Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 22
Башындагы ак данадар169 бүреге, өстендәге шәһәрчә тегелгән постау җиләне, аякка кигән пөхтә кәвешләреннән йөгереп, бик тиз Сәгыйдәнең күзе битенә, төсенә төште. Яңа гына мыек чыгып килә торган таза-яшь йөз, йөзендәге үткен генә кара күзләре, җиңел генә хәрәкәтле сабыр гына кыяфәтне Сәгыйдә бердән күрде. Шул күрү белән, аның җилкәсеннән зур бер йөк төшкән кебек булды. Аның котын алган шул кодагый белән коданың сыйфатлары бердән югалды. Аның күңелендә зур өмет, җылы өмет туды. Кулы бердән җылынып китте. Көн бердән матурайган кебек булды Ул, нишләргә белмичә, якындагы тутасын (гадәттә, үбү булмаса да) кочаклап үпте.
Менә ишек ачылды. Әтисе, мулла җизнәсе керде. Әнә ят бер тавыш. Аның тагы йөрәге куркып китте. Моң гына саф кына яшь ир тавышы.
Сәгыйдә: «Йа Раббым! Бәхетемне ким кылма!» – диде дә, әтиләре чыгып китү белән тазарып, батыраеп күрешергә чыгарга хәзерләнде.
* * *
Сәгыйдәнең кияү бүләге чыгаргандагы көләчлеге, ачыклыгы тутасыннан – анасына, анасыннан атасына җитеп, бөтен авылны йөреп чыкты. Дүртенче көнне әтисе – хәзрәт белән, әнисе кияү хәзрәт белән күрешергә кергәндә, Сәгыйдә ата-анасыннан оялудан күзен итәгеннән күтәрмәсә дә, карт белән карчык мулла кияүнең ачыклыгыннан, бертуктамаенча «Сәгыйдә, Сәгыйдә» дип торуыннан башлары күккә тиеп чыктылар.
Кияү китеп ике көн үткәч тә, Сәгыйдә сузып-сузып «Мөхәммәдия» укырга тотынды. Дүрт көн үткәч тә, мулласы килә торган юлга еш-еш карангалый башлады. Алырга атлар җибәргәч, ул үзенең шатлыгын анасыннан, атасыннан да яшерә алмады. Кияүлек вакытлары үтеп барган саен, Сәгыйдә мулласын ярата барды. Танышлыклары озайган саен, Сәгыйдәгә мулласыннан аерылу авырая барды. Ул тәмам хикәяләрдәге кебек иттереп мулласын сөйде, мулласына гашыйк булды.
Туй алдында аның куркулары, аның, каенатасы белән каенанасын күргәннән соң, көне-төне бербуйдан елаулары әллә кайчан онытылды, әллә кая гына, хикәядә булган шикелле генә, томанлы гына бернәрсә булып калды.
Җәй буе кияүләп, көз җитә башлагач та, Сәгыйдә хәзрәтеннән атна-ун көн аерылып торуларның авырлыгын бик нык сизенә башлады.
Атасы, анасы, кияү хәзрәтнең үзенең йорт-җирләре булып җитмәенчә төшмәсен әле дип, Сәгыйдәне шул затсыз кода-кодагыйга килен иттерәселәре килмәсә дә, кияү хәзрәтне быелгы гошере белән өй салырга димләп, киләсе җәйгә үз йортларына төшерүне мәслихәт тапсалар да, кияү хәзрәт үзе дә шул якта булса да, Сәгыйдә, кышкы озын төннәрдә ялгыз – кияү хәзрәтсез булуы уеннан коты очканга, бөтен юллар белән китәргә тырышты һәм дә көзге казлар суюдан элек килен булып төште дә.
Көзнең күзгә төртсәң күренмәс төннәрендә мулласы белән карабодай ташуның уңайсызлыгын да, көзнең көз буенда алтылап ике ындыр табагында ашлык сугучыларны ашатуның күңелсезлеген дә, көне-төне лыр-лыр лыгырдап йөри торган каенанасының эч пошыруының авырлыгын да ул сизмәде.
Үз бүлмәләренә кереп, үзләре генә калгач, хәзрәте Габделвахид белән ялгыз гына калгач, ул бөтен аруларны, тиргәүләрне – һәммәсен оныта торган булды. Үзенең сөю-сөелүенә чума торган булды. Шул бәхет, шул тынычлыктан иртәгәге мәшәкатьләргә, иртәгәге тынычсызлыкларга хәл-көч җыя торган булды.
* * *
Бәлки, шулай итеп, Сәгыйдә гомергә дә килен булып калыр иде, бәлки, гомергә дә ул шул хезмәтчеләр ашата торган, сарыклар карый торган, сыерлар сава торган, карт белән карчыкның комганнарыннан җылы суны бушатмый тота торган асрау да булып калыр иде.
Үзенең бер карт мулланың кадерле кызы, бер яшь мулланың сөйгән остазбикә хатыны икәнен онытып, шул затсыз карчык белән мужик каенатага асрау булганын да сизенмәгән булыр иде. Бәлки, аның иренә мәхәббәте шундагы бөтен авырлыклар, бөтен хурлыкларны оныттырып, аңарга тормышның бөтен әчесен төче иттереп күрсәтер иде. Ләкин тормышта бик күп эшләр уйламаганча чыккан кебек, бу юлы да көтелмәгән эш хәятны борып җибәрде.
Беркөнне Сәгыйдә сарык абзарында бәрәннәр карап йөргәндә, капка төбенә бер атлы килеп туктады. Атның көлдерәтеп кешнәве Сәгыйдәнең әтисенең акбүз айгырын искә төшергәнгә, ул, кулына кое суы чиләге күтәреп, йортка таба чыкты. Ул чыкканда, атлы капкадан килеп кергәнгә, карга буялган чаналардан, авызы-борыны тирәсенә кар каткан атның башларыннан кемлеген танымаенча аптырап торса да, чананың артыннан капканы ябып килә торган тамак тунлы атасын күргәч, Сәгыйдә катып калды.
Әтисе бу көенчә күрә күрмәсен дип лапас астына керергә өлгермәде, карт хәзрәт: «Кызым, синме?» – дип каршы килде. Сәгыйдәнең кулыннан чиләге төште, аның артыннан кулындагы зур баригасы170 җиргә тамды. Ул аптырап әтисенә кулын бирде. Карт хәзрәт: «Исәнме, кызым! Исәнме?» – дип, берничә дәшсә дә, күзен кызыннан ала алмады. Аның ике күзеннән агып киткән яшь бөртекләре сакалы, мыегы янына каткан карлар янына килеп туктады.
Карт хәзрәт кызын, үзенең сөекле кызын өстендә дублы мужик туны, кулында ярты аршинлы баригалы, башында ирләрдән калган мескен бүрекле, аягында тула оек өстенә юкәдән үреп ясаган башмаклы иттереп күрү хәйран калдырды.
Ул, тагы әллә ни әйтергә теләсә дә, күзеннән тагы яшьләр тәгәрәгәнгә, бер сүз дә эндәшә алмады. Сәгыйдә дә бу уйланылмаган кунакка көтелмәгән кыяфәттә туры килүеннән аптырап калды.
Хәзрәт, бераз батырланып, акрын гына тавыш белән: «Мулла Вахид кая соң, кызым?» – диде. Сәгыйдә, уйлап та тормыйча: «Алар, әти, әвен сугалар», – диде дә, үзе дә, үз якларында, үз кардәш-кабиләләрендә, дуст-иш муллаларында һич булмый торган бер эш белән кияү хәзрәтне тәкъдим итүгә кызарып та китте.
Карт хәзрәт: «Алай икән, кызым! Син әвен сугарга чыкмадыңмыни?..» – диде дә озын гына иттереп кызын сөзде.
Шул сөзүгә җавап кебек, аның күзеннән тагы ике бөртек яшь тәгәрәде.
Кинәттән бик каты иттереп тәрәзә какканлык ишетелде. Сәгыйдә калтырап китеп югалды. Хәзрәт атын бәйләп куеп, ишеккә таба борылса да, бик озаксыз ишек ачылмады.
Өйгә кергәч тә, карт хәзрәт Рәхим мулланың түрдә утырганын күреп аптырап калды.
Мулла Вахид икендесез кайта алмады. Ул да каенатай хәзрәткә чабатадан, билдә алъяпма булган кыяфәттә очрап оялды. Ләкин карт хәзрәт, бераз йомшап киткәнгә, аңарга кызгану күзе белән карап: «Исәнме, мулла Вахид», – диде.
Каенатасы хәзрәтнең үзләрен шулай табудан мулла Вахид хурланды. Атасының: «Мин кыз бирмәдем. Кыз алдым!» – дип, илтифат итмәгән булып, түр башында мокыт булып утыруына ачуы килде.
Ул, ахшамга барганда, хәзрәткә хәлләрен аз гына аңлатты. Ахшамда карт хәзрәт үзе имам булып укытты, мәчеттәге мәхәллә картлары белән күрешеп: «Сезнең кайсыңыз монда әле Шөгаеб була?» – диде. Бер бөкре генә карт: «Мин, хәзрәт!» – дигәч, «Сезмени?» – дип, аны читкә алып: «Син, Шөгаеб ага, ястүгә ат җиктереп чыгар да, карчыгыңа самавыр куярга кушып кил, сиңа барып чәй эчик әле!» – диде.
Ястүдән соң карт хәзрәт Шөгаеб абзый белән атка утырып түбән очка төшеп киттеләр. Анда тагы сорашып, авылның игътибарлырак картларын чакыртып, биш-ун кеше арасында хәзрәт: «Җәмәгать! Минем сезгә йомышым бар иде», – дип сүзгә кереште.
Хәзрәт сүздән элек шактый йомшарып куйгангамы, аның сүзләре йомшак кына хәтфә кебек чыкты. Ул: «Җәмәгать! Мине таный торгансыз: мин сезнең кодаңыз. Яңа остазбикәңезнең атасы Хәйретдин мулла булам. Сезнең авылга дүртенче кызымны кияүгә бирдем. Әүвәлге өчесе дә, әлхәмделиллаһ, михраб иясе имамнарда, өчесе дә, әлхәмделиллаһ, авылларның кызларын укытып, бәйрәмнәрдә вәгазь әйтеп, мәхәллә халкына хезмәт итеп торалар. Безнең нәселдә, җәмәгать, Аллага шөкер, бер дога бар. Безнең мәрхүм әтиемез әйтә иде: «Миңа бер юлаучы бервакытны «балаң-чагаң ил хезмәтчесе булсын, дип дога кылгач, угылым, кызым староста, дисәтник булып, куштан булалар, күрәсең, дип курыккан идем. Хәзер, әлхәмделиллаһ, сине михраб иясе күргәч, күңелем тынды» дия иде. Менә шулай, җәмәгать, мин кызымны мулла Вахидка биргәндә, анасы да, кардәш-кабиләмез дә, авыллары кара, укыган, хезмәт итәчәк остазбикәгә мохтаҗлар, дин өйрәтер, намаз-ниязга алыштырыр дип уйлаган идек. Бабаларының да догасы шул иде, – шуннан соң хәзрәтнең күзенә яшь тыгылды. – Әлхәмделиллаһ, биргәненә шөкрана. Мулла Вахидта бер сүз юк. Гыйлеме бар. Истикамәтендә171. Ир вазифасын белә… Ләкин, җәмәгать! Мин кызымны монда Рәхим мулланың сарык абзарын тазартырга бирмәдем. Сез дә муллаңызны алты белән әвен сугарга дип алмагансыз?..»
