Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 7

Yazı tipi:

Зар

Бәни адәм фаҗигасе
Алты пәрдәдә
Фаҗигадәге катнашучылар:

Газазил – бәни адәм шәхси теләкләренең матурлык, ирек, бәхет, яхшылыкка мәңгелек омтылышының тимсаль мөҗәссәме17.

Дәҗҗал – хакимият, канун.

Шәйтан – мәкер, хәйлә, ваклык.

Яэҗүҗ – капитал.

Мәэҗүҗ – милитаризм.

Дәббәтеларз – хезмәт, эш.

Ирек – ихтыяр, ирек.

Мәхәббәт – дуслык, мәхәббәт.

Бәхет – шатлык, бәхет.

Бәдбәхет – бәла-каза, бәхетсезлек.

Адәм – кеше.

Һава – матурлык.

Мәһди – мәзлүмнәр18 хакы өчен көрәшүче даһи.

Мөһәндис – техника белгече, инженер.

Җәбраил – ялчы, илче.

Исрафил – хәбәрче.

Газраил – үлем, әҗәл.

Гөнаһ – язык, гөнаһ.

Малик – комендант, сакчы.

Вакыт – заман, гомер.

Хәким – нәзари19, гыйлем, фәлсәфә.

Микаил.

Нәби – архиб.

Җиһангир – капиталга кадәр булган җиһангирлык.

Вәзир – дини хакимият ялчысы.

Мулла – ислам рухание.

Пaпа – католик рухание.

Поп – христиан рухание.

Раввин – яһүд рухание.

Генерал – патша.

Гаскәри мәэмүр20.

Яшь офицер.

Нечкә түрә.

Яшь егет.

Гыйшык пәрәст21.

Эт иярткән бай карчык.

Эт иярткән матур хатын.

Таза ир.

I ач ир.

II ач ир.

Ач хатын.

I тук хатын.

II тук хатын.

Хайваннарны химая22 җәмгыяте әгъзасы.

Юан бай.

Юка бай.

I зобани.

II зобани.

III зобани.

Ачлар, туклар, гаскәриләр, палачлар, сакчылар, ак фәрештәләр, кара фәрештәләр, зобанилар, гөнаһкярлар23, җир әһелләре, гыйфритләр, җеннәр, пәриләр, хур кызлары, вилданнар һәм башкалар.

Бер-ике сүз

«Зар» пьесасының мәүзугы24, – борын-борыннан бәни адәм күңелен дулкынландырып, яшәү өчен, төрле дәверләрдә төрлечә көрәшнең көчле фактор икәнлеген күрсәткән мәңгелек мәсьәлә.

Җир йөзендә хакимият хөкем сөрә башлаган көннән бирле, шул хакимиятне саклау юлында «диннәр», «игътикад» ларга әсас ителгән25 кануннар, низамнар чыгарылып, төрле дәвердә төрлечә химая ителгәннәр. Мөстәбид26 хакимиятне саклау юлында иң зур гамил27, шөбһәсез, «дин», аның башлыгы «Алла». Аллалар тарихын тикшергәндә, төрле дәверләрдә, төрле халыкларда йөз меңнәрчә аллалар күрәбез.

Ләкин бу аллаларның асылы бер: ул – «тудыручы», «рәхмәт итүче» һәм «җәза бирүче» – «гали хаким», ягъни адәмнең тупас акыл даирәсе сыйдыра алмаган, аңлашылмаган һәм һичбер төрле дәлил белән исбат ителмәгән көч… Бәни адәм мәдәниләшкән саен, аллалар да мәдәниләшә, төрләнәләр. Аерым дәверләрдә хакимият нинди төс алса, аллалар да шул төскә кертеләләр.

Бу махинацияләрнең барысы – шул дәвердәге хакимиятнең иҗаты. Истибдад28 хакимияте хөкем сөргән Шәрык илләрендә аллаларның мөстәбид29, мөстәкыйль ителүе табигый. Шулай итеп, аллаларның дуслары, дошманнары җәгъли30 рәвештә тудырыла.

Шәрык диннәренең барысында диярлек мөстәбид хакимиятнең нигезен саклау юлында адәмдәге шәхси теләк, табигый омтылышларның хакимияткә каршы мәңге көрәшкән тимсаль мөҗәссәмнәрен күрәбез.

