Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 4
Дүртенче пәрдә
Шул ук бүлмә.
I. Шакирҗан һәм Садрый.
Садрый (яшерен кереп). Өйдә юк күренә. (Кулы белән изәп.) Әйдә, әйдә, өйдә юк.
Шакирҗан. Хуш, утыз мең эләккәч, нишләп өйдә торсыннар. Хуш, йә, кем, Садрый, хуш, инде нишлибез, хуш!.. Акчаны туздырып бетерәләр бит бу юньсезләр. Суга баткан шикелле булдылар бит. Бөтен полиция, бөтен жандармский управление аякта. Хуш, хәтта губернатор үзе дә ул юньсезләрне эзләргә чыккан, ди. Юк бит, юк. Тота алмыйлар. Ай, бу утыз мең, вакытсыз гүргә кертер, ахрысы. Хуш, кемнәр генә кулында сез, җанкисәкләрем, газапланып йөрисез икән? Садрый, синеңчә, ничек? Хуш, утыз меңем табылырмы? Юкмы? Ә, хуш…
Садрый. Алла кулындагы эш. Шулай да валлаһе әгъләм биссәваб7, Шакирҗан абзый!
Шакирҗан. Шулай инде, энем, әүвәл – полиция, икенче Алла инде. Аллаһы хәзрәтләре полиция күңеленә Әбүгалисина сизгерлеген салсын иде. Хуш, хуш, тәмам акылым чуалды. Бүген иртә белән полицәмистергә менгән идем… Ни эшләп инде, дим, хуш, Никифр Никифрич, акчаларымны таба алмыйсыз, дим. Әллә юньләп эзләмисезме, дим. Хуш? Юк, ди, Шакирҗан бай, по всем статиәм эзлибез, ди. Хуш, дим, алай булгач, каторый статиә хороший, дим? Статиәләр бар да хороший, ди. Айгырым авырып тора, яхшырак бер ат аласы, ди. Үзең дә беләсең, ди, каракларны җәяү эзләп булмый, ди. Биш йөз сум бирдем шул. Хәзер инде бәхетсез бу утыз мең расходлары белән утыз бишкә басты инде. Юк, юк, тапмыйча һич ярамый. Ул кызыл авызларның оялары монда. Бер кайтмый булмаслар әле. Кайтырлар. Хуш, кем, Садрый, теге бүлмәгә кереп кара әле, шунда сыра эчеп-нитеп утырмыйлармы икән?
Садрый. Хәзер. (Чыга.)
Шакирҗан. Хуш, бүген төшемдә нәрсә күрдем соң?.. Юк шул, юк. Бернәрсә дә күрмәгәнмен, ахры. Кирәк чагында төше дә иңми бит, юньсез, барысы миңа каршы торалар. Барысы да каршы, хуш!..
II. Шакирҗан, Садрый, әби.
Садрый. Менә абыстайдан башка берәү дә юк.
Шакирҗан. Абыстай, менә сиңа нәзер сәдакам бар иде. Бик әйбәтләп кенә дога кыл әле.
Әби. Рәхмәт, рәхмәт. Алла гаип хәзинәләрен ачсын инде! Аллаһы әкбәр!
Шакирҗан. Абыстай, бу Мансур дигәнегез бер дә өйдә тормыймы әллә? Кайчан килмә, өйдә булмый.
Әби. Гел өйдә генә тора иде. Кичәле-бүгенле әллә ни булган үзенә. Өйгә кайтмыйча тора. Үзем дә борчылып беттем инде.
Шакирҗан. Соң кая киткән иде?
Әби. Иртә белән хәзер кайтырмын дип чыгып киткән җиреннән суга баткан шикелле булды.
Шакирҗан. Башка вакытларда читтә кунып ятканы булмый идемени?
Әби. Өйдә генә куна иде. Иптәшенең кәбестә бакчасына барган чакларда гына кунып кайта торган иде. Андый чакларда әйтеп китә торган иде.
Шакирҗан. Соң ул өйдә юк чакта аңар килеп, аны сораучылар булмадымы?
Әби. Булмаган кая. Кичә әллә никадәр кешеләр килеп аны сорадылар. Әле ул гынамы? Әллә нинди ирләр килеп ду күчеп сугышып, кычкырышып киттеләр. Базга качып кына сәламәт калдым. Ярый әле, нәрсәләрне урлап чыкмаганнар.
Шакирҗан. Хуш… Алай икән. Кичә сугыштылар, диең, ә?
Әби. Бик каты сугышканнар булса кирәк. Тавышлары базга кадәр аермачык ишетелде.
Шакирҗан. Бәлки, алар берәр нәрсә бүлгәннәрдер?
Әби. Бәлки, бүлгәннәрдер дә.
