә, көн үткән саен, минем кәефем китә бара.

17 нче июнь, 1896 ел

31

Салих терелә төште. Ул хәзер аксап кына йөри. Ул авыруыннан зарар итмәгән. Миннән яшерсә дә, аңладым. Ул күрше Садыйк байларның асраулары берлә мөнәсәбәт башлаган. Бүген мәдрәсәнең коймасы аша төшеп, асрау берлә сөйләшеп кайтты. Күзләре, йөзләре – бары да көлә. Мин аның ул асраулар берлә маташып йөрүене яратмаган кеби сөйләсәм дә, ахырдан моның бер көнләү икәнене генә тәсдикъ иттем. Ул, минем күңелне дә алыр өченме: «Әйдә, сине дә алып барам. Кече атна көнгә тагы хуҗалары дачага китәләр. Бөтен өй бер карчык берлә ике асрауга кала. Карчык сүз дәшми. Берсе сиңа булыр», – диде. Мин элгәре «ваклык, фәлән-төгән» дисәм дә, ахырдан риза булдым. Гомердә бер мәртәбә кызлар берлә уйнашырга, сөйләшергә кирәк. Хәзер мин әллә ни көткән кеби җомганы көтәм. Тизрәк килсен дә, мин дә кеше төсле булыйм. Ләкин кызлар берлә ничек сөйләшергә? Алар бик борып-борып сөйләшергә яраталар диләр. Тырышырмын инде.

21 нче июнь, 1896 ел

32

Кече атна җитте. Мин юындым, киендем, нишләргә белмәенчә йөрим. Шул эш хәтеремә төшсә, калтырарга тотынам. Кич булды, вәгъдә кылынган вакыт җитте. Без Салих берлә чыгып, койма янына килеп җиттек. Салих, гади бер эш кеби, коймага менеп тә китте. Мин бизгәк тоткан кеше кеби калтырыйм! Йа Рабби, нишлим! Сөйләргә телем ачылмый. Салихка: «Тукта, бераз сабыр ит», – димәкче булам. Булмый! Ничек кызларны күрермен? Ничек сөйләшермен? Бу калтырауны ничек туктатырмын? Коймага мин дә менә башласам да, тәнем калтыраганга, егылып төштем. Салих теге яктан: «Тизрәк, тизрәк!» – ди. Бөтен куәтне җыйдым, тагы мендем. Ни күз берлә күрим, караңгыда Салих янында ике кыз тора. Кызларны күрү минем тагы калтыравымны арттырды. Мин: «Бу кызлар берлә безне күрсәләр, хәзрәткә әйтерләр, хәзрәт күрсә, авылга беленсә, никадәр исемсезлек булыр, Алла сакласын!» – дип курка башладым. Ул ара да булмады, Салих: «Тизрәк!» – диде. Кызлар минем акыртынлыктан көлә башладылар. Мин кызардым, бүртендем. Эчемнән кайнар су акты. «Болардан ничек үземне мыскыл иттереп торыйм?» – дидем дә мәдрәсә ягына сикереп төштем. Менә ике сәгатьтән бирле Салихны көтәм. Ул кайтмый, ул кызлар янында, мин монда үземә үзем ачуланып, көеп-янып ятам. Ник мин бер эшне эшләргә вакыт җиткәч кенә эшли алмыйм! Сәбәбе нәрсә?

26 нчы июнь, 1896 ел

33

Кичә Сафа бутышник кереп: «Билетларыңыз бармы? Билетсыз кеше тормыймы?» – дип сорап, казыйны эзләп йөрде. Ярый әле, байларның приказчиклары тугры килеп: «Билетлы, бары да билетлы! Бездә билетсыз берәү дә тормый. Әле шуны әйтергә йөри идем, Сафа абзый, сезгә зәкяттән104 тегелгән читек күптән магазинда эленеп тора, юлың тугры килгәндә кереп чык әле», – диде дә, билет мәсьәләсе хәл кылынды. Югыйсә без шүрләгән идек. Шул билетсызлык, чыннан да, бик мазаны китәрә. Алыр идең, әллә кайларга барып, әллә ниләр кылып йөреп эштән чыгып бетәргә кирәк.