Менә, мәсәлән: хакимият кануннарына баш июче бөтен халыкларда Газраил Мәнфур, Мәкъһур, Мәлгунь көч дип санала. Аның болай саналуы табигый. Чөнки гомумнең шәхси теләкләре белән хакимиятнең теләкләре һичбер вакытта да җыела алуы мөмкин түгел. Ә инде аерым шәхеснең теләкләре – хакимиятнең теләкләре белән капма-каршы дошманнар. Аның өчен адәмнең табигый яратылышында аның шәхси тормышы, шәхси теләкләре – хәяттә асыл нигез һәм табигый канун. Шулай булгач, бу көндәге рәсми бөтен диннәрнең төбе хакимияткә, аның канун, низамнарына әсас ителгәнгә, кешенең аерым шәхси теләкләренә, омтылышларына ирек бирелми. Менә шул хакимият, канун, низамнарга буйсынмыйча, үзенең шәхси мәнфәгатьләре, теләкләре, омтылышлары өчен көрәшүчеләрнең тимсаль мөҗәссәме булган Газазил хакимият – дин исеменнән «оҗмахлардан» сөрелә, инсаниятнең31 дошманы итеп күрсәтелә. Хакимият тарафыннан шәхси мәнфәгатьләре, теләкләре изелгәннәрне яклап, шулар исеменнән һәм алар өчен хакимият рәсми дингә каршы көрәшүчеләрнең тимсаль мөҗәссәме булган «газазил» мәсьәләсе төрле дәверләрдән, бик күп гасырлардан бирле искерми торган мәңгелек мәсьәлә булып бу көнгә кадәр килде.

«Зар» фаҗигасендә бәни адәм хәятендә күренгән хосусиятләрне, мәсьәләләрне, бер кешенең халәт рухыясына, хосусиятләренә җыеп-мәркәзләштереп, кырыктан артык хосусиятләр, шуларның тимсаль мөҗәссәмнәре булган дин китапларындагы хыялый типлар аркылы бирергә тырыштым.

Төрле дәверләр, бик күп гасырлар буенча шәрык халыкларының йөрәгендә тирбәлеп үскән бу хыялый тип-ларның, бәни адәм хәятендә тоткан фәлсәфи әһәмиятләрен үзем аңлаганча, үзем генә изах итәргә уйлап, «Зар» фаҗигасен язарга батырчылык кылдым.

Бу мәңгелек мәсьәләне хәл итүне дәгъва итмәгәнлегем шикелле, иске чүпләрдән яңа бакча төзергә дә уйламыйм, һәрхәлдә, уйлап укып чыккан яки дикъкать белән сәхнәдән караган кешеләргә бу фаҗига шул мәңгелек мәсьәлә хакында уйларлык яки уйлата алырлык кечкенә генә бер тәэсир калдыра алса, теләгемә ирешкән булыр идем.

Кәрим Тинчурин.

Беренче пәрдә

Оҗмах. Баскыч-баскыч булып күккә таба күтәрелгән, төрле төстәге мәрмәр таулар очсыз-кырыйсыз ераклыкта югалалар. Араларыннан сулар, кәүсәрләр агып тора. Кәүсәр буйларында гөлләр, хыялый матур агачларның түбәләре, һавада төрле болытларга кушылып югалалар. Төрле төстәге яктылык алмашынып торган саен, таулар, сулар, гөлләр, агачлар төсләрен алмаштыралар. Өстә, тау уртасында, нурлардан үрелгән чардуганга охшашлы михраб, ул михрабтан еракка, очсыз-кырыйсыз еракка, хөрмә агачлары белән бизәлгән юллар, сукмаклар сузылалар. Юлларның башлары, сулары өскә таба күтәрелеп агып торган чишмәләр белән бергә, икенче тагын да матуррак оҗмахка кушылалар. Чардуган гел үзгәреп тора: бер кызара, бер карала, бер ачылып үтәли күренә йә бөтенләй кара нурларга төренә. Сулда, асылташлардан оештырылган, биш манаралы михраб. Михрабның айлары зәңгәр нур белән капланган.

 
Һәр җирдә матурлык, һәр урында яктылык.
Ләкин күңелсез… җансыз һәм зәвыксыз…
Матурлыкта ямьсезлек сизелеп тора.
 

I күренеш

Газазил, Дәҗҗал, Шәйтан, Ирек, Мәхәббәт, Бәхет, Дәббәтеларз, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ, Бәдбәхет, Малик, ак фәрештәләр, кара фәрештәләр һәм башкалар.

Газазил.

 
Тәңре!
Җитмеш җиде мең ел тоташ сәҗдәдәмен,
Җитмеш җиде мең ел тоташ коллыктамын,
Табалмадым оҗмахыңда җан теләген;
Зәвыктырган зар тормыштан алҗыдым мин!
Тәңре!
Мәхәббәттән, туганлыктан мәхрүм итеп,
Ник яраттың ирексез итеп дәртсез оҗмах?!
Ләүхелмәхфүзләрең мәңге тоткын итеп,
Ник яраттың минем «мине» кара нурдан?!
 

