Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 33
Өченче пәрдә
Икенче картина
Музыка. Икенче пәрдәдәге Советлар йорты. Караңгы төн. Җил, давыл, күк күкри, яшен яшьни.
I. Карчыклар, Үтәш бабай, Минһаҗ, Закирҗан һәм башка халык.
Карчыклар (серле яшерен курку тавыш белән). Бу ни хәл, бу ни хәл!..
Барысы. Тс-с-с!..
Минһаҗ (кычкырып). Ут яндырыгыз, ут!
Закирҗан (шырпы сызып). Шырпы янмый, чыланган.
Минһаҗ. Мә, мә, яндыр!
Закирҗан асылмалы лампаны кабыза. Телефон шалтырый. Барысы да куркып калалар.
Минһаҗ. Телефонга кагыласы булмагыз, ярамый, ярамый!..
Үтәш бабай (тынлыктан соң). Койрыклы йолдыз туган елны нәкъ шундый ташкын булды. Шулай ук күк күкрәде, шулай ук давыл булды…
Беренче карчык. Кая соң болар?
Икенче карчык. Түрәләр кая?
Өченче карчык. Кандырда ни хәл икән?
Беренче карчык. Мондый ташкынны гомеремдә беренче күрәм. Балалар, нәрсә көтәбез соң без монда?
Минһаҗ. Җыен килмешәк, җыен бәрәкәтсез эш башында булгач, нәрсә көтәсең! Авылны су агызып китсә, аларга ни!
Карчыклар. Ләхәүлә, ләхәүлә!..
Бөркәнеп, Сафа керә.
II. Әүвәлгеләр һәм Сафа.
Минһаҗ. Ни бар?..
Сафа. Халык Ябалак тавына күченә, кыямәт анда. Түбән оч күперен агызып киткән, көчкә үттем.
Карчыклар. Ләхәүлә, ләхәүлә!
Үтәш бабай. Сәрмән буасы ычкынмаса, бер хәл әле. Ул ычкынса харап, оланнар!
Телефон.
Минһаҗ. Якын барасы булмагыз!
Бәдига керә.
III. Әүвәлгеләр һәм Бузотёр Бәдига.
Бәдига. Кая алар, кая алар, теге килмешәк үзе кая киткән!.. Ике ай буенча җир казытып, авылга кабер хәзерләгән ул. Кая ул мордар?!
Минһаҗ. Качкан.
Бәдига. Качкан?! Әй Илаһым, алты балам белән шулай ук суда гарык булырмынмы икәнни!.. Нишлим, нишлим, киңәш бирегез, акыл бирегез!
Үтәш бабай. Бәдига килен, болай холыксызланма, ярамый. Безгә дә бәйрәм түгел ич, күрәсең. Сәрмән буасы ычкынмаса, хәтәр алай зур күренми әле.
Бәдига. Хәтәр булырлык булмаса, ул килмешәк үзе дә качмаган булыр иде. Юк, юк, үләбез, үләбез, барыбыз да суда гарык булачакбыз!
Карчыклар. Сөбханалла, сөбханалла!..
Урамда улаган тавыш.
Минһаҗ.Чү, туктагыз!.. Нәрсә үкерә?.. Әллә ычкындымы икән!..
Тынып калалар. Каты күкрәп, тәрәзә пәрдәләрен бәреп, җиргә авыр бер нәрсә гөрселдәп төшә. Ут сүнә.
Барысы. Ай, харап булдык, коткарыгыз!
Минһаҗ. Туктагыз!..
Тынып калалар.
Ут яндырыгыз, ут!
Гайфулла. Шырпы юк.
Минһаҗ. Мә, мә, кая син?
Гайфулла. Кая, бир.
Ут кабызып торганда, урамда ярсыган кеше тавышы ишетелә.
Нәгыйм. Караул, караул, коткарыгыз, коткарыгыз!.. Батабыз!..
Карчыклар. Сөбханалла, сөбханалла!..
Нәгыйм керә.
IV. Әүвәлгеләр һәм Бузотёр Нәгыйм.
Нәгыйм. Коткарыгыз, батабыз!.. Мунчамны су агызып китте.
Барысы. Ә-ә-ә?!
Нәгыйм. Тәкә Хәйрулласының тәрәзәләре суга күмелде.
Карчыклар (елашып). Харап булдык, харап булдык!..
Һилал керә.
V. Әүвәлгеләр һәм Һилал.
Һилал. Уф, уф!.. Ни дип монда утырасыз, Акчишмә суы, ярларыннан чыгып, авыл өстенә килә. Түбән очка Ябалак тавына күчәргә куштым. Атлар кирәк. Полевод кая?..
Телефон.
Әһә…
Минһаҗ (юлына аркылы төшеп). Тукта!.. Яшен атып үтерәчәк бит үзеңне!
Һилал (кире чигенеп). Ух, Акбирдин, картлар сүзен тыңламадың!..
Нәгыйм. Ә син, эттән туган, үзең нәрсә карадың!.. Мунчам агып китте бит, кем түләр аны?..
Бәдига. Алты балам белән батырып үтерәсез бит!..
Һилал. Акбирдинга барыгыз!
Нәгыйм. Эт койрыкка, койрык эткә дигәндәй, бер-берегезгә сылтарга эш калдымыни!..
Урамда тавыш.
Фәридә тавышы. Ярдәм, ярдәм, ярдәм!
VI. Әүвәлгеләр һәм Фәридә.
Фәридә. Абыйларым, җаннарым, ярдәмгә, ярдәмгә әйдәгез, силос башнясына су керә!.. Һилал иптәш!..
Һилал. Акбирдин коткарсын!..
Фәридә. Ә?!
Һилал. Кочаклап Ябалак тавына менгереп куяр, дим.
Бригадир керә.
VII. Әүвәлгеләр һәм бригадир.
Бригадир. Иптәшләр, агайлар, Куянлыкта Акчишмә өргәсе ычкынган. Бөтен көчне шунда ташларга кирәк, әйдәгез!..
Минһаҗ. Комсомоллар, ударниклар барсын!
Бригадир. Алар анда… Аларга ярдәм кирәк. Марш Куянлыкка!
Минһаҗ. Җикеренмә, маңка малай!..