Мәдрәсә бик туйдырды. Ахры, кайтырга кирәк. Аз гына булса да авылда торып хәл җыярга кирәк. Быел ел буе мәдрәсәдә торып ни файда иттем? Һич!

19 нчы июль, 1896 ел

34

Авылның бөтен урамыннан, өйләреннән, бакчаларыннан, ындырларыннан, кырларыннан көйгән ис килеп тора. Урамнардагы үләннәр дә, көлгә әйләнеп, аяк астында шытыр-шытыр ватылалар. Агачларның яфраклары сап-сары булып, сирәклекләре берлә ботакларыны да яшерә алмаенча, үзләренең зәгыйфьлекләреннән зарланган кеби, үзләренең ямьсезлекләреннән оялган кеби, берсенә берсе бәрелешеп, сөйләшеп, коры-көйгән тавышлар чыгаралар. Һаваланып кына йөзеп йөри торган казлар, бакыр-бокыр сөйләшеп моназарә кылыша торган үрдәкләр, иртәдән алып кичкә кадәр чыкмый торган коенучы балалар берлә гөрли торган су буе да былтыргыча түгел. Көтү-көтү казлар урынында бер-ике канаты йолкынган каз берлә зәгыйфь, авыру каз бәбкәләренең моңлы тавышлары ишетелә. Коенып чыккач та, тәне кибеп беткәч суга төшәргә хәзерләнеп торыр өчен, ыштаннарыны кими торган тук, таза, ачык малайлар урынында моң гына, тавышсыз гына өч-дүрт малай гына уйнашып маташалар. Су да, үзенең хуҗасызлыгыннан курыккан кеби, үзенең былтыргы көмеш кеби төсене яшелгә буяган, үзенең фәкыйрьлегене, үзенең кадере беткәнене күрсәтмәс өчен, ямьсезлегене яшергән хатын кеби, йөзенә бака ефәгеннән ясалган пәрдәләр япкан. Былтыргы матур, җанлы үрдәк-каз тавышыны ишетмәгәнгә күңеле моңаеп, җырчы бакаларга урын биргән. Былтыргы, яныннан үтеп киткәндә тазалык, исәнлек хис ителә торган өйләр дә үзгәргән. Аларның ватык-вотык тәрәзәләреннән чыга торган яңа икмәк, май, ит исләре, аларның эчләреннән ишетелә торган куәтле умарта гөрләве кеби көчлелек тавышлары – һәммәсе дә беткән.

Авылларның кешеләре дә былтыргы кеби таза, былтыргы кеби нык төсле күренмиләр. Аларның хәрәкәтләрендә, аларның эшләрендә әллә нинди бер өметсезлек сизелә. Аларның күз карауларында, сөйләшүләрендә «булмады инде, беттек» дигән уй тоела.

Былтыргы нык, таза, пөхтә киенгән кызлар да быел үзгәргән. Аларның да киемнәре былтыргы кеби үк яңа түгел.

Аларның да төсләре былтыргы кеби ачык түгел. Аларның да күңелләре былтыргы кеби көр түгел. Аларның да кияүгә чыгып рәхәтләнеп тору өметләре былтыргы кеби үк көчле түгел.

Хайваннар да үзгәргән. Былтыр су коендырып кайткач йонының өстендә кояш уйнап йөри торган, сыртлары беленми торган атларның да кабыргалары юлланып-саналып тора. Аларның сыртлары да каләм кеби сузылып тора. Былтыр имчәкләреннән сөт ага-ага кайта торган сыерлар да быел ачлыктан зарланган тавышлары берлә бөтен дөньяны шаулаталар, һаваланып кына көтүнең артыннан гына килә торган, бүген төнлә нинди бакчага урларга барырганы төшенә торган хәйләкәр кәҗәләр дә былтыргы вәкарьләрене бетереп, йөгерә-йөгерә кайтып, калган кычытканнарны ашарга ашыгалар.