Шакирҗан. Менә нәрсә, абыстай. Мансур өйгә кайткач та, үзенә белгертмичә генә, миңа килеп әйт. Зур бакча каршысындагы Шакирҗан бай йортын сорасаң әйтерләр. Шулай итсәң, нәзер сәдакаларымны алтыннан тамызырмын… Хуш… Менә әүлиялар рухына тагы дога кыл! (Сәдака бирә.)
Әби. Аллаһы әкбәр. Ярый, кайткач та барып әйтермен. (Чыга башлый.) Ә, кем, син үзең кем буласың соң?
Шакирҗан. Мин, хуш… (Садрыйга.) Мин кем әле, хуш?
Садрый. Бу Мансур әфәндене үзенең конторына хезмәткә алмакчы була.
Әби. Алай, бик рәхмәт инде. Юкса бик ярлы тора, мескенкәй. Баш-аяклы итә күрегез инде үзен. Сусаган булсагыз, самавыр куйыйм, байлар.
Садрый. Юк, рәхмәт. Без хәзер китәбез.
Әби. Башка йомыш юкмы?
Шакирҗан. Хуш, юк, абыстай, юк!
Әби чыга.
Хуш, монда нәрсәләр икән? Китаплар. Шулар арасына яшермәделәрме икән? Караш әле, Садрый!..
Зур капчыктан китаплар актаралар.
Юк шул, юк…
Садрый. Урлый белгәнне яшерә дә белгәннәрдер инде алар.
Шакирҗан. Юк, Алла боерса, минем хакым ул кызыл авызлар өстендә калмас. Минем малым, әлхәмделилла, зәкятле мал! Үземә үк насыйп булыр әле.
Садрый. Амин! Шулай булсын инде.
Шакирҗан. Соң бит ул кызыл авызлар мал кадерен белә торган халыклармы? Әрәм-шәрәм итеп кенә бетерерләр. Ай, җанкисәкләрем, утыз меңкәйләрем, кайда гына хуҗасыз ятим булып тилмереп торасыз икән?
Садрый (читкә). Бер дә тилмереп тормыйлар әле.
Шакирҗан. Мине сагынып тилмерә торгансыздыр, бичаракайларым. Мин бит сезне нинди кадердә генә тотадыр идем. Шулай ук сезне кабат күрә алмаммы икәнни? (Елый.)
Садрый. Борчылмагыз, Шакирҗан абзый, елауда файда юк. Каракларны эзләргә кирәк.
Шакирҗан. Эзлим дә бит, табылмыйлар. (Елый.)
Садрый (тәрәзәдән күреп). Чү, болар кемнәр?! Алар, алар, билләһи газыйм, алар!
Шакирҗан. Кемнәр? Әллә акчалармы?
Садрый. Акчаларыңны урлаучылар.
Шакирҗан. Ә?!
Садрый. Мансур белән Мөршидә. Монда таба киләләр.
Шакирҗан. Кая, кая бәдбәхетләр? (Йодрыкларын селкеп.) Һә, мин сезне, тәмуг кисәүләре!.. Һу, мин сезне, яхшыдан яман туган, иблис ялчылары!.. Чү, чү, кулларында чемоданнары да бар. Вокзалга, пристаньга түгелме икән?
Садрый. Алар монда таба киләләр. Шәһәрдән качарга җыеналар, күрәсең. Бик вакытында үзләрен очраттык. Хәзер барып, полициягә хәбәр итәргә кирәк.
Шакирҗан. Полициягә дә, губернаторга да, охранкага да – барысына да хәбәр итәргә кирәк. Әйдә, киттек.
Садрый. Без полиция белән кайтып килгәнче, алар шылсалар?
Шакирҗан. Хуш, шылырлар шул. Хуш, соң ни эшлибез?
Садрый. Менә нәрсә, мин полициягә барып хәбәр иткәнче, син монда яшеренеп кал. Нәрсә сөйләшерләр. Бәлки, акчаңның кая яшергән урынын да ычкындырырлар. Әгәр инде нәрсәләрен алып кача башласалар чыгып тотарсың.
Шакирҗан. Хуш, бәрәкалла, мәслихәт. Хуш, кая качыйм, өстәл астынамы?
Садрый. Ярамый.
Шакирҗан. Карават астына?
Садрый. Ярамый.
Шакирҗан. Ишек артына?
Садрый. Ярамый.
Шакирҗан. Монда башка качарлык урын да юк.
Садрый. Ә менә кая, менә шул капчыктагы китапларны бушатыйк та, шунда кереп ят.
Шакирҗан. Мәслихәт… (Кереп ята.) Син инде, кем, Садрый, капчыкның авызын катырак бәйләп куй. Сизә күрмәсеннәр. Юкса үтереп үк китәрләр.
Садрый. Була ул. Менә шулай. Мин киттем. (Капчык авызын бәйли башлый.)
Шакирҗан. Полициягә дә, губернаторга да – барысына да бар!
Садрый чыга. Пауза.
III. Мөршидә һәм Мансур.
Мансур (шашынып). Әллә шашканнармы алар? Ибраһимны күрмәдеңме?
Мөршидә. Аны кичә тотып япканнар.
Мансур. Төрмәгәме?
Мөршидә. Белмим. Ләкин япканнар.
Мансур. Хуш?
Мөршидә. Шул, кичәдән бирле бөтен полиция, охранка сине эзләп йөриләр. Бездә бөтен җирдә сакчылар, полицейскийлар тора. Мине һичбер яры чыгармыйлар. Шакирҗан абый һуштан тайдырганчы кыйнады. (Елый.)
Мансур. Синеме?
Мөршидә. Әйе. (Елый.)
Мансур. Ни өчен?
Мөршидә. Бергәләп урлагансыз, ди. Син аларга акча урынын күрсәткәнсең, ди. Акчаларымны хәзер табып китер, юкса үтерәм, ди. Көчкә генә бакча аркылы качып котылдым. (Елый.)
Мансур. Йә, тынычлан, Мөршидә… Хуш, мине эзлиләр, дисеңме әле?
Мөршидә. Бик эзлиләр.
Мансур. Хуш. Инде нишлибез?
Мөршидә. Безгә хәзер бу шәһәрдән бер минут тормыйча китәргә кирәк.
Мансур. Кая?
Мөршидә. Кая күз күрер. Ләкин хәзер, хәзер үк китәргә кирәк. Юкса сине дә, мине дә харап итәчәкләр.
Мансур. Минем бит бер тиен дә акчам юк.
Мөршидә. Миндә бар. Яхшырак нәрсәләремнең барын да менә монда төядем. Мин инде мәңгелеккә ул йорттан аерылдым. Әйдә, җаным, тизрәк китик. Зинһар, китик.
Мансур. Минем бит фельетоным өчен акча аласым бар.
Мөршидә. Күпме?
Мансур. Ун сум.
Мөршидә. Калсын, калсын. Монда эш акчада түгел, башта эш, аңлыйсыңмы, башта! Тотылсак, башыбыз гомергә харап булачак бит.
Мансур (уйланып йөреп, капчык өстенә утыра). Менә юләр балыклар. Каян уйлап чыгарганнар, ә мин тагын Ильясның кәбестә бакчасында гамьсез ятам. Монда хәлләр болай икән.
Мөршидә. Ул кулыңдагы төенеңдә нәрсә тагын?
Мансур. Кәбестә. Яшелчәләр кибетенә күрсәтергә дип, Ильяс биреп җибәрде. Кара әле, Мөршидә, син җәйнең бу вакытында яңа кәбестә күргәнең бар идеме?
Мөршидә. Нигә булмасын.
Мансур. Мин бу вакытта яңа кәбестәне беренче тапкыр күрәм. Ильяс оранжереяда үстергән. Аңарда меңләп калды әле. Кил әле, җаным, утыр, бераз хәл җый! (Капчыкка икәү утыралар.) Шулай, китикме икән? Бәлки, бернәрсә дә булмас әле?
Мөршидә. Булмаган кая, акча синдә дип бөтен шәһәр шаулый.
Мансур. Бер яктан, шатлык, икенче яктан, бу аяк астыннан чыккан бәла башымны тәмам катырды, йә, буласы булыр. Кайгырма, җаным. Менә без хәзер икәү бергә. Бүгеннән син минем гомерлек дустым буласың. Шунысы җитә. Ә безнең киләчәкне…
Мөршидә (торып). Шулай да, Мансур, китәргә ашыгырга кирәк.
Мансур. Өлгерербез әле.
Мөршидә. Килеп бассалар?
Мансур. Минем бу бүлмәне эзләп тапканчы бер атна үтәр.
Мөршидә. Садрый белә бит.
Шакирҗан (Мөршидә капчык өстенә кинәт утырганда). Ай, кабыргам!
Мансур (сикереп торып). Бу нинди тавыш?
Мөршидә (капчыкны күрсәтеп). Менә моннан чыкты.
Мансур. Ха-ха-ха!.. Син, Мөршидә, бигрәк каушагансың. Колагыңа әллә нәрсәләр ишетелә башлаган.
Мөршидә. Юк, чынлап, шуннан чыккан төсле тоелды.
Мансур. Анда иске китаплардан башка бернәрсә дә юк. (Капчыкны типкәли.)
Мөршидә. Соң, тавыш?
Мансур. Әбинең биле сызлый торгандыр. Бу капчыкны үз урынына кертик әле. Чынлап та, уңайсызлап тора. (Капчыкны типкәли-типкәли карават астына кертәләр.) Менә шулай. Йә, кил, утыр, Мөршидә. (Караватка утыралар.) Менә нәрсә, җаным, бүген монда куныйк. Иртәгә мин теге ун сумны алгач, пароходка утырып, безгә, авылга китәрбез. Теге, морзаларча, бикәчләү сәяхәте булыр. Шәп бит?
