Kitabı oku: «Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)», sayfa 30

Yazı tipi:

– Бунда гошере-мөшере калмады инде, ике кибән арыш ашап бетерделәр. Хәзер инде яңа ашлыкка тотындылар, – дип, тавышыны күтәреп сөйләргә тотынса да, Саҗидә, абзасына үпкәләп, аш ашамаенча теге өйгә чыгып китә, Мәрфуга абыстай:

– Алай ярыймы соң, угылым. Кияү муллага каршы алай итәргә Алладан курык! Мулла-мөәззин ризасы – Алла ризасы диләр, телең корыр! – дип куркыта иде.

Галәү теле коруына ышанмаса да, шул, бунларга килгәндә чыра кеби килгән, хәзер Сабан туенда көрәшергә тазартыла торган башкорт кеби кызарган мөәззиннең догасыннан-фәләненнән курыкмаса да, кычкырышып торырга күңеле бармый, тагы кулыны бутап, атасы кушканча, кияү муллага гошердән дип, кибән куя иде. Ләкин кияү, өйләнгәненә өч-дүрт ай үткәнне сизмәгән кеби, һаман әле хатыныны өенә алырга теләми, ул һаман әле айның егерме көнене бунда үткәрә иде.

Көн үткән саен, Мәрфуга абыстай үзгәрә бара иде: ул суярга дип алынган сыерны:

– Бик матур икән, Саҗидәмә булыр. Карасана, карт, имчәкләре! – дип, суйдырмаенча калдыра, кыр ягыннан трантас җигеп кайткан Әбәли малаеның трантасын да:

– Карткаем, бигрәк матур икән. Карасана, өр-яңаласак. Кара, котсыз, нинди ямьсез иттереп, трантасны ямьсезләп утырып йөри. Саҗидәгә булыр, картым, алыйк, – дип, аны да алдыра иде. Бөтен авылдан каз йоннары, мамыклар җыйдырып, «Саҗидәмә булыр» дип, мендәрләр ясата, Галәү, карты барган саен, базардан әле Саҗидәгә мендәр тышлыгы, әле Саҗидәгә тәрәзә пәрдәсе, әле Саҗидәгә чаршаулык, әле Саҗидәгә чыбылдык алдыра иде. Ләкин җыену һаман бетми иде: атна саен яңа кирәк мәйданга чыга, атна саен Саҗидәнең җиһазының тулмаган йирләре күзгә күренә иде.

Сабан ашлык сатылгач, Мәрфуга абыстай:

– Мулла кияү Саҗидәне алырга сораса, карт, нишләрмез? Син бернәрсә белмәгән кеби торасың. Ничек итеп кызымны шул иске өйгә төшерик! Ичмасам, шунда урыс арасында йөргәндә карый йөр: юнь генә, яхшы гына беткән өй булмасмы? Бурадан салдырырга бик озакка китәр бит, – дия башлады. Садыйк абзый, элгәре үзенең кесәсе саега башлаганыны күреп, ул кадәр тирән кермәскә теләсә дә, Мәрфуга абыстай:

– Ни сөйлисең, карт?! Ничек яшь кешеләр каенана өендә торсыннар?.. Ярый торган вакыты бар, ярамый торган вакыты бар. Хәзер остасы да очсыз була, мүге дә юнь була, – дия иде.

Галәү тагы каршы килә, тагы мыгырдана, тагы аңар карамаенча эш башлана иде.

Менә, шулай итеп, өй дә эшләнә башланды. Саҗидә кунакка барганда өйне яратып кайтты, ләкин кайткач та:

– Әти, шунда калдык-постыктан мунча да ясат инде. Мунчалары юк, күршегә йөрү бик уңайсыз, – дияргә өлгермәде, Мәрфуга абыстай:

– Ясатырмыз, кызым, ясатырмыз, – диде.

Кияү муллага йорт салдырырга, Саҗидәгә җиһаз хәзерләргә шактый күп акча кереп киткәнгә, Садыйк абзый бу елны йирне дә күп алмады, дөресте, ала алмады. Ул, тагы кешегә сөйләгәндә: «Игеннән дә файда юк, ел көтәсең, ярый ла, Алла бирсә, булмаса нәрсә? Акчаң, хезмәтең әрәм була!» – дигән булып юрамакчы булды.