Мужиклар, үзләрендә гаеп бар кебек хис итеп, башларын бөктеләр. Берсе генә: «Хәзрәт, бездә гаеп!» – диде.
Хәзрәт: «Юк. Сездә гаеп түгел. Монда безнең кода хәзрәттә гаеп», – дигәч, мужиклар бердән «шулай, шулай» дип сөйләшергә тотындылар.
Сөйли торгач, хәзрәт: «Менә быел, яшь муллаңыз – яңа муллага йорт-җир кирәк дип, сез, ил картлары, гошереңезне аңарга бирергә кирәк иде. Ул менә, кечкенә булса да, йортлы-җирле булыр иде. Үзе мәдрәсәңездә укытыр иде. Җәмәгате кыз балаларыңызны сабакка йөретер иде», – диде. Җәмәгать бердән: «Хәзрәт! Шулай иттек бит, карт хәзрәт бит аңарга дигәнне барыбер үзенеке белән бергә куйдыртты. Без бит ата белән угылы арасына керә алмыймыз», – диделәр. Озын сүздән соң мәхәллә картларына хәзрәт: «Җәмәгать! Менә ничек булса да мәчет тирәсендә муллага бер йорт алырга кирәк», – диде. Картлар, үз арада яңадан гошерләрен җыеп, йөз потлап арыш язылдылар; мәчет күршесендәге, бер генә өйле булса да, шактый зур җирле Шәмсетдиннең йортын сатып алырга да булдылар.
Шул киңәшне беркетер өчен, мулла Вахидны да: «Әни авырып киткән иде. Ясинга чакыра идем», – дип алып та килделәр. Аның да ризалыгы белән икенче көнне үк мәхәллә картлары, тагы авылдан ашлык җыеп, Шәмсетдиннең йортын сатып та алдылар.
Хәйретдин хәзрәт үз күзе белән кызы, киявенең үз башларына тора башлаганын күрер өчен, иң дөресе, үзе бетереп китмәсә, очлый алмаслар дип куркып, үзе өйне яктыртты. Үзе кушып идәннәрен юдыртты. Өченче көнне, җомга көн, берни дә белешмәгәнгә салынып тора торган кодадан рөхсәтне дә үзе сорады. Коданың, кодагыйның кычкыруы-бакыруына карамаенча, үзе үк күчереште.
Икенче көнне үзе үк иртәге намазында: «Җәмәгать! Кыз балаларыңызны укытасыңыз килсә, яңа остазбикәгә балаларыңызны китереңез. Укыту – фи сәбил Алла172! Иншалла, белгәне кадәр намаз-нияз үгрәтер», – диде.
Дүшәмбе көнне авылның төрле очыннан табак-табак оннар, икмәкләр, итләр күтәреп килгән кыз балаларны кызы Сәгыйдә «бисмилла» әйтеп әлиф-бигә төшергәнне, күңел сабагына «Әлхәмде» сүрәсен биреп җибәргәнне күреп, Хәйретдин хәзрәт тынычлап өенә кайтып китте.
Шул көннән башлап, Сәгыйдә белән Вахид мулла аерым бер хуҗа булып, аерым бер мулла булып тора башладылар.
* * *
Яңа өйдә, яңа җирдә яшь мулла белән яшь остазбикәнең тормышлары бөтенләй башка төс алды. Иртә белән, таң атар-атмас, авылның төрле очындагы нәни кызлары букчалар күтәреп ишекне шакый башлагач та, икесе дә аякка калкалар. Хәзрәт, тәһарәт алып, мәчеткә юнәлә. Остазбикә дә, тәһарәтләнеп, балалар укытырга керешә. Балалар сабагы арасында ул намазын укып ала; балаларга мәгънәле сабакны бирә-бирә генә, сыерын савып ала.
Көн ачыла-ачыла, кызлар берәр китапларын белеп, икенчеләрен алалар, бик үк үткеннәре өченчесен белеп бетереп, абыстайның мичен ягарга, мулла абзый кайтуга самавыр куярга тотыналар. Кайсылары күрше Закир бабай коесыннан абыстайның сыерына су китерәләр; кайсылары ындыр арты чишмәсеннән мулла абзыйга эчәргә чәй суы алып кайталар. Кызлар укып бетергәч, абыстай чәй урынын үзе хәзерли, кызып килә торган мичтә берәр таба гына пәрәмәч пешереп алуны яисә бер-ике таба гына әчегән коймак салып алуны үзенә генә калдыра. Ул шундый эшкә бервакытта да үзенең сабак кызларын кушмый, ул андый нечкә эштә беркемгә дә ышана алмый.