Ындырлар да, үзләренең кечкенә, вак, чалыш-чолыш куелган чүмәләләре берлә кеше күзенә күренергә оялган кеби, моң гына торалар. Кырлар да, яу үткән кеби, кап-кара булып, шул бәхетсез, җансыз авылны үзләренең каралыклары берлә кочаклап алып, аларны киләсе өметләреннән дә мәхрүм итәләр. Урамнарда уйный торган бала тавышы, кичләрен җырлый торган егетләр тавышы да әллә кая киткән. Беткән, һәммәсе тынган, һәммәсе моңайган. Бөтен авыл тын, бөтен авыл моң.

10 нчы август, 1896 ел

35

Тагы көз, тагы мин мәдрәсәдә. Ләкин быел шәкертләр былтыргы кеби ачык-шат килмиләр, һәммәсе ачлыктан зарлана, һәммәсе авыл хәленең начарлыгыны сөйли. Быел мәдрәсә дә фәкыйрь булыр төсле күренә. Башка елларны әллә ничәшәр букчалар, сандыклар, савытлар берлә маддә төяп килүче шәкертләр быел кечкенә-кечкенә төеннәр күтәреп кенә киләләр. Акча да сыек. Харчевнягә төшеп тә кунак булып ятмыйлар. Мәдрәсәдә дә ачлык. Көйгән ис чыга.

18 нче октябрь, 1896 ел

36

Бу ел кыш буе мәдрәсәдә ысул җәдид, ысул кадим низагысы берлә вакыт үтте. Шәкертләр икегә бүленде. Картрак, укымаганраклар – ысул кадим тарафдары, яшьләр, тырышып укучылар – ысул җәдид тарафдары.

Әүвәлге ваҗибелвөҗүд, хөдүс галәм105 моназарәләре урыныны хәзер ысул җәдид моназарәсе алды. Ысул җәдид дингә муафикъмы? Пәйгамбәр заманасында булганмы? «Ля» күктән иңгән хәрефләр арасында бар идеме? Әбҗәд, һәүвәз106 көтеб сәләфтә107 бармы, юкмы? Нәхү, сарыф укытуны үзгәртергә ярыймы, юкмы? Бу мәсьәләләр тирәсендә көне буе кычкырышамыз. Кызурак табигатьлеләремез орышыша, талаша да! Хәзер бөтен мәдрәсә шул ике фикер берлә бүленде. Арадагы элгәреге мәдрәсә хәмияте108 дә бетте. Ысул җәдидчеләр башка мәдрәсә ысул җәдидчеләре берлә дустлата башладылар. Ысул кадим хәзрәтләрдән, хосусән109 үземезнең хәзрәтемездән көлә башладылар. Бу эш ике арада яңа дошманлык арттырды. Мин – ысул җәдид. Мине хәзер хәзрәт тә яратмый. Быел русча укучылар тагы күбәйде. Мантыйк дәресләренең базары бик төште. Моназарәгә бары ике мәртәбә генә килделәр. Замана үзгәрде.

