Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 32
Икенче пәрдә
Икенче картина
Шул ук Советлар йорты.
I. Бригадир, Һилал, Тарасов, Гали, Минһаҗ, Сафа.
Бригадир. Син, Һилал иптәш, сул ягың белән тордыңмы әллә бүген, аңламыйм мин сине?
Һилал. Сез, егетләр, Минһаҗ агай әйтмешли, кипкән кисмәккә кыршау киертмәгез әле, яме? Син, энем, бригадир булгач, үз эшеңә үзең хуҗа бул, яме? Телдә генә түгел, эштә дә, дим. Минем аннан башка да эшләрем муеннан. Правлениегез ни эшли соң? Карасын. Колач җәя белгәч, башкарырга да кирәк аны.
Бригадир. Син Совет белән колхоз правлениесе арасына үзән сузып маташма, борный торган эшләр түгел алар хәзер.
Һилал. Һә?.. Йомыш төшкәч үзәнмени? Ай-һай!.. Остарып киттегез, егетләр. Сөйли белгәч, эшли дә белергә кирәк аны. Әнә сүз күлмәк киертми, ди Минһаҗ агай. Үз җаегызны үзегез карагыз! (Үз бүлмәсенә керә.)
Бригадир. Минһаҗ агай сүзен сөйләргә калдыңмыни!
Минһаҗ. Елан агуы – тешендә, адәмнеке – телендә…
Бригадир. Шул-шул. Агуың телеңдә шул.
Минһаҗ. Бригадир энем, минем белән булышма! Җитәрлек очкылык тоттырдың инде.
Сафа. Пүрәткә юк бездә, пүрәткә юк. Малай-шалай нәчәл булгач, әй…
Бригадир. Нәрсә булган?
Сафа. Колхоз җыелышы булсын, күрерсез!
Тарасов. Не понимаю, сездә, по-моему, полный обезличка, сездә берсе эшләгән эшне икенчесе белми. И белергә дә не желает.
Бригадир. Юк, алай түгел, иптәш Тарасов, колхоз председателе өйдә юкка күрә генә шулай булып чыкты.
Тарасов. Мин причём монда?.. Бөтен көнем бушка үтте.
Бригадир. Ярый, син хәзер ургычларны төзәтә башла, бушка узган вакытың турында справка бирербез.
Тарасов. Мин справкалар җыйнарга килмәдем. Эшләргә килдем. Булмый икән, мине тотмагыз!
Бригадир. Хәзер, хәзер, Сафа агай, менә Тарасов иптәш ургычларны төзәтә башлый, син шунда аңа булышырсың.
Сафа. Шулаймыни!.. Һә, кара син аны… Труддин язганда, Сафа ялкау, Сафа лодырь, эшләми, уңмаган, чорт-горт, чураман, әрле-бирле!.. Йомышка йөртергә Сафа кирәк.
Бригадир. Барасыңмы, юкмы?
Сафа. Кычкырма, тавыкларны куркытырсың.
Бригадир. Барасыңмы, дим?
Сафа. Итек алып биргәнең юк бит әле, бушка йөрергә…
Бригадир. Лодырь, тфү!.. Әйдә, Тарасов иптәш.
Чыгып китәләр.
Минһаҗ. Әтә-тә-тә, Микалай патша үрәтнигемени, нинди җикеренә!.. Тс, тс, тс, тс!.. Атасы булырлык кешегә нинди бәрелә. Юаш дигәч тә, ярыймыни алай… Тс, тс, тс!.. Бригадир булган булып, нәчәл булып алганнар да, колхозның итен үзләре ашап, сиңа сөяк тә ярый. Синдә шундый ук член түгелмени? Алар түрә булып түрдә утырсын, имеш, ә син йомышка йөр. Хәер-фатихага эшли диярсең. Бар, имеш, теге, имеш, бу, имеш.
Сафа. Әлеге дә баягы, пүрәткә юк бездә.
Минһаҗ. Комсомол, бригадир, ударник, саривнавал булдым дигәч тә, кеше рәнҗетергә димени. Тс, тс, тс!..
Сафа. Менә колхоз җыелышы булсын әле…
Минһаҗ. Юк ла, юк. Синнән буламыни, чүпрә син.
Сафа. Алай димә, Минһаҗ агай, тәртәгә бер тибеп алсаммы!..
Минһаҗ. Буш куык син.
Сафа. Алай димә, Минһаҗ агай. Бер дулап китсәм, ай-яй, мин!
Минһаҗ. Булмый, булмый синнән. Эч пошырма юкка. Хатын дисәң, сакалың бар, әй-й… Булмый ла синнән!..
Сафа (кызып). Булмыймы?
Минһаҗ. Булмый!
Сафа. Булмыймы?!
Минһаҗ. Булмый.
Сафа (түбәтәен идәнгә бәреп). Булмыймы?!
Минһаҗ. Булмый!
Сафа (гади, тавыш белән). Кая, берне урат әле.
Телефон шалтырый.
Минһаҗ. Менә анысы була. (Тәмәке бирә.)
Гали (үз өстәлендә счёт салып торган җиреннән торып). Әйе. Хәзерләнеп ятабыз… Иртәгә булыр… Ударный дип ударсыз да төтен бара монда… Ә?.. Төтен бара, дим. Иртәгә була, өлгертәм. Ике сөйләү юк бездә хәзер… Ярый…
II. Әүвәлгеләр һәм почтальон.
Почтальон. Почта! (Галигә тапшыра. Чыгып китә.)
Минһаҗ бер газета алып укый башлый.
III. Әүвәлгеләр һәм Сепарат Мәрьям.
Мәрьям. Кая болар?
Гали. Ни йомыш? 46. (Счёт сала.)
Мәрьям. Председатель кирәк иде.
Гали. Калада. 349.
Мәрьям. Полевод кая?
Гали. Кырда. 981.
Мәрьям. Хөсәен агай да юкмыни?
Гали. 16.
Мәрьям. Өч көннән бирле сөт кими.
Гали. 280.
Мәрьям. Түгел.
Гали. 315.
Мәрьям. Түгел, дим.
Гали. 649.
Мәрьям. Ким.
Гали. Чү әле, чү, ничә дидем?
Мәрьям. Синең исәбеңдәмени, кимегәч.
Гали. Чү әле, чү! Нәрсә кирәк?
Мәрьям. План тулмый.
Гали. Соң?
Мәрьям. Бүген иртәнге сөт барлыгы 480 литр булды.
Минһаҗ. Сепаратыңның төбе тишелмәгәнме икән?
Мәрьям. Әйтте сүз, күзем чыкмаган ла минем.
Минһаҗ. Алай булгач, кая китә соң ул?
Мәрьям. Китәр өчен киләсе бар элек.
Минһаҗ. Ә, сөтнең килере кимедемени?
Мәрьям. Соң, Мәхбүбә түти дә дүрт литр урынына барлыгы ике генә литр китерде.
Минһаҗ. Кырда азык юк бит. Иртә пар дигән булып, хайваннарның ризыкларын авызларыннан тартып алгач…
Мәрьям. Аннан түгел. Каенсарда үлән начармыни!
Минһаҗ. Үлән белән үлән арасында аерма бик зур, сеңлем.
Гали. 770.
Мәрьям. Сезнең сыер гына талымлыдыр инде.
Минһаҗ. Сөт өчен билчән кирәк. Болында билчән үсми.
IV. Әүвәлгеләр һәм Бузотёр Бәдига, Тимеркәй.
Бәдига (һаман сагыз чәйнәп). Элек аерым хуҗалык дип теңкәмә тидең, колхоз булгач та көн күрсәтмисең, җирбит!..
Тимеркәй. Мин кыр сакчысымы? Кыр сакчысы. Миңа барыгыз да бертигез.
Бәдига. Миңа каныккансың син, миңа көн күрсәтмисең!
Тимеркәй. Чәпчемә, Бәдига, яме? Чәпчисе урын юк монда. Колхоз игеннәре өчен мин җавап бирәмме? Мин. Яме?..
Бәдига. Йә.
Тимеркәй. Йә булса, шул. Сыерың өчен син җавап бир, яме?..
Бәдига. Мәхлук хайванның ни гөнаһысы бар?
Тимеркәй. Мәхлук хайванның гөнаһысы юк, ә синең гаеп бар.
Бәдига. Хайваннар каргышы төшеп, бер аягың корыды инде…
Гали (борылып). Бәдига җиңги, шаулама, уңайсызлыйсың!
Бәдига. Нигә сыерымны ябып куйган, япмасын!
Тимеркәй. Ябармын!
Бәдига. Ябарга контрмыни ул!..
Тимеркәй. Белмәссең!..
Бәдига. Колхоз сыерын ябарга төсең түгел.
Тимеркәй. Кайчаннан бирле сыерың колхоз соң?
Бәдига. Үзем колхоз.
Тимеркәй. Колхоз игеннәрен таптасаң, сыерыңны түгел, үзеңне дә ябармын.
Бәдига. Аксак Тимеркәйдән аранга ябылыр өчен колхоз булдыкмыни?..
Гали (кычкырып). 78.
Бәдига. Ә?
Гали. Эшләргә бирмисез!
Бәдига. Әйт, сыерымны җибәрсен.
Тимеркәй. Әйтмәс.
Бәдига. Әйтер.
Мәрьям. Бәдига түти, бу тикле кычкырмасана, колак тондырып.
Бәдига. Кычкырырмын!
Мәрьям. Әбәү, тавышың.
Бәдига. Тавыш яратмасаң, барып, сепаратыңны әйләндер, кыршылып йөрмә монда!
Мәрьям. Бузотёр дигәч тә…
Бәдига. Кем матур дип синнән сораган кеше юк!
Мәрьям. Кычкырмасана!
Бәдига. Кычкырырмын.
Мәрьям. Кычкыра-кычкыра сөт китерергә дә оныткансың.
Бәдига. Анысын инде Сепарат Мәрьямнән сорамам.
Мәрьям. Сорарсың.
Гали. 90.
Бәдига. Сорарсың?!
Гали. Чыгыгыз моннан!
Бәдига (өстәлгә сугып). Сыерымны җибәрмиче чыкмыйм! (Утыра.)
Гали. Нигә миңа кычкырасың? Сыерың бит минем кенәгәләр арасына кысылмаган.
Бәдига. Кысылмаган булса…
Гали. Кысылмаган, менә!.. (Кенәгәне ачып шап итеп яба.)
Бәдига (сискәнеп, сикереп торып, читкә китә). Әч-әч! Нигә миңа, нигә аңа түгел?..
Минһаҗ. Кара әле, кем, Тимеркәй, хаталык белән бер булган икән, маташма. Ни әйтсәң дә, Бәдига җиңги колхоз члены бит.
Тимеркәй. Колхоз члены дип колхоз игеннәрен эштән чыгарырга дигәнмени! Өндәмә, Минһаҗетдин, өндәмә, яме?.. Синең үзеңнең дә ул турыда тәртәң сынган.
Минһаҗ. Нишләгән?
Тимеркәй. Эшләгән.
Минһаҗ. Төш күрәсеңме, юри маташасыңмы, әллә саташасыңмы?
Тимеркәй. Шул-шул, яме… (Китә башлый.)
Бәдига. Кая качасың, чыгар сыерымны!
Тимеркәй. Булмый.
Бәдига. Булмаса, әйдә перседәтельгә.
Тимеркәй. Председәтельдә эшем юк, минем сыерым көтүдә, яме?
Бәдига. Йә.
Тимеркәй. Йә булса, шул. (Китә.)
Бәдига (чыга-чыга). Ай, аксак дөлдел, токымың коргыры!.. Әйдә перседәтельгә!.. (Тимеркәйне өстери, кулы ычкынып, Сафа өстенә утыра, шаулап чыгып китә.)