Хәзрәт тә тормышын бер юлдан илтә. Ул, мәчеттән чыгуга, мәдрәсәгә керә. Зуррак шәкертләрнең сабакларын тыңлатып, кечкенәләрнең укыганнарын карап, хәлфәләргә Коръәнне, мәгънәле китапны үзе бирә. Кизүнең кем икәнлеген, иртәгә кемгә утын китерергә нәүбәт икәнлеген, кемгә мәдрәсә бәкесен уярга икәнен үзе тикшерә. Шуннан соң акрын гына өенә юнәлә. Ул, өйгә кергәнче, сыерның азыгы барын-юклыгын күздән кичерә. Өйдә аны һәр көнне бертөсле ачык, һәр көнне бертөсле көтеп, Сәгыйдә каршы ала. Балалар белән маташа-маташа тамагы карылып беткән булса да, аңламый, укымый торган балаларга кычкыра-кычкыра авызы кибеп беткән булса да, аны Вахид һәрвакыт кайнаган самавыр янында көтә торган, яна торган мич алдында табасын кыздыра торган итеп таба. Вахид һәр көнне өенә: «Әссәламегаләйкем!» – дип керә, һәр көнне Сәгыйдә остазбикә: «Вәгаләйкемәссәлам, исәнме, хәзрәт, бик арымадыңмы? Әнә, хәзрәт, җылы су бардыр, битең-башыңны ю, мәдрәсәдә тузанланып беткәнсең, мин берәр таба гына пәрәмәч пешереп алыйм», – дип каршы ала.
Вахид мулла кулын-башын юа, үзе чәйнекне кыздырып чәйне сала, чәй пешә башлагач та: «Әйдә, Сәгыйдә, чәй өлгерде, ясыйм», – ди. Ләкин Сәгыйдәдән: «Хәзер, хәзрәт, пәрәмәчемнең өсте генә киләсе бар», – дигәнне ишетсә дә, «яса, хәзрәт, яса» димәсә, чәйнекне читкә алып, самавырны бастырыбрак куеп көтеп тора.
Вахид хәзрәт чәйне ясагач та, Сәгыйдә остазбикә йә пәрәмәч, йә коймак, йә сумса күтәреп килеп утыра һәм дә һәрвакыт: «Җә, хәзрәт! Исәнме?» – дип, тагы бер дәшә.
Икесе дә берсенә берсе карашалар да исәнлекне, түгеллекне аңлашалар.
Акыртын гына сөйләп-сөйләп, чәй эчә башлыйлар.
Вахид мулла да чәйне ярата, Сәгыйдә остазбикә дә ире сөйгән нәрсәне, әлбәттә, мәкруһ күрми173. Пәрәмәч тә тәмле була. Сөйли-сөйли вакыт үтеп киткәне сизелми дә кала.
Ул ара да булмый, хәзрәткә бер-бер эш чыга: берсе үлә, берсе туа, берсенең кызы китә, берсе килен ала.
Өйләдән соң күп вакытта хәзрәт бер-бер кешегә мәҗлескә бара.
Абыстай да кызларның төшке сабакларын үткәреп, мулланы китергән ат белән ашка барып килә.
Кичке ястүдән соң хәзрәт мәдрәсәдә балаларның күңел сабакларын тыңлатканда, Сәгыйдә остазбикә йә бер-бер нәрсә тегә, йә, кунак-төшем килер дип, бер-бер аш пешерә, яисә хәзрәт кайтуга мунча хәзерләп куя.
Көннең көнендә тормыш шулай бара, елның язында, көзендә, җәендә, кышында тормыш бер эздән ага…
Абыстай хәзрәттән башка бер эш эшләми, берни капмый.
Хәзрәт абыстайдан башка ашый-эчә алса да, өйрәнмәгәнгәме, тәме булмагангамы, ансыз ашка утырмый.
Никадәр йокысы килсә дә, никадәр арыган булса да, абыстай хәзрәт чишенеп ятмаенча урынга якын килми.
Абыстай: «Ятарга кирәк, хәзрәт!» – димәенчә, хәзрәт тә барып урынга сузылмый.
Ел үткән саен шул тормышның программасы киңәя барса да, төбе-эзе һаман бер кала.
Икенче елда яшь муллаларның атлары була. Өченче елны кунак өйләре арта. Дүртенче ел йорт-тирәләре коймалар белән корылып, матур бакча утыртыла. Бишенче елда азбарлар мал-туар белән, йорт кош-корт белән, ындыр ашлык, печән белән тула.
Яшь мулла белән яшь остазбикә бөтен көчләре белән мәхәлләгә хезмәт итәләр. Мәхәллә дә бөтен ихлас белән, муллалар мохтаҗлык күрмәсен дип, гошерне174, фитырны175, гүр сәдакасын, нәфел сәдакасын176 ташый гына би-рәләр.
Өч-дүрт ел эчендә Вахид мулла тирә-юньдә игътибарлы муллага әверелә; Сәгыйдә остазбикә, атаклы остазбикә булып, бөтен авыл хатынының киңәшчесе, мәслихәтчесе, гакыл бирүчесе, дин-диянәт өйрәтүчесе була. Карт хәзрәтләр, карт абыстайлар элгәре никадәр авырлыклар ясарга тырышсалар да, мәхәллә халкы боларга ауганын күреп, алар да угыллары белән киленнәренең шул «тәүфикъсыз» лыклары белән килешәләр, шуңарга өйрәнәләр.
Һәр нәрсә үз юлында бара. Вакытында хәзер Сәгыйдә остазбикә белән Вахид мулла атларын җигеп кунакка баралар; вакытында хатлар язып, атлар җибәреп, кунак китереп, бөтен авылга ямь кертәләр.