18 нче гыйнвар, 1897 ел

37

Бүген өйләдән соң югары урамга йөрергә чыгып киттем. Көн шактый соң булса да, урамда шактый халык бар иде; һәм дә Пассаж ягыннан ике яшь кенә хатын да үтеп бара иде. Мин кызу-кызу аларның артыннан куып җиттем һәм дә күзләренә карап үтеп киттем, бераз киткәч, артыма да борылып карадым. Хатыннар артык илтифат итмәсәләр дә, мин, бер магазин янында әйбер караган булып торып, аларны тагы үземнән уздырдым. Тагы артларыннан җитеп үттем. Яннарыннан үткәндә берәр сүз әйтергә теләсәм дә, бер сүз дә әйтә алмаенча, тагы вакыты тугры килер әле яисә үзләре дәшәрләр әле дип, чатта игълан укып аларны үткәрдем. Тагы бер сүз әйтә алмадым. Тагы артларыннан китим дип торганда, ломбард буеннан кызу-кызу килә торган бер хатын күреп, ашыга-ашыга урамның теге ягына чыгып, хатынга каршы тордым. Хатынга бик тугры карап торсам да, бер сүз дә эндәшмәенчә кызу-кызу үтеп киткәнгә, мин дә, еш-еш атлап, артыннан киттем. Хатын бер кондитер янында туктаганга, мин күземне бик тутырып карап үтеп киттем; һәм дә берничә мәртәбә артыма борылып карадым. Хатын, минем артымнан килмәенчә, урамның теге ягына чыкты. Мин дә, анда аулаграк дип, минем берлә сөйләшү өмете берлә чыккандыр дип, артыннан чыктым. Ләкин чагын һич илтифат итмәенчә түбән таба төшеп китте. Мин дә, кызу-кызу атлап күземнән югалтмыйм дип ашыксам да, бер йортка кереп киткәч, билгеле, борылырга мәҗбүр булдым.

Кәефсезләнеп кенә, авыны югалткан эт кеби кайгырып килгәндә, часть буе тавыннан бер бик таза хатын берлә бер әбинең килүене күрдем. Мин, әллә нинди зур бәхеткә очраган кеби, бөтен эчем-тышым берлә шатлана-шатлана, тегеләрнең тау менеп җитүләрене чамалап, акрын-акрын гына атлап, теге тарафка юнәлдем. Тегеләр менеп җиттеләр. Мин, күзем берлә ашарга теләгән кеби, теге хатынны сөзә башладым. Хатын, азрак елмаеп, янындагы карчыкка бер сүз әйтте. Тегенең елмаюыннан минем бөтен эчем шатлык берлә тулды. Мин, үземә үзем сыймаенча, шатлыгымнан ярылырга җитешеп, акрын гына алдыларына чыгып, тагы теге хатынның күзенә карадым. Теге хатын бу юлы ап-ачык көлде. Мин урынымда эредем. Аякларым калтырый, бөтен тәнем үзенә бертөрле хәрәкәткә килә башлады. Битләремә кызыл йөгерде, колакларым ут кеби яна башлады. Мине тагы әллә нинди бер зур куәт артыма әйләнеп карарга кушкан кеби, әллә нинди бер куәт тыйган кеби булды. Минем эчемдә тартышу башланды. Ахырдан чыдый алмадым, әйләндем. Ни күзем берлә күрим, теге хатыннар урамның теге ягына чыгып баралар. Нишләгәнемне белмәенчә дә, борган машина кеби, мин дә аларның артыннан киттем. Аларны узганда, тагы теге хатынга карадым. Теге хатын тагы тулы битле майлы күзе берлә миңа таба көлде. Мин әллә нинди сүз әйтергә теләдем, ләкин нинди сүз әйтергәлегене кистерә алмаенча үтеп киттем. Тагы артымнан әллә нинди ук кадалган кеби күз кадалганыны күреп, артыма борылдым. Тагы теге хатынның көлгәнене күреп, бер чатта туктап, сүз кушарга кистердем.

