Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 29
– Бүләкләр, бирнәләр?
– Әйе, карт, әйе. Бүләк, бирнә дә, аласы әйбер дә юк инде. Әлхәмделиллаһ, кызымның сөлге-салфеты баштан ашкан. Садрый кызы кеби, килешкәч кенә урам буйлап сөлге-салфет эзләп йөрергә булса нишләр идең? Кодагыйга бит инде, кәшимир күлмәк дигән идек, кызыл кәшимир алырсыңмы, алнымы инде? Затлырак булсын. Баш кодагыйга да, кодагый белән берочтан ук булмаса да, җон булсын дидек бит, карт! Яшь кеше түгел инде, кырык итәклене кими торгандыр, ундүрт-унбиш аршин булса йитәр. Ике иңле булса, карт, тугыз-уннан артык алма! Кодачага, карт, һәйбәт кенә, зур гына җон яулык ал. Аллы-гөлле кирәкмәс, керәшен хатыннарыныкы кеби чуклы булмасын! Җон яулыкның матуры булмаса, ошатмасаң, ефәк яулык та ярар. Кодача мулла-мөәззингә китмәгән әле, аңар инде күлмәге, карт, җон булмаса да ярар. Йә шунда ефәк төсле сатин була, шуны алырсың, йә бик матур берләнтиннәр була, әнә мулла хатыныныкы кеби. Ул яшь кеше инде, карт, аңар аршин исәбе күбрәк булсын. Алай да унсигез-унтугыз аршиннан артык булмасын. Белмим инде, иңе генә бик тар булмаса? Анда үзең карарсың инде. Тагы, карт, кодагыйның тутасы бар, ди, бит. Ул: «Мин карт инде, туйга бара алмам, бирнәсе булса рәхмәт инде», – дип әйткән, ди. Мулла-мөәззингә катышкач, карт, аны да буш итәргә ярамас инде. Аңар күлмәк-фәлән алып тормассың, курыкма! Алты чирекле зур җон яулыклар була, карт, карчыклар өчен диярсең. Шул ярар. Күкрәкчәсен, сөлге-салфетын буннан гына куярмыз. Инде бетте бугай. Белмим инде, әллә авылларының мулла хатынына бүләк иттереп кодагый остазбикә артыннан бер нәрсә йибәрсәк? Бергә остазбикә булып ил буенда ашка йөреячәкләр бит. Аңар инде затлы гына бер ефәк яулык булса йитәр. Күрмәгән, белмәгән кешегә, йитәр, йитәр, карт! Мулла кияүгә дип инде бит үзең сөйләгән идең, карт, ләкин Фәридә әле әйтә: «Шәһәрдә, ди, кияүгә сәгать, постау чикмән бирәләр», – ди. Минемчә, шул, казакилек, тагы бу елда бит инде, яшьләр чалбар да кия. Шул, казакилек, чалбарлык алсаң йитәр. Син инде аны, карт, үзең генә алма. Әхмәтсафаларның кияүләрене-фәләнене алып барып сайлап ал. «Мулла-мөәззин белән катыша белми, затсыз», – димәсеннәр. Кияү күлмәк-ыштаннарымыз, әлхәмделиллаһ, бар: чиккән якалысы да, челтәрле якалысы да баштан ашкан! Мин әле мулла хатыныннан белмәгән булып кына сорашып утырдым да, ул: «Муллаларда ак палатнадан гына тегәләр, анларда чиккән яка кию юк, ул – мужик гадәте», – диде. Мин дә: «Без дә шул әле кияү муллага актан эшлимез», – дидем. Минем сүзем ялган чыкмасын инде, карт, син күлмәк-ыштанлык алып кайт. Нечкә генә, нәфис кенә булсын! Өч күлмәк-ыштанлык булса ярар. Кызлар бик тиз тегеп бирерләр. Шуның белән бетте инде. Саҗидәгә кияү катына керергә дигән аллы җон күлмәкне, кияү арасында алыштырырга дигән бер сатин, бер яңа – сарпинкә кеби бар бит әле – шуны алырга үзең дә хәтереңнән чыгармассың инде. Аңар башка бернәрсә дә кирәкми инде: яулыгы йитәрлек, читеге-кәвеше өр-яңа. Белмим инде, берәр калфак-фәлән генә алмасаң? Калфагы барын бар да, Фәридә әйтә: «Мулла-мөәззин өчен бу бик затлы түгел», – ди. Ислемай-фәлән, мунчага куяр өчен хуш исле сабын-фәләнне үзең белеп алырсың инде. Әле мулла хатыны: «Туеңыз кайчан?» – дип, бик сорашып утырды, «Саҗидә минем сабак кызым иде», – ди. Никях вакытында бирнә арасында аңар бернәрсә дә булмаса, күңеле калмасын дим. Саҗидә бит инде шул мулла хатыннары белән йөрешәчәк кеше инде. Хәзрәткә дә шунда, кияүгә алганда, кушып кына алырсың, биш-алты аршин палатна әллә нәрсә түгел! Инде бетте! Карт, тагы ашамлык-эчемлектән тәмлерәк, затлырак нәрсәләр булса, саклап тотарга гына азрак алырсың. Әчеткесене, чүпрәсене инде Галәветдин генә алыр. Кодаларга гына эчерергә дип, белмим инде, алты пар гына яхшы чынаяк, чәйнек, алты гына тәрилкә алсаң? Әнә карт мөәззин хатынында бар бит, карт? Шуның кеби булсын! Чынаяклар ал булса, тагы затлы булыр. Тәрилкәнең агы затлы, ди. Муллаларда бит һәрвакыт ак тәрилкәләр! Кияү муллага пәрәмәч, коймак ашарга вак тәрилкәләр дә күзеңә чалынса алырсың. Анлар очсыз була, ди. Кыйбат бирмә! Әнә Фатыйма остазбикәдә бар бит, лимун кисәргә дә ярый? Мулла халкы пешкән каймак яратучан була, диләр. Шуның өчен әледән үк иртәге сөттән генә бер-ике әвәстән каймак кайнатып куйдым. Мулла-мөәззин алдына, карт, савытка салып кертү, бит, затсызлык булыр. Очраса, матур гына, пөхтә генә каймак савытлары була, шунда, аңар кушып, чәй түбе салырга касәсене дә калдырма инде. Кияү янына куярга савытта бик тәмле кәнфитләр була да… Әле кияү кергәнчә, бит, барырсыз. Кодаларга инде теге калай савыттагы түгәрәк кәнфитләрне генә алмасаң? Бетте бугай инде. Акча калса, белмим инде, миңа, кодагыйлар белән илгә-көнгә чыгарга дип, бер күлмәк кенә алмасаң? Бик акаеп тора торган булмасын! Аксылрак булса да ярый. Минем бала-чагам юк инде былчыратырга! – диде.
Садыйк абзый атка утырып чыга башлагач:
– Карт, тагы күзеңә затлырак нәрсәләр чалынса, кызыңа бер-бер бүләк, кияү муллага бер-бер нәрсә алып кайтырга онытма! Саҗидәгә укалы башмак булса да ярый. Кияү муллага сәгать ал димим инде, син ала белмәссең, Әхмәтсафаларның кияүләре алышса, чылбыры җуанрак булсын! – дип кычкырып калды.
Садыйк абзый, шунларны онытмас өчен яулыгының бөтен очларыны төенләп бетереп, шәһәргә китте. Галәү шунларга акча йиткерер өчен, теге ике йөкне шыгрым итеп төяп, өстенә базарда җыелган тиреләрне куеп, атасы артыннан китте. Туй якынлашты.
* * *
Авылның күзгә күренгәнрәкләре һәммәсе никях мәҗелесенә чакырылды, тирә-яктагы атаклырак муллаларга ат йибәрелде, мөәззиннәренә шәһәрдән алып кайткан путаллы язулы өндәү кәгазьләре күндерелде. Һәрнәрсә, һәр эш затлыча кылындырылды. Туй өчен атап тектерелгән әдрәс камзулдан, очлы башлы кәләпүштән Садыйк абзый хәзрәтләрене үзе каршы алды. Ул хәзер, үзенең искедәге кеби тирече Садыйк абзый түгел, мулла бабасы Садыйк абзый икәнене аңлату өчен кеби, һәр килгән кешегә каршы килеп, элгәреге кеби, дорфача иттереп: «Әйдәңез, Гайни, әйдәңез, Нәби, әйдәңез, Габдерәш», – димәенчә, «Рәхим итеңез, рәхим ит, Гайнулла абзый, рәхим ит, Нәбиулла кода, рәхим ит, Исрафил кияү, рәхим ит, Габдерәшит», – дип каршы ала иде. Тегеләр дә, хәзерге Садыйк – әүвәлге Садыйк түгел икәнене сизенгән кеби: «Исән торамсың, Садыйк? Сәламәт кенәмесез, Садыйк абзый? Арумысез, Садыйк кайнагай?» – дияр йирдә: «Сәламәтме сез, Мөхәммәтсадыйк? Саумысез, Мөхәммәтсадыйк агай? Хушмысез, Мөхәммәтсадыйк кайнагай?» – дип эндәшәләр иде.
Хатыннар ягында эш тагы башкача иде: анда киң җон күлмәк, бөтен тәңкәләрдән, ахаклардан тулган киң хәситә кигән, өр-яңа зур, җон яулык бәйләгән Мәрфуга абыстай элгәреге Мәрфуга абыстайга – ире юк вакытта ит үлчәп бирә торган, тавык йомыркалары өчен күрше хатыннары белән оршыша торган Мәрфуга абыстайга бөтенләй башка иде; шул зур вакыйга аның сыйфатыны үзгәрткән кеби, телене дә башкарткан иде; ул кияү мөәззиннең анасына бер «кодагый абыстай», бер «кодагый бикә» дип кенә эндәшә, аның үлгән мөәззине хакында сөйләшкәндә: «Менә кода хәзрәт кенә исән булмады. Аллаһе Тәгалә угылының шатлыгыны күрергә язмаган икән. Ничә еллар булды инде, кодагый абыстай, кода хәзрәтнең үлгәненә?.. Алай икән. Мулла кияү бик яшьли калган! Син, кодагый абыстай, шулай укытып мулла кияүне зур дәрәҗәгә йиткерергә мәшәкатьләнгән икәнсең!» – дия иде. Сүз андый-бундый прастуй эшкә, сыер-сарык, йорт-йиргә кереп китсә, ул, тагы шул сүзне йөпләүче хатыннарга югартын гына иттереп: «Мескеннәр, мулла-мөәззин күрмәгән, кодагый белән сөйли дә белмиләр», – дип, анларны кызгана да, тагы кодагыйны үз тирә-янында яшәтер өчен: «Кодагый абыстай, кода хәзрәтне бик гыйлем кеше иде диләр, тавышы бик һәйбәт иде диләр», – дип, тагы китапчага бора иде. Бундагы һәммә нәрсә, һәммә эш хәзер затлы булырга тырыша, һәммә кеше муллаланырга маташа иде.
Никяхтан соң Садыйк абзый, затлырак булыр өчен, бөтен мәҗлескә сәдака өләште; никяхтан соң, муллаларга охшасын өчен, Мәрфуга абыстай, бик зур как-төш чыгарып, дога кылдырды.
Ашлар, сыйлар – һәммәсе муллаларча үтте: ак оннан ясалган пилмәнне ике төрле вак бәлеш алыштырды, бәлешләрдән соң, муллаларча иттереп, серкәле-керәнле тураган ит (мужикларча турамаенча чыгарган түгел), аның артыннан затлы йимеш суы, иң ахырдан ясап чыгарылган лимунлы чәй бирелде. Чәй янына баягы как-төш чыгарылды. Бирнә күрсәтелде.
Хәзрәтләр шактый күп алган туй сәдакасыннан, авыл кешеләре тәмле иттереп ашалган ашлардан, кода-кодагыйлар яхшы бирнәләрдән, Садыйк абзый, Мәрфуга абыстай мәҗлеснең муллаларча затлы үтүеннән разый калдылар. Барысы да шатландылар, сөенделәр.
Авыл халкының гадәте буенча, никяхтан соң ук кияү алырга барырга булса да, Садыйк абзый, кемгә катышканыны бик белгәнгә, туйны затсызландырып, кодалар өстенә кияүне китертмәде. Ул, муллалардагы кеби, кодалар, кодагыйлар киткәч, бер-ике көн үткәч кенә кияү хәзрәтне алдырырга булды. Шуның өчен кодалар китү белән, ул тагы, кияү сыйлар өчен, шәһәргә китте.
Белмәгән-танымаган кияү муллага ят күренмәсен өчен, бунларның нәселләре мужик икәнлеге беленмәсен өчен, ул бер ике-өч төрле варенье, өч-дүрт төрле савыт кәнфит, биш-алты дистә лимун, әфлисун, җәйге вакыт булса да, алма бәлешенә-фәләненә дип, унбиш кадак алма, алма кибетендә күргән берничә төрле коры йимеш, аннан соң күрше авылның Сәлим хәзрәт кенә эчә торган кадагы ике ярымлык ише чәйдән бер кадак чәй һәм дә үзләренең муллаларында ишан хәзрәт килгәндә генә бер ике-өч бөртек кенә салына торган яшел чәйдән ярты кадак кына чәй, Саҗидәгә сөртер өчен өч-дүрт төрле генә ислемай, тагы вак-төяк нәрсәләр генә алып кайтты.
Мәрфуга абыстай яңадан ак өйне, мунчаны юдырды, бөтен баскычларны, өйалдыларыны пакьләтте, кияү муллага куярга дип, яңадан как-төш пешерде, катырды, яңадан пешкән каймак кайнатты.
Менә кияү алырга барырга көн йитте. Мәрфуга абыс-тай Галәүгә:
– Кияү мулланың хәтерене калдыра күрмә! Андый-бундый тупас сүз әйтеп, затсызлыгыңны белдермә! Синең хатын ягың бик затсыз бит, күп сөйләмә! Юлда сораган сүзенә генә җавап бир. Читегеңне менә шулай ки, сызырылып төшмәсен! Синең хатыныңның соң иренә балтыр чүпрәге дә юкмыни? Кияү мулла алдында кычкырып сөйләмә. Атларны кауларга тугры килсә, дорфа иттереп, сүгенеп кычкырма, «һай, хәйван! Һай, хәйван! Алланың рәхмәте төшкере, һай!» дип кенә кычкыр, – диде.
Аннан соң, киленене чакырып:
– Әйтмәсәң – белмисез, әйтсәң, каенанам усал, дип зарланасыз. Мулла кияү килә. Мунчасы исле булса, мунчасы парсыз булса, буның гаебе бит сезгә түгел, миңа! Ашыңның тозы-тизе чыкмаса, яисә, Таракан хатыныныкы кеби, шыр тоз булса, аның да ояты миңа бит! Шуның өчен әйтәм инде, нишләгәнеңне белеп кенә йөр. Шарт-шорт басып, солдат кеби кылынма. Килешми, килен! Мулла кияү түреңдә ятса, син дөбер-шатыр аның йокысыны качырсаң, ул нигә ярый инде? Башыңа шәл салмаенча чыкма! Ирең белән, хезмәтче белән кычкырып сөйләшмә! Шул имгәк балаңны бертуктамаенча җылатма! Иртә торганда, мунчаң хәзер булсын! Кияүләр кайтканда, самавырың кайнаган булсын, коймагың пешкән булсын! Мулла кеше син дә без түгел, коймакны табадан төшә-төшә генә бир! – диде.
Садыйк абзый үзе дә кем белән эш иткәнене белсә дә, Мәрфуга абыстай аңар да:
– Син, карт, иртә торып чыгасың да: «Килен, килен, комганга су сал!» – дип кычкырасың. Берсе-берсе тире күтәреп килсә, аның белән кычкырып-кычкырып сатулашырга тотынасың. Ул элгәре ярый иде, хәзер, түреңдә кияү мулла ятканда, алай килешми, карт. Ул, беренче килгәндүк: «Бу нинди затсызлар икән!» – дип китәр. Кияү алдында кияргә дип үзеңә резинкә калуш алып кайт, дидем, син һаман әле шул кәвешең белән такт-токт йөрисең, сак булырга кирәк! – диде.
Бөтен йорт-йир, бөтен кешеләр кияү көтәргә тотындылар. Бөтен кешеләр ярты тавыш белән генә сөйләшә башладылар.
Менә түбә өстеннән өч атлы тимер ходның тузан туздырып якынлашканы күренде. Бөтен өй «жуу!» итеп китте. Мәрфуга абыстай, тагы барысына да әмерләр биреп, кызының өстенә өч-дүрт төрле ислемайдан яртышар шешә аткарып, кияү көтәргә чыкты.
Менә кыңгырау тавышы ишетелде. Авылга керделәр. Садыйк абзый, әдрәс казакиене киеп, капка төбенә чыкты; ак күлмәк, яңа чабата кигән хезмәтче капканы тотып тора башлады. Аллы-гөлле бикәчлек шәлене ябынып, килен чыгып, ишек бавыны тотты. Мәрфуга абыстай, кияү мулланы чынлабрак күрер өчен, чоланга кереп, ишекне япты.
Кыңгырау якынлашты. Капка ачылды. Шалдыр итеп килеп трантас ишек төбенә туктады. Трантастан иң әүвәл Галәү сикереп төште, аның артыннан Садыйк абзыйның кияү бүләгеннән тектергән казаки-чалбарыны, үзенең мәдрәсәдәге иске җиләнене, авылларындагы яшь мулладан алган кара бүрекне, Мәрфуга абыстай биргән өч тәңкәгә алынган читек-кәвешне киеп, шунлар өстенә бунлар биргән сәгать чылбырларыны матур иттереп салындырып, кечкенә, ябык кына кияү мулла төште. Ул, кулына тоткан кечкенә генә сандыкны күтәреп, Садыйк абзый белән күрешеп дога кылды. Аннан соң ашыга-ашыга ишеккә таба борылды. Ишек бавындагы киленгә тәһлилдән килгән яулыкны биреп, ишек артында югалды…
* * *
Икенче көнне Мәрфуга абыстай иртүк торды. Аягының очына гына басып, киленне уятып, мунча ягарга кушты. Көтү чыга башлаганны күреп, көтүгә ашыкканлыкларыны белдерер өчен кычкыра торган сарыкларны, кияү мулланы уятмасыннар дип, тизрәк чыгарып йибәрде. Үзе коймак өчен куйган апарага, тәмлерәк булсын өчен, тагы бер-ике йомырка сытты. Сумса камыры катырак кеби булганга, аңар иртәге сөтнең имчәк төбене кушып атлады. Кырга китәргә ашыгып йөри торган Галәүнең хезмәтчегә: «Малай, тизрәк бул. Атлар җик!» – дигән каты тавышыны ишетеп, камырының өстен дә капламаенча, йортка чыгып, ярты тавыш белән генә, намаз укый торган кешенең намазыны яндыштырмас өчен кеби генә иттереп:
– Галәү, Галәү! Бәбкәм, акыртын! Кияү мулладан оял! – диде. Зур чиләкләр белән мунчага дип су күтәреп кайтып, «ларт» иттереп чиләкләрене утырткан килененә каршы: – Әй затсыз, әй затсыз! Шул чикле шакылдарга ярыймы соң, кияү мулла йоклаганны белмисеңмени? – дип орышырга тотынды. Килен орышуның ләззәтенә кереп китеп, Мәрфуга абыстай аз гына үзе дә кияү мулланың барлыгыны онытып кычкырырга тотынмады.
Кояш шактый күтәрелде. Мунча өлгерде. Эссесе йомшак булсын өчен, Садыйк абзый бер-ике чүмеч кенә пар салып чабынып чыкты. Коймак кабарып йитте, сумса камыры кабарып кире кайта башлады, пәрәмәч тышлары ясалып бетеп, майлы таба да кызарга хәзерләнеп йитте. Сүрән генә иттереп аш өенең миче дә ягылды. Кияүләр өендә тавыш-тын чыкмады.
Сәгать сигез булды. Кияү мулладан элек чәй эчү әдәпсезлек булса да, Мәрфуга абыстай чәйсез түзә алмады. Ул үзенә генә кечкенә чәйнеккә чәй пешерде. Эченнән: «Аллаһе Тәгалә Саҗидәне мәхәббәтле күз белән күрсәткән булсын!» – дип дога кыла-кыла чәй эчәргә утырды, ләкин күзене кияүләр өчен акырын гына кайнап тора торган, кияү сыйларга алган ак самавырдан, колагыны кияүләрнең өйләреннән алмады.
Менә кияүләрнең өендә җан галәмәте сизелде. Әллә кемнең йомшак кына идән буйлап атлау тавышы колакка керде. Мәрфуга абыстай, тагы аягының очы белән генә басып чыгып, йортта маташа торган киленне кул изәп кенә чакырды. Киленнең килүе белән:
– Бар, тордылар бугай. Шәлеңне салып кына ишек төбенә бар, чибәр абыстаңа әйт! – диде.
Килен, зәңгәр шәлне салып, падишаһ янына кергән кеби генә калтырап, ишекне акыртын гына тартты. Ишек, бигенә бәрелеп, азрак шылтырап китте. Өйдә сөйләшкән тавыш ишетелде. Менә акыртын гына атлап ишеккә килгәнне сизенде. Ишек ярык кына ачылды. Килен кызарганрак йөздән бераз оялганрак кыяфәтле чибәр абыстайны күрде. Анларның күзләре очрашты. Саҗидә елмайды, тагы кызарды. Килен:
– Мунча хәзер, торган булсаңыз барыңыз. Тыштагы казанда ару су, эчтәге казанда юыну суы, – диде.
Бераз вакыт үтмәде, шәл ябынып, оялганлыктан күзене түбән таба төшереп, Саҗидә, казакидән, ыштан өстенә генә яланаякка кигән кәвештән мулла кияү мунчага таба киттеләр.
Анларның артларыннан ук килен бик тиз кереп урынны җыештырырга тотынды. Урынга салган тишекле сиксәнлекне алып, түшәкләрне кабарта башлады, шул арада кергән Мәрфуга абыстай, әллә ни караган кеби, киленнең кулыннан күзене алмады. Килен, шуны сизенгән кеби, түшәк япмаларыны акыртынрак, яшеребрәк алырга маташа башлады, ләкин вакытның тарлыгы белән әллә нишләп аптырап китте, каенанасының булуы тагы каушавыны арттырды. Ул, үзе сизми дә, түшәк япма астыннан әллә нинди чүпрәкләрне коеп йибәрде. Мәрфуга абыстай, шуны гына көтеп торган кеби:
– Әлхәмделиллаһ, әлхәмделиллаһ! Аллаһе Тәгалә мәхәббәтләрене бирсен! – диде дә чыгып китте.
Килен, кызара-кызара, тиз-тиз урынны рәтләп, кичә калган чынаякларны, аш-суларны җыеп алды, идәнне себереп бетереп, самавыр кертеп куйды, һава алырга бер тәрәзәне ачты.
Менә киткән кеби үк иттереп кайтып килә торган кияү, бикәче күренде. Башыны түбән игән Саҗидә, бите кызара төшкән кияү мулла да кешедән качкан йомран кеби елт итеп кереп югалды.
Аш өендә ике таба мич буйлап йөрергә тотынды. Килен иң әүвәл сары майга гына коймакны салды. Ул кызарып өсте килгәнчә пәрәмәчләрне тутырып, Фәридә күрсәткәнчә азрак шурпа салып, анларны мичкә тыкты. Мәрфуга абыстай үзе казанда сумса пешерергә тотынды. Өйгә пәрәмәч, коймак чыжлавы белән тәмле бер ис тулды. Мәрфуга абыстай, базга төшеп, пешкән каймак алып керде. Килен беренче таба коймакны алды, пәрәмәчләрнең урыннарыны үзгәртте. Казанда да беренче салыш пешеп өлгерде. Коймакның өстенә тагы сары май салып, килен тагы шәлене ябынып, бер тәрилкә сумса, бер савыт каймак күтәреп, кияүләр ишегенә китте. Ишек ачылды. Саҗидә тагы коймак, сумсаны, каймакны алды. Килен пәрәмәчләрне ала башлады. Ул анларга тагы шурпаларыны салып, бер кулына кияү сыйлар өчен алынган пыяла савыттагы серкәне күтәреп китте. Тагы ишек шакылдады, ишек ачылып, пәрәмәч эчкә китте.
Садыйк абзый, чынаягы каты шалтырамасын дип акыртын гына куеп, чәй эчүендә дәвам итте. Аның борынына да пәрәмәч, коймак, сумсаның тәмле исләре керсә дә, кияү муллага аз булмасын дип, ул аны алырга өмет итмәде. Икенче табалар да китте, өченче табалар салынды; ул да китте. Мәрфуга абыстай «кияү муллага азрак булмаса ярар иде» дип шөбһәләнә башлады. Менә тагы сумса кертелде. Саҗидә:
– Бунда булды инде, – диде.
Калган бер ике-өч сумсадан баядан бирле карга кеби авызыны күтәреп тора торган киленнең угылына берсе, Садыйк абзыйга берсе, Мәрфуга абыстайга берсе тиде. Коймак беткәнгә, аның тәмене берсе дә татый алмады. Пәрәмәчнең тәме дә исенең яхшылыгыннан гына сизелде. Килен иртәдән бирле чәй эчмәсә дә, ул, бик тиз мичне җыеп, берсе дөгедән, берсе тавыктан, берсе кич өчен ике-өч бәлеш ясап тыкты. Садыйк абзыйның бүген суйган тәкәсенең очасыннан гына Мәрфуга абыстай үзе казан асты. Яшь тәкәнең тутырмасыны каймак, дөге, бавыр атлап үзе тутырды. Галәүнең угылы, сумсаның тәмене сизеп, тагы ашар өчен җыларга тотынса да, әбисе: «Тик тор, мулла җизнәң колагыңны кисәр!» – дигәч, ашыйсы килсә дә, ул да туктады. Садыйк абзыйның да эчендә йөгереп йөрсәләр дә, ул да, кияү муллага аш өлгермәс-фәлән дип, чыдарга булды.
Мичтә эш беткәч тә, килен, мунчаны җыеп, мунчага салган кызыллы юллы сабынны күтәреп кайтты. Ул чәй эчмәкче булып самавыр яңартырга өлгермәде, хезмәтче белән Галәү кызып-янып кайтып керделәр. Галәү йортка керү белән, хатыныны шәл ябынган көенчә күреп:
– Әллә бүген төштеңме, шәл ябынып йөрисең? Самавыр тизрәк, тизрәк самавыр! – дип кычкырды.
Мәрфуга абыстайның коты очты. Ул тагы, аяк очы белән генә басып чыгып:
– Галәү! Угылым, угылым! Акырын! (Теге өйгә күрсәтеп.) Кияү мулла бар, кияү мулла! – диде.
Сусаганнан эче кипкән Галәү, бер сүз дәшмәсә дә, дошман күзе белән түр өйгә карады. Килен үзенә дигән самавырны анларга бирде. Чәйдән соң аш ашау гадәтләре булса да, кичкә кадәр кыр эшендә ашамаенча торырга мөмкин булмаса да, Мәрфуга абыстай:
– Казан буш түгел, угылым, менә шунларны ашаңыз, – дип, бер савыт катык, кичә кияүләрдән калган бәлешнең капкачыны китереп бирде.
Галәүнең угылы: «Әти, мин дә ашыйм!» – дип, бәлеш капкачының яртысыны атасыннан алды. Галәү ачу белән, ашаганыны да сизмәенчә, катыкны бетерде. Тамак аз гына да туймаганга, ачуланган тавыш белән хатынына:
– Әллә бер-бер нәрсә хәзерләргә ярамас идеме? Өйдә ятып, аш та хәзерли алмыйлар! – диде.
Килен:
– Чү, чү, шаулама! Үзең ашадыңмы, дип сора. Кичәдән бирле авызыма бер локма куйганым, бер чынаяк чәй эчкәнем юк, – диде.
Галәүләр тагы киттеләр. Тагы өй өрәкләр төсене алды, тагы тавыш-тын бетте.
Менә аш пеште. Килен, кулыны юып, пилмән ясап алды. Кияү сыйларга алган мискидә элгәре пилмән китте, аның артыннан тавык бәлеше, аның артыннан дөге бәлеше, аның артыннан тутырма белән ит, аннан соң чия суы. Миски төбендә генә калган пилмәнне Мәрфуга абыстай Садыйк абзыйга салып бирде. Ярты төбе калган тавык бәлешенең ярты капкачыны Галәүнең угылына сындырып биреп, калганыны җыеп куйды. Ярты төбе киселмәгән дөге бәлешеннән картына бер кисәк, үзенә бер кисәк алып, киленгә ярты капкачыны төртте, өч-дүрт калҗа ит белән дүрт-биш кисәк бәрәңгесе калган итне карты алдына куйды. Үзе:
– Килен, самавырың кайнаганмы? Мулла халкы аштан соң чәй эчүчән була, – дип, самавыр куярга кушты.
Самавыр бирелде. Чәй янына Мәрфуга абыстай, лимун, әфлисунга башка, кичә пешергән алма бәлешене, Садыйк абзый алып кайткан кәнфитләрдән бер савытыны, бәлки, чәй белән кабып эчәргә ярап торыр дип, варенье янына коры йимешләр төяп керттерде. Аннан соң:
– Килен, каенатаң иртәдән бирле рәтләп чәй эчкәне юк, самавыр куй да мунчаңны барып кара. Мулла халкында кияүне бит кич тә кертәләр. Сулары бармы? Идәнне юып ал, сөлгеләрене алыштыр. Пары беткәндер, аз гына чыбык-чабык белән генә ягып ал! Тиз йөр! Кияү мулланың ашыйсы килә башлар, кичке ашны салырга кирәк, – диде.
Килен тагы ике көянтә су китерде, тагы мунчаның идәнене юды, тагы якты. Юлда: «Ашыйсым килә, сөт бир!» – дип елап тора торган угылыны: «Башымны әйләндермә, бетмәссең әле!» – дип сугып китеп, базга төшеп ит алып менде, тагы казан асты, тагы, Галәүләр кайтканча дип, токмачыны кисеп куйды. Иртә салынган бәлешне, йылытыр өчен, мичкә кертеп тыкты. Шуннан соң тагы вакыт табып, чәй эчим инде дип самавыр куйды. Ләкин самавыр кайнап өлгермәде, Саҗидә, ишекне кагып:
– Җиңги, самавырың юкмы? – диде.
Килен, тагы самавырсыз калып, мунчаны томалады.
Аш кайнады. Галәүләргә нәрсә ашатырмыз икән дип төшенергә253 өлгермәде, анлар тагы кайтып керделәр. Килен эш арасында гына тагы анларга самавыр куйды. Мәрфуга абыстай тагы ярты тавыш белән генә:
– Казанымыз буш түгел, кияүләргә аз гына аш астык, – дип, тегеләргә тагы яртышар бәлеш капкачлары бирде. Галәүнең мыгырдавыны, хезмәтченең ашка каравыны җавапсыз калдырмас өчен: – Кияү бар бит, беләсез, мулла кияү! – диде дә кереп китте.
Менә көтүләр кереп, килен сыерлар савып бетермәде, кияүләр тагы мунчага киттеләр. Анлар кайтуга дип, ул тагы самавыр куйды. Чәйдән соң, баягы кеби үк, итен, тагы элгәре шурпа, аннан ары бәлеш, аннан ары ит, аннан ары йимеш суы, аннан ары самавыр бирелде. Шунлар беткәч, каенатасына тагы самавыр куеп биргәч, килен иртәгә мунчага ягарга утын илтте. Каенанасына коймак, сумсага коярга йомырка, он, сөт кертте. Анасының сыер савып сөт бирүене көтә-көтә ач көенчә йоклап киткән угылыны урынга салды. Бераз эш беткән кеби булганга, үзенең бүген иртәдән бирле чәй эчмәгәнене дә хәтерләп, самавыр куйды. Үзләре ята торган келәткә чәй урыны хәзерләп, сөт, икмәк илтте. Ятарга барырга дип киткәндә, чәй-шикәрне алып китмәкче булып, өйгә керде. Кияүләр өеннән ишек шакылдады. Бер төен күтәргән Саҗидә:
– Менә, җиңги, бунлар кияү бүләге. Менә самавырга ут салып кына куй, җиңги, бераздан үзем алырмын, – диде.
Килен бүләкләрне чыгарып бирде. Үзе тагы самавыр куйды.
Бүләкләр арасында Галәүгә иске хәтфәдән тегелгән бер кәләпүш, Мәрфуга абыстайга үлек өстеннән килгән җон яулык, Садыйк абзыйга күлмәклек ситса, киленгә зур француз яулык, угылына кызыл саплы пәке, дуст- иш кызларына бирер өчен сабыннар, кершәннәр чыкты.
Килен, каенатасы, каенанасының комганнарына су тутырып, ятарга китте.
Икенче көнне дә вакыт шулай үтте. Өченче көнне дә, казан буш булмаганга, Галәүләргә аш булмады. Эш күпкә килен чәй эчә алмады.
Шул көй белән тугыз көн үтеп китте. Тугызынчы көнне кияү китәргә теләсә дә, Мәрфуга абыстай, муллаларча булмас дип, унберенче көнгә калдырды. Ләкин ак он бетеп киткәнгә, Садыйк абзый авыл сатучысыннан гына он алып килде. Икенче көн дөге беткәнгә, Мәрфуга абыстай киленнән генә дүрт-биш кадак кына дөге алдырды. Кодагыйга бүләк иттереп сала торган бәлешкә йимеш йитмәс кеби күренгәнгә, бераз йимеш тә китертелде.
Зәгыйфь кенә, ябык кына килгән кияү кызарып-тулып китте. Галәүләр, хезмәтчеләр, зинданнан чыккан кеби, иркенләбрәк суладылар, атка, сыерга иркенләбрәк: «Һай, һау! Туча!» – дип кычкыра ала башладылар. Иң зурысы – уникенче көнендә, эштән кайткач, кайнар аш ашый алдылар.
* * *
Өч-дүрт көн үткәч тә, Мәрфуга абыстай:
– Карт, мулла кияүне алдыруны уйлый башларга кирәк, синең хәтереңә дә кереп чыкмый. Ул бит мужик кияве түгел, – дип туглый башлады.
Бишенче көнне аны ике йөк белән иген төятеп, азрак кына он, дөге, йимеш, чәй-шикәр, лимун, әфлисун, коры йимеш, варенье, кәнфитләр, вак-төякләр алырга шәһәргә йибәрде. Тагы мунчалар, идәннәр юылды, тагы кияү мулланың килүенә дип Фәридә чакыртылып, яңа кош теле пешерелде, яңа пешкән каймак кайнатылды. Тагы өч ат җиктерелеп, кияү мулланы алырга йибәрелде, тагы килен көненә ике кунак ашы хәзерли, көненә алты самавыр бирә башлады, тагы эштән кайткан Галәүләргә, казан буш булмаганга, коры-сары бирелә, көн буе авыл буеннан сарык алып, тире җыеп йөри торган Садыйк абзыйга калдык-постык ашатыла башлады. Тагы килен көн буе ач тора башлады. Тагы бөтен өй, өрәкләр тора торган сарай кеби, тавышсыз-тынсыз яши башлады. Тагы атнаның соңында шәһәргә баручылар артыннан биш-ун кадак кына май белән бер кадак кына чәй, ярты пот кына беренче он алдырырга тугры килде. Тагы ун көн үткәч, кияү бөтен хәзерләнгән нәрсәләрне ашап бетереп кайтып китте, тагы Галәүләрнең авызларына кайнар аш тиде.
* * *
Өченче килүдә программа башкара төште. Кияү мулла белән Саҗидәне Мәрфуга абыстай илгә-көнгә чыгарасы килгәнгә, иң әүвәл абыстай белән хәзрәтне кияү чәенә чакырды. Чәй белән генә йибәрү яхшы булмаганга, билгеле, килен бәлеш тә ясап тыкты. Мәрфуга абыстай үзе аскан яңа тәкә шурпасына токмач та кисеп салды. Икенче көнне сатучы Сираҗилар хатыны белән чакырылдылар, «үземезнең Фәхретдиннәр» дә кичке ашка өндәлделәр. Киленнең атасы затсыз булса да, Галәү күңеле калмасын дип, кодагый белән ул да дүртенче көнне ашка алдырылды. Бишенче көн, алтынчы көн дә кунаксыз калынмады. Ләкин бу мәшәкатьләр бушка чыкмады: мулла кияү белән Саҗидәне парлап ашка чакыра башладылар. Мәрфуга абыстай, иң әүвәл хәзрәтләр чакырсалар иде, дип, бик теләсә дә, үз кызының хәзрәтләр белән йөрешкәнене күрәсе килсә дә, беренче Сираҗиларга барырга тугры килде. Аннан соң, бик ялынып чакырганга, затсызрак булса да, кодаларга барырга вәгъдә бирелде.
Бу көннәрдә эш кими төшәр дип килен тынычланса да, хезмәтче белән Галәү казан бушар дип шатлансалар да, Мәрфуга абыстай, ашта ашаганга ышанып, кунакны ач калдырмыйм дип, һаман ике аш ашатудан туктамаганга, икесенең дә өметләре бушка чыкты.
Кияүләр кунакка чыга башлау белән, Галәү өчен тагы бер уңайсызлык артты: суканың иң кызу вакыты булса да, ике сабан белән сукалап тизрәк икешәрләргә керешергә теләсә дә, кияү мулла остазбикәсе белән урам буеннан селкенеп җәяү йөри алмаганга, бер ат һәрвакыт өйдә калдырылды. Тагы, кайвакытлар аштан соң кыр карап керәселәре килгәнгә, трантасны һәрвакыт майлап, хәзер итеп тотылырга тугры килде. Эшнең иң кызу вакытында кайнар ашсыз атналар үткәрү никадәр авыр булса да, атыны алып аны кулсыз кеби калдыру тагы авыр тоелды. Ул:
– Кем булганнар? Әллә хан угылы белән хан кызымы? җәяү бара алмаслармыни? – дип каршы тормакчы булса да, Мәрфуга абыстай:
– Угылым, ни сөйлисең? Кияү мулламы? Кияү мулла, авыз селкетеп, урам буенча җәяү йөрсенме? Син аны Әхмәди малае дип белдеңме? – дигәнгә, Галәү, никадәр сөйләп, суканың катыга калуыны исбат итәргә теләсә дә, бер мәгънә чыкмады: ат калды, казан бушамады, йир ката килде.
Урак өстендә дә кияү сыйлау белән мәшгуль булганга, килен өйдән китә алмады. Коры-сары белән торудан туеп беткәнгә, хезмәтче, качып, кыр ягына китте. Бөтен кырда Галәү үзе калды. Элгәреге елларда үзләре ура торган йирләрне дә кешегә бирергә тугры килде. Эшнең иң кызу вакытында гына, орлык өчен көлтә китерергә тотынганда гына, он бетте. Кияү сыйлый-сыйлый сата килгәнгә, тарттырырга арыш беткәнгә, Галәүнең бабасыннан бер йөк арыш потка пот алынды. Алай-болай көлтә кертеп орлык ясарга өлгермәделәр, тагы кияү килүенә оны-тозы, мае-чәе, дөгесе беткәнгә, ике йөккә төяп, яңа арыш белән Галәү базарга китте. Урак кыйбат булганга, биреп урдырырга дигән акчалар кияү сыйларга киткәнгә, Садыйк абзыйның бу ел урагы муллалардан да соң бетте.
Уҗым кыры чуарланып беткәндә, Галәү беренче чәчү белән чыкты. Чәчүгә чынлап кереп китеп тәменә генә йитә башлаганда, тагы мулла кияүне барып алырга кирәк булды. Тагы ике көн бушка үтте. Ул, шул бушка үткәннәрне түләр өчен, көне-төне сөрә башлады. Ләкин өйгә кайтканда аш булмау, шул ашсызлыкның җәй буе баруы аны көчсезләтте: ул, кыйнап ташлаган кеби булып арып, иртәгесен урыныннан калка алмый башлады. Килен дә эштән чыкты: ул, һәр көнне ике мунча якса да, башыны уарга вакыты булмаганга, бетләде, кер юарга көне йитмәгәнгә, Галәү дә, үзе дә икешәр атна алмаштырмаенча кия килгәнгә, бөтен өст-башлары кергә, былчыракка батты. Вакытында ашатучы, караучы булмаганга, Галәүнең угылы да чуаннар, кычыткылар чыгып авырды. Садыйк абзый да әллә нәрсәгә бөкерәя төште. Кияү мулла гына өшәнмәде: ул тазарганнан-тазарды, кызарды, тулды.
* * *
Ашлык яхшы уңган булса да, Садыйк абзый, кибән калдырсаң да файда итеп булмый, җәй бәһасе кыйбатрак булса да, аның өлешене генә тычкан да кисеп бетерә дип, кибән калдыра алмады. Кияү мулланы тәрбия кылу, кияү мулланы сыйлау аның югыны ашаганга, сарысыны сауганга, аның хәле чагайганнан-чагайды254.
Мәрфуга абыстай гына үзгәрмәде. Ул хәзер бөтенләй башка җырлар җырлый иде: ул мужик халкының мулла-мөәззинне карамавыннан зарлана, гошер биреп, малыны хәләлләмәенчә ашавына ачулана, ил-көндәге бозыклыкларны шуннан күрә, хатын-кыз мәҗелесендә «гошерсез мал хәрәм була-фәлән» дигән сүзләрне мулла хатыныннан да еш ычкындыра иде. Ул, дөресте дә, кияү мулласына быел булган сигез арба гына гошергә ачулана, шул затсыз авылның мужикларыны тирги, мужикларның шул оятсызлыкларына исе китә иде. Шул гошердән сүз чыкканда, ул:
– Карт, болай калдырырга ярамый, анлар яшь кешеләр бит, әллә никадәр кирәкләре бар. Гошереңне чыгармасаң, мал хәләл булмас, – дип, төгән дип, картны, бигрәк Галәүне, кияү муллага гошер бирергә, муллага биргән кеби, җилдән соң урылганнан начар гына бер арба түгел, тәмам гошер, ун арбага бер арба бирдерергә тели иде. Мулла кияү юк вакытта, аны Саҗидә дә куәтли иде. Ләкин Галәү: