Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 28

Yazı tipi:

Гөлсемнең күзләрен ут алды. Ул кып-кызыл булды.

– Ышанамсыз-юкмы, ни кадерлеңез бар, шуның берлә ант итәм, валлаһи, бер хатыңызны алмадым, һичбер хатыңызны сезгә кире кайтармадым, – диде. Үзенең күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәде.

Шуңарга каршы доктор ни эшләргә белмәенчә торганда, ат туктады. Кучер:

– Менә шунда инде аерылыш, – дип борылды.

Гөлсем тагы калтырады, тагы дерелдәде. Тагымыни аерыла, әле генә кушылган иде. Тагымыни аерыла? «Аерылмасын!» димәкче булды. Күзе җәйрәп яткан дүрт балага төште. Ул күзен күтәрде, докторга карады:

– Әйе, шунда юл аерыла шул! – диде.

Арба туктауга, бердән бөтен балалар аякка калыкты. Тирә-юньдәге миләш асылган агачны күрү берлә, мәче балалары кебек, берсе артыннан берсе һолт-һолт йиргә сикерде. Арттан килеп туктаган арбадагы Нәфисә кулы берлә изи-изи боларны чакыра башлады. Доктор да, Гөлсем дә, әллә берәр нәрсә булдымы дип куркынып, Нәфисә арбасына ашыктылар. Анда алар Нәфисәнең иңсәсенә башын аударып яткан исерекне тирән бер йокы эчендә, авызыннан селәгәйләре аккан көенчә, Нәфисәне дә капканга кысылган кебек тартылып, башын тискәрегә таба борган хәлдә таптылар. Беренче хисләре икесенең дә Нәфисәне котылдырыр өчен шул күсәкне төртеп җибәрү булды, ләкин Нәфисә:

– Акрын, акрын, бер мендәр генә китереңез, бик шәп йоклый, мескен, йокласын, азрак айныр, – дигәнгә, икесендә дә кызгану хисе җиңде.

Кызулашып мендәр алып киленде, уятмаенча баланы урыныннан күчергәндәге кебек йомшаклык берлә исерекнең башын Нәфисә иңсәсеннән мендәргә куелды. Нәфисә азат иттерелде. Уйланмаенча утырышканда Нәфисә берлә исерек докторларның арбаларына утырган булганга, хәзер аны уятып арбадан арбага күчерү аны тагы исерек хәленә кайтару булачак булганга, тегенең йокысы туюны, айнуын көтәргә карар бирелде.

Көн иртә, матур булганга, су буендагы яланга атлар да туарылды. Бик күп коры-сары җыелып ут ягылды. Ялчыларның чәйнекләре алынып, чәй хәзерләнде. Урман эченнән әллә никадәр миләш, балан җыелып киленде. Көзге кояшның йылы, йомшак нуры астында бөтен җәмәгать чәйгә утырды. Нәфисәнең күңелендә үзенең хәленә шөкранә хисе бик тулы булганга, ул шул кызганыч хатынны, шул хаста балаларны бик кадерлисе килде. Аларга аз гына булган шул тыныч вакытны тулырак үткәрәсе килде; ул, өендә кунак кабул итә торган ханым кебек, бөтен эшне эшләде, чәйне хәзерләде, кәрзиннәрне ачты, ашамак-эчмәк чыгарды. Балаларны йирле йиренә утыртты. Аларга тәмле-томлы таратты. Чәй ясарга утырды. Мәҗлес күңелле үтте. Чәй тәмле чыкты. Гөлсемнең йөзендәге җыерчыклар качты, аның йөзенә бер кызару йөгерде, битенә елмаю килде. Ул үзен үзе онытып, рәхәтләнеп бер сулыш алды. Чәй бетәр-бетмәс, балалар тагы урманга таралдылар. Доктор берлә Гөлсем дә, акрынакрын атлап, әллә кайчан куелган очрашуга барган кебек, урман арасына кереп югалдылар. Нәфисә генә ашны-суны җыя-җыя, кучерларга чәйне эчерә-эчерә, соңга ялгыз калды. Урман бала тавышы берлә тулды. Яфраксыз, шыр ялангач агач араларыннан күренгән кызыл миләш сабаклары аларны әле бер якка, әле бер якка йөгертте. Агач башында гына эләгеп калган дүрт-биш чикләвек аларның бөтен көчләрен шуны алырга сарыф иттерде. Агачтан агачка сикерә торган тиен элгәре аларны куркытты. Аннары көлдерде, аннары йөгертте. Гөлсем дә, доктор да, бер сүз эндәшмәенчә, һаман алга атлауларында дәвам иттеләр.

