Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 34
Пауза.
Йә, китәбезме?.. Нигә дәшмисең?..
Гөләндәм. Тукта, уйларга бир.
Акбирдин. Тагын уйлау! Бу синең перманентлы уй булып китте, ә, ударникларча хәзер, раз-два… Бергә китәбезме?
Гөләндәм. Озатып кына калырмын, ахры.
Акбирдин. Һә, уйлый торгач, шулай булып чыктымыни?.. Шәп түгел.
Гөләндәм. Белмим.
Акбирдин. Минем өчен, дим.
Гөләндәм. Башым катты.
Акбирдин. Бик матур тормыш төзер идек, Гөләндәм. Мин заводта, син берәр фабрикка урнашып, яңа дөнья төзү фронтында өздерер идек. Эш кенә кешеләрне бер-берсенә якынлаштыра ала, эш кенә…
Гөләндәм. Менә шуннан куркам да.
Акбирдин. Эштәнме?!
Гөләндәм. Юк ла! Ничек кенә аңлатасы инде сиңа. Эшне мин үзем дә яратам… Ләкин синеңчә түгел.
Акбирдин. Сине яратмыйм, диген дә куй. Нигә сырт сукмаклар белән маташырга.
Гөләндәм. Юк, алай түгел.
Акбирдин. Алай да түгел, болай да түгел, соң ничек инде?
Гөләндәм. Тукта, сөйләп бетергәнне көт!
Акбирдин. Бер елдан бирле көтәм инде.
Гөләндәм. Тыңла!.. Син ут, Акбирдин, аңлыйсыңмы, ут… Ил өчен кирәкле, кадерле ут!..
Акбирдин. У-у-у!..
Гөләндәм. Менә шул утны сүндерүдән куркам.
Акбирдин. Иһи-һи!.. Уйлый торгач, йолдызларга үрмәли башлагансың син, ха-ха-ха!
Гөләндәм. Сөйләп бетергәнне көт!.. Бер уйлаганда, шул утны сүндерүдән курыксам, икенче уйлаганда, үземнең дә шул утта янып бетүемнән шикләнәм.
Акбирдин. Уйлый торгач, син мине бөтенләй бензинга әйләндергәнсең.
Гөләндәм. Мин чынлап сөйлим.
Акбирдин. Мин дә бик чынлап тыңлыйм да бит, төшенә алмыйм. Ут, пожар!..
Гөләндәм. Тукта!
Акбирдин. Уһу!..
Гөләндәм. Аның мәгънәсе болай: син бөтен җаның, тәнең белән эшкә бирелгән кеше, булдымы?
Акбирдин. Йә?
Гөләндәм. Син эшкә җан кертәсең, син аны бизисең. Эшли белгәнгә, син аны яратасың.
Акбирдин. Йә?
Гөләндәм. Синең алдыңда эштән дә зур, эштән дә күрекле, эштән дә артык бернәрсә дә, беркем дә юк…
Акбирдин. Бик әйбәт, синең белән тиңләшергә хакым бар дигән сүз.
Гөләндәм. Шуның аркасында минем читтә калуым да бар бит… Хатын-кыз күңеле бит ул… Калганын үзең аңла инде шунда.
Акбирдин. Син бу фикерне берәр начар китаптан алдыңмы, әллә үз башыңнан чыгарып саташасыңмы?
Гөләндәм. Саташам булырга кирәк.
Акбирдин. Һичшиксез шулай. Син уйлаганча болай булып чыга: үлчәүнең бер башында эш, икенчесендә гыйшык, уртасында син. Каян бу чүп-чарны җыйнадың?!
Гөләндәм. Үзем дә аптырыйм.
Акбирдин. Аптырыйсыңдыр шул. Синең әле башыңнан аталарың, бабаларың сөреме чыгып бетмәгән. Эшне, башкаларны яратуга караганда, үзеңне яратуың көчлерәк күренә. Һәр дәвердә, һәр заманда, һәр урында беренче сафта зур әмәлләрне тудыруга багышланган эш торырга тиеш. Чөнки шундый эш кенә кешеләрне бер-берсенә якынлаштыра, ул гына аларны оештыра. Синең бу фикерең – кәҗә бәясенә тормаган әкият. Яңа дөньяда әкиятләр белән торырга ярамый. Мөмкин түгел!.. Йә, иртәгә китәбезме?..