Һәр эшне муллаларча эшлиләр, муллаларча кылыналар. Муллаларча кунакка баралар, муллаларча кунак чакыралар, муллаларча гомер үткәрәләр.
Эштән иренмиләр, хезмәттән тартынмыйлар; Алла биргән рәхәт-тынычлыктан ялыкмыйлар.
Көн үткәнен, гомер узганын сизмәенчә дә рәхәтләнеп, берсен берсе олуглап, кадерләп, берсе өчен икенчесе үләргә хәзер булып, сөешеп гомерне үткәрәләр.
Гомернең яшь вакытында, шау-шу арасында һичбер төрле китеклек күренми; берсенә берсе бөтен дөньяның башка кешеләрен каплый биргәнгә, тормышларында тулмаган бер җир хис ителми.
Өстән генә сөйләгәндә: «Ник баламыз юк икән!» – дигән сүз әйтелсә дә, ул да эч күңелдән кайнап чыгып әйтелми, ул да онытыла, аның юклыгы да бер-берсенең барлыгы белән ябыла.
Яшь мулла белән яшь остазбикәнең гомерләре муллыкта, рәхәттә, тынычлыкта, сөешүдә, кадерләшүдә үтә бара.
* * *
Капка дөбердәгән кебек булгач, Сәгыйдә остазбикә, үзенең сабак кызларыннан бик тиз фонарь күтәртеп, йортка чыкты.
Вак кына көзге ягъмур астында, тып-тын караңгы төндә фонарь мелт-мелт итеп оялып кына ялтыраган кебек булса да, бернәрсә күренергә дә ярдәм итмәде. Аларның күзләренә келәт янында җиккән ат тора кебек булды, лапас башында бер көтү малайлар уйнаша кебек тоелды, капка төбендә тирән-тирән упкынлы баз казылган кебек сизелде. Чыккач та кызлар, куркуларыннан бер-берсенә тотынышып, авыз эчләреннән белгән бөтен догаларын укып каттылар.
Сәгыйдә остазбикә, батыраеп: «Хәзрәт! Синме?.. Хәзрәт!» – диде. Иренеп кенә шыбырдый торган ягъмурдагы басынкы һавадан изелеп йоклый торган авыл бер җавап та бирмәде.
Тынлык, коточкыч тынлык бөтен тирә-юньне тутырды.
Фонарь утының төшүе белән, әле анда өч башлы кеше кебек, әле монда озын куллы бозау кебек нәрсәләр күренгәли башлады.
Кызлар: «Абыстай! Куркамыз, куркамыз!» – дип, өйгә таба борылдылар. Сәгыйдә бикә тагы: «Хәзрәт… Хәзрәт!» – дип дәште.
Тагы күктә-җирдә – күктәге фәрештәләр дә, җирдәге җанварлар да аның эндәшүенә җавап кайтармады.
Ул, өйгә кергәч тә, эшләре белән кергән кызларның кайсының чигүенә, кайсының тегүенә, кайберсенең корамалар җыюына карап бераз сөйләгән кебек кылынса да, күңелендәге дәртен бастырыр өчен: «Мин тәһарәтем барда намаз укып алыйм, хәзрәт кайтса, фонарь чыгарырга онытмаңыз», – дип, өйнең түрендәге лампаны бераз бастырып, намазлыкка утырды.
Аның исәбе ястүсен уку булса да, күңелендә тулган курку берлән өмет аның бөтен тынычлыгын алганга, ул авыз эченнән генә үзе белгән догаларны укырга кереште. Күңеле никадәр сынык булса да, бөтен тәнен-җанын бәндәлек, бәндәнең көчсезлеге баскан булса да, аның башыннан: «Ул кая? Ни булды?» – дигән сөаль китмәде.
Чын, ул кая?
Иртәгә, йә аннарыга кайтам дип киткән кешегә дүрт көн булды, һаман юк!
Кайдан собраниесе шул юк кәгазьне тикшерергә җибәрде!
Кайдан ул шундый караңгы төнле, кыска көнле көзге айларда белмәгән-нитмәгән авылга китеп барды!
Төне нинди? Аты, килеп, күпер астына төшеп батып үлсә… Үлсә?!
Шул сүз аның бөтен тәнен-җанын өшетеп җибәрде. Аның тәнендә ыж иткән бер салкын дулкын үтеп, ул утка әйләнеп, йөрәккә барып капты…
Ул катты да, пеште дә… Тирләде дә, туңды да…
Уй туктады, фикер бетте…
Аның алдында шул вак ягъмурлы, караңгы төнле кичтәге коточкыч шәүлә кебек «Ул үлсә?!» дигән сүз килеп басты.
Әллә нинди кырык куллы, йөз тырнаклы, мең тешле булып, авызыннан ут чәчә торган зобани сурәтенә кереп килеп басты.
Сәгыйдә өнеме, көнеме икәнен онытты. Авызындагы догаларны кызу-кызу укырга, әллә нинди зур бер көчкә тиз-тиз башны бөгәргә, ялынырга-ялварырга кереште.
Ләкин күңеленнән «ул үлсә?!» дигән сөаль китмәде. Шул коточкыч сөальгә җавап та таба алмады.
«Чыннан да, ул үлсә?.. Авызымнан җил алсын!..» Ул Вахид, шул Вахид хәзрәт, Сәгыйдә белән менә инде сигез ел бербуйдан бергә торган хәзрәт үләме?..