Менә киләләр, менә хатын көлә, менә нинди якын, мин ни сүз кушыйм? «Җаным, сине сөям» диимме? Ул килешерме? Менә килеп җитте. Әнә миңа күзене тутырып карап үтеп бара. Мин тагы бер сүз әйтә алмадым. Менә карчыгы да: «Ни телисең?» дигән кеби, сөальле карау берлә карап китеп бара. Мин туктадым. Үземнең эш булдыра алмавыма ачуланып, ни булса булыр дип, кызу-кызу атлап хатын янына барып җиттем. Аның янына җиткәч, йөрәгем, леп-леп тибеп, бөтен тәнемне калтырата башлады. Мин никадәр узарга теләсәм дә, куәтем җитмәде. Ахырдан бөтен куәтемне җыеп уза башладым. Тагы күзенә карадым. Тагы ул көлде. Тагы мин бер сүз әйтергә теләдем, тагы авызым минем әмеремне тутырмаенча, мин үтеп киттем. Менә хәзер бер магазин янында туктап торып көтәм. Бу юлы әйтмичә калмам. Әнә килеп җиттеләр. Хатын әллә нигә бу юлы көлми. Аның көлмәве, бердән, минем ачуымны китерде, бердән, дәртемне арттырды. Мин тагы артларыннан киттем. Барып җитәр-җитмәс, теге карчык борылды да: «Ни эт эчәгесе кеби кеше артыннан йөрисең! Сөйләр сүзең булса сөйлә», – диде. Мин кызардым, бүрттем. Башыма суккан кеби, борылып, түбән урамга төшеп киттем. Бер капка төбендә утырып, бик озак хәл җыеп, тагы зур урамга мендем. Тагы күзем берлә татар хатыннары эзли башладым.

Әнә бер кибет алдындагы урындыкка икәү утырып торалар. Тукта, шунда китим. Берсе шактый матур күренә. Карап кына яннарыннан үтеп киттем. Тегеләр бер дә илтифат итмәгән кеби булдылар. Тагы бераз киткәч, борылып, тагы яннарыннан үттем. Бу юлы берсе азрак карап куйды. Аның каравы мине батырайтты. Мин, эш пешә дип, аз гына киткәч тә борылып карадым һәм дә тагы бик тиз борылып яннарыннан үтеп киттем. Мин үткәч тә, хатыннар тордылар. Мин акыртын гына артларыннан киттем. Хатыннар бер дә карамаганга, мин бер җирдә узып киттем; һәм дә туктап торып, теге берсенең күзенә карап уздым. Күз каравыннан бернәрсә дә аңламасам да, хикмәт чыкмасмы әле дип, артларыннан калмадым. Часть тавыннан төшә башлагач, бераз туктап, төшимме, юкмы дип уйласам да, ахырдан төшәргә карар бирдем. Менә Проломныйдан үттем. Бер чаттан борылганда, элгәреге бер хатын, аннан ары берсе борылып карады. Мин тагы батырланып яннарыннан үтеп китсәм дә, берсе дә: «Җаным, сине бик сөям!» – дип сүз катмады. Мин тагы артта калдым. Шулай итә-итә, Болак күперенә җиттем. Мин болар артыннан баруда файда юклыгыны белеп калдым. Көн караңгыланып, фонарьлар яндырыла башлаганга, мин Болакның караңгырак җирләрендә йөри башладым. Менә күземә берсе артлы берсе әллә нинди сәләмә, былчырак киемнәрдә марҗалар очрый башладылар. Барысы да төрлечә иттереп дәшә башладылар. Мин, боларның кабахәтлекләреннән җирәнеп, Проломныйга чыктым.

Проломныйны тагы бер-ике мәртәбә әйләндем. Очраган бер марҗа, татар хатынына күземне тутырып-тутырып карадым. Ахырдан арып бетеп, кайтырга уйлаганда, бер чаттан борылып китә торган ике марҗаның күзләренә бик туры карадым. Марҗалар борылыр-борылмас миңа баш иделәр. Мин әүвәл узып китсәм дә, мин борылып караганда тагы кул изәгәнгә, мин акыртын гына тегеләр артыннан киттем. Күңелем никадәр курыкса да, нәфесем бик барасы килгәнгә, калтырый-калтырый борылдым. Тегеләр янына барганда, бизгәк тоткан кеби, тешләрем берсенә берсе бәрелешеп сөйләшәләр иде. Ниһаять, барып җитеп: «Здрафстуй!» – дидем. Кул бирделәр. Мин, икесен дә күздән кичереп, бер матуррак төслесене кулыннан тоттым. Тегесе борылып китте. Без караңгы гына урамда икәү калдык. Мин тегене култыклап, әйдә, дип сөйләшә-сөйләшә киттем. Бер җиргә барырга карар бирдек. Мин никадәр калтырасам да, очраган бер кешедән качып урамның теге ягына чыксам да, марҗамны югалтмадым. Менә бер мунчага барып кердек. Мин ут яктысында марҗамны күрдем. Күңелемдә ике бик зур куәт сугыша башлады. Керергәме, юкмы?