Гөләндәм (бригадирны күреп). Бригадир!.. Клубта күрешербез әле. Китапларыңны да шунда тапшырырмын.
VI. Әүвәлгеләр һәм бригадир.
Бригадир. Акбирдин иптәш, шулай, иртәгә үк китәргә булдыңмыни?
Акбирдин. Бүген төнлә китәрмен, ахры.
Гөләндәм. Бригадир!
Бригадир. Хәзер!.. Кара әле, минем турыда яңадан бер уйлашасы иде.
Акбирдин. Була.
Гөләндәм. Бригадир!..
Бригадир. Барам!..
Гөләндәм белән клубка кереп китәләр.
Акбирдин. Һә… Кызык… Кызыграк булып чыкты бу!.. (Сызгыра.)
Һилал күренә.
VII. Акбирдин, Һилал.
Һилал серле кыяфәттә бер яктан килеп чыга да басып тора.
Акбирдин. Һилал иптәш, бу ничек болай?..
Һилал. Шулай.
Акбирдин. Хәбәрсез-нисез!..
Һилал. Ярканатлар тынлыкны, караңгылыкны яраталар.
Электр фонаре кабына.
А-а-а!.. Бу барып чыккан, ахры.
Акбирдин. Үзгәрмәгәнсең күренә.
Һилал. Үзгәрдем. Бик нык үзгәрдем. Салма авыз булганмын мин монда чакта. Шуңа күрә синең… Ярый, анысы соңыннан. Күпер башы хәтереңдәме, Акбирдин?
Акбирдин, борчылып, сүзсез генә китмәкче була.
Һилал аркылы төшә.
Һилал. Күпер башы хәтереңдәме, дим?
Акбирдин. Балалар уенын истә тотарга вакытым булмады.
Һилал. Ышанам. Ә менә мин, башланган шул уенны төпләргә дип, тавыш-тынсыз гына кайттым.
Акбирдин. Анысы – синең эш… (Китмәкче була.)
Һилал (каршы төшеп). Тукта!.. Ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән халык сүзе бар. Менә шул урак өстенә дип кайттым мин.
Акбирдин (борчылып). Ни кирәк сиңа?..
Һилал. Әзерлән, хәзер белерсең… (Кинәт чигенеп.) Әй халык! Колхозчылар, картлар, яшьләр, комсомоллар – барыгыз да җыелыгыз…
Акбирдин. Син ни эшлисең?
Һилал. Хәзер белерсең!.. Бөтен халык, барлык колхозчылар аны белергә тиеш!.. Әй халык…
Халык җыела. Аптырашалар.
VIII. Әүвәлгеләр һәм халык.
Халык. Нәрсә бар, нинди тавыш?.. Һилал!..
Һилал. Әй сез, «Кызыл йолдыз» колхозчылары, ударниклары, тыңлагыз! Уф!.. Мин, сәяси сукырлыгым аркасында, монда чагымда дуслар белән дошманнарны яхшы аера алмаганмын. Мин, сезнең элекке Совет председателегез, хәзерге вакытта шәһәрдә китап фабрикасы эшчесе Һилал Әхмәдуллин, менә шушы газета оттискын кочаклап, шатлыклы бәйрәмегездә катнашып, шатлыгымны уртаклашыр өчен ашыктым. Бу хәбәр басылган газета сезгә иртәгә генә киләчәк, тыңлагыз!.. СССР Үзәк Башкарма Комитеты карары буенча, «Кызыл йолдыз» колхозына Ленин ордены бирелгән…
Халык (гаҗәпләнеп). Безгә?!
Акбирдин. Кая, кая?.. (Газета оттискын карап.) Иптәшләр, дөрес!.. «Кызыл йолдыз» колхозына, безгә, Ленин ордены, Ленин ордены!.. Ура, ура!..
Xалык. Ура, ура, ура!..
Һилал белән Акбирдин кочаклашалар.
Музыка, утлар уйный, шатлык, яктылык.
Хор.
Безнең байрак бөек, бөек.
Эш өстендә көн бизибез.
Колхоз, совхоз, завод, фабрик –
Нигезебез, үз илебез!..
Пәрдә.
1931 ел