Дәҗҗал.

 
Тәңре!
Ник яраттың тәмугларны санлы итеп?!
Ник яраттың ак нурларны, кәүсәрләрне?!
Ник яраттың оҗмахыңны якты итеп?!
Ник яраттың былбылларны, ак гөлләрне?!
Тәңре!
Сиңа мәңге кара коллык итәр өчен,
Ярат миңа көчле тәхет, ут, богаулар!
Ярат миңа кара таштан бөек дарлар!
Алар сине мәңге саклап торачаклар!
Тәңре!
Юлдаш итеп миңа кара бәдбәхетне,
Җитмеш җиде мең җиһанга баш ит мине;
Сөякләрдән корыр идем нык тәхтемне;
Саклар идем кануныңны һәм үзеңне!
 

Дәббәтеларз.

 
Тәңре!
Әлмисактан бирле тоташ, тын алмыйча,
Биек-биек таш-тауларны тигезләп, мин
Аптырадым, тигезлекне табалмыйча;
Хозурыңа үз хакымны эзләп килдем.
Тәңре!
Кайда соң ул вәгъдә иткән изгелегең?!
Кайда соң ул, көч кадерен тәкъдир иткән?
Кайда соң ул, кая качкан тигезлегең?
Нигә, Тәңре, яшердең син аны миннән?!
Тәңре!
Әлмисактан бирле тоташ, туктамыйча,
Ташлар ватып, җирләр казып эзлим аны;
Башым катты «тигезлек» не табалмыйча;
Синнән сорыйм, күрсәт аны, кая, каны?!
 

Шәйтан.

 
Оҗмахка каршы тәмуг тудырган,
Иреккә каршы богау кордырган,
Күкрәкләремә дәсисә32 салып,
Ак нурдан мине тудырган Тәңре!..
Коткы, вәсвәсә, шомлы дәсисә
Сулышларымнан җил булып исә,
Көнләү, дошманлык, риялы дуслык –
Әгәр кирәксә, миндә бер кесә…
Җитмеш җиде мең галәм өстенә
Саласым килә утлы дәсисә…
Бәйрәм итәрмен тик шул чакта мин,
Кайгырмас идем, койрыгым өзсәң дә.
 

Бәдбәхет.

 
Тәңре!
Мин баскан эздән үләннәр үсмәс;
Күз текәгән җирдән кошлар оча алмас;
Кайнар сулышым – зәһәрле агу,
Табылмас аңа оҗмахта дару.
Тын хәрабәләр – ядкярем минем;
Гөрзи, тәмуглар – уртакдашларым.
Нурлардан качкан төнге ярканат,
Зур күз ябалак – ярларым минем.
Каннар сыгамын саф йөрәкләрдән,
Сарайлар салып ак сөякләрдән,
Ташка язгандай эз калдырырмын,
Тар күңелләрдә мәңге калырмын.
 

Бәхет.

 
Тәңре!
Баскан эземнән гөлләр, гонҗәләр
Үсеп торалар сулмыйча алар.
Карашларымда былбыллар сайрар,
Ал күбәләкләр уйнап очарлар.
Якты нур төсле йомшак карашым,
Күләгә булып үтәр һәр эшем.
Иркә гөл төсле мәңге яшь башым
Сихерләп торыр оҗмах кояшың.
 
 
Баглар, кәүсәрләр – минем дусларым,
Кемнәрне кочар назлы кулларым?
Кемнәрне назлар иркә җырларым?
Юк, юк!..
Оҗмахта аны күрә алмамын.
 

Яэҗүҗ.

 
Тәңре!
Оҗмах күрке, кәүсәр суы сөендерми,
Ни файда бар, алар минеке булмагач!
Сөендерми нурга чумган гарше көрси33,
Хуҗа булып аңарга мин утырмагач!
Зур оҗмахның, киң җиһанның байлыклары
Минем кулда уенчыктай уйнамагач!
Җитмеш җиде мең галәмнең алтыннары
Сөендерми алар – минеке булмагач!
Җитмеш җиде мең галәмнең бөтен барын:
Энҗеләрен, алтыннарын, җәүһәрләрен,
Киң җирләрен, диңгезләрен, урманнарын,
Тау-ташларын, көмеш, бакыр, тимерләрен –
Менә монда бер ноктага җыя алмагач;
Ни шатлык бар, аларга хуҗа мин булмагач!
Аһ, аһ… Ярсый күңелем аждаһадай!..
Чыгар, чыгар киң җиһанга, көчле Ходай!
Килер бер көн – тәхет көрси миңа табыныр,
Минем катгый әмеремнән чыга алмаслар.
Күккә ашкан ләгыль-якут сарайларым
Каршысында сүнеп калыр бу оҗмахлар!..
 