Керергә дип карар бирергә өлгерә алмадым. Кермәскә кистердем. Ул фикеремдә дә нык тора алмаенча, керергә уйладым. Кердек. Мин номера алырга киттем. Марҗа калды. Актык минут килеп җитте. Минем бөтен тәнем калтырый, тешләрем шыкылдый башлады. Аяк өстенә басып тора алмый башладым. Кулымдагы портмонетым җилдә селкенә торган агач ботагы кеби кулымда селкенә башлады. Менә ишек ачыла башлады. Бу керүченең минем таныш кешем булу ихтималы күңелемә килеп төшеп, яна торган өйдән качкан кеше кеби, каршы ишектән чыктым. Саф һаваны сулый-сулый, бүгенге эшләремне уйлап, арып-изелеп, үземнән үзем туеп, үземне үзем суярлык булып кайтып киттем.

10 нчы февраль, 1897 ел

38

Кичә мин, безнең мәдрәсәдән чыгып, Истанбулга китеп, төрек мәктәбендә укыган бер бай баласы берлә таныштым. Аның бик күп төрек китаплары бар икәнене ишетеп белгәнгә, шуларны сорадым. Ул килеп алырга кушты. Бүген әллә никадәр романнар, төпләгән гәзитәләр, рисаләләр төяп кайттым. Хәзер укырга тотынам.

13 нче февраль, 1897 ел

39

Төрек китапларыны укыйм. Аларны су урынына эчәм. Романнары әллә нинди, хикәяләрне бик сөям. Ләкин ник бу романнарның кешеләре барсы да Жур, Альфред, Карл, Эмма, Катрин кеби ят исемнәр? Төрекләрнең үз тормышларыннан ник язылмаган?

Укыйм-укыйм да, шул романнардагы тормышка кызыгам. Нинди рәхәт тормыш! Ире-хатыны бергә, качу-нитү юк. Сөйләшәләр дә шатланышалар. Матур хатлар язышалар, еглашалар да кавышалар, аерылышалар. Кызык тормыш! Ләкин минем гакылым җитмәгән бер җир бар. Болар һәммәсе әллә нинди кыйммәтле әйберләр алалар, зур бүләкләр бирәләр, күп-күп акчалар оттыралар, оталар. Әллә кайларга сәяхәтләргә китәләр. Шулай эшләргә акча каян табалар? Каян җиткерәләр?

21 нче март, 1897 ел

40

Кичә өйдән биш тәңкә акча килгән иде. Бүген чыгып пальто алып кердем. Альфредлар шулай киенә бит, миңа ник киенмәскә! Инде аякка ботинка алырга, чалбар алырга, башка яхшырак бүрек алырга гына калды. Аннан ары мин дә, алар кеби, шул ачык тормышта хатын-кыз берлә катнашып йөрим. Бакчаларга барам. Андагы шул матур кызлар берлә теге романнардагы кеби сөйләшәм. Алар ничек, берсе, мәсәлән, яулыгыны төшереп калдыра, мин илтеп бирәм. Шуннан китә! Нинди кызык!

9 нчы апрель, 1897 ел

41

Мин, толып, самавырны ломбардка салып, казаки, бүрек эшләттем. Теге пальтоны бар да бер киеп булмый әле. Безнең халык надан әле. Ул Альфредларны-ниләрне белми. Хәзер һәр көнне кичкә таба һәйбәтләп киенеп-ясанып бакчаларга чыгам. Шундагы кызлар, хатыннар берлә сөйләшергә, дустланышырга йөрим. Йа Рабби, нинди матур кызлар бар! Мин шулар берлә йөрерменмени? Шулар берлә шул романнардагы кеби сөешерменмени? Нинди кызык!

42

Ике атна булды, һәр көнне Бакыр бабай бакчасына барам. Бер кыз да килеп сөйләшә башлаганы юк. Әллә теге романнардагы кеби үк булмадымы дип бик уйлагач, исле маем берлә кершәнем юклыгыны белеп, кичә хәзрәттән бурычка алган өч тәңкәдән һәйбәт исле май, сабын, кершән алып кердем. Менә бүген шуларны ягынып чыктым. Һаман кызлар килмиләр. Бу ник болай?

21 нче май, 1897 ел

43

Бүген бер кыз миңа бик көлеп карап үткәнгә, барып утырганыны көтеп торып, мин дә янына утырдым. Азрак карап торгач, теге романнардагы кеби, сүз башладым. Кыз бик тиз сөйләшә башлады. Мин, романдагы кеби, ничек китәргә аптырап торганда, кыз үзе: «Әйдә, мороз (туңдырма) ашыйк», – диде. Мин, әлбәттә: «Әйдә», – дидем. Ашаган морозга да түләдем. Шуннан бакча буе бер мәртәбә әйләндек. Мин төрлечә иттереп, романдагыча сөйләргә тырыштым. Кыз мине бик сөюеннәнме, белмим, нидән, бераз йөргәч тә: «Әйдә, бер җиргә барыйк», – диде. Мин шатланып: «Кая?» – дидем. Ул: «Теләсәң мунчага, теләсәң безгә», – диде. Мин моның бу кадәр тиз мине сөюеннән, бер яктан, шатланып, бер яктан, гаҗәпкә калсам да, кесәмдә акча азга бара алмадым. «Иртәгә барырмын», – дигән идем, кыз миннән борылып китте. Ахрысы, теге романнардагы кеби, мин сүзене тутырмаганга үпкәләгәндер!

27 нче май, 1897 ел

44

Кичә вагонга, безнең өсткә ике татар хатыны килеп керде. Без, алар берлә сүз эләктереп җибәреп булмасмы дип, теге романнардагы кеби, кытайларның тәрәккыйсе, Әндәлес гарәпләренең мәдәнияте хакында сөйләргә тотындык. Әлбәттә, ул хатыннар теге романнарны укыган булсалар, андагы Катрин кеби, безнең сүзгә катышып китәргә тиеш иде. Менә шунысы начар шул: алар берни укымаганнар.

2 нче июнь, 1897 ел

104.Зәкят – дин буенча: сәүдәгәрләргә еллык керемнең 40 тан бере күләмендә салынган налог.
105.Хөдүс галәм – галәмнең барлыкка килүе.
106.Әбҗәд, һәүвәз – борынгы гыйбрани (яһүд) әлифбасындагы хәрефләр тәртибен күрсәтү өчен ясалган мәгънәсез сүзләрнең беренче икесе (калганнары: хоттый, кәләмән, сәгъфәс, коришәт, сәхоз, зазог). Бу сүзләрдәге тартыклар тәртибе берлеләр, унлылар, йөзлеләрне һәм ахыргы «г» мең санын белдерә.
107.Көтеб сәләф – борынгы китаплар.
108.Хәмият – башкаларның зарар китерүеннән саклау.
109.Хосусән – бигрәк тә.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
20 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1954
Hacim:
591 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04299-7
İndirme biçimi:
Metin
Средний рейтинг 4 на основе 2 оценок
Metin
Средний рейтинг 4,3 на основе 73 оценок
Metin, ses formatı mevcut
Средний рейтинг 5 на основе 5 оценок
Ses
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 2 на основе 1 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 2 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 5 на основе 7 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 5 на основе 1 оценок
Ses
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 6 оценок