Өйләр беткәч тә кияү мулла Саҗидәне бөтенләй алырга булганга, Садыйк абзый тагы кызу-кызу шәһәргә йөрергә тотынды. Ул шактый йомшаган булса да, сер белдермәс өчен, Саҗидәгә ак самавыр, яхшы чынаяклар, яхшы тәрилкәләр, мискиләр, кашыклар, ике җиз комган, зур бакыр таз, зур һәйбәт сандык алып кайтты. Ләкин Мәрфуга абыстай:

– Ай карт, ай карт! Ирләр әйбер ала белми шул. Бу самавырны көн дә куярга ярыймыни? Кырык тиенлек чынаякны көн дә тотарга ярыймыни? Син инде аны, алган алганда кала, шунда тагы алты пар гына ак прастуй чынаяк, алты гына тәрилкә, анысы унике булса да ярый, бер дюжина гына кашык, кечкенә, ике-өч кешелек кенә прастуй самавыр алалар, – дип каршы алды.

Садыйк абзый, чыннан да, әйбер ала белми икәнене тасдыйк итеп255, икенче барганда шунларны да алып кайтты. Сыер биргәч, ат бирми килешми инде! Галәү, никадәр бирдермәскә теләсә дә, бу ел гына дүрткә чыккан айгырны бирергә килешелде. Биш баш эре сарык бирергә булды. Тагы, казы-үрдәге хатын-кыз эше булганга, Мәрфуга абыстай, ирләргә киңәш итеп тормаенча, икешәр оя каз, үрдәк, унбер-унике баш тавык бирергә дип суйдырмый калдырды.

Туй көне сорарга кияү мулланы алырга киттеләр, ләкин кияү килер алдыннан Саҗидә, әллә нәрсә, авырып китте. Кияү килгәч торып чыкса да, ул аш төрлеләтә, кайвакыт коскалый да башлады. Мәрфуга абыстай:

– Каенана өстенә ничек болай йибәрәсең, сыеры бар, сарыгы бар. Кышкы суыкта өйрәнмәгән кеше йөкле көенчә ничек карар, – дип бәйләнде. Кияү муллага:

– Син инде, мулла кияү, риза бул, җәйгә, Алла теләсә, алырсың, – диде.

Садыйк абзый эченнән озатырга теләсә дә, кияү мулла, юри генә иттереп:

– Сезнең сүздән чыкмыйм инде, әби, сезгә бик мәшәкать булды инде, – дигәч, Садыйк абзый да:

– Үз балаң үзеңә мәшәкать булмый, мулла кияү, гаепли генә күрмә. Кадер-хөрмәт итә алмадык, – диде.

Шуның белән Саҗидәнең төшүе җәйгә калдырылды. Җәй көне каз, үрдәкне кайдан табып булыр соң дип, Мәрфуга абыстай, анларга аталган анларга булсын дип, кош-кортны суймый калдырды.

Кышкы суыклар керде. Мулла кияү һаман, элгәреге кеби, айның егерме көнене бунда үткәрде. Ләкин һәрвакыт барып алырга уңайсыз булганга, кияү мулланың үзенең аты булмаганга, айгырны бирергә карар бирелде. Галәү, башка атларга төяп, ике йөк печән илтте. Кияү мулла үзе киткәндә, астына гына салып, ике капчык солы, атка бутарга бер капчык он алып китте.

Язга таба өсәкләрдә ашлык бетте. Кияү мулланы сыйларга он-тоз алыр өчен, сабан ашлык орлыгыны сатарга тугры килде. Орлык беткәндә, атларга бутарга он, хезмәтчегә ашатырга икмәк бетте. Чәчәргә орлык булмады.

Садыйк абзый, күп чәчүдән файда юк дип, тагы бер-ике дисәтинә йирне сатып, орлык алды. Калганына тагы, Мәрфуга абыстайның әйтүе буенча, Саҗидәгә күлмәклек алып кайтты.

Җәй булды. Саҗидәнең кызы туды. Мулла мөәззин баласы бит, мужик баласы түгел! Бала аты кушу мәҗлесенә Мәрфуга абыстай ничек тә кодагый абыстайны алдырасы килде. Иске запас беткән булганга, Садыйк абзый үз сарыкларыннан дүрт башыны суеп, илтеп сатып, мәҗлескә әйберләр алып кайтты.