Мәхәббәт.

 
Тәңре!
Сулыш алу кыен миңа оҗмахларда.
Тоткынлыктан коткаручы булмасмыни?
Ирекле җилдәй, ирекле илгә, йолдызларга,
Гөлләр тулы бакчаларга китәсе иде!
Саф кәүсәрдәй, якты нурдай ирекле булып
Чыгасы иде киң җиһанга тоткынлыктан,
Богаулардан, гөнаһлардан азат булып,
Качасы иде, качасы иде бу упкыннан!..
 

Мәэҗүҗ.

 
Тәңре!
Малга каршы җан сораган көчле утлар,
Ташкын булып, дулкынланып, мәңге агар.
 
 
Газраилнең каты әҗәл сулышлары
Җәһәннәмдәй киң җиһанда мәңге янар.
Авыр гөрзи, көчле кистән, зәһәрле ук
Хөкем сөрер җитмеш җиде мең галәмдә.
Оҗмахларның тыныч көне артык тонык
Булып кала, киләчәкне уйлаганда.
Арттан, алдан, өстән, астан, уңнан, сулдан
Җан сораган аждаһалар шартлаганда,
Тетрәп торыр бөтен җиһан дәһшәтемнән.
Бөтен җиһан кайнар аның упкынында.
Меңәр-меңәр сафлар тоткан сугышчылар
Кара-каршы бәрелешеп сугышканда,
Сил-сил булып агар каннар, җаннар очар,
Очар җаннар Газраилнең кочагында!
 

Ирек.

 
Тәңре!
Китәм, китәм үз илемә, азатлыкка,
Яши алмыйм артык монда, көч калмады.
Мине мәҗбүр итеп монда буйсынырга
Ләүхелмәхфүз мине тәмам богаулады.
Зобанилар, тар кануннар арасында
Чикле төштә яши алмыйм мин чикләнеп,
Яши алмыйм, чикле оҗмах һавасында,
Яши алмыйм бу оҗмахларда бикләнеп.
 

Дәҗҗал.

 
Ходай!
Дар, богау, тәхет
Иркемдә булса;
Кара бәдбәхет
Кулымда булса,
Изәрмен шунда
Туган һәр җанны,
Уйнармын шунда
Тибеп каннарны!
 

Бәхет.

 
Ходай!
Нурлар шәгъләсе34,
Гөлләр хуш исе,
Кәүсәр агышы,
Гашыйк сагышы,
Чагыштырганда,
Күләгә булып
Кала каршымда,
Барысы сулып!
 

Шәйтан.

 
Ходай!
Коткы, җасуслык35
Минем иманым.
Мал төсле сатлык
Кара вөҗданым.
Җиһанда золым
Өстен булгачтын,
Бәйрәм итәрмен
Биеп шул чакта.
 

Мәэҗүҗ.

 
Ходай!
Бакчалар, гөлләр
Утымда гөрләр.
Дәрья, диңгезләр
Көчемнән кибәр.
Кылыч, ук, гөрзи,
Зәһәрле төтен
Бөтен җиһанда
Йөртер хөкемен!..
 

Бәдбәхет.

 
Ходай!
Кыргый козгыннар –
Хәбәрчеләрем,
Тын хәрабәләр –
Сөенчеләрем.
Бәла-казалар –
Эшләгән эшем;
Хәсрәт-михнәтләр –
Салыр карашым.
 

Яэҗүҗ.

 
Алтын, җәүһәрләр –
Иманым минем,
Хуҗалык, байлык –
Теләгем минем.
Җитмеш җиде мең
Галәмнең көчен
Үз бәхетем өчен
Фида итәрмен.
 

Дәббәтеларз.

 
Ходай!
Әлмисактан ук
Казып нык җирне,
Шәфкатьсез юклык
Җәзалый мине.
Тын да алмыйча
Казып нык җирне,
Эзлим талмыйча
Чын тигезлекне!..
 

Мәхәббәт.

 
Моңлы йөрәктә
Нур уйнаганда,
Куе тирәктә
Кошлар кунганда, –
Чәчәк бөресе,
Нурлар чаткысы,
Җиһанның күрке –
Ярларым минем.
 

Ирек.

 
Ходай!
Нурлар шәгъләсе
Очып торганда;
Рәхәт шәүләсе
Тонык торганда;
Ачылыр гөлем –
Кызыл якуттай,
Очар теләгем –
Һавада коштай.
 

Газазил.

 
Әй син!..
Җиһанда иркен
Ак көн күрергә
Янган пакь дәртем!
Янсын гомергә
Чын дуслык, ирек!
Һәм саф матурлык
Яшәгән чакта,
Яшәмәс коллык.
 

Соңгы монологларны һәммәсе бергә, бер үлчәү белән беравыздан сөйләп тәкрар итәләр. Шулвакыт Исрафил сигез морҗалы быргыдан кычкырта.

II күренеш

Җәбраил (килеп, Газазилгә ихтирам күрсәтеп).

 
Күрекле оҗмахны, якты нурларны,
Һава, туфракны, кәүсәр суларны
Юктан бар иткән, бөек Тәңремнең
Әмере белән хәбәр китердем!..
 

Барысы.

 
Сәмган вә таган, сәмган вә таган!36
 

Газазилдән башкалар сәҗдәгә китәләр.

Җәбраил.

 
Уттан, нурдан безне яраткан
Кодрәт иясе, кодрәте белән
Судан, балчыктан яратты бер җан!
Аңар баш ияр җитмеш җиде мең
Галәмдә булган керсез һәрбер җан!
 

Газазил.

 
Ләүхелмәхфүздә мин аны күрдем.
 

Исрафил быргы кычкырта.

Җәбраил.

 
Төпсез тәмуглар, уттан болытлар
Аның каршында тетрәп торырлар.
Асыл сөяге – аксыл мәрҗәннән,
Якты күзләре – кара нурлардан,
Атылып торган йолдызлар төсле,
Тизгер киң гаклын күрәчәк аның
Җитмеш җиде мең киң, серле җиһан.
 

Барысы (Газазилдән башка).

 
Кем соң ул җан? Кем соң ул җан?
 

Җәбраил.

 
Ул – Адәм!..
 

Барысы.

 
Адәм!..
 

Дәҗҗал.

 
Кемнәргә каршы яратты икән
Гаҗәп бу җанны гали ля мәкян!..37
 

Барысы (Газазилдән башка).

 
Мәрхәба-я-я! Адәм! Мәрхәба-я-я! Адәм!..
 

Исрафил быргы кычкырта.

Җәбраил.

 
Җитмеш җиде мең серле галәмгә
Баш итеп аны яраткан Тәңре.
Судан, балчыктан туган Адәмгә
Сәҗдә кылыгыз!.. Бу аның әмере!..
 

Барысы сәҗдә кылмакчы булганда, Газазил туктата.

Газазил.

 
Буйсынмагыз!..
Җирдән яраткан түбән Адәмгә
Сәҗдә кылырга кем мәҗбүр итә?
Кем безне болай тарта түбәнгә?
Кем безне болай көчләп хур итә?!
 

Дәҗҗал.

 
Безне яраткан көчле Тәңребез!..
 

Барысы (ятып сәҗдә кылалар).

 
Боерыгына без баш орамыз!..
 

Газазил.

 
Кара балчыктан, буталчык судан,
Тик бер сулыштан яралган җанга
Буйсынырмы соң нурдан яралган?
Лаекмы соң ул мондый зур данга?!
 

Җәбраил.

 
Киң ихтыяры шулай хак тапкан.
 

Газазил.

 
Ул шашкан.
 

Дәҗҗал.

 
Куй, саташкан!
 

Барысы.

 
Йа Рахман, йа Рахман!
 

Исрафил быргы кычкырта.

Шәйтан.

 
Кара болытлар көчәйгән саен,
Кара күкрәгем яктыра бара.
 

Газазил.

 
Нурдан яралган, бар гөнаһлардан
Пакь булган җаннар һич буйсынмыйлар.
Мәңге якларлар изге хакларын,
Үз намусларын һич таптамаслар.
Җирдән, түбәннән яралган ул җан
Кимсенеп табыныр алтын-ташка да.
Тар-мар килсә дә бөтен бер җиһан,
Баш ормамын мин «мин» нән башкага!..
Нурдан яралган, рухи нурланган
Чын фәрештәләр түбән төшмәсләр,
Каһәрлек белән даннар чыгарган
Мөстәбидләргә кол һәм булмаслар!
 

Дәҗҗал.

 
Аның иксез-чиксез киң кодрәте
Җирне нурдан артык күрсә, кем карышыр?
«Көн фәякүн»38 дигән көчле ихтыяры,
Ләүхелмәхфүзе сине генә буйсындырыр.
 

Газазил.