V. Әүвәлгеләр һәм Фәридә.
Фәридә (Бәдигага бәрелеп). Әбәү!.. Пычак кергере, башымны яра язды… Зиннәт кая?
Гали. Урманда, эштә.
Фәридә. Шакир абый?
Гали. Ул да шунда.
Фәридә. Төнсез кайтмаслар инде, алай булгач.
Минһаҗ. Фәридә, машинада ясалган чебиләрең нишли, тавык булдылармы әле? Хи-хи-хи!..
Фәридә. Ни дигән сүзең?!
Минһаҗ. Үсәләрме дигәнем.
Фәридә. Тәгәриләр генә.
Минһаҗ. Тәгәриләр, диген. Кизүдәнме, үләттәнме, әллә ачлыктанмы?!
Фәридә. Нәрсә?
Минһаҗ. Үлүләре, дим.
Фәридә. Кем әйтә аны?!
Минһаҗ. Тәгәриләр, дидең ич.
Фәридә. Үсәләр дигәнем. Бүген инкубатордан яңадан алты йөз баш кайтты. Шундый терчәләр, чәчрәп торалар. (Галигә.) Урын тарайды. Урын кирәк. Шуңа дип килүем.
VI. Әүвәлгеләр, полевод, Закирҗан, Хәйрүш һәм башкалар.
Полевод. Син, Закирҗан агай, үзең аңларга тиеш. Бригаданың бөтен инвентаре өчен син җаваплы, син! Сорау гына җитми, барын саклый белергә кирәк. Аннан соң колхоз идарәсе тарафыннан синең бригадаңа ат башына көнгә унике бүрәнә задание бирелгән иде. Ә сез анда сигез өстендә утырасыз. Бу нигә ярый инде!
Закирҗан. Бүген унга тутырдык, туган.
Полевод. Тулы хезмәт көне өчен унике кирәк бит.
Закирҗан. Әҗәткә калмабыз, туган.
Полевод. Әҗәт-мәҗәтең кемгә хаҗәт. Үзегез өчен. Артыңны-алдыңны ныклап абайла, Закирҗан агай. Син җаваплы.
Закирҗан. Беләм, беләм!
Полевод. Белсәң шул, мә!..
Закирҗан кәгазьне алып чыгып китә.
Минһаҗ агай, сиңа ни кирәк?
Минһаҗ. Әлеге дә баягы дигәндәй, шул инде. Тегермәннән алуыгызның сәбәбен беләсем килә.
Полевод. Белерсең. Колхозның сыерлар абзары идәнен Гыйлаҗ малайлары группасы белән иртәгә эшли башлыйсыз. Бар, хәзер старшиегыз Сирайны монда алып кил.
Минһаҗ. Мин үзем болай, сыер нәселеннән булмасам да, җир идәнле өйдә үстем. Менә күрәсез, аягым аяк, кулым кул. Колхоз сыерларына идән кирәк булган, ә? Хикмәт идәндәме икән?.. Минем үз сыерым тирес өстендә аунаса да, һәр Алла биргән көнен бер чиләк сөтен биргән көне… Сыерларга идән диген… Кушкач эшләми булмас…
Полевод. Бар, бар, такмазаларыңны тыңлаучыларга сөйләрсең, безгә аның хаҗәте юк. Бар, кушканны эшлә!
VII. Әүвәлгеләр һәм Бузотёр Нәгыйм.
Минһаҗ (чыга-чыга). Идән диген, сыерларга идән. Кушкач эшләми булмас… Сыерларга идән…
Нәгыйм (Галигә). Әй син, писер калдыгы, кара савыт баш, нигә минем хатынның труддинен теркәмисең, ә?
Гали. Табельдә булмаганны каян алып терким?
Нәгыйм. Нишләп булмасын, ди. Кеше хакын йомып, колхоз баетырга керештегезмени!.. Кая, хәзер күз алдымда теркә, башың исән чакта!..
Полевод. Нәгыйм абый, булмый торган эш өчен чүпрә куертып йөрмә бу тирәдә. Труддин алыр өчен, башта һәйбәтләп, җиң сызганып эшләргә кирәк.
Нәгыйм. Ә җиңгәсе эшләмәгәнмени?..
Полевод. Сталы быть шулай.
Нәгыйм. Ә менә мин әйтәм, эшләгән, дим.
Полевод. Мин әйтәм, эшләмәгән, дим. Эшкә чыккачтын ярты сәгатьтән качып киткәнлеге бригадирның дәфтәрендә ялтырап тора.
Нәгыйм. Авырган булса, ни әйтерсең?
Полевод. Доктордан язуы кая?
Нәгыйм. Дохторга барырлык хәле булмаса?
Полевод. Доктор үзенә барыр. Доктор үзебездә.
Нәгыйм. Дохтор калага киткән булса?
Полевод. Булсага эш калса, булмас, Нәгыйм абый.
Нәгыйм. Туган, кардәш була торып та теркәтмим дисеңмени?
Полевод. Юк.
Нәгыйм. Здель дигәнегез шул кеше хакын йомудамыни?!
Полевод. Эшләмәгәннең аш дауларга хакы юк.
Нәгыйм. Здель, здель дигән булып, каз күкәе күрсәтеп, нәрсә тоттырдыгыз!
Полевод. Эшләмәгәнгә чыпчык күкәе дә юк.
Нәгыйм. Булыр.
Полевод. Булса көтә тор.
Сафа. Пүрәткә юк бездә, пүрәткә юк.
Нәгыйм. Язасыңмы, юкмы?
Полевод. Юк.
Нәгыйм. Юк… Совет перседателе мондамы?
Сафа. Монда.
Нәгыйм. Иманнарын этләрдән ялатыйм әле! (Председатель бүлмәсенә кереп китә.)
Гали. 58. Уф…
Фәридә. Полевод иптәш, инкубатордан яңадан алты йөз баш чебеш килде.
Полевод. Беләм, нәрсә кирәк? Азыкмы? Нигә аны миннән сорыйсың, фуражирга бар!