Менә бердән икесе дә туктадылар. Көтелмәгән бер киртәгә барып терәлгән кебек туктадылар да берсенә берсе караштылар. Алларында зур бер агач сап-сары яфракларга сарылып, һаваланып утыра иде. Аның төбендә кечкенә генә итеп төшкән яр астында су борылып-борылып китә, борылганда әллә нигә эләгеп китеп, шырлап-шырлап көйләп ага иде. Суның теге ягында озын киң ялан, ямь-яшел яшьләвеккә батып, иртәнге чык бөртекләре берлә кояшка каршы җемелдәп-җемелдәп уйный иде. Аның артында – зур урман башыннан аягына кадәр яшелгә бөркәнгән чыршы берлә ак киндергә сарылган каен, акрын җил берлә кылтыраган тавыш чыгара торган сары яфраклар берлә бизәлгән усак. Бу төсләр бер генә түгел, йөз генә түгел, меңләп-меңләп берсе арасына берсе кереп, озын-озын, зур-зур аклы-сарылы бер букет ясыйлар, берсен берсе куа торган төрле киемдәге кешеләр кебек берсеннән берсе узышып, еракка-еракка китәләр иде. Доктор да, Гөлсем дә шул манзарә астында изелгән кебек, әллә нинди бер хәтеренә килеп бетмәгән нәрсәсен эзләгән кебек катып калганнар иде. Күзләрен еракка таба теккәннәр дә калганнар иде, икесенең дә күз алдыннан элгәреге көннәр үтә иде. Элгәреге татлы өметләр, тәмле хыяллар, манзарәләр кичә иде. Әнә бу йирдә алар бергә икәү генә балыкка килгәннәр иде. Гөлсем алсурак бер күлмәктән, чәчләре бераз тузылган көенчә, шул ярга утырган иде. Әнә теге таштан битләре янган тап-таза егет Хәлил икенче кармакны суга салган иде. Әнә алар икесе дә суга караганнар да күз теккәннәр иде. Гүя судагы көмеш балыкларны эзләгән кебек, бер-берсенең күзләрен эзләгәннәр иде. Судагы шәүләләренә әллә никадәр сүзләр сөйләшеп, мәхәббәтләрене белгерткәннәр иде. Әнә шунда… Менә Гөлсем тагы кармагын тартты. Аның йибенең очында ялтыраган көмеш балык сикеренә-сикеренә су өстенә чыкты, менә ул тагы өзелеп, чулт итеп суга төшеп китте. Менә тагы су тынды. Тагы бер-берсен күрделәр, тагы елмаештылар. Ихтыярсыз куллары кулга очрады, Хәлилнең кайнар кулы эченә Гөлсемнең суык кулы кереп суыктан йылына башлады. Берсенә берсе карадылар.

Хәлил:

– Менә шунда бит без бергә балык тоткан идек, – диде.

Гөлсем:

– Әйе, шунда, – диде дә сүзен дәвам иттерә алмады, күзеннән яшь мөлдерәде. – Мин сезнең алдыңызда гаеплемен, ул вакыттагы сезгә каршы эшләнгән начарлыкларда катышым булмаса да, сезне яклап бер эш эшли алмадым. Гафу итеңез, көчем булмады. Менә шуның җәзасын күрәм, – диде. Үзе үксеп-үксеп егларга тотынды.

Хәлил аны биленнән алды. Башын үзенең иңсәсенә куйды. Балаларны сөйгән кебек, аның башын, чәчен сыйпады. Гөлсем, әллә нидән качкан кебек, аның кочагына кергәннән керде. Әллә нинди зур бер бәладән сыенган кебек янашканнан-янашты. Аның кайнар сулышы Хәлилнең битенә бәрелде. Аның йөрәк тибүе Хәлилнең колагына ишетелде. Ул юешләнгән керфекләр ашасыннан йөзенә моңланып-моңланып карый торган Гөлсемне йомшак кына иягеннән тотты. Акрын гына иттереп битен борды. Бит биткә тиде, авыз авызга очрашты.

Бердән урман җанланды. Анда да, монда да балалар кычкыра башлады. Гөлсем балаларының еглаган тавыш берлә: «Әни, әни!» – дип акырулары, Хәлил балаларының: «Әти, әти! Син кая?» – дип аваз бирүләре боларны уятты. Бердән, берсе берсеннән читкә киттеләр… Берни аңламаган кебек, берсенә берсе карашып торыштылар. Менә «а-ау!» дигән Нәфисәнең ерактан эзләгән тавышы килде. Гөлсем куркып селкенеп китте. Хәлил: «Әү!» – дип сузып җавап бирде. Гөлсем куәтене туплады, көчләнеп, тагы форсатны качырмыйм дип:

– Мин һәрвакыт сине сөйдем, хәзер дә сөям, – диде…

Хәлил җавапка авызын ачарга өлгермәде, балалар өеме килеп чыгып, кайберләре аталарына, кайберләре аналарына сарылдылар. «Елан күрдек, елан!» – дип сөйләргә тотындылар. Хәлил Гөлсемнең күзенә бик мәгънәле иттереп карады, балаларны күздән кичерде:

– Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз, һәр агачның йимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача! – диде… Күзенә яшь тыгылды.

Шуны куәтләгән кебек, урман өстеннән бер җил үтте. Агач ботаклары берсенә берсе бәрелде. Бик күп сары яфрак Гөлсемне каплады.

Ул ара да булмады, Нәфисә килеп җитте. Ул, боларның аптырабрак торганнарын күреп:

– Нәрсә бик моңайдыңыз? – диде.

Гөлсемдә шул хатынны бәхетеннән көнләү уянды, аз гына булса да шуны чәнчәсе килде, ул:

– Яшьлекләр искә төште, без монда тормышның язында Хәлил әфәнде берлә очрашкан идек. Менә тагы көзендә дә тугры килдек, – диде…

Нәфисә:

– Сез электән таныш идеңезмени? – дип, Хәлилгә карады.

Хәлил:

– Әйе, мин студент чакта! – диде.

Нәфисә, озын гына иттереп: «Алай икән», – диде дә икесен дә сөзде. Үзе бераз икеләнеп торган кебек булды да, бер кулы берлә ирен җитәкләп, бер кулы берлә Гөлсемне алды:

– Әйдәңез, әнә тагы болыт чыгып тора. Көзге кояшка ышанырга ярамый, – диде. Гөлсемгә: – Сезнең иреңез дә торды, – диде. Акрынлап арбага таба юнәлде.

Юлга хәзерләнү бик тын үтте. Исерек айнып уянганга, ул бик оялды, хурланды, күзен югары таба күтәреп карый алмады. Яшьлегенең иң матур, иң пакь бер битенең көтелмәгәндә болай бердән кырт киселүе, йөрәкнең иң тирән почмагында сакланган соңгы өметнең көзге сары яфраклар берлә каплануы, томалануы Гөлсемне тагы басты, тагы изде. Тормыш йөге астында изелгән аның билене тагы бөкте. Нәфисә берлә үткән тулы мәгънәле тормыш эчендә күптән онытылган яшьлек хатирәләре, көтмәгәндә килгән шайтан туе кебек, Хәлилнең тыныч күңелен болгатты, дулкынлатты. Бәхетле гаилә тормышының калын өресе астында үзенең эсселеген, кайнарлыгын яшергән, саклаган аның йөрәк уты шул көзге җилнең искәртмәстән исүе берлә пәрдәсез, калкансыз калды. Аның уты тышка чыкты. Аның ялкыны дөньяга күренде. Ул йөрәкнең көйгән исе Нәфисәнең йөзенә бәрелде. Хәлил үзенең бәхетле тормышының остасы, зур күңелле шул саф хатынының алдында оялды. Аның олуглыгы астында муен иде. Башын бөкте.

Нәфисәдә – бөтен гомерен кешеләргә ышануга, кешеләрнең яхшылыгына корган Нәфисәдә, ун ел эчендә баштанаяк иренә ышануга, инануга баткан, чумган Нәфисәдә – шул ара-тирә кызыл миләшләр, баланнар берлә генә бизәкләнгән сары яфрактан, сары кәфен киенгән көзге урман эчендәге шул юешле, суыклы көзге җил аның күңелендә иренә каршы беренче мәртәбә шөбһә уятты. Иренең тугрылыгына каршы, кешеләрнең яхшылыгына каршы йөрәгенә шик салды. Ул шөбһәне тиздән бетерә алмаганга, шуны кирәкмәгән чүп кебек читкә төртеп ташлый алмаганга, тормышның кәкреле-бөкреле тыкрыклары, почмаклары эчендә ул адашкан кебек булды, ул да көләчлегене югалтты, күңеленә әллә нинди бер исемсез эчпошыргыч җирләште, әллә нинди күрелмәгән бер көя аның тынычлыгын ашый башлады.

Коры гына күрешеп, атларга утырдылар. Юлның аерылган почмагыннан ике арба ике якка киттеләр. Ихтыярсыз ике арбадагы да күзләр берсен берсе сөзеште. Ике арбадагы күзләр дә берсенә берсе әйтелеп бетмәгән соңгы сүзләрне әйтеште. Озак кына тик барганның соңында Нәфисә Хәлилнең йөзенә карады, күзенә карады.

– Шулмыни беренче мәхәббәтең? – диде…

Хәлил:

– Әйе! – дип башын иде. Бераз паузадан соң: – Әллә син көнләдеңме? – диде…

Нәфисәнең күзе ялтырады, йөзе кызарды, әллә нинди бер авырткан йиренә тигән кебек, сыкраган тавыш берлә:

– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, моннанмы? Шул мескеннәнме? – диде… Тавыш туктады. Бераздан шул фикерен дәвам иттергән кебек, Нәфисә Гөлсемгә каршы сузып кына: – Тиле! – диде… Шул сүзен авыррак таптымы… Кешенең бәхетсезлегеннән көлү кебек булып киттеме, – мескен! – диде…

Икесе дә Гөлсемнәрнең арбалары китеп барган юлга күзләрен тектеләр. Анда көзге җил өермә куптарган иде. Шайтан туе, сары яфраклар, сары саламнар, иске тузаннарны җыеп, Гөлсемнәрне куа иде, аларны җитәм-җитәм дип ашыга иде. Менә тагы җил, тагы бер өермә, әнә аларның өстендә сары яфраклар, көзге сары яфраклар оча… Әнә арбаның дугасы гына күренә, әнә ул да югалды, әнә ул да юк… Менә көзге вак ягъмур акрын гына сибәли башлады. Менә ул, тирә-юньне томалап, һаваны басты. Нәфисә аркасыннан әллә нинди юеш бер суык йөгергәнне хис итте. Ул тыгызрак итеп иренә таба сыенды. Хәлил таза кулы берлә аны кысты… Күзләре күзгә очрашты, елмаешты, көлеште. Оршышканнан соң килешкәндәй була торган кебек бер йылы икесен дә биләде. Тәмле иттереп, татлы иттереп биләде. Хәлил кучерга:

– Тизрәк тот, ягъмур җиткәнчә кайтыйк! – диде.

Кучер чыбыркыны шартлатты. Атлар алдырып киттеләр. Кыңгыраулар, берсенә берсе җитә алмаенча, өйгә таба, йылы вә ягъмурсыз, җилсез өйгә таба ашыга башладылар.

Хикәяләр

Кияү

Атыны туарырга дип каршы чыккан угылына да Садыйк абзый: «Исән тордыңызмы, угылым? Хезмәтче тырмага киттеме?» – дип эндәште. Кайнап тора торган самавырга урын хәзерләргә кушып, картына комган күтәреп каршы чыккан Мәрфуга абыстайның: «Исән кайттыңмы, карт? Сатулар яхшы булдымы?» – диюенә дә: «Аллага шөкер», – дип, күңеллеләнеп җавап бирде. Ишек төбенә чыгып: «Әти, миңа зиякләр алып кайттыңмы?» – дигән кызына ул тагы йомшаграк тавыш белән: «Кайттым, кызым, кайттым», – диде. Үзе озын гына иттереп кызыны күзе белән сөзгәннең соңында, уеның очыны бетергән кеби иттереп, тагы: «Кайттым, кызым, кайттым. Аллы- гөллеләрен алып кайттым», – диде.

Чәй янында да Садыйк абзый, бик йомшак кылынып, йомшак сүзләр сөйләп утырды. Чәйдән соң тәһарәткә су сораганда да:

– Килен, бәбкәм, суың бармы? – дип эндәште. Угылына да, йомшак кына иттереп, ындыр табагының ярылмаганмы икәнене барып карарга кушты.

Угылы, ындырдагы былтыргы зур кибәнне сугарга уйлый торгандыр әле дип төшенеп:

– Әле бераз көтәргә кирәк. Ике сука арасында акчага сатсаң да бәһасе кыйбат була, бурычка өләшсәң дә кешенең өзек чагы була! – диде.

Ләкин Садыйк абзый, аның сүзене ишетмәгән кеби:

– Баш көн бүген, тәһарәтең булса, бабаңа да Коръән укып кайт, – дип, сүзене бетерде. Угылы чыгып киткәч тә, үзе: – Карчык, мин югары очка менеп төшим әле. Шул бүрәнәләр тузылып яталар. Әхмәди угланнары эшсез булса, мунча салдырып ташлыйм дим. Белмәссең, Саҗидә дә йиткән, тәкъдире булса, биреп тә куярмыз. Кара мунча белән кияү, кода сыйламассың инде, – диде.

Мәрфуга абыстай, Садыйк абзыйның бөтен кылынышында әллә нинди ят бер хәрәкәт күргәнгә:

– Әллә, карт, бер-бер йылы хәбәр йышеттеңме? – диде.

Карт, китәргә дип ашыккан кеби булса да, сөальле иттереп, бүлмәгә карады. Мәрфуга абыстай: «Юк, юк, җиңгәсе янында, токмач кисә», – дигәч:

– Түбән авылның Шәрәфи абзый белән чәйгә кердек. Беләмсең, безнең авылның Фәхриләрнең Әсмасының иренең атасы белән бертуган, былтыр Садрыйларга килгән иде? Камалы тун киеп йөри? Шул сөйләп торды: «Иске мөәззиннең угылына тамга җыйдык, хәзер имтиханга китте. Бик яхшы бикәч кирәк иде. Үземезнең авылда кызлар булса да, әле безнең хатыннар, Чәүкә Вәли кызыны, Кәкре Шакир сеңелесене ничек остазбикә итеп ашымның түренә утыртыйм, диләр. Мөәззин үзе дә шул фикердә: «Мин әле, Садыйк абзый, эчемнән генә уйлап, синең белән сөйләшим дигән идем. Мөәззиннең анасына башка бер энесе генә. Минме, минем карчыкмы, җомга укыгач чәй эчәргә генә барып килсәк, көтелмәгән кунак кайдан килде дип исеңез китмәсен дим генә», – диде. Шуның белән әлегә бетсә дә, күрешкәндә, тагы шуны аңлатты. Мин дә: «Без сезнең кеби кадерле кунакны бик яратамыз», – дидем. Көлә-көлә аерылыштык. Җыйнаграк торырга кирәк, карчык. Мин, алай-болай кунак-төшем булса дип, оныны-тозыны алып кайттым, – диде.

Мәрфуга абыстай, эченнән сулап:

– Алла хәерле кылсын. Кеше өчен үстергән бала бер кешегә китми хәле юк инде, – диде дә үзе эченнән: «Юкка өченче көн ике пар тозлы казны Сафа хатынына саттым. Йомыркам гына йитсә ярар иде. Җәй үтеп китә, җиһаз дия-дия, йомырка да җыя алмадым», – дип уйлады. Аның күңеленә угылының туе килеп төште: «Әйе, туй барысы бер. Ләкин кыз алганда кукраеп кодагый булып түрдә утырасың, кодагый, кодачаларның ашларыны, бик яхшы булган, дип, яратмаганны күрсәтеп тора торган төсле мактыйсың. Бунда аяк өстендә син, түр башында башкалар. Тагы, мулла-мөәззин белән кода булышкач башкача: ширбәте, катламасы гына йитми, как-төш тә кирәк! Кияүгә бүләк бер как-төш, мәҗлескә бер, кияү белән кызга бер. Мәҗлескә дигәне алтмыш йомыркадан, кияүгә дигәне кырык-илледән ким булмаска кирәк, бәлки, ул, анда как-төш ашарга дуст-ишене җыяр. Кыз катына дигәне – утыз йомырка! Хезмәтченең ике күзе, киленнең бер күзе сукыр, диләр, дөрест! Йомыркаларымны каргадан ашатып бетерде, әллә ничә тавыгымны оясыннан биздерде», – диде. Ул фикер бетмәде, бирнәләр хәтеренә килде: «Каенанасы бар, ди. Мулла-мөәззин белән катышкач, аңар кәшимир күлмәк кирәк инде. Тагы кодачалары-фәләннәре бардыр инде. Анларына да, ичмасам, сатин күлмәк, яулыклар да ефәк кирәк. Баш кодага тагы намазлык аз. Баш кодагыйга тагы төп кодагый белән берочтан булмый ярамый», – диде.

Шул уйларны суза-суза, бирнәләрнең төсләрене, кыйммәтләрене уйлый-уйлый, базга төште. Андагы каймаклар, майларны, тозлы ит, тозлы казларны күздән кичерде. Тагы ике тозлы казны юкка сатуы өчен үкенеп, хезмәтчеләргә иртәгә сөтне бирмәскә уйлап, өйгә керде. Өйне җыйды, җыештырды. Мәҗлесне кая ясауны уйларга тотынды: «Сәкене чыгарсак, түргә муллалар, ишек төбенә ил картлары, бүлмәдә никях тыңларга кодагый, кодачалар, башка табыннар – келәткә! Бәлешләргә табалар йитәрлек булмаса да, туйда күрше-коланнан алу да гаеп түгел. Беренче мәҗлескә ике бәлеш бирергә кирәк. Муллаларга катышкач, мулла әбисе булгач, ахрысы, муллаларча булырга кирәк! Аштан соң мулла хатыны кеби иттереп йимеш суы ясарга кирәк. Кода-кодагыйларга сумсаларны ак оннан эшләргә кирәк. Бертөрле таба ашы гына бик прастуй була, коймак та кабартасың. Ләкин, әле шул, тагы килен уңмаган! Җаныңны тындырып таба ашларыны рәтли белми. Былтыр карт муллаларда иртәге чәйдә ашаган кеби вак пәрәмәч ясасаң, аны серкә белән бирсәң шәп булыр иде дә, әлеге килен! Казны бозмасак та, итне турап чыгарырга кирәк. Мулла-мөәззин белән катышкач, мужик төсле затсыз булырга ярамый. Кием-салым, әлхәмделиллаһ: кодагый белән ашка чыкканда, бикәч вакыттагы җон күлмәкне киярмен, өйдә каршы алганда – киленнең бирнәсене. Затсызрак инде дә, анлар шул мулла-мөәззин белән катышып гомер үткәрмәгән. Аш-су өчен килен сөлге-салфетыны тотар. Аны ни өчен алганнар! Затсызның кияү муллага йөз сөртерлек сөлгесе дә юктыр инде. Никях мәҗлесе көнне ике тәкә суярмыз, ирләр мәҗлесенә азрак тозлы ит тә кушып бирергә ярый. Ит аз калып китсә, хатыннар мәҗлесенә берәр тутырган тавык та бирермез. Май йитәрлек икән әле. Мулла кияү, бәлки, туң майны яратмый торгандыр, аңар коймак, сумсаны сары майдан пешерермез. Быел катык-сөт әлхәмделиллаһ. Менә муллалардагы кеби катырган корт ясасаң иде. Абыстайдан барып сорашыйм: «Абыстай, түбән авылның мөәззиненә кызымызны сорадылар, хәзрәт бик дога кылсын, менә шул сәдакага тулы ният чыксын, үзең дә догада бул, сабак кызың иде», – диярмен дә, абыстайга өч тиен сәдака биреп, кортны ничек ясауны өйрәнермен. Килендәш муллалардагы кеби кортны күреп исе китсен! Хәер, ул аның кадерене беләмени? Ул затсыз бит, бәрәңге ашап гомерене үткәргән. Мулла-мөәззин белән алыш-биреш иткәнмени? Менә кара инде өе нинди! Килен дисәң килен. Каенанасының өене ничек җыештыра. Кунак-фәлән килеп төшсә, сөлге, тастымалы ни төсле? Үзеңә тиң йирдән кыз алмагач шулай була шул инде! Галәветдинем йөдәтте, юк исә безгә, әлхәмделиллаһ, шәһәрдән дә бирүчеләр бар иде. Тукта, буңар карап торырга ярамас, ичмасам, ак оннан бераз күмәч кабартып куйыйм, өч-дүрт йомыркадан гына булса да кош теле, юка пешереп алыйм».

– Кызым, кызым! Саҗидә, Саҗидә! – дип, кызыны чакырырга тотынды. Кызы кергәч, бик йомшак иттереп кенә кызыны күздән кичерде. Аңар кызы, шул, унсигезгә кадәр кадерләп үстергән кызы кызганыч, аяныч кеби тоелды. Мәрфуга абыстайның күзенә яше килеп тыгылды, ләкин күңеленә мөәззингә соралуы килеп төшкәч, аның ихтыярсыз авызы елмайды. Аның күңеленә шатлык тутырды. Ул, тагы йомшак кына иттереп:

– Җиңгәңнең кулы-башы катып беткәндер, аш-су янына китерерлек тә түгел, бигрәк лыкырдык. Менә өч-дүрт йомыркага гына кош теле пешермәкче булам, кулыңны юып кына камыр әвәлә әле, муллаларга кунак-төшем буласы, имеш, чәйгә-фәләнгә алып керелсә, бернәрсә юк, – диде.

Саҗидә, почта юлаучы атларының кыңгыравы кадәр зур чулпысыны чалтыратып, исле сабын белән кул юарга чыгып китте.

