Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 24
Сәгыйдә һаман көләч йөзе белән, керфекләреннән батырлык чыгып тора торган, нурланган күз белән Вахидның күзен каршы алды.
Вахид, аның күзендә әллә никадәр мәхәббәт, шәфкать кушылган көч күреп, шуңарга ачуы чыдый алмаганны сизеп, ишекне бик каты ябып чыгып китте.
Шуннан соң Сәгыйдә, гүя шул сүзләрне оныткан кебек, шул уйга кайтмады.
Ләкин һәр тугры килгәндә, акрынлап-акрынлап хәзрәтнең күңеленә: «Баласыз тормыш – хәят түгел, балалы булыр өчен икенче хатын алудан башка юл юк», – дигән уйны сугарга кереште.
Ул, хәзрәтнең балага мәхәббәтен тагы арттырыр өчен, авылның бөтен матур балаларын, әле берсен, әле берсен алып килеп сөя башлады. Әле берсе, әле берсе хакында хәзрәткә сөйләп, аның күңелендә балалы тормыш мәнзарәләрен төрле-төрле матур буяуда күрсәтә килде.
Аның белән генә дә хәзрәтне аударырга мөмкин булмагач, Сәгыйдә хәзрәтнең дикъкатен икенче хатыннарга, икенче кызларга таба борырга карар бирде.
Авылда мулла гаиләсендә бу бик авыр булганга, хәзрәтнең «Сәгыйдәгә башка дөньяда хатын юк» дигән фикере бик тирәндә торганга, ул бик осталык белән генә шул уй белән сугышырга кереште. Хәзрәт өйдә чакта авылның матур кызларын эш белән кунарга чакыра башлады; төрле юллар белән хәзрәткә шуларны ямьле иттереп күрсәтергә тотынды.
Бер мәртәбә ул матураеп үсеп җиткән Фәридәне: «Кызым, бар, хәзрәт өйдә юкта өйләрне җыештырып чык!» – дип, хәзрәт өстенә тасрайган Фәридәне җибәрде.
Бер мәртәбә ул бүлмәдә чигеш чигеп тора торган Галимәне күрсәтер өчен: «Хәзрәткәем, бүлмәдән комганыңны үзең ал! Сыерым моңаеп тора», – дип, Галимә өстенә кертте.
Бер мәртәбә, белмәмешкә салынып, хәзрәт түренә, хәзрәт китап карап тора торган бүлмәгә, өч-дүрт кызны берьюлы кертте.
Шулай ук, белмәмешкә салынып, кызларның «Мөхәммәдия» тавышларын да хәзрәткә ишеттерде.
Берсенең кубыз уйнап, икесенең биюен дә хәзрәткә күрсәтте.
Ләкин шул күрүләр, очрашулар вакытлы гына булса да нә хәзрәтнең күңелендә вәсвәсә тудырды, нә гаилә тормышын үзгәртү хакында бер уй башка сукты.
Ул һаман элгәреге игътикад белән – «Сәгыйдәдән башка хатын юк» фикере белән яшәде дә яшәде.
* * *
Беркөнне хәзрәт әллә нишләп үлек күмгән җирдән суык тидереп кайтты. Икенче көнне намазга чыга алмады. Өченче көнне җомгага да бара алмады.
Дүртенче, бишенче көннәрне хәзрәт ятактан тормады. Алтынчы, җиденче көннәрне хәзрәт каената хәзрәтне алдырды, күрше авылдан берничә мулланы чакыртып, васыять язарга кушты. Фидиясен әйтте. Бурычлары чыкса, түләргә сумма күрсәтте. Мәдрәсәдә укыганда йомыркасын урлап ашаган Шәхми абзыйның балаларын ризалатырга кушты. Хаҗына алты йөз сум аерды.
Шуннан калган йортын-җирен, мал-туарын – бөтен дәүләтен Сәгыйдәгә яздырды.
Ләкин Сәгыйдә:
– Хәзрәт, мин синсез нишлим? Мин аның белән синсез нишлим? Хәзрәткәем… Миңа калдырма!.. – дип ялынырга тотынды.
Вахид хәзрәт, күңеленнән кемгә калдыруны эзләсә дә, Сәгыйдәдән башка кешесе булмаганга таба алмады.
Менә мәхәллә картлары күрешергә керделәр.
Картлар керә-керә үк күзләре яшәрсә дә, хәзрәт авыру тавышы белән:
– Җәмәгать! Сезгә каршы гөнаһым зур. Имамлык вазифасын үти алмадым. Мине Аллаһе Тәгалә алдында тоткар итмәңез… Мине кичереңез… Миннән мәхәллә халкы бәхил булсын! – дигәч, бөтенләй яшьләрен тота алмадылар.
Берсе:
– Хәзрәт! Авылымызны яктырткан идең, мәчетемез, мәдрәсәмезгә нур керткән идең, безне калдырып китәсең? Михрабыңны кемгә калдырасың? – диде.
Вахид хәзрәтнең авыру башында шул уй тагы чуалчык булып басты.
«Михрабыңны кемгә калдырасың?..»
Шул михрабта менә йөз дә унбер ел бер нәселнең балалары имам булып килделәр.
Инде ул буын өзелә!
Вахид михраб иясе имам калдырмый… Вахидның баласы юк…
Вахидның үзенең китапларын, читләренә хашияләр204 язган китапларын да калдырырга, бабадан атага, атадан балага калып килгән китапларны да калдырырга шәкерт угылы юк…
Вахидның дәүләтен, мал-туарын, йортын-җирен дә калдырырга угылы юк…
Вахидның «Әнкәңне тыңла, әнкәңә итагать ит!» дип васыять әйтеп калдырырга да угылы юк…
Юк…
Ичмасам, шул тәрбиягә алган балалар да яшәмәде!..
Шәт, Сәгыйдә теге көнне хаклы иде…
Ул, озын иттереп, зәгыйфь күзендәге бөтен көчен җыеп, Сәгыйдәгә карады. Аның күзендә: «Мине кемгә калдырасың?» – дигән сөаль күрде.
Күңелендә әллә нинди, гомерендә булмаган бер көч белән уй-мәсьүлият уе, шул Сәгыйдә алдында мәсьүлият уе туды…
«Бу хатын бөтен барлыгын миңа бирде. Минем тормышымны оҗмах ясады… Хәзер менә үләм, моңар ни калдырам?.. Моны кемнең каравына тапшырам?..
Теге вакытта аның сүзен тыңлаган булсам, бәлки, аның хәзер бер угылы булыр иде…
Шул җиде буыннан килгән михрабның иясе булыр иде…»
Ул тагы фикерен өзеп җибәрде, тагы уянды, тагы күзен ачты. Сәгыйдәнең кайгылы, моң карашы тагы шул мәсьәләне яңартты.
Менә әллә ни булды… Вахидта үзенең угылын күрәсе килү, менә шунда, хәзер үзе яткан түшәк янында, угылын күрәсе килү туды.
Бу хис бөтен тирә-юнен каплады… Бөтен мәсьәләләрне оныттырды… Бөтен кешеләрне, якыннарны томалады…
Бөтен көчен-куәтен бергә җыеп, шул угылын «эзләргә» күзен ачты.
Сәгыйдәнең тирән күзләрендә – яшь белән кызарган кабаклары арасында яшеренгән томанлы гына, моң гына күзләрендә ул шул угылның кайдалыгын тапты.
Аның күз алдына, бала күтәреп, Галимә килеп басты.
Ул саташа башлады: угылы белән, Сәгыйдә белән, Галимә белән саташа башлады.
* * *
Озын сырхаудан озынлап терелгәндә, хәзрәтнең уйларга вакыты бик күп булып, шул очсыз уйдан бер нәтиҗә чыгардымы, әллә шул авыр хәстәлек хәзрәтнең башында иске уйлар, иске тойгыларны җимереп төшереп, алар урынына яңа фикер, яңа хис тудырдымы, әллә башкача берәр сәбәп булдымы, алар яңадан бер мәртәбә сөйләмәенчә дә, шул фикердә Сәгыйдә белән бер сүзгә килделәр.
Шуны да сүз белән түгел, тойгы белән, әллә ничек, күзгә-күз карашу белән аңлаштылар.
Шуның ничек булуын да озын иттереп уйлашмаенча, сөйләшмәенчә таныштылар, белештеләр.
Шуның өчен Сәгыйдә: «Хәзрәт, сәфәр ае кергәнчә әллә эшне тәмамлыйкмы?» – дигән сөальгә дә хәзрәт, искедән сөйләнеп беткән кебек:
– Үзең кара, остазбикә! – диде.
Шул сүзне әйткәндә аның күңелендә ятлык булмаган кебек, сүзендә дә фәүкыльгадә205 бер карар хакында сөйләнгәнлекне белдерерлек һичбер төрле мәд булмады.
Сәгыйдә: «Мин соң, хәзрәт, алай булса барыйм!» – дигәч тә, хәзрәт тагы, кемгә икәненең әллә кайчан сөйләнеп, беркетелеп куйган кебек иттереп:
– Соң, Зөлфия абыстай әле ишаннан кайтканмы? – диде.
Сәгыйдәдән «Әйе!» җавабын алгач, ул тагы, гади бер эш эшләнде дә, тагы бер икенчесенә рәт җитте дигән кебек:
– Мин соң, Сәгыйдә, базарга барып килмәемме? – диде.
Сәгыйдә: «Барасың, хәзрәт, барасың!» – дип, аның сүзен җөпләде; хәзрәткә ниләр алу хакында әмерләр бирде.
Кич буе алар икәүләп бөтен туй яракларын санап чыктылар. Бөтен туйның вакларына кадәр планнарын төзеделәр.
Туй-төшемдә була торган бүләкләрне дәрәҗәсе дәрәҗәсенә күрә бүлеп, кәгазьләргә яздылар.
Шулар өчен кирәкле булган акчаны да бергә санадылар.
Боларның һәммәсенә дә икесе дә бер дәрәҗә эшлеклелек, бер дәрәҗә кәефлелек куштылар.
Әллә үзләрен үзләре оныттылармы?.. Әллә берсенең кияү булып, икенче хатын алырга йөрүен, берсенең карт хатын булып, көндәш китерергә әзерләнгәнен хәтердән чыгардылармы?..
Шул эшләрен һәммәсен угылларын өйләндерә торган карт белән карчык кебек тыныч, кызларын үзләре теләгән урынга бирә торган абыстай белән абзый кебек шат эшләделәр.
Гүя бу туй боларның берсенә дә шатлыкка башка бер нәрсә дә китермәячәк, гүя бу туй боларның унике еллык шул сөешүләренә, дустлыкларына күңелсез бер сызык та сызмаячак.
Шул туй кәефе белән Сәгыйдә базарга китәр алдыннан тагы бөтен бүләкләр, бөтен кирәк-яракларны санап та чыкты.
Шул ук туй кәефе белән ул Зөлфия абыстайга яучы булып та барды.
Шул ук кәеф белән хәзрәтне кияү итәргә дә хәзерләде.
Ул шул ук кәеф белән туй ашлары пешерде.
Аларның яхшы булып уңуы өчен шулай ук тырышты.
Никях көне җиткәч, шул ук кәеф белән хәзрәтне үзе мунчага кертте, үзе яңа күлмәкләр кидерде.
Үзе хәзрәтнең сакалын, мыегын төзәтте.
Кияүне алырга килүчеләрне дә үзе ашатып, хәзрәт кояш баеганчы барып керерлек булсын дип ашыктырып, үзе тәһарәтләндерде.
Һәммәсе хәзер булып, хәзрәт, кияүчә киенеп җитеп, аятелкөрси укырга утыргач та, Сәгыйдә акыртын гына хәзрәттән түбәнгә тезләнде вә озын иттереп кулларын Алла дәргяһына206 сузды.
Бүлмәдәге хатыннар да, түрдәге кияү алучылар да тезелделәр, тезләнделәр.
Хәзрәт элгәре гади тавыш белән сүрәи Фатыйхадан башлап Коръән укырга тотынса да, бара-тора аның күңеле тулып киттеме, тавышы моңланды. Аның саф тавышына күз яше кысылды, ул, көчкә генә очлап чыгып, кулын күтәреп, озын догадан соң йөзен сыйпаганда битеннән ике бөртек яшьне дә сөртеп алды.
Сәгыйдә һаман салкын канлылыгын югалтмады.
Ул, хәзрәт торып ишеккә бара башлагач та, элгәреге кебек үк көләч йөз белән: «Хуш, хәзрәт!» – дип кулын сузды.
Хәзрәтнең кайнар кулын озын гына тотып, хәзрәтнең йөзенә, күзенә карап: «Аллаһе Тәгалә хәерлегә кылсын! Бисмиллаһиррахман, хәзрәт, боер, хәзрәт!» – дип, юл ачты.
Атка утыргач та хәзрәтнең: «Хуш, Сәгыйдә!» – диюенә каршы тагы ук шул шатлыклы, көләч йөз белән: «Хуш, хәзрәт, хуш, сау-сәламәт бул!» – диде.
Атлар күтәрелеп, кыңгыраулар шалтырап түбән очка төшеп киткәч тә, аның йөзенә, төсенә кайгылык, кәефсезлек чыкмады.
Ул кияү озатуны карарга килгән әллә никадәр балага да, туй төсе булсын дип, бүләкләр бирергә онытмады.
«Абыстайның хәле бик авырдыр» дип бергә кайгырышырга килгән авыл хатыннарының күз яшьләренә дә көлеп караудан башкача җавап бирмәде.
Гади көндәге кебек, ул ахшамнан соң өйләрен җыештырып бетерде. Ястүдән соң, гади көндәге шикелле, урын салды.
Түшәкне кабартты, ястыкны күпертте, япмаларны пөхтәләп япты, юрганны ачты, хәзрәт ята торганча иттереп ястыкның мамыгын теге якка таба төртте.
Менә хәзер хәзрәт ястүдән кайтыр кебек иттереп, шуларны ашыга-ашыга, тиз-тиз эшләде.
Ашыга-ашыга үзенең кичке күлмәген алыштырды.
Ләкин ни өчендер ул шул урынга якын килә алмады…
Ул унике елда беренче мәртәбә шул урыннан суыклык хис итте.
Беренче мәртәбә шул урыннан үгилек исе тойды, беренче мәртәбә шул урынның ят икәнен, бөтенләй ят икәнен сизде.
Бердән бөтен йөрәген салкын тимер белән каерып алган кебек булды. Бөтен тәнен суык, зәмһәрир суыгы тотты.
Тәне өшеде. Җаны сыкрады.
Күңеле ташыды.
Йөрәге ярылырга җитте.
Ул, шул ятлык килә торган урынга якын бара алмаган кебек, шул суыклык аны бәйләгән, туңдырган кебек, читкә дә китә алмады.
Ул урын янындагы намазлыкка утырып кулын күтәрде. Ике күздән мөлдерәп ага торган күз яшьләрен туктата алмавын, кайгыга сабырсызлык булмасын дип, Аллага ялварырга, ялынырга башлады.
Шул ук намазлыкта ул оеп та китте…
Шул ук намазлыкта, бер уянып, бер калкып, ул төнне кичерде!..
* * *
Икенче көнне иртүк кияү чәенә Сәгыйдәне алырга килгән атка утырып баргач, калтырабрак, аптырабрак каршы чыккан Зөлфия абыстайга да ул һаман элгәреге кебек көләч йөз белән: «Исәнме?» – диде.
Өй арасында йөри торган Зөлфия абыстайның килененең кызын да элгәреге кебек итеп сөйде.
Хәзрәт бикәчли торган өйнең ишегенә җиткәч кенә, бердән алдында упкын ачылган кешедә була торган кебек кот очу аны биләде.
Шул өйгә, шул ишеккә каршы бөтен тәне-җаны дошманлык белән тулды.
Аның аяклары: «Юк, шул өйгә, шул минем бәхетемне алган өйгә кермим!» – димәкче булды.
Аның күзләре: «Шул унике еллык хәзрәтемне, унике еллык үземнеке генә булган хәзрәтемне башкаларның кулында, кочагында булганын күрелә торган өйгә кермим!» – димәкче булды.
Сәгыйдә тагы көчене җыйды.
Тагы тазарып, бисмилла әйтеп, ишекне ачты.
Аның күзе, бөтен шул өйдә булган, булачак нәрсәләрне күрәсе килгән кебек, бердән түргә атылды.
Аның күзләре Галимәнекенә очрарга өлгермәде: Галимә, иелеп, башын бөкте, йөзен яшерде.
Аның күзе хәзрәтнең йөзен сыйпарга өлгермәде: хәзрәтнең бөтен өстеннән бер калтырау, олуглар алдындагы бер калтырау узды.
Хәзрәт туп-тугры иттереп Сәгыйдәгә карарга батырчылык кылмаса да, Сәгыйдә һаман шул көләч йөз, һаман шул хәтфә тавыш белән: «Исәнме, хәзрәт?» – дигәч, ул акыртын гына күзен күтәрде.
Сәгыйдә кара сыманрак күлмәк киеп, кара өстендә ак бизәкле яулык бәйләгән.
Йөзе балавыздан ясаган кебек ап-ак.
Күзләре ут кебек яна, аларның төпләре тәмам беткән – упкынга әйләнгәннәр.
Маңлаена әллә нинди бер зурлык чыккан.
Бакышы – падишаһлар бакышы…
Йөреше – баһадирлар йөреше.
Ул акыртын гына, эчендәге зур бер кыйммәтнең төшүеннән курыккан кебек кенә хәрәкәт итә.
Ул, алга атлаган саен, шундагы кешеләрне, өйне, бөтен тирә-юньне вакландыра бара.
Ул якынайган саен зурая, үсә бара.
Вахид бердән сикереп торды.
Кояшка караганда күзнең чагылуыннан курыккан кебек, оялып кына Сәгыйдәгә таба карады…
Аның падишаһ кебек газамәтенә207 сыгыныр өчен, тиз-тиз каршы барып, күңеленнән аның алдына тезләнде.
Үзе кызарып, үзенең кечкенәлегенә кызарып:
– Исәнме, Сәгыйдә? – дип, калтырый-калтырый гына күрешергә кул сузды.
Сәгыйдәнең суык кулын алгач, йөрәгенә зур салкын агым кереп китеп, тагы аны өшетте, дерелдәтте.
Сәгыйдә Галимә белән күрешкәндә дә көләчлеген югалтмады.
Хәзрәт аны үзеннән югары утыртканда, гомерендә беренче мәртәбә үзеннән югары утыртканда да, ул үзенең кәефен, көләчлеген бетермәде.
Ул чәй янында, хәзрәт белән бик матур сөйләгән кебек, Галимә белән дә бик йомшак, бик шәфкатьле кылынды.
Чәйне тәмам итеп, күрешеп чыкканда да, икесенә дә бәхет-сәгадәт теләгәндә дә, үзенең төсен дә, йөзен дә үзгәртмәде.
Сәгыйдә чыгып киткәч тә, хәзрәт бик озак Сәгыйдәнең соңгы сыйфатын, сынын күз алдыннан җибәрә алмады. Шуның алдында иелгән башын күтәрә алмады.
Бөгелгән тезен турайта алмады.
Шул көндәшкә каршы, падишаһ кебек олуг, фәрештә кебек шәфкатьле көндәшкә каршы Галимә дә дошманлык, көндәшлек хисе били алмады.
Аның дошманлыгы Сәгыйдәнең йомшаклыгына, аның балага йомшаклыгы кебек шәфкатенә бәрелеп эреп киткән кебек булды.
Аның көндәшлеге Сәгыйдәнең олуглыгына, биеклегенә, падишаһ кебек биеклегенә бәрелеп югалып киткән кебек булды.
Хәзрәт, бикәчләүне бетереп, Галимәне өйгә төшергәч тә, шул хис – Сәгыйдәнең олуглыгы хисе кимемәде.
Галимә мулла хатыны булып китеп, мәҗлесләргә йөри башлагач та, бөтен эшләр, бөтен хәрәкәтләрнең Сәгыйдәгә ияргәнлеге бетмәде.
Шунысы гаҗәп: Галимә аналыкка чыгып бала тудыргач та, хәзрәткә дә, Галимәгә дә чын ана Сәгыйдә булып урынлашты.
Ул гына да түгел, балалар, үсә башлап, беренче сүзне әйткәндә дә, иң беренче «әннә, әннә» дигәнне Сәгыйдәгә эндәште.
Зурая башлагач та, бөтен балалар, чын әни – Сәгыйдә дип ышанып, Галимәгә бик озакка кадәр «әни» дияргә базмадылар.
Аңлый башлагач кына көчләнеп «әни» дип йөрсәләр дә, аны һәрвакыт икенче дәрәҗә әни иттереп йөрүдән котыла алмадылар.
Балалар күбәйде.
Йорт-җир бала белән тулды.
Бала тәрбиясе, бала мәшәкате хәзрәтнең дә, Сәгыйдәнең дә бөтен тормышын тутырды.
Алланың биргән бер елында Галимә абыстай йә бер кыз, йә бер угыл багышлап торса да, хәзрәт үз кулы белән метрикә дәфтәренә исемен «атасы Вахид, анасы Галимә» дип язып торса да, ул үзен үзе һаман бер хатынлы иттереп хис итте, бер хатынлы иттереп уйлады, бер хатынлы иттереп торды.
Галимә һәрвакыт бергә булса да, Галимә хәзрәткә дә, Сәгыйдәгә дә матур балалар багышласа да, әллә ничек, ул хәзрәткә хатын булып, бала анасы булып күренмәде. Ул шунда җарияме, кәнизәкме?.. Әллә… әллә нәрсә генәме булды да калды.
Көз
Көз иде. Шыбыр-шыбыр ява торган вак ягъмур күзгә төртсәң күренмәс караңгы төнгә тагы караңгылык куша, авыр һавага тагы басынкылык бирә иде. Очы юк юешлек тәнне баса иде, албасты пәрисе баскан кебек изә иде. Кырые юк караңгылык җанны өшетә иде, иске яраларны ачып, күңелне сыкрата иде. Күкне томалаган авыр болыт, йирне дә, суны да йотарга теләгән кебек, түбәннән түбәнгә төшә бара иде. Инде Иделнең бөтен ярларын каплап алган, бирешмәенчә барырга тели торган парахутның артын да, алдын да камалаган тирә-юньдә һичбер җан галәмәте калдырмаган иде. Барысы да караңгылыкка баш игән, барысы да болыт астына баткан иде. Парахут кына шул төпсез-чиксез караңгылыкны ертып алга барырга маташа, үләр алдындагы буылган кеше кебек карылган тамаклары берлә бик ямьсезләп кычкырта, тагы көпчәкләрен селкетеп поштыр-поштыр йөргән кебек була иде. Ләкин ул никадәр хәрәкәтләнгән булса да, караңгылыкны үтә алмый, никадәр ыңгырашып кычкырса, ялварса да, җавап ала алмый иде. Томан куера иде… Эз бетә иде, юл югала иде…
Нәфисә, шул авыр һаваны суламас өчен, күңелсез тышны күрмәс өчен, каютының почмагына кереп поскан да утырган иде. Шул басынкыдан рухыны издермәс өчен кебек, татлы хыяллар дөньясын сөйли торган йылы китап эченә чумган иде. Кичә генә көн буе парахут өстеннән кермәгән балалар, төн буе утка чумган парахутларны, һаваланып ага торган салларны сәердән208 туймаган балалар да үз почмакларыннан кыймылдамыйлар. Аларны да юеш томан, коточкыч караңгылык куып керткән. Аларны да үзләренең курчакларына, курчакларының туйларына, кода-кодагый сыйлауларына чумдырган иде. Һәр йирдә тынлык иде. Парахутта гүя бер җан юк кебек моңлык иде. Аш бүлмәсендә музыка да уйнамыйлар, бүлмәләрендә дә бертуктамаенча шылтыратып хезмәтче дә чакырып тормыйлар, түбәндәге классларда да озын көйләрдә гармун көйләмиләр иде…
Парахут кына һаман моңланып, зарланып кычкыруында, пыштыр-пыштыр бер урында пыштырдавында дәвам итә иде. Менә әллә кайдан гына ерактан бер тавыш килгән кебек булды. Нәфисә китаптан күзен алды. Караңгыны көчләп ертып, бер фонарь үтеп китте. Тагын тавыш килде. Тагын кызыл ут ялтырады. Тагын парахут ыңгырашты. Ерактан гына кеше тавышлары ишетелгән кебек булды. Әллә кайда еракта гына утлар әле уңда, әле сулда мелт-мелт итте. Парахутның шытырдавы бетте. Нәфисә, китаптан күтәргән башын яңадан төртә алмаенча, әллә кайда ерактан килә торган тавышларны, ишетелеп бетми торган сүзләрне тыңларга, аларның мәгънәләрен иҗекләргә кереште. Ишек шакылды, ачылды, ике кулына чемоданнар тоткан, артына ике бала иярткән бер хатын килеп басты. Ул бүлмәдәге яктылыкка күзе чагылган кебек, бүлмәдәге йылылыктан куркып киткән кебек булып калды. Мондагы тынычлыкны бетерүе өчен, шул коры якты бүлмәгә шулкадәр юешлек, караңгылык алып керүе өчен үзен гаепле тапкан кебек, русча:
– Гафу итәсез, бунда урын бармы? – диде.
Нәфисә киемнәре юешләнеп тәннәренә сыланган, ябык куллары чөгендер кебек кызарган, нечкә ирене күгәргән, бите ак киндер булган шул хатынны, артында дер-дер килә торган боек балаларны күреп кызганды. Хатыннарда була торган бер кызгану берлә кызганды да тиз-тиз генә:
– Бар, бар, монда без икесен генә аламыз, менә ул ике урын буш, – диде.
Хатынның акрынлап кереп, юешләнгән балаларын тишендергәнне җентекли-җентекли, русчалап:
– Бу кайсы пристань? – диде.
Кергән хатын, борылмаенча гына:
– Богородский. Унике сәгать парахут көттек, туңып беттек, – диде.
Балаларның берсе, юеш бишмәтен салып, Нәфисәнең курчак уйный торган балалары янына килеп тә басты. Балалар берсен берсе караштылар да, Нәфисә балалары тагын уйнауларында дәвам иттеләр:
– Бусы кодача буладыр, ди, бусы баш кода буладыр, ди, бусы әтисе, ди, – дип сүзгә керештеләр.
Яңы бала, татарчалатып:
– Әтисенең шешәсе кая соң? – диде.
Балалар:
– Ник әтисенең шешәсе булсын, әтисе дуктыр, ди, әтисе укый, ди, – диделәр.
Яңы бала:
– Юк, әтисе эчә, ди, әтисе эчә, ди, – дип, моназарәгә209 кереште.
Нәфисә берлә яңы хатынның күзе күзгә очрашты. Алар икесе дә елмаештылар. Әллә нидән берсенә берсе мәхәббәт куйган елмаю берлә елмаештылар. «Кая барасыз? Кайдан киләсез?» – дип, татарчалап сүзгә керештеләр. Балалар да бергәләп уенга катыштылар. Нәфисә үзен өй хуҗасырак итеп хис иткәнгәме, әллә боларга каршы кызгану хисе бетмәгәнгәме:
– Чәй эчәсезме? Әле бит бирә торганнардыр, балалар бик туңганнар, – дип, сөальле итеп карады. Вә теге хатынның: «Ярый шул», – дигәненә чәй сорап, чәй урыны да хәзерләде.
Ике хатын да, кәрзиннәреннән әллә никадәр ашамлыклар чыгарып, берсен берсе сыйлаша-сыйлаша, сөйләшә-сөйләшә чәй эчәргә тотындылар. Чәй янында алар тыштагы караңгылыкны, тыштагы сөякләргә үтә торган юешлекне оныттылар. Балалар дустлашты. Хатыннар якынайганнан-якынайды…
Чәй беткәч, балалар бик озак курчак уйнап арыгач, ятып йокласалар да, ике хатын да йокларга ашыкмадылар. Нәфисәдә бу ябык хатынга, бу зәгыйфь балаларга кызгану хисе уянганга, ул аларның хәлләрен сорашырга кереште. Яңы хатын, элгәре кыскарак җавап биргәләсә дә, бара-тора сүзнең эченә кереп китте.
Ул элгәре бер бай мирзаның кадерле кызы булган икән. Аны бик һәйбәт тәрбияләгәннәр, ул институт бетергән һәм дә махсус мөгаллимә берлә музыкага да өйрәткәннәр. Аның кулын сораучылар бик күп булган. Никтер, анысын ул үзе дә белми, тәкъдирдер инде, ул хәзерге иренә кияүгә чыккан. Менә инде дүрт баласы да булган. Икесе, Аллага шөкер, үлеп котылганнар. Менә бу икесе бар. Шул сүзне тасдыйк210 иткән кебек, балаларның берсе куркынып кычкырып җибәрде:
– Әни, әни! Әти килә, әти килә! – дип сикереп торды.
Яңы хатын, барып, аны сылап-сыйпап яткызды.
Нәфисә:
– Иреңез кем соң? – дип сөаль бирде.
Яңы хатын бик озак җавап бирмәенчә торганның соңында:
– Ничек дип әйтим икән… Ирем… инде… – диде. Тагы авызы ябылды… Тагын бик озак уйлап торганның соңында: – Ул миңа өйләнгәндә әфисәр иде… Аннан соң аны урыныннан чыгардылар… Минем алып килгән дәүләтем зур иде. Аннан хезмәткә кермәде, ахырдан бик күп акча әрәм итүчән булды… Эшләр начарлана башлады. Аны земский начальнигы ясаттык… Аннан мәхкәмәгә211 эләгеп, бик күп акча чыгарып, көчкә котылды… – Шуларны тутырган кебек: – Ул бик эчә… Менә әле актык калган кечкенә генә йиремез, тегермәнемез бар иде. Шуны сатарга йөри дип хәбәр алдым. Шунда барам… Бу балалар берлә бернисез мин нишләрмен, – диде дә авыр гына сулап куйды.
Нәфисәнең кызгануы тагы артты. Шуның берлә сүзне тәмамлаган кебек, яңы хатын урын салды. Нәфисә дә урынына сузылды.
Тышта пыштырдый торган ягъмур һаман туктамады. Парахутның поштыр-поштыр килүе бетмәде. Аның ара-сыйра212 моңланып кычкырып җибәрүе ике хатынны да үз уйларыннан яздырмады. Бераз тын ятканның соңында, хәерле кичәләрне әйтеп йоклаган булырга маташканның соңында, хатыннар тагын искәртмәстән сөйләшеп киттеләр… Никтер бу хатыннар берсенә берсе үзләренең эчләрендә ябылып яткан кайгылары-хәсрәтләрен, шатлыкларын чишәргә теләп торганга, хәзерге хәлләреннән үтеп, бик тиз сөюләренә, кияүгә чыгуларына барып җиттеләр. Яңы хатынның: «Ничек соң сез кияүгә чыктыңыз?» – диюенә каршы, озын уйлап тормаенча, Нәфисә мендәренә таянып сүзгә кереште. Аның күзе елмайды, йөзе нурланды, тавышына әллә нинди йомшак бер аһәң катышты. Яңы хатын, Нәфисәнең ачылган гөл кебек нурланып киткән йөзенә карап, моның бәхете минеке кебек түгелдер шул, дип кызыгып, ике колагын тыңларга хәзерләде.
«Мин Оренбург шәһәренең уртача бер сәүдәгәр кызы. Мөселманча яхшы гына укыдым. Русча, өйгә китереп, бер марҗадан бераз укыттылар. Ләкин шәһәр кызы булганга, русчаны белә идем. Китаплар аңларлык булган идем. Безнең тирә-юньдәге кызларның кайберләре гимназиягә кереп укып китсәләр дә, аларның ак алъяпкычлары, соры киемнәре мине бик кызыктырса да, минем әти, бик иске кеше булганга, авыз да ачтырмады. Мин унҗиде-унсигез яшькә җиткәч, буй кыз булып яши башладым… Ара-тора «Сәхибә карчык яучы килгән икән»; «Каргалыдан Вахит бай угылына сорап, карый хәлфә баш кода булган икән» дигән сүзләрне ишеткәләсәм дә, бер колагымнан керде, икенчесеннән чыкты. Менә шулай көннәр үткәндә, театрда яңы әсәр куела дип игълан булды. Әти, үзе бармаса да, мине энем берлә театрга җибәрә иде. Ләкин һәрвакытта ложаны алып, безнең янымызга йә күрше Мәрфугасын, яисә асламчы Фәхриясен тагып җибәрә иде.
Бу юлы никтер безгә кадәр ложалар сатылып беткән, энем партерда ике урын гына алып кайткан иде. Әтинең кәефе бик китсә дә, анда җыен малай-салай берлә чуалып йөрергә рөхсәт юк, дисә дә, безнең бик барасымыз килгәнгә, әни арага кереп, театрга киттек.
Әти:
– Сак булыңыз, пәрдә араларында чыгып йөрмәңез, – дип кычкырып калды.
Урыннарны алып утырдык. Пәрдә ачылырга гына торганда, минем уң ягымдагы урынны бер урыс килеп алды. Безнең Оренбургта урысларның безнең театрга килүләре сирәк булмаганга, мин аңарга дикъкать итмәдем. Сул ягымда энем булганга, мин хәзер киләчәктәге әллә кемнәрнең «егетләр берлә утырды» дип лыгырдавына юл ябылыр дип кәефләндем дә.
Уен башланды. Бик тиз уенга батып киттек. Менә бер пауза арасында күршем урыска күзем төште. Шул уенның эченә кергән кебек күзен теккән, тәмамән югалган… Урысның ихласына бераз гаҗәпләндем. Пәрдә төште. Ут яктысыннан һәммәбезнең күзләре камашып китте. Төрле йирләрдә бинокльләр берлә караулар, ерактан сәламләшүләр башланды. Минем энем ул вакыт барымыздан да качып тәмәке тартырга үгрәнә торган чагы булганга, ул бик тиз чыгып шылды. Мин, урынымда калып, биноклем берлә уйный башладым. Бердән күршемдәге урысым:
– Гафу итегез, туташ, программаңызны биреп тора алмассызмы, мин соң килдем дә программа таба алмадым, – диде.
Мин:
– Рәхим итегез! – дип, шул урысны җентекләп карадым. Хәзер дә бөтен кыяфәтләре күз алдымда… Карасу бер костюм, бер зәңгәррәк, бер карарак булып китә торган муен бавы213, ап-пак якалар, тирән генә уйлы күзләр.
Күршем:
– Бу мөгаллимә ролендәге артист бик яхшы уйный, ул искедән уйный торган кеше булырга кирәк, – диде.
Мин үзем белгән кадәр безнең труппамыз хакында мәгълүмат бирдем. Ул бердән:
– Сез бәхетле, туташ, үз халкыңыз арасында яши аласыз, аның һәр шатлыгына катыша аласыз, менә мин читтә, үз театрымызны күргәнем юкка менә инде бер ел булган иде… Бу әсәрне мин белми дә идем. Ишеткәнем дә юк иде… Бу бит бик зур мәхрүмлек… – диде.
Шуннан мин бу урысның урыс түгеллеген, әллә кайда читтә урыс арасында торса да, үз рухын сакларга маташа торган кеше икәнен күрдем. Шуны кызгандыммы:
– Сез соң ник үз халкымыз арасында тормыйсыз? – дидем.
– Булдыра алмыйм, мин доктор, былтыр гына бетердем, әле менә үземне гаскәри хезмәткә алдылар да, кая җибәрсәләр, шунда торырга мәҗбүрмен, – диде.
Шул сүзне кыңгырау тавышы бүлде. Пәрдә ачылды. Минем дикъкатем бүленде. Бер күзем берлә сәхнәгә карасам, икенчесе берлә күршемне сөзә башладым. Ләкин ул, минем барлыкны да онытып, сәхнә эченә чумды. Андагы хәят берлә яши башлады. Анда көлсәләр – көлде, кайгырсалар – хәсрәтләнде. Икенче пәрдә арасында күршем тагы үзенең урыс арасындагы тормышының күңелсезлеге, өч айдан менә тәмамән гаскәрлектән котылып, йә Казан, йә Оренбург, Әстерхан кебек бер шәһәрдә йирләшергә теләвен сөйләп китте. Сүз арасында гына:
– Сез кем буласыз? – дип исемемне сорап алды. Бераздан: – Буфетка чыгып, берәр нәрсә эчмисезме? – диде.
Мин:
– Рәхмәт, беләсез бит, безнең халык әле андый эшкә чит карый. Безнең әти дә андый бергәләп йөрүне бер дә яратмый, гафу итеңез, чыга алмыйм, – дидем.
Шуннан:
– Мин чыгып керим әле алай булса, мин әле яңы гына поезддан, вокзалдан килгәндә театрның игъланнарын күрдем дә, ашамадым-эчмәдем, юындым да килдем, – диде дә чыгып китте.
Мине әллә нинди яңы бер хис биләде. Бу яшь егет, урыс арасында тора торган яшь егет, мескен, ничек яши икән? Иртә чәенә аны кем уята икән? Бәйрәмендә-ниендә ничек көнне үткәрә икән? Ялгызлык хис итмиме икән?.. Шундый уйларны уйлап, уем агып, берәр марҗасы-фәлән бардыр инде, безнең егетләр шулай бит, дигән фикергә килгән кебек булдым. Ләкин ул фикердә озак кала алмадым. Минем энем тәмәкесен тартып бетереп килә алмаса да, минем күршем килеп җитте. Ул кулына зур гына бер тартма шоколад тоткан, утырды да, ачып:
– Рәхим итегез, туташ! – дип, миңа сузды.
Егетләрдән сыйлану да безнең гадәткә сыймаса да, сүз кайтару буңа авыр тоелыр дип, рәхмәт әйтеп алдым. Ул арада минем энем дә килеп җитте.
– Бу егет сезнең энеңез буламы? – дип сораганның соңында аңарга да тәкъдим итте.
Энем дә, авызындагы тәмәке исен бетерер өчен, бик рәхәтләнеп кабул итте.
Өченче пәрдә башланды. Минем күрше егетем тагы онытылды. Мин аның шулкадәр сусаган булуын кызганган булсам да, шулкадәр тиз ут кабып китүенә бераз гаҗәпләндем дә. Сәхнәнең яшьле йирләренә йиттек. Партерда меңер-меңер еглау тавышлары ишетелә башлады. Минем күземә яшем тыгылса да, күршемнән оялып, тешләремне кыстым. Үземне тыйдым. Күземнең очы берлә күршемне сөздем214. Ни күзем берлә күрим: яшь егетем мер-мер еглый. Мин аптырап калу берлә кызганудан җыелган бер хис астында калдым. Аны җуатасым да килде, аны оялтасым дә килде… Ләкин театрны онытып, аны сөзә башладым. Күземез күзгә очрашты. Аның яшьле керфекле күзендә әллә никадәр кайгы-хәсрәт, әйтеп бетермәслек йомшаклык, мөлаемлык күрдем. Күземне бик тиз аласым килсә дә – ала алмадым. Аның йөзенә кызыл йөгерде, ул борылды…
Пәрдә төште. Күзләрендәге яшьләрен киптерер өчен кебек һәркем бик озак кул чапты. Минем күршем дә, әллә нидән оялган кебек кызарып, үзенең шоколадын миңа тәкъдим итте. Теге юеш керфек арасындагы яшьле күзләре аша мин моның бөтен җанын күргән кебек булганга, күңелемдәге моңа ятлык бердән бетте. Мин үзем сизми дә моңарга үземнең хәлемне аңлата башладым. Үземнең тормышымны сөйләдем. Беркемгә дә сөйләнми торган кечкенә гаилә серләремне аңлаттым…
Ахырдан бер көлке куелачак булганга, без тагы калдык. Пәрдә ачылыр-ачылмас, күршем:
– Бу шоколад савыты, тулы булмаса да, сезгә булсын, рәхим итеп алыңыз, – диде.
Мин:
– Бик рәхмәт, гафу итәсез, гаепкә алмаңыз, безнең тормышта ул сыймый бит, миңа кайдан алдың аны дип, колак итемне ашаячаклар, – дидем.
– Аңлыйм, аңлыйм… Менә шул инде безнең тормышның фаҗигасе, – диде. Тагын бераз уйлап торганның соңында: – Сезне тагы күреп буламы соң, туташ? – диде.
Мин, бердән уйламаенча:
– Менә ике көннән соң тагы театр була, мин бер театрны да калдырмыйм, – дидем.
Театр бетеп, китәр өчен күрешкәндә дә, теге егет:
– Сезне озату да мондагы йолага сыймый торгандыр инде, туташ? – диде.
Мин тагы:
– Юк шул, – дидем…
Беренче мәртәбә үземнең шул йоладан җәберләнүемне хис иттем… Күрешкәндә, ул минем кулымны бик озын215 кысты. Мин кызардым… Киткәндә ул, аерым китсә дә, мин чыкканча әллә нишләп мавыгып торды. Ишек янында тагы күземез очрашты. Бер сүз әйтмәенчә генә күз берлә хушлашты.
Мин төн буе әллә нинди татлы төшләр күреп йөдәп чыктым. Икенче театрны көтеп алалмаенча йончыдым. Менә көне җитеп, театрга киттек. Бу юлы безнең янымызга Мәрфуга әби дә тагылган иде. Мин, юлга чыккач та, Мәрфуга әбине калырга димләргә тотындым.
– Соң, бүген нишлиләр, Фәхри мирзаларның кызлары егетләр берлә кочаклашып биимиме соң? – дип соравына каршы:
– Юк, бүген бию юк, – дигәч:
– Алай икән. Чыгып сөйли генәме, андый такмазаны мин үзем дә беләм, – диде дә үзенең ахирәте асламчы карчыкка керергә булды. Аны ат берлә илтеп куеп, кайтышлый алырга булып, театрга юнәлдек.
Урынымыз ложада иде. Кереп утырыр-утырмас, күзем берлә таныш егетне эзләргә тотындым. Ул партерда ике ягыннан буш ике урын арасында күзе берлә эзләнеп утыра иде. Күзебез очрашты. Баш иештек. Ләкин шуннан соң ул, аптыраган кебек, мин монда, сез анда, дигән кебек борчылган бер хәлгә килде. Озак үтмәде, ул урыныннан торып чыгып китте. Безнең янга күрешергә килсә инде, каршы ложалардагылар күрерләр дә, сүз булыр дип куркынып торганда, кыңгырау шалтырады, утлар сүнде. Пәрдә күтәрелер-күтәрелмәс борын егетем ложамызга килеп керде. Күрешеп бетерер-бетермәс, уен башланды. Шуңарга ул безнең ложада да утырып калды. Ләкин уен бик шәп булмадымы, без арткарак тартылып утырдык та акрынлап кына сөйләшергә тотындык. Пәрдә араларында энем тәмәке тартыр өчен чыкты, керде. Ләкин нә ул, нә мин урынымыздан кыймылдамадык. Сүзгә мавыгып китеп, мин тирә-юньнең сүзеннән куркуны да оныттым. Актык пәрдә арасында киләчәк театрда күрешергә булып аерылыштык.