Фәридә. Түгел, азык бар.
Полевод. Нәрсә тагы?
Фәридә. Урын тар.
Полевод. Бәй! Истән дә чыккан. Нигә көне-сәгате җиткәч кенә йөрисез, башта ни карадың? Балта осталары бригадасы эше ич.
Фәридә. Бер атнадан бирле…
Полевод. Ярый, булды. Сафа агай, кил әле монда. (Фәридәгә.) Үз эшегезнең хәстәрен үзегез күрегез. (Сафага.) Менә сиңа эш. Әмәк белән Шәмәкне хәзер үк тап та, чебешләр курасын бүгеннән зурайта башлагыз!
Сафа. Алай-й!.. Балта осталары группасы кая соң?
Полевод. Алар эштә. Клуб мәйданына таба киңәйтегез. Казыклар, куралар әзерләнгән, юкә бармы?
Фәридә. Бар.
Полевод. Булды гына, бүген үк, хәзер үк эшкә тотыныгыз!
Сафа. Кирәкми.
Полевод. Нәрсә?
Сафа. Вакыт юк.
Полевод. Син, Сафа агай, мич башы сөремен башыңнан чыгар.
Сафа. Башкалар белән труддинемне тигезләсәгез абайлап карармын.
Полевод. Анда да әле абайлыйсы гына икән… Абайлыйсы-нитәсе юк, эшләмәгәнгә бездә чыпчык күкәе дә юк, менә шул!
Сафа. Илдә чыпчык ачка үлмәс, ди Минһаҗ агай.
Полевод. Үзеңә карыйсың.
Сафа. Өркетмә! Патша заманы түгел, Совет үзебезнеке.
Полевод. Совет үзебезнеке булгач, нигә эшләмисең? Совет, ди-ди, эшләмичә генә, господа, алпавыт булып тормакчы булдыңмыни! Син Минһаҗ агайлар такмазаларын оныт.
Сафа. Хатын белән уйлашып карармын.
Полевод. Соң булыр.
Сафа. Эш бүре түгел, урманга качмас әле.
Полевод. Качса тотуы кыен булыр. Ярый, үз хәлеңне үзең беләсеңдер, көчләгән юк.
Фәридә. Газиз агайларга әйтергә кирәк.
Полевод. Алар орлык саклау келәтләрен төзәтәләр.
Фәридә. Нурыйларга әйтсәм?
Полевод. Алар амбулаториядә бүлмә бүләләр.
VIII. Әүвәлгеләр һәм Әмәк, Шәмәк.
Әмәк. Ишеттегезме?
Шәмәк. Яңа хәбәр.
Сафа. Нәрсә бар?
Әмәк. Ни, ни…
Шәмәк. Чү әле, Әмәк.
Әмәк. Болгатма әле, Шәмәк.
Шәмәк. Өчиле авылының…
Әмәк. Колхоз председателен…
Шәмәк. Ахунҗанны…
Әмәк. Сабада…
Шәмәк. Сабада түгел, Түрнәледә, Әмәк.
Әмәк. Чәчрәп үлим, Сабада, Шәмәк!
Шәмәк. Җир йотсын, Түрнәледә, Әмәк!
Әмәк. Сабага үтешли Түрнәлегә тигән генә булган.
Шәмәк. Әйтте сүз, Сабадан Түрнәлегә килгән булган!
Әмәк. Кунакка…
Шәмәк. Җыенга!
Полевод. Әй, болгатмагыз әле, егетләр, сезгә эш бар.
Әмәк.
Шәмәк.
Хәзер хәзер, хәзер!..
Әмәк. Шул Ахунҗанны Сабада…
Шәмәк. Түрнәледә…
Полевод. Йә, ни булган?
Әмәк.
Шәмәк.
Үтергәннәр.
Барысы. Үтергәннәр?!
Полевод. Кемнәр?
Әмәк. Кулаклар.
Шәмәк. Чәнечкәннәр.
Полевод. Тукта әле, егетләр, чынны сөйлисезме?
Әмәк. Әйтте сүз.
Шәмәк. Алай.
Полевод. Тукта, тукта, мин бит аны кичә генә Күпербашта күрдем, күпертәсез, егетләр.
Әмәк. Күпертергә син әллә безне…
Шәмәк. Алай…
Фәридә. Йә, йә?
Әмәк. Шул, Түрнәледән үтеп барганда…
Шәмәк. Кулакларда җыйналган кунаклар…
Әмәк. Хәйләләп алып кергәннәр дә…
Шәмәк. Шәһәрдән җыенга дип кайткан бер спекулянттан…
Әмәк. Спекулянт түгел, хулиганнан…
Шәмәк. Спекулянт, хулиган алар икесе бертуган.
Фәридә. Йә, йә?
Әмәк. Шул, үтергәннәр.
Шәмәк. Ни өчен?
Әмәк. Ни өчен дип сорап тора.
Шәмәк. Алай… Янәсе, хатынын көнләгән, имеш. Шулай бит, Әмәк?
Әмәк. Ышанма, Шәмәк, кулак калдыклары сүзе генә ул.
Полевод. Дөрес булса кызганыч, һәйбәт егет иде.
Шәмәк. Кулак сайлый белә ул.
Әмәк. Алай, Сафа агай белән безнең ишеләр аңа ни эшкә…
Сафа. Уза тор, уза тор… Эч пошырма йөрәк янганда…
Полевод. Әмәк, Шәмәк, менә сезгә наряд. Хәзер Сафа агай белән бергә чебешләр курасын куралый башлагыз. Урынын Фәридә күрсәтер.
Әмәк. Була ул.
Шәмәк. Ялтыратып эшләп ташлыйбыз аны.
Фәридә. Әйдәгез.
Әмәк (кире кайтып). Сафа агай, без киттек бит.
Сафа. Китсәгез соң…
Шәмәк. Ә син?
Сафа. Бармыйм.
Әмәк. Бармыйм?!
Шәмәк. Безнең Сафа агай кадер-хөрмәт ярата ул. Әйдә, тот!
Сафа. Кагыласы булмагыз, кагылмагыз! (Үз урынына яңадан кунаклый.)
Шәмәк. Фил көче бар үзендә болай!
Әмәк. Кара инде, тагы кунаклады бу!
Шәмәк. Тавык кунакласа, чеби чыгара, ичмасам, синнән, Сафа агай, колхозга чеби түгел, чәберчекләнгән күкәй дә юк. Әйдә, тот, Әмәк!..
Култыклап алып чыгалар, Сафа тыпырчына.
Сафа. Бәйләнмәгез, дим, җибәрегез, җибәр!..
Әмәк.
Шәмәк.
Әйдә, әйдә…
Алып чыгып китәләр.
Гали. Бу Ахунҗанны үтерүләре чынмы икән?
Полевод. Үзем дә шул турыда уйлыйм. Булса да булыр. Ул тирәдә, саранча күкәйләре төсле, кулак калдыклары белән нигез шактый каты агуланган. Өчиледәге үткән көз икмәк хәзерләү эшен генә ал, буксирга алмасак, адәм көлкесе булганнар иде бит.
Xәйрүш керә.
Хәйрүш!
Хәйрүш (туктап). Әү!
Полевод. Сәмәт атына атланып, менә шул хатны хәзер үк МТСка илтеп тапшыр!
Xәйрүш. Сәмәт аты бер атнадан бирле тоттырмый, болында гүләйт итеп йөри.
Полевод. Әле һаман тота алганыгыз юкмыни?
Xәйрүш. Якын да җибәрми. Үзе пух иткән, бик хитри нәрсә икән, каһәр.
Полевод. Хуҗасына охшаган дисәңче. Кулакның үзеннән соң калган аты да колхозга игелек күрсәтмәскә тырыша. Ярый, «Үрнәк» айгырын иярлә, мә! Гали иптәш, син хәзер, милициягә шалтыратып, Ахунҗан вакыйгасын телефон аркылы тикшер. Чын хәбәрме икән?!
Хәйрүш. Була. (Хатны алып чыгып китә.)
IX. Әүвәлгеләр һәм Гөләндәм.
Гөләндәм. Минем бригада заданиесен тутырды. Иртәгәгә эш кирәк.
Полевод. Иртәгә помидор бакчасына чыгасыз. (Галигә.) Беренче бригаданы иртәгә «Үрнәк» совхозына өмәгә җибәрергә кирәк. Тимерҗан бригадасын алма бакчасына.
Гали. Ярар.
X. Әүвәлгеләр һәм Акбирдин, техник, бригадир, халык. Шаулашып керәләр.
Акбирдин. Булды, егетләр, булды.
Полевод. Ә?
Акбирдин. Су булды! Бүген кич техниклар килеп җитә. Райком һәм РИК тарафыннан район төзү бүлекләренә бөтен ярдәмне күрсәтергә директива бирелде.
Полевод. Менә анысы яраган.
Акбирдин. Полевод иптәш, иртәгәгә нарядлар бирелеп беткәнме?
Полевод. Беткән диярлек.
Акбирдин. Шул хакта хәзер үк ячейканы җыюга ничек карыйсың?
Полевод. Җыярга кирәк.
Акбирдин. Кичкә бригадирларның производство киңәшмәсен җыярга кирәк булыр. Ә иртәгә колхозның общий собраниесен җыеп, мәсьәләне масса алдына куярга кирәк. Иртәгәдән Акчишмә суын Кандырга ярәшәбез. Бүгеннән бөтен хәзерлекләрне күрергә кирәк.
Полевод. Кирәк-ярак яклары чамалырак бит.
Акбирдин. Үзем белән йөз сиксән көрәк алып кайттым. Йөз көрәк Рамазан йөгендә кайта. Өч тракторны бу эшкә билгеләргә!
Полевод. Алай булса, эш башка.
Акбирдин. Беренче бригада.
Бригадир. Монда!
Акбирдин. Икенче бригада.
Гөләндәм. Монда!
Акбирдин. Иптәшләр, Кызыл йолдызны машиналаштыру, электрлаштыру өчен көрәшне башлыйбыз!
Барысы. Башлыйбыз!
Пәрдә.
Өченче пәрдә
Беренче картина
Акчишмә суы белән Кандыр арасында болак сузалар. Эш кайный. Трактор тавышлары.
I. Масса.
Музыка.
Хор.
Карт тарихның меңләгән
Бите төсле мүкләнгән,
Картайган, каралган,
Ташланган, ташланган
Карт чирәмнең карт күкрәген
Яра-яра юл сузабыз,
Юл сузабыз Кандырга,
Юл сузабыз Кандырга.
Ударниклар тайяр тора,
Мәйдан ачык батырга.
Эш өстендә ярсый йөрәк,
Кәйлә, китмән, тимер көрәк.
Әйдә, әйдә, шулай кирәк,
Әйдә, әйдә, шулай кирәк!
Су юл сорый, суга юл!
Сузабыз сөзәк болак.
Су юл сорый, суга юл!
Сузабыз сөзәк болак.
Ил эше, ил көче сансыз калмас,
Чын батыр мәйданда дансыз калмас.
II. Әүвәлгеләр һәм полевод.
Полевод. Шулай, шулай, карт чирәмнең сыртын каезлагыз, егетләр… Әй сез, өченче бригада, Минһаҗ агай, көн дә, көн дә буксирга тагылу ярамас бит, оятыгызга көч килмәсен, дим!
III. Әүвәлгеләр һәм техник.
Техник. Полевод иптәш, дүртенче бригада йомшак бара.
Полевод. Беләм, әллә күз тиде үзләренә. Кичә беренче бригаданы бәрә язды.
IV. Әүвәлгеләр һәм бригадир.
Бригадир. Беренче удар комсомоллар бригадасының заданиесе ялт! Кайсы бригаданы буксирлыйк?
Техник. Әйдә дүртенчегә.
V. Әүвәлгеләр һәм Гөләндәм.
Гөләндәм. Карагыз әле, ни… өченче бригада безгә кушылды.
Бригадир. Хәйлә, хәйлә, егетләр. Так, булмаса, үзләрен безнең койрыкка!
Гөләндәм. Койрыгың өзелмәсен. Һә, тагар иде бугай.
Полевод. Әйдә, егетләр, әйдә!
Китәләр.
VI. Әүвәлгеләр һәм Минһаҗ.
Минһаҗ (кулында тимер көрәк). Техник иптәш, тукта әле!
Техник. Ни бар?
Минһаҗ. Бер мәслихәт бар иде сиңа!
Техник. Йә?
Минһаҗ. Акчишмәдән Кандырга болак казыйбыз, шулай бит?
Техник. Шулай.
Минһаҗ. Менә бу болакның бер башы Акчишмә суына, икенче башы тамак булып Кандырга тоташачак, шулай бит?
Техник. Сезгә нәрсә кирәк соң?
Минһаҗ. Хәзер, хәзер. Акчишмә суы Кандырга караганда җиде метр өстә тора, дисезме?
Техник. Торса соң?
Минһаҗ. Шуны әйтәм, Акчишмә суын буып торган җир калдау дисезме шунда…
Техник. Нәрсә кирәк соң сезгә?
Минһаҗ. Шул калдау ычкынса…
Техник. Нәрсә?
Минһаҗ. Казылмыйча калган җирне әйтәм, бик хөрт бит, ычкынса, бөтен авылны харап итмәсме икән, дим. Кандырның буасы иске, яңа буа ясарга уйланмый да. Бөтен авыл агып китмәсме икән, дим. Сезгә акыл өйрәтүем түгел, сезнең планда бу эшнең ничек торуын белергә теләвем генә. Сез бит инде ул якларын үлчәгәнсез, уйлагансыз.
Техник. Әлбәттә.
Минһаҗ. Планыгыз нәрсә ди инде шул турыда?! Куркыныч юк, диме?
Техник. Көтелмәгәндә бик зур яңгыр, ташкын булса, куркыныч бөтенләй юк түгел.
Минһаҗ. Әһә!.. Куркыныч бар диген?
Техник. Ләкин андый зур ташкыннар бу тирәләрдә булмый бит. Ә инде язгы ташкынга хәтле, Кандырның яңа буасы өлгергән булыр.
VII. Әүвәлгеләр һәм Һилал.
Һилал. Техник иптәш, бишенче бригаданы кайсы участкага куясыз?
Техник. Хәзер. (Китә.)
Минһаҗ. Һилал иптәш, бер мәслихәт бар иде сиңа.
Һилал. Ни бар?
Минһаҗ. Бик зур куркыныч эш туарга тора әле монда.
Һилал. Куркыныч эш?!
Минһаҗ. Хәтәр!
Һилал. Нәрсә булды тагы?
Минһаҗ. Миннән, синнән чыккан сүз булмасын. Техник шулай ди…
Һилал. Нәрсә баш катырасың инде! Анда бишенче бригада… (Китә башлый.)
Минһаҗ. Тукта! Исән калсаң, җавабын сиңа бирергә туры киләчәк.
Һилал. Йә?..
Үтәш бабай күренә, тыңлап тора.
Минһаҗ. Акчишмә суы, Куянлыктагы үргәне, калдауны юса, бөтен авылны су агызып китәчәк, ди техник…
Һилал. Әкият. (Китә башлый.)
Минһаҗ. Тукта. План шулай күрсәтә, ди.
Һилал. Күрсәтсә күрербез тагы, әкият. (Китә.)
VIII. Минһаҗ һәм Үтәш бабай.
Үтәш бабай. Әкият түгел, оланнар. Әкият түгел. Койрыклы йолдыз туган елны, Акчишмә суының котырынып ярларыннан чыкканын хәтерлим. Алла сакласын. Ташкын була калса, бу болак бөтен авылга кабер булачак.
Минһаҗ. Әллә нәрсә, аңлар хәл юк. Әллә юри эшлиләр инде?! Әйтә башласаң ярамый. Контр сөйлисең, диләр.
Үтәш бабай. Анысы дөрес, Минһаҗетдин, авырга алма, язмаганны сөйләргә яратасың. Җыен тузга язмаган синнән чыга. Ә менә моның турында сүзең дөрес. Ташкын булып, Куянлыктагы калдау ычкынса харап, оланнар!..
IX. Әүвәлгеләр һәм Сафа.
Сафа. Кая, Минһаҗ агай, берәрне төрик әле!
Минһаҗ (тәмәкесен бирә-бирә). Тәмәке кызганыч түгел. Эш вакытында килешмәс, дим. Кайсы бригадада әле син?
Сафа. Әй, чәнчелсеннәр лә! Казый-казый билләр калмады.
Минһаҗ. Син ишеттеңме әле, Акчишмә суы Кандырга караганда җиде метр өстә тора, ди.
Сафа. Нигә йөз егерме җиде булмый…
Минһаҗ. Алла сакласын, диген, андый-мондый хәл була калса, беренче булып синең өең агып китәчәк.
Сафа. Акса агар тагы, колхоз урамда калдырмас.
Минһаҗ. Үтәш бабай, Һилалга ныграк аңлатасы иде. Шундый чакларда да чарасын күрмәгәч, нинди председатель була инде ул… Әйдә, барыйк әле үзенә.
Үтәш бабай. Алла сакласын. Койрыклы йолдыз туган елны…
Чыгып китәләр.
Сафа. Акса ни, аксын… Мендәрне күтәрәм дә колхозның тулай торагына барам да керәм. Тугыз кайгымның берсе кимер иде, ичмасам. (Ятып тарта.)
X. Сафа, Әмәк, Шәмәк.
Шәмәк (Сафаны күреп). Әмәк!
Әмәк. Ни бар, Шәмәк?
Шәмәк. Кара.
Әмәк. Кая?
Шәмәк. Әнә!
Әмәк. Ә-ә-ә!
Шәмәк (Сафа янына барып). Авырга алма, Сафа агай.
Әмәк. Үпкәләмә, Сафа абый, туры сүз туганына ярамас, дигәннәр борынгылар.
Шәмәк. Дип әйтеп әйткәндә…
Әмәк. Җирбит икәнсең!
Шәмәк. Олтан йөз икәнсең!
Сафа (яткан җиреннән). Китегез әле, кит!
Әмәк. Имгәк икәнсең!
Шәмәк. Тинтәк икәнсең!
Әмәк. Летун.
Шәмәк. Дизинтир!
Әмәк. Аппартун!
Шәмәк. Сине без бригадабызга алдыкмы?
Әмәк. Алдык.
Шәмәк. Шефка алдыкмы?
Әмәк. Алдык.
Шәмәк. Буксирга тактыкмы?
Әмәк. Тактык.
Шәмәк. Наданлыкны бетердекме?
Әмәк. Бетердек.
Шәмәк. Ә син эштән качтыңмы?
Әмәк. Качтың.
Шәмәк. Чү әле, Әмәк!
Әмәк. Болгатма, Шәмәк!
Шәмәк. Әйдә.
Сафа. Кая?
Шәмәк. Эшкә.
Сафа. Бармыйм.
Әмәк. Бармыйм?
Шәмәк. Тот, Әмәк!
Әмәк. Була, Шәмәк!
Сафаны күтәреп алып чыгалар.
Сафа. Җибәрегез, җибәрегез, сакалны яндырасыз!..
XI. Акбирдин, Фәридә.
Акбирдин (изүләре чишелгән, кулында тимер көрәк). Әй, мондагы су кая киткән?.. Су, дим, су!..
Фәридә (кулында комган). Пичкә белән чишмәгә киттеләр. Менә монда бераз бар, җылы димәсәң…
Акбирдин (эчкәч). Рәхмәт, Фәридә, молодчина! Тамак кибә, эссе.
Фәридә. Кызу эшләгәнгәдер. Юри карап сынап тордым, бигрәк кызу эшлисең, Акбирдин иптәш.
Акбирдин. Кеше эшләгәнне карап тору ярамый.
Фәридә. Мин син эшләгәнне генә карарга яратам. Син һәрбер эшне булдырасың. Сиңа һәрбер эш килешеп тора. Синең кулыңда көрәк тә ыспай булып тора. Тагы эчмисеңме, монда бар әле?
Акбирдин (карап торып). Әйбәт кыз син, Фәридә, молодчина.
Фәридә. Шулай дисең дә бит…
XII. Әүвәлгеләр һәм Һилал.
Һилал. Фәридә, ул синнән башка да су эчә ала. Бар, бар, эшеңдә бул. Казаныңа тоз салырга онытма!
Фәридә китә.
Пауза.
Акбирдин (паузадан соң). Да!
Һилал. Әйе!
Акбирдин. Аңламыйм.
Һилал. Аңламыйсың!
Акбирдин. Аңлый алмыйм, шәйтан алгыры!
Һилал. Аңлыйсы юк, барысы да үтәли күренә.
Акбирдин. Һилал иптәш, авырга алма, һәйбәт егет син үзең болай, ну кәҗә бәясенә дә тормыйсың!
Һилал. Карап карыйк, синең бәяң кая алып барыр икән. Ташкын булып бөтен авылны су агызып китсә, кем җавап бирер? Шул кәҗә бәясенә тормаган Һилалны каптырачаклар бит.
Акбирдин. Әһә!.. Ул уйдырма сиңа да ирешкән икән!..
Һилал. Уйдырма түгел, картлар, тәҗрибәле кешеләр фикере ул. Әнә техник белән сөйләшеп кара.
Акбирдин. Пыжым диген, хи-хи-хи!..
Һилал. Пыжым шул, урыны бар. Акчишмә Кандырга караганда җиде метр өстә тора.
Акбирдин. Менә шуңа күрә дә, һавалар бозылганчы җир эшләрен бетереп, Кандыр буасын яңартырга тотынырга кирәк. Их, тагы йөз генә кеше булса! Җитәр, моннан соң юләр сүзләр бетәргә тиеш! Халык арасына ялган паника салудан сиңа өлеш чыкмас, бел аны! Ячейка директиваларын исеңдә тот. Ә инде кулак өргәләрендә калган кортлар турында яхшылап уйларга кирәк булыр.
Һилал. Әллә, чынлап та, юри авылны…
Акбирдин. Җитәр! Кулак этләре агитациясе бу. Ә син шуларның койрыкларына тагылып өстерәлмәкче буласың, эшләпә!
Һилал (янап). Ну, Акбирдин, канга тоз саласың салуын, ярый, вакыты килер, вакыты килер!.. (Чыгып китә.)
Акбирдин. Янама, курыкмыйм!.. Андый сорттан түгел. Белегез аны, паникага юл куймам.
XIII. Акбирдин һәм Гөләндәм.
Гөләндәм. Нинди паника, кем чыгарган?!
Акбирдин. Мыеклары танауларын каплаган егетләр әбиләр сүзен җүпләп йөриләр. Обыватель идеологиясе белән һава тулган монда.
Гөләндәм. Нәрсә бар?
Акбирдин. Койрыкларыгызны төенләрбез без сезнең!
Гөләндәм. Ни бар?!
Акбирдин. Бар хәзер, күлмәкләреңне, чүлмәкләреңне күтәр дә Ябалак тавына менеп утыр. Да, да!.. Иртәгә авылны су агызып китә, тфү!..
Гөләндәм. Нәрсә саташасың?!
Акбирдин. Мин ул кулак сөяген ялаган көчекләрнең койрыкларын кисеп авызларына каптырмасаммы!.. Мин аларны!..
Гөләндәм. Нәрсә бар?
Акбирдин. Ерунда! Ташкын була калса, янәсе, Акчишмә суы ташып, шул болак буенча Кандырга төшеп, авылны су агызып китү куркынычы бар, имеш.
Гөләндәм. Ул турыда мин дә ишеттем.
Акбирдин. Син дә шуңар ышанасыңмы?
Гөләндәм. Ә син соң үзең?
Акбирдин. Әкият.
Гөләндәм. Әкият булгач, нигә дулыйсың?
Акбирдин. Куркыныч бөтенләй үк юк түгел.
Гөләндәм. Нәрсә?!
Акбирдин. Ләкин алар уйлаганча түгел. Алар, тавыклар төсле, кетәклекләре агып китүдән куркалар. Монда куркынычның икенче ягы бар, әнә анысы хәтәр.
Гөләндәм. Хәтәр?!
Акбирдин. Хәтәр. Ләкин хәтәрләр белән көрәшә белергә кирәк. Атна-ун көн эчендә җир эшләрен бетереп, Кандыр буасына керешә алсак, котырган стихияне авызлыклау кәҗә бәясенә дә тормаячак!.. Яңадан йөз генә кеше запас булсын иде… Яңадан йөз генә кеше… Халык арыды. Комсомоллар гына бирешмиләр. Күрәм, әнә син дә арыгансың.
Гөләндәм. Арыдым, бик арыдым… Задание ярым тутырдык бит бүген.
Акбирдин. Кеше түгел, ут син, Гөләндәм. Үзең арыдым дисең, ә үзең янып торасың! Молодчина, ян, якты ян, безгә ут, яктылык кирәк!..
XIV. Әүвәлгеләр һәм Фәридә.
Фәридә. Акбирдин иптәш, эчәсең килмиме?!
Гөләндәм. Минем эчәсем килә… (Аңа таба юнәлә.)
Фәридә (суын түгеп). Бәй!.. Түгелде ич. Насыйп түгел, күрәсең…
Гөләндәм. Насыйбы әнә пичкә белән килә!.. Күпсендең, ә? (Чыгып китә.)
Фәридә. Акбирдин иптәш, салкын су китеримме сиңа?
Акбирдин. Кирәк түгел… Ут кирәк миңа, ут!.. Мин металлист. Ут янында балавыз кәҗә бәясенә дә тормый, Гөләндәм, мине көт!.. (Чыгып китә.)
XV. Фәридә һәм Һилал.
Һилал. Фәридә, хәзер әбәт җитә, казан асларыңны карамыйча, ни дип монда кыршыла торгансыңдыр.
Фәридә. Миңа ут кирәк, аңлыйсыңмы, ут кирәк! Ут янында балавыз кәҗә бәясенә дә тормый! (Комганын Һилалның аяк астына куеп чыгып китә.)
Һилал (комганны күтәреп). Утны аны комган тотып эзләмиләр.
XVI. Һилал, Минһаҗ.
Минһаҗ. Һилал иптәш, бер мәслихәт бар иде.
Һилал. Тәмам итәк касмагы булдың син, Минһаҗ агай! Ут кирәк миңа, ут! Кулак өргәләрендә калган кортларны көйдерергә ут кирәк!.. (Комган белән кизәнә, су Минһаҗ башына түгелә, чыгып китә.)
Минһаҗ (сөртенә-сөртенә). Шашкан дисәң – акылында, акылында дисәң – шашкан! Кулак өргәләрендәге кортлар диген? Кемнәр икән соң ул кортлар! Төшенә алмыйм, төшенә алмыйм… Йә болар юләрләнгән, йә мин дуракланган… (Чыгып китә.)
XVII. Бригадир, Әмәк, Шәмәк һәм башкалар.
Бригадир. Егетләр, Әмәк белән Шәмәк бригадасын төштән соң беренче комсомоллар бригадасы буксирга ала.
Шәмәк. Нәрсә ди ул, Әмәк?
Әмәк. Саташа ул, Шәмәк.
Бригадир. Койрыкта өстерәлгәч…
Шәмәк. Кем койрыкта өстерәлә, безме?
Әмәк. Беренчедән, бу – чеп-чи ялган!
Шәмәк. Икенчедән, без үзебез буксир!
Әмәк. Өченчедән, заданиене ялт иттердек.
Шәмәк. Дүртенчедән…
Әмәк. Бишенче…
Шәмәк. Чү әле, Әмәк!
Әмәк. Болгатма әле, Шәмәк!
Болар сөйләшкәндә, халык катнаша, көлә. Шулвакыт студентлар җыры ишетелә.
Бригадир. Чү!.. Болар кемнәр?
Гөләндәм. Монда киләләр.
Шәмәк. Кара-кара, Әмәк.
Әмәк. Күрәм-күрәм, Шәмәк.
Сәхнә артында музыка.
Студентлар хоры.
Без коллык, наданлык дошманы,
Без хөр студентлар ордасы,
Без чын тормыш нигезен корабыз,
Без алмаш эшкә тайярлар без.
Без бар, без яшь, яна бездә көч!
Билгебез китап, урак һәм чүкеч!
Тавышлар.
Бер, ике, өч; бер, ике, өч!
Студентлар хоры.
Без бүгенге көн җепләреннән,
Без киләчәккә юл сузабыз,
Без үткән көннәрне күмәбез,
Без тарих белән узышабыз!
Без батыр, без яшь, яна бездә көч!
Билгебез китап, урак һәм чүкеч!
Тавышлар.
Бер, ике, өч; бер, ике, өч!
Бригадир студент. Иптәшләр, без интернационал студентлар бригадасы, культура һәм эш фронтларында сезгә булышыр өчен, шәһәрдән килдек.
Барысы. Ура, ура, ура!..
Музыка.
Хор.
Без, без киләчәкнең ал таңында
Төзербез, төзербез
Шәһәрен дә, колхозын да,
Совхозын да, заводын да,
Төзербез, төзербез,
Төзербез уртак дөнья.
Ура, ура, ура!..
Соңгы куплетларда масса сәхнә алдына көчле ташу булып омтыла.
Пәрдә.