Бригадир. Нәрсә?! Ярый!..
Минһаҗ. Ярасы юк. Ярылган да, ямалган да, ялт иткән. (Һөҗүм итеп.) Акбирдин кая, кая качты?
Нәгыйм.
Бәдига.
Кая качты?..
Телефон.
Минһаҗ (бригадирны этеп җибәреп). Якын барасы булма!
Бригадир. Җибәрегез!
Минһаҗ. Батырып үтерергә теләвегез аз, яшеннән аттырып, яндырып үтерер идеңмени! (Өстенә бара.)
Бригадир. Кит юлымнан!
Сафа. Ярамый, ярамый, яшен, харап булырсың!
Бригадир (телефонга ташланып). Мине атсын.
Минһаҗ. Җибәрмә, җибәрмә!
Бригадир. Якын килмәгез!.. (Телефонда.) Әйе, әйе… Нәрсә?.. Ә?.. Сәрмән буасын?..
Барысы. Нәрсә, нәрсә?
Бригадир. Сәрмән буасы… ычкынган!..
Барысы. Ә-ә-ә!..
Тынлык.
Бригадир. Сакланырга кушалар…
Барысы. Караул, караул!.. Батабыз, коткарыгыз, коткарыгыз!..
Акбирдин, полевод керәләр.
VIII. Әүвәлгеләр һәм Акбирдин, полевод.
Акбирдин. Туктагыз!.. Нәрсә бар?..
Бригадир. Сәрмән буасы ычкынган…
Акбирдин. Нәрсә?! Ычкынган!..
Бригадир. Хәзер генә телефон белән…
Акбирдин. Начар!.. Начар!.. Хәзер, чирек сәгать эчендә бөтен авылны җыйнап, бөтен көчне Куянлыктагы өргәне коткарырга куярга!..
Бригадир. Бөтен җирдә паника, бер кеше табар хәл юк.
Акбирдин. Ябалак тавына күчәргә кем кушкан?
Һилал (алга чыгып). Мин.
Акбирдин. Син?..
Минһаҗ. Халык сезгә басудагы йомран түгел, суга батырып тончыктырырга!..
Һилал. Алай…
Акбирдин. Әһә!..
Полевод. Шундый куркынычлы моментта син, Совет председателе, ячейка директиваларын тормышка ашырмыйча, Минһаҗ агай кочагына кердеңмени?..
Һилал. Җитәр, өркетмә!..
Полевод. Тукта, дим мин сиңа!..
Һилал. Туктамыйм… Моңарчы авызлыклаганыгыз да җитәрлек булды инде!
Минһаҗ. Алай…
Һилал. Ә син соң, син үзең, ячейка секретаре була торып, шул килмешәкнең койрыгына тагылып, авылны нинди хәлгә китереп куйдыгыз.
Акбирдин. Җитәр!.. Сүз вакыты түгел, эш кирәк. Акчишмә өргәсе ычкынган, Сәрмән буасы ычкынган, авыл өстенә ике яклап куркыныч килә!.. Авылны, ничек кенә булмасын, коткарып, саклап калдырырга кирәк!.. Мин комсомоллар янына, Акчишмә өргәсен коткарышырга китәм. (Полевод белән бригадирга.) Ә сез, халыкны җыеп, хәзер үк Кандыр буасын өздерегез!..
Минһаҗ. Әһә!.. Күрдегезме, Кандыр буасын өздерәләр, бөтен авылны батырып үтерергә җыеналар. Безне үтергәнче, үзләре дөмексеннәр, бәр!.. Җаннары җәһәннәмгә!..
Нәгыйм. Бугазларын чәйнәгез!..
Ташланалар. Үтәш ике арага баса.
Үтәш бабай. Ярамый, ярамый, оланнар! Аларның безгә хәзер иң кирәк чаклары.
Минһаҗ. Буталма син, карт үләт!
Үтәш. Ярамый, оланнар!
Нәгыйм. Безгә барыбер үлем, бәр!..
Ташланалар.
Барысы. Караул, караул, үләбез, үтерәләр!..
Ыгы-зыгы. Ут сүнә. Тынлык. Бригадир ут кабыза. Куркынычлы тынлык. Минһаҗлар, Нәгыймнәр Акбирдинга һөҗүмгә хәзерләнгән хәлдә катып торалар. Һилал читтә.
Акбирдин. Мине кыйнарга өлгерерсез, башта авылны коткарырга кирәк. Кем безнең белән, әйдәгез!..
Акбирдин, полевод, бригадир, Фәридә, Закирҗан, Сафа, ахырдан Үтәш бабай чыгып китәләр, калганнар калалар. Һилал чыгарга да, чыкмаска да белмичә аптырап, буталып кала.
Пәрдә.
Дүртенче пәрдә
Күпер төзәтәләр. Ярның ике башында электр өчен ике багана күренә. Әмәк белән Шәмәк күпернең араталарын беркетә. Сафа белән Тимеркәй балта эшендә.
I. Әмәк, Шәмәк, Сафа, Тимеркәй.
Музыка.
Әмәк.
Балан, миләш, җиләк, чия
Бездә күп ул күплеккә.
Шәмәк.
Колхоз уңганнарны сөя,
Ялкауларны чүплеккә.
Әмәк.
Күрәм: кырау тимәгән.
Тыштан гел кызарасың.
Шәмәк.
Кулак тәмең бетмәгән,
Шикәр даулап торасың.
Бергә.
Колхоз яланы иркен, ай-вай, баланым!
Кызарып шунда пеш син, ай-вай, баланым!
Заман кыйбат агаһ бул!
Бездән киңәш сиңа шул:
Советски балан бул,
Шикәрсез дә төче бул.
Ай-вай, баланым, түгәрәгем, кызыл бит,
Бергә-бергә тәгәрәп, күмәк булып гомер ит!
Әмәк.
Кулакларны кикерттең,
Шәмәк.
Ялкауларны төчкерттең.
Бергә.
Әчкел, төчкел төчкелтем,
Әчкел, төчкел төчкелтем.
Шәмәк.
Син, Әмәк, миңа шуны әйт.
Әмәк.
Йә?
Шәмәк.
Эштә, көчтә, без күмәкме?
Әмәк.
Күмәк.
Шәмәк.