Мөршидә. Син һаман шаярасың, Мансур. Безгә бүгенгә түгел, бер сәгатькә дә калырга ярамый. Аңлыйсыңмы син шуны? Ярамый, ярамый, ярамый.
Мансур. Кара әле, Мөршидә, син туй ясамас борын ук талаша башладың. Туйдан соң сугыша башламасаң ярар иде.
Мөршидә. Мансур, нигә син мәсьәләнең зурлыгын искә алмыйсың?
Мансур. Башта искә алган идем. Ләкин тора-бара һәрбер уңайсызлыкларга күнегелә икән. Минемчә, бер көннән бернәрсә дә булмас.
Мөршидә. Мансур, син минем белән чынлап сөйләшәсеңме, әллә…
Мансур. Бетте. Әйдә, киттек. Ун сум янса янар инде. Ә синең соң акчаң пароход билетына җитәрлекме?
Мөршидә. Артыгы белән.
Мансур. Алай булса, әйдә, киттек. (Караваттан төшкәндә, капчыктагы Шакирҗанның аягына баса.)
Шакирҗан. Ай, аягым!
Мөршидә (сикереп төшеп). Бу нәрсә тагын?
Мансур. Тагын тавыш? Әллә карават астында кеше бармы?
Эзлиләр.
Юк, бернәрсә дә юк.
Мөршидә. Тәгаен менә монда кычкырган шикелле ишетелде.
Мансур. Әллә бу иске китапларга җеннәр ияләшкәнме? (Капчыкны типкәли.) Бер җирдә бернәрсә юк. Әби, әби!
IV. Мөршидә, Мансур һәм әби.
Әби. Нәрсә, кем бар анда? Ай, балакаем, кайттыңмыни?
Мансур. Әби, син элек шуны безгә әйт: билең авыртамы?
Әби. Бик авырта, балакай. Менә күсәк белән кыйнаган шикелле инде.
Мансур. Әйттем бит. Ха-ха-ха!..
Әби. Кунак бар икән. Күрми дә торам. Исәнме, бәбкәм. Кунакка самавыр куярга кирәк. Син, Мансур, балакай, кайда йөрисең? Кичәдән бирле башымны әйләндереп бетерделәр.
Мансур. Кемнәр?
Әби. Кемнәр икәнлекләрен белмим. Әмма башымны бик әйләндерделәр.
Мансур. Йә, йә?
Әби. Әллә нинди кешеләр килеп, сине сораштырып көтеп тордылар-тордылар да соңыннан сугыштылар. Базга качып кына котылдым. Аллага шөкер әле, нәрсәләремә тимәгәннәр.
Мансур. Соң син кемнәр икәнен сорашмадыңмыни?
Әби. Алдан килгәне абзаң дип әйтте үзен. Соңынтын килгәннәре әллә нәрсәләр сораштырып башымны әйләндереп бетерделәр.
Мөршидә. Әйттем бит…
Мансур. Йә, йә?
Әби. Шул, гөмбә, диләр, каравыл, диләр, акча, диләр. Башымны катырып бетерделәр. Бүген дә сине сорап бер әфәнде белән бер бай кеше килгәннәр иде. Йорты теге зур бакча каршында, ди. Әй, аты коргыры, исеме хәтеремнән чыккан лабаса. Әй балакай, кәбестә алып кайттыңмыни?
Мансур. Әби, син безгә самавыр куй. Безне бик һәйбәтләп сыйла!
Мөршидә. Юк, юк, рәхмәт. Безнең вакытыбыз юк, әби.
Әби. Минем самавырым бик тиз кайный. Хәзер булыр, балалар. Кәбестәңне… (Ала башлый.)
Мансур. Кешенеке ул, әби.
Әби. Ярый, ярый. Хәзер самавырым кайнап чыгар, Алла боерса. (Чыга.)
Мөршидә. Син чәйләр эчеп әллә төрмәгә ябыласың киләме?
Мансур. Нигә?
Мөршидә. Юк, Мансур, бу шаяруларың урынсыз. Бел дә тор: килеп басарлар.
Мансур. Безнеме?
Мөршидә. Әйе.
Мансур. Әй, исең киткән икән. Без полициянең борын төбеннән кача алабыз. Әнә ул тәрәзәне күрәсеңме?
Мөршидә. Йә?
Мансур. Менә шул инде.
Мөршидә. Нәрсә шул инде?
Мансур. Менә шуннан бакчага, аннан тар тыкрык буйлап күлгә, күлдә көймәләр күп була. Берсенә утырабыз да выжт пристаньга. Анысы өчен син кайгырма… Шулай да җыенырга кирәк булыр, ахрысы.
Җыена башлыйлар.
Мөршидә (тәрәзәдән карап). Аралыкка төшә икән.
Мансур. Синең чемоданың шактый авыр бит. Икегә бүлмибезме?
Мөршидә. Теләсәң ни эшлә. Бөтен приданым шунда инде.
Мансур. Син үзең придан. Хәер, артык авыр түгел лә. Ә минем приданым, менә шул юрган эченә сыеп бетәр. Байлар да үзебез тегеләй. Әнигә килен белән барып төшкәч, күзе дүрт булыр.
Мөршидә (икенче тәрәзәдән карап). Мансур! Мансур! Садрый полицияләр белән монда таба килә. Харап булдык! Тотылдык!..
Мансур. Кая?.. Әһә, алай икән… (Ишекне бикли.) Әйдә, җаный, чәйне пароходта эчәрбез инде. (Җепне өстәлгә бәйләп, сул як тәрәзә катына китереп, чемоданны ташлап.) Әйдә, җаный!..
Төшәләр. Кәбестә өстәлдән идәнгә төшә. Шакирҗан тыпырчына.
Шакирҗан. Качмагыз! Рөхсәт юк!! Качмагыз! Качмагыз! Каравыл! Каравыл! Качтылар!! Каравыл!! (Кычкыра-кычкыра, тамагы карлыгып, тавышсыз кала.)
Ишек дөбердәтәләр.
Арттан. Именем закона, руки вверх!.. Ачыгыз! Ач!..
Тавышланалар. Ишекне ватып бик саклык белән керәләр.
V. Пристав, Сәйфетдинов, Фёдоров.
Пристав. Именем закона, руки вверх!.. Кая болар?! Әй Сәйфетдинов! Фёдоров! Эзләгез!..
Эзлиләр.
Сәйфетдинов. Ваш благороди! (Бармагы белән кәбестәгә күрсәтә.)
Пристав. Нәрсә?
Сәйфетдинов. Кәбестә!
Пристав (сискәнеп китеп). Ә?! Минемчә, ул – «бомба»!
Сәйфетдинов. Дөрес, ваш благороди, ул – «бомба»!..
Әйләнеп карыйлар.
Пристав. Әйе, «бомба»!.. Ах, канальялар. Нинди оста эшләгәннәр. Тыштан караганда кәбестә дип уйларсың үзен. Ә эчендә… брр…
Куркынып чигенәләр.
Сәйфетдинов. Ваш благороди, нәкъ кәбестә!
Пристав. Күчәне дә бар. Нинди эшләгәннәр!
Сәйфетдинов. Ваш благороди, губернаторның шулпасына салыр өчен эшләмәгәннәрме икән?
Пристав. Моннан шулпа пешерсәң, тозлы булыр. Ах, канальялар! Нинди оста эшләгәннәр бит. Нәкъ кәбестә. Әй Сәйфетдинов, кара әле, филтәсе янмыймы?!
Сәйфетдинов. Юк, ваш благороди, филтәсе күренми. Бәлки, эчтәдер.
Пристав (сискәнеп). Ә?.. Конечно, эчтәдер. Әй Сәйфетдинов, шартламасмы ул?
Сәйфетдинов. Белә алмыйм, ваш благороди!
Пристав. Барыгыз. Бөтен бүлмәләрне тентегез! Кулга эләккәннәрен ычкындырмагыз!
Сәйфетдинов. Слушаюсь, ваш благороди!
Чыгалар.
Пристав (бүлмә буйлап эзләнеп, капчыкны тотып, сискәнеп китә). Әй Сәйфетдинов!
Сәйфетдинов (кереп). Нәрсә, ваш благороди!
Пристав бармагы белән капчыкка төртеп күрсәтә.
Сәйфетдинов белән Фёдоров капчыкка атылалар.
Пристав. Смирно! Әй Сәйфетдинов! (Бармагы белән тагын капчыкка күрсәтә.)
Сәйфетдинов (Фёдоров белән капчыкны капшап карыйлар да, килеп). Ваш благороди, капчыкка кеше үтереп салганнар!..
Шакирҗан тыпырчына.
Һәммәсе. Тере, тере, тере!..
Куркышалар.
Пристав. Ә минемчә, разбойникларның берсе анда юри качкан.
Сәйфетдинов. Сезнеке дөрес, ваш благороди!
Пристав. Әй Сәйфетдинов!.. (Бармагы белән капчыкка төртеп күрсәтә. Тегеләр ташланалар.) Стой! (Кире кайталар.) Кирәген бирегез!
Фёдоров белән Сәйфетдинов капчыкны, өстерәп чыгарып, бер күтәреп, бер төшереп, идәнгә бик каты, бик озак бәрәләр.
Сәйфетдинов. Менә сиңа! Менә сиңа! Капчыкка яшерендеңмени! Таба алмаслар дип белдеңмени?
Пристав. «Бомба» дан кәбестә ясадыгызмыни? Аша әле, туганкай, аша!.. Ничек, тәмлеме?.. Ха-ха-ха!..
Сәйфетдинов. Менә сиңа, кызыл авыз! Менә сиңа, бунтовщик!..
Пристав. Ныграк, ныграк! Капчыкны чишегез!.. Чыгарыгыз үзен монда!
Чишәләр. Хәлдән тайган Шакирҗан бай бугазыннан тавышын чыгара алмыйча икъ-пыйк дип ишарә белән Мансурларның качканлыкларын аңлатырга тырыша.
Пристав. Баа!.. Шакирҗан бай, сез ничек монда?! Сез ничек эләктегез?!
Шакирҗан тавышсыз ишарә белән кулларын бутый.
Сәйфетдинов. Ваш благороди. Аның телен кискәннәр.
Пристав. Әй!.. Ягез, авызыгызны ачыгыз.
Шакирҗан башын чайкый.
Ачыгыз, ачыгыз! Авызыгызны ачыгыз!..
Шакирҗан авызын ача.
Телегезне чыгарыгыз! Телегезне! Йә, йә, чыгарыгыз телегезне! Чыгарыгыз, дим!
Шакирҗан телен чыгара.
Көрәк кадәр тел. Сүз юк.
Сәйфетдинов. Ваш благороди! Аның кече телен кискәннәр. Безнең мөселманнарда кечкенә тел була.
Пристав. Ягез, икенче телегезне күрсәтегез! Кая ул?.. Кая?
Сәйфетдинов. Ваш благороди, эчтә була ул, бик эчтә…
Пристав. Эчтә, эчтә! Кая соң эчтә? Корсагында түгелдер бит?
Сәйфетдинов. Ул, ул…
Пристав. Йә, ярый. Полицмейстерның үзенә икенче телегезне күрсәтерсез!.. Хәзер әйдәгез минем арттан!.. (Кире кайтып.) Әй Сәйфетдинов, сакла, шартламасын!..
Сәйфетдинов. Слушаюсь, ваш благороди!..
Чыгалар. Сәйфетдинов, калтыранып, кылычын чыгарып, кәбестә янында басып кала.
Пәрдә.
1918 ел
Казан сөлгесе
Музыкаль комедия
Дүрт пәрдәдә
Катнашучылар:
Мөәззин.
Әсма – аның хатыны.
Саҗидә – зур кызлары.
Мөршидә – кече кызлары.
Ильяс – мәхдүм кода.
Салих – шәкерт.
Бану – авыл кызы.
Бибинур – авыл кызы.
Шәмси әби – карчык.
Ибраһим.
Хәзрәт.
Староста.
Картлар, егетләр, кызлар һ. б.
Беренче пәрдә
Авыл мөәззиненең җыйнак өе.
Оркестр «Бәдәвам» көен уйный.
I күренеш
Мөршидә, Саҗидә, Әсма, Шәмси әби.
Мөршидә, Саҗидә.
Барыңыз Алла бер диген,
Ислам дине хак диген,
Иван үрәдник диген,
Алла дигел бәдәвам.
Ислам динен тотмаган,
Су буена төшмәгән,
Улдыр адәми шәйтан,
Алла дигел бәдәвам.
Киңдер, Кадир, кодрәтең.
Тотсаң җирнең кендеген,
Әйләнмә, тик тор, диген,
Алла дигел бәдәвам.
II күренеш
Әүвәлгеләр һәм Мөәззин.
Мөәззин.
Кая, хатын, чапаным?
Кая, хәшәп, ташладың?
Синнән дә һич уңмадым,
Хәзрәткә туйга барам.
Әсма.
Чапаның шунда иде,
Җилән астында иде,
Кадакка элгән иде. –
Әйләндермә башларым…
Мөәззин.
Исәнме, Шәмси әби!
Сине күрми дә торам.
Кая, тизрәк бул инде,
Хәзрәткә туйга барам.
Шәмси әби.
Үзең нихәл, мөәззин!
Шәйхи картның фидиясен
Алып бетердеңме син
Улларыннан, тидия?
Мөәззин.
Яхшыдан яман туган
Мужик балаларыннан
Алырсың син алардан!
Хәзрәткә туйга барам.
Кая, кая, сиңа әйтәм,
Хәзер мәҗлескә китәм,
Чапаным сездән көтәм.
Хәзрәткә туйга барам…
Шәмси әби.
Туй дигәннән, мөәззин,
Нәүбәт синдә, сизәмсең?
Буйга җиткән ике кызың
Туй көтәләр, тидия.
Сиңа бар яшьрен серем,
Бикәңә дә сөйләдем.
Чыксаңыз ла, кызларым,
Мәслихәт бар, тидия.
Мөәззин.
Нәрсә, нәрсә ул тагын?
Фараз кылдык, мин тыңлыйм.
Әллә яучылап килдең?
Һе, һе, һе, тидия.
Шәмси әби.
Яучылык качмас әле,
Зиһнемне бүлмәсәнә!
Яхшылап тыңласана
Сүзләремне, тидия.
Тирә-як муллалары
Җиткән уллары белән
Хәзрәткә туйга килгән
Кода булып, тидия.
Шиңгән каен авылының
Рәүф хәзрәт мәхдүме
Юри монда килгән, ди,
Кыз күзләргә, тидия.
Мөәззин.
Кыз күзләргә, дисеңме?
Растын син сөйлисеңме?
Югыйсә үртисеңме
Азанчыңны, и надан?..
Шәмси әби.
Юк, юк! Алла сакласын!
Җир упсын, ялганласам.
Әйтер идем, тыңласаң,
Бер сүз сиңа, тидия.
Мөәззин.
Әйт, әйт унны, йөзне әйт!
Хәерле булыр, шаять.
Кемгә булган бигаять
Мәхдүм кода, тидия?
Шәмси әби.
Әйтсәм, син ышанмассың,
Йә җәнҗал чыгарырсың,
Йә өеңнән куарсың
Ялганчы дип, тидия.
Мөәззин.
Әйт, әйт инде, и хәшәп!
Ихлас белән мин тыңлыйм,
Йә, тиз бул инде, ахмак!
Вакытым юк, тидия.
Фараз кылдың, мәсәлән.
Эч серләрне яшереп,
Саклап калу – зур хәрәм.
Китап әйтә, тидия…
Шәмси әби.
Мәхдүм кода күңеле
Бу йортта, имеш, диләр.
Күзләргә килгән, диләр,
Кызларыңны, тидия.
Мөршидә.
Менә, әткәй, чапаның!..
Саҗидә.
Менә камыш таягың!..
Әсма.
Шәмси әби кая соң?
Шәмси әби.
Монда, монда, тидия!..
Мөәззин.
Кызларыңа әйт хәзер,
Киенеп-ясансыннар,
Кершән һәм иннекләрен
Буянсыннар, тидия!..
Шиңгән каен мәхдүме
Кода булып килгән, ди,
Күзе безгә төшкән, ди.
Күзеңне ач, ябалак!
Шиңгән каен мулласын
Кем икәнен беләмсең?
Тирә-якта берүзе
Җир кендеге, тидия!
Шиңгән каен мәхдүме
Үзе Коръән-Хафиз, ди…
Казанда бер шәкерт, ди.
Йоклап ятма, тидия!
Ул чагында эшләр шәп,
Син кодагый, мин кода,
Беләсеңме, и хәшәп!
Хәзрәткә,
Байларга туйга барам!
Мәхдүм булса бигаять,
Туй да итәрбез, шаять.
Кая соң минем таяк?
Эшеңне бел, ябалак!
Чыга.
Шәмси әби.
Ярый, Әсма, миңа да
Китә башларга вакыт.
Утыра-утыра онытып
Җибәргәнмен, тидия.
Саҗидә.
Мөршидә.
Шәмси әби, Шәмси әби, утыр әле!
Шәмси әби. Бик озак утырдым инде. Икенче бер тагын килеп «Мөхәммәдия» укытып китәрмен.
Мөршидә. Шәмси әби, яшь килен ничек, матурмы?
Саҗидә. Аягына ни кигән, калфагы ничек, зурмы?
Әсма. Бирнәләрен күрдеңме? Күпме?
Шәмси әби. Казан кызы булсын да – бирнәсе булмасын. Казан кызы булсын да – матур булмасын, Казан кызы булсын да – читек-кәвеш кимәсен, ул аннары нигә ярый. Указлы мәхдүмебезгә сорасак, төрек солтаны да кызын бирер иде, сорамадык кына.
Мөршидә. Буе-сыны ничек?
Шәмси әби. Бик матур, бик килешле. Менә болай гына. Баш, күз, аяк, кул әйтерлек тә түгел инде. Кара җимеш төсле майланып торган кечкенә генә кап-кара күз дисеңме, җеп калынлыгы гына кап-кара каш дисеңме! Аяклары кәкре…
Мөршидә. Кәкре?
Шәмси әби. Әйе, балакаем, кәкре. Бик матур, бик кәкре. Казан кызы булсын да – аяклары кәкре булмасын. Ул аннары нигә ярый.
Мөршидә. Кәкре булгач, ничек матур була инде ул?
Шәмси әби. Шулай, кызым, кәкренең дә матурлары була икән. Хак мөселман хатын-кызларының аяклары кәкре булыр, дигән китап. Остабикә үзе шулай ди. Хәзрәте Хәдичәнең дә кәкре булган, ди. Китап кушканча, балакайлар, китап кушканча. Кәкре аяк арасыннан фәрештәләргә очып йөрергә уңай була икән, ди. Туры аяклы кешеләрнең тезләренә бәрелеп фәрештәләрнең канатлары сынар, дигән китап. Аяклары дисәгез бик матур, бик кәкре. Саваплы аяклар. Араларыннан берьюлы өч фәрештә очып үтәрлек.
Әсма. Соң ничек, бирнәләрен күрдеңме? Нәрсәләре бар?
Шәмси әби. Күрмәгән кая, аның нәрсәләрен күреп бетерер өчен, гомерең дә җитмәс.
Мөршидә.
Саҗидә. } Нәрсәләре бар соң? Нәрсәләре бар?
Шәмси әби. Биш сандык тулы асыл күлмәкләре, дүрт сандык ефәк күлмәкләре, өч сандык йон күлмәкләре, бер сандык энҗеле калфак, беләзек, алка, йөзек.
Мөршидә. Ситсы күлмәкләре юкмыни?
Шәмси әби. Юк.
Саҗидә. Тагын, тагын нәрсәләре бар?
Шәмси әби. Бер сандык аяк чолгаулары, ике сандык тәһарәт чүпрәкләре, дүрт сандык сөлгесе…
Мөршидә. Сөлгеләре ниндиләр? Бездәге төслеме?
Шәмси әби. Юк, балакайларым, бездәгеләргә бер дә охшамый. Казан сөлгеләре инде.
Әсма. Казан сөлгесе, дисең?
Мөршидә. Тизрәк, тизрәк күрәсе иде Казан сөлгесен. Күчереп алыр идек өлгесен.
Саҗидә. Нинди була икән Казан сөлгесе?
Шәмси әби. Караганда күзне чагылдырырлык була икән ул Казан сөлгесе. Бик кадерле кодаларга гына бирнә итеп биреләсе, ди. Кая, Әсма, мин китим инде. Килен күрендерергә чакыра килгән җирдән, сүзгә мавыкланып озаграк утырдым шул.
Әсма. Шәмси әби, булмаса булган икән инде, бераз сабыр ит. Мин дә синең белән бергә барырмын.
Шәмси әби. Ә-ә шул. Хатын-кыз җыелганчы бирнә карый торырбыз.
Әсма. Әйе шул. Хәзер өс-башымны гына алыштырыйм да, китәрбез.
Шәмси әби. Ярый, ярый. (Әсма чыга.) Кызлар, ай, кызлар! Саграк булыгыз. Безнең илләргә тилгәннәр килгән, урлап китмәсеннәр үзегезне.
Мөршидә. Әй, аның ише җебегәннәрдән алдырмабыз әле.
Шәмси әби. Алай димәгез. Ул тилгәннәр арасында Казан шәкертләре дә бар, диләр.
Мөршидә. Булса ни!
Шәмси әби. И бәбкәләрем, Казан шәкертләрен сез әле белмисез икән. Алар сезнең генә түгел, Казан кызларының да башларын тубал итеп ташлыйлар, ди. Мәхдүмнәр алар «Бәдәвам» китабын укыганны гына тыңлап тормаслар, «Йосыф» китабына да керешерләр. Белеп торыгыз аны.
Саҗидә. Алар белгән «Йосыф» китабын без белеп оныткан инде.
Шәмси әби. Аларның «Йосыф» китаплары башкачарак, ди.
Мөршидә. Кызыл тышлы булмас инде.
Шәмси әби. Бәлки, кызылдыр да, каян беләсең аны. (Пауза.) Кызлар, Шиңгән каен хәзрәтенең улы Хәниф мәхдүм монда хәзрәтләргә кыз ягыннан кода булып килгән, ди. Авызына иблис төкергән, ди, Казан шәкерте, ди.
Саҗидә. Ничек төкергән?
Шәмси әби. Шулай, тоткан да төкергән… Өс-башларыгызны үзгәртебрәк, хушбуйларны сибебрәк, калфакларны киебрәк, иннекләрне сөртебрәк, читекләрне киебрәк, күкрәкләрне киеребрәк, чапаннарыгызны ачыбрак, башларыгызны күтәребрәк, вак-вак итеп атлабрак, урамга да чыгыбрак, су буена төшебрәк, йөзләрне дә ачыбрак, бил-сыннарны чайкабрак йөрү кирәк.
Мөршидә. Шәмси әби, үзең күрдеңме?
Шәмси әби. Кара, кара, күзләре нинди яна… Гыйшык чебене йөрәгеңнән тешләп алдымы әллә?.. Юк, балакай, аны уйлау сиңа иртә әле. Менә апаң әйтсә, бер хәл. Аның нәүбәте. Сиңа, Алла боерса, башкасы да булыр әле.
Саҗидә. И, Шәмси әбинең шул булыр инде. Атам өендә торуыма күпсенә.
Шәмси әби. Юк, балакай, бер дә күпсенмим. Сыерчыкның оясы булмаса сайрамый, ди. Сезнең яшь чакларыгыз, сайрар-сайрашыр чакларыгыз.
Мөршидә. Их, күрәсе иде үзен.
Шәмси әби. Кемне?
Мөршидә. Казан шәкертен.
Шәмси әби. Кара, кара… сине бу узып китмәсә ярар иде, балакай…
Мөршидә. Шәмси әби, мин болай гына. Син инде тагын әнигә әйтә күрмә.
Шәмси әби. Чынлап булса да әйтмәс идем әле. Җанлы тәндә була ул. Гаеп түгел.
Әсма керә.