Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 23

Yazı tipi:

Бөтен җир, бөтен үсемлекләр, бөтен хайваннар шул кояшның нуры астында бер тынычлык сизәләрме – аларның да һәммәсендә тавышсыз-туышсыз бер хәят тоела.

Кошы-кортының тартышырга эше беткәнгә, чар-чор килүен бөтенләй оныткан да тик кенә кояшта җылына, коена.

Сарыгы, сыеры, кәҗәсе дә гаилә мәшәкатен, баласын югалту, анасыннан адашуларны бөтенләй хәтереннән чыгаргангамы, ул да акырмый-бакырмый, һаваланып кына сузылып ята.

Авылның өйләре, моннан бер-ике атна элек «уу» килгән, дулаган өйләре дә, һәммәсе тынычлыкка баткан.

Бөтен җир – тын; бөтен тормыш – бөтен. Бөтен тирә-юнь – тук.

Ләкин бу тынлыкта әллә нинди моңлык бар. Аңлап бетерерлек түгел бер моңлык бар.

Кояшның шул үтә күренә торган яктылыгындамы, кояшның җылысын бөтен дөньяга тигез җиткерер өчен тырышуында, нурын яудыруындамы, әллә шул чиксез тын, ак көндә һаваланып кына агып йөри торган нечкә-нечкә күбәләк җепләрендә, үрмәкүч дилбегәләрендәме, бер бәхилләшү, бер аерылышу, бер кызганышу буявы, бизәге бар.

Авылларда бу вакытта киленнәр, каенаналар да орышышмый.

Бу вакытта авылда берсен берсе күрә алмый торган яшь әтәчләр дә канга батышып сугышка керешми.

Бу вакытта мулла белән мөәззин дә фидия өчен, зиярәт печәне өчен кычкырышмый, талашмый.

Әллә ник һәрнәрсә, һәр мөнәсәбәт тынып тора, дустлык, дошманлык тик хәл җыя.

Бу көннәрне авылда әбиләр атнасы диләр.

Кояшның җылыткан җылысы никадәр ихластан булса да, агачларны яфракландырырга, гөлләрне чәчәкләндерергә көче җитмәгәнгәме, кояшның нуры никадәр матур, никадәр йомшак булса да, сандугачның йөрәгенең ут каба торган почмагын кабызып җибәреп, аны үзен, тирә-юнен оныттырып сайрау-җырлауга чумдыра алырлык чаткысы булмагангамы, әллә башка бер сәбәптәнме – бу көннәрнең җылысын карчыклар җылысына, бу көннәрнең матурлыгын карчыклар гүзәллегенә охшатканнар.

Менә шундый карчыклар атнасы кергәч тә, авыл халкы арасында кыз сорау, угыл өйләндерү башлана.

Шул карчыклар көне җиткәч тә, муллалар арасында кунакка бару, кунак чакыру дәвере керә.

Муллалар бер-берсе белән күрешеп сыйлашулар, иртәдән алып кичкә кадәр ашка йөрешеп, кичке озын төннәрдә остазбикә белән мунчадан соң яңа бал белән, Василийдән алган яңа чәйне унар-унбишәр чынаяк кына эчүләр, тәмләп утырышулар башлана.

Монда муллалар бер-берсенә хисап бирешәләр.

Гошернең күпмелеген, үлем-җитемнең ни дәрәҗәлеген, киләчәк туйларның ни төрлерәк булуы хакында сөйлиләр, уйлыйлар.

Мәктәп, мәдрәсә мәсьәләсе, киләсе рамазанның башы шимбәдәнме, якшәмбедәнме, дүшәмбедәнме, әллә сишәмбедән үкме башлауларын төшенәләр. Иске моназарә дә кылышып алалар.

Үзләре сизмәенчә генә, үзләре белмәенчә генә, мәхәлләне алып бару, халык белән мөнәсәбәтне йөртүләрнең юлларын уйлыйлар, сөйлиләр, маяклар утырталар.

Остазбикәләр җыелышы, әлбәттә, үзгәчәрәк була.

Алар бүлмәдә хәзрәтләрнең сөйләгәннәрен тыңлап утыргаласалар да, күп вакытта, мөәззин Мәрфугасының затсызлыгын, иптәш мулланың остазбикәсенең төрки китабыннан вәгазь әйтүен сөйләгәндә, хәзрәтләрен онытып та җибәрәләр. Үзләренең дөньяларына чумып, үз шатлыклары, кайгыларында коеналар, йөзәләр.

Теге якта ай башы, мәдрәсә мәсьәләсе хәл ителсә, бу якта кызлар бирү, угыл өйләндерү, шәкерт угылын укыту мәсьәләләре чишелә.

Бөтен кыш буе муллаларның түрендә дә, бүлмәсендә дә шуларның татбикаты185 гамәлгә куела.

Менә бу елны да шулай булды. Менә бу елда да хәзрәтләр остазбикәләре белән кунакка чакырылдылар.

Иттифакый186 быел, шактый гына бай бер кеше угылын өйләндергәнгә һәм дә шәһәрдән өйләндергәнгә, шәһәргә чакырылдылар.

Сәгыйдә остазбикә белән Вахид барып кергәндә, бөтен тирә-юньнең мулласы җыелган кебек, мондый муллалар мәҗлесендә сирәк очрый торган Казан сәүдәгәрләреннән Фәхри хаҗи да җәмәгате берлә бар иде.

Кунаклар күп булганга, парлап-парлап яткырырга урын табарга мөмкин булмаганга, никадәр оят булса да, ирләр аерым, хатыннарны аерым яткырырга тугры килде.

Муллалар, мөдәррисләргә бу үзгәреш күңелле дә булды.

Аларга шул ятыш-торыш мәдрәсәне хәтерләтте.

Төн буе алар, берсен берсе бүлеп, мәдрәсә хатирәләрен яңарттылар.

Картлары да, яшьләре дә, шул хикәяләр астында үзләренең михраб сахибләре187 икәнлекләрен дә онытып, гади очрашуда сөйләнмәслек хикәяләр, хатирәләр дә сөйләштеләр.

Абыстайларның артларында мәдрәсә кебек берләштерә торган бер хатирә булмаганга, «Дөрелмәҗалис», «Дөррәтелнасыйхин» нан вәгазь сөйләү, кадер кичләрдә «Мөхәммәдия» уку, үлек юу бик бертөрле, төссез булганга, алар бик тиз бала-чагага күчтеләр.

Беренче көнне үк бөтен остазбикәләр үзләренең угыллары, кызлары хакында озын хисаплар биреп өлгерүгә башка, килеш-йөрешләре, табигатьләре белән таныштырып өлгерделәр.

Биреләчәк кызларның җиһазлары, матурлыклары, уңганлыклары хакындагы сүзләр дә, икенче көнне бетерә алмаганга, Сәгыйдә бикәнең баласызлык мәсьәләсе дә килеп чыкты. Беренче күрешә торган остазбикәләр шуның бөтен ягы берлә таныштылар. Иске танышлар яңадан-яңа дарулар, яңа догалар, яңа тылсымнар өйрәттеләр, яңа фикерләр, яңа хикәяләр сөйләделәр.

Сәгыйдә, боларны сөйли-тыңлый башы катып беткәнгә, боларның һәммәсеннән дә һичбер төрле өмете булмаганга, әбиләр хикәясе кебек кенә тыңлады, һәммәсенә рәхмәт укыды.

Һичберсенең сүзен тотарга дип, башында кечкенә генә дә теләү кузгалмады.

Менә төн булды. Ятарга урыннар җәелде. Сәгыйдә, шул, балалары хакында туктамый сөйләп торган хатыннарга үзенең ятлыгын хис иттеме, почмакка гына, зур гөл астында үзенә урын салды.

Ләкин ул ятарга өлгермәде, Казан хатыны Үлмәс абыстай: «Мин дә, остазбикә, яныңа ятыйм», – диде.

Сәгыйдәнең ялгыз каласы бик килсә дә, шул аз сөйли торган хатынның әллә кай бер җиреннән курыкса да, кирәкми дия алмады.

Үлмәс остазбикә янына урын салды.

Озак үтмәде, көн буе ашта йөреп арыган остазбикәләр тирән-тирән йокыга киттеләр.

Ашказаннары барысының да шактый авыр булганга, төрлесе төрле нечкәлектә, төрле озынлыкта мышнарга, мырылдарга керештеләр.

Көйле-көйсез мышнау, мырылдау, хырылдау берлән өй тулды.

Бүлмәнең диварларына эленгән остазбикәләрнең күлмәкләре, төнге кечкенә лампаның караңгы шәүләләренә кушылып, кайсылары юан-юан кешеләр кыяфәтен, кайсылары өеп куйган печән сурәтен алдылар.

Зур гөлләр, яфраклары сары дисәң сары түгел, ак дисәң ак түгел төс алып, тагы зурайдылар, киңәйделәр.

Шкафлардагы чынаяк, чәйнекләрнең әллә кай бер җирләре ялтырап калып, сүнә торган лампа кебек мелт-мелт итеп күзләрен кысыштылар.

Кайсылары караңгы төндәге кара мәче күзе кебек бер җиргә текәлделәр. Шул җирне ашарга, йотарга теләгән кебек, шул җиргә кадалдылар, караган саен, аларның утлары зурая барды; караган саен, аларның утлы күзләренең йөрәккә җибәрә торган уклары тирәнәя барды.

Мыш-мыш йоклау арасында остазбикәләрнең әйләнүләреннән чыккан тавыш, ара-тирә бер-берсенең авыр төш күргәндә әйтеп җибәргән сүзләре, куркып кычкырып җибәрүләре, теге күлмәкләрдән чыккан кебек сизелеп китеп, курку-шикләнү тудырды.

Сәгыйдә бикә, «бисмиллаһи әлләзи» әйтеп күзен йомса да, әллә нинди догалар укып йокыга китәргә теләсә дә, һаман булдыра алмады. Уй, әллә нинди уй, баштан китмәде.

Ул кайвакыт йоклау берлән йокламау чигенә барын җиткәндә генә, бер-бер остазбикәнең озын иттереп хырылдап җибәрүе берлән уянды.

Кайвакыт, йоклап киттем дигәндә генә, аның күзенә ташланган әллә нинди ямьсез бер сурәт аны куркытып күзен ачтырды.

Ул әйләнде, сузылды, төрлечә ятып карады, йокыга китә алмады.

Акрын гына кулына таянып, яртылый утырып, тирә-юньне карамакчы, шунда бер дә ят нәрсә юклыгын күзе берлән күреп күңелен тынычландырмакчы булды.

Бердән күзе күршесендәге Үлмәснең ялтырап ачылып ята торган күзенә очрады.

Сәгыйдә үзендә шуның киңәеп җәйрәп, ит тушы кебек яткан таза тәненә каршы дошманлыкмы, җирәнүме хисе туганын белергә өлгермәде, ул: «Остазбикә, йокламыйсыңмыни?» – диде.

Аның тавышында, шул сүзләрне әйтүендә Сәгыйдә әллә нинди бер көч, бер ямьсез көч сизде. Аның башында: менә ул шундый бер җирдә, шундый бер тирә-юньдә, шундый моңлы караңгылыкта шул тавышны ишеткән иде, шул тавыштан курыккан иде кебек булды. Кая ишеткәнен табып өлгерә алмады, аның тәнендә бер калтырау – курку калтыравы үтте.

Ул бердән шул тавышны тапты. Әйе, ул аны ишеткән иде.

Кечкенә вакытта түбән очтан кунарга килгән Латыйфа әби сөйләгән әкияттә ишеткән иде.

Ул әнә теге матур кызларны пешереп ашар өчен чикләвек ашатып симертә торган пәри карчыгының тавышы иде.

Аның йомшаклыгы шул пәри карчыгының хәйләле йомшаклыгы иде.

Ул бердән хәзрәтен искә төшерде. Аның күңелендә хәзер, хәзер менә шул куркынычлы тавыштан, шул коточкыч пәри утлары ялтыраудан хәзрәтенә сыгынасы килү уе туды.

Шул уй фикерен, бөтен башын каплады, томалады.

Ул, бисмилласын әйтеп, уянып киткән кебек булып, тагы Үлмәскә карады. Аның ике күзе тагы тирәнрәк, төпсезрәк күренде. Аның шул упкыннарында әллә ниләр яшеренә кебек хис ителде.

Ул, шул куркуны бетерер өчен: «Юк ла, юкка шикләнәм, бу бит – Үлмәс абыстай. Менә аяк очымда Шәһид мулла хатыны, әнә теге мерелди торган – Исхак мулла остазбикәсе, менә бу – мин», – диде.

Озак җавапсыз тоту булмасын өчен: «Син дә йокламыйсыңмыни?» – диде. «Юк. Мин ялгыз ятарга өйрәнмәгән. Сөймим», – диде.

Сәгыйдә шул сүзләрнең әйтелүендә яңа бер мәд тойды, аның күзендә тагы яңа бер сызык күрде.

Аның елмаюы күзенә тагы бер ялтырау – туя белмәү, кап-йотлык ялтыравы арттырды.

Ул үзенең юкә агачтан чыккан кебек йомшак, дорфа тавышы белән: «Мин, остазбикә, ирләрне яратам…» – диде.

Сәгыйдә: «Бик яхшы, бик яхшы, иреңне сөю – китап кушкан эш… фәлән», – дип китмәкче булды.

Үлмәс: «Юк, остазбикә, син әйткәнчә түгел, менә бу ирем минем – өченчесе… Мин аңарга хатынын аертып чыктым. Ике баласы бар иде. Үземнең дә иремдә бер кызым калды. Менә хәзер бу иремнән туйдым. Бәлки, аның белән бу килешем актыгыдыр», – диде дә, нинди тәэсир калдырганын белер өчен, Сәгыйдәгә сөзеп карады.

Шуннан ул акыртын гына тавыш белән өч ир арасындагы аермаларны сөйләргә тотынды. Сәгыйдә гомерендә ишетмәгән сүзләрне, ир белән хатын тормышындагы тәфсыйлатны иң вакларына кадәр ишетте.

Шул хатынның оятсызлыгы аны ачуландырса да, аның әллә нинди бер хисен мыскыл итсә дә, тегенең хикәядән хикәягә күчеп сөйләвенә үзе дә чумып китте.

Хикәяләр беткән кебек булгач, Үлмәс, Сәгыйдәгә карап: «Сезнең, остазбикә, балаңыз булмый… Хәзрәтеңнәнме, синнәнме?..» – диде.

Ул ике күзен тагы Сәгыйдәгә текәде.

Теге чикләвек ашата торган пәри карчыгының «симергәнме, түгелме» дип карагандагы кебек иттереп җентекләргә кереште.

Сәгыйдә кызарды, бүртенде. Шул сөальне шул былчырак хатынның бирүенә хурланды.

Хәзрәтен мыскыллау кебек, үзен ваксыту кебек бер хис астында калды.

Ләкин тегенең күзләренең, иң гади сүз сөйләгән кебек, тик торуы аны тагы чуалтты.

Ул аптырап кына: «Алладан», – диде.

Үлмәс, бераз елмаеп, тик кенә остазбикәгә карап торды да: «Менә мин Казанда фәлән байның хатынын беләм. Ире берлән бик яхшы торалар иде. Балалары юк иде. Ләкин Хаҗи – без аны Хаҗи дип йөртәмез, исеме Шәрәфи хаҗи – шул бик кызу кеше иде. Ачуы килсә, ни әйткәнен, ни салганын белми иде.

Беркөнне кайтып керсә, хатыны Сәлимә абыстайның приказчиклары белән сөйләп торганын күргән. Сораунитү юк, «Талак! Талак!» димәсенме?

Ахырдан приказчикның Шәрәфи абзый үзе җибәргән йомыш белән килгәне дә мәгълүм булган. Ләкин эш эштән үткән.

Менә никях яңартмакчы була. Талак өч булган икән. Сәлимә абыстай да китәргә бер дә теләми.

Хәзрәт: «Ике өйдә торыңыз! Гыйддәтеңез188 тулгач, бер кешегә кияүгә биреп алмаенча никях яңартылмый», – ди.

Шәрәфи хаҗи бик хурланучан иде. Ни эшлисең?

Ахырдан менә, яшереп кенә, халык арасына чыкмасын дип, мәдрәсәдәге суфи белән тәхәллел189 ясыйлар.

Сәлимә абыстайга яңадан Шәрәфи хаҗига никях укыйлар. Алты-җиде ай үтми, балалары туа… Шәрәфи абзыйга Аллаһе Тәгалә бер угыл багышлый».

Шул сүзне әйткәч, Үлмәс тамак эченнән көләргә тотынды. Ул шундый тәмле-тәмле иттереп көлде; көлде дә туктады, тагы Сәгыйдәгә карап алды да тагы көлде.

Сәгыйдә аптырап китте. Ни әйтергә белмәенчә, эченнән: «Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!» – диде.

Үлмәс: «Менә, тагы, безнең авылда бер кешенең баласы булмый иде. Бервакытны кием тегәргә тегүче керттеләр. Шуннан соң Аллаһе Тәгалә бер кыз багышлады…» – диде.

Тагы шуның төсле әллә никадәр хикәяләр сөйләде. Һәммәсе соңында бик тәмле иттереп, бик рәхәтләнеп көлде. Бер туктады да, авызында тәме тагы бетмәгән кебек иттереп, тагы көлде.

Бераз туктап, Сәгыйдәгә карап торганның соңында: «Менә, остазбикә! Бала күрәсең килсә, насыйп булса, Казанга бар. Үземә кунак булып төш. Һәммә эшеңдә ярдәм итәрмен. Ирнең үгие юк ул, остазбикә!» – диде.

Шул сүзне ул тавышын зурайтыбрак әйттеме, шул фикер үзенең ятлыгы белән аерынкы төстә чыктымы, шул җөмләләр чыңлап китте.

Шуларның мәгънәсе шул караңгы сыман бөтен өйне тутырды.

Шул сүзләр Үлмәснең бөтен хикәяләрен оныттырып, барысының да урынына үзе генә басты.

Сәгыйдәнең бала эзләүдә кылган бөтен мәшәкатьләрен, чиккән зәхмәтләрен һәммәсен бердән оныттырып, шул «ирнең үгие юк» һәммәсен томалады, каплады.

Ул, үзе аңламаенча гына: «Ирнең үгие юк!» – дип куйды.

Шул сүзнең ямьсезлегеннән коты очып, тәнен калтырау алды.

Тешләре шакылдый башлады.

Башы зур бер нәрсә белән кинәттән суккан кебек авыртырга, сызларга тотынды.

Ул, тавышын күтәрә төшеп: «Син ни сөйлисең? Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, авызыңнан җил алгыры!» – диде.

Бөтен тәне-җаны әллә нинди суыкка чумганга, ул калтырана-калтырана йомарланып ятты.

Бик озак белгән догаларын, аятьләрен укыды. Бик озак эченнән шул сүзләрне ишеткән өчен тәүбә итте.

Ләкин күңелендә шул сүзләр әллә нинди бер тап калдырганга, майлы, китми торган тап калдырганга, ул эченнән тынычлык таба алмады.

Догалар, элгәреге вакытта аңарга рәхәт, тынычлык бирә торган догалар да, һаман шул тавышның барлыгын хис иттерә килделәр.

Менә ул йокыга киттеме, әллә юкмы?

Зур гына су буе. Әллә никадәр ирләр, хатыннар. Һәммәсе бәбәй туена җыелганнар. Кемнең бәбәе икәнен рәтләп белми. Әй… Сәгыйдәнең үзенеке икән… Менә бәбәйгә исем кушар өчен азан әйтәләр, имеш… Мәчет манарасыннан әйтәләр, имеш… Менә мөәэзин булып теге Үлмәс менде, имеш тә… Кичәге көлүе белән бергә кушып, манарадан: «Ирнең үгие юк!.. Ирнең үгие юуук!..» – дип кычкыра, имеш… Шунысы гаҗәп: шул азанга бөтен ирләр, хатыннар кул күтәрделәр дә дога кылалар, имеш!

Менә зурайды, әллә кайдан бер суфи килде, имеш… Аның, бите шадра, киеме сәләмә, кыяфәте куркыныч, имеш…

Ул менә зурая бара, имеш… Ул менә Сәгыйдәгә таба килә бара, имеш. Менә шундагы кешеләр һәммәсе – ире-хатыны, карчыгы Сәгыйдәне тотмакчы булалар, имеш, суфи Сәгыйдәне алмакчы, әллә кая, дию-пәри оясына алып бармакчы, имеш…

Менә ул зурайды.

Менә аның сукыр күзе ялтырый башлады; менә аның кулы Сәгыйдәгә таба сузылды…

Әстәгъфирулла! – бер генә түгел, йөз, мең…

Сәгыйдә качмакчы булды, йөгерде, чапты… Урыныннан кузгалмады!

Менә ул тотты, үзенең кырык кулы белән тотты, Сәгыйдәнең тәнен генә түгел, әллә ничек, бармакларын тән эченә җибәреп, сөякләрдән, тамырлардан тотты.

Ул, Сәгыйдәне үпмәкчеме, йотмакчымы булып, авызын – зур чәүкә баласының авызы кебек авызын якын китерде. Әллә кайдан чыга торган тавыш белән: «Ирнең үгие юк!..» – дип кычкырды.

Сәгыйдә шундагы хатыннар, ирләрдән мәдәд сорамакчы булды. Күзенә күзләре ялтыраган, авызы ыржайган Үлмәс килеп басты. Сәгыйдә бөтен көче-куәте белән котылмакчы булып селкенде. Тагы китә алмагач: «Хәзрәт!» – дип кычкырып җибәрде.

Ул уянып китте.

Бик озак, куркуын бетерер өчен, догалар укыды. Эченнән тәүбәләр итте. Ләкин шул арусызлык аның белән генә бетмәгән кебек тоелганга, шул тап төшендәге суфиның куллары берлә эчкә керде иттереп хис иткәнгә, акыртын гына торып тышка чыгып, салкын су белән баштан башлап тәһарәт алды. Акыртын гына кереп, шул ук ут яктысында, шул мышнау, хырылдау, шул ук лачт итеп җәелеп яткан Үлмәс янында намазга кереште.

Вакытның кай чак икәнен белмәгәнгә, ул элгәре ике рәкәгать нәфел укыды; аннан тагы дүрт рәкәгать укыды; аннан тагы берничә колһуалла кушып икене укыды.

Намазлыкка утырып, «Ясин» нан башлап белгән бөтен Коръәннәрен укыды.

Кул күтәреп дога кыла башлаганда, аның башына бердән: «Хатынның үгие бармы?» – дигән фикер төште.

«Чыннан да, хәзрәткә бер хатын алып бирсәм?.. Аның баласы бит хәзрәт баласы була. Хәзрәт баласы бит минем балам…» – дип уйлады һәм дә шулай җиңел генә була кебек тә тоелды.

Ләкин, дога кылып бетереп, тагы башын мендәргә куйгач та, уй башкаланды: «Хәзрәткә хатын алып бирү?.. Ул хәзрәт белән булырмы? Миңа «Сәгыйдә» дип тора торган, миңа эндәшә торган, минем белән генә сөйләшә торган, киңәшә торган хәзрәт тагы «Әсма» дия башлармы?.. Икемезнең арамызга әллә нинди ят, сөйкемсез бер хатын кереп басармы?..»

Ул салкын су сипкән кебек булып китте.

Шул ике, бергә-бергә үскән, бер кеше кебек, бер фикер, бер өйдә яшәгән ике җанлы кеше арасына, берсеннән башка берсе яши алмый торган Сәгыйдә берлән хәзрәт арасына бик зур, ят, чи бер ат тушы китереп салынган кебек булды!..

Ул шул чи, җансыз туштан җирәнде, чиркәнде…

Шул тушның теге ягында калган хәзрәтен, моның матур сүзенә мохтаҗ хәзрәтен кызганды, аяды.

«Юк! Мәңгегә булачак түгел!» – диде.

Шул уй берлән ул тагы калгып китте.

* * *

Иртә белән чәйгә утыргач та, тагы шул уй башка төшеп, Сәгыйдәне куркытып җибәрде.

Кичкә таба, муллалар китеп бетеп, Вахид кына калгач та, «Исәнме, хәзрәт» дип кергәч тә, Сәгыйдәнең башына шул фикер килеп капты.

Ул нигәдер кызарып китте, хәзрәтенә бик озак карап аптырап торды.

Вахид мулланың «син әллә авырыймсың? Әллә нишләп агарып киткәнсең?» дигән сөале Сәгыйдәне тагы шул уйга кайтарды.

Ул: «Юк, хәзрәт!» – дип көлемсерәбрәк җавап бирсә дә, теге Үлмәс хатын, теге ямьсез төш аның күңеленә килеп төшкәнгә: «Күршемдә бик юньсез бер хатын бар, шул әллә ниләр сөйләп йокымны калдырды… Ул менә, хәзрәт, оятсыз… әйтеп бетерерлек түгел…» – диде.

Шул сүзләр аның алдында тагы кичәге хикәяләрне, төнге төшләрне җанландырганга, Сәгыйдә тагы үзендә бер тап барлыкны хис итте. Шул тапны менә хәзрәт күрә торгандыр, шуның әллә нинди бер исе бардыр да шуны хәзрәт сизә торгандыр кебек булды.

Ул әллә нишләп аптырап калды.

Хәзрәтнең: «Әллә бер-бер сүз бармы?.. Фәлән…» – дип, икеләнеп соравы аны тагы куркытты. Ул: «Юк, юк, хәзрәт! Сине генә күргәнем юкка…» – дип сүзен борды.

Ул, Вахид мулланы намазга озаткач, аның акыртын гына атлап урам буйлап китеп баруын караганда да теге фикердән котыла алмады.

«Чын да, шулай ук үземә көндәш алып бирсәм?..»

Иттифакый гына аның авызына эләккән «көндәш» дигән сүз бөтен фикеренә суык кушты.

Бердән аның күз аллары ачылып китте.

Нинди зур куркыныч уй белән уйнаганын хис итте.

Көндәш?..

Әнә туганым абыстайның көндәше бар иде. Туганым абыстайның кизүе көнендә ашына керосин тамыза торган, түшәге астына үлгән мәче баласы сала торган, аның яккан мунчасына былчырак ыргытып исертә торган көндәш кебекме?..

Юк, юк! Мәңгегә юк!.. Ник алай?.. Менә карт җиңгинең дә көндәше бар иде бит: ул кечкенә чакта, теге шалкан йолкып кайткан көнне чибәр җиңги үлгәч, карт җиңги нинди елаган иде. Аның җеназасын күтәреп чыкканда, нинди ачы тавыш белән: «Бәхил бул, бәхил бул!» – дип кычкырган иде. Үлек-гүр сәдакасын әнигә үзе китереп, нинди елап-елап чәй эчкән иде.

Шундый булса?.. Ул тагы шундый көндәшле әллә ничә хатыннарны искә төшерде. Шуларның кырык төрле җәфаларын, җәзаларын күзеннән кичерде.

Ләкин ни өчендер шуларның һәммәсендә дә көндәш белән торуның тышкы ягын гына карады. Тышкы ягын гына мөхакәмә итте190. Тышкы уңайсызлыкларын гына йомшатырга маташты.

Менә инде, ул хәзрәтне өйләндерсә, үзенә көндәш алып бирсә?

«Көндәш» дигән сүз Сәгыйдәнең саф уйларында юыла-юыла ачысын бетерә төште; ул аны ул кадәр куркытмый башлады: ул шул сүз белән гади сүз кебек иттеребрәк кылына башлады.

Әйе, көндәш алып бирсә?

Ул хатын… әлбәттә, хатын түгел: кыз…

Шул кыз бик матур, түгәрәк алма кебек балалар бирә дә, хәзрәтнең шул баласызлык китеклеген бетерә дә, үзе әллә кая читкә китәме?

Әллә нишли кебек тоелды. Тоелды гына да түгел, ул шул үз хәзрәтенең үзеннән башка хатын-кыз белән икесе арасында гына булган, булачак, булырга тиеш гаилә хәятына катышуын уйламады да, уйлый да алмады…

Ул бит Сәгыйдә белән боларның икесенеке генә – башканыкы түгел.

Балалары юк икән, менә бер хатын аларга бала бирә. Ул бала әллә ничек туа?.. Ничек булса да була… Ләкин ул хәзрәтнең баласы була, ул бала Сәгыйдәнең баласы була…

Уй шуннан узмадымы, шунда туктадымы? Ләкин ул үсте, ныгыды, беректе. «Хәзрәтне өйләндерергә» дигән төскә кереп тамырланды, бөреләнде, яфрак ярды. Бик озак эзләгән авыруына дару тапкан кеше кебек, Сәгыйдә тынычланып, рәхәтләнеп тә китте.

Шул эшне тиз-тиз булдыру өчен, хәзрәткә дә сөйләмәкче булды, күңеленнән яраклы кызларны эзләргә дә тотынды.

Авылларындагы үзеннән сабак укыган, уртача гына бер мужикның кызына карарга килде.

Менә ул, Сәгыйдә, үзе яучы булып бара. Зөлфия абыстай самавыр куеп чәй янына утыргач: «Мин бит, Зөлфия абыстай, Галимәне бик яхшы бер урынга сорарга килдем. Дәүләт зур, дәрәҗә зур, кешесе яхшы, ләкин бер генә җитмәгәне бар: көндәш өстенә», – ди…

Зөлфия абыстай: «Кемгә соң ул, абыстай?» – дигәч, Сәгыйдә, күзен дә йоммаенча: «Үз хәзрәтемә!» – ди.

Зөлфия абыстай аптырап кала. «Әллә абыстай гакылдан язды микән?» – дип шөбһәләнә. Бүлмәдәге Галимә дә тиз генә чулпыларын шылдыратып чыгып китә… Ләкин Сәгыйдә һаман шул сүзендә…

«Хәзрәт бик яхшы, дәүләтемез бар… фәлән-фәлән…» Һәммәсен сөйли.

Бик озактан соң Зөлфия: «Абыстай, соң син үзеңә көндәш алмакчы буласыңмыни?.. Мин соң, абыстай, үзеңнән укыган кызымны ничек иттереп сиңа көндәшлеккә бирим?» – ди. Сәгыйдә һаман шул үз юлында, көлә-кинәнә сөйли…

Кызны бирергә разый булалар… Менә туй… Никях та укылды, ди… Менә кияү алырга килделәр, ди…

Кияү алырга?..

Хәзрәт кияү булып барачак, ди…

Хәзрәт, Сәгыйдәнең хәзрәте, кияү булып барачакмы?..

Теге елны Сәгыйдәгә кияү булып килгән хәзрәтме?..

Ул, Сәгыйдә янында бикәчләп яткан кебек, Галимә янында да бикәчләп ятачакмы?..

Аның күз алдында бердән бөтен яшь гомер, бергә үткәргән бөтен матур минутлар үтте. Ул Сәгыйдәне үзенең бәхете-сәгадәте белән бөтенләй томалады.

Ул шуларны яңа татыган, яңадан күргән кебек булды. Хәзрәтнең бөтен кылынышларын, көлешләрен, сөюләрен, сөелүләрен хис итте.

Шулар, менә шулар бердән Сәгыйдәдән алынып, Галимәгә китәрме?

Хәзрәт, аның хәзрәте, менә шул матур минутларны, матур сүзләрне, йомшак сөюләрне Галимәгә багышлармы?..

Аның күңелендә Галимәгә каршы иксез-чиксез дошманлык туды.

Ул шул әдәпсез, остазының өстенә көндәш булып килгән хатынны – оятсыз кызны тетмәсен теткәләмәкче, изүен өзмәкче булды.

Сәгыйдәдән хәзрәтен, бердәнбер хәзрәтен алган өчен, талаган өчен, үзәген өзмәкче булды.

Хәзрәтенең Галимәгә кылган – шул затсыз мужик кызы Галимәгә кылган шул илтифатыннан, аңарга чәчкән шул әрәм матур сүзләреннән ул хурланды, җир ярылса, җиргә керерлек булып хурланды.

Үзенең шулай мыскыл ителүеннән, хәзрәтеннән мыскыл ителүеннән янды, көенде.

Аның бугазына әллә ни тыгылды.

Аның күзеннән елгалап яшь, кайнар яшь агарга, хурланган, мыскыл ителгән йөрәктән кайнап чыккан яшь агарга тотынды.

Җылы-җылы фикерләре рәткә килә башлагач, ул:

– Юк, юк, мәңгегә юк… Хәзрәт минеке, хәзрәт минеке… Бирмим, бирмим! – дип кычкырды…

Ләкин шул туган фикер, никадәр ачы булса да үсте, аның зәһәре никадәр тәмсез булса да, Сәгыйдәнең йөрәгенә кергәннән-керә барды.

Балага мәхәббәт, хәзрәтне бәхетле итәргә теләү – аның күңелендә көндәш ачысыннан көчлерәк чыкты. Ул акрын гына шул уйга өйрәнә килде. Гакыл белә «Хәзрәтне өйләндерергә» дигән карарына үзенең йөрәген өйрәтә башлады.

Шул эштә иптәш-ярдәмче итеп ул тагы китапка – Коръәнгә кереште, ул тагы намаз-ниязга чумды.

Иске китаплардан изге хатыннарның тәрҗемәи хәлләрен эзләп, аннан рухына азык алды.

Әюб пәйгамбәр хатыны 18 ел авыру иренең яраларын-җәрәхәтләрен юып торган. Ахырда, ирен ашатыр өчен, бер нәрсә булмаганга, матур толымын кисеп сатып, азык китергән…

Әллә нинди бер әүлияның изге хатыны, иренең язу өстәлендә язуы бетүдән элек шәме беткәч, ирен эштән аермас өчен, зур толымын кискән дә, шуны майга чумырып, шәм иттереп яндырган…

Хәзрәти Хәдичә үлгән чакта, хәзрәти Рәсүл Хәдичә разилуллаһе ганһегә:

– Хәдичә! Анда баргач, синең кыямәттә көндәшең булачак – фиргавен кызы Асия белән Мәрьямне күрерсең… Аларга миннән сәлам әйт! – дигән.

Хәзрәти Фатыйманың:

– Ник, әти, әнинең үләр алдында күңелен рәнҗеттең? – дигән сөаленә каршы пәйгамбәр:

– Кызым! Анаңның изгелек дәфтәрендә һәр яхшылыкны күрдем. Ләкин көндәшкә сабыр итте дигәне булмаганга, шул юлын да тутырыр өчен әйтәм, – дигән.

«Минем башка савапларым булмаса да, гамәл дәфтәремнең шул бите тулса, мин дә хәзрәти Хәдичә ливасында кубарылырмын!»

Көндәшкә сабыр…

Көн үтте, ай үтте.

Сәгыйдә үзенең күңелен шул авырлыкка өйрәтә килде. Вакыт үткән саен, көндәшнең ачысы кимемәсә дә, Сәгыйдәнең ачыга чыдавы арта барды.

Аның күңеле ныгый килеп, ахырдан ул, үзенең шул корбанны итә алырлык көч җыйганны хис итеп, хәзрәткә мәсьәләне чиште.

Хәзрәт ашыга-ашыга җомгага хәзерләнә иде.

Сәгыйдә чапанны биргәч тә:

– Менә, хәзрәт, баламыз булса, җомгадан кайтуыңа балаң каршы чыгып торыр иде. Ул, зурая башлагач, синең белән бергә мәчеткә барыр иде, бергә кайтыр иде. Хәзер?.. Әллә, хәзрәт, сине өйләндерикме?.. – диде.

Шул сүз хәзрәткә шулкадәр ят тоелды, аның мәгънәсе хәзрәтнең уеннан шулкадәр ерак булды: ул чит бер телдә сөйләнгән сүз кебек кенә аны ишетте, аның мәгънәсенә дә ирешә алмады, аның тугрысында уйлый да алмады.

Тиз-тиз мәчеткә ашыкканнан-ашыкты.

Ләкин шул сүз, «ләфзаи морад»191 кына булса да, аның күңеленнән китмәде.

Тәхият әл-мәсҗед192 намазы укыганда, ул аның мәгънәсенә төшенгән кебек тә булды… Хотбәгә193 менгәч, ул шуның мәгънәсен иҗекли-иҗекли хотбәсен дә яңлышты… Фарызда да аз гына сүрәи Фатихадан соң рөкүгъка194 китмәде…

Ләкин кайткач та, Сәгыйдә белән бик ачык сөйләшеп, шул уйны, шул «булмый торган» уйны, баштан ыргытырга булды…

* * *

Җомгадан соң, Хәйрулла агайның анасының зиярәтенә сүрәи мөлек195 укып кайтканның соңында, Вахид хәзрәткә элгәреге кыяфәттә, элгәреге самавыр, чәй белән көтә торган Сәгыйдә остазбикә каршы чыкты, һаман элгәреге сүзе:

– Исәнме, хәзрәт? – булды.

Ләкин Вахид хәзрәт гомерендә беренче мәртәбә – ун еллык бергә тормышларында беренче мәртәбә, – кашын төшереп, Сәгыйдәгә карамаенча, мыгыр-мыгыр гына җавап бирде.

Ул үзе дә шул табигый түгеллеккә, үзенең тавышының ятлыгына аптырап киткән кебек булды, «ни булды?» дип уянып киткән кебек булды…

Шуның сәбәбен табар өчен, тирә-юнен күздән кичерде. Чәй ясап тора торган Сәгыйдәгә күзе төште. Берни дә юк… Һаман иске самавырлар, иске хуш чәй исе, иске җиһазлар…

Һәммәсе иске… Сәгыйдә дә – иске Сәгыйдә… Ләкин… Аның күзенә сыек кына, сыек кына әллә ни сөртелгән…

Әйе, сөртелгән!..

Моңлык, кайгылык сөрмәсе тартылган…

Маңлаенда да яңа бер сызык бар…

Яңа…

Вахид аны күргәне юк иде… Шул сызык, шул моңлы күз өстендәге сызык Сәгыйдәнең төсенә бер башкалык, нәрсә икәнен әйтеп бирергә мөмкин түгел башкалык куша…

Ул Сәгыйдәнең йөзенә бер уйга килү, бер уйга туктау, сүзендә тору буявын сөртә…

Әйе, аның бөтен йөзендә әйткәненнән чигенмәү язылган…

Бу элгәре бит юк иде…

Әллә Вахид күрмәде генәме икән?..

Ул Сәгыйдәгә әллә ни өчен үпкәләгәнгәме, башка сәбәптән кәефе киткәнгәме, чәй да аңарга элгәреге кебек нәшьәле196 чыкмады. Сәгыйдә, әллә нинди сөальләр биреп, сүзне озайтырга теләсә дә, сүз бәйләнмәде, озаймады.

Ул гадәттәгедән аз эчеп, шүрлектән калын бер китап алып, ривайәт эзләргә, түбән очтагы Касыйм балаларының аталарыннан калган малларын бүлүдәге ривайәтләр эзләргә кереште.

Озын иттереп өйрәнгән гарәпчәләрне укыса да, әллә нигә алар аның башына кермәде. Ап-ачык иттереп китап Касыйм Сафиның угылына тәрикәдән197 хисса198 чыгармаса да, ул гасабәләрнең199 хөкеменнән үтеп китеп, бәнил-гыйлләтләр200, бәни-л-әгъяннарга201, зәвие әл-Хамнарга202 барып чыкты…

Шулардан әллә нәрсә казынды.

Эчендә әллә нинди эчне пошырып тора торган ят нәрсә, 12 ел мөддәтендә203 бер мәртәбә дә күрмәгән, хис итмәгән ят нәрсәне тойды, сизенде. Шул көтмәгән ят нәрсәдән, үги уйдан котылыр өчен, тагы шуның сәбәпләрен эзләргә тотынды.

Аның күзләре Сәгыйдәнең күзләренә очрашты. Ул күзләр биниһайә тирән, төпсез кебек күренде.

Вахид теге ятлыкны биргән нәрсә, моның тыныч күңеленә теге үги дошман фикерне суккан нәрсә – шул күзләр икәнен бердән хис итте.

Сәгыйдә, шуны аңлаган кебек, шул тирән күзләре белән хәзрәтнең йөрәгенә кадалган укны, зәһәрле укны күргән кебек, йомшак кына көлеп:

– Хәзрәт, синең әллә ник кәефең юк… – диде.

Вахид хәзрәт ачуланган тавыш белән:

– Юкны сөйлисең! – дип җавап кайтарды.

Вә үзе дә шул тавышның дорфалыгыннан, мәдләренең ямьсезлегеннән оялып та китте.

Сәгыйдә, йөзенә тагы көләчлек кушып, баягы күзенә тагы әллә нинди көч кушып:

– Хәзрәт, юкны сөйләмим. Менә бергә тордык, бергә яшәдек. Мин синнән бер авыз яман сүз, күңел калдырырлык бер эш күрмәдем… Унике ел бергә торамыз… Әлхәмделиллаһ, көнемез иркен… Дәүләтемез мул… Үзең беләсең… Ләкин, хәзрәт, боларга хуҗа кем?.. Болар кемгә кирәк?.. Мин, хәзрәт, менә шул ындыр тулы икмәкләремез, йорт тулы малымыз-туарымызның кирәген белмим… Мин алар белән нишлим?.. Шул зур өйләр, шул җиһазлар миңа хуҗасыз, иясез кебек тоела… Без шуларга хуҗа таба алмадык… Мин, хәзрәт, сиңа бала бирә алмадым… – Ул озын иттереп хәзрәткә карады.

Хәзрәт: «Бу тавышны, бу көчне Сәгыйдә кайдан алды? Әллә гакылга җиңеләя башладымы?..» – дип уйларга өлгермәде, Сәгыйдә тагы:

– Хәзрәт, монда мин гаепле, синең тормышың, шул тормышыңны мин бизәкли алмадым, шул тормышка мин китеклек бирдем… Сине бала мәхәббәтеннән мин мәхрүм иттем… Сине, хәзрәт, үлгәннең соңында догачысыз мин калдырдым… Шул бабадан бабага килгән михрабны хуҗасыз мин иттем…

Вахидның тамырлары, сеңерләре киерелә барса да, Сәгыйдәнең тавышында әмеранә бер мәд булганга, ул аның сүзен бүлә алмады.

Сәгыйдә:

– Хәзрәт, син җегәреңдә әле, сиңа әле, Аллага шөкер, өмет бетмәгән… Шул өйләр, шул дәүләтләр, шул мәчет, мәдрәсәгә хуҗа, үзеңә дә, миңа да догачы калдыру өмете бетмәгән… Хәзрәт, сиңа өйләнергә кирәк!..

Ул тагы тирән күзе белән хәзрәтне сөзде…

– Пәйгамбәрләр дә өйләнгән… Әүлиялар да өйләнгән… Шуның өчен, хәзрәт, менә мин сине өйләндерергә кирәк дигән уйга килдем… Сиңа яучы булмакчы булдым. Кызын да таптым. Үзе инсафлы. Үзе тәрбияле. Үзе укыган. Үзе чибәр. Фәхри абзый кызы Галимә… Миңа, хәзрәт, рөхсәт бир! Мин Зөлфия абыстайга яучы булып барыйм…

Сүзнең ахырын әйтеп бетерә алмады, Вахид хәзрәт сикереп торды, тез өстенә куйган китабы төшеп китте. Ул ямьсез тавыш белән:

– Ахмак, тик тор!.. Авызыңны сугып ярырмын! – диде.

Шул сүзләрне ул Сәгыйдәгә гомерендә беренче мәртәбә әйтсә дә, шулкадәр куәтле чыкты: ул үз тавышыннан үзе куркып китте.

Күзендә уйный торган ачу чаткылары белән яндырыр өчен, Сәгыйдәне бер мәртәбә сөзде.

185.Татбикат – яраштыру, килештерү.
186.Иттифакый – очраклы рәвештә.
187.Сахиб – хуҗа, ия.
188.Гыйддәт – ирсез калган хатынның икенче иргә бармый торырга тиешле вакыты.
189.Тәхәллел – аерылышу.
190.Мөхакәмә итү – хөкем чыгару.
191.«Ләфзаи морад» – «тел әйткән теләк».
192.Тәхият әл-мәсҗед – мәчетне мактау намазы.
193.Хотбә – нотык, вәгазь.
194.Рөкүгъ – намазда иелеп тору, тезләнү.
195.Сүрәи мөлек – Коръәндә «Милек» сүрәсе.
196.Нәшьәле – дәртләндерерлек, күңелгә ятышлы.
197.Тәрикә – үлгән кешедән калган мал-мирас.
198.Хисса – өлеш.
199.Гасабәләр – ата ягыннан булган туганнар.
200.Бәни-л-гыйлләтләр – бу урында: ярлылар.
201.Бәни-л-әгъяннар – бу урында: байлар, дәрәҗәле кешеләр.
202.Зәвие әл-Хам – Хам нәселе (байлыклары). Хам – Нух пәйгамбәрнең өч улыннан берсе.
203.Мөддәт – вакыт (арасы).
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
20 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1954
Hacim:
591 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04299-7
İndirme biçimi:
Ses
Средний рейтинг 4 на основе 1 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 4,8 на основе 29 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 2 оценок
Ses
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 1 оценок
Torpağın nağılı
Народное творчество (Фольклор)
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Ses
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 6 оценок