Күмәк илдә хәрәкәтме?
Әмәк.
Хәрәкәт, ди, йә?
Шәмәк.
Хәрәкәттә бәрәкәтме?
Әмәк.
Бәрәкәт, ди, йә, йә?
Шәмәк.
Син элекке батракмы?
Әмәк.
Батрак.
Шәмәк.
Батрак булсаң, балтаңны тот катырак!
Шәмәк.
Кызыл, кызыл, кызыл төс лә,
Кызык төс ул ансы дөрес лә.
Әмәк.
Кызлар кызыккан кызыл төс
Советски безнең төс лә.
Шәмәк.
Балан төсе дә кызыл төс.
Әмәк.
Миләш төсе дә кызыл.
Шәмәк.
Кызыл борыч үтә кызыл.
Әмәк.
Тыштан бар да кып-кызыл.
Кулак койрыгы ишәкләргә,
Ялкау, наян, тинтәкләргә…
Шәмәк.
Оппортунист имгәкләргә,
Тудый-судый хикмәтләргә…
Әмәк.
Кызыл балан, дисеңме?
Шәмәк.
Кызыл борыч, дисеңме?
Әмәк.
Сыртларына, дисеңме?
Шәмәк.
Артларына, дисеңме?
Сафа. Разыймын, егетләр. Маладис! Дисвительне балан әчегә әче… Әмма ләкин бәлеше тәмле…
Әмәк, Шәмәк, тимерчыбыклар рәтләп, соңыннан аякларына тырнаклар киеп, баганаларга менеп китәләр.
Тимеркәй. Чү әле!
Сафа. Колхоз баланы кулакларны дисвительне кикертте. Мине дә ул төчкертте. Мин яшермим. Колхозда атаклы ялкау кем иде?
Тимеркәй. Син.
Сафа. Дөрес. Кем лодырь иде?
Тимеркәй. Балан Сафа.
Сафа. Анысы да дөрес.
Тимеркәй. Кем эшләмичә күктән күкәй көтеп торды?
Сафа. Мин дисвительне күктән күкәй төшкәнен көтеп яттым. Әмма ләкин здель, здельме ул, здель күктән күкәй көтәргә кушмый, җирдә эшләргә куша.
Тимеркәй. Чү әле, чү!..
Сафа. Тукта, бетмәде. Ә хәзер мин кем? Йә, әйт, хәзер мин кем?
Тимеркәй. Кем соң син?!
Сафа. Юк, менә син әйт, кем мин?
Тимеркәй. Үзең белмәгәнне мин каян белим.
Сафа. Ә, алаймы?
Тимеркәй. Шулай.
Сафа. Сүзең беттемени?
Тимеркәй. Бетте!
Сафа. Ә, беттеме?
Тимеркәй. Бетте, дим инде, бәрәкәт.
Сафа. Юк, бетмичәрәк торсын әле.
Тимеркәй. Я, ярый, бетмәде.
Сафа. Ә, бетмәдеме?
Тимеркәй. Бетмәде.
Сафа. Юк, бетәр.
Тимеркәй. Йә, ярый, җитәр. Шуннан соң?
Сафа. Мин, агай-эне, элек Балан Сафа идем.
Тимеркәй. Хәзер кем соң?
Сафа. Хәзер здель Балан Сафа, ә иртәгә…
Тимеркәй. Чү, чү, сикермә алай киртәгә!
Сафа. Сикерәм, сикерермен. Безнең, беләсең килсә, агай-эне, Тимеркәй агай, сикерә торган чаклар хәзер.
Тимеркәй. Сикергәч күрербез.
Сафа. Сикерәм!
Тимеркәй. Сикер.
Сафа. Сикерәм!
Тимеркәй. Сикер, дим ич инде.
Сафа. Менә шулай, агай-эне, Тимеркәй агай, иртәгә мин ударник!.. (Күкрәгенә сугып.) Ударник, ударник, ударник!..
Тимеркәй. Әй, чү, чү, акрын. Күкрәк дигәч тә, барабан түгел лә ул, алай рәхимсез ударәт итәргә…
Сафа. Үз күкрәгем, советски, здельни күкрәк! Менә, менә, менә!..
Тимеркәй. Чү әле, чү, кая, борыныңны тотып карыйм әле!
Сафа. Юк, агай-эне, Тимеркәй агай, борынны тотмыйчарак тор син, яме?! Менә кулны тот син!.. (Кулын суза.)
Тимеркәй. Борының кирәк миңа.
Сафа. Нигә алай кирәк булды соң сиңа минем шадра борын?
Тимеркәй. Шашар алдыннан борын кыза, ди.
Сафа. Юк, агай-эне, Тимеркәй агай, тора тор. Ударник борыны кызмый ул.
Тимеркәй. Син ударникмы?
Сафа. Иртәгәдән.
Тимеркәй. Ударник, ә?
Сафа. Ударник.
Тимеркәй. Син ударник?
Сафа. Мин ударник!
Тимеркәй. Кит, дим, кит!
Сафа (бүреген җиргә бәреп). Ударник!
Тимеркәй (бүреген җиргә бәреп). Булмый!
Сафа. Ударник!
Тимеркәй. Булмый!
Сафа. Ударник, дим!
Тимеркәй. Булмый, дим!
Сафа. Ударник!..
Тимеркәй. Чү әле, чү!.. Синең бүрек, үзең әйтмешли, дисвительне ударник икән, шап та шоп килә. Дисвительне тузаны да бар икән. Син, энекәш, ударник бүрек тузанын күзгә җибәреп, минем бригадир бүрекне кимсетмә алай!..
Сафа. Син, агай-эне, соңгы айның хезмәт табелен карап күр, кайсыбызның труддин күбрәк икән анда! Пештеңме?
Тимеркәй. Сүздә мин арысланның да колакларыннан тотам, ә эштә песи койрыгы да кулдан ычкына, белдеңме!.. Бушка сүз ярышы ясап торганчы, әйдә, пычкы белән сайрашыйк.
Сафа. Әйдә. Сайратыйм әле мин сине…
Бүрәнә кисәләр.
Шәмәк (багана башыннан). Әмәк!
Әмәк. Әү-ү.
Шәмәк. Колхоз сиңа күренәме?
Әмәк. Күренә.