Ул ни дигән сүз?..
Ул мөмкинме?..
Сәгыйдә аннан башка дөньяда тора аламы, яши аламы?..
Бердән аның күңелендә Вахид хәзрәт үлде булып куйды…
Шул вак ягъмурлы караңгы төндә аның ак кәфенле җәсәде177 күренгән кебек булды…
Ул зыяндаш тоткан кебек калтырап китте.
Бөтен тирә-юньне – өендәге кызларны, йортын-җирен, авылын, кардәш-кабиләсен онытты, һәммәсен онытты…
Һәммәсе бетте…
Теге, төнге караңгы, очы-төбе юк упкынлы караңгы аны каплады, томалады.
Суык, салкын, өметсез, куркынычлы бушлык аның күңелен, йөрәген тутырды.
Аның тешләре тешләренә бәрелеп шакырдарга тотынды…
Бер кыз: «Абыстай! Кайтты бугай!» – дип сикереп төште.
Сәгыйдә, бик куркынычлы ямьсез төшеннән уянып китеп, төш булуына шатланган кебек, фонарьны көтмәенчә дә чыгып китте. Тагы тавыш дөрест чыкмады… Тагы хәзрәт кайтмады…
Сәгыйдә, шул ямьсез уйны ташлар өчен, кызлардан самавыр куйдырды. «Мөхәммәдия» алып, алар белә парлап укырга кереште. Ләкин «Ул үлсә?» дигән сөаль башыннан китмәде.
«Ул үлсә?.. Минем кемем кала?!»
«Ул бөтенләй миннән югаламы?.. Бөтенләй… Берни калдырмый?..»
«Әй бер угылым булса иде!..» – дип җибәрде.
Шул сүз, шул мәгънә аның бөтен йөрәгенә кереп утырып, аңарда моңача һичбер булмаган бер куәт белән балалы буласы килү – үзенең угылын күрәсе килү дәртен тудырды.
Шул дәрт шулкадәрле куәтле булды, ул «Хәзрәт үлсә?» дигән сөальне дә оныттырды. Вә аның бөтен уен-күңелен шуңарга таба бордырды.
Таң алдында былчыранып-юешләнеп, суга манчылган кебек булып хәзрәт кайткач, беренче сөаль бердән бетсә дә, икенче сөаль куәтләнә генә, ныгый гына барды.
* * *
Моңарга кадәр дә анасыннан, туталарыннан «балаңыз гына юк, тормышыңыз бик матур» дигән сүзне ишеткән булса да, Сәгыйдә, аларның мәгънәсен хәзерге кебек аңламаганга, әһәмият бирмәгән иде. Шул мәгълүм кичтән соң шул сүз бөтенләй икенче төрле мәгънә алганга, шул балалы булу, угылыңны «үт-үт» иттереп сөю дигән сүзләр Сәгыйдәнең бөтен тәне-җанының теләвенә әверелгәнгә, ул кулындагы бөтен көче белән шул уйга ябышты.
Мулла хатыннарыннан сорап, элгәре әллә нинди догалар укырга тотынды.
Кырык көнгә кадәр меңәрдән салат мөнҗия178 укыды.
Җиде атнада җиде мәртәбә Коръән хәтем итте.
Унике атнаның баш кичендә, кече атнасында җиде газизгә җиде ясин чыкты.
Үзенең генә көченә, ихласына ышанып җитмәгәнгә, җиде Коръән чыгарга күрше авыл остазбикәсенә җиде бөтен тәңкәсен җибәрде. Үзенең кияү күлмәгене сәдака бирергә нәзер итте. Өч ел рәҗәб179, шәгъбан рузасын тотарга вәгъдә бирде. Аллаһе Тәгалә аның ялваруына, ялынуына тик калды.
Ул, гөнаһ булса да, дип, имчеләргә күренде.
Бер карчыктан чүлмәк салдырды, бер хатыннан сылатты, күрше авылның керәшен хатыныннан ырым ясатты. Чуваш хатыныннан китергән әллә нинди ырымлы икмәкне бисмилласыз ашады… Әллә нинди бер марҗадан китерелгән, чиркәү шәме тамызган чиркәү суын да эчте…
Алла бирмәде дә бирмәде…
* * *
Бала сагыну белән өметсезлектән мөрәккәб180 бер хис Сәгыйдәнең йөзендә әллә нинди бер кайгылы сызык сызды, шул китеклек аның тавышына мескенлек мәден181 кушты, аның кыяфәтенә әллә нинди разый түгеллек буявын бизәкләде.
Аның табигате йомшарды, изрәде. Ул, сабак белмәгән кызларны чаж-чаж чыбык белән пешерә торган абыстай, бөтен кызларга «ай гакыллым, кызым» дип дәшә торган булды; аның сүзендә, сөйләшүендә әллә никадәр йомшак сүзләр күбәйде. Авыл хатыннарына: «Канатым, абыстаем!» дип сүзләргә башлаган кебек, кош-кортларга, мал-туарга да сөюле атлар кушты. Тавыкларга «тавыккаем» дип, чебешләргә «чебешкәем» дип дәшүгә башка, өстләрен мамыклы җон гөнаһсыз иттереп каплаган чебешләрне кулына алып, авызына китереп сөя торган булды.
Сыерны сауганда, ул һичбер вакытта аның белән сөйләүдән туктамады; ул аның мөңрәп каршы алуына каршы: «Кая, кил, кил, әй акбашкаем! Ә… Сөтең тулдымыни?.. Кил менә, җиңеләерсең, аннары күшәп ятарсың», – дип башламаенча калмады.
Чуар бозауга умач эчергәндә, ул аның җоннарын сыйпады, сылады, аның ахмак күзләрендә әллә ни аңлаган кебек: «Тагы эчәсең киләме? Юк инде, җитте… Җитте, хуш инде», – дия торган булды.
Бер-бер кардәш-кабилә кунакка килсә, ул бөтен гомерен шуларның баласы артыннан йөрергә сарыф итте: ул үзе йоклатты, үзе коендырды, үзе уйнатты, сөяргә тотынса, баланы елатмаенча туктамады.
Элгәре һич әһәмият бирми торган хатын, ул хәзер бөтен кардәш-кабиләнең баласының исемен-яшен белде. Бөтен дуст-иш хатынының кайчан бала табачагын хисаплап торды. Буш вакытын шуларның угылларына кәләпүшләр чигүгә, кызларына күлмәкләр, алъяпмалар ясау белән тутыра башлады.
Элгәре Вахид хәзрәт Сәгыйдәнең шул сагышына каршы читтәрәк торган кебек күренсә дә, бик тиздән ул да үзенең күңелендәге балага сагынуны шуңарга кушты. Ике дәрт бергә кушылгач, тагы киңәеп китеп, тагы тирәнәйде. Шәһәргә бардымы, Вахид хәзрәт Сәгыйдәнең авыл тулган балаларына: «Балалар күлмәклеге бармы? Балалар кәләпүше бармы? Балалар уенчыгы бармы?» – дип, базардан эзләп бүләкләр ташый башлады. Бәйрәм алдында, атына утырып базарга барып, әллә никадәр бүләк-салак алып кайтучан булды.
Кайчакларда алар, балалары булуын уйлап, шуның хыял диңгезендә сәгатьләрен, көннәрен уздырдылар. Алар, булган балалары сырхаулаган, үлем алдыннан хисаплап, көннәрен, төннәрен йокысыз кичерделәр.
Шул уй, шул һәр көнне иртәдән алып кичкә кадәр күз алдыннан китми торган сагыш һәм дә уртак сагыш боларны тагы якынлатты, берсенә берсенең кыйммәтен тагы зурайтты.
Инде икәүләп бала булдыру дарусын эзләргә керештеләр. Сәгыйдә үзенең бөтен кылганнарын, хәтта чиркәү суы эчүенә кадәр, мулласына сөйләде. Вахид хәзрәт тә үзенең фельдшерлар, докторлар, ишаннарның барысыннан да мәдәд182 эстәгәнен ачты. Һәммәсеннән дә нәтиҗә бер булса да, Алланың рәхмәте киң, дип, тагы тотындылар.
Икәүләп, Хуҗалар өстенә барып, корбан чалдылар, икәүләп барып, Мулламорад бабайның чишмәсеннән алып кайткан су белән тәһарәтләнеп, Коръән чыктылар. Икәүләп, Чәһарьяр гыйзам183 рухына багышлап, җиде көн руза да тоттылар…
Шул тынычсызлык боларда балага мәхәббәтне, дәртне тагы арттырса да, үзләрен арытты, ялыктырды. Икесендә дә әллә нинди зәгыйфьләнү, өметсезлек куәтләнде.
Менә беркөнне Сәгыйдәнең бер тутасы кияве, балалары белән килеп төште. Сәгыйдә кунакларның үзләреннән битәр балаларын кадерләде.
Мулла җизниләре әллә никадәр уенчык алып кайтты, апалары һәммәсенә яңа күлмәкләр, яңа кәләпүшләр кигезде. Аш вакыты булдымы, үзе утыртып, үзе ашатты, кич булдымы, үзе яткырды.
Мулла җизнәләре дә зурракларының кулларыннан тотып ындырга алып барды; бакчага кертеп, аларга агачларны, гөлләрне күрсәтте; алар белән үзе уйнарга да утырды. Хосусән дүрт яшьлек Әхмәт исемле бер бала аларның икесенең дә бөтен дикъкатьләрен тартты. Алар, кунакларны җибәрмәскә теләп, кыстап йөдәп беттеләр. «Балаларны калдырыңыз», – дип сорарга тотындылар. Күп балалы баҗа белән тута Әхмәтне калдырырга, өйрәнсә, үзләренә дә бирергә булдылар һәм дә Әхмәтне калдырып та киттеләр.
Сәгыйдә остазбикә Әхмәткә хәзер үк әллә ничә күлмәк-ыштан текте. Мәрфуга әбидән бик тиз хәзрәттән калган әдрәстән казаки да тектерде.
Мулла җизнәсе, шәһәргә барып, аңарга әллә никадәр уенчыклар өстенә читек-кәвеш, ялган сәгать тә алып кайтты.
Әхмәтнең кесәсеннән конфет, җимеш, чәкчәге өзелмәде; берсеннән берсе кызык уенчыклар, тәтиләр алдында бетеп тормады.
Аны бергә яткырдылар. Бергә йөрттеләр, бергә сөйделәр. Ләкин Әхмәт әллә нигә көннән-көн күңелсезләнде; ул тик торганда еларга тотынды; бара-тора көне-төне акырырга башлады.
Аны уенчык та кызыктырмады, тәмле конфетлар да куандырмады, апасы, җизнәсенең йомшак сөюләре дә тынычландырмады.
Бала көн акырды, төн акырды.
Вахид хәзрәт өшкерде, бөти язып такты – файда булмады.
Сәгыйдә бикә мунча ягып юындырды, тирләтте – файда чыкмады.
Ахырдан эчләре бозылып, авызларыннан селәгәйләре агып, тәмам авырырга тотынды.
Сәгыйдә белән Вахид хәзрәт, кеше баласын үтерәмез дип, котлары очты. Вахид хәзрәт, төнлә белән ат җигеп, исән вакытта Әхмәтне илтә китте. Сәгыйдә Әхмәттән калган уенчыклар, әйберләр, ваткан чынаяклар янында бик озак утырып елады.
Хәзрәтләрнең бала алырга теләүләре әллә кайдан чыгып өлгергәнгә, төрле җирдән балалар әйтә башладылар. Беркөнне бер хатын матур гына кара кашлы, биш-алты яшьлек бер малай тотып килеп керде. Сәгыйдәгә: «Абыстай! Йортларымызны карарга кайткан идем. Ирем авырды дип хат алдым. Балаларымыз, Аллага шөкер, җитәрлек. Шул угылымызны тәрбиягә алсаңыз ла. Үзе гакыллы, үзе үткен. Теләсәңез, бөтенләй сезгә бирермез», – диде.
Хәзрәт тә, Сәгыйдә остазбикә дә, малайны бик ягымлы тапкач, калдырырга булдылар. Малай бик тиз өйгә ияләште. Бик тиз тазарып китте.
Чиккән кәләпүш, кызыл төймәле казаки, аягына читек киеп, малай бик тиз мулла баласына охшады.
Сәгыйдә тагы аны юындырырга, киендерергә, ашатырга, эчертергә бөтен вакытын сарыф иткән кебек, хәзрәт тә аңарга уенчыклар китерергә, телдән генә догалар өйрәтергә бөтен көчен сарыф итте.
Бала көннән-көн матураеп, үсеп килгәндә, көннән-көн боларның мәхәббәтләрен җәлеп итә барганда, абыстайның бер йөзеге югалды. Ул шулай зур мәсьәлә булмаенча үтсә дә, бераздан тагы беләзеге югалгач, күрше килене Маһруйдан шикләнә башладылар.
Тагы бераздан соң хәзрәтнең кесәсеннән акчасы югалды.
Берникадәрдән соң күрше хатыны абыстайга, акыртын гына иттереп, угыллары кибеткә йомырка илткәнен сөйләде.
Икесе дә, Вагыйзне шул гадәттән биздерер өчен, кыш буе тырыштылар, тырматтылар. Ләкин көн үткән саен, ул гадәт аңарда шәбәя барды.
Өйдәге әйберләрне бикләмәенчә йөрү мөшкелләште.
Икенче елны теге хатынга, кайтуы белән, Вагыйзне кире бирделәр.
Вагыйз киткәч, хәзрәт белән остазбикәнең тормышы тагы буш булып калды.
Ул тагы үзенең мәгънәсен, кирәклеген югалтты…
Тагы аларның икесен дә өметсезлек басты.
* * *
Идел буеның көзләрендә бер-ике атна кояшлы матур көннәр була.
Көзнең сазы, ягъмуры алдындагы бу көннәр үзләре аяз була, үзләре кояшлы була.
Һавада әллә нинди, тел белән әйтеп бетерерлек түгел бер ис була. Авылларда шул көннәрдә кабак исе, пешкән шалкан исе һәр истән өстә торса да, шуларга башка, тагы әллә нинди яңа икмәк, яңа салам исе диимме, әллә шуңарга кушылган, базардан китерелгән яңа күлмәклек, яңа чалбарлык исе диимме, бер ис тулып тора; тагы дөрест булмады: ул, тулып, авылны аңкытып тормый, гает көнендә муллалар йортында гатырша мае исе кебек, туйлы йорттагы чәкчәк, катлама исе кебек бөтен исләрне басып та тормый.
Ләкин ул, күренмәгән-сизелмәгән көенчә, борыннан ишерелеп, бөтен авылның өстендә падишаһлык сөрә…
Бөтен авылның өстенә үзенең шул яшерен-гизле исен сибеп тота.
Шәһәрләрдә дә бу ис бөтен тормышның өстендә торса да, ул монда алма, карбыз, кавын исенә буялып сизелә, ул монда тагы нечкәрәк иттереп хөкемен йөртә. Тагы матуррак хис калдыра, тормышны тагы бизәклерәк, тагы төрлерәк, тагы татлырак, тагы тәмлерәк иттереп күрсәтә. Кыска гына әйтергә сүз табып булмаганга, язып аңлатырга көч җитмәгәнгә, бу искә – туклык, байлык, барлык исе генә диик лә…
Кояшның йөрешендәме, җылысын чәчүендәме, әллә җирне каплаган яшелләвекләрнең, яшел уҗымнарның, саргая башлаган яфракларның шул нурны каршы алуларында – ингыйкас184 иттерүләрендәме, җәйдә дә, көздә дә, язда да күрелмәгән бер башкалык була; була гына түгел, бөтен шул көннәр шул йомшак башкалыкка манчылган, җумайланылган була. Болыннарны, яланнарны, суларны, урманнарны коендыра торган кояшның нуры тагы аграк, тагы яктырак була.
Суынып килә торган җирдәге яшелләвекләр, үләннәр, уҗымнарны кояшның сөюе, үбүе тагы җылырак була.
Яңа казаки киеп урамга чыккан егеткә, яңа күлмәк киеп суга бара торган кызга да кояшның карашы тагы мәхәббәтлерәк, тагы моңлырак була.