Бала туе бик матур үтте. Кечкенә остазбикәгә әллә никадәр бала ашы, иксез-чиксез күлмәкләр, хәситәсенә кадарга тәңкәләр килде. Мәрфуга әбисе бик матур бишек эшләттерде, коендырыр өчен бик һәйбәт җиз таз белән җиз комган алдырды, мулла кияүгә бала бүләге дип Садыйк абзыйдан яңа читек алдыртты.

Саҗидә терелеп йитте. Туйга яңадан хәзерләнә башладылар. Мәҗлес ясарга, бүләкләр алып китәргә тагы вак-төяк нәрсәләр кирәк булганга, сер сынатмас өчен, Садыйк абзый бер атны сатмакчы булды. Чынын да, ашлыкны быел ул кадәр күп чәчмәделәр. Нәрсәгә юкка ашатып торырга! Әйткән сүз эшләнде: ат сатылды.

Туй бик шәп үтте. Алдан күрше авыл боярыннан алган повозкада кияү мулла белән Саҗидә китте, арттан дүрт йөктә әйберләр китте. Сыер, сарык, бунлар белән бергә барып керсен өчен, алдан ук йибәрелде.

Туй төште.

* * *

Кияү киткәч, йорт бераз тынганрак булып калды. Хезмәтче белән Галәүгә дә аш казаны бушады. Киленнең дә өстене-башыны юарга, керене чайкарга вакыты булды. Садыйк абзый да, шул бер елда чыгарылган малларны кертер өчен кеби, берәмләп булса да, рустан сарык алып кайтып суя башлады. Галәү, яңа гайрәт, яңа куәт белән тегермән салыр өчен, бүрәнәләр кисәргә тотынды. Мәрфуга абыстай гына иске хәленә керә алмады, ул, иртә белән чәй эчкәндә:

– Ай балалар, сез менә нинди рәхәтләнеп ашыйсыз, эчәсез, минем күңелем урынында түгел, Саҗидәм хәзер нишли икән? Мулла кияү өйдә микән? – дип сөйли башлый, яхшырак сарык суелса:

– Мескен кызым белән мулла кияү генә булмады, ите нинди яхшы, – дигән сүзе белән ашны тозлый, шәһәрдән бер-бер тансыграк нәрсә алып кайтылса, мулла кияү белән Саҗидәмә булыр дип, җәмәгатькә күрсәтмәенчә яшереп куя иде. Саҗидәләрнең авылларына баручы бер-бер хатынны ишетсә, ул, кичтән үк авыл сатучысыннан гына он алдырып, ачы күмәчләр сала, биш-алты гына вак бәлеш ясый. Садыйк абзыйдан өч-дүрт кенә лимун белән ярты кадак кына чәй китертә, янына һәйбәт кенә тавыкны тултырып, пөхтә генә төреп: «Мулла кияү дога кылсын, кызым сәламәт булсын!» – дип, бүләк йибәрә иде. Илгә-көнгә кунак килсә, ул: «Шунлар белән бергә үтәр иде, карт, мулла кияүләрне алдыру кирәк иде», – дип, картының башыны әйләндерә, кайвакытларны, беркемнән дә сорамаенча, күрше малаена өч йомырка биреп, ат җиктереп алырга йибәрә иде. Анлар килгәч, ул тагы әллә кайдан май да табып ала, пешкән каймак та була, лимун, әфлисун да чыгара иде, итсез-нисез чак булса, бер дә кызганмаенча, иртә дә, кич тә тавык суя, акча булмаса, иртүк Садыйк абзыйны йибәртеп, бурычка гына он, май, дөге, йимеш тә алдыра иде. Атна буе урманда кунып-туңып яткан Галәүгә кече атна көн мунча ягарга утын булмаса да, иртә белән, элгәреге кеби, кабартма пешерергә май, он булмаса да, мулла кияү дигәч, шул нәрсәләр һәммәсе бердән табыла, һәммәсе хәзерләнә иде.