Мәрфуга абыстай тагы: «Менә, Аллаһе Тәгалә бәхетене бирсә, мөәззин хатыны булыр, ил буенда кадер-хөрмәт күреп йөрер. Аллаһе Тәгалә сәламәтлек бирсә, баласы-чагасы булыр, шәкерте мәдрәсәгә китеп укыр. Бу елда инде мулла угылы дип тормыйлар, мөәззин угылыны да мулла ясыйлар. Атасы-анасына дога кылыр. Бу мужик халкының затсызлыгыннан йөдәдем инде. Әле бит килендәшем бай хатыны булган булып һаваланган була. Беркөн муллалар мәҗлесенә бит ашка катык катып чыгарган! Мәрхүм каенанам яратмый иде, белмәенчә түгел шул!» – диде.

Уй артыннан уй китте. Кош теле пеште, өй җыештырылды.

* * *

Көтүләр чыкканча хезмәтчеләр белән урманга киткән Галәү бөтен йортны балта шакылдавы, пычкы чыжлавы белән тулган тапты. Ул үзенең былтыр көз сөя-сөя кискән бүрәнәләренең, тегермән ясарга дип җыеп куйган юкәләренең кайсысы киселеп ташланганыны, кайсысы балтачының рәхимсез балтасы астында елап ятканыны күрде. Үзенең тегермән ясарга дип өч-дүрт ел җыелган туры, төз агачларына каршы аның күңелендә кызгану хисе уянды. Үзенең әллә ничә елдан бирле уйлап килгән тегермән салу планыны булдырырга вакыт йиткәч кенә бозулары өчен эче пошты, ачуы килде, каршы чыккан хатынына каршы:

– Самавыр, самавыр! Тизрәк! – дип кычкырды.

Хатыны:

– Әллә минем дүрт кулым бармы? Элгәре осталарны ашаттым, аның артыннан иген сугучылары өлгерде, инде син кычкырасың, – диде.

Галәүнең күңеленә хатынының хаклы икәнлеге фикере килсә дә, ул, ирлек итеп:

– Лыгырдама! Тиз бул! – дип, тагы кычкырып куйды. «Иген сугучылар» дигән сүз тагы аның исене китәрде: «Бунлар нишләгәннәр?! Тегермән ясарга дип хәзерләгән бөтен бүрәнәләрне кисеп бетереп, мунча бураталар! Фәхри малайларының шул тегермәннән генә унике җанлы җәмәгатьне тәрбия кылып торганнарыны белмиләр. Ел да борай төшеннән генә тегермәнчегә капчык-капчык он калдырганыны сизмиләр дип белерсең! Тагы шуның өстенә иген суктыралар. Нәрсәгә кирәк? Әллә ашарга-эчәргә беттеме? Берәр ай үтеп китсә, ике сука арасында бит сугар идек тә, ике ай көткән өчен, бер потка ике пот алыр идек», – диде.

Шул ямьсез уйлар белән ул, өсттән-өсттән генә юынып, өйгә керде. Чәй янына утыргач: «Нихәл, угылым, урман нишли?» – дип чыккан атасына каршы хурланган тавыш белән:

– Сезгә кирәге бармыни? Минем өч ел тегермәнгә дип җыйган бүрәнәләремне кистертеп әрәм итеп ыргыткансыз. Ул бураның нәрсәгә кирәге бар? – диде.

Мәрфуга абыстай:

– Алай сөйләмә, угылым. Менә сине өйләндердек. Хатыныңнан уңмасаң, безгә үпкәләмә (шул сүзне әйткәндә, бүлмәдә самавыр өрә торган киленнең зур чулпылары протест ясаган кеби шалтырап куйдылар), үзеңә үпкәлә. Менә кызымыз да йиткән, белмәссең, язмыш булса… – диде дә, бик зур мәгънәле сүз әйткән кеби, шул сүзнең нинди зур тәэсир калдырганыны күрер өчен, угылының йөзенә карады.

Галәү һаман ачулы көенчә:

– Йитсә йитәр. Кыз йитте дип, кабыктан чыгып, тегермәнгә дигән бүрәнәләрне әрәм итәләр димени? Әле шул мунча ярамаган димени? – диде.

Мәрфуга абыстай, бик зур кыйммәтле сүз әйткән кеби, акыртын гына:

– Мулла-мөәззин шул синең кара мунчаңа кереп йөрмәс инде, – диде дә Галәүнең күзенә карады.

Галәү мунча салуның, ашлык сугуның мәгънәсе нәрсә икәнене аңлаган кеби булды. Шул уйга каршы килгәнене кырыгынчы мәртәбә белдерер өчен кеби:

– Без үземез мужик, безнең киявемез дә үземез кеби мужик булыр. Безгә яраган өй, безгә яраган аш-су, безгә яраган мунча аңар да ярар. Эт чаба дип, бет чаба дигәндәй, безгә муллалар артыннан йөрергә иртә әле, – диде.

Мәрфуга абыстай тагы:

– Сеңелеңнең бәхете булса, нишләрсең соң? – диде.

Галәү, ачулана-ачулана чәй эчкәнене дә сизми калып, ындырга китте. Анда баргач, атасының ике кибәнне дә сугарга кушканыны белеп коты очты. Галәүнең тырышлыгы-тырмашлыгы белән еллар буенча җыелган шул байлыкны, әллә нинди мулла-мөәззиннәргә иярергә теләп, бер-ике көндә бетерергә теләүгә каршы аның күңелендә әллә никадәр дошманлык хисе уянды. Атасы белән тагы берничә каты сүз әйтешеп алды. Аның күзе чалгы астыны кибәнгә таба тырмый торган бер малайга төште. Ул:

– Кая итәсең248, малай, кая итәсең? Иген күрмәдеңме әллә? – дип кычкырды. Аның күңелендә тагы шул үзенең маңлай тире белән җыелган ашлыкка каршы мәхәббәт-кызганычтан мөрәккәб249 бер хис уянды. Ул, үзене үзе сизмәенчә дә, эшкә катышып китте.

Ашлыклар сугылып беткәч, Галәү бераз тынып киткән кеби булса да, беркөнне өйләдән соң арбадан ясаган трантас җигеп, әтисеннән калган читекне киеп, җәйге май ае булса да, камалы тунын киеп, янына зур кама бүрекле, әдрәс тышлы, тамак эчле камзол кигән хатынын утыртып, Түбән авылның Шәрәфи абзый килеп төшмәсенме! Галәү, бизгәк белән изелеп ята торган кешенең аркасына кинәттән суык су салынган кеби, җылылы-эсселе булып китте. Аның сеңерләре бик нык булса да, башына кан йөгерде, колаклары яна башлады. Ул, аяк баскан йире тайган кеше кеби булып, аптырап калды. Ул кунакның атыны алып туарып куйды. Хәерчене урынтын тешләргә теләгән эт кеби, үзе Шәрәфигә каты сүз әйтергә, каты мөгамәлә кылырга хәзерләнә башлады.

Кунаклар килү – тагы андый-бундый гына түгел бит, баш кода кунаклар килү – Садыйк абзый, Мәрфуга абыстайның түбәләрене күккә күтәрде. Анлар ни кылганнарын оныттылар. Садыйк абзый, мөәззин бабасы буласын сизенепме, Шәрәфи абзыйны «мулла Шәрәфи абзый» дип эндәшә башлады. Мәрфуга абыстай да киң битле, кечкенә күзле кунак хатыныны, мулла хатыннарыннан олуглап, өрмәгән урынга утыртмады. Аш-су бары да ак оннан эшләнде. Кичкә таба бәлеш тә өлгерде. Ахшамнан чыгуга, килен яңа мунчаны да томалап кайтты.

Кунаклар янына иртәге чәйгә ак он сумсасы, ак он коймагы белән муллалар да чакырылды. Бүлмәгә кунак абыстай янына мулла хатыны белән Сираҗиның Зәйнәбе өндәлде. Шәрәфи абзый рәсми сурәттә яучы булып килгәнене аңлатты. Бүлмә ягында да кунак абыстай мөәззиннең анасының яхшылыгыны, бала җанлылыгыны сөйләргә кереште. Бер тәкә итене ашап бетереп, яучылар: «Киңәшеп-уйлашып карыйк, базарда хәбәр бирермез», – җавабыны алып, килгән юлларыннан киттеләр.

Галәү, яшеннең бик якын икәнене сизенеп, шулкадәр тырышлык белән җыелган малның әрәм булырга вакыты йиткәнене күреп, атасы-анасы белән тагы чынлап сөйләшергә тотынды. Ул элгәре яхшылык белән үзләренең мулла-мөәззингә катышырлыклары юклыгыны, мулла-мөәззингә Саҗидәнең ярамавыны сөйләде. Ләкин Саҗидәнең мулла-мөәззингә ярамавы сүзене ишеткәч тә, атасы да, анасы да:

– Сиңа үз хатының гына кеше инде, безнең кызымызны да мыскыл итәсең, – дип бәйләнделәр.

Галәү тагы мулла-мөәззиннең бунларның кызына түгел, байлыкларына кызыгуларыны, анларны тәрбия кылырга байлыклары йитмәүләрене сөйләде. Ләкин шул мөнтәкый сүзләр250 мөәззин әбисе булу уе белән шашкан Мәрфуга абыстайга да, мулла-мөәззин арасына кереп, «мулла Садыйк» исеме белән эндәшелергә гашыйк булган Садыйк абзыйга да һич тәэсир итмәде. Авылның таза, нык байларыннан санала торган Әхмәдинең угылыннан килгән яучы да, авылның яңа гына кибет ачып сату итә башлаган, бердәнбер башы белән эшкә керешкән шактый сумалы Гарифулланың баш кодасы да анларны шул фикердән кайтара алмады. Базар көнне «Аллага тапшырамыз» дияргә карар бирелде.

Баш көнне, акча салырга дип, тагы теге Шәрәфи абзый килде. Тагы аш-су ясалды, мәҗлес җыелды. Акча салырга вакыт йиткәч кенә, Шәрәфи абзый, Садыйк абзыйны читкә алып:

– Әле бит мин акча салырга килдем дә, миңа акча бирмәделәр. Аны, кода, берәр эш эшлик, мәҗлес яме өчен берәр хәйләсене булдырыйк, беләсең, мулла-мөәззин халкы акча биреп алырга яратмый, – диде.

Садыйк абзый, «шулай, шулай» дип, карчыгы янына чыгып китте. Ләкин шул беренче адымында ук бунлар өстенә салынган мөәззингә каршы әллә нинди бер шөбһә уянды, «Галәүнең сүзләре тугры булмасын» дигән фикер килде. Ләкин Мәрфуга абыстай аны май кеби язды:

– Алай ярыймы соң, карт. Анларның әле мәшәкатьле елы, безнең әле, әлхәмделиллаһ. Алай да анларга шактый күп чыгыш булыр әле. Акча бардыр бит. Шәрәфи кодага биреп тор, ул бит барыбер безгә кайтачак! – диде.

Садыйк абзый Шәрәфи кодага утыз тәңкә акча санап бирде. Мәһәр ике йөз сум булырга, Мәрфуга әбинең сыеры эчендәге чуар тана язылырга, Садыйк абзыйның алачагы читек-кәвеш, камзул, түшәк-ястык белән йөз илле сумы тәмам, илле сумы мөәҗҗәл булырга251 сүз беркетелде. Карт мөәззин хатынының үлек өстеннән килгән өр-яңа җон яулыгына төреп акча салынды. Мулла кияүгә ике пар күлмәк-ыштан, ике пар балтыр чүпрәк, ике пар сөлге, баш кодага намазлык, каенанага намазлык, күкрәкчә-күлмәклек, кодача бикәгә, күлмәккә башка, мулла кияүгә дип, бер тутырган тавык, бер кадак чәй, әллә никадәр сумсалар, кодагыйга дип зур-зур күмәчләр, һәйбәт бәлешләр, пешкән очалар бирелде, һәм дә, мулла кияү догада булсын дип, Мәрфуга абыстай теге пар каз саткан өч сумны һәм дә, кодагый абыстай ният укысын дип, әбисеннән калган талир тәңкәне сәдака итеп йибәрде.

* * *

Туй якынлашты. Галәү сугылган игенне ике ат белән базарга ташудан туктамады. Бүлмә тулган кызлар кияү күлмәк-ыштаны, бикәч күлмәкләре тегүдән бушамадылар. Мәрфуга абыстай иртәдән алып кичкә кадәр туй ашлары хәзерләүдән арына алмады. Бөтен өй кайнады, бөтен йортның асты өсткә килде. Шул мәшәкать, шул эш эчендә Галәүнең мыгырдавы да ишетелмәде. Эшнең күплегеннән киленнең зарлануы да колакка кермәде. Туй якынлашканнан-якынлашты. Садыйк абзый никях мәҗелесе өчен әйберләр алырга шәһәргә барырга булды. Кесәсендә акчасы булса да, ул тагы ике йөккә арыш төяргә кушып, карчык белән ниләр алырганы уйлашырга чәй янына утырды.

– Нәрсәләр кирәк, карчык?

– Белмим инде, карт. Әле син алып кайткан бер капчык оным бетмәгән, әллә йитәр дә. Туй-төшем арасында борай катыштырырга булмасак, бер капчык кына он ал! Аннан ары, бу как-төшкә252, ди, Фәридә әйтә: «Беренче сорт кирәк, бу ярамый, – ди. – Май сикерүчән булыр», – ди. Бер кечкенә генә капчык алсаң йитәр. Как-төш катырырга бал буннан, Сираҗилардан гына алырмыз, анысын алмасаң да ярый. Кодаларга чәй янына куярга, муллаларны чакырганда куярга гына, белмим инде, варенье-фәлән алсаң? Мулла-мөәззин белән катышкач, коры шикәр бит кызык булмас! Йомыркам бар инде. Йитмәсә, бунда тирә-күршедән дә табып була, аны шәһәрдән ташып йөрмәссең инде. Май шактый күп әле. Фәридә әйтә: «Как-төшкә биш кадактан артык май китмәс, сумсага, катламага да шулкадәр йитәр», – ди. Кияүгә бүләккә дигән как-төшне хәзерләгәнчә әле бит бармый тормассыз. Шуның өчен, кода-кодагыйлар өчен, мәҗлес өчен генә дип ал. Ярты пот, утыз кадак булса йитеп торыр. Бәлеш йимеше дә бетмәгән әле. Никях мәҗелесендә теге саран хәерче Миңнеколлар кеби өч-дүрт йимеш куеп кына чыгару килешмәс бит, карт, үзең мулла-мөәззин белән кода булсаң? Төшлесене биш-алты кадак, бик теләсәң инде, ун кадак алсаң йитәр. Төшсезе биш кадактан артык булмасын! Инде бетте дә бугай. Бер-ике кадак чамасы гына как-төш өстенә сибәргә чәчәкле кәнфит алырсың. Фәридә әйтә: «Ул ике төрле була, ди, берсе вак, ярма кеби генә, ди, берсе ире-ире, кына чәчәге кеби», – ди. Онытма, ике төрле! Ит-аш арасында күңел болганып-фәлән итеп китмәсен дисәң, бер-ике дистә лимон алырсың. Мулла-мөәззин белән катышкач, куас-сыра пешерү затсызлык була инде. Иртәге чәй янына кайвакытларны муллаларны алып керсәң, Сираҗины чакырсаң, «затсызлар, мулла-мөәззин белән катышалар, чәй яннарында әфлисун да юк» димәсеннәр дисәң, ун-унбиш данә генә әфлисун да ал. Аннан инде, карт, әле бит муллаларда аш артыннан бер тәмле су бирәләр? Шуны мин Фәридәдән сораштым, ул коры чия икән. «Шуны Садыйк абзый өч-дүрт кадак алса, бөтен туй-төшемгә йитәр», – ди. Тагы инде, бетте. Белмим тагы, үзеңнең күзеңә бер-бер затлырак нәрсә чагылса алырсың әле.

248.Итү – илтү.
249.Мөрәккәб – кушылган, барлыкка килгән.
250.Мөнтәкый сүзләр – тәнкыйть сүзләре.
251.Мөәҗҗәл булу – көтәргә калдыру.
252.Как-төш – чәкчәк.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
20 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1954
Hacim:
591 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04299-7
İndirme biçimi:
Metin PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 3,7 на основе 3 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 4 на основе 2 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 6 оценок