 
«Көн фәякүн» иясенә, ля мәкянга,
Ләүхелмәхфүз нигә кирәк булган аңа,
Утлы, мөһер, кодрәт каләм, көчле җәхим,
Зобанилар, нигә кирәк тагын аңар?
Юк!..
Курку дәһшәтләре чолгап аны,
Тәңре курка халык иткән колларыннан,
Куркуыннан кабызды ул тәмугларны,
Куркакларны качырмакчы утларыннан,
Нигә газап, нигә сәҗдә, нигә коллык?!
Нигә тагын кирәк булган бу оҗмахлар?!
Аһ, юк, юк!..
Нурның уттан курыкмаганын белә бит ул,
Әмма утны көчле сулар сүндерә ала.
Безнең нурдан яралганны күрә бит ул,
Шул вәсвәсә аңа шомлы курку сала.
 

Дәҗҗал.

 
Нурдан туган гали коллар адашсалар,
Зәмһәрирдә туңып торган урыннар бар.
Имам булып ахырында саташсалар,
Аларга да ләүхелмәхфүз урын табар.
 

Шәйтан (Дәҗҗалга).

 
Безнең имам булырга син мөстәхыйксың.
 

Ирек.

 
Ләүхелмәхфүз көче белән чикләндереп,
Нигә тота оҗмахында тоткын итеп?!
 

Дәҗҗал.

 
Кемгә каршы баш күтәрдең, гөнаһкяр җан,
Кемнең утлы уйларына алдандың син?!
 

Ирек.

 
Мин үзем ут, утлы җилләр миннән исә,
Мин үзем нур, нурлы уйлар миннән оча!
Әмма Тәңре тоткын итеп нигә, нигә,
Минем нурлы юлларымны нигә кисә?!
 

Шәйтан (Газазилгә).

 
Дәҗҗал синең мөнбәреңә кулын суза,
Тәңре мондый җинаятькә булмас риза!..
 

Газазил.

 
Югал, сатлык, имансыз җан!..
 

Барысы.

 
Аман, аман, әл аман!..
 

III күренеш

Микаил (Газазилгә).

 
Тәңре сине дәргяһында көтеп тора.
 

Газазил.

 
Тәңре белән эшем беткән, кирәк булса,
Үзе килсен, үзе килсен, кирәксенсә!
 

Дәҗҗал.

 
Мордар!
 

Барысы.

 
Сөбханалла, сөбханалла!
 

Яэҗүҗ.

 
Тәңрегә каршы!
 

Мәэҗүҗ.

 
Көфран нигъмәт!
 

Шәйтан.

 
Ә-тә-тә-тә-тә-тә!..
 

Дәббәтеларз.

 
Бу нәрсә соң? Аңлый алмыйм!
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!
 

Ирек.

 
Алда хәят, алда хәят!..
 

Бәхет, Мәхәббәт (Газазилгә).

 
Коткар безне, коткар безне!..
 

Дәҗҗал (Җәбраил, Микаилгә).

 
Ә сез нигә тик торасыз? Әллә сез дә…
 

Микаил, Җәбраил, Исрафил.

 
Бу турыда безгә фәрман булганы юк!
 

Дәҗҗал (Газазилгә).

 
Зәмһәрирнең тын алгысыз суыгында
Мәңге шунда калган чагың мин күрермен.
Бозлы карлар катар синең сулуыңда.
Бозлы тимер нәләт камытын кидерермен!
 

Ирек.

 
Зәмһәрирнең каты салкын газабына
Дучар булсаң, сине эзләп мин барырмын.
Мин барырмын сиңа нурдан ал-гөл тотып.
Мин барырмын коткарырга, коткарырмын!
 

Мәхәббәт.

 
Синең белән бергә булсам зәмһәрирдә,
Минем өчен бу оҗмахтан артык булыр.
 

Шәйтан.

 
Анда сезгә рәхәт булыр, тыныч булыр. Хи-хи-хи!
 

Дәббәтеларз.

 
Мин җибәрмәм зәмһәриргә аны моннан!..
Әгәр инде Тәңре әмер сала калса,
Зәмһәрирнең упкынына аның җанын,
Зәмһәрирне оҗмах ясар бу кулларым.
Мин аңламыйм, мин аңламыйм, аңлый алмыйм,
Нигә газап күрсәтергә пакь җаннарга?!
 

Бәдбәхет.

 
Зәмһәрир, тәмуг,
Богаулы табут,
Зиндан-зәнҗирләр
Һәм зобанилар;
Утлы болытлар,
Гыйфрит, диюләр,
Авыр гөрзиләр,
Ялкын хөллә тун,
Зәһәрле төтен
Яшәгән чакта –
Мин һәм яшәрмен!
Ха-ха-ха-ха-ха!
 

Дәҗҗал, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ, Шәйтан сикерәләр, кыланалар.

Барысы.

 
Ха-ха-ха-ха-ха…
 

Бәдбәхет.

 
Куркак йөрәкләр,
Кара күкрәкләр
Миңа килсеннәр!
Мин коткарырмын!
Ха-ха-ха-ха-ха!
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха-ха-ха!..
 

Газазил.

 
Кызганыч коллар!
Нурдан яралган җаннарыгызның
Утын сүндереп, күмерләндереп,
Аяныч коллар хәленә кереп
Калуыгыздан мин нәфрәтләнәм!..
 

Дәббәтеларз.

 
Мин аптырадым, эзләп тапмадым,
Кайда соң, кайда качкан тигезлек?!
 

Газазил.

 
Ул монда юк!
Тәхет-көрсиләр аңарга дошман.
Оҗмахта аны юкка эзләмә.
Ул башка илдә, ул безне көтә,
Ул безне көтә, син миңа ышан!..
 

Дәҗҗал.

 
Ләүхелмәхфүздә кодрәт каләме
Ут белән язып тора барысын!
 

Газазил.

 
Җиһанга коллык, мәңге тоткынлык
Хәзерләп торган кодрәт каләме
Шул шомлы утта мәңгегә калсын!..
 

Дәҗҗал.

 
Ул – Тәңремезнең киң ихтыяры!
 

Газазил.

 
Ул аның шомлы золым коралы!
 

Шәйтан (Яэҗүҗ белән Мәэҗүҗне читкә алып китеп).

 
Тәңрегә каршы гыйсъян чыгарып,
Сезне тозакка төшермәк була.
 

Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.

 
Безне?!
 

Бәдбәхет

 
Ха-ха-ха!..
 

Дәҗҗал тыңлый.

Шәйтан.

 
Әйе, сезне.
Ирек, мәхәббәт аңа табынган.
 

Дәҗҗал.

 
Нәрсә, ни булган?..
 

Шәйтан.

 
Оҗмахта безгә шатлыклы көннәр
Югалып бара, ә сез сизмисез.
Тәңрегә каршы гыйсъян чыгарып,
Гарше көрсигә үрмәләгәннең
Кыланышыннан әллә күрмимсез?!
 

Дәҗҗал.

 
Сабыр!..
 

Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.

 
Ә соң ләүхелмәхфүз?
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!..
 

Шәйтан.

 
Ләүхелмәхфүздә кодрәт каләме
Яшерен фәрманнар утлардан сыза,
Дүзәх39 утлары, зобанилары
Җитмеш җиде мең кат көчәйтелгәннәр,
Ләкин ул көчләр аны җиңә алмас.
Ирек, мәхәббәт өчәүләр бергә
Сезне тәмугка утын итәрләр.
Гарше көрсидә үзләре калып,
Бөтен җиһанга хөкем итәрләр.
 

Яэҗүҗ.

 
Безне тәмугка?!
 

Мәэҗүҗ.

 
Кайнаган утка?!
 

Шәйтан.

 
Мәңгегә утка.
 

Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.

 
Мәңгегә утка?!
 

Дәҗҗал.

 
Сабыр!
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!..
 

Дәҗҗал.

 
Чү, тукта!..
Ләүхелмәхфүз бар чагында,
Ирек тормас оҗмахында.
Зобанилар яшәгәндә,
Мәхәббәткә урын табылыр
Дүзәхнең киң кочагында!..
Инде кала ул ялгызы –
Безнең якта Тәңре үзе.
Тәмуглар, ләүхелмәхфүз,
Каты куллы гарше көрси,
Нык мөнҗәникъ40, утлы гөрзи –
Барысы да безнең якта.
 

Шәйтан.

 
Имамлыкны алып аннан,
Сине имам итү кирәк.
Сөреп аны киң оҗмахтан,
Җәһәннәмгә тыгу кирәк.
 

Дәҗҗал.

 
Шулай кирәк! Шулай кирәк!
 

Яэҗүҗ.

 
Җәһәннәмгә ул мордарны!
 

Мәэҗүҗ.

 
Тирәнгәрәк, тирәнрәк!
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!..
 

Дәҗҗал.

 
Ләүхелмәхфүз, тәхет-көрси,
Богау, тәмуг, утлы гөрзи,
Мин булганда, хөкем сөрер.
 

Шәйтан.

 
Тс-с-с!.. Юкса сизенер.
 

Дәҗҗал, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.

 
Май кап!..
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!..
 

Газазил.

 
Кара туфрактан яратып Адәм,
Кодрәт күрсәтеп масайган Тәңре.
Яңа мәгъбүдләр41 ясап яңадан,
Көчәйтмәк була зәгыйфь тәкъдирен.
Судан, балчыктан туган Адәмгә
Сәҗдә кылдырып безне кимсетеп,
Нифак42 салырга уйлый оҗмахта.
Мөстәбид Тәңре, мөстәбид тәхтен
Сакламак өчен, соңгы чарага
Керешеп тагын халык кылып, Адәм,
Сәҗдә кылырга шул бичарага
Мәҗбүр итмәкче, утлар күрсәтеп.
Ләкин ялгыша, Тәңре ялгыша!..
 

Һәммәсе.

 
Машалла! Машалла!
 

Шәйтан.

 
Ул шаша.
 

Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.

 
Саташа!
 

Дәҗҗал.

 
Чиктән аша!..
 

Газазил.

 
Тәңре ялгыша!..
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!..
 

Дәҗҗал.

 
Тукта!..
 

Газазил.

 
Миңамы бу?!
Кара йөрәктән чыккан бу әмер!
Миңамы бу?!
Миңа, саф нурдан яралган җанга!
Миңа?!
(Пауза.)
Нигә тындыгыз? Нигә куркыштыгыз?
Тынычланыгыз! Тыныч булыгыз!
Тәмугларым юк, мин Тәңре түгел!
Мин Тәңре түгел, мин Тәңре түгел!
Моннан болай һәм сезгә баш түгел!
Моннан болай мин һәм имам түгел!
Хәбәр итегез хәзер үзенә!
Язып куйсын ул кара утлардан
Ләүхелмәхфүзенә!
Ваз кичтем, китәм, дәргяһын ташлап.
Мин хәзер имам бер тик үземә,
Үз әмәлемә, якты фикеремә.
Моннан болай юк миңа Тәңре!
Юк аның миңа мөстәбид әмере!
Нурланган фикерем, утлы йөрәгем,
Минем үз «мин» ем минем чын Тәңрем.
Ишеткәнегез гуаһ булыгыз!
Бу булыр минем катгый теләгем!
Моннан болай юк, юк миңа Тәңре!
Нурланган фикерем, утлы йөрәгем,
Минем үз «мин» ем минем чын Тәңрем!..
Ирек, мәхәббәт, чын, саф матурлык –
Минем иманым, нык, чын иманым!
Мәңгегә дошман миңа тәңрелек.
Шул гади уйдан мәңге кайтмамын!..
 

Күк күкри. Исрафил быргы кычкырта. Буталу, тавыш.

Җәбраил.

 
Адәм!..
 

Нурлар эчендә Адәм күренә. Исрафил быргы кычкырта.

Җәбраил.

 
Аңар сәҗдә фарыз!..
 

Һәммәсе.

 
Мәрхәба-я-я, Адәм!.. Мәрхәба-я-я, Адәм!..
 

Сәҗдә кылалар.

Газазил (ялгыз басып калып).

 
Надан!..
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!..
 

Күк күкри. Быргылар кычкырталар. Шау-шу, нурлар уйный вә башкалар.

Пәрдә төшә.

17.Тимсаль мөҗәссәме – образлы гәүдәләнеше.
18.Мәзлүмнәр – изелгәннәр.
19.Нәзари – теоретик.
20.Мәэмүр – чиновник.
21.Пәрәст – табынучы.
22.Химая – яклау, саклау.
23.Гөнаһкяр – гөнаһ эшләр эшләүче.
24.Мәүзугъ – тема.
25.Әсас ителү – нигезләнү.
26.Мөстәбид – изүче, деспот.
27.Гамил – хаким.
28.Истибдад – чикләнмәгән власть.
29.Мөстәбид – үзе теләгәнчә эш йөртүче, деспот.
30.Җәгъли – ясалма.
31.Инсаният – кешелек дөньясы.
32.Дәсисә – хәйлә, алдау.
33.Гарше көрси – күк тәхете.
34.Шәгълә, шөгълә – балкыш.
35.Җасуслык – шымчылык.
36.Сәмган вә таган – баш өсте, ләббәйкә.
37.Ля мәкян – урыны билгесез нәрсә. Бу очракта Алла күздә тотыла.
38.Көн фәякүн – «Бул!» дию белән үк булдыру.
39.Дүзәх – тәмуг, җәһәннәм.
40.Мөнҗәникъ – сугыш коралы, ныгытмаларны ваттыру өчен таш аткыч.
41.Мәгъбүд – Алла, пот, санәм.
42.Нифак – алдакчылык, икейөзлелек.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
17 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1931
Hacim:
511 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04198-0
İndirme biçimi:
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre