Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 25

Yazı tipi:

Мәрфуга әбине алып, өйгә кайттык. Без кайтканда, әти яткан булса да, әни чәй әзерләп көтеп тора иде. Энем бик тиз чәен эчкәләде дә китеп ятты. Мин әллә нигә әнигә шул вакыйганы сөйләргәме-юкмы дип уйланып торганда, әни:

– Нәрсә уйланасың, әллә берәр сүзең бармы? – дип сорады.

Әнидән яшерергә үгрәнмәгәнгә:

– Бар шул! – дип, инәсеннән җебенә кадәр әнигә вакыйганы сөйләдем.

Әни башын саллый-саллый216 тыңлады-тыңлады да:

– Менә әтиең, шул, шуннан куркып, театрга йөрүне яратмый, кем очраса, шуның берлә буй кызга танышып йөрергә ярыймыни? – диде.

Мин:

– Юк, ул начар кеше түгел, фәлән, – дип, бик кызып аны якладым. Аннан ары үземнең сүзләремнән үзем дә оялып кызардым.

Әни:

– Башта бар да яхшы була ул. Аннары гына начарлана. Кызларга сак булырга кирәк. Ата-ана ул белмәенчә бала-чаганы сакламый, – диде…

Мин төн буе шатлыклы-куркулы төшләр берлә борчылдым. Иртә торып чәй эчәргә утырганда, әтинең кыңгыр карамавын күреп, күңелем бераз тынычланды.

Ләкин ашка кайтканда, әти котырган эт кебек булган иде. Ул энемне бәреп җибәрде. Әнигә:

– Балаларыңны үзең бозып бетерәсең, – дип, бик каты бакырды. Миңа килеп: – Сиңа кем кушты әллә нинди матамаллар217 берлә театрда кичәләр үткәрергә, ничек оялмадың? Ничек атам-анамның йөзенә кара ягам дип, Алладан курыкмадың? – дип акырды.

Мин кызардым, бүрттем, күзләреннән яшь ага торган әнине кызгандым, ләкин ни өчендер үземне гөнаһлы хис итмәдем. Эшләрем өчен бер вөҗдан газабы да сизмәдем. Әти, бик озак дулаганнан соң:

– Моннан соң театрга барырга рөхсәт юк! – диде. Иртәгәгә театрга дип алынып кайткан театр билетларын күреп, алардан үчен алган кебек, ваклап-ваклап ертып ыргытты.

Аннан чәйнең тәме бетте, көн караңгыланды. Театр көнен, бигрәк кичен үткәрү бик авыр булды. Мин, чигешемне алып утырсам да, бизәкләремне яңлыш чигеп, үрнәкләремне бутап, бармакларыма инә чәнчеп йөдәп беттем.

Әти һаман дулаган кыяфәттә булса да, әни миңа элгәрегә караганда да шәфкатьлерәк кебек кылынды. Сәгать унбердән утларны сүндереп яттык.

Әти:

– «Аятел-Көрси» ләреңезне укыңыз! – дип кычкырды.

Мин йокыга китә алмадым. Әтиләр бүлмәсе дә бик озак йокламаенча сөйләшеп ятты. Кайвакытлар салмак кына сөйли торган әнинең сүзләренең көе колагыма керде, кайвакытлар кайный торган самавыр кебек бер улап, бер гөжләп китә торган әтинең аерым сүзләре килеп бәрелде. Икенче көн тагы авыр булды. Минем эчем бик пошты. Теге егетне элгәре кызгандым, аннан соң сүзләрен ишетәсем килде. Аннан күптән бирле якынымнан аерылган кебек сагындым. Кулым эшкә бармады. Күңел күтәрелмәде.

Көн үтте, тагы театр көне җитте. Әнидән тагы соратып карадым. Ул якын килмәде. Мин энемне генә җибәрергә уйладым. Аңарга тәмәке алырга үземнән акча да бирергә булдым. Ләкин әти аны да җибәрмәде.

– Шул театрга моннан соң аяк басасыңыз булмасын! – диде.

Көннәр миңа бик авыр иде. Әллә нигә күңел ташыды, күзгә яшь тыгылды. Мин йырлаштыргаладым, өйдән өйгә, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, бер эшкә дә кулым бармаенча көн үткәрдем.

Иртәгесен иртә сәгать унберләр булганда безнең капка төбенә бер ат килеп туктады. Ни күзем берлә күрим, арбадан теге егет килеп чыкмасынмы!

– Әни, килде! – дип кычкырып җибәрдем.

Әни, урыныннан торып:

– Кем килде? – дип, тәрәзә янына килде.

– Теге егет! – дидем.

Әни:

– Нәрсә кычкырасың, әллә кеше күргәнең юкмы? – дип, мине шелтәләп алганның соңында, егетне җентекли башлады. Үзе «инде ни эшләргә?» дигән бер мәсьәлә алдында аптырап калды. Кыңгырау шалтырады. Әни әллә нәрсә уйлап катты. Ул, бәлки, асрауга: «Бар, исемен, йомышын сора да, абзый өйдә юк, дип кайтар», – дияргә теләгәндер. Шул арада икенче кат кыңгырау булды.

Мин:

– Ник кешене көттерәсең? – дидем дә, тизләп, ишекне ачарга үзем чыгып киттем.

Әни:

– Нәфисә, ни эшлисең, тилердеңме әллә? – дип кычкырып калды.

Йөрәгем леп-леп итеп чыгарга теләгән кеби булганга, өйалдында бер сулу алдым да, үземне тотыбрак төшеп, ишекне ачтым. Алдында берәр асрау чыгуны көтеп торган егетем аптырап калды. Мин дә, аның аптыравын бетерер өчен:

– Боерыңыз, боерыңыз, хуш килдеңез, – дидем.

