Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 27
Мин аптырадым… Бер сүз әйтә алмадым, «ләм-мим» дип җавап бирә алмадым. Күңелемнән шуны көтсәм дә, бу кадәр дары кебек бердән патлар239 дип уйламаган идем.
– Шулай булгач, мин, никадәр хурлыклар күрсәм дә, ничек сезне шул баткаклык эчендә, шул сазлык эчендә калдырып китим… Сезгә каршы корылган шулкадәр ямьсез планнарны күрә торып, мин сезне ничек ялгыз ташлыйм!.. Бу минем көчемнең читендә… Сез, туташ, сазлыкта үскән бер гөл. Тирә-юнеңез баткаклык, эчкән суыңыз сазлык суы, сулаган һаваңыз черегән сазлык һавасы, монда гөлгә үсәргә, гөл булып яшәргә имкян240 юк. Бу тирә-юньдә сез бетәчәксез, сез дә башкалар кебек сазлыкка батачаксыз. Сезне бу сазлыктан алсаң гына, сез мәңгегә гөл булып кала беләчәксез… Чыгыңыз моннан… Чыгыйк моннан, сарылыңыз минем кулыма, туташ, – диде…
Мин:
– Алай ук түгел, сезнең хыялыңыз бик зур, фәлән, – дидем.
Ул ишеткән, күргәннәрен сөйләде. Иртәгә йә берсекөнгә мине теге әфисәргә рәсман сораячакларын, әтинең разыйлыгын, тутакайның шуны булдырыр өчен бөтен көчен сарыф итүен, һәммәсене аңлатты. Мин үзем дә шуларны күңелемнән сизенеп торсам да, әллә нинди җепләр берлә шул йортка, шул кардәш-кабиләгә, шундагы гореф-гадәткә бәйләнгән булганга, Пашаның чын күңеленнән чыккан сүзләренә ярый инде дип җавап бирә алмадым. Икеләнебрәк:
– Әле сөйләшермез, фәлән, – дидем. Мәсьәләне озайттым.
Шул араны аяк тавышы ишетелде, акрын гына сөйләгән сүзләр колакка бәрелде. Без тындык, аларның сүзләрен ишетер өчен түгел, үземезне сиздермәс өчен тындык. Аяклар павильонга кереп утырдылар. Акрынлап тагы сүзләренә дәвам иттеләр. Сөйләүчеләр тутакай берлә кода иде. Коданың сүзләрен ишетеп бетерә алмасак та, тутакай ачык тавыш берлә:
– Минем сүзем сүз, мин кызның вәгъдәсен алдым, аны сөйләп тору да урынсыз… Ләкин шуны онытма… Мин бит тол, электән полковник хатыны, мин шул аена илле тәңкәлек пенсиягә тора алмыйм… Тора алмыйм… Менә кияү дә, син дә кул куеп кырык мең тәңкәлек вексель бирсәңез, туйны эшлим… Юк булса, мин үземне үзем бушлайга урамга ыргыттырыр хәлем юк… Гөлсем кияүгә чыккач, мин кем?.. Юк! – диде.
Кода тагы әллә нәрсә сөйләде. Тутакай:
– Әйтәм бит, ул авыру, безнең Гали авыру (ул минем әтием хакында иде), йөрәк авыруы берлә авыру, бүген ярты рюмка артык эчте исә – иртәгә юк… Мин аңарга ышана алмыйм. Шул вексельне бирсәңез иртәгә – бетте, – диде.
Паша минем күземә карады, мин агардым, бүртендем. Чыгып: «Мине сатарга телисезме, мине үз акчама сатарга телисезмени?» – дип кычкырасым килде. Булдыра алмадым, аягым калтырады, тешләрем шак-шок килде.
Тегендә базарлык бетте. Килештеләр. Акрын гына сөйли-сөйли киттеләр. Мине Паша кызганды булырга кирәк, җәрәхәтемә тоз сибәчәк бер сүз әйтмәде, яңы җәрәхәтемә зәһәр салмады. Мин тордым, ул да акрын гына йиреннән калыкты. Бер сүз дәшмәенчә бакчаны үттек, яланга чыгар алдында ни булса да бер сүз әйтеп аерылырга кирәк дип уйлап торганда, теге сарыпсыз марҗаның бүлмәсендә ут алынды. Анда нечкә пәрдә ашасыннан241 теге яңы әфисәр берлә теге марҗаның башлары күренде. Кыяфәтләре, киемнәре-салымнары кемне дә оялтырлык булганга, мин яшен суккан кебек булып киттем, дерелдәдем, калтырадым, егылмас өчен бер агачка сөялдем. Паша бик озак мине сөзде, бераздан:
– Аңладыңызмы? Бу сазлык сезнең йир түгел. Аңлаңыз, туташ! Сезгә башка һава кирәк, әйдәңез! – диде. Минем кулымны тарткан кебек каты кысты.
Минем бөтен тәнемнән суык йөгергәнгә, дерелдәп, моңланып, күзенә карадым. Бик озактан соң:
– Минем башым хәзер эшләми, иртәгә сөйләшермез. Иртәгә, – дидем. Өйгә чабып кереп киттем. Ул баскан йирендә катып калды.
Мине моңынча һичбер булмаган яңы бер хис биләде. Мин хурландым. Үз-үземне сарык кебек сатарга теләүләренә хурландым. Җирәндем, үз-үземнең шул былчыраклар арасында булуымнан җирәндем. Мин яндым, көендем, үз-үземнең шул баткаклыкны ташлап китәргә көчем юклыгыннан яндым, шул тирә-юнемне чормалаган былчырак бака күлмәкләреннән арынып китәргә куәтем юкка яндым, көйдем… Бер яктан тутакайның «Кырык меңлек вексель биреңез!» дигән сүзләре колагымда чыңлады. Тәрәзәдә күргән теге сарыпсыз марҗа берлә теге әфисәрнең кылынышлары күз алдымда уйнады. Чын күңеленнән моңланып әйткән Пашаның өметле тавышлары, рәхмәт фәрештәсе суры242 кебек, минем җәрәхәтле бәгыремне сылады, сыйпады, иркәләде. Күземнән актарылып яшь агарга тотынды. Тавышланып, тавышсыз бик озак егладым. Күңелем басылган кебек булып тагы яттым, тагы ямьсез фикерләр мине чолгады, тагы егладым, тагы тордым, тагы яттым, тагы егладым, тагы киенеп чыгып бакчада Пашаны эзләмәкче булдым. «Әйдә, китик, әйдә!» дип, аңарга ялынмакчы булдым. Тагы ишек төбенә баргач, бусаганы атларга көчем йитмәде. Тагы чишендем, тагы яттым. Тагы көйдем, тагы яндым, тагы егладым.
Иртә булды. Кояш чыкты. Кошлар сайрарга тотынды, умарта корты безләргә кереште. Минем керфегем керфеккә тимәде. Еглый-еглый кызарып беткән күзләремне күрсәтмәс өчен, үземнең эчемдәге яна торган ялкынсыз утымны яшерер өчен, суык сулар берлә юындым. Күзләремә сөрмәләр тарттым, киендем, ясандым… йөземә көләчлек бирмәкче булдым. Ләкин көзгегә барып карагач та үземнең сары йөземне, уелып, тирәнәеп киткән өметсез күзләремне күрдем дә тагы ихтыярсыз яшькә баттым. Әллә кемгә барып серемне сөйлисем килде, әллә кемнең муенына асылынып кайгымны аңлатасым, хәсрәтемне чишәсем килде. Әллә нинди мине бик аңлый торган бер кешегә бөтен кайгымны түгәсем килде. Күз алдыма үләр алдындагы анам килеп басты. Аның моңлы күзләре миңа таба карый кебек, мине айый кебек булды. Күземнән ятимлек яше тәгәрәде. Әтигә барып сөйләмәкче булдым. Аңарга эшне аңлатмакчы булдым. Ләкин аның берлә арадагы хисапсыз бер якынлык булмавы мине тагы тотып калды.
Ишек шакылдады. Кызгылт кофта кигән, чәчләрен бөдрәләтеп тараган тутакай килеп керде. Аның берлә бергә әллә нинди ислемай, пудра исләре бүлмәне тутырды. Мин аның йөзенә куркынган кеше кебек карадым. Ул миңа шул вакытта зур шәһәрләрдә кызлар тотучы юан симез яһүд хатыны кебек күренде. Җирәнгеч бер хис уятты.
– Әйдә, кунаклар тордылар. Тиз бул! Бөтен халык сине чәйгә көтә! – диде. Минем күлмәгемнең якаларын рәтләгән кебек булды.
«Чык моннан, кит, йөзең кара!» диясем килсә дә әйтә алмадым. Көчсезләндем. Изрәдем.
– Ярый, хәзер, – дидем. Йөзләремне тагы бер мәртәбә одеколон берлә сөртеп, акрын гына аш бүлмәсенә төштем.
Ду килгән кунаклар бар да, аягүрә торып, миңа юл бирделәр. Теге әфисәрем килеп кулымны чуп иттереп үпте. Аның авызыннан кулыма әллә нинди бер былчырак селәгәй ябышып калды кебек булды. Паша калтыраган кулы берлә кулымны кысты. Күземнең эченә карады. Беркем дә бер сүз дә дәшмәенчә берәр чынаяк чәй эчтек, әфисәр миңа әллә ниләр сөйләсә дә тыңламадым. Тутакай әллә нинди көлкеләр берлә миңа мөрәҗәгать итсә дә җавап бирмәдем.
Чәйдән соң мине әти бүлмәсенә алып керделәр. Анда тутакай селкенә торган урындыкка утырган да, тибрәнеп-салланып, әллә ни сөйли иде. Мине күрү берлә, әти, көлеп:
– Нишләп торасың, Гөлсем?! – дип сүз башлады. Үзе әллә ни әйтергә теләсә дә, сүзе чыгып җитмәде.
Аңарга ярдәмгә тутакай җитеште. Көлеп-көлеп сүзгә кереште. Ул да нигәдер тугрыдан-тугры әйтеп бетерә алмаенча, каененесен, теге әфисәрне бик мактады. Сүзен очлап өлгерә алмады, ишек шакылды. Аннан яңы гаскәри киемнәрдә кода берлә теге әфисәр килеп керделәр. Кода, керер-кермәс, русчалап:
– Мине гафу итеңез, менә бу егет кызлар тәрбияле, оялчан, эченнән янса-көйсә дә, үз хисен әйтергә батырлык итә алмый, – диде.