Шәмәк. Силос башнясы?
Әмәк. Күренә.
Шәмәк. Клуб?
Әмәк. Күренми.
Шәмәк. Ашханә?
Әмәк. Түбән ич ул.
Шәмәк. Ә тегермән?
Әмәк. Нинди тегермән?
Шәмәк. Нинди булсын, яңа.
Әмәк. Электр стансасы диләр аңа.
Шәмәк. Күренәме?
Әмәк. Әнә, әнә ул.
Сафа. Тимфы белән, тимфы белән!
Тимеркәй. Айгыр көче икән үзеңдә, бирән!
Шәмәк. Әмәк!
Әмәк. Әү, Шәмәк?
Шәмәк. Күрдеңме?
Әмәк. Нәрсәне?
Шәмәк. Турбинны.
Әмәк. Әйтте сүз!.. Иртәгә куя башлыйлар, ди. Акбирдин иптәш шул эш турында калага китте бит.
Шәмәк. Бушатма, тартып беркет! Техник ни диде?
Әмәк. Әү!
Шәмәк! Бушатма, әбиең ычкыры түгел, дим.
Әмәк. Ычкындыр дисеңме?
Шәмәк. Әбиеңнең ычкыр бавы түгел, дим… Электр!
Әмәк. Эләктердем.
Шәмәк. Тарт, дим, тарт!
Сафа. Әйдә, әйдә, ләпшемә, агай-эне!
Тимеркәй. Сәләтең үзеңә күрә түгел икән, юньсез.
Сафа. Сәләтне күрсәтәсе көннәр алда әле.
Шәмәк. Әмәк.
Әмәк. Әү-ү?
Шәмәк. Колагыңны куеп тыңла әле, сызгырамы?
Әмәк (тыңлап). Сызгыра!
Шәмәк. Электр йөри башлагач сызгырганны күрерсең әле!..
Музыка.
Шәмәк.
Тиз кил, тиз кил, электр,
Яктылык безгә китер!
Яңа дөнья, яңа көн
Колхозлар төзә бүген.
Әмәк.
Шоссе юллар, ай, буенча
Автобус җилдәй чабар.
Агач арба, юкә чана
Колхоз мичендә янар.
Бергә.
Резин көпчәк автобус,
Тизрәк кил син безгә, дус.
Яңа дөнья, яңа көн
Колхозлар төзә бүген.
II. Әүвәлгеләр һәм Минһаҗ.
Минһаҗ. Эш уң булсын, егетләр!..
Дәшмиләр. Пауза.
Сез, йолкышлар, нишләгән буласыз анда?..
Шәмәк. Электрга юл сузабыз!
Минһаҗ. Юл?..
Әмәк. Юл шул. Нигә исең китте аңа?
Минһаҗ. Юк, исем китми. Сез сузган юлдан нинди электр йөрер икән, шуңа акылым җитми.
Шәмәк. Синең акыл кыскалыгына без бинават түгел.
Әмәк. Политграмотасыз акыл дисәңче.
Минһаҗ. Ярый, ярый, мин болай гына.
Шәмәк. Булдымы, Әмәк?
Әмәк. Булды, Шәмәк.
Баганадан төшәләр.
Минһаҗ. Сафа энем, сөбханалла, күз тимәсен!.. Кая, берәрне булмаса урап та алыйк. (Тәмәке чыгара.)
Сафа. Үземдә бар.
Минһаҗ. Һә, үземдә бар диген. Ярый, ярый…
Тимеркәй (эштән туктап тәмәке урый-урый). Минһаҗетдин, кая болай?
Минһаҗ. Районга.
Тимеркәй. Алай…
Минһаҗ. Шулай. Колхоздан чыгардык дигәч тә, эш бетте дип уйлагансыз үзегезчә.
Тимеркәй. Бетсә дә беткәндер шул.
Минһаҗ. Юк әле, бетмичәрәк торсын.
Тимеркәй. Анысы инде үз эшең.
Минһаҗ. Районга барам. Анда чыкмаса, шәһәргә барырмын. Анда да чыкмаса, Мәскәүгә дә юл киселмәгән. Талашырмын, чәйнәшермен, үземнекен итәрмен.
Тимеркәй. Иттерсәләр!
Минһаҗ. Нәрсә, иттерсәләр?
Тимеркәй. Иттерсәләр итәрсең, дим. Һай, анда утыручыларның башларын, мин әйтәм, синең ишеләргә генә оттырырлыклар түгел, ди, анда.
Минһаҗ. Мин отарга бармыйм, хакымны дауларга барам.
Тимеркәй. Хак дип инде… Белмим тагы…
Минһаҗ. Безнең нәсел дүрт буын батрак, өч буын беднәк, ике буын середнәк булып килгән. Шулай булгач, мине, Минһаҗетдин Гыйлаҗетдиневне, колхоздан чистартып чыгару кайсы законда, нинди дикриттә язылган икән. Нисмиешь права!
Әмәк. Кулак койрыгы дигән соңгы буыныңны кая куясың?
Минһаҗ. Анысын синең борын астыңдагы чишмәне сөртергә калдырам.
Шәмәк. Юк, син аны үзеңдә сакла, сәфәргә койрыксыз чыгу килешмәс.
Минһаҗ. Кулакларга койрык булып нишләгән?
Шәмәк. Нишләр идең тагы?
Әмәк. Бәй, син әллә кулак койрыкларын, сыерыңның койрыгы төсле асылынып, былчыранып йөриләр дисеңме? Алар бар да, синең шикелле йомшак җәеп, катыда кабырга кабартучылар, белдеңме?
Минһаҗ. Шуннан соң?
Сафа. Өндәмә, Минһаҗ агай, өндәмә. Сөйләгән сүзләреңне, эшләгән этлекләреңне исеңә төшереп кара!.. Харап итә яздың бит кешене, агай-эне.
Минһаҗ. Нәрсә сөйләгән мин сиңа! Гомерең буена минем тәмәкегә көя булып йөрдең бит.
Сафа. Теге ташкын вакытында Бузотёр Нәгыймнәр дә синең тәмәкене бик күп тарттылар, исеңдәме?.. Колхозга дус кеше шулай буламыни?
Минһаҗ. Курку белән ачу килгәндә, кеше әллә ни эшләр.
Сафа. Мин дә шулай дим, май кап дим, агай-эне, Минһаҗ агай.
Минһаҗ. Алла казасын әллә миннән күрер идегезме?
Шәмәк. Каза тудырмакчы идегез дә – барып чыкмады шул. Ялт итте. Акчишмәне дә, авылны да саклап калдык.
Әмәк. Турбин да килде. Бер айдан колхоз урамнарында гына түгел, менә бу күпер башларында да электр яначак.
Минһаҗ. Күрербез.
Шәмәк. Синең күрүеңнең безгә хаҗәте, – Акбирдин иптәш әйтмешли, кәҗә бәясе. Колхоз күрсә, шул җитәр.
Минһаҗ. Син, егет булсаң, үз сүзеңне сөйлә. Акбирдин сүзләренә тутый булуның истибрама да хаҗәте юк.
Шәмәк. Совет, колхоз эше турында сөйлим мин. Безгә яктылык, яктылык кирәк. Урамнарда, өйләрдә, сыер абзарларында да якты булсын. Шуны эшлибезме, эшлибез. Яктылыктан качкан ярканатларның, кулак койрыкларының, аффартунистларның, чурт-гурләрнең хаҗәтләренә төчкерәм!.. (Бер бармагы белән танавын тотып сеңгерә.) Менә!
Әмәк (декламировать итеп).
Ныграк, катырак бәрер өчен
Дошманнарның башына.
Безгә кирәк машина!..
Сафа. Барган җирләреңдә әйт, ялкаулыкка өндәп, бик күп тәмәкемне тарткан Балан Сафа, диген, иртәгәдән ударник була, диген!..
Минһаҗ. Ударник!..
III. Әүвәлгеләр һәм Һилал.
Әмәк. Кая болай, Һилал иптәш?
Һилал (җилкәсендә котомка). Ячейка секретаре белән Акбирдиннан сорарсыз.
Минһаҗ. Һилал иптәш белән минем юл бер хәзер.
Һилал. Саташма, Минһаҗ агай, саташма, дим!
Минһаҗ. Нигә, син райкомга, мин районга – юлыбыз бер.
Һилал. Синең юл белән минем юл бервакытта да бер булмас!
Минһаҗ. Шулайдыр… Ник дисәң, этнең койрыгын кем киссә…
Һилал. Җитәр! Син ул кулак койрыгы, белдеңме аны, син ул!
Минһаҗ. Ай, чү, акрын бас, егет, егылганны кем дә кыйный ала аны. Егылганны торгызу әнә ул егет эше инде… Сине торгызгалаган чакларым бар иде. Хәтерең начарланган, күрәм. Чабатадан итеккә күчкәнеңә күпме әле? Азау тешләреңне суырып кара әле, кемнең икмәк тәме килә икән!
Һилал. Кит, дим, кыяфәтеңә карый алмыйм!
Минһаҗ. Эт этлеген итмәсә, күңеле булмый дигәндәй…
Һилал. Югал!
Тимеркәй. Бар инде, бар, Минһаҗетдин.
Минһаҗ. Һә, батыр, Акбирдин ачуын миннән алмакчы.
Һилал (наганын чыгарып). Китәсеңме, юкмы!..
Минһаҗ. Һә, салам торхан, каһарман… Ата күркә кабарган. Гөлдер, гөлдер!.. (Чыгып китә.)
Шәмәк. Әйдә, әйдә, тай.
Сафа. Кая китәсе булдың, Һилал иптәш?
Һилал. Заводка. Нигә эшләмичә ләчтит сатасыз?
Тимеркәй. Бетердек, кайтырга җыенабыз. Бөтенләйгә үкме?
Һилал. Әйе. Ярый, дуслар, хушыгыз! Яхшымы, начармы, күп еллар бергә эшләдек. Бергә-бергә колхоз оештырдык. Бергә-бергә Кандыр суын эчтек. Халыкка да, колхозга да начарлык теләмәгән идем. Үземчә чын күңелем белән бирелеп эшләгән идем. Ярамадым. Яратмадылар.
Тимеркәй. Эшләгән кеше ялгышмый булмый инде ул. Ярый, хуш, хәерле юл!
Әмәк.
Шәмәк.
Хуш, иптәш, хат яз!
Китәләр.
Һилал. Хушыгыз, хуш!.. Һә, тәрбияләргә, дисциплинага өйрәтергә, оппортунистлык чиреннән дәваларга заводка җибәрәләр, имеш. Гомеремдә бер генә тапкыр шул оппортунист дигәннәренең йөзен күргән булсам икән?! Фәридәсенә чаклы бит шуның чабуына ябышып йөри, чүпрәк!.. Ну, Акбирдин, исәп-хисап көне бер килер. Сөйгән кызымның күңелен суындырдың – өндәмәдем. Председательлектән төшертергә сәбәпче булдың – өндәмәдем. Туган илемнән сөрдерәсең, анысына да өндәмим. Инде райкомга әләкләп партия кандидатлыгыннан чыгартсаң, анысын инде бәхилли алмам!..
Акбирдин кереп килә, шат. Һилалны күреп кинәт туктый.
IV. Һилал, Акбирдин.
Акбирдин (ачык йөз белән). Ә… Һилал иптәш, китешмени, яхшы, бик яхшы…
Һилал. Тукта!
Акбирдин. Есть! (Туктый.)
Һилал. Үзеңне кызгансаң, мине харап итәргә теләмәсәң…
Акбирдин. Син нәрсә?.. Әллә чынлап та?..
Һилал. Урыныңнан кузгалма!
Акбирдин. Балаланма, Һилал иптәш.
Һилал. Әйт, дөресен әйт, район контроль комиссиясендә булдыңмы?
Акбирдин. Булдым.
Һилал. Минем турыда сөйләштеңме?
Акбирдин. Бу ниткән допрос?!
Һилал. Дөресен әйт, сөйләштеңме?
Акбирдин. Конешно, сөйләштем.
Һилал. Кандидатлыктан чыгарттыңмы?
Акбирдин. Кемне?
Һилал. Мине.
Акбирдин. Аңламыйм.
Һилал. Дөресен әйт, миңа хәзер барыбер…
Акбирдин. Организация минем сүз белән йөримени, кызык син!
Һилал. Кызык?!
Акбирдин. Кызык. Тәрбия кирәк сиңа, партия тәрбиясе кирәк. Ничего, анда кеше итәрләр. Хәерле юл!
Һилал. Көлмә!.. Дөресен әйтмәсәң, бу күпердән… (Кесәсен капшый.)
Акбирдин. Саташма!.. Кит, юл өстемдә торма!
Һилал. Син минем юл өстемдә торасың, син мине…
Әмәк белән Шәмәк күпер астыннан чыгалар.
V. Әүвәлгеләр һәм Әмәк, Шәмәк.
Шәмәк. Ишеттегезме, яңа хәбәр!
Әмәк. Искиткеч кызык хәбәр!
Шәмәк. Чү әле, Әмәк!
Әмәк. Болгатма, дим, Шәмәк.
Акбирдин, Һилал үз юлларына китәләр.
Шәмәк (бармагы белән изәп). Әмәк!..
Пәрдә.
Бишенче пәрдә
«Кызыл йолдыз» колхозында мәйдан. Яшьләр баганаларга флаглар, гирляндалар эләләр. Аерым урыннарга – витриналарга плакатлар ябыштыралар. Сәхнәдә хәрәкәт, җанлылык, хәзерлек. Акбирдин, полевод, Минһаҗ һәм Һилалдан башка уйнаучыларның барысы да сәхнәдә, киенгән, шат. Читтә клуб парадные күренә.
I. Акбирдин, полевод, Минһаҗ һәм Һилалдан башкалар.
Квартет (җырлый).
Бүген бәйрәм, илдә чын ямь,
Илдә чын ямь, илдә чын ямь,
Калма эштән, эштә чын ямь,
Эштә чын ямь, эштә чын ямь.
Батыр, каһарман ударчылар сез,
Эшкә чыныккан колхозчылар сез,
Мактап танылган нык бригадирлар,
Эштә дан алган хатын-кыз, ирләр.
Хор.
Удар көч белән,
Матур эш белән,
Илдә ямьле дан тота,
Төзелешне ныгыта.
Колхоз, совхозда,
Фабрикта, заводта
Ударник чын эшче,
Ударник колхозчы.
Удар көч белән,
Матур эш белән,
Илдә ямьле дан тота,
Төзелешне ныгыта.
Яңа дәрт белән,
Яңа көч белән,
Шулай иртәгә
Чыгыйк эшкә дә.
Квартет.
Бүген бәйрәм, илдә чын ямь,
Колхозчыга, совхозчыга,
Коммунага күптән көткән
Кояш чыга, кояш чыга.
Соңгы көрәшнең алгы сафында
Көчле сыйныфның көче торганда,
Шәфкать, мәрхәмәт юк, юк дошманга.
Чигенү безгә ят, җиңеп барганда.
Хор.
Удар көч белән,
Матур эш белән,
Якты яңа дөньяга
Давыл булып барганда,
Колхозда, совхозда,
Фабрикта, заводта
Ударник чын эшче,
Ударник колхозчы.
Удар көч белән,
Матур эш белән,
Илдә ямьле дан тота,
Төзелешне ныгыта.
Яңа дәрт белән,
Яңа көч белән,
Шулай иртәгә
Чыгыйк эшкә дә.
Яшьләр эшләрендә дәвам итәләр. Кайберәүләр йөреп торалар.
Күбесе клубка кереп китәләр. Үтәш бабай керә.
Сафа (Үтәшкә килеп). Ничегрәк, Үтәш бабай, ә… Эшебез дә көчле, бәйрәмебез дә күрекле. Кара син боларга, карабодай басуымыни!..
Үтәш бабай. Шуны уйлап утырам әле, кем, Мөхәммәтсафа. Уйлыйм, уйлыйм, очына чыга алмый хәйран булып аптырап калам. Үләсе килми, дим, үләсе килми…
Сафа. Нигә үләргә, торабыз, шаулатып торабыз!
Үтәш бабай. Шулаймы?
Сафа. Соң, социализмга барганда үләргә ярыймы соң…
Үтәш бабай. Мин дә шул турыда уйлыйм. Дөньясы бигрәк күңелле булып китте бит, бәрәкәт!..
Сафа. Әле бу баласы, алда аның анасы…
Үтәш бабай. Мин дә шуны әйтәм. Кырда, ындырда машина. Күкәйдән чебине дә машина чыгара лабаса. Ә Кандыр, Кандыр нишләде!.. Судан ут чыгардылар. Көннәр, төннәр буе уйлыйм. Ничек соң бу болай, дим. Әллә төшме икән, дим. Төш түгел бит, ә, төш түгел бит…
Сафа, Әле бу баласы гына, дим ләбаса, хикмәтләр алда әле.
Үтәш бабай. Мин дә шуны әйтәм. Кайчагында төннәрдә торып лектр кендеген борып куям… Келт яна, келт сүнә, яңадан келт… Яңадан яна, хи-хи-хи… Кая, якынрак кил әле… Шуны әйтәм, белмәссең, мин әйтәм, Акбирдин бервакытны миңа, теләсәң, картларны да яшәртә алабыз, дигән иде.
Сафа. Үз теле белән әйттеме?
Үтәш бабай. Үз теле белән, бүгенгедәй исемдә. Әйткәнен булдыра торган булып чыкты бит. Белмәссең, мин әйтәм…
Сафа. Зерәгә тел туздырмый инде ул.
Үтәш бабай. Аны сөйлә, моны әйт дигәндәй, үләсе килми бит, хи-хи-хи…
Сафа. Үзең әйтмешли, Алла яшәртә алмаганны булдыра алырлармы икән соң?
Үтәш бабай. Әй, алай димә, теләсәләр булдырып та куярлар. Судан ут чыгарганны… белмәссең… кап-кара сакаллы ир уртасы ясар да куяр, менә вәт, хи-хи-хи!..
Сафа. Белмим…
Үтәш бабай. Ә мин беләм. Дөньяның ачысын-төчесен синнән күбрәк күргән мин…
Сафа. Шулай дисеңме?!
Үтәш бабай. Үтәш бабай әйтте диярсең.