Ләкин җәй үткән саен, бу елның былтырдан аермасы барлыгы бик беленә иде. Ун-унбиш елдан бирле төбе күренмәгән он, ашлык өсәкләреннән әллә кайчан җилләр исә иде. Сыртлары кайда икәнлеге югалган атларның да кабыргалары саналып тора иде. Һәрвакыт таза киемдә йөри торган Садыйк абзыйның да өсте майланган, Галәүнең дә оеклары ертылган, киленнең дә күлмәкләре сизерәгән иде.

Шунларны күреп, Галәү өч кеше кадәр эшли, Садыйк абзый элгәрегедән ике өлеш артык гайрәт белән сату итә иде. Ләкин килгән файда, эшләгән эш һаман уела бара, Садыйк абзыйның он алырга дигән актык биш сумы мулла кияүнең йорт тирәсенә такта алырга йибәрелә. Галәүнең өч атна маташып черткән мунчаласы да мулла кияүләрне сыйлар өчен вак-төяк алырга китә иде. Чыгыш күбәйгән саен, йорт бозыла бара, фәкыйрьләнә бара, фәкыйрьләнгән саен, йитмәгән йир күбәя бара, шул йитмәгәннәрне бетерер өчен, бигрәк кешегә күрсәтмәс өчен, бурычка бата бара иде. Яңа ашлыкка әле шактый ерак булса да, Садыйк абзыйның өе күптән бурычка он ашый, авыл кибетчесеннән чәй-шикәрне яздырып ала, мулла кияүләрне чакырырга булса, тагы бер-ике баш сарык суелып сатыла яки былтыргы тана иткә әверелә иде. Һәрнәрсә кими, һәрнәрсә эри, мал-туар азая иде.

Көн шулай егыла-тора үткән чакта, мулла кияү, йорт-йирне бетереп, йорт котларга кунаклар җыярга булды. Алар, Саҗидә белән икәү, бабаларыны, Галәү белән җиңгәләрене чакырырга үзләре килделәр. Тагы мулла кияүнең тутасы, мулла кияүнең мәдрәсәдә бергә укыган иптәш шәкерте, Урта авыл мулласы, үзләренең хәзрәтләре дә чакырылганга, кунаклар шактый күп, шактый кадерле булачак кеби тоелды. Саҗидә әнисенә:

– Кунаклар өчен, әни, әти бер капчык он алсын, бер кадак чәй алсын, биш-ун кадак шикәр янына бер генә савыт варенье алсын. Дөгенең бик вагы булмасын! Берәр көн алдан, әни, үзеңнең генә бер-бер малай артыннан бер суйган тәкә, берне тереләтә – муллалар алган көнне суярга, берәр язым гына май белән йибәрерсең. Тагы оныткан икәнмен: кунак-төшемнең атына бутарга бер капчык кына он да салып йибәр! – диде.

Киявең мулла, үзең мулла бабасы, әбисе булгач, бунларны да тутырырга кирәк булды.

Йортта чыгарырлык бернәрсә дә булмаганга, Садыйк абзый, башыны кашый-кашый, бурычка арыш сорарга китте. Авылның таза кара мужигыннан, базарда илле тиенлек арышны ике айдан соң түләргә туксан тиенгә исәпләп, йөз пот арыш алды. Галәүнең сугышып-кырылышып дүрт капчык тегермәнгә чыгарганына башкасыны барысыны да базарга илтеп сатып, баягы әйберләрне, аннан соң йорт котлап илтер өчен ике зур лампа белән унике пар чынаяк та алып кайтты, мәҗлестә сәдакага-фәләнгә акча булмас кеби булганга, тиз генә өй тумышы ике сарыкны суеп, итләрене акчага әйләндерде.

Барыр алдыннан гына Галәүнең алыштырырга күлмәге юклыгы, киленнең аягына кияргә кәвеше юклыгы тагы эшне бозды. Ярый әле, авылдагы сатучыда күлмәк тә, кәвеш тә табылды.