Теге әфисәр дә, команда иткән солдат кебек, бик тиз килде дә минем яныма тезләнде, русчалап:
– Мине бәхетсезлеккә салмагыз, колыңыз булырга рөхсәт итеңез! – диде дә минем кулымны үпте.
Мин аптырадым. Бер сүз әйтә алмадым. Тутакай, мине шул уңайсызлыктан чыгарыр өчен кебек:
– Сез аны оялттыңыз, ул бит яшь кыз әле, әнә, күрәмсез, йөзенә кызыл йөгерде, ул инде разыйлык галәмәте… Алла сезгә мәхәббәт бирсен, – диде.
Мин күземне ачтым, башымны күтәрдем, үземнең сатылганымны тагы ныграк сизендем, дерелдәдем, калтырадым. Каушаган тавыш берлә русчалап:
– Гафу итәсез, мин һичбер вакыт сезнең хатыныңыз булачак түгелмен, һичбер вакыт! – дидем. Күземә яшь тыгылганны хис иттем дә сикереп тордым. Әллә ни оныттым кебек булдым. Тагы борылып кечерәеп киткән әтине, кызарынган-бүртенгән тутакайны, пәжегән шалкан кебек булган коданы, нишләргә белми аптырап калган яшь әфисәрне сөздем дә, кычкырып: – Һичбер вакытта! – дидем дә, ашыгып чыгып, үз бүлмәмә кереп бикләндем.
Түбәндә тавыш купты. Анда чаптылар, монда чаптылар, әллә ниләр сөйләделәр, кычкырдылар, бакырдылар, минем ишекне килеп кактылар. Берсенә дә җавап бирмәдем. Яттым, егладым-егладым да яттым. Башым янды. Тәнемне суык алды. Калтырандым, өшедем, кайнарландым, тирләдем, пештем. Калкынган кебек булдым, йоклаган кебек булдым, ишекне тагы шакыдылар – ачмадым. Тагы шакыдылар – урынымнан кыймылданмадым… Менә колагыма кыңгырау тавышлары керде. Әллә нинди таныш тавыш ишеткән кебек күземне ачтым. Тәрәзәгә бардым. Бер начар гына чуваш аты җиккән авыл трантасына Паша менеп килә иде. Минем йөрәгем шу итте. Китә дип, актык өметем югала дип котым очты. Өстемә шәлне салдым. «Китмә, китмә, кал», – дип чыгып асылыначак булдым. Ишекне ачтым. Ләкин тагы бусаганы үтә алмадым. Аягым калтырады, йөрәгем типте. Тәрәзәгә килеп, ичмасам, «Хуш!» диясем килде. Авызымнан сүз чыкмады. Паша минем тәрәзәмә борылып карады да, чуваш аты кузгалды. Мин хәлсезләнеп егылдым. Тагы шакыдылар. Тагы кыңгырау тавышлары ишетелде. Мин өн берлә төн арасында саташыр-саташмас бикләнеп калдым.
Икенче көнне мин юынып чәйгә төшкәндә, бездә бер кунак та калмаган иде. Тутакай картайган, изрәгән, ләпшердәгән иде. Әти төссезләнгән, күңелсезләнгән иде. Без бер сүз сөйләмәенчә көнне үткәрдек, кичкә таба әти:
– Мин Петербургка барам, иртәгә хәзерләңез, – диде.
Мин дә, тутакай берлә каласым килмәгәнгә:
– Әти, мин дә синнән калмыйм, – дидем.
– Алай булгач, мин ник калыйм, буе җиткән кызны ялгыз җибәрергә ярыймыни, әле ниләр булганны күрмәдеңмени? – дип, тутакай катышты.
Мин бер сүз дәшмәенчә тыңладым да, тордым да чыктым. Икенче көнне вакыт килмәгән булса да, без барымыз җыенып, тирә-күрше боярлар берлә күрешмәенчә дә, Петербургка киттек. Киткән чакта гына бер хезмәтче кыз:
– Туташ, теге чарлакта торган егет сезгә бирергә дип бер хат биргән иде. Тутакай кулымнан тартып алды, – диде.
Мин:
– Шул көнне ни булды соң? – дип сорадым.
– Сөйләмә инде, мондый мәсхәрәне мин гомеремдә күргәнем юк иде, – дип сөйләргә тотынган иде, тутакай килеп тагы сүзне бүлдерде.
Мин Петербургта Пашадан хат булмый булмас дип көтә башладым. Бер атна көттем, ике атна көттем, ай көттем, һичбер хәбәр булмады. Көз килеп уку башлангач, аны сораштым. Петербургтан күчеп киткән, диделәр. «Кая соң?» диюемә кайсылары Мәскәүгә, кайсылары Киевка диделәр. Шулай итеп, Паша югалды. Аның берлә бергә минем өметем дә югалды. Менә моң гына кыш үтеп килгәндә, әти читтә юлда чакта бер иртә берлә телеграм килеп төшмәсенме! Ни күзем берлә күрим: телеграмны әллә нинди бер стансадан станса начальнигы бирә. «Әтиеңез поездда үлгән табылды. Тиз килеңез, фәлән поездда» дигән бу хәбәр миңа шулкадәр авыр тәэсир итте, мин һушымны югалттым.
Мин күземне ачканда, әти инде өйгә китерелеп салынган. Аның баш очында мулла Коръән укып тора иде. Мин җансыз шәүлә кебек бүлмәдән бүлмәгә йөрдем. Һичбер нәрсә аңламаенча, һичбер нәрсәгә күңел куя алмаенча, вакытны үткәрә алмаенча йөдәдем, йончыдым. Әллә кемнәр килде, әллә ниләр сөйләде, берсен дә тыңламадым да. Менә төн үтте. Озын авыр караңгы төн үтте.
Гәзитә китерделәр. Минем берлә тутакай исеменнән әтинең үлүе җеназасы хакында бирелгән матәм игъланы янында зур хәрефләр берлә «Надежда Ивановна кадерле ире, балалары Коля, Лиля кадерле әтиләре үлүен игълан итәләр, фәлән мәсҗед йортында җеназа укылачагын белдерәләр» дип, икенче игълан басылган иде. Бу хәбәр мине кайнарлатты, өшетте, суытты, еглатты, газаплатты, мыскыл итте. Җеназа вакытында, чынлап та, җеназа артына кара кием кигән юан гына, карт кына бер марҗа ике бала берлә безнең янда урын тотты. Әллә нинди без танымаган руслар, марҗалар аңарга килеп тәгъзия итте243, ул еглаган тавыш берлә әллә нинди җаваплар бирде.
Ул булмады, мирас хакында суд китте. Мин әтинең бер генә баласы булганга, бөтен дәүләт миңа калырга тиеш иде. Теге хатын мәхкәмәгә бирде, мине судка чакырдылар. Ике балалы хатын, мәхкәмәдә әллә нинди тәмсез сүзләр сөйләп, әтинең исемен былчыратты. Мин хурландым, еглап җибәрдем. Шуны күреп, теге марҗаның ике баласы да еглады. Шул күз яшь арасында «чынлап та, болар минем сеңелләрем, энеләрем түгелме икән?» дигән сөаль башыма килеп басты. Мәхкәмә минем файдама хөкем итте. Ләкин эчемнән мин шул эштә хаклыгыма ышанып җитә алмаганга, эчем пошып калды. Теге марҗа бик тәмсез телле пычрак марҗа булганга, үзе бик алдакчы булганга, аның берлә сөйләшеп, мин хакыйкатьне аңлый алмадым.
Шул авыр кайгылар астында изелгәндә, минем өметем һаман теге Пашада иде. Әтинең үлүе, мәхкәмәләре гәзитәләрдә язылганга, ул аларны укыячак, миңа кечкенә генә булса да бер тәгъзия язачак дип ышана идем. Ләкин бу өметем дә бушка чыкты. Мин тиздән тормыштан туеп, тутакайдан арып, әтинең ерак бер кардәше бер тутакайга Уфа губернасына кыш үткәрергә киттем… Анда бераз тындым, башымны җыйдым. Дөньяда үз башыма үзем генә калганны бик каты хис итеп, ялгызлыкка чумдым, аннан да арыдым.
Нишләргә белми аптырап торганда, бер җәй көнендә хәзерге иремне очраттым. Ул миңа ул вакыт бик йомшак кылынды. Минем кайгыларым өчен бик хәсрәтләнгән кебек булды. Сүзләремне бик ихлас берлә тыңлады. Озак үтмәде, шулай иттереп минем ышанычымны казанды. Көннәрнең берсендә бу минем кулымны да сорады. Күңелемдә аңарга каршы һичбер хис булмаса да, ялгызлыкка бик туйганга, тутакай янына барып тагы бергә торудан курыкканга разый булдым. Туй ясадык, өйләндек… Ләкин бал атналарымыз үтмәде, мин иремнең лаякыл исерек икәнен белдем. Мин үземнең бер тәмугтан икенче тәмугка күчкәнемне сиздем. Менә инде ун ел шул тормышны өстерим. Кайчанга кадәр тартырмын, анысын да белгән юк», – диде. Аның күзенә яшь тыгылды, ул тавышланыр-тавышланмас еглый башлады.
Нәфисә:
– Юк, иншалла, рәтләнер әле, – кебек сүзләр сөйләде, юатты, ләкин Гөлсем яшь арасыннан:
– Хәзер ни булсын инде, яшьлек харап булды, көч бетте, дәүләт бетте. Калган нәрсә менә шулар, – дип, балаларына күрсәтте. – Болардан да ни чыгачак, алкоголик балалары бит, – диде. Тагы үксеп-үксеп еларга тотынды.
Нәфисә су салып эчерде. Тагы юатты. Тагы өметле сүзләр сөйләде. Гөлсем бераз тынды. Ахырдан гына Нәфисә:
– Мин шунысына гаҗәпкә калам: ник соң ул егет тагы бер хат язмаган, ник соң ул тагы бер мәртәбә ничек булса да сезне күрергә тырышмаган? – диде.
Әллә нинди кадерле бернәрсәсе мыскыл ителгән кебек, Гөлсем сикереп торды:
– Язган ул! Бик күп мәртәбә язган. Мин кияүгә чыккач, моннан дүрт-биш ел элек безнең уртак танышымыз – ул вакыттагы бер курсисткага очрадым, шул аңлатты. Ул хат язган, ләкин мин берсен дә алмадым. Алар бар да безнең тутакай кулына төшкәндер дип уйлыйм. Миннән җавап булмагач, ул, бәлки, мин дә үзенә каршы кампаниядә бергәдер, уртактыр дигән фикергә килгәндер. Килерлек тә бит инде… Тагы бәхетсезлек инде. Минем бәхетсезлегем, – диде дә тагы еглавында дәвам итте.
Төн ауды, таң атты, тирә-юнь яктырды. Ике хатын, тагы бик озак сөйләшкәннең соңында, берсе иртәгә бәхетле көнен көтеп, икенчесе иртәгә янына киләчәк бәлане көтеп йокыга киттеләр… Иртәнге яктыда Гөлсемнең яшьли картайган битене бик күп җыерчыклар каплады. Эчкә җыя алмый күзләрдән ташып чыккан бәхет елмаюы Нәфисәнең йөзенә яшеннән дә артык яшьлек буявы сөртте. Бүлмә тынды.
Иртә торганда, күк йөзе зөмрә244 кебек зәңгәрләнгән, болыннар, яланнар яшәргән, урманнар сарылы-яшелле кушымталы бер төс алганнар иде. Идел дә, озын Идел дә, бик күп язларны, бик күп көзләрне күргән Идел дә, йомшак нурлы кояшка каршы күп агудан арыган кебек, моңланып, сузылып яткан иде. Парахут тирәсен чолгап алган акчарлаклар да, йылы матур һавага, тышка тулган халык берлә бертуктамаенча сөйләшеп, кычкырышып баралар иде. Киләчәктәге пристаньга төшәргә булганга, Нәфисәләр, Гөлсемнәр дә, балаларын киендереп, әйберләрен хәзерләп, ерактан күренгән пристаньны көтәргә тотынганнар иде. Парахутта иттифакый тугры килгән ике хатын озын бер караңгы төнне бергә үткәреп, әллә ничек сүзгә кереп китеп, берсенә берсе йөрәкләрен, йөрәкләренең эчендә йиде йозак берлә бикләнгән почмакларындагы серләрен түгеп салышканга, иске белешләр кебек, мәктәп аркадашлары кебек дуслашканнар иде, берсенә берсе кардәшчә, туганча бер хис биләшкәннәр иде. Менә озын иттереп, моң иттереп, тагы парахут кычкыртты, Нәфисәнең балалары, әниләрен чолгап алып:
– Әни, әтигә килдек, әтигә! – дип сөенешә, сикерешә башладылар.
Гөлсемнең балалары да, әллә нинди зур бер куркынычлы бүкәйне көткән кебек, әниләренең янына килеп:
– Әни! Әти юкмы? Әни, кирәкми, әти булмасын инде! – дип, аңарга катыдан-каты сарыла башладылар.
Парахут, бии торган куштан кызның әйләнүе кебек матурлап борылып, пристаньга якынайды. Гөлсем дә, Нәфисә дә пристаньга таба күзләрен тектеләр, икесе дә шуннан көтә торган нокталарын – берсе үзенә бу кадәр бәхет биргән, тынычлык, дустлык багышлаган, аерылуына еллар үткән кебек, сагынган ирен, әтиләрен, икенчесе яшьлегене харап иткән, кыска гына гомердә аны яшьли картайткан, карчык иткән, үзенең кара язмышын, үзенең бәласен эзли иде. Татлы көтү, матур өмет берсенең күзенә йомшак кына йылы гына елмаю куйды. Курку, кот очу, өметсезлек, көзән җыерган кешедәге кебек, икенчесенең йөзенә бер җәберләнү, көчәнү, җирәнү төсен бирде. Нәфисәнең балалары беренче [булып] әтиләрен таныдылар, алар:
– Әти! Әти! – дип кычкыра башладылар.
Нәфисә яулык селкеде. Пристаньнан тагы яулык селкү җавабын алды. Еракта гына күзләр күзгә очрашты. Теге беренче мәртәбә театрда очрашкан тәм берлә очрашты. Алар икесе дә елмаештылар. Бик мәгънәле елмаештылар.
Шуның берлә мәшгуль булганда, Нәфисә Гөлсемне дә онытты. Ләкин пристаньдагы ярты гаскәри киемдәге бер кешенең исерек көенчә әле күпернең бер ягына барып бәрелүен, әле бер яктагы бөккән, калач, алма сата торган бер марҗаны барып кочакларга теләвен күреп, чыдый алмаенча шаркылдап көлеп җибәрде. Теге пристаньдагы кеше һаман әллә ниләр кычкырып, төрле кешеләргә бәйләнеп йөрегәнгә, алар да аны һич шәфкатьсез бәреп, төртеп, туп кебек, күпернең бер ягыннан бер ягына, бер җуан марҗадан икенче марҗага төртеп йөрткәнгә, бу кәмитне бүлешер өчен күршесенә:
– Гөлсем ханым, Гөлсем ханым! Кара әле, зинһар, шул тилене, – дип, көлүенә чыдый алмаенча, аңарга борылды.
Аның йөзе үләргә хәзерләнгән кебек ап-ак, иреннәре зәңгәр, күзе курку, өметсезлеккә баткан итеп тапканга, Нәфисәнең көлүе яртысында ябылды. Ул, аптырап, кызганып, Гөлсемне сөзде. Гөлсем дә, тагы сүзгә керешмәс өченме, калтырана-калтырана борылып китте. Әйберләрен күтәреп, ишеккә таба юнәлде. Нәфисә, парахут өстеннән ире берлә исәнме-саумы дип берәр сүз алышып алмаенча китәсе килмәгәнгә, парахутның янашуын245 көтте вә шуның берлә чыгарга соңга калды.
Пристаньда чыга торган халык агымы эченнән хатынын, балаларын көтә торган доктор, һич уйламаганда, көтмәгәндә, Гөлсем берлә кара-каршы килде. Аларның күзләре очрашты. Доктор бу карчыкны кайда күрдем соң дип озак уйлап торганның соңында, шул җимерелгән, кипкән карчыкта ул унсигез-унтугуыз яшьлек күбәләк кебек оча торган Гөлсемнең, үзе бер вакытларны бөтен хәятын фида итәргә йөргән Гөлсемнең шәүләсен күрде. Бер минутта аның күз алдыннан үзләренең бөтен үткән вакыйгалары үтте. Ике кулында ике баласы барлыгын күреп торса да, ул:
– Гөлсем туташ, сезмени, – дип, кулын сузды. Гөлсемнең боздан суык кулларын кысканның соңында, ул Гөлсемнең көчләнеп көлгәннән чыккан йөзендәге җыерчыкларын күреп аптырады, кызганды, айады. – Сез һаман мондамыни? – дип сорашырга тотынды.
Сүзләргә җавап булыр-булмас, теге исерек – бер эполеты бөтенләй төшкән, берсе иңсәсенә аткырыйлы246 итеп эленгән гаскәри шинельдәге исерек – докторны килеп төртте. Гөлсемнең кулыннан әйберен алмакчы булды. Доктор, бу исерек башка марҗаларга бәйләнгән кебек Гөлсемне мыскыл итәргә тели дип уйлап, аны сакларга маташканга, исерекнең йөзе кызарды. Ул, русчалап:
– Бу – минем хатыным, бу – минем хатыным! – дип, тагы докторны төртте. Гөлсемнең кулыннан төенен алды.
Доктор аптырап Гөлсемгә карады. Гөлсем күзе күзгә очрамасын өчен башын иде, тизләп култыклап исерек ирен алып китмәкче булды.
Шул ара да булмады, Нәфисәләр килеп чыктылар. Балалар әтиләренең муенына сарылдылар. Әллә нинди сөальләр берлә, сүзләр берлә тирә-юньне тутырдылар. Нәфисә, иренең култыгына кереп, тагы бер мәртәбә:
– Нихәл, исән тордыңмы? – дип, бәхетле күзе берлә ирен сөзде. Кулын кысып алып, алга таба атлый башлады.
Күпернең яртысына җиткәндә, тагы тавыш чыкты, теге исерек Гөлсемнең кулыннан ычкынып китеп, күпернең уртасына килеп, ике аягыны җәеп басты. Үзе сәгать теле кебек әле бер якка, әле бер якка селкенеп, үтә торган кешеләргә юл бирмәскә маташты. «Туктагыз! – дип кычкырды. Кычкырып көлә торган, калач сата торган марҗаларга карап: «Понимаете, потомственный почётный дворянин», – дип, күкрәгенә сукты. Халык аптырап туктап калды. Гөлсемнең балалары егларга тотынды. Үзе тоз кебек эреп югалды. Нәфисә иренең култыгыннан ычкынды да, исерекнең янына барып, аны култыклады. Юлны ачып алга таба бара башлады. Аңарга татарчалап әллә ниләр сөйләде. Исерек, тагы туктап, Нәфисәгә гаскәри сәлам бирде, аның кулын үпмәкче булды. Нәфисә аны каты иттереп тотып, җибәрмәенчә күпердән алып чыкты. Бердән Гөлсем – балалары, ире берлә, Нәфисә – балалары, ире берлә докторның аты янында тупландылар. Һәммәсе ни эшләргә белмәенчә аптырап торганда, Нәфисә:
– Кая таба барамыз соң? – диде. – Гөлсем ханымны болай балалары берлә калдырып китәргә ярамый бит! – дип, иренә мөрәҗәгать итте.
Сөйләшә торгач, боларның борылышка кадәр әле бергә барачагы мәгълүм булды. Исерек түрәгә Нәфисә берлә бергә барырга карар ителде. Гөлсем:
– Рәхмәт, без инде өйрәнгән! – дип караса да, Нәфисә ирек бирмәде.
Бер арбага балалар берлә Гөлсем, доктор утырдылар. Икенче арбага Нәфисә көчләгән кебек итеп исерекне утыртты. Исерек тагы сикереп төшеп кычкыра, бакырына башлаганга, Гөлсемне бик каты иттереп үз арбасына чакырганга, Нәфисә:
– Сезнең берлә мин утырып барасым килә, – дип, аның янына үзе утырды.
Кәрван кузгалды. Беренче арбада балалар бертуктамаенча кычкырып сөйләп барсалар да, Гөлсем дә, доктор да тирән-тирән уйларга, үзләренең үткән гомерләрен, баштан кичкән хәлләрен яңыдан күздән кичерүгә чумдылар. Икенче арбада исерек әллә ниләр кычкырынды, бакырынды, әллә кемне тиргәде, әллә кемгә ялынды, йодрыгын йомарлап, әллә кемне янады. Ахырдан ул егларга тотынды. Нәфисәнең кулын үпте:
– Сез – алтын кеше, сез – бәхет савыты, ә минем хатыным кем? Ул чүпрәк, мине харап итте, – диде дә күзеннән елгалар кадәр яшь агызып егларга кереште. Аның еглавы куәтләнгәннән-куәтләнде. Ул яшь арасында: – Менә сез миңа очраган булса идеңез, ничек дөньяны тетрәткән булыр идек, – диде…
Нәфисә, гомерендә мондый манзарәгә очраганы булмаганга, ачулану берлә кызгану арасындагы бер хистә буылып калды. Ахырдан аны кызгану хисе биләде. Ул төрле сүзләр берлә исерекне юатырга тотынды. Исерекнең фикере икенчегә ауды булырга кирәк, ул елмаеп көлде. Исерек елмайган кебек елмаеп, авызын ачып Нәфисәнең тасвир иткән матур манзарәләрен күргән кебек тыңлады. Аның йомшак сүзләрен тыңлый-тыңлый калгый башлады. Озак үтмәде, ул Нәфисәнең җилкәсенә башын сөяп йокыга да китте. Нәфисәдә элгәре сулавыннан искергән аракы исе аңкый торган кешене төртеп җибәрү хисе уянса да, аны кызгану җиңде. Ул, йокласын, мескен, дип, үзенә уңайсыз булса да, исерекне кузгатмады.
Арбада ялгыз калганга, ире, балалары теге арбада булганга, ул теләр-теләмәс уйга чумды. Теге арбадагы гомерен, яшьлеген харап иткән Гөлсемне, бу арбадагы шул кешелектән чыккан исерекне күз алдыннан җибәрә алмады. «Ник соң бу болай? Ник болар уртача гына бәхет берлә тора алмаганнар? Ниләре җитешмәгән, икесе дә укыган, икесе дә тәрбия күргән… Икесе дә яшь булган… Икесе дә бай булган… Ник?» – дип башын ватты. Бу сөальләргә төрле җаваплар тапкан кебек булса да, берсе дә канәгатьләндермәгәнгә, уйга тыныш куя алмаенча, үз тормышына күчте. Яңыдан үзенең яшьлегеннән бирле үткәргән гомере көне-көне берлә кебек күз алдыннан үтте. Ул тормышындагы тулы бәхетне яңыдан таныды. Шуның тәмнәре, татлы хыяллары эчендә ул рәхәтләнеп изрәп китте. Шул тулы тормышны багышлаган ирен ул хәзер барып кочаклыйсы килде. Аның кулын барып үбәсе килде. Аңарда иренә каршы сөю, ир итүгә башка әйтеп бетерелмәслек зур бер хөрмәт уянды. Язмышыннан разыйлык аны биләде. Ул шул сөю-сөешү эчендә үткән татлы гомере өчен, ул хәзерге аталы-балалы тыныч тормыш өчен әллә кемгә, әллә нигә каршы тез чүгәсе, тезләнәсе килде. Әллә кемгә, әллә нигә «Рәхмәт, рәхмәт, мең мәртәбә рәхмәт, мин бит менә болай булмадым, болар да бит адәм баласы, рәхмәт, миңа мондый тулы тормыш бирдең. Рәхмәт, мине шундый газаплардан котылдырдың» диясе килде.
Аның күңеле йомшады, ул көзге кояшка каршы чабып бара торган арбаның җиле астында акрын гына Коръән укырга кереште. Исерекнең авызыннан чыгып тора торган искергән аракы исе аны борчыганга, кайвакыт аның авызына кадәр кереп китеп телендә әйләнә торган Коръән сүзләрен мәсхәрә итә кебек тоелганга, ул иңсәсенә яткан исерекне уятмаслык иттереп кенә башын читкә борды. Үзе аңлап бетмәгән Коръәннең сүзләре, бигрәк шуның көе аның күңеленә әллә нинди бер йомшак йылылык бирде. Аның тамырларына әллә нинди әйтеп бетерә алмаслык тынычлык таратты. Ул, үзе дә сизмәенчә, тавышын зурайтканнан-зурайтты. Коръән моңы, көпчәк тавышына кушылып, яңа бер төс алды. Акрын гына исә торган көзге җил ул тавышны алга-артка чәчте, сипте. Нәфисә, үз көенә үзе батып, Коръән артыннан бара торган тирән бер шөкранә берлә басылганнан-басылып башын иде, бик түбән иттереп башын иде. Шул тормышны биргән Тәңресенә каршы сәҗдә кылмакчы булып буен сынды.
Аның колагына исерекнең гырлавы ишетелде. Аның борынына исерекнең искергән аракысының исе бәрелде. «Ирең шундый булса, ни эшләр идең?» дигән куркулы бер фикер аны килеп сукты. Язгы көннең болыты кебек, ул да тиздән югалды. Тагы тормышның кояшы ялтырады. Ул кулын догага күтәрде. Үзе белгән бөтен догаларын укып бетерде. Аның берлә генә тулмады кебек хис иткәнгә, ул кулын төшермәде. Кыска сүрәләр укыды. Татарчалап Аллага ялынырга, ялварырга, шул биргән бәхетле тормышын озын иттерергә ялварырга тотынды. Аның күңеле моңайганнан-моңайды, күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәде. Шуның берлә бергә күңеле дә тәмам тынды, тынычланды. Ул, йөзен сөртеп, догасын бетерде. Атлар баруында булды. Исерек гырлавында дәвам итте.
Теге арбада бик озакка кадәр сүз юлына кереп китмәде. Балалар берсе-берсе берлә шаярышып, чупырдашып барсалар да, әле оча торган бер кош хакында, әле мәрҗән кебек тезелгән миләш хакында сөальләр биреп зурларны йөдәтсәләр дә, нә Гөлсем, нә доктор үз уйларыннан аерыла алмадылар. Иске дустча яисә яңы танышча сүзгә чумып китә алмадылар. Арада үткән вакыйгалар, шуннан соң булган хәлләр боларны әллә ничек берсеннән-берсен көчләтебрәк булса да ераграк тотарга мәҗбүр иткән кебек булды. Менә балалар, арбаның йомшак саллануы астында изрәнгәләп, берәм-берәм йокыга киттеләр. Гөлсем берлә доктор икесе генә күзгә-күз калдылар. Гөлсем бер яктан кичә Нәфисәгә ул кадәр ачылуыннан үкенеп, икенчедән, көтелмәгәндә килеп чыккан шул очрашудан аптырап калып, язмышның шул авыр йөге астында башын игәннән [игән] иде. Ул докторга күзен күтәреп карый алмады. Аңарга бер сүз берлә дә башлап китә алмады. Эченнән генә «Мине гафу итеңез теге вакыттагы эшләр өчен!» димәкче булды. Авызын ачарга булгач кына сүзе онытылды. Фикере чуалды. Икенче яктан, серен бирмәенчә, «Аллага шөкер, бик шәп торам!» дигән уйны калдыру өчен искене оныткан кебек сөйләп китмәкче булды. Исерек иренең кылынышлары күз алдына килде дә тагы ул карарны эшли алмады. Доктор да элгәре моңарга каршы үпкәләгән, бик күп хатларына каршы җавап булмаганга хурланган итеп үзен һавалы тотарга теләсә дә, язмыш тарафыннан шулкадәр изелгән Гөлсемнең йөзен күрү берлә, ул да ул вазгыятьне саклый алмады, аны кызгану басты.
Менә Гөлсемнең бер баласы бердән куркынып уянды. Гөлсем, докторга карап:
– Менә тиктән шулай куркынып уяна, сез бит доктор кеше, аны ни эшләргә кирәк? – дип, докторга карады.
Доктор:
– Сеңерледер, тынычрак тотарга кирәк! – диде дә, тагы сүз өзелде.
Тагы икесе дә сүзне башлап китәр өчен берәр хәйлә эзләргә тотындылар. Доктор:
– Соң, сез, Гөлсем туташ, һаман шунда торасызмы? Мин сезне инде моннан киткән дип ишеткән идем, – диде.
Гөлсем:
– Юк, вакытлы гына киләмен, эшем генә бар, – дип җавапланды да, сүз киселде. Үзе эченнән: «Соң, сез минем язмышымны беләсеңез килсә, минем кайдалыгымны белмәгән булыр идеңезмени?» – дип шелтәләмәкче дә булды. Ул сүз дә авызыннан чыкмады.
Доктор:
– Кайда торасыз соң? Әтиеңез үлгәч, мин сезгә Петроград адресыңыз берлә дә, мондагы адресларыңыз берлә берәр хат язган идем. Җавабы да булмады, хаты да кире кайтмады, – диде…
Гөлсем кып-кызыл булды:
– Мин сездән һичбер хат алмадым, һичбер! Теге көнге күрешкәннән соң бер сүз ишетмәдем, бармак буе бер кәгазь алмадым… Мин бик көттем… Сез мине, үзеңез әйткәнчә, шул баткаклыкта ялгыз калдырмассыз дип көттем, бик көттем, ләкин бер сүз ишетмәдем, бер хат алмадым, – диде дә тагы башын иде…
Доктор:
– Минем китүемнең ничек булганын белә торгансыз, сезнең теге әфисәргә «бармыйм» җавабыңыздан соң бөтен бәла миңа ауды. Бөтен кеше мине гаепләргә тотынды. Теге әфисәр мине дуэльгә чакырам дип бәйләнде, карт мирзасы мине эт итеп сүкте. Сезнең тутакаеңыз, бөтен халык алдында «чыгып кит!» дип, мине куды. Мин шулкадәр хурлану, мәсхәрәләнү алдында сезне онытмасам да, сезне күрергә һичбер төрле юл булмагач, берничә адрес күрсәтеп, сезгә хат язып калдырдым, аны шундагы сезнең хезмәтче кызыңызга бирдем.
Гөлсем:
– Ул хатны минем тутакай алган, мин аны күрә алмадым, – диде.
Доктор:
– Аннан җавап булмагач, мин сезнең ике адресыңыз берлә дә хат яздым, тагы җавап булмады, тагы яздым. Петроградка бардым. Сезне күрер өчен кулдан ни килсә, шуны эшләдем. Театрга йөрдем, сезнең өй тирәсендә көннәр буе каравылладым, телефон шалтыраттым. Ләкин сезгә һичбер тугры килә алмадым. Аннан соң беркөнне үземнең адресым берлә бөтен хатларым кире кайтты. Сезнең кул язумы-түгелме икәнене белмәгәнгә, тагы шул арада сез әллә нинди бер кавказлыга кияүгә чыгасыз дигән хәбәр дә йөрегәнгә, бу сезнең тарафтан эшләнгән эш дип ышандым. Шуның өчен өметсезләндем. Петроградта яшәү бик авыр булды. Киев дарелфөнүненә247 күчеп киттем. Аннан да әле бәйрәмдә сезгә бәйрәм котлап тәбрик җибәрдем, – диде.