Ул кызарды, каушады. Минем кулымны кысты. Өйгә керде, әни, бу көтелмәгән кунакка каршы ничек кылыныргалыгын белмәенчә, шәлен ябынып:

– Боерыңыз, кунак! – диде.

Минем шатлануым йөземә йөгерде булырга кирәк, әни миңа күзе берлә әллә нәрсәләр ымлады. Ләкин мин аларны аңламадым да, тыңламадым да.

Егетем:

– Сез театрга бара алмадыңыз, туташ! – диде.

Мин беравыздан:

– Кая театрга барырга, әле тегесенең гөнаһларын да җуып бетереп булмый. Сезнең берлә бергә сөйләшеп утыруны әтигә сөйләгәннәр дә, әти кыямәт кубарды, – дип, гүя ул кыямәт беткән кебек сөйләп тә алдым.

Әни тамак кырды, әллә нәрсәләр миңа ымлады. Мин, көлә-көлә, балалар кебек егеткә сөйли бирдем. Әни бер эш эшли алмаганга булырга кирәк:

– Кызым, самавыр куярга әйт! – диде.

Егет:

– Рәхмәт, рәхмәт, мин күрешеп чыгар өчен генә кердем, фәлән, – дисә дә, мин дә аны чәй эчерәсем килгәнгә, икенче өйгә чыгып, чәй урыны хәзерләргә куштым.

Мин кергәндә, әни:

– Сез кайдан, кем буласыз, әтиеңез, әниеңез кем, монда ник килдегез? – дип сорашып утыра иде.

Егет тә миңа күптән мәгълүм үзенең докторлыгын, хәзер гаскәргә алынганга, гаскәр хезмәтен доктор булып итүен, менә бер гаскәри һәйәт218 берлә хәзер Төркстаннан кайтышлый Оренбургта ике атнага туктауларын сөйли иде. Әни юри, миңа күп сөйләргә ирек бирмәс өчен кебек, сөаль артыннан сөаль бирә бара, егетем дә җавапларны агызганнан-агыза бара иде. Менә самавыр керде. Чәй урыны хәзерләнде. Мин чәй салып ясарга утырдым. Әни, бер карарга килә алмаган кебек, әллә ни уйлана башлады. Ахырдан ул, икенче бүлмәгә чыгып, телефон берлә әтине чакырды. Без егетем берлә икәүләп бик шәпләп сөйләп утырганда, минем колагыма әнинең акрынлап, салмаклап әйткән сүзләре арасында әтинең кычкырган, бакырган тавышлары ишетелеп куркытып куя иде. Мин, тагы кунагым берлә сүзгә чумып, аны оныта идем. Йөзе китән кебек ак булып, әни керде. Урынына утырды. Үзе тирән иттереп «уф!» дип сулап куйды. Аның авызыннан чыккан шул кайнар сулыш минем бөтен шатлыгымны яндырып, көйдереп китте. Минем йөрәгемә курку кабынды. Егетем дә әллә нәрсә сизенде.

Әни:

– Кызым, әтиеңә дә чынаяк куй, ул да хәзер кайта, – диде. Шул сүзләр тагы мәҗлескә суыклык бирде.

Егетем генә:

– Сәүдәләр яхшымы, быел еллар ничек? – дип, сүзен дәвам иттерергә маташты.

Ләкин элгәре шактый ачылып киткән әни тагы тынды. Аның тавышына тутыгу кушылды, иреннәре иренеп кенә әйләнә башлады. Күзен ишектән ала алмады. Менә өйалдында дөбер-шатыр тавыш чыкты. Әни калтыранып китте. Минем бөтен тәнем буйлап бер суык йөгерде, йөрәгем каты тибә башлады. Башы киселергә хөкем ителгән кеше кебек, башыма төшәчәк бәлане каршы алыр өчен кебек башым иелде. Егетем дә кызарды, бүртенде. Яшен ташы кебек, әти килеп керде. Аның тавышына барымыз сикереп тордык. Ул әллә ни аптырап торган кебек булып китте. Беркем дә бер сүз дәшмәгән – дәшә алмаганга, озын бер пауза булды. Ул пауза ул кадәр озын сизелде ки, мин инде тәмам картайдым, чәчләрем агарды дип хис иттем. Аякларым дер-дер калтырады. Тешләрем бер-берсенә тиеп шыкылдады. Ахырдан әти акрын гына тавыш берлә:

– Әссәламегаләйкем! – диде… Шул дерелдәгән тавыш берлә әйтелгән сүз ата-ата дип торганда, читтән тәгәрәгән яшен уты кебек, безнең барымызны да «Аллага шөкер, калдык!» дигән уйга китерде.

Кызарган егет:

– Вәгаләйкемәссәлам! – дип күрешергә кулын сузды.

Әни:

– Монда, карт, чынаягың монда! – дип, түргә урын күрсәтте.

Мин, әти гафу кылды, егетне яратты дип, көләч йөз берлә аның күзен эзли башладым. Күзләремез очрашты.

Әти миңа:

– Нигә бик сөендең? Бик зур эш эшләдем дип белдеңме? – диде.

Әни:

– Менә чәең кайнарда эчеп ал! – дип, әтинең фикерен борырга тырышты.

Тагы авыр бер тынлык басты.

Егет:

– Гафу итәсез, мин Оренбургтан үтеп баручы бер мосафир, сезнең угылыңыз, кызыңыз берлә театрда иттифакый219 урыннарымыз күрше тугры килде дә сөйләшеп киттек. Шуның өчен сезгә кереп сәлам биреп чыгыйм дидем…

Әти тагы бер сүз дәшә алмаенча калды. Әни:

– Рәхмәт, рәхмәт. Кунакка һәрвакыт ишегемез ачык. Безнең карт кунакны бик сөя, – диде. Шуннан әни: – Кунак дуктыр икән. Менә әле Төркстаннан әллә нинди бөтен авыруларны терелтә торган таш тапканнар икән. Шуны алып кайтып киләләр икән, – дип, әтине сүзгә кушарга теләде.

Әти кабылт итеп чәен эчеп ташлады. Тагы ясарга дип, чынаягын шалтыратып миңа төртте. Мин бөгелеп чәй ясарга керештем. Морҗа эченнән чыга торган тавыш берлә генә әти:

– Бик яхшы, алай укыган егет булгач, шулай театрларда кызларны котыртып йөриләрмени? Хәлфәләрегез сезгә шуны өйрәттеме? – диде.

Егет әллә нәрсә әйтергә авызын ачты. Әни:

– Андый эш юк бит, карт! – диде.

Минем кулларым калтырап, самавыр борынын вакытында ябарга өлгерә алмаенча, чынаякларымны ташыттырып, кулымны пешердем. Егет тагы кызарып бүртенде.

– Мин урыс арасында яшим, – дип, үзенең мөселман гаиләсенә керергә теләгәнен дәлилләр китерергә өлгермәде, әти:

– Яшә, урыс арасында яшә! Урыс арасында марҗасы беткәндермени?.. Урысның себеркесе беткәндермени… Алай бик мөселман булсаң, мөселман кызын юлдан яздырырга йөриләр димени? – диде.

Егет:

– Гафу итәсез… – дип, тагы сүзгә керешә башлады.

Әти ирек бирмәде, әллә ниләр сөйләп китте. Ахырдан:

– Әле тагы, оялмый, көпә-көндез өйгә килә бит, хурланып үләрсең, – диде.

Әни:

– Мөселман кеше мөселман өенә ник килмәсен, һәммәмез бер ата-ана баласы бит, – дип, сүзне йомшартмакчы булды.

Әти инде акырына-бакырына башлады. Егет берничә мәртәбә җавап бирергә маташты. Әти аны тыңламады. Мин аны кызгандым. Әтинең шулай кылынуыннан хурландым… Аңарга ярдәмгә килер өчен генә: «Тагы берне ясыйммы?» – дип сорадым. Ул: «Рәхмәт, рәхмәт!» – дип баш иде. Әтинең йөзе агарды. Чынаягын тоткан кулы суыкта туңган бала кебек дер-дер килде. Минем күземә яшь тыгылды. Егет, догасын кылып, йөзен сөртте дә аягүрә калыкты.

– Рәхмәт хөрмәтегезгә, мин сезне борчыдым, гафу итегез! – диде.

Әти аптырап калды.

– Утыр әле, берәрне эч! – диде…

Егет:

– Рәхмәт… минем сезгә килүемдә һичбер начар уй, яман фикер юк иде… Урыс арасында яшәргә мәҗбүр булганга, үз тормышымызны сагынудан килгән бер яшьлек кенә иде. Гафу итеңез! – диде дә ишеккә таба борылды.

Мин урынымнан тора алмаенча катып калдым, күземез күзгә очрашты. Мин күзем берлә әллә нәрсәләр әйтмәкче булдым, бик күп гафу үтенмәкче булдым. Күземнән мөлдерәп ике бөртек яшь тәгәрәде. Шуны күреп булырга кирәк, әти:

– Бар чык үз бүлмәңә! – дип кычкырды.

Мин, урынымнан торырга теләсәм дә, аягыма бик зур батман тимерләр тагылган кебек бер авырлык сизгәнгә, урынымнан кыймылдана алмадым.

Ишек ачылды, ябылды, егет югалды. Минем күземнән яшь агу туктамады. Түр башында әни тавышланып егларга кереште. Әти котырган бүре кебек әллә ниләр сөйләп кычкырып-бакырып, идән буе йөреп-йөреп шелтәләргә, тиргәргә тотынды. Минем башым үз фикерем берлә мәшгуль булганга, әтинең бер сүзен дә ишетмәдем. Кычкыру-бакыруына колак салмадым. Ләкин әнине бик кызгандым. Аннан да битәр мыскыл ителгән егетемне айадым220. Аның алдында үземне бик зур гаепле хисаплап, эчемнән яндым, көйдем… Көн бик авыр үтте. Беркем беркем берлә сөйләшмәде.

Мин кич берлә намаздан соң бик озын Коръән укып яттым, күңелем бераз басылган кебек булды. Ләкин иртәгесен тагын бер авыр йөк басты. Шәмси кодаларга кызлар мәҗлесенә чакыру килде. Әни бик җибәрергә теләсә дә, бармадым. Йомшарып килә торган әтинең сүзләренә дә җавап та кайтармадым. Әллә ник аның йөзен күрәсем, сүзен ишетәсем килми иде. Төн буе саташып, йөдәп чыктым. Егетемне әллә ничә төрле төстә, бер еглый торган иттереп, бер көлә торган иттереп, бер әллә нинди марҗалар берлә бии торган иттереп күрдем. Ләкин һәммәсендә миңа таба омтыла, мине эзли кебек бернәрсә күргән кебек булдым. Иртә берлә чәй дә эчмәдем. Аш вакытында аш та ашый алмадым. Әти дә, әни дә «аша, аша» дип кыстасалар да, моңаеп китеп, чыдый алмаенча еглый башладым да аштан торып китеп, үз бүлмәмә кереп бикләндем дә, бик озак егладым. Әни килеп җуатса да – тәэсир итмәде. Менә бердән егетемне күрәсе килү хисе шулкадәр куәтле көенчә биләде ки, аңарга һичбер куәт каршы килерлек түгел иде… Мин, аны күрер өчен, юллар эзләргә тотындым. Телефон берлә сөйләргә булдым. Нумирына221 барырга кадәр җиттем. Ләкин нә адресын беләм, нә урамын, нә башкасын. Мине әллә нинди бер куәт урамга таба төртә башлады. Анда әллә нинди микънатис222 ташы, бик көчле микънатис ташы мине өстери башлады. Мин әнигә:

– Башым бик авырта, ат берлә йөреп керим, – дидем.

Әни:

– Бар, кызым, бар.

Йорт караучы да, су ташучы да, ат башында йөрүче дә булып тора торган, бер кулы чулак, аягы чатан Зарифны ат башына утыртып чыгып киттем. Иң әүвәл рус нумирлары күбрәк урамнарга бардым. Күзем берлә урамның ике ягын да сөздем. Аннан соң халык күп йөри торган зур урамыбызга борылдым. Аннан да ике яклап эзләп чыктым. Анда да очрата алмадым. Шул бәхетсезлегемә көенеп, эчем тагы пошты. Адресыны сорап алмавым өчен, тагын үземне үзем шелтәләдем. Озын урам буйлап кайтырга дип атны бордым. Еракта гәзитә сатучы янында аның төсле бер шәүлә күрдем, атны кызулатып барып җиттем. Якынайган саен аңарга охшый иде. Барып җиткәч, ачык иттереп борылып карасам, бер урыс егете гәзитә тоткан да укып бара. Шул урыс малаена аяк арасында чуалып йөрүе өчен шулкадәр ачуым килде, шуны төшеп, бәреп сугып егасым килде. Өметсезләндем, көчсезләндем. Уйларымны жыю өчен, Каргалы очына барырга куштым.

Кучер, минем капризларымны тыңлый-тыңлый йөдәп беткәнгә, мыгырдарга тотынды. Мин алай да үз сүземне иттем, киттем. Ни күзем берлә күрим, бер урамның чатында акрын гына атлап егетем каршы таба килә. Ерактан ук таныдым. Йөзен, кыяфәтен җентекләргә тотындым. Әллә нинди бик тирән уйга чумган кебек тоелды. Кем белсен, бәлки, мине уйлый торгандыр, дидем. Тугрысына килеп җиткәч тә кычкырдым. Ул аптырап китте. Каретам ябык булганга, тавышның кайдан килгәнен белмәенчә тирә-юнендә эзләнә башлады. Мин тагы көлеп чакырдым. Аның күзенә, йөзенә әллә никадәр гаҗәпкә калу чыкты. Ул ни эшләргә белмәенчә арба янында аптырап торганда:

– Утырыңыз, бераз йөрик! – дидем.

Утырып киттек. Мин үземнең мәшәкатьләрем мәгънәле чыкканга, тагы кәефем килде. Егетем аптырап ни әйтергә белмәгәнгә:

– Мин сезне бик күрәсем килде. Ләкин, мәгаттәәссефнә223, сезнең адресыңызны беләм, нә телефоныңызны… Мин сезнең алдыңызда бик зур гаепле. Әтинең алай кылынуы өчен мине шелтәләмәгез инде, ул бит иске заман кешесе, үз үлчәве берлә үлчи, сезне мыскыл да итте, мәсхәрә дә итте, гафу итегез, – дидем.

Ул тагы көтелмәгән бернәрсә алдында баскан кебек аптырап китте булырга кирәк, миңа җавап бирмәенчә калды. Мин, моның хурлануы бик тирән икәнен хис итеп, тагы:

– Беләмсез, бу эш минем күңелемдә шулкадәр ачы яра ачты. Минем җанымны шулкадәр өшетте. Минем яшь башыма шулкадәр авыр бер йөк такты. Мин аны күтәрә алмыйм. Ул мине баса, ул минем башымны күтәреп айга-көнгә каравыма ирек бирми… Сез инде бәхил булыңыз! Миннән шул авыр бәхетсезлекне алыңыз, гафу итеңез! – дидем, ялварып, аның йөзенә бактым.

Аның күзләре зурайган, йөзе кызарган, төсенә әллә никадәр көчләнү чыккан иде. Мин шуны күреп курыктым да, аптырадым да, калтырап та киттем. Ул бердән, бер сүз әйтмәенчә, калтыраган, дерелдәгән куллары берлә минем кулымны алды да авызына китереп үпте. Шуны җибәрергә теләмәгән кебек, тагы бер үпте, тагы бер үпте. Шул үбүләрдән минем тамырыма әллә нинди тынычландыра торган йылы йомшак бер агым акканга, мин кулымны да ала алмадым, каршы бер сүз дә әйтә алмадым. Менә мин кулыма ике бөртек йылы яшь тамганны хис иттем, күңелем әллә ни эшләп китте. Мин калтырандым. Егетем, шуны сизепме, оялыпмы, кулымны җибәрде. Күзләремез күзгә очрашты. Егетнең керфекләре кипмәгән, күзлек арасында әллә нәрсә нуры – мәхәббәтме, бәхетме коела кебек тоелды.

– Бу мәсьәләдә бит гафуны сез түгел, мин сорарга тиеш. Мин бит, тәмле тормышыңызга тупасча кереп, тынычлыкны боздым. Мин бит сезнең берлә атаңыз арасында аңлашылмау ачылуга сәбәп булдым. Сез мине гафу итеңез! – диде.

Шул сүзләрме, шуларның әйтелүеме, шундагы сүзләрнең эч күңелдән чыгуымы мине тынычландырып җибәрде. Мин:

– Димәк, бетте, сез үпкәләмисез? – дидем.

Егетем:

– Бетте, ул сүз бетте, сезгә үпкәләмәдем дә, үпкәләргә хакым да юк. Ләкин менә, туташ, бу безнең очрашулар, минем алдымда яңы бер нәрсә ачты. Мин сезнең бик тирән күңелле икәнлегеңезне күрдем. Шул олуглык минем, ихтыярлы-ихтыярсыз, башымны идерде. Хәзер миңа сездән аерылып китү бик авыр булачак. Еракта гына булса да, сезнең барлыгыңызны хис итмәү миңа бик зур мәхрүмлек булачак, – диде.

Мин, һәрнәрсәне онытып:

– Сез китәсезмени? – дидем.

Ул да кыска гына итеп:

– Әйе, – диде.

Мин:

– Бөтенләйме, һичбер кайтмаскамы? – дип сорадым…

Ул җавап бирмәде. Мин аптырап калдым, миндә, бердән, балалар кебек, мин дә барам, дип еглыйсым килү, ялынасым килү уянды. Икенчедән, үземнең кызлыгымны хис итеп, үземне тоту фикере алга килде…

– Кайчан соң? – дидем.

– Иртәгә! – диде. Тагы тынлык басты.

– Ник соң бик тиз? – дидем.

– Шулай булды, безнең комиссия иртәгә китәргә карар ясады. Мин бүген, сезне күрә алмаммы дип, көн буе йөдәп чыктым. Берничә мәртәбә телефоныңызны кактым. Кибетне китерәләр дә бирәләр. Йортыңыз тирәсеннән дә әйләндем. Төрле хәйләләргә сапмакчы булдым. Ахырында тагын кыңгырау биреп, өегезгә кадәр килергә дә уйладым. Сезне авыр хәлгә кую фикере тотып калды. Сезне күрмәенчә, күрешмәенчә китсәм, мин үземне бик зур бәхетсезләрдән санаячак идем, – диде.

Мин дә ничек күрергә теләүләремне, ике сәгатьтән бирле шәһәр кыдырып йөрүемне сөйләдем. Бу сөйләүләр безнең арада калган соңгы бер пәрдәне дә алды. Ятлыкны бетерде. Безне тәмамән үзләштерде. Без тагы сүзгә баттык. Менә чулак чатан:

– Инде миңа суга барырга кирәк, кайтамызмы? – диде…

Бу сүз бердән миңа башыма авыр нәрсә берлә суккан кебек булды. Мине уятып җибәрде, йортымызны, әтине, әнине күз алдыма китереп бастырды. Шуның янында кычкырынып китеп бара торган поездда егетемне китереп куйды. Мин аптырап киттем. Егет тә агарды. Ул, көчләнеп:

– Безнең шул мөнәсәбәтемез шулай өзеләме инде… шунда тыныш куеламы? – диде.

Мин, чулакның суга барасы килүе өчен, шул татлы минутларның бетүенә хурландым. Мыскылландым…

– Юк! – дидем… Ләкин чулакның артыннан әтинең шәүләсе, әллә никадәр гайбәтче хатыннарның сыннары килеп басканга, аптырап калдым, икеләнгән кебек булдым. Шуны басар өчен, тагы бер мәртәбә тирән иттереп: – Юк! – дидем.

Ул тагы минем кулымны кысты. Бер сүз дә әйтмәенчә күздән күзгә вәгъдәләштек. Иреннәремез иренгә тиде…

Егет:

– Минем ике-өч айдан соң хезмәтем тәмам була, кулыма кәгаземне алгач та, минем беренче эшем монда чабып килү булачак. Сезне хәзерге кебек табуыма ышанып китәм, – диде.

– Ышан, ышан! – дидем.

Хатлар өчен адреслар алышып, озын көннәр күрешмәсәк тә, вәгъдәләрне беректереп аерылыштык. Егетем чулакка бер тәңкәлек көмеш тоттырганга, аның да мыгырдавы бетте.

Уема батып, өйгә таба борылдым. Әллә нинди сүзне оныттым кебек, әллә нинди бер хәрәкәтне ясап бетермәдем кебек, күңелемнең бер кырыен әллә ни кытыклый башлады. Ахырдан, ник ядкяре өчен бернәрсәсен алмадым, дигән уйга килдем. Аның артыннан, ник үзенә бер сагынмаклык бирмәдем, дигән фикердә чуала башладым. Шул уйлар тагы әллә никадәр уйлар уятканга, иртәгә поездга мотлака224 төшәргә дип вә шунда бер бүләк чыгарырга дип карар ясадым. Бердән күңелемә бер фикер кылт итеп төште. Чатанга:

– Ашчы Сәхибәгә тукта! – дидем.

Чулагым мыгырдап туктады. Ут кебек сикереп төшеп, Сәхибә әбигә кердем:

– Тозтүбәдә бер фәкыйрь кардәшемез кияүгә чыга, шуңарга чәкчәк бүләк жибәрмәкче булам. Иртәгә китүче бар, үземездә пешереп тора алмыйбыз, шуны иртәгә сәгать алтыда тәмамән өлгертеп бирә аламсың, әби? – дидем. Поезд сәгать җиде дә унбиштә китә иде.

Әбием:

– Хәзер бит йомыркасы бәһале, мае кыйбат, балы да искиткеч, утын да күп китә, – дип, бик күп сөйләде.

– Күпме кирәк соң? – дигәч, цифрны әйтмәенчә, тагы әллә ниләр сөйләп китте.

Мин янчекне ачтым да бер егерме бишлекне бирдем.

Әби, акчаларны күреп булырга кирәк:

– Тагы берәр юкмы? – диде.

Тагы бер унлыкны төртеп, вәгъдәсен ныгытып чыгып, татлы уйлар берлә өйгә таба киттем.

Капкадан керү берлә, мин авыр хис берлә, башымны суык су койган кебек дерелдәп киттем. Баягы шатлыгым, кәефем бердән югалды. Төн буе йоклый алмадым. Иртәгесен әллә нинди кәеф берлә кәефсезлектән мөрәккәб225 бер хис астында калганга, әни дә шуны күреп бераз аптырады.

– Әллә, кызым, берәр нәрсә бармы? – дип сорады да… Теге өйдә чулактан да әллә ниләр сорап маташты.

Вакыты җитә башлагач, әнидән тагы йөреп керергә сорадым:

– Бар инде, берәр нәрсә эшләп йөрми торгансыңдыр бит? – диде.

Рәтләп җавап та бирмәенчә, әти Мәкәрҗәдән бүләк итеп алып кайткан йөзегемне кидем дә Сәхибә әбигә таба киттем. Как-төш искиткеч уңышлы чыккан иде. Камыры килешкән, май сеңдермәгән, балы каралмаган иде. Аның өстенә әбием ике ягына да төрле кәнфитләрдән «Нәфисә» дип язган да иде. Бик кәефләнеп төреп алып, вокзалга чаптырттым.

Поезд да китәргә чирек сәгать кенә калган иде. Таныш-белеш очрар-фәлән дип уйламаенча да, платформага чыктым да икенче, беренче классларның тәрәзәләреннән күземне йөртеп эзли башладым. Менә ачык бер тәрәзә алдында егетем ак сакаллы бер урыс берлә басканнар да сөйләшеп торалар. Мине күргәч аптырап китте, кызарды. Карт урыс көлеп әллә нәрсәләр әйтте. Бу миңа каршы чыкты. Коридорда очрашып сөйләшә башладык. Ләкин бик күп кеше йөри башлагач, ул мине купеларына алып керде. Карт урыска башымны идем. Кулымдагы чәкчәкне өстәл өстенә куеп:

– Сезгә юл бүләге, – дидем. Аннан тиз-тиз итеп имән бармагымдагы алмас226 кашлы йөзегемне суырып алдым да: – Сагынмалык булсын, бер дә бармагыңнан төшермә, – дип, кулына суздым.

Егетем тагы аптырады, карт урыстан да оялдымы, кызарды, әле бер бармагына, әле бер бармагына кимәкче булып карады, берсенә дә сыймады. Мин кулын алдым да чәнчә бармагына кидердем. Урыс та, мин дә көлештек. Шуннан соң тагы теге вәгъдәләрне берничә мәртәбә ишеткәннең соңында мин китәргә калыктым. Бер нәрсә оныткан кеби уйландым.

– Нәрсә, тагы әллә берәр сүз бармы? – диде.

– Миңа сагынмалык берәр нәрсәңне калдыр, – дидем.

Ул:

– Мин очрашуны һич уйлый алмаган идем, бернәрсә хәзерләмәдем, – диде.

Күзем өстәл өстендә ята торган бер китапка төште.

– Бу синекеме? – дидем.

– Минеке, – дип, Тургеневның «Беренче мәхәббәт» дигән хикәясен сузды.

Теге бабайга баш иеп, тагы күрешеп, атыма утырып, өйгә таба чаптым. Әтидән биш кенә минут элек өйгә кайтып өлгердем.

Әни әллә нәрсә сизенгән кебек булды. Мин хыял дөньясында гизә башладым. Менә әти тагы турсайды. Әтигә әллә кемнәр әллә ниләр килеп сөйләде. Мин өмет берлә өметсезлек арасында яши башладым. Юлдан, Мәскәүдән хатлар алгач, тагы тынычланып көтә башладым. Театрга, әдәбият кичәсенә әти җибәрмәгәнгә, кызлар мәҗлесенә үзем барырга теләмәгәнгә, мин бөтенләй өйдән чыкмас булдым, һәр мәҗлестән, театрдан калмый торган бер кызның болай ябылуы бик күп гайбәткә сәбәп булды. Вокзалда, театрдагы очрашулар тагы әллә ничә төрле иттереп сөйләнде. Ахырдан «Нәфисә бер урыс егетенә гашыйк булган икән» дигән бер гайбәт бөтен шәһәрнең авызында тәсбих кебек йөри башлады. Шулар әтине бик хурландырды, әнине дә бик кайгыртты. Алар, кызымызга урын чыкмый кала инде дип, төн буе кайгырышып сөйләшеп ята торган булдылар.

Менә шул арада булмады, Орски шәһәреннән миңа яучы килде. Әтиләр, әниләр бик сөенделәр, тәмам бирергә вәгъдәләшергә хәзерләнделәр. Мин бөтен көчем берлә каршы килергә тотындым. Мин кияүгә чыкмыйм, дидем, авыруга башымны салдым, егладым, илтифат иткән булмады. Ахырдан әтигә егет берлә булган соңгы вакыйгаларны тәмамән аңлаттым. Башка беркемгә дә чыкмыйм, дидем. Әни минем яклы кебек булса да, көчсез булганга, бер эш эшләвенә ышана алмадым. Егетемә хат өстенә хат яздым. «Эшләр бик мөшкел була башласа, телеграм бирермен, килергә хәзер тор», – дидем.

Менә беркөнне әти:

– Киләсе дүшәнбегә мәҗлескә аш-су хәзерләңез, колак сөенече мәҗлесе. Мин кибеттән эндәү чыгартырмын, – диде.

Мин ап-ак булдым. Калтырадым, дерелдәдем… Әллә ни әйтәсем килде, авызымны ача алмадым. Ахырдан теге егетемне, аңарга биргән вәгъдәмне хәтерләдем дә, әтигә туп-тугры иттереп:

– Мин бармыйм, әти… Теләсәңез нишләңез! Бармыйм, – дидем дә бүлмәмә чабып чыгып киттем. Ябылып бик озак егладым. Әнинең сүзенә дә, җуатуына да, тиргәвенә дә карамаенча, чыгып китеп почтага барып, озын иттереп телеграм бирдем. Башым чуалган булганга, әллә ниләр язып бетердем. Шуннан тегеннән җавап көтә башладым. Хат та, хәбәр дә юк. Бик борчылдым. Гаскәр хезмәте тулар өчен әле тагы айдан артык вакыт калганга, килә алуына бик шөбһәләндем. Менә көтә-көтә көт булып өметсезләнергә җиткәндә, бер җомга көнне үземне әллә ничек җиңелчә хис иттем. Күңелле төшләр күреп уяндым, йырлап-көйләп бүлмәдән бүлмәгә йөри башладым. Шуны күреп, әни дә кәефләнде. Ахрысы, минем күңелемдә үзгәрү булды дип уйлагандыр, миңа ул:

– Һәрвакыт шулай була, язганнан узып булмый, ата-ананың догасыны алсаң, бик һәйбәт торырсың, фәлән, – дип сөйләде.

Ләкин мин аны ишетмәдем дә, тыңламадым да. Менә җомга җитте, әти җомгага китте. Әни, тәһарәтен алып, үз бүлмәсендә өйлә намазына утырды. Бердән телефон. Бардым:

– Тыңлыйм! – дим.

– Нәфисә, синме? – ди егетем ачык тавыш берлә.

Мин:

– Синме, кайчан килдең?

– Бүген сәгать унда, менә телефон итәр өчен җомга башланганны көттем, – диде.

Мин бер минутта бөтен вакыйганы сөйләп ташладым. Сәгать дүрттә шәһәремезнең бер урыс кибетендә очрашырга сүз алдым. Аңынча227 карт хәзрәткә барып, мәсьәләне аңлатып, аны яучы итеп җибәрүнең кирәклеген белгерттем. Сүз арасында:

– Ничек җибәрделәр соң, әле гаскәр хезмәтең бетмәгәндер бит? – дип сорадым.

– Синең чәкчәк аркасында, ул карт минем башлыгым – профессор иде. Чәкчәкне бик яратты, сиңа да Чәкчәк дип ат кушты. Телеграмың килгәч, тоттым да үзенә бардым. Мәсьәләне сөйләдем. Оренбургка командировка бирде дә җибәрде, – диде.

Теге өйнең ишеге ачыла башлагач, телефонны кистек.

Мин, бик һәйбәтләп тәһарәт алып, зур бер ихлас берлә намаз укырга керештем. Егетемне китереп җиткерүе өчен, миңа ярдәме өчен Аллага шөкранәм шулкадәр зур иде, мин намазым беткәч тә намазлыктан тора алмадым. Коръән укырга тотындым. Укыдым, укыдым, тагы аз булган кеби булды, тагы укыдым. Әти кайтты. Самавыр керде, аш башланды. Мин һаман Коръәннән аерыла алмадым. Әни берничә мәртәбә килеп китте, ул да мине бүләргә базынмады. Догамны кылып, тәмам тынычланып, чәйгә чыктым. Әти дә, әни дә мине Орскига бару фикеренә ияләшә дип уйлаганга, егетнең килүеннән хәбәрләре булмаганга, бик йомшак мөгамәләдә булдылар. Әти:

– Менә кирәгеңез-фәләнеңез булса, кибеткә чыгыңыз, яңы маллар килде, сайлап алырсыз, – диде.

Әни:

– Чыгарбыз да шул! – дип куйды.

Мин:

– Сабак абызтай берлә күрешеп киләсем килә иде, – дидем.

Әни дә, әти дә:

– Бар, бар! Ат җиктер дә бар, – диделәр.

Әни тагы:

– Үзенә берәр күлмәклек алып бар, – дип куйды.

Мин сәгать дүртләргә кадәр алай итеп, болай итеп вакытны суздым. Дүрттә тугры ук теге кибеткә барып кердем. Егетем почмакта әллә нинди яулыклар сайлап тора иде. Мине күрү берлә каршы килде. Мин аз гына кочагына атылмадым. Тиз генә алган нәрсәләрене алып, атка утырып чыгып киттек. Зиярат янына барып, бик озак сөйләштек, сүзне беркеттек. Ул хәзрәткә барган, мәсьәләне аңлаткан. Хәзрәт тә бүген ястүдән соң яучы булып килергә вәгъдә биргән. Мин дә үземнең сабак абызтам, хәзрәтнең тол кызына барып сөйләячәгемне белгертеп, төрле ихтималга каршы төрле вәгъдәләр ясашып аерылыштык. Сабак абызтама туп-тугры киттем, бүләгемне бирдем. Догасыны үтендем. Үзем әллә ник моңаеп киттем дә еглап җибәрдем. Абызтай:

– Яучы килгән дип әйтәләр, Алла хәерлесен тугры китерсен, Орски шәһәре бик матур, фәлән, – дип, мине җуатты.

Мин ачтым да мәсьәләне сөйләп бирдем. Сабак абызтай аптырап калды. Егетемнең монда килүен, карт хәзрәт берлә бүген бик озак сөйләшеп, аның җаучы булып баруына вәгъдә алуын аңлаттым… Аңарга да:

– Ярдәмдә булыңыз инде! – дидем.

Сабак абызтай:

– Изге эшкә без һәрвакыт ярдәмдә, мин бит әниеңнән башканы күрә алмыйм, – диде.

Мин хәзрәткә сөйләргә үтенеп киттем.

Мин кайтканда өйдә бер дә яңалык юк кебек иде. Кичкә таба гына әти:

– Ясигътан соң хәзрәт киләм дигән. Пылау салып, чәй хәзерләп көтеңез! – дип, телефон итте.

Мин көтәргә тотындым. Вакыт җитте, хәзрәт килде, чәй бирелде. Хәзрәтнең бер йомыш берлә килүе билгеле булганга, әни дә нәрсә сөйләгәнен ишетер өчен, мин дә әтинең ни җаваплар биреп, эшләр нигә барачагын күрер өчен, бүлмә ишеге янына килеп утырдык. Берәр чынаяк чәйдән соң хәзрәт сүзгә кереште. Миңа мәгълүм сүзләрне сөйләп, әтидән җавап көтте. Моны ишеткәч, әни «Уф!» дип сулап куйды. Миңа күзен тирән иттереп батырды. Әти, яшен суккан кебек, бер сүз дәшә алмаенча, аптырап җавапсыз калды. Хәзрәт егетне сөйләп китеп:

– Урыс арасында тора торган кеше, үзен үзе саклап, мөселман гаиләсенә катышырга теләве өчен мин тәхсин228 укыдым. Нишләр идек, бер марҗа тотып: «Хәзрәт, никях укы», – дип килсә яисә никяхсыз-нисез балалар атасы булып, урыс күбәйтсә. Мин бу егетне бик яраттым, – диде.

Әти:

– Хәзрәт, сез дә шундый сүзләр сөйләгәч, безгә, надан кешеләргә, ни кала инде, – дип, хәзрәт берлә моназарәгә кереште. Ахырдан: – Безнең инде, хәзрәт, Орскилар берлә ярты вәгьдәмез бар. Рәхмәт сезгә! Ләкин, хәзрәт, сез шундый ярты урыслар артыннан олуг башыңызны кече итеп йөрү кирәкмәс иде, – диде.

Хәзрәт:

– Без – пәйгамбәр галәйһиссәламнең варислары. Кем безгә дин эшендә мохтаҗ, һәммәсенә ярдәмгә җитешү – дини вазифабыз, – дип, тагы җавап бирде. Әти тагы әллә ниләр әйткәләгәнгә, хәзрәт, кызып китеп, ахмак, дип, әтине тиргәп тә ташлады.

Тагы йомшардылар, тагы сөйләштеләр. Әти тагы, кисеп:

– Юк! – дип җавап бирде.

Хәзрәт:

– Җәмәгатең берлә сөйләшеп карарга кирәк, кызыңның хәлен дә белергә кирәк, – дисә дә, әти һаман үз сүзендә торды.

Чыгып киткәндә, хәзрәт:

– Хата итәсең, хата итәсең, үзсүзлек кенә итәсең, уйлаш, мин әле тагы килермен, – диде.

Әтинең:

– Олуг башыңызны кече итеп йөрмәңез, хәзрәт, – дигән сүзенә каршы ул:

– Башымыз шул, шулай вакытында кече итә белгәнгә күрә, ул олуг булган. Изге эшне болай кисәргә ярамый, җәмәгатең, гаиләң берлә киңәшләш, иртәгә килермен, – диде.

Хәзрәт киткәч, әти тагы ду килде, әни тагы еглады. Ләкин мин, ярты эш бетте кебек хис итеп, һичбер борчылмадым. Иртә берлә сәгать уннарда тагы хәзрәт килде. Бу юлы хәзрәт ачыктан-ачык минем хакта, минем разыйлыгым хакында сөйләп:

– Эшне матур итәргә кирәк, егет бик һәйбәт. Сезгә нәрсәгә дәүләт кирәк, Алла бәхетләрен бирсен, фәлән, – дип, бик күп үгетләде.

Әти һаман сүзендә булды.

Өйләдән соң аш вакытында сабак абызтай килде. Әни ашасыннан әтигә бик күп сүз сөйләде. Әни разый булса да, әти тискәрелегеннән кайтмады. Мин, сабак абызтайны озату сылтавы берлә чыгып, егетем янына киттем. Ул тәмам куырылган, пәжегән229 иде. Хәзрәтнең сөйләгәннәреннән әтинең кылынуларын белеп өметсезләнгән, аптыраган иде.

216.Саллый-саллый – чайкый-чайкый.
217.Матамал – тиргәү сүзе.
218.Һәйәт – бу урында: комиссия.
219.Иттифакый – очраклы.
220.Айау – кызгану.
221.Нумир – бу урында: кунакханә.
222.Микънатис – магнит.
223.Мәгаттәәссеф – кызганычка каршы.
224.Мотлака – һичшиксез.
225.Мөрәккәб – корылган.
226.Алмас – алмаз.
227.Аңынча – аңа кадәр.
228.Тәхсин – мактау.
229.Пәжегән – шиңгән.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
20 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1954
Hacim:
591 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04299-7
İndirme biçimi:
Metin PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 4,5 на основе 13 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 3,5 на основе 2 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 6 оценок