Барырга ат җиккәндә генә, Саҗидәдән мулла кияү кулы белән язылган хат килде. Ул хатында, әнисе, әтисенә бик күп газиз гомерләр теләгәннең соңында, кунак-төшемдә кирәк булыр дип, биш-ун сум гына акча алып килергә үтенгәнене белгерткән иде. Садыйк абзый, никадәр кызыннан да, киявеннән дә кызганмаса да, юклыктан аптырап калды. Мәрфуга абыстай:

– Шунда, карт, Сираҗи сатучыдан гына алып тор, бирермез, Алла теләсә, игеннәр бит бик яхшы, – дисә дә, Сираҗи сатучыга Садыйк абзый күптән күренергә оялып йөргәнгә, аннан да булмады. Мәрфуга абыстай, кияү мулланың кәефене йибәрмәс өчен, «кияү мулладан яхшы түгел, карт» дисә дә, Садыйк абзый берни дә булдыра алмаганны күргәч, үзенең чәч такмасыны күрше хатын аркылы сатучы хатыны Миңнесафага куеп тордырып, ун тәңкә акча алдырды.

Кунаклар юлга чыктылар. Кияү мулла да, Саҗидә дә бик шатланып каршы алдылар. Кодагый гына бераз тынрак торса да, мулла-мөәззин белән катышып, мәҗлесләр бик матур үтте. Ирләр дә, хатыннар да авылның ике мулласына да кунакка бардылар, авылның бөтен байларына мәҗлескә йөрделәр. Бик зур хөрмәт күреп, дүрт-биш көн үткәреп, кызларының бәхетле булуына шатланып өйгә кайттылар.

* * *

Бу ел ашлык бәрәкәтсез булды. Сабан ашлык сугыла башлаганчы арыш сатылып бетте. Сабан ашлык та ишелеп уңса да, төпсез өсәккә төягән кеби, әллә кая югалды. Кыш уртасыннан ук мал-туарга азык, йорт-йиргә он-тоз беткәнгә, Садыйк абзый сыерны бергә калдырды.

Яз йитә башлагач, язгы налогка туры атны сатарга тугры килде. Сабан ашлык өчен рәтләп йир ала алмаганга, хезмәтче яллап тормаенча, Галәү үзе генә сукаларга тотынды. Бер ат белән генә сабан тарттырып булмаганга, ул әллә кайчан ташланган суканы казып чыгарды. Ул, бик зур оят эшләгән кеше кеби, гөжләтеп сабан белән актарта торган кешеләрнең яныннан акыртын гына, «Алла куәт бирсен» не әйтеп үтә-үтә, үзенең йиренә туктады. Кешеләр ярты көндә бетереп китә торган эшне ул көн ярым, ике көн эшләде, этләнде-нитте, кешедән бер атна калып, суканы бетерде. Ике сука арасында тагы урманга кереп, үзенең тегермәнче булу хыялыны тутырыр өчен, ачлы-туклы көенчә урманда кунып ятып, агач кисә, мунчала батыра башлады. Ул, шул ике ел эчендә Хозыр кулы белән чыгарылып йибәрелгән дәүләтне үзенең тырмашуы, тырмануы белән генә кайтарырга мөмкин икәнене белгәнгә, шул тегермәнне ясый алса, кыш көннәрендә мал-туарга, үзләренә ашарлык китереп булганга, эш өсте өчен бераз он җыеп калып, әллә никадәр файда итәргә мөмкин булганга, бөтен көчене шуны булдырырга таба борды. Шуның өчен ул, алган агачларыны кисеп бетергәннең соңында, кайсыны валга256 булыр, кайсыны төпкә булыр дип төпләде дә, берничә агач кисеп, өйгә таба юнәлде.

Юл буенда ул, күрше авылның тегермән осталарына кереп, күпмегә эшләп бирүләрене сөйләште. Тегермәнчеләр бик очсыз эшләргә вәгъдә биргәнгә, ул, хатынының бөтен тәңкә-төнкәсене куеп торып, яңа ашлыкка кадәр өлгертергә карар биреп, атасына киңәш итәр өчен ашыга-ашыга өйгә кайтты; ләкин, ни күзе белән күрсен, былтыр кискән бүрәнәләреннән [җилләр] исә, Галәү никадәр ата-анага хезмәт кирәгене белсә дә, ул чыдый алмады: ул, бер кешегә дә багышламаенча гына булса да, кычкырып-кычкырып сүгенә башлады. Аның сүгенүен Садыйк абзый ишетмәгәнгә салынып, ак якка чыгып китте. Анасы, чыгып:

– Чү, Галәү, бәбкәм, кычкырма. Мулла кияүләрнең угыллары бар, ди. Бәбәй туена ни белән бармакчы буласың? Салахи малае алырга теләде дә сатып йибәрдек, – диде.

