Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 26

Yazı tipi:

Мин аңарга:

– Мин актыгына кадәр барам, булмаса, синең берлә китәм дә, Уфага барырмыз да, анда Собраниедә мөфти хәзрәттән никях укытырмыз, – дидем.

Ул минем кулымны тагы бик каты кысты, аның йөзе ачылды. Күңеле күтәрелде. Төрле планнар уйлап, без тагы йөреп киттек. Сөйли-сөйли вакыт озаеп киткәнгә, кич булды. Мин өйгә кайтудан, тагы әтинең акыру-бакыруын ишетүдән курыктым. Шул мәсьәләнең эт эчәгесе кебек сузылып китүенә эчем пошты.

– Әйдә, хәзрәтләргә барыйк та никях укырга сорыйк, – дидем.

Ул, күзен тутырып, ышанмаган кебек:

– Шуңарга кадәр барамсың? – диде.

– Ник бармыйм, әйдә! – дидем.

Ул:

– Шуның ахырларын беләмсең, әтиең, әниеңнең никадәр рәнҗүләрен күрәчәксең? – диде.

Миңа шул сүзләр ул вакыт әллә нигә һич тәэсир итмәде.

– Һәммәсенә разый, – дидем дә атны хәзрәтләргә борырга куштым.

Хәзрәт, безне икемезне бергә күргәч, бераз уңайсызланып:

– Ни йомыш соң? – диде.

Егетем:

– Хәзрәт, без сездән никях укытырга дип килгән идек. Үзеңез беләсез әхвальне, – диде.

Хәзрәт:

– Ашыга төшәсез, ашыга төшәсез, яшьләр шул, яшьләр, – диде… Тагы безне аерылып кайтып китәргә димләде. Үзе иртәгә тагы әти берлә сөйләшергә вәгъдә бирде. Без икемез дә бик каты торгач: – Мин менә намазга барып килим, аннан соң карарбыз, – диде.

Безгә самавыр куеп чәй хәзерләделәр, озак үтмәде, әни килеп җитте. Мине кайтырга чакырды, еглады, ялварды. «Кайтмыйм», – дидем.

Хәзрәт берлә бергә ястүдән соң әти керде. Ул мине каргады, егетемне тиргәде, хәзрәт берлә моназарәгә кереште. Мине көчләп алып китмәкче булды, кайтмадым. Хәзрәт:

– Болай булмый, әйдәңез, барымыз да барып, өеңездә иҗабе230 кабул итик, – диде.

Әти һаман разый булмады. Мин абызтай ашасыннан хәзрәттән никях укуын үтендем.

– Булмаса, без барыбер Уфага барып та укытачакмыз, – дидем.

Бу эш әтине тәмам тилертте, әнине дә шаштырды:

– Син ни эшлисең? Син бит йөземезгә кара ягасың, фәлән, – дип шелтәләргә тотынды.

Ахырдан әти:

– Ярый, әйдә, кайтсын, иртәгә карармыз, фәлән, – диде.

Мин:

– Менә шунда никях укылмаенча, бу өйдән чыкмыйм, – дидем.

Хәзрәт аптырады. Әтигә тагы нәсыйхәт итеп карады. Ахырдан:

– Без – шәригать кешесе, без диннең хөкеменә каршы килә алмыймыз. Кыз, егет икесе дә шуны теләгәч, никях укыймыз, – диде.

Әти һаман:

– Мин разый түгел! – диде дә торды.

Хәзрәт чалмасын киде. Метрикәсен алды, мәдрәсәдән ике хәлфәне чакыртты. Шулар алдында тагы бер мәртәбә әтигә әйтте, тагы әти: «Юк!» – диде. Әни кычкырып егларга тотынды. Хәзрәт, кычкырып, безнең икемезнең дә разыйлыгымызны сорап, миннән өч мәртәбә разыймын дип үз авызымнан әйттереп, кычкырып никях укыды. Шуннан соң, әтигә карап:

– Инде нишлисез, болар хәзер ирле-хатынлы булды, ләкин һаман сезнең балаңыз, тискәреләнмәгез! – диде.

Әти бер сүз эндәшмәде, әни һаман еглады.

Барымыз урамга чыктык, әти берлә әни алдан киттеләр. Без икәүләп артларыннан киттек. Капка төбенә барып җиткәч, никтер туктадылар. Минем күңелем йомшарды, бардым да әнигә:

– Бәхил бул, әни, – дип, муенына сарылдым, еглый башладым. Аннан әтине кочакладым.

Өчемез дә еглашырга тотындык. Егетем тик катып калды. Капка ачылды. Әти берлә әни керде. Мин басып калдым.

Әти:

– Әйдәгез, әйдә, Нәфисә! – диде.

Мин:

– Ялгыз керә алмыйм, кермим, – дидем.

– Икеңез дә кереңез, – диде.

Кердек. Берәр атнадан соң мәҗлес ясап туй иттеләр, ләкин туемыз зур булмады. Бер атнадан мин киявем берлә Мәскәүгә киттем. Менә шуннан бирле бергә яшимез. Аллага шөкер, бу көнгә кадәр арамызга бер кер төшкәне юк», – диде дә туктады. Үз бәхетеннән үзе шатланган кебек, аның йөзенә тагы елмаю йөгерде. Ул тәмле иттереп сулап куйды.

Гөлсем:

– Сез бигрәк бәхетле булгансыз икән… Ләкин шулкадәр иттереп нык тотынырга сезгә кем гакыл бирде? – диде.

Нәфисә:

– Беркемнән бер киңәш сорамадым. Беркем берни өйрәтмәде. Уйлап та тормадым. Күңелем ни кушты, шуны эшләдем, шул барып та чыкты, – диде.

Яңы хатын, тагы кызыгып карап торганның соңында:

– Бу соң сезнең беренче сөюеңез идеме? – диде.

Нәфисә:

– Беренче һәм соңынчы сөюем… Безнең әле сөешүемез беткәне юк. Мин әле менә иремә барам, теге көнге хәзрәтләргә баргандагы хис берлә, күңел теләге берлә барам, – диде. Тагы көлемсерәп уйга батты. Аның күзе алдында тагы күрешү манзарәсе231 үтте, күрәсең, ул тагы эченнән көлде.

Гөлсем:

– Иреңез соң кайда, кая барасыз? – диде.

Нәфисә:

– Минем ирем Мәскәүдә, үпкә авыруы докторы. Үткән елны бик күп эшләп, приват-доцентлыкка имтихан тотты. Ләкин мөселман булганга, министр тасдыйк итмәде232. Шуңарга шактый борчылды. Иптәшләре арасында татар дип кимсетүгә дә хурланды. Бу урыс хезмәтнең кадерен барыбер белми, бала-чага да үсә, урыс арасында яшәүдән мәгънә чыкмас дип, йә Казан, йә Әстерханга урынлашыр өчен эзләнергә, белешергә дип чыгып китте, йөри торгач, рәтле урын очрамагач, Мәскәүдә үк калырга карар иткән. Безнекенең Мәскәүдә кадере бик зур. Ул – «Җәмгыяте хәйрия» рәисе, мәктәп комитәсенең башы. Аннан башка Мәскәүдә бер эш тә эшләнелми. Бөтен киңәш бездә, бөтен авырулар бездә. Балаларга үз халкымыз арасында торырга уңай булсын дип, бер зур мөселман авылы янында кечкенә генә йирле, сулы, бакчалы бер утар сатып алган. Менә хәзер беренче мәртәбә шуны күрергә барамыз. Киләсе елдан, насыйп булса, ат, сыер алып, бөтен җәйне шунда үткәрәчәкмез. Бала-чага нинди тирә-юньдә үссә, шуның гадәтен ала… Без тора торган йирдә һаман урыслар гына иде. Менә инде, насыйп булса, үз илемездә яшьлекләрен үткәрәчәкләр, – диде дә туктады.

* * *

Гөлсемнең күңеленнән үзенең балалары кичте. Бу бәхетле кешеләрнең балалары хакында шулай уйлаулары гаҗәп кебек тоелды. «Минем балаларым кем булыр икән соң? Алар хакында кем төшенә233 соң?» – димәкче булды. Тагы әллә нинди сөальләр бирмәкче булса да, фикере балаларына, балаларының тәрбиясенә, киләчәгенә киткәнгә, шул уйда батып калды, каюта тынды. Парахут бердән озын гына кычкыртты. Шуңардан куркып, яңы бикәнең бер баласы, тагы сикереп торып: «Әни! Әти килә, әти!» – дип кычкыра башлады. Яңы пристаньга килеп туктадылар. Тагы кешеләр йөрде, керделәр, чыктылар. Гөлсем, балаларын тынычландырып яткырганның соңында, урынына килеп утырды. Тәрәзәдән төшә торган фонарь яктысы аның болай да ак йөзенә саргылт бер төс кушты, ул, мумия кебек катып, Нәфисәне, үзеннән, үзенең бәхетеннән разый Нәфисәне сөзде. Аның тирән йокыда изрәп ята торган балаларын бик озын җентекләде. Тирәннән чыккан бер тавыш берлә: «Сез бигрәк бәхетле икәнсез… Мин башка, минем тормышым бөтенләй икенче юлдан китте. Икенче яр якасына мине дә илтеп ыргытты», – диде.

«Мин бер мирза кызы. Мин кечкенә чакта әнием үлде. Мин әти берлә ялгыз калдым. Берәр елдан әтинең сеңлесе, ире үлеп, кайтты да, шул миңа аналык итте. Бик тиз мине укыта башладылар, ләкин русча укыта башладылар. Минем беренче таныган китабым урыс китабы булды. Беренче укыганым урыс тормышы булды. Шуннан мәктәпкә кердем. Анда да, билгеле, урыс мәктәбенә кердем. Тирә-юнебездә һәммәсе урыс иде, өйдә дә русча сөйлиләр иде. Килгәннәр урыс була, барганнарымыз урыс була иде, бәйрәмнәр булганда гына мин үземезнең әллә нинди икенче төрле урыс икәнемезне, Рождество ясамаенча, Корбан бәйрәмен, гает ясый торган урыс икәнемезне хис итә идем. Иптәшләрем арасында шул чынлап урыс булмавымыздан хурлана да идем. Әти бик күп эш эшли торган кеше булганга, тутакай үзен әле яшь дип уйлап киенү-ясануны бик яратканга, миңа өйдә илтифат иткән кеше дә бик аз иде. Минем тәрбияче марҗаларым әле берсе, әле берсе алышынып торганга, мин, күбәләк кебек, әле бер ут янында, әле бер ут янында оча идем. Җәйләрен кай елны Кырымга бара идек, кай елны Кавказга, кайбер елны Германиягә дә китә идек.

Менә шулай барганда, бер елны җәйне уздырыр өчен, без Уфа губернасында әнинең әнисе – әбиләргә киттек. Аларның Дим суы буенда бик матур утарлары бар икән. Андагы һавада да үзенә аерым төсле бер матурлык бар икән. Ул Кырымнан күңелле, Кавказдан төрле, Германиядән дә татлы икән. Мин бару берлә, әби мине бик ныклап карады-карады да:

– Анасына охшаган, тәмам анасы, – диде. Мине сөйде. Моңача сөюләргә караганда йомшаграк сөйде.

Монда да өйдәге тормыш тәмамән русча булса да, хезмәтчеләр бар да үз кешеләремез иде. Сүз, йыр һәммәсе үз телемездә иде. Мин барган көндә үк тау башына утырып курай тарткан малайларны күреп, аларның әллә нинди моң көйләрен ишетеп аптырап киттем. Мин үземне чит бер тирә-юнь эчендә күрдем. Ләкин, әллә ничек болар һәммәсе чит булса да, әллә кайчан ишеткән идем, шуның эчендә булган идем кебек Бер нәрсә сизендем. Кунаклар килде. Кунакларга бардык, ләкин һәммәсендә шундый ярты урысча, ярты үземезчә бер тормышка очрадым. Менә минем әти китте. Тутакай, бер шәһәргә барып, бер башка мирзаларга кунакка йөри башлады. Мин әбием берлә ялгыз калдым. Ул инде бик нык карчык булган иде. Үзе мирза бикәсе булса да, башына зур калфак киеп, өстеннән яулык бәйли иде. Ул кайвакытларны тәһарәт алып намазга да утыра иде. Миңа элгәре болар бик гаҗәп төсле күренде. Мин, үземнең чын руслыгыма зарар килә дип, бераз курыктым да. Ләкин бара-тора өйрәндем. Әби шулай була төсле күренде.

Менә беркөнне җәйнең иң матур вакытында без җиләк җыеп кайтсак, бөтен өйнең асты өсткә килгән итеп таптым. Идәннәр юылган, мунчалар ягылган, әллә никадәр аш-су хәзерләнгән.

– Нәрсә бар? – дип сорадым.

– Бүген сәхәр ашыймыз, – диделәр.

– Нәрсә соң ул сәхәр? – дидем.

Хезмәтче кызлар, көлеп:

– Иртәгә уразага керәмез, – диделәр.

Менә кич булды. Мин кызлар берлә бергә тәравих әйткәнне тыңларга киттем. Кич берлә сәхәр ашау бик күңелле булды. Ләкин иртә берлә торгач та безгә чәй бирмәделәр. Җиләккә барырга рөхсәт итмәделәр. Мин уразага кердем.

Беренче көннәрдә ураза тоту читен булса да, мин бик тиз өйрәндем. Кызлар берлә азан әйткәнне, кич берлә тәравих әйткәнне тыңларга бару бик күңелле булды. Әби миңа, рамазанда урысча киенергә ярамый дип, татарчалатып итәкле күлмәк тектерде, башыма яулык бәйләтте. Менә мин шул тормышка ияләшеп кенә беткән идем, тутакай кайтты. Ул:

– Бу нинди эш бу? Мондый озын көндә баланы ураза тоттыр, имеш, ул болай да аз канлы, бу тилелеккә мин чыдый алмыйм, әтисенә язам, фәлән, – диде. Әби берлә әйткәләшеп тә алдылар. Тутакай мине үзе берлә чәй эчерергә маташты. – Русчасы бөтенләй онытыла торгандыр, менә класста калыр, – дип, минем гувернанткамны тиргәп, безне дәрескә утыртты.

Минем тормышымның рәте китте. Мин әбием өчен, шундагы кызлар өчен тутакайдан качып сәхәр ашый, азан тыңлый торган булдым. Тутакай өчен әбидән качып көндез чәй эчә торган булдым. Бәйрәмне көттермәенчә, баланы тәмам татарлатып бетерделәр дип куркып, тутакай мине алып китте.

Шул елны мин укый торган мәктәпкә тагы ике мөселман кызы керделәр. Аларның әниләре начальницага килеп сөйләшеп, мәктәпкә мулла китереп, дин дәресе укыттырта башладылар. Начальница миңа да керергә кушканга, мин дә дин дәресенә йөри башладым. Шунда укырга, язарга өйрәндем, шунда догалыклар бикләдем234. Шул юлда барганда мин буй үсеп җиттем. Мәктәпне бетердем, кыз булдым. Безгә Петербургның бөтен мирзалары, Кырым, Кавказның бөтен руслашкан түрәләре таныш-белеш иде. Төрле йирләрдә хезмәт итә торган Кавказ әфисәрләре, төрекмән егетләре бар да безгә килүчән-китүчән иде. Тутакай искедә бер әфисәр хатыны булганга, ул гаскәри киемдәге кешеләрне бик ярата, алар берлә чормалану, болгануны сөя иде. Картаеп килсә дә, ул әле яшь әфисәрләр берлә кылынгачлана иде, алар берлә әллә нишләп бетеп чуала иде.

Мин кыз булып, үземне үзем кыз итеп хис итә башламадым, минем артымнан әллә нинди кешеләр йөри башладылар. Бер полковник миңа бик еш чәчәк китерде. Телефон берлә исәнлегемне сорашып, тутакайлар берлә театрларга алып китте, миңа кавалер булып йөри башлады. Бервакытны бу, минем алдыма тезләнеп, минем кулымны да сорады. Мин аптырап киттем, һичбер башымда, күңелемдә андый фикер булмаганга, бер сүз әйтә алмадым. Тутакай эшкә катышты. Полковникны миңа димләргә кереште. Миңа генералша булып торуны, зур рус дөньясына катнашып китүнең юллары ачылуны бик озын иттереп бизәкләндереп сөйләде. Мин кызыктым да, ләкин күңелемдә шул кешегә каршы һичбер төрле хис булмаганга, сүз бирә алмадым. Әти дә минем яклырак булганга, яшь әле дип, эшне кичектерделәр. Полковнигымның килүе сирәкләште, очрашканда ул үпкәләгән кыяфәтне бирәсе килде. Ләкин бер ике-өч ай вакыт үтмәде, ул карт кына бер тол хатынга өйләнеп тә китте.

Аның эзе югалырга өлгермәде, бер кыргыз студенты, кыргыз ханының туруны235 булып, безгә йөрергә тотынды. Ул миңа бик күп әрмән анекдотлары сөйләде. Кыргызларның русча белмәүләреннән килеп чыккан көлкеле хикәяләрне аңлатты, үзенең университетны бетереп чыккач, уездный236 булып нинди генә түрә булып торачакларын бизәде, бизәкләде. Менә бу да беркөнне театрның фойесында, тавышларын калтыратып, бик озын иттереп сөйләп, мине сөйгәнен, минсез тора алмаячагын белдерде. Нә сүзләре, нә кылынышлары миңа һичбер төрле тәэсир итмәгәнгә, минем күңелнең нечкә кылларына барып төртелмәгәнгә, моңарга да сүз кайтардым. Бусында тутакай да каршы булмады, әти дә бер сүз әйтмәде. Ул озын хатлар язды, чәчәкләр җибәрде, ялынды, ялварды, ләкин мин һаман үз сүземдә калдым. Укып бетереп китте дә, андагы кечкенә вакытыннан әйттереп куйган кызын алды да уездный начальник булып тора башлады. Аның артыннан бер Кавказ инженеры килеп чыкты, аның артында бер Литва татары, аның артыннан бер иранлы принц, шулар арасында өйгә килеп йөри торган рус әфисәрләре, рус студентлары хатлар яздылар, шигырьләр әйттеләр. Ләкин һәммәсе дә күңелемне керләтеп калдыруга башка бер хис уятмадылар.

Менә шулай торган чакта беркөнне безне татар студентлар түгәрәге үзенең кичәсенә чакырды. Кечкенә залда үз кешеләребездән генә җыелган кичә бик күңелле булды. Буфеты милли ашлар берлә корылган, укучылардан милли оркестр төзелгән. Татарча кечкенә генә бер пьеса сайланган. Кычкырып укыр өчен матур йырлар, шигырьләр чүпләнелгән иде. Кичә миңа әллә ник үземнең кечкенә чактагы теге әбиләрдәге авыз ачуларны хәтерләтте. Мин эч күңелдән шатландым, тирән бер кәеф берлә кәефләндем.

Егетләр, кызлар берлә төрле уеннар уйнап йөргәндә, бер студент гаепле калды. Мин хан идем. Аңарга җәза иттереп ни эшләргә белмәенчә аптырап торганда, берсе:

– Татарча бер шигырь декламациясе! – диде.

Ул «Син» дигән бер шигырьне укыды, шундый матур укыды, миңа шундый зур тәэсир ясады, мин изрәп киттем, мин хан булганга:

– Тагы берне, – дидем.

Яшьләр кул чабып каршы алдылар. Ул тагы берне укыды, тагы шәп чыкты. Шуннан без ул студент берлә танышып киттек. Аның исеме бер төрек пашасының исеме булгангамы, әллә ул төрекләрне бик яраткангамы, аңарга Паша дип йөриләр иде. Мине дә Паша дип таныштырганнар иде. Ул үзе дә шул исемне яратканга, мин дә Паша дип эндәшә башладым. Мин аны үземезгә дә чакырдым. Ул килә башлады. Ләкин бер дә моңарчага кадәр миңа йөргән егетләр төсле кылынмады, ул миңа татар әдәбияты, шигырьләре хакында сөйләде, хәзерге агымнар хакында мәгълүмат бирде. Ахырдан татарча китаплар китерде. Ул минем алдымда яңы бер дөнья ачты. Мин сусаган дәрт берлә шуңарга тотындым. Әдәбият укыдым, шигырьләр бикләдем. Мәҗмугалар, гәзитәләр алдырып, шул хәятның эченә керә башладым.

Менә җәй булды. Пашаны җәйгә безгә утарга кунакка чакырдым. Шуны да әйтеп китәм: баштан ук минем тутакай аны яратмады. Кешеләр алдында һаман аның гаепләрен табарга маташты. Миңа аның хакында һаман шикләр уята торган сүзләр сөйләде. Ләкин боларның берсе дә миңа тәэсир калдырмаганга, минем Пашага мөнәсәбәтем үзгәрмәде, җәйнең матур чагында бу безгә килде. Тутакай үзенең үлгән иренең әллә нинди кардәшләрен көтә икән. Егетнең килеп төшүе берлә:

– Инде моны кая урынлаштырыйк, фәлән бүлмә минем каененем мирзага, фәләне – минем тудыгым мирзага, фәләне – Мәрьям Ивановнага, фәләне – Суфия Салиевнага, – дип, бөтен өйне бүлеп куйды.

Минем кунагыма чарлактан башка урын калмады. Минем шул эшкә кәефем китсә дә, тутакай берлә сүзгә керешә алмадым. Паша һичбер төрле үзенең күңеле кырылганыны белгертмәде. Көннәр бик матур тугры килде, без иртә торып җиләккә киттек. Салкын төшеп, су буйлары шәүләләнгәч тә, балыкка бардык, күрше урманга самавырлар алып чыгып, хозур кордык. Пашам көннән-көн өйрәнде, үзләнде. Тирә-юньдәге бөтен кеше үзенә мәхәббәт куйды. Әти дә аны яратты, хезмәтчеләр дә хөрмәт итте. Ләкин тутакай һаман үз сүзендә булды.

– Каененем мирза килсә нишләрмез, моны ни дип таныштырырмыз, моның бит өсте-башы да беркатлы, үзен тотуы да татарча. Нәселен-нәсәбен дә Алла белсен, кызы җиткән йортларга кунак чакыруда бик сак булырга кирәк, – дип, әтигә бәйләнде. Егетнең бер генә җитмәгән йире булса, шуны зурайтып, ямьсезләтеп сөйләде. Карт хезмәтче хатын берлә аңарга «затсыз» дип исем кушты. Кунак-төшем булганда, аңарга урынны иң түбәндә – әнидән калган карт экономка берлә беррәттән ясатты. Ләкин Паша сизмәдеме, сизенмәгәнгә сабыштымы, һичбер төсен, йөзен бозмады.

Ул миңа бик күп яңы татар китаплары алып килгәнгә, без кайвакыт бакчадагы шәүләле бер почмакта сәгатьләр буе китап укыдык, кайвакыт, сүзгә керешеп китеп, аяклар кая таба барганны сизмәенчә дә, урманга кадәр йөреп киттек, кайвакыт икемез ике кармакны салып, сузылып киткән тын суның тирәнендәге нәрсәләрне күрер өчен кебек, күземезне суга батырып, судагы бер-беремезнең шәүләләре берлә күңелдән күңелгә сөйләштек. Бик озак тын торгач кына берсүзсез елмаешып алдык. Кармактан өзелеп киткән көмеш кебек балыкның чулт итеп төшеп суны ярып җибәрүеннән, зур бер көлке кебек, эч күңелдән көлештек… Кайвакытларны чәчәктән чәчәккә очып йөри торган умарта кортының бызылдавы, ерактагы чикерткә туеның йырлавы әле югары менеп, әле түбән төшеп лезгинга бии торган чиркес кызы кебек әйләнә-бәйләнә торган карлыгачның көйләве, иксез-чиксез тургайларның моңнары, дәртләнүе астында изелеп киттек. Үземезне үземез югалттык, тирә-юньне оныттык.

Көннән көн үтте, көн үткән саен, минем күңелемә бер тынычлык урынлашты, үзем күрмәгән бер бәхет мине томалады. Сизеп бетермәгән әллә нинди бернәрсә мине сөйде, иркәләде. Мин ачылганнан ачылдым. Көн буе көлдем, йырладым, музыка уйнадым. Кич булдымы, биләүсәдәге бала кебек, тирән йокыга чумдым. Иртә үк мине тагы шул ук бәхет, шул ук татлы тормыш каршы алды. Мин тазардым. Йөзләрем кызарды. Кулларым тулды. Үземдә әллә нинди зур бер көч хис иттем. Кара урманнан үтү дә куркынычлы булмас кебек күренде. Кичелмәс таулар аша атлау да берни тормас кебек сизелде. Паша да кызарды, янды, каралды. Аның күзләре тагы нурлыланды. Аның көлүе, елмаюы тагы җанлыланды. Ләкин минем тутакай һаман сеңерләнгәннән-сеңерләнде237. Ул мине: «Кызлар үзен шулай тотамыни?» – дип шелтәләде. Мине егет берлә бергә калдырмас өчен, әллә нинди хәйләләргә сабышты. Паша артыннан ухаживать итәр өчен, күрше боярларның сарыпсыз бер кызын чакырып китерде. Өйдә әллә никадәр буш бүлмә булса да, аны егетнең күрше бүлмәсенә чарлакка йирләштерде. Теге кыз бик тырышып кылынгычлана башлады. Пашаны артыннан йөртергә маташты, әллә нинди капризлар ясады. Атларга атланып урманнарга китте, егетне анда өстерәде, монда өстерәде. Берни эшли алмаса да, минем элгәреге татлы тормышымны тынычсызландырды. Пашаны да әллә нинди уңайсыз хәлләргә куеп сеңерләндерде, безнең бергә йөрүемез, сөйләшү, көлешүләремез авырайса да, бу нәрсә мөнәсәбәтемезгә күңелсез бер сызык сыза алмады.

Ләкин әти берлә тутакай әллә нәрсәләр киңәшләшә, әллә нинди җитди төс берлә сөйләшә башладылар. Кайвакытларны сәгатьләр буе бүлмәдә ябылып калдылар. Менә беркөнне теге кодаларның юлга чыгуларыннан телеграм килде. Тутакай ут булды. Өйләрне җыештыртты, бүлмәләрне хәзерләтте. Аш-су кирәк-ярагы, эчемлекләр алыр өчен шәһәргә кеше җибәреп, бөтен йортны аякка калкытты. Мине үзенә чакырып:

– Каененем мирзалар киләләр. Алар – нәсел-нәселдән мирзалар. Үзе охрана его величествада хезмәт итә. Олуг кенәзләр берлә таныш. Тагы аның кардәше килә. Анысы тагы дикий дивизиядә әфисәр. Студентны нишлимез? Борчак оны берлә балны бит бергә бутап булмый. Ничек аларны бергә кушып кунак иттереп йөртәсең. Качанга китә инде ул? – диде.

Мин кызардым. Бер яктан хурландым, бер яктан Пашаның мирза булмавы өчен кәефсезләндем.

– Әүвәл аңарга аңлатырга кирәк… Ул үзе аңламас, ул бит общество күргән кеше түгел. Әйтергә кирәк, туп-тугры иттереп әйтергә кирәк, инде юлыңда бул, егет, дияргә кирәк, – диде.

Мин:

– Кунакны ничек алай итәсең, фәлән, – дидем, ләкин каты иттереп Пашаны яклап китә алмадым. – Үзе дә китәм дип тора иде, шул арада китә инде, – дидем.

Тутакай тагы:

– Син үзеңне кеше төсле тот… Безнекеләр – бик үткен кешеләр. Аяк басуыңнан сизәләр. Ул егетне синең кавалерың дип уйлый күрмәсеннәр… Аннан соң эш харап, – диде…

Чынлап та, менә өч тройкада кунаклар килеп төште. Бөтен йорт яңы ирләр, яңы хатыннар берлә тулды. Кичке аш искиткеч тантаналы үтте. Тутакай кырык төрле аш хәзерләткән, кырык төрле эчемлекләр берлә өстәлне тутырткан. Мине яңы әфисәр янына утырттылар. Ул, бертуктамаенча: «Виноват, виноват, прикажите!» – дип, мине сыйлап йөдәтте. Аш араларында миңа әллә нинди полктагы хикәяләрне сөйләде. Пашаны тутакай теге марҗага кавалер иттереп өстәл артына гына, почмакка гына урынлаштырган иде. Мин аны рәтләп күрә дә алмый идем. Сүзен дә ишетә алмый идем. Ләкин теге марҗаның чыр-чыр сөйләүләре, кайвакыт кылынгычланып көлүләре генә ишетелеп эчне пошыра иде. Картлар эчештергәләделәр, минем күршем дә мине сыйлап-сыйлап җибәргәләде. Мин дә аз гына капкаласам да йомшабрак киттем… Аштан соң картлар, ликёрлар берлә бүлмәләргә кереп, карта уйнарга керештеләр. Яшьләр бакчада йөрергә чыгып таралды. Тутакай, мине чакырган булып, әллә ниләр сөйләп тотты. Паша янына теге марҗа килеп култыклап алгач кына, ул, яңы әфисәрне чакырып китереп, әллә нинди йомышлар кушкан булып: «Йөрергә чыгасызмыни?» – дип, безне парлаштырып чыгарып җибәрде.

Төн тын иде, күк айлы-йолдызлы иде. Чәчәк, үлән исе тирә-юньне аңкыткан иде… Әллә нинди бер йомшак йылылык бөтен тамырлардан йөри, акыртын гына исә торган йылы җил, яңыдан-яңы хуш исләр китереп, битне-чәчне сыйпый иде, сөя иде… Яңы әфисәрем, бераз кызып алып, бертуктамаенча анекдот артыннан анекдот сөйли иде. Бакчаның теге почмагында чырлый торган теге марҗа кычкырып-кычкырып әллә нинди әмерләр бирә иде. Еракта гына мәче башлы ябалак, ямьсез тавышы берлә кычкырып, күңелгә тынычсызлык бирә, курку сала иде… Бакчаны без бер әйләнә идек, ике әйләнә идек… Керергә вакыт җитсә дә, мин, Пашаны очратырмыз дип, кавалерымның тәмсез сүзләреннән көлгән булып һаман йөри идем. Менә без өйгә таба борылдык. Ишек төбенә барып җиттек, өйдәге лампадан багана кебек сузылып чыккан ут яктысында бердән Пашам килеп басты. Төнге якты берләдерме – аның йөзе саргылт иде, күзләре тирәнәйгән, эченә әллә нәрсә яшергән кебек караңгыланган иде. Йөзенә әллә нинди бер аңламаслык төс, сыкрану төсе чыккан иде. Бүген без бер сүз дә әйтешә алмаганга, мин:

– Нихәл, исәнмесез? – дип, татарчалап сөйли башладым.

Әфисәрем, гафу үтенеп, өйгә кереп китте. Без бер-ике сүз әйтешергә, күңелдәге төеннәрне әйтергә өлгермәдек, тутакай ут кебек чыгып җитте.

– Әйдә, сине көтәләр, Гөлсем, өй хуҗасына шулай ярыймыни? – дип җилтерәтеп алып кереп китте.

Кич берлә музыка уйналды, танцы булды, яңы кунаклар бик шәп танцевать иттеләр. Мин дә әле берсе берлә, әле берсе берлә бии-бии арып беттем. Паша почмакка ялгыз утырды да тик калды. Ул карта уйный торганнар арасына да керә алмады, биючеләр арасына да катыша алмады. Ликёр эчеп-эчеп гайбәткә чума торган хатыннар янында да урын булалмады, ялгыз калды, ялгызлыкка батты. Ул йөзеннән дә, күзеннән дә үзенең ялгызлык хисен яшерә алмады. Арып бетеп ятарга аерылганда, бөтен яңы кунаклар минем кулымны үбеп күрешкәндә, ул ялгыз гына үпмәенчә, «Хәерле кичләр!» дип югалды. Бик арыганга, аз-маз шәрап, ликёр эчештергәләгәнгә, бик начар йокладым.

Иртә тору берлә без, ашамак-эчмәкләр төяп, дүрт-биш атка төялеп, су буена хозурга киттек. Әти, кода, тутакай бер атталар иде, мин, яшь әфисәр, бер кечкенә бала икенчедә идек. Башка хатыннар, вак-төяк кунаклар өченче, дүртенчеләрдә иде. Паша самавырлар төялгән карт экономкалы арбада утыртылган иде. Юлда арбалар әле берсе үтеп, әле берсе узышып, уйнашып баралар иде. Ләкин Пашаларның арбасы гына һаман артта иде. Карт ат берлә ул һаман үз юлында лырт-лырт йөгертеп килә иде. Егетнең мыскыл ителүе өчен күңелем бик борчыла иде. Эчем поша иде. Ләкин каты иттереп аны яклап катышырга минем көчем җитми иде. Тирә-юньдәге гадәт, өемездәге тутакайның башлыгы, әтинең өй эшләрендә бик йомшак булуы, Паша берлә минем арадагы мөнәсәбәтнең ачылып бетмәгәнлеге мине кулы-аягы бәйләгән кебек тота иде.

Менә елганың борылып ага торган бер йиренә атлар туктады. Хәтфә төсле яшел чирәм өстенә мәҗлес корылды, зур иттереп ут ягылды. Самавырлар куелды. Ашау-эчү китте. Сыйлану башланды. Ирләр, хатыннар урманнарга, болыннарга чәчәк җыярга, йөрергә таралдылар. Мин берничә мәртәбә Паша берлә берләшеп, сөйләшеп китәргә теләсәм дә, әле тутакай килеп чыгып мине алып киткәнгә, әле бер яңы хатын килеп берәр йомыш берлә сүзгә катнашканга, әле теге марҗа егетне җилтерәтеп өстерәп анда-монда тарткалаганга, бер минут вакыт була алмадык, көн буе мин һаман шул яңы әфисәрем берлә калдым. Көн буе хуҗа кыз булып, әле бер кунакның күңеле өчен, әле бер хатынның мәгънәсез сүзе өчен Паша берлә сөйләшергә биш минут вакытымны бүлә алмадым. Халык бик күп булганга, баш тегермән кебек әйләнгәнгә, вакыт үткәне сизелми дә калынды. Ирләр коенырга киткәндә, без кызулап аш урыны хәзерләдек. Алар ликёр эчәргә утырганда, без коенырга киттек; күрше алпавытлар килгәч, тагы шәпләп чәй эчеп, көн үткәнне, кич булганны тоймый да калдык. Ай яктысында судан килә торган йомшак салкынча астында без бик озак куыш-куыш уйнадык. Әллә нинди уеннар берлә эштән чыктык, биедек, танцевать иттек, бергәләп, аерым-аерым йырладык. Яңы әфисәр берлә бер кунак хатын лезгинка да биеделәр. Соңгы төндә генә арбаларга төялешеп өйгә таба борылгач кына, мин әллә нинди авыр бер хискә баттым. Әллә нинди үзем дә сизеп бетермәгән бер начарлыкны эшләгән кебек, күңелемнән сыкрана башладым. Арыган башым рәтләп эшләп бетерә алмаса да, ни булдылыгы хакында ачык хисап бирә алмаса да, күңелемнең бер йирен әллә нәрсә кырды, бәгыремнең бер почмагы әллә ни өчендер көенде, еглады. Янымдагы әфисәрем әллә ниләр сөйләсә дә, рәтләп тыңламаенча гына өйгә кайтып җиттек.

Халык бик күп булганга, тавыш-туыш бик зур булганга, мин әллә нинди бер белмәгән нәрсә тарафыннан басылганымны хис иткәнгә, рәтләп күрешмәенчә дә үз бүлмәмә кереп яттым. Урынга сузылып, уйларымны бер җепкә тезгәч кенә, бүген тагы Паша берлә бер сүз сөйләмәвемне, аның берлә кич күрешмәенчә дә керүемне хәтерләдем, кайгырдым. Аңарга каршы ясала торган шул бойкотта мине дә бергә дигән фикердә булмадымы икән дип уйландым. Юктыр, дидем. Бардыр, дидем, иртәгә үзе берлә сөйләргә булып, мәсьәләне хәл итмәкче булып борылып яттым. Өй дә зур умарта кебек уылдады, гөрләде. Бик озактан соң ул да тынды. Мин әллә ничә мәртәбә йокыга китә башласам да, тагы куркынып уяндым, тагы төрелеп яттым. Тагы өн берлә төн арасында чуалдым. Ахырдан тирләп-пешеп, башым янып сикереп тордым. Пәрдәне тартып, тәрәзәне ачтым. Бәрәкәтле кул берлә ташланган айның моңлы яктысы бүлмәмне тутырды. Күзне кытыклады, тыштан кергән салкынча һава тамырлардан йөгереп мине калтыратты.

Мин, өстемә киеп, айны, айның нуры берлә челтәрләнеп ага торган аклы-сорылы болытларны карарга, тик, тын тора торган агачларны сәер итәргә тотындым… Балалыгым күз алдыма килде… Беренче сәхәр тагы искә төште. Моннан бер генә атна элекке тынлыгым, тынычлыгым күздән үтте. Бүгенге күңелемдәге үземнән үзем разый түгеллек, бүгенге көндәге бәгырьнең әллә нинди төтенсез, утсыз ут берлә януы алга басты. Ни булды, нинди үзгәрү булды, мин ни эшләдем? Уй китте, уй артыннан уй китте. Мин үз тирә-юнемдәге шул якыннарымны, шул кодаларны, шул кунакларны җентекләдем. Аларның табигатьләрен, йөрешләрен, кылынышларын тикшердем. Шуларның бер әгъзасы иттереп куйгач та, тәмәке тарта торган кешеләр берлә шыгрым тулган, бизәнгән, буянган хатыннарның тәмсез сүзләре берлә уу килгән, тәрәзәсе ябык, ишеге юк дүртенче классның вагонында кебек үземне үзем хис иттем… Йөрәгем шу итте, тәнем калтырады, күңелем сыкрады, ишекнең юклыгы, бу сасыдан, бу былчырактан чыгарга, котылырга юлның юклыгы минем котымны алды. Мин көчсез, ярым һушсыз көенчә урындыгыма сузылдым. Ай мине коендырды. Акрын гына искән җил, агач башларын берсенә берсен бәрештереп, моң гына тавышландырды. Еракта гына мәче башлы ябалак кычкырды да кычкырды. Мин куркудан аякка калыктым. Әллә ни эзләгән кебек күземне бакчага тектем. Агачлар арасында әллә нинди бер шәүлә акрын гына селкенә кебек булды. Шул тынлык, шул ялгызлык эчендә шул шәүләне табуыма сөенгән кебек булдым. Шул шәүлә генә мине шул авырлыктан коткара кебек булды. Мин шуны күрергә зур өмет берлә шәүләнең якынаюын көтәргә керештем. Менә ай яктысы берлә тулган яланга шәүләм чыкты. Ни күзем берлә күрим – Паша!.. Туктады, бик озак бер ноктага таба карады. Бәлки, айга карагандыр, бәлки, йолдызны сәер иткәндер238, ләкин ул вакыт ул минем тәрәзәмә карый кебек булды… Мин тәрәзәдән башымны тыктым. Паша калтырап китте. Акыртын гына:

– Сезме? – дидем.

– Әйе, – диде.

Ни эшләгәнемне белмәенчә:

– Хәзер чыгам! – дидем дә, өстемә шәл салдым да, туфли берлә генә чыктым да киттем.

Паша тетри, калтырый, тешләре шак-шак килә иде, үзе каткан кебек тик тора иде. Кулы суп-суык иде. Бу авырлыктан чыгар өчен:

– Ник йокламыйсыз? – дидем.

– Сез ник? – диде.

Мин:

– Арыганмын, халык бик күп булды, баш бик чуалды, фәлән, – дидем.

Акыртынлап, сөйли-сөйли, беседка артындагы бөтен кешеләрдән яфраклар берлә капланган үземезнең сөйгән урынымызга кереп утырдык. Минем күңелем тулган булгангамы, сез гафу итеңез, бу эштә минем гаебем юк, дияргә булдыра алмадым. Бернәрсә булмаган кебек, бер дә җитди эш юк кебек күренергә тырыштым.

Паша чыдый алмады:

– Мин, туташ, сезне өч көннән бирле күрә дә алмыйм, сөйли дә алмыйм… Ләкин шул өч көн эчендә мин бик күп нәрсә күрдем, бик күп эшкә минем күзем ачылды. Бик күп төрле карарлар да ясадым. Ләкин берсен дә эшкә куя алмадым. Миңа бит әллә кайчан китәргә тиеш иде. Әллә кайчан үземне үзем, бу ят халык, миңа дошман халыкның мыскыллавыннан, мәсхәрә итүеннән качарга тиеш идем, ләкин мин аны эшли алмадым. Әллә ничә мәртәбә эшләргә беркетсәм дә эшли алмадым, әле дә эшли алмыйм. Кечкенә генә туган өметләр мине биләде, минем аягым-кулымны баглады. Мыскыл өстенә мыскылны күтәрергә мәҗбүр итте. Башымны игәннән ияргә әмер итте. Сезнең мондалыгыңыз микънатис ташы кеби мине тартты, тотты. Канаты көячәк булса да, утка чаба торган күбәләк кебек, мине дә шул ут тирәсендә әйләнергә кушты. Ни эшлим, туташ, шулай булды… Ләкин боларның барысын да, туташ, мин сездән бер күз каравы алыр өчен, сездән бер елмаю күрер өчен эшләдем… Бәлки, бу яңы кунаклар килмәсә, мондагы яңы планнарны белмәсәм, мин элекке кебек сезне хөрмәт итеп, сезне эчтән бик зур күреп, киләчәктәге күрешүләргә ышанып китеп тә барган булыр идем. Ләкин хәзер китә алмадым. Сезне күрмәенчә, сөйләмәенчә китә алмадым. Китә алмыйм. Мин шул өч төндә һич йокламадым. Мин бик күп сыкрадым, бик күп газапландым. Мин сезне шулкадәр тирән сөю берлә сөйгәнемне аңладым. Миңа сездән башка тормыш юк… – диде.

230.Иҗабе кабул итү – ярәштерү.
231.Манзарә – күренеш.
232.Тасдыйк итмәү – расламау.
233.Төшенү – уйлау.
234.Бикләү – өйрәнү.
235.Турун – онык.
236.Уезд – өяз.
237.Сеңерләнү – нервлану, борчылу.
238.Сәер итү – карап, күзәтеп тору яки йөрү.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
20 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1954
Hacim:
591 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04299-7
İndirme biçimi:
Metin PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 3,7 на основе 3 оценок
Ses
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 6 оценок