Гөләндәм. Үтәш бабай, кичкә монда килергә онытма, уеннар була, килми калма!
Үтәш бабай. Киләм, киләм. Шуны әйтәм әле, оланнар, белмәссең, мин әйтәм, берәр елдан үзем дә уйнап куйсам… Белмәссең, ә?.. Хи-хи-хи! (Сафага төртә.)
Сафа. Эчтән тын! Хи-хи-хи!..
Үтәш бабай. Белмәссең, май кап! Хи-хи-хи…
Гөләндәм. Әллә нәрсә серләшәсез.
Үтәш бабай. Белмәссең, белмәссең, хи-хи-хи…
Сафа. Алай, хи-хи-хи…
Гөләндәм. Кызлар, егетләр, Үтәш бабайның сезгә сүзе бар!
II. Әүвәлгеләр һәм халык.
Барысы (Үтәшне чолгап алып). Тыңлыйбыз, тыңлыйбыз!..
Үтәш бабай. Сүз дип инде, хәзергә сер әле. Белмәссең, май кабыгыз, оланнар, хи-хи-хи…
Барысы. Үтәш бабай сөйләсен!..
Үтәш бабай. Аны сөйлә, моны әйт, оланнар, картлар эше телдә калтырый, яшьләр эше кулда ялтырый дигәндәй, бәйрәмебез тагы да ямьлерәк, тагы да күреклерәк булсын өчен, һаваларны яңгыратып, су буйларын шыңгыратып алыгыз, булмаса, хи-хи-хи… Әмәк белән Шәмәк кая соң, күренмиләр?
Әмәк. Монда без, Үтәш бабай!
Үтәш бабай. Кая әле, теге лектр машинасын җибәргән чакта җырлаган көйне җырламый башладыгыз.
Шәмәк. Кайсын?
Үтәш бабай (җырлап).
Без кабызган утлар якты янар…
Хи-хи-хи.
Барысы. Ха-ха-ха!..
Үтәш бабай. Йә әле, шуны бер әйтеп алыгыз!..
Әмәк. Тамак юк бүген безнең…
Үтәш бабай. Хикмәт тамакта түгел, йөрәктә булсын, йөрәктә бәрәкәт.
Гөләндәм. Йә, сырланмагыз инде сораганда…
Шәмәк. Ни дисең, Әмәк?
Әмәк. Башлыйк, Шәмәк.
Музыка.
Әмәк, Шәмәк.
Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрендә;
Без кабызган утлар якты янар,
Якты янар хезмәт илләрендә.
Хор.
Без кичә алмаган юк кара урман,
Без җиңә алмаган дошман тумаган.
Безнең байраклар котлыйлар алар,
Котлыйлар алар хезмәт бәйрәмен.
Эш өстендә гөрләп үсәбез,
Гасырларны елда үтәбез,
Чыныккан якты корычтай
Зур үсәбез ныгып шулай,
Үсәбез, үсәбез, үсәбез!..
Әмәк, Шәмәк.
Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрендә;
Без кабызган утлар якты янар,
Якты янар хезмәт илләрендә.
Хор.
Безнең бакчалар чәчәк аталар,
Чәчәк аталар ил күрке өчен.
Безнең теләкләр уттай яналар,
Уттай яналар зур әмәл өчен.
Безнең байраклар котлыйлар алар,
Котлыйлар алар хезмәт бәйрәмен.
Эш өстендә гөрләп үсәбез,
Гасырларны елда үтәбез.
Чыныккан якты корычтай
Зур үсәбез ныгып шулай,
Үсәбез, үсәбез, үсәбез!
Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрендә,
Без кабызган утлар якты янар,
Якты янар хезмәт илләрендә.
Үтәш бабай. Разыймын, оланнар!.. Ничек ди, без кабызган утлар, диме?.. Шул, шул, якты яна, якты яна, оланнар?
Гөләндәм. Комсомоллар кая, комсомоллар!
Әмәк. Трактор Вәли кая?
Шәмәк. Кызлар, ә сез нәрсәгә тындыгыз?
Әмәк. Алай, безне генә җигәргәмени! Шулай бит, Үтәш бабай?
Үтәш бабай. Әү!
Әмәк. Сырланмасыннар, чыксыннар, дим. Әйдә, әйдә, көн дә, көн дә бәйрәм булмый.
Бригадир.
Безнең байрак җилфердәп уйнасын анда,
Батырларны чакырып биек данга.
Безнең байрак колхозда, совхозда уйный,
Бездән, сездән зур даннар, эшләр сорый.
Хор.
Данлы чорның матурларын,
Каһарманын, батырларын
Эш мәйданы чакырганда,
Намус өчен, даннар өчен…
Бөек чорның бизәкләре,
Бөек дәртләр теләкләре,
Ударниклар, чын батырлар,
Төшермиек байракларны!
Бригадир.
Безнең байрак безнең көн ул, безнең заман,
Киләчәккә хәзерли ул якты таң,
Безнең байрак көннән-көн гел ялан-ялан,
Югарырак күтәрик һаман, һаман…
Хор (кушымтаны җырлый).
Балет башлана.
III.Әүвәлгеләр һәм Акбирдин, полевод.
Полевод. Иптәшләр, туктагыз!
Бригадир. Нәрсә бар?
Полевод. Акбирдин иптәш, үзең әйт.
Акбирдин. Иптәшләр, «Кызыл йолдыз» колхозына килеп, сезнең белән бергә эшли башлауга ике ел тула. Шул вакыт эчендә, партия һәм хөкүмәт юлбашчылыгы астында, авыл хуҗалыгын яңа нигездә коруда, машиналаштыруда, электрлаштыруда, ашлык хәзерләү эшләрендә һәм башка кампанияләр буенча хәтсез зур уңышлыкларга ирешелде. Ләкин эшләнәсе эшләрнең зурлары, авырлары алда әле. Без ул кыенлыкларны да партиянең корыч җитәкчелеге белән җиңеп чыгарбыз, әлбәттә. Сөйли башлагач, речь була язды бу… Сезгә хәбәр итәргә теләгәнем менә нәрсә: миңа тиз көннәрдә сездән аерылырга туры килер.
Барысы. Нәрсә?.. Аерылырга?!
Акбирдин. Әйе. Бәлки иртәгә үк.
Бригадир. Ничек инде ул алай!.. Шаярта, егетләр, шаярта.
Акбирдин. Шаяртмыйм. Заводтан ашыгыч телеграмма алдым. Станогым мине анда көтә.
Бригадир. Җибәрмибез, монда станок түгелмени!
Акбирдин. Дөрес, монда да шундый ук станок. Мине кире заводка кайтару эше заводта каралган, монда да райком һәм башка тиешле урыннарда каралып үтте. Берничә көн эчендә мин заводта үз станогым янында булырга тиеш.
Бригадир. Тукта әле, тукта, ничек соң бу болай?!
Әмәк. Акбирдин иптәш!
Шәмәк. Сиңа йомыш бар.
Читтә ымлашып сөйләшәләр. Әмәк, Шәмәк чыгып китәләр.
Полевод. Иптәшләр, барыгыз да хәзер клубка, әйдәгез! Ударникларга бүләкләр өләшәбез!
Барысы. Була, була ул!..
Шаулашып чыгалар. Акбирдин белән Фәридә калалар.
Фәридә (борчылып). Акбирдин иптәш, китүең чынмы?
Акбирдин. Чын, Фәридә.
Фәридә. Кире Уралга?
Акбирдин. Әйе.
Фәридә. Күрсәң икән шул Уралны, күңелледер анда?
Акбирдин. Эш эчендә кайнаган дуслар булган һәр җирдә күңелле.
Фәридә. Мин анда барырга теләсәм, миңа ничек булыр икән?
Акбирдин. Ничек?!
Фәридә. Күңелле булырмы, дим?
Акбирдин. Анысы үзеңнән инде.
Фәридә. Син ничек уйлыйсың?
Акбирдин. Нәрсә ничек?!
Фәридә. Минем турыда.
Акбирдин. Синең турыңда?..
Фәридә. Әйе.
Акбирдин. Ничек дип әйтергә… Ялгыз башыңа күңелсезрәк булуы да бар.
Фәридә. Син анда булырсың бит.
Акбирдин. Әйе, әйе… Гөләндәм дә анда булыр төсле әле.
Фәридә. Гөләндәм дә…
Акбирдин. Белмим тагы… Анысы инде аның үз эше.
Полевод (читтән кычкыра). Акбирдин иптәш!..
Акбирдин. Хәзер!.. (Китә.)
Фәридә ялгызы кала.
Музыка.
Фәридә.
Үткен саф җилдәй үтеп киттең,
Күрмичә калдым эзеңне.
Нигә соң, егетем, син өздең
Шат күңелемне?..
Данлы Уралның ташы төсле
Кырыс йөрәкле син булма,
«Кызыл йолдыз» кызын онытма!
Үткен саф җилдәй үткән төсле
Үтеп киттең син сузылып,
Яңгырлар көткән кырлар төсле
Калдым өзелеп…
Үпкәм юк сиңа, эшче егет,
Уңыш телим һәр эшеңдә,
Бер теләгем бар: тот исеңдә!..
IV. Акбирдин, бригадир, Гөләндәм.
Фәридә, тавыш ишетелү белән, клубка табан ашыгып китә.
Бригадир. Акбирдин иптәш, бу ничек була инде, аңлый алмыйм?
Акбирдин. Аңлашылмаслык бер эш тә юк. Карагыз аны, сынатасы булмагыз, тикшереп торачакмын.
Гөләндәм. Синең урында кем кала инде?
Акбирдин. Берничә кандидат бар. Кемне сайларсыз тагы?
Бригадир. Анысы алаен алай да, синең капыл гына китүең әллә ничегрәк?
Акбирдин. Килүем дә шулай иде ич.
Бригадир. Килүең яхшы булды, менә китүең шәп түгел. Без анда хәзер ударникларга бүләкләр бирәбез… Соңыннан сөйләшербез әле, Акбирдин иптәш. (Китә.)
V. Акбирдин һәм Гөләндәм.
Акбирдин. Ярый, ярый. Һәйбәт егет.
Гөләндәм. Кайчан китәм дисең?
Акбирдин. Иртәгә.
Гөләндәм. Тиз, бик тиз!
Акбирдин. Эшләрне бетереп, бүген төнлә киткәндә дә ярыйсы икән. Ләкин бер эш китүне иртәгә кичектерә.
Гөләндәм. Киткәндә дә эш!..
Акбирдин. Эш дигәнем, үз эшем.
Гөләндәм. Кызык!
Акбирдин. Кызык?!
Гөләндәм. Әйе, кызык. Синең дә үз эшең бармыни?
Акбирдин. Синең мәсьәлә, Гөләндәм.
Гөләндәм. Минем мәсьәлә булгач, ничек инде ул синең эшең була? Минемчә, син үз турыңда берәр эш эшләү түгел, уйлый да белмисеңдер.
Акбирдин. Ялгышасың.
Гөләндәм. Бәлки, шулайдыр. Эшләмәгән генә ялгышмый, диләр бит, Акбирдин иптәш.
Акбирдин. Дөрес. Йә Гөләндәм, уйладыңмы?
Гөләндәм. Уйладым.
Акбирдин. Йә?
Гөләндәм. Очына чыга алганым юк.
Акбирдин. Ялгышудан куркасыңмыни, ха-ха-ха!.. Эштә темп шәп булса да, үзең дә бу турыда бик сүлпән кымшанасың. Кара аны, кара тактага эләкмә.
Гөләндәм. Үземнең дә аптыравым җитте.
Акбирдин. Аптырарлык нәрсәсе бар соң? Кыюрак кына булырга кирәк. Кәҗә бәясе тормаслык кечкенә мәсьәлә бит ул.
Гөләндәм. Менә шул-шул… Синең шундый карашларың аптырата да мине. Син аңа кәҗә бәясе тормаслык кечкенә эш дип карыйсың, ә мин алай карый алмыйм… Булдыра алмыйм!..
Акбирдин. Сүз нихәтле сузылса, шулхәтле очына чыгу кыенлаша. Ударникларча темп белән, йә була, йә булмый, ачык әйтергә дә бетерергә. Болай да бер елдан бирле сузып килдең инде. Ярамый алай. Батыррак булырга кирәк. Йә, иртәгә Уралга бергә китәбезме?