Галәү көн буе бик озак дәшмәенчә йөрде. Аның башында әллә нинди план туган кеби, ул аяк астына тугры килгән утыннарны, тавыкларны сүкте, угылының: «Әти, әти!» – дип килүенә каршы аны тибеп йибәрде. Кичке чәйдә Мәрфуга абыстайның иртәгә базарга бара торган картына: «Потлы капчык ак он, ун кадак кына дөге, йимеш, бәбәй бүләге иттереп Саҗидәмә күлмәк, кияү муллага берәр камзуллыкмы, казакилекме нәрсә…» – дип сөйләп бетергәнене көтте дә, ул әллә нинди тавыш белән генә:

– Әти, мин иртәгә чыгам, фатиха бир! – диде.

Садыйк абзый катып калды. Мәрфуга абыстай:

– Ничек оялмый сөйлисең?! Атаң-анаңны калдырып чыгып китүне уйларга ничек оялмыйсың? Мулла кияү күзенә без ничек күренермез? – дип, тагы әллә ниләр әйтмәкче булды. Ләкин «мулла кияү» дигән сүз Галәүне, көзән җыерган кеби, астыны өсткә китерде. Ул:

– Төкерим мин синең мулла киявеңә! Фидия козгыны! – диде дә торып китте. Ул, эчендә яна торган көчне чыгарып бетерер өчен кеби, кызу-кызу кулларыны бутап-бутап, мулла кияүне сүгәргә тотынды.

Мәрфуга абыстай һаман сөйләвеннән, җылавыннан туктамаса да, Галәүнең шул мулла кияү дип йортны бөлдерүләрене сөйләгән сүзе саен Садыйк абзый, шул сүзләрнең дөрестлегенә пичәт баса барган кеби, башыны ия барды. Галәү, берсенә дә карамаенча аш өенә чыгып, хатынына җыенырга кушты, хатынының:

– Кая барасың? Илдән оял! – дигән сүзенә каршы аны бөгеп-бөгеп кыйнарга тотынды.

Кычкырыш-тавыш күтәрелде. Күршеләрнең тәрә-зәләре ачылды. Киленне кыйнауга Мәрфуга абыстай эченнән сөенсә дә, урамга ишетелә башлагач, араларга тотынды. Галәү һаман тиресләнеп, үзе әйберләр җыештырып йөри башлаганга, үгетләр өчен, Садыйк абзый хәзрәтне алып килде. Хәзрәтнең сүзләрене Галәү һәммәсене кабул итсә дә, ахырдан:

– Мулла абзый, бунлар белән торыр хәл юк. Менә, Алла теләсә, «Галәү эшләми» дигән сүзне ишеткәнең юктыр, «эчә, мал бетерә» дигән сүз дә колагыңа чалынганы юктыр? Иртәдән кичкә кадәр эшлим, мулла абзый, йорт булсын дип эшлим, өстемә сорамыйм, алыштырырга күлмәгем юк, мулла абзый! Күлмәгемне юганда, кияү күлмәгене киеп торам. Хатынымның өсте-башы сәләмәләнгәнене күреп, бабай унике аршин француз алып кайтып бирде, угылыма бабайның иске күлмәкләреннән әби күлмәк-ыштан тегеп китергән. Ашау-эчүемез дә, мулла абзый, шуның кеби: атна буйлап кайнар аш күрмимез, каймак, май, йомырка дигән нәрсәнең ике ел буе төсене күргәнем юк дип ант итсәм, мулла абзый, ханис257 булмам. Дәүләт беткәннән-бетә бара, кая китә! Мулла кияүнең ак он сумсасы белән пәрәмәч ашавына шул ун еллык хезмәтем кереп китте, мулла абзый. Минем үземнең дә балам-чагам бар, мин ак он коймагыны яратмыйммыни? Азрак чаманы белергә кирәк, – диде дә туктады.

Хәзрәт, шул сүзләрдән соң тагы әллә ниләр сөйләп караса да, Галәү тарафы хак икәнене күреп:

– Садыйк ага, сезгә дә бераз җыеныбрак торырга кирәк. Әлхәмделиллаһ, карамадыңыз түгел, Галәүнең дә сүзләре дөрест бит! – диде.

Садыйк та Галәүнең сүзеннән чыкмаска вәгъдә биргәнгә, хәзрәт тә «ил-көнгә мәсхәрә булмаңыз» дип нәсыйхәт иткәнгә, Галәү калырга булды.

Иртәгесене кияү мулладан бер йөк арыш сорап хат килде. Галәү никадәр буш йибәрергә теләсә дә, Мәрфуга абыстай тындырмаганга, Садыйк абзый поты бер сумга хисаплап, бурычка алып биреп йибәрде. Көзге ашлыкны әрәм иттермәс өчен, Галәү әллә никадәр анасы белән оршышты, базарга барганда, кияү муллага кушкан нәрсәләрене берсене дә алмый башлады, анларны алдырырга йибәрә башласалар да, тавыш күтәрергә тотынды.

Кияү муллага бу килешмәде. Ул, әллә нәрсәгә үпкәләгән булып, өч ай килми торды, өч ай Саҗидәне дә йибәрмәде. Дүртенче айда ул, озын хат язып, оннар, итләр, ашлыклар соратты. Галәү өйдә булмаганга, Мәрфуга абыстай шыгрым бер йөк төяп йибәрде. Ул тагы ачылды, тагы кунакка килде. Кыш яртысында ашлык алырга йибәргән малаена Галәү, бернәрсә бирдермәенчә:

– Биргәннәренә дога кылсын инде, дип әйттеләр, диген, – дип, буш йибәрде.

Бер атна вакыт үтмәде, балалары белән Саҗидә килеп төште. Ул, җылап-җылап, атасына, анасына мулласының хурлануыны, шуның өчен Саҗидәне кыйнавыны сөйләде, агасы оршышты, аталарына-аналарына:

– «Менә орлыкка бер йөк ашлык бирмәсәләр, сукага егерме биш тәңкә акча бирмәсәләр, кайтма, өйгә кертмим!» диде, – дип зарланды.

Галәү:

– Йөз өсте белән китсен! – дисә дә, Мәрфуга абыстай:

– Ни сөйлисең син, Галәү? Мулла кияү… – дип башлаганга, ул:

– Мин актык орлыктан аңар күзенә кырып салырга бер бөртек тә бирмим! – дип, келәтне бикләп алды.

Мәрфуга абыстай, тагы тәңкәләрене сатып, чулпысыны закладка салып, унсигез тәңкә акча бирде. Галәү кырга киткәч, орлык тутырырга дип, келәткә дә керде. Ләкин Садыйк абзый бу юлы бер капчыктан артык салдырмаганга, аңар күрсәтмәенчә тагы бер капчыктан артык биреп булмаганга, Саҗидә ике капчык ашлык, унсигез тәңкә белән генә китте.

Кырдан кайту белән Галәү, дүрт күзе кеби саклап килә торган орлык кимегәнне күреп, тагы тавыш чыгарды. Анасы:

– Хатының урлагандыр, – диде.

Ул, чыдый алмаенча, тагы җыенырга тотынды. Бу юлы ул дуст-ишнең дименә карамаенча чыгарга булды. Иртә белән, бабаларыннан җиккән ат алып килеп, ул, әйберләрене төяп, өйгә, әтисе-әнисе янына: «Караңыз, бернәрсә дә алмадым!» – дияргә керде. Анларның бер сүз дәшмәүләренә карап:

– Хәерле булсын, дәшәрсез әле, – дип, хатынына кычкырып, угылыны арба өстенә утыртып, капканы ачты.

Капка ачылу белән, шуны гына көткән кеби, начар гына арбага көчкә генә селкенә торган бия җиккән, арбасының артына иске сандык куйган, ике ягына ике баласыны утырткан, җылый-җылый күзләре шешенеп беткән Саҗидә килеп керде. Ул каршы чыккан әнисенә, күз акайтып калган агасына, җиңгәсенә каршы:

– Аерды! Хәрәм хат бирде!.. – дип кычкырды.

Соң.

255.Тасдыйк итү – раслау.
256.Вал – ныгытма.
257.Ханис – антын бозучы.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
20 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1954
Hacim:
591 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04299-